Каюм Насыйриның тууына 170 ел
Халкыбыз милли бәйсезлеген югалткач, анын рухи
тормышы бик озак дәвергә караңгылык упкынына бата,
илбасарларның шәфкатьсез җәбере халык авыз иҗатына,
дини-мистик белем бирүче мәктәп-мәдрәсәләребсз,
әхлакый тәрбия бирүче мәчетләребезгә дә иркен сулыш
алырга ирек бирми. Менә шушы өметсезлек, гаҗизлек
һәм мәхрүмлек заманында туган кавеменең яңарышы, аң-
белем өлкәсендә дөньявилыкка борылып алга китеше
очен тиңсез эшләр эшли алган, төнебезгә ай. көнебезгә
кояш чыгарып, исемен милли тарихыбызда мәңгеләштерг
ән. күп кенә кардәш халыкларның дә рәхмәт хисен
казанган мәгърифәтчебез Каюм Насыйриның тууына
быел 170 ел тула.
Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825
елның иске стиль белән 14 февралендә Казан
губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстан) Югары
Шырдан авылында туа. Башлангыч белемне атасыннан
алгач, ул 1841 елда Казанга килә һәм шундагы
мәдрәсәләрнең берсендә 1885 елга кадәр дини белем ала, гарәп-фарсы телләрен үзләштерә,
үзлегеннән урысчаны өйрәнә 1855—1870 елларда инде ул Духовное училище дигән урыс
мәктәбендә татар теле укыта.
1879 елдан сон К Насыйри барлык вакытын язучылык эшенә багышлый. Күп санлы
дәреслекләр, сүзлекләр төзи, фәнни-популяр хезмәтләр иҗат итә, аларны үз хисабына
бастырып чыгарып, халык арасында тарата Халык авыз иҗаты үрнәкләрен җыеп нәшер итүе,
киң катламнарга кирәкле, аның көнкүрешен җиңеләйтергә булышучы, зиһенен баетырга
хезмәт кылучы әсәрләрне бүтән телләрдән тәрҗемәләп, туган кавеменә тапшыручы бу фидаи
җанның—татар дөньясында әлегәчә мисалы булмаган фидакяр эшлекленең мондый
тырышлыклары кайбер кадимчел руханиларның, искечә йомылып гомер итүче бәндәләрнең
җитди каршылыгына очрый, әмма алдынгырак карашлы җәмәгатьчелек, хәтта шовинизмнан
азат урыс халкы вәкилләре дә К Насыйриның мәгърифәтчелек эшенә теләктәшлеген белдерә
-аны 1885 елда Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография
җәмгыятенә хакыйкый әгъза итеп сайлыйлар
Туган халкын яна дәвердә төрле фәннәрнең нигезләре белән беренче мәртәбә
таныштыручы зат Каюм Насыйри була. Ул туган теленең гыйльми грамматикасын барлыкка
китерүдә беренче адымнарны атлый, математика, география, ботаника, физика һәм
гыйлемнең бүтән тармаклары буенча бик күп китаплар яза һәм бастырып чыгара, 24 ел буе
еллык календарьлар чыгарып, анда дөньяның, табигатьнең күп серләрен аңлатып, гаммәне
беренче нәүбәттә хаҗәт белемнәр белән коралландыра, берничә гасыр дәвамында артка гына
тәгәрәргә мәҗбүр ителгән татарның яңадан һушын җыюына, бүтән алдынгы халыклар
сафына басар өчен киң көрәш җәелдерә башлавына сәбәпче була. Мәгариф, гыйлем эстәү
чарасы буларак кулланыштан чыгарылган татар теленә нәкъ менә Каюм бабабыз аның
табигый хокукларын кайтара, аны халыкчан нәфис стиль белән баета, фәнии стиленә матур
үрнәкләр бирә, иҗтимагый, сәнгатьчә фикерләвенә дәрт- дәрман өстәрлек мәшһүр әсәрләрне
— дөнья әдәбиягы үрнәкләрен китап киш- тәләребезнең даими кунагы итә.
Каюм Насыйри 1902 елның 2 сентябрендә 77 яшендә Казанда вафат була. Күренекле
педагог, үзенчәлекле галим, кыю фикер иясе, фидакяр язучы һәм журналист, мул җимешле
нәшир — замандашлары күңелендә ул әнә шундый олуг шәхес булып уелып кала.