БЕЗНЕҢ УРАМНАРНЫҢ БӘЙРӘМЕ...
у юлларны мин кара коз коне, зур
урман уртасындагы кечкенә бер
агач өйдә язып утырам.
Якындагы ап-ак каеннарның, юан-
юан имәннәрнең озын ботак лары
минем тәрәзәмә үк иелгәннәр Менә
шушылай игеп алар г үя >чтә. тәрәзә
янында язып утырган кешегә олы
дөньяның мәңгелек һәм табигый
яшәеше турында искәртәләр. бакый
тереклекнең иң көчле һәм иң
тотрыклы агышы хакында искә
төшерәләр... Әнә шул олы хакыйкать
хакында онытмаска кушалар гүя алар
Әйе, безнең ой янында! ы менә
шушы сукмактан Сибгат ага Хәким
урманга- мәңгелек белән серләшергә,
киңәшергә чыгып китә иде.
Әйе, менә бу сукмакларда бүген
Модәррис Әгъләм. Рифкат Закир. Ра-
вил Фәйзулла. Рәдиф Гаташ йөри
Безнең бүгенге поэзиянең милләтебез
йорәг енә, аның хәтеренә киләчәккә
ил гә торган юлы да менә шушындый
матур, табигый, кешелекле
сукмаклардан башланадыр төсле..
Көлдән гөлләр яралт. кабат
ярат, сүнеп калма
йөрөксезлектән!
Ә бу шигъри сүзләр исә Лена Ша
гыйрьҗанпың ялкынлы каләменнән
өзелеп төшкән. Кыш көне дә балкып
торган, үт-кызыл миләш тәлгәше
кебек алар... Салкында да яндырыр,
җылытыр шикелле. . Синең җаныңда,
рухыңда моңарчы кабызылмаган
ниндидер бер сихри шәмне дертлә
гер. дөрләтер сыман ул шигырь'
Әйе. сөю. мәхәббәт һәр чорда да
шигъриятнең иң топ һәм мөһим тема-
сы булып кага килгән. Хәзер до бу
шулай. Бүгенге татар поэзиясендәге
ин күренекле казанышлар, минемчә,
мәхәббәт тематикасы белән
бәйләнгән
Үземә ип ошаган шигырьләрне
мин гәҗитләрдән кисеп алам,
җыйный барам Я ә ыз калган
чакларымда аларны хисләнө-хисләнә
укыйм, шигырьләр ка на тын га
күкнең һәм рухның җиденче
катларына күтәрсләм. Алар ул әсәр-
ләр бүтән кеше йөрәгеннән чыккан
һәм бүтән кеше каләме тарафыннан
язылган булсалар да, һәрчак минем
үземнең күңел көндәлегем сыман
кабул ителәләр
Җанга канат куючы әнә шундый
әсәрләр арасында да Лена Шагыйрь-
җан шигырьләре аерылып тора
Халкым теле хак телем син.
йөрәк телем.
Киләчәгем өчен мәңге кирәк ТСЛВМ;
Шагыйрә әсәрләре нинди сыйфа-
тлары белән күңелне җәлеп итә соң?
Әлеге сорауга ин беренче җавап
шулдыр: Лена Шагыйрьҗан шиг
ырь.гә- ре нәкъ менә синең бәгырьдә
кайнаган кичерешне әйтеп бирә һәм
ул аны нәкъ менә үзебезчә итеп
ихластан, турыдан, йөрәген
тулысынча ачып бетереп диярлек
әйтеп бирә
Кем ул сине, рәнҗеп язмышына.
Үрслдсрде канлы каләмгә?
Инк ачасын ана йөрәгеңне?
Инк җырлыйсың әтрәк-әләмгә?
Әрнү һәм эчке газап тулы
мондый юллар нинди авыр чорда,
кайсы кара елларда язылган икән сон.
дисең Әмма ни кызганыч -әсәр
безнен көннәрдә иҗат ителгән Лена
Шагыйрьжан- нынбу шигыре
«Шәһри Казан» газетасының 1994
елгы 18 август санында дөнья күрде.
Тагын да кызганычрагы шул. ши-
гырь татар халкының сөекле
җырчысы Илһам Шакировка бат
ышлана һәм ул бөек җырчыбызның
бер әңгәмәдә «мин ин бәхетсез кеше»
дип әйтүе уңаеннан язылган
Шундый туклар, шундый җирәнгечләр.
Күзләрен гә юк мән Ск-р тамчы. Мин
бәхетсез димә син аларга. Син бит
Илһам, син бит илһамчы!
Бөек Рухтгят белән матди яшәү анә шул
рәвешле барс тешә бүген Бу фанн тоныт
рухилыкны тәмам җнңортә. тәмам таптарга
Б
күзәтү
--------- z
тели шуңа яскына. шуңа ашкына Бүгенге
ижат кешеләренең язмышы, аларның хәле
әнә шул хакта сөйли Журналыбызда 1994
елла басылган (3 сан) әңгәмәдә аксакал
әдибебез Әмирхан ага Еники дә: «Гөнаһыга
базып беткән бу заман кешеләре алдында
ачылып бетү нигә кирәк?!» - дигән иле .
Атаклы җырчы сүзе һәм күренекле әдип
фикере —болар сискәндергеч хәл ләбаса!
Әгәр дә бүген безнең милләт шушындый хәл
белән килешсә, ризалаша калса - бу бит
милләтне ияртеп, рухландырып баручы, аны
рухи әйдәүче кешеләрнең аңлы рәвештә
үзләренең иң гөп миссияләреннән дәрес-
лекне. хакыйкатьне, кеше күңеленең ихла-
слыгын җырлау һәм язу Вазыйфасыннан баш
тартуы була' Әдип, шагыйрь, җырчы үз
күңелендәгене әйтмәсә. жырламаса нәрсә
б ула'.’!
Әйе, нәрсә буласы бик тә билгеле. Бик тә
ачык Ул чагында дөнья бары тик сәясәтчеләр
кулына кала Алар бердәнбер идарәче булып
кала. Ә инде сәясәтнең алдашуга һәм хәйләгә
нигезләнгән пычрак эш икәне күптән билгеле
нәрсә. Димәк, безгә иҗатчының мескен хәле
белән һич кенә дә килешергә ярамый. Ул
һәрчак ихлас җырлый һәм яза алырга гнеш!
Лена Шагыйрьжаннын үзе шикелле. Илһам
Шакировка багышланган шул ук әсәрендә
тагын менә болай да дип әйтә бит әле ул:
Син бәхетсез түгел, дустым, Илһам! Ил
бәхетсез — анысы икенче...
һәм тагын бер урында болай:
Аһ. милләтем, яраланган килеш Ничә
гасыр шуышып барасың!
Әйе. иң ачы хакыйкать әнә шунда
шул. Шагыйрә үз укучылары җанын-
дагы ялкыннарны шигырендә кыю
үрләтә. Әсәр безнең замандашка бер
иң- дәш, рухи юлдаш була, һәм алар
—ул шигъри әсәрләр — бик еш кына
очракларда ялгызлыкның иләмсез
кара тәнендәге бердәнбер утка да
әверелеп китә: азмыни җаны
яралылар, бәхетсезләр..
Кайсы бәхетле соң бу җиһанда —
Зөһрәсеме, әллә Ләйләсе'’.
Менә мондый юллар, шушындый
моңлы аһәң шагыйрәнең иҗатында
еш кына яңгырап ала һәм бу хәл чор
тудырган трагик «симфония»гә бик
тә аваздаш ишетелә.
Лена Шагыйрьжаннын Татарстан
китап нәшриятында басылып чыккан
«Иман әлифбасы» исемле яна
китабында да шигырь сөючеләр
күңелен җәлеп итәрдәй шигырьләр
күп Шагыйрә бу юлы китабын алты
өлешкә бүлгән һәм аларга мондый
башлар биргән: «Илем — Телем —
Иделем», «Җирнең тансык-
балалары», «Сират күпере аша»,
«Шигырь сулап яшәсәң», «Көзгедәге
мизгелләр», «Мәхәббәткә ничә яшь?»
Күргәнебезчә, исемнәр үзләре дә бик
шигъриләр һәм алар үзләренә
ниндирәк әсәрләр тупланганын әйтеп
үк тора диярлек.
Чәчләремә гөлләр кададым.
Иңнәремә шәлләр урадым. Күрми
калмас әле кешеләр Бәйрәмнәрен безнең
урамның.
Булмасын дип өе караңгы Тәрәзәмнән
кояш карады.
Төзәтергә ул да ярады
Күңел төбендәге яраны...
Юк-юк, бу шигырьдә дә «яра» сү-
зен күреп укучының бер дә кәефе
кырылмасын Шагыйрә тормышка,
дөньяга барыбер олы оптимист
булып карый Аның җанын еш кына
романтик ашкыну, ярсу алга һәм
югарыга алгысыта һәм яңадан да
үзәкләрне өзә торган моңлы көй—
йөрәк яраларын белдерүче скрипка
тавышы ишетелә башлый.
Элеккеге елларда партия
тарафыннан куелган күп кенә
түрәләр, әдәбият түрәләре
шагыйрьләрдән якты, оптимистик
әсәрләр генә таләп итәләр иде
Китапларга да, башка басмаларга да
шундый рухтагы шигырьләрне генә
үткәрәләр иде. Ә башкалары янына
алар тупас итеп «ну и что?» дип үз
хуҗалары телендә, шулар стилендә
тамга суга иделәр Яисә инде «елак
шигырьләр» дигән мөһер сала
иделәр.
Ул заман килсә, бәлки. Лена Ша-
гыйрьжан ижат иткән байтак кына
әсәрләр дә шундый кара исемлеккә
эләгер иде Чөнки ялгызлык,
караңгылык, бәхетсезлек авазлары
аның иҗатында аз дип булмый. Анна
Ахматова исеме дә юкка гына
шигырьләрдә еш телгә алынмый. Бу
ике шагыйрә иҗаты шактый аваздаш.
Хәтта әйтергә мөмкин алар яшәгән
чорлар да бер-берсенә байтак яктан
охшаган шикелле. Дөньяның асты
өскә килү, кыйблалар алышыну,
намуслы адәмнәр күңеленә төшкән
икеләнү-шөбһәләр, шәхси
трагедияләр, чамасыз киеренкелек
һәм рухи-әхла- кый югалтулар,
югалтулар Җанга таяныч, йөрәккә
терәк булырдай нәрсәләрнең һаман
азрак кала баруы.. Утырган көймәнең
торган саен көчлерәк чайкала баруы.
Җилкәннәрнең тузып ертылуы,
өзгәләнүе..
һәр ике чорны менә шуңа охшаш
хәлләр тасвирлый — уртак трагедия-
ләр. уртак язмышлар, уртак рухлы
кайнар шигырьләр...
Безнең чорда инде мәхәббәт дип үксеп
елый белми беркем, үлми...
Чыгып китәм җилләр кочагына.
Ялкын кирәк, ялкын учагыма!
Ә шулай да бер сорау биреп ка-
рыйк әле: «шагыйрьләребезнең
кайгы.
бәхет се пек темасына еш мөрәҗәгать
итүе укучыг а нәрсә бирә соң? Болай
да мулдан ташыган хәсрәт елгасын
тагын да кечәигү генә түгелме бу"1»
Бүген безгә кешенең чын
хисләрен җырлау бик кирәк Чөнки
соңгы елларда хиссезлеккә. бары тик
салкын акылга, рационализмга гына
корылган идеология нык кына көчәеп
китте Рухи ярлылык бездә дә
куркыныч дәрәҗәдә үсте һәм әле
шуңа, җитмәсә. Рәсәй төзи башлаган
капитализмның «кеше кешегә бүре»
дигән кыргый законы да килеп
өстәлде.
Шулай итеп чүп өстене чүмәлә
дигәндәй Совет чоры динне тәмам бе-
терә язган булса, әхлак нык
түбәнәйсә һәм гомумән бөтен
иҗтимагый система чересә, хәтер әнә
шул начар мираска рационализм һәм
«бүре законы» өстәлә Рәсәй
телевидениесе һәм кинолар һәр
минут саен халыкта бүре холкын
тәрбияли Мондый карашлар
яшүсмерләрдә һәм акыл утыртмаган
олырак яшьтәге кешеләрдә дә гиз та-
мыр җәя, алар Америка киноларында
мәдхия җырланган «супермен»га мө-
киббән була. Кансыз һәм рәхимсез
яши башлый. Бу инде үтереш, талау,
көчләү дигән сүз. Димәк, мәдәният
чарасы дип саналган телевидение һәм
кино бүген җинаятьчелекне үстерүгә
туры- дан-туры ярдәм итә.
Әсәрләрдә кешенең йөрәк
яралары хакында сүз алып бару исә
киресенчә әдәбият ның гумаггист ик
нигезен көчәйтә. укучыларны да
кешелеклерәк итә Мондый әсәрләр
кешенең күңел активлыгын арттыра,
аның йөрәген сизгеррәк итә. Димәк
шәхес үзе дә робот сыман салкын
акылга гына түгел, ә нечкә күңелгә
һәм хисле йөрәккә дә ия була дигән
сүз.
Безнең татар әдәбиятының һәм
урысның үзенең XIX йөздә зур биек-
лекләр яулаган классик әдәбиятының
да төп юлы әнә шундый иде Олы гу-
манистик әдәбият иде Х<»ер. хәтта
Совет чорында да әле безнең илдә
әдәбият нигездә гуманизм юлыннан
үсте Моңа дәлил игеп меңләгән әдәби
әсәрләрне китерергә мөмкин
Ә менә соңгы вакыттагы Көнба-
тыш җилләре әдәбиятка да начар үз-
гәрешләр китерде. Юк, матди яктан
гына түгел Яшь каләмнәр иҗатында
гуманистик юнәлештә булмаган
язмалар артты менә шунысы куркыта
Әмма борынгыдан ук килгән
ышанычлы голы булган безнең
шигърият шушындый авыр чорда да
матур гына уңышлар бирел килә
Хәер, тормыш Һәм яшәү шартлары
авыр чакта кеше хис ләре куерыбрак,
кайнарланыбрак китә һәм шул
сәбәпле шигърият өчен мөһим
кичерешләр учагы да активлаша бит
ул. Тукайлар чоры, сугыш чоры мона
мисал була ала Үзебезнең заман да
бик авыр замана Ә менә
шигъриятебезгә күз генә тимәсен'
Берсениән-берсе соклангычрак
поэтик тәлгәшләр ижат ителә һәм
басыла тора.
Бүген бигрәк тә хатын-
кызларыбыз иҗаты көчәеп китте. Ир-
егетләребез акыл сүзен тыңлап
яшәргә күнеккән булса һәм жанны
корытучы рационализм авыруына
тизрәк бирешсә, кызларыбыз исә үз
тормышларында нигездә хискә
таянулары нәтиҗәсендә поэзия
юлыннан уңышлы рәвештә атлый би-
рә. Чөнки йөрәк ялгышмый, ул
юлларны нечкәләбрәк «капшый»
анын рухи-психологик
«капшавычлары» көчлерәк чөнки
Лена Шагыйрьжан иҗаты үзе үк
моңа бик матур бер мисал Анын га-
зета-журналларда басылып килгән
шигъри тәлгәшләре дә һәм без сүз
алып бара торган китабы да бүгенге
югары Рух җимеше дип саналырга
тиеш Ул шигырьләр рухи океан дул-
кыннары булып безнең күңел
ярларына бәрә.
Кума уйны, хәтер булып уелсын ул.
Чәчмә җилгә, түкмә җиргә
җыелсын ул.
Маңгаена ягсын тирен сырлар булып.
Җырларына аксын тирән серләр булып
Әйе, менә бу өзек үзе әйтеп гора
Шагыйрьжан саф лирик кына түгел
Дөнья һәм тормыш проблемалары
аны бик еш борчый, актив рәвештә
уйландыра Аның иҗатын еш кабыза
Әнә шул чагында шигъри вулкан
яңадан да ут чәчә, ялкын сибә
башлый.
Их. кызганыч!
Сандугачлы талдан мәхрүм җир баласы
Җир аналан ятим калган
җыр баласы
Менә бусы бүгенге бәлабез
турында манкортлык трагедиясе
хакында Әмма бу күренешне
шагыйрә шулай ук тирәннән күрә
«Гаебегез түгел дә бит. җаным, нихәл
нтмәк ил бәласе дип яза ул ачынып
Ләкин шунысы да бар публици-
стик дип аталган әсәрләреңдә
шагыйрә сүзне бераз озынгарак
җибәрә, ү зе бер урынла шаяртып
әйткәнчә «нотык гота» башлый.
Нәтижәдө. кайчак га анын үзенеке
булмаган тавыш өстен тек игә Ул
вакытта без көгкән. безне ду ткын-
ландыра һәм үзенә әсир итә торган
моңлы аһәң ишетелми кала. Беренче
бүлектәге кайбер шигырьләрне моңа
мисал итеп китерергә мөмкин.
Аның каравы икенче бер урында
кечкенә генә тоелган бер күренеш
шагыйрәне чын-чыннан
тәэсирләндерә һәм әйбәт шигырь
языла. Бу китапка кермәгән, ләкин
мин кисеп алган шигырьләр арасына
эләккән «Кәгазь ка- дере»н шундый
дип күрсәтергә мөмкин.
Саклаган халкым кәгазьне.
Күреп күз карасыдай Сыйдырган изге
сүзләрен Ике юл арасына.
Ә шагыйрь канлы сүзләрен Учына язган
качып..
«Моабит дәфтәре»н укыйм
Ничәнче тапкыр ачып...
Ничә ел элек кенә илдә кәгазь
жит- ми дип безнең теңкәгә тияләр
иде, ә бүген подъездларда никадәр
кәгазь ауный, ачуны китерә Аларның
һәммәсендә басма сүз. күпме кеше
көче, энергия тупланган бит.
Намуслы зат моңа, әлбәттә, битараф
кала алмый.
Шагыйрәнең тынгысыз һәм тирән
рухи тормыш алып баруы һәр
шигырендә диярлек чагылыш таба
Кешенең кан тамырларындагы кан
йөреше пульс тибүе булып сизелгән
шикелле, тынгысыз һәм намуслы
йөрәк тибеше һәр әсәрнең аһәңеннән,
рухыннан бөркелеп тора.
Шагыйрьжан бик тә тиз тәэсирләнә,
кечкенә генә матурлык та аның иң
изге тойгыларын канатландырып
җибәрә һәм ул сөенечләрнең өр- яна
биеклекләренә үз укучысы белән
бергә оча. омтыла.
Их. бу күңел... һаман нидер көтә
буранда да аның өмете бар Хыял
томаннары уртасында Адашыпмы
калган егете бар?
Шулай шагыйрә күңелендә мә-
хәббәт һәрчак тере, исән-сау. Бу
китапта да кешелек дөньясының иң
гүзәл хисенә багышланган бик күп
әсәрләр бар. Аларның һәркайсы сине
бәхетле итә, синең йөрәгеңне яшьлек
һәм сөю дәрьясына илтә, яшьлекнең
тугыз баллы давыллары белән яңадан
очраштыра Әнә шундый соклангыч
һәм тәэсир- ләндергеч очрашулардан
соң үзкүңеле- ңнен. үз рухыңның
баеп, көчәеп киткәнен сизәсең.
Канатың ныгыганын тоясың.
Ә кайчагында нечкә күңел менә
мондый халәт кичерә:
Бүген мин сине сагындым өзелеп -
өзелеп...
Баш очымнан
торналар күк
тезелеп-тезелеп үтте еллар...
Каш өстенә куеп кулым карап торам.
Кайларда калдың өзелеп.
ялгыз торнам?
Бер карауга саран гына,
кырысрак кына сүзләр Кыска-кыска
гына шигъри юллар Әмма тирән
кичереш, үзенчәлекле халәт, һәм
безнең күз алдына килеп баскан
тирән мәгънәле матур да, моңлы да
күренеш: торналар китеп бару көз...
ялгыз торнам Укучыда әнә шундый
дулкынлану, әнә шундый нечкә күңел
халәте тудыра алу бүген иҗат итүче
шагыйрә өчен иҗади уныш түгелме
соң?! Мөгаен, шулайдыр!
Вакытлы матбугатта Лена
Шагый- рьҗан әсәрләре еш кына
басылып тора дигән идек. «Казан
утлары» журналының 1994 елгы 10
санында да аның яна бер бәйләме
дөнья күрде. Ул бәйләмне ачып
җибәргән «Багышлану» шигырендәге
менә бу юллар үзләре генә дә ни тора:
Ул томаннар калган инде җанда,
таратсагыз, таратмасагыз ла Мин
сезнеке инде, и туганнар, яратсагыз,
ярзтмасагыз да...
Шагыйрә язган иң яхшы әсәрләр
һәм, гомумән, һәрбер чын ижат юлы
шуны раслый бүгенге кеше, безнен
милләт җанындагы бар моң. һәммә
хис-кичереш үзенең бөтен тулылыгы
белән шигъри авазлар булып
яңгырарга тиеш. Күңел дигән киң
дәрьяны — Табигатьнең гаҗәеп
бүләген — тыеп тору бер генә яктан
караганда да дөрес түгел! Безнең
инде кемнән дә булса куркып,
кыенсынып торыр көннәребез узды!
Без үзебезне, әлегә сүздә генә булса
да, ирекле итеп тойыйк, ирекле итеп
саныйк. Чын ирек әнә шуннан ба-
шлансын! Безнең ирекле уйлардан,
ирекле сүзләрдән!
Ә инде икенче як ган караганда,
йөрәктә булганнар эзсез югалмыйча
иҗатка, шигырыә күчә барса—ул ча-
гында безнен шигырьләрнең көче дә.
моңы да артыр. Кешелек
тормышында тоткан әһәмиятләре дә
артыр, гомерләре дә озаер аларның
Кыскасы, үзебезнең
йөрәкләребезне. күңелләребезне
элекке! е еллар калдырган рухи
«аранмиан чыгарып, аны куркудан,
урынсыз оялудан азат итсәк, ирекле
итсәк безнең урамнарга да чын
бәйрәм килер!