Логотип Казан Утлары
Повесть

АРЧА ҖИРЕНЕҢ АЧЫК КИТАБЫ

Гариф Ахунов, Мәгъсүм Гәрәев

ДОКУМЕНТАЛЬ ПОВЕСТЬ
Ярминкәләр
__ әгыйз Мипһаҗевны без кайчан ярата башладык икән? Моны өз- дерен кенә әйтүе кыен. Озак еллар артта калын килгән, уңдырышсыз туфраклы Арча районын беренчеләр рәтенә алып чыгып, стан- ца элеваторына олау-олау ашлык китергән, сугышка кадәрге чордагы сыман олауларны кызыл комачлар белән уратып, байраклар җилфердәтеп, элеватор капкасы төбенә утызлап олауны тезеп куйган көнне булдымы икән? Анда без дә катнашкан идек Анда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Фатих Сибагатуллин да җиңел машинасында җилләр уйнатып килеп җиткән, ялкынлы нотыгын, үзенә хас бер ихласлык вә кайнарлык белән, кызыл олаулар өстенә. дәүләткә беренче ашлыкны тапшыру тантанасына җыелган халык өстенә сибеп ташлаган иде. Барлык районга да атлыгып тормый торган Фатих Сәүбән улының үзе кайчандыр җан җылысын салын киткән Арчасына кайтуы дулкынландырды микән әллә безне’ Арчадан соң байтак еллар Мамадышның данын күтәргән. Сабан туйларында мәйдан тоткан баһадир гәүдәле җитәкченең кайнар сүзләре шундый ук баһадир, шундый ук көрәшче Вәгыйз Минһаҗевка карата әйтүен Арча хакимияте башлыгы белән якынайт I ымы әллә безне? Арча ят ы авылларын, бигрәк тә туган туфрагы булган Гөберчәкне. шул авылның чамадан тыш егәрле, тырыш кешеләрен легендага әйләндерт әп язучы Мөхәммәт Мәһдиеңнең Вәгыйз турында язган зур мәкаләсе әллә безнең күңелләрне Арча ягына таба борып куйдымы?
Игенчеләрнең уңыш бәйрәмендә дә. терлекчеләрнең, зур бер бәйрәм итен, уңганнар җыенына җыелган көннәрендә дә, Арчалыларның Казан каласында якташларын бергә туплап уздырган сәнгать бәйрәмнәрендә дә. сәнгать йорты яки ак таштан салган мәчетне ачып җибәрү көнендә дә булдык Мактанып әйтү дип берүк уйлый күрмәсен хөрмәтле укучыларыбыз. «Солтанатлы Арча җире». «Татарстан игенчеләренең башкаласы» дигән сүзләр дә бетнең каләмнән гәзит битләренә күчтеләр
Ә менә кайчан без аны чын мәгънәсендә якын күрә башладык, үз иттек анысы өзеп кенә әйтүе кыен
Уй-тойгыларыбызны аңлатып бирер өчен бер-ике мисал китереп, күргән-белгәннәрне уртага салып сөйләшеп карыйк әле. Әйтик җыелыш бара. Трибунага күтәрелеп, авызыннан утлар чәчеп, берәү сөйли. Залда утыручыларның моңа исе дә китми, өйрәнелгән гадәт буенча, иренеп кенә кул чапкан булалар. Икенче берәү күтәрелә трибуна янына. Авызыннан утлар чәчә ала торган оратор да түгел, «әртисләнеп» тә маташмый, әмма аның әйткән бер сүзенә кул чабалар. Ник шулай? Азактан белдек. Авызыннан утлар чәчә белүче Цицеронның бар хикмәте әнә шул матур итеп сөйләүдә, ә менә Цицерон була алмаганының матурлыгы—эш-гамәлен- дә икән.
Ярый, хуш, моны мисал белән беркетик. Авызыннан утлар чәчә торган ыспай егеткә, үзе эш башында утырган булдыклы җитәкчегә биш ел буена әйтеп киленде: перспективасы юк дип күченеп китәргә мәҗбүр ителгән бик борынгы Өчиле авылының зиратында көтү йөри, каберләрне таптыйлар, анда бит синең колхозда тир түгеп киткән яшьләрнең ата- бабалары күмелгән, изге урыннарны шулай мыскыл иттерсәк, яңа буынны нинди итен тәрбияләрбез? Шунда бер рәшәткә тоттырып куй әле, диелде. Көчле колхозның башында торган, җиде зур авылны берләштергән әртилнең башлыгы иде, биш ел буена вәгъдә итте, әмма вәгъдәсен вак тараканга ашатты. Ә менә Вәгыйз Васил улы Минһаҗевка шул үтенеч бер мәртәбә генә җиткерелде, бер атнадан инде Өчиле зиратына бар ягыннан әйләндереп алып, рәшәткә тотылган, вакытка бирешми торган калын торбалардан баганалар утыртылган, рәшәткәләр җете зәңгәргә буялган иде. Менә халык кемгә кул чаба сүз сөйләүчегә түгел, сүзендә тора белүчегә!
Ихтимал, бу документаль повестьның авторларын кулга каләм алырга Минһаҗевның әйткән сүзендә тора белүе, буш вәгъдәләр чәчмәве мәҗбүр иткәндер. Шөкер, буш вәгъдәләрне күп ишеттек инде без. Ничәмә-ничә еллар колхозгамы, совхозгамы, яки районның үзенә үкме башлык булып каяндыр килгән кешеләр авыл агайларына алтын таулары вәгъдә итеп киләләр дә, артларыннан вәгъдә таулары өеп калдырып, Казан каласына күченеп китәләр иде. Шунысы бик сәер, җитәкчелектә никадәрле бушкуык булсалар да, үз якларын кайгырту җәһәтеннән бер дә генә бушкуык булмыйлар, йларның таш калада салып куйган иркен саф һавалы нарат йортлары калка иде...
Инде ярминкәләр дигәненә әйләнеп кайтыйк. Башкалабыз Казанда да. республикабызның башка калаларында да ярминкәләр үткәрелә башлаганга ун ел гына түгелдер инде. Беренче елларны халык ярминкәләргә бик әлләни ашкынып йөрмәде. Бәлки, сирәк булгангадыр. Аннары ияләнә төште. Ә менә соңгы ике елда ярминкәләргә агылган кешеләрнең исәбенә чыгарлык түгел.
Татарстандагы кырыктан артык районнан ярминкәгә азык-төлек, төзелеш материаллары, мал-туар алып килгән төбәкләрнең һичберсенә дә тел-теш тидерергә җыенмыйбыз, рәхмәт: Казан каласына да, башка калаларга да авыл эшчәннәре үз авызларыннан өзеп алып киләләр байлыкны. Әммадәхи, дип авылдагыча әйтик, бүгенгесе көнне арчалыла- рны уздыра алган район юк. Ничәмә-ничә ярминкәләрендә булдык ар- чалыларның, елдан-ел, көз. кыш. яз товар күплеге ягыннан да. ихласлык* гүзәллек ягыннан да арчалылар берәүгә дә беренчелекне бирми.
1994 елның 5 мартында Казанның Чехов базарында арчалылар ярминкәгә 300 дән артык машинага мал төяп килгәннәр иде.
— Ай җаным, хикмәт бу, хикмәт! Монда әти-әниең белән күгәрчен сөте генә юк,—диде олы яшьтәге бер апа.— Мин монда, арчалылар килгәнне ишетсәм, акчам булмаса да киләм. җаннарым рәхәтләнеп, авылда үскән ямьле чакларымны искә төшереп кайтам.
Апаның сүзләре хак икәненә ярминкәгә килеп керү белән ышанасын. Халыкның күз явын алып, шлеясына, йөгәненә, ыңгырчак каешларына елкылдап торган җиз тәңкәләр, арба тәртәләренә чуптарлы сөлгеләр,
аллы-гөлле чуклар таккан ат ыспай гына атлый, бизәкле дугасындагы көмеш телле кыңгыравы, муенындагы шөлдерләре тирә-якка чылдырау, шылдырау авазлары тарата, арбага тезелеп утырган милли киемнәрдәге, бизәкле Арча читеге кигән кызлар, кырпу бүрекне кынгыр салып, тальян гармун дәртләндереп, гаҗәеп бер горурлык белән уйнап килгән егеткә кушылып, «Арча» көен яңгыраталар Ярминкәгә җыелган халык. ни алырга килгәнен дә онытып, җырчыларны, җай гына атлап барган шлея-чуклы. кыңгырау-шөлдерле атны сокланып, күңеле тулып озата. Ул да түгел, кибетләр арасында, мәйданның урта бер җирендә егет-кызлар. яшь-җилкенчәк гармунга ду китереп биеп яталар. Мондый биюләр халыкны шул тикле дә кузгата ки, шулай бер ярминкәдә Арчаның хакимият башлыгы Вәгыйз Минһаҗев дүрт мәртәбә төшеп биеде, аңардан дәрт алып, хөрмәтле Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә рәхәтләнеп бер биеде. Халыкка ул шундый гади булуы белән бик ошады, ул атнада Казан халкы гел шул хакта гына сөйләде. Эш икмәктә генә түгел, хикмәттә дә икәнен аңлады Казан халкы.
Әнә бүген дә ду килеп бии арчалылар
Рәт-рәт булып тезелгән кибетләр арасыннан барабыз. Безне йөк ма-шиналарының әрҗәләре өстенә матур итеп фанердан ясалган кибетләр, курчак өйләре озатып кала. Ул кибе!ләрнен ишек өсләренә, авыл йортларындагы төсле итеп, зәңгәр, сары. яшел, кызыл, ак кашага-пәрдәләр элгәннәр, аларның өстендә кызыл ефәктән кисеп ясаган чәчәкләр, төрле плакатлар бар. «Кадерле аналар, апалар һәм сеңелләр. Сезне яз бәйрәме 8 Март белән котлыйбыз!» «Язлар игелекле булсын, игеннәрне шаулатып үстерсен, илгә муллык килсен!» Тукай шигырьләре. Сибгат Хәким шигырьләре дә бар плакатларда Якташ шагыйрьләрен онытмый арчалылар.
Ярминкә уртасында, урамда ук. өч машинаны бергә кушып, авыл өе ясаганнар, яннарына декоратив стена куйганнар, тәрәзәләр, тәрәзә төпләренә яран гөлләр сурәте төшергәннәр, зәвыклы сурәт, галантлы рәссам ясаганы сизелеп тора. Зур сары самавырда чәй кайный, киҗеле кызыл ашъяулык япкан өстәл өстендә чынаяклар, авыл ризыклары, кәрәзле бал. татарча милли киемнәрдәге нурлы йөзле мөлаем апалар сине чәй эчәргә чакыралар. Теге өлкән яшьтәге апа әйтмешли, әкәмәт инде, әкәмәт!
Шул чагында зур самавырлы табын янына ак сакаллы, җитмеш яшьләрендәге бер карт килде Төсе уңган, шактый ук таушалган кара пинжәгенә сугыш орденнары билгесен тезеп куйган. Ике пог су сыешлы сары җиз самавырны күргәч, картның мыегы дерелдәп китте Мондый самавыр сугыш вакытында рота самавыры иде Арчалылар. күрәсең, гигант самавырны шул фронт елларын искә төшереп алып килгәннәр
Карт, самавырдан күзен алмыйча, истәлекләре дөньясында йөзгән арада, авылча пөхтә итеп, ак яулыкны тамак астыннан китереп бәйләгән, аягына арчалыларның данлы читеген киеп җибәргән мөлаем апа ветеранга үтә дә якын итеп дәште:
Әйдүк, абзый, түрдән уз. Безнең гомерләрне саклап сугышкан ветеранны тәмле чәй белән сыйлап җибәрик Исемегез кем була1’
Исемем минем Шәрифхан. Чәйдән олы булып булмас, ясап җибәр. алайса, кодача, бер чынаяк чәй'
Ветеран итагатьле генә булып табын янына килеп утырды, бал калагының очына гына эләктереп, гәрәбәдәй сары балны капты, чәйгә үрелде.
Ул арада сәүдә башлыгы. Җәүдәт Миннеәхмәтов пөхтә кодачага күз кысып, ветеранга бер йөз граммнар чамасы шәран та китереп куйды Картның йөзенә кояш чыктымыни! Чәркәне ул ипле генә итеп әйләндерде. чал мыекны сыпырып, гамак кырып алды яшьлеге утлы-давыллы көннәре искә төште бугай, аның янына килеп, тальян гармунны сыздырып җибәргән Арча егетенә кушылып, җыр башлады
И адәм баласы, сиңа якты йөз генә күрсәт, ягымлы итеп, олылап бер дәш кенә, җаның синең гөл таҗлары кебек ачыла, күңелең рәхмәт хисе белән тула...
Сәүдә башлыгы гармунчы егеткә әйтте:
— Энем, ветеранны шлеялы-чуклы ат белән өенә кадәрле илтеп куй,
сугышта яшьлекләрен калдырган фронтовикларга бер изгелегең булыр... w
Күңел кузгаткыч бу очрашудан айнып җитә алмыйча, кибетләр рәтеннән барабыз, һәрбер кибет үзенчә яңа. кемнеңдер хыял өлгесе. Менә бу кибет-машина каршысына сөлге-мазарлар да, кашага-пәрдәләр дә элмәгәннәр, ул шыр ачык. Бу үзенә күрә авыл агаеның йорт җиһазларын саклый торган сарае-лапасы. Анда «уфалла» арбасы, имәннән кырып ясалган арба тәгәрмәче, агач кыру станогы, чалгылар, тырмалар, тагын әллә нәрсәләр бар. и
Безнең күз тәгәрмәчкә төшә. Кабинада утырган шофердан сорыйбыз: Менә бу кырып ясалган арба тәгәрмәчен сатып алырга буламы?
Шофер, урта яшьләрдәге базык гәүдәле, таза-нык чырайлы jp-ат безне баштан-аяк күздән үткәргәч, тыйнак кына елмаеп, үзе сорау бирә:
— Нишлисез тәгәрмәч белән? Сез биз шәһәр кешеләре?
— Бәхет тәгәрмәче итеп фатирга элеп куябыз.
Шаяртмагыз, туганнар. Мин беләм—сез авыл малайлары. Яшь-легегезне. «уфалла» арбасы тартып, урманга печәнгә, утынга йөргән чагыгызны искә төшерә бу тәгәрмәч тә, кул арбасы да Ул инде елмаймый. авыр итеп бер көрсенә генә. - Гафу итегез, агайлар, бу машинадагы бер нәрсә дә сатылмый. Без аны авыл кешесенең тарихи истәлеге итеп алып килдек.
Мондый мәгънәле сүзләрне ишетү җанга, каз канаты белән сыйпагандай, рәхәтлек бирә. Без авыл агаеның әле күптән түгел генә булган «лапас-сарае» яныннан китәргә ашыкмыйбыз.
— Мондый музей экспонатларын бер йөз чакрымга, бушлайга алып килеп йөрү кыйбатка төшмиме соң сезгә? Бердән, боларны бит ясап утырасы бар. Икенчедән, болай килештереп авыл лапасын ясау өчен авыл җирендә рәссамын табу да ансат түгелдер? Өченчедән, болай «бушка йөрергә» кем өйрәтте сезне?
— Сез үзегез, карап торуга, культурный кешеләргә охшагансыз. Өс- башыгыз да кыяфәтегезгә килешеп тора. Ә үзегез мәгънәсез сорау бирәсез. Исем-фамилияләрегезне сорап-нитеп тормастан. мин сезгә дөресен дәресчә итеп әйтәм: игенне бит комбайн белән генә урмыйлар, игенне колхоз кешесенең кәефе белән дә уралар. Ә безнең хакимият башлыгы Минһаҗев әйтә: «Казан халкына без Арча җиренең ачык китабын күрсәтергә тиешбез. Әгәр без тоннасы-тоннасы белән ит алып килсәк, әгәр без машинасы-машинасы белән йорт буралары, такта-токта алып килсәк, болар моны каян алганнар, ник шул тамаша тилереп Казанга китергәннәр? Туктале. чабата башы чыкты әле, дигәндәй, әүвәлге замандагы сыман. Татарстан башлыклары моны арчалыларга көчләп китертмиме, диячәкләр. Уйнасын гармуннар, сайрасын җырчы тургайларыбыз, ягъни мәсәлән, берсеннән-берсе гүзәл, таза, сау-сәламәт кызларыбыз, батыр егетләребез: ярминкә мәйданыннан шлея-чуклы атларыбыз узсын, казанлыларны сыйларга самавырларыбыз кайнап, гәрәбәдәй сары балларыбыз бизәкле коштабакларда ташып торсын, куелсын бавырсаклар, кош телләре, пар бөркегән өчпочмаклар, пәрәмәчләр. машина-кибет алларына күз явыңны алырдай шторлар эленсен, бәйрәм котлавына шагыйрьләрнең иң матур җырлары язылсын — менә булырбыз арчалылар, менә булырбыз Тукай ватанының, Казан артының уңган егетләре-кызлары!
Авыл агаеның, «лапас-сараен» театр декорациясе итеп алып килгән шоферның үткен теллелегенә хәйран калып, хәтеренең әйбәтлегенә гаҗәпләнә төшеп, әмма рәхмәт әйтергә онытмыйча, алга таба кузгалабыз.
Вәгыйз Минһаҗев (уңда). Го.мәр Баширов. Ринат Фазлыйәх мотов. Магъсу м Гарэев Киров исемендәге колхозның арыш кырында
Шунда узган ел җәйне Вәгыйз белән өчәү генә якаларны чишеп, тормыш хәлләрен сөйләшеп утырганыбыз искә гошә. «Мин игеннәр дулкын кагып, авыр башакларын сыгылдырып утырган чагында машинада ялгызым гына кырга чыгарга яра гам. дигән иде ул Ни өчен дисезме? Әкрен генә музыка куям, халкыбызның иң моңлы бер коен Музыка агыла, игеннәр дулкынлана Менә шунда инде мин. шушы кырларга, шушы игеннәргә Арча төбәге игенчеләренең күпме маңгай гире тамганын, күпме хәләл көче кергәнен уйлыйм »
Әлеге сүзләр белән шофер әйткәннәрне чагыштырып карасаң, болар бит тәңгәл килә, болар бит шигъри күңелле кешенең җаныннан, хезмәт халкына булган ихтирамыннан туган фикерләр Шулар янына Вәгыйзнен гармунчы икәнен, гальянда да башка гармуннарда да өздереп. җаннарны айкап уйный белүен, йомшак бәрхет тавыш белән җырлый да белүен китереп кушсак. Арча ярминкәсенең мәгънәсе һәм турлыгы аңлашыла башлый.
Әлеге уйлар безне гел матурлык дөньясын күзәтергә, иг ьгибар белән күзә гергә мәҗбүр игә. Әнә бер тур йөк машинасының эчен авыл кешесенең бүгенге өй эче. «культурный» телдә әйтсәк, интерьер игеп бизәгәннәр Киҗеле сөлгеләр, көмештәй ак самавыр, аның түбәсендә кызыл чәчкәле чәйнек, мендәрләрне кабартып, өсләрен.» челтәрләр, өрфия япмалар япкан полировка лы агач карават-тахта, идәндә затлы келәм кай гошс шәһәр фатирларыннан ким Барысы урнында. барысы тәртипле, авылча да. бераз шәһәрчә дә зәвык белән киенгән чибәр килен, бу йорт эчен карап-күзәгеп йөрүче ана җиңгәләрнең сорау гарына җавап бирә. юк. вазифа үтәми, балкып елмая, анардан гүяки нур агыла.
Эт елы булгангадыр, бик пөхтә игеп эт оясы да ясап а гып килгәннәр Арча уңганнары, колгаларга, өй кыек ларына беркетелгән сыерчык оялары да күзгә гашлана болары инде пропаганда өчен, авыл тормышы-
ның да ямьлелеген күрсәтер өчен генә куелмаганнар. Болары акчага сатыла. Ә нигә. Казан каласында үз йортлары белән торучылар, яратып эт асраучылар азмыни? Әлеге пөхтә итеп ясаган эт оялары аларны кызыктырмас дисеңме? Ә сыерчык оялары Казан кешеләренә гел да кирәк: шәһәр тирәсендә җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчалары ел саен арта тора, табигать белән уртак тел табып хозурланып яшәүчеләр очар кошларның безнең якларга кайтуларын сагынып көтеп ала.
Урамда яз Март кояшы. Төннәрен һәм иртә-кичләрен һавалар әле салкынчарак торса да. иртәләрен салкын сыкы-бәс агачларны, яшь киленнәр төсле итеп, актан киендерсә дә. кышның инде көне санаулы, «яз язлыгын итә. эретә», ярминкә яменнән күңелләре йомшарган, болгавыр заманның авырлыгыннан кырысланып каткан күңелләр нечкәрә, ә Арча сәүдәгәрләренең затлы киемнәреннән һәм затлы мөгамәләреннән бөтенләй үзгәреп киткән кешеләр этешми-төртешми. бер-берсенә юл бирә, бөтенләй белмәгән-күрмәгән кешесенә арчалыларның ярминкәсен мактый, чанага салып, капчык-капчык катнаш азык алып кайтып барган, чүмәлә чаклы палас тартып узган, яки җилкәсенә матур сырлы такталарны бер бауга төйнәп күтәргән кешеләр хакында күңеленнән шыпырт кына уйлый: ә бит яши адәм баласы. Авыр дими, кыен дими, йорт сала, мал асрый, бакчасын тәртипкә китерер өчен җилкәсенә такта бәйләме сала...
Без, «Арча җиренең ачык китабы»н язарга җиң сызганып тотынган авторлар, күңел тойгыларына гына бирелеп калырга теләмичә, ярминкәнең мәгънәсен, зурлыгын күбрәк ачарга теләп, ярминкәнең икенче башыннан биредәге хәлләрне кабаттан карап килә башлыйбыз. Ярминкәнең аргы очында, дистәләгән машинада -төзелеш материаллары. Әллә авыл малайлары булып үскәнгә, әллә башка сәбәбе бар инде, бүрәнә- такта ише нәрсәләр яныннан без тыныч кына, гамьсез-битараф булып кына уза алмыйбыз. Инде шактый ук олы агайлар булып җитешкән көнебездә дә. Бер зур машинага юнылмаган, эшкәртелмәгән чыршы бүрәнәсе төялгән. Икенче машинада—әзер бура. Өченчесендә — чи каен такталар, сайгаклыклар. Аннары сырлап шомартылган озын такталар, метр ярымлы кыска такталар, тәрәзә рамнары, ишекләр тезелеп китә. Товарларның күплегенә әле генә сокланып йөргән кешеләр бәяләрнең кыйбатлыгына гел шартлаталар, «ай-һай-һай!»—диләр. Такталар, йорт буралары, дача йорты янында торучы хуҗалары ипле генә аңлата:
Без әле меңнәргә, миллионнарга күнекмәгән, туганнар. Сез шул бәяләрнең һәркайсын бер меңгә бүлеп карагыз, нәрсә килеп чыга9 Метр ярымлы шома такта — элекке бәя белән 80 тиен, бер миллион 200 мең сум тора торган бакча йорты—бер мең дә ике йөз сум. ишекләр—45 сум булыр.
Уйга калабыз. Чыннан да, базар мөнәсәбәтләре дигән яңа төр икътисадка кергәнче бу әйберләрнең бәясе нәкъ шулай иде бит.
Гариф абый, торып тор,— ди Мәгъсүм Гәрәев. акчалар арзанайганчы, ягъни капчык-капчык булып йөри башлаганчы, син күпме пенсия ала идең?
— Бер йөз дә алтмыш сум.
— Хәзер күпме пенсия аласын?
— Җитмеш тугыз мең.
— Димәк, яртысы?
— Шулай булып чыга.
Менә шул-шул! Димәк, базардагы, ягъни ярминкәдәге әйбер бә-яләрен икеләтә арттырып санарга кирәк. Дөресме9
— Дөрес, дим мин.—Бик дөрес, төтенең туры чыга.
Мәгъсүм Гәрәев шаркылдап көлә, ә мин, картлач, иягемне ышкып, уйга батып торам.
— Нинди уйга баттың, Гариф абый?
Без минем туган-төягем Арчаны мактыйбыз, арчалылар. болай булгач, безне алдыйлар түгелме?
Юк. Гариф абый, төтенен туры чыкмый, ха-ха-ха! Пенсияне бит сиңа Арча да. Казан да билгеләми. Мәскәүләр билгели, ягъни мәсәлән. Россия Федерациясе Рәсәйдә хезмәт хакы соңгы ике елда өч мәртәбәгә, ә товар бәяләре тугыз мәртәбәгә күтәрелгән Арча хакимияте 1993 елгы игенче-уңганнарга 400 дән артык кешегә бүләк бирде. Терлекче-алдын- гыларга шулай ук дүрг йөздән артык бүләк тапшырды Алар арасында ничә трактор, ничә җиңел машина, ничә төсле телевизор, ничәмә-ничә тегү машинасы, затлы тун. кер юу машинасы, япон аппаратлары бихисап.
Безнең сүзне күптәнге танышыбыз, экономист, фәннәр кандидаты- педагог Мортазин читтән генә тыңлап торган икән. Ул безнең белән килеп күреште дә. тәэсирләрен кызу-кызу тезә башлады
— Күңелемдә Арча халкына булган хисләремне кем белән бүлешим икән, дип уйга батып йөри идем, рәхмәт, сез очрадыгыз Сигез йөз хезмәт алдынгысына, югары уңыш үстергән колхозларга бер Арча районы күпме бүләк бирде, дисез. Алар арасында күпме трактор, күпме КамАЗ машинасы, күпме автомобиль, дисез. Ә менә мин. экономист, шушы арада гына «Известия» белән «Экономика» гәзитләреннән укыдым Рәсәйнец әллә ничә өлкәсендә, әйтик. Брянск. Тула кебек өлкәләрдә. районда түгел, өлкә хәтле өлкәдә игътибар итегез' ике ел эчендә бер генә дә комбайн ала алмаганнар. Менә нинди көнгә калган Рәсәй өлкәләре! Шөкер итегез, яшәсен мөстәкыйль Татарстан!
«Түбәнгә карап шөкер ит. югарыга карап фикер йөрт!» дигән акыллы бабаларыбыз. Шөкер игәр нәрсәләребез дә. фикер йөртер хәлләребез дә бар. Колхозлар саткан икмәккә вакытында акча түләмичә, рәисләрнең теңкәләренә г ияләр. Кредит алу мәсьәләләре дә кыенлашты. Банкларда колхозларны, районнарны «төп башына» утырталар Комбайн сагын алырга җибәр! ән акча гурыдан-туры комбайн заводларына барып керми, банк эшкуарлары аны башта әйләнешкә кертеп җибәрәләр дә. үзләренә кирәкле акчаны кеше кулы белән көрәп алгач, төп хуҗасына ягьни тиешле урынына озаталар. Бүгенге тотрыксыз заманда ул арада акча бәясе инде арзанайган, комбайннар бәясе кыйбатланган була. Арчаның хакимият башлыкларына әнә шул үлчәү тәлинкәләрен дә тигез итеп тотарга кирәк ич әле. Әгәр халыкка икмәк, ит һәм сөт турыдан-гуры аны җитештерүчеләрдән килеп керсә, кибетләр, сәүдә системалары аркылы егерме биш процентка арг гырылмаса. халык отар, азык җитештерүчеләргә дә, кисм тегүчеләргә дә рәхмәтен генә әйтер, ә ул азык- гө.текне җитештерүчеләр һәм кием-салым тегүчеләр нәкъ үз вакытында уч тутырып акчасын алырлар, банк эшкуарларына ялынып йөрмәсләр иде
Арча ярминкәсендә йөргәндә, товарлар белән тулы машина-кибет- ләрне күздән кичергән чакта без әнә туларны да уйладык Ниһаягь. Чехов базарының ябык түбә астындагы үзәк мәйданына барын кердек Биредә халык ташкынын ерып чыгарлык түгел. Кайный ярминкә, гөрли Стеналар буена тезелеп киткән ләвксләрдә җаның ни тели, шул бар кыздырылт an каз ите. каклаган каз. тутырган тавык, нарларын бөркеп торган бавыр, унлаган төрдәге торт, кабартма-коймак. прәннек, кәнфит, җиләк-җимеш ул хәтле байлыкны, төрлелекне, борыннарны ярып кергән хуш исләрне, җанны тутырган ләззәтне сүз белән генә әйтеп бетереп тә булмый.
«Эшләгәнгә алкыш, эшләмәгәнгә каргыш», дип халкыбыз юкка гына әйтмәгәндер. Моның белән ул эшсөярләргә дә, эшсөймәсләргә дә мөнәсәбәтен белдергән Тирән мәгънәле итеп'
Ябык базарның түбә астында, биектә, иркен итеп ясалган кәрниздә Арча уңганнары музыка уйна i алар, үз төбәкләренең артистларын җырлаталар. Агыла музыка, 1ашый җыр' Кешеләр йөри базар мәйданын тутырып этешми, төртешми, бер-берсенә ачы вә ямьсез сүзләр әйтми Шундый матур моң таралганда үзеңне ямьсез тоту, культурасыз итеп тоту оя I!
Ill
Арчалылар Казанга. Чехов базарына товар сатар өчен генә килмиләр. Алар кала халкын күрергә һәм үзләрен дә күрсәтергә киләләр.
Моннан берничә ел элек уздырылган ярминкәгә әзер мәчет бинасы алып килеп, ярминкәнең капка төбенә үк салып куйганнар иде. Шул мәчет манарасыннан азан да әйтелгән иде. Моңа каш җыерып караучылар да булды, әмма Казан халкы мәчетне дә, азанны да кабул итте. Ник дигәндә, ул сәүдә дөньясына сафланган җан белән керә бит.
Корбан бәйрәме алдыннан булган бер ярминкәгә арчалылар күп итеп тере каз китергәннәр иде. Корбан чалырга.
Өлкән яшьтәге бер апа әйтте:
Туганым, мин казыңны алам, тик бер мәчет карты аңа догасын укысын, үзебезнең мөселман кешесе суеп бирсен иде...
Халык йолаларын бик тырышып, яратып өйрәнә арчалылар. Халык аларның товарын алгач, рәнҗемәсен, рәхмәт әйтеп итен ашасын, рәхмәт укып киемен кисен.
Быел менә алар кечерәк ярминкәләр дә ясарга күнегеп киттеләр, һәр шимбәдә районның кулланучылар җәмгыяте рәисе Җәүдәт Миннәхмә- тов 20—30 машина товар җибәрә Казанга, шәһәр халкы моңа инде күнегеп килә, шимбә ярминкәсен көтеп ала, товар сайлый, кирәклесен таба, рәхмәт әйтә арчалыларга. Моннан да файдалы, моннан да күңеллерәк тагын ни бар дөньяда! Алучыга да рәхәт, сатучыларның да акчасы әйләнештә йөри. Иң мөһиме — Арча товарының акчасы Арчага кайта.
Ярминкә кузгаткан уйлар
__ рминкәләр республикабыз халкы өчен көтелмәгән бизәкләре бе- лән ачыла бара. Алар хәзер сату-алу чикләренә генә сыя алмыйлар. Авыл моннан унбиш еллар элек шәһәргә кыяр-кыймас кына килеп кергән иде. Бүген авылның саф рухы шәһәрне әсир итә, колачын заманча, базар мөнәсәбәте шартларында җәя.
Ярминкә — республика җитәкчеләренең халык белән аралашу, аның фикерен белү, тәкъдимнәрен җыеп, көндәлек тормышыбызда гамәли эшләргә әверелдерү чарасына әйләнеп китә бугай. Ярминкәләр авыл һәм шәһәр сәүдәгәрләренең сатып алучы белән матур мөнәсәбәт, әйбәт мөгамәлә урнаштыруына юл ача. Ярминкәләр авылның, шәһәрнең үз товарлары, аерым кешеләрнең шәхси малы белән сату итүдә көчле һәм саф кардәшлек дулкынын халык файдасына көчәйтә.
Ярминкәләрнең шушы дулкыны бөтен Казанны иртә таңнан биләп ала башлады. Башкала базарлары сәүдә ялкынын иртәнге алтыда ук дөрләтеп җибәрсә, аларның кечерәк учаклары Ырымбур трактында, Киров һәм Коләхметов урамнарында кабынды. Бу урыннарда «Салмачы» агрофирмасы, «Залесный» совхозы. Арча һәм Биектау районнарының махсус кибетләре ачылуны күздә тотабыз. Башкаланың җиде районы базарларында авыл сәүдәгәрләре башлап җибәргән ярминкәләргә йомгак ясауны Казан каласы хакимияте үз өстенә алды. Сүз дә юк. әйбәт нәрсә. Азык-төлек һәм киң куллану товарлары җитештерүче предприятиеләргә үз әйберләре белән иркенләп сату итә алу мөмкинлеге ачылды. 1993 елның май алды ярминкәсе Идел буе районы базарында иртәнге җидедә үк гөрли иде инде. Сәүдә оешмалары да, кулланучылар җәмгыятьләре дә. дәүләт предприятиеләре дә, «Салмачы» агрофирмасы да, аерым кешеләр дә сәүдә итә. Монда бар да сәүдәгәр акчаң булса, сайла, ал! Сатып алучыларга әйбер сайлау мөмкинлеге чиксез. Кемнең товары сыйфатлы, кемнең товары өстәвенә арзанрак та. шуны ала шәһәр кешеләре. Кем матур итеп сата белә, кем ягымлы итеп каршылый, нурлы йөзен балкытып елмая, тәмле сүзен кызганмый, шуның товарын ала адәм баласы. Менә бу, ичмасам, конкуренция, ясалма түгел, чын ярыш! «Салмачы» агрофирмасының товарларыннан күзләр камаша. Җырлар
авторы.шагыйрь күңелле Илсур Хөснетдинов, Арча ягы егете, агрофирманы әйбәг җитәкли, тыйгысызлыгы, өлгерлеге белән аерылып тора. Бәяләре түзәрлек «Салмачы» әзерләгән товарларның. Халык ябырылып ала. Ә менә коньяктан килгән җимеш сатучылар янында ник бер кеше булсын! Сөт-катык, каймак сатучылар да аптырашта. Товарлары үтми, кыйбатрак. Сатып кайтып китәсең килсә, бәясен киметәсең: базар ул шундый хикмәтле нәрсә!
Бер баипа Татарстанның Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров. Бу якта аның урынбасары Равил Моратов. өченче җирдә Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков йөри, халыкның ни уйлаганын беләселәре килә.
- Иптәш Премьер, сүзебезгә колак салыгыз әле, дип чираттан чыга бер чая хатын - Ни өчен шушы көнгә кадәр кибетләрдә кәбестәгә тилмертәсез'’ Беренче Май килеп җиткәнне көтмәсәгез дә булыр иде. Базарда бар бит әнә. Дәүләт сәүдәсен халык ихтыяҗына колак салырга өйрәтегез...
Менә шулай: халык вәкилләре күңелгә сары май булып ята торган сүзләрне генә әйтми, халык чаяланды, кыюлыгы артты, ул хәзер күңелендәге уен уйдырып сала!
Мөхәммәт Галләмович чират гагылар белән озаклап сөйләшә, алар- ның зарларын тыңлый, уйланырдай фикерләрне аңа әйтеп кенә торалар Халык гел уңайны, үзенә файдалыны таләп итә
Боларны без ник сөйлибез? Ник Арчадан читкә тайпылдык әле9 Чагыштырып карау өчен. Әлеге өлгер җитәкчеләр янында да Арча һаман да Арча булып кала. Арча сәүдәгәрләре Киров районының Коләхметов урамындагы тугыз катлы йортның 1үбәнгс катын сатып алды. Арча кулланучылар җәм!ыятенең рәисе Җәүдәт Миңнәхмәтов инициативасы белән анда «Арча» исемле кибет ачылды. Без анда булдык. Сәүдә мәйданы 800 квадрат метрлы булган бина бик яхшы җиһазландырылган. Эченә керсәң чыгасы килми Картиналарда Тукай рухы. Арча табигатенең гүзәл манзаралары. Сатучы кызлары ла Арчаныкы шулай икәне әллә каян күренеп тора Ягымлылар, чибәрләр, киемнәре килешле, буй-сыннары зифа Моннан буш кул белән чыгып китә алмыйсың. Кибет мөдире Ирек Хафизов тапкыр фикерле, үткен егет. Үзе Әлки якларында туып-үскән, дөньяларны гизеп кайткан башлы адәм.
Ите-сөте. пешкән ризыклары Арчаныкы, ди ул. җиләк-җи- меш көньяктан, кием-салымны чит илләрдән дә кайтартабыз Кибеттә төрле-төрле бүлекләр бар: шифер, такта кебек төзү материаллары да. мануфактура да. ашамлыклар да. галантерея дә.. Мондый да бай һәм зәвыклы-матур кибет Казанда сирәк әлегә. Ул бөтен шартын китереп Арчаның эшчән һәм булдыклы халкына охшап балкып тора
Кибетне ачу Май бәйрәменә туры килгән иде. Сатучыларның да. алучыларның да күңеленә бәйрәм тойгысы салып өттергәннәр Уфадан татар халкының сөекле җырчысы Фән Вәлиәхмәтне чакырып китергәннәр. ә ул Арча хакимияте башлыгы Вәгыйз Минһаҗевның якын дусты икән. Ул хакта соңыннанрак сөйләрбез, ә хәзергә шунысын әйтик җырчыбыз көмеш телле тальянда өздереп гармун уйнады, өздереп җырлады, аның бию көйләренә кибет эчендә үк рәхәтләнеп биеп тә кит Iеләр.
Ярминкәләр башлаган файдалы эш әнә шундый сәүдә учакларына китереп чыгарды
Авылда сәүдә хәзер шактый зыянлы эш Шушындый кибетләр исәбенә зыянны капларга гырышалар Халыкның үзе җитештергән, гаиләсеннән ар г кан туклану әйберләре, бакчачыларга кирәкле төзү материаллары көнкүреш кирәк-яраклары белән сап итәргә менә дигән сәүдә предприятиесе бу Башлары эшли район җитәкчеләренең. Казан халкы моның өчен рәхмәтле аларга.
Зур бәйрәмнәр алдыннан Казан базарларында ярминкәләр башлана. Шәһәр халкының бәйрәмен матур итү өчен авыл кулыннан килгәннең барысын да эшли.
Ә Казанның җавабы ничек булыр—анысын киләчәк күрсәтер.
Икмәк симфониясе
енә ун-унбиш көн инде Арча халкы йокысыннан «ИКМӘК» дип м уяна. Йомшак түшәгенә ятканда да шушы сүзне кабатлый.
төшендә дә икмәкне күрә дисәк тә ялгышмабыз. Хәзер райондагы барлык көч-куәт— җанлысы да, җансызы да шушы ин кадерле байлыкны җыеп алуга һәм кышка әзерлән куюга тупланган. Шулармын кодрәте тудырган хезмәтне бүген симфоник музыка, симфоник поэма, симфоник концерт белән тиңләштерергә дә мөмкиндер. Аерма тик шунда гына: кеше күңелендәге иң нечкә хисләрне дә уята алырдай катлаулы музыканы композиторлар иҗат итсә, икмәк симфониясен Игенче үзе яза. үзе үк башкара да.
Күрдек, шаһит булдык. «8 Март» колхозы рәисе Рәхимҗан Хөсәенов. район хакимияте башлыгы Вәгыйз Минһаҗев, «Октябрь» колхозы җитәкчесе Васил Мифтахов арыш басуларында йөрделәр. Кулларында учма Ни турында сөйләшәләр дисезме? 75 80 бөртекне күз эреп тора алырлык арыш сабагы турында. Нечкә генә булса да. ул сабакта кешелек дөньясын тук яшәтердәй көч бар. Каян килә икән аңа андый көч-дәрман? Кешедән, әлбәттә, адәм балаларыннан. Иген басуларын үз күргән, җаны-тәне белән аны яраткан крестьяннардан. Арча кешеләре узган елны көзен орлыкларны кулларында иркәләп туфракка салганнар иде. Ул бөр1екләр ел буена җирнең татлы җиме белән туенып, кояш нурларының җылысын алып, яңгырның көмештәй тамчыларын эчеп, мең-мең тапкыр артып, игенчегә әйләнеп кайттылар. Хакимият башлыгы һәм әртил җитәкчеләре шул хакта сөйләшеп йөриләр...
Симфония, арышлар шавы дигәннән, бер хатирә искә төште. Җыр язганда композитор белән шагыйрь кызыпмы-кызып бәхәсләшәләр иде.
— Син бит, дустым, арышның да нәрсә икәнен белмисең,— ди ком-позитор шагыйрь дустына.
— Икмәк ул, икмәк ул — арыш,—ди шагыйрь рәнҗеп.
— Композиторлар телендә арыш ул икмәк кенә түгел, яшел аппассионата ул. Әмма аны бөек композитор Бетховен түгел, гап-гади крестьян яза. ел саен яза, беләсең килсә, ел саен чиксез күп дулкынланулар кичерә.
Композитор хаклы. Чыннан да шулай ич. Бетховен «Аппассиона- та»сында даһи композиторның җаныннан кайнап чыккан олы хисләре һәм тирән фикерләре тупланган. Алар музыка кораллары аша кешенең күңел түренә үтеп, җанын тетрәтәләр, тормыш өчен көрәшергә өндиләр. Крестьян аппассионатасы игенченең үтә дә авыр хезмәтнең гозлы тирен, шатлык-куанычларын, ышанычын һәм үкенүләрен, муллыгын һәм фәкыйрьлеген бергә җыеп яңгырата!
Бәлки, шуңа күрәдер. Арчаның Икмәк симфониясе. Крестьян аппасси-онатасы бөтен республикага ишетелерлек булып яңгырый.
Президент сәгате
-д—« ерничә ел рәттән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев район һәм шәһәр хакимияте башлыкларының. министрлык һәм ведомство җитәкчеләренең киңәшмәсен үткәреп килә.
Анда урып-җыю. халыкны кышын тукландыру өчен икмәкне мул итеп әзерләү мәсьәләләре карала... Алдынгыларның тәҗрибәсе өйрәнелә.
Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Баипачның Уңыш Сюйроменда 1994 ел.
Президентның үз сүзләре белән әйтсәк, киңәшү-сөйләшү иген кырларында чайкалган алтын башаклар дулкыны кебек, матур, ягымлы, сабыр тонда алын барыла. Партия хакимияте заманындагы сыман бос- рык-әмерләр. «келәмгә бастырулар»» юк монда Игенчегә, җитәкчеләргә ихтирам һәр адымла сизелеп тора.
Хәзер болай сөйләшү өчен нигез дә бар.
Кырларда инде берничә ел рәттән мул уңыш өлгерә. Табигать тә кәефебезне кырырлык афәтләр эшләми, бәла-казаларын, корылык алып килә торган көйдергеч җилләрен безнең өскә җибәрми. Озын сүзнең кыскасы, эшебез көйле-җайлы гына дәвам итә.
1992 елның киңәшмәсенә Арча хакимиятенең башлыгы Вәгыйз Минһаҗен Президентыбызга Арча кырларында үскән бодай оныннан пешерт- тереп, тегермән ташы хәтле күмәч алып килгән иде Дәүләткә ашлык сату заказын беренче булып үтәгән районга арчалыларга бу бик тә килешә иде. Президентыбызга яңа уңыш күмәчен бүләк игәргә аларның тулы хакы бар иде Минтимер Шәрип улы Арча игенчеләрен зур уңышлары белән KOI лап кына калмады. Вәгыйз Васил улына Президент сәгате тапшырды беренче номер.гысын!
Президентның шундый ук сәгатьләренә Балтач районы хакимияте башлыгы Марат Әхмәгов. Чистайныкы Абрек Хәйруллин. Югары Осланныкы Алексей Манонин. Баулыныкы Әбделхәй Хәйруллов. Алексеевскийныкы Алексей Демидов. Кукмараныкы Мөхәммәт Га- тиатуллин лаек булдылар
«Мондый сәгатьләр 20 августка кадәр план-заказларны үтәгән район башлык ларына i ына биреләчәк, калганнарына исемле сәгать тә җитеп торыр»», диде Шаймиев, шаяртып.
Җир туй итә
рчалар 1992 елда да. 1993 елда да иген үстерү һәм ашлык сатуда А дәүләт заказын үтәү ягыннан беренчелекне берәүгә дә бирмәделәр.
Арча игенчеләре 1992 елны 30 мең тонна урынына дәүләткә 50 мең тонна, 1993 елны 62 мең тонна икмәк саттылар.
Арча белән янәшә Балтач бара. Алардагы уңыш бәйрәмнәре дә гаять үзенчәлекле. Бер елныкы икенчесенә һич тә охшамаган.
Халыкның гыйбрәтле бер сүзе бар: «Пешкән икмәк теләсә нинди чәчәктән дә хуш ислерәк».
Арчаның 1993 елгы уңыш бәйрәмендә (ул декабрь урталарында узды) халыкның әлеге зирәк сүзе расланды. Сәхнәдәге ак-кызыл. яшел-зәңгәр. сары-шәмәхә чәчәкләр бакчасын әйтеп тә тормыйбыз инде. Зур бүләкләр белән бергә, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан кешеләр, залга төшеп, үз урыннарына сибелгәч, зал чын мәгънәсендә гөлстанны хәтерләтә башлады.
Җирнең һәр гектарыннан 45 әр центнердан артык уңыш җыеп алган колхоз-совхоз җитәкчеләре моны сизделәр булса кирәк, алар сәхнәгә колач җитмәстәй түгәрәк бодай күмәчләре күтәреп менделәр. Күмәчләрне президиум өстәленә тезеп куйгач, мәдәният сарае хуш ис белән тулды. Яңа пешкән икмәк исе борыннарны кытыклап, урак өстендәге авылның таң сызылган чакларын хәтерләтте. Урак өстендә булдыклы кодачалар, җиңгиләр ипине басу-кырларга чыкканчы таң атар-атмаста пешереп өлгертәләр бит... Мондый чакта чәчәк исләрең бер якта торсын!
Арчалыларның һәр бәйрәме, сәнгать кичәләре, ярминкәләре бер-бер- сенә охшамаган булыр. Уйлап чыгарырга маһир да соң арчалылар! Аларда бөек Тукаебыз рухы елдан-ел яңара, яңа төсмерләргә баеп кайта. Сөекле шагыйребез васыять итеп калдырган: «Инде эшлик саф. ачык күзләр белән, чын акыл белән». Арча төбәгендә Тукай әйткәнчә эшлиләр. Шагыйрь акылы транспарантларга беркетелеп, юл читләренә, авыл урталарына килеп урнашты. Алар халкыбызның борын-борыннан килгән гореф-гадәтләрен яңартып, иҗат чишмәләре булып торалар. Арчаларның, Балтачларның шушы гамәлләрендә әдәбият-сәнгатькә ихтирамнары. зәвык белән эшләүләре сизелә. Ярминкәдә, шофер әйтмешли, «ашлыкны комбайн белән генә урмыйлар, кәеф белән дә уралар». Тукай васыятьләрен халык хуплый. Җитмеш яшьлек Фәттерахман бабай Нури- язданов, үткәннәрне искә төшереп, бүгенге буыннарның эшен уңай бәяләп. сүзен болай итеп очлады: «Игеннәр каерылып уңсын өчен аек баш белән эшләргә кирәк. Шул чагында муллыкта яшәргә насыйп булыр». Фәттерахман бабайны телгә алуыбыз очраклы хәл түгел. Ул быел Арча җирендә язгы чәчүне ата-бабаларыбызча башлап җибәрде. Яңа Кенәр басуында муенына тубал асып, орлыкларны туфракка пешкән йомырка белән бергә чәчте. Кулы җиңел булган, андый матур йоланы заманында «Намус» романында Гомәр ага Бәширов та язып чыккан иде. Тимери карт йортында тонык кына булып сары ут яна. Язгы чәчүгә чыгарга тубаллар, пешкән йомыркалар әзерлиләр. Йомырка белән ашлыкны бергә сипсәң җиргә, бодае да. арышы да йомыркадай эре булып үсә. имеш. Өлкән әдибебез. 92 яшьлек Гомәр ага Арчаларның уңыш бәйрәменә хәер-фатихасын юллаган.
«Рәхмәт сезгә, туганнар!
Туган җирем Арча якларыннан берсеннән-берсе куанычлырак яңа хәбәрләр ишетеп торам. Сез. минем якташларым, быел иген кырларында гаҗәеп бер уңганлык, оешканлык, соклангыч тырышлык үрнәкләре күрсәтеп, моңарчы төшкә дә кермәгән зур уңыш алуга ирештегез. Элегрәк елларда ашлыгы белән игенчене әллә ни куандырмаган көлсу туфрактан шулкадәр уңыш алу. кайбер басуларда башактагы бөртекләрнең туксанга кадәр җитүе моңарчы һич булмаган хәл. могҗизага тиң батырлык.
фидакарь хезмәт нәтиҗәсе ул! Бу һәммәбезгә дә зур шатлык, боларның һәммәсе өчен дә Арча якларыннан чыккан әдип һәм шагыйрьләр исеменнән рәхмәт сезгә, туганнар!
Якташларыбызның мондый авыр елларда да шундый күтәренке күңел белән эшләүләре, кыенлыкларга бирешмәүләре, көрәш байрагын югары тотулары һәммәбезнс дә куандыра, сезнең бу уңышларыгыз республика-бызның мөстәкыйльлек өчен көрәшенә лаеклы өлеш булып керсен, киләчәккә ышанычыбызны, өметләребезне тагын да ныгытсын! Амин'
Изге теләкләр белән якташыгыз. Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов».
Аксакал әдипнең, якташ язучының котлавын зал рәхмәтле алкышларга күмеп кабул итте.
Фәттерахман бабай сәхнәдә ялгызы гына түгел иде. Аның янына «Ашытбаш» колхозында уракка керешкән көнне учмаларны көлтә итеп бәйләгән, бәбкә куйган Габделхәй бабай Хәлимов. бала чагыннан Күкчә Бирәзә кырларында эшләп картайган җитмеш яшьлек Шәхринур әби Исламова, сукачыларның республика ярышында меңләгән кешене шаккатырган ундүрт яшьлек Илдус Закиров («Динамо» колхозы) чыгып бастылар. Бабайларның өсләрендә күз явыңны алырдай камзул, билләрендә кызыл пута, башларында чигүле кәләпүш, бер бабайның кулында теге заманнарда чәчү чәчкән тубалы, икенчесе кулына урак тотып, иңенә бодай көлтәсен салган. Шәхринур әби ап-ак алъяпкычтан, алма бизәкле шәльяулык ган. үзе тагын кәкре башлы артыш таякка таянган. Залда, аларны күрү белән, бодай басуындагы төсле дулкыннар йөгерде, кешеләр җанланды, рәхәтләнеп бер кул чаптылар. Ата-баба рухын саклаган өлкән игенчеләргә дә. аларга алмашка килгән яшь буын вәкилләре Илдус кебек уңган үсмерләргә дә, Арчаның шундый матур бәйрәм оештыра белгән хакимият вәкилләренә дә рәхмәт сүзе булып яңгырады ул алкышлар! Минһаҗевның күңеленә ул алкышлар сары май булып ятты. Аның уен, аның хыялын, аның халык йолаларын яңартканын аңлады Арча игенчеләре. Рәхмәт аларга шундый да аңлы булганнары өчен! «Мондый кешеләр белән эшләве үзе үк бәхет түгелмени?» - дин. күңелләре җылынып уйлады ул. Аның ул шатлыгын Арчаның уңыш бәйрәменә кайткан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Фатих Сибагатуллин да уртаклашты нык итеп кулын кысты. Ихтимал, бу минутларда аның күңеленнән дә җылы дулкыннар узгандыр. Арчалылар- ның мондый матур гамәлләрен, ил агаларын онытмыйча, аларны халык алдына чыгаруларын башка районнарга да күчерергә кирәк. Ә арчалы.ы рның уңыш бәйрәмнәренә башка районнардагы яңалыкларны өстәргә кирәк. Әнә бит Әтнәләр Фәйзи Галиевнс. 49 ел буена колхоз йөген тарткан, инде лаеклы ялга чыккан председательне бер бәйрәмнәреннән дә калдырмыйлар, бәйрәмнең гүренә китереп утырталар Кешеләрне йөк тарткан чак га гына түгел, ялга чыккач та хөрмәтли белергә кирәк.
Фатих Сибагатуллинның исенә Балтачтагы уңыш бәйрәме килеп төште. Алар бит уңыш бәйрәмнәрен бөтенләй үзләренчә үткәрәләр Мәдәни ят сараенда түгел, ачык һавада үткәрәләр алар уңыш бәйрәмен Сабантуйлы. ярминкәле итеп! Ачык һавала халыкны кинәндереп, күңел ачтыра, рәхәтләндереп ял иг терә бит ул безнең гүзәл сабан г уйлары Кешеләрне күп итеп чакыра алу ягыннан сабантуй белән бары тик ярминкә генә ярыша ала торгандыр! Ә Балтачта гнуларның икесен бергә китереп кушалар Менә үл бәйрәм дисәң дә бәйрәм
Тормышның тирән уйларга сала торган хикмәтле яклары бар Тукай ның әнисе Арча төбәгендә туган, балгач төбәгендә күмелгән. Арча хакимияте башлыгы Вәгыйз Минһаҗев га. Балтач хакимияте башлыгы Марат Әхмәтов та Арча районының Хәсәншәех авылында туып үскәннәр Вәгыйз Арчаны. Марат Балтачны җитәкли. Хәсәншәехтан ике-оч чакрым гына ары А паз авылы бар шунда туып-үскән Фатих Сибага- туллин баш га Арчада җитәкче булды, аннары Мамадышта, инде менә
бөтен республканың иң авыр йөген тарта. Уч төбе хәтле генә тугайдан өч зур җитәкче, талантлы, кодрәтле җитәкче чыккан. Без гадәттә: «Арча 25 тән артык әдип һәм шагыйрь бирде татар әдәбиятына»,—дип мактанырга яратабыз. Баксаң-күрсәң, Арча — җитәкчеләр тәрбияләүче төбәк тә икән әле.
Әлеге өч җитәкче янына Арча районының Сеҗе егете Әхмәт Галиев- ие дә китереп кушарга кирәк. Казан компрессорлар заводының генераль директоры, үзе һәм инженер улы уйлап тапкан компрессорлар өчен ул Европаның иң зур бүләкләрен алды. Монысы инде Арча төбәгенең тагын бер җитәкчесе. Дүрт зур җитәкче, дүрт зирәк кешене санадык. Төпченеп эзли башласаң, алар тагын бардыр әле. Әхмәт Галиев Арчаның данын аеруча күтәрде—1994 елны ул Испаниянең алтын йолдызына лаек булды, докторлык диссертациясе яклады һәм академик итеп сайланды.
Арчаның хәзер үз академигы бар!
1993 елның уңыш бәйрәмендә ул Арчаның бер колхозына үзләренең Казан компрессорлар акционерлык җәмгыяте җитештергән станок бүләк итте. Зур бүләк, җитди бүләк. Арчадан үсеп чыгып, бөтен дөньяга танылган Әхмәт әфәнде Галиев өчен без шатланып утырдык. Әхмәтнең юмартлыгы һәркайда мәгълүм. Бер очрашу вакытында ул үзе укып чыккан, хатыны Гөлчәчәк ханым унбиш ел буена укыткан Сеҗе мәктәбенә баян бүләк иткән иде.
Бүләк дигәннән, әйткәнебезчә. Арчаның алгы сафта атлаган игенчеләренә. дәүләт амбарларына 62 мең тонна икмәк салып куюда аеруча күп көч түккән, зирәклек күрсәткән кешеләргә 400 дән артык кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Икенче бер бәйрәмдә — алдынгылар бәйрәмендә терлекчеләргә, авыл хуҗалыгының төрле тармакларына могҗизалар тудырган фидакарьләргә (почта ташучыларга тикле) шулай ук 400 дән артык бүләк бирелде.
Намуслы хезмәт иткән кеше онытылмый икән. Бүләкләр бәйрәмнәрне нурлатып-балкытып җибәргән бизәк булды.
Бәйрәмнәрдә катнашкан хезмәт батырларына табыннар әзерләнгән иде. Кырларда үскән игеннәре төсле мул иде табыннары арчалыларның. Укымышлы Әхмәт Галиевнең гармун уйнавына кушылып. Түбән Каманың техник фәннәр докторы Азат Зыятдинов Арча көен җырлады. Икесе дә Арча егетләре. Димәк, бишенче җитәкче, химия предприятиесенең җитәкчесе дә Арчада туып-үскән булып чыкты.
Арчаның якын дусты, танылгаы җырчы, гармунчы һәм үзе иҗат иткән көйләрне җырлап, халык күңеленә үтеп кергән Фән Вәлиәхмәт Башкорт- станнан бер төркем яшь җырчыларны алып килгән иде. Ул үзе Вәгыйз Минһаҗевның туган авылы Хәсәншәех турында җыр язган. Җыр Арчада беренче мәртәбә яңгырады. Болары бәйрәмнең салават күпередәй аллы- гөлле төсләре булып тоелдылар.
Урыс телендә «стимул» дигән сүз бар. Безнеңчә, аны татар теленә «өстиме ул?» дип тәрҗемә итәргә кирәктер. Хикмәте менә нәрсәдә: Арча бәйрәмнәре кешеләргә шатлык өсти, горурлык өсти, яңа бер талпынуларга этәрә. Бәйрәмдә катнашучылар, мәҗлестән соң. үз авылларына кайтырлар. Алар янына күршеләре керер. Алар хезмәт батыры табынында кунак булырлар һәм бәйрәмнең ничек узуын сорашырлар. Бүләк алып кайткан кыр батыры берсен дә калдырмыйча, түкми-чәчми сөйләп бирер. Күршесенең күңелендә: «Киләсе җәйдә миңа да махы бирмәскә кирәк әле...» -дигән уй кузгалыр. Димәк, стимул бар, стимул күңел көрлеге өсти, нәрсәгәдер рухландыра, өмет чаткысы уята...
Бу уйлануларны кыска бер афоризм белән тәмамлыйсы килә: «Арча җире бу елларда туй итә», Арча җире шатлана. Арча җире соңгы елларда Татарстанның игенчелек башкаласына, икмәк башкаласына әверелде.
Практик галим
ик оорынт ы заманнардан Адәм баласы Җирнең кадерен белеп, анын Һ бәхет һәм бәрәкәт чыганагы икәнен тоеп яшәгән Ана газиз Анасы
кебек кадер-хөрмәт, ихтирам-игътибар күрсәтергә тырышкан. Моның нигә шулай икәне һәркемгә дә мәгълүм Җир бит ул безне туйдыручы, Җир муллык чыганагы Җир-Анабызның иң сөекле уллары һәм кызлары, әлбәттә, ИГЕНЧЕЛӘР!
Менә шушы хакыйкатьне тагын бер мәртәбә раслау. Җир-Анага булган хөрмәтне һәм игътибарны арттыра төшү өчен Президентыбыз Минтимер Шәймиев 1994 елны да киңәшмә җыйды. Бу киңәшмә март башында уздырылды. Башка киңәшмәләрдән аермалы буларак. Татарстан игенчеләренең бер өлеше Чаллыга җыелды, ә икенче көнне, ягъни 5 март га, Арча төбәге, Әгнәләр, Балтачлар, гомумән Казан арты һәм Казан тирәсе районнары Казанга җыелдылар. Яз бәйрәме уңае белән Казанда ярминкәләр гөрләгән чак иде. Казан киңәшмәсенә килүчеләр таң башыннан ук Чехов базарындагы Арча ярминкәсенә таң калып, аның гүзәллегенә. Арчаларның әллә нәрсәләр уйлап чыгарырга сәләтле булуларына исләре китеп, тел шартлатып йөрделәр. Арчалар Казанга товарны 335 машинага төяп алып килгәннәр, кибет-машиналарны Татарстан гербы. Татарстан Республикасы флаглары белән бизәгәннәр, ярминкә урамына килеп керү белән сине бәйрәм хисе чолгап ала
Аннары киңәшмәне оештыручы Татарстан җитәкчеләре, районнарның хакимият башлыклары, министрлык һәм ведомство вәкилләре Гали- әсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасына юнәлделәр.
Без дә булдык анда. Татарстандагы авыл хуҗалыгының бүгенге хәле һәм киләчәктәге бурычлары турында доклад та. борчылу лы чыгышларны да тыңладык. Тик болар берсе дә без ишетмәгән нәрсәләр түгел иле. Партия хакимияте вакытында да без андый докладларны, «тиеш», «бурычлы» дигән сүзләрне байтак ишеттек, шөкер... Залдагы башлыклар һәм алдынгы механизаторларның игътибарын магнит кебек үзенә тартканы Президентыбыз Шәймиев чыгышы булды Ул төп-төтәл ярты сәгать сөйләде Бернинди кәгазьсез, «шпаргалкасыз» Тымызык яуган җәйге яңгыр шикелле, залдагылар күңеленә үзенең уй-фикерләрен үткәзеп торды Технология белән экономиканы бергә куша алды ул. иген игүнең хасиятләрен, терлекчелектәге уңышларыбыз һәм ирешәсе үрләребезне саннар белән, фактлар белән яттан әйтеп бирде. Димәк, ул Татарстанның экономикасы белән чынлап торып кызыксына, барысын күңеленә сеңдерә бара.
Аның телмәрен тыңлаган чакта өч урында утырган өч кеше үзенчә нәтиҗә чыгарды. Президиумның да алгы рәтендә утырган Фәйзи Галиев. 49 ел буена колхоз авылының камытын киеп, авыр йөкне ыңгырашмыйча тарткан кеше, колхоз рәисе булган акыллы зат: «Председательлектән иртәрәк кит тем бут ай ..» дип уйлап утырды Арча хакимияте башлыгы Вәгыйз Минһаҗен «Гомерен озын итсен, ходай аңа сәламәтлек бирсен Республикабызда мондый сабыр һәм зирәк җитәкчеләр булганда эшләр алга барачак » пш күцеленнән фикер йөрт те Бет юкумента п. пове стытыц авторлары, аны тыңлаганда, мондый фикердә идек: «Минтимер Шәймиев авыл хуҗалыгы институтын югары дәрәҗә диплом белән тәмамлый Аны аспирантурада калырга кыстыйлар «Юк. ди Минтимер минем әти гомер буе колхоз рәисе булды. Мин авылдан килдем, авылга китәм. Минем ният авылны күтәрү» Әнә бит нинди принципиаль кеше.
Галимлек бик ют ары дәрәҗә саналган чорда да аспирантурада калмый Үз теләге белән авылга китә Менә без аны тыңладык Нинди саллы аның дәлилләре Бодай сортларын да. борчакны игү технологиясен дә.
Ульян вә Самарадагы хәлләрне дә ул белеп тора, Татарстан белән аларны чагыштырып карый, барысын үз бизмәненә (кстати, фәнни бизмәненә) салып үлчи, димәк, ул җитлеккән. Галим булып, практик галим булып җитешкән. Мелиорация министры булу. Татарстанның Министрлар Советында эшләү. Югары Советны җитәкләү, ниһаять, республикабыз халкы ышаныч белдереп, сайлап куйган беренче Президент булу — аңа акыл, зирәклек биргән, тәҗрибә тупларга мөмкинлек тудырган.
Мөслимнең атаклы комбайнчысы Сабир агай Зиннуров белән сөйләшеп торган булды. Ул әйтә: «Шәймиев институттан соң Мөслим РТСына баш инженер булып килгән иде. Килү белән барлык агрегатларны сүттереп ташлады. Шуларны җыярга җиң сызганып үзе кереште. Инде менә хәзер ул Татарстан экономикасын өр-яңа баштан сүтеп җыя...» Президентыбыз турында якташларыннан мондый сүзне ишетү күңелле, әлбәттә.
Уйланыр өчен мәгълүматлар
. рча районы 1930 елда оеша. 1990 елны аңардан Әтнә районы аеры- Алып чыга. Район республикабызның төньягына урнашкан. Үзәге —
Арча эшчеләр поселогы. Территориясе 1844 квадрат километр, халкы 47 мең ярым. Ягъни бер квадрат километрга 26 кеше чамасы туры килә. Төп милләте — татарлар (92.5 процент), урыслар (6.5 процент), марилар (0.5 процент), чувашлар (0.1 процент). Районда 29 авыл Советы. 130 авыл бар. Бер авылга уртача 276 кеше туры килә. Туулар 17 процент, үлүләр — 14,3 процент. Шул рәвешле халыкмын табигый артуы 2.7 процент булып чыга. Хезмәткә яраклы кеше районда 51.6 процент- тәшкил итә.
Район территориясе үрле тигезлектән гыйбарәт. Абсолют биеклекләр 170 тән 256 метрга кадәр. Балчык, таш, известь, торф, ком запаслары бар. Туфрак күбрәк чирәмле-көлсу. көрән-соры. чнрәмле-карбонатлы. аксыл-соры көлсу. Урманнар мәйданның ун процентын били, еллык уртача температура 2.3 градус, явым-төшемнәр 450 —460 мм.
Район территориясе аша Казан-Екатеринбург тимер юлы (Арча стан- цасы). Казап-Малмыж-Киров автомобиль юлы уза. Авыл хуҗалыгы җирләре 155.8 мең гектар били, шул исәптән сөрүлекләр 132.9 мен гектар, печәнлекләр 5.2 мең гектар, көтүлекләр 17.4 мең гектар (1990). Язгы бодай, арыш. арпа, солы, борчак, бәрәңге игелә. Терлекчелектә төп тармаклар ит-сөт терлекләре һәм сарык асрау. Район үзәгендә милли аяк киемнәре берләшмәсе, авторемонт предприятиесе, төзү конструкцияләре комбинаты, кирпеч заводы, мех чималын эшкәртү комбинаты, сөт комбинаты, крахмал заводы, элеватор бар. Район үзәгеннән читтә агач эшкәртү комбинаты, яшелчә киптерү заводы (Яңа Кенәр авылы), урман хуҗалыгы урнашкан Арчаның үзендә педагогия училищесы (хәзер ул колледж дип атала). Тукай-Кырлай авылында Габдулла Тукай музее эшли.
(Бу материаллар Татарсан китап нәшрияты 1992 елны бастырып чыгарган «Все о Татарстане» китабыннан алынды.)
Соңгы ике елда Арчада зур бер мәчет. Сәнгать мәктәбе үсеп чыкты. Әдәбият-сәнгать музее ачылырга әзерләнә.
Арчада күп урынлы зур мәдәният сарае, сәүдә кибетләре, бик яхшы китапханә, кунак йорты һәм башка күп төрле социаль-көнкүреш учреж-дениеләре эшли. Арчаның райүзәге белән станца арасында. Үрнәк поселогына һәм башка төбәкләргә автобуслар йөреп тора, соңгы елларда җитешкән асфальт заводларының юлларны тәртипкә китерү өчен армый- талмый эшләүләре безгә мәгълүм...
Хәсәншәех малайлары
уган җир.
£ Туган 1уфрак.
Аңардан да кадерле, аңардан да газиз тагын нәрсә бар? Минһаҗ Вәсиленең балалары туган-үскән йортка, төп нигезгә җыелырга яраталар. Арчадан Вәгыйз кайта өлкәннәре, Казан каласыннан Ринат кайта төпчекләре. Өлкән малай белән төпчек малай уртанчыларын Таһир белән Зөләйханы тартып китерәләр
Җыелалар балалар түгәрәк өстәл янына
Түр башында әниләре —Тәскирә апа.
Өлкәнлек хокукыннан файдаланып. Вәгыйз сүз башлый:
Әни. без уйлаш гык-уйлаштык та шундый бер фикергә килдек. Хәсәншәехта безнең гөп йортыбыз үз урынында торсын Менә төпчек малай институтын тәмамлар, өйләнер, борынгыдан килгән матур гадәт буенча ул төп йортта, синең белән бергә урнашып калыр. Ә без. ике улын, төп йортка булышып торырбыз Зөләйха сеңлебезнең үз хуҗалыгы, шуны тәртипле итеп алып барса, без шуңа канәгать булырбыз
Минһаҗ Вәсиленең малайлары сүзне җилгә очыра торганнардан түгел. Төп нигезгә йортны җилле итеп җиткезделәр. Нарат бүрәнәдән, шифер гүбәле, алты почмаклы йортның ике ягына кирпечтән «пристройка» да корып куйдылар, каршыдагы «терлек фатиры» ишегалдының буеннан-буена сузыла анда сыер яши. тана яши. бозау яши. тавыклар өчен кетәклек, салам-печән өяр өчен бик дәү чормасы-печәнлеге бар. Иркен булсын, җанны сөендереп торсын, диделәр.
Баштарак елларны совет хакимияте җир кешесе булган крестьянны бик авыр хәлләргә китереп куйгангамы, әтиләре дә кайчан да булса бер иркен яшәргә хыялланып йөрде Баһадир гәүдәле, озын буйлы, көчле кеше иде. мәрхүм. Бригадир булды, урман чыгарды, ат җикте, тире-яры белән эш йөртте, әмма төп һөнәре механизаторлык иде Арчага трактор белән барын кайта торган иде Хәсәншәех Вәсилен тирә-як авылларда дан итеп сөйли торганнар иде. Вәгыйзгә ун яшь тулыр-тулмаста ул аны урманга алып йөрде. Агач сайларга өйрәтте
Бай урманы. Әтисе белән икәүләп, аг җигеп, урманга китәләр. Су кебек ай яктысы. Дүрт чакрымны сүзсез генә, арба тәгәрмәчләр» келтерәвең тыңлап баралар Әтисе атка чыбыркы белән сукмас, сүгенмәс Урманга җиткәнче ул, йокымсыраган төсле, күзләрен йомып барыр Урман эченә кереп, көндездән үк үзе сайлап куйган урынга җиткәч, атны туктатыр, йөгән тезгенен чишеп, аркалык-түшлекләреп бушатып, атны печән утларга кушар Аннары менә шунда инде дөньяның кызыгы башлана . Аннары әтисе Вагыйзне агач танырга өйрәтә башлый Беренчедән эче куыш түгелме? Балта белән әкрен генә сугып карый, куыш булса, шапылдый, тыгыз булса, зыңлап тора. Кызылы чыкмыймы’ Чыкса. черүгә таба юл алган ул агач! Мүкләнмәгәнме? Шуларны белешкәч, агачны кая егарга икәнен билгелиләр, урын сайлыйлар Агачны гөрселдә теп аударырга ярамый, «стрелюк» килен чыгарга мөмкин Йомшак кына итеп аударалар Ботагын чабарга улына куша әти кеше Вагыйзгә. ул аның өчен бәләкәй балта хәстәрләп куйган. Ботакны әрәмәләр арасына яшерәләр Агачның төбен калдырмыйлар Иң әүвәл бик астанжир яныннан ук кисәләр, кисеп аударгач, калган төп урынын балчык белән күмеп, үлән белән каплыйлар Әтисе агач төяүнең дә хәйләсен белә арба кырыена сөзәкләп икс күсәк куя. бүрәнәнең бер башын арба кырыена бәйлән, икенче башын күсәк белән тәгәрәтеп менгерә, менгергәнен аркан белән бәйләгәч, икенче башын ипләп кенә, җан тына арбага тәгәрәтә. Эшкә җәптәш аның әтисе, сүзгә саран Бала ларына авыр сүз әйтмәс, кул күтәрмәс Элекке заман гадәте буенча, ана күршедәге Шуван авылыннан димли тор кызны Тәскирә Минһаҗлар нәселенең җүнле икә
нен белә, әтиләре риза. 1955 елның 17 февралендә ул Вәсилгә кияүгә чыга. 11 декабрьдә иренә тупырдап торган бер малай табып бирә— Вәгыйзне. Җылак була малай, ашыйсы килсә дә жылый, бәләкәй йомышы булса да жылый. жылый-җылый. үзенә кирәкне таләп итә-итә. томырылып үсә малай, күреп торалар: Минһаҗлар. Гобәйдуллалар нәселенә тап төшермәс бу үткен малай.
Вәгыйзнең ун яшеннән әтисенең кул арасына керә башлавы да юкка түгел. Ул күреп белгән Гобәйдулла бабасы чамадан тыш гаярь кеше була, биш мәртәбә йорт сала, биш мәртәбә яндыралар йортын -хөсетлелек бәласе! Татарның иң әшәке сыйфаты: юк булсаң бирәлми. бар булсаң, күрәлми!
Ярый. хуш. бүрәнә салган йөк белән авылга кайтып җитә яза болар Ә авыл янында гына тау бар. шул тауга күтәреләсе. «Шәкүр» исемле ат Вәгыйзнең әтисе Вәсилне ярата, чөнки ул аңа ипи ашата, ипи капчыгы белән янында солы йөртә. «Шәкүр» —бик үз холыклы ат. Башка кеше белән ул авылдан ары чыкмый, авыл башына җитү белән борыла, чыгымчылый. Чыбыркы дигәнне аның җене сөйми, иркенлек, үз дөньясы кадерле аңа. «демократия» дигәнне ул кешедән дә күбрәк аңлый, берәрсе явызлык белән аның сыртына чыбыркы төшерсә, ул инде дулый, пошкырына һәм арбаларны ватып, каралты-кураларга бәрелә-бәрелә. сине һәлакәткә алып бара.
Тау менү кыен. Беренче хут белән «Шәкүр» тауның яртысыннан артыгын уза, ике зур таш күтәреп менгән Вәгыйз. арба кире чигенмәс өчен, ташларны арткы көпчәкләр астына кыстыра, ат хәл җыеп, тагын беркавым атлый, тагын ташларны көпчәк астына кыстыра Вәгыйз — әтисе улының җәптәшлегенә, бер әйткәнне һич кенә дә онытмыйча, үзе белеп эшләвенә сөенә, сөенә...
«Шәкүр»не, картайгач, заготскотка җибәрделәр. Бау белән бәйләп җибәрделәр Бауларны өзеп, дулый-дулый. машина кузовларын ватып качкан иде ярсу ат. Аннары аны чылбырлап озаттылар, чылбырны өзә алмаган баһадир ат. Вәгыйз аны жәлләп җылады. нинди сабыр табигатьле булса да. әтисе дә түзә алмады, улына күрсәтмәс өчен, бүреген маңгаена, күз өстенә төшереп җылады.
Халыкта «Нәселдән килә, затына тарта», дигән гыйбрәтле сүз бар. Фән телендә аны «гена» дип йөртәләр. Халык әйткәне бик матур: «затына тарта» Затлы нәсел, затсыз нәсел дигәне дә шуннан килә, күрәсең.
Вәгыйзнең ата-бабалары -затлы нәсел. Минһаҗ бабасы оныгын үзе белән урманнарга алып чыга, су буйларын, сәхраларны гиздерә. чәчәкләрне аңлатып йөри, үзенең гражданнар сугышында, фашистларга каршы сугышта катнашканнарын сөйли, аның тубыктан бер аягы юк. Вәгыйз исемле малай, бабасыннан «Кая китте бу аягың?» - - дип сорый бервакыт. «Мимеч ашады ул аякны, балакаем ..»—ди Минһаҗ бабасы.
Минһаҗ бабасы акчаны учында кысып кына тота, балта осталарына да акчаны улы Вәсил түгел, үзе бирә торган иде. Бер мәлне шулай Минһаҗ бабасы, учына кыскан килеш, бишәрлекләрне лапас салучы балта осталарына бирә, һәр бишлекне кысып кына чыгара. Вәгыйзгә ул чагында биш яшьләр булгандыр, качып кына карап торды да. сикереп төшеп, бабасының кулындагы акчага ябышты. Бабасының акчаны ычкындырасы килми. Бабай тарта- бер яктан, малай тарта — икенче яктан. Тартыша торгач, акча урталай өзелде дә малай ертылган акчаны тотып йөгерде. Бабай куа малайны, малай кача бабайдан ..
Гобәйдулла бабасы үтә дә тырыш, үтә дә үз сүзле була Вәгыйзнең. Бишенче йортын яндырганнары урынына салып куйгач, авыл советы ул йортны тартып алып. Гобәйдулланы гаиләсе белән мунчада калдыра. Гобәйдулла урманнан төп чыгарырга керешә. Вәгыйзне дә төп ярырга ул өйрәтә. Әйләнмәле агачны яру өчен көч тә кирәк, хәйлә дә. Әнә шунда Вәгыйз тормыштагы авырлыкларны җиңеп чыгарга төп ярудан өйрәнә.
Гобәйдуллага Хәсәншәехләрнең исе китә торган иде. Аның ни рәвешле чәчү чәчкәнен авыл кешеләре гыйбрәт итеп сөйли торганнар иде. Гобәйдулла муенына ике пот арыш керешле тубал таккан, кул белән чәчү чәчә, ә артында ябага тай (ул аны йөгәненнән путасына бәйләп куйган). Гобәйдулла тубал белән чәчү чәчә/ә ябага тай аның артыннан үзенә дип махсус ясалган тырма белән җирне тырмалап килә. Менә бит нинди хикмәтләр! «Казгансаң маллар табыла, йөрәккә кан савыла». — дип юкка гына җырламый, күрәсең, адәм балалары. Игенче ашыйсы икмәген, ипекәен кайнар тир түгеп үстергән.
Гобәйдулла бабасыннан, Минһаҗ бабасыннан, әтисе Вәсилдән күчкән җәптәшлек һәм булдыклылык Вәгыйзне гел югарыга, гел биеккә үрләтә. Күршедәге Кенә мәктәбендә урта белем алган чагында ул җәйләрен олаулар төяүче булып эшли. Ашлык төйи. сенаж төйи. печән төйи. Унике-унөч яшьтән шулай. Гәүдә олы. Әтисе белән урман кисәргә бара, җиденче сыйныф!а укыганда инде ерак урманнан, ун чакрымнан көненә икешәр йөк утын алып кайта.
Эшләп үсү, хөрәсән ялкавы булмау — малайның беләк мускулларын ныгыта, ул үзендә зыңгылдап торган көч, дәрман барлыгын сизә. Үзләреннән ярты чакрым ары тегермән чатына чаклы ике потлы герне көн саен күтәреп бара, күтәреп кайта. Монысы тугызынчы сыйныфта укыганда була. Үзендә ул булачак көрәшчене, батырны тәрбияли
Гадәттә, көчле кешеләр әллә ни моңлы булмый Алар, гадәттә, тимердәй мускуллары белән горурланырга яраталар. Гаҗәеп хәл. Вәгый- здәге табигый көч-куәт аның җан нәфислеген, күңел нечкәлеген күмеп китә алмый. Тегермәнче Түркәдән Анатолий Хлопушиннан ул гармун уйнарга өйрәнә.
Хәсәншәех авылының урамнары. Шушма елгасын урта бер җирдә калдырып, икс як яр буйлап сузылганнар Ярның бер ягында гармунчы малай Марат Әхмәтов яши, кичләрен ул тальян гармунын сайратып Шушмага аргы яктан килә, ә бу яктан гармунын сайратып, аңа таба Вәгыйз Минһаҗев кузгала. Китә ике яшүсмернең гармун ярышы Язларын Шушма елгасы тулып ташый, яшь-җилкенчәкнең йөрәкләрен ярсытып, дәрья суы болыннарга җәелеп китә. Су өстендә гармун тавышы икеләтә көчәя горган була бит ул. Яр буена җыела кызлар, җыела егетләр! Әй гомернең алтын мизгелләре! Әй гомернең сихри-тылсымлы чаклары! «Яшь гомерне уза. диләр, узганын күрсәң иде...» дип җырлап йөргән чакларыбыз! Бердә генә, бердә генә узмас кебек иде ул заманнар, зәңгәр томаннар, алсу хыяллар артына кереп югалганнар инде алар, һәм безгә хәзер алармы төшләребездә генә күреп, сагышка батып йөрергә генә калган.
Ул чагында кайнар йөрәкле икс гармунчы малай, Хәсәншәех малайлары, Татарстан игенчеләренең иң гүзәл районнарында Вәгыйз Минһаҗев Арчада. Марат Әхмәтов Балтачта хакимият башлыклары булырлар дип кем уйлаган?
Ул заманнарга ерак әле. Аларның әле урта мәктәпне тәмамлыйсылары, институтларда укыйсылары бар.
Әмма тормыш үз дигәнен итә. матурлыкны да, авырлыкны да боларга күрсәтә, боларны угларга-суларга салып сыный, чарлый, ЧЫНЫК-
Минһаҗ бабай Вәгыйзне үзе белән биләмгә алып чыгарга яра!а Ул сүзчән. Тарих сөйли Минһаҗ бабай. Менә бу Хәсәншәех авылына Хәсән дигән кеше нигез салган Хәсән аның исеме, «шәех» дигәне дәрәҗәсе. «Хәсән хәзрә!» дигән кебек Хәсән дә. 1агын башкалары да Казан ягыннан, чукындырудан качып киләләр бирегә Чукындырырга теләүчеләр Хәсәнне куып җигеп, башын кисеп төшерәләр Вәгыйз ул урыша, аның кабере булган җиргә таш һәйкәл ясата, ул урыннан салкын сулы чишмә агын ята. кешеләр аны «Изгеләр чишмәсе» дип йөртәләр Рәшәткә белән әйләндереп алып, агач утыр!алар.
Шушы чишмә, изге урын, Вәгыйзнең әтисе Вәсил каберенә килеп тоташа. Ул да бик гыйбрәтле хәл, анысын соңыннанрак сөйләрбез.
Вәгыйз, унынчыны тәмамлагач, Казанга барып. Ветеринария институтына укырга керде. Уку аңа җиңел булмады. Хикмәт - укырга әзерлеклеме, түгелме зурында бармый, Вәсил абзыйның балалары укырга һәммәсе дә сәләтлеләр, шулай булмаса. югары уку йортларына, институтларга кереп укый алмаслар иде, әмма авыл кешеләре әле алтмышынчы елларда шактый ук фәкыйрь яшиләр иде, институтларда укый торган балаларын карап-тәрбияләп торырлык рәтләре юк иде, Вәгыйзгә шуңа күрә дә үз көнен үзе күрергә, үз тамагын үзе туйдырырга туры килде. Заводта ул тимер кисүче (резчик) булып ялланды. Килгән саен бер сменалык эш бирәләр иде. Шуның белән тамагын туйдырды, шуның белән өс-башын карады.
Эшләгән эшендә берәр төрле авырлык чыкса, көмеш телле тальянын алып, шул заманнарны искә төшереп утырырга ярата Вәгыйз...
Җемелдәвек асылташлар тезгән, күрүге аллы-гөлле төсләрдән бал- кып-балкып китә торган көмеш телле гармун аның күкрәк өстенә ята. Аннары бөтен иңенә сузыла. Вәгыйзнең күкрәге иңлеге итеп сузар өчен бер метрлы күрүк кирәктер, ихтимал. Сузыла гармун күреге. Шаулы кыңгырауларын кага, җаннарны айкап ала торган көмеш тавышы белән биек гүшәмле, нарат сагызы аңкытып торган авыл йортын сихри авазлар белән тутыра. Минһаҗ Вәсиленең Вәгыйзе яшьлеген, ярсулы җанын. Шушма елгасының дәрья сулары булып җәелгән чакларын исенә төшерә. Байлар урманы, кыңгыраулы атлар, болын чәчкәләре, салкын сулы чишмәләре, күпне күргән агайлары белән, ап-пак яулык, ак алъяпкыч япкан, ак йон оекбашлар өстеннән киеп куйган сары гәрәбәдәй тугызлы- унберле чабаталары белән, кепканы кырын салган хром итекле егетләре белән Хәсәншәех авылы Вәгыйзнең җанына кереп утыра, моң-сагыш- лары булып, күңел дулкыннары булып, яшьлеге-жүләрлеге булып агыла, ярсый, дулкынлана, язгы ташулар булып, күккә - биеккә талпынган сабан тургайлары, җәйге таңның чыклы таллары, кояш чыгар алдыннан офыкны биләгән таң Шәфәкълары булып җәелә.
Хәсәншәех егете Вәгыйз гармун уйный.
Хәсәншәех егете Вәгыйз яшьлеген исенә төшерә...
Вәсил Вәгыйзенең күкрәгендә моңлы-дәртле авазлар сипкән кыңгыраулы көмеш гармунның үз тарихы бар. Арча сабантуена Башкорт- станның данлы җырчысы Фән Вәлиәхмәтов килде. Аның яхшы җырчы икәнен белә иде Вәгыйз Минһаҗев. әмма бик оста гармунчы да икәнен белми иде әле.
Фән Вәлиәхмәтов буйга ул хәтле үк калку булмаса да. күкрәк киңлеге һәм гәүдәсенең баһадирлыгы ягыннан Вәгыйз Минһаҗев белән бер чама. Штанга күгәрергә яисә татарча көрәшүче булып, сабантуй мәйданнарында. нирк келәмнәрендә генә йөрергә яратылган диярсең!
Йа хода, ул әле әнә нинди бәрхет тавыш белән җырлый. Ул гынамы! Ул әле өздереп-өздереп гармун уйный икән. Гармуны да гармуны — әллә кемнәрнең күз явын алырлык! Үз гомерендә аз күрмәде Вәгыйз гармуннарны, әмма мондый матур тавышлы, мондый да көмеш тавышлы гармун күргәне юк иде.
Очраштылар, кул кысыштылар. Вәгыйз Фәнгә, сабантуен бизәгәне өчен, чиксез рәхмәтле булуын әйтте һәм... үгезне мөгезеннән тотып сөйләшергә булды.
Фән туган, әнә минем «Волга» машинамны алып кит, җаның тагын ни тели, һәммәсен дә ал, калдыр миңа гармуныңны!
Фән Вәлиәхмәтов бик тә итәгатьле бала икән, форса г чыгудан файдаланып, машиналы булып калырга да. тагын ниндидер затлы нәрсәләр алып баеп китәргә дә уйламады.
Гармунның монысын мин үземә дип ясаттым, әле мин аның белән Казан концертларында да чыгыш ясарга тиешмен, алмыйм мин синен
«Волга»ңны. юкса ул, синең юмартлыктан файдаланып талау булыр иде Мин сиңа. Вәгыйз туганым, шушындый ук оста-мастердан ясатып бирәм кыңгырау.п»1 көмеш гармунны.
Килештеләр, кул кысыштылар
Әмма ул арада көтелмәгән бер хәл килеп чыкты: Фән Вәлиәхмәтов- нын атаклы гармунын Казан сәхнәсеннән, дөресрәге — стадионнан урлап киттеләр.
Вәгыйз Казан милициясен кузгатты Гармун табылырга тиеш, ул бер генә! Бердәнбер гармун ул - аны яшереп асрап булмый.
Милиция эшкә кереште. Казанның барлык урыны күзәтү астына алынды һәм... гармунны табып та китерделәр. Бер институтның ике студенты, гармунны урлап, ике ярты аракыга сатканнар. Ә алучысы шиккә төшкән, гармунның махсус ясалганлыгын аңлап, милициягә хәбәр иткән. Урлаучыларны, әлбәттә, биш-алты елга ирекләреннән мәхрүм итәргә була иде. аларны Вәгыйз белән Фән Вәлиәхмәт каршысына бастырдылар, әмма йомшак күңелле ике гуманист гармун каракларын оялту белән генә чикләнделәр.
Фән Вәлиәхмәтов. Казан концерт ларыннан соң. көмеш телле, кың- гыраулы гармунын Вәгыйзгә бүләк итте. Вәгыйз ана шундый ук гармунны удмурт остасы В. Мухаяровтан эшләтеп алып бирде.
Атаклы гармун белән бергә Фән Вәлиәхмәтов Хәсәншәехка кайтты Яңарак кына дуслашкан ике зыялы Вәгыйзнең әтисе Вәсил абзый каберенә зират ка бардылар.
Кабер ягасында 1ын гына басып тордылар.
Аннары Вәгыйз әтисенең кабере туфрагын сыйпап:
Авыр туфрагың җиңел булсын, рәхмәт сиңа, әткәй, барысы өчен дә! диде. Фән Вәлиәхмәтов бик дулкынланып:
- Вәгыйз туганым, бу бит җыр сүзләре. Мин моңа җыр язам., диде.
Икенче очрашуда җыр әзер иде инде. Удмурт остасыннан ясаткан гармун да әзер иде.
Көмеш телле гармунны моң гына, галгын гына сайратып. Фән Вәлн- әхмәтов Арча сабантуенда һәм Хәсәншәех сабантуенда шул җырны җырлады. Ул җыр хәзер бәген Татарстанның яраткан җыры булып әверелде:
Төшләремдә күрәм әтиемнең, Җырлый-җырлый. агын җиккәнен. Әниемә җылы караш ташлап. Зур капкадан чьи ып киткәнен
Кайта идең кырдан кичкә калып.
Сөйли идең ниләр күргәнен.
Шундый тәмле иде кипкән икмәк.
Куян күчтәнәче, дигәнен
Әйтә идеи мина, гомереңне
Бушка үткәрмә син. улым, дип Изгелекләр эшләп үтсәң әгәр. Балкып торыр гомер юлың. дип.
Әйткән сүзен, изге теләкләрен
Үтәлерләр һәрбер эшемдә.
Авыр туфраккаең җиңел булсын.
Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә.
Гаомүннар сайраша, агач яфраклары лепердәшеп сөйләшә, яна табышкан нкё дус. гармун гелләрс аша. газиз эшләргә багышланган җыр аша. изге теләкләрен кешеләргә әйтеп бирәләр
Фәрихәттәй монологы
әрихәттәйгә быел. 1994 елда. 69 яшь гула. Йөзе аның нурлы, тавышы ягымлы, әллә балаларын сагынып яшәгәнгә, аның йомшак һәм ягымлы тавышына моң да сеңеп калган. Аз гына көйләбрәк, бер дә генә ашыкмыйча, кояш нуры тулган зур иркен бүлмәдә. авыл хатыннары төсле игеп тамак аегыннан китереп бәйләгән яулыгына әледән-әле кагылгалап. сөйләп утыра ул.
— Фатихым минем илленче елның 12 апрелендә туды. Туган көнен бәйрәмгә туры китереп яздыргандырмы әтисе Сәүбән, башка сәбәбе бардырмы, мин ул кадәресен үк белмим, белергә теләп төпченмим дә. шунысы хак: аның туган көне булып Беренче Май исәпләнелә.
Безнең Апаз әллә ни зур авыл түгел инде ул. шуңа күрә безнең авылда урта мәктәп тә булмады. Фатихым минем урта мәктәпне, ягъни унынчы сыйныфны. Шушма урта мәктәбендә укып тәмам итте. Мәктәп директорлары Габделнуров Гафур иде, соңгы елларда гына безгә үзе кереп чыкты. Бик күп балалар укытып чыгардым мин. Фәриха апа. ди. әммәдәген шулар арасында Фатих Сибагагуллин аеруча булдыклы, аеруча тырыш укучыбыз ие. ди. Без аның белән горурланабыз, бөтен Республиканың игенчеләренә, терлекчеләренә баш булып тора бит. ди Дөресен генә әйткәндә, ди. Фатихтан башка да зур түрәләр бар безнең мәктәпне бетереп чыккан, әммәдәхи Фатих бер генә. Ник дип әйткәндә, минем башка укучыларыбыздан ярдәм күргәнем булмады, ә менә Фатих Сә- үбанович үзе укып чыккан мәктәпне онытмаган, мин үз гомеремдә беренче мәртәбә үзебезнең шәкертебездән файда күрәм. ди. Нинди файда икәнен әйтмәде, минем төпченә торган гадәтем юк. һәрхәлдә, үз кесәсен кайгыртмагандыр Габделнуров Гафур, халык мәнфәгатен кайгырткандыр. улым Фатих аңа ярдәм иткән икән, бик рәхмәт аңа. Әтисе Сәүбән дә бик ярдәмчел кеше ие, күрше-коланнан бер нәрсәсен дә кызганмады. Тик менә иртәрәк дөнья куйды шул. Егерме җиленче елгы ие. миннән ике яшькә яшьрәк ис ул. Сиксән сигезенче елның октябрь аенда, октябрьнең өченче числосында безне калдырып китеп барды. Гомер буе механизатор булды. Арчага трактор белән барып кайта торган ис. Яшьрәк чакта машинага бәрелгән булган, шул чыкты азактан Алтмыш бер яшендә китеп барды якты дөньядан. Иллә дә акыллы, иллә дә гаилә җанлы кеше ие. Фатихымның да булдыклылыгы әтисе Сәүбәннән дип беләм Фатихымны әйтәм. ун яшеннән минем белән печән чабарга йөрде Унҗиде ел буе чаптым мин печән. Урманда ун чүмәлә печән чапсак, берсен лесникка бирәдериек. тугызы үзебезгә каладырые.
Урманнан кайтышлый, печән йөге өстендә Фатихым белән сөйләшәбез
— И балам, ни күрәсен белгән юк инде, ди торганыем.
— И әни. исән генә бул. ышанычыңны аклармын, ди иде Фатихым.
Тәки әйткән сүзендә торды. Әнә ишегалдыннан кергәндә күргәнсездер: кала суккан төсле итеп йортлар салып бирде. Нарат бүрәнәдән. Биш бала тапсам да. ир балам бит минем берәү генә. Кызым Флюрә Ленинградта. хәзер Петербур диләр бугай инде Илле бишенче елны туган кызым Казанда яши. Кечесе Әлфия Балтачта. Культура бүлегендә экономист. Үзебезнең авыл егете, үтә дә чыккан моңлы бала, безнең Хәсәншәех егете Марат Әхмәгов кул астында эшли дип беләм инде мин аны. Мин үзем дә Хәсәншәехныкы бит. Арча хакимияте башлыгы Вәгыйз Минһаҗев та Хәсәншәехныкы. Бергә үстеләр инде Вәгыйз белән Марат— гармунда ярышып, ә авылларыбыз Апаз белән Хәсәншәех бер- берсенә кыз биреп, бергәләшеп туйлар үткәрделәр. Минем менә Апазга килгәнемә 48 ел була хәзер. Вәгыйзнең әнисе Тәскирәнең дә безнең Апаздан Хәсәншәехка китеп кияүгә чыкканына шул чамадыр инде, артык булмаса...
Карале, мин Казан тикле Казаннан килгән кунакларны сүз белән сыйлап утырам, авыл күчтәнәчләре белән сыйлыйм әле. әнә самавырым да кайнап чыкты, сез килгәчтен инде электрда кайнатмадым чәйне, табыныбыз ямьле булсын дип^ самавырымны куйдым. .
Фәрихә гтәй яшьләрчә бер җиңеллек белән урыныннан күтәрелеп, самавырын алып килде, табынга төрле-төрле нигъмәтләр тезә башлады. Без уңайсызланып, табын янына утырудан баш тартмакчы булганыек. кая ул! Фәрихәттәй безгә авыз ачарга да ирек бирмәде.
Калганын инде без табын янында сөйләштек Дөресрәге ул сөйләде, без аны бүлдерми тыңладык.
Нык куллы минем Фатихым. Ул ягы да әтисеннән. Нык куллы, шырый-бырый йөргәннәргә юл куя торган түгел. Бер әйтер, берәгәйле әйтер, әммәдәхи үч алмас, каныкмас. Өстәвенә юмарт, ярдәмчел Анысы да әтисе Сәүбәннән. Ул да бик юмарт ис Теге авыр елларны бер пот оны булса, ачыккан күршеләр сорап керсә, ярты потын биреп чыгарыр иде. мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, ярабби Берни дә кызганып яшәмәде, берәүдән дә. Яраттылар үзен, якын күрделәр, шунадыр. бәлкем. тракторчыларның бригадиры итеп күтәрделәр
Минем Фатихым Арчада эшләде, Мамадышта, гел мактап, зурлап тордылар үзен, аңа карап азынмады-узынмады, дөньяда аны багып үстергән әнисе барлыгын да онытмады Өйгә, туган авылы Апазга ул, әлбәттә, сирәк кайта. Әммәдәген чит илдән-мазардан кайтса, берәр әйбер кертеп чыкмый калмый. «И улым, бар нәрсәм дә бар бит. нигә болар?» дим. «Булсын, әни. сау-сәламәт бул, яме», дип гел дә мине юатырга тырыша
..Фатихымның балалары да акыллы булып үсәләр. Улы Фәрит, әтисе кебек, көрәшче Арча сабантуенда да. Мәскәү сабантуенда да икенче батыр булып калган. Шунысын бигрәк тә яратам, комсыз түгел, мал җыярга ашкынмый, хәттаки көрәшеп алган әйберләрен дә бездә калдырырга гырыша. Әле күптән түгел көрәшеп кер юу машинасы алганые, миңа китереп бирде
...Мин үземне, кунакларым, бәхетле кеше дип саныйм. Фатихым беркайчан да кире сүз әйтмәде Әтисенең дә ачуланганын белмим мине дә. балаларны да Бакчага чыгалармы, баш күтәрми, сыпырып эшлиләр. Күршеләр донья бетереп дәгъвалаша, бер-берсенен чәчләрен йолкырга әзер, минекеләр тавыш-тынсыз.
Бишенче баламны әйтмәгәнмен икән. Фатихның сеңлесен. анысы Маһиәнвәр исемле, хәзерге Апаз мәктәбендә, директор.
Әни кешенең бар белгәне балалар өчен ут йоту бит аның, туганкайларым Фатихымны Арчадан Мамадышка алып җибәрәсе иттеләр бер- заман. Җылыйм да җыдыйм Фатихым үзе яшь. үзенә гел эш өеп кенә торалар кебек тоела миңа. «И балакаем, никләр риза булдың9 Мамадыш үзе зур. үзе хәерче бит ул», дим. «Әни. кайгырма, баш исән булсын да авыру-сырхау тимәсен, дөрес, мин ерак китәм. шулай да вакыт-вакыг кайтып күренермен», дип юата мине, балакаем.
Фәрихәттәй улы Фатихны, Татарстан Республикасының хәзерге Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Фатих Сәүбән улы Сибагатуллинны менә шулай тасвирлап бирде безгә.
Фатих әфәнденең үз-үзен тотышы да. уңышлардан башы әйләнмәве до атларга гашыйк булуы һәм чабыш агы сатып алуы да. татарча бик матур сөй ип бетүе дә әнисенең сөйләвеннән безгә аңлашылды. Безнең алда Татарстанның бер җитәкчесе Сибагатуллин гына түгел, аны тәрбияләп үстергән тагар хатынының ягымлы-мөдаемлык һәм сабырлык алиһәсе булан әнидэрсбезнеи дә образы күз алдына килеп басты
Без Фәрихәттәйгө бер генә сорау бирдек
Әйтегез әле, Фәриха апа. кайнана һәм кайнаталарыгыз кемнәр пде? Алар белән мөнәсәбәтегез ничек булды?
Кайнанам Сәрбиҗамал исемле. Унике бала тапкан. Шуларның унысы ир бала, икесе кыз. Унике баланың ни бары икәве исән кала. Олысы Сәүбән, минем ирем буласы кеше. Мин буш стена арасына килдем. Ирем Сәүбәннең әтисен раскулачивать иткәннәр.
Чәчегез белән җир себереп, борыныгыз белән боз тишеп. Сәүбән белән икегез тырыштыгыз. Рәхмәт сезгә. Бу бәхетсезлеккә дучар ителгән нигезне ташламадыгыз. Инде менә барысы да җайланды. Алга таба балаларыгызның игелеген күрегез, диделәр күршеләр. Аларның әйткәне фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килгәндер, балаларыбыз игелекле булып чыктылар...
Генералның кече командирлары һәм солдатлары
Батырлар сөйли
енерал дип без Арчаның хакимият башлыгын, аның кече командир- Д лары дип колхоз рәисләрен, солдатлары дип гади колхозчыларны, механизаторларны, терлекчеләрне атыйбыз. Солдатсыз, армиясез генерал— генерал түгел. Кече командирлардан башка да ул җиңү яулый алмый.
Сүзебез иң әүвәл шулар турында. «Батырлар сөйли» бүлегендә сүз Арча районының бүгенге көндә иң зур уңышларга ирешкән «Ашытбаш» колхозы турында барыр.
1992 елны без ул колхозның байтак кешесе белән сөйләшергә өлгердек.
Илсур Вәлиев — «Ашытбаш» колхозының рәисе:
— Халык быел бигрәк тә булсынга дип эшләде, амбарларның икмәк белән тулуың теләде. Әмма туксан икенче елның язында һәм җәендә, ягъни язгы чәчү вакытында һәм урак өстендә, табигатьнең безгә карата мәрхәмәтле булуын да истән чыгармыйбыз. «Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява» (Тукай). Бөртеклеләрнең һәм кузаклыларның чыгышы һәр гектардан 51 центнер булды. Элеккерәк елларда төшкә дә кермәгән уңыш.
Дәүләт амбарларына 1700 тонна гәрәбәдәй саф орлык салынды. Аның өчен акча алдык уч тутырып, халык белән исәп-хисапны өзәргә тотылыр.
Мөхәммәт Мортазнн — «Северный» совхозы бригадиры:
Сөбханалла, йа ходаем, нинди муллык! Авыл картлары ул муллыкка тел шартлатып йөриләр. Түгәрәкләп алганда, гектарыннан 48 центнердан да артыграк чыкты. Бер кырда арыштан хәтта 70 центнер суктырып алдык. Җыеп алуы, киптерүе, җилгәрүе, амбарларга салып куюы яки элеваторга илтеп дәүләткә тапшыруы ансат булгандыр дисезме? Булмый торсын! Халык эшчән, булдыклы, алны-ялны белми эшли. Яшьләр дә аңлы, өлкәннәр кебек намуслы. Армиядән кайткан егетләр җир җимертеп эшли, көнне төнгә ялгап! Ирек Әскәров белән Вильдан Ибнеевны күрсәтер идем мин сезгә. Икмәкнең кадерен белә хәзер халык!
Садыйк Кәримов — «Акчишмә» совхозы экономисты:
Көн үтсенгә дип йөрмәгән, булсынга хезмәт иткән кеше бүген икмәкле дә. акчалы да, миңа калса. Мисалга еракка китәргә яратмыйм мин. Бездә Зөфәр дигән егет бар. фамилиясе — Мөхәммәтдипов, үзе комбайнчы, үзе үтә чыккан елгыр, ягъни сизгер димәкче булам. Быел без аны «Дон»га утыртып карадык. Яңа машинаның көч-куәтен, башка комбайннардан өстен якларын бик тиз сизеп алды ул. Аңа сизгерлек, мөгаен, нәсел-нәсәбеннән киләдер. Әтисе Вәгыйз абый да озак еллар комбайнда эшләп, пенсиягә чыкты. Картаймыш көнендә дә өендә түшәм
гә төкереп ятмый, тимерчелектә эшләүче яшьләргә булыша Зәфәрнең энеләре Гомәр белән Илһамга да машина «җене» кагылган, алары да —менә дигән механизаторлар. Алар гаиләсе быелгы УҢЫШНЫ үстерүгә. җыеп алуга күп көч салды.
Эшләгән кешегә җан да жәл түгел: көнне төнгә ялгап эшли икән адәм баласы, халык байлыгы артсын өчен җанын-тәнен кызганмый икән, уч~ тутырып акчасын алсын, аның йортына машина- машина ашлык кайтсын, алтын куллары башкарганның рәхәтен күрсен.
Рәхимҗанның күңел төбендә ята шәфкать бөртеге у кеше безнең күңелдә байтак вакытлар серле бер табышмак булып йөрде. Буе-сыны белән башкалардан һич кенә дә аерылып тормый, елмаеп-көлеп йөргән чагын сирәк күрәсең. Озаклап, холкын-фигы- лсн белергә теләп, текәлеп карап торганнар да булды Чырае аның һаман бер гөсле - болытлы көн сыман сүрән иде Колхозы аның районда гына түгел, республикада да әледән-әле мактап телгә алына. «8 Март» икмәкле, итле-сөтле, бәрәңгеле колхоз. Кешеләре әйбәт эшли, әйбәт яши Ә менә Рәхимҗанның чырае һаман караңгы, һаман болытлы Әгәр без бер вакыйганың шаһиты булмасак, аны һаман да сөмсерләре коелган кеше дип йөрер идек әле.
Арча халкы туган ягының эш күрсәткән сөекле улларын һәм кызларын тәбрикләргә җыелган иде. Бу хәл 1993 елның апрель азакларында булды. Залдагыларның йөзләре кояш кебек балкый. Авыллардан килгән хезмәт батырларының горурланып, ай-кояштай балкып утырырга хакы да бар иде шул: арчалыларның бәйрәменә Президент үзе килгән бит. Арчаның уңган рәисләре арасында Рәхимҗан Хөсәеновнын да исеме телгә алынды. Аннары ул сәхнәгә үзе чыгып басты. Салмак тавыш белән, артыгын күпертмичә генә, үзе җитәкләгән колхозның уңышларын телгә алды. Түбән Аты. Урта Аты, Кылачы авылларында газ кертүнең бик мәшәкатьле, авыр булуын да яшермәде Аннары ул карашын Президент - ка юнәлтте:
- Хөрмәтле Минтимер Шәрипович -диде Безнең колхозның кешеләре шәһәр халкына урт акул биш колхоз җитештергән хәтле сөт биреп киләләр Гектарыннан 45 центнердан артык иген уңышы җыеп аллык. Газ кертүне үз акчабызга эшлибез Менә шундый кешеләрнең балалары күрше авылларга йөреп интегәләр, мәктәбебез юк. Күршегә йөри торгач, үз колхозлары белән элемтәләре югала башлый Халык алдында оят Яшермим, мәктәп, бигрәк тә урта мәк гәп салу колхоз көченнән генә килә торган эш түгел.
Колхоз рәисенең мактанырга чыкмавын, авылларга кирәкне кайгыртып, өстенә бастырып әйтүен зал хуплады Хөкүмәт нәрсә карый. Президент нәрсә карый менә ниләр борчый җитәкчене Зал гөр килеп кул чапты, тик бу алкышлар соңгысы гүгелме икән?
«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән исемне Президент Указы белән Рәхимҗанга әлерәк кенә тапшырганнар иде. Аның шул хакта әйтеп, кулын кысарга дип кенә торганда, әнә нинди проблема китереп куйды колхоз рәисе Бик урынлы куйды. Президент хәтле Президент якламаса. аны кем яклар?
Яклады аны Минтимер Шаймиев. Нәкъ әнә шул көнне Рәхимҗанның чыраенда!ы карашы болытлар таралып киткәндәй булды. Баксан-күр- сәң, ул кешенең күңел түрендә шәфкать бөртеге ята икән ләбаса!
Ике җитәкче кул кысыштылар.
Түбән Атыла мәктәп булачак.
Сүзне бер башлагач, әйтеп бетерик инде Рәхимҗанның шәфкатьле, миһербан 1Ы җаны үзе эшләгән авылларда халык матур яшәсен, уңайлыкны. тәртиплетекне күрсен дип тырыша икән
Халык моны онытмас, мене белән кайтарыр. Рәхимҗан моны белеп тора. Яңа елны каршылау. Нәүрүз бәйрәме, 8 Март. Корбан бәйрәме, гаетләр. андагы сый-хөрмәтләр, сабантуйларындагы күңел ачулар! Барысы халык өчен, игенчеләр күңеле түгәрәкләнсен өчен эшләнә. Рәхимҗан - бәйрәмнәрнең җаны. Ул әгәр кулында тальянны сайрата башласа, һәммә кеше җырга кушыла, биредә сәнгатькә тәмам гашыйк булганнар инде. Рәис һәр бәйрәмдә профессиональ артистларны Казан каласына барып үзе алып кайта.
Болары - бер нәрсә. Инде бер көйләнгәч, традициягә әйләнеп, халык үзе оештыра торган чаралар. Ә менә сәламәтлекне саклау, кешеләрнең саулыгына зыян китермәү — анысы инде җитәкчедән өзлексез борчылып, уйлап-кайгыртып торуны таләп итә. Адәм баласы таза-сау булмаса. аның эштә кайгысы юк. Шуны күздә тотып, Казаннан танылган белгечләрне чакыртып, профилакторийне авылда оештыралар. Бала-чаганы, әби-бабайларны, берсен дә калдырмый, врачларга күрсәтәләр. Акчасын табипларга колхоз түли, авылның республика шифаханәсенә илтеп, операция ясаттырган өч колхозчы өчен дә колхоз үз акчасын бирә.
Зур бер коллективны җитәкли алу, төптән уйланган гадел карарларга килү, киләчәкне алдан күрү, әти-әнисе гаиләдә тәрбияләгән мәрхәмәтлелек. миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларына бәйледер, күрәсең. Шул сыйфатлар булмаганда халык мәнфәгатен кайгырту мөмкин түгелдер. Рәхимҗанның әтисе Сабит абзый сугыш утларын айкаган, ат җигеп, тракторлар йөртеп гомер кичергән кешеләрнең бригадиры була. Иген игә. Ул игенчелек шаһлыгында чын сабит булган, көчле җилләргә каршы тора алмыйча канатлары каерылган торна булмаган. Әтисенең тимер- томырлар арасында кайнашуы, әнисенең хатын-кыз башы белән трактор йөртүе Рәхимҗанның машиналар «табибы» һөнәрен сайлауда йогынты ясамый калмагандыр. Әнә шул ике игенче, ике хезмәт кешесе тугыз балага акыллы, чын тәрбия бирә алганнар. Ата-ана тәрбиясе бер Рәхимҗанга гына йокмаган. Балтач районының Рәхимов исемендәге колхозында куәтле «К-700» тракторын йөртүче Шәрифҗанга да, Арчаның Сафин исемендәге совхозын җитәкләүче энесе Нурисламга да зур юлга, баганалы олы юлга чыгарга ата-ана тәрбиясе ярдәм иткән.
Укысагыз, машиналар телен белсәгез, беркайчан да хур булмассыз. - дип үстерә Сабит абзый балаларын. Картлык көнендә улларының вәгъдәләрендә торуларын күреп, язмышыннан канәгать булып яши ул. Эшләрендә, хезмәт урыннарында нык вә какшамас булулары — сабит- лыкның матур гәүдәләнеше! Сабит малайлары бит! Рәхимлелек, мәрхәмәтлелек. кешенең хәленә керә белү — болары Рәхимә ападан. Улларының берсенә Рәхимҗан дим исем кушканнар икән, димәк, аның күңеленә балачактан ук рәхим-шәфкать орлыгы салганнар. Ә рәхимлелек ул кешеләргә дәрт, көч, илһам биреп тору, ул кешеләрне аяу. аларның ңлгышларын күпертмәү, аларны кызгана белү дигән сүз. Дөресен дәресчә итеп әйтик, ул әле, кешеләр бәхетле яшәсен өчен, аларны оештыра белү дә дигән сүз. Андагы бу сыйфатлар моннан ике ел элек «8 Март»тан аерылып, башка чыккан «Сәрдә» колхозының тернәкләнеп китүенә дә, бүген аның үзенең халык белән уртак тел табып, матур итеп яши белүендә дә күренә.
Әйе, әйе. Сабит улы Рәхимҗан —һәр эшендә сабит! Әйткән сүзеннән кире кайтмас, барган юлыннан тайпылмас, вәгъдәсен вак тараканга ашатмас, егетнең дә егете булып калыр. Аңа үз балаларын да шулай итеп үстерергә насыйп булсын, ярабби...
Ата сүзе
"Ж Ж" иФтаховлаРнь,Н нәсел-нәсәбе турында безгә бөтенләй диярлек билгеле түгел. Шулай да Кәримә апа белән Ибраһим абый тәрбияләп үстергән тугыз баланың берсен беләбез. Ул Васил
Мифтахов утыз биш яшенлә, белеме—экономист. 1957 елны туа. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1984 елдан «Октябрь» колхозы рәисе. Их гимал. Василның җитәкчелеккә сәләте әтисе ягыннан киләдер. Ибраһим абый заманында колхоз башында торган, механизаторлар бригадасын җитәкләгән. Исәп-хисапка хирыслыгы әнисе ягыннан килә бугай. Кәримә апа гомерен санау-исәпләү эшенә багышлаган кеше.
...Василның диплом алып кайткан көне Әтисе янына килеп утыра. Улының институт тәмамлавына сөенгән ата ипләп кенә сүз башлый.
Ху-уш. улым, институт бетердең, ди Тамагың тук булыр инде. Әмма дә ләкин үзеңнең генә тук булуың җитми бит әле. Дөньяда ач кешеләр дә аз түгел. Алармы да онытмасаң иде
Васил әтисенең башка үгет-нәсихәтен хәтерләми. Бер генә әйткән җитмеш яшьлек Ибраһим абзый, берәгәйле итеп әйткән. Шуннан бирле ата сүзе улының кыйбласы булып калган.
«Октябрь» колхозы кырларында гектарыннан 56 центнер уңыш җыялар. Урыны-урыны белән 70 центнерда чыга Булдыксыз колхозларның бер гектардан алган бәрәңгесе чаклы бит. җәмәгать!
Васил елмая.
Голландиядә, минемчә, бөтен ил буенча гектарыннан 70 центнер җыен алалар.
Аның сүзләре безгә аңлаешлы: эшли белеп эшләгәндә, үз вакытында тиешле ашламасын керткәйдә. Арча җирләре дә тулаем 70 әр центнер уңыш бирергә сәләтле.
Васил эшләнгән ел турыңда гына гәп кормый, алга карап мәгънәлерәк фикер йөртергә, фәлсәфәгә кереп китәргә ярата. Без тау хәтле ашлык көшеле янында туктап калдык Колхоз башлыгы бер безгә, бер көшелгә карап алып сүз башлады:
Монда ничә миллион бөртек яки ничә уч бодай бар дип уйлыйсыз?
- Әйтүе кыен.
Анысын исәпләп чыгаручы табылыр, мөгаен, һинстанда шахмат уйлап тапкан акыл иясе хакында риваять бар ич. Безнең эрага кадәр XII гасырда булган, дип сөйлиләр. Акыл иясе шакмаклы такта күтәреп раджа, безнеңчә әйтсәк, кенәз янына килгән, ди. Моңа кадәр берәү дә белмәгән уен уйнап Kapapia тәкъдим иткән. Кенәз җиңелгән җиңелүен, әмма әлеге уен аның күңеленә бик тә хуш килгән. «Сора, ни теләсәң шуны бирәм». дигән ул кунагына. «Алтын да. асыл ташлар да кирәкми, әфәндем. Мийа ашлык бөртекләре бирсәң, шул җитә», дигән ди теге акыллы кеше. Менә шушы шахмат тактасы санынча. беренчегә берне, икенчесенә ике тапкыр күбрәк, алга таба һәр шакмакка элекке санны квадратка күтәреп. Соңгы алтмыш дүрт шакмакка кадәр шулай». Гасырлар узу белән моны гыйлемле математиклар уйлап чыгарганнар. Теге борышы заманда акыл иясенә бирергә кснәзнең биләмәләрендә үскән ашлык бөртекләре генә түгел, бәлки, бөтен дөньяныкы да җитми икән Без моңа гаҗәпләнмибез Икенче бер нәрсә борчый безне Менә шушы көшелдәге бодай бөртекләрен үстерү өчен игенченең җиргә күпме тире тамды икән?! Хәзерге заман техникасының да куәтен кушын, болар- га адәм баласының күпме көче керде икән?! Боларны исәпләргә омтылып караучы ник берәү табылсын Шушы вазифаны үтәүче булса, игенченең хезмәте дә. икмәкнең хакы ла дөрес бәяләнер иде Бу бик тә кирәк нәрсә. Бигрәк тә бүгенге көндә
Бодай итеп Васил Мифтахов фикер йоргә Нинди уй-борчылу, нинди фикер тирәнлеге яга бу сүзләрдә' Моны 35 яшьлек рәис уйлый Игенчелектә эшләүчеләрнең хезмәге дөрес бәяләнмәү, шушы көнгә кадәр яшәп килгән гаделсезлек аның җанын борчый Борчылып кына йөрми Васин авыл халкына кулыннан килгәнчә ярдәм дә игәргә тырыша Ничек итеп дисезме’ Игенченең үзе үстергән икмәген үзенә бирү юлы белән Дәүләткә сага юрган кыйммәт бәядән түгел, әлбәттә. Үзләре иген үстерүчеләрне генә икмәкле игү ягында түгел Мифтахов Авылда эшләп.
пенсиягә чыкканнарны да, укытучыларны да, медицина хезмәткәрләрен дә, авылның башка төр зыялыларын да. Чөнки ашлык авылда яшәүче һәркемгә кирәк.
Халыкның үз абзарларындагы шәхси мал-туарны асрар өчен колхоз 120 гектар печән үстергән. Монысы инде бөтенләй дә бушка бирелә. Саламны да кешеләр күпме кирәк, шулай алалар. Көченнән килгән гаиләне ике сыер, тана, бозау, сарыклар, кош-корт асрарга җитәрлек терлек азыгы белән тәэмин итә ала колхоз. Бу өлкәдә бернинди проблема юк. Болай булгач. «Октябрь» колхозына кергән Зур Бирәзә, Урта Бирәзә, Наласа авылларында гомер итүчеләргә тормыш бераздан җиңеләя төшә. Бу безнең күптәнге хыялыбыз. СССР дигән бөек державада тоталитар система хөкем сөргән заманнарда «Барысы да халык өчен!» дип күпме генә кычкырмасыннар, нинди генә яңгыравыклы плакатлар элеп куймасыннар. берсе дә халык өчен булмады, халыкны кычкыртып талау гына барды. Элекке Арча районына караган «Искра» колхозы рәисе, фронтовик, хезмәт ветераны Фәйзи Галиев ул заманнарны «Икмәк» язмышы» китабында бөтен фаҗигасе белән ачып бирә алды. Тик, ни кызганыч, ул китап тиешенчә пропагандаланмады, халыкка барып ирешмәде, Арча кибетләрендә озак ятты. Моны Арчаның хәзергесе түгел, ә аннан элгәреге хакимияте, китап кадерен белмәүчеләр эшләде, рәхмәт яугырлары!
«Октябрь» колхозы игенчеләре 1992 елны 7300 тонна ашлык үстереп алганнар икән, дөнья күләмендәге иң гадел үлчәм белән алганда. 7300 кеше ачтан интекми дигән сүз. Васил Мифтахов кебек намуслы һәм булдыклы җитәкченең теләге моны тагын да арттыру. Әтисенең үгет- нәсихәтен тормышка ашыруда ул шуны үзенең игелекле мөһим эше дип саный.
Рәхмәт сиңа, Игенче!
- рча хакимиятенең эше. ул хакимиятнең башлыгы Вәгыйз Мин- һаҗев хакында, аның уй-теләкләрен гамәлгә ашырган кече командирлары— колхоз рәисләре һәм совхоз директорлары, турылыклы солдатлары булган механизаторлар хакында сөйләдек без сезгә.
Инде бу бүлеккә йомгак ясап, шуны әйтәбез:
Безнең тәрәзә төбендә кечерәк кенә бер көлтә хәтле букет бар. Аллы- гөлле чәчәкләре белән балкып утырмый ул. Алтын-сары төсләре белән күз явын алып балкый. Арча. Балтач, Әтнә, Биектау. Буа, Питрәч, Теләче. Азнакай, Сарман. Минзәлә, З^й, Балык Бистәсе. Кама Тамагы басуларында үскән шушы алтын башаклы җыелма көлтә-букетта без Татарстаныбызны, халкыбызның көчен-куәтен. акылын һәм талантын. дәр'1-дәрманын, өмет-ышан£1чларын күрәбез.
Каян килгән аңа шундый илаһи кодрәт, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт?
Җавабы катлаулы түгел. Адәм баласы: киң күңелле, олы җанлы зат, бөртекләрне учларында иркәли-иркәли, аларга җан җылысын да кушып, йомшак туфракка салган. Шул бөртекләр кояш нурларының җылысын алып, яңгыр тамчыларының саф дымы белән тукланып җыйган ул баһадир көчне! Хәзер шул бөртекләр зур Икмәк булып Кешенең үзенә кайта.
Бөртекләре төрле башакта төрлечә. Кырыклысы бар, иллелесе, алт- мышлысы. Игенче берне чәчә, кырык-алтмышны кайтарып ала. Бер центнердан кырык-алтмыш центнер! Мондый колхоз-совхозлар хәзер бездә аз түгел. Арчада — «Ашытбаш», Балтачта — Рәхимов исемендәге. Буада «Татарстан», Азнакайда «Авангард», Минзәләдә Ленин исемендәге, Зәйдә —«Зәй», Теләчедә «Баландыш». Биектауда «Алга». Сарманда — «Петровский»...
Саный китсәң, әлеге районнарның һәркайсында алгы сафта атлаучы колхоз һәм совхозларны барлау өчен бер кул бармагы гына җитми. Алар Арчада — унике. Балтачта—сигез. Буада —алты...
Уңщ>|рышлы кара туфракта гына түгел, комлы, көлсу, ташлы яисә ачы туфракта да мул уңыш үстерергә сәләтле икәнен раслады Галиҗәнап Игенче!
Бар галәмнең җан чишмәсе —Кояш! Ул һәрбер җан иясен — терлек- туарын, җәнлекләрен, кош-кортны, беренче нәүбәттә, әлбәттә кешене хезмәткә чакыра
Адәм баласының тереклек чишмәсе—Икмәк' Әнә шуның хакына Игенче, төн йокыларын онытып, тозлы ачы тирдә коеиа-коена. алны- ялны белмичә эшли. Авыл өчен генә түгел, шәһәр өчен дә. Үзе өчен генә түгел, барыбыз өчен дә Авыл кешесе шуны яхшы белә: иген төбе кинәнеч, авылда бер бәрәкәт булса, шәһәрдә ун бәрәкәт була Шушы изге эше өчен, аның бернинди үлчәү белән дә үлчәп бетереп булмый торган хезмәте өчен, без Игенче алдында баш ияргә тиешбез!
Шөкерана кылыйк, җәмәгать, Татарстан быел, ягъни 93 елда да икмәкле! Келәт-амбарларыбыз алтын орлыклар белән, ындырларыбыз алтын көшелләр белән тулган. Без икенче ел инде мөстәкыйль Татарстаныбызда икмәкне шулай мул үстерәбез, вакытында җыеп алабыз Декларация кабул ителүгә өч ел тулса да. мөстәкыйль икмәгебезне икенче ел гына җыябыз. Юк, без ялгышмыйбыз. Чөнки иген үстерү төгәл бер ел дәвам итә. Августта чәчәбез, икенче елның августында җыеп бетерә язабыз. 1991 елда җыйган икмәгебез Декларация кабул ителгәнче чәчелгән иде. 1992 93 елгылары бу мөһим вә тарихи документ көченә кергәч эшләнде. Без, Татарстан кешеләре, мөстәкыйль яшәргә, үз бай-лыгыбызга үзебез хуҗа булырга өйрәнә башладык кына әле. Бу өлкәдә әле утны-суны кичәсе, үз байлыгыз үзебезгә булсын өчен көне-төне көрәшәсе бар Мөстәкыйльлек хезмәткә бүтәнчәрәк карарга өйрәтә
Ә безнең халык, Ходай ярдәменә таянып, үзе дә дәрт-дәрман белән эшләргә күнеккән Мисаллар кирәкме9 Балтач осталары Рифкать Габдел- хаков һәм Рифкать Гыйззәтуллин «Дон» комбайннары белән 13 әр мең центнер ашлык суктырырга өлгерделәр инде һәркайсының икмәген ындыр сабакларына ташу өчен сигезәр тонна йөк ташый ала торган 163 «КамАЗ» машинасы кирәк Шуның кадәр йөк iашырга машинасын җилдән җитез йөртүче Балтач шоферы Фидаил Дәүләтгәрәев сәләтле икән
Икмәкнең комбайнчылар һәм йөк ташучылар көче белән генә сабыннарга килмәвен дә онытмыйк Болар янына җир сөрүче данлы сукачыла- рыбызпы китереп кушыйк Балык Бистәсеннән Үзбәк Мусин. Арчадан Ләбиб Галәвиев. Азнакайдан Айрат Ихсанов, Әтнәдән Ренат Василов Моның белән генә бетми алар республикада Болар эшләгән эшләреннән сәм таба белүчеләр, болар эшләре балкып калуны алга сөрүчеләр. Болардан тыш Игенчене яңа сауган сөт белән сыйлый белүче савым осталарыбыз Наилә Адаева (Биектау). Синара Гыйләҗева (Әт- иә)... кебек алтын куллы апа-ссңслләрне да онытмыйк Татарстанның барлык халкы сокланырлык кешеләр болар, республика чемпионнары'
Авыл хуҗалыгындагы уңышларыбызны осталыкка гына кайтарып калдыру дөреслеккә туры килеп бетмәс. Президентыбыз. Югары Советыбыз, Хөкүмәтебез авыл хуҗалыгы өлкәсендә дөрес юлны сайладылар Республика бюджетыннан минераль ашламалар сатып алу өчен дотация бирелә Шуның өстенә итенче хезмәтен кешечә бәяләү сизелә башлады 1992 елны күп районнар халыкка икмәкнең бер килосын 30 тиеннән сатып бирделәр 1993 елда Азнакайның «Авангард» акционерлык җәмгыяте икмәкнең килосын бер. Арча. Биектау. Теләче. Алексеевск. Сарман районнарында биш сумнан сатабыз дип торалар Икмәккә бәя мәсьәләсендә районнар Арча җитәкчелегенең карашыннан чыгып эш итәләр. Дөрес юнәчеш бу Намус белән, тырышып эшләгән кеше икмәкле булырга тиеш Моны халык йөзе белән кайтарачак Татарстанда арыш басулары алтын төсле, бодай дулкыннары ялкын төсле иде Шул кырларда булган чакта ике халыкның данлы шагыйре Шәехзадә Бабичның шигыре искә төшә:
Игенкәйләр, сезгә бер үтенеч: Мөмкин булса рөхсәт бирегез. Тәмле исегезгә исергәндә. Мәдхияләр җырлап йөрербез. Рәхмәт сиңа. Игенче, бәхет игүче!
Күршеләр
БАЛТАЧ
Арчаның иңгә-иң куеп, терәлеп торган күршеләре Биектау. Әтнә. Теләче. Балтач.
1994 елның 17 маенда, шомыртлар ап-ак чәчәктә утырган, чияләр чәчәк таҗларын ачып җибәргән мәлдә Казан каласыннан унбиш язучы, автобуска төялеп. Балтачка барырга чыктылар.
Сугышка кадәрле дә. сугыштан соң да әле Арчадан Балтачка бару юлы бик начар иде. машиналар адым саен чокырларга төшеп, даңгыр- доңгыр бара иде. Ул газаплы заманнар узды. Казан-Арча. Арча-Балтач юлы хәзер алма тәгәрәтерлек. Безнең автобус әнә шул тигез асфальттан алга элдертә. Кырларга карап барабыз. Биектау басулары да. Арча басулары да. яшел хәтфә япкандай, ямь-яшел булып җәелеп яталар. Күптән түгел генә Мәскәү гәзитләренең берсендә мөстәкыйльлек өчен көрәшкән милләтләрне өнәмәүче берәү Татарстан Республикасының флагындагы яшел төсне «ядовито-зеленый» дип язган иде. Безнең әдипләр. уҗымнарның күзне иркәли торган яшеллегенә сокланып, теге мәгънәсез урыстан көлеп: <• Ядовито-зеленые озимые», дип шаярталар.
Күңелләр көр безнең: Арча-Балтач кырларына мул булып язгы шифалы яңгырлар явып узды. Ходай кушса, игеннәр быел да мул булып, хезмәт кешеләрен шатландырсыннар иде...
Без — Арча якларының патриотлары Мөхәммәт Мәһдиев. Гариф Ахунов. Татарстанның төрле районнарында туып-үскән каләмдәшләребезгә Арча районының Түбән Мәтәскә. Югары Мәтәскә. Мөндеш. Төрнәле авылларының төзеклегенә, нарат-чыршы бүрәнәләрдән алты почмаклы, урыс капкалы итеп салган дәү. таза йортларга игътибар итүләрен сорап, ул авылларның хәтта авыр сугыш елларында да ачтан интекмәвен, үзләре үстергән икмәкне хөкүмәт талап бетерә язган елларда да һөнәрчелек белән, тырышлыклары белән үзләрен-үзләре туйдыра алуларын сөйләп барабыз.
Төрнәлегә җитәрәк уң кул тарафта япа-ялгыз агачлар төркеме күренә. «Ул зират нигә ялгыз, авылы юкмыни?»—дип кызыксына каләмдәшләр.
— Ул Кечкенә Өчиле зираты, авылы 1961 елны юкка чыкты. Гариф Ахуновның туган авылы иде бу. ди Мөхәммәт
— Аның янында нинди диңгез?
Казан елгасын буып ясатты аны Арчаның хакимият башлыгы Минһаҗев. кырларны сугарыр өчен Өчиле янында диңгез булдырды. Ул гынамы? Өчиле беткәннән соң утыз елдан артык ташландык хәлдә яткан зиратка бер атна эчендә койма койдырып, аның рәшәткәләрен зәңгәргә буятып алды. Ринат Мөхәммәдиев. мин. Гарифҗан үзе анда булдык, җәй көне иде. «диңгезендә» су коендык, гаиләләре белән шунда ял итәргә килгән Арча кешеләрен күрдек, балык тотып, су коенып, рәхәтләнеп яталар Минһаҗев кайчан нәрсә эшләргә икәнен яхшы белә Аны өйрәтеп торасы юк. Без аны ата-бабалар рухына игътибарлы булганы өчен дә ихтирам итәбез.
Автобус Төрнәле урамыннан чыгып. «Үрнәк» совхозына якынлаша. Бу тирәләргә җиткәч, язучыларның чыраена гаҗәпләнү билгеләре чыга. Тау башында — карт наратлар. Аны узгач, ташпулатлары белән «Үрнәк» совхозы күзгә ташлана.
— Заманында мин укыткан Арча педучилищесы шушында булган. Сугыш елларында Арчадан күченгән Мөхәммәт абый белән Гариф абый
укыган училищеның бинасы анда әле дә саклана, тик ул хәзер педучилище түгел, механизаторлар мәктәбе, аны да заманча үзгәрткәннәр инде.— колледж булган. Ул хәзер тракторчылар, комбайнчылар гына хәзерләп калмый, тегүчеләр белән пешекчеләр дә әзерли, иктисаднын да нигезләрен оиредә белем алучыларга төшендерә, ди Ренат Харис, алтын тешен ялтыратып елмая.
Чыршылар бик күп булып үскән урман яныннан узабыз. Бу Арча урман хуҗалыгы. Заманында бу урманнарның һәммәсенә алпавыт Га- бдрахман Ишморатов хуҗа булган. Патшаның унөч киңәшчесеннән берсен тәшкил иткән Ишморатов биредә җәйләрен үз резиденциясендә ял иткән, биредә ул такта яру заводы, ат заводы тоткан, юмарт күңелле алпавыт булган, җәйләрен бирегә кайткан чакларында Арча авылларына закәт өләшкән. Әнә нинди кешеләре булган татарның Әтнә тарафларында да татар байлары күп булган, ул яклардан зур галимнәр, генераллар чыккан
Кабат әйтәбез: бу тирәләрдә урманнарны чыршы били, бу. күрәсең. Урал тауларның итәкләренә якынлаша. Чыршылар очлы башлары белән күккә-биеккә омтылалар, алар янында яфраклы агачлар бәләкәй булып, чүгебрәк калалар. Сәяхәткә чыккан әдипләрнең күзләрендә гаҗәпләнү билгеләре әнә шуңардан икән.
Арча белән Балтач җирләре чигендә безне Балтачның хакимия i баш-лыклары каршылый. Алар арасында безнең яраткан шагыйребез. «Керим әле урманнарга» дигән атаклы җырның авторы Гарифҗан Мөхәммәт- шин да бар. Балтачта ул хакимият башлыгының урынбасары булып эшли. Хакимияг башлыгы Марат Әхмәтов Казанга киңәшмәгә киткән, иртәгә әдипләр белән үзе очрашырга, көне буе безнең белән булырга вәгъдә биргән
Яңгыр сибәли башлый. Бик гүзәл милли киемнәр кигән кызлар безне урман кырыена ясап куелган беседкага чакыралар Анда өч самавыр кайнап юра. Кызлар безне хуш исле кайнар чәй белән сыйлый Табында бал, кәнфит, үзләре пешергән печенье, кош геле, өчпочмак, сумса, гагын әллә нәрсәләр Тамак тук әле безнең, әмма шулхәтле матур киенгән, шулхәтле матур итеп үз ана телләрендә, татарча сөйләшкән кызларның йорт ризыкларыннан авыз итмичә китеп булмый. Кунакчыллык безнең халыкның борынгыдан ук килгән ма г ур сыйфаты инде ул. Болгавыр һәм авыр заманда кунакларын сыйларга тәмле ризыклар пешерә алган, ба галарының йөзләреннән кояш нуры балкып юрган халык үлмәс. Кайда татар бар. анда ризык бар. анда юмартлык бар. анда якты йөз һәм тәмле сүз бар Арчада да бу шулай, Арчаның күршеләрендә дә!
Балтачка таба кузгалабыз
Яңгыр, автобус тәрәзәләрен шадралатып, инде ныгытып ук ява Безнең күңелләр боекмый. Без җаныбызда әле гүзәл татар кызларының елмаюын саклыйбыз.
Вакытсыз арабыздан киткән талантлы шагыйрь Зиннур Насыйбул- ЛИННЫН «Дөньялар яктыра елмаю нурында» дип җырлана юрган җыры бар. Иллә дә дөрес тогып алган соң кешеләрнең күңел халәтен!
Сөзәк тауга йөгереп менеп барган төсле булып. Балтачның ак түбәле ташпулатлары, нарат йортлары күз аллыңда пәйда була, ул арада инде безнең автобус райүзәкнең асфальтлы урамнарыннан чаба һәм күн булып мәктәп балалары-үсмерләр җыелып торган бина ка- ршысына килеп туктый. Гел дә милли киемнәр кигән гүзәл кызлар, урман буендагы төсле, безнең ипи-тоз белән урамда каршылыйлар, яңгырга чыланудан да курыкмыйлар. бәгырькәйләр' Нинди ихласлык, нинди ныклык безнең халыкта!
Тамак ялгап алгач. Балтач мәчетен карарга барабыз Ул 1994 е пгы Тукай бүләгенә куелган иде Ак кирпечтән, тәрәт йөзлекләре кызыл кирпечтән ясалган биек мәһабәт мәчетне күрүгә. күңелдә горурлык хисе уяна Аңа Тукай бүләге бирелмәде, Нижгарда моннан ла матуррак мәчет
бар, диделәр. Мәһдиев әйтмешли, причем монда Нижгар! Күз явыңны алырдай мәчет бу. һәммә нәрсәгә тәнкыйть күзлегеннән карый торган Аяз Гыйләҗев тә: «Мин сезгә әйтә килдем, мәчет бер-ике елда әштер- өштер генә салынмаска, ун-егерме ел буена иҗат ителергә тиеш, дидем. Менә бу. ичмасам, мәчет!» -диде.
Дин сараеның эченә кергәч, без тагын бер мәртәбә Аяз сүзләрен кабатладык: «Менә бу. ичмасам, мәчет!»
Болын чаклы идәнне тутырып, бизәкле палас җәелгән. Түшәмнәр биек, орнамент чәчәкләр ябыштырылып, ак, сары, кызыл төсләргә буялган. Тәрәзә йөзлекләре (эчке яктан) алтын путал белән бизәлгән орнаментлы. тәрәзә араларында акка зәңгәр белән язылган догалар — гарәп хәрефендә. Келәмле мөнбәр. Икенче катка менә торган баскычта келәмнәр. Икенче катта бер якта мәдрәсә, бер якта — хатын-кызлар бүлмәсе, алар дога кылырга, намаз укырга шунда җыелалар икән.
Зурлыгы-иркенлеге, биеклеге, җылыткычлары матур бизәкле каплавычлар белән тышланган булуы, мәдрәсәсендә бер йөздән артык баланың дин белеме алуы, ә мәчет башлыгының урта яшьләрдәге чибәр, ягымлы ир-атның, колхозда эшләгән җиреннән мәчеткә күчүе безне тан калдырды.
— Сез. колхозда эшләгән гап-гади кеше, өстәвенә чагыштырмача яшьрәк тә кеше, ничек дин юлына кереп китә алдыгыз? Гарәп телендәге догаларны өйрәнү, гарәп алфавиты үзе дә гади кеше өчен авыр бит? — диде Ринат Мөхәммәдиев.
— Минем дин юлына кереп китүем Җәлил хәзрәт аркасында...— дип җавап бирде мәхәллә башлыгы.
— Бу мәчетне кем проекты нигезендә салдыгыз? Архитекторы кем? — дип кызыксынды Равил Фәйзуллин.
— Моның проектын Шамил Гәрәев эшләде. Әмма ул архитектура буенча махсус белем алган кеше түгел. Ил буйлап йөреп өйрәнеп чыкты ул затлы мәчетләр салуны .
Шулай итеп, безнең алга өч кешенең исеме калкып чыкты — берсе районның хакимият башлыгы Марат Әхмәтов. шундый зур, мәһабәт мәчетне салуга акчасын, материалларын табарга булышучы һәм шундый зур мәчет салуны хуплаучы Икенчесе мәчетнең архитектурасын чамалап, бик җитди проектын әзерләүче Шамил Гәрәев. Өченчесе — кешеләрне үз артыннан ияртеп, аларның рухи мөмкинлекләре ачылуга этәргеч ясаучы Җәлил хәзрәт...
Безнең алда зур шәхесләр, серле шәхесләр. Аларны күрү, аларның дөньяларын белү безнең өчен укылмаган китап төсле, серле булып калды. Безгә аларны табып бирергә, алар белән очраштырырга Гарифҗан Мө- хәммәтшин вәгъдә бирде.
Яңалык һәм кыюлык һәркемне сокландыра, якты өметләр уята. Өме- тләребезнең акланачагын көтеп, без район территориясеннән гел эчкәрәк керә бардык. Элекке район үзәге булган, әмма хәзер Балтачка караган Чепьяга юл алдык. Безне монда тагын да зуррак гаҗәпләнү көтә иде.
Без Чепьяда «Халыклар дуслыгы» музеена эләктек. Соңгы елларда, Кавказда һәм Европада канлы сугышлар барган, Балтыйк буе дәүләтләре элекке бөек держава СССРга карага гел явыз сүзләр генә әйтеп торган бер заманда «халыклар дуслыгы» дигән сүзне ишетү сәеррәк иде, әлбәттә. Әмма гади бер авылдагы уникаль музейны күреп, аның белән танышканнан соң сәерсенү бетте, әлеге музей белән горурлану, аны оештыруның инициаторы Гарифҗан агай Галиевкә күңелдә рәхмәт хисе торып калды. Музейда татар, мари, удмурт тормышын, патша заманындагы аларның киемнәрен, бәйрәмнәрен, бер-берсенә мөнәсәбәтләрен күңел кузгатырдай җанлы итеп, майлы буяу белән язган күпме картина бар. Боларны Казан рәссамнары килеп ясамаган, боларны удмурт кешесе, авыр язмышлы үзешчән рәссам Дмитрий Иванович Соловьев язган. Шушы якның патриоты, Балтач районы кешесе.
Гарифҗан агай залдан-залга күчеп, безгә музейдагы экспонатларны аңлатып йөри
Беренче зал — бу якларның үткәне. Чепья тарихы.
Икенче зал Беренче урыс революциясендәге Балтач.
Өченче зал Балтач якларының Бөек Ватан сугышы белән бәйле язмышы
Дүртенче зал бүгенге тормыш
Татар халкының кием-салымы, бизәнү әйберләре чиксез-чамасыз җыелган бу музейда. Чулпылар гына бер йөздән артык, беләзекләр, алкалар, хәситәләр, күкрәкчәләр, калфаклар, кәттәшиләр.. Көнкүрештәге кораллар кырлы бәләк, кере, каба, киле, тукмак, ат дирбиялары. киндер сугу станнары Менә бит авыл халкын изге эшкә күтәрә алган Гарифҗан агай Галиев берүзе нинди музей булдырган Бу музей — Татарстан дәүләт музееның филиалы. Гарифҗан Галиев аның директоры. Биредә Кытай. Төркия. Америка. Германия делегацияләре бу-лган. аларның дәррәү төшкән рәсемнәре һәм музейның Почет кенәгәсенә язган соклану сүзләре бар
Гарифҗан агай безгә мамонтның шушы территориядән табылган гигант сөякләрен күрсәтте. 137 килограммга җиткән бивеньле. 12 килограммлы тешләре янында без озак басын тордык.
Бик зур богаулар, шөлдерләр, ат дагалары, кыңгыраулар мәктәп балалары һәм аларның әти-әниләре китергән экспонатлар Ел саен күпләп юкка чыга торган шушы экспонатларны Гарифҗан агай, укытучы кеше. Бөек Ватан сугышы ветераны үз вакытында җыеп калырга өлгергән
Музей — тузан җыеп утырган борынгылык түгел, ул халыкның киләчәккә карап яшәве Булып узган фаҗигаләрдән гыйбрәт алуы Ә фаҗигаләр баштан ашкан. Себер тракты аша килгән каторжаннарны биредә дә туктата торган булганнар Урысның классик язучылары Салтыков-Щедрин. Короленко. Радищев шушы юлдан Чепья аша узганнар, берничә ел шушында яшәгәннәр дә Ул хакта музей хәбәр итә. Бөек Ватан сугышында Чепья зонасының 16 проценттан артык халкы һәлак булган Чутай авылының бер гаиләсеннән генә дә эшләре, дүрт баласы сугыш кырларында ятып калган. Иске Чепьяның сугышка киткән 170 кешесеннән 87 се әйләнеп кайтмаган. Сталин культы чорында нахакка төрмәгә ябылып үтерелгән кешеләр авыл саен диярлек Алар арасында Рияз Алкин. Гали Галиев, Елена Павлова кебек дәүләт җитәкчеләре, райбашкарма рәисләре, райком секретарьлары бар. Алкин, мәсәлән. Янгул волость башкарма комитетында рәис. Арча райкомында беренче секретарь булып эшләгән, Казанның Бауман районы коммунист ларын җитәкләгән, ә 1938 елны кулга алынып, тормәдә эзсез югалган. Удмурт язучычы Г Медведев 33 яшендә кулга алынып, төрмәдә һәлак булган Фаҗигаләр күп. фаҗигаләрдән гыйбрәт алырга кирәк. Әмма нинди генә авырлыкларга карамастан тормыш дәвам игә. алдынгы кешеләрен алгы планга чыгарып куя Ган-гади авы г кешеләре Смаил авы лыннан Габдулла Габдрахманов. Янгул авылыннан Ринат Габдрахманов скульпторлар булып өр Аларнын башкарг гн сәнгать әсәрләре ю музейда саклана Балтач районында тал чыбыгыннан кәржиннәр. өстөл-урындыклар үрүче осталар яши, без аларның данын дөньяга чыгара белмибез Кызганыч га. үкенечле дә! Әнә бит Рәсүл Гамзатов Дагстанның көмеш савытлар ясаучы Кубачи осталарын бөтен дөньяга танытты
Балтачтан чыккан Ватан сугышы батырлары алтау Музейга алар- иың портретлары куелган, гормыш юллары, батырлыклары гурындагы мәгълүматлар тупланган Бүгенге көннең фидакарьләре укытучылар, җәмәгать эшлекле rape. Югары Совет гарның депутатлары, съезд делегатлары күп биредә, теләсә кайсы районнан күбрәк
Менә гимны урыша бер хикмәтле мәсьәләгә тукталып. әңгәмә корыр өчен сорау куйыйк \г күршеләр булган Арча белән Балтачлар бер-
берсеннән көнләшмиләрме? Шул җирлектә аларның низаглары килеп чыкмыймы? Юк, чыкмый. Алар дуслыкның кадерен белеп, бер-берсеннән тәҗрибә алын яшиләр. Бу раслау һавада асылынып калмасын, буш сүз булмасын өчен мисал китерәбез.
1994 елның февраль башында Президентыбыз Минтимер Шәймиев хезмәт алдынгыларын котларга Балтачка килде. Татарстан Республикасы президенты Балтач хезмәтчәннәре белән очрашуны күптән түгел ачылган мәчет белән танышудан башладм- Ул мәчетнең архитектурасына югары бәя бирде, мәчет каршында ачылган мәдрәсәдә 180 баланың укуы белән кызыксынды, мәчет мулласы Шәрифҗан хәзрәткә Казанның мех берләшмәсендә эшләнгән намазлык бүләк иткәннән соң, мөтәвәллият әгъзалары белән әңгәмә корды, бу әңгәмәдә катнашкан Арча хакимияте башлыгы Вәгыйз Минһаҗевтан сорады: «Минем Арча мәчетендә булганым юк. Сезнең мәчет тә шундый мәһабәтме?» —диде. «Юк. безнең мәчет алай ук түгел, без Балтачлардан калышабыз бу мәсьәләдә», — дип җавап бирде Минһаҗев. Шунда Балтач хакимияте башлыгы Марат Әхмәтов үз сүзен әйтүне кирәк таш ы: «Минтимер Шәрипович, безнең мәчет, бәлки. Арчаныкыннан яхшырактыр, әмма аларда Сәнгать мәктәбе бар. Андый мәктәпнең әле Татарстан районнарының берсендә дә булганы юк. Менә ул мәһабәт, без андый мәктәпне, андый гүзәллекне үзебездә булдыра алмабыздыр шул...»
Вәгыйзнең дә, Маратның да Хәсәншәех малайлары булуын, бер болында аунап үсүләрен, берсе югары очтан, берсе түбән очтан гармун уйнап кичке уеннарга чыгуларын алдагы бүлекләрдә әйткән идек. Менә хәзер бер үк авыл малайлары Арчаны һәм Балтачны җитәклиләр, ике район да алдынгы, хакимият башлыкларында хөсетлелек юк. аларда бер-берсеннән яхшы мәгънәдә көнләшү, бер-берсе белән ярышып эшләү генә бар Андый матур көнләшү бу төбәкләрне алга гына илтәчәк.
У-—. ч а гарстан әдипләре Шода авылында татар әдәбияты классигы Мир- |_ хәйдәр Фәйзи музеен караганнан сон, өч төркемгә бүленеп, авылларга киттеләр. Ринат Мөхәммәдиев бригадасы (А. Гыйләҗев. Ш. Галиев. Р. Харис) Борбаш авылына киттеләр. Мөхәммәт Мәһдиев җитәкчелегендәге бригада (Г. Зәйнашева, М. Галиев, Р. Гаташ. Р Зәйдулла) Карадуганга юл алды. Гариф Ахунов бригадасы (И. Юзиев. Р Файзуллин. Р Мингалим. Балтачта яшәгән Г Мөхәммәтшин. «Ватаным Татарстан» гәзите хәбәрчесе А. Юнысова) Куныр авылына килеп туктады.
Юл сөйләшү өчен бирелә, юлда юлдашлар табыла. Без Мирхәйдәр Фәйзинең Ырымбур тикле Ырымбурдан ничек һәм ни өчен Балтач якларына килеп чыгуына, «Галиябану» кебек гүзәл драманы шушында табуына аптырап, бу «тартып китерү генә» түгелме икән?— дип уйлый идек Харис Фәйзуллин гаиләсендә унбер бала булган. Композитор Җәүдәт Фәйзи, профессор Мидхәт Фәйзуллин. тәрҗемәче Сәгыйть Фәйзуллин безгә билгеле иде. Шушы гаиләнең бишенче баласы Әхмәтгәрәй Шода авылында мулла булган икән. Мирхәйдәр 1901. 1906. 1916. 1923 елларда шушы мулла йортында булган. Ул йорт әле дә саклана. Җиде бүлмәле, ике катлы гаҗәеп матур йорт. Хәтта хәзерге заман өчен дә! Мирхәйдәр Фәйзи килгән саен шушы йортта айлар буе яшәп, Шода авылы яшьләренең кичке уеннарын, җыр-такмакларын ишеткән, аларның кием-салымнарын күргән, эш-гамәлләрен күзәткән. 1916 елны килүендә ул «Галиябану» музыкаль драмасының оеткысын күңеленә сеңдергән һәм, Ырымбурга кайгың, тиз арада әсәрен тәмамлаган.
Ихтимал. Балтач якларының гүзәл табигате, сокланырлык урманнары. болын т угайлары аны канатландыргандыр. Без. Арча әдәбиятка 25 язучы бирде, дип горурланабыз. Балтач та бит әнә Мирхәйдәр Фәйзине татарның иң көчле сәхнә әсәрен язарга рухландырган, талантлы җырлар авторы Гарифҗан Мөхәммәтшинны үстергән. Медведевны тәрбияләгән.
жырчы Җәваһирә Сәлахова шушы җирдә туып-үскән. Барыннан да бигрәк. бу як дәүләт эшлеклеләре белән данлы, бу хакта алдарак тәфсилләп язган идек. инде.
Куныр авылына килгән бригаданы тагын бер хикмәтле хәл тан калдырды Кунырда да. Балтачтагы төсле үк. мәчет бар. зурлыгы, мәһабәтлеге дә шундый ук икән.
Колхоз рәисе Хәмит Гәрәевтән сорадык.
— Балтачтан күчереп салдыгызмыни бу мәчетне? — дидек.
Юк. диде ул. Мәчетне башта Кунырда салдык. Аны минем абыем Шамил Гәрәев проектлаштырды. Илдәге барлык проектларны өйрәнеп чыкканнан сон. Ул үзе архитектор түгел, әмма бик тә зиһенле кеше. Башта аның проектын үз авылыбызда сынадык, халык та. җитәкчеләр дә хуплагач, ул аны Балтачта салдырды.
Менә монда инде без тагын да татар халкының иң бөек заты Тукай белән очрашабыз: «Халык зур ул. көчле ул, дәртле ул. әдип ул. шагыйрь ул!» Әйе. зур булмаса халык, шагыйрь булмаса халык, мондый талантлы улларын тудыра аламыни?
Өч бригада өч авылда мәдәният сарайлары тулы халык белән очрашканнан соң. иртәгесен сәгать унда без Субаш авылына җыелдык. Әдипләрнең күңеле көр. чырайлары балкып юра. әдәби кичәләр зур булып, мәгънәле булып узган иде. Шул хакта бик тә теләп, күңел тойгыларына тулы ирек биреп, шаулаша-шаулаша фикер алышкан, шатлыкларны, күргән-соклантан нәрсәләрне уртага салып сөйләшкәннән соң. Субаш мәдәният сараена йомгаклау кичәсенә җыелдык. Очрашуны Балтач хакимияте башлыгы Марат Әхмәтов ачты. 350 кеше сыешлы залда шыгрым тулы булып, үсмерләр, апалар, җиңгиләр утырган. Алдан әйтелде ике шигырь укырга! Кереш-мазар сөйләп, сай фикерләр чәчмәскә!
Әйбәт булып чыкты унбиш кешелек десант: кирәген әйтә, кирәк түгелеп әйтми. Шигыренең кәттәсен укый авылга багышланганын, кайнар мәхәббәт хисләрен, табигатькә гашыйклыгын. Бәйрәмдә оч халык язучысы, бер халык шагыйре, сигез Тукай бүләге лауреаты, ике Җәлил бүләге лауреаты, бер Халыкара Андерсен дипломаты катнаша. Мәһди әйтмешли, солидный халык
Хакимият башлыгы канәгать: аның шомырт кара кашлары гетрән- гәләп куя. шомырт кара күзләре нур балкыта. Язучылар берлеге җитәкчесе елмайгалап утыра, ул да канәгать, аның елмайганын күреп, ниндидер ягымлы сүз әйтергә дип. хакимият башлыгы язучылар җитәкчесенә таба борыла.
Йомгаклау очрашуыннан әдипләр гун-гуры Саена пүчинкәсенә юнәлә. Алдап әйтеп куйганча, үсмерләр дә автобуслары белән шунда киләләр
Саена пүчинкәсенең зиратына 26 яшьлек Мәмдүдә абыстай күмелгән. Ул бөек Тукаебызның әнисе. Үз әниең, нинди генә булмасын, ул башка әниләрдән газизрәк Татарстан әдипләре Мәмдүдә абысгай җирләнгән изге туфракка түбәнчелек белән баш иделәр Бирелә без. ниһая г ь. бик күпләрнең остазы булган Җәлил хәзрәте очраттык. Ул. зират капкасы төбенә басып, төрле мәктәпләрнең югары сыйныф балаларына вәгазь сөйләде. Ул яшь. сакалсыз, йөзеннән нур сирпелә, сүзләре яшь йөрәк. гәрг ә сары май булып яга
Зират мәңгелек йорт, диләр. Алай түгел. Зират мәңгелек йортыбызның капкасы Шул капкадан узгач, гүр иясе булгач кына без мәңгелек йортыбызга китәбез. Укучы балалар' Сез безнең киләчәгебез «Исәннәрнең кадерен бел. үлгәннәрнең каберен бел!» дигән олы сүзне онытмагыз. Ата-бабаларның каберенә юлны суытмагыз. Сез башыгызга буш кепка кигәнсез. Аның козерегы ярты метр, калган ягы гел дә куыш Сез аңа акча әрәм иткәнсез. Сез Американын химиядән ясалган сагызын чәйнисез, аңа шулай ук акча әрәм итәсез. Сез гәзитләргә язылыгыз, җөмһүриятебезнең һәм дөньяның хәлләрен белен торыгыз. Гәзигкә язылган акчагыз сәдакадан булсын. Башка урыннарда ул чагында сәдака биреп йөрмәсәгез дә була Хәзер кадерле укучылар, бөек Тукаебызның
әнисе күмелгән кабер янына керербез, Коръән укырбыз. Кыз балаларның башында яулыгы булганнар керсен зиратка, булмаганнар койма буена тезелеп тыңласын Коръән догаларын.
Малайлар, кызлар зиратка тәртип белән генә керделәр. Җәлил хәзрәтпең Коръән догаларын мысыр мәкаме белән җанга ятышлы итеп укуын тәэсирләнеп тыңладылар. Әдипләр Мәмдүнә каберенә чәчәк-гөлләр куйдылар. Зират янында инде бурасы күтәрелгән, манарасы нарат такталардан бик мул итеп ясалган булачак мәчетне карадылар.
Каракүл янында тагын бер күңел кузгаткыч хикмәтле хәл булды. Бәйрәмнән соң без анда ял итәргә дип барган идек. Беренчедән, күл үзе бик матур, бик борынгы тарихлы икән. Икенчедән, аны яшел урман әйләндереп алган. Яңгырдан соң балкып чыккан кояш күл өстенә алтын багана сузган, өздереп кошлар сайрый, табигатьтән барлык сихәтне алып калырга теләгән Равил Фәйзуллин, инде чишенеп, лапылдап күлгә чумды да. (Ул инде 26 апрельдән үк су коена башлаган иде.) Болар барысы унбиш кешелек әдипләр десантын кузгатып, җилкендереп җибәрде. Урамдагы өстәл янына җыелып, без Каракүл турында шигырь язу өчен конкурс ачарга булдык. Шагыйрьләр моңа бик теләп риза булдылар.
Бу язма авторларыннан берсе, Гариф Ахунов, күңеленнән генә, берәүгә дә әйтмичә, конкурста катнашырга риза булды. Әлбәттә, ул әйткәнне. аның күңеленә килгәнне башка бер шагыйрь дә әйтә алмаячак. «Ерак океаннар, диңгезләр дулкынланса. Каракүл дә дулкынланмый калмаячак. Балтач җире. Арча җире дөнья белән тоташкан. Каракүл әле тыныч, аның кояш нурыннан алтын багана булып сузылган көмеш суларында татар шагыйре Фәйзуллин йөзеп йөри. Димәк, дөнья тыныч, сандугачлар дөньяның тынычлыгына мәдхия укып, язгы җырларын сузалар. Сабан тургае күкләрдә талпына-талпына, кояшка таба менеп бара. Балтач игенчеләренә җыр бүләк итә. И кадерле туган туфрак, и газиз Казан арты, бөек Тукаеңны балаларың гомер буе онытмасын, ошбу илаһи минутларда җир йөзенә яңа бер Тукай тусын!»
Марат Әхмәтов кулына баян китереп тоттыралар. Ул борынгы халык көен сузып җибәрә һәм үзе бәрхет тавыш белән җыр башлый. Ул шундый да моңлы, шундый да җанга ятышлы итеп уйный, бу минутларда ул үзенең хакимият башлыгы икәнен дә. житди- сабыр булырга кирәклеген дә оныта. Аның бәрхет тавышлы җыры әдипләрнең җаннарын айкап ала, Аяз Гыйлә- җев. яшьлегендә кичергән төрмә газапларын. нахакка интегүләрен исенә төшереп җылый, Илдар Юзәй аны җебегәнлектә гаепләп утыра торгач, үзе дә җылап җибәрә, ә Гөлшат Зәй- нәшова күңелен туйганчы бушатыр өчен урманнарга ук кереп китә... Өзә үзәкне Маратның җыры, җаннарны айкап ала һәм шунда аның бер гамәле искә төшә: Балтач хакимиятенең башлыгы татар гармунын Америкага алып чыкты. Телевидение аның гармун уйнавын, юк-бар җирдә генә түгел. Американың иң зур барларында
татар моңын яңгыратуын бөтен дөньяга күрсәтте...
Тукайның «Шүрәле»се Канада урманнарын айкап йөргән төсле, татар моңы Америка киңлекләрен айкап яңгырды.
Күкрәк тутырып, горурланып әйтә алабыз мөстәкыйль Татарстанда үзбаш эшли белүче, халык сәнгатен тирәнтен ихтирам итүче яна буын җитәкчеләр үсеп чыкты. '
Уйлану өчен мәгълүматлар
алтач районында 30 мең кеше яши 78 авыл һәм поселокта татарлар, удмуртлар, урыслар, марилар гомере сөрә. Авыл хуҗалыгы районы булган Балтач ел саен алдынгылар рәтендә булып килә. Игенчеләр фидакарьләрчә эшли. Әмма терлек-туар үрчетү бигрәк тә алга киткән Районда уртача савым 4400 килограмм тәшкил итә. кайбер колхозлар инде 5000 килограммга җиткерделәр савымны Иген уңышының райондагы уртача нәтиҗәсе—45 центнер Харис Галимуллин җитәкләгән «Социалистик Татарстан» исемле колхозда һәм тагын берничә колхозда бу сан күп өлеш югарырак. Галимуллин колхозы бөтен республикада дан тота.
Җырны Арча башлый. Әтнә. Биектау кушыла
, олай дип әйтергә гулы нигез бар Мисаллары да җитәрлек Без Әтнә һәм Биек тауда 1993 елны да. 94 елны да булдык Аларның бәйрәмнәрен, уңыш бәйрәме белән бергә үткәргән ярминкәләрен каралык, сәнгать бәйрәмнәрен күреп сөендек
Әтнә һәм Биектауда. игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең ел буена башкарган эшләренә йомгак ясау бәйрәмнәрендә (ә ул бәйрәмнәр март башында үткәрелде), арчалыларның күркәм эшләре турында ягымлы, ихтирамлы сүзләр күп сөйләнде. Арча халкы дәрәҗәсендә ипләргә омтылуны да хуплау кирәк, бик кирәктер. Мондый хәл. телгә алынган өч районның мәнфәгатьләреннән тыш. мөстәкыйль Татарстаныбызны да чынлап торып аякка бастыруны күздә тота бит. Шундый уртак теләк, уртак эш, уртак казанышка да китерә Әтнәгә һәм Биектауга Казанның Идел буе һәм Ленин районы делегацияләре килеп, шәһәрнең авыл белән иңгә-иң торып эшләү теләге белдерүе дә тормыш авырлыкларын бергәләп җиңү максатын куя.
Әтнәгә дә. Биек гауга да Арча районы хакимияте башлыгы Вәгыйз Минһаҗен җитәкләгән делегация килгән иде Әтнә һәм Биектау районнарының хакимият башлыклары Габделәхәт Хәкимов белән Рөстәм Миннеханов. Арча белән бер дәрәҗәгә чыгу Республиканың хәлен җиңеләйтүгә зур өлеш булыр, дигән җитди теләк белдерделәр Алар моны бик җаваплы килеп әйттеләр, чөнки бу алар җитәкләгән төбәкләрдәге халыкның уй-фикерләрен чагылдыру иде.
Бәйрәмнәргә килгәндә, аның нигезендә хезмәт кешесен хөрмәтләү ята. һәр делегациянең үзенә генә хас сөйләү осталыгы һәм милли бизәге бар. Әтнәдә. мәсәлән. Мари-Эл республикасының Марки төбәгеннән килгән делегация котлавы, һәвәскәр артистларының гүзә т җырлары һәм баяннар авазы ут күршеләре белән тату һәм дус яшәүнең үрнәге булса. Течәче һәм Пигрәч вәкилләренең Биектау чезмәтчәннәрен ихластан ихтирам итү. аларга татын да зуррак уңышлар теләү булып яңгырады
Бәйрәмнәрнең былтыргы йомгакларга кагылган өлешен лә Әтнәләр үз ашлөренә җентекле анализ ясадылар А тарның сөй ләүләреннән Ар чадан башка чыккан райондагы уңышларына күпмедер дәрәҗәдә сөенү дә аңлашыча иде Канәгатьләнү дин әйтмибез, канәгатьләнү үл үсүдән туктау дигән сүз Кайчандыр беренче ләрдән булып үзенең халык театрын булдырган Фәйзи Галиев. Наил Сабиров. Әдһәм Сәмиту.тлиннар кебек ветеран ко тхоз рәис тәре булган районның канәгатьләнергә, арыган- талчыккан буыннарны ял ит герен ягарга хакы юк иде кебек
Б
Шуңа күрәдер, күңелдә шигырь сүзләре дә туып өлгерде:
Башка чыккан кешенең Башы тулы уй булыр. Төн нигезне санга суксаң. Көзен ямьле туй булыр.
Әйе. башка чыккан кешенең башы тулы уй. Моннан әле берничә ел элек кенә Арчадан аерылып чыккан районның хәл итәсе проблемалары күп Юллар аз. Учреждение биналары җитешми. Төзелешләр аз булды шул, азрак булды. Башка чыккач, әтнәлеләр җиңне сызганыбрак, дәртләнебрәк тотындылар эшкә. Ләкин, хикмәт дөрес сәясәт алып бару, икътисадны ныгытуда гына түгел. Күңелдә бөреләнеп йөргән бер анык фикерне аеруча басым ясап әйтәсе килә: әдәбиятка һәм сәнгатькә игътибар итмәгән, аны үги бала урны- на күргән төбәк беркайчан да манты- мый. Безгә чит илләрдә байтак йөрергә туры килде. Татарстанның визит карточкасы булып Тукай һәм Җәлил сана-ла. Сез күпме икмәк үстерәсез, сез күпме нефть чыгарасыз, сез күпме сөт аласыз бер сыердан, дип сорамыйлар, чөнки цивилизацияле илләрдә экономика, хәзерге термин белән әйтсәк, икътисад үзеннән-үзе хәл ителергә тиеш. Аны хәл итмичә һич кенә дә ярамый, чөнки барлык бүтән өлкәләрнең үсеше икътисадка бәйле. Күптән түгел генә әле район җирләрендә көндәлек
Әтнә районы хакимияте баш- матбугатны күпләп алдыралар иде, лыгы Габделәхәт Хәкимов. «Казан утларымн күп укучылар авыл
пенсионерлары һәм укытучылар иде. Бер йөз мең данәдән арткан «Казан утлары» бүгенге көндә күпкә кимеде, гәзитләрнең дә тиражы азайды, татар телендә чыга торган гәзитләрдән бары тик «Ватаным Татарстан» гына быел шактый тираж җыя алды, «Татарстан яшьләре»нең дә тиражы зур, әмма ул сенсация белән, кайбер очракларда хәтта әдипләргә яла ягу белән җыя тиражны, яшьләрне мәхәббәт маҗаралары белән дә җилкендерә. Матбугатның хәле кыен, ә менә китап чыгару катастрофа хәлендә. Мәдәни ятыбызга, матбугатка игътибар иткән районнарны без зур хөрмәт белән искә алабыз Арча да, Әтнә дә, Балтач та ул яктан калышмыйлар. Арча. Балтач. Әтнә һәвәскәрләр сәнгатенә зур игътибар бирә. Вәгыйзнең. Габделәхәтнең. Маратның да үзләре гармунчы, үзләре менә дигән җырчы булулары моңа сәбәпчедер. Уйлый белү, оештыра белү ягыннан гына түгел, сәнгатьне аңлый белү ягыннан да талантлы кешеләр килә район хакимиятләренә. Балык Бистәсеннән Хатип Газизовны да сәнгатькә мөкиббән җитәкче дип санарга кирәктер. Хикмәти Хода, андый җитәкчеләрнең күңеле йомшаграк, хезмәт кешеләренә мөнәсәбәте ягымлырак, ихтирамлырак була. Татарстан андый җитәкчеләрне күптән көтә иде инде...
Сәнгатькә мөнәсәбәт ягыннан берничә төбәктә булган гыйбрәтле хәлләрне укучыларга җиткерергә кирәктер дип уйлыйбыз.
Татарстан телевидениесе Габдулла Тукай турында, аның бөтен гомеренә багышлап, 20 серияле нәфис фильм әзерли Бу эш инде өч ел буена
бара. Фильм төшерү Тукай-Кырлайда. Балтач районының Шода авылында, хтгнәнең Күшәр авылында булды. Нинди атаклы Арча, нинди атаклы Тукай-Кырлай бу авылда Татар дәүләт академия театрының артистларын бик сүлпән һәм гамьсез каршыладылар. Шуннан сәнгать әһелләренең күңеле сүрелде. Ә бит Тукай-Кырлайга бөтен республика булышты: нинди мәһабәт музей салынды анда, нинди куәтле буа төзелде! Мәдәният сарайларын, мәктәп биналарын әйтеп тә тормыйбыз инде Арчадан Тукай-Кырлайга тикле асфальт юл сузылды, юлның ян-ягына егерме чакрым озынлыктагы буй урман утыртылды Шул замандагы Министрлар Советы җитәкчелеге, Рәиснең беренче урынбасары Мансур Хәсәнов никадәрле көч түкте шушы чараларны үткәрү өчен Язучылар берлеге идарәсе шулай ук кайгыртты. Тукай* Кырлайлылар моның өчен рәхмәтле булырга, фильм төшерүчеләрне биш куллап каршыларга тиешләр бит Ә бит Кырлай Тукайның туган җире түгел. Тукайның туган авылы Кушлавыч Безнеңчә, бу факттан Арча хакимияте нәтиҗә чыгара белергә тиеш. Анда бит хакимият башлыгының вакыты җитеп бетмәсә, урынбасарлар Зиннәтулла, Шәфигулла әфәнделәр бар, сәнгатьне тирәнтен аңлаучы әлеге җитәкчеләр һәм тагын Ринат Фазлыйәхмәтов бар. Болар барысы да аңлы һәм акыллы кешеләр. Тукай-Кырлай колхозы идарәсенә аларның килешмәгән эш эшләүләрен аңлатып бирерләр дип нык ышанабыз.
Ә менә «Тукай» фильмын иҗат игүчеләрне Балтач хакимияте кояш кебек балкып каршы алды, Мирхәйдәр Фәйзи яшәгән йортны алар иркенә тапшырды, фильм төшерү өчен кирәкле барлык шартларны тудырды. Моның өчен Балтач хакимияте башлыгы Марат Әхмәтовнын бер сүзе җитте. Димәк, алар Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең үз районнарында. аның да Саена пүчинкәсенә булуына гаять зур их тира vt белән карыйлар Аның каберен мәктәп балалары һәм яшьләр килеп, гел каран* батып торалар.
Тукай турындагы фильмны төшерүгә Әтнә район Күшәр авылы бик җитди карады. Кырык чакрымдагы Каенсар авылыннан алар бердәнбер тарантасны табып алып кайттылар, укытучылар бәләкәй Апушны каршылаганда кирәкле унбишләп малайны әзерләделәр, атлар бирделәр, бик күп хатын-кызлар апалар, җиңгиләр, әбиләр, яшь киленнәр кинога төшертә риза булып, борынгыча киенделәр. Моның да сәбәбе бер генә Әтнә районының хакимият башлыгы Габделәхәт Хәкимов. профсоюз җитәкчесе Наил Сабиров («Чулпан» колхозының элекке җитәкчесе), колхоз рәисләре, гомумән, бөтен авыл халкы әлеге эшкә якты күз белән карадылар Күшәр авылы өч көн эчендә ду килде ул малайлар, ул бабайлар, ул апа-жиңгиләр урамнарны тутырып тордылар Кичке аг саклау картиналарына кирәкле атлар болыннарны iутырып йөрде, малайлар елга буена, карг тирәк янына кочагы-кочагы белән угын ташыдылар. Мондый мөнәсәбәт булганда, эшләмәс җиреңнән канатланып эшләрсең «Искра» колхозын кырык тугыз ел буена җитәкләгәннән сон лаеклы ялга чыккан Фәйзи Галиев тә килгән, аның да җаны түзмәгән иде Без аның акыллы кеше икәнен беләбез, ул сабыр гына тавыш белән безгә акыллы киңәшләрен бирде. «Мин Әхтәм Зариповка нык ышанам. «Идел кызы» романы буенча эшләнгән алгы серияле «1 аббас хәзрәт» фи.тьм- спектаклен бик талантлы башкарып чыккан иде ул». - диде
«Арча җиренең ачык кигабы»н язабыз икән инде «Тукай» фильмын төшергән чакта гына аңлашылмау килен чыкты дип. без Арчага күзәтә төшерә алмыйбыз Арча хакимияте фильмны Ашытбашта төшергән чагында сәнгатьчеләр!ә һәр яктан булышырга гырышты
Биектаулыларнын 1993 елт ы уңыш бәйрәмендә халыкның күпчелеге күршеләреннән ничектер арткарак ка тып баруына борчыла шикелле тоелды безгә Ләкин бх чи г гәп ярдәм көтүгә өметләнү түгел, үт көченә ышануга эчке мөмкинлекләрен эшкә җигүгә нигезләнгән иде
Тагын бер елдан. 1994 елның март башында узган бәйрәмдә биектаулыла- рның йөзе ак икәне билгеле булды. Бер ел эчендә алар бик тә өметле адым ясадылар. Бисктау хезмәтчәннәре Татарстан хөкүмәтенең икмәккә биргән заказын республикада өченче булып үтәп чыкты—дәүләт амбарына 23 мең тонна ашлык салды. Сыерлардан сөт алу 1992 елгыга караганда 395 әр литрга. ит җитештерү 32 процентка артты. Моңа «Урак һәм чүкеч». «Маяк», «Алга». «Ленин» исемендәге колхозлар зур өлеш кертте.
Менә шулай эшләр: җырны Арчалар башлый. Әтнә белән Биектау ул җырны дәвам итә. Әтнәдән халык күңелен район һәвәскәрләре күтәрсә, Би- ектауда сәхнәгә «Лик» модалар театры һәм республиканың профессиональ артистлары чыкты. Модаларны сәхнәгә
Теләчеләр сәхәр ашата _ _ азан ярминкәләрендә хәзер берсеннән-берсе кызыклы нәр- К сәләр күрергә була. Алдагы бүлекләрдә Арча ярминкәләренең гаҗәеп булуын, товарны 130-ар машинага төяп алып килүләрен сөйләгән идек инде. Шул ук Арча ярминкәләрне зур бәйрәмнәр алдыннан гына түгел, аена дүртәр мәртәбә, ягъни атнаның һәр шимбәсендә үткәрә башлады. Кукмаралар. Сабалар, Биек- таулар. Балтачлар да бик тырыша, товарларын затлы итеп алып килергә, арзанрак бәягә сатып. Казан халкын шатландырырга җай таба.
Ә менә Теләчеләр... Теләчеләр. нинди дә булса бер хикмәтле нәрсә уйлап чыгару ягыннан, гел Арчалардан өйрәнеп торалар.
1993 елның 8-Март алды ярминкәсенә алар зур хәзерлек белән килгәннәр иде — шундук халык теленә кереп. Казан урамннарында һәм аның ерак бистәләрендә теләчеләр хакында сүз куерды:
- Теләчеләр сәхәр ашата!
Ярминкәнең яме мал белән. Татарстанда үткәрелә торган сәүдә бәй-рәмнәрендә мәсьәләнең ул ягы күптән хәл ителгән инде. Ә менә ярминкәләрне халыкның көндәлек тормышына, гореф-гадәтләренә җайлаштырып үткәрү һәркемнең дә кулыннан килми. Борынгы гадәтләр халыкның үзенә кайта -менә нәрсә сөенечле!
Теләче ярминкәсенә таң атканчы ук чакырганнар иде. Моның сәбәбенә ярминкәгә килеп кергәч кенә төшенү мөмкин булды. Теләче сәүдәгәрләре базарда мөселманнарга сәхәр ашатуны оештырганнар. Бу изге эшне «Родина» колхозы рәисе, Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мансур Хөсәенов үз өстенә алган Ураза тотучыларга сәхәр ашатырга яңа суйган сыер ите. карабодай боткасы, төче
Биектау районы хакимияте башлыгы Ростом Миннеханов.
туры килде аңа...
алып чыгучы кызлар да, җырчы артистларыбыз да гүзәлләр иде.
Җырны Арча башлый дигәннән, Вәгыйз Минһаҗев Әтнәгә дә. Биектау- га да баян алып килгән иде. Бүләген беренчесендә «Әтнә» көен уйнап, җыр-лап тапшырды. Ә менә Биектау ягында — мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевнең туган ягында— районның Арчалар. Сарманнар. Минзәләләр кебек үз көе юк икән әле. Баянны җырсыз гына тапшырырга
коймак, вареньелар белән җимешле чәй тәкъдим иттеләр. Колхоз алып килгән күчмә кухнянын казаны астына иртән сәгать дүртләр тирәсендә үк ягып җибәрделәр Бу вакытта марг башында әле караңгы була. Дөрес, авылда, ихтимал^ тан әтәчләре, беренче әтәчләр аваз саладыр, әмма кала кешеләре йоклый әле. Теләче ярминкәсенә караңгыда ук килеп, сәхәр ашаучылар күп түгел иде. әмма бар иде. Әйбәт бит. җәмәгать! Борынгы затлы гадәтләр кайта бит. ул гадәтләр кешеләрнең исләренә дөньяда әхлак барлыт ын. ышану-инану барлыгын төшерә.
Теләче районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның һәм кулану- чылар җәмгыяте идарәсе рәисе Әсхәт Гайнуллинның һәр ярминкәгә яңалык алып килергә тырышулары моның белән генә чикләнми Әлеге яна район. Сабадаи аерылып чыгуына әле нибары ике ел гына булган район, колхоз-совхоз җитәкчеләрен базар шартларына күнектерүне максат итеп куя Рәис-директорлар үз хуҗалыкларында җитештерелгән азык-төлекне алып килеп урнаштыргач. авылларына кайтып киттеләр Яз якынлаша, авылда эш муеннан Ай-Һай. күп авылда эш! Түбәләрдән тамган тамчылар да. көн уртасында өй кыекларыннан асылынган сөңге бозлар да. авыл яңгыратып каңгылдаган ана казлар да. машиналар паркыннан ишетелгән гөрелте дә язны, язгы кыр эшләрен искә төшерә. Бу эшләрнең барысүзләр әйтте:
Алты машинага төяп, печән, фураж, дуңгыз балалары алып килдек. Колхоз малларына да. авыл кешеләренең шәхси абзарындагы терлек- Iуарга да җитәрлек азыгыбыз бар. Фуражыбыз да август аена кадәр җитәр. Әйбәт ашаткач, сыерлар сөтне күп бирә Көнлек савым бездә хәзер 21 литрга җитте
Теләченең колхоз һәм совхозларында терлекләр биргән ит-майнын муллыгын ярминкәнең сәүдә рәтләрендә дә күрергә була иле.
Теләче яты безнең күңелләргә Татарстанның халык язучысы Фатих ага Хөсние, ике зур сугышны узган классик язучыбыз Мәхмүд ага Максуд. Тукай бүләге лауреаты Мәхмүт Хәсәновы белән кадерле. Хуҗалыгын тырыш хезмәте, намуслылыгы белән аякка бастырып килгән Теләче ягы әдәбият һәм сәнгатькә дә ятта талантларын үстереп бирер дип
Питрәч тәҗрибә уртаклаша
игрәчнен данын сугыштан соңгы елларда безнең мәшһүр рәс- Псамыбыз Харис Якутюв күтәрде Шәле чибәрләре аның киң колачлы полотноларында чын мәгьнәсенде авылда үсеп чыныккан, алсу битле бернинди нпгән дә курыкмый торган таза беләкле яшь киленнәр апалар һәм җиңгиләр образы булып килеп керделәр Авыл, гомер-гомергә эш эшлән өйрәнгәнгә, чыра ботлы кызларны яратмады, битен-башын сыйпап кына егетләргә ярарга тырышкан «сы тулар» ла
10 .КУ Nr?»
Те.ычс районы хакимияте башлыгы Ростам Калимуллин.
сында да син башлап йөрергә тиеш. язгы авазлар һәм «язның шыпырт сулышы» синең йөрәк аша уза. җитәкче иптәш'
Ленин исемендәге колхоз рәисе Закирҗан Бикмөхәммәтов мондый
өметләнәбез
аның күңеленә хуш китми иде.
дан алды.
Камил Шакиров исемле акыллы рәис. Шәле кешеләреннән өйрәнеп, үз районының данын бөтен Татарстанга танытты. Бу язмаларның бер авторы, әйтик, Мәгъсүм Гәрәев. республика радиосында эшләгән чагында, туган-үскән авылы Шәлегә кайта Күрше авылда рәис булып эшләгән Камилебез ни сәбәпледер Шәлегә килеп чыккан. «Нинди йомыш сине безнең авылга китереп чыгарды?»— дип кызыксына радио корреспонденты. «Казаннан кайтып килеш.— ди рәис.— Юл уңаенда базарларга да сугылган идем. Шәле бәрәңгесе! Шәле бәрәңгесе' дип халык чират торып ала. Сәбәбе нидә икән менә шуны беләсем килде, ди ул ачык- тан-ачык. Сәрдектә дә шундый шәп бәрәңге үстерергә хыялланам. Орлыгын сезнең авылдан юнәтергә исәп...»
Дөресен әйткәндә, сүзендә тора торган кеше булып чыкты Шакиров, ул үзе җитәкләгән колхозда Шәле бәрәңгесен үрчетеп кенә калмады, Казанда оештырылган бәрәңге үстерү трестының җитәкчесе дә булып
Хәким абый кырыннан алып утырттылар. Шалкан төсле сап-сары. куш йодрыктай эре бәрәңге Шәле халкының үзен генә түгел. Казанны да ризыклы итте. Кукмара исә Шәледән ташыган орлык белән бәрәңгеле псясе Флүн Хәбибуллип белән бәйле. Татарстанда иң мул бәрәңге үстергән совхоз директоры ул. Хәбибуллин Пи- грәчтә Голландия технологиясен бере-нче булып кулланды һәм аның никадәр зур нәтиҗәләргә алып килүен республикага танытты.
— Инде шулай икән. Флүн Шәмсе- .парифович, Питрәчнең бәрәңге данын кайтару өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
Пигрәчнең бәрәңге тарихын бел-гәнегез өчен рәхмәт Юкса журналистлар белән әдипләр һәрнәрсәне беренче хәрефеннән башлап сөйләтергә күнек-кәннәр. Казанга ташылган бәрәңгенең яртысы узган елны безнеке иде. Мондый сикереш — Голландия технологиясен куллану нәтиҗәсе Шәледә бәрәңге 424 гектарда иде. Күп бит, бик күп. Яңгырлар китте. Техника өлгерми. Шәле халкы — олысы-кечесе сәнәк бе-
Бераздан Питрәч авыллары — бигрәк тә Шәле, атаклы колхоз рәисләре, бәрәңге үстерүнең осталары булып җигешкән агрономнары белән
торды.
Бүгенге көндә дә Казан базарларында Шәле бәрәңгесенең даны югал-маган. Аның тарихы гыйбрәтле. Ул тарих Питрәчтә яшәгән селекционер- агроном Хәким Бикҗановка бәйле. Хәким дигән акыллы галим Питрәч- нең тәҗрибә кырында яңа сорт бәрәңге чыгара алды. 1966 елның 4 июле көнендә СССР Авыл хуҗалыгы күргәзмәсе биргән таныклыкта мондый сүзләр бар: «Татарстан АССРның сорт сынау участокларында бәрәңгенең уңышы гектарыннан 247—336 центнер тәшкил итте, ягъни. «Лорх» сортыннан 58 центнерга артык. Товарлыклы бәрәңгенең чыгышы 94 процентка кадәр. Крахмалы — 17,2 —18.8 процент «Питрәч» сорты авыруларга бирешми, тәмле, чәчүлеге озак һәм әйбәт саклана».
Шәле кешеләре сугыштан соңгы елларда, озак вакытлар, бәрәңгене
Шуннан соң Шәленең бәрәңге эпо-
шлыгы Флүн Хәбибуллин. лән казып, көн саен 18 әр гектар бәрәң
ге алып барды. Аларга һәр көнне акча түләдек. Мондый эшсөярләргә акча жәл түгел!
булды.
Питрәч районы хакимияте иа-
— Киләчәкне ничек күз алдына китерәсез?
— Мөмкинлекләрне барлап чыктык. Бәрәңге мәйданын киметмәскә диелде. Тик хикмәт менә нәрсәдә: бәрәңге алу вакыты шактый четерекле көннәр кыскара, яңгырлар тенкәгә тия башлый Казан өчен кирәкле бәрәңгене колхоз-совхозларның үзләрендә сакларга булдык Моның өчен кышын сакларга заманча җиһазландырылган саклау урыннары кирәк 4 5 колхоз андый саклагычларны инде төзеп тә бетерде, берничәсе җиһазларын алын кайтты. Өлгергән саклагычларны «Татарстан кыры- 93» бәйрәмендә катнашучылар Күн авылында үз күзләре белән күрделәр. Әлеге корылмалар тулысынча өлгергәч. Казанның сәүдә оешмалары Питрәч бәрәңгесен бер уңыштан икенчесенә тикле ташып тора алырлар дип өметләнәбез.
Татарстан, мөстәкыйль җөмһүриятебез, чит илләр технологиясен кертә. Моның белән килешергә кирәк. Әнә Зәйдә, тагын башка районнарда Франция технологиясе белән шикәр чөгендере игәләр. Ул технология безнең республика хатын-кызларын авыр кул хезмәтеннән коткара. Гол- ландиячә бәрәңге үстерү техникасын без җитәрлек кадәр юнәтеп, колхоз- совхозларга бушлай бирдек. Бәрәңге үстерүне дә. шикәр чөгендере үстерү кебек, тулысынча механикалаштырырбыз шикелле.
Сабантуйлар
ез бәләкәй чакларда сабантуе җиткәнне авыл кешеләре ашкынып көтеп алалар иде. Ул чагында инде авыл болыннарында печәннәр чабылган, басуда игеннәр күзләрне иркәләп, хәтфәдәй җемелдәп, дулкынлана башлаган була Арчага тезелешеп атлар китә, бер авылдан гына да тугыз-ун ат бара. Сиртмәле җиңел арбаларга яшь-җилкенчәк төялә, хром итекне гармун күрүге кебек итеп сыдырган, күлмәк якаларын чишеп җибәргән, башка сигез өлгеле, төймәле кепка киеп алган егетләр, тальяннарын сайратып, җырлап баралар.
Биек тау башына кунаклаган Арча белән поездлар шаулап уза торган станца арасында, бормаланып-бормалапып. Казан елгасы ага Сугышка кадәрле мул сулы иде ул елга, анда балыкның бәртәсе дә. чабагы да. хәтта чуртаны да бар иде. Агым шәбрәк урыннарга салынган сөкәләрдән булдыклы балыкчылар көн саен берәр чиләк балык гашый торганнар иде. Мул сулы иде Казан елгасы, ник дигәндә, ул елганың буеннан-буена тегермәннәр эшли, ә ул тегермән янында авыл кешеләре ел саен буа буа торганнар иде.
Ай-Һай. ямьле иде сугышка кадәр Казан суы буйлары!
Арча янында, тау астында ук. елганың ике ягында бик иркен һ..м ямь-яшел болын җәелеп яга иде Әнә шул болында, ямьле елга тугаенда, язгы сабан туена меңнәрчә-меңнәрчә кеше җыела Күзләр камашырдай чуар киемле халык, кырмыска оясы кебек кайный, мәш килә юрган иде
Елга буенда җигүле атлар тора. Тарантаслар, сиртмәле җиңел арбалар. шлея-чуклы аргамаклар. Аларньш өстендә җиз тәңкә, муеннарында шөлдер, дугаларында җиз кыңгыраулар зыңгылдаша
Сабантуе тулы гармун, сабантуе гулы яшьләр' Күпме кыз. сылу авыл иркәләре шул сабантуйларында парын гапгы. күпме егет, торле тарафлардан килгән егет-җиләннәр үзләренә кыз сайлады
Әнә НИНДИ иде сугышка кадәрле сабан туйлары' Анда малай лар йөгерешә бүрәнә өстендә егетләр капчык белән сут ыша. чү гмәк вату, бау тартышу түкми-чәчми су ташу. ко.па башына бәй ләп кунган әтәчне алын төшү каяндыр Алан авылы яг ыннан килеп чыккан өермәне атлар чабышын карау, каты беләк гс егетләрнең, мәйдан тотар ирләрнең чирәм өстендә көрәшкәннәрен карау. _ w
Cvi ыштан com ы елларда сабантуйларының яме ки гә башлады каяндыр исерекләр ки ген чыкты, аннары халык уеннарын ниндидер спорт
ярышлары, «әртистләрнең» җанга ятышсыз җырлары алыштырды, бозылды халыкның мең еллык гореф-гадәте, бозылды бәйрәм яме.
Ниһаять, менә соңгы ике-өч ел эчендә сабантуе янә дә үз эзенә килеп төште. Халык уеннары кайтты, шытыр-пытыр сүз, ялган сүз. уйдырма сүз, халык телендә йөргәнчә әйтсәк, «кызыл сүз» чүп-чар өеменә ташланды.
1993 елны Арча сабантуенда Татарстан Республикасының Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Аның Татарстан районнарыннан ни өчен Арчаны сайлаганлыгын һәммә кеше белә иде— Арча соңгы елларда игенчеләрнең БАШКАЛАСЫ булып танылды. Игеннәрне вакытында урып-җыюда булсын, игенчелек культурасын күтәрүдә булсын, ашлык тапшыруда дәүләт заказын беренче булып үтәүдә булсын - Арча беренчелекне берәүгә дә бирмәде.
Әмма, ни хикмәттер- башка вакытта бигүк сөендермәгән болытлар бүген килеп җиткәннәр дә иртәдән башлап яңгыр яварга кереште. Сабантуйларының матурлыгын тулысынча күрсәтергә теләгән Арча халкы да, Арчаның хакимият башлыклары да яңгырның кирәк түгел чакта, үч иткәндәй, коярга тотынуына инде үртәнә үк башлаганнар иде, Минтимер Шәрип улы гап-гади бер сүз әйгте:
Туганнар, яңгырга үпкәләмик. Ява бирсен. Икмәк ява бит...
Шул минуттан башлап үкенүләр бетте, барлык уеннар уйналды, ат чабышы да булды, көрәшчеләр дә, янып-көеп утыручыларны дулкынландырып, тулы көчләренә көрәштеләр. Үз вакытында әйтелгән бер ягымлы сүз бөтен проблемаларны хәл итте дә куйды.
1993 елның 13 июнендә үткәрелгән Арча сабантуе кешеләрнең күңеленә үзенең матурлыгы, бик әйбәт оештырылган булуы белән генә түгел, хөрмәтле президентыбызның юату сүзе белән дә кереп калды.
1994 елны Арча сабантуе 12 июньдә булды. Сабантуйларын уздыруда «җитмеш җиде пот тоз ашаган» Ринат Фазлыйәхмәт ов безне кояштай балкып каршы алды, хакимият башлыгының урынбасарлары Шәфигулла белән Зиннәтулла әфәнделәр дә сабантуен карарга Казан каласыннан кайтканыбызга шатлануларын ихлас белдерделәр. Аннары безне Арча кулланучылар җәмгыятенең рәисе Җәүдәт Миннәхмәтовка җылы куллан тапшырдылар.
Без иң әүвәл кибетләрне карарга булдык.
«Сезгә сәүдә йорты «Арча» хезмәт күрсәтә!» дип капка башына бик матур хәрефле плакат эленгән җиде йорт янына киләбез. Болар курчак өйләре. Аллы-гөлле төсләргә буялган, тәрәзәле-ишекле йортлар.
— Безнең Казанда «Арча» исемле зур гына кибетебез бар. Анда без көн саен Арча товарларын сатабыз Кибет мөдире элекке әфисәр. Әлки мишәре... — дип әйтеп тә бетерми Җәүдәт, ут борчасы кебек җитез, ыспай гәүдәле, башына чигүле кара түбәтәй чәпәгән ир уртасы кеше безнең каршыда пәйда була һәм елмаеп-көлеп безнең белән күрешә.
— Гариф абый, исәнмесез! Туган якларга кунакка кайттыгызмы? — дип ул безне кочаклап ук ала.
— Сез танышмыни?—ди Җәүдәт, гаҗәпләнеп.
Таныш булмыйча соң! Үзең бит безне Казандагы «Арча» кибетенә юлладың. Үзең больниста ята идең ич.—дим мин
— Әйе, әйе, шулай бит әле. Йә. Казандагы «Арча» кибете ошадымы сезгә?
— Кибет менә дигән! Кибетче кызлары аннан да әйбәтрәк: ягымлылар, чибәрләр, зәвык белән киенгәннәр. Сандугачлар кебек, бер-берсен уздырып сайрыйлар.
— Товарны мактауларын әйтәсезме?
— Нәкъ шуны әйтәбез. Шундый да оста мактыйлар юварларын. алмас җиреңнән алырсың.
— Ә директоры? ди Җәүдәт.
— Директоры бик үткен. Сөйләшә дә белә, оештыручы икәне әллә каян
күренеп гора.
— Рәхмәт, ди Җәүдәт, бу безнең адреска да мактау булып чыга биз әле.
Директорны мин сайладым Казандагы «Арча» кибетенә. Менә алар безнең
сабантуена нинди кәттә йортлар ясап куйдылар, сез әйтмешли. боларның
товарын алмас җиреңнән алырсың!
Җаның ни тели, абыйга да. сабыйга да товар бар «Арча» сәүдә йортында
азык-төлек дисеңме, кием-салым дисеңме!
Шул хәтле дә гүзәл курчак йортлары итеп җиде кибет ясаганнары өчен
хуҗаларга рәхмәт әйтеп, алга таба кузгалабыз
Ике урында түбәсен чыршы ылысы белән япкан, урманда йөрү тойгыларын
уята торган ашханәләрне горурланып күрсәтә безгә Җәүдәт Йа хода! Осталар
да сон арчалылар уйлап чыгарырга! Сабантуена авыллардан килгән халык ач
йөрмәсен дип. гигант ашханәләрен дә корып куйганнар. Ашханәнең ишеген
ачып, башны тыгып карыйбыз, күзгә берьюлы ун өстәл ташлана. борынга
тәмле аш исләре килеп бәрелә Димәк, ашханәләр уенчык түгел, ашханәләр
кешеләрне кайгыртып корылган
Алда ниндидер карусель Түбәсе үтә күренмәле сары, кызыл, яшел, зәңгәр
төстәге ефәк белән ябылган. Бик дәү гигант карусель, эчендә прилавкалар,
эчендә товар, җаның ни тели шул бар
Инде Арчаларның могҗизасы шуның белән беттеме дисәң, «Әкият»
кафесы алдына килен туктыйбыз. Каен киртәләр белән уратып алган кафе
ишегалдында япь-яшь әниләр улларына, кызларына тәмле ризыклар алганнар
да бергәләп шуны балалары белән ашап утыралар Бу авыр һәм болгавыр
заманда шуннан да матуррак күренеш була аламы’
Инде хәзер мин сезгә, кадерле кунаклар, сабантуй кибетләренең иң
зурысын күрсәтәм. ди Җәүдәт Миннәхмәтов һәм безне ул арырак алып китә.
Бер йөз метр озынлыктагы арага 25 кибет салынган Арча. Үрнәк. Курса.
Чулпан. Тукай-Кырлай кулланучылар җәмгыятьләренең кибетләре икән
Берьюлы егерме биш кибет! һәммәсе дә буяулы-бизәклс. пөрдәле-кашагалы,
һәммәсенең дә түбәсендә Татарстан флаглары яки герблары зәвыклы һәм
законлы
Шактый ук читтә машиналар. Анда да сату итәләр. Алары һәвәскәрләр
икән, алары кызыктыра торган түгел.
һәвәскәрләрне читкәрәк кулык, ди Җәүдәт, безнең матур кибе-
тләребезне ямьсезлән тормасыннар Сату итәргә аларга да рөхсәт. Гик алар
дәүләт кибетләренә караганда кыйбатракка сатарга тырышалар Әмма алар
теләгән белән генә түгел шул Күрәсезме, алар тирәсендә кеше юк диярлек,
безнең кибетләрдәге малны чират торып алалар _
Сабантуй башланырга сигнал була Без мәйдан ятына ашыгабыз. Безне
шигырь белән үтә дә матур итеп язылган плакат озатып кала
Сабан гуе хезмәт туе.
Шатлык һәм бәхет туе Уйнап,
биеп, җырлап, көлеп. Бәйрәм итик
кон буе.
Сабантуй мәйданыннан бәйрәмчә бизәлгән атлар в.жарь белен генә узалар
У i .и гарный олауларында яны чәчүдә дан алган хпмәг батырлары Сабапгуй
флагын күгәрәләр Район хакимияте башлыгы Мин- һажев бәйрәмгә жые пан
халыкны сабан бәйрәме белән кот гый
Калганы барысы ла район сабантуснын программасында куе панча баот
1994 елгы сабан багырларын коглау. фольклор коллективлары чыгышы. Арча
педагогия коллелжынын спорт уеннары. Арча районы халык галантлары
концерты
Халык парашютчыларны кәгә, калык мәйдан уртасына көрәшчеләр
чыкканны көтә
һавада күренгән парашютлар, аларның җилдә җилфердәп килүләре,
сабантуе мәйданына төшеп утырулары алкышларга күмелә. Аннары татар
милли көрәше башлана...
Сабантуеның күп төрле уеннарын әйтми калдырырга мөмкин, әмма ат
чабышын әйтми калдырып булмый. Без бәләкәй чакларда атлар Алан авылы
ягыннан өермәләнеп күтәрелә торганнар иде. Халыкның шатлык авазлары,
атларның җайдакларын ярсытып торулары, иң арттан килгән атның муенын
сөлгеләр белән бизәү гадәткә кергән иде.
Хәзер Арчада, сабантуй мәйданыннан ерак та түгел, ипподром мәйданы
булдырдылар. Атларның тоягына кыен булмасын өчен, мәйдан юлларына
кирәкле балчыкны, комны, вак ташны Башкортостаннан алып кайттылар.
Ат чабышын карарга дигәч, халык дәррәү шул мәйданга юнәлде. Биредәге
аеруча матур бер детальне әйтми калдырсак, ат чабышы чабыш булмас төсле
тоела безгә.
Вәгыйз Минһаҗевның күптәнге дусты Фән Вәлиәхмәт көмеш телле
гармунында Арча көен уйнап бара ат чабышы мәйданына. Башка гармуннарга
әйләнеп караучы да юк, әмма Вәлиәхмәт гармунын барлык кеше күздән үткәрә
һәм сокланып тел чартлата: уйнап та карый соң Уфа татары тальянда! Җаннар
эри, күңелләр кузгала, дөньяда яшәвеңә. Фән Вәлиәхмәтнең шул тамаша матур
итеп, виртуозларча гармун сайратуына шаһит булганың белән горурланып, ат
чабышын карарга барасың...
Урак-Чүкеч дуслыгы
у бүлектә сүз башкалабыз районының сабантуе турында барачак. Укучы
дустыбызның күңеленә сорау килүе мөмкин: «Нигә әле Арча турындагы
китапка Казанны китереп кушалар? Казанның Арчага ни мөнәсәбәте бар?»
Җавап бирәбез: Казанның авыл районнарына турыдан-туры мөнәсәбәте
бар. Казанның барлык районнары язгы, җәйге, көзге эш өстендә авыл халкына
бик теләп ярдәм итәләр. Арча районына Казаннын Совет районы шефлык итә.
Совет районының хакимият башлыгы Альберт Әскар улы Камалиев хакында
махсус сөйләү кирәк булыр. Уртачадан калкурак базык гәүдәле, йомшак
фигыльле бу башлык авылларда урак өсте башланыр алдыннан зур әзерлек
эшләренә керешә. Арча районының барлык колхоз рәисләрен, совхоз
директорларын Казанга хатыннары белән бергә чакырып, бик зур бер ашханә
залында ал арны кешечә кунак итә. Урак өсте алдыннан колхоз-совхоз җитә-
кчеләренең нинди ихтыяҗлары бар, кемгә күпме машина, күпме шофер, күпме
эшче көчләр кирәк — барысын да уртага салып сөйләшәләр. Шундый ягымлы,
шундый олысымак түрәнең сүзен аяк астына салып булмый бит инде.
Шоферлар авылга бу юлы инде чын мәгънәсендә теләп баралар. Шунысы бик
әйбәт: авылга күпме ярдәм кирәген Камалиев түшәмнән алмый, колхоз-совхоз
җитәкчеләренең үзләреннән ала. Ә бу исә авыл игенчеләренә ифрат та ошый,
ник дисәң, аларны санга сугып, олылап, хөрмәтләп сөйләшәләр бит.
Арча районы хезмәтчәннәре соңгы елларда игеннәрне җыеп алу. дәүләткә
ашлык сату ягыннан алдынгылар сафында бара икән, димәк, монда Казанның
Совет районы эшчеләренең дә өлеше бар. Урак-Чүкеч дуслыгы менә шулай
була ул. Кайчандыр бөек СССР державасы яшәгән заманнарда туган ул
төшенчә бүген, яңа шартларда, яңа төсмерләргә байый. Арчс! ярминкәләренә,
уңыш бәйрәмнәренә Совет районы җитәкчеләре кайта. Казанның кибетләре,
ашханәләре, чәйханәләре кайта, татар ашының иң тәмлеләрен, телеңне
йотардайларын пешереп алып кайта казандылар!
Иген уңышы җыеп алынгач, бәрәңгеләр казылып бе1кәч. Альберт әфәнде
Камалиев Арча уңганнарын тагын үзенә җыя. дусларча-тутаннар- ча әңгәмә
корып җибәрә Арчалар да бурычлы булып калмый, бәрәңгенең иң яхшыларын
олау-олау итеп көзен Казанның Совет районы кибетләренә озаталар.
Бу дуслыкның нинди чагылыш тапканын белү өчен Казанның Совет
районы сабантуена юнәләбез
Каен урманына алып керә торган юл буена кибетләр, киосклар, кафелар,
әкияг йортлары тезелеп киткән Хакимият аппаратыннан Зәй- нетдинов безне
алып бара. Ул янып торган кара татар Исеме һәм әтисенең исеме ни өчендер
Валерий Геннадьевич Нигә алай икәнен сорыйбыз «Әти минем урыс, өч
мәртәбә китте бездән, өч мәртәбә кире кайтты. Мин фамилияне әнинекен
алдым, исемем әти куйганча калды инде», дип саф татарча әйтә Валерий. Ул
яшь әле. чибәр, каратут йөзе ягымлы, тулы ай кебек балкып тора. Сабантуе
мәйданына җиткәнче без утызлап кибет очраттык Татлы сулар да. шәраблар
да. туңдырма да. мануфактура. балалар киемнәре дә. урын-җир әйберләре дә
бар аларда. Кибетчеләре милли киемнәрдән. Ягымлы игеп каршылыйлар,
татлы су. «Күгәрчен сөте» кәнфите, печенье, шоколадлар тәкъдим итәләр.
- Боларныц күбесе Арчадан килгән кибетләр, ди Валерий
Казаннан. Дербышкидан. тау өстендәге яңа поселоклардан халык
ташкыны агыла. Әтиләре сабыйларын муенына атландырган, әниләре бәләкәй
кызларын җитәкләгән, баганалы олы юллардан, агыла халык, тальян
гармуннар сайраша, махсус билгеләнгән автобуслар сабантуйга килүчеләрне
ташый
Арчадагыча иркенлек, муллык, матурлык
Тәртип сагында торучы, милиционерлар ак кительләрдән урман ала-
нындагы ромашкалар кебек күренәләр Алар күп. ифрат күн Өстәвенә тагын,
гадәттә булмаганча, ягымлылар, кычкырмыйлар, каныкмый лар.
Флаг күгәрделәр
Татарстан гимны уйналды.
Аягүрә басып, берничә минут тып-тын тордык.
Казанның Совет районы хакимиятен котларга башкорт lap. мари тар.
мордвалар, чувашлар, удмур. мр төркем.әркем m н.ш ................ ..... шар иле
Майлан угмасынла lapi w биюләр оермаынә
баш ылы Мингнмср Ша- рипович аларны >чке
бер рах.нлек белан. рухланып каралы, ...ме ал-
СУЛ 111 Hl Kvlhipe елтырый иле. Сабантуеның акеака н.ш когда» кебек
Юморис|нк биюне ул нса елмаеп, рахәтланеп качен карады
ягымлы игеп дәшәләр
Халык ташкыны язгы гөрләвекләрдәй агыла
Кибетләр тулы шәраб, әмма исерекләр юк Монысы да Арчадагыча' Юкса
бер мәлне сабантуй, сабантуй булудан туктап, махмырчылар оясына әйләнә
башлаган иде.
Сабантуйның олы юлыннан бер гөркем халык ничектер тупланыбрак,
ашкынулырак килә Баксаң-к үрсәң. хөрмәтле Президентыбыз Шаймиев пәйда
булган икән. Ул кибетләр янына туктый, кибетчеләрдән сораша аңа җавап
бирәләр, ризык тәкъдим игәләр, фотоаппаратлар Президентны чалт га чолг
сурәткә төшерә.
Бераздан сабантуе президиумына хөрмәтле кунаклар, ил агалары, сугыш
һәм хезмәт ветераннары кереп утыра Презндегггыбыг Минтимер Шәрип улы
Шаймиев тә, үзен озатып йөрүчеләр белән бергә. Сабантуй
президиумына килә
Ничәмә-ничә мәртәбә күзәткән бар кешеләрне ихласлык бизи Минтимер
Шәрип улы кайда гына булмасын, һәммә нәрсәне чын күңелдән карый
Сабантуе башлануы аның йөзендәге күләгәләрне, сөмсер төрне куып
җибәрде Президиум кешеләренә биреп чыккан чигүлс бархеч гүбәтайне дөул
матур гына игеп киеп куйды Кап-кара костюм, ап-ак күлмәк, кара бәрхет
гүбангй аның нурлы йөзен тагын да ача гәпне
рухланып карады, йоге ал-
Парашютларда төшүчеләр дә. бәйрәмчә бизәлгән атлар да, байрак күтәреп,
яшьләрчә җиңел атлаган ветераннар сафы да - барысы да дулкынландыра иде
бугай аны. Ул әледән-әле Совет районы хакимияте башлыгы Камалиевкә
дәшә, уй-тойгыларын аның белән уртаклаша иде.
Арча районы хакимияте башлыгы Вәгыйз Минһаҗев президиумда
күренүгә, ул, ай-кояштай балкып, Вәгыйзне үз янына чакырып алды һәм
күңелендәге уй-тойгыларын аңа, нәкъ менә аңа, үзенә хас сабырлык белән
сөйләргә кереште.
Җөмһүриятебезнең иң беренче башлыгы, хөрмәтле Президенты өчен,
ихтимал, барлык районнарның хакимият башлыклары да бердәй тигез
кадерледер. Әйе. хакимият башлыкларының барысына карата да ул күңелендә
ихтирам саклыйдыр. Әмма бу минутларда Президентыбыз Вәгыйз
Минһаҗевка аеруча якты күз белән карый, аны дустанә тәбрикли кебек тоелды
безгә. Әнә шуны тою безнең өчен рәхәт иде.
Ил байлыгын арттырган ирне ил онытмый шул, онытмый!