Логотип Казан Утлары
Роман

ТҮЛӘНМӘГӘН КҮЗ ЯШЕ


ООО __иһаять. болдыр баскычында инспектор пәйда булды. Ул учы белән н авызын сыпыра-сыпыра килә. Адымы, хәрәкәтләре сизелерлек җанлан- ж тан. Йөз чытыклыгы язылган, битен ерып-ерып төшкән тирән җыерчыклар да тигезләнгән, шомарып киткән. Рәис белән «баш гөзәтеп» алганнар, мөгаен. Ниндидер эчке кәефенә рәхәтләнеп, тәмәке суыра. «Председатель хәзер чыга», диде ул күтәренкелек белән. Баскычта ак картуз кигән таза гәүдәле, янып торган кызыл битле колхоз рәисе Минъяров күренде Аңа өч егет ияргән. Минъяров аларны ниндидер гаепләре өчен тирги иде. Сүзләреннән шул аңлашыла: әллә утырасыгыз киләме, гөмбә башлар, ә? Минем сүз анда закон. Сезгә тамчы да ышанмаячаклар, едранаматьлар!. Ә егетләр аңарга тагылганнар, башларын иеп. ныграк тиргәсен дигән төслеләр иде . Алар машинага килмәделәр, кырыйдагы кибет ишегалдына, складлар шәйләнгән жиргә кереп киттеләр.
Озак та үтми, машина алдында гына торган тимер ишекләр ачылып китте. Эчтән рәис тавышы ишетелде. Аның нәрсәдер хәстәрләп йөрүен машинадагылар бик ачык белделәр, шуңа берни дә дәшми тордылар. Кара кирза сумкасына нидер тутырып, Минъяров килеп чыкты Икенче кулында сетка иде. Ул, сумкасын жиргә куеп, иптәшләр белән кул биреп күреште. Тартакиев белән дусларча хәл-әхвәл белешеп алдылар. Байкин алгы утыргычны рәискә тәкъдим итте, чөнки юлны, җирләрне белми иде. Минъяров. кереп утыруга, шоферны танып алды.
— Тукта, син Әлфис түгелме соң?— дип кычкырып куйды ул. Шофер кинәт комачтай кызарды.— Ах, шилма, колхоздан качып киткән идең, эләктеңме? Әйдә, хәзер милициягә алып барам мин сине! Кем шоферы бу?—Минъяров юан үгез муены белән артка борылды Байкин аңа карап елмайды.
— Ярый. ярый, ул безнең шофер, тимә,— диде йомшак кына. Пред-седатель шаярта дип белде, ахры.
' Дәвамы Башы журналыбызның 1 санында.
' Нәрсә. Бөгелмәгә барып урнаштыңмыни?—Ул шаяртмый, шулай да «баш төзәтү» шаукымы белән сөйләшүе сизелә. Шуна Байкин. һаман рәискә елмайган килеш, шофернын җилкәсенә учын куйды. Шофер, шуны гына көткәндәй, машинаны бик тиз кабызып алып та китте Кая таба юнәлергә кирәген дә бик шәп белә икән. Минъяров шоферга текәлеп- кадалып карый, тагы аңа һөҗүм итәргә әзерләнә кебек иде. Байкин татарча аңласа да. сөйләшә белми иде. русчалатып шоферны араларга кереште.
Кулыңда тота алмагансың, үзең гаепле,—диде сүзне шаярулы эзгә күчерергә итеп. Хәзер пожардан сон. .
Паспортны блат белән алганнар Участковый™ ике каклаган каз биреп Миңа бары да билгеле Ул Байкинның шактый зур. абруйлы башлык икәнен чамалап алды һәм сизелерлек йомшады Яшьләр авылдан качу ягын карыйлар. .
- Шәһәрдә материаль яктан кысан яшәсәләр дә — дип. сүзгә куәт бирде Тартакисв.
Ул як хәзер бик кызыксындырмый, колхозда икешәр тонна бодай алучылар байтак... Шулай да гарьлек, карт әти-әниләрен колхозга аударып китәләр.
- Нефтькә килеп егег дөрес эшләгән, дип куйды Тартакисв, әллә болай, әллә шоферны яклыйсы килеп Нефть хәзер сәясәт' Ил престижы өчен мөһим! Политиканы нечкә тойган, ә?
Нефть агрессорның борынына чиертә ул. Теге коерыгын кысарга мәҗбүр! һе! дип сүзгә кушылды инспектор Аның кәефе күтәренке, папиросын конфет урынына суыра. Кыяфәте ниндидер җинүле. масаюлы иде. Байкин аңа карап, нәтиҗә чыгарды бу эчә торган адәм булырга тиеш. Эчкечеләр кызыл сүз сөйләүчән. гәзит сүзе белән шапырынучан булалар. Алар һәр көч коньюнктурасына җайлашып яшиләр Бүтәндә гамьнәре юк. Партиядә җыелыш саен кызыл сүз. партком сүзен үткәргәнгә күрә генә тоталар үзләрен. Хәлнең тышкы ягы белән канәгать булалар. Ә мәсьәлә тирәнрәк безнең нефтьне демократик илләргә бушка дип әйтерлек бирәләр. «Дружба» нефтьүткәргече илне бөлдерә торган убыр ул Шуны мактап җырлар язалар, романнар Җитәкчеләр идея белән сукыраеп беткәннәр, шуннан башка нәрсәне күрмиләр. Ә уйларлык нәрсәләр бар бу байлыклар мәңгелек түгел бит. шуны аңламыйлар микәнни? Менә бервакыт нефть тә. таз да бетәр, шулчак ни булыр’’ Демократик илләрдә социализм төзибез дип. Кытайга күпме байлыкны тутырдылар, заводлар төзеделәр, ә ул безгә каршы баш күтәрде, до-шманга әйләнде Европадагы демократик илләр дә шулай булачак, без аларта күнме нефть, таз озатсак та. барыбер безне үз итмәячәк алар Юк' Болар барысы да илтте экономик яктан какшатуга алып бара торган хәлләр. Чехословакиядә яңа өйләнешкәннәргә. загс язуы белән бергә, фатир ачкычы да тапшырыла, дип газеталар шапырына Ягъни, социализм лагере әйбәт яши Ләкин үзебездәге хәлне белгертмиләр Барактагы бер бүлмәдә ике гаилә тора, чаршау белән генә бүлгәннәр Балалары салкын идәндә ауный Кинәт кеттә берсенең уенчыгы өчен сугышып китәләр. Елаш, кычкырыш. Балалар сугышы олылар ызгышына сәбәп була. Дошманлашалар, бер-берсенә дәшмиләр, сөйләшмиләр Әмма тагы балалар сугышы Телне худка җибәрергә, пычакка пычак килергә мәҗбүр булалар Яшәүнең бер яме-тәме калмый, көн итү бер саташулы төшкә әйләнә Әмма шушы түзеп булмаслык хәлдән бернинди котылу әмәле күренми Начальниклар ел саен квартира вәгъдә игәләр Барысы да бунт сүзләр генә Аллау арты аллау Югыйсә без җиңүче ил бит? Җиңелгәннәр бездән күпкә әйбәт, җитеш яшиләр, нишләп болай бу? Моның сәбәп-тамырлары нәрсәдә’
Нефть ул гаҗәп байлык, әнә шундый уйлар тудыра Ләкин ул уйларны беркемгә дә әйтә алмыйсың. Әйтсәң, көнс-сәгате белән «тегендә» барып ишетелә һәм сиңа кырый карый башлыйлар Син ышанычны
югалтасың. Моны һәркем үз тиресе белән тоя һәм артык сүз ычкындырудан куркын яши. Хәтта үзеңдә туган чын фикерләрне хатының белән бүлешергә дә шүрлисең. Шуңа күрә иптәшләр белән очрашканда юк-бар сүз сөйләшәсең. Күз буйыйсың. Эштә исә күз буяу коточкыч дәрәҗәдә...
Эчтәге уйларын чагылдыргандай, инспекторның күзләре очкынланды, нәрсәдер әйтергә җыена иде.
Безнең су асты көймәләре кинәт Америка суларына барып чыккач, тегеләр шыр җибәргәннәр, диде инспектор, бер сенсация турында әйткән кебек кәефләнеп. —Кызыл шайтаннар килә, дип, паника купкан. Бер миллионер тәрәзәдән ташланып харап булган...
Ул гөлдерәп көләргә тотынды. Ләкин берәү дә ана кушылмады, шуңа бик тиз туктады. Әйе, газеталарда безнең су асты көймәләре хакында бик шапырындылар. Җитәкче полковникларга герой исемнәре, орденнар би-рделәр. Әй, орденнар өләшергә яраталар да соң! Гаҗәпкә каласың. Кемнәргәдер Ленин ордены тапшырдылар. Нинди хезмәтләре өчен, һич аңлашылмый. Кешеләр эчтән генә үзенчә нәтиҗә чыгара: беләбез нинди «эшләр» өчен бирелгәнен, беләбез...
— Чуканов, бик күп белә башладың әле,— дип, Миньяров аны бүл-дерде. Шунда Миньяровның да кызмача икәне беленеп калды.
— Әйт әле конкрет кына, җирләр өчен күпме түлисең? Ә?
— Безнең шкаланы син беләсең бит инде.—диде инспектор аңа сәер-сенеп карап.
Шкалаңны фәлән итимсәнә,— диде көлә-көлә Миньяров. Инспектор башын тәрәзәгә борды. Машина кызыл маңгайлы Чагыл тавы буеннан чаба иде.
— Тукта, син бу җирләрне өченче ел саткан идең түгелме?— Инспек-тор, ияк кагып, тау буйларына ишарәләде.
— Нәрсә сиңа әзрәк булдымы? Хәзер өстәрбез...
Бер яртысыз төшенеп булмый диген, ә?—дип куйды Тартакиев кет-кет көлеп.
Миньяров. җирләр сатып тәмам баеп беттең, ә нәфсең һаман төкәнми, парии? — Чуканов колхозның тернәкләнүенә ишарә итеп әйтте, ә Тартакиев аны үзенчә аңлады.
Йорт салдырадыр әле?— диде.
— Ансын өченче ел ук эшләдем,— дип, Миньяров папирос кабызды.
- Алайса Әлмәткә салдырасыңдыр. Председательләр алдан хәстәр-лиләр. иярдән төшергәч, районга шыларга. Ә йорт әзер... Егыласы җирләренә салам түшиләр, ә?- Тартакиев кыска гына көлеп алды. Ә Миньяровка кыек атып, туры тигезде, рәис район үзәгендә җир алып, бура күтәртү эшләрен башлап җибәргән иде. Шуңадырмы Миньяров. моны колагы яныннан уздырып, сүзне икенчегә борды.
Запчасть менә болай кирәк,— дип Миньяров тамак астын уч кырые белән сызып алды. -Нишләргә? Киттем Әлмәткә. Бер завгарга бардым. Таза гәүдәле, үгез муенлы кеше. Янында ярдәмчесе — куштаны бар Шуны чамаладым: куштанына сүз үтәр төсле иде. Үгез муен эчкәре кереп киткәч, йомышымны әйттем. Завгар ниндидер кәгазьләр тотып чыкты, өстәл артына утырып, язарга кереште. Куштан тегенең колагына минем гозерне пышылдады. Завгар башын күтәреп, миңа әһәмият итте. Иптәшең белән килдеңме, диде ул җитди һәм бер кинаясез төстә. Юк, мин әйтәм, иптәшем өйдә, үзем генә. Ярар, иртәгә иптәшең белән килерсең дип, завгар үгез муенын аска иеп. кәгазь кыштырдата башлады. Мин аңлап җитмим, аптырап басып торам, ул исә карамыйча гына кулын селки, бар, бар!.. Табаннарымны идәннән көчкә кубарып, чыгып киттем. Болдырда тәмәке кабыздым, уйланам «иптәш» хатын дигән мәгънәне аңлата, нужәли хатынны алып килергә куша икән? Шунда куштан килеп чыкты: хатын монда причем, мин әйтәм. Әй. син гөмбә баш, жаргонны үзләштермәгәнсең: «иптәш» дип ул яртыны әйтә Ә-ә. шайтан алгыры, шулаймыни - шатландым Кибеткә барып, икс акбаш- 12
ны «Неру»ны алын килдем, һәм кирәкле запчастьне сумкага салып, кайтып та киттем...
Кибеттә «Сукарно» юк илемени. «Неру»ны алгансың,—дип көлде гартакисв, кепкасы кырыеннан бүселеп чыккан сары чәч алкаларын селкетә-селкетә.
Бар эш «шайтан суы»на корылып бара, ай-һай. кая илтер бу?! Диде Байкин авыр уфтанып. Аның күзләрендә күзлеге аша мөлдерәгән кайгы беленеп китте. Тик моңа әһәмият итмәделәр шикелле.
Кая булсын, коммунизмга илтер, дип куйды Чуканов шаярулы- җитди игеп Әмма бу сүз шаярту өчен куркыныч иде. кызмача Чуканов шуны бик тиз сизеп, шаяруын кире алырга теләгәндәй, коммунизмга мактау сүзләре сибәргә кереште. Политик капитал өчен тырыша иде. Байкин уйланды: кешеләр мөнәсәбәтендә кешелеклелек, намус булмагач, коммунизмда ни мәгънә? Коллективта кешеләр бер-берсенә эчке дошманлык яшерәләр. Безнең гроссмейстерлар чит илгә шахмат матчына барганнар, әмма бер-бсрсе белән исәнләшмиләр икән. Мин моңа гаҗәпләнмим. безнең коллективта мине дошман күреп йөрүчеләр байтак Исәнләшмәүчеләр дә бар Ни сәбәптән9 Мәскәүдән килгән препаратор сөйләп торды: сездә нәрсә, әнә бездә чын баталияләр бара Астан яшерен көрәш кыза-кыза да кинәт бервакыт гөлт итеп кабынып тышка чыга, ди Әйе. булыр. Байкин андый хәлләрне үз җилкәсендә 1атыды. бик яхшы белә. Ул чагында алган йөрәк яралары әле дә төзәлеп җитмәгән Шул. әледән-әле җанны җәрәхәтләп торуларына чыдый алмады Байкин һәм менә шушы провинция тирәнлегенә кереп качарга мәҗбүр булды
Кызыл маңгайлы Чагыл тавы буеннан баргач. Гөлле чишмәсе күперен чьи ып I укт адылар. Алда сөзәк кенә үр. шул үрдә борчак чәчкән җир Борчак инде тармакланып чәчкә ата башлаган, ак һәм шәмәхә чәчкәләр үлән өстенә килеп кунган нәни күбәләкләр шикелле булып тоела
Бу Этаскан үр дип йөртелә. - дип аңлатты Миньяров. ул хәстәрләнгән икән, бер сумкасына очлы казыклар тутырып алган Бер зем- лямер чатлы агачка этен асып киткән булган Шуннан калган Ул топографик картаны алдына тотып, караштырып торган Байкин янына килде Скважинаны чәчү җиреннән читкәрәк к>ярга булмыймы?
Хәзер, хәзер. ди-ди. Байкин картасын бөгәрләмәгән килеш җир кырыеннан үргә габа атлады. Башкалар аңа иярделәр. Быел чүп үләннәре шәп: сөтле билчән чәчкәгә бөреләнгән, кагы билчәннең дә очында шәмәхә кәрзинчәләр. сырлан да чалбар балагына ябыша башлаган, күкчәчәк сабаклары озын, чәчәкләре керфекләнеп ачылырга тора Тагы бик күп төрле кыр чәчәкләре ак һәм алсу тукранбашлар Ак тукранбашка бөҗәкләр күн куна, нектары мул була аның
Үр өстенә менеп җиткәч. Байкин туктады.
Менә шушы төштән бер гектар алына, диде Карадылар, бар төшен дә борчак биләгән Тартакиев гасмалы рулетка чыгарды да суза- суза кипе, икенче очыннан Чуканов барып тотты Илле метрлы тасманы җирнең бер яг ына ике мәртәбә билгеләп алдылар Икенче ягын күз белән генә үлчәделәр Байкин. чирәмле җиргә утырып, үзенең картасын һәм катлам сызыклары төшерелгән кәгазьләрен тикшерде. Скважина утырырга тиешле ноктаны билгеләде. Аннары борчакларга басмаска тырыша- тырыша сагаеп атлап эчкә керде, шунда казык кагарга кушты Минъяро- вның йөзе җитдиләнде, ана җир кызганыч иде Әнә түбәндәрәк сөрелми торган вак ташлы кисәк бар. шунда ничегрәк булыр икән. дип. Байкин- га үз теләген белдерде Байкин. борчак эченнән чыгып, шул вак ташлы түбәгә кырын ауды һәм үзенең талмудларына кадалды
Катламнар горизонты рөхсәт итә. ярар. диде, башын күтәрен һәм скважина урынына ак ка тык кадап куйдылар
Аннан түбәнең икенче ягыннанрак үзәнгә гөшгеләр. урманнан агып төшә торган ниндидер чишмә суы аша чыктылар Суда юынмакчы. гирле биг -кулны рәхәгләнлермәкчеләр иде. булмады, чөнки су нефтьле иде
Үзән аркылы куе үлән түшәлгән җирдән барып, каршыдагы урман белән капланган тауга күтәрелергә тиешләр иде. Куе күрән үзәнен ярып чыккач карасалар, чалбар балаклары мазутка буялып беткән. Ә өстән берни беленми. Ә үләннәр, күрәннәр, чәчәкләр, берни булмагандай, шул нефть мае белән сугарылган җирдә үҗәтләнеп үсә. Ни хикмәт, шундый ярага табигать чыдаган. Табигатьнең талымсызлыгына, яшәүчәнлегенә исең китәр.
Үзәннән сирәк агачлы Чатра тау өстенә күтәрелделәр. Анда да берничә нокта билгеләп, казык утыртылды. Биредә берничә гектар урман киселәсе иде. Минъяров эчтән колхозны кайгыртып уйланды: моның агачлары эре, эшкә ярарлык, тизрәк үзебезгә яздырып, алып калырга кирәк. Ботак-чатагы колхозчыларга китәр. Барысы да бушка бит.
Таудан үзәнгә кире төшеп, аның урманга якын җирләренә берничә казык утырттылар. Бирерәк килгәч, тагы өч нокта. Минъяров һаман үртәлде: бу үзән бетә икән, күпме печән чыга иде, силоска гел шушыннан чабып, берничә баз тутырыла иде. Хәзер моны ни белән алыштырырга булыр, белгән юк. Силос өчен көнбагыш чәчелә, әмма көнбагышны күрән, үзән үләне белән бергә катнаштырырга кирәк. Шулай итсәң, туклыклылыгы, файдасы бермә-бер арта. Ләкин берни эшләр хәл юк, авыл хуҗалыгына зарар килсә дә, нефть чыгаруны арттырырга кирәк. Нефть сәясәт өчен кирәк, ди. Илнең абруе өчен. Аны гына аңлыйбыз инде, политика һәр нәрсәне корбан итә...
Инде өйлә авышып бара иде, пландагы эшне башкарып бетергәч, тау итәгендә үсеп утырган каралып, кайрысы җирдә машина эзе шакмакларын хәтерләтеп яргачланган карт каен төбенә күләгәгә килеп аудылар. Изүләрен чишеп, кепкаларын салып җилләнделәр. Бүген кояш артык кыздырмый, ниндидер элпә болытлар аша талгын җылысын коеп тора, һавада чәчәк исе, баллы куәт исе аңкый. Сулышка иркен, ләззәтле җылы сөт кебек һава рәхәт.
— Председатель,— дип, Чуканов ниндидер кызык әйтергә теләгәндәй итте.— Кешеләрең нефтькә китеп бетсә, Чарли-бсзработный булып кала-сың бит?
— Бетми,— дип сузды Минъяров юан муеныннан тирләрен кулъя-улыгы белән сөртә-сөртә.— Бездә пленныйлар шактый, алар китәргә куркалар.
— Власовчылармы?
— Түгел. Башта бер бик зур рус авылында торганда немец тылында калганнар. Шуны белгәч тә үзләренең армеец икәнен яшерер өчен граж-дански кием юнәткәннәр. Без шушы авылныкы, дип барганнар. Фами- лия-исемнәрен шунда ук русча яздырганнар. Бераздан авыл кешеләре белән боларны Германиягә эшкә алып киткәннәр. Пленныйлар чутында булмагач, ачтан үтермәгәннәр. Хәзер барысы да шуннан кайткандагыча рус фамилияләре белән йөриләр. Сидоров. Александров. Николаев. Волков... Берсе, элеккеге татар фамилиясенә кайтырга теләп, милициягә барган икән, өстәл аша кычкырганнар: тайгада урман кисәргә барырга телисеңме? —дип җикергәннәр. Шуннан шып булдылар. Бар эшне шулар алып бара. Өчәр смена эшләсәләр дә, дәшмиләр, чөнки куркалар... Курку әйбәт нәрсә. Хәзер әнә яшьләр курыкмый, шуңа тәртипләре дә юк...
Бераз тынып, уйланып калдылар.
Катылык кирәк ул, шунсыз булмый,— дип куйды Тартакиев.
- Менә берни булса, искелек калдыгына сылтыйлар. Ә совет чорында туып тәрбияләнгән кешеләр югыйсә? Чуканов ничектер моны күңеленнән алып түгел, кемнеңдер кылын тартып карар өчен әйткән төсле булды Байкин моны абайлап тормады, бу җимгә чиерткәндәй итте. Аның беркатлы булуы тагы сизелеп калды.
— Адәм баласы үзе бик иске бит, шуның өчен аңарда искелек күп,— диде.— Бер дә гаҗәп түгел...
. Миндә бернинди искелек юк,- диде Минъяров ничектер пионерларча. Аңардагы әнә шундый наив-ясалма дәртлелек һәр минутта бәреп тышка чыга иде Мин баштан аягыма чаклы совет кешесе
Син характерын белән кемгә охшагансың9 -Байкин бик кызыксынган төстә торып утырды, мөлаем елмайды, күзлеген рәтләде
Тач әтиең, диләр Әти дә озак еллар колхоз председателе булды
Әтиең синең һавалы, начальниклар сүзен бик тыңлаучан, кул астындагыларга шактый кырыс булгандыр, ахры Йә. хакмы9 — Байкин тәкәллефле елмаеп карый иде.
Точно, нәкъ өстенә бастың. Әллә минем әти белән таныш идеңме. - Минъяров Байкинның яшен билгеләргә теләп, сынап төбәлде
Юк^ диде Байкин Синең холык-фигыленә карап әйтүем... Характерың белән әтиеңне кабатлыйсын, әтиең геналары сиңа күчкән.
Кара, кызык булып китте әле бу Чуканов яңа папирос кабызды. Минъяров ни әй гергә белми кет-кет көлле.
Шарг лар үзгәрсә дә. адәм баласы үзгәрми димәкче буласынмы9 — Тартакиев ничектер Байкинның җаена ятарга теләгән кебек иде. Байкинның эчендә үзенә кара га начар уй посып торганын сизә Байкин да сагаеп маташмый, берәр шырпы кадарга гына тора, ләкин биредә сер бирми, гөксе булса да. аңа елмаеп карый. Эчендәге өнәмәү хисен тышка чыгармаска тырыша иде.
Мин әйтмим. чынбарлык шуны күрсәтә.
Юк. кеше шартларга карап йөри, ул шартлар колы' Тартакиев үзенең төшеп калганнардан түгел, шактый гыйлем кеше, заманча булуын сиздерергә теләгәндәй иде Ул Байкинга белгертергә тырыша син уйлаганча ук мин алама кеше түгел, аракы эчү белән канәгать булып, көнне шулар белән тутырып яшәмәгән, ә башын да эшләткән Шуның өчен ихтыярлы, максатлы, абруйлы кеше Аның белән санлашалар.
Әйе. әдәм заты шартлар таләп иткәнчә булырга тырыша, диде Байкин. ниндидер тыныч тонга күчеп. Ягъни, шартлар мәҗбүр иткән рольгә керә, шуңа кирәкче уйный. Ә үзе үзгәрми ул!
Әйтик, бүтән шартларга эләксә, бүтән сыйфатларын күрсәтер иде. шулаймы? Тартакиев сүзне сәясәткә кертмәскә итә иде шикелле
Элек кешеләр әйбәт булган, ә хәзер алай түгел, нилектән бу. ә? Ә бит киресенчә булырга тиеш иде? Минъяров үз практикасыннан чыгып фикер йөртә иде Бүтәннәр нигәдер дәшми, сәбәбен Минъяров сизеп бетермәде. Ә сәбәп сүзнең сәясәт сферасына кереп китүе иле Иптәшләр сагайдылар.
Әйе. диде Минъяров турыдан ярып, хәзер адәм баласын тыңлатып булмый. Эшне өнәмиләр, шабаш! Юк. адәм заты әллә һаман начарлана гына барамы?
Юк. ялгышасың, кешеләр яхшыра бара’ дип куйды Чуканов ныклы итеп.
Аңа җавап бирүче, каршы төшүче булмады, уйланып калдылар Адәм заты начарлануга тормыштан күп мисаллар китерергә булыр иде. Ләкин, телеңне кыска готу яхшырак дип. эчтән үзләрен тыйдылар шикелле һәркемдә тормыш тәҗрибәсе, нишләсен һәркемдә югарырак баскычка күтәрелү, карьерага өмет игү иде Дәрәҗә эшләргә өмете, чамасы калмаган кеше генә эчендәген ачып сала, дөресен сөйли Күтәрелергә әз генә чамасы булган кеше бервакытта да эчендә туган чын фикерен тышка чыгармый, дипломатка әйләнә һәр сүзен заманга яраштырып сөйли. Моны ничек г аен итәсең инде9 һәркем үзенчә яраша Күпләр әнә Чуканов кебек газетча гына сөйлиләр Шул рәсмилек буенча гына гамәл ит. һәрчак хаклы булырсың, беркемдә дә шик уятмассың. Тегендә синен хакга «мнение» әйбәт булыр Шул тәҗрибәгә таяналар Икенчеләр турыдан-туры караны ак дип әйтергә >чке уңайсызлык тоеп яшиләр һәм фикерләрен йә әй ген бетермиләр, йә томанландыралар Гартакиев кебек төгәллек гәп качарга тырышалар, абстракт фикергә тотыналар Үзләрен
хаклык яклы, кирәк чакта халык мәнфәгатен кайгыртучы итеп күрсәтәләр. Кайберәүләр исә. Минъяров кебек, эчендәге — тышында кыяфәтенә керәләр. Алардан дөрес сүз ычкынса да. чудаклык итеп бәяләнә. Билгеле җирдә шик уятмыйлар һәм куркыныч саналмыйлар. «Ә мин үзем нинди кыяфәттә яшим икән соң? — дип уйлавын дәвам итте Байкин.— Мин дә ярашаммы соң? Бөтен хикмәт тә шунда, мин яраша белмим. Бу минем тумыштан килгән уңышсызлыгым»...
Байкинның уйлары бүленде, алар янына машина килеп туктады. Нәкъ кирәк чакта бит. Шофер зирәк, башын эшләтә торган егет икән. Утырыш-тылар. Минъяров шофер колагына нидер әйтте. Теге шунда ук аңлады. Үз кешеләр бит. Минъяровның: авылдан качтың бит, дип ачулануының эзе дә калмаган иде.
Борчак җире кырыеннан үргә таба менеп, урман эченә керделәр. Шактый гына урман эчендәге сикәлтәле юлдан баргач, бик матур кояш тулы урман аланына килеп чыктылар. Бу — колхоз умарталыгы иде. Аланның нәкъ уртасыннан чишмә суы агып үтә. Шуның ике ягы буйлап бик күп умарта оялары тезелеп киткән... Аскы буйда карт каен, имәннәр ышыгында өч тәрәзәле бүрәнә йорт һәм шуның артында берничә келәт күренә. Өстәрәк озын чүнникнең бер башы шәйләнә иде.
Иң элек машинадан Минъяров сикереп төште һәм умарталар арасына кереп китте. Битлек кигән умартачы нидер эшләп маташа иде. Рәисне сүзсез дә аңлады, эшләрен җыештырды, кунаклар янына ашыкты. Председатель кунакларның дәрәҗәсен аның колагына пышылдап өлгергән иде. Ул бик ачык чырай белән килеп күреште дә өенә керде, аннары нидер хәстәрләү өчен амбарларына ашыкты. Кунаклар сизенделәр, димәк, ала- рны сыйларга телиләр. Шуны белмәмешкә салынып, чишмә суында бит-кулларын юдылар, кулъяулыкларын чыгарып сөртенделәр. Шунда өй ишегендә Минъяров башы күренде, ул шатлыклы чырай белән кунакларны чәйләп алырга дәште. Кунаклар кыстатып тормадылар. Алар кергәндә өстәлдә табагы белән кәрәзле бал. берничә тавык тураклап куелган, шулар янына Минъяров зур ак калач та алып килергә онытмаган. Күкрәгенә терәп калач кисә: менә безнең пекарняда пешкән ипине ашап карагыз, ди-ди, ниндидер горурлык белән сөйләнә.
О. монда патша туе!—дип. Чуканов хәлгә бик тиз бәя куйды. Ул арада җитез умартачы чирекле шешә белән ачы бал китереп утыртты. Ачы бал. гадәттә, саргылт төстәрәк була, ә бу көрән, нәкъ коньякны хәтерләтә иде. Шуңа күрә барысы да игътибар иттеләр.
Бу өченче елгы иске балдан.— дип аңлатырга мәҗбүр булды умар-тачы.— Узган ел ук куелган иде.
- Торган саен әйбәтләнә, имеш, диләр?..
Ничектер инде, чамалап карагыз,—дип. умартачы мыек астыннан гына елмаеп, стаканнарга эчемлекне бүлеп чыкты. Аның исе борынны ярып керә, авыздан сулар китерә иде. Башлап стаканны Минъяров тотты һәм кунакларны хәзинәдә бары белән сыйланырга кыстады.
Бал бик зәһәр-үткен иде. чынлап та коньякка торырлыгы бар. ахрысы. Иң элек моны Чуканов сизде һәм урыныннан кузгалып. Минъяров җиңенә тотынды: без теге эшне төгәлләп куйыйк, диде. Җирләрне контрактовать итү документларын тутырырга, кул куярга кирәк иде. Алар ишек төбенәрәк китеп, рам ясый торган верстакка сөялделәр. Чуканов портфеленнән кәгазьләр чыгарды. Җир өчен 80 мең күчерелә, диде. Минъяровның йөзе җитдиләнде, табындагы иптәшләргә борылып карады Ул әрсезләнергә уйлады, мине якларлар микән, дип сынавы иде. Җирләрне беренче генә сатуы түгел, еламаган балага... Әллә үз кесәсеннән алып бирәме...
Йөз мең итик инде.— диде һәм табындагыларга башын борды. Тегеләр мәлсезләр түгел иде, аңладылар.
Чуканов, кысма, дип аваз салды Тартакиев. маңгаенда боҗрала- нып-боҗраланып торган сары чәчләрен селкеп.
— Яхшы кеше өчен жәлләмә! — диде Байкин Ул аңлый, биредә җавапсызлык яки дәүләт хисабына юмартлану юк. Нефтьчеләр бик бай. чөнки оборона министрлыгына карыйлар. Аннары колхозлар белән әй- оәт мөнәсәбәттә булу үзләре өчен дә файдалы. Җир-суларны пычраткан 1Ө^опГаВЬ1и4 кУГ1таРып йөрмәсеннәр дип тә контрактация вакытында мең белән санашып тормыйлар иде
~ ^PaP- чУкынсын. дип кул селтәде Чуканов һәм йөз мең иттереп язды. Иң элек герблы документка үзе кул куйды, аннары тегеләрдән дә имза салдырды. Иөз меңгә чек кәгазе Минъяровның эчке кесәсенә кереп ятты.
Шуннан соң ныклап сыйланырга керештеләр Минъяров белән Чуканов. ай-һай. таза салалар икән. Әмма бал куәтле иде. тегеләрне тиз мәлҗерәт те Алар бик кычкырып сөйләшә башладылар Тартакиев белән Баикин шул бер салган стаканнарыннан әз-әз йоткалап кына утырдылар. Ныграк ашадылар, бал белән калачны урдылар. Шофер председатель бәйләнүдән куркып кермәгән иде. Байкин ана калын гына калач телеменә бал ягып чыгарып бирде.
Ул кире әйләнеп кергәндә Минъяров белән Чуканов кочаклашып җырлыйлар иде. Ахры, боларның беренче утырулары гына түгелдер, дип уйлады Байкин Көе дә әллә нинди борышы, фаҗигале, күңелнең кай төшенәдер барып тия Шәрекъ көйләре кешенең газаплы өметсезлеген, адәм затының шул газаплардан котыла алмаслыгын. шуларга дучар ителгәнлеген моңлыйлар. Җырның сүзләре дә гадәти генә түгел иде:
Тормыш юлларыннан барган чакта
Бер бик кыен була, бер рәхәт
Кайсы аллаларга йозем борыйм.
Тарта Исус. тарта Мөхәммәт
Бу Чуканов җыры булырга тиеш Ул үз язмышын чагылдырып җырлый.
Кайбер чуашлар мөселман лине тоталар. Кайберләре әле мөселман, әле христиан диненә күчәләр. Заманасына карап Христиан динендә булган керәшеннәр кебек Нигә алар мөселман динендә түгел? Аларны да чукындырганнар шул.
Форсат тан файдаланып. Байкин кысталган кыяфәт белән һавага чыкты. аның артыннан мыштым гына Тартакиев кузгалды. Алар, күз алдыннан югалу өчен, урман эченә таба атладылар Икесенә дә сый килешкән, каннарын кызуландырып. арыган буыннарны язып җибәргән Кәефләрен күтәргән. Мондый моментта хатын-кыз искә килә Тамырларда кан җәһәт йөри һәм шунлыктан баш миендә төрле фикерләр калка Моңарчы әйтергә куркып, яшереп тотылган уйлар чыгарга сорап, лепкәгә шакый башлыйлар Икесенең дә күңелле хәлләр турында сөйләшәселәре килә иде. Ләкин тормыш киресен мәҗбүр итә
Платон Никитич үлеменә син гаепле бит. Тартакиев. дип әйтеп куйды Байкин үзе дә сизмәстән. Сүз теленнән ычкынгач кына аны эшли башлады Ялгышканына, кешегә каты бәрелүенә уңайсызланды Эчтән үкенү кичерде. Әмма ул хаклыкны әйткән иде. шушы нәрсә артык кичерүдән тыйды.. Ә Тартакиевның йөзе кинәт кара коелды, дәһшәтле сызыклар чыгарып җыерылды
Зашла, син ни сөйлисең?! диде, битләре тартылып, иреннәре юкарып калды. Шаяртасыңмы? Күзләрендә ачы елмаю чаткылары уйный иде Байкин исә чигенү мөмкин түгеллеген сизде, әмма аңа бик нык оят иде. шулай да оятын аяк астына таптап, дөреслек дәгъва итәсе килде. Бу аның үзенә буйсынмаган эчке таләбе иде
Оны ту сиңа файдалы, конечно
Юк. һич аңламыйм, син ни flippy тыйсын. Байкин?
Тартакиев, йә. ир бул әле. Платон Никитичны нишләткәнеңне онытмагансың, кыланма! Гаебең бик зур... _
Бернинди гаеп юк. Байкин. син ялгышасын! Син ничек шулай әйтергә җөрьәт итәсең? Кем дип беләсең син мине?
Гаебеңне мин шаһитлар белән исбат итә алам. Ухбаев миңа барын да әйтте. _
Шул жуликка ышанасыңмы? Җайга җайлашу өчен әтисен сата торган бәндә бит ул...—Тартакиев, җирәнгәндәй йөзен җыерып, читкә карап бара башлады.
Нигә нәтиҗәне яшердең? Нефть чыккан булган, ә син юк. дип хәбәр ит кәнсең. Ухбаевны да дөресен әйтмәскә кисәткәнсең? Эх. син! Бу бит коточкыч этлек!
Юк, син хатыннар гайбәте сөйлисең...
Нефть булу-булмау Платон Никитич өчен йә үлем, йә яшәү икәнен син бит яхшы белә идең. Шуны белеп, махсус рәвештә һөҗүм ясагансың!
Аның үз-үзенә шулай хисап бирүе ул эшкә бәйләнмәгән. Ә психи-касының нормаль булмавын гына күрсәтә һәр ударга үзеңә кул салу белән җавап бирсәң, нәрсә була инде! Чын галим теләсә нинди һөҗүмне күтәрә алган чакта гына чын була. Юк. нәтиҗәне ничек итеп әйтүемнең бернинди ролен күрмим. Хәтта мораль җаваплылык та тоймыйм...
Моралең булмагач, тоймыйсың, билгеле! Йә, нигә нәтиҗәне ял-гыштырып әйттең?
Начальник чылтыратты, хәл үзгәрде, диде, нәтиҗәне яшерергә боердылар, дип аңлатты. Әллә өстән килгән фәрманга синең каршы килгәнең бармы? Берни белмәгән кебек, бик чиста гына булып сөйләшәсең! Моральсез, имеш!
Юк. мөмкин түгел, Платон Никитич өстән рөхсәт алган иде.
Шуны кара, менә без бүген буровой өчен мәйданнар сатып алдык, әйе. Ә иртәгә өстән чылтыраталар, юк, ул җирләрне үзләштерергә кирәк түгел, әнә фәлән-фәлән төшләрне бораулагыз... Күпме шулай булды һәм булып тора. Башны әйләндереп бетерәләр. Бар җирдә шулай.
Тартакиев эт каешына әйләнеп беткән, тиз генә бирешә торган түгел. Начальниклар белән дә бик әшнә. Мәскәүдә главкадагы шишканың «любимчигы». Начальник бирегә ауга килеп чыккалый һәм шул чакта Тартакиев аның белән йөри, аңа ау эте ролен ул башкара икән Ни өчендер Байкинга элекке танышы турында шундый сүзләр килеп ишетелде. Әллә юри сөйлиләр идеме икән?
Байкин күрә: аның сүзләре Тартакиевка берничек тә тәэсир итми иде. Үзендә әз генә дә гаеп тоймый микәнни бу? Ким дигәндә, ул мораль яктан гаепле бит. Дөресне әйтмичә, кешене алдалау ничек гаеп саналмасын, ди?.. Тартакиев бераз дәшми баргач, әйтте:
Болар бары эмоция, Байкин.— диде, үзен рухи-мораль яктан бик хаклы итеп санаган төстә.
- Син бит аның соңгы өметен алдадың, соңгы терәген кистең! — ди-ди, үрсәләнеп сөйләнде Байкин.
Терәк дип, үзен дә дәүләт серен әйтмәс идең. Кешенең эчке хәле белән рәзве санашалар? Әллә айдан төштеңме? Кычытмаган җирне кашып йөрмә, зинһар!
Мораль яктан гаебең бар синең, әмма мораль гөнаһ хөкем ителми, шайтан алгыры! Байкин үртәл үле зәһәр итеп көлгән итте. Бу кеткелдәүдә үзенең кочсезлеген тою чагылды. Тартакиев исә үзенең гаепсезлеген һәм көчлелеген тоя иде, ул тәкәллефле елмаеп барды, бүтән сүз кайтармады Алар агачлар арасында урап йөри торгач, амбарлар артына килеп чыктылар. Шофер кайтырга ашыгып көтеп тора иде. Тегеләрне уятып булырлык түгел, дип аңлатма бирде ул. Минъяров бер өч тәүлексез биредән китмәячәк. Умартачының ачы балын бетермичә...
Сүзсез генә машинага утырдылар. Шофер машинаны бик кызу алып китте. Әлмәт Азнакай юлына чыгып. НСУга җиткәч. Тартакиев: «Ми-
нем монда эшем бар», дип төшеп калды. Шуннан сон шофер Бөгелмәгә элеккеге, күтәрелгән юлдан элдерде.
Кузгалт ан уйлары, ярсыган баш мие һаман әлеге тартыш турында бөтерелә иде. Әйе. карьера өчен, үз мәнфәгатьләре өчен кешеләр иң якын иптәшләрен дә алдыйлар. Таптап үтәләр Платон Никитич фаҗигасеннән соң Тартакиевны участок начальнигы итеп күтәрделәр. Ләкин өскә үрли алмаган ахрысы, номенклатур шәхескә ирешә алмаган. Нәрсә өчендер илле икенче елны аны түбән тәгәрәткәннәр дип ишетелгән иде. Политика микән, хатын-кыз микән? Ир-атка аяк чалучылар шулар бит! Ә нинди яраша торган кеше югыйсә?
V
әлим кайчандыр безнең Беренче белән бергә укыган икән. - дип башлады тикшерүче Ефимов, үтерелгән абыйсының эшен белергә килгән Зәйгә. Ул ниндидер канәгатьләнү белән учын-учка угалап алды. Зәй гаҗәпләнде. Беренче турында ничек иркен уй йөртә ала Әйе. Сәлим Зәй әнисенең бердәнбер энесе, гел читтә булды. Унике яшеннән детдомга эләгеп, аннан качып, гагы тотып шунда кайтарылып йөрде. Октябрскида. техник училищеда. Беренче ул чагында комсомол комитеты секретаре Бер бик чибәр кыз белән күңелсез хәле булган, дирекциягә ишетелгән. Тикшерергә куйганнар. Моны белеп, кыз янына барган, елый-елый ялынган: без өйләнешәбез, ул мине ала. безнең арада берни дә юк. без аңлаштык. дип язып бирүен үтенә. Мин сиңа әйләнәм, курсны бетерүгә язылышабыз, ди. Өзелеп, чын йөрәгеннән алып, ышандырып вәгъдә бирә Кыз ышана һәм ул әйткәнчә эшли. Тегене позордан коткара, биографиясе дә чиста кала. Ләкин соңыннан ул кызга өйләнми. Төрле сәбәпләр таба, тарта-суза. кача Моны Сәлим белгән, яңа шәһәрлә ипли башлагач, i ишкән дә булса кирәк Беренче әле ул вакыт га горкомның оештыру бүлеге мөдире. Бу сүз аңа барып ишетелгән Начар сүз тиз йори. җир астыннан йори. ди бит Беренче җитез кеше. Сәлимнең эштән кайткан чагын чамалап, бер почмакта очраткан. Сөйләшкәннәр Беренче башта, фатир мәсьәләсендә ярдәм игәрмен, дип. хәерхаһ сөйләшкән Аннары кинәт «Нигә син минем хакта юк сүзләр чәчеп йөрисен? ди-ди. янарга керешкән Моның өчен мин сине таш капчыкка тыга алам, колагыңа киртлә», дигән..
Туктале. Алексей дәдәй. моның абый вакыйгасына ни катнашы бар? дип сүз кыстырды 3.»ii аптырап.
Сабыр, тыңлап бетер Беренчебез бик югарыга үрләргә исәп тота Андыйлар үзләренең гөнаһлары шаһитен бер дә өнәмиләр Бигрәк тә хатыны. Сәлим белән булган хәлдән өч-дүрт ай элек кенә хатынның Керкәледәге туганнан-туган энесе «тегеннән» кайткан иде Рецидивист Бер ым гына кирәк, аңа кеше үтерү бер төкерү генә
Җеп очы шуна таба сузылып бара мәллә’
Әйтерлек фактлар юк әлегә. Без һәр версияне тикшерергә бурычлы. _ .. _
Тәнәшсв дигән тракторчы аңа каныгып йөргәнен хәтерлим Аоыи ничектер тишкән иде?
Ә-ә аны әйтергә оныгын торам икән Өне. алар арасында каты дошманлык булган Тәнәшев белән сөйләштем Сәлимне дөмектереп яхшы эшләделәр, ди.
Чынлапмы? Ай-Һай. бар адәми затлар, дип. Зәй шаккатуын белдерә алмый чыдамады.
' Сәлим хатыны чибәр нәрсә бит. завгар белән йөргән икән
Әйе абый салган баштан килеп елап утырды Өсләренә барын кеплем нишлим. ДИ-ДИ ачыргаланды Әмма хатын үкнә бик яхшы карый оф итен кош тота. Тик анв шул ягы суя. Ьүгон бервакыиа ла
С
кабатланмас, дип яшен агыза-агыза муенга асылына. Гафу итәм инде, нишлим. Бераздан тагы ычкына. Запой кебек, ди... Шулай өзгәләнгәне хәтердә. Җиңги безне абый белән аралаштырмаска тырышты.
— Булыр, булыр.— дип. Ефимов сүзен дәвам итте. - Завгар һәр кай-ткан яңа тракторны Сәлимгә бирә икән. Ни өчен шулай икәне һәркемгә мәгълүм. Завгар усал адәм. Тәнәшев бу хәлгә тәмам котырына торган булган. Сәлимгә йөзенә бәреп әйтә икән: хатының завгарга бирә, завгар сиңа бирә. дип. Сәлим юаш. сабыр кеше. Бер сүз дәшми. Ни әйтә алсын бу очракта. Чираттагы яңа трактор тагы Сәлимгә булгач, Тәнәшев ачудан шартларга җитеп, завгарның бугазына барып ябышкан, милиция чакырганнар. Сәлимне үтерәм. дигән сүзләр ычкындырган. Тәнәшев бит утырып кайткан кеше. Милициядә янаган өчен статья чәпәргә уйлаганнар. Тик завгар үз порукасына алып калган...
Бер анда булган кеше тагы Ничектер башка сыймый...—дип куйды Зәй. ~ _
—Адәм заты турында алдан берни дә төгәл әйтеп булмый. Әллә ниләр эшләп куюы бар Кешене теге яки бу эшкә табигате тарта бит. Теләмәгән эшен дә эшләп ташлый. Соңыннан гына аңга килә. Язмыш дими ни дисең...
Ефимов яныннан Зәй авыр уйлар белән китте. Нәрсәгә дип йөрим, үлгәнне барыбер кайтарып булмый. Гаделлек өскә чыксын өченме? Явызлык фаш ителсен, яшеренеп калмасын дипме? Тыштан караганда тормыш әйбәт, шома, музыкалы, чәчәкле. Ә шул җырлар, чәчәкләр артында күпме явызлык яшеренгән? Качып-посып кына үз явызлыгын намуслы кешеләргә салып ята Күпме көрәшәләр ул явызлык белән, күпме оешмалар чын көрәш алып бара, ә явызлык һаман кимеми. Арта гына бармый микән әле? Каян туа соң ул явызлыклар? Уйласаң, гаҗәпкә калырлык Андрей Казан белән очрашканда Зәйнең шул хакта сүз кузгатканы бар Ул галим — башын гел уйлатып тота торган кеше Ул әйтә: яшәү шартларын яхшырту белән генә явызлыкны бетереп булмый һәм мисал китерә. Әнә өченче ел биредә Мәскәү нефть институтының филиалы ачылды. Анда элеккеге таныш Ленинградтан дымлы климат ярамаганлыктан килгән доцент эшли Квартиры дүрт бүлмәле, хатыны горонода. күп акча алалар. Рижский мебель, хрусталь. Шуның 15 яшьлек малае жуликларга ияреп, парфюмер лагерен басуда катнашкан. Аңа бит берни кирәк түгел. Ни сәбәптән ул шулай эшләгән? Моның этәргече нәрсәдә? Ата белән ана — икесе дә педагоглар, шул сорауга җавап таба алмыйлар. Барча хәлне күздән кичергәннән соң. аңа нинди дә булса хәрәкәт, эш кирәк булган, дигән фикер чыгаралар. Әйе. адәм баласында нәфсе бик әшәке, аның төбе юк. дип нәтиҗә ясый Казан. Явызлык әнә шул нәфседән килә... Ерткыч нәфсене йөгәнләп торган намус, оят, үкенү дигән нәрсәләр безнең катлаулы тормыш барышында әкренләп бетә бара. Кирәкмәс, комачау итә торган нәрсәләргә әверелә. Явызлык тәмам иркенгә чыкты. Бәлки дөньяны яхшылык белән генә алып барып булмый торгандыр? Яхшылыкның да кайбер аерым шәхескә явызлык булып төшүе мөмкин бит Шул ук вакытта явызлыкның да кайберәүгә яхшылык булуы ихтимал. Димәк, шулай булгач, үз нәүбәтендә, явызлык та кирәк нәрсә булып чыга түгелме?
Кич белән балалар кухнясыннан чираттагы «смесь» сөтен алып кайтып барганда Фалия очрады.
Бала ничек, тереләме инде? Нигә сөткә килмисең? — дип. йөзеннән чәчелгән нурга һәм сорауларга күмеп ташлады ул.
Әллә ни алга китеш юк әле.— диде Зәй исәпсез сөенгәнлеген аңы белән басып. Фалия, бала авыруына резус дигән нәрсә сәбәп булуы мөмкин, дип әйтеп куйды. Зәй мондый сүзне беренче ишетә иде Фалия аңлатты: ата белән ананың резуслары ягъни генадагы нәрсәләредер туры килмәү очраклары була икән. Бу хәл балада көчсезлек, авыру хәл китереп чыгара. Аны дәвалый торган дару да юк Бала организмы әкренләп үзе җиңеп чыкса гына.
Шулай бала турында, бүтән нәрсәләр хакында сөйләшәләр дә сөйкәшәләр. Бер-берсеннән аерылып китә алмыйлар. Чөнки икесенә дә ничектер әйбәт. Ләкин моны сүз белән әйтергә, бер-берсенә белдерергә теләмиләр. Бер-берсенә ганырга уңайсызланалар Әллә Фалиянең берәр өмете бармы? Юк. Фалия акыл белән эш итә горган кыз. зәңгәр рәшәләргә алданыр вакыты узган. Әмма ул барыбер очратуына шат
Зөи Фалияне очраклы тына күреп, сөйләшеп йөргәннән соң. өенә уңайсызланып кайгып керә. Ничектер үзе дә сизмәстән Рамиләгә, балага хыянәт иткән сыман тоела. Рамилә кызтаныч булып китә. Бу бала белән күпме газаплана ул. Аның юбалгылыгы тудырган ачуларны онытасың. Рамиләне бернәрсәгә дә өйрәтмичә үстергәннәр Бик иркәләп-кадерләп кенә Җил-яңгыр тидермәгәннәр. Бешең чорда баланы шулай теплицада үстереп була микәнни? Әнисе кызын артык яраткандыр, күрәсең, үзенең наданлыгы белән үз баласын бәхетсез игүен аңлап җитмәгәндер Бер эшнең рәтен белмәү, һәрнәрсәдә балаларча уй йөртү хәзерге вакыт та чын бәхетсезлек бит инде Менә шул бәхетсезлеген алып иргә чыкты һәм ирен дә бәхетсез ит те Зәй бу хак га уйламаса да. кайчагында башына канәгатьсез фикерләр килә Үзен уңышсыз итеп саный. Әтисе дә. хатыныннан бәхетем булмады, дип гомер буе зарланды. Зәй сабыр булырга тырыша, зарлануның файдасы юклыгын белә Ярар, тора-бара җайланыр әле. ти Тик бала гына терелсен, тернәкләнсен иде
Байкин белән Андрей Казан очрашса, бары Платон Никитич турында гына гәпләшәләр. Казан өчен аның тормышы турында белү икеләтә тансык Беренчедән, бергә укыдылар Икенчелән, ул үзенең тормышындагы кинәт начар якка үзгәреш булуын өлешчә Платоннан күрә иде. Шуңа Байкинны тыкырдатып сөйләтгерә:
Платон Никитич безнең якларда утыз алтынчы елларда ук күренә башлады Бер җәйне ул бездә фатирда торды Мине үзенең лабораториясенә эшкә алды Без җәй буе тауларда, тирән үзәннәрдә, болыннарда, чишмә, күл тирәләрендә тикшерү эшләре алын бардык Мин. билгеле, биштәрем.) тутырган токым үрнәкләрен күтәреп йөрүче генә илем Әмма ул үзе дә минем белән тигез күтәрә Аңарда бер тамчы ла аристократ лык чалымы ток иде Кешеләр белән гади аралаша, ләкин тирәнгә керми Мөнәсәбәтләр катлаулануыннан качар иле Хатын-кызлар белән якына ерта курка Мине һәрвакыт хатын-кызлар алдыйлар, ди иле Миңа тугры булмыйлар, хыянәт итәләр Бәлки гаеп үземдәдер Хатын-кыз вакытны күп ала. Иркәләмәсен, ул сиңа үч белән төйнәлә Уңай шарт туры килдеме, хыянәт иткәнен сизми дә кала, дин сөйләнә торган иде
Бездә подпольный старательләр бик күп иде Платон Никитич ничектер шулар белән уртак тел таба Аларда ышаныч казана Бервакыт у т икс старатель белән танышты. Берсе бер аягына аксый, әүмәл-тәүмөт ки тен атлый, үзе >ре сөякле, озын куллы, кара чырайлы тәбәнәк адәм и те Икенчесенең күзләре кылый. Таушалган, каешланган адәм. Шуларга иярен, алтын юарга чыгып киттек
.. Бер чаука урманын чыккач, биек булмаган ray буена килен туктадылар Чокын »чкә кергән тау куышлары төнлектәй кара булып тора чар Кызт ылг-яшькс п комлы балчык Аяк табаны астында уалып ишелә иде. Тау итәгеннән генә каяндыр чыккан чишмә суы челтерәп агып ята икән. .
Кояш баеп бара, шуңа күрә урманга кереп, ботак-яфрак җәен, ял игәргә яттылар Гамакка капкалалылар Аксак белән Кылый һәрберсе аспым-аерым тына берәр чәпи эчте Шу т башларына китте, ахрысы, телләре ачылып, тар танырга, сүгенергә керештеләр Әллә юри. әллә чынлап, белм.ксен Чөнки өс-башлары әйбәт, бөтен Тормышны гстеп- ме-тетөлөр ,
Бар начарлык ал таны бетерүдән башланды, диде Аксак ю т кап чыгын ятарга җай тын-җайлый. Платон Никитич бер сүз дәшми Сагаеп калды шикелле
— Алла ярдәм итә идеме?—дип сорады ул, аңардан сүз көтеп торуларын сизеп, дәшми калмас өчен генә. „
— Урлашулар алласызлык башланганнан соң көчәйде, —диде Кылый, иптәшен куәтләп.— Кеше хакына кермә, якыныңны ярат, дигән кагыйдәләр яхшыга өнди иде.
— Әйе. алла ярдәм итә,— дип Аксак һаман яфракларда кыштырдады—Гөнаһка керүдән тыя... w
- Алласыз-денсез адәм куркыныч ул! — диде Кылый.
— Менә без сезгә куркынычмыни?— Никитичның тавышында әз генә дә шаяру сизелми иде.
— Кем белгән сезне, маңгайларыгызга язылмаган.. ~
— Дин тотучы жуликлар да җитәрлек,—диде Петя Байкин шук тавыш белән.
— Юк, әхлакый яктан диннең файдасы булган,—дип, Никитич теге-ләрнең күңелен табарга теләгән кебек әйтеп куйды. Юньләп белмәгән кешеләрне үзенә каршы торгызу мәгънәсезлек иде. Петя икенче нәрсәдән сагайды: болар бик астыртын күренәләр. Никитичның йомшаклыгын сизеп алып, басымчак итмәсләрме? Үзеңне төшеп калган итеп таныту ярамас. Алар бездән әзрәк шүрләп торырга тиешләр.
Икенче көнне эшкә керештеләр. Петя, кәгазь кебек төреп, бер табак калай алган иде. Никитич шуны тәртә юанлыгы ике агачка кадаклап беркетте. Менә тачка әзер. Тегеләр лоток әмәлләделәр. Эре иләк белән вак иләк үзләрендә бар иде, ә зур гына кисәк шинель сукносын Никитич бирде.
— Үзем юам.— диде киң битле Аксак, лоток детальләрен ике тәртәгә әйбәтләп ныгытып чыккач.
— Юк,— диде Кылый бик мөһим эш хакында әйткән кебек.— Мин сиңа ышана алмыйм.
— Әй, үзеңнең намусың...— Аксак йөрәк белән кул селтәде.
— Алтын янында беркемнең дә намусы калмый,—диде Кылый, бик табигый нәрсәне әйткән кебек.
— Ә алла? — Никитич тегеләрнең динле булуларына төрттерде.
— Адәмдәге нәфсе алла белән дә санашмый,— дип. Кылый кыска саплы көрәгенә тотынды.
Аксак белән Петя ком юарга керештеләр. Кылый һаман карулашты: Аксак алтын бөртекләрен авызына йотып, эченә җыеп барачак, дип мыгырданды. Петяны кисәтте: ул күз буа, чамала, аң бул, диде. Аксак үзен түбәнәйтүгә әллә ни исе китмичә, тегеңә ачу белән кул селтәде.
Иң элек чишмә суын ташлар белән буып, кечкенә шарлавык ясадылар. Тачкада ком килде. Ул көрән-яшькелт төстә иде. Кантарсыз. Арада вак яшькелт ташлары бар. Беренче иләктән аларны җыеп читкә ташлыйсың. Платон һәрбер каты кантар кисәген кулы аша уздыра. Тегеләрнең моңа ачулары да килә иде. Платон бу мәсьәләдә чигенми, мыгырдауларын колак яныннан уздыра.
Комлы лотокны селки-селки юарга туры килә. Өстәге ике иләк аша ком тиз үтә, әмма иләк астындагы сукнода шактый тоткарлана. Аннан үткәч, иң астагы икенче сукнога дуенланып утыра.
Аксакның куллары гаять көчле. Петя манма тиргә батты. Лотокны аның уңаена селкетмәсәң, шундый этеп җибәрә, чүгәләгән җирдән артка мәтәлеп китәсең. Аксак дәшеп тормый, бары хәрәкәт кенә итә.
Өйлә узганчы баш күтәрми эшләделәр. Арыгач, лотокны чирәмгә куеп, иләкләрне алдылар, сукнога утырган ял гыравык бөртекләрне чүплиләр. Платон пинцетын Аксакка бирде, аның бармаклары вак нәрсәләрне тота алмый икән. Бөртекләрнең кайсы элпә кебек юка, арада бодай чаклылары да чыккалый. Барысын да калай банкага сала баралар. Кылый учак тергезеп җибәрде. Сукноларны кат-кат тырнадылар. Ялтыравык бөртекләр җыелган банкага Платон бер колбадан берничә гамчы терекөмеш тамызды һәм банканы утка куйды. Теге ялтыравыклар
ерекөмеш белән реакциягә керсә - алтын, кермәсә. гади металл була, ьераздан Плат он пинцет белән алып банканы ак кәгазь өстенә ачларлы ^poei чикләвеге чаклы бер сары-яшькелт шарчык тәгәрәп төште Никитич үлчәвең алып тез өстенә куйды һәм пинцет белән хәрәкәт итте. «Утыз җиде грамм», диде ул ясалма шатланган сыман Тегеләрнең ризасыз- лыклары кыяфәтләренә чыкты.
Үзегез алып килдегез бит? - Никитич йомшак итеп тегеләрнең җаена ятып сөйләшә иде.
— Әнә. Кылый сүзен тыңлагач соң. диде Аксак, юан итеп төргән оакча тәмәкесе төтәтә-төтәтә.
Син. ачәрвах, шушы төшне әйттең бит . Кылый һәрвакыт- гагыча кырын торган килеш ачуланып дәште. Петя аларнын сүзен бүлде:
Кем инде чит кешеләрне әйбәт җиргә алып килсен? диде кинаяләп. Тегеләр әрепләшүдән туктадылар Петя дөресне әйтеп биргән иде Икенче көнне Платон, гадәтенчә, укмашкан комны, ташларны учында тикшереп уздыра иде, ничектер бер кисәкне кире төшермәде Аны алдына куеп, лупа белән җентекләп карарга тотынды Балчыктан, комнан чистарткач, моның готаш бер токым икәне күренде. Токым Шактый авыр булса кирәк. Формасы дүрт әстерхан чикләвеге бергә тоташып үскән тәлгәшне хәтерләтә иде. Старательләрнең күзләре янды Аксак токымны кулына алып, үлчәгән кебек игеп торды.
Самородок булмагае, диде, тәҗрибәле белгеч кебек
Платон бер сүз эндәшми үз эшендә булды. Токымны бик озак пәке белән чистартты, аннары банкага салды, ана терекөмеш кушты. У пан озак тотмый алды һәм банканы аударгач кәгазь өстенә шарчык тәгәрәп килеп төште. Шлак га шактый коелды. Кайсыдыр «ух» дип куйды
Үлчәүдә токым өч йөз сиксән грамм гарт ты.
Бүлешү г иешле! диде Кылый, тизрәк үз өлешен сирмәп калырга омтылгандай.
Юк. самородок тапкан кешенеке! дип. Аксак телен шарт лагын куйды Апың үртәлгәнлеге, эче сызлавы йөзенә чыкгы
Әй, ачәрвах, ни сөйлисең! Кылыйның тавышында камый кыҗрау ишетелде. Алар гагы ырылдашып, гаугалашып китә яздылар Бергә таптык, димәк, уртак!
Дурак, үзең белән тиңләмә, ул бит укыган, галим Ә укыган кеше чукынган кеше. Иманы юк! Аксак Плаг онның аңына, җанына тукынды.
Иә. шауламагыз, - диде Никитич тыныч кына Тапшыргач, акчасын тигез бүләрбез.
Анда очсыз алалар, давай, граммын илледән сатып бирәм. дип куйды Кылый Аксак та төсе белән аның ниятенә кушылуын белгертге
Юк. самородок бүленми, диде Никитич, характерын күрсәтергә теләп Тегеләрнең тынычлыклары беткәнлете һәм эчке борчыл \ тары гослэрегь». күтләренә чыккан иде
Самородок ак кәгазьгә төрелеп, аерым чехолга салынды һәм. бүтән токымнардан аерып, күн сумкага урнаштырылды
Яфрак, чыбыклар өстенә гезелеп ж гылар. Аксак белән Кы тый. нйсыз кешеләр шикелле, бик тиз гырлый башладылар Никитич борчы гды. эченә пошаман төште. Әллә кара базарда гына car тырыргамы? Бермә- бер артык бирәләр Ләкин кемгә ышанасын’ Болар, алырлар да. коерык- ларын да күрсәтмәсләр?
Типе ничек шуны белми торам, Шайтановка әйтергә кирәк! \ л рәтен белә Аны акыллы санап, киңәш иткәнне дә бик ярага
Шуи уй белән йокыга китте. Капчыгын баш астына куен яткан иде Төнлә башы аска таба чүмәлтәнгә уянды, йокы аралаш гшеэтәмәкче бүлды Ләкин кинәт артган муен тамырына бик каты иген китереп суктылар күзеннән ялкын чаткысы күренде. кулы берни тотмас булды
Кырыйда гына кемнеңдер ах-ух килгән киеренке авазы колагына керде. Бер минуттан барысын кара дөм каплады.
Никитич икенче көнне йөзен кояш кыздырганга уянды. Күзләрен көчкә генә ача алды. Бер мәл үзе белән ни булганын аңларга тырышты, һәм миенә шул китереп сукты. Старательләр самородокны алып качканнар!. Күзенә Петяның башы чалынды, яңагы тоташ канга каткан, үзе гыжлап сулыш ала иде. Ул аны көч-хәл белән исенә китерде.
Алар озак терелделәр. Петяның чигәсенә каты сукканнар, бер күзенә ак төште, колагы начарланып калды. Никитичка да нык эләккән. Сулъяк җилкә сөяге чатнаган иде. Ул озак авырды, барыбер төзәлеп җитмәде. Сул кул гарипләнебрәк калды... Әмма бу яман нәрсәнең бер уңай ягы да килеп чыкты. Сугыш башлангач, мобилизация комиссияләре икесенә дә ак билет бирде. Сугышның беренче айларында ук аларны шул Сара станциясендәге практик-тикшеренү базасына күчерделәр. Күп галимнәр гаиләләрен алып килде. Ачлык хәвефеннән шунда котылып калдылар. Ә кырык биштә—янә Мәскәүдәге нефть-тикшеренү лабораториясендә. Платон Никитичның материаллары тау-тау. Диссертация яз, дип кыстыйлар иде. Шул исәп белән, ул журналга зур материал бирде. Ләкин баш өстендә кара болытлар пәйда булды. Генетикларны тар-мар итеп ташладылар. Кара көннәр башланды.
Платон Никитичның «Нефтяное хозяйство» журналында нефть гене-зисына карата зур гына мәкаләсе басылып чыккан иде. Күпмедер вакыттан шуны тикшерү оештырдылар. Платон Никитич үз артында ниндидер сәламәт булмаган ыгы-зыгы барганын тиресе белән дигәндәй сизеп яши иде. Чөнки, беләсең, тычкан таяк белән йөри торган заман. Иртәгә синең белән ни буласына бернинди ышаныч юк. Эчеңә чумган килеш үз эшеңне эшләп йөрисең. Хезмәттәшең белән бары эш турында гына бер-ике сүз алышасың. Ул синнән шикләнә, син аңардан сагаясың.
Лаборатория галимнәре, препараторлар, ассистентлар җыелган иде. Президиумда институттан берничә туз һәм иң уртада—райком вәкиле. Ул кара зәңгәрсу кительдән, киң. ирләрчә күркәм чырайлы, урта яшьләрдәге кеше. Зур-зур галимнәр аңа килеп, түбәнчелек белән исәнләшәләр, ялагайланалар. Менә аның алдына җыелышта чыгыш ясаячак иптәшләрнең исемлеген куйдылар. Ул. кулына карандаш тотып, укый башлады. Менә бер фамилиягә минус куйды, ә икенчесенә плюс билгесе төшерде. Тәҗрибәдән белә: югары партия вәкиле утырган җыелышта һәр чыгыш ясаучы политик капитал эшләп калырга тырышачак. Кемгә ул капиталны эшләргә бирергә, кемгә бирмәскә аның кулында. Шул гадәткә кергән: кешене иң якын дус галимнәреннән, шәкертләреннән тәнкыйть иттерәләр. Биредә дә шул алымны куллану сизелде.
Платонның дусты саналган галим Н.га сүз бирелде. Бик мөлаем йөзле, киң күкрәкле, текә, биек маңгайлы, бар кыяфәтеннән хәерхаһлык, яхшылык нурланып тора иде. Юк, бу начар сүз әйтә алмас, шул тикле нурлы йөзле адәм авызыннан кара сүзләр чыкмас төсле иде. Ләкин нәрсә ишетә ул:
— Бу мәкалә мине аполитичный булуы, иптәш Сталин диалектикасын фәндә куллана белмәве белән шаккатырды. Без ни күрәбез, иптәшләр? Без шуны күрәбез, галим бөек Сталин тәгълиматын белми, үзләштермәгән. шуңа күрә адым саен сөрлегә. Буржуаз галимнәрнең фикерләрен яклый, җөпли. Буржуазмы, түгелме икәнен аера белми. Буржуазия тарафдары дәрәҗәсенә хәтле түбән тәгәри... «Нефтяное хозяйство» мондый буталчык мәкаләгә урын биреп, идеологик хата ясаган. Мәкалә безнең арада череп таркалган рухлы галим барлыгын күрсәтә, безгә уяу булу кирәклеген искәртә. Бөек Сталин тәгълиматын корал итеп, без мондый аумакай позициялеләрне фаш итәргә, сафларыбызны чиста тотарга тиешбез...
Платон үзенең колакларыңа ышанмыйча тыңлый. Исенә төшерә: ашап-эчеп утырганда бу галим гел башкача сөйли иде биз . Фән өчен
сәясәл һич кирәк I үгел, дип күпме тапкыр тукынганы бар. Хәер, бу галим генәме, барыбыз да үзара шулай сөйләшәбез Ә трибунага менгәч, оөтенләй икенче төрле сайрыйбыз. Тылсымлы нәрсә ул трибуна. Кешене, жанны икегә бүлә торган, икейөзләнергә мәҗбүр игә торган нәрсә, грибунага менү белән адәм баласы эчендә ни барын, ни уйлаганын сөиләми. ә нәрсә таләп ителә—шуны такылдарга ютына Трибуна безнең ике торлс тормыш белән, ягъни «двойная бухгалтерия» белән яшәвебезне ачык күрсәтеп тора. Сәясәт кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне кешелексез иттерә. Фәнгә бернигә сәләтсез ертлачлар, башсызлар үтен керүгә юл ача Сәләтсез галимнәрнең бер-берсен сатуын, бер-бер- сенә дошманлыгын тудыра.
Икенче галим сөйли башлаган икән. Бу яшь. күптән түгел күтәрелгән кеше Бик фәкыйрьлек белән укыды. Аның шундый икәнен сизеп. Платон аны үзләренә еш чакыра һәм ашатып-эчертеп җибәрә иде.
Мин иптәш Никитичны аңламыйм, дип башлады ул бик тирән хәлиткеч фикер әйткән кыяфәттә Монарда ярарга тырышу, ясалмалык нык тышка бәреп тора иде Нефть төрле газларнын зур басым астында, тимер окисьлары кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән Моны бөек рус галиме Менделеев ачкан Никитич, шушы фикер белән килешеп бетмичә, төрле буржуаз тәгълиматларга табына, аларны яклый. Мәсьәләне бутый һәм үзе дә бутала. Чөнки галимнең остазыбыз бөек Сталин тәгълиматлары белән коралланган төпле үлчәве, кыйбласы юк Ул сукыр хәлендә. Сукырларча, буржуаз тәгълимат баткагына барып чума. С гуде- нтларның анын буржуаз фикерләр белән агулауга кадәр барып җитә! Юк. яшьләрне буржуаз рух белән агуларга бирмәбез1
Шулчак реплика яңгырады, алгы рәтләрдән: «Долой, андый галимне!» дигән тавышлар ишетелде. Райком кешесе сүз кыстырды «Иптәшләр дөрес реагировать игәләр!» диде һәм аңа дәррәү кул чаптылар. Райком кешесенең күңеле булганлыгы әллә каян сизелеп гора иде. Анын кәефе килгәнне күрен, президиумдагыларга да җан керен китте.
«Күсәк» кушаматлы бер галим сәләмәсе трибунага менде Хәер, галим дисәң, хәтере калыр дигәндәй, бик сантый, надан адәм иде ул. һәр җыелышта, берәрсен кыйнарга кирәк булса, аны чыгаралар Аның хакында ямьсез сүз йөри: бу бик талантлы бер галим белән дуслашкан, бер бүлмәдә бергә яшәгәннәр, эч серләрен бүлешкәннәр. Бервакыт төнлә килеп, тегене алып киткәннәр, ә бу анын бастырырга әзерләгән фәнни хезмәтен үзенә алган. Чөнки бүлмәдә беркем дә юк бит Шаһитлар юк Тегенең башын бетергәч, бу шул язмаларны үзенеке итеп бастыра һәм диссертация яклый Бу хәл чынга бик охшый, чөнки шул вакыттан бирле аның бер генә мәкалә дә бастырганы булмады. Бу инде кызып сөйли Чөнки аның башка козыре юк.
Партиясез фон була алмый, диде ул һәм гаять яна. мөһим фикер әйткән төстә пятен чөеп куйды. Партиялелек төп инструмент, аннан башка бер ачыш та ясан булмый фәндә
Ньютон партиялелек кулланмаган, күп ачышлар ясаган, дип аваз саллы Плат он Никитич, бу кешегә чиксез ачуы кубып. Ни хикмәттер. үзеннән әхлакый түбәннәр сине тәнкыйтьли башласа, җеннәрең купала пн те һич к.тбу т тиеп бу тмый. »чкә бары \ т ачысы тына ту та
Ә сез бүлдермәгез! дип. җыелышны алып баручы озын карандашы белән графинга суккалап алды Хәсрәт оратор ишетмәмешкә салышты. язганыннан аерылырга курыкты. Тагы берничә галим шактый каты талкыдылар Бу җыелышта аларта очко эшләп калырга кирәк иде
Хәзер Платон Никитич үзен-үзе фаш итеп чыгарга, тәүбә игәргә
тиеш _ _
Мин. иптәшләр, ялгышларымны ганыйм. дип башлады ул.
Партия тәнкыйте минем күзләремне ачты, мин әлетәчә томан эчендә йөзгәнмен Гәнкыйть урынлы, соңга калмаган Ялгыш юлда булуымны менә иптәшләрнең принципиаль тәнкыйтеннән сон гына төшенә
башладым... Барча иптәшләргә рәхмәт әйтәм... — Ул шабыр тиргә бат- ты, маңгаеннан борчак-борчак тир тып-тып итеп кәгазьгә тамганы ишетелә. Бу тир каушаудан да түгел, ә үзенең ялган сөйләвенә оялудан иде. Тизрәк бер адым артка чигенеп, урынына чүмәште.
Райком вәкиле сүз алды. Ул остарып беткән, җелекләргә үтәрлек итеп такылдый. Хәлләрне шундый куркыныч итеп тасвирлый ки, баш өстендә болытлар куера, каракучкыллана сыман тоела. Шул кара болытлар эченнән яшен чаткысы кылычтай ялтырап чыгар да менә-менә хәзер... Гаебе булмаса да, билгеле бер моментта кеше үзен гаепле итеп сизә башлый. Гүя нәкъ аның өстенә ниндидер көч ыжгырып, ярсып килә, шул минутта таптап-изеп китәчәк, һәр тыңлаучыда шундый тоем барлыкка килә. Ирексездән бөрешеп, кечерәеп каласың һәм урындык култыксасына шатырдап ябышасың. «Безнең тирә-ягыбызны дошманнар чолгап алган. Безне үтерергә сагалап, почмакка посып торалар. Җай чыгу белән юк итеп ташлаячаклар...» Сөйли-сөйли шулай куркыныч туа. Кешеләр тынып калган, алар өстендә кара шом канат җилпи, һәрберсенең эченә курку төшкән һәм гипнозлаган кебек иткән... Оратор бик хәтәр яный торган итеп сүзен тәмамлый. Зал сулыш ала башлый.
Җыелыш беткәч, кешеләр ничектер курка-өркә генә таралалар. Эч-ләрендә оялап өлгергән курку аларны юашландырган. Шәхесләрен йөгәнләгән. мин-минлекләрен бетергән. Алар буйсынучан, күндәм, һәр нәрсәгә риза булырга әзер хәлгә килгәннәр. Курку бик көчле нәрсә бит. Адәм баласы белән курку идарә итә, диләр. Кешеләр моны танырга теләмиләр, янәсе, алар куркаклар бистәсеннән түгел. Ә теге яки бу адым ясаганда бар эшне курку яки курыкмау хәл итә.
Платон Никитичка беркем дә иярмәде, әнә шулай кинәт дус-ишләре аны ташладылар Ярар, таныш хәл. Теге елларда халык дошманы дип гаепләнгәннәр янына барырга, кул бирергә ул да шүрләгән иде бит. Менә хәзер үзенә килеп төште. Нинди авыр булуын хәзер генә аңлады.
Ул. яраланган җәнлек үз өненә ашыккандай, авыру сеңелесе өенә таба атлый. Уйлары башында умарта күче кебек гөжли. Кайсынадыр тотынып. ныгытып уйларга, бу хәлне аңларга кирәк иде. Ә ул һаман нәрсәгәдер өмет торгызып маташа. Элеккечә үзен-үзе алдаларга тели, ниндидер өмет калганына үзен ышандырмакчы итә. Шуның аркасында башына күпме тукмак төште. Акыл иңмәсә дә иңми икән. Сәясәт белән бәйләнгән эштә бернинди өметкә урын булмый. Ул кайчы кебек кисә дә ыргыта. Бетте. Бу бит яңа нәрсә түгел. Нинди талантлы галимнәр күз алдында яндылар бит. Әллә кая юкка чыктылар. Син генә бүтәнчәмени?
Тагы шунсы җанны үрти: бу фаш итү җыелышында бер кеше дә практик тормыш өчен файдасы тиярдәй сүз сөйләми. Чынында үзе нәрсә уйлаганын тышка чыгармый. Барысы да өстән төшкән фәрманча гына чыг ыш ясый, ә асылда гел ялган сүз сөйли. Шушындый коллектив төстә алдашу ни өчен кирәк? Аның мәгънәсе ни? Менә мин тәүбә иттем, тәнкыйтьне дөрес дип таныдым. Мин дә чеп-чи ялган сөйләдем. Мин бу фаш итү җыелышын коточкыч гаделсезлек дип карыйм. Тәнкыйть сүзләренең тамчысы да дөрес түгел. Фән мәнфәгатьләре бөтенләй куелмый, читләтеп үтелә. Мин дә, бүтәннәр дә үз башын кайгыртып сөйли.
Күпме кеше бушка, бер файдасызга лыгырдады, энергия сарыф итте. Әллә ничаклы нервы түкте, ә нәтиҗә—нуль. Аек акыл хөкем сөргән бер генә җирдә дә мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Биш пар казанлы электр станциясе бушка янып торсын, имеш. Ә ил буенча күпме шундый җыелышлар уздырыла бит. Әллә ничә турбиналы электр станциясе җилгә эшли дигән сүз! Ничек бездә җитешлек булсын, ничек кешеләргә нормаль тормыш тәэмин ителсен. Кая гына барып төртелмә, кытлыкка килеп бәреләсең. Үзебезне үзебез шундый хәлгә төшерәбез. Нигә һәр эшнең практик ягы һәм нәтиҗәсе уйланмый? Гаҗәп! Тормыш бит практик эштән тора, һәр нәрсәнең үлчәве бары бер генә: файда зарар! һәр кешенең бәясе файдалы яки зарарлы булырга тиеш. Юкса тормыш
алга бармаячак. Кем сон дөньяны алга илтә торган файда — зарар Үлчәвеннән безне мәхрүм игеп, безгә ялган үлчәү китереп такты'’
Икенче көнне Платон Никитичны эшеннән азат итү турында приказ эленгән иде.
Бераз вакыт ни тере, ни үле түгел’ килеш үтте Беркем ярдәм итә алмый иде Ул бер-ике инстанциягә йөреп каралы, бернинди нәтиҗә чыкмады. Батып баручы кеше саламга да тотына, ди. Бх да нәкъ шулай иде
Шулай да Платой Никитичка бер эш тәкъдим иттеләр. Ерак Көньяк Урал даласында институтның практика базасы бар. Сара станциясендә Җәй көне практика үтәргә теләгән студентларны шунда алып баралар Платой сугышка кадәр һәм сугыш вакытында анда күп эшләде. Ул база таркалу хәлендә икән Менә шуны торгызырга, киңәйтергә дигән күрсәтмә бар. Бу инде үзенә күрә сөрген иле. Монысы әле сәдакәсе дип әйтергә була, һәрхәлдә, кулга алыну түгел. . Иртәгә җыенып юлга чыгарга ниятләп, ул көенә-сөенә Старая Вражкадагы фатирына кайтты. Ишеккә килсә, ни күрә ул. тышкы якта аның чемоданы тора Нигә чыгардылар икән, дип, ишекне шакыса, эчтән хуҗа хатынның чәрелдек тавышы ишетелде. «Платон, хәзер үк кач! диде куркулы елаган аваз Ярты сәгать элек кенә сине кулга алырга милиция килде. Кач! Өйгә тентү ясап чыгып киттеләр. Озакламый та!ы киләчәкләр, гизрәк югал! Мине кулга алуларын теләмәсен, шәһәрдән чыгып кит! Өченче көн төнлә Чайкиннар- ны алып киткәннәрен ишеттең бит! Алла хакы өчен 1изрәк ычкын моннан! Югал, юкса безне дә, үзеңне дә харап итәсең. Кирәк-яракларын чемоданда...»
Платон ышанырга да, ышанмаска да белми, әле бая гына, иртәгә приказ алын киiәрсең, диделәр Багана кебек кагып калды Провокация хәзер гадәти хәл Хатынның истерикалы чәрелдәвенә чыдарлык түгел иде. Ничектер үзен Платоннан тизрәк аерасы килгән сыман булды Шайтан, фәнни сотрудник Чайкиннарнын төнлә алынуларын ишеткәч, бик курыктылар алар Хатынның паникага бирелүе нигезсез түгел. Ахрысы. 1изрәк сызарга кирәк
Ул. чемоданын күтәргән килеш, караңгы урам буйдан атлады Кая барырга, нишләргә’ Барып сыенырлык бер ышанычлы зат юк Ул институтта күрде, белде янына килергә, исәнләшергә куркалар Күрмәмешкә салынып үтеп китәләр. Шайтан алгыры, нәрсәгә бу гамаша'’ Сеңлесе дә аны гел телә: тәкәббер хәерче, идеалист, үз фикереңне дәгъвалап маташасың, тиле! Безнең шартларда беркемнең дә үз фикере була алмый, ди.
Нинди макса г белән эшләнә бу тамаша? Фәнне чистарту өченме’ Бу рәвешле чистара алмый ул Баш миендә туган фикерләрне әйтмәскә мәҗбүр игеп бу т.1 Мәҗбүр игү. көчләү юлы белән уйлауны тыю мөм- кинме? Мине җәзалап, фикеремне бетерделәр, ди Ләкин икенче кеше башында ул фикерләр барыбер уяна бит Ә персонально һәр кешене дә җәзалап бетереп буламы? Булыр, булыр, большевиклар эшли алмаган бер эш тә юк
Безнең хөкүмәт әллә нинди чиг гәп килгән подпольный хөкүмәт кебек Барча ипне астан, яшертен эшли Юньле хөкүмәт үз кешеләрен шулай эзәрлекләр идеме’ Юк. әллә нәрсә бу. берни аңлап бу гмый. Хөкүмәтнең үз халкына каршы сугыш алып баруы мөмкин микәнни ’
Чырае качкан Платон Никитич, тәмам өнсез калган килеш, минем бүлмәгә килеп керде Шыпырт тавыш белән хәлен аңлатты Бик курык кан һаман ишеккә башын бора, бармаклары әйбер тота алмый, гере г- пщгер ( ИНв Ю к.1 I (ЫрМВС mp. ж.>н 4.1K1.1 бире юн л.ныик mn МИЦВ капады уч МИН гә үз өстемдә болыт гар куерганын аңа әйт гем Диамаг мәсьәләсендә Моны ул белә иде Без аның белән гнамаг турында күп бәхәсләштек Материя беренчелме, аңмы’ Миңа art беренчел булып
тоела, хәзер дә шулай. Фикеремне үзгәртә алмыйм. Минем аң шулай корылган, ахрысы. Ялганларга күңел бармый. Ә ул чакта диамат укытучысы мине имтиханда өч мәртәбә кире борды. Шулай да мин үземнең фикерне алга сөреп, исбатлап маташтым: «Менә дәфтәр, мин әйтәм, әнә икенче дәфтәр. Алар бер-берсен белмиләр. Аңым булмаса. мин дә дәфтәр турында белмәс идем. Аң булмаса, материя дә булмый...» Укытучы «Аң булмаса да. материя бар. ул—объектив чынбарлык»,— дип тагы исемә төшерә. «Аннан тыш чынбарлык була алмый, үлгән кешегә нинди чынбарлык булсын!?» «Объектив чынбарлык аңнан тыш яши!» Мин: «Юк, аңнан тыш бары алла гына булуы мөмкин?» дидем. Укытучы кинәт кайнап чыкты, өстәлгә китереп сукты: «Вон! Син халык дошманы!» дип кычкырды һәм үзе аудиториядән чыгып китте.
Шул көнне, штат кыскартылды дип. мине эшкә кертмәделәр. Мине анда Платон Никитич урнаштырган иде. Платон Никитич колагыма гына әйтә: «Башта эштән чыгаралар, аннан алалар, әйдә, җыен...» Мин тиз-гиз чемоданымны тутырдым. Никитич тагы пышылдый: «Мин карьерамны сезнең Сара станциясендә эшләп башлаган идем, хәзер тагы шул якка юнәлик, анда качар-посар урыннар күп».
Без. бик шыпырт булырга тырышып, төн уртасында тулай торактан чыгып киттек. Көч-хәл белән Свердловскига билет юнәтеп, транзит поездга утыра алдык.
.. Без Мәскәүдән качып киткәч, үзебезнең Сара станциясенә кайтмадык Анда Никитичны таныйлар иде. Без. тәвәккәлләп, алтмыш чакрым гөньяк-көнчыгышкарак булган Мукаев руднигына бардык Биредә «Нефтеразведка» тресты оешканлыгын ишеткән идек. Никитичның «Нефтяное хозяйство» журналында чыккан мәкаләләрен беләләр икән. Баш геолог ярдәмчесе итеп эшкә алдылар. Миңа да эш табылды. Ике катлы таш бинада тулай торак. Икебезгә бер бүлмә бирделәр. Кайнар су белән җылытыла, гомуми кухнясы бар.
Күп тә үтми, мин унынчыны бергә тәмамлаган кызны очраттым. Зария исемле, райкомда эшли икән. Фронтта булган. Без уртак тел таптык, һәм мин, күп уйлап тормыйча, Зария янына күчтем.
Никитич биредә күңелендә яшеренеп яткан фикерләрен чыгара башлады. Чөнки иркенлек сизде. Нефть генезисы турында ике гөрле караш бар иде. Беренчесе: нефть органик булмаган җисемнәрнең тимер окисы белән реакциягә керүеннән барлыкка килгән, дигән фикер. Моны Менделеев әйтеп калдырган. Рәсми даирәдә шушы фикер канунлашкан. Икенчесе: нефть бары тик органик матдәләрдән килеп чыккан, дигән караш. Бу караш буржуаз һәм марксистик түгел дип санала һәм катгый тыела, эзәрлекләнә иде. Тагы шундый хикмәте бар: органик булмаган теория буенча теләсә кайсы җирдән нефть, газ чыгарга тиеш. Ә органик генезисы буенча исә бары аерым специфик урыннарда гына нефть, газ ятмалары була. Никитичның эзләнү-тикшеренүләре һәм гамәли күрсәткечләре органик генезисны дәлиллиләр. Ул, әнә шул органик ягына авышып, тыелган булса да, шуның белән әвәрә килә башлады.
Трестта ике бригада җир бораулау белән шөгыльләнә. Берсе җирне бары дүрт йөз метрга гына бораулап төшә. Анализлар ала. Аларны «секретлы» диләр. Уран, кобальт, алтын эзлиләр, ди. Геологик картаны Никитич төзеп бирә^ Ул фараз иткән ике җирдә эзләгән нәрсәләрен тапканнар. Никитич бернигә дә дәгъва белдермәде. Әмма шул уңайдан дәртләнеп органик генезисны нигезли торган бик төпле дәлилләр тупланган зур мәкалә язды. Трест начальнигы Шайтанов бик абруйлы, көчле кеше иде. Мәскәүгә главкага барышлый мәкаләне алып китте, һәм аны «Нефтяное хозяйство» журналында бастырып чыгаруга иреште.
Әмма байтак вакыт үткәч, ни күрәбез? Бер килмәсә килми бит. «Правда»да сөлге буе мәкалә. Никитичның язмаларын тар-мар игеп ташлаган Буржуаз теорияне космополит дип атаган. Политик ышанычсызлык тамгасы салган. Бәла өстенә бәла. Никитичка хәерхаһ Шайтанов- 28
ны Бөгелмәгә күчерделәр. Шмарев үзе чакыртып алган, диделәр. Аңлашыла инде. Никитичны кыса башладылар Бу уңышсызлыкны ул аеруча казы кичерде. Кинәттән сизелерлек картайды. Битараф булып ки! ге. Эчендә авыруы булуын да яшерде Врачка күренмәде. Еш кына кан юкерә иде. Бөтенләй чыгарып атмадылар, ана лабораториядә генә эшләргә рөхсә! иттеләр.
Буровой ипләре нәтиҗә бирми иде Өч-дүрт ай газапланып, җирне мең сигез йөз мегрга тишеп төшәләр. Скважинадан су чыга Инде ике ел буе шундый уңышсызлык. Платон Ники1ичнын тау геометриясе алымнары белән исәпләп чыгарган берничә өметле урыны бар иде Шайганов гаиләсен алырга кайгкач. Пикиiич аңа гозерен әйтте. Ул трест башлыгы белән сөйләште һәм эшне хәл итте. Җитәкчеләр Никитич күрсәткән мәйданда борауларга, егерме биш метр төшкән саен забойдан токым үрнәкләре алып барырга килештеләр. Бу трест өчен дә кабат бәхет сынап карау иде.
Бораулый башладылар. Өч смена эшли У|ыздан артык кеше. Токым үрнәкләрен корзингә тутырабыз, буровой атына салып өйгә ташыйбыз. Көне-төне токымнарны беренче эшкәртү эше белән мәшгульбез авырлык таблицасы аша уздыру, коэфипиешларны билгеләү, микроскопик үзенчәлеген, электр үткәрүчәнлеген. башка параметрларын билгелибез Барча мәгълүматлар аста нефть бар.тыг ына ишарәли. Шуңа без ниндидер пионерларча күтәренкелек белән эшлибез, йөрәкләр ашкынып тибә.
Ләкин, хәерченең итәгенә ипи куйсаң, аны карга алып китә. ди. Бораулау бригадиры итеп икенче кешене куйдылар Бу Таргакиев дигән бик тупас адәм булып чыкты. Без яна юкым кыйпы.ныклары алырга килгәч:
Юк. юкым алып булмый, бет гс! диде, бик кырт кисеп.
Ники1ич га, мин дә берни аңлый алмыйбыз, әсәрешкән күзләр белән тик текәлеп торабыз.
Шаяртмыйм, чынын әйтәм. нигә шаккаттыгыз? Ул чак сизелерлек зәһәр елмайды Токым бүтән булмаячак!
Ни сәбәптән?
Токым алып вакыт уздыру планда каралмаган
Туктале, сез нидер бутыйсыз кебек. Шайганов биг
Шай(ановның биредә бернинди катнашы юк' диде Таргакиев. безне гүбәнәйтә һәм жәлли юрган гөегә.
Шалишь. Шайганов әйтге, главка аша планга керттердем. диде
Шайгановка ышансаң. . Бернинди главка да, план да юк. Просто Бозылыкга гостиницада бергә эчеп янганнар. Аша буе. ШаГпанов бай. Безнең контор директоры Калинковны сыйла! ан ла сыйлаган Сүз арасында теләген белдергәндер. Исерек баштан Калинков вәгъдә иткән Исереккә диңгез тубыктан.
Юк. карале, ничек була соң бу? Шайганов безне алдаганмыни?
Шайганов бик гайрәтле аваппорист, ул алланың үзен гөп бантына утырта, диде Таргакиев безнең беркатлылыктан көлгән тавыш белән
Никитич авызын ачкан килеш гаш булып катты, мин дә шундый халәт гә идем
Бу мөмкин түгел, шаяртмагыз, иптәш Тар!акиев. дип куштым мин. үземне кулга алып.
Ләкин Таргакиев гаш кыядай нык торды
Бет монда үзебезнең план буенча борауларга килдек Шайiановның бер кашашы да юк. Шушы тирәләрдә берничә разведка скважинасы бораулаячакбыз Кышка бәген контора бирегә күчә
Ул, безнең белән эшне бетергән кыяфәт гә. үзенең кәгазьләренә йотылды. Без. дип. жә. пш әйтерлек, каршы килерлек, сүз көрәштерерлек хәлдә түгел идек инде Тартакиев әйткән хәбәрләр безнең баш миләренә бик каты сукты Шул килеш без. ишек гәбендә бераз таптанып тордык га. чыгын кит тек
Платон Никитич конторга Калинков янына барып кайтырга мәҗбүр булды. Ул әйткән: «Мин Тартакиевтан үтендем, ул токым алып бирергә вәгъдә итте»,— дигән. Никитич: «Калинков эчкәнгә, нигә мин чиләним, дип әйтә Тартакиев».— дигәч, теге бик каты ачуланган, пыр тузган. «Эттән алам мин аны!» — дип янаган. Шайтанов белән иптәшләрчә сөйләшкән идек, юк, план хакында берни белмим, дип әйткән. Шушы көннәрдә буровойга үзем барам, дигән...
Шулай тынычландырып җибәргән. Ләкин күпме көтсәк тә. Калинков күренмәде. Тартакиев исә һаман үзенекен тукыды. Кем безне алдый, һич белерлек түгел. Ни өчен шулай итәләр, анысы да аңлашылмый
Никитич бик каты борчуга калды. Нишләргә? Сихерләнгән түгәрәккә килеп эләккән шикелле. Бу буталчыклыктан чыгу юлы күренми Йөрәкләр әрни. Хәзер иң кирәкле һәм төрле көтелмәгән рудаларга бай катламны бораулыйлар. Чыдап булмады. Тартакиевның кайтып киткәнен чамаладым да мостик астына скважина тамагына үрмәләп кердем һәм измә белән чыккан токым ярчыкларын җыйдым. Ул көнне измә бик сыек иде. Токымнар рафинад шикелле эреләр, тикшерергә ярарлыклар булды.
Без шуларны өйрәндек, тикшердек. Ләкин күңел үртәлеп ярсый: ни өчен безне Шайтанов алдады икән, дип, һаман ачуланабыз, тынычлана алмыйбыз. Ни өчен Тартакиев безне санга сукмый? Аның өчен моның ни файдасы бар? Безгә каршы төшү аның шәхси интересы була алмый? Димәк... Юк. шәхси файдасыз булмый. Скважинаны тизрәк бораулап бетерү һәм премия алу — шәхси файда түгелмени?
Без өч көн саен буровойга киләбез. Әмма бушка гына. Тартакиев безне штык белән каршы ала.
- Хөрәсәннәр, тагы комачауларга килдегезме? — ди-ди. ачы, мыскыллы сүзләр белән каршылый. Культбудка баскычында тәмәке тартып утыра. Соры кепкасы кырыеннан сары чәчләре тузгып чыккан.
Нигә син безгә үчләнәсең әле. ә? — Никитич ипле генә, тегенең йон ягына сыпырган тавыш белән, килешергә теләп сөйләнә. Эшне шаяруга бормакчы итә:—Безнең гаебебез юк. Синең кебек үк эш башкаручылар. Ләкин син безгә эшләргә бирмисең, шуның белән илгә зыян кигерәсең...
һи-и, зыян, имеш,— дип мыскыллавын йөзенә чыгара ул. Чын зыян — менә бу скважина. Чөнки монда нефть юк. Миллион сум җилгә. Нефтьнең исе дә булмаячак!
— Яла, яла! — дип, кинәт кайнап чыга Никитич.— Биредән нефть чыгачак!
— Китап корты! Син ни беләсең! һи-и!—Тартакиев тагы да түбәнсетә торган тавыш белән әйтә. — Уйлап чыгарган идеяң сине утырткан. Нефть миграциясенең юлы биредән түгел, төньякганрак уза. Гөмбә баш!
— Нефть юк дисең, алайса нигә бурить итәсең?- Никитич бераз тынычлана башлады, тавышы тигезләнде.
Нигәме? Менә синең кебек тизәк башлар кушканга күрә!
— Ни өчен биредә нефть булмаска тиеш?
— Тизәк баш. берни аера алмыйсың, ә? Хәзер чын урынына ялган йөри..—Ул, ачу белән тәмәкесен җиргә ташлап, аны табаны белән басып сүндерде дә, кулын өметсез селтәде. Бар нәрсәдән бизгән, өметен өзгән кайгылы кыяфәткә кереп, буровойга таба атлады.
Без озак бер-беребезгә сүз куша алмыйча кайттык. Бу зобани Тартакиев нигә безгә шулай каршы төшә, нигә биредә нефть юк. дип тукына? Моның артында ни ята? Тартакиевны кемдер безгә каршы котыртып тора кебек тоела иде.
Ике ай дигәндә бораулаучылар тиешле горизонтка төшеп җиттеләр.. Скважина гамагында берничә нефтьче басып тора. Без дә шунда. Әллә каян Тартакиев пәйда булды. Ул — көндәгечә түгел, кызу хәрәкәтле, тавышлы иде. салганлыгы сизелеп тора. Менә скважинадан пар сыман исле нәрсә күтәрелде, аннары саргылт су голт-голт килергә тотынды.
һәрберебез учларына су алды, иснәде, учын-учка ышкыды. Суда майнын әсәрмә ге дә сизелми иде.
Тизәк баш, мин сиңа ни әйттем. Шарлатан! — дип. Тартакиев учларын бер-бсрсснә ышкып торган Никитич янына килде. Йөзендә ачу. мыскыллау иде. Фәлән-мать. кая нефть, ә? Кая. тап! — Ул. капылт килеп, куш учына пычрак суны алды да Никигичнын чыраена чәпәде.
— Нишлисең син. сволочь! дип акырып куйдым мин. Тартакиевны ярсытырга шул җитте. Никитичка тибеп җибәрде, миңа килә башлаган иде. кулымдагы чиләк белән селтәндем. Ул чигенде.
Никитич, битен-күзен сөртә-сөртә. китеп бара Мин ана барып тотындым. Барысы да бетте! Нинди коточкыч алдану! Җәһәннәм упкынына тәгәрәү! Никитич аяк атлавын тоймый, күзе күрми кебек иде Без лабораториягә кайтып аудык Сөйләшеп булмый иде Никитичның йөзе үлек төсендә. Үзе ах-ух килеп авыр сулый
Зария мине алырга керде. Утынга барырга машина тапкан икән. Китү уңайсыз булса да. мәҗбүр идем.
Кайтуга йөрәк, нидер сизенгәндәй, лабораториягә этәрде. Нәрсә бу? һич күзләремә ышанмыйм Никитич идәндә аунап ята. ирен кырыйларыннан кызыл кан сызыгы агып төшкән Пульсенә ябыштым, анда бернинди өн юк иде. Өстәлдә пробирка Тукта, ниндидер сыеклык Иснәп карыйм, цианистый калий Нишләргә белми, дер-дер басып торам Никитичның аксыл йөзендә, күз чокырларында эчке елмаюга охшаш ниндидер чалым бар Гүя. барысы да шулай тәмамлануга ул канәгать кебек иде.
Озакламый Зарияне Уфага күчерделәр Минем өчен дә әйбәт булды Институтны читтән торып тәмамладым
Бераз вакыг ган тагы Зариягә тагылып. Бөгелмәгә килеп урнаштым Уфадан туган җирләргә бер кайткан чакта теге скважина белән кызыксындым. Нефть биреп ята иде Шунда теге хәлне Тартакиевнең юри оештырган булуын, коточкыч мәкерен аңладым.
Никитичның да бәхете булмаган икән дип нәтиҗә ясады Андрей Казан.
VI
ртән вахталарны озатып бетергәч. Тугаев, эш кәгазьләрен алып. И үзенең качын эшли торган почмагына барып утыра. Бу аулаграк
җирдә, техничкалар бүлмәсе. Шуның бер ягын шкафлар белән бүлеп алган. Өстәл, урындык куелган. Биредә телефон юк. шунысы шәп Бу почмакны җыештыручы һәм бухгалгердан башка беркем белми Үзе тыныч, рәхәтләнеп эшкә чумасың Аны биредә беркем бүлдерми Әмма бүген бераз башкачарак булды. Җыештыручы хатын декретка кигә икән Үз урынына калырга кеше алып килгән Юашлыгы йөзенә чыккан авыл хатыны. Бер сүз русча белми, ди Тугаев, җитәкче кеше татарча сөйләшергә тиеш түгел, дип саный Этикага туры килми, русны хөрмәт итмәү була, янәсе Ул хатынга сорауны да урысча бирде Декретка китә торганы тәрҗемә итте Авыл хатыны сөйләде ирем эчә торган булып ЧЫКТЫ, диде, исереп кайта да кулын озайта Берсендә чыдамадым әйберләремне төйнән алдым да качып кит тем Әтиләргә кайтырга гарьләндем, шулай шәһәргә килдем
Бала-чагагыз булмадымыни?
Өч яшьлек балам анда калды. Мин баламны барыбер ул исеректән урлап алып китәчәкмен Сыеныр почмагым гына булсын Хатын качырып кына башын артка борып, күз яшьләрен сөртеп алды Тугаен, кешеләрне жәлләп бик күп мәртәбәләр төп башына утырганын өнытмаса да. кырыслыгын киметте, гаризасына «Принять на работу, предоставить комнату в бараке!» дин резолюция салды Хатыннар, яктырып, тиз-тиз
чыгып киттеләр. Тугаев башында: берәр кешене жәлләп хәленә керсәң, үзенә бәла генә була, күпме сынаганым бар. дигән уйлар чагылып китте. Эш кәгазьләрен алдына салгач, барысы онытылды, шуларга чумды. Ләкин бераздан кадрлар бүлеге мөдире Харлампиева килеп керде. Ул, яше белән кан көрәшеп, киенеп-ясанып йөрүчән хатын. Кулында теге гариза иде.
— Баракта бүлмә юк бит. Алмаз Борисович! — диде ул кызылга буялган калын иреннәрен бөгә-бөгә.
— Резервтагыны бирергә туры килә,— дип ипле, йомшак кына әйтте директор.
Ай-йай. өстегезгә күп аласыз. Горкомнан кеше җибәрсәләр, кая куярбыз, ни дип әйтербез?
— Мина сылтарсыз, барыгыз да чиста булып калырга теләгәч...— Тугаев маңгай астыннан гына аңа карады. Харлампиева конторның барометры иде. Аның сиңа карата мөгамәләсеннән өстәгеләрнең синең хакта ничек уйлауларын чамаларга була. Соңгы вакытларда Харлампиева Тугаевның кайбер хәрәкәт-эшләренә каршы килгәли башлады. Димәк, өстә мина карата «һава үзгәргән». Моны икеләнми әйтергә мөмкин. Узган ел Тугаевны горкомга алалар дигән сүз йөргәндә, ничек кенә бөтерелмәде аның тирәсендә! Тугаев уңайсызланып кала иде. Ә менә моннан берничә ай элек кинәт мөнәсәбәте үзгәрде. Утлы ялкыннан карлы бозга әйләнде. Тугаевның эш кәгазьләренә салган резолюцияләрен кире кага, аны либерализмда гаепләргә генә тора.
Харлампиева бөтен кыяфәте белән ризасызлыгын белдереп чыгып киткәч. Тугаев бераз пошаманга төшеп уйланды. Нәрсә булды икән тагы? Шайтан алгыры, гел нәрсәдәндер шүрләп торырга туры килә. Хәер, төкерергә, вак-төяккә дикъкать итмәскә кирәк. Менә бүген горкомга барасы бар. шунда нәрсә булса да беленер. Горкомны ярата ул. Аның биек ишекләрен ачып кергәндә, коридорларыннан атлаганда үзеңне үсеп киткән кебек тоясын. Тәнгә, мускулларга ниндидер дәрт тула, хыяллар канатланып китә. Бигрәк тә хатыны аңа еш тукый: синең урының горком- да, эшчеләр белән тарткалаша торган җирдә түгел, ди-ди, ымсындыргыч оеткы салып тора. Шуның тәэсирендә ул үзе дә: «Әллә мин горкомда эшләмәслекме?» — дип хыялга чумып ала. Чөнки начальниклар белән эшчеләр — ягъни чүкеч белән сандал арасында эшләү бик авыр. Ританың бар хыялы—Тугаевны горкомда итеп күрү. Чөнки аның барча туганнары Әлмәттә. Бөгелмәдә кайсы — горкомда. кайсы — горсоветта, кайсы берләшмәдә дәрәҗәле урын билиләр. Үз ирен дә Рита бары дәрәҗәле итеп кенә күрергә тели. Аның төп максаты Тугаевны югарыга омтыл- дыру гына. Тугаев, табигате белән бик үк тсләмәсә дә. хатынының күңелен кайтармас өчен тырыша. Дәрәҗәгә омтылу дәрте аның үзенә дә керде, эчке этәреш бирә торган яшерен көч булып төйнәлде шикелле.
Адәм балалары нәфселе. бер-берсеннән көнләшеп шашына.
Киңәшмәдән Тугаевның эченә пошаман төшеп кайтты Горкомның бүлек мөдире аның белән салкын исәнләште, битараф сөйләште. Карашын читкә ала. күзләр очрашуыннан кача сыман иде. «Бу ни хикмәт, нәрсә булды тагы?» — дигән хафалы уй Тугаевның миен чәнчеп үтте. Мөдир әле кайчан гына очрашкан саен әйтә иде: Тугаев, сине горкомга алабыз, промышленность бүлегебез йомшак, тарта алмый, энергичный иптәш кирәк, дип әйтә, өметләндерә иде. Тугаев аңа ышана, эченнән генә сөенә иде. Кара, күрә беләләр, таный беләләр эшчән кешене, дип үзенчә горурлана иде. Болай горурлануы нигезсез түгел. Таркау, һаман артта өстерәлә торган бораулау конторасындагы эшләрне рәткә салуга иреште. Бригадалардагы кадрлар тотрыклыланды, летуннар әзәйде. Тәртип ныгый төште Иң мөһиме: планны үтәүгә ирешәләр, һәрбер нәрсә бер- берсенә ялганган бит. План үтәлгәч, эшчеләргә премияләр була башлады Бу нәрсәдә Тугаевның хезмәте күп булды. Ул. күн көч салып, борауларга перспективасы зур була торган участоклар алуга иреште.
Геология трестында бер иптәше бар иде. Бөгелмәдә хатыны белән аерылышып, яна шәһәргә — Акташка күчте. Еш очрашалар, очрашкан саен иптәш бүтәннәр өчен сер булган нәрсәләрне Тугаевка өйрәтә иде Шуның өстенә, местком, партком, бер булып, эчүчелеккә каршы көрәшне катгый куйдылар Вахта алдыннан врач тикшерүе үткәрелә. Әз генә шик булдымы, эшче буровойга кертелми. Прогул языла. Социалистик ярышны бик нык тәгаенләштерергә кирәк булды. Ярыш бик формаль нәрсәләргә корылган, нәтиҗәсен билгеләү дә үтә беркатлы, эшчеләрне кызыксындырырлык түгел иде. Тагы бик күп чаралар. Шулардан һәм бүтән хәлләрдән чыгып. Тугаев үзен эшне оештыра һәм кирәкле дәрәҗәдә алып барырга сәләтле игеп танытты. Аның эшен Берләшмә таный, горком да әйбәт бәяли иде. Тугаевның бораулау конторасы алдынгылар исәбендә йөри һәм алдынгылык даимилеге белән Тугаевның да абруен күтәрә иде Шул хәлләрне исәпкә алып, ул горком мөдиренең, очрашкан саен, сине горкомга алабыз, дигән сүзләрен хаклы һәм нигезле дип санады, һәм шуңа күрә мөдирнең өметләндерүләрен чынга алды. Ул башта горкомда бик күп буш сүз. ялган сөйләргә 1уры килер, моны минем хаклык белән программаланган табигатем күгәрә алмас, дигән фикердә торды. Анда күтәрсәләр, озак та үтми сөртенермен, ычкынганымны сизми дә калырмын, ди-ди. Ританың кысуына каршы төшә иде. Ләкин тормыш хәлләре үзгәрә Шуна карап, кешедәге фикерләр-уйлар да үзгәрә. Тора-бара аның элеккеге теләр-теләмәс настрое- ниесе үз көченә ышану, горкомда эшләргә хаклы булуына инану белән алышынды, һәркем ниндидер дәрәҗәгә ирешү теләге белән яши бит
Ә мөдирнең бүген аңардан йөз качыруы Тугаевны тәмам аптырашта калдырды. Горкомга барганда ул һаман кичә мөдирнең кәефе булмагандыр, бүген яктырып сөйләшер, дип өметләнә һәм көн саен канатлы өметенең бер канаты сынып кайта. Нидән бу кискен үзгәреш'’ Нинди гаебем бар икән? һәм ул күңеленнән элеккеге һәм хәзерге гөнаһларын санап карый. Аның өстеннән горкомга берничә анонимка яздылар Тик берсе дә йөз процентка расланмады. Әлбәттә, кайбер вак-төяк кимчелекләр дөрес күрсәтелгән иде. Кимчелекләрсез бер генә гамәл дә бармый Бүген бар ул кимчелекләр, иртәгә-берсекөнгә аның кайберләре бетерелә. Эштәге вак-төяк кимчелекләрдән һич гә арыныйм димә Алар гомерлек диярлек. Кеше ихтыярыннан тормыйлар Безнең системадан киләләр. Каршы көрәшеп булмый, үзгәртергә ярамый
Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, теология хезмәте күрсәтмәләрен бора-улаучылар кулланмыйлар, шуңа авариягә дучар булалар дип. нигезләп, теге бәлане бөтенләй үзләре өстеннән төшергән язуны Байкин берләшмәгә җибәргән. Тугаев шул дәгъвага аңлатма-җавап язлы Ул үзенең бораулаучыларын яклады. Авария геология хезмәтенең халтура булуы аркасында килеп чыгуын исбат итте. Бораулаучыларның гаебе юк. чөнки алар геологик сукыр рәвештә җир астына керергә мәҗбүрләр
Шул нигездә ике ведомство арасында конфликт чыкты Авариягә бүтән каршылыклар да өстәлде. Тугаев таләбе буенча берләшмә башлыгы геология бүлегенә бик каты рекламация язып җибәрде Бер нөсхәсен парткомнарына адреслады Үз нәүбәтләрендә геологлар да авыз йомып калмадылар. Бораулау конгорын гаепләп язган кәгазьне горкомга юллаганнар.
Бүген горкомның промышленность бүлеге мөдире дошманлашучы якларның икесен бергә чакырткан иле Ягъни, «очная ставка»га. Кыяфәтеннән күренә, бу эшне ул бик әһәмиятле итеп саный һәм үзен шундый катлаулы эшләрне башкарыр! а сәләтле полководец игеп гоя сыман иде Ул зур ике тумбалы өстәл артында утыра, алдында ачылып куелган папкалар Гаеплеләрне «Т» хәрефе формасындагы өстәлгә кара- каршы утырт ты. Байкиш а бу хәл бер дә ошамады, нишләп ул безгә шул тикле малайсытып карый, дигән уй килде аңа Тугаев исә тыштан берни белгертмәде, гаепле елмайган төстә. үзен сабыр булырга тчтән күндереп утыра
— Ну, футбол матчын башлыйбызмы? — диде мөдир, тапкыр сүз таба алуына масайган төстәрәк.— Кем беренче булып тупны капкага суга, ә?
Мөдир, өстәгеләргә охшарга тырышып, халыкчан, гади булып күренергә ярата иде. Гомумән, горкомдагы мөдирләр Беренче өлгесенә бик нык иярәләр. Кием-салымны әйткән дә юк, сөйләшү рәвешенә кадәр охшарга азапланалар иде.
Болар, сүз берләшкәндәй, авызларына су кабып утыралар. Шикаять язганнарына эчтән генә үкенәләр шикелле. «Нигә дәшмиләр, бу нинди санламау?» — дип уйлый мөдир һәм матур йөзенә эчтән ачуы килә башлау билгеләре чыга. Байкин түзми, телгә килә:
—Кәгазьләрдә әйтеләсе әйтелгән бит.. Аңа мөдирнең үзен зурга куеп, боларны түбәнсетә торган кыяфәте ошамый иде. Шуңа сүзен каты гына итеп әйтте. Шуннан мөдирнең каты күзләре Тугаевка кадалды. Тугаев аның үз кул астындагы кеше, шуңа тәкәллеф саклап тормый, дорфа гына эндәшә:
— Нигә син тәнкыйтьне кабул итәргә теләмисең, ә? Кәперәясең? — Мөдир русча сүзләрне дөрес әйтергә азапланып сөйли. Сүз^азакларын ялгыш бетерсә дә, үзенең хаклы булуын бик нык тоя. Горком бервакытта да хаксыз була алмый, дигән караш мөдиргә дә. әле бу үзара карулашучыларга да сеңгән.— Борын чөясең? — Мөдирнең соңгы сүзләре Тугаев- ның авырткан җиренә тиде, эчтән каршы тору дулкыны күтәрелде, ләкин ул үзен тыйды. Чөнки барча эшләр мөдирдән тора, теге яки бу хакта аның бер сүзе хәлиткеч була. Бер ымы белән язмышыңны теге яки бу якка авыштыра ала ул.
— Син шулай тел-теш тидермәслекмени? Ә? диде мөдир кинаяле тавыш белән. Тугаев тыныч булырга тырышып, сабыр гына әйтте:
— Геологлар хаклы түгел! Ул мөдирнең йөзенә карады, ачуын күбәйтмәдем микән, дип курка иде. һәр әйткәнгә буйсынучан, бераз гына куштанланасы иткән кыяфәт белән башын алга таба игәләп-игәләп алды. Мөдир белән араны суындырасы килми иде. «Геологлар хаклы түгел!» дигәнгә Байкин тыныч карады. Хикмәт бит инструментлар җитмәүдә, запчастьлар булмауда. Мөдир шул мәсьәләгә конкрет якын килми, чөнки үз өстенә җаваплылык алырга теләмәгәнлеге сизелә иде. Мөдирнең юк эшне бар итүчән кеше икәнен, бернәрсәне йә теге, йә бу якка хәл итмәвен аңлап алгач, үз ягын якларга, исбатларга гайрәте кайтты. Мөдир өчен эшне җайга салу, нәрсә беләндер ярдәм итү түгел, ә гаеплене табып, җәза бирү мөһим кебек иде.
— Юк. геологлар хаклы! - дип, мөдир өстәл өстендәге папкага учы белән шап итеп сугып алды. Ачуы килүдән борын яфраклары дерелдәп куйды, керфекләре керпе энәләре шикелле тырпайдылар Тугаевны талкырга күптән җыенган булган, ахрысы. Менә хәзер шуңа бик нигезле сәбәп чыкты. —Тәнкыйтьне өнәмәвеңне без элек тә белә идек, дип чынлап ачуланырга тотынды ул,—Квартал планың өзелү алдында тора. Шуның нәтиҗәсе бу. Эшчеләр арасында политик-масса эшләре алып барылмый. Парторг, понимаете ли, сыер тизәге, синең кубызга бии. Бер местком Холодец дөрес линия алып бара. Эштә конкрет политик җитәкчелек сизелмәү аркасында чатаклыклар килеп чыга. Контор директоры партия йогынтысын инкарь итеп, үз авторитетын өстен куярга омтыла. Кыш көне район газетасы директорны күккә күтәреп язды Анда директор үзен «геройчик» итеп күрсәтүгә кадәр барып җитә, понимав* тели...
Мөдир Тугаевның шәхесенә кагылып алды, хәтер калдырырлык сүзләр әйтте Билгеле, горком һәрчак хаклы. Гел хаксыз булган чакта да ул хаклы санала. Ә бит мөдир теге газетадагы зарисовка турында бик нахак сүзләр сөйли Ул мәкаләгә Тугаевның катнашы юк Редакция кешесе үзе инша кылып бастырган аны. Дөрес, конторга килеп сөйләшеп утырган иде утыруын...
Мөдир аның өстенә күпме нахаклар яудырса да. Тугаев дәшми генә оуена сеңдереп угыра иде һаман да бер сүз мөдирнең ачуын китерүдән курку. Бәлки, гора-бара Тугаевка карата анын мөнәсәбәте үзгәрер? Ниндидер өмег үз хакын хаклаудан тыя аны. Сәяси климат алмашыныр һәм •угаевны горком! а алырлар. Шуңа күрә барча талкуларга түзәргә кирәк. Иелгән башны кылыч кисми. Әйдә, мөдир аны пычракка салып таптасын. әйдә, ул җиңсен, кинәнсен Җүләр. җиңдем, дияр, акыллы, юл бирдем, дип әйтер, ди.
Мөдир. Тугаевны шактый талкыгач, ачулы тонын йомшарта төшеп әйтте.
Ярый. бар. эшлә! Болай борын чөймә, кара аны'
Тугаев белән Байкин горкомнан бергә чыктылар. Гаепле кешеләр төсле, бер-берсеннән карашларын яшерәләр иде. Алар Фрунзе проспекты буйлап гүбән габа атлыйлар Проспект гаҗәп матур. Киң полосага каен, юкә. тирәк агачлары утыртылган Алар бик шәп. куе булып үсеп киткәннәр. Чын урман диярсең
Нишләп ул сиңа бик кадала? дип аваз саллы Байкин. Ул. минем аркада Тугаевка эләкте, дигән нәтиҗә чыгарып, хәзер үкенеп бара иде Тугаев аның сүзләренә җилкәләрен генә селкетеп җавап бирде. Банкинга ачуы килгәнлеге шул җилкә селкетүләрендә нык кына сизелеп китте
Әгәр болай булырын белгән булсам. . дип Байкин тагы сүз бантлаган иде. Тугаев кулын кырт селтәп
Ташла! диде һәм аны күрергә теләмәгән кебек бара башлады. Аның чырае эчке уйларга бирелүдән чытылган, сөмсере коелган, битендә җыерчыклар күбәйгән иле.
Проспект беткән җирдә юллар аерыла иде, туктадылар, бер-береңә нидер әйтергә кирәк бит, әмма горурлыклары тота, дәшмиләр Байкин тагы горурлыгын ертып чыкты.
Сиңа анда ниндидер тенденциоз караш бар шикелле, дип. Тугаевка күтәрелеп карады
Ничек тенденция? Тугаев кинәт уянып киткәндәй күзләрен зур ачып, юлдашына төбәлде. Эчтән ул нәкъ шул хакта баш ваткан һәм Байкин нәкъ өстенә баскан иде. Әмма Тугаев кинәт үзен кулга алгандай итте, сагайды, тегенең ихласлыгына ышанасы килмәде.
Юк. юк. ул болай гына, тәнкыйть итми ярамый бит инде. Урыны шундый . Тугаев бу хакта сүз озайтырга теләми кебек иде. Мөдир турында начар фикер ычкындырудан сагая.
Мөдирне элек бераз белә идем. кара, хәзер ничек үзгәргән. ә? Танырлык гүгел кешене! Әйе. номенклатурага эләктеме, кеше йөз сиксән градуска үзт әрә Шулай г иештер, ахрысы Өстәгеләр белән түбәндә торучылар арасы шактый зур шул.
Йә. йә. мине провоцировать итмә! диде Тугаев ачу белән һәм саубуллашмыйча да китеп барды
Эш сәгате чыкмаган иде әле. ул Н-поселокка юнәлде Конгорлары шунда Аны көтеп утыралар икән. Местком Холодец фатир исемлеген тагы карарга, чирашы тәгаенләүне куйган Кәеф начарлыгын белгертергә, ипкә күчерер! ә һич ярамый, бу намуссызлык булыр иде Шуңа Тугаев ясалма елмаеп, йөзенә юрамалый дәрт чьи арып, у |ырышка керде Директор үзенең кул астындагыларга һәрчак әйбәт настроеннеле булырга гиеш. Җанында мыраулый-мыраулый күцелсезлекләр тырмашса да. белгертергә ярамый Юкса, башкарыла торган эшкә тәэсир игүе мөмкин
Холодец үз эшен җиренә җиткереп, яратып эшли Ул хезмәттән, тормышiai< 1әм габа. фатирга мохтаҗлар исемлеген гадел игеп төзегән, һәрхәлдә. Тугаев исемлектә нинди дә булса исәпкә азмый калган кеше күрмәде Бу нәрсә шулай килешен!әч. тагы да четерекле мәсьәләгә күчелде Хикмәт шунда, конторга бер фатир бүленгән, шуны кемгә бирүне хәл игәргә кирәк Ике кандидатура бар. диде Холодец, ягымлы йөзе белән киңәштәшләренең әле берсенә, әле икенчесенә күз ташлап
алып. Аның бу хәрәкәтендә ниндидер икеләнүгә охшаш нәрсә чагылып китте. Моны бүтәннәр абайламады, әмма. Холодецны бераз өйрәнгән кеше буларак. Тугаев чамалады. Әллә астан гына берәр нәрсә маташтырырга уйлыймы? Холодец матур сөйли белә, теле белән үзенә карата. Хәер, кыяфәте дә аның бик мәһабәт: ирләрчә киң маңгайлы, калын кашлы, төз. калын борынлы, киң иякле. Үзе ак күлмәктән, кара галстуктан. Ләкин шушы чибәр кешенең тешкә тия торган бер ягы бар: ул һәркемгә ялагайлана. Үзеннән өстә торганнарга ләббәйкә булып, сагыз кебек сылана иде. Тугаев башта ук аның шул ягын өнәмәде. Ул аңа бик ялагайланды, тик Тугаев һич әһәмият итмәде. Күрмәмешкә салышты. Мин андый нәрсәгә чиертмим бит, дигән мәгънәдә ишарәләде. Холодец җәнлектәй бик сизгер иде. тиз аңлады. Тугаевка сиздереп куштанланмый башлады. Әмма Холодециың ертлач, ялагай булуының конторга файдасы да тигәли иде. Ул бүтәннәр таба алмаган нәрсәләрне җир астыннан айкап чыгара. Мәсәлән, дефицит путевкаларны ничектер астан кулга төшерә. Тик ул дефицитларны дәрәжәлеләргә бирү ягын карый. Горком- да, Холодецны дөрес линия алып бара дип, Тугаевка үрнәк итеп куйдылар. Аны мактаган бүлек мөдиренә дә Холодец Сочига путевка юнәтеп бирмәдеме икән? Булмас димә...
Холодец ике кандидатураның да мәгълүматларын әйтте. Кирамов - өч баласы, хатыны белән — баракта бер бүлмәдә яши. Бүлмә пар белән җылытыла. Буровой эшчесе. Эшендә мактыйлар, алтын куллы, диләр. Ләкин шул уңай сыйфатларын бетереп ташлый торган кимчелеге бар: ул эчкәли. Быел гына айныткычтан ике тапкыр язу килде. Ике тапкыр местком утырышында тикшерелде. Эчмим, дип сүз бирде, сүзе тукран тәүбәсе булып чыкты. Менә үз бәхетенә үзе аяк чала. Нишләтәсең аны? Мин йөрәгем белән аңа квартир бирү ягында, әмма аңым әйтә: мөмкин түгел, ярамый, ди. Квартира бирсәк, эчкән өчен бүләкләү була Аны шулай исемләячәкләр. Эчүчелек белән көрәшмисез, дип, болай да колак итен ашап бетерделәр. Юк. «Чаян»га эләгү безгә килешмәс. Безнең намус чиста, кеше үзе бәхетле буласы килми икән, нигә ана көчләп бәхет бирергә? Юк. әхлакый яктан да дөрес түгел.
Аның сүзе беткәч, бераз тын булып алды. Әңгәмәгә парторг кушылды. Ул тулысы белән Холодец фикерләрен җөпләде. Соңгы вакытларда ул гел шулай эшли иде. Җилнең кай яктан искәнен борыны яхшы сизә, ахрысы. Тугаевның директор буларак абруе кими барганны чамаларга өлгергән. Горкомда кем «котироваться» ителгәнен, кемнең ителмәгәнен шәйли бит ул. Тагы икенче срокка партком булып калырга тели ул һәм шуңа күрә ис тоя торган борынын бик сизгер тота. Эштә күбрәк Холодец белән киңәш-табыш итүчән булып китте. Элек, Тугаевны горкомга алалар икән, дигән сүзләр йөргәндә аның янында ничек бөтерелә иде. Бер алдына, бер артына төшә иде
Беркетмә язучы бухгалтер хатын Холодец сүзеннән чыга торган түгел Фатир Кирамовка тәтеми, ычкына бит, дип борчылды Тугаев. Холодец тагы Кирамов өстенә кара күләгәләр өя башлаган иде. ул аны кискен генә бүлдерде һәм тегенең әйбәт якларын тезәргә кереште.
Намуслы эшче, өч баласы бар, хатыны да эшли. Ә эчүен без анын тәрбияләргә 1иеш. Мин аны беләм, Кирамов йомшак холыклы кеше. Өченче ел без аны орден белән бүләкләү исемлегенә керткән идек. Ләкин шул моментта айныткычтан язу килеп төште. Горкомда исемен шунда ук сыздылар. Соңыннан Кирамов белән сөйләштем. Акыллы, реалист кеше. Теге вакытта аны бер иптәше сыйлаган булган. Юри шулай иттергән ул. сволочь, ди Кирамов. хәзер генә галошка утыртуын төшенеп. Бүтән алай булмам, дигән иде. Квартира бирергә иткәч, тагы әүвәлгесенә охшаш хәл килеп чыккан. Монысында да ниндидер астыртын кул уйнамый микән? Фатир хаклы рәвештә аңа тиеш!
Эчүчелекне бүләклибезмени? диде Холодец шырпылы тавыш белән.
Без аңа җәза бирергә тиеш, дип, аның сүзен куәтләде парторг Бухгалтер хатын аның белән килешүен чыраена чыгарып белгертте
Бирмәсәк. балаларга җәза була бит, шуны исәпкә аямыйсызмыни? Юк. ярамый, иптәшләр! Өлкәннәр кимчелеге өчен балалар газап чигәргә тиеш түгел Тугаев утырдашлары йөзенә караштырып алды Берсе дә аның фикерләре белән килешми иде Моны йөзләре, күзләре әйтеп тора Менә гел шулай Тугаевның фикерләре әйләнештә йөри торган кагыйдәгә күпчак туры килеп бетми. Тугаев бу хәлне үзе бик үткен кичерә иде Ни өчен мин шулай соң. ни өчен минем фикерем күпчелекнекенә туры килми? Миндә аңга буйсынмаган һәр гаделсезлекне артык тою бар. ахрысы Шул харап итә мине Шуңа күп вакыт эчендәге фикерен тышка чыгармый калырга мәҗбүр була. Бүген кычкырып торган гаделсезлеккә юл куела, дәшми калу мөмкин түгел.
Балалары газап чиксә, без гаепле түгел бит. дип. Холодец тагы тәгәрмәчкә таяк тыкты Эчмәсен иде, балаларын кайгыртсын иде
Юк. без балаларны җәзалыйбыз, дигән логикага таяна алмыйбыз, дип куйды парт opt. ниндидер җиңүле хаклылык үзе ягында булган тесте.
Чөнки синең өч бала белән бер бүлмәле баракта яшәп караганың юк. диде Тугаев, ачуы килә башлап.
Әгәр эчүчегә бирсәк, барча тәрбия эшен бозабыз. Алмаз Борисович! Холодец бик эшлекле кыяфәтле, сүзләренең кире кагы.тмаслыгына шундый нык ышанган төстә иде Парторг ияк катып, аның сүзләренә пичәт суккан кебек итте Соңгы вакытларда ул бик кыюланып китте әле. Үзе болай юаш холыклы кеше. Әмма ниндидер җеп белән кайдадыр тоташкан шикелле. Шул җептән тартсалар, юашлыгы ла бетә, кешеләргә бик каты бәрелә. Элек месткомда эшләгәндә шәһәр партактивында ялкынлы чыгыш ясый. Беренчене күккә чөя Менә без Беренче кебек булсак, аның шикелле риясыз эшләсәк, коммунизмны тиз якынайтыр идек. Беренче үзе биштән торып барча төзелеш объектларын карап чыта, якындагы буровойларга барып килә Аңа беркем дә шыттырган информация бирә алмый Шунда ук артына утырта Уралов шулай мактады Беренчене һәм теләгенә иреште Күп тә үтми, аны парторг игеп күтәрделәр. Әмма ул тыйнак булды, масаймады Тугаевка таяна, аның киңәшеп гота торган иде. Ләкин менә хәзер ни сәбәптәндер бик кыюланды Тугаев белән дә бик санашмый башлады Шушы хәл Тугаевның эчен бик пошыра иде. «Нәрсә булды, нигә шундый кискен үзгәреш?» дигән сораулар белән җаны бәргәләнә. Әйбәт кенә барганда арадан ниндидер кара мәче үт ге шикелле. Теге «Кара мәче» турындагы популяр җырдагы кебек «Нс повезет, если черный кот дорогу перейдет» Тугаев үзе тарафыннан ярамаслык бер эш тә эшләмәде Юк. хәтерләми Ниндидер эчке өнәмәү төенләнеп килә Әллә парторг белән директор арасында каршылык нормаль хәлме? Элеккеге парторг Фомичев бик демократ кеше иде Безнең аның белән фикерләр гел туры килде Эшләргә күпкә җиңел булды Ул миңа тулысынча ышана, мин аңа Низагсыз эшләдек, нинди әйбәт иде Фомичев бер дә карьерага омтылмады Кешеләрне эшенә карап бәяләргә тырышты Уралов исә яшь. билгеле, ана карьера кирәк. Хатыны да шул хакта игәүләп тора, диләр Ничек дөрөжәгә күтәрелү хәйләләрен өйрәтеп тора, ди, имеш Миңа да Рита акыл биреп кенә юра бит Ни дип бүтәннәрнең хатыннары шул әмәлне кулланмаска тиеш’ Ирен дәрәҗәле итәсе килү һәр хатынның канында инде
Юк. без эчкечелекне бүләкли алмыйбыз, бу партия установкасына каршы ки тү була. Моның өчен баштан сыйпамаслар! Уралов җитәр, бу хакта ике төрле фикер булуы мөмкин түгел, дигән төстә сөйли иде. , _
Партия белән спекулировать итмә' диде Тугаев, тәмам эчтән кайный башлап. Парторгның борын яфраклары агарды, иреннәре шәмәхәләнде
— Ә син үз өстенә күпне аласың,—дип тавышын күтәрә төште. Билең каймыгуы мөмкин.
- Зато син җилкәңә берни алырга теләмисең, карьерама сугар дип шыр җибәрәсең...
— Синең эчкечене яклавың тикмәгә түгел, үзең дә юрган астында салгалыйсың булыр...
Аларның тәмсезләнешен Холодец бетерергә ашыкты. Кулларын ике якка болгый-болгый, туктагыз, дигән хәрәкәт ясап, ызгышны сүндерергә тырышты.
Әгәр хәзер парторгка үз тиене белән кайтарсаң, талашып китәргә туры килер иде. Тугаев үзен тыеп калды. Нахак сүзләр күтәрергә үзен өйрәткән иде инде. Холодец тизрәк икенче кандидатура турында сөйли башлады. Миннекаев — алдынгы эшче. Үзе, хатыны, җитеп килгән малае белән баракта бер бүлмәдә яшиләр. Хатыны елый, җиткән егет белән бер почмакта торуы бик читен, ди. Бу бик аңлашыла, шуңа күрә Миннекәев- нең яшәү шартларын нормальләштерергә кирәк. Фикерләрегез ничек, иптәшләр? Интернациональ семья, моны исәпкә алмыйча мөмкин түгел...—Холодец, үзенең хаклы һәм гадел хөкем йөртүенә бик ышанган төстә, иптәшләрен күздән кичерде. Тугаевтан башкалар аның белән теләктәшләр иде.
— Бирергә кирәк, лаек—диде парторг, ничектер Тугаевка каршы киләсе килеп эшләгән сыман.
— Минемчә, аңа квартир бирергә зарурилык юк. Кирамовка — зарури, чөнки балалары кечкенә...—Тугаев юри бик тыныч, үтә җитди тавыш белән әйтте. Тавыш күтәрү көчсезлекне, ышанычсызлыкны белгертер, дип уйлый иде.
— Ягъни интернациональлекне чутка кертмисең, ә?—диде Холодец гасабиланып. Ул һәр кечкенә детальгә политик күзлектән караучан. Моны үзенә кәсеп итеп алган, чөнки шактый төшемле нәрсә. Гаделсезлеккә төкерә ул, әгәр политикага мач килә икән, иң гаделсез хәл дә гадел итеп кабул ителә. Бу Холодец иҗат иткән нәрсә түгел, ә гамәлдәге тәртип шулай.
— Рус кызына өйләнү генә интернациональлек була алмый һәм фатир алыр өчен дә нигез түгел!..— Тугаев дипломатларча салкын кан белән сөйләде.
— Юк. бу халыклар дуслыгы, нигә интернациональ булмасын! — Парторг, үзенең сәяси мәсьәләдә сизгер булырга кирәклеген исенә төшер-гәндәй, алга таба башын суза төшеп әйтеп куйды.
— Нинди дуслык?—дип. Тугаев үртәлгәнлеген сиздереп әйтергә мәҗбүр булды.— Миннекаев ничә тапкыр хатыны белән сугышып телгә керде. Өченче ел хатыны гаризасы белән профсоюз җыелышына куелды. Үзара сугышып тору интернациональлек буламыни?
— Ни өчен сугышалар? Бүлмәдә урын тарлыктан,—диде бухгалтер хатын, аны-моны абайлап бетмичә.
— Алайга китсә, Кирамовның да хатыны ирен эчә дип елап кил- гәләде. дип. Холодец тизрәк Тугаев дәлилләрен ега торган каршы дәлилләр китерергә ашыкты—Аны да әллә ничә тапкыр тикшердек. Хәзер зарплатасын хатыны килеп ала, үзенә ышаныч юк...
Тугаев, балалар интересы барыннан өстен булырга тиеш, диде. Мин- некаевның шартлары түзәрлек... Кирамовның хәле мөшкел. Ләкин Холодец һәм парторг аны тыңламыйлар иде. Бәхәсләшү кычкырышуга әйләнә башлады. Холодец утырышны япты.
Бераз соңрак Тугаев местком утырышы карарына кул куймады. Холодец мин-минлекле кеше, бик ачуланды, күгәренде-бүртенде. янаулы ишарәләр ясап, чыгып китте. Тугаев уйлады: бу ертлач барыбер үз дигәненә ирешәчәк, юкка гына каршы килдем, ахрысы..
Шулай булып чыкты. Холодец ярдәмендә Миннекаев әллә нинди белешмәләр юнәткән. Имеш, малаенда туберкулез башлангычы бар, 38
нервылары какшаган. Андый авыруларны изоляциялиләр, дип язылган инструкциядә. Менә ни өчен Миннекаевка фатир бирү зарури
TyiaeB барыбер үз фикереннән чигенмәде, местком карары белән килешмәгәнлеген белдерде. Кешене хезмәте, эше буенча бәяләмәү бик күп әшәкелекләр (удыра, җайлашучылар, ялагайлар, жуликлар барысы да әнә шул гаделсезлектән килеп чыга Яхшы эшләгән бәяләнми, ә тәлинкә ялаучыга хөррият. Холодец горкомга йөрде, анда үзенә теләктәшләр ташы.
Пневма ачкычлар табу өчен Тугаевны командировкага җибәрделәр Шул вакьп га квартираны Миннекаевка биргәннәр. Кирамов. моны ишеткәч. шактый төшереп килеп, конторада тавышланып йөргән Холодец анардан качкан. Ике көн конторада күренмәгән Кирамов сөйләнгән: Холодецнын малае яна гына врач булып эшли башлаган Шу нарда дәваланганмы, юкмы. Миннекаев яшь врач турында өлкә газетасына мактап язып җибәргән Мәкаләне бастырып чыгарганнар. Холодец Миннекаевка рәхмәт әй ген, кулын кыскан, һәм үзе дә аңа булышкан Менә нәрсәдә хикмәт. Шулай да мина Миннекаев бер дә ошамый, чөнки ул үз туган милләтеннән йөз чөергән була Үзенә файдалы булган өчен генә! һәр милләт иясе теге яки бу файданы исәнләп, үз милләтеннән баш тартса, нәрсә килеп чыгар иде? Юк. минемчә, милләтне шәхси файдан бәрабәренә алыштырырга ярамый Каныңны алыштыра алмыйсың, барыбер үз милләтең каны белән тереклек итәсең Ә бәлки зур. өстенлек игүче милләткә күчү балалар өчен әйбәтрәк гер"’ Андыйлар. балалары турында кайгыртып, өстен милләт ягына авышканнардыр'* Милләт кайгысы урынын баш кайгысы ала. Зур милләт мәдәниятле булса, наңмен- нарны шундый хәлләргә куярга тиеш түгелдер бәлки
Боларны Тугаевка Рита сөйләде. Конторда булган хәлләрне «чыбыксыз телефон» аша аңа җиткереп торалар иде Яна шәһәр зур түгел, биредә күпләр бср-берсен беләләр.
Кайтуга күңелсезлек кәгеп горган: конторга БХССтан ревизия килгән иде. Ни өчен, ни сәбәптән? Ниндидер сигналлар булган, имеш. Тугаев берләшмәгә чапты Начальник Тугаевка хәерхаһ иде. кайгырган гөстә сөйләнде: безнең катнаш юк. горком, диде түшәмгә бармагы белән гөр геп күрсәтеп Ул горкомнан уза алмаячак, билгеле Беләсең, диде бераз тынын торг аннан соң. без сине саклау ягында. Әгәр сәяси мотивлар нигезендә булса, бигайбә, яклап булмаячак
Берләшмә бинасыннан чыкканда. Тугаев үз эчендә кузгалган ачудан төкерде менә, бер гаебең булмаса да. ничек куркасың, шайтан алгыры. Үз-үзснө ачуы килде.. Әйе, теләсәләр, әллә нинди юк гаепне бар итеп, өстснә өяләр. Беркем сине яклый алмый Утыртып куюлары да мөмкин
Ул. кайтканда, үз өстендәге гөнаһ саналырдай хәлләрне күңеленнән барлый башлады Авыз тутырып әйтерлек, намуска тиярлек гөнаһлар юк шикелле. Әмма гамәл мәҗбүр иткәнгә эшләнгән, кагыйдәдән чыккан нәрсәләр бар Мәсәлән, җиде-сигез җыештыручы штаты хисабында ике помбур готарга гуры килә. Иртән медицина тикшерүен үтмәүчеләр була Үзен-үзе белмичә кичтән сәрхүшләнә дә. иртән махмыр Менә шундый «бракованныймлар урынына шунда ук запас бурилыцикны куясың һәр кон гор моны шулай эшли. Тик бу законга сыймый Моңа бәйләнәләр. Таты нәрсә’ Бу кварталда план тулмас, ахрысы Бер-бер артлы аварияләргә юлыктык Запчастьлар үз вакытында килмәде Гаеп бездән гүгел. әмма җаваплылык безнең башка төшә Берни дә эшләр хәл юк Шулай корылган Тәртипләр гаебе өчен дә кешеләр җавап бирә Тәртип-закон- пар барча эш барышына җайланмаган, сыгылмалы түгел Бик кирәкле детальләр исәпкә алынмаган Гамәли эшнең бар ягын нигезли алмын тар Ә безгә горле хәлләрдән чыгу өчен хәйләләпгә. алдашырга туры килә Тәртипләрнең гамәли эш барышына ярап бетмәвен һәр эштә күрергә мөмкин. Икенче горле игеп әйткәндә хәйлә, алдашу тәртнп-законнарның үзләренә үк салынган.
Башында рәнҗүле уй бөтерелә: «Сәяси мотивлар аркасында булса, бигайбә...» Башлык аны яклый алмавын алдан ук әйтә. Нигә моңа кимсенергә? Аның урынында үзең әллә ышыклый алыр идеңме? Юк. әлбәттә, шулай булгач, нигә бүтәнне гаепләргә? Ихласлыгын хәерхаһ итеп кабул итәргә тиешсең.
Ревизиягә булышчылар итеп гади эшчеләрдән вахтадан буш Фаизов белән Алкинны алганнар. Хәер. Алкин үзе инициатива күрсәткән, ялда булса да, конторга килеп, местком документларын тикшереп утыра. Холодец турында тыныч кына сөйли алмый ул, аны яшерен жулик дип атый.
Тугаев ихатаның аргы башында гаражлар артында гына Зәй Фаизов белән очрашты. Шыпырт кына сөйләштеләр. Зәй икейөзлеләнә белми, шулай да рус кешесеннән курка торган чалымы сизелә. Әллә бала чактай куркытып калдырганнар, әллә Уралда хезмәт батальонында берәр хәл булган?
Зәйдә бераз үзенә зур, катлаулы эш йөкләгәннән борын күтәрү бар сыман. Бу—аның татарлыгы иде. Тугаев сорауларына теләмичә генә җавап кайтара. «Син нәрсә?—диде Тугаев аңа ачуланып карап.— Хәтерең начарландымы?» Үзе эчтән уйланды: «Адәм баласы кемнеңдер эше үзеннән торганны белсә, шунда ук үзгәрә, үзен зурга саный башлый... Менә бит Зәйгә игелегем тигәләде, ә ул рәтләп сөйләшергә дә теләмәгән шикелле».
— Алмаз Борисович, ревизия башлыгы кисәтте, җитәкчеләргә берни әйтмәгез, диде.— Зәйнең битләренә алсулык тибеп чыкты. Ул маңгаен учы белән ышкырга тотынды.
— Өркәк икәнеңне чамалый идем... - Тугаев, кулын селтәп, китә баш-лады. Зәй аның җиңенә тотынды һәм сөйләп китте:—Мин бер хәлне сезне аклап сөйли башласам, син директордан куркасың, дип авызны яба ревизор хатыннар. Әллә нинди үчле, һәр нәрсәгә бәйләнәләр. — Списать ителгән «Волга» машинасы булган, шуны кемгәдер очсыз бәя белән саткансыз?—диде Зәй җитдиләнеп.
— Аны Холодец маташтырды бугай.
Юк, анда сезнең имза, Алмаз Борисович. «Эш срогы чыккан «Волга» машинасын ГАИ учетыннан төшерергә һәм халыкка сатарга». Имза сезнеке.
— Шайтан белсен, һич хәтерли алмыйм... Тагы?
Бүзәев дигән кеше штатсыз урында эшли?
— Аны горком безгә тыкты, нәрсә беләндер «янган» булган.
Конторда эшләмәүче ике инженер ярты ставка акча алып яталар: Сибгатуллин. Тимәшев.
Алар горкомда утыралар, үзләре шулай эшләделәр. Безгә бит чынында горком баш. Тагы?
— Больничныйларны тикшерделәр. Больницага барып. Травмалар күп булган, берсенә дә акт төзелмәгән. Яшерелгән...
Акт төзесәң, премияне кисәләр, эшчеләр үзләре теләмиләр. Бу хәл бездә генә түгел, заводларда да шулай...
Алар гараж алдына чыктылар. Зәй конторга таба атлады. «Син алай шүрләмә ул хатыннардан, кыю бул, «мин рабочий класс» дип күкрәк сук!» -ди-ди. дәртләндерде аны Тугаев. Әллә каян гына ялт итеп Холодец килеп чыкты. Аның йөзендә бернинди борчылу, пошыну ише нәрсә сизелми. Күз карашларында канәгатьлек, сөенечкә охшашлык чаткылар чамалана иде.
Тугаев аңардан теге исәптән чыгарылган «Волга» турында сораша башлады. Имеш, аны минем боерык белән кемгәдер биргәнбез, шулаймы’ Имеш, ул машина, өрь-яңа булмаса да, яртылаш та тузып җитмәгән булган? Чын бәясе биш меңлек машинаны 916 сумга сатканбыз? Мин нишләптер берни хәтерләмим?..- Ул Холодецка карады, тегенең йөзе кинәт дәһшәтләнде. калын кашлары җыерылып маңгаена менде. Кыяфәтенә авырыксыну да чыкты.
Куркырлык эш юк. диде Холодец тагы элеккеге ягымлылыгы оелән яктырып Без аны горкомнын тәэминат бүлегендәге Кирюшинга саттык. Барысы да законно Хакын машина магазинында техниклар куйды. Без ни монда9 Ул кулларын ике якка җәеп алды
Нигә «Без» дисең, мин ул нәрсәне белмим . Виктор Михайлович, мине бутама син' Тугаев тегеңә төбәлде, уңайсызланыр, дип уйлаган иде. ә Холодец көлеп җибәрде Тугаевнын йөзе караңгыланып китте
Тукта, әллә син чынлапмы? Холодец көлүдән кинәт җитди төскә керде.
Минем яхшылыктан явызларча файдалангансың. Виктор Михайлович!
Ялгышасың. Алмаз Борисович, мин контор өчен тырыштым Ин-струментлар белән тәэмин ителү әйбәт булгач, квартал планын күпме алдан үтәдек. Күпме премия алдык! Кирюшинның хәерхаһ кулы аркасында. Үзегезгә бу мәгълүм. Без аңа. ул безгә Хәрәкәт иттерә торган көч шул бит! Айдан төшмәгәнсездер. шәт! Холодецның йөзе кызарып бүртенде, бугаз тамырлары туктаусыз хәрәкәтләнә иде.
Нәрсә син Кирюшинны купайтасың? Мин күпме чаптым, бүтәннәр ... Мине галошка угыргу өчен эшләгәнсең син моны'
Сез мине рәнҗетәсез. Алмаз Борисович! дип. карлыккан тавыш белән гыжылдады Холодец. Тугаев та тәмам самавыр кебек кайнап чыккан иде, тыелып кала алмады, эчендә җыелып килгән нәрсәләрен чыгарды.
Күптән сизеп йөрим миңа баз казуыңны, тик
Бу кадәр сукырдырсың. дип уйламый идем Сезгә хөрмәт белән караганымны һәркем белә Юк
Тыштан син бик итагатьле. Ә астан ниндидер этлек эшләвеңне сизгәләдем, әмма дәшмәдем. Син «Волга» өчен үзен җавап бир. миңа сылама. Үзең мәтөштергәнсең.
Алай булмый ул. Алмаз Борисович, кәгазьләрдә сезнең имза, так итте:
Сезне бездән алдыруны куймаячакмын
Хе-хе-хе! дип. тыенкы гына зәһәр кеткелдәде Холодец, ияген учы белән сыпыра-сыпыра Сез берни дә сизмисезме"’ Үзегезнең тәгәрәвегез ихтимал бит! Үз башыгыз турында кайгыр гасы урында
Бсләм. бсләм. дип бүлдерде аны Тугаев Син ул «Волга» белән махсус рәвештә миңа компромат әзерләгәнсең' Ну сиңа шулай кушканнардыр. билгеле?.. ,
Миңа беркем дә кушмады, нахак сөйләмәгез, олы оашыгышы кече игеп Мин ип өчен, кош ор әчеп тырыштым Тик моны үз җилкәмә генә ала алмыйм.
Аңлашылды, сип монУ әшәке максат белән явызлык өчен »ш- ләгәнссн. Бәлки алар сиңа директор урынын вәгъдә иткәннәрдер? Ә?
■и С*01 Ул «Волга»ны металлоломга гына яраклы диден шикелле? Шуңа кул куйганмындыр. Димәк, алдагансың?
Алмаз Борисович, диде Холодец хатын-кызлар өчен генә тотыла торган йомшак, килешүчән тавыш белән Мин аны Кирюшинга сатарга ниятләгәнне әйттем. Син хупладың, чөнки горком кешесе, бик кирәкле зат...
что...
Имзаны подделать итеп булмыймыни? Синең кулдан килә торган эш... Әллә Менә намуслылык күрсәт, жаваплылыкны үз өстеңә ал ла бетер! Ә? Сиңа берни дә булмаячак Үзем яклап калырмын'
Сатулашасызмы? Шуның өчен миңа нәрсә"’ дин. Холодец күз аклары белән каралы Йөзендә кызыксыну чаткылары иде Тутаен аның йөзенә карап, айнып киткән кебек булды, үзенең кирәкмәс сүзләр җибәргәнең. дипломатик чалымын югалтып, ялгыш юлга кереп киткәнен шәйләп алды Ләкин чигенергә соң иде. Мәгънәсез булса да. фикерне дәвам
Тугаев, артык нервыланудан, кулындагы ниндидер чыбыкны үзе дә беле-штерми шарт-шорт сындыргалады. Холодец, үзен тиз кулга ала белә торган кеше буларак, болай тәмсезләнешү берни дә бирмәгәнлеген тойды һәм әйтте:
— Сез хәзер бик ярсыган, киеренке настроениедә.— диде юмалаган, үтенгән һәм үзенең акыл өстенлеген белгерткән төстә. Шуңа сөйләшүне дәвам итмик! Әйе . Тынычлангач, уйлангач, мөнәсәбәтләрне ачыкларбыз...
— Монда ачыкланды инде, артыгы белән.. Тугаев кулын өстән аска таба кинәт селтәде дә борылды һәм машинасы торган төшкә кич ге. Ул ерактагы бер буровойга барырга тиеш иде. Өч-дүрт көн инде әзер буровойны тапшыра алмыйча азапланалар..
Актив киңәшмәсендә Тугаевка артык озак утырырга туры килде. Лекция сөйләргә Гатыев үзе килгән иде. Ул өлкә комитетының икенче секретаре булып эшләде, аннары нигәдер Верховный Совеч президиумына куйдылар. Милли мәсьәләләрне хәл итә, диләр. Чыннан да, лекция-чыгышларында ул шул мәсьәләгә кагылмыйча үтми Солтангали- евкә тибеп уза, аның коерыклары чит илләрдә «Азатлык» радиосы тирәсендә тупланып, шуннан котырган этләр кебек советларга өреп яталар, ди. Татарстан турында да төрле уйдырмалар тараталар, рус халкы белән татар халкы арасына үчлек сибәләр.
Гатыев сөйләгәндә шәбәя, гайрәтләнә. Алдында яткан кәгазьләргә карамый. Эре бөртекле ялбыр чәчләре киң маңгаеның ике ягына салынып төшә, ул аларны бер кулы белән артка сыпырып куя. Юан, таза битләре майлаган кебек елтырый. Ул чын ир чырайлы, көче ташып тора торган ягымлы кеше. Кулыннан килгән кадәр бүтәннәргә ярдәмчел дә. диләр... Тугаевның танышы, нефтьчеләр тормышын өйрәнеп, роман язарга йөргән, очраган саен эчәргә акча сораучы Акчуринның Гатыев ч урында төрле нәрсәләр сөйләгәне бар. Имеш, бирегә еш килүенең сәбәбе — райкомда эшләүче яшь, чибәр хатын белән чирттерә икән. Нәчәлниклар өчен генә тотылган аулак урман буена салынган кунакханәдә кәеф-сафа корып ята. Ягьни-мәсәлән. зур эшләр өчен рухи заряд ала. Моны гаеп итеп сөйләмиләр. Киресенчә, бик хәерхаһ әйтәләр Чөнки Гатыевнын хатыны үзеннән шактый өлкән, бетерешкән карчык. Бер елны «Васильево» сана гориясендә Тугаевка туры килгәннәр иде. Ул гаҗәпкә калды: Гатыев солыда гына торган яшь ат кебек, ә хатыны талкынган киндер көлтәседәй иде. Алар аерым йортта яшәделәр. Гатыевны көн аралаш дигәндәй эшеннән машина килеп алып китә. Бер-ике көн югалып тора да, аннан тагы пәйда була иде. Шунысы кызык, алар ризыкланырга гомуми залга түгел, ә ашханә артындагы аерым бүлмәгә киләләр иде. Номенклатура кешеләренең интим эшләре генә түгел, ашау-эчүләре дә аерым, ят күзләрдән яшерен. «Нәрсә генә ашыйлар икән? һәр адәмдә шул бер ашказаны бит».— дип уйлап куя иде Тугаев.
Гатыевның Акчуринга да файдасы тигән. Ниндидер китабын Мәскә- үдә чыгарырга булышкан. Ул. гомумән, кешеләргә хәерхаһлыгын югалтып бетермәгән. Акланып төрмәдән кайткан язучыларга ярдәм кулы сузудан курыкмаган. Аны кыю кеше, диләр, һәрхәлдә, шкурник түгел. Күп еллар Сталин зинданында газап чигеп могҗиза белән исән калган олуг бер шагыйрьнең китабын главлит җибәрми, чыгармый икән. Теге Гатыев янына барган һәм каршына утырган килеш елаган. Китабымны чыгармау—мине физик үтерү, әйдә, үтерегез инде, дигән Гатыев главлит белән кискен сөйләшкән. Тегеләр әйткән. Гатыев. үз өсгеңә күп аласың, дигәннәр. Кисәткәннәр. Әмма ул өркеп калмаган, кичапны үз җаваплылыгына алып чыгарган. Шул китапны куштан язучылар, төрмә лирикасы дип, Гатыевка каршы сөйләп йөргәннәр.
Гатыев, гадәтенчә, чыгышычт бүлеп, мәзәк сибәргә кереште.
- Райкомда партиягә керүче берәүне раслыйлар икән Секретарь тегеңә сорау бирә: «Капитал»ны кем язган?» — ди. Теге әйтә икән «Юк.
мин язмадым»,—дип. «Алайса кем?» — дип ачуланган секретарь һәм оюро члены, НКВД лейтенантына ымлаган: «Барыгыз, кем язганны ачыклагыз»,- дигән. Лейтенант тегенә ияге белән генә: «Әйдә. атла».
’ .аНЫ алып чыгып киткән Бераздан кергәннәр, лейтенант әйткән «Мәсьәләне ачыкладык, ул язган», дигән. Секретарь расланучыга төбәлгән: «Әйе. мин яздым» дигән геге гаепле кеше сыман.. Бу. иптәшләр, коммунистлардан көлү өчен чыгарылган. Сезнең арада андыйлар юктыр, дип уйлыйм. Моны безнең идеология дошманнар тарата. Лондонда советларга каршы икс том анекдот чыккан. Безгә һәр төштә уяу булмыйча һич ярамый. Менә Төркиядә турыдан-туры татарларга караган ки ran бастырганнар Диверсион характерда. Татарстан турында күп уйдырма хәлләр бирелгән. Имеш, татар халкының милек байлыгын талыйлар. Әгәр Татарстанда чыгарыла торган нефтьнең бер проценты гына җирле халыкка калдырылса, кешеләр алтын тәңкәләр өстеннән йөрерләр, дворец кебек биналарда яшәрләр иде. янәсе. Әмма Советлар аларга берни дә бирмиләр, мөлкәтләрен бушка алып бетерәләр, имеш Бу бит чеп-чи уйдырма, иптәшләр! Безне зәһәр күралмаучылык, явызлык рухында язылган. Шушы эштә Али Акыш һәм башка сатлык җаннар аеруча дошманлык белән тырышалар. Эчләренә җыелган агуларын корал итәләр Рус белән татарны маңгайга-маңгай бәрелештерергә телиләр Рус халкы белән татар халкының мәңге дуслык мөнәсәбәтләренә чөй какмакчы булалар. Ләкин дошманнар юкка көчәнәләр. Без бөек рус халкының карусыз дуслык мөнәсәбәтен һәрчак тоеп яшибез һәм аны бервакытта да истән чыгармыйбыз...
Ул. салынып төшкән чәчләрен өскә сыпырды да. бик демократ булып, елмая-елмая. тагы анекдот сөйли башлады...
Тугаев уйланды: «Нигә ул боларны безгә сөйли икән’ Татарстан җиренең байлыгын бушка алып бетерәләр дигән уй кешеләр башында туа күрмәсен, дипме? Туа калса, ул фикерләрне алдан ук реакцион, дошмани дип белдерү өченме? Әллә арада үз җирен, милкен кайгырткан милли хисле кешеләр бармы? Белмим, андый затлар табылыр микән Руслар сүз арасында татарлар күндәм халык, дип әйтәләр. Тиешсез җиргә борын сузмыйлар Татарга эш бир. кулына гармун готтыр. Тамагы тук булмаса да, гармуны белән моңаеп туеныр..
Ә бит уйлап карасаң. Га тыен уйдырма дип әйткән нәрсәләрдә шактый гына хаклык бар икән. Чөнки бездә чыгарыла горган нефть. «Дружба» магистраль үткәргеч аша Европага демократик дәүләтләргә агызыла Менә пичәмә еллар инде. Әйтергә кирәк, бик тә очсыз бәягә. Прәмс шалкан бәясенә Бик зур гаделсезлек бу! Моны чит илләрдә, безнең җитәкчеләрнең авантюризмы, дип язалар Без сугышта җиңгән ил. әмма җиңелгән илләрдән күпкә ярлы яшибез Байлык чит илләргә китеп исраф була. Системаны терәтеп тору өчен җиребезнең хәләл байлыгы сарыф ителә. Безнең табигый байлыклар кими бара, ә теге дәүләтләр баеганнан байый Ә безнең җир асты байлыгыбыз мәңгелек түгел бит. Киләчәктә без бернисез калырбызмыни9 Безнең балалар, оныклар нишләр? Аларныц хәләл өлеше бетерелә булып чыга түгелме соң?. ..
|угасв, үз уйларыннан үзе куркып, як-ягына каранып алды. Ике ягында утырган кешеләр икесе дә галстуклы күкрәкләренә иякләрен терәп, мыштым гына черем итәләр иде
Икенче көнне горкомның промышленность бүлеге мөдире чылтыратты Беренче сүзеннән үк талкырга тотынды Теге «Волга» мәсьәләсе аңа барып җиткән икән.
Ну син. Тугаев, яхшы булырга яратасың да. ә9 Дәүләт хисабына, билгеле Начар гадәт бу. Коммунист исеменә тап төшерә синең бу очсызлы демократлыгын Бу юлы үз кесәңне әйләндерергә туры килмәгәе.
Мин белмим. Холодец эшләгән аны. дип. Тугаев көчкә бер сүз кыстырды. Мөдир аны тыңларга да теләмәде.
Беләбез без. стрелочникка сылтауны,—диде, зәһәр ишарәле тавыш белән.
Ә стрелочник чынлап гаепле булса, нишләргә?
— Чамала, үз өстеңә күп аласың. Без сине элек тә кисәттек. Син гел очсыз авторитет казанырга тырышасың. Ярамый бит алай!
Сезгә берничек тә ярап булмый, диде Тугаев ачуы ташый башлап. Башында бик каты сүзләр бер-берсен эртешә-төртешә чыгарга итәләр. Ләкин ул үзен тыя алды. Әйтәсе килгәне шул иде: «Алтынчы контор директоры Байтимеров ике «Волга»ны исәптән төшереп әрмәннәргә саткан, аны сез ачуланмыйсыз, чөнки ул сезнең янга барганда портфеленә коньяк тыгып бара. Сез жулик кешене яратасыз, ә гадел эшләгәнне өнәмисез!..» Ярый әле тыелдым, дип сөенеп уйлады ул соңыннан. Ник дисәң, мөдир вакчыл, үч алучан адәм иде.
Аһ-ваһ итеп, тәэминат инженеры килеп керде. Йөзенә карарлык түгел, сөмсере коелган.
Теге торбаларны тагы безгә бирмәделәр.—дип, өмете беткән кы-яфәттә урындыкка чүмәште. Шул Байтимеровка китте. Мин складтан алырга торганда завка горкомиан әйттеләр. Бетте! Шуннан горкомга чаптым. Мөдир әйтә: «Юк,—ди.— чылтыратмадым».—ди. Күзен дә йоммый. Ышанмыйча булмый бит. Склад завына барып ябыштым. Ул әйтә: «Чылтыратты, чылтыратты, боерды.- ди.— Мин аңардан уза алмыйм.— дип. үземә ябышты. Кемгә ышанырга? Болай эшләп булмый. Алмаз Борисович. Юк!
Әйе. күңелсез хәл!—дип уфтанды Тугаев. Моны берләшмә нача-льнигына әйтмәкче булды. Чылтыратты. Төрепкәне алучы булмады, берәр киңәшмә-фәләндер инде.
- Инде нишлибез. Алмаз Борисович? Нигә безне шулай кыерсыталар?
Нәрсә өчендер безне җәза объектына әйләндерделәр, белмим...— Тугаев авыр сулады, аның киң җилкәләре кыймылдап куйды.
Алар озак уйланып утырдылар, бәладән чыгу әмәлен таба алмадылар.
Өйгә эленке-салынкы, үртәлүле җан белән кайтылды. Ниятләгән эшеңне эшли алмаганга үртәлеп, күңелгә әллә каян әче үт ага иде. Шайтан алгыры, күпме чыдарга мөмкин? Хәер, безнең эш шундый инде, моңа зарланырга ярамый.
Өйдә берәү дә юк. Ул ишек төбендә үк өстен алыштырды. Юынгычта юынып чыкты. Кухняда чәй куеп җибәрде, суыткычтан ашамлыклар алып, өстәлгә тезде. Ишек шакыганга барып ачса. Рита кереп килә. Күзләре яшьләнеп кызарган, битләре буйлап яшь эзләре сызылып төшкән. «Нәрсә булды тагы?»—диде Тугаев, әллә ни исе китмичә генә. «Юк. берни дә юк», дип. Рита өстен алыштырды да йокы бүлмәсенә юнәлде. «Чәй эчмисеңмени?»- дигәнгә бары кулын гына селтәде. Алмаз аны юатырга омтылмады. Рита төчеләнүне, юмалауны бер дә өнәми иде. Алмаз да ялынырга тормый. Ул аны иркәләп өйрәтмәде. Рита тагы да ныграк горурлыгын саклый. Алмаз кәефе килеп песиемли башласа, йә-йә. төчеләнмә, дип читкә этәрә. Әмма хатынның бик кирәк моменты була бу. тик Рита синең хәлеңне аңламый, аңларга да теләми, отыры киреләнә. Кочагына якын җибәрми. Алмаз ачуланып лыгырдый-лыгырдый кире чигенә. Кайбер ялагай ирләр кебек, үзен түбәнәйтер дәрәҗәгә төшми. Эчтән үзен тыя-тыя. аерым диванга барып ята. Ул озак кына йоклый алмый, әйләнә-тулгана. диван пружиналары шатыр-шотыр килә. Рита шуны ишетеп ята. әмма иренең хәленә керергә теләми. Бу бик зур мәйсезлек, билгеле. Шундый чакларда Алмаз фронтта контрразведка шартлары таләп иткәнгә мәҗбүри кушылган Зарияне бик җанлы итеп хәтерендә терелтә. Менә ул чын хатын иде ичмаса! Аның хатын-кыз*
лыгын. назлылыгын Алмаз һич оныта алмый. Рита назы Зария назын ГӨмалый, бетерә алмады. Киресенчә. Зария назын күңелдә тирәнәйтте генә. Ригадан канәгать булмаган чакларда Зария назы күңелдә ниндидер оер сызлау булып сулкылдый башлый Нишләтер бу хис хәзергә чаклы бетми. Рига шуны бетерә алмый Нигә шулайдыр инде. Зария яшь иде. дәртле, бер ым белән аңлый иде. Мин дә яшь идем Зария минем беренче хатын-кыз иде. Бәлки, шуңарга мәнгс җуелмаслык булып йөрәктә калгандыр Рита белән тәмсезләнешкәндә аеруча сагындыра, йөрәкне сы- зып-сызып үтә ул.
Пәриләшкән төннең иртәгесен чәй эчкәндә, кашын-күзен җимереп утырган Алмазга Рита акланырга тотына.
Мин врач буларак шулай эшлим, сине саклыйм, согыңны эчеп бетермим Син. дурак, шуңа үпкәлисең. Аңламыйсың. Беләм мин юләр хатыннарны, төнлә ирләрен талыйлар, аларның актык сокларын суыра лар. Шулай ирләрен эштән чыгаралар, иргә картайталар. Кырык яшьтә андыйларның ирләре алтмыштагы кебек арка бөкрәйгән, күзе чекрәйгән була. Ә мин сине саклыйм, әнә син кырыкта булсаң да. утызны гына бирерлек.
Иртән шулай сөйләнсә дә. эштән кайтканда тагы елаудан күзләре шешенгән була. Соңгы вакытта иртән дә сөйләнми иде инде Чәй дә эчеп тормыйча, соңга калам, ди-ди. әштер-өштер чыгып чаба Ике атналап вакыт узды Риганың куркыныч сызыт ы үткән иде Алмазны үзе чакырып алып янына яткырды Тойгылар бер-берсен уяттылар, кузгаттылар Тәндә дулкын булып кузгалып, бср-бсрсснә каршы барып, чарланыштылар Шуның тәэсирендә икесенең лә кәефләре бер ритмга көйләнде Күңелдәге юшкыннар эреп, юылып төшкән шикелле булды. Җанла булган ин ихлас сүзләргә тол әрчелде кебек Алар үзләреннән-үзләре телдән агыла башлады. Ике җанның берләшү, серләшү һәм сафлану моменты иде бу Ин изге мизгел. Рита башын мендәрдә килеш Алмаз башына китереп кысты да пышылдап сөйләргә тотынды Тәмам чишелде
Минем кайт ырып-борчылытт. ни эшләргә белми, үземне югал тын йөрүләрем тикмәгә булмады, диде Ике таза гәүдәле орган кешесе, мине ялгыз бүлмәгә алып керен, сорау аллылар Көн саен диярлек сәгатьтән артык тоттылар. Бу хакта беркемгә дә белгертмәскә, бигрәк тә сиңа сиздермәскә имза куйдырдылар Бик каты янадылар Әмма мин бу серне синнән яшерә алмыйм. Алмаз, юк. мөмкин түгел. Син бит үзең дә смершта эшләгән кеше, болар синең өчен бернинди сер түгел Мин әйтмәсәм дә. барыбер сизәр идең, белер илен. Тик арабызда стена хасыйл булыр иде Шулай бит9 Рита бераз тынып торды
Әйе. дөрес. Рига, диде Алмаз аны хуплап Рига дәвам итте
Орган кешеләре: «Теге австрняклар белән нигә аралаштыгыз, ниләр сөйләштегез?» дип төпченделәр һаман шул хакта казынды тар Мин барысын да сөйләп бирдем Ни хакында сүз барганын та бәйнә- бәйнә тездем Аларны аерым сүзне ничек дип әйтүләренә, вак легальләргә чаклы кызыксындыра иде. Тугаев безнең нефть серләрен ана ычкын дырмадымы икән, дигән шик аларга гынгы бирми Мин сөйлим, алар ышанмыйлар Менә бәла
Ышанмау аларның гөп профессиясе! диде Алмаз
Шуннан юмаларга тотындылар, дип дәвам итте хатын, авыр сулыш алып Без Тугаевны горком өчен әзерлибез, шуңа күрә аның эчен-тышын белергә тиешбез Бу аңлашыла торгандыр һәм сорау уятмыйдыр бит ш. Менә син безгә аның ни сөйләшкәннәрен җиткереп тор. безгә ярдәм ит Ватанга яр тәм итүен шул булыр Ватанта ярдәм итүдән баш тартмыйсыңдыр, шәт. ә? иш гуп-туры күзгә тегеп төбәлә Карашыннан тәнемдә «мурашкалар» йөгереште, аркам буй тап салкынлык чиркандырып узды Ватанга булышырга риза, әмма иремә шымчылык и I удән ходай сак тасын Үтерсәгез дә булмый, мин әйтәм
Нитә риза булмадың, юләр’ дип. Алмаз аның сүзен бүлде
Син әйтәсеңме моны. Алмаз! — Ританың гаҗәпләнүе хәттин ашты. Мин исә. сизенерсең дә мине ташларсың, дип курыктым.
— Нәрсә ул кадәрле, әллә бер без генәме?
Ничек инде. Алмаз, шаяртасыңмы соң?
Тормыш шулай таләп иткәч, адәм баласы нишли алсын ’! Беркем дә барыштан өстен була алмый... Гамәл мәҗбүр иткәч, кешеләр әллә нинди әшәкелекләрне дә тайчынмый эшлиләр.
Юк. Алмаз, аңламыйм, аңларга теләмим! Рита өстенә япкан юрганны ачу белән алып атты. Ике учын йөзенә каплады да сулкылдарга тотынды. Урамнан төшкән электр яктылыгында аның бармакларында алтын йөзекләр чагылып-чагылып китә. Йөзекле бармаклары арасыннан күз яшьләре саркып акканы күренеп кала иде. Бер дә ләпшәрмәгән. резин туп шикелле тыгыз булып төртеп торган күкрәк алмалары тагы хисләрне кабындыра, аны кирәкле һәм сөекле итә. Карасана. Алмаз үзе белән янәшә яшәгән, аның белән гомерен, мәхәббәтен бүлешкән кешесен бел- мичәрәк йөргән икән. Риз а кайбер сыйфатлары белән бераз эгоист булса да, намус мәсьәләсендә нык йөрәкле икән.
Шушы ихлас сөйләшү-ачылулардан соң Алмаз үзенә ни өчен басым ясауларының, кыерсытуларының сәбәбен аңлагандай булды. Әйе, бу ревизияләр, финанста казынулары барысы да сәяси ышанычны югалтудан гына, дигән фикер төйнәде ул... һәм хәтеренә австрияклар килде.
VII
_ _. ефтьчеләрнең яңа Акташ шәһәре элеккеге Пичмән авылы урынына н төзелә иде. Уртасыннан кечкенә чишмә суы агып горган яссы үзән ж сузылган. Үзән аша дамба салынган. Каршыда тәбәнәк тау тезмәләре китә. Таулар куе урман белән капланган. Шушы урман кишәрлекләрен шәһәр паркы итеп җиһазлаганнар. Цементтан катырып сыннар, беседкалар, концертлар өчен гөмбәзле аркалар эшләнгән. Эскәмияләр тезгәннәр. Бу төш Тартакиев өчен изге бер урынга әйләнде. Бирегә ул кызы Фирүзә белән очрашырга килә. Аерылган хатыны кызны әтисе белән күрештерми, бик усал рәвештә тыя иде. Ә кыз исә бик күрергә ашкынып тора. Кайчагында әнисеннән кача алса, шушы өсте козырек шикелле эшләнгән гөмбәз янына килә. Тартакиев, кызы белән легаль аралашу хокукы таләп итеп, судка мөрәҗәгать иткән иде. Ләкин файдасы тимәде.
Аерылган ирнең үз баласына бернинди хокукы да юк икән. Барысы да хатыннарга бирелгән. Әмма алиментны шәп каералар. Балага акча түләп барасың, тик аның үзен күреп сөйләшергә хокукың юк. Ул хокук хатын рөхсәт итсә була, ә рөхсәт итмәсә. булмый. Менә шулай яшерен очрашырга туры килә. Закон ата белән бала арасына киртә куйган. Ул киртәне яшерен хәйлә кулланып кына үтә аласың.
Бүген Фирүзә озаклады. Башка вакыт га алдан килә торган иде. Теге карчыганың тырнакларыннан ычкына алмый, ахрысы. Әйе. кызның килә алмаган чаклары да була. Тартакиев көтә-көтә дә, булмады, ахрысы, дип, башын иеп. дөньясын каргый-каргый кайтып китә.
Мир Тартакиев, папиросын кабызды да, аерылган ирләрнең үз балалары белән качып очрашуларын күзәтеп утыра башлады. Әнә безнең берләшмәдә эшләүче Фәләхов җитеп килә торган улы белән очраша. Икесенең дә йөзләрендә югалып калганлык, гаҗизлек. Сүзләре ябышмый. ахрысы. Әти кеше борчыла, кулларын болгый, нәрсәдер исбат итәргә тырыша. Малай әнисе ягына авышкан күренә. Качып килмәгән, әнисе аны махсус җибәргән, шпион итеп. Малай шул роленә үзен туры китерә алмыйча борчыла булыр.
Тегендәрәк Җир шарын кулларына күтәргән сыннар янында хәвеф-сезлек инженеры, балигъ, формалашып җиткән кызы белән күрешә.
Бер-берләрен нинди сагынышканнар. Кыз гел көлеп кенә тора Гүя аны кием эченнән кемдер кытыклый диярсең. Инженер нигә аерылганнарын сөйләп юрган иде Хатыны искиткеч модница булган. Идиотизмга кадәр. О мода коточкыч нәрсә Шул канына сеңгән хатын бик хәтәргә әйләнә Баласың, ирен оныта Мода артыннан гына чаба Күзенә ак-кара күренми Мода һава кебек бик еш алмашынып тора. Модный күлмәк тектереп җиткерергә өлгерми, яңа мода килеп башына суга. Ах. итәкне яңача rap һәм ерыклы итеп тегү модасы чыккан Барысына да акча кирәк. Ә акчаның кайчан җиткәне бар. Хатын бар эш хакын яна модага тотып бетерә; ашарга-эчәргә берни калмый. Ул акчаны ала. әмма ризык әзерләми. Эштән кайтам, кабарга берни юк. Әбәдкә дә акча бирми Нишләргә? Кычкырыш арлы кычкырыш. Хатын-кызны җиңеп буламыни'’ Модага бирелгәт! хатынны аек акылга китерү мөмкин эш гүгел икән. Мода нарко| ик шикелле икән, валлаһи. Төп сәбәпкә бүтән сәбәпләр дә өстәлде. Финалы менә шул. Миңа үчегүдән кызны минем белән күрештерми Шуңардан ниндидер ләззәт таба шикелле. Адәм затының эчендә явызлыклар бик күп әле.
Ә без Шакирә белән ни сәбәпле аерылдык Әйтсәң, кеше ышанмас, сөйләргә оят. Ул детдомда тәрбияләнгән. Шактый сансыз иде Үзенең хатынлыгын күрсәтер өчен, мин-минлеген текәндерергә теләп, эчәсең, дип бәйләнде Чынлап та еш кына эчелә. Кыш көне бигрәк Салкында катып-1 уңып эшлисең. Салкын җелеккә үтә Шунда аракы эчмәсәң. икенче көнне больничный алырга туры килә Тәнең кайнар, борының тыг ыл- ган. Бюллетень белән маг ашып йөрү егет эше түгел Шуңа бер кырлы стаканны тутырып саласың һәм вәссәләм. Иртән өр-яңа кеше, томау да төшмәгән Эчемлек барысын сыпырып ташлаган Ләкин. Шакирә нык бәйләнә башлагач, салуны киметергә мәҗбүр булдым Кыз тулы Гаилә бәхете килде. Бәхет рәхәтен тоярга өлгермәдек. Шакирәдә әллә нинди дәрт котырды. Баланы да юньләп карамый, минем дә бары зарплатам һәм ирлегем генә аны кызыксындыра Мин командировкада чакта уҗымга кергәләгәне ишетелде. Нишләргә? Кызым гүзәл булып үсеп килә. Йөрәктән өзелеп төшкән җанлы кисәк. Ничек аннан башка яшәү мөмкин булсын, ди Мин түздем, чыдадым. Мине эштә күтәрергә тиешләр иде Шуның өчен дә түздем Мораль якка нык әһәмият бирәләр Әмма минем урыша бер жуликны күтәрделәр. Шуңа бик нык гарьләндем, тагы шешәгә тартыла башладым Хагынга да ачу килде Минем абруйны үзенең кәнтәйлеге белән төшереп бетерде Api якка йомшак хатынның ирен ничек дәрәҗәле урынга куйсыннар? Шуннан соң аерылудан башка хәл калмады..
Минем хатыннан бәхет булмады, шайтан алгыры, дин Мир үзенекен уйлады: беренче хатын белән дә бер дә юктан гына кычкырышып, үпкәләшенә иде. Ул укытучы, өстәвенә үз-үзенә бик ышанган, тәкәббер. Бер дә санга сукмады, чөнки мин нефтьтә бригадир булсам да. барыбер кара эшче һаман мине түбәнсетә торган хәрәкәтләр ясый, минем кара җилкә булуга ишарәләүдән туктамый. Моны ул ниндидер үч тек рәхәтлеге тоеп эшли иде Мин гел аның кәефенә генә ярашып торырга тиеш. Аны иркәләргә, алиһәләргә бурычлы Шулай итмәсәң. янына да яткырмый. Кем булган УЛ тикле аның аяклары астында дорожка кебек сузылырга’’ Мин бит аннан ким эшләмим, ким алмыйм’’ Хатын үзен зурта куеп, мине начар билгеләренә укыган, класста икенче елын утыручы үтә тәртипсез укучы итен күрә иде Түбәнсетү белән мине сындырып, үзенең күзенә карап нәрсә боерасыз? дин торучыта әйләндерергә тели Аның үзен бик ют ары тотуына каршы миндәге тискәрелек, тупаслык баш күтәрә Шунда атадым, мин буйсынуны күтәрә алмыйм икән Ә бит начальникларның һәр боерыгына ләббәйкәләнен. а тарны янып ү тәү мина бик* РӘХӘТ буча Ә хатын ихтыярына бөгелә алмыйм, шабаш. Ахырда баланы алып әниләренә кит те Алты ай ярым юрганнан соң. аерылышуны кузт и т ы Хәтер генә аңладым, мин ахмак кире бу .нанмын Ничек тә
үз-үземне әз-әзләп җиңеп, хатын ихтыярына тапшырылырга тиешле булган. Акыллылар шулай эшлиләр, һәм эшләрендә уңышка ирешәләр. Дәрәҗәгә күтәргәндә шарт бар. ди: хатынына буйсынамы, юкмы. Минем кандидатура шул шартка төртелеп егылды, күгәрмәделәр. Ә хатынга буйсыну һәрьяктан әйбәт нәрсә. Андый гаиләләр тыныч, тигез яшиләр. Ирләре эчми, чөнки хатыннарыннан куркалар. Мин тәҗрибәдән беләм. бик ахмак булганмын. Зиһен җитмәгән. Әмма үкенүемне йомшарта торган бер нәрсә бар: хатын үзе акыллылардан түгел иде. Мин әйткәнне колагына элми, бүтәннәр ни әйтсә, шуны чынга ала. Шуның буенча эш йөртә. Шул йомшаклыгын белеп алып, аны миңа каршы зәһәрләнеп котырттылар. Аңа әйтәләр: син акыллы, чибәр, үзең культуралы, югары белемле, нигә шул тупас шимпанзе белән гомереңне заяга уздырасың. Бәхетең юк бит. ә син бәхетле булырга лаеклы. Үз өлешеңне җиргә күмәсең. Аерыл һәм бәхетне озак та үтми табарсың... Әмма аерылгач, өмет иткән бәхет юк та юк. Асат кына бәхет тутырып куйганнар, ди сиңа! Шактый вакытлар үтә. Бәхетнең шәүләсе дә шәйләнми. Менә шул чакта хатын уйлана. Элеккегеләр исенә төшә. Мин нинди уйсыз, беркатлы булганмын, ди ул үз-үзенә. Үз бәхетемне үзем аңламаганмын. «Подруга- ларым» ничек мине адаштырганнар. Моны көнчелектән генә эшләгәннәр. Үзләренең бәхете китек булгач, мине дә үзләре төсле булсын, дигәннәр...
Күзәтүем буенча, гаиләләрне читтән тәкәллефсез катнашып җимерәләр. Ни өчен эшләнә бу? Җимерүдә тышкы көчләр катнаша. Әллә хөкүмәткә шулай файдалымы? һич аңлап бетерер хәл юк бу тормышны Элек әйбәт иде. кечкенә калибрлы начальник ни боерса, шуны йөз процент берсүзсез үтәп торалар Ә хәзер һәркем үз фикерен әйтә, пешмәгән башы белән эшкә тыгыла. Эш эшлисе урында бер-береңнең хаклы- хаксызлыгын исбат итеп көч түгелә. Бу бик начар Эш ул телдәрләнүне яратмый, эшләгәнне ярата. Телдәрләнү судан май язу кебек өметсез нәрсә. Эш урынын сүз ала. менә нәрсә фаҗига. Ну бездә сөйләргә яраталар да соң! Ул җыелышлар йа Хода, күпме вакыгны әрәм итә! Кечкенә бер конкрет эш тә мең җыелыштан файдалырак, валлаһи! Кайчан моны аңларлар, кайчан реаль аң керер? Өстәгеләр тәмам идеология белән миңгерәүләнеп беткәннәр. Реаль фикер йөртүгә сәләтсезләр. Түбән баскычта торучы, барча материаль байлыкны тир түгеп тудыручылар хакында бөтенләй уйламыйлар. Колхозда эшләүчеләр, эшчеләр турында кайгыртмыйлар. Ә сөйлиләр, язалар: партиянең эшче-крестьяннарны хәстәрләүдән башка бүтән интереслары юк. имеш! Нинди ялган, икейөз- ләнү Чит илләргә ай саен әллә ничә миллиард китә. ди. Барысы да халык байлыгы. Халыкның авызыннан өзеп, читләргә бирәләр. Шул хәзинәне колхоз авылларына җибәрсәләр, нинди яхшы булыр иде! Юк. уйлыйсы килми, йөрәкне генә бетерә бу абсурд нәрсәләр...
Тартакиев урыныннан кузгалды, булмады, ахрысы. Фирүзә теге кар-чыганың тырнакларыннан ычкына алмады. Боегып, өметен өзеп, башын игән килеш, әкрен генә парктан чыгу юлыннан атлады. Ни булды икән, әллә имтиханын бирә алмадымы? Кичә ул физиканы тапшырырга тиеш иде Мин ярдәм итә алмадым. Беркөн вопросник белән утырган идек. Анда Фирүзә унөч билетка җаваплар биреп чыкты. Дөресрәге, физика курсын миңа аңлатты. Тыңлап торучыга сөйләү хәтердә калдыра, ди.
Ишегалдына кергәч, Тартакиев адымнарын тизләтте. Подъезд төбендә озын эскәмиядә гайбәтче хатын-кыз утыра. Алар һәркемнең сөяген авызларында «юалар» иде. Тартакиев башын читкән борып, илтифатсызлык күрсәтеп узып китте.
Подъезд баскычыннан менгәндә ни күрсен. Фирүзә төшеп килә Менә бәхет.
Ачкычыңны югалттыңмы әллә? —дип туктады ул. кызына сөеп караган килеш.
Әни ачкычны сумкамнан урлаган. Сорарга курыктым, —диде Фирүзә бер баскыч түбән атлап һәм әтисенең муеныннан ике куллап кочып
алды. Ул кулларын сузып кочты, чөнки биек булып тулышып торган күкрәкләрен әтисенә тигерергә уңайсызлана иде
Имтиханыңны ничек бирдең?
— Нормально, дүртлегә.
— Ничек ычкындың?
Әни янына бер дядка килде. Олы якта диванда утыралар иде. кердем дә кинога барырга акча сорадым. Дядка ашыга-ашыга акча чыгарып бирде. Әни тыярга базмады .
Алар ишекне ачып керделәр. Әт и кеше өс-башын алыштыра, ә Фирүзә исә. кухняга узып, алъяпкыч бәйләде, кичке чәй әзерләргә кереш те. Тартакиевның башы күккә тигән иде: Фирүзә керүгә бүлмәгә әллә нинди җылы яктылык тулды, сорылык бетте. Сулыш алуы иркенәйгән, бүлмә киңәйгән шикелле иде. Зиһен дә ачылган, баштагы томаннар юкка чыккан. Әллә бу туган балаңнан гына килүе мөмкин булган рәхәтлек микән.’ Ике туган җан кара-каршы утырып чәй эчәләр. Тартакиев. кызын уңайсызламас өчен, аңа текәлеп карарга курка. Ул алма кебек пешкән, каны уйный башлаган. Әнисе янында бозылып китмәгәе. Начар үрнәк бик йогышлы. Бигрәк тә менә шушындый яшьтә куркыныч Кыз томанлы яшьлек чорына кергән, аңа акыл гүгел, хисләр баш.
— Әти. мин өйгә кайтмас идем, дип куйды Фирүзә, күптәнге ниятен белгерткәндәй җитди төстә. Тавышы әти кешенең йөрәгенә май булып ягыла, шундый ягымлы, нурлы.
И-и кызым, пожалысты гына, диде әти кеше шатланып. Ләкин бу теләкнең гормышка ашуына шикләнгәнен белдереп, йөзендәге нурлар кинәт сүнде. Кызы әтисенең реаль уйлавын абайламады
— Әни янында дядкалар эчәләр, шаулыйлар. Дәрес хәзерләргә һич мөмкинлек юк. Кухняда идәндә йоклыйм?
Белом, кызым. Минең исемнән судка шулай дип язып бирик әле. Әниецңең нервы авыруы икәнен дә әйтергә кирәк.
- Әни скандал кубармасмы9
— Закон синең якта. Балигъ булгач, ата-ананың кайсында гелисең, шунда яшисең.
Квартира мәсьәләсе сездә җайлыракмы әллә?
— ...Иң башта бирегә пропискага керергә кирәк
Мин бүтән анда кайтмыйм, шушында калам, дин. Фирүзә әтисенә текәлде. Аның карашында әтисен әти итеп кенә түгел, ә ир-ат итен карау бар иде кебек. Әтисе, сөенеп, елмайды
Чәйдән соң Фирүзәгә урын әзерләргә керештеләр Стена буендагы шифоньерны бүлмәнең нәкъ уртасына иңе белән куйдылар Икенче ши-фоньерны икенче стенага терәтеп, тегесе турына кигерделәр Икс шифоньер арасындагы ачыклыкка пәрдә элделәр Бер диван белән өстәл тәрәзә ягында калды, икенче диван караңгы якта Тәрәзә ягында Фирүзәгә бик җайлы урын барлыкка килде Көндез якты, кич белән өстәл лампасы бар Әтисенә карашы як бик уңай. Көне буе эштә, кичтән кайта да диванга ава. Эштә гәмам эт булып, мунчалаланып бетә ул
Дальше укырга исәнлисеңме, кызым'' ул уку-укымауны кызның үз ихтыярына куйган төсле әйтте. Әмма Фирүзәне җилкәләп булса да укытырга ниятли иде.
Бер ел эшлим, диде кыз. әтисе алдында баскан килеш икс кулы белән чәч толымын баш артына тойни-тейни Эш стажы белән үтү ышанычлырак. Син мина жайлы эш табарсың бит.
И-и эшнең бер дигәнен табам, кызым... Әти кеше кызының акылына, аек фикер йәртүенә сок |.ш.1Ы Ничек телле уй Пэрга
Быел бәхет сынап карамыйсыңмы соң*
Ансын уйлармын әле. дип Фирүзә, әтисенең ятарга әзерләнүен KVDCII үз ягына чыкты Өстәл лампасын яндырып, дәресләренә угырды
Таптакиев диванга сузылды Ул иргә ятырга. нртә торырга өйрәнгән Бүгенге көненең бәхетле тәмамлануына канәгать булып, йокы ба гына
чума башлады. Өйдә бер туган җан булу нинди рәхәт икән. Китек дөнья тулыланып киткән кебек тоелды. Ни хикмәт, синең дөньяң бервакытта та түгәрәк булып торганы юк. Кай төшедер һаман китек була...
Төн урталары узган иде шикелле, бик каты ишек дөбердәткәнгә Тартакиев уянып китте. Нәрсә бу? Ялгышып дөбердәтәләрме? Бер мәл аңгы-миңге булып торды да ишеккә таба атлады. Ишекнең теге ягында Шакирәнең чәрелдек зәһәр тавышы колак барабанына килеп бәрелде. Тартакиев барысын аңлап, фикерен җыеп өлгерде.
— Мин сиңа ишек ачмыйм!—диде ныклы итеп.
— Гражданин Тартакиев. ишекне ачыгыз! — дигән калын ирләр тавышы ишетелде. Ул боерыклы тавыш иде. Тартакиев утны кабызып, ишекнең келәләрен ычкындырды. Күзе-башы тонган Шакирә артында милиция лейтенанты басып тора иде. Тартакиевкә җиткергәннәр иде инде, бу лейтенант— Шакирәнең йөргән кешесе, ди.
— Син нәрсә хулиганланасың, Тартакиев?— дип тотынды лейтенант киңчә борын тишекләрен кабартып, йөзеннән ачу чаткылары чәчә-чәчә.— Унбиш суткага утырасың киләме әллә? Аны бик тиз оформить итәрбез!
— Баланы миңа каршы котырта,— дип чәрелдәде Шакирә, әллә нинди пыяла ватылгандагы тешкә тия торган тавыш белән.
— Фирүзә синең белән яшәргә теләми.— диде Тартакиев, тавышын калын чыгарып. Аның калын кашлары җыерылган, йөзе дәһшәтле тартылган. Бер учы белән йөрәк турын ышкыш гыра.— Аңа имтиханга әзерләнергә кирәк. Ә син өеңне фәхешханәгә әйләндергәнсең. Оят кирәк әз генә! Балаңа нинди үрнәк күрсәтәсең?
Ә син аны ачка кибектерерсең. Бер тиен өчен чукына торган кеше бит син! ди-ди ысылдый Шакирә, сулышына буыла-буыла.— Синең белән бер хатын-кыз да яши алмый. Бер сум бирсәң, шуңа отчет аласың син! Шуңа теге хатынын да тормаган! Фирүзә, әйдә!
— Юк, Фирүзәгә дәрес хәзерләргә кирәк, аңлыйсыңмы шуны, җен хатыны! —дип кычкырды Тартакиев. Мин аны сиңа бирмим!
Гражданин Тартакиев. тәртипне бозмагыз! Суд кызны әнисендә калдырган. Милиционер алгарак атлады. Теге яктан Фирүзәнең тузган чәчле тубалдай башы күренде.
— Фирүзә, әйдә!—диде Шакирә тавышын юмакайландырып. Тар- такисв кул ишарәләре белән Шакирәне куа иде.
Яз шуңа протокол, нишләп мәлҗерәдең!—дип кычкырды Шакирә лейтенантка. Тегенең бер дә моңа исе китмәгән кебек иде.
— Сез гаделлек урнаштырырга куелган, ә үзегез гаделсезлеккә булы-шасыз!—диде Тартакиев лейтенантка төбәп. Әмма ул бу сүзләргә дә битараф калды. Теге яктан сумка тоткан Фирүзә чыкты. Ул әтисенә карады. Тартакиев. «китмә», дигән ым какты. Шулчак Шакирә атылып килде дә кызның кулыннан эләктерде. Ниндидер сүгенү сүзләре әйтә-әйтә кызны өстерәп диярлек алып чыгып китте. Лейтенант зур эш башкарган кыяфәт белән аларга иярде.
Алар киткәч. Тартакиев, диванга утырып, башын ике учына алып, уйга калды. Менә яңа гына түгәрәкләнгән рухын тагын китеп төшерделәр. Рәхәтләнеп бер көн яшәргә дә бирмәделәр! Авызын корт чаккыры! Ни өчен миңа шундый җәза?! Мин риясыз эшлим, үземне кызганмыйм. Ил байлыгын ишәйтүдә үземнән физик өлеш кертәм Ә миннән көн-төн эшләп тапкан кечкенә генә бәхетемне каерып алалар? Нинди гаебем бар соң минем? Нигә мине болай газаплыйлар. Дөньяңны тир түгеп түгәрәклисең, шунда ук бер почмагын китеп төшерәләр...
Зәй һич уйламаган-көтмәгән җирдән хастаханәгә килеп эләкте. Сөйләсәң. адәм ышанмас хәл. Барысы да бертуган абыйсы Гайса аркасында булды.
Геге, үтерелгән Сәлим абыйсы, чыбык очы гына булса да. бик туган җанлы иде Ул Зәйне педучилишега урнаштырды. Матди ярдәм күрсәтте >әи ана күңеленнән бик чур бурычлы булып калды Ә бертуган Гайса абыйсы Әлмәггә өйләнде дә туганлыкны бөтенләй онытты Хатынның төпсез чоңгылына баггы Хатыны Дөрия бик зәһәр нәрсә булып чыкты. Акны-караны белми мал җыя. Гайсаны икс сменада эшләтә. Үзе дә ике җирдә эшли. Коточкыч комсыз, саран булып киттеләр. Чик-чама белмиләр Инәйгә бер кап чәй бирмәс өчен пыр гузып талашалар Гайса хатынына әсир шикелле буйсынган Аңардан рөхсәтсез борыла ла алмый. Гайса вышка-монгажда тракторчы булып эшли иде. Шефка алган колхозга ярдәмгә өч трактор җибәргәннәр Берсендә Гайса Көрт басып киткән басудан фермага трослар белән салам эскертләре тарт гырып алып кайтканнар. Рәис килгәч сыйлаган, эш ипләнгәч. тагы өегәгән. Инде ярты гон. Китәргә дип кабиналарга утырганнар Гайса, алга чыгар өчен, кызурак тизлектә икенче трактор яныннан үтә Нәкъ шул вакытта тракторчы ни өчендер җиргә сикереп төшә һәм Гайса тракторы трослары элмәгенә икс аяты ла эләгә, икесс дә тубыктан өстән шартлап сына Шул көнне операция ясаганда үлә. Гайсаны судка куялар. Гайса райсовет депутаты, утыртмыйлар, мәрхүмнең балаларына түләп торырга ясыйлар. Тик каршы як риза түгел. Гайсаны утыртырга йөриләр Менә шул чакта Дория күз яшен гүгә-түгә мәрхүмнең хатынына бара Күз яшь берни бирми, алтын-көмеш. затлы мехлар белән көйләп, бераз җайга китерә Хатын йомшан, әнә бурамны җиткереп бирсы т. дип ычкындыра Дория. Гайса моңа бик сөенәләр. Гайсаның кулы ли белә. Булышырга Зәйгә әйтмәскә булалар Чөнки күптән түгел генә бик каты кычкырышып, дошманлашканнар иде. Әниләренә ярдәм итмәгәнгә. Дөриянең чамасыз гуҗ тыгы аркасында. Ләкин Зәй бәлане ишетеп үзе килде Эшли башладылар I айса сөйләшми. Ике бертуган, әмма аларны аралат ы хатын бср-берсснә дошман ясаган. Чиген булса ла иплиләр Менә ишек кечекләрен утырттылар Паять кенә булды Зәй. тәрәзә кәчәгснә үлчәп, борыс кисеп алды. Гайса икенчесен киртләргә кереште. Кинәт артта мылтык шартлаган тавыш ишетелде һәм бер үк вакыт га Зәй аягына нәрсә беләндер сукканнарын тойды Ботын капшап карады, учына кан буялганын күрде Шунда ук хәле китеп, идәнгә чүмәште Гайса тәрәзәдән башын тыкты, мылтыгын сындырып, көпшәдән гильзы алын торучы малайны күреп алды Ул абзарга кача иде Бишенче класста укучы малай Котыртканнардыр, күрәсең, сиңа берни дә булмый, дигәннәрдер
һәр начарның бер уңай ягы да чыга дигәндәй, бу хәллән сон мәрхүм нең туганнары Гайсаны утырту өчен йөрүдән туктадылар Үзләренең дә артлары пычранган иде.
Больницага Дөрия килгәли Бәла аны Зәй белән мөнәсәбәт урнаштырырга мәҗбүр итте. Бәла ана нык суккан булса кирәк Бө.таЙ да эчендәге зәһәре йөзенә чыгып күксел булып йөри торган хатын тәмам чырага калган Ләкин гышын алыштырса да. эче шул килеш Эшнең уңайга борылуын. бәланең бетүгә баруын белгәч, ул таты элеккеге зәһәрлек белән агуын чәчә башлады Килә дә Зәйләрнең носе ген мыскыл итә-итә сүгә: иешкән шалкан, төшеп калганнар, ли. бәхетсез туганнар Бәла сезнең башыгыздан т ына йөри
Шайтан алгыры, бөтен планнар җимерелде бит әле' Нишләргә.’ Моның өчен больничныйвз гү ЮР «Битем» травма-пунктын» кертәләр Ничек производство травмасы итәргә’ Йөрсәң бу тыр иде. әмма кем булышсын Ә алга планнар шәп иде Зәй армиядән кайткач та Минзәлә недучилищесына барып, өтелгән укуын торгызды һәм жетренно имтиханнар биреп тинлөм алган иле Ул юл белән китмәде Фатир өчен, эш хакы яхшы төшкәнгә күрә, буровойга керде Эшли -ми ш аңлады, анын өчен бу авыр йөк иде О сәламәтлеге шәптән түтет Fr. чирли Бер чире бетсә, икенчесе төртен чыта Ахрысы геиалардан киюдер Әтисе эчкече иде Андый лар тан таза орлык булмый, диләр Әмма алга карап
яшәргә кирәк. Укыйсы килеп һәм кара көнгә кирәгер дип, Зәй кыш көне пединститутка заочно укырга керде. Рамилә баланы Казан больницасына алып киткәндә, икесе киңәштеләр. Зәй заочниклар ялын, җай килсә, үзенекен дә алып, Казанга бара. Рамиләләрнең өйләре иркен, шунда рәхәтләнеп бераз торыр. Хәзер бары да бетте, җилгә очты. Күпме сынаганы бар, алдан план корырга һәм амы кемгә булса да әйтергә ярамый. Барыбер чынга ашмый.
Кечкенә генә юанычы бар: яра куркыныч түгел. Мылтык куян ядрәләре белән корылган булган. Шулай да бер сеңерне зарарлаган, аякны бөгеп булмый. Аңа шин куеп бәйләделәр, үзенә култык таяклары тоттырдылар.
Инде тагы бер читен нәрсә: бу хәлне ничек итеп Рамиләгә язарга? Әллә бөтенләй белгертмәскәме? Рамиләне куркытмаска иде. Әйтмәсәң, берәр хәйлә тапсаң, барыбер беленер инде ул. Тик дөресен генә язарга мөмкин түгел. Баланың хәле ничектер бит.
Иллә дә йөрәкне кисеп тора торган хәл: ул да булса, Рамиләнең зиһенсезлеге, мәгънә белмәве. Врачлар ни әйтсә, шуңа тулысы белән ышана ул. Акыллы кеше барын да чынга аламы? Бер врач бер төрле әйтсә, икенче врач шул ук авыруга икенче диагноз куя. Врачлар дәвалап гарипләндергән балалар азмыни?! һәр очракта ана бик зирәк һәм сизгер булырга тиешле. Үз баласын ана һәр врачтан яхшырак тоярга тиеш. Менә шул нәрсә Рамиләдә юк инде. Килешми торган дарулар биреп, баланың организмына зыян китерерләр.
Әллә шушы килеш Казанга китәргәме? Юк, мөмкин түгел. Рамиләнең туганнарына гарип-гораба булып күренү уңайсыз.
Зәй һавага чыккалый башлады. Соры пижам чалбарының бер балагын кия, икенче балакны җөй эзеннән сүтеп шинга җайлап куя да, әйдә, ике кәстил белән титак-титак. Ишек алды иркен. Бу — Әлмәттәге шифаханә шәһәрчегенең бер почмагы. Өч-дүрт катлы коробка-корпуслар, ла- боратория-дәвалану биналары тезелеп киткән. Ихатада шактый күп юкә агачлары, койма кырыйлары буйлап сәрби куаклары күренә Авырулар һава сулап утырыр өчен түбәле, як-яклары ачык лавкалар, озын эскәмияләр. Савыга башлаганнар өстәлдә чалт-чолт домино сугалар. Зәй койма буендагы аулаграк эскәмиягә барып чүмәште. Хәзер як-ягына күз салырга була. Ихата коймасына терәлеп үк икенче ихатаның биек коймасы сузыла икән. Койма өстенә өч рәт чәнечкеле тимерчыбык җибәрелгән. Нинди «секретный объект» икән бу? Ихата эчендә өч катлы ике бина.
Зәй икенче көнне белде: чәнечкеле тимерчыбык артында психбольница икән. Ычкынган авыруларны, армиягә бармас өчен симуляциягә бирелгән никрутларны шунда кигерәләр, ди. Армиягә бармас өчен авыруга сабышу нормаль түгеллекне күрсәтәдер шул. Ник куркалар икән солдатка барудан? Ахмаклар! Армиягә китәргә ашкынып торырга кирәк Армия дисциплина мәктәбе бит ул. Чын егет кеше армия үтүне үзе өчен дәрәҗә санарга тиеш. Бәлки аларны, Вьетнамга җибәрәләр, дип куркытканнардыр. Шундый сүзләр йөргән иде.
Кичке аш алдыннан соры халат кигән өч мужик Зәй эскәмиясенең артына чирәмгә килеп утырды. Күчтәнәчкә бер шешә «Неру» килгән, шуны өчкә бүлеп эчә башладылар. Өчесе дә имән муенлы, тазалар, яшь ягыннан кырыктан узганнар кебек. Башларына китте, ахрысы, сүзләре хатын-кыз тирәсендә әйләнә башлады.
Хатын йокыга бик каты,—диде берсе кет-кет көлгән итеп.— Кочакка алганны да сизми, һаман гыр-гыр...
— Ну инде әйтерсең син, әкият?
Сораган бар, әллә берни дә сизмисеңме, дип. Юк, сизәм. әзрәк, ди, ләкин уяна алмыйм, ди.
— Бик йончылган буладыр эштә?
— Юк, тегүдә ул, закройщик.
— Үзе шундый тоймастыр ул. Андыйларның холыклары әйбәт була.
~ Әйе, дөрес, холкы әйбәт. Салып кайтсаң да, мыгырдамый, игәми. Тыймый...
Тыючы булмаса. салырга омтылмыйсың да, ә?
Тыю бит каршы тору теләген уята Тарихтан укыганым бар: бәрәңгене халыкка мәҗбүр итеп керткәннәр. Ә французлар киресенчә эшләгәннәр. Хөкүмәт бер участокка бәрәңге чәчтергән дә шуңа сакчылар куйган. Сак куелгач, димәк, бу әйбәт нәрсә, һәм кешеләр участоктан бәрәңгене урлый башлаганнар. Урлап табылган әйбер тәмле дә була бит әле... Әнә шулай бернинди мәҗбүрсез таралган бәрәңге...
Урлап табылган тәмле була дигәннән әйтәм. качырып кына берәр хатын белән якынлык кылсаң, шул нигәдер татлырак тоела, шайтан алгыры!
Шуңамы, кайбер ирләр чит хатыннар белән шуры-муры килергә омтылалар? Азуданмы, әллә берәр сере бармы?
Азудан, билгеле. Кайбер хатын үзе аздыра. Әгәр ире бүтәннәргә карый икән, моңа хатын виноват!
Юк, хатын гаепле түгел, ир-ат үзе!
Нигә үз хатыны белән генә канәгать булып тормый соң ул?
Нигә дисеңме? Ир-атның табигате шундый, ахры, аңа төрле «аш» кирәк!
Әйтмәсәң дә, әнә, төклетураны күзәтеп торганым бар әллә ничә чәчкәгә куна, бер дә туймый, әллә ничә чәчкәне серкәләндерә.
Ну, сез ир-атның азуын-тузуын табигать белән акламагыз. Төклетура инстинкт белән генә яши. инстинкт колы. Ә адәм заты аңлы. үз эшенә бәя бирә ала. Шуңа күрә адәм үзенең инстинкт тойгыларын җиңәр! ә тиеш
Җиңә алмасаң, ә? Ансат кына җиңеп булмый бит аны! һе!
Берсе тагы тозлырак итеп әйтте дә, көлешә-көлешә кузгалып, бинага таба юнәлделәр. Нинди бәндәләр булды болар, дип уйланды Зәй, һәм бертөрле дә нәтиҗә чыгара алмады. Кешеләрнең милли билгеләре бер- дәйләшеп бет кән, ахрысы?
Зәй төнлә күргән төшләренә әһәмият итә башлаган иде Бары да шул бала турында кайгырудан, борчылудан инде. Бүген нинди төш күрдем соң әле. дип хәтерен җигеп маташты. Ә-ә. бүген үзләренең ишек алды ап-ак кар белән капланган итеп күрде. Ак кар начар булмаска тиеш инде Моны баланың эшләре терелүгә таба барылган дип юрарга мөмкин. Шулай гына була күрсәче! Бала бәгырь кисәге, дип юкка гына әйтмиләр икән. Менә бүтен ун күз кабагым тарта Нәрсә булыр икән Ун күзем тартса, ниндидер күңелсезлек килә торган иде. Тагы нәрсә булды икән? Мөгаен фатир исемлегеннән apiKa чигергәннәрдер. Анда астан яшертен генә хәрәкә! бара. Күн эшләр астан качырып эшләнә. Хөкүмәт төп эшләрне кешеләрдән качырып башкара. Ә i азета-ралиолар бары халык күзенә төтен җибәрү өчен Төтен пәрдәсе артында әнә Вьетнамда безнең хисапка сугыш алып баралар. Без. эшчеләр тир түгеп тапкан байлыкны әллә нинди максат өчен исраф итәләр. Ә үзебезнең балаларны дәваларга дару юк. яраны бәйләр! ә биш җитми
Зәй. утыра-утыра арып, эскәмиягә сузылып яткан иде Күршеләре Зәйгә: менә сезнең Акташ шәһәре турында язганнар, дип. өлкә газетасы тоттырдылар. Ул торып утырды да укый башлады. Карале. б\ суд тикшерүчесе Ефимов турында бит! Ничек аны хур итеп язганнар Ефимов белән сош ы очрашу Зәй күңелендә ачы төер булып калган иде Эш шунда, Ефимов Сәлим абыйсының «Деломсы дәлилләр табылмау сәбәпле ябыла, туктатыла, диде. Ничек инде кеше үтерүчене эзләүдән, тикшерүдән туктарга?.. Мин синең хисләрне аңлыйм, дип куйды Ефимов калып тавыш белән, без эзләүдә барча чараларны кулланып бетердек Әйе, мин сиңа бер версия әй i кән идем, абыеңның Беренче белән бергә укулары турында Ә син. сволочь, шуны тиешле җиргә җиткергәнсең! Шымчы икәнсең син. юха елан! Бар. вон отсюда!. «Сез ялгышасыз.
Ефимов дәдәй!»—дип кенә әйтә алды Зәй, чөнки аның күзләре тонган, куллары дер-дер килеп өстәлгә бәргәләнәләр иде. Кыяфәте белән берни аңлашырлык түгел. Зәй тиз-тиз чыгып сызу ягын карады.
Ә газетада Ефимовның уллыкка алган малаен ничек итеп колониягә озатуы турында язылган. Ул ятимне Зәйнең дә күргәне булды. Әллә нинди ач күзле иде ул. Чынлап та, тамагын туйдырмаганнар, ди. Ефимовның хатыны бар азык-төлекне бикләп китә икән. Малайга ашарга калдырмый. Ул ач килеш каңгырып йөри. Ефимовның эшләгән җиренә баргалый. Анда да әллә ни таммый. Хатын эш хакын кырып-себереп алып бетерә. Малай өйдән вак-төяк әйберләр чәлдереп саткалый. Аны хатын кыйный. Берсендә малай хатынның алтын йөзеген күпмегәдер ычкындыра. Өйдә тавыш-гауга куба. Ефимов хатын таләбе буенча танышлык белән милиция аша малай өстеннән кәгазьләр әзерли һәм аны колониягә җибәрә... Үзләре тәрбиягә алганнар һәм. комсыз гуҗлыкларына бирелеп, баланы җинаять юлына этәргәннәр. Хәер, бу бернинди җинаять түгел, ә бары гаилә эше генә. Гаиләдә кала торган нәрсә. Ефимов, эш урыныннан файдаланып, шуны җинаять эше итеп күрсәтә. Законлылык, гаделлек сагында тора торган кеше үзе законны үз шәхси мәнфәгате өчен боза... Газета хәбәрчесе Ефимовны бик каты тәнкыйтьләп һәм хурлап яза. Мөгаен, аны урыныннан төшерерләр
Зәй эскәмиягә шинле аягын җайлап, тагы сузылып ятты. Яра авыртмый, көн тымызык җылы, җан гына тыныч түгел. Җанны нидер кылчык кебек кырып, эчне пошырып тора. Алга ниятләгән хәлләрнең җимерелүеннән, шушындый адәм көлкесенә калудан инде. Моны Рамиләгә язсаң да, барыбер аңламаячак. Уф-уф, уф-у-у-у!. Ята торгач, ул черем изеп киткән. Якынлашкан аяк тавышына уянып, күзләрен ачты. Кояш офык артына киткән, горизонт буйлап ахак кызыл тасма сузылган иде.
— Әллә Зәй инде?—дигән тавышка ул башын күтәрде. Алдында Алкин басып тора иде. Буй-буй сары сызыклы пижамнан, йөзе бик таушалган, яңакларын дуңгыз шитинасын хәтерләткән саргылт төк каплаган, авыз кырыйларына тирән сызыклар уелган. Тик күзләре генә тере көйри, ясалмарак, егетләрчә булырга тырыша. Ул иң элек тартырга сорады. Папирос, шырпы тоткан бармаклары дерелдиләр иде. Берни әйтмичә, карашын читкәрәк алып, папирос көйрәтте. Сөйләшсә тартуның тәме китәр, дип уйлаган төсле. Берне бетереп, икенче папироска ут элдергәч кенә Алкин Зәйгә таба борылды. Зәйнең чырае-кыяфәте сорау белән тулган иде.
— Мин әнә тегеннән,— диде Алкин чәнечкеле тимерчыбыклы биек коймага ияге белән ымлап. Психушка. «Смирительная рубашка» дигәнне ишеткәнең бармы? Тар гына бер ящикка кертеп бастыралар һәм сине резин беләкле резин йодрыклар кыйнарга тотына. Нәкъ кеше кыйнаган кебек башка бик каты ора. Чын ычкынган кеше шул резин кулларга каршы сугыша башлый. Ә ычкынмаган адәм моның хикмәтен тиз төшенә һәм чүгәли дә тик кенә тора. Теге резин кыйнаучы сине берни эшләтә алмый. Кешенең ычкынганмы, түгелме икәнен әнә шулай беләләр... Ничек килеп эләктең дисең инде син? Сөйләргә озын, тик әйтмичә дә булмый... — Папиросын тиз-тиз суырып бетерде дә, Алкин яңасын шуңар- дан кабызды, төпчеген ыргытты.
— Теге атна башында I-поселок клубында нефтьчеләр җыелышы булды. Сөләйнефть белән Акташнефть арасындагы социалистик ярышның барышы һәм эштәге кимчелекләр турында фикер алыштылар Мин дә чыгып, үз фикерләремне әйттем. Алга барырга комачау итә торган бюрократик киртәләр турында каты гына сүзләр ычкынды. Местком рәисенең тәгәрмәчкә таяк тыга торган эшләрен тездем Ул. сволочь, контораның иске «Волга»сын списать иттереп, юк кына бәягә горком кешесенә саткан. Тугаев, торып, справка бирде, мин белмәдем, бу эшкә катнашым юк, диде. Холодец президиумда бүртенеп, карасына коелып утырды, ләкин әйткәннәрне кире какмады. Квартира бүлгәндә ясаган
махинацияләреннән бер-ике фактны әйттем Сәяхны миңа каршы, мине Сәяхка өстерүен үз башымнан кичкәнне сөйләдем. Зал гөж килеп торды Холодец күпләрнең саруын кайната бит Әмма өстә терәге бар. берни дә эшләтә алмыйсың. Тик шушы затны горкомга күчерәләр икән, дип сөйлиләр дигәч, зал тагы гөжләп алды. Сөйләү белән мавыкканмын, карасам: Холодец президиумда юк, кай арададыр чыгып сызган Ярар. Икенче көнне гел таныш түгел эшчеләр килеп, минем кулны кысалар. «Ну шәп әйттең, молодец! — диләр — Холодецнын бераз кикриге шиңәр, бик узынган иде», дип. җилкәдән кагалар. Мине сыраханәгә алып кереп, сыйларга тотындылар. Әле берсе килеп минем кружкага йөз грамм сала, әле икенчесе. Шулай шакгый гына булган. Өйгә кайтсам, ха I ын өермә күтәрә. Балаларга сөт. ипи алырга акча юк. ә син лыкынып йөрисең! Фәлән дә, фәсмәтән. Үземнән тиен дә тотмадым дип әйтәм, юк, туктамый. Бер кизәнгән идем, өйдән чыгып чапты
Мин верандага чыгып, диванга яттым. Төн уртасында ике милиционер. бер врач килеп. . Менә шул Холодец тәренең кулы. Ул «теге»ләр белән тыгыз бәйләнгән, шуңа бернидән дә курыкмый...
Шул тикле үк булыр микән?
Холодец кулы гына! Хатын аңа жалоба белән барган . Холодец бит кай кешеләргә яхшылык та эшли?
Абруй яулар өчен, показуха гына! Тыштан яхшылык иткән итә. ә астан буйый..
Дөрес, ул шактый жулик кеше инде, дип килеште Зәй
- Үзең жулик дип хак әйтәсең, алайса нигә Холодецка тәлинкә тотасың?
- Тормыш бит, дуңгызга да җизни дип әйтерсең, ди.
Жуликка елышасың икән, димәк, үзеңдә дә шундый хирыслык бар. Алкинның тавышында өстен чыгу, җиңүлек чагылып китте Шушы чалымы аны төрле җәнҗалларга катышырга этәрә иде шикелле. Бу аның шәхесенең нигезендә ята торган бер сыйфат. Алкин аңы белән шуны төшенеп җитмәгән күренә.
Квартир мәсьәләсендә ярдәм итмәсме дигәннең эше инде, диде Зәй Тормыш жуликның артын яларга мәҗбүр иткәч, нишлим? Аның тавышы калтыранып килде дә өзелде Күзләренә ачы яшь тулган иде Түләнмәгән күз яшьләре! Әмма бик тиз үзен кулга алды. Алкин аның бу халәтенә бөтенләй әһәмият итмәде кебек.
Без авызга су кабып торган саен жуликлар узына Безне санга сукмый, түбәнәйтә Курыксак, алар канат җәя .
Менә син кыюланып дөреслекне әйткәнсең, ә нәтиҗә нәрсә?
Алай төрттерергә ашыкма, ди-ди Алкин, төтенен авызыннан алка-алка чыгара Тәмәкедән туя башлады, ахрысы Мин дөреслекне халык алдында ачып салдым. Халык ничек шатланды, хуплады Ярар, соңы минем өчен начар булсын ди. Тик мин артта яралы эттәй шыңшымадым. Менә синең ише дер калтырап, үз астына кәк итеп йөрүчеләр күп булганга безне басымчак игәләр дә. Син итеген ялаган Холодец нишли’ Бервакыт гөмбәгә коллектив белән баргач. Соня Валеевна ачылды Колагыма гына пышылдады Холодец аңа акча биргән дә әйткән. Алкинны юешләнгәнче эчер дә үзеңдә кундыр, дигән Ышанасынмы’ Сонядан хәзер сорасаң да танымас. Әнә бит. Холодец хатын белән минем араны гәмам бозар өчен ниләр эшли, жулик! Ә минем, хатын-кыз ачып ятса да. исем китми. Юк! Дөрес, эчемлеккә йомшак ягым бар
Шуның аркасында харап итмәсәләр. дим
Хәлемә кереп сөйлисен, рәхмәт, дип куйды Алкин. Кашлары җыерылган, борын яфраклары әллә ничек читләшүле. карашын чнткәрөк ала Хәер, Алкинның күзләреннән, карашыннан берни дә чамалап булмый Ул ими} гьслы кеше Кинәт кенә сиңа хәерхаһ һәм дус кебек була һәм шулай ук капылт кына дошмани карый башлый. Бик тиз кызып, әтәчләнеп ала. һәм гиз генә сүрелеп, әйбәт г ыныч кешегә әйләнә Аңарда
Зәй аңлап" бетерми торган нәрсәдер бар. Конкрет җентекләсәң, һәр адәмдә аңлашылмый торган нокталарны табарга була... Алкин, уйга калып торды да, әйтте:
— Тугаев сиңа ничек карый? Үзе карашын ике бармак арасында көйрәүче папиросына төбәгән. Зәй өчен бу көтелмәгән сорау иде. ул аптырап калды, уйларын туплады. Соңгы вакытларда Тугаевның аңа карата үзгәрүен сизә ул. Фатир исемлеген тикшергәндә дә аның чиратын арткарак чигергән, дигән сүзләр колакка керде. Әллә гайбәт, әллә чын. һич белер хәл юк.
— Каян беләсең, бүген болай. иртәгә тегеләй...—диде Зәй икеле- микеле. Бу чыннан да шулай иде, ул алдамый иде. Үзе, нәрсәгә Алкин моның белән кызыксына икән. дип. уйлап куйды.
— Тукта, син ничек бирегә, Әлмәт бульнисыиа эләктең? дип битараф кына сорап куйды Алкин. Зәй бер-ике сүз белән генә сөйләп бирде. Ләкин теге аны юньләп тыңламады да шикелле. Ул үз кайгысына чумган, шуның тырнагыннан ычкына алмый төсле иде.
' — Син озакламый чыгасындыр?—диде Алкин, яңак очында мускуллар тартышты. Зәй ым какты.
— Мине психушкадан коткару турында Тугасвка әйт! — Алкин нин-дидер өметсез хәрәкәт белән төпчеген атты. Тиешле җиргә шалтыратып. мине юлласын. Ә? Хатын ыжламас, беләм.
— Дисеңме? Тугаев шүрләмәсме икән соң? Горкомга алалар дигәч, ул кызыл авызланып китте? Моңа баш тыгармы?
— Холодецны горкомга үткәрмәү аның мәнфәгатендә бит.
- Шул кәрткә уйнамакчы итәсеңме? Ай-Һай. Тугаев ул уенга керерме икән? Зәй Алкинга хәерхаһ булса да, аның хәзерге хәленә бераз ышанып бетмәү аша карый иде. Чөнки Алкинда батырлык, хаклык өчен көрәшүче япмасына төренергә омтылу чалымы бар. Биредә хикмәт бер Холодецны тәнкыйтьләү генә сәбәп булмаска тиеш. Егет барысын да әйтеп бетерми кебек. Аның холык-фигылендә корбан романтикасы да чамалана иде. Шуңа күрә бик ышандырасы килми.
— Сип аңа әйтеп кара. Алкин.— Үзең алынмассың инде?
— Мин — нуль, Тугаевка әйтермен. Ә кем тота сине чыгармыйча?
— Врачлар, сакчы әзмәверләр...
— Син бит нормаль кеше!
— Бар нормаль икәнеңне исбатлап кара! Минем ишеләр байтак. Әнә Бишмунчадан бер укытучы. Мәктәпләрен русчага әйләндергәнгә каршы чыккан. Роно мөдире белән якага-яка килгәннәр. Мөдир ничектер сигнал биргән, моны шунда ук алып киткәннәр.
- Неужели шундый әшәкелек эшлиләр? — Зәй хәзер генә мәсьәләнең катлаулы булуын аңлый башлады. Бу «житейский» гына хәлләр түгел икән. Аның эченнән, өшетеп, салкын бер сызып үтеп китте. Куркуын ничек тә яшерергә маташып, ул чыраена хәерхаһлык нурлары чыгарды.
- Кыйгырма, Назыйр, бер җае чыгар әле! — диде үзенең Алкинны йоларга йөри алмаячагына ачуы килеп һәм үртәлеп. Алкин, шул нәрсәне сизенгән кебек, кулындагы «Беломор» пачкасын куенына яшерде дә кузгалды. Сизсәләр, эш харап. «смирительная»ны кигерерләр... Ул. бөге- лә-сыгыла. тиз-тиз сәрбй куаклары арасына кереп китте. Анда үтә торган койма ярыгы бар иде... Алкинны жәлләү хисе Зәйнең йөрәген чеметеп, әчеттереп алды. Күкрәк туры чәнчеп торды. Зәй үзен-үзе тиргәде: нишләргә инде бу йомшак күңел белән? Мәлҗери дә төшә. Хисләр бит бары үзеңне генә ашый. Аларның беркемгә дә файдасы юк. Мин Алкинга ничек ярдәм итә алыйм, ди? Биредә сәясәт катнашкан булырга охшый. Каһәр сәясәт кешеләр арасын боза, кайберәүләрнс бәхетсез итә. Мин Алкинны йоларга тавыш куптарып маташсам, өстә моны исәпкә алачаклар һәм миңа фатир мәсьәләсе тагы һавада асылынып калачак. Моңа мин гаеплемени? Әй. син куян йөрәк, дип әйтүчеләр булыр. Ләкин минем авыру балам бар, ул бар нәрсәдән кадерле. Миңа таш ыргытырга теләүчеләр әйдә ыргыта бирсеннәр...
Тугаев та бу эшкә катнашмау ягын караячак. Ул бик нык үзгәрде. Элеккеге «демократлыгы», егетлеге юкка чыкты. Башта ул сабыр ярдәмчел, түзем холыклы иде. Хәзер исә бер сүздән шырпы кебек кабынып китә. Андрей Андреич та моны белә. Ул Тугаевның хәзерге холкын үзенчә шәрехли: Тугаев карьера ярышы агымына эләкте. Ә җиңәр, ирешер өчен мөмкинлекләре күп түгел. Эштә уңган, булдыклы булу гына җитми, сәяси капитал да кирәк Әнә шул ягы сыек. Хатыны Рита исә. бернигә карамыйча, аны дәрәҗә өчен көрәшергә каулый Каулый гына түгел, хатын-кыз байлыклары белән көне-төне камчылый .
Ниһаять. Зәйнең эшләгән җиреннән килделәр. Конторның местком әһеле Кәкүшев һәм Сәях Карасана. Сәяхка нормаль кеше кыяфәте кергән ләбаса муены йомрыланган, яңак-битләренә ит кунган, элек зәңгәр тамырлар тулган була иде. Эчүне ташлау кешене бөтенләй икенче итә шул. Кыяфәтеннән сизелә, аңа хәтер ышанып карыйлар Бүтәннәрнең сиңа ышануы инде ул бик зур нәрсә. Җанга яшәү канәгатьлеге бирә ул . Күкүшев кон горда күптән түгел пәйда булган кеше. Зәй аны әз белә. Аппаратта эт каешына әйләнгәнлеге сизелә. Авызы-борыны алга чыгып, яңаклары кырт эчкә баткан, шуңа бераз төлкене хәтерләтә. Ләкин үзендә төлке хәйләсе юк кебек.
Әллә син Вьет намда булдыңмы? — диде ул кәстилләрне күреп Үзе кет-кет көлде, юка иренле авызы колакларына җитә язды Сине анда, бер тол хатын янына барган икән, малае әнисен көнләп мылтыктан аткан да яралаган, дип мәш киләләр
— Тычканга үлем, мәчегә көлке, диде Зәй, кәефе китсен белгертеп. Кәкүшевнең иреннәре колаклары яныннан үз урынына җыелды Шуннан ул хәл-әхвәлне сорашырга кереште. Сәях та. хәерхаһланып, сүзгә кушы гды Зәй үзенең хәле алга баруын, озакламый чыгарга исәпләвең сөйләде Шуңа ялгап, больничный мәсьәләсе хөргиерәк. днде Яра произволетво травмасына керми икән. Нишләргә?.. Ул Кәкүшевнең кылын тартып карый иде Сәях та Кәкүшевнең саргылт-көрән йөзенә төбәл тән Әмма Кәкүшев сүзне икенчегә бора, мәзәк сөйләргә тотына: хирург ашказанына операция ясый Эш бегге дит әндә генә, авыруның йөзенә иелә дә пышылдый. «Гафу үтенәм. сезнең эчтә пенни т ым оны т ылын калган Тагын туры килә инде э- э-э?» «Нишләмәк кирәк соң. дит ән авыру, көчкә-көчкә телен әйләндереп Ни. теге, минем корсак тиресенә сәдәфләр генә куеп чыгып булмасмы?» Кәкүшев кыска т ына көлен куйды Зәй белән Сәях аңа кушылмадылар Зәй сүзне таты больничныйга китереп чыгарды Производство травмасы дип куелса, больничныйга әйбәт түләнә Әмма Кәкүшев аның сүзләренә нигәдер әһәмият итми Сүзне бүтән нәрсәт ә күчерә Холодецтан шүрлиме, әллә ярдәмчел түгелме? Юк, Холодецның гаебе булмаска тиеш Холоден үзе ярдәмчел кеше. Ләкин кешесенә карап булыша. Әллә нинди җайлар таба белә. Аның коерытын беркем тота алмый Шунлыктан Холоден халыкарасында абруйлы. Аның ярдәмчел теген риялы. «показ»ной дип әй т үче тәр дә бар Махинацияләрен белгәннәр аны артында жулик дип а т ыйлар Ләкин жулик диючеләр дә. тормыш кыскач, аңа килеп йөз суы түтәләр
Зәй бер сүз арасында Назыйрны искә төшерде
Алкин әнә тете чәнечкеле тимерчыбык эчендә, психушкада. Аны йолып алырга иде. Тугаев белән сөйләшеп карамассыңмы’ Ә?
Тартар теленнән табар, ди. Начальникларның саруын бик кайната иде,--дип куйды Сәях
Син нәрсә. Сәях? диде бик аптыраган чырай белән Зәй Нигә Алкинпы өнәмисең? Ул бит хаклык өчен көрәшә?
Тешли торган эткә йә сөяк, йә таяк, ди
Үзенне лә мест комда тикшертәндә ничә тапкыр яклады, ә син аны яратмыйсың. Ничек аңларга моны’
Алкин артык күп белә, диде Кәкүшев Тавыкның әтәч булып кычкыруы, җитәкчеләргә, әлбәттә, ошамый
— Тәнкыйть иткән өчен психушкага ябу кебек килеп чыга гүгелме?
— Санчастька хатыны шалтыраткан, диләр—Кәкүшев ничектер мо- ңардан читләшергә теләгән төстә әйтте. Әллә шуңа сүзләре ышандыр- мыц иде.
— Нишләп хатыны булсын?—дип шикләнде Зәй.
— һәй. аның хатыны явыз,— диде Сәях. —Алкинның әйткәне бар, мине хатын төрмәгә утыртырга тели дип Ул өметсез кыяфәттә кулын селтәде. Зәй тагы аптырашта калды. Алкин аңа. мине бирегә кертүдә Холоден кулы уйнады, дип елаган иде. Юк, бу хакта Кәкүшевкә сүз ычкындырырга ярамас Зәй. эчтән шулай уйлап алды да. әйтмәде. Алкинны жәлләде, аны йолып алу хакында тагы Кәкүшевкә сүз катты. Ул безнең эшче, ә тәнкыйть кирәк нәрсә, шунсыз алга барып булмый бит. диде. Иптәшебезгә авыр вакытта ярдәм кулы сузарга бурычлыбыз...
— Аны Холодец юллап йөри башлады инде,—диде Кәкүшев.— Гор- комга чылтыратты...
— Чынлапмы? Зәй әнә гаҗәпләнде.— һай. Виктор Михайлович, ә?
— Мине дә милициядән коткарганы бар аның.— дип куәтләде Сәях.
Алар тынып, уйланып калдылар. Аннары Сәях буровойдагы бер хәлне сөйләп торды Сменаны кабул итеп алдык, мин тормозда. Маклаков белән чуваш Тачиван булышалар, насосны, измәне кайгырталар. Забой мең дүрт йөз метрда. Су белән бораулыйбыз. Кул белән тоям, забойда нидер булды, турбабур калтырый, әллә берәр клапаны тыгылдымы? Уйларга өлгермәдем, насос эчәгесеннәи нечкә агынты фантаны китереп бәрде. Әгәр миңа тисә, кисә иде. Што син, 72 атмосфер! Тачиван насосны сүндерде. Колоннаны күтәрәбез. Әмма кыскан, бирми, ярый әле Тартакиев килеп җитте. Барыбызны куып чыгарды да. дизельләрне соңгы көченә эшләтеп, суыртып маташты Юк. булмый гына. Шуннан бер фляга химик көчле реагент ясап салдык. Аның токымга тәэсир итүен бераз көтәргә кирәк План яна. Тартакиев читлеккә ябылган арыслан кебек әрле-бирле йөренә. Борчыла. Өстәвенә геология лабораториясе өчен токым аласы бар. Аерым долото белән. Әнә ул. крокодил башы кебек, идәндә тешен ыржайтып ята. Ике шорошкасы кырылып төшкән. Тартакиев лом алды да бүтән шорошкаларны да ватты. Юкса, ремонтка алмыйлар, шуның белән эшләргә кушалар. Бүген яңа долото китерергә тиешләр, диде. Ул моны алга исәпләп эшләгән икән. Чөнки токым алу белән мәшәләнсәк, план бөтенләй яначак. Безгә теләсә нинди юл белән проходка гына булсын. Акча да, премия дә шуңардан. Токым алу безгә шул тикле комачау итә. Тартакиев тиредән чыгарлык булып ачулана. Безгә аны Тугаевның өстәгеләргә ярарга тырышуы аркасында гына тактылар, ди. Имеш, ул булдыклы, гуманны директор. Очкосы аңа була, ә без шуның өчен көне-төне җәфа чик! Анасын сатыйм!.. Реагентның файдасы гиде: Тартакиев бик зур осталык белән долотоны суырып алырга иреште Колоннаны күтәрдек. Күтәрү илле алты операция Яңа долото борып, колоннаны төшерәбез. Сәгать унберләр, вакыт күп узды. Тартакиев тагы нервылана, кабалана. Шул мәл күперчектә Байкинның күзлекле йөзе күренде. Тартакиев кәефсезлеген белгертеп ияк кагып кына исәнләште. Токым алып булмады, долото «прихватка эләкте, ватылды, диде. Аягы белән төртеп күрсәтте. «Яңа долото алып килергә тиеш идең, булдымы?»—дип сорады. Байкин. юк дип. баш селкеде һәм кинәт йөзе бүртенде, авыз кырыйларына ачу сызыклары чыкты. Ватык долотоны иелеп, җентекләп карады.
— Ничек, токым бер дә алмадыгызмыни9 Байкин мастерга якын ук килде. Ул Тартакиевның ниндидер хәйләсен фаш итәргә җыенган төсле иде.
— Әйтәм бит. авариягә юлыктык дип...
Син. гадәтеңчә, нәрсәдер бөгештерәсең9!— Байкинның иреннәре дер-дер селкенгәли иде. Нык борчылганы күренә. Тартакиев щиттагы шкафтан буровой журналын алды, аңа кыстырган геологик картаны
тартып чыгарды һәм Байкин каршына китереп битләрен ачып сузды.
Менә бу сезнең эш тоташ халтура'—диде каты гына. Без кичә ике «прихват»ка, ике «убылу»га очрадык. Кая алар? Бу карта безгә күз. кисәтү булырга тиеш. Ә карта үзе сукыр. Ана берни төшерелмәгән. Без сукыр килеш капкынга барып эләгәбез! Мәтәштерәсен. имеш! Без эш эшлибез, ә сез чабата кайтарып, акча алып ятасыз! Тартакиев картаны бөкләп урынына ташлады.
Син боларны миңа үч итеп эшлисең,—диде Байкин. мастерның сүзләренә туры җаваптан качып. Сизә.м мин. кемдер миңа этлек эшләргә котырта сине! Әйе. әйе! Теге вакытта да шулай булды, безне күп интектердең. Син шул вакытта җаныңны иблискә саткан идең. Иблис диктовкасы белән Платон Никитичны соңгы чиккә җиткердең. Хәзер дә...
Юк. мин синең белән сөйләшмим! дип Тартакиев китә башлады, ләкин Байкин аны җиңеннән тотып туктатты. Тартакиев. кинаяле ачы елмайган рәвештә йөзен җыерып, тыңлап тора башлады. Ярар, тормыш механизмын белмәүче бу адәм белән нишлисең инде, дигән төсле иде.
— Элеккегечә сиңа бар пәрсә рөхсәт ителә дип уйлама, хәзер замана башка. Беләбез, иманын иблискә закладка салганнар үзләрен дөнья кендеге итеп тоталар Ләкин әүвәлге замашкаларыңны ташла! Иблискә дә чара табарлар! Син Пла юн Никитичның башына җиттең, берни булмады, әмма минем баш белән шаярма!
- Синең башың арт сөрт ергә дә кирәк түгел, Байкин! Без эш турында сөйләшәбез, ә син әллә нәрсәләр фантазировать итәсең. Тартакиев як-ягына каранып алды, безгә эшләгез, дип ым какты һәм. Байкинга иелә биреп, сүзен дәвам итте.
Мин дә белом сине, син аристократ, ялкау-хөрәсән. эшеңне булдыра алмыйсың, шуны сүзләр, демагогия белән капларга азапланасың. Янәсе сип честный, гаделлекле
— Син намуссыз, ертлач, бер тамчы гаделлек юк синдә! диде Байкин. карлыккан тавыш белән кычкыра биреп.
- Ну. син намуслы, ди. әйтик. Нигә син намуслы булгач, үзеннен бурычыңны үтәмисен? Эшеңне эшләмисең, халтура белән шөгыльләнәсең? - Тартакиевның йөзенә җиңүле киная сызыклары чыкты.
Кешеләрне пичек тә түбәнәйтү синең яратканың шул!
Тартакиев. аның сүзләрен ишетмәгәндәй, үзенекен тукыды.
Кая эшең? Эш күрсәт! Миңа синең намусың нәрсәгә? Намус проходка бирми! Бездән көн дә проходка таләп итәләр! Намус түгел!
Барча эшең хәрәмләшүгә көйләнгән, алдау-йолдау белән бара, чөнки синең намусың юк' Байкин кызганыч, көчсез төстә ысылдый иде
— Ялкауның намусы тизәк ул! дип Тартакиев кискен итеп кул селтәде дә күперчек буйлап китеп барды..
Иптәшләре киткәч. Зәй тагы уйга калды. Ничек булып чыга соң? Холодец Алкинны юллап йөри башлаган, имеш Алкин исә психушкага эләгүен аңардан г ына күрә? Хәлләр нинди тиз үзгәрә һәм шуңа карап кешеләр дә бүтәнг ә әйләнә.
Парторг Уралов командировкага китте Шул тикле дә шатланыр икән! Хәер, аңлашыла, хатыны бик усал нәрсә. Ураловны тота да яңаклый Тугаев, үзе күрмәсә. ышанмас иде. Уралов ничектер киңәшмәдән әбәдкә аны үзләренә алып керде. Хагыны өйдә иде. карасына коелып каршылады Шулай да чәй әзерләде. Колбаса белән бәрәңге кыздырган Дымык кына әбәтләп утырганда, хатын Ураловның ниндидер сүзенә бәйләнде Элгәләшеп киттеләр Хагын сикереп горды да иренең яңакларына чалт-чолт сугып алды һәм теге якка кереп китте. Ә Уралов исәрләрчә көләргә готынды Кулларын чәбәкли-чәбәкли көлә Мин булсам ачуланыр идем, дип уйлады Тугаев. Ә Уралов көлә, характеры нинди шәп икән, дип ана сокланды ул.
Ураловтан башка эш. мәшәкать бермә-бер күбәйде. Партбюро әгъзасы икәнсең, син барсын да башкарырга тиешсең. Партия функциясендә формализм бик көчле. Иң теңкәгә тигәне — горкомга чакыралар. Кай көнне икешәр мәртәбә. Карышу мөмкин түгел, ул төп штаб, стратегия һәм тактика шунда эшләнә, һәр эшкә, хәлгә, вакыйгага, кешеләргә бәя бирелә.
Менә Тугаев калын ырмаулы күзлек кигән идеология мөдире каршында утыра. Мөдирнең чырае рәсми-кырыс. шул рәсмилектән бер тамчы да читкә чыкмый ул.
— Холодец моннан ике ай элек командировкага барган иде, — дип. Тугаев контора хәлләрен бәян итә башлый—Әйе, кунакханәдә эчеп- исереп скандал чыгарган, кулын озайткан. Милициядән язу килде. Җыелышка куймакчы булабыз?..
Юк. җыелышка куймагыз,— диде мөдир исе китмәүчән төстә.— Мин үзем аның белән сөйләшермен.
Милициягә ничек җавап язарга?
Чара күрелде, дип.
— Нигә Холодецка карата шундый ташлама?
— Аның пычрак якларын әлегә чыгармыйбыз. Әгәр ул безнең сүзне тотмый башласа, без аңа начар эшләрен ачып күрсәтербез! Хәзергә йомыгыз!
— Холодецның милициягә эләгүе турында сүз халыкка таралып өл-гергән.
— Барысы да гайбәт сүз дияргә!
— Фактны юкка чыгарабызмыни?
— Бу хакта сорамыйлар. Үзең аңларга тиеш.
Ярар, бер факт ялганга чыгарылды. Хуш, аннары: без буровой дизелисты Камаловка квартира бирергә булган идек, сез аны исемлектән сызгансыз? Хатыны, баласы авырулар?..
— Ул безнең кеше түгел. Аннары теле озын. Өстәгеләргә карата чәнечкеле сүзләр әйтә. Горкомны джунгли дип атый. Юк. бераз акылга утырсын әле...
— Соң, «Мауглимне карап әйтәдер, юмор белән. Анда да джунглинең үз власте, үз хөкеме турында сөйләнә шикелле.
— Ни булса да, үз авызыннан чыккан сүзгә үзе җавап бирергә тиеш!
— Положениесе авыр, бер сүз өчен инде?.. Ну. ярар, ә Халитованы фатир исемлегеннән нигә төшердегез?
— Русларны яратмый, аларга каршы сүз озайта1
— Барактагы күршесе исерек урыс аны төрлечә мыскыл итә. Шул кешегә җирәнеп каравын русларны өнәмәү дип бәяләргәме?
— Без рус халкына хөрмәт белән карарга тиешбез. Әгәр руслар булмаса. татарлар бер-берсе белән суешып бетәрләр иде —Мөдир бо- ларны әйткәндә тагы да җитдиләнгән кебек булды. Тугаев ни дияргә белми аптырап калды. Башында зиһене чуалды Неужели татарлар шундыйлар икән? Әллә мине сынар өчен юри әйтәме? Горкомда һәрвакыт сыныйлар. Адым саен, һәр сүзеңне кырык бизмәнгә салалар. Биредә шундый атмосфера тудырылган
— Беренче кварталда бурильщик Файзов проходкадан рекорд куйган иде. Шул хакта үзебезнең газетага, өлкәнекенә дә зарисовка бирергә кирәк дип уйлыйбыз?—диде Тугаев бик өметләнгән төстә һәм мөдиргә төбәлде.
— Юк. ярамый,—дип, мөдир бераз уңайсызланып, өстәлендәге язу приборларын рәтләргә кереште.— Чөнки ул милли хисен бетермәгән...
Ә Гайнанов?
— Ул да безгә скептик карый.
Кемне тәкъдим итәсез соң?
— Буровой эшчесе Кафуров турында язарга кирәк...
Аны би г теге ни бик әләкче, тегендә барып барысын да сата, дип сөйлиләр' Мораль яктан да: әтисен үзенең квартирына кертмәгән .
Ансы аның шәхси эше. Без аңа катнашмыйбыз. Ул безне өни. русларны да ярата.
Сәер, димәк, булган фактны юк дип. чын түгел дип әйтәбез, ә Кафуров очрагында, булмаганны, ялганны чын. бар дип бәялибез?— Тугаев бу сүзләрне әйткәндә мөдирнең күз аклары тәгәрәште, чыраена кара дәһшәт чыкты
— Син минем телгә басма, горком ничек кушса, шулай эшлә! Юкса... Аның муен төере хәтәр селкенде. Тугаев ялгыш сүз ычкындыруына гафу үгенде! Шуның белән сүз беткән кебек булды. Мөдир Тугаевны җибәрде.
Чыгу белән Тугаев «уф» дип куйды Әле генә сөйләнгән нәрсәләр аның башына сыймый сыман иде Хәер, ул мондый механизмны күптән белә. Үзе дә система механизмында эшләде. Гаҗәпләнерлек берни дә юк Ләкин съезддан соң механизм яхшы якка үзгәргәндер, дип уйлап йөри иде. Баксаң, бар нәрсә дә нәкъ элеккегечә икән Уф! Дөнья без дигәнчә генә бармый шул...
VIII
- ндрей Казан бүлеккә килгән сигналларны 1икшерергә Акташ шә- Уҗ һәрснең поселокларына барды һәрбер яңа шәһәрдә баш га поселоклар төзелә. Беренче поселокта яшьләрне никахлаштыру белән шөгыльләнгән мулланы габып сөйләште. Баракта никах укытып гагигә корган кыз белән егет янына кереп чыкты. Иске Писмән поселогында подпольный поп балаларны чукындырып ята икән, ләкин аны очрата алмады. Әллә чынлап та идән астына качкан?
Ул кайтып кергәндә апасы өйдә иде. Чәй хәстәрләп йөри Андрей ал якта өс-башын алыштырды да тизрәк кухняга ашыкты Алар апалы- энелс һәр эшне бергәләп башкарырга тырышалар иде. Андрей кайчак керләрне дә үзе чиләктә кайнатып уа. чөнки апасы мыгырдана, йөзенә нәфрәт чыгара Ул моны максат белән эшли. Андрейны, өйләнеп үз тормышыңны корырга вакыт, дигән уйга китермәкче була Аны күзле- башлы итәсе килә. Белгән хатын-кызлар да димләп карады. Тик Андрейның берсенә дә күңеле ятмый. Җанында нәрсәдер үлгән, беткән Барысына да шул әшәке зиндан гаепле. Ул беркемгә дә ышана алмый! Бу мәсьәләгә тормыштагы башка ваклыклар килеп кушыла һәм апа белән эне арасыннан кара мәче дә узгалый. Апасы эндәшми-сөйләшми йөри Өйдәге бу тынлык җанга аеруча авыр булып гөшә
Өстәлгә таба белән көнбагыш маенда кыздырылган бәрәңге, ипи. суган турап куйдылар. Яшел чәйнек гимер челгәр түгәрәк өс генә менеп утырды. Ипи белән бәрәңге капкаларга керештеләр Башта сүз һәрвакыт- тагыча ашамлык әйберләренең хакы турында барды Узган атнада базарга ит бик күп кергән Бөгелмә тирәсендә бүтән шәһәрләр юк. шуңа биредә ит юнь була. Өстәвенә, бойний да эч-баш чыгара Аңа чират була булуын, шулай да кайчак сиңа да тиеп куя
Анна сүзне янә гаилә тормышына, ир-атка хатын җәмәгате кирәклегенә ипләп кенә кигереп чыгарды
Әгәр өйләнсәм, синең белән минем арага кеше керә, диде Андрей, чынаяк чокырларына чәй агызып. Хатын ягына авышырмын, дип куркам Юкка гына хатыннарны юха димиләр. Ул безне дошманлаштырыр. Син шуны телисенмени?
Әллә берәр апа белән эненең дус яшәгәнен күргәнең бармы? Без бодай да... Ә ир һәм хатын бер-берсен хөрмәт итеп, дус яши ала Чөнки аларны балалар бәйли
Гаугалашып яшәгәне дә җитәрлек.
— Болай безнең нәсел корый, диде Анна, энесенә җитди карап.—
Ә Ленинградтагы малаең әнисе фамилиясен йөртә. Синең малаймы соң ул? _
Минекедер инде, миннән алимент алып торгач дип, Андрей сүзне икенче эзгә төшерәсе итте. Акташтан яңа җиләк вареньесы алып кайткан иде. шуны ачып, апасы алдына куйды. Элеккеге гаилә, малай темасына керәсе килми, анда тоташ җәрәхәтләр. Тирән чи яралар әле дә җанны борчып, әрнетеп торалар иде.
Быел җиләк-җимеш елы, иген уңышы зур булмас, лиләр картлар,— ди-ди. Анна, калак белән варенье капкалап, чәй эчәргә тотынды. Җыерчыклары булса да. беленмәгән түгәрәк тулы битенә һәм соры җете күзләренә канәгатьлек нурлары чыкты. Сүз. бүтән нәрсәгә күчеп, дәвам итте. Аннары тагы үзеннән-үзе элеккеге эзенә килеп төште Анна хатын- кызга ир-атсыз берни түгел, диде киң маңгаена төшкән салам төсле эре бөртекле чәч чылгыен артка сыпырып. Ә ир-атка хатын-кыздан башка бик яман. Физиологик яктан алганда да...
— Өйләнеп биредә калудан куркам,—диде Андрей, бик саллы сәбәп белән апасын сүзсез итмәкче булып. Әмма апасының иреннәре киная белән бөгелгәләнде.
һаман иллюзиядән арына алмыйсың, ә?—дип куйды төртмәле тон белән. Китапны күп укыйсың. Әйе. Әти әйтә торган иде. Россиядә революция китапны күп укудан килеп чыкты, дип. Китапта идеал тормыш сурәтләнә. Ә гамәл кырыс, рәхимсез. Художество әсәрләре кешене адаштыралар гына... Кайтырга тагы отказ килде бит.
Менә син кайтып урнашсаң, миңа да Ленинградка рөхсәт итәрләр...
— Бу астма белән анда бик тиз ычкынырмын. Мине вакытыннан алда җиргә күммәкче буласыңмы? - Аннаның йөзе җитдиләнеп китте, битләреннән ачуы килә башлау шәүләсе узды.
— Ну. Анна, нәрсәгә борасың? Анда зур белгечләр, чит ил дарулары...
Биредәге кояшлы тау һавасын берни дә алыштыра алмый Өченче ел Ленинградтан ничек кайтып егылганымны күрдең бит. Ун көнгә дә чыдый алмадым, буылып үлә яздым. Юк, юк. кайту турында миңа бүтән әйтмә! Аннаның карары нык һәм кире чигенмәслек төстә яңгырады. Андрей исә бу ныклыкның сәбәпләре ни дип уйлый: Анна бер хатыны өметсез авыру бик яхшы кеше белән таныш, әллә шуңа исәп тотамы? Белмәссең кеше йөрәгендә нәрсә ятканын...
Аннага туган шәһәре Ленинградка кайтырга рөхсәт итәләр. Дөрес, башта өч-дүрт ел коммуналкада интегергә туры киләчәк. Алар яшәгән йорттан кирпеч өемнәре генә калган икән. Әмма рөхсәт булса да. Анна анда кай!а алмый, сәламәтлегем кыйбат, ди Ә Андрейдан һаман Гулаг кләймәсе алынмаган. Ленинградка пропискага кертмиләр. Шулай да ул һаман туган шәһәренә омтыла. Анда гомер юлы да бүтән эздән агып китәр төсле тоела иде.
Андрейның уйлары бүтәнгә күчте. Ул. Акташта күргән яңалыкны Аннага сөйләргәме, юкмы, дип уйлана иде Анда аяктан егарлык хәл кичерде бит. һаман моңа тулысы белән ышанып җитә алмый әле. Әмма күз хәтере аны алдамады шикелле. Эш шунда. Андрей төрмәдә үзен кыйнаган, сорау алганда сугып беләген имгәткән тикшерүче кешене очратты һәм танып калды. Аның исем-фамилиясе Холодец Виктор Михайлович Бу адәм Андрейның һәр күзӘнәгенә кереп, пичәтләнеп сеңгән Очраткач, Андрей чак исен җуймый калды, бик каты итеп баш миенә суккандай хис итте. Күп уйланып йөрде, хәзер бу хакта Аннага белгертми ярамавын аңлады, һәм бер-ике сүз белән сөйләп бирде.
Кит инде! Әллә күзеңә генә күрендеме? дип. Аннаның күзләре аларып маңгаена менде, гаҗәпләнүдән кашыгын өстәлгә куен, энесенә төбәлде.
' Юк, өченче тапкыр очратуым. диде Андрей ныклы итеп Башта үзем дә ышанмадым, зиһенем чуаладыр, дип шикләндем Хәзер төгәл ул икәнен белдем
Әйе, аңлашыла, дип куйды Анна моңсуланып Яна җиргә төрле әтрәк-әләмне тутыралар. Сөйләделәр, авылда элек түрә булып, кешеләрне эзәрлекләгән, таш капчыкка утырткан бәндәләрне шәһәргә качыралар икән... Шәһәрдә бит кешеләр бер-берсен яхшы белмиләр.
— Органнар үз палачларын ким-хур итми —Андрей, өметен өзгән төскә кереп, гирән уфтанды. Кашыгын куйды да өстәл артыннан кузгалды һәм идән буенча йөренергә тотынды.
— Эчемдә үртәлү, үч ачысы, нишләргә? диде ул, башына җиз энәләр тезеп чыккандай күренгән эре бөртек чәчләрен сыпырып -Әллә милициягә язып бирергәме?
— Дурак, дурак, дип кулын селтәде Анна ачуы килеп. Үзеңне тагы харап иттерәсең киләмени? Карга күзен карга чукымый
— Заман үзгәрде бит, так что
— Тышкы яктан гына, косметика бары Эчке яктан бөтенесе элеккечә калды, һе! һаман акыл керми диген, ә? Әнә Мәскәүдә журналист хатын- кызны кулга алганнар. Чехословакларны яклап язган, ди.
— Әйе, «Голос» тапшырган иде. Сон, нишләргә’’ Бер яңагына суксалар, икенчесен куяргамы?
— Иң хәвефсезе шул. Артыңны кысып кына утыр. Үзеңә тимиләр икән, шыбырдама!
— Юк, Алмаз Борисович белән киңәшеп карарга кирәк Кеше үзе кылган әшәкелекләре өчен җавап тотарга тиеш!
— һаман да шул идиотизмың тышка бәреп чыга. Булырсың икән! Алмаз Борисович соңгы вакытларда үзеңнән качып йөри Ахмак түгел ул синең эшләреңә катнашырга?
— Әйе, соңгы вакытларда Алмаз карьера комарына йотылды, дип куйды Андрей йомшак итеп Кешене артында яманлаудан ул бикса гая иде.
— Яхшы адәм белән палачны аерып булмый хәзер, төшенәсеңме? диде Анна, энесенең иллюзияләр тырнагыннан ычкына алмавына рәнҗегәндәй тавыш белән. Палачның да кемгәдер яхшылык эшләве мөмкин. Яхшы адәмнең исә кайвакыт начар эш кылуы ихтимал. Анна торып, портфеленә дәреслекләр, әсбаплар тутыра башлады. Эшенә соңга калуы ихтимал иде
— Үзем җыештырырмын, юармын, диде Андрей, аның сәгатенә еш-еш карап алгалавын күреп Ул. шырпы газета кисәге тотып, ваннадагы титанны кабызырга кереп китте. Анна исә, элгечтән плащын эләктереп, ишеккә ашык i ы
Табак-савытларны юганда Андрейның уйлары шул Холодец дигән бәндә тирәсендә бөтерелде Нинди җылы җирне ганкаң, иблис' Яхшы фатирда яшидер, әйбәт урын билидер Ләкин ничек итеп аңа үземнең барлыгымны белдерергә’ Кылган әшәкелекләрен исенә төшерсен иде. сволочь! Әмма моңардан ни мәгънә? Мин бит аны берни эшләтә алмыйм? Өстеннән язып бирсәң дә. ана бернинди чара күрмәячәкләр Менә шулай явызлыкка җәза бирелми Җәмтыять өчен бу коточкыч нәрсә, бу хәл аны эчтән җимерә. Ник дисәң, җәмгыятьтә һәр нәрсә бер-берсенә бәйләнгән, тоташ савыт кебек
Шул мәлдә ишек шакыдылар Рая икән, яктырып, мөлаем елмая- елмая керә, алты тешләренең алтынлы булуы йөзен таты да матурайта шике тле иде Ул китапханәдә ни ти. Андрейга сораган китапларын китерә килгән. Дефицит Андыйларны Андрейга бирмиләр. Рая үземә дип яздырып ала да яшереп кенә кигерә. Юл өсте, керте т чыгыйм, дидем дип. Рая нитәдер аклана Андрей бер-бер нәрсәдә шикләнмәсен дигәндәй итә Чөнки Андрейның четерекле холык-фигылен чамалап алган күрәсең Андрей хатынны үз ягына алып чытып, диванга утыртты
Рая китапларны сумкасыннан бушатты. Менә бәйрәм! Андреи, заем откан шикелле, шатлыгын эчтән тыя-тыя китапларның әле берсен, әле икенчесен ачып карый. Ләкин иң кирәкле китаплар булмаган икән. Ан- .дрейның эчке шатлыгы белә, йөзенә гадәттәге моңсулыгы чыга. Шулай да сер бирмәс өчен елмая. Раяга шаян сүзләр әйтә, көлдерә. Кулын тотып, шаярып, үзенә таба тарта, китапларны читкә альш куеп, янына ук шуыша. Рая (ул татар хатыны Рәхилә, исемен руслар әйтергә җайсыз булганга шулай йөртә) бик аппетитны кузгата торган хатын, күкрәкләре тыгыз булып төртәйгәннәр, тар юбкасы юан ботларының зиһенне таратырлык йомры, тазалыгын белгертеп тора. Андрей учын хатынның биленнән шудырды һәм. әллә шуңардан тамырларында каны кайнарланып. тәне буйлап йөгерә башлады. Ниндидер эчке дәрте кузгалды, дулкындай тышка чыгарга омтылып, баш мие тамырларына суккалый иде. Раяны үзенә таба тарта, ботларына үрелә, хатын чырык-чырык көлә дә көлә, гүя кытыгы килгәннән шулай итә. Андрей кыюрак хәрәкәт ясады. Рая торып басты. Андрейның кулларын читкә этәрә, үзе юньләп каршылык күрсәтми. Каяндыр Аннаның яраткан эте Тимка килеп җитте. Раяның аягын тешләргә борынын сузды. Рая. курыкмаса да, кыланып ах иткән булды. Андрей, кызышкан халәттә, белештермичә Тимкага каты гына тибеп җибәрде. Тимка чинап туп шикелле идән буйлап тәгәрәде. Ул торып, тагы чиный-чиный диванга таба ыргылды. Андрей тагы тибеп очырды. Үзе һаман Раяны диванга екмакчы булып тырыша. Рая юри бирешми, һаман шыркылдый. «Татар көрәше», ди-ди, үзе дә шаярта иде. Тимка, әллә хуҗасына ярдәм итәм дип белеп, һаман Раяның аягын тешләргә ыргыла. «Этеңне тый!»—диде Рая. Шуннан соң гына Андрей Тимканы тотып алды да ваннага ябып куйды. Ул борылып килгәндә Рая китәргә җыенгандай сумкасын карый иде. Андрей аның биленнән кысып тотты да диванга екты. Бу юлы хатын каршылык та күрсәтмәде. Аның гадәте —башта карышкан булып, үзенең очсыз түгеллеген расларга тырышу иде. Раяның шоколад төсле ботлары Андрейның барча түземен бетерде...
Аннары алар бераз тын гына яттылар һәм бераздан торып утырдылар. Рая тиз-тиз төзәтенде. Ашыгыч эше барлыгын әйтеп, сумкасын кулына алды. Ул пигәдер бик боегып, нәүмизләнеп калган иде. Андрей аның хәлен сорашып тормады, ихтыярсыз гына елмайган итеп һәм шуның белән рәхмәтен белдереп, ишектән озатып калды.
Аны кинәт нигәдер тирән бер эч пошу биләп алды. Җанын сулык- сулык китереп, эче поша башлады. Күкрәк турын тыгызлап авырттыра. Баш исә кургаш коеп тутыргандай авырайган. Түмәргә әйләнгән. Бер фикер чагылып китәргә дә чама калмаган. Нишләп бу бодай? Хатын-кыз белән якынлык кылгач, рәхәтлек тоялар, ә минем нигәдер эчем пошарга тотына? Ярату булмагангамы? Мин ярата алмыйм, ахрысы? Шул зиндан касәфәте инде? Әмма эчтәге дәрт үзенекен таләп итә. Яратасыңмы, яратмыйсыңмы, аңа барыбыр. Ул эчке таләп аңга да буйсынмый, ярату, ярал мавыңны уйлап маташмый. Аңа бары җенси якынлык булсын. Ярату әллә хыялыйлар тарафыннан уйлап чыгарылган бер нәрсәме? Юк, кайбер кешеләрдә ярату хисе бар һәм көчле булырга тиеш.
Ул, эче пошуын берничек дә җиңә алмагач, үзенең өстәле артына килен утырды, эш кәгазьләрен актарырга кереште. Башкарган эшләре турында бүлек мөдиренә кыскача гына отчет язып бирергә тиеш иде.
Иске Писмәндә ул балаларны яшерен генә чукындыру белән шөгыльләнүче бер рус карты янында булды. Өстеннән сигнал килгән иде. Карт совхозда төнге каравылда тора икән. Көндезләрен буш. Зур гына алты почмаклы өйнең кече ягында оныгы белән икесе утыралар иде. Оныгы өстәл башында дәрес әзерли, карт күзлеген киеп газета укый. Инспекторның тикшерергә килгәненә бер дә исе китмәде. «Әллә рөхсәте бармы?»— дип икеләнде Андрей, һәм ипле генә, ачу китермәслек итеп сорады:
— Кем рөхсәт итте?
Карт, газетын куймыйча гына, күзлеге өстеннән Андрейга кызыксынып карады. Аның нинди зат булуын чамаларга теләде һәм үзенчә ниндидер фикергә килгән төстә:
Алла рөхсәт итте,— диде һәм. бу жавап Андрейда нинди тәэсир тудырыр дигән төсле, күзен алмый текәлеп катты Ансат жавап. дип уйлады Андрей эчтән, бар гаепне аллага сылтау яки шайтан өстенә аудару. Әллә адәм заты җаваплылыкмы үз җилкәсеннән төшереп тору өчен алла белән шайтанны уйлап чыгарганмы?
Бер хатын сезнең өстән жалоба язган,—дип. Андрей кара сумкасыннан амбар кенәгәсе чыгарды. Шуны актарып бер бит кәгазь алды. Чукындырганда балага салкын тигән, үпкәсе шешкән, врачлар көчкә үлемнән коткарганнар. Әгәр бала үлсә
— Юк. үлми. -дип. газетын өстәлгә куйды карт, йөзенә җитдилек чалымнары чыкты. Аның мыегы сакалы белән бергә тоташкан, авызының кай төштәрәк икәнен төк чылгыйлары кыймылдаудан чамалыйсың. Мин фәкать эссе мунчада җылы су белән эш итәм Әгәр хатын үзе юбалгы икән...
— Бу үзегезнең дин канунын бозу түгелме соң?—Андрей попның ялганын тотарга итә иде.
— Ә дин ул тормышка ярашырга тиеш!
— Еванглиедә андый катехезис юк шикелле9
Аның каравы, агымга каршы бармаска диелгән.
— Ә үзегез менә агымга каршы барып, балаларны чукындырасыз, ә?
— Хәзерге барыш ул, иптәш, антихрист тәртипләренә корылган. Кешеләрдә иман юк, шуңа күрә кешеләр бер-берсен күралмыйлар, брат белән брат дошман, адәмнәр һәртөрле түбәнлек белән килешәләр, үзләре гуҗлар, фахишәлеккә омтылалар Бер-берсенә яхшылык эшләргә куркалар... Бер кеше икенче якын кешесенә дә ышанмый... Православный- лардан кайберәүләр әнә шул әшәкелекләрне күреп, үз җилкәләрендә татып, балаларына иман иңдерергә телиләр. Әшәкелекләр эшләп яшәмәсеннәр, диләр. Моның өчен сөенергә кирәк иде. рәхмәт әйтергә, ә миңа штраф салалар?. Яхшылыкка начарлык белән кайтару антихристлар эше генә...
Мин салмыйм штрафны, закон сала! диде Андрей, картның сүзләрендә хаклык күреп. Әллә мине сынар өчен шулай сөйлиме9 Мин киләчәкне белеп, картны әзерләп куйганнармы? Ярый әле аның фикерләрен хуплый торган ымнар йөземә чыкмады шикелле? Әйтәм җирле, карт сөйләгәндә миңа бик нык төбәлеп күзләре белән кадалып торды? Юк. берни дә сизмәде кебек? Әмма карт шайтан дөрес сөйли бит хәзер адәм зат коточкыч нәфесле, хөсетле. Якын кешеләр бер-берсенең үлгәнен көтеп яшиләр. Дуслар бер-берсенө чокыр казыйлар. Берсе өстеннән икенчесенә өстәгеләргә сигнал бирәләр Моңа соң антихрист кына гаеплемени? Картка шулай уйлау файдалы, билгеле. Ләкин барча начарлык, әшәкелекне антихрист-дәжжалдан күрү бик балаларча фикер йөртү булыр иде. Кешеләрнең бер-берсенә дошман караш га булуларының сәбәпләре тирәндәрәк ята булса кирәк.
Бераздан Андрей яңа шәһәрнең Пархоменко урамындагы оныгын чукындырган хатын янында утыра иде Бик яхшы ике бүлмәле фатир Хатын да шактый зыялы күренә Андрейны башта ул газ төнлекләре тикшереп йорүче пожар инспекторы дип белде. Аңлашкач, хатынның йөзе берьюлы караңгыланып китте. Сер бирмЗәс өчен иреннәре белән генә елмайган булды. Аннары гозерләнергә кереште:
Зинһар, кызым белән киявемә җиткерә күрмәгез, алар белмиләр. Мин аларга’әйтми генә эшләдем Бары мин гаепле. Алар берни сизмиләр Икесе дә Якутиядә җаваплы эштә Икесе дә партийныйлар. Зинһар' Хатын тәмам каушаган кебек иде, учы белән биек түшләрен сыпыра чебен куган шикелле, кулларын йөзе алдында бутый.
65
Нишләгәнен үзе дә аңлап җитми сыман, хәрәкәтләре аңына буйсынмый, ахрысы.
Менә жалоба язганнар бит,—дип, Андрей хатынның еламсырап такмаклавын бүлде.
Юк, булмас!—диде хатын, кинәт уен туплагандай тынып. Андрей амбар кенәгәсен ачты, аннан бер бит кәгазь алып, хатынга сузды. Шунда гына үзенең ялгышуын аңлады. Шикаятьне ул иясенә күрсәтергә тиеш түгел иде. Мөдир аны бу хакта ничә мәртәбәләр кисәтте, һаман эчендәге ялганлый, икейөзлеләнә алмавы сизмәстән бәрә дә чыга, шайтан. Эш интересы өчен дә ялганга бара алмый. Тәмам интегеп бетте инде үзе белән... ~ <
Баладан яздырганнар,—дип, хатын кәгазьне Андрейга сузды. Йөзендә таркаулык, ниндидер гоман итү галәмәте бар иде.
Зинһар, киявем белән кызымны буямагыз.— ди-ди сөйләнде хатын кулларын бутый-бутый.— Күпме штраф түләтсәгез дә риза!!
— Аллага ышанасызмыни?—Андрей хатынны сынар өчен генә шулай әйтте. Үзе өчен, кешеләр ни өчен алланы яд итәләр икән дигән мәсьәләне ачыклыйсы килә. Аллага табынуда теге дөньядагы җәзадан курку ятамы? Әллә башка берәр серме?
Ышанмый ни. имансыз ничек яшәмәк кирәк?—диде хатын, ничектер сүрәнләнеп.— Аллага да ышанмаган кеше бәндәгә ышана аламыни?!
Андрей үзе аллага да, муллага да ышанмый иде. Кайтканда һаман шул хакта уйланды. Кешеләр теге дөньядагы җәзадан куркып кына ышаналармы, әллә тагы биредә берәр тылсым бармы? Алла һәркемнең рухында-җанында, диләр динчеләр. Моны ничек аңларга? Адәм баласы теге яки бу эшкә алынганда рухындагы шул алланы т- ягъни иманны тыңларга тиеш, ә үзенең эгоизмын, нәфесен түгел. Шул иман кушканча эшләсә, башкаларга да, үзенә дә әйбәт булачак. Ягъни рухындагы алланы тыңлау — намусыңны тыңлау, намус кушканча эшләү була түгелме соң?
Ышанмыйча иман — «вера» була алмыйдыр инде? Ләкин дин сүзсез, һичбер шикләнүсез ышануны таләп итә. Ышан — бетте, сәбәбен, нигезен төпченмә! Коръән дә сүзсез, каршылыксыз, дәлилсез ышануны таләп итә. Исламның нигезе дә сүзсез ышануга корылган. Ышан. әмма. нигә, ни өчен, ни сәбәпле, дип сорама. Бездә социализмда эксплуатация юк дигәнгә сүзсез ышануны таләп итәләр. Ни өчен барча диннәр дә сүзсез, сукырларча ышануны куялар? Нәрсәдән бу? Табигать серләрен азагына чаклы танып-белү мөмкин түгел дигәннән чыгыпмы? Әллә сукырларча ышану шәхеснең үзе өчен кирәкме? Үземнән беләм, ихлас шикләнүләрсез ышана алган кеше бәхетле ул. Мин шул ихлас күңелдән ышана алмыйм, шуңа бәхетем дә юктыр.
Ул алла дигән миф шәхесне космос чалымнары белән бәйли торган бер нәрсәме? Бу миф адәм затының төрле табигать катастрофаларыннан куркуы нәтиҗәсе түгелме? Куркудан, җан саклаудан туган нәрсә булуы мөмкин бит! Без. җир адәмнәре булу белән бергә, күк штатыңда да торабыз, без — күкнең дә җан ияләре.
Яшьләргә никах уку белән шөгыльләнүче самозванец мулланы эзләп барганда һаман шул уйлар бөтерелде. Мулла яңа шәһәрдән өстәрәк урнашкан Подлесный поселогында иде. Үз йортлары белән торалар, уртача тормышлылар күренә. Мулла дигәнең кыска гына ак сакаллы, җыерчыклар ермачлап бетергән мөлаем йөзле татар карты икән. Ул Андрейдан шүрләп киткән шикелле булды. Аңа утырырга артсыз урындык сузганда, кулыннан ычкынып идәнгә тәгәрәде, шуның белән мәшә- ләнгәндә түбәтәе төшеп китте. Андрей картка татарчалап дәште. Көн дә татар сөйләшләре тыңлап йөри торгач, болай әйбәт кенә сукалый икән. Дөрес акцент бар барын. Татарча сүздән картның каушавы беткәндәй булды.
Нәрсә, шикаять язганнармы1’—диде ул Андрейның ник килгәнен төшенгәч, оик нык канәгатьсез төстә, һәр адымны барлап торалар, шабаш! Бәдрәфкә чыкканыңны да теркәп баралар, ахрысы9 Кешеләр берсен-берсе күзәтеп кенә йөриләр Ай-йай. кая китте бу дөнья9' Уф. уф. шулай тиеш гер инде, болай гына әйтүем! Ул башын зур-зур учларына алып торды да. кулларын төшереп. Андрейга текәлде
— Нәфсегезне тыярга кирәк, абзый, диде Андрей ныклы гына итеп
Нинди нәфсе. диде абзый, кулын алга таба селкеп Сорап килгәч, гозерен үтәми кадалмаганнан гына! Нәрсә инде бу. берәрсенә яхшылык эшләсәң, үзеңә зарар килә?! Әллә нинди эт тәртибе! Уф! Уф! Абзый тагы башын ике учы белән тотып куйды. Үзе зарланды да зарланды Ул сәяси зарлана иде. шуңа күрә Андрей үзе дә шүрли калды. Абзыйның безнең тәртипләргә төрттерүен ишетмәмешкә, белмәмешкә салышты. Амбар кенәгәсенә бер-ике сүз яздырып алды да. абзыйны тыңлап сәяси гөнаһка батудан шүрләп, тизрәк чыгып сызу ягын каралы
Никах укыткан яшьләр Дон урамы чатындагы баракта кечкенә бер бүлмәдә иде. Яңа гына эштән кайтканнар Буяуга, акбурга каткан комбинезоннарына караганда маляр булсалар кирәк Алар бик күңелсез- җансызлар иде. Эштә тәмам алҗып беткәннәр, ахрысы. Андрейның ни сәбәп белән йөрүен ишеткәч, бөтенләй йөзләре йомылды.
— Дингә ышанасызмыни? дип. Андрей бик ипле, хәерхаһ тавыш белән сорап куйды. Шуны да уйлады: болар намуслы, риясыз эшчеләр, матди байлык тудыручылар, андыйларга зур хөрмәт, кадер булырга тиеш. Әмма юк шул. юк.
— Тагы нәрсәгә ышанасың? диде хатын, шактый тын торганнан соң. Ул түгәрәк битле, күкселләнгән иренле, арыган күзле иде. Яшь булса да эштә алҗу аны карт итеп күрсәтә Фатир өчен өйләнешкәнче әле ирем стройкада кара эштә йөрде Алдадылар Авыргач ЖКУга урам чистартучы булды, пычрак җыйды. Алдадылар. Бераз терелгән кебек булгач, кирпеч заводына керде, тагы авыр эштә эшләде. Фатир вәгъдә итеп эшләттеләр дә бирмәделәр. Тагы алдадылар
Авыр тынлык урнашты. Урындыкта утыручы Андрей аяклары белән кыбырсып куйды
— Кем чаккан безне? —дип. ир өмете беткән йомык йөзен күтәрде Аның авыр карашыннан Андрейның ояты кузгалды, бик уңайсыз булып кипе
— Ярар, мин сигнал расланмады дип язармын, диде ул, кузгала башлап. Амбар кенәгәсен ачып, хатын алдына куйды һәм каләм тоттырды. «Инспекюр булды» дип яздырды да. тизрәк кенәгәне тартып алды Ашыга-ашыга чыгып та китте
Менә хәзер шул кәгазьләрне кабат күздән кичереп утыра Гукта. бер-берсенә охшаганрак почерклар күзенә чалынып китте Андрей тоткалы лупасын кулына алды, күзенә ышанып җитми иде Почеркларны җентекләбрәк карарга тотынды. Тикшергән саен гаҗәпләнүе арта барды Нәрсә бу? Поп әллә оныгыннан яздырып, оныгын чукындырган чагын өстеннән «сигнал биргәнме9 Кит, кит. күзем, зиһенем саташа торгандыр9 Нужәли, бу тагын нәрсә’ Поп өстеннән язылган почерк кенәгәгә теге хатын язган почерк белән бер Йа хода! Нинди әкәмәт бу9 Юк. күзләрем алдамый, дүрт-биш кал почеркларны чагыштырдым Фу. шайтан, маңгайга тир бәреп чыкты. Ярар, тынычланыйм әле Фикерне бер җиргә туплап уйларга кирәк Ни өчен поп үзе чукындырган баланың туганнары өстеннән «сигнал» биргән? Бу бит бернинди логикага сыймый’ Оныгын чукындырган хатынның поп өстеннән язып җибәрүен дә аек акыл кабул итә алмый Ни сәбәпле яза ул бу нәрсәне’ Үзенең бу ярамаган эшен властьлар каршында ничек тә акларга теләпме’ Кайсы яктан гына кигереп карасаң да. бу хәлләрне аңлап ла. аңлатып га булмый Биредә кемнәрнеңдер кулы кагышкан булырга тиеш Бу нинди иблис корган эксперимент ’ Хәер, нигә мин гаҗәпләнәм әле9 Төрмәдә күргәннәреңне
хәтереңә китер. Анда бер тәрилкә баланда хакына зэк. үзенең иптәше өстеннән органнар ни кушса, шуны язып бирә иде. Ачлык, кытлык яман нәрсә. Поптан һәм теге хатыннан аерым-аерым безгә ярдәм ит, дип үтенгәннәрдер, куркытканнардыр һәм нәрсә булса берәр файда вәгъдә иткәннәрдер. Адәм заты йомшак...
Йа хода, әллә мин ычкына башладыммы, валлаһи! Теге мулла үзе никах укыган яшьләр өстеннән язган бит? Үзе, кешеләр берсен-берсе күзәтү белән шөгыльләнәләр, дип зарланып маташты? Ә карасаң нинди икейөзле икән! Менә сиңа изге зат. Теге яшьләр аның нинди кара эчле икәнен чамалаганнардыр шул. Яшьләр үзләре исә чиста кала алганнар. Мулла өстеннән язган сигнал теге маляр хатын кулы түгел! Яшәсен тормыш! Яшәсен намуслылар!
Юк. мин нәрсәнедер аңлап бетермим, ахрысы Бәлки, бу зарури хәлдер? Мин бит бары үз каланчамда торып кына фикер йөргәм. Мондый фикер һәрчак диярлек берьяклы була. Тәгаен шулай. Мин ул механизм серләренә кермәскә тиешмендер? Белмәү бит бик күп бәлаләрдән коткара, һаман шул каһәр төшкән гаделлек таләп итү шундый каршылыклар чытырманына китереп кертә мине! Үзем аңлыйм, югыйсә, һәр эштә гаделлек таләбе кую ахмаклык. Сиңа гаделлек кебек булса, икенче кешегә аның гаделсезлек булуы мөмкин. Гаделлек мәсьәләсе минустан плюскә, плюстан минуска бик тиз күчүчән...
Ул көнне Андрей соңга калып кайтты. Ишекне ачып керүгә, Анна кухнядан башын сузып: «Бездә кунак бар»,— диде шыпырт кына серле тавыш белән. Андрей, кем килде икән, дип уйлап өлгермәде, эчкәре бүлмә ишеге ачылды һәм зур күзлекле, биек маңгайлы, таррак күкрәкле таза гына бер егет аңа таба атлады. Килеп җитәрәк түгәрәк битләрендә һәм күзлек эчендәге күзләрендә берни белгертмичә:
— Папа!- диде, Андрейга кулын сузды. Әмма Андрей югалып, каушап киткән кебек булды, күзләре зур булып ачылдылар, күз аклары елык-елык килде. Ул үзенең улы Юрийны көчкә-көчкә таныды һәм кинәт йөзенә кара коелды. Күкрәк эченнән ачумы, рәнҗүме йөрәген ачыттырып күтәрелде, тәне буенча пешерә торган кайнар нәрсә йөри башлады. Иөзе хәтәр чытылды, кашлары җимерелде, иреннәре күгәрде. Ул аягын ботинкалардан ашык-пошык бушатты да, гәүдәсен турайтты һәм, Юрийга дөмерынып караган төстәге кыяфәт белән, Анна бүлмәсенә ашыкты. Үзе дә сизмәстән куллары калтырый, зәңгәрсу резина төсенә кергән иреннәре дерелдиләр иде. «Нигә мин болай?—дип, үз-үзенә гаҗәпләнгәне миендә чагылып узды.— Әллә кире борылыргамы, кеше төсле исәнләшергәме?»— дигән икенче уйда җанын борчып тилпенде. Ләкин кире борылырга аяклары тартмады. Эчтән нәрсәдер тота иде. Хәтер калу рәнҗүме, теге вакыт га үзенә яра салганны ихлас йөрәк оныта алмыймы? Әллә бу бары дәрәҗәңне төшерәсе килмәү кирелегеме? Юк, әле вакыт узмаган, борылырга да сузган кулын учка алырга? Әмма мин-минлеге карыша, аяклары тышаулагандай итә... Ахырда ул, кинәт авырып киткәндәй, ах-ух уфтанып, диванга барып утырды. Башын ике учына алды.. Моннан күп еллар элек булган хәлләр ап-ачык күз алдына килеп басты.
Эвакуациядән Ленинградка кайтып көчкә-көчкә тернәкләнеп килгән чак. Андрей кичке мәктәптә тарих укытучысы булып эшли. Диссертациясенә материаллар тупларга хыяллана. Ләкин соңгы вакытта артында чыш-пыш сөйләшкән авазлар колагына чалына иде. Хатын белән мөнәсәбәтләр начарланды. Ул — юкка-барга бәйләнеп, ачуны китерүчән, һәрдаим диярлек кәефне бозучан, акча әз эшлисең, ди-ди. намуска тиючән булып китте. Хәтта ашау-эчүдән аера башлады. Андрей моның тикмәгә булмавын аңлап, сагайды. Нәрсәдер берәр әшәкелек көтеп йөрде.
һәм бер төн уртасында ишек шакыдылар. Хатыны, улы эчке бүлмәдә йоклый иде. Ишекне Андрей ачты. Анда ике милиционер басып тора. Алар елт кына эчкә уздылар һәм ордер күрсәттеләр. Андрей бераз исенә килә алмый торды, телдән калды. Тегеләр ым белән ашыктырдылар.
Андреи караңгы бүлмәдән арка капчыгы табып, шуңа кирәк-ярак сал- галады Ыгы-зыгы тавышка эчке бүлмә ишеге ачылды, бусагада хатыны пәм улының башлары калкынды. Андрей өстенә-башына киеп, биштәрен җилкәсенә элгән килеш аларга саубуллашырга дип карады Шулчак Юрии алга чыкты һәм, Андрейга кулы белән төртеп күрсәтеп
- л Ул халык дошманы, мин аңардан баш тартам!—дип кычкырып жиоәрде. Ул арада милиционерлар Андрейны икесе ике яктан төрткәләп алып чыгып киттеләр
Шул чагында йөрәгенә кадалган шырпы хәзер дә сызлап тора Күпме еллардан бирле авырта, һаман да беткәне юк Анасы, укытучысы өйрәткәндер, ди-ди. улын акларга, аны каты хөкем итмәскә үгетли, төрле дәлилләр китерә. Тик барыбер улы ясаган яра йөрәгендә һич тә төзәлми. Эх, оныгын булсын иде! Оныта ала торган кешеләр нинди бәхетледер! Улына булган рәнҗү-әрнүле яралар һич төзәлмәгән икән Гаҗәп. Менә үзен күрүгә барысы да яңардылар. Күңелне, җанны ачыттырып әрнетәләр. Чыдар хәл юк. Нәрсә бу? Ник мин шундый һәрчак газап чигә горган кеше икән.’ Нормаль түгел бит бу! Йә. Юрий белән күрешсәм, әз генә сөйләшеп г орсам, нәрсә булыр иде9 Әллә берәр җирем кимер идеме сон ’
Аптыраган Анна бүлмәгә килеп керде. Төсендә гаҗәпләнү, ачуы килгән чалымнар иде.
Андрей, нәрсә кыланасың тагы, бу ни эш бу? дип шелтәләргә тотынды ул. Балаң алдында оят түгелме? Ә? Әти, дип каян кадәр килгән бит? Ә?
Булдыра алмыйм. Анна, хет үтер! Андрей учы белән йөрәк турын сыпыра ук башлады. Апасы аны да жәлләп куйды, шулай да улы белән сөйләшергә кыстады. Бу бит үзең өчен кирәк, ди-ди үгетли, ялвара иле
Ул бала башы белән теге вакытта сиңа яра ясаган, ә хәзер син аның йөрәген яралыйсыңмы?
- Аның йөрәге өчен кайгырма. Анна! Аларның йөрәге урынында таш!
- Юрийга моны ничек дип аңлатыйм? Ниндидер өмет белән килгән бит ул?
Авырый, эпилепсиясе кузгалып тора диген..
Бу чаклы булырсың икән, үз бәхетеңне үзен кисәсең?! диде Анна, ах-ух килде дә чыкты. Аннары аның Юрийга кичкелек ашарга кухняга алып кергәне ишетелде. Табын янында күбрәк Анна сөйли иле Ләкин сүзләрен бу бүлмәдә аерып булмый. Бу хәлгә Юрийның кәефе киткән дә Анна шуны көйләп, турылап маташамы? Мин Юрийдан берни көтмим, өмет итмим. Аңарда туганлык хисләре юктыр да. Әгәр канладыр тирәндә яшеренеп калган булса, аны барыбер чокып алып ташлаячаклар Туганлык хисләреннән мин мәхрүм ителгән, мин аңа лаек түгел. Туганлык җепләре өзелеп беткән. Аларны торгызып булмаячак Туганлык җепләре үрелсә дә. бары тышкы яктан гына Нәләт заман, үз улым белән шул тышкы туганлык өчен мин хәзер икейөзлеләнергә, ялганларга тпешме? Ул дә әтисе белән формаль туганлыкны кайтару өчен үзен-үзе алдауга барырга мәҗбүр
Тукта, мин үземнең бу мәгънәсезлегемне аңларга маташам түгелме’ Шайтан алгыры. ипләремне, бәлки гөнаһларымны аклый торган миндә «двойник» барлыкка кичтән бит! Әйе. Юрийга үч готу да ахмаклык шикелле. Ләкин шул ахмаклык аша атлап чытып булмый Юрий файдасына таты шул хакыйкать тә бар ул вакытта беркемне дә сындырмыйча калдырмадылар Әллә нинди гаять көчле намуслы, принципиаль затлар бар иде Барысы да сындылар, сынмаган берәү лә калмады Адәм баласы ачлык белән җәзалауга чыдый алмый Җан саклау үлчәвенә салганда намус, патриотлык, егетлек чүп нәрсә була да бетә
Кухня якта тавышлар куерды Анна Юрийга нәрсәдер тукый шикелле Тегесе каршы төшә Анна акыл сату буенча белгеч инде 'т з һөнәренә һәрчак гугры кала
Ул арада Анна Юрийны ияртеп, бу якка чыкты. Утны яндырды да Юрийга өстәл артындагы урынны ымлады. Үзе кара такта янына баскан укытучы кебек торды. Андрей, уңайсызланып, кашын-йөзен җимерде, кысылган күз ярыкларыннан караган килеш, аякларын идәнгә төшереп утырды. Ул Юрийга каш астыннан күз кырыйлары белән сирпеп алды. Тегенең тәкәббер бүртенгән, үзен генә хаклы санаган чалымнарын кыяфәтеннән чамалады. Очрашасы, сөйләшәсе килмәвенең дөрес булуын, сиземләве алдамавын шәйләп, сөенечкә охшаш хис кичерде.
Андрей, син олы була бел,— дип, юмалый торган тавыш белән тезде Анна.— Юрий тормышын әтисен сатудан башлады дип һич үртәлмә. Галим Милашкин малаен беләсең бит. Әтисен алгач, мәктәптә: «Юк, минем әти халык дошманы түгел!»—дип кычкырып йөргән. Алып киттеләр үзен. Шунда бетте. Әтисе кайтты. Син Юрийның шул үсмер кебек булуын теләр идеңме?
Юк, билгеле!—диде Андрей, иреннәрен көчкә кыймылдатып.
Шулай булгач, син Юрийны гафу ит! Ул тынычланып яшәсен. Үзеңә дә әйбәт булып китәр, чын, чын! Кичерү ул көчлелекне, яхшы күңелле булуны күрсәтә...—Ул Андрейга дәресен үзләштермәгән укучысына юнәлешне чамалый торган сорауга җавап көткән кебек текәлде. Андрей ияген күкрәгенә терәгән, дәшми. Бераздан әз генә башын калкытты.
Гафу итү өчен кешечә хисләр кирәк, ә миндә ул юк! Тагы икейөз- ләнергә, маска кияргәме? Юк!
Ялгышасың, Андрей,— диде Анна, энесенә таба бөгелә төшеп — Улыңа, миңа яхшылык эшлә! Бүтәнгә яхшылык эшләми торып, адәм баласы яхшырмый.
Булмый, Анна, көчләмә! Җанымда үт ачысы, әрнү... Барысы да менә монда яна, кайный. .— Ул йодрыгы белән күкрәгенә дөп-дөп суккалап алды. Күзләреннән битләре буйлап күз яшьләре тәгәрәде... Шул мәл Юрий урындыгында кыбырсып куйды һәм телгә килде:
Әни гел әйтә иде,—диде ул кытыршы, бераз калтыранган тавыш белән.— Әтиең начар әдәм дип. Димәк, минем баш тартуым нигезсез булмаган?
Юра, тукта, нәрсә сөйлисең!—дип, Анна кулы белән кире тибәрү хәрәкәте ясады.— Ул сиңа җан биргән кеше! Син бит инде күптән балигъ булган. Ничек әзрәк оялмыйсың!— Аннаның ачудан тавышы күкле-яшелле булып чыга иде.
Нормаль әдәмме, руслар татарларга карата каты чаралар куллана дип. үз башын утка тыга, йә? Нәрсәгә кирәк сиңа ул гололобыйлар? Шушы ахмаклыгың өчен әнидән, миннән үзең гафу үтенергә тиеш! Менә. Анна Андреевна, хөкем итегез!— Юрий бармагы белән күзлеген борыны өстенәрәк этеп куйды.
Юрий. акылыңа кил!—ди-ди үрсәләнде Анна.— Ник әтиеңне газа-плыйсың? Йа хода!
Бар бәхетсезлек аңардан башланган. Нигә ул безнең хакта уйламаган? Аның аркасында күпме газап чиктек! Әти икән, нигә ул мине санга сукмый?— Юрий үзенең өстенлеген, хаклылыгын тойгандай, ияген горур гына күтәреп куйды.
Йа, хода, үзең сакла, ата белән бала бер-берсен үтерергә кизәнәләр! Нинди иблис котырта моны! Йа хода!—Анна учы белән маңгаен тотып идән буенча йөренде.
Җитәр, Анна, карганып йөрәкне өзмә!—дип ялварды Андрей көчсез, сүнгән тавыш белән.
Юк. Анна Андреевна, мин аның мине гафу итүен теләмим! Противно! Бетте! - Юрий ярсулы кайнар рәвештә кычкырып җибәрде һәм ниндидер өмет калдырмый торган кырыс кыяфәткә керде дә бүлмәдән чыгып китте.
Юрии, ахмакланма, бер үкенерсең!—диде тавышын күтәреп Анна аның артыннан. Ул ике кулын өметсез җәеп җибәрде дә. гаҗизләнеп, нишләргә оелмичә тәрәзә яңагына барып башын сөяде. Аннары башын як-якка чайкап алды. Андрейга карады. Шыпырт гаепле тавыш белән: «оидә. син бит чәй эчмәдең?»—диде, ничектер тыңлаусыз баланы юмалаган шикелле. Андрей кул гына селтәде. Анна ияген кага-кага чиксез гаҗәпләнү һәм рәнҗү белгертеп, кухняга юнәлде Андрей, күлмәгенең түш кесәсендә генә йөртә торган даруын алып тел астына салды да. утны сүндереп, диванга сузылды. Йөрәге күкрәк эченнән атылып чыгардай булып гибә һәм кинәт дертләп, авыртып куя. Менә ничек инфаркт алалар икән, дигән уй килә аңа.
Юрийның:татарларга карага хөкүмәт политикасының гаделсез булуын ник әйт ген. ник сәясәткә борын тыктың, ә татарлар үзеңне якладымы соң? - ди-ди җикеренүе һәм шул нигездә, барысына да син гаепле, үзең бездән гафу үтенергә тиеш, дигәнендә ниндидер хаклык бар бит. шайтан алгыры!.. Нишләргә соң. нишләргә? һаман мин гаепле Юрий мохитне. заманны исәпкә алмый. Заманны бит сайлап алып булмый Нәрсәгә татарларны якладым, үзем дә белмим. Аңлы рәвештә түгел. Юлымда шундый ситуациягә очраганмын, шул гына Минем җанда гаделлекне ярату бик көчле. Нинди генә эшкә тотынсам да. шул нәрсә төртә дә чыга, хәерсез, һәм мине бер бәлагә төшерми калмый. Минем табигатькә тумыштан шул нәрсә салынган. программала нган. ахрысы. Коръәндә бит. кешенең күрәчәге ләүхел-мәхфүздә язылып куелган була, күрәчәген күрми адәм I үргә керми, ди. Җанымдагы хаклылыкны ярату хисе миннән көчлерәк күрәсең. Уф! Уф!
Юк. кем гаепле, кем гаепсез икәнен гәгаен генә белеп булмый Уйлый башласаң, очына чыга алмыйсың. Тылсымлы түгәрәк шикелле Әмма Юрийны гафу итсәм дә. тынычлану килми. Кылыч ярасы гөзәлә. тел ярасы төзәлми, диләр. Хак шул. Кичерәм дип әйтсәм дә. бары сүзләр генә, тыштан гына. Эчтә нәрсәдер кала
Әнә Холодсцның да рәнҗет ү, мыскыл игүләрен оныта алмыйм. Мин ул хәлләрне истән чыгарырга тиеш гә түгел. Үземне таптаган, гарипләндергән кешегә бернинди җавап кайтара алмыйм Чөнки хокукым юк. Моннан да аянычлырак хәл булуы мөмкинме? Сине яңакласыннар, синең кыйнаучыга кизәнергә дә хокукың булмасын! Йодрыкларыңны йомарлап. тешеңне кысып, эчеңә үт ачысы саудырып тереклек итәртә тиешсен Төрмәдә бер зэк әйтә иде «Бездә кешене рәнҗетү гүләүсез, бетереп ташлау бушлай, һәм адәмне үтертән өчен дә бернинди җәза юк! Бары да түләүсез!» дия иде. Холодец мине кыйнап гарипләндерде, ә бер тыян күрмәде Киресенчә, бераздан чинын күгәрделәр
Ярар, артык фаҗига ясамыйк әле. Яшәргә кирәк бит. Тик Холодецны кояш яктысына чыгарырга иде. Әмма мөмкин эшме? Анна сизенгәнчә, үземне тагы гаепләп ташламаслармы’’ Барысы да алар кулында бит’’ Холодец, билгеле, органда эшләмасә дә. барыбер аларга хезмәт итә. Пенсиягә чыккач та агент булып калалар Үлгәнче штаттан төшермиләр.
ДИ... * м U е
Бәрәч, яктыра башлаган икән. дип. Андреи торды һәм бик шыпырт кына киенде, тавыш-тынсыз гына ишеккә барды, ботинкаларын аягына элде. Тынын кысып, бик сак кына ишектән подъездга чыкты Баскычтан песи кебек йомшак, пружиналы атлап төште. Урамда гына күкрәген киереп, иркен сулап җибәрде.
Иц элек \ I баэарта таба ат таты Юты IIIMIH.HI рә иде ba тар ин те җыена башлаган Арбалардагы киндер канчыкларда дуңгыт балалары шырыйлап кычкыра Шул исенә төште капчыкта дуңгыз баласы, ялгыз булса гына, әнә шулай шәрран яра икән Икәү, өчәү бергә булсалар, кычкырмыйлар, бары мыркылдап кына яталар, ди
Базарда руслар, татарлар, чуашлар Тагарлар бер-берсе белән кычкырып исәнләшәләр:
— Ни хәлләр?
— Хәлләр шабаш, бизде җанаш.
— Кайгырма, аша табаш...
Руслар, яшь марҗалар да шаян телле. Нәрсәдер сатулашалар:
— Ни бәя?
— Фәлән хак.
— Ну-у, зәңгәр күзләрең өченме бәяне югары куясың? Ә?
— Минем зәңгәр күзләрем өчен кыйбатрак та түлиләр! дип көлеп куя марҗа, калын күкрәкләрен дулкынландырып.
— Безнең авылныкы булсаң, син миңа бушка гына килер идең! Жәл, жәл!—Берничә яшьрәкләр шаркылдыйлар Кыз да аларга кушылып көлә.
Аңа бүген иртүк Акташка барырга кирәк иде. Кичә кичтән эш кәгазьләрен алып, беренче рейс белән китәргә әзерләнеп кайткан иде. Акташта тагы бер самозванец поп пәйда булган. Шуны тикшереп кайтырга кирәк Аннары Тугаев янына сугылырга исәп. Бу Холодец имансыз белән нишләргә инде? Әллә Анна киңәшен тотаргамы? Нужәли шул тикле канлы эшләр өчен җавап тотучылар булмас? Белмим. Теләсәң нишлә?! Юк, барыбер Алмазны күрергә кирәк!
Тугаевны горкомга чакырдылар. Вахталарны озатып бетереп, яшерен бүлмәсенә алып керергә эшләрен сайлап утыра иде, чылтыраттылар. Алмаз бераз зиһенен җыеп торды, горком һәрчак шүрләтеп җибәрә, үзеңнең булган яки булмаган гөнаһларыңны барларга мәҗбүр итә. Тагы нәрсә булды икән, нинди төймәдән дөя ясарлар икән, дигән уйлар башта чагылып китә. Үткәндәге эшләреңне кайда кемгә нәрсә дип әйткәнеңне хәтерләргә көчәнәсең. Әллә хатын минем хакта берәр ярамаган сүз ычкындырдымы? Менә шулай үзеңнең астыңны, өстеңне тикшерәсең Горкомда бары елмаеп, канәгать булган төс белән йөрергә тиешсен Төксе чырай, димәк, властьны яратып бетермисең. Шулай гына бәяләнә. Ниндидер мөдир ярдәмчесе сиңа мәгънәсез замечание ясаса да, син каршы әйтергә, хаклыкны ачарга хокуксыз. Әз генә каршы төшсәң, беттең: тегенең чырае кара коела, иреннәре кысыла, тавышы кырыслана. Үзе берни сиздермәскә итә, барысын эченә салып куя.
Сөйләшкәндә кемнең нинди икәне кайчак беленеп китә. Мөдирләр үзләреннән акыллырак фикер йөрткән кешене күтәрә алмыйлар. Акыллырак сүзләр ычкындырсаң, бер-ике сүзен аста калдырсаң, шәхси дошманына әйләнәсең. Шуның өчен эт каешына әйләнгән адәмнәр биредә* геләр белән үзен түбәнгәрәк куеп сөйләшә. Ахмаграк булып күренергә тырыша, үзенең аңгыралыгы белән мөдирне көлдерә алса — бу инде уңыш. Карьераңа берни дә янамый, тыныч кына урын билисең.
Шушы нәрсәләрне белеп, эчтән җирәнеп, кире кагып йөрсә дә. Тугаев горкомга күтәрелергә яшерен генә омтыла иде. Горкомда эшкә алсалар, аңа тагы да югарырак китәргә юллар ачылыр шикелле тоела Биредә ул кешеләргә нинди дә булса файдалы эш эшләми калмас иде. Кешеләрнен тормышын җиңеләйтүчән эшләрне властьтан башка эшләп булмый. Мәсәлән. авылның як-ягында унлаган газ факеллары көн-төн бушка янып тора. Күпме байлык җилгә оча. Әмма шул газны авыл йортларына кертергә рөхсәт итмиләр. Ә бит горком бу эшкә алынса, мәсьәләне югарыда утыручыларга кабыргасы белән куйса, нәрсәдер эшләми калмаслар иде9 Юк, кыймылдамыйлар. Беренчедән, куркалар, урыннары өчен калтырап, ләббәйкәлек итәләр. Горкомга күчерсәләр, ул да шулай бюрократлашыр иде микән? һәрхәлдә, урын өчен шыр җибәреп эшләмәс иде. Дөресне ялганга чыгарып, ялганны чын итеп игълан итүләргә каршы ташланыр иде.
Мөдир Алмазны канәгать, тук һәм астыртын серле йөз белән каршы алды. Нәрсәгә канәгать икән бу? Миңа яхшы хәбәр җиткерәме, файдалы берәр нәрсә әйтәме? Әллә конкрет бер эш табылганга чыраенда яклылык
җәелгәнме... Мөдир Алмазга утырырга кушты, үзе басып торган килеш, ана каль*н гына конверт сузды. Конверт ачылган, язылган битләр чыгып тора. «Менә танышып чык», диде һәм. зур шкафыннан ниндидер катыргы алып, ишеккә юнәлде.
и Куш дәфтәр битенең эч ягын тутырып язган бу нәрсәне Алмаз күз йөртеп кызу гына укыган итте. Берни дә аңламады Аннан һәр сүзен төгәл таный-таный әкренләп, туктап-туктап укыды. Бераз төшенгәндәй булды. Бу аның үзе турында анонимка иде Кинәт аркасына, тамырларына кайнар кан йөгерде. Ни өчен бу? Нинди әшәке зат аны пычратырга җөрьәт иткән? Бу бит бер гаепсез кешегә кара ягу. Кемнең кулы уйнаган монда? Яңа шәһәрлә аның үткәнен беркем дә белми иде'.’
Бик эшлекле кыяфәт белән мөдир килеп керде. Өстәл артына утырды да Алмазга төбәлде. Күзләрендә кызыксыну, кеше газабын күзәтәсе килү уты көйри сыман иде.
— Ну. нәрсә әйтәсез? Эчендәге кызыксынуы мөдирнең бөтен тулы битле тук чыраена сизелерлек булып чыкты Бу нәрсәдер белә, ләкин әйтмәячәк, дигән уй чагылып китте Алмазда
— Монда минем биографияне язганнар, диде Алмаз уйчан һәм сүрән генә. Тавышы да бераз калтыраулы. тигезсез чыкты -Сугыш азагында мин «смерш»та хезмәт иттем. Көнчыгыш Пруссиядә Анда хәл бик катлаулы иде. Абвер күп агентлар калдырып киткән
— Өйләнгәнсең, хатының, балаң булган, шулаймы? Мөдирнең йөзендә яктылык күбәеп китте. Ә Алмазның җаны уч төбендә. Ике якта ике чигә тамырлары колак барабаннарына дөп-дөп суга, хәтта мөдиргә ишетелә сыман. Алмазның уч төпләре тирләде. Үзе дә сизмәстән, кулъяулыгын чыгарып, бармакларын сөргкәләп алды
— Юк. алай ук дип әйтеп булмый, дип. Алмаз мөдиргә карады Аның сүзләрен чынга аламы, юкмы? Мөдир эчке елмаюын белгертеп аны тыңлый, әмма ул әйткәннәрне чынга алмый кебек иде.
Ул хәл безнең хезмәт спецификасы белән бәйләнгән иде Коман-дирыбыз майор Зимин мине, бер кыз белән өйләнешергә теләгән яшьләр итеп, кононик янына җибәрде... Колоникка. абвер калдырган агент, дигән шик төшкән иде
Шуннан?
— Без. билгеле, кононик каршында егет белән кыз булып уйнап, кононикның кылын тартып карарга тиеш идек, һәм без шул эшне башкардык та... Вазыйфа Аны аңлатуы кыен Алмаз бүтәнчә эчкә керергә теләми иде. Анда сөйләргә ярамый юрган нәрсәләр байтак. Интим мөнәсәбәтләрне сүзгә әйләндерү дә уңайсыз Аларны сөйләп тә булмый. Ә мөдирнең күзләре һаман кызыксыну белән очкынлана Ничектер Алмаз үз хәлен мәченең тычкан белән уйнавына охшап ы Мәче тычканны җибәрә дә кинәт барып өстенә баса, җибәреп торамда кинәт ыргылып, янә тырнакларына эләктерә.
Әйе. тагы?
Нечкәлекләрен хәтерләп булмый инде, күпме еллар узган Алмаз мөдиргә ялварган йөз белән карады. Тегенең һаман кызыксынуы кимемәгән иде Нәрсәгә соң бу? диде ул эчендә кайнаган ачуын көчкә тыеп
Нәрсәгә, нәрсәгә.’ диде мөдир кәефе китеп йөзе шунда ук кырыс сызыклар белән тулды. Менә интересный хәлләр ачыла Без белеп торырга тиеш...
Минем хатыным да. балам да булганы юк' Әшәке яла бу! диде Алмаз ныклы, ышанычлы игеп. Ләкин мөдиргә бу бернинди тәэсир итмәде Ул аның сүзләренә баягыма ышанып җитми иде
Да-да дип куйды мөдир уфтанып. Алмат хәленә кергән сыман- p.^ итеп Күңелсез нәрсә, сине горкомга алырга дигән «мнение» йөргәндә генә «Үзе» ишетсә, тагын йөзен чытачак инде
Без бит приказ үтәдек! диде Алмаз, тавышын күгәрә төшеп ипле генә Әллә бу ялага ышанасызмы?
Аңа җавап итеп, мөдир җилкәләрен генә селкетеп куйды, карашын читкә алды.
— Вообше. тәгаенләп аңлатма язарсың, кәнителе булмасын,—диде мөдир һәм хатны алырга кулын сузды... Алмаз аңа конвертны бирде дә. тагы нидер сорарга итеп, карап торды.
— Бу нәрсәгә соң?- диде тагы бер кат.
— Курыкма, иптәш Тугаев,— дип. мөдир аны сизелерлек тынычлан* дырырга теләгәндәй итте. — Аңлатма яз. бәлки шуның белән вәссәлам булыр?.. — Ул шуның белән сүз беттене аңлатып, өстәл тартмаларын ача. актара башлады. Алмаз ни әйтергә белми ык-мык итеп торды да. теге башын күтәрмәгәч, ишеккә таба китте.
Чыккач ул үзен кыйнап ташланган кебек хәлсез сизде. Аяк буыннары, куллары шул тикле арыганнар, гәүдәне көчкә-көчкә тоталар Аяклар менә егылам, менә егылам дип атлыйлар. Юк. болай булмый, барысы өстенә башым да үземнеке түгел. Баш тартмасы эчендә ми сулкылдап- сулкылдап куя кебек. Атлаганда сыек әйбердәй ми куышлыгының кырыйларына бәрелеп киткәнен тоясың... Күзләре беркемне күрми иде Шулай да зиһененең ниндидер почмагы эшли икән. Ул Фрунзе проспектына утырткан куаклыклар арасына таба атлады. Анда эскәмияләр бар иде. Беренче очраганына килеп лып итеп утырды. Исерек кешедәй чак артка чайкалып китмәде, эскәмиянең кырыйларына куллары шытырдап ябышты. Теге анонимкадагы. «Баласын, хатынын ташлаган», дигән сүзләр аны тәмам үтерде, шушы хәлгә төшерде. «Бала» дигән сүз йөрәгенә шырпы булып кадалды. Нужәли бала булды икән’’ Моны Рита белсә, минут саен искә төшереп, күзне ачырмас. Шайтан алгыры, була дигәндә артын бора, менә шушы инде. Күтәрелеп килгәндә генә ничек итеп тәгәрмәчкә таяк тыгалар. Мин түзәрмен, әмма Ритага бик каты зарбы булачак. Аның бөгелеп төшүе мөмкин. Ул мине дәрәҗәгә күтәрер өчен гомере буе тырышты, корбаннарга барды. Туганнары башка шәһәрләрдә югары урыннарда. Башта Рита мине туганнарына күрсәтергә читенсенде Директор булып, күп акча да аны канәгатьләндермәде. Дәрәҗәне акчадан өстен күрде, һаман горком кешеләре, аларның хатыннарыннан көнчелеге ярсыды. Хәзер нишләр инде, ул якка юл ябылды дигән сүз.
Тукта, фикер читкә китте. Әйе. кем язарга мөмкин бу әшәке нәрсәне9 Мин бу яланы ничек итеп кире кага алам. Барысын да инкарь игепме? Ә ничек, ни рәвешле? Безнең Зария белән разведкага йөрүләрне белгән кеше язган моны? Без кононик янына берничә мәртәбә визит ясадык. Безне көтмәгәндә аердылар. Мине йокыдан төртеп уяттылар да приказ әйттеләр. Зария тагы да иртәрәк каядыр киткән. Саубуллашып та булмады Бер сәгатьтән мин Молдовиягә оча торган самолетта идем.
Каян килеп чыгарга мөмкин бу нәрсә? Берничә вакыттан миңа Зари- янең һәлак булуын сөйләделәр. Юк. бу яктан һөҗүм була алмый. Әллә «смерш»тан котылып калган берәрсе терелеп калыкканмы? Алай дисәң, мин үзсбезнексләргә булган операцияләрнең берсендә дә катнашмадым Бер абвер агентларын ачыклау буенча эшләдек. Минем ролем латыш кешесе булу иде. минем төс-битемнс тач латыш, диләр иде. Юк. зарбы- ның бу флангтан булуы бик шикле. Әллә Ритага дошман кеше моны казып чыгарганмы? Рита үзен бик горур тотарга ярата, әллә шул бәйсез булырга омтылган горурлыгы бәла дәшеп китердеме? Булмас димә. Кечкенә шәһәрдә начальник хатыннары бер-берсеннән бик көнләшәләр һәм бер-берсенең гайбәтен сатарга да яраталар. Хәзер Рита алдында нәрсә дип акланырга?
Карасана, нишләп әле мин начар эш кылган кеше кебек уйлап утырам? Мин бит бернинди хилаф эш эшләмәдем, минем тамчы да гаебем юк бит! Юк. булмаганны бер диндар адәм шикелле үз өстемдә тоярга әзер Тьфү! Куркып яшәүдән бу. горком өрәгеннән йөрәгең алынып торудан...
Алмаз, үзен-үзе ясалма дәртләндереп, урыныннан кузгалды. Чуалган фикерләре бер киләпкә кергән, караңгы җирләре ачыклана төшкән иде.
Каика, Рита алгы якта елап утыра. Телефон өстәлендә ачык хат ята. Алмаз аны конвертыннан таныды Аңа да җиткергәннәр икән Ярый, кырыйдан ишетүгә караганда бодай әйбәтрәк
Нәрсә булды? диде кайгыртып Алмаз, гәрчә хикмәт нидә булганын яхшы белсә дә.
Әнә синең мәгъшукаң турында язганнар...- Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, елагына буылып төште:- Ый-ый...
Горком га да язганнар,— диде Алмаз, дәртлелеген сүндермичә.— Бу язуда бер хаклык юк, барысы уйдырма, кара яла! Минем юлны кисү өчен, һәм синең юлны да!
— Хатының, балаң булган Рита Алмазның сүзләрен гел ишетмәгән кебек һаман шул яңа тәэсиреннән ычкына алмый иде.
Әйтем бит, берни дә юк! Неужели миңа ышанмыйсың? Синең белән минем арага чөй какмакчы булалар — Алмаз ясалма җанланып, өстен чишенде, кулын юып, кухняга үтте. Колбаса белән кыздырылган бәрәңгене, чәйнекне газга утыртты. Өстәлгә ашамлыклар тезде Буфет шкафыннан коньяк алып, тиз генә бер рюмканы авызына чөңкәйтте. Икенчесен Ритага дип тутырып куйды. Кыланган була инде, янәсе, бу ирен бик ярата, аңа гына карап тора, үтә тугрылыклы. Уйлана-уйлана үзе суына, аек акылына кайта ул. Тирән кичерешләр аңа хас түгел шикелле Әмма хатын-кыз төпсез тоба ул. Барча нәрсәне үзенә суыра торган бүрәнкә кебек, тормыш кебек. Чөнки хатын-кыз үзе тормыш бит! Алмаз чәй әзерләде, кыздырылган бәрәңгене табасы белән өстәлгә куйды. Бул- килар турады. Ләкин Ритага дәшмәде. Үзе әйбәтләп кенә ашарга тотынды. Кичерешләрдән нык кына ачыгылган икән. Юк. Ритага сүз катмаска кирәк
Байтак шулай тынып торганнан соң, ниһаять, Рита кузгалды. Күзләрен бармак кырыйлары белән сөртә-сөртә, халат изүен биек күкрәкләренә яба-яба өстәлнең теге башына килеп бөкшәсбрәк чүмәште Ярыйсы гына бетерешкән төстә иде.
Фронтта хатының булган инде, яшермә, дип куйды ул, рәнҗегән кыяфәттә, шул ук вакытта аңа карата бераз йомшаган сыман итеп. Чөнки ул частьта офицерның пэпэжесы булмый мөмкин түгел. Анда хатын-кызлар да хезмәт иткән. Ир-ат үзе янындагы хатын-кызга тими каламы? Хатын-кыз корыч булса да. барыбер ул аны сындыра... Ә балаң? Ә? Ә? диде Рита янә кырысланган кыяфәткә кереп, ләкин гамагына төер утырды да тавышы кысылды, өзелде. Ул тирән кайгыра алмый, бу тышкы горурлыгы һәм хурлыгы чаг ылышы гына, ахры Алмаз бернинди гаепне дә өстене алырга теләми. Служба приказын үтәп эшләгән эшкә нишләп гаепле булсын ул. Биредә барысын да инкарь итү тактикасын тоту ярашлы. Сөйлиләр: коммуналкада бер хатын ирен күршедәге ялгыз хатын өстеннән өстерәп төшергән. Ир исә. юк, берни булмады, дип барысын инкарь итә икән, һәм шулай хатынын ышандырган, ди... Алмаз да аңлашуны бүтән юнәлешкәрәк авыштыра иде.
Әйгәм бит. барысы да уйдырма! диде. Безне аермакчы булалар! Арата чөй кагалар! Төшенәсеңме’ Ул рюмканы аңа табарак этте.—Эч тә тынычлан! Миңа ышанмыйсың, ә ялага. Кулын өметсез селтәп куйды. „ _
Димәк, мин беренче хатының түгел? Ә.’ Ританың борыны лы- шык-лышык килде.
Аның пи әһәмияте бар” Хлмашын матур арпа кашлары җыерылып тырпайлы, керен йөзе ат арыбрак киткәндәй булды Аның кызып киткәнлеге сизелерлек иде Сине арт сан кызыксындырамыни’ Единоличник' Мә мине ашан бетер' Шуны телисеңме? Әх. егетләр Бу яланың мине бетерүен чабып барганда аяк чалып, егып салуы хакында уйласаң И тс ичмаса! Донос мина гына гүгел, сяна а суга бит?
Хатының булган икән! диде хатын, аныңсөиләгәннәреннән нәги- җә чыгарт ан сыман һәм ирен үчекләгән шикеллерәк итеп
— Тьфү! Сине һаман арт сан кызыксындыра! Арт мәсьәләсендә әллә йомышый төшкәнсең инде?—Алмаз тыныч тонга күчте. Тавыш күтәреп Ританы ышандырып булмый, ул аны оялтмакчы иде.
— Булмаганны ничек язалар соң? Утсыз төтен чыкмый...
— Аңа егерме еллап узган, шул вакыт эчендә уты булса беленми калмас иде?
— Нигә хәзер генә беленгән?
— Менә аек эзгә төшә башлады! Әйдә, эч!—Алмаз рюмканы аның кулына тоттырды. Рита ихтыярсыздан иренең сүзен тыңлады. Тиз генә эчеп куйды. Закуска капмады. Бит урталарына беленер-беленмәс кенә сыек алсулык тибеп чыкты. Төсендә, йөз сызыкларында бераз тынычлана башлау чалымнары сизелгәндәй иде. Димәк, ул ирен аңлау ягына борыла бара. Шуны ычкындырмас өчен. Алмаз чын кайгысын Ритага түгәсе килгәндәй әйтте:
— Кем язуы мөмкин моны? Син бит минем «смерш»та хезмәт иткәнне белә идең. Әллә синнән ычкындымы?
— Анда ниләр эшләгәнне белми идем, син сөйләмәдең бит? Әллә миңа ышанмыйсыңмы?—Ританың озын керфекләре лепердәп-лепердәп куйды, күз кабагына яртылаш яшеренгән күзләренең агы елтырап китте.
— Үзеңә йөз процент ышанмыйсыңмы? Мин, мәсәлән, үземә алай ук ышанып җитмим.—диде Алмаз һәм тагы өметсез уфтанды. Алар, бер- берсенә туры карарга курыккандай, карашларын читкәрәк алып, тирән уйга калдылар. Алмаз башын күтәрми генә әйтте:
— Хәер, кем язуының әллә ни әһәмияте юк. Пычратып ташладылар. Ничек шул карадан арынырга, менә мәсьәлә...
Тагы уйга чумып торды да:
— Ул караны өстән юып төшереп булмаячак!—дип авыр сулады.
— Нигә булмасын, тоташ яла. дисең бит?—диде Рита, гаҗәпсенгән төстә.
— Ышанмаслар. Ышанган кебек кенә итәрләр... Мине тикшергәндә берәрсе реплика ташлый: фронтта аның хатыны, баласы булган, имеш, ди. һәм бетте, язмыш түбәнгә төшә дә китә. Аны беркем туктата алмый. Иң фаҗигасе аның шунда...
— Ну син күпертәсең инде, арттырасың!—диде Рита катгый төстә, ул иренең ялгыш эшкә кереп китүен һәрвакыт диярлек каты гына кисәтә торган иде. Чөнки Алмаз күп нәрсәне йөрәк-хис белән кабул итүчән. Күп кенә уңышсызлыкларына шул салкын канлы була белмәү сәбәп була иде.
Алмаз аны бик таркау тыңлады, чөнки башы үзенеке кебек түгел, колак эчләре белән гөжләп тора иде. Ул авыр сукрана, уфтана башын ике учы белән тотып, үз ягына чыгып китте. Ничек аңлатма язарга инде, дип кайгыра иде. Аңа хәзер иң элек әз генә черем итеп алырга кирәк. Тән дә утын ярган кешенеке кебек ватылган, башның бөтенләй рәте киткән. Ул йокы даруы эчте дә диванына ятты.
Күпмедер вакыттан соң ул уянып китте. Башы сафланган кебек, ярсыган нервылары бераз тынычланган, чуалган уйлар да үз урыннарына кунаклаганнар шикелле иде. Йокы искиткеч дәва шул, дип уйлап куйды ул. Әмма баягы борчу тагы күңелен били башлады. Шайтан алгыры, бер генә көн дә кешечә тыныч яшәп булмый. Менә юк җирдән әллә нәрсә казып чыгардылар. Ничек итеп аңлатып язарга? Шәрехләргә кирәкмәс, пунктирлап төп хәлләрне тезеп чыгарга да. вәссәләм. Тирәнгә китсәң, шикне генә зурайтуың бар. Эх, әз генә дә ялганлый белмим бит ичмаса. Берәү булса, барысын тотып инкарь итәр иде дә бетерер иде. Ярый, үткән эзләрдән хәтер белән йөреп карыйк, мать якасына.
Ахыры бар.