ЧУЛПАН ЙОЛДЫЗ КАЛЫККАНДА
Акыл җуеп, кем йотылды күзләреңә?
Онытылды кисәтүле сүзләрең дә:
Бар булмышым — савап, гөнаһ җыйган башым Сәҗдәгә егылды ул көн - тезләреңә.
Тарих мең дә тугыз йөз дә туксан дүрттә Кол иттең син Гаташ җанын гомерлеккә. Муенчагым — көмеш, алтын келәймәсен Шигырь итеп язарга җан илһам көтә.
Шуны сиздем тугыз йөз дә туксан дүрттә: Яшьлек үтте мәхәббәттә, гомер үтә — Бәлки, соң кат ашам яңа биеклеккә: Рәхмәт сиңа. Илаһи Нур — горур бикә!
Ник шулкадәр уйлыйм мин синең хакта? Уйларымнан исереп, елыйм хәтта! Җаннан таша моңнар, җырлар агыла. Иң бәхетле Җирдә миндер—шул чакта!
Мин шулкадәр еш уйлыйм синең хакта! Ходайдан дим син бүләктер хәятка. Мондый бәхеткә ни өчен лаек мин? — Гашыйкларга вәзир дә түгел хәтта...
Мин шулкадәр саф уйлыйм синең хакта! Шул сафлыкны дөньяда тоям хәтта.
Тик матурлык күрәм аның эчендә: Карасы бардыр табынам тик акка!
Мин шулкадәр уйлыймын синең хакта — Килерсең күк син дә минем халәткә... Шул халәт өчен мин үләргә риза.. тик Мәңге яшәргә телим —синең хакка!
Йә, үзең соң ни әйтерсең бу хакта?!
Синең бакчаңа куйган мин- нинди Кош? — Кума ләкин, җырым аңларга тырыш:
Ил-йортыңнан хәбәр ишетеп килдем, Күргәнсең, дип, узган төндә шундый төш.
Былтырдан калган кып-кызыл алмалар Алмагачта шуны коясың, имеш...
Юраучылар йөри хәзер баш вагын. Күрәзәләр: булмасмы бер хәтәр эш?
Сугыш юкмы? Илгә афәт килмәсме? — Йолдызларда күренмиме үзгәреш?
Борчылудан дәһшәт тулы күзләрең: Яшькелт дулкыннарың давыл сизә ич...
Ни яшермәс Кыз җаны тирән монда!
Тик. үткәнгә өзеп, хуш! — дию тиеш...
Бакчаңда, бел: ул сиңа тугры күңлем Бәлки, йортың котын саклар изге Кош?!
Миннән соң да аязыр йә болыт торыр. Яшь шат аваз моңсу өнем оныттырыр.
һәм битараф бу Казансу ярларында Минем яшьне түкмәс мәҗнүн таллары да
Сөембикә атлавының кайтавазы
Ерак тарих! Ил кызлары милли язны
Бәйрәм итәр. Шул көннәргә карап, ерак
Киләчәккә дәшсәм әгәр, ярлык сорап.
Камил чорның бәхет җыры-чыңнарында
Табылырмы урын минем моңнарыма?
Галәм чиксез, барсын күреп ул аргандыр. Вакыт-комны күп гомерләр сугаргандыр...
Гашыйк җаны, ир акылы һәр бөртектә.
Комнар күчә... вакыт — ага... Сөю — үтә...
Әмма бүген янып, рухым күккә ашса, Илаһи юл күрсәтүче син ләбаса!
Тугры калсаң уртак ялкын-шигырьләргә.
Мин ышанмам җирдә хәтта үлемнәргә.
Бүген, бәлки, моңсумыпдыр - шигем барга?..
* * *
Яшь яр. мина нигә ишегең бикле9 Ачылмасмы көтсәм дә таңга тикле. Әллә бәхетемнең киче дә җиттеме? Күңел көнем әллә үтеп тә китте?
Яшьлекнеңме ишеге җанга бикле?
Ялынырга, бәлки9 Кайчанга тикле?
Хисләр язы ул сип идең түгелме? — Җәем үтеп, әллә көзләр дә җитте?
Яшәүгә дә ишек бер булыр бикле: Сиздермичә куярлар авыр бикне. Бәхет хисең җуйсаң, гомер дә үтәр. Бәхет синең сөю күк... ник тиз бетте?
Ишегең, дөнья, китсәк без. гел бикле: Ачылмас ул мәхшәр көненә тикле Җанына кертми елатсын бүген яр. Яшәү — бәхет! Үкенеч: гомер чикле.
Әйтче, син. яр! Ни фал: ишегең бикле?!
* * *
Сәламнәрем сезгә—өч кыз туганга! Сандугач чакырып, таңнар туганда. Кайсыгыз йокысыз моңая анда? Кайсыгыз тәрәзә ачкан дөньяга? — Сәламнәрем сезгә — өч кыз туганга!
Сандугач уяткан таң сызылганда Яз сулышын Iоясыздыр дөньяда. Бакчагызда нинди якчылык анда? — Туй күлмәге киеп, алмагачлар да Тәрәзәгезгә киләме таңнарда?
Кайсыгыз йокысыз моңая анда? Яшьлек күзләре язларда уяу ла.
Күзләрдән күчә җаннарга сорау да. Җавабы табылыр, бәлки, бу айда Гөлгә охшап, җан ачылган язларда?
Кайсыгыз тәрәзә ачты дөньяга? Керә матурлык — гүяки нур ага. Миндә дә, ниһаять, илһам уяна. Чакыру авазы ишетәм юлларда. Миндә дә бит бар тәрәзә дөньяга'
Бу рәхмәтем минем өч кыз туганга.
Юлым беркөнне сезгә тап булганга Шул бәхеттән исереп, айнымаганга Гаташ тагын гашыйк булды дөньяга. Ә хисләре Сезгә, өч кыз туганга!
Гаебем синен алда зур: чал чәчем.
Сөеп шактый яшәдем җирдә, яшим «Мәхәббәт җәмал сорамый» дигәннәр. Сорамыйдыр, шулай ук. йөрәк яшен?'
Сагышлымын ләкин җанның бар моңы Табигый бик татлы ул яшь яр моңы! Гаебем синең алда шул: олыгаю Кайсы урманга озатыйм «аю»ны?
Коләдер күк миннән Җир. күрәдер Күк: Тиңме сиңа яшь йолдыз9 диядер күк
Яшәргә ашкынган, сөяргә ашыккан Гомер инде «ялгыш»ын сизәдер күк.
Гаебем шул: яшь матурны күргәнмен.
Чал башны игәнмен аңа сөйгәнмен Бәс, иелә, хәтта тезләнә алгач.
Каткан карт агач та түгел икәнмен!
Әллә җанны юкка кыйныйм микән мин9!
Иске савытыңда, тән. яңа шәрабмы9 Сәрхүш җаным мәңгелектә корабмы ’
Гомер җәе узган ирнең «азт аны».
Бәлки, бу хис9 Әллә «Хакның язганы»9
Әллә табигатьтән соңгы мәрхәмәт Синең сөю канда яңа хәрәкәт9!
Гади генә бер җир кызы са!ышы Йолдызларга илтәчәк нур-балкышмы?
Сайлап менә нәкъ минем рух-хисемне Юнәлтәсең нигә шунда син мине?
Гөнаһларым күп моны белә халык, Биеклеккә нигә минем җан лаек?
Пәйгамбәр дә, тик үлеп, аша күккә...
Гашыйкны — ни илтә үлемсезлеккә?
Бөек Хыял һәм Ышаныч канаты Биреп, мине яшәрттеме ярату?!
Иске савытыңда, тән, яшь җан шәрабым Чайпалсын тик Мәңгелектә корабым!
Бәлки, шагыйрьләр оҗмахы бу кала?
Ә мин — шуннан үзем бер киткән бала...
«Яшь Адәм чакларым» белгән урыннар Сине үз итеп, сәламләп тордылар.
Уйчан идең зиратта — тау башында,
Сәгыйт Рәми каберташы каршында
Остазның рухын яд итте йөрәкләр. Күңелдә иде мөкатдәс теләкләр...
Сораштың гел Тукай булган җирләрне, Бабич таланты балкыган көннәрне...
Ә мәчетләр ишегеннән кергәндә,
Яулык белән чәчеңне өреткәндә.
Күккә аштык бергә — Ходай катына,— Ә җирдә — Салават аты чакыра...
Яңгыр яуды һаман — сизмичә йөрдек, Иң-иң ихлас тойгыларга төрендек.
И сөендем: син мин үскән якларда. Кайтырбыз күк Хыял — бөре чакларга...
Биек Бакча, дидең, бу гүзәл кала, Сөен, «Хауа»м! «Оҗмах»та — эзләр кала...
(Сиңа. Сәгыйть Рәмигә тәкьлидән)
Азат булмадым шул — булмам гомергә: Язган миңа гүзәл коллык күрергә.
Изге санап шуны, горур мин яшим. Күңелемне тутырган яшерен яшем! —
Кимеми гамь кайнаган савытымда.
Илаһи бу бер халәт хәятымда.
Хисләр язмыштан узыйк дип шашса да.
Бу бәхетне алмашмам мин башкага.
Яраткан хак мине шулай бар иткән: Шәрекъ-гарепкә бер (!) гыйбрәт яр иткән.
Ашыкмыймын касә төбен күрергә: Азат түгел, гашыйк булыйм гомергә!
Тик бер сүз. аһ. авыр кагы /ды Йорәк кара шәаен ябынды.
Ч 3.
Кабат-кабат сорыйм йөрәк хәлеңне:
Син алдыңмы аннан кара шәлеңне?!
һаман уйлыйм: яшь бер хискә ник матәм?
Ул килешми сиңа — чынын мин әйтәм..
Ал ул шәлне кара төстән ерак йөр...
Синдә керсез, йолдыз затлы йөрәк, бел..
Биеккә ул ашсын тиңсез нур булып.
Сөя белмәгәннәр - калсын хур булып...
Бөек горурлыгын Кызның — балкыштан
Таныганнар көнләшсең ак язмыштан!
Кош юлына күтәр якты хисеңне:
Мин гел шуннан эзләргә әзер сине!
һәм. күрсәң сәҗдәгә егылган мәлемне.
Алдыма ташла шул кара шәлеңне!
Шәрабым сон сиңа агумы булды?
Утырганмы балым ачымы булды?
Тетрәнеп мин гөлчәчәккә кагылдым Бәхетемнең, аһ! шулмы ахыры булды?
Сусын тапмас, ут капкан хәлгә тардым. Ялкынланып үз гөлем дөрләп яндым. Тигезсезләр! нишләдек: бер үбү бу Яшь йолдызга бәрелеп җан. көлгә калдым!
Ни әйтим мин?
Беләм: Җирдә үз юлың.
Әзер, димен,
Сиңа җылы сүз, кулым...
Таяныч ул! —
Юл башланмый хуплаусыз.
Бәхетле бул! -
Дип кабатлыйм туктаусыз.
Биеклеккә
Ашканыңны күрсәмче! —
Бер көн күккә
Сәер кошым күчкәнче...
Әйт, кая дип
Рух канатың җилкенә?!
Моратка бит
Ирешү — хак иркендә...
Тугры һаман
Сиңа догам — Каләм, сүз
Шулай калам
Ихлас җанга таян. Кыз!
1994 ел, март — декабрь.