Логотип Казан Утлары
Хикәя

КИЯҮ


Бу юлы да бәла, көтүдән артта калган сарыкны ботарлаган бүре Б төсле Сәгыйрне көтмәгәндә, уйламаганда каһтырды. Әйе шул.
капылт чыгып котырынган бураннан сон туган тынлык озакка бармый икән...
Икс бүлмәле фатирының йозагын ачканда ул картларча шактый мәтәште. Ачкычын тишегенә туры китерә алмый интектеме, әллә күңеле нидер сизенеп, юри суздымы вакытны — кистереп әйтү кыен.
Буялган агач идәндә чүп-чар. чүпрәк-чапрак ауный. Тентүчеләр булган яисә караклар нәрсәдер эзләгән, диярсең. Гадәттә, ашыгу дигән төшенчәне бөтенләй белмәгән ир выжт итеп өстәл янына үтте. Шакмаклы кәгазь битенең читенә ике генә җөмлә төшерелгән: «Сәгыйр. рәнҗеп калма, безнең арттан килмә, оныт! Кызым белән бөтенләйгә авылыбызга кайтып киттек. Әсма».
Язуны кулына алды да. лып итеп аксыл тышлы иске диванга сеңде Күз аллары караңгыланды, күңеле болганды, миен хәвефле уйлар каплады. Димәк, ул янәдән карт буйдак булып калды. Икенче хатыны да ташлан китте. Иргә уңмаган кич уңмас, ди шул халык Бәхетсезлек беренче өйләнүдән башланды.
Мәзәк кенә булды аның гаилә башлыгы дигән югары дәрәҗәне алуы.
Аксубай ягында туып-үскән мишәр малаен хәрби хезмәткә Украинага. гөп-гөгәлс. Львов шәһәренә җибәрделәр. Унҗиденчесен тутырганчы район үзәгеннән узмаган үсмер өчен барысы да кызык иде биредә, һич кенә дә авыл тормышына охшамаган кырыс тәртибе, ефрейтор, сержантларның әфисәрләрдән дә хәтәр кыланып, борынны илләм чөеп йөрүләре. сүтелә-җысла торган автоматлары, тимер кашык, кружкалары һәммәсе аның өчен үзгә бер яшәеш, яңалык иде. Казармалар янында ук парк.
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН (1938) — адәби танкыйтьче. филология фанпаре док-торы. профессор, күплаган китап лар авторы. Казанда чши
Г алиуллин
спорт мәйданчыгы менә дигән клуб чекерәеп тора. Юллары бәлеш табасының асты кебек тигез, такыр. Аны асфальт лиләр икән.
Иргә горып. соң ятырга өйрәнгән, иркә шәһәр тормышы белән бозылмаган авыл егетенә тәртипкә күнегүе артык кыен булмады Әмма яшьлеген герлек абзарында, утын әзерләп һәм печән чабып үткәргән Сәгыйр спорт уеннарын кыен үзләштерде. Турникта тартылуын, боргалануын, йөгерүен, акрынлап җиңде. Тик коңгырт күн белән тышланган, җитмәсә жене сөймәгән хайван исеме белән «кәҗә» дип аталган нәрсәне сикереп чыга алмыйча иза чикте. Илләм йөгерен килә, гәүдәсен куллары белән этеп җибәрә һәм шып игеп «кәж<э»нен биленә утыра Әйтерсең лә анда ат ияре тора. Яшьли шунда уйнап үскән, өреп тутырылган футбол тубыдай беләкле хохол малайлары җиргә ятып көлә. Аларга ни
Татарин ишәк дип белә аны Шуңа атланып базарга йөрергә өйрәнгән инде ул. нишләсен.
Татарстан халкының ишәк дигән хайванны Хуҗа Насретдин турындагы фильмнарда гына күрүен аңлатып буламыни ул тинтәкләргә Урта Азия халкы да һәм татар, башкорт, чуваш, ар. мукшы да алар өчен барысы да бер милләт шул.
Җансыз, йонсыз, шәрә «кәҗә» Сәгыйрнегг шәхси дошманына, тик барыбер баш бирергә тиешле Памир пигына әйләнде
Сирәк эләккән ял мизгелләрендә, солдатлар әниләренә, сөйгән ярларына хат язарга утыргач яисә ләчтит сатарга керешкәч. Сәгыйр шыпырт кына урамга чыгып китә. Максаты «кәҗә»не җиңү «Җаныем, бәгырем, сикер ген чыгар сыртыңнан, blinian артыннан тартып утыртма инде, җизл е», дип бисмилласын кат-кат әйтеп, янәдән уңышсыз тәҗрибәләр ясый.
Ләкин чит як «кәҗә»се аның догаларын кабул итми, мөселман баласының хәленә керми. Магнит тыкканнар диярсең эченә!
Сәгыйрнең җене котыра башлады. «Адәм хуры, кеше күзенә ничек чалынырсың. Орчык хәтле үзбәк малайлары ялт иттереп сикереп чыга. Төп төз басып, ачу китереп, кулларын бот буйлап сузып куярга да өлгерә... Ә мин пешмәгән, старшина дөрес әйтә, ясалып бетмәгән».
Егет еракка ук китеп, җан-фәрманга йөгереп, куллары белән бар куәтенә эт сп. т егенең өс г еннән ял г и 1 сп ү г те бу юлы һәм коры җирг ә йөзе белән барын кадалды. Күккә баксаң күк ерак, җиргә ег ылсаң. туфрагы каты икән шул бу якларның Борыныннан шарлап кан китте.
Дөньяда тылсым булуга ышанырга туры килде шул көнне Кемнеңдер йомшак, көчле кулы аны беләгеннән ютын, аякка бастырды Бакса янында чуар спорт костюмы кигән илаһи бер кыз елмаеп гора. Каян килеп чыккан ул? Тирә-юньдә адәм зат ы юк иле кебек
Әллә егылдың инде, солдатик. Авырг тымы? Тешләрең исәнме’
Егет телсез калды Күзләре кызның биген бизәгән елмаюлы чокыр-чыкларга. гулы иреннәргә, кошырг чәчләргә текәлде. Гомерендә беренче тапкыр мондый гүзәллекне күрүе иде Сәг ыйрнсн
Юк. ДИГӘН булды, ниһаять, егет, шаярiуны аңламыйча
Изге җан фәрештә аңа кечкенә ап-ак кулъяулыгын сузды
Егет чүпрәкне кулында изгәләгән. борынына якынлаш тырган арада, кыз кискен карарга килеп, карышырга урын калдырмаслык игеп
Әйдәгез, безнең өйгә керен юынып алыйк' Старшинагыз күргәлә- гәнчс авариянең эзләрен юкка чыгарыйк
Сөйләшеп киттеләр Сүз кешене таныштыру өчен яратылган нәрсә, кыз Свет гана исемле икән Физкультура техникумын бетергән, хәзер мәтәнияг сараенда г репер булып ипли Солдат ка тармалары янындагы вч катлы кирпеч йортча l ...................................... а икон фәрешчоиеп юртан җире
Әни бу чибәр СО1Ы1ИК борынын канаткан, юынын ачсын әче Урысчасына караган la. .нкоПнен мк.ашы бу пар.а охшый
Кышын описе Фсокыма Пс.роина кунакны кчаын кабул иые. тәмле варенье белән чәй .черде Кетч.............................. дә. уйламаганда шактый.а
сузылды кунаклы уйнап утыру. Кичке эңгердә шап-шап атлап, уртача буйлы, таза, базык буйлы, киң битле ир килеп керде. Җилкәсендә олы бер йолдыз.
Әфисәр белән очрашкан солдатның беренче хисе курку була. «Губага (гауптвахтага) озатмагае»,— дип уйлап алды Сәгыйр дә.
Майор абый Светаның әтисе икән, тумышы, чыгышы, килеше белән Себер татары булып чыкты. Башка командирлар кебек тырт-пыртлан- мыйча, егет белән ипләп, малае белән фикерләшкән сыман сөйләште күрше батальон хужасы.
Кешенең сынына, дәрәҗәсенә карап кына аның үткәнен белеп булмый. Биктимер агайның тормышы да үзе бер укылмаган китап икән. Язмыш аны, боз арасында калган бүрәнәне сыткан төсле, шактый талкыган, изгән...
Ул Омск өлкәсендәге бик борынгы бер татар авылында туган. Әти- әнисен хәтерләми. Гражданнар сугышы вакытында Колчак баскынчак- ларымы. кызыл зәхмәтләрме — хәзер ул хәтлесен берәү дә әйтә алмый, әтисе мулланы һәм абыстайны да атып китәләр. Биктимер балалар йортында үсә, Суворов мәктәбен тәмамлагач, Казанның танк училищесында белем ала. Сугышта катнаша.
Гел күченеп йөрешле чегән тормышына, көпчәк өстенә ияләшеп беткән инде ул. Оренбург өлкәсендә хезмәт иткәндә өйләнә, беренче балалары—малайлары үлә, кызы исә Казагыстанда хезмәт иткәндә туа.
Кызык хәл: майор әүлия идеме, әллә оста оештыручы булып чыктымы, алла белсен, әмма шул көнне үк. ул кунак егетенә, алтын тешләрен елтыратып, шаярткан булып, «кияү» дип эндәште. Раска чыкты тәки шаяртуы. Өйдә Феоктиста Петровнаның бәхәссез хуҗа булуы күренеп- сизелеп тора. Ишекне-түрне бер итеп, зил-зилә кебек йөри. Сүзгә колак салып, юнәлеш бирергә дә өлгерә.
Сәгыйр үзе дә Светлана белән очрашуны көтеп кенә торды. Ә бер мәлне паркта сәрхушләнеп йөргәндә, егет бар булган, авылдан килгән запас кыюлыгын җыеп, кызны барган җиреннән туктатып, үз ягына борып, кулларын биленә салды. Яңакка сылар дип өреккән иде егет, киресенчә булды: тегесе, шуны гына көткәндәй, гәүдәсен йомшартты, өлгергән чиядәй кызыл иреннәрен Сәгыйргә сузды. Егет калтырана-калтырана кызның иреннәренә «ябышты». Тәненә рәхәт калтырану йөгерде.
Дөресен әйткәндә, беренче үбешүе түгел иде аның. Авыл кызларының иреннәреннән, битләреннән, борыннарыннан авыз иткәләгәне бар иде. Тик ул кыргыйларны рәхәтләнеп иркәләп булмый, бөтен тәмен бетереп, сугыша, чеметә, тырный, тарткалаша башлыйлар. Ә шәһәр кызлары башка камырдан ясалган икән шул... Әнә үзе суырып-суырып үбә. кочаклый, аркадан, җилкәдән, муеннан сөя...
Татар кешесе матур сүзләр әйтергә ояла. Табигате шундыйрак аның. Шулай да Сәгыйр «нинди матур син. назлы син. мин сине яратам»... кебек сүзләрне күңеленнән кысып чыгара алды. Артыгына көче дә. хыялы да җитмәде.
Сәгыйргә казармада да мөнәсәбәт үзгәреп куйды. Аны бәдрәф чиста-ртуга, кухняга эшкә билгеләми башладылар. Бу шәфкать нурын булачак бабасы оештырганны егет соңрак кына абайлады. Света белән урамнарда, бакчаларда күренгәли башлагач, бервакыт аны көпә-көндез, таныш булмаган ике «кабих» туктатты. Берсе каршыга басты, икенчесе янга чыкты.
— Сүз бар.— диде алда торганы, дорфа гына итеп. Икенчесе ияк астына китереп тондырды. Әмма Сәгыйр аякта калды һәм читкә сикерергә өлгерде. Бүтәнчә сукмадылар.
Света янында башка күренмә. Безнең кадр ул. Килмешәк солдат өчен карап үстермәдек без аны. Үзеңә үпкәлә, яшисең килмәсә...
Тагын нәрсәләрдер әйтеп, янап, тәмләп көлештеләр дә, ашыкмыйча гына китеп бардылар.
Артык кыю кеше булмаса да (ни әйтсәң дә. чит-ят җир). Сәгыйрне кыз янына йөрүдән туктала алырлык көч юк иде дөньяда. Күкеле гел шунда тартI ы. аяклар гел шул якка сөйрәде.
Егет үзен тукмап ташларга җыенуларын берәүгә дә әйтмәде. Дөрес, бу юлы борыны канамады. Әмма гарьләнде. Данлыклы совет армиясе солдаты үзен ике мужиктан кыйнатып торсын инде! Тузга язмаганны.
Бума елан җылы куенга керү юлын яхшы белә. Кыз аны яратуы, авылда яшәргә, татарча өйрәнергә риза булуы турында туктаусыз искә төшереп торды. Хуҗалар да егетне бик яраттылар Тыйнаклыгы, оялчан елмаюы, дөньяга сабыйларча каравы, солдат боткасыннан туйган булса да. бик аз ашавы өчен яраттылармы шунда... Әллә җыйнак кыяфәте хуш килдеме? Сәгыйрне артык матур дип. килеш-килбәте шәп дип кемнедер ышандыруы кыен. Махсус белеме дә юк. Бар гыйлем байлыгы авыл урта мәктәбе.
Ә кызның аңа җылы мөнәсәбәте турында әйтеп торасы да юк. Бусаганы узуга, әнисе алдында ук, аның муенына сарыла, шашып-шашып иркәләргә, биген, иреннәрен үбәргә тотына. Үз эченә бикләнгән, авыл әхлагында тәрбия алган Сәгыйр әүвәл бик оялды, тартынды, әмма иләсләнде, ә аннан күнекте. Бәлки, шулай тиештер. Адәм баласы иркәләүгә тиз ияләшә бит. һич гаепсезгә ияк астына сугуга гына өйрәнүе кыен.
- Әнкәй, карале. Сагирчикның күзләре нәкъ грек аллаларыныкы кебек икән. дип. егетне тәрәзә ягына борып куя кыз җиңеннән тарткалап.
Бу чагыштыруның мактаумы, әллә көлүме икәнен аңламый әле ул. Әмма күңелендә кала. Алла хәтле алланың күзе иләмсез була алмастыр, дип уйлый
Соңрак, шәһәр уртасында Зевска куелган һәйкәл янында үрә катып озак матавыкланды Сәгыйр. Алга чыгып торган, төссез, вә ләкин мәгънәле, ышанычлы, мәгърур иле грек алласының күзләре. Бармаклары белән үз күзләрен дә капшап карады. Охшашлык тапты Светланага рәхмәтле иде егет.
Өйләнешүләре сәеррәк булды. Танышуларына ике ай булганда, бергә яшәп киттеләр.
Җылы тойгылар, матур, килешле сүзләр кыз яг ыннан иңде
— Бу бәхетле мизгелләр мәңгелек булсын иде. җаным, без гомерлеккә бергә булырга тиеш, диде кыз. үбешеп туйгач
— Кстати, бүген төнгемдә газиз әниеңне, әниебезне күрдем. Ул безнең мәхәббәтне хуплады.
Көтеп-когсп тә Сәгыйр авызыннан «а» ягына да. «б» хәрефе тарафына да җылы сүз чыкмагач, кыз томанлырак әйтелгән кинаяләренә ачыклык кертергә булды. _ _
Гомерлек юлдашым бул. Сагирчик Өйләнешик! Мин сине бәхетле итәрмен Нар күгәрченләй гөрләшеп яшәрбез
Сүз да юк Сәгыйр кызны үлепләр ярата Татарча ләм-мим оер сүз белмәс» л.> яртылаш безнен халык каны гөрли бнт үзендә Ьнк рәхәт анын белән' Вакы I нык уз1 анын сизми дә каласын Әмма шундук әйләнү, солдаттан никахлы хатын белән кайтып |«шү егегнен башында гәмам укмашын. тәгаенләнеп беткән фикер түгел иле Чәнки язылышуны ул олы нәрсә.шп саный |кч вле бер-беребезне бик аз беләбез
Службаны бетерәсе К>1 ары белем алу хыялым да бар дигән булды erei Сон' Мин берсенә лә каршы түгел, күгәрченем. Син укырсың, мин эшләрмен һәркәнне коча, ымны жәсп. елмаеп каршы алырмын
Мин биредә кала алмыйм Татарстанга кайтырга исәбем Акла минем әни. абыйларым.
Мин синен белән, Сагирчик, җәһәннәмгә китәргә дә риза. Туйдым казармалардан, гарык булдым солдафоннардан. Китәбез булгач, китәбез!
Кызның әти-әнисен ташлап, мәми авыз авыл малаена ияреп, билгесез- леккә чыгып китәргә риза булуын чын сөюгә юраган Сәгыйр томаулы борын кебек йомшый барды. Мәгәр аның инде тәмен татып өлгермәгән ирекне тиз генә югалтасы килмәве дә табигый иде. Гаилә йөгенә бер җигелсәң, тәртәне ташлап чыгу килешми.
Сүз шул тирәгә җитеп, түмгәккә төртелгәч, ачык ишекле күрше бүлмәдән ата кеше килеп чыкты. Гафу мазар юк.
— Сәгыйр. мин сине үлгән улым кебек якын иттем. Син озак яшә. һәм яшәрсең дә. Биредә хатын-кыз бик аз. Хөрмәне өзеп кабарга теләүчеләр, кызымның артыннан сөйрәлүчеләр бинаһая (ул аны урысча до. дип әйтте). Эшсезлектән үзләрен кая куярга белмәгән ырдыктай ирләрнең шәһәрчектә бик күп икәнен онытма. Ә мин Светушкамның синең белән булуын, кияүгә татар егетенә чыгуын телим. Ә инде өйләнергә ниятең булмаса, эч пошырып йөрмә. Бу бусаганы үз аягы белән атлап кереп, кәҗә кебек чыгып киткәннәр булгалады, дустым.
Тагын шул каһәр суккан «кәҗә» дип уйлап та өлгермәде Сәгыйр. Биктимер ага бәхәсле мәсьәләне хәрбиләрчә чишеп тә куйды.
Тәк. Теге атна ахырында туйларбыз. Әзерләнү, аш-су якларын үз өстемә алам. Башка тарафлардан да кайгы-хәсрәт күрмәссең, дип вәгазь сөйләп ташлады булачак бабасы.
Шактый төшереп алганлыгы сизелә иде аның. Шунда егетне акылын җуйган бала хәленә калдырган бер хәл булды. Майор, сөйләшүеннән кинәт туктап, Сәгыйргә якын ук килде дә, саллы кулын өстәл артында боегын, куркынып утырган мәхбүснең баш түбәсенә куйды. Турсайган күзләрен хатынының тәресе торган почмакка кадады:
Хәзер минем кул аша бөтен тәнемнең, нәселемнең биокуәте, Гуми- левча әйтсәм, пассионарны к көче сиңа күчә. Сизәсеңме, тәнең чемердиме9 Каның сикерәме, нерв күзәнәкләрең чытырдыймы? Дөрләп янсын!.. Бу, кияү, шәрыкъ фәлсәфәсе буенча, рухи якынлыкка ирешү була. Күчем хан нәселе белән туганлашуың бу, энем...
Егетнең гәүдәсе хәлсезләнеп, салынып төште, зиһенен гасырлар эңгере каплады. Тәкъдирдән узып булмый икән. Ул кияү булырга риза иде.
Беренче март көне килде, һава җылы, гөрләвекләр ага, тамчылар тама, кояш кышкы йокыдан сулыккан битләрне иркәли, тәнгә тормыш, яшәү дәрте сеңдерә. Ә Биктимер агай фатирында дус-иш туйлап ята. Сәгыйрнең әтисе сугыштан кайтмаган иде. Әнисе, абыйлары килә алмадылар. Бәлки, егерме яшьлек малайның телеграммасын җитдигә дә алмаганнардыр Шау-шулы мәҗлестә кияү ягыннан Сәгыйр үзе генә булды.
Төн уртасында кунаклар таралышты, яшьләрнең үзләрен генә калдырып. ата-ана иптәшләренә киттеләр.
Зөфаф кичендә ни-нәрсә эшләргә һәм үзеңне ничек тотарга икәнлекне егет ишетеп, укып аз-маз гына чамалый иде. Бит әле авыл ирләре, дөнья күргән солдатлар сөйләгәнне ыржаеп тыңлап тору бер хәл.. Ә монда... Авылда рәхәт ул. Мунчага озатып куялар да, бетте-китте. Ә анда эссе, караңгы Чишенмичә юынып булмый.
Югары әхлаклы, суфый татар әдәбияты яшьләрне бу тормышка әзерләми Мәктәптә дә сыйнфый көрәшкә багышланган, ярлы-ябаганы күтәргән, дошманны фаш иткән әсәрләр генә өйрәнелә. Ә хатынын беренче төндә үк сыйнфый дошман була алмый ич инде.
Сәгыйр хуҗаларча кыйланып, күлмәген, майкасын еракка атып бәрде. Светланасы үзен чишендерергә бирмичә интектерде. Егет буталды, кал-тыранды. ахыр чалбарын салырга оныткан булып чыкты.
Иренең халәген аңлаган кәләше инициативаны үз кулына алды, назлады. иркәләде. Сәгыйр өчен дөнья, түшәм, идән, тәрәзә томан эчендә 88
калды. Зиһененең бер кырыена «кирәк түгел, авырттырасың... ашыкма» кебек татлы сүзләр генә эләгеп калды. Чынында егет һушын, зиһенен югалт гы. Бәхет оҗмахында тонык күзеннән очкыннар чәчелде.
Иртән уянып, сөеклесе башын беләгенә салгач кына, хатын-кыз белән йоклауның никадәр рәхәт булуы турында уйлап алды. Солдатның хәтер капчыгында бу ләззәткә тиңләшә алырлык чагыштыру табылмады
Алдагы тормышларында да Сәгыйр хатынының тәнен яратып яшәде. Мәгәр кадсрлесенең җенси осталыгын, маһирлыгын, тәҗрибәсен тиешенчә бәяли алмады. Хатыны ятакта ни кыланса да, шулай булырга тиеш дип фараз кылды.
Фани донья әшәкелегеннән хәбәрдар булмаган авыл малае бәгырькәенең чәчәк таҗы күптән ачылган икәнлеген анышмый калды. Күпер башында тәкә сөзештермәгән. әтәч сугыштырмаган чит-ят кешеләрнең үзен ни өчен кыйнап ташларга омтылуларын да аңламады бахыр
Аннан соңгы вакыйгалар Сәгыйргә бөтенләй аңлашылмады. Яшьләр йокы бүлмәсеннән аш өстәле янына чыккач, кызның әнисе олы гәүдәсе өчен ифра г җитезлек белән бүлмәгә үтен, тиз генә урынны җыештырды, астагы киндер җәймәне таза, кыска беләгенә салып, урамга алып чыгып, керләр элә торган зур бауга салындырып куйды Җәймәне уртасына җәелгән кызыл зур тап бизи иде. Әйтерсең лә өстендә кара тавык суйганнар. Чүпрәк көне буена рейхстаг түбәсендәге әләм төсле, җиңү билгесе булып җилфердәп торды. Биктимер ага батальонын да шул тирәдән честь бирдереп уздырган, дип сөйләнде усал телләр.
Сала баласы, үгез кебек, тик күзен челәйтеп тора кызыл тамга каршында. Светлана дустанә генә аңлатып бирде:
— Әни моны шик-шөбһәгә, гайбәт-тыкшынуга урын калдырмас өчен эшли. Үзем кияүгә чыккач га, шулай элеп куйган идем, ди
Кызның әтисе динен, телен оныткан мөртәт булса да. кендекне төен белән бәйләп кую дигәндә эшне коры тотты. Хәрби шәһәрчекнең үз ЗАГСы бар икән. Чираг-фәлән юк. Яшьләрне шунда алып гөшен. паспортларына тиешле мөһерләр суктырды. Әфисәрләр тәртип ярата.
Загрсдинова, шулай итеп. Шарифуллина булып кипе. Агасының исеме дә күптәннән бирле Биктимердән Бориска әйләндерелгән икән инде.
Солдатикның соравына кызның җавабы әзер.
Детдом баласы бит ул. Исемен үзгәртмәгән булса, әни аңа кияүгә дә чыкмаган булыр иде. Барыбер түгелмени
Тәртәгә кертсәң, кәҗә дә ат кебек кешни, диләр.
Соңрак абыйлары «кыз идеме соң хст». дип бәйләнгәч, «белмим тагын, простыня кып-кызыл иле» дип җавап бирә юрган булды
Олы тормыш өчен адәм баласы диңгездәге бер йомычка гына, бөтереп ала да. ярга китереп ташлый. Баллы, татлы көннәр үтеп китте. Киләчәкне билгеләү вакыты җитте.
Сәгыйр гомерендә беренче тапкыр күңел җәрәхәте алды Беркөнне казармадан хәләл җефете янына барганда, янәдән үзенә суккан шайтан күселәре очрады. Таныды. Тегеләр бәйләнеп маташмадылар
Татарин Пышку отхватил, дип артыннан колеи кенә калдылар
Мопассан «пышкаларыннан», җенси бозыклыктан хәбәрдар булмаган ир, һәрхәлдә, колагына иңгән бу сүзләрне бәхетеннән көнләшү, кызыгу дип юрады Ү гләренө тәтемәгәч
Мужиклар хаклы Аның Свстушкасы гәүдәсе-сыны белән бик гә. бик тә «пышная», теләсә кайсы ирне аңгы-миңге китерерлек. Күлмәк изүен борчып торган, чүпрәле камыр кебек күпереп өскә калыккан гулы, ак күкрәкләрен аласыңмы Җилкәләре дисенме һәммәсе туфрактан чыгын. яны кояшка чекерәйгән йомран башлары кеби күтәрелеп тора. Туктаусыз сыйпыйсы, иркәлисе килә үзләрен Билдән түбәнрәк өлешләре, өлгергән кабаклардай артка чыгып, эмеендереп. күңелне кытыклап тора Төз. магур аяк тарда калган комсыз карашларны санап бетергесездер.
Шул мизгелдә аның башына шук фикер төште. Хатынының уйнап торган арт саннарын, хәрәкәтчән гәүдәсен туган авылы пожаркаем янында җыелган ирләргә күрсә 1әсе иде. Аларның мул гәүдәле, бигрәк тә су тулы көянтәле чиләкләр белән яннарыннан узып киткәндә хатыннарны ничек эмсенеп, сагыш тулы ач күзләр белән озатып калуларын хәтерли. Малай чакның хәтере «тырнаклы» була. Бер нәрсәне дә онытмый.
Сәгыйрнең хәләл җефетен шуларга күрсәтеп, тамак төпләренә төелгән төкерекләренә тыгылдырасы килде. Матур тәпиләрен песи кебек йомшак итеп куя белүләрен дә онытасы түгел. Куе чәчле башны ап-ак муен, үз бәясен белеп, горур йөртә. Тойгылы иреннәре, очы мендәрле бармаклары да «пышная» сүзен тәфсилләп тора.
Дөрес, елтыр күзләренең төсен билгеләве кыен. Иртән алар күгелҗем, шунда ук кырыйларына карасу төсмер йөгерә, кичен исә яшел сурәт өстенлек ала... Хуҗасының кәеф сихәтләренә карап үзгәрә күзләре
Әйе. Света күп яктан килгән. Әмма табигать матурлык үрнәген иҗат итүдә күрелмәгән яңалык ачмаган. Сискәндерерлек түгел аның хатыны. Килешле гәүдәне битнең артык җәенке, иркен, тулы булуы бозып тора. Әтисе нәселе җиңгән. Аксубай якларында «чәпәк бит» диләр андыйлар- ны. Агымсу басмасында салкын керне тәпәли торган, асты шома агачтан чыккан сүз.
Соң, егетем, һәр ягы спай, кәртинкәдән төшкәндәй гүзәл булса, ул сиңа тәтер идеме? Авызыңны, телеңне ял иттереп, шул хакта башың белән уйлап кара!
Менә синең кай җиреңә дә, нәрсәңә кызыкты икән әфисәрнең йөрәк парәсе? Уен «кәжә»се янында адәм хуры иткән боламыклыгың мәхәббәт хисен дөрләтеп җибәрдеме күңелендә9 Үзеңә кара да, аңа бак! Аерманы сизәсеңме?
Егет, бабасы өендәге коридор көзгесе каршысына басып, үзенең төс- кыяфәтенә игътибар күрсәтүне кирәк тапты. Уртача биеклек, татар өчен бик үк табигый булмаган саргылт-аксыл чәч. тар, ияктә бөтенләй гаип булган чырай, зур маңгайдан тамырланган туры кылыч борын, иреннәре эчкә бөгелеп кергән җыйнак авыз. Сакал-мыек рәтләп үсми торган иркә тире. Алга чыгып торган соры «алла» күзләре...
Ямьсез, шөкәтсез зат дип үк бәяләргә җөрьәт итмәсә дә, үзен бик ошатмады Сәгыйр. Хыялында хатыны белән янәшә куеп карады үзен Чагыштыру аның файдасына чыкмый. Кем соң аның гомерлек юлдашы?.. Тагын шул сораулар аның миенә кырмавык кебек ябышты. Алар- дан коткарырлык көч юк иде сыман дөньяда.
Нигә дип мине сайлады икән бу кызый гомерлек юлдашы итеп9 Татар булганы өченме? Әтисенең йогынтысы җиңдеме? Берни аңламый. Ә теге юньсезләрнең «безнең кадр», «пышная» кебек сүзләрен ничек аңларга?
Чынында. язган ризык кебек тешен сындырып, үз ихтыяры белән куенына сеңгән кызны ул белми диярлек. Ничек үскән ул. егерме өч яшенә кадәрге вакытын кайларда үткәргән, ярат кан кешесе булганмы? Б\ хәтлесе егет өчен чытырманлы кара урман Әлеге темага әти-әнисе дә кагылмый. Сораша башласаң. Василь Быков партизаннары кебек, үлем элмәгенә муеннарын тыгарлар, әмма серне чишмәсләр.
Көнбатыш Украинаның яшелчәгә, җиләк-җимешкә, игкә бай җирендә хатын-кыз Набоков Лолиталары төсле иртә өлгерә. Җенси хис 1әндә, мидә мәңгелек туңлыкта гомер итүчеләр белән чагыштырганда күп алдан уяна. Шифалы кояш нуры, кыска җиңле күлмәктән, кара майкадан йөргән ирләр, унөч-ундүрт яшьлек җилкенчәкләрне иләм-миләс китерә, диварга сикертә.
Хәрби гаиләләрдә әхлак дигән нәрсә дә Аксубай ягының үткән елгы сумаласы кебек катып калмаган, һәркем аны үзе өчен янәдән яза. Табигате сораганча, хиресе таләп иткәнчә...
Җиденче сыйныфта укыганда Светаның борын асты кибә — ул буяна. бизәнә, табигый ки, өлкәнрәк егет-җиләннәр белән дә йөри башлый.
Ә бу якта очрашу кимендә иреннәрең кара күмергә әйләнгәнче үбешүне тәкъдир итә.
Икенче елны кызны техникумга тапшыралар. Мәктәп белән хушлашкан бала үзен бәйсез, мөстәкыйль, балигъ дип саный башлый. Тәннең аерым урыннарын ачу җаен күрә. Сүз байлыгын урам теле исәбенә яңарта, бизи.
Куакта пешә, өлгерә килгән тәлгәш бу шөгыльдә тәҗрибәле сунарчылар күзенә чалына. Кызны кулга төшерү юнәлешендә кискен хәрәкәтләр башлана. Ир-атның өлгерлеге, булганлыгы шунда сынала. Кем беренче?
Кичәләрнең берсендә аны хатын-кыз сөю өчен махсус үстертелгәндәй таза, чибәр ир биергә чакыра. Күзләреннән нур көлтәсе балкый. Иреннәре дымлы, ияген икегә бүлгән матур чокыры кызның маңгаена сибелгән кыска чәчләрен кытыклый. Кечкенә матур кул олы, таза учта эри. юкка чыга.
Кавалерның тавышы сөт өсте кебек куе, ягымлы, әллә каян, йөрәк түреннән күтәрелә Кыз аның ихтыярына буйсына. Җитмәсә, сүзләре нинди ягымлы, җөмләләре төзек, мәгънәләре йөрәккә, җанга сылана. «Синең кебек матур кызның әле бу мәйданга аяк басканы, бәхетле иткәне юк иде. мөмкин булса синең аяк эзләреңне үбәр идем»,— дип әллә ниләр сөйләп бетерә. Тик хатыны белән ике баласы турында гына ләм-мим бер сүз ычкындырмый ул.
— Тәнең синең затлы бәрхет кебек, шуны үзең беләсеңме? Бәйләнчек егетләрең әйткәне бармы?
— Мондый күзләр, билләр, аяклар үзен хөрмәт иткән теләсә кайсы рәссамның, фотога төшерүченең хыялы булырлык. Син шуны шәйлисеңме?
Өенә озатып куйды. Култыктан тотудан узмады. Шундый тәртипле кешеләр дә була икән дөньяда!
Аның белән ничек ресторанга бармыйсың ди инде, ипләп чакыра белгәч. Львовның иң матур кызлары андый ир белән болгар шәрабен тәмләп утыруны, бергә биюне үзләре өчен бәхет санар иде.
Рестораннан чыккач, егет өенә кереп чыгарга тәкъдим итте. Бер кызык әйбер генә күрсәтәм дә. озатып куям. ди. Анда шампанский эчәләр. Светаның башы әйләнә, гәүдәсе тыңламас була. Карышырлык хәле калмый.
Иртән бер бүлмәле шыксыз фатирның хуҗасы кайтып керә Кызылга аракы кушып, Светаның матурлыгы шәрәфенә баш төзәтәләр.
Кызны алын килгән чибәр ир шыпырт кына чыгып гая. Кунак кыз хуҗага мирас булып кала. Ул тынлы оркестрда уйный, хатыны ташлап киткән буйдак икән. Теленә шайтан төкергән, тегесе кебек үк, туктаусыз сөйләнүен белә:
Бу һөнәргә сине дөнья күргән өлкәннәр өйрәтергә тиеш Син әле безгә рәхмәтләр укырсың
Ә куллары 1ик тормый. Кызга киенергә бирмичә, көне буе үз янында тота... Бу очрашулардан Светаның күңелендә, тәнендә ләззәттән бигрәк, авырту һәм җирәнү хисе генә калса да. Биктимер аганың бердәнбере инде бу боҗрадан чыга алмый. Ихтыяры сына, һәрнәрсәгә кул селтәп карау рухы җиңә.
Шуннан инде ике дус. аларның ганыш-белешләре. кыздан рөхсәт алып та тормастан. теләсә кая готын аннан файдаланалар. Яңа, кызыклы хәяткә үзе дә өйрәнә кызый
Әнисе сизенә. Дөресе, беренче кунып кайт кач ук. аяк балтырларында ир-ат комсызлыгының эзләрен кара тапларны күреп ала ул
Аквариум күрсәтергә алып кердеме егетең, кызым?
Әнисенең кыек атып, туры тидерүеннән югалып калган Света «Әйе шул. каян беләсең?» лин кенә сорый ала
Аквариумы бармы соң өендә? Балыклары безнекеннән матурракмы?
Юк. Пыяла савыты да. чурты да юк өендә.
Алтын балыгын күрсәттеме сон? дин сораганын сизми дә кала газиз ана.
Кыз белән ана арасында тулы ышану, сердәшлек, дуслык яши иде. Кеше кемгәдер ышанмыйча яши алмый ич. Ялганларга өлгерергә дә вакыт кирәк бит әле.
Әйе, әнием. Анысы булды. Хәтта икене күрсәттеләр.
- Хәерлегә булсын. Атаң ишетә күрмәсен. Сугып үтерер.
Ана. көрсенеп, чыгып китте. Замана үзгә, буын башка. Львов Оренбург түгел, ә ир-атның хатын-кызга куйган тозаклары шул ук калган икән. Берни үзгәрми. Элек тә шулай булган, тагын да шулай булыр, күрәсең.
Заманында үзе дә шул ук «тизләтелгән» юлны үткән Феоктиста Петровна бердәнберенең яшьли ялгышуыннан фаҗига ясамады. «Яшәп кал, кызым, кемгә эләгәсең әле. кадереңне белерлек кешегә Van булсаң ярый ла»,— дип, күңеленнән хуплады, элек медсестра булып эшләвенең кызына ярдәме аз тимәде.
Оҗмах алмасын тәмләргә теләүчеләр җитәрлек булса да. Светлананы гомерлеккә юлдаш итәргә ыжгырып торучылар офыкта бик күренми иде.
Ир-ат халкы, хатын-кыздан аермалы буларак, сер саклый белми. Җиңүе белән мактанасы, үзен күтәребрәк куясы килә. Имеш-мимешләр хәрби шәһәрчек буйлап төн пәрие төсле йөри. А га колагына да ирешә бу хәвефле хәбәр. Кызның хурлыклы тәварихын белмәгән, ишетмәгән кешегә кияүгә сылап, черек тамырдан йолкып алып, бөтенләй башка төбәккә озатырга кирәк, дигән иманга килә кырыс холыклы ата кеше.
Шобага Сәгыйргә чыга. Майор аны уенчык «кәҗә» белән булышканда күреп ала. Мокытлык күз алдында. Үҗәтлеге дә бар. Татар кавеменнән булуын да хуплый Биктимер ага. Карарны күңеленә ныклап беркетеп, кызын спорт мәйданчыгына тулы инструкция биреп чыгара ул. Бу мәсьәләдә хужабикә дә ашатучысының ихтыярына каршы килмәде. Хатын- кыз күпме генә тилерсә дә, ахыр чиктә барыбер кияүгә чыгасы, бала табасы бит.
Күзе рәтләп ачылмаган Сәгыйрнең кияү булып төшүе әнә шулайрак булды. Этне дә кешегә дуслыктан түгел, бүрегә дошманлыктан йортка ияләшкән, диләр.
Кызның башкача хуты калмаган, аңа срочно кияү кирәк иде.
Өйләнү тары бәлеше ашау гына түгел икән шул. Рәхәте артыннан агач таякка таянып, михнәте, ачы хәсрәте килеп җитә икән.
Бергә тора башлауның икенче атнасында ук. Сәгыйр кебек ифрат тыныч кешене дә тетрәндергән хәл булды.
Ул казармада кунарга тиеш иде. Өч пачка тәмәкегә бер солдатны үз урынына яллады да. сикерә-йөгерә сөеклесе янына йөгерде. Ә хатыны кунарга кайтмады.
Шул төнне Сәгыйр саташып, спорт мәйданчыгында үзенә бил бирмәгән оятсыз «кәҗә»не төшендә күрде. Каһәр суккан нәрсә, ыржаеп, мыскыл итеп карават янында тора. Сыртында ике мөгезле ияр! Ни юрарга да белмичә, пошаманга калып уянды егет.
Матуры иртә белән генә бусаганы атлап керде дә. берни булмагандай каударланмыйча, ирен кочаклап үпкәндәй итте дә, такылдарга кереш ге:
— Спортзалны ташлап китеп булмады. Охранник эшкә чыкмады. Сволочь!
Сәгыйрнең өмете җәрәхәтләнде. Ялгыз үткәргән төне гомер игәве булып калды, йөрәгенә шырпы кадалды.
Холкы тыйнак, басынкы булу сәбәпле, мин-минлекне булдыра алмаган кебек, күтәрелеп бәрелә дә. тузынып дулый да алмады егет. Ярсынып ләгънәт оруы, каргавы, ачыргалануы -барысы да үзендә кал
ды. Шулай да бер нәтиҗә ясады «Мин хатын-кыз күрмәгән аптыра солдат - әрсез кыз һәм ничарасыз ата-ана капкынына эләктем бугай Өсте каплаган пыяла савыттагы үрмәкүч көнендә калдым»
Кичен спорт мәйданчыгына барып, уенчык «кәҗәмне кочаклап, туйганчы җылады, аңа йөрәген ач1ы Сәгыйр Япа-ялгыз солдатның ышаныр кешесе дә. йөрәген ачардай дусты да юк иде. «Кәҗә» исә тыңлый белә, кешеләрдән аермалы буларак, серне ятлар! а чәчми
Биктимер агай бу бәхәскә катышып вакланмады Ул яшьләрне тизрәк Сәгыйрнең туган якларына озату хәстәрен күрде
Феоктиста Петровна өчен гаепле кеше кияү балакай булып чыкты
Сөйгән хатынының вак-төяк кимчелекләрен кичерә белмәгән ир аның олуг мәхәббәтенә лаек була алмас. Гыйшыклар юлы мәрхәмәт һәм шәфкать юлы. диде ул серле тантана белән
Сәгыйр шул көннән тагын да басынкы, күндәм булып калды
Ярый әле хезмәт срогы тәмамланды. Хатыны белән туган авылына, әнисе, абыйлары янына кереп чыкты да. пожарка янында кәрт суккан ирләргә дә байлыгын күрсәтеп тормастан. Казанга чыгын китте, ерак туганнары ярдәмендә хәрби заводка эшче булып урнашты. Тулай торактан бүлмә бирделәр үзләренә. Икенче елны чит тән торып у кырт а керле.
Хатыны да гик ятмады. Бер-бер артлы ике малай китерде Ике арада бәхәс чыкмасын дип, дөнья күләм таралган исемнәр куштылар үзләренә. Олысы Карл булды. Икенчесе шул чорда ярым-йорты зыялылар арасында модага кергән атны алды Ромео Исем кушарга мулланы да. попны да чакырып торуның кирәге булмады.
Йорт хуҗасыннан аена икс тапкыр эш хакы, квартал һәм ел ахырларында өстәмә акчаны алып кайтып, тулысы белән хатынга тапшыру, шук малайларны әүвәл бакчага, аннан мәктәпкә илтү һәм фатир артыннан армый-галмый йөрү генә таләп ителде Калганын атым хәл итте. Менә дигән фатирлары, кием-салымнары, җиһазлары һәммәсе дә үз җае белән килә торды.
Мәгәр татар рухында авылда тәрбия алган Сәгыйр шул елларда жидс тәмугъ утларын күрде. Эш шунда: ул үзе татар халык җырларын, моңын, көен өзелеп ярага. Светага рок музыка, очкынлы, ялкынлы негр биюе кирәк.
Сәгыйрнең кайнар токмачны телен яндыра-яндыра, өрә-өрә ашап, тезгә тезне терәп, туган телендә гөрләшеп утырасы килә Байконурда туган ханымның исә камыр салырга, бәлеш, гөбәдия димим, гадә т и шулпа пешерергә дә теләге юк. Әзер кәтлиткә өйрәнгән кеше башка тормышка күнегә алмый икән шул.
Кара кофе янында, затлы бармагыннан төтен чыгарып, фәлсәфә сатып утыруны ярата төшә ул. Күңеленә хуш дуслары да. якыннары да табылды Ә эш аты Сәгыйр һаман ла «солдатик» булып калды. Тагар кешесе мондый тормышны «ни ылгара, ни пылтара». ди
Хатыны да. балалары да Сәгыйрнең туган телен өйрәнергә теләмәде Аңа ихтыяҗ да юк иде ул чорда. Урыс теле үзенә галәм күләмендә аралашу чарасы булуны дәгъва иткән, совет халкы дигән гыйфрит милләт ясау дәверендә үсте малайлары
Синең телен үзләштерү өчен коточкыч авыр Әнә инглиз, немец, латин кебек телләрне җиңел өйрәнеп була, дип туп тәгәрәтте хатыны, шул телләрне белгән кеше кебек.
Сезнең ул «лар». «ләрмнең серенә төшенгәнче, кытай тамгаларын ятлау җиңелрәк
Кыскасы. Сәгыйрнең «җәннәт фирдәвесе» аның өчен генә үз телен сындырырга теләмәде
Яшь хуҗа үз-үзенә бикләнде. Эштән арып-г алып кайтканда, кухняда җилләр уласа да. хатыны чит-ял кешеләр белән ихахайлап утырса да. исе китмәде, тавыш чыт армады Тәрбияви ипнең файдасыз икәнен аңларга аны Львовта ук өйрәтеп җибәрт өннәр иде инде
Тышкы кыяфәте, йөреше дә үзгәрде. Кышкы киеме аның өстендә чөйгә элеп куйган шикелле асылынып тора. Баш, гәүдә, куллар селкенми, хәрәкәтсез. Тик аяклар гына берәм-берәм алга алып куела. Җилсез көнне агач атлый диярсең.
Сәгыйрнең озынча чыраена һәрвакыт тыенкы сагыш тулы хуҗа булса, кешеләр белән аралашуында битараф салкынлык чоңгылы — җиңүче.
Учак ягып бозны эретеп була, ә Биктимер аганың бердәнбер киявен эретерлек көч юк иде кебек дөньяда. Әйтерсең лә рухындагы, йөрәгендәге, җелегендәге яшәү дәртен көчле суырткыч белән тартып алганнар. Уйлары да тонык су кебек аның.
Кадим мәдрәсә шәкерте кебек, ходай тәгалә билгеләгән язмышына баш иеп яши бирде Сәгыйр.
Хатыны туктаусыз битәрләвен белде:
— Тормыш күңелсез. Яшьлегемне үтмәс пычак белән суйдың.
— Син шулай дип уйлыйсыңмы9 .—дип кенә сорый торган булды хуҗа әрнүле тавыш белән.
— Синең аркада иртә картайдым. Тәнемнең матурлыгы узды да китте бала карап, сине көйләп. Рәхәтен дә күрми калдым... Гомеремне, алсу матурлыгымны син бозауга әрәм иттем. Хәтта матур сүзләргә дә туендыра алмадың...
Ханым әсәрләнеп, эчке тетрәнү белән сөйли. Ә Сәгыйр аны аңламый, бөтенләй җавапсыз калмас өчен шул ук яраткан җөмләсен кабатлый:
— Син шулай дип уйлыйсыңмы...
Сәгыйр бу ләмкәне Идел бурлаклары үрнәгендә, йөк аты төсле, зарланмыйча гомере буена тартыр иде, әлбәттә. Ике баланы ташлап кая талпынасың. Тик язмышның кызыл кары Феоктиста Петровнаның хаты рәвешендә көтмәгәндә килеп төште. Ул үз туганнары янына Оренбург өлкәсенә күчеп китүе, торак ягыннан авыр хәлдә калуы турында язган. Эзоп теленә күчеп тормыйча гына, кызының квартирасын алыштырып, анасы белән кушылу мөмкинлеге булуны искәрткән. Шуның өстенә, олы малайлары бабасы юлыннан китеп, Балашово хәрби уку йортына укырга кергән иде. Аңа да якын булачаклар икән.
Чыннан да, Светаның анасы җылы якта берүзе торып калган иде. Ә Биктимер ага, юлдан язган кызын ачык авыз татар малаена сылагач, озак яшәмәде, фани дөньяны ташлап китте. Ни сәбәптәндер, бердәнбер кыз атасын күмәргә кайта алмады, «эчеп үлгәндер» дигән диагноз кую белән чикләнде.
Сәгыйр бабасын кызганды, рухы өчен мәчеткә барып сәдака өләште.
Биктимер ага үзен бәхетле язмышлы кешегә санап яшәде. «Ап-ак беләкле, зур күзле, олы артлы хатыным бар. ни кирәк миңа тагын»,— дип, Сәгыйр алдында мактанырга ярата иде. һәркем бәхетне үзенчә аңлый шул. Хатынының сүзеннән чыкмый. Китап укымый, марка җыймый. Милләте турында ул үзе бөтенләй уйламаса да, аның язмышыннан хәбәрдар булмаса да, чираттагы дәрәҗәне биргәндә, өстә утырган түрәләр анкетаның бишенче бүлеге турында онытмадылар. Шуңа күрә училищеда аңардан начаррак укыган башка халык әһелләре генерал, һич югында полковник булып исән калдылар, ә ул майор дәрәҗәсендә җан тәслим кылды Яраткан хатынын да ярык тагарак янында калдырды.
Рухи дөньясы, тәрбиясе бөтенләй башка булган үз кызын да ул авыл малаена сылап, үзе шуны аңлап җитмичә, тәртәдән дуга ясап, икесен дә бәхетсезлек упкынына ташлады.
Сәгыйр бишенче катта, күгәрченнәр оясы астында, ләхет кебек тар «хрущевка»да яшәп калды. Буйдак тормыш ләззәтен татып карады да, тиз туйды. Светасы белән яшәгәндә төшләрендә күргән ирекнең, бәйсез- лекнең аңа һич кирәге юк. буйсынып, баш бөгеп, тез чүгеп яшәү җиңелрәк икән ләбаса. Ул — зур диңгездә идарәсен югалткан кораб хәлендә калды.
Ә туган ягында ипле генә көн күреп ятучы ике абыйсы тынгы бирмәделәр: «Кая барсаң да бер кояш, гомернең калган өлешен кем янәшәсендәдер кыскартасы була, картлык көнеңдә янында җан иясе булырга тиеш», дип. күргән-күрешкән саен өйләнергә кыстый башладылар. Буш сүз белән йөрми иделәр. Кешесен дә тапканнар Үтереп мактыйлар. Күрше авылда гына сигезенчедә укучы кызы белән яшәп ятучы укытучы ханым белән таныштырдылар Сәгыйрнс.
Үзенә хатынлыкка тәгаенләнгән укытучы Әсманы ул. зоотехник абыйсына кунакка кайткач, мәктәп йортында бер очраткан иде. Төсе, бите хәтерендә калмаган. Бераз кызмача иделәр. Андый халәттә, аякта басып тора алган ир-ат халкына барча хатын-кыз да. төрек кардәшләр әйтмәшли. «чук гүзәл» күренә.
Әмма олыгайгач киләчәктә бергә буласы кешеңә башка күз белән карыйсың икән. Ханымның гәүдәсе басынкы, утырган, яшьләрнеке төсле аяк баскан саең сикеренеп тормый. «Зифа камышлар үсми инде зәңгәр күл буйларында», дияр иде шагыйрь. Йөзе тулы айдай түгәрәк, юеш ком төсле чәчләренең чигәләренә мул. салкын кырау төшкән, күзләре бакыр, куллары килешле. Яңак сөякләре үз милләтен әйтеп, як-якка чыгыбрак тора. Утлы күмер чаткыларыдай ялтырап торган, бөтен битенә чәчелгән куе сипкелләргә дә күнегәсе бар.
Сәгыйрнец күкрәк тирәсе чәнчешеп-чәнчешеп алды беренче күрешүдә. «Ризалаш, язмышың бит» диюме, әллә «бер авызың пеште бит. инде ашыкма», диюе булдымы сизгер йөрәкнең, аңлап бетермәде Сәгыйр.
Ә абыйлары, нәкъ Биктимер агай үрнәгендә, аңардан бик сорап та тормадылар
. — Җитте галах булып йөрергә. Өйләнәсең. Хатын тәртипле. Туйганчы токмач ашарсың хет.
... Буйдак ир «тәртипле хатын»га. Львов «кәҗәсе» яныңдагы шикелле, бер-күрүдә гашыйк була алмады. Җитмәсә. беренче хатыны кебек үк. өч яңгькә олырак икән үзеннән.
Әсма үзенә анык бәя бирә алырлык, тәвәккәл, сирәк татар хатыннарының берсе иде. Сурәттән сикереп төшкән чибәр түгеллеген белеп яши. Мут ир-ат халкы үз янында күпме генә тырышын сайраса да. тик елмаеп торыр. Аш-суга маһирлыгы бар анысы. Ул акыл түтәленең, баш Шәрифләренең буш түгеллеген чамалап, кыскасы, үзен хөрмәт итеп яши.
Язмыш аны бер генә сынамады. Унбиш яшендә әнисеннән калды Тәрбияле бала буларак, ятимә кыз әтисен ташламады, рәнҗемичә карады. Алабуга педагогия институтын читтән торып тәмамлады
Әтисенең еллыгын уздыргач кына, инде шактый олыгаеп, читтән килгән укытучыга кияүгә чыкты. Аннан аерылды. Тик Әсма гаебе белән түгел. Аны беренче хатыны алып китте. Имчәккә ияргән бозау кебек, тавыш-тынсыз гына иярде дә кит те хатынына ир дигән нәмәстәкәй.
Үзенә иптәшкә, сердәшкә бер нәни кыз алып кайткан Әсма «үз аягы белән килеп кергән мал шулай ук чыгып китәргә тиештер», дип фараз кылды. Барчасына исәплек теләп, болдырында басып калды.
Кайгыртырга туганнары, укучылары, ә юанычка кызы булгач, аңа башка нәрсә кирәкми иде. Табит а т ь биргән гомерен шулай тымызык кына, иплән кенә уздыру фәлсәфәсе белән яшәп ятканда, аяк аегыннан борчу килеп чыкмасынмы! Сәгыйрнец ике абыйсы ике яктан килен булырга кыстый башлагач, әүвәл кискен рәвештә кире какты ул
Мин инде ялгызак булып, кызым белән генә яшәргә өйрәндем Р.лмә! Гомер җебем ЧИТ-ЯТ ҖИр ТӘрГӘ су т.аым КИ гмп
Чыннан да. ир-ат белән йоклауны ул инде оныткан иде Кызы белән ике арага башка тапты кертәсе килми. Ә менә кызы-газизе заманча уйлый торган булып чыкты. Бу мәсьәләне ул чишеп бирде
- Әни. шәһәрдә яшисем килә. Берничә елдан укырга керәсе була. Урыс мәктәбендә чирканчык алырмын
, Әсма кызын кочаклап елады да. бераздан ризалашты
Бергә яши башлауның беренче көннәреннән үк, ханым эчкерсезлеге, юмартлыгы, ачыктан-ачык, тел яшерми сөйләшә белүе белән шаккатырды Сәгыйрне. «Мой солдагик», «Сагирчик». җилкә сикертү, күзгә төтен җибәрү, истерика кебек сәхнә алымнарын белми иде авыл укытучысы. Ике икең — һәр җирдә дүрт.
Йортым-җирем исән. Сиңа ышанып, бурамны сатып әрәм итмәдем. Торсын, ашарга сорамый. Җәйне шунда уздырырга да була...— Аннары: аягыңа—тышау, йөрәгеңә богау булмам, дустым. Холкымны, фигылемне ошатмасаң, рәнҗетсәң, кайттым-киттем.
Хәерче, ямьсез бүлмәгә күз салды да. «Миңа байлык кирәкми. Дөньяда иң олы куаныч, иң затлы нәрсә кеше күңеле. Күңелең чиста, ниятең хушлы булса - миңа шул җиткән», дип өстәүне кирәк тапты. Бу — аның яшәеш фәлсәфәсе иде. Кызын да кешеләргә ышану, гел изгелек теләү, яхшылык эшләү рухында тәрбияләде ул.
Мондый рыясыз ачыклыкка өйрәнмәгән Сәгыйр тәмам югалып калды. Таныш булмаган хөрмәт, ихтирам хисе җылы диңгез дулкыны кебек аның бөтен барлыгын тутырды. Ул бәхетле иде.
Дусларын, якыннарын чакырып алырга булдылар. Туй урынына.
Кечтеки бүлмә җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирүче тәмледән-тәмле аш-су исе белән тулды. Сәгыйр әнисе янында яшәгәндәге кояшлы аланлы балачагына кайткан шикелле хис итте үзен. Читлектә интеккән йөрәге рәхәтләнеп, иркенләп типте, сөенечтән дулады.
Мәҗлес ахырында, үзенә сүз җиткәч, Әсма яшәешендәге үзгәрешкә «рәсми» ачыклык кертүне кирәк тапты.
— Хөрмәт итеп килгән өчен алланың рәхмәте яусын барчагызга!.. Бу малай белән ничек торып китәрбез, әйтүе кыен. Мин торырга килдем. Юкса, кузгалмаган булыр идем... «Бүгенгә ул кирәкми, иртәгә ул эләкми» дигәндәй, ризалаштым инде. Кызым да үсеп җитте... Ә Сәгыйрнең туганнары бик ярдәмчел адәмнәр. Бик кыстадылар. Алар- ның сүзе. Гөлнисамның теләге минем кирелегемне, дөресе, өйрәнелгән, күнегелгән, ипләнгән тормышыма үзгәреш кертергә теләмәүне җиңделәр Менә шул...—диде ул Сәгыйрнең буйдак яшәеш истәлеге булып маңгай белән борыннан гына торып калган йөзенә мәгънәле караш ташлап.
«Ир-атның төнге кояшы — хатын», —дип юкка гына әйтмиләр икән. Сәгыйр Әсмага тиз ияләште. Сипкелләреннән җылылык, яктылык, талгын ягымлылык иңеп торгандай тоелды аңа.
Дөрес, ялангач ирне ут яктысында күрергә гадәтләнмәгән тыйнак, оялчан Әсма түшәктә Светлана кебек могҗизалар ясый алмый. Хәтта кечкенә мендәрне баш очыннан аскарак төшерергә дә бирми. Нишлисең, татар хатыннарының күбесе ялган оялу, тарсыну, зур гаиләдә, бер бүлмәдә яшәү аркасында үзләрен ачып бетерә, ирләренә тулы ләззәтне бирә алмыйлар шул.
Тиешле гамәлдән баш тартмый Әсма үзе. Артыгы Сәгыйргә кирәкми дә иде. дөресен әйткәндә.
Юк әйбер тансык була, кара төндә йолдыз да ай тоела. Сәгыйр. вакытында кайнар ризыгын, өчпочмагын, коймагын, пәрәмәчен, чөгендерле катыгын ашап, тынычлыкка сеңде, рәхәткә тарды.
Иргә ия булу бер хәл, аны үз яныңда тота белү осталыгы да кирәклеген чамалый иде укытучы ханым.
Сәгыйрнең күңеле хушланып, тын юллары ачылып китте. Чыраена кан менде, тәненә ит кунды. Элеккеге хәяты аңа төш кебек кенә тоела башлады. Яңа гаиләнең хәленә кереп. Сәгыйрләрне иске йорттан булса да, ике бүлмәле квартирага күчерделәр. Көнитешләре тәмам җайлашып җиткәндә генә, бәллүр савыт идәнгә тошеп чәлпәрәмә килмәсенме! Хәтәр хәлләр, караңгы бүлмәдәге кара мәче төсле, сагалап кына торган икән адәм баласын.
Беренче хатыны уртак мөлкәтләрен, квартирасын бүлеп киткәч. Саги- рчикны оныткан иде
Тик ата кеше үз малайларының язмышына битараф кала алмады. Җан тартмаса. кан тарта бит. Анын олы улы тәртипле, ипле булып чыкты, өстәмә мәшәкать тудырмады Әтисенә «Исәнме. Шәрифуллин абый» дип булса да, ара-тирә открытка юллап торды хәтта.
Кечерәк малае Ромео исә чәнечкеле-шырпылы. иркә булып үсте, укыр1а да теләмәде һәм ниндидер шайка белән чуалып, фатир басуда катнашын, балалар колониясенә эләкте. Ә аннары, әнисенең киңәше беләндерме, бергә торганда әтисенә бер тапкыр да исеме белән эндәшмәгән малай. Сәгыйр янына килеп җитте, хәл белергә, дигән булып тукталды Шактый яши инде.
Атасының салкынлыгы аны борчымый. Әсма үзе дә һә.м анын инде унберенчедә укучы чибәр кызы да Ромеоны якын туганнарыдай җылы кабул иттеләр. Аның ямьсез уе аек акылга да сыймый иде. Әмма, зирәк уйлап өлгергәнче, тин1әк эшен бетерер, диләр шул.
Язгы җылы көннәрнең берсендә, өйдә башка кеше юклыктан файдаланып. Ромео Гөлнисаның халат кына киеп ваннадан чыкканын чишенеп үк көтеп ала да. чиг ит исеннән котырган ерткыч төсле сикереп, корбанын киң диванга бәреп ега, кулыңны тидерергә дә ярамаслык нәзакәтьле, инсафлы, каен җиләге исе килеп торган тәнне пычрата, нәҗссли
Шуның өстене, кнопка белән ачыла торган ике яклы пычагын кызның бугазына юри. «Берәрсенә әйтсәң, чәнчеп үтерәм»,— дип ысылдый, иләмсез күзләрен акайтып.
Кызның йөзенә, күзләренә, тал чыбыгыдай сыгылмалы гәүдәсенә бөреп чыккан афәтне әнисе сиземли, булган хәлне сөйләргә мәҗбүр итә. Әммә яшь «кияү» чыгын качкан була инде.
Әсманың йөрәге сызлый Бәгыренә кан сава. Кысылган тешләре шыгырдый Тик тормышның ач ысын-төчесен күп татыган ана хәбәрне читкә Iаратын, эт кебек улау юлына басмый. Юләрләнүдән файда юк Гамәлдән уй алданрак йөрергә тиеш. Үзе гаепле биг Кызын көчләгән диванга ятып бер тәүлек буена җылый да, бозыклык һәм әхлаксызлык оясы шәһәрне, тәтигә кызыккан үзен һәм карт җүләрне каһәрли-каһәр- ли шул ук ике чемоданын күтәреп авылына юл ала.
Карт кияү, Әсманың соңгы сәламен кулында уалап, ташландык зиратка охшаш фатирында янә берүзе кала.
...Кайгы ул кешеләрне гел аерым-аерым очрата икән шул!