Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан
ТАТАРСТАН ЮГАРЫ СОВЕТЫНЫҢ
СЕССИЯСЕНДӘ
16 18 гыйнвар көннәрендә Казанда Та-
тарстан Республикасы Югары Советының
XXIII сессиясе эшләде. Анын барышында
Татарстан хөкүмәте составына ун эрешләр
кертелде ТР Премьер-министры Мөхәммәт
Сабировнын үз теләге белән эштән азат итү- ие
сорап язган гаризасы канәгатьләндереп- дс
Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев
республикабыз тарихынын бик тә кат - даулы
һәм җаваплы чорында Мөхәммәт Галләм
улының эшчәнлсгснә югары бәя бирде һәм. ул
киләчәктә до үзенең бай тәҗрибәсен
җөмһүриятебез мәнфәгатьләрендә
файдаланыр, дигән теләк белдерде. Шунда ук
М Сабировка ТР Югары Советының Рәхмәт
хаты да игълан ителде
Депутатлар бердәм рәвешго. Татарстан
Президентының тәкъдимен хуплап, элек ТР
Югары Советы Рәисе булып эшләгән Фәрит
Хәйрулла улы Мөхәммәт шинны ТР Премьер-
министры итеп расладылар
Сессия «1995 елның 1 кварталына Татар-
стан Республикасының бюджетыннан дәүләт
чыгымнары турында» Закон проектын карап
тикшерде Халыкны җәмгыяви яклауны
көчәйтү максатларында һәм ‘'Минималь
хезмәт хакы гурында-ч ы Закон нигезендә.
1995 елнын I февраленнән хезмәт өчен
гүләүнең минималь күләме 110 мен сум дип
билгеләнде. ТР Югары Советы Чечня ва-
кыйпглары уңае белән карар кабул итте
ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ —
ШВЕЙЦАРИЯДӘ
25 28 гыйнвар көннәрендә Татарстан
Президенты М Шаймиев Швейцариядә булып.
Давос шәһәрендә ачылган Бөтендөнья
икътисади форумында катнашты һәм Росси-
ядә per иональ проблемалар турында чьн ыш
ясады Форумда катнашучы тар аны тур кы-
зыксыну белән тыңладылар М Шаймиев
БМОнын Генераль секретаре Б Гали һәм
дөньяның төрле илләреннән ки iron дәүләт һәм
хөкүмәт башлыклары, күренекле җәмәгать
эшлеклеләре белән очрашып сөйләште
Очрашулар дәвамында Женева кантоны
белән Татарстан Республикасы арасында хе-
змәттәшлекне киңәйтү турында килешүгә
ЧЕЧНЯ ХАЛКЫНА —
ТАТАРСТАН ЯРДӘМЕ
Татарстан халкы Чечнядәге хәл гәргә би-
тараф кала алмый ТР Югары Советы Пре
зидиумы әгъзасы, язучы Разил Валиев җитә-
кчелегендәге рәсми делегация 11 14 гыйн
вар көннәрендә Чечен Республикасында
(Ичкериядә) һәм Ингушетиядә булып кайтты.
Курку белмәс чечен халкына Татарстан
вәкилләре «АН-24» самолетында дарулар,
медикаментлар, балалар өчен туклану әй-
берләре һәм 4 тонна ашамлык (барлыг ы 60
млн сумлык) алып бардылар.
25 гыйнварда исә Чаллыдан Чечняга 17
автомашинадан торган махсус колонна куз-
галды. Гуманитар сәяхәткә Чаллы шәһәр
хакимияте башлыгы урынбасары Галимҗан
Зарипов җитәкчелек игте Чечня халкына
магдн булышлык күрсәтүчеләр арасында
бертуган эшмәкәр Нәфис һәм Р.гфис Каша
повлар ла бар иде (Ичкериягә Нәфис Каггга-
пов үзе белән 500 млн сумлык кием-салым,
азык-төлек, дарулар һ б кирәк-яраклар алып
барды).
26 гыйнварда Чечняга Казаннан -<Як-
40» самолетында гуманитар Йок белән «Кара-
май» фирмасы директоры Алимас Вәлие В
җитәкчелегендәге делегация очты . Әнә шу-
лай. Чечняның батыр халкына татареган-
лыларнын матди һәм рухи ярдәме даими
дәвам итә.
УНИВЕРСИТЕТКА —190 EJI
Казан дәүләт университеты үзенең 190
еллык юбилеен тантаналы төстә билгеләп
узды Дөньякүләм танылган әлеге югары уку
йортында хәзер 918 галим эшли шуның 148е
фән докторы. 529ы фән кандидатлары.
Университетның 14 факу гьгегында 8557
студент 34 белгечлек буенча белем ала 602
тема буенча фәини-гамәли эшләр алып
барыла.
Унивсрснтстнын 4.6 миллион китап фон-
ды булган бай китапханәсе бар 19 илнең 34
университеты белән ике арала шартнамә тө-
зелгән
ГАЗЕТА
БӘЙРӘМЕ
■Татарстан яшьләре» Бу исемне белмәүче
татар кешесе сирәктер Күләме кечкенә булса
да. ул чын мәгънәсендә зур газетага әйләнә
алды «Кызыл яшьләр». «Яшь сгалннчы». инде
килеп «Татарстан яшьләре» Исеме горле
чорда төрле булса да. газета яшьләр һәм
мгетләт ихтыяҗлары өчен көрәшчеләр
сафыгсш кала бнрә
Январь ахырында газета үзенең 75 еллык
юбилеен билгеләп үтте Бүгенге көндә тагар
телендә ИК күп тираж белән чыга торган (140
меңгә якын) бу мөхтәрәм басманың дуслары
бик күп икәнен юбилей бәйрәме бик ачык рас
ылы Кий тарафлардан һәм
ирешс.где.
кемнәрдән генә булмады котлаулар! Чит
илләрдән, күрше республикалардан, татарлар
күпләп яши торган бик күп төбәкләрдән
Газета коллективы (баш мөхәррире
Исмәгыйль Шарәфиев) Президент М
Шаймиев кул куйган Татарстан Республи-
касының -Мактау грамотасы» белән бү-
ләкләнде.
ПЕН-КЛУБКА КЕРӘБЕЗМЕ?
Әдәбиятны күзәтеп барган кешеләр ПЕН-
клубның нәрсә икәнен белә булыр Бүгенге
көндә ул язучыларның иң абруйлы халыкара
берләшмәсе. 1921 елда күренекле инглиз
язучысы Джон Голсуорси нигез салган
Халыкара ПЕН-клуб. галантлы әдипләрне
берләштергән ижат берләшмәсе булып. ул
азатлык, демократия, гуманизм идеалларын,
кеше хокукларын бөтен дөньяда таратуга
ярдәм итә торган зур көч бүген һәртөрле
тоталитар режимнар андый берләшмәләрне
беркайчан ла яратмаган. Заманында
Халыкара ПЕН-клуб безнең илдәге диссидент
язучыларны яклады.
ПЕН җыелмасын сүтеп караганда, инг-
лизчә шагыйрь, публицист, язучы сүзләренең
баш хәрефләре килеп чыга Халыкара ПЕН-
клубның башкарма комитеты Лондонда
урнашкан Аның башында сайлап куелган
генераль секретарь тора Ике елга бер мәртәбә
ПЕН-клубның президенты сайлана Хәзерге
вакытта әлеге оешмага 100гә якын милли
ПЕН-үзәк керә Моннан ике еллар элек урыс
ПЕН-үзәге төзелде Ул Рә- сәйнсң аеруча
галантлы язучыларын (алар арасында Б
Ахмадуллина. А Бигов. А Вознесенский. Б
Окуджава. Ф Искәндәр һәм башкалар бар)
берләштерә Дөресен әйтергә кирәк. ПЕН-үзәк
әгъзаларын ишәйтү ягында түгел. Билгеле
булганча, урыс ПЕН- үзәгенә 50 гә якын актив
язучы керә Ә керергә теләүчеләрнең саны 300
дан артык Халыкара ПЕН-клуб рус телендә
язучы әдипләр өчен махсус Букер премияләре
булдырды (ел саен 10 мен фунт-стерлинг
күләмендә) Күптән түгел казах һәм әзәрбәйжан
язучы зары да үзләрендә ПЕН-үзәк булдыр-
дылар Ниһаять, татар язучылары да бу хакта
уйлана башладылар. 7 гыйнварда Татарстан
милли китапханәсендә бер төркем татар
зыялылары татар ПЕН-үзәген булдыру
турындагы мәсьәләне уртага салып сөйләшү
өчен җыелдылар Алар исәбенчә. бу үзәк
Халыкара ПЕН-клубка мөстәкыйль берләшмә
сыйфатында керәчәк Бу оешманың эшчәнлеге
турында Мәскәүдә яшәүче әдип М Юныс
белгәннәрен сөйләде Булачак тазар ПЕН-
үзәгенең устав проектын Ә Му- шинский
укыды Аннары фикер алышулар булды
Күренекле әдипләр Г Бәширов. Ә Еники. М
Госманов. I* Валиев һәм башкалар татар
ПЕН-үзәге идеясен яклап чыктылар Оештыру
комитетына Зөлфәт Хәким. Ә Мушинский. Р
Мостафин. Ф Зөлкарнай. Римзил Вәлиен. Т.
Бариев керде.
ҖИҢҮНЕҢ 50 ЕЛЛЫГЫНА
БАГЫШЛАП
19 гыйнварда Татарстан Язучыларынын Г
Тукай исемендәге клубында сугыш һәм
хезмәт ветераннарыннан торган -Дуслык»
халык ансамбле (җитәкчесе Хәнифә Аб-
дуллина) зур концерт күрсәтте Җинүнен 50
еллыгына багышланган әлеге кичә тамаша-
чыларда бик җылы тәэсир калдырды.
БАБИЧ КИЧӘСЕ
Мәркәзебезнең Г Тукай музеенда шагыйрь
Шәехзадә Бабичның тууына 100 ел тулуга
багышланган кичә булып узды. Аны
Татарстан китап нәшриятының бүлек мөдире.
язучы Галимҗан Гыйльманов белән Та-
тарстан халык артисты Хәлим Җәләлов алып
барды.
ШӘЙХИ МАННУР КӨННӘРЕ
\J24 25 гыйнвар көннәрендә Мамадыш
районында олуг әдибебез Шәйхи Маннурның
тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналар
булып угле Бирегә Казаннан. Татарстан
Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р
Мөхәммәлиев җитәкчелегендә, әдәбият-сән-
газь эшлеклеләреннән ике дистәгә якын ке-
шене берләштергән делегация килде Алар- ны
Мамадыш туфрагында район хакимиятенең
яңа башлыгы Р Әхмәтов һәм башка рәсми
кешеләр каршылады __
Кунаклар беренче көнне Тулбайда
әдипнең туган авылында ана багышланган
музей-китапханәне ачуда катнаштылар;
зиратка барып. Ш Маннур һәм аның әнисе
каберләренә тере чәчәк бәйләмнәре саллылар;
кичен исә Олыяз авылы мәдәният йортында
халык белән очраштылар Икенче көнне
тантана район үзәгендә кайбер про-
мышленность предприятиеләрендә һәм үзәк
мәдәният сараенда дәвам итте Әдәбият сө-
ючеләр алдында Татарстанның халык язу-
чыларыннан Г Ахунов. А Гыйләжсв. таны-
лган шагыйрьләрдән Ш Галиев. Г Зәйна-
шева. С. Гәрәева. яшьрәк буын вәкилләреннән
Р Низамиев. Р Газизов. Хәйдәр. М Сафин,
әдәбият галимнәреннән Ф Галимуллин, Н
Нәккаш һ б чыгыш ясады Елдагыча, тантана
барышында. Ш Маннур исемендәге бүләккә
лаек булган яна лауреатларның исемнәре
игълан ителде Быел «Чулпан» авыл
хуҗалыгы кооперативлар ассоциациясеннән
әлеге югары бүләккә комбайнчы X Хисмәтов.
савымчы-опера- тор 3. Сәләхова. механик С
Мифтахов. Олыяз мәдәният йорты
концертмейстеры Э. Салихов, хуҗалыкның
элекке баш бухгалтеры Р Ганиев (үлгәннән
сон). Тулбайдагы -Уңыш» кооперативы рәисе
Р Галиев (үлгәннән соң) һәм язучылардан
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе
урынбасары 3 Мансуров. «Казан утлары-
журналының бүлек мөхәррире Ш Әхмәтсафа
(Мостафин). ■ Идел» журналының бүлек
мөхәррире М Закир һәм Ш Маннурның музен-
китапханәссндәгс экспозицияләр авторы
Татарстан Дәүләт музее өлкән фәнни хез-
мәткәре Д Баһаутдинова лаек булды Тата-
рстан Мәдәният министры урынбасары М
Низамиев исә Тулбай музей-кгггапханәсе
директоры В Зәйнетлиповага күпьеллык
фидакарь хезмәте өчен Татарстан Респуб-
ликасының атказанган м-л.гният хезмәткәре»
дигән Диплом һәм билге тапшырды.
Е Тан ганада катнашкан кунакларга Ш
Маннур юбилеена махсус багышлап чыга-
рылган истәлек медальләре лә бирелде
НӘҖИП ҖИҺАНОВ ИСТӘЛЕГЕНӘ
8 декабрьдә Качанный Арча кырындагы
зиратында мәшһүр татар композиторы.
СССРнын Дәүләт бүләге лауреаты. Казан
консерваториясенең элекке ректоры Нәҗип
Җиһанов каберенә һәйкәл куелды
Аны ачканда Идел буе һәм Урал төбәге
республикалары композиторларының XIII
фестиваленә (5 8 декабрь) килгән кунаклар да
катнашты Консерваториянең хәзерге ре-
кторы. профессор Р Абдуллин. Россия ком-
позиторлар берлеге идарәсе рәисе В Качении.
Татарстан дәүләт симфоник оркеегры- нын
баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Ф
Мансуров. Татарстан композиторлар берлеге
идарәсе рәисе Р Кәримуллин. "Музыкаль
академия» журналының баш мөхәррире Ю
Корее. Башкортстан композиторы Д
Хәсәншин. остазлары хакында чыгыш ясап,
бик җылы сүзләр әйттеләр.
Кабер һәйкәлен Санкт-Петербург сын-
чысы М Аникушин эшләгән
һәйкәлне ачуда Татарстан Мәдәния г
министры М Таишен катнашты
ЧАЛЛЫ ИҖАТЧЫЛАРЫ БӘЙРӘМЕ
Чаллы төбәге язучылары оешмасының
төзелүенә 15 ел тулуга багышлап. КамАЗ
башкаласында! ы Татар яшьләр театры би-
насында тантаналы кичә булды Анда рес-
публикабызның Язучылар берлсч с идарәсе
рәисе Ринат Мөхәммәдиен. Татарстанның
халык язучысы Гариф Ахунов. Чаллы Язу-
чылар оешмасы җитәкчесе Рахмай Хисмә-
туллнн һәм башкалар чыгыш ясадылар Со-
ңыннан «Сердәш» ижат группасы, үзешчән
артистлар .эдәби-музыкаль тамаша күрсәт-
теләр.
КЫЗЫКЛЫ ОЧРАШУЛАР
Татарстан Республикасының I Тукай
исемендәге бүләге лауреатлары ныгынро
Гөлшат Зәйнашева. драматург Гуфан Мин
иуллин һәм Татарстанның халык артисты,
җырчы Мингол Галиен Казан шәһәрен rare 10
нчы татар гимназиясендә укучы балалар һәм
мөгаллимнәр белән очраштылар
Язучылардан «Казан ут гары- журна-
даның бү тек мөхәррирләре Мансур Вә шев.
Шаһинур Мостафнн. Казан дәүләт педагогия
университеты доценты, әдәоняг галиме Фоа г
Галиму Iдин һәм «Сөембикә- журн i
лыныпбүлек мөхәррире, прозаик Рога Mv i
ланурона Әгерҗе районы мәктәпләрен ю.
мәдәният сарайларында булып әдәоияг и»
ючеләр белән кызыклы очрашу лар үткәр-
деләр.
ШАГ ЫЙРЬГӘ ЧӘЧӘКЛӘР
21 гыйнварда М Җәлн г исемендәге one ба
гег ака гсмия театрында шагыйрә Шәмсия
Җиһаш нрованын ижат кичәсе булды Анда
шагыйрәнең яна шигырьләре һәм аның
сүзләренә язылган күпсанлы җырлар яш
ырады. Ш Жиһангнровага. тамашачы-
ларның кайнар рәхмәте билгесе булып, би-
хисап чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде
АКТАНЫШТА—ТАГАН ЯК МУЗЕЕ
Район үзәгендәге мәдәният сараенда
ачылган әлеге музейда (оештыручысы И
Гарипов) Актаныш төбәгеннән чыккан әлә-
бият-сәнгать эшлеклеләренә урын түрдән
бирелгән Язучылардан Р Ишморат. Н Баян. Г
Афзал. 3 Мәжнтов. Р Хисмәтуллнн. Р
Хәлиуллина. Э Шарифу.глина, артистлардан
М Мутин. Н Җиһаншнн. С. Хөсни- яров.
рәссамнардан А Сәфоргалнн. В Маликов. 3
Басыйров. композитор И Закиров А Хөсәснов
җырчылардан Ә Афзалова. X Шайдуллин. Г
Фарукшин. А Вә.тнев һ б турында биредә
гаҗәеп кызыклы язмалар, экспонатлар
тупланган.
ИБРАГИМ САЛАХОВ АРХИВЫ —
КАЗАНДА
Татарстан Фәннар Академиясенең Г
Ибраһнмов исемендәге Тел әдәбият һәм тарих
институты галимнәре, илсбезнсн төрле
төбәкләрендә булып, анда яшәүче мил-
ләттәшләребез белән ъземгәләр урнашты-
ралар Фәнни хезмәткәр Зөфәр Мөхәммәт шин.
мәсәлән, күптән түгел генә Казагыстаннын
Күкчәтау өлкәсен rare Кы зыл Яр авылында
булып, шунда яшәүче аксакал язучыбыз
Татарстан Республикасының Г Тукай
исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ибраһим
ага Салахов белән очрашты Өлкән әдибсбст
яшь галимгә дистәләрчә папка чәчмә һәм
тезмә .көрләрен, меңәрләгән данә хатларын
тапшырды
Архип материаллары арасында анын
..Мәхәббә! картаямы’» повесте. -Колыма
хикәяләрс-нсн беренче варианты. -Имәннар
тамыр җәйгәндә», -Күкчәтау та. га.гарын.из-
дигән романнарының кулъязмалары да бар
ЛЬВОВТ А — «ТА ГАН ИЛ»
Күптән түгел генә Львов шәһәрең ТӘ та-
гарлар тарихын һәм тагар, гарәп телләрен
укыта торган шимбә мәктәбе мили башлады
Аны «Туган ил» исемле татар җәмгыяте
оештырды Бу җәмгыятьә теге төбәктә яшәүче
милләттәшләребезне берләштерүче үмткко
әверелде -Туган ил» Ураза Корбан таете кебек
лини бәйрәмнәребезне үткәрүдә дә башлап
Лори Якын ки гәчәкгә мәчет төзү күзлә
тотыла Җәмгыять, карт тарга һәм балаларга
даими ярдәм күрсәтү максатыннан. ..Хәйрия»
фон гы ла оештырды «ГА I All ЯК»НЫҢ ЯНА
ГАЛАНТЛАРЫ
Түбән Новгород өлкәсендә нәшер ите гү че
-Туган як» гозите. инде менә берничә ел роман
җхрналистика «сиәаамә СЛЖЫИ ян яхшы
ятма лары эчен Кави Нажми исемен дөге,
уңышлы әдәби л.»р ь»р өчен Һади Такташ
исемендәге премияләр биреп килә
1994 елда К Нәжми исемендәге бүләккә
«Семечки фажигасе» исемле күләмле язмасы
«чен Мансур Хафизов, һ Такташ исемендәге
премиягә ел дәвамында газетада басылган
лирик шигырьләре өчен Зәкия Хәби- буллина
лаек булды.
ЯКТАШЫБЫЗ УҢЫШЫ
Мәскәүнен Кырым валында Рәсәй
рәссамнәренең үзәк йортында Татарстанның
Бөгелмә каласында туып-үскән Рәшит
Сафиуллинның шәхси күргәзмәсе булып үтте
Якташыбыз. 1968 елда Казан сәнгать
училищесын тәмамлагач, театр һәм кинода,
дизайн сәнгате өлкәсендә 12 ел эшләгәч,
Казандагы кайбер биналарны бизәүдә кат-
нашкан Мәскәүнен Ленком театрында «Га-
млет» спектакленә. «Мосфильм» да «Сталкер»
кинокартинасына декорацияләрне дә ул
ясаган.
Останың шәхси күргәзмәсенә 60 тан артык
әсәре куелган иде Үз стиле, алымы,
тамашачыны уйландыра торган фәлсәфәсе
булган рәссамнең ижади әсәрләре күпләр
күңеленә хуш килде.
СӘХНӘДӘ—ТАТАР МОҢНАРЫ
Украина башкаласында «Татар жыры»
фестивале зур уңыш белән узды. Анда әлеге
республиканың төрле төбәкләрендә яшәүче
үзешчән артистлардан йөзләгән кеше кат-
нашты Харьков шәһәреннән килгән «Дус-
лык». « Йолдыз». Львовтан «Туган ил>.
Киевтән «Шатлык». «Алан» ансамбльләре
чыгышларын тамашачылар көчле алкышла-
рга күмделәр. Зөлхәбирә Хәлиуллина. Әлфия
Шевченко. Тәнзилә Монасыйпова. Гүзәл
Сәйфетдинова. Муса Гайсин кебек талантлы
жырчылар тыңлаучыларны үзенчәлекле
аһәңнәре белән сөендерделәр.
Инде берничә ел рәттән Чувашстан Рес-
публикасының Урмай авылында «Урмай
моңнары» исемендәге татар эстрада җырлары
фестивале үткәрелә Урмайлылар быел да бу
матур гадәткә тугры булып калдылар. Урмай
авылы халкы Сембер. Сары- тау. Свердловск.
Пермь өлкәләреннән. Татарстан һәм
Удмуртия республикаларыннан килгән
жырчыларның чыгышларын яратып кабул
итте.
«ГАТА КАМСКИЙ ФОНДЫ»
Татарстан хөкүмәте карары белән,
җөмһүриятебездә «Гата Камский» фонды
оештырылды Ул 20 яшьлек шахматчыбызга
матди һәм рухи ярдәм күрсәтүне максат итеп
куя Милләттәшебез хәзерге вакытта
дөньяның шахмат таҗын дәгъва-
лаучыларның берсе булып санала Әлегә Гата
АКШ җыелма командасы өчен чыгыш ясый,
гаиләсе белән Нью-Йоркта яши. Киләчәктә ул
Татарстан флагы астында, җөмһүриятебез
данын яклап та көндәшләре белән шахмат
тактасында көч сынашачагын белдерде
ГОЛЛАНДИЯ КҮГЕНДӘ —
ТАТАР «ЙОЛДЫЗЛАРЫ»
М Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера
һәм балет академия театры артистлары ай
ярым дәвамында Голландия тамашачы-
ларына иң яхшы спектакльләрен күрсәттеләр
Венера Ганиева. Зилә Сөнгатуллина. Айдар
Фәйзрахманов. Мөнир Якупов. Равил
Идрисов. Сәет Рәенбәков кебек танылган
«татар опера йолдызларымның чыгышлары
көчле алкышлар белән бүләкләнде.
ЯПОНИЯ ТАМАШАЧЫЛАРЫ
АЛКЫШЛЫЙ
Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе
рәисе Рәшит Калимуллин һәм Казан
консерваториясенең кыллы квартеты күптән
түгел генә Япониядә уза торган халыкара
фестивальдә катнашты. Әлеге фестиваль ва-
кытында татар музыкасы көннәре дә узды-
рылды Рәис-композитор япон тамашачылары
алдында лекцияләр белән чыгыш ясаса.
бертуган Шамил һәм Камил Монасый-
повлар. Марат Зарипов һәм Альберт Әсә-
дуллиннар квартеты татар композиторла-
рының әсәрләрен башкардылар
КОТЛЫЙБЫЗ!
Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен
һәм тууына 60 яшь тулу уңаеннан. «Татарстан
хәбәрләре» газетасының уз хәбәрчесе. язучы
Рәхимов Җәмит Гата улы. Җөмһүриятебез
Президенты Указы нигезендә. Татарстан
Республикасының Мактау грамотасы белән
бүләкләнде.