Логотип Казан Утлары
Шигърият

Манаралар, айлы манаралар


Тәрәзәмнән мәчет күренеп тора. Манарасы аның яшел фәсле Түбәсенә кунган алтын ае Чакырып тора үзенә картны-яшьне.
һәркон иртән шул мәчеткә карыйм. Аумаганмы, ди мен, манарасы Тыныч кына ятып буламыни Гел болганып торгач заманасы
Тәгәрәде күпме манаралар Чалма чалган башлар белән җиргә. Урак белән чүкеч ясап куйдык. Айны кушып тәре белән бергә
Берләштердек шулай, укмаштырдык Динне, телне, гореф-гадәтләрне Озыннарны Урак урып торды. Чүкеп горды Чүкеч шәбрәкләрне
Сезне кискән саен, манаралар. Үзебез дә гел кыскара барлык Манаралар белән кнсслә-киселә Боек.тет ен жуйды безнең халык
Манаралар, айлы манаралар. Заман йөзен күрсәтүче көзге Сезне кисеп сезне аудармыйлар. Сезне кисеп аударалар безне
Оялчан халык
Күптән шуны шәйләп киләм: Без — бик оялчан халык. Алыштырабыз исемне Татарлыктан оялып.
Эчәсе килмәгәндә дә, Бирсәләр әгәр салып — Эчәбез, янда утырган Исерекләрдән оялып.
Җаныбыз бик тартмаса да. Чишендек, шәрә калдык. Фәхеш кылдык... үзебезнең Тыйнаклыктан оялып.
Сүгендек без катлап-матлап, һич тә кимен куймадык. Чөнки без әдәпле булып Күренүдән оялдык.
Ыштанын пычраткан бала Әйтмәгән күк оялып. Йөрибез чистара алмый — Бар пычракка буялып...
1994
Туй
Күршедә туй.
Дер селкенә өйләр.
Җырлашалар төрле тавышка. Кем катырак кычкыра дип гүя Җыелганнар монда ярышка.
Күп тә үтми берсе биеп китә, Бүләннәре аңа иярә.
Гармун күчә җырдан биюләргә, Гармун күчә көйдән көйләргә.
Күршедә туй, Та гар егете әнә Урыс кызын алган—ут алган. Телләр белән телләр буталганнар. Җырлар белән җырлар буталган.
Табындагы урыс аракысы Бөтенесен бүген бер иткән. Мондый чакта безнең гореф-гадәт Карап тора бары бер читтән.
Гадәти туй.
Гап-гади туй бүген.
Юк бу туйның аерым хикмәте Тик бер ана бүген улын җуйды. Бер егетен татар милләте.
1993
һәркөн шулай
Һәр иртәдә яшь дворник хатын Урам себерә, җыя чүп-чарларны. Карап торулары рәхәт хәтта Менә шундый эшчән, уңганнарны
Бар нәрсәгә җитә аның кулы Газоннарны шәпләп тарап чыга. Артта берәр чүп калмаганмы дип Бөтенесен кат-кат карап чыга.
Рәссамнарның пумаласы кебек Аның кулындагы себеркесе Ул кагылган саен матурлыкның Сызылып кала җирдә бер өлгесе
Күп тә үтми ләкин өй тирәсе Өр-яңадан чүп-чарларга бата. Яраланган кошлар кебек җирдә Кәгазь кисәкләре аунап яга
Чибәр кызлар чирәм өсләрендә Эт уйната көтү-көтү тулып. Эт пычрагы кала чирәмлектә Тәрбиясезлеккә медаль булып.
һәр бирмеш көн кабатлана бу хәл. Ишет алды гүя нәни дөнья
Ә дөньяны кемдер пычра га гел, Ә кемнәрдер аның чүбен җыя.
1993
Язмышларны язучы кул
Тормыш базар, базар кайный.
Монда һәркем нидер сайлый.
Берәүләре күлмәк сайлый.
Берәүләре чүлмәк сайлый
Кияү сайлый, кәләш сайлый.
Торыр өчен өйләр сайлый.
Өзәр өчен гөлләр сайлый. Яшәр өчен һөнәр сайлый.
Уңайлыгын сайлый-сайлый.
Үз тормышын һәркем җайлый.
Ошаганын алып китә, ~ Ә ошамый икән —алмый.
һәр кешегә нидер табыла. Беркем дә өлешсез калмый. Кемдер ятимнәр йортыннан Асрамага бала сайлый.
Бала күңеле гаҗәп сизгер.
Алар барсын бик тиз аңлый. Аларны сайларга ярый. Алар ана сайлый алмый.
Җирдә күпме гаделсезлек. Уйлый китсәң йөрәк каный. Язмышларны язучы кул Белмим инде кая карый?
1993
Калыйк вакытында сорап
Озын-озын нәрсә озын? Озын-озын бәхет юлы. Үз бәхетенә бара кеше Кайвакытта гомер буе.
Олы, олы. нәрсә олы? Ата-ана хакы олы.
Онытмасын иде кеше Үлгәнчегә кадәр шуны.
Авыр. авыр, нәрсә авыр? Авыр — аналар каргышы. Бу каргышны алганнарны Көтә Сак-Соклар язмышы.
Ерак, ерак, нәрсә ерак?- Үткәннәргә юллар ерак. Ата-ана фатихасын Калыйк вакытында сорап.
1994
Тимәгез гөнаһсыз гөлләргә. Сагышы гөлләргә ягылыр;
Атмагыз күктәге кошларны. Бәлки ул кемнеңдер җаныдыр
Бумагыз чишмәләр агышын, Чапсын ул, гел алга йөгерсен Бәлки ул кемнеңдер сөюе — Дөньяның серләрен кем белсен
Ишмәгез мәһабәт тауларны. Калсын ул биеклек, калсын сер Бәлки ул халыкның зурлыгын Күрсәтеп торучы үлчәүдер.
1994
Бөркет булмый
Күпме генә үстермә син Кулыңда өф-өф итеп Чыпчык булып туганнарны Булмый ул бөркег итеп
Биек чөйсәң егылып төшә.
Кыяга купмый чыпчык
Үтә аның бөтен гомере
Өй тирәсендә очып
Ләкин шушы хакыйкатьне Күпләр ашчамый кебек Чыпчык чөяләр дә күккә Көтәләр: булыр бөркет
Ә өметләр акланмагач,
Нәлә! ява чыпчыкка
Чыпчык мескен нишләсен соң’ Аның гәхеге чыбыкта
1994
Бер үк бишмәт
Әйләндерәбез дә киябез гел Бер бишмәтне гомер буена. Әйләндергән саен бишмәтебез Матуррак булып тоела.
Бер мәртәбә әйләндергән идек Унҗиденче елда без аны Өстебезгә шуны киеп чыгып Шаккат тырган идек дөньяны
Ул бишмәтне озак киеп йөрдек, Ятканда да өстән салмадык. Итәк кисеп жиңен ялгадык та Тузган саен аны ямадык.
Ямаулары кызыл булгангамы. Безнең бишмәт бигрәк шәп иде. Аны кигән кеше бу дөньяда Бер кайгысыз иде, шат иде.
Күнегеп беткәч кызыл ямауларга Бутап бөтен уйны-исәпне. Әйләндереп кигерттеләр безгә Тагын бер кат шушы бишмәтне.
Хәзер инде җеп тә тоталмый ул, һәрбер җөе 1 узган, сүтелгән. Җилләр өрә һәрбер ертыгыннан. Өзелеп чыга тоткан җиреннән.
1994
Дөнья бик тө катлаулы
Акча—нәфес шайтаны, Шайтанның бар мең җаны. Арындырып булмый һич Шайтаннан бу дөньяны.
Ул керә безнең эчкә Әйләнеп үрмәкүчкә. Чорный, кыса җаныңны һәм суыра каныңны.
Акча — патша, акча — хан. Ул йөри бездән алдан.
Арткан саен акчабыз. Кими бара бит Вөҗдан.
Саклау авыр саф җанны.
Дөнья бик тә катлаулы: Таләп итә йә малыңны. Йә җаныңны сатканны.
1994
Курай иткән
Кай чагында сөенәмен йөрмәвемә. Дөньяның күп явызлыгын күрмәвемә. Каным кайнар: менеп төшми түзмәс идем Явызларның авыз дигән мөнбәренә.
Андый эшкә башсызлыгым җитәр иде, Ахры ничек бетсә дә бер бетәр иде: Йә тукмалып кайтыр идем, яки тукмап, Гомер буе яши алмас идем сыктап.
Беләм, беләм: явызларның кулы озын. Теле уклы, ә очында агу була.
Чаккан саен аның да бит агуы кими, Шуңардан да күңелләргә ару була.
Ярый инде язмыш мине болай иткән Йөрәгемне басудагы тургай иткән Сугам дигән чыбыгымны алган да ул, Җырлы-моңлы уйнап туймас курай иткән
1993
Иң яраткан бәндәсе
Мин Алланың иң яраткан Бәндәсе микән әллә? Өя дә өя чирләрне Кечкенә генә тәнгә.
Сыныймы түземлегемне Шушындый юллар белән Берсе ун елга торырлык Газаплы еллар белән
Бер-бер артлы чирләр өйсәм. Язмышын каргар диме Әллә яшәүнең кадерен Ныграк аңлар диме
Яшәү кадерен мин болай да Бик яхшы беләм кебек Дөньяның һәрбер гөленә Карыйм сокланып, сөеп
Ә язмышны каргамыймын.
Әйтәм моны хәйләсез
Юанам, мин бит Алланың Иң яраткан бәндәсе
1994