Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ирек мәйданында уйлану


Ватан бит ул һәркайсыбыз өчен Күкрәк сөтен биргән әнидер: Мәйданнарда чәчрәп чыкмасам да. Милләт өчен җаным әрнидер.
Басып торам Ирек мәйданында.
Аһ, йөрәкнең авыртулары!
Утызынчы август көннәредәй.
Тыгызланып килә уйларым
Ул чакларның кайнарлыгы истә: «Дубинка»лар кисте һаваны Ак яулыклы әбиләре белән Мәйдан тотты татар гавәме!
Кайтардыкмы илнең — гасырлардан Күчә килгән кодрәт-шәүкәтен? һаман әле камалышта яши.
Ут эчендә яши дәүләтем.
Җирләр уртак, язмыш уртак, диеп Сөйләнмәгез. Ходай хакына.
Хәләл малларыбыз һаман әле Рәсәй кесәсенә агыла.
Шовинист та бер аңласа икән.
Акылы калган булса әз генә: Империя упкан халыкларның Күз яшьләре — милли хәзинә.
Бу Рәсәйнең тормыш-яшәешен
Кулда тота нинди сатана:
Мескен булсаң, тотып яңаклыйлар, Ирек, дисәң, әнә, аталар.
Татар булган җирдә хәтәр бар. дип «Бүкәй» ясаганнар безләрдән...
Тетрә. Рәсәй!
Без кайтарып алачакбыз әле Мөстәкыйльлек язын сезләрдән.
Халкым әнә: «Ирек! Азатлык!»—дип. Ил өстенә ташлый чакыру.
Иген игә, сабантуйлар ясый Мөмкин түгел
Бу халыкны төпкә батыру!