Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДА СТАЛИННЫҢ КАНЛЫ ЭЗЛӘРЕ


(ГЫЙБРӘТЛЕ ЯҢА КИТАП УКЫГАЧ)
Төп сүзгә күчкәнче, 1995 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Сталин һәм «татарлар эзе» («Сталин и «татарский след») дигән китапның авторы Булат Солтанбәков турында кыска гына мәгълүмат бирү урынлы булыр. Булат Фәйзерахман улы 1928 елда Казанда, укытучылар гаиләсендә туган. Аның әнисен — Яна Бистә балаларына аң-белем һәм тәрбия биргән Мәдинә апаны — бик күпләр әле партия өлкә комитетының мәктәпләр бүлегендә эшли. 1961 елдан вуз укытучысы була.
Профессор Булат Солтанбәков хәзерге вакытта Татарстанның укытучылар белемен күтәрү институтында кафедра җитәкчесе. Бу галим шөгыльләнә торган төп проблемалар түбәндәгеләр: революция алдыннан һәм революциядән соң халык мәгарифе, мәдәният, сталинизмның республикада чагылышы, милли мәсьәләләр. Шул темаларга аның йөздән артык очерк, мәкаләсе басылды. Татарча белсә дә, ул рус телендә яза. Б. Солтанбәковның «Генсекның беренче корбаны», «Милли сәясәт серләре», «Татарстанның драматик тарихы», «Яшерен архив битләре» һ. б китаплары киң җәмәгатьчелек тарафыннан жылы каршыланды, тиз вакыт эчендә таралып бетте. «Сталин һәм «татарлар эзе» китабында 17 очерк тупланган. Аларның һәммәсе дә күпсанлы архив материалларына, документларга таянып язылган. Автор фактларны шулкадәр оста итеп файдалана ки, әйтерсең лә очерк геройлары белән гомер буе эшләгән, яшәгән. . Тагын шунысы бик әһәмиятле: Б Солтанбәков, татар тарихчылары арасында беренче буларак, моңа кадәр жиде йозак астында сакланган («Сверх секретно» — «особо секретно») 558 нче фонд (Сталин кул куйган яки шуларга бәйләнешле документлар тупланмасы) материаллары белән таныша, өйрәнә.
Китапның төп геройларыннан берсе — Ильяс Алкинның тормышы, сәяси эшчәнлеге күп нәрсәләр хакында сөйли Ильясның бабасы — Шаһиәхмәт Алкин— заманасында Казан губернасының атаклы полицмейстеры була. Полковник дәрәжәсендә пенсиягә чыга Аның улы Сәитгәрәй Алкин университет тәмамлый, яхшы журналист була, 2 нче Дәүләт думасына депутат итеп сайлана. Сәитгәрәй улы Ильяс әнә шул мохиттә тәрбия, белем ала Сүз уңаенда гына: Сәитгәрәй 4 баласына (Ильяс, Җиһангир, Даут, Әскәр) югары белем алырга мөмкинлек биргән. Алар башта Казандагы реаль училищены тәмамлыйлар, аннан соң төрле вузларда укыйлар. Ильяс ул чактагы иң атаклы вузларның берсе — Санкт-Петербург Политехник институтын сайлый. Шул елларда ул бикКитап күп революционерлар, җөмләдән. атаклы татар зыялылары Садри Максу ди. Гаяз Исхакый, Зәки Вәлиди. казах Алихан Букейханов белән таныша
Офицерларга зур кытлык тугач. 1916 елда Ильяс Алкинны да армиягә алалар. Кыска сроклы училище тәмамлагач, аны Казандагы бер хәрби частька офицер итеп билгелиләр Билгеле булганча. 1917 елда патша тәхетеннән ваз кичәргә мәжбүр була Шулай итеп Февраль революциясе сәяси көрәшнен яна этабын башлап жибәрә Казанда мөселманнар советы (социалистик комитет) оеша Март уртасында мөселманнар комитеты төзелә һәм анын җитәкчесе итеп яшь. энергиясе ташып торган, төпле белемле Ильяс Алкин билгеләнә Тиздән Петро- градта Россия мөселманнарының 1 съезды ачыла. Съезд Ильясны Хәрби Шура җитәкчесе итеп куя.
Октябрь революциясен мөселманнар якты өметләр белән каршылыйлар Вакытлы хөкүмәт безне алдады, большевиклар сүзләрендә торырлар, халыкка вөҗдан, сүз иреге, жир бирерләр дип уйлыйлар Аларнын да гадәти урыс шовинистлары икәнен белмиләр әле. Шул шартларда. 1917 елның 4 декабрендә. Уфа шәһәрендә, мөселманнарның Милли мәҗлесе җыела. Ул «Идел-Урал штаты» төзү турында карар кабул итә. Бу эшне практик тормышка ашыру өчен 8 кешедән махсус комиссия төзелә һәм аның җитәкчесе итеп Ильяс Алкин раслана Озакламый. 1918 елның гыйнвар ахырында. Бөтенроссия мөселманнары хәрбиләренең съезды ачыла. Анда «Идел-Урал штаты» төзүнең И Алкин тәкъдим иткән варианты өстенлек ала. Большевиклар бу тәкъдимгә геш-тырнаклары белән каршы төшәләр Шуннан сон делегатларның Алкин яклылары шәһәрнең татарлар яши торган ятына күчә. 1 нче мартта «Идел-Урал штаты» төзелү хакында махсус белдерү ясалырга тиеш була Шул хакта плакатлар басыла Штатны төзүчеләр аның Россия составында булачагын әйтәләр Әмма болшевик- ларга бу да ошамый һәм 28 нче февраль төнендә хәрби революцион штаб (7 кешедән торган бу большевиклар штабы составында Солташалиев. Якупов та була) Алкин кешеләрен кулга ала Тарихка «Болак арты республикасы» исеме белән кереп калган бу якты омтылыш шуның белән юкка чыга
Без бүген Татарстан республикасының суверенитет алуы турында сөйлибез, шул юлда беренче юл ярабыз дип уйлыйбыз Бу йомшак итеп әйткәндә дә. дөреслеккә туры килми. Чөнки беренче мәртәбә рәсми төстә бәйсезлеккә омтылыш 1918 нче елда ясалган. Әмма. 1адәттә1ечә. юлыбызны күршеләр кискән Шул елның августында И. Алкин Самарага күчә Ул чакта чехлар Казанны алып өлгермәгән була Аннан соң Ильяс Алкин Уфага бара һәм Зәки Вәлиди гаскәрләренең штаб начальнигы итеп билгеләнә
Башта 3 Вәлиди армиясе аклар ягында булса да. Колчакнын шовйнистик сәясәт үткәрүенә инангач, кызыллар ягына күчә. 3 Вәлиди белән И Алкинны Мәскәүдә Сталин кабул итә. Өметле вәгъдәләр бирә Әмма һәммәсе ялган булып чыга Башкортстан республикасы (1919 елның мартында төзелә) дигән бутафория хокуксыз бер территория генә була. 3 Вәлиди. тәҗрибәле сәясәтче була рак. моны бик тиз сизә Мәскәү белән, вакытында араларны өзә һәм кулга алынудан котылып кала. Ә Алкинны. бер төркем иптәшләре белән бергә кулга алып. Мәскәүнен Бутырка төрмәсенә ябалар Ул чакта. Ленин исән вакытта. Сталин хакимлеге чикләнгән була әле. Шуның өчен ул төрле чигенүләргә маневрлар ясый Аның кушуы буенча, мәсәлән. И Алкинны төрмәдән чыгаралар Моннан соң ул фән белән шөгыльләнә, профессор дәрәҗәсенә күтәрелә Әмма милли кадрларны юк итүнең яңа дулкыны И. Алкинны да эләктереп ала Аны 1937 елның сентябрендә кулга алалар Бер айдан сон. «халык дошманы» исемен тагып, аталар И Алкиннын гаебе бер генә була абруйлы, белемле милли зыялы Шунысы хак Ильяс Алкин, татар миллн-азатлык хәрәкәтенең Мирсәит Солтан- галиев. Мулланур Вахитов кебек үк. бөек, онытылмас шәхесе
Милләтне бетерүнең «нәтиҗәле алымнарыннан» большевиклар шактый уңышлы файдалана Шу-ларның аеруча мөһиме милләтне, халыкны җитәкчеләрсез калдыру Кем ни генә сөйләмәсен, җитәкчесез халык толпа ул Моны борын гылар да яхшы белгәннәр. Ә инде «пролетариат диктатурасы» дип аталган 7 башлы аждаһа хакимлек иткән чорда бик күп та гар зыялылары аяусыз кырылган Мәсәлән. 1938 елда Казанга Югары судның Матулевич җитәкчелегендәге күчмә хәрби коллегиясе килә Аның карары белән бер көндә 120 кеше үлем җәзасына хөкем ителә һәм шундук атыла Шуның аркасында Татарстан. Мари республикасы җитәкчеләрсез кала
Кайчак «җәлладлар тегермәне», үзенең әйләнү көчен вакытлыча киметеп ала «Ректор гомеренең 126 сәгате» (Г Камай турында яна мәгълүматлар) дигән очеркта шундый бик сирәк хәл тасвирлана 34 яшьлек галимне, өстәвенә татар
кешесен — Гыйлем Камайны— Казан дәүләт университеты ректоры итеп билгелиләр Кыска гына вакыт эчендә ул укыту-тәрбия. фәнни-тикшеренү эшләрен юлга сала, яңа факультетлар ачу хыялы белән йөри. Бу нәрсә Мәгариф министры А Бубновка бик ошый һәм партиянен XVII съездында ул Г Камайны мактап телгә ала. Инде 1937 елда «халык дошманы» А. Бубнов кулга алынгач (атылгач), «ул үстергән кадрларны» чүпләү башлана. Шулай итеп Гыйлем Камай төрмәгә ябыла Ул чактагы хәлләрен ректор кыска гына итеп болай аңлата: «Мондый хәлгә бер тәүлек түзәргә була әле. Бигрәк тә минем кебек кешегә—элекке Идел грузчигына. Ләкин 5 көн, 5 төн буе ял бирмәү, хәтта идәнгә утырырга, стенага сөялергә рөхсәт итмәү, ач тоту, сусыз интектерү, туктаусыз кыйнауларга түзүе искиткеч авыр» 1937 елда Татарстан НКВДсы башында бер-бер артлы А. Алемасов, В Михайлов дигән «чекистлар» тора. 1937 елда Г Маленков Казанда өч көн булып, «халык дошманнарын тизрәк юк итү буенча» инструкция бирә. Шуны тыңлаганнан соң В Михайлов болай ди: «Миңа 2-3 мең кешене генә кулга алырга (димәк, атарга) рөхсәт итәләр, ә мин 4-5 мең кешегә лимит алачакмын». Әнә шулай итеп, бу вәхшиләр кеше җанын чебен кадәре дә күрмиләр. Иң асыл ирләр, хатыннар меңәрләп кенә түгел, йөзәр меңләп юк ителә Хәлбуки, тарихта моңа охшаш хәлләр юк Революция турында сүз чыкса, инкыйлаб корбансыз булмый ул дип, Кромвель (Англия), Робеспьер (Франция) чорларын искә төшерергә яраталар. Ләкин ни генә булмасын, Октябрь революциясе янында алар—балалар уены гына...
Халыкны төрмәдә черетү, туктаусыз атулар аркасында (А. И. Солженицын «Аргументы и факты» газетасында ГУЛАГ та 67,4 миллион кеше юк ителгән дип язып чыкты), халык хуҗалыгы ике аякка аксый башлый. Шуңа күрә Сталин һәм аның баш жәллады Лаврентий Берия (дөресрәге, ул — баш җәлладның тыңлаучан ярдәмчесе) «кешене он итү тегермәненең «әйләнешен вакытлыча акрынайтырга уйлыйлар. «Тимер нарком Ежов»ны, аның ярдәмчеләрен, шул җөмләдән Татарстан НКВДсының җитәкчеләрен, аталар. Янәсе, мона кадәр булган корбаннар өчен алар гаепле. Шул чакта Казандагы 18 профессор һәм аспиранттан торган «дошманнар группасы» азат ителә. Алар арасында булачак бөек галим, академик Борис Арбузов һәм Гыйлем Камай да була Ләкин Гыйлем ага физик яктан нык кеше булса да, 70 яше дә тулмый, дөнья куйды Ике ел буена кыйналу, башка җәзаларга дучар ителү эзсез генә калмаган икән шул...
Югарыда әйтелгән китапта дин мәсьәләләренә, дин әһелләре язмышына да шактый урын бирелгән, һәм бу, кайсы позициядән чыгып карасаң да, урынлы. Чөнки дин әһеле — шулай ук кеше, шәхес ул. Динче булган өчен генә кешене гаепләү, җәзаларга тарту бернинди халыкара законнарга, пактларга да сыймый Икенчедән, шунсы бәхәссез: дин ул — көндәше булмаган иң көчле идеология. Динсез, дәһри җәмгыять эчтән череп таркала. Моны олы акыл ияләре бик яхшы белгән Мәсәлән, бөек француз галиме, тарихчы һәм философ Вольтер үзенең бакчасында Аллага һәйкәл куйган (ул чыннан да алла барлыгына ышанган) һәм болай дигән: «Гади халыкны тәртиптә тоту өчен, булмаган тәкъдирдә дә Алланы уйлап табарга туры килер иде». Бу фикерне яклаучылар әле дә аз түгел.
Маркс, Энгельс исә бөтенләй башка юлдан киткәннәр, француз метафизикларына (ә алар дөньядагы бөтен начарлык дин әһелләреннән килә диләр) ияргәннәр Ә инде Россиядә марксизм теориясенә нигезләнгән «пролетариат диктатурасы» җиңгәч», илдә дингә, динчеләргә каршы аяусыз көрәш башланды. Ун меңнәрчә попларны, муллаларны, раввиннарны, ламаларны төрмәләргә яптылар, аттылар Ә бит идеологик көрәштә андый хәл гомумән, булмаска тиеш Мәчет, чиркәүләрне һ. б яндырдылар, дуңгыз абзарларына әйләндерделәр. Мәдрәсә һәм монастырьларга да шундый язмыш килде... Моның нәтиҗәсе күз алдында: «бөек» Россия әхлаксызлар иленә әйләнде. Эчү, урлашу, еллар буе эшләмәү, кеше үтерү гадәти күренешкә әверелде.
Ислам кануннары хәмер эчүне катгый тыя. Тик шуның өчен генә дә, аңа олы хөрмәт белән карарга ярый. Революциягә кадәр мөселман татар авылына аракы, тәмәке кебек хәсисләр, гомумән, кертелмәгән. Шуңа халык чын мәгънәсендә пакь, итагатьле, физик яктан таза булган. Соңгы 2 ел эчендә Татарстанда 600 мәчет ачылды Бу шатлыклы күренеш. Әмма шатланырга иртәрәк. Чөнки бик күпләр егылып эчә, ә исерек нигә мәчеткә барып сәҗдә кылсын ди? Бу үзе — искиткеч зур фаҗига Әмма, ни генә булмасын, яшь буыннарны бу афәттән котылдыру чарасын күрергә кирәк Ничек? Бу сорауга җавап табуы һич тә җиңел түгел Чөнки сүз әбисе-бабасы, әтисе-әнисе денсезгә әйләнгән, хәмер белән дус
лашкан балалар турында бара. Шулай да мона бөтен жәмгыять мәктәпләр, балалар бакчалары, вакытлы матбугат, башкаинформация үзәкләре тотынса, мөгаен без яшь буынны һәлакәттән саклап кала алырбыз. Сүз балаларыбызны халкыбызның гасырлардан килгән күркәм традицияләре үрнәгендә тәрбияләү турында бара һәм марксизм-ленинизмны мактап диссертация язганнар, галим булганнар ни генә сөйләмәсен, халкыбызнын традицияләре ислам кануннары белән сугарылган. Балалар — хисле җан ияләре һәм әнә шуңа күрә тәрбия бирү өчен бу чор иң кулай санала. Булат Солтанбәков китабында болар турында сүз булмаса да (чөнки җыентыкның бурычы башка), автор объектив рәвештә дини мәсьәләләргә яңача карарга булыша. Шул уңайдан әлеге китаптагы «Мөфти һәм Совнарком сөйләшергә тырышу» очеркын мисал итеп китерергә булыр иде.
Бу очеркнын төп герое Риза Фәхретдиновны күпләр беренче чиратта энцик-лопедик белемле олы галим буларак беләләр Ул үзе дә гомер буе фәнни эшләр, журналистика белән генә шөгыльләнергә уйлый Әмма тормыш кануннары, чынбарлык һәммәсеннән дә өстен булып чыга 1921 елда Галимҗан Баруди (Галиев) вафат булганнан сон. анын урынына мөфти итеп Риза Фәхретдиновны сайлыйлар Ул Уфага күчеп, дини вазифаларын үти башлый. Фәнни-тикшеренү эшләрен дә туктатмый. 1924 елда Риза Фәхретдиновны Казанга чакыралар Шунда ул җирле җитәкчеләр белән дингә кагылышлы сөйләшүләр альт бара «Совет ягыннан» сөйләшүгә Совнарком рәисе Хаҗи Габидуллин, күренекле язучы, академүзәк җитәкчесе, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһи- мов катнаша. Ул заман «гадәтләрен» истә тотсак, бу «акцияне» Мәскәү оештырган дип уйларга да урын бар Мөфти урыннарда властьлар тарафыннан дин. вөҗдан ирегенең нык бозылуы турында әйтә. Әгәр властьлар безне аңласа, без дә үз чиратыбызда властьларга ярдәм итәрбез, ди Шуннан сон бер ел үткәч. Риза Фәхретдинов Мәккәдә узган Бөтендөнья мөселманнары Конгрессында катнаша. Ул анда советлар сәясәтенә унай бәя бирә Бу. мөгаен. Казандагы сөйләшүләр нәтиҗәсе булгандыр һәм ул чакта мөфти тоталитар системаның чын асылын белмәгәндер
Кызганыч, ике якнын «аралашуы» шунын белән тәмамлана диярлек X Габидуллинны Мәскәүгә чакырып алалар, университет профессоры. Мәгариф министрының урынбасары итәләр. Ләкин бу үзенә күрә «мәче белән тычкан уены» гына булып чыга (шул ук алым И. Алкинга карата да кулланыла ич .) 1937 елда исә «халык дошманы» Хаҗи Габидуллинны аталар Мөфтинең хәлләре дә яхшыдан булмый Әмма ул җәлладларга эш калдырмый 1936 елда үз үлеме белән бу фани дөньядан китеп бара. Ә 1937 елда мөфтинең 42 хезмәткәре кулга алына Шулай итеп тоталитар система динне бетерүнең яна этабына күчә
«Изге китапның Россиядәге серләре» («Загадка священной книги в России»). «Генерал Дәүләтшинның хаҗга баруы» («Хадж генерала Давлетшина»), «Ай белән тәре өстендә кылыч» («Меч над крестом и полумесяцем»). «Казан протодьяконы Сталинның дусты» (Казанский протодьякон друг Сталина») очерклары да документларга бай булулары белән аерылып торалар «Сталиннын тимер наркомы» («Железный нарком Сталина») дигән очерк та бик үзенчәлекле.
«Төрек министры жандармерия күзәтүендә» очеркы патша заманында чит илләрдән килгән кунакларны күзәтү «механизмын» ачуга багышланган Әмма, тоталитар системаның «кыланышлары» белән чагыштырганда, патша жандар-мериясенең «эшчөнлеге» җиңелчә шаяруны гына хәтерләтә икән 1913 елда Төрки- янең юридик һәм икътисади мәсьәләләр белән шөгыльләнүче министры Мәхмүт Әссад әфәнде Россия хөкүмәте рөхсәте белән, мөселманнар яши торган регионнарда Кавказда. Оренбурда. Сәет бистәсендә. Уфада. Казанда. Нижгарда. Мә- скәүдә. Санкт-Петербургта була Бу унайдан шуны гына әйтәсе кала илдә коммунистлар партиясе җитәкчелек иткәндә генә түгел, бүгенге '«демократлар» вакытында да төрек министрының төрки халыклар белән очрашып, милли- азатлык хәрәкәте җитәкчеләре белән сөйләшеп йөрүләре төшкә керә торган нәрсә түгел Инде совет чорына килгәндә. Төркия хакында җылы сүз әйтү түгел, уйлау да бик хәтәр фал иде. моның өчен аталар иде Алай гына түгел: тоталитар система татарларның үзара аралашуына да юл куймады, халыкны «пантюркизм». «панисламизм». «Туран» дәүләте төзү идеясе» белән куркытты Бөтен ил шымчылар белән тулды Университетта укыганда (1945 1950). безнең группадагы 16 кешенең 2 се шымчы икәнлеге ачыкланды Тагын бер мисал: Генштабта эшләгән татар генералы Рәфкать Әхмәтович Вәлиев Казанга эш белән килгәндә аның артыннан ачыктан-ачык күзәтү алып барыла иде Ул бу хакта үзе сөйләде.
Ә «Төрек министры...» очеркында сүз Казан жандармериясенең «эше» турында
бара Бу вакытта Казанда татар милли-азатлык хәрәкәте лидерлары Гаяз Исхакый,
Фуад Туктаров, Йосыф Акчура һ. б. күпкырлы эш алып баралар. Министрга алар
белән очрашу мөмкинлеге бирәләр. . Әмма һәр адымны күзәтәләр. Мәсәлән, Мәхмүд
Әссад Уфадан «Амур» пароходы белән юлга чыккач та, Казанга министр турында
тәфсилле телеграмма җибәрелә. Башка урыннардагы кебек. Казанда да М Әссад
артыннан яшерен күзәтчеләр йөри. Ләкин министрны ниндидер «йөрү-күрешү»
программасы» белән чикләмиләр. Мәсәлән, ул Тукай кабере янында (Татар
зыяратында). Мәрҗани мәчетендә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә һ. б. бик күп
урыннарда була, үзе кирәк дип тапкан һәркем белән сөйләшә Моңа кадәр бик күп татар
регионнарында булган төрек министры «Объектив сәбәпләр аркасында, Казан Россия
мөселманнарының мәдәни һәм иҗтимагый хәрәкәт үзәгенә әйләнә», ди. Бүгенге
министрларның берсе дә мондый кыюлыкка бара алмаслар иде. . Очеркның соңгы
өлешендә Казанда төрек министрын каршылаган, аның белән очрашкан кешеләрнең
ахыргы язмышы сурәтләнә. Мәсәлән, 30 нчы елларда КГБ. НКВД җәлладлары
Ибраһим Әмирханов, Һади Максуди. Габдулла Гыйсмәти, Шәһәр Шәрәф, Фатих
Кәрими һ б. бик күп затлы татар зыялыларын юк итте. Аларга тузга язмаган гаепләр
япсалар — таксалар да, сәбәп бөтенләй башкада була: илдә бер генә халыкны калдыру
сәясәтен тормышка ашыру, «Вак милләтләргә» һөҗүм бик күп «фронтларда» алып
барылды «СССР тарихы» дип аталган нәрсә чынбарлыкта бер халыкның дөрес
булмаган, күпертелгән тарихы» иде. Мәскәүдә Кызыл мәйдан белән рәттән урнашкан
Үзәк тарих музее бар. Әмма ул ил тарихына багышланмаган. Бөтен экспонатлар да
«гел генә җиңү яулаган» урыс полководецларына, патшаларына багышланган. 30
төрки халыкны сурәтләүче бердәнбер экспонат бар: ямьсез кыпчак кызларының таш
сыны... Олжас Сөләймановның «АзиЯ» китабында исә бөтенләй башка хәлләр
тасвирлана. Чибәр кыпчак кызларына бик күп славян егетләре өйләнгән Үз чиратында,
кыпчак егетләре дә славян кызларын алганнар Өстәп тагын шуны әйтергә ярый:
документларга таянып. О Сөләйманов: «Игорь полкы турында җыр» поэмасының
авторлары—кыпчаклар — төрки халык вәкилләре,— ди.
Сталинның чын йөзен һаман ачып бетерә алганнары юк әле. һәм, мөгаен, бу
мөмкин дә булмастыр. Дм. Волкогоновның Сталин турындагы китабы да айсберг
бозының өске өлешен генә хәтерләтә. Чөнки бу явыз кешенең һәм ул төзегән
системаның кешелеккә кылган начарлыкларын саный китсәң, кәгазь дә. вакыт та
җитмәс иде. Әкиятләрдә үзенең балаларын ашый торган вәхшиләр турында сөйләнелә.
Совет системасы явызлыгы белән әкиятләрне дә уздырды. Чит илләргә кагылышлы
бер-ике мисал китерү дә күп нәрсәне ачыкларга ярдәм итәр кебек 1937 елда СССРда
яшәүче чит ил компартияләренең җитәкчеләрен дә юк итте бу система. Гаепсез булу
өстенә, алар чит ил гражданнары иде дә бит әле. Адым саен ялган, вәхшилек Күптән
түгел «Үтә яшерен» тапшыруында Финляндиягә каршы сугыш башлау өчен. Сталин
кушуы буенча, кеше ышанмаслык провокация оештырылуы хакында сөйләнде.
Галимнәр, дипломатлар, кулларына документлар тотып, моның ничек эшләнүен
дәлилләделәр. Мәскәүдән, Генштаб начальншы Шапошниковтан, Ленинград хәрби
округы командующие армия генералы Мерецков исеменә телеграмма килеп төшә
Эчтәлеге: янәсе, финнар безнең җирләргә ут ачып, совет кешеләрен үтергәннәр. «Бу
телеграмманы алу белән, шул телеграмманы Генштабка сук»,— дигәннәр аңа. Ә ул:
«Финляндия ягыннан һич бер атулар да, провокацияләр дә булганы юк»,— дип җавап
бирә. Мәскәү болай ди «Кушканны үтә, без хәлне яхшырак беләбез, сиңа да белергә
кирәк иде». Ә бу инде — үзенә күрә янау — командующий өчен бик куркыныч нәрсә
була. Ул шундук Мәскәү кушкан телеграмманы Генштабка суга. Шуннан соң сәгате
белән ил буенча митинглар башлана, «халык ак финнарны, шюцкор- фашистларны
тар-мар итүне катгый рәвештә таләп итә». Хәер, андый «халык таләп ләре» безгә бик
таныш нәрсә инде Әнә шулай итеп бик күп корбаннар таләп иткән гадел булмаган
сугыш башланды. Шуңа охшаш провокацияне Гитлер 1939 елның август ахырында
Польшага каршы оештырды һәм 1939 елның 1 сентябрендә Германиянең Польшага
басып керүе белән уннарча миллион кешене корбан иткән икенче бөтендөнья сугыш
башланып китте... Яисә яңарак мисал: 1994 елда Чечняга каршы сугышны аклау өчен
Мәскәү шулай ук провокация юлына басты. Янәсе, Чечняда чеченнар белән чеченнар
сугыша, урыслар шулар- ны аералар гына. Ләкин, рус армиясенең регуляр частьлары
iap-мар ителгәч кенә, ачыктан-ачык олы бер армада Чечняга басып керде Әмма теге
чакта
финнарны, бу очракта чеченнарны тез чүктереп булмады. Сәбәбе: үзенен бәйсез- леге
өчен көрәшкә баскан халыкны җиңеп булмый
Сталин «язучыларны сатып алу, провокациягә тарту» алымыннан да еш
Файдалана Язучылар кулында көчле идеология корал булуын яхшы белә ул. Булат
Солтанбәков 558 нче фонд материаллары белән танышканда, «партиянен язучыларга
җитәкчелек итү» документларын да күз уңаеннан җибәрмәгән. («Партия җәзасын
бирергә...» дигән очеркны кара.) Дөрес, сүз күренекле рус язучылары турында бара.
Әмма Татарстанда да шуна охшашлы хәлләр булмады мени.” Ничек кенә әле! Тау-тау
китаплар яндыру, китапханәләрне китапсыз калдыру, теге яки бу әсәрнең дөнья күрү-
күрмәве партия өлкә комитетында хәл ителү (монда төп принцип булып язманың
сыйфаты түгел, аның «сыйнфый позициядән чыгып язылуы» торды) — гадәти бер
күренешкә әйләнде Әдәбият кануннарын белмә! ән, «әдәби эшләнеш» дигәнгә көлеп
караучылар ул чакта язучының да, әсәрләрнең дә язмышын хәл итәләр иде. Сталин.
Хрущев. Суслов. Брежнев («берничә мәртәбә дәүләт бүләге лауреаты»), Жданов.
Щербаков кебек «әдәбият белгечләре» Мәскәүдә соңгы инстанция саналсалар,
Казанда партия өлкә комитеты секретарьлары, бүлек мөдирләре шул рольне
башкардылар Әдәбиятчы профессорларның да үлчәме бер иде: «сыйнфый күзлектән
карап иҗат итү». Алар шуның белән тамак туйдырдылар, көн иттеләр. Алай гына
түгел, дөнья әдәбияты классикларына да шундый ук таләпләр куе лды: әгәр аларнын
әсәрләре «эшчеләр сыйнфы интересларына хезмәт итмәсә», тәрҗемәсе булмады
Ә югарыда әйтелгән очеркта сүз А. Чапыгин, Б. Пильняк турында бара. Алар
икесе дә авыл тормышын сурәтлиләр Дөресрәге, булган хәлне күрсәтергә омтылалар
Бәхете булган, ахрысы, «партия чыбыгын» күп ашаса да. Алексей Чапыгин үз үлеме
белән үлә. Бәлки бу хәсрлегә булгандыр, ана да Галимҗан Ибраһимов язмышы килүе
бик ихтимал булган ич Язмыштан узмыш юк дигәндәй, 1922 елда Борис Пильняк
үзенен «Иван да Марья» дигән китабын бастыра. Әдип нибары булган хәлне генә
язган. Әмма аның китабы «пролетариатка хезмәт итмәгән» шул. Бу хакта Сталинның
карары катгый: «Китап контрреволюцион характерда» (соңгы сүз астына ике сызык
сызылган). Ут йоттырып, ачлы-туклы яшәтәләр Пильнякны. Җир йөзендә тәмуг
газаплары күрсәтәләр андыйларга һәм, ниһаять, «троцкист террорист» (!). Борис
Пильняк дөнья мәшәкатьләреннән котыла: аны аталар Хәер, андыйларны саный
китсәң, очына чыгып булмас иде Атуга кадәр барып җитмәсә дә, А. Фадеев (татар
әдипләренә аның мөнәсәбәте әйбәт була...), А. Твардовский кебек олы талантларны
да, партия корбаннары итеп карау дөрес булачак.
Милли әдәбиятка һөҗүм күптән барса да, 1937 — 1938 елларны берни белән дә
чагыштырып булмый. Нәкъ менә шул чорда Г. Ибраһимов. К Тинчурин. М Галәү, Г.
Толымбайский, М Крымов, Г Нигъмәт и. Җ. Вәлиди һ б бик күп татар зыялылары юк
ителде Соңыннан да бу эш дәвам итте Сугыш вакытында рус язучылары Чистайда,
украин язучылары Уфада иҗат эше белән шөгыльләнгәндә (моңа безнең бер
каршылыгыбыз да юк), бик күп татар язучылары, шагыйрьләре фронтка кигтелөр һәм
шунда ятып калдылар. Аларнын исемнәре киң җәмәгатьчелеккә билгеле Ләкин моңа
карап кына югалтулар фаҗи1ассннән йөрәк сызлавы кимеми Тагын бик тә үкенечлесе
шул. сугыш алдыннан бер китап чыгарган, яки әсәрләре вакытлы матбугатта гына
дөнья күргән шактый өметле яшь талантлар барлыгы - 20 кеше фронтка китә
Шуларнын берсе дә туган илгә әйләнеп кайтмый! (Моны миңа татар әдәбиятын яхшы
белүче кеше - халык язучысы Гариф Ахунов сөйләде.) Бөек Ватан сугышында татар
халкы искиткеч батырлыклар күрсәтә. Иң күп югалтуларны да ул күрә һәм менә нәкъ
шул чакта, 1944 елның августында, ВКП(б) Үзәк Комитеты, татар һәм башка төрки
халыкларның «Идегәй» дастанын һәм шуңа бәйләнешле әдәби әсәрләрне гаепләп,
аларга «халыкка каршылар» дигән тамга сугып, карар чыгара. Бу факт милли
әдәбиятларга яңа һөҗүм башлануын раслый иде һәм ул шулай булып чыкты да.
Әйе. тоталитар система язучыларны үз кысасында тотты, кол итте Шунын
нәтиҗәсендә муллаларның, попларның, «ачкүз кулакларның» «пычрак битлеген
ертып төшерә торган» примитив хикәяләр, юлбашчыларны күккә чөюче «талантлы
әсәрләр» иҗат ителә башлады. Мәсәлән, кулак корткыч, күмәк хуҗалыкка зыян итү
теләге белән, төнлә, качып-посып, арыш, бодай башакларын кисеп йөри, имеш Ач
мужик моны эшләсә, ышаныр!а булыр иде әле Кулакка килгәндә теләге булса,
икмәкне юк итү өчен ана шырпы җитәр иде Сталинга нинди генә мактау сүзләре
яудырмадылар «Ул төн буена безнең хакта уйлый, шуна күрә Кремльдә ут сүнми, бөек
юлбашчы тәүлек буе эшли», дигән «бөек әсәрләр»
аз булмады. Сталин үлгәч тә, мондый шаукымнар тиз бетмәде. Партиянең XX
съездыннан соң «Күңелебез Ленин белән сөйләште» Миллиард тонналаган нефте-
безне бушлай алып китеп, җиребезне харап иткән чакта да, «нефтебез өчен Европа
парламентлары безгә сәлам бирә» дип шапырындык. Кызларыбызның татар егетенә
түгел, теләсә кемгә кияүгә чыгуын (ә бу милләтне бетерүгә китерә) интернационализм
чагылышы бу дип, мактап жырлар яздык, шуны туктаусыз жырладык Дөньяның иң
атаклы галимнәре Коръән алдында баш игәндә, надан башыбыз белән./бу Бөек
Китапны сүгү юлына бастык Моның өчен мөселман дөньясы безгә бик нык үпкәләде
Тагын әйтмичә булмый: халык «суверенитет» дип «аһ» органда, кайбер
азучыларыбыз: «Тукай да митингка йөрмәгән, шуңа без дә йөрмибез», дип көфер
сүзләр сөйләүгә кадәр барып життеләр. Чынлыкта сәбәп бер генә: «Мәскәүләр тотса
якаң» дигән уй куркытты аларны. Башка берни дә түгел...
«Татарстан башлыгына һөжүм» очеркында сүз милли лидерларны юк итүдә
большевиклар файдаланган алым турында бара. Бу милли кадрларны бер-беренә
каршы кую, шул юл белән һәммәсен дә юк итү. «Лядов бакчасы янында 1920 елның 9
октябрендә «ниндидер билгесез кешеләр» Татарстан хөкүмәтенең башлыгы
Сәхибгәрәй Сәитгалиевка атканнар. Берничә пуля пальтосын тишсә дә, премьер үзе
исән кала» Газеталар шулай язалар
Очеркның беренче өлешендә революциядән соң милли районнарда, шул җөмләдән
булачак Башкортстан һәм Татарстандагы сәяси хәлләр тасвирлана. Мәскәүдә «Йдел-
Урал штаты» төзелүдән бик куркалар Моны булдырмау өчен төрле провокацияләр
эшлиләр. Сәитгалиевка атуны оештыру шуның бер үрнәге. Тикшерү фәлән үткәрмичә,
«премьерга солтангалиевчылар аткан», дип, «Солтан- галиев яклыларны»
Татарстанның күренекле дәүләт эшлеклеләрен—Янбасвны, Фирдәүсне. Ганиевны,
Бикчәнтәевны, Маминны. җәмәгать эшлеклеләреннән врач Хәдичә Ямашева-
Бадамшинаны. атаклы нәшриятчы Нәсих Мохтаровны. Казан заводларыннан 47
кешене (шуларның 13 е хатын-кызлар) кулга алалар. 1937 елда, Сәитгалиев үзе кулга
алынгач кына. 1920 елда аңа «һөҗүмне» Сталин кушуы буенча оештырылулары
ачыклана.
«Сталин һәм «татарлар эзе» китабындагы соңгы очерк — «Чечен синдромы»—
безнең республикага кагылмый кебек. Әмма беренче карашка гына, чынлыкта безнең
өчен күп нәрсәләр уртак. Сталин безне «үз вакытында» Себергә озатып өлгерә алмаган
икән, язмыш шулай кушкандыр Әмма шундыйрак планнар булган Болар үзе аерым
карала торган олы бер проблема. Әлеге очеркның исә әһәмияте бик зур: ул совет
тоталитар системасының явызлыгын тагын бер кат шик калдырмаслык итеп раслый.
Гадәттә, немец фашистларының вәхшилеген күрсәтү өчен, Орадур (Франция), Лидице
(Чехия), Хатынь (Белоруссия) авылларын юк итүләрен искә төшерәләр Әйе, андый
хәлләр булган. Ләкин, бу сугыш вакытында, партизаннарга үч итеп эшләнгән. Ә менә
1944 елның февралендә совет гаскәрләре (100 мең сугышчы) «күз ачып йомганчы»
мал вагоннарына (алар ягылмый) ун меңнәрчә чеченнарны тыгызлап тутырганнар.
Юлда бик күпләр: хатыннар, картлар, балалар үлгән. Бөтенләй йөри алмаган
авыруларны, картларны, авыруларны, балаларны — 700 кешене тау башына урнашкан
Хайбах авылына җыеп атканнар, яндырганнар. Моны совет сугышчылары эшләгән Ә
бит чеченнар да —совет кешеләре. Сталин белән Берия бу «эшне төгәл үтәүче
җитәкчеләргә», сугышчыларга кайнар котлап телеграмма сукканнар. Генераллар,
офицерлар югары дәрәҗәле хәрби орденнар белән бүләкләнгәннәр. Мәсәлән. Беренче
дәрәҗә Суворов ордены белән —4, Беренче дәрәҗә Кутузов ордены белән — 3 кеше,
барлыгы 111 генерал, офицер бүләкләнгән Әйтерсең лә алар Курск шәһәре янында
дошманның оборонасын өзеп, зур уңышларга ирешкәннәр! Сүз уңаенда тагын бер
мөһим фактны искәртик: «Кавказ регионыннан» озатыл- ган халыкларның һәммәсе дә
мөселманнар: чеченнар, ингушлар, карачайлар, балкарлар, месхет төрекләре. Ә
христианнарга Сталин тимәгән.. Бәлки кемдер Урыс гаскәрләренең 1994 елның ноябрь
аенда Чечняга басып керүен очраклы хәл дип уйлыйдыр. Әмма хакыйкать башкада:
Мәскәү 1944 елда эшләп өлгерә алмаганны (чечен халкын физик юк итүне) ярты
гасырдан соң хәл итмәкче иде. Ләкин азатлык өчен көрәшкә күтәрелгәннәрне җиңеп
булмый, алар үзләре җиңә, ди тарих...
һәм соңгысы. Йөзәр еллар буена татар халкының тарихы бозылып, кара буяуга
буяп кына күрсәтелде. Хәзер исә чын тарихыбызны булдыру, язу өчен уңай шартлар
туды. Булат Солтанбәковның «Сталин һәм «татарлар эзе» дигән китабы шуңа бер
мисал.