КАМИЛ МУЛЛАШЕВНЫҢ «ГЕРНИКА»СЫ
Дөньяга фашизм килүнең куркынычлы символына әверелгән Пикассоның «Гер-
ника»сын хәтерләткән фаҗигале бу тукыма кешелек өстенә төшкән зур афәт хакын-
дагы трагик фреска, дога буларак кабул ителә. Бу картина урбанизмның кинаяле
жимеше; хайванәт һәм кеше яшәгән мохитне камап алып, уңнан-сулга, сулдан-уңга
тирә-юньне көйдереп, имгәтеп, бертуктаусыз жәслсп-көчәсп барган экологик һәлакәт
турында ул «Арал фажигасе» Биредә, әйтерсең лә. заманның ниндидер «залимлек
капчыгы» ертылып, аның эченнән жир өстенә коелып төшкән адәм-әтрәк. гариб-
горәбә һәм шундый төрле эчпошыргыч һәм күңелсез монегрлар. гибрид-мутантлар
сурәтләнгән. Менә карынында зәгыйфь яралгысы агуланып туңкайган шомлы күзле
гариб хатын гәүдәсе Уңда, астарак йөзен туфракка орып, куллары белән жир тырнап,
тәңрегә ялварган, сыгылып төшкән бәндә, һәр ике якта — җанлы һәм җансыз
корбаннар, шәһитләр; күкләр көюгә тинтерәп, йөзләре зәп-зәңгәр үлек сыйфатына
кергән, канатлары кыйшаеп жәберләнгән. боегып калган моңлы кошлар:
авызларыннан канлы күбек чәчрәтеп торган, газаптан күзләре акайган кызыл башлы
айгыр-атлар; авызларын зур итеп ачкан, сусызлыктан тәңкәләре коелып ялангачлан-
ган. тәмам мәлҗерәгән балык-бакалар. Әсәрнең алгы планындагы бу аяныч мәхлук-
ларның шартлы панорамасы, алар, әйтерсең лә. кешенен миһырбансызлыгына. ходай
яратканны чүлгә әйләндерүче, туздыручы түрәләрнең вәхшилегенә карата наләт-
бәддога булып яңгырыйлар
Инде әсәрнең теле мәсьәләсенә килгәндә, әлбәттә. XX гасыр урбанизм җәмгыяте
трагедиясен сурәтләгәндә, рәссам К Брюлловның «Помпеянен соңгы көне»ндәге
кебек классицизм алымнарына, нәзакәтле матур тапларга, драппировкалар һәм махсус
яктырту эффектларына мөрәҗәгать итә алмый, әлбәттә Шуңа күрә рәссам кыйтгасын
образлы һәм күләмле итеп бирү өчен, һәлакәт үзе тудырган «зәгыйфь, бозык»
шәкелләргә, гадиләштерү, үткенлоштерү чараларына, шартлылык ысулларына йөз
тота «Шәһитләрнең» сыннарын түгәрәкләп, кечерәйтеп, җепкә тезгәнсыман «бер
хисапка» тезеп, гәүдәләрнең әгъзаларың, детальләрен тәфсилләмичә, гомумилә-
штереп, орнаментлап - ягъни оваллаштырып сурәтләп бирә Төп әһәмиятен бу
манзараның утлы-зәңгәр. шомлы контурларын, куркынычлы асылын бирүгә юнәлтә.
Нәтиҗәдә, афәтнең шәүлә дәрәҗәсендә ярымабстракт формуласы - сигналы пәйда
була. Миф ярала.
Биредә озак еллар Казакъстанда яшәүче иәккашь Камил Муллашев ике милләтнең
эгник-антропологик. сәнгать уртаклыкларын һәм аерымлыкларын оста файдалана
Казакъ сәнгатенә, табигатенә хас кайнар һава, сары-алтынсу ком төсе (чүл төсләре)
овал-түгәрәкләр (юрта төзелешеннән, казакъларның йөзләре үзгәлегеннән туган
формалар) татар халкына хас «нюанслау», «контурлау». «теркәп бару» («каю»),
«мәдехләү» принциплары белән керешеп, кабатланмас экологик һәм югары дәрәҗәдә
мәдәни келәм тудыруга этәрәләр. Шулай итеп, кыл-каләмен «үзирекләү-»
принциплары белән тибрәткән ыругдаш рәссам хисапсыз корбаннарга каршы янаулы
аваз-карганулар иңдерелгән, җирле этник телләрнең байлыгына таянган, гыйбрәтле
гүзәл әсәр иҗат иткән