Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сәяхәтнамә авторы турында берничә сүз


_ итмеш елдан артык исемен дә телгә алырга ярамаган Садри Мак- суди, ниһаять, туган халкына «кире кайта» башлады. Аның турында беренче ■^7^0 сүзне академик Индус Таһиров башлап җибәрде (Парижда укыган Садри //Социалистик Татарстан.—1990.—27 май). 1991 елда вакытлы матбугатта С. Максудиның үз хезмәтләреннән III дәүләт Думасында урыс шовинистларының төрки-мөселман халыкларына юнәлтелгән, аларның азатлык өчен көрәшкә күтәрелә башлавын пантюркизм, панисламизм дип дөнья җәмәгатьчелеген алдауга корылган пропагандасын фаш иткән нотыгы дөнья күрде (Халык өскә чыгачак //Идел—1991—№ 10—11.—78—86 бб.). Тоталитар система җимерелеп, демократизм өчен юллар ачыла, плюрализм принциплары алга чыга башлаган бу көннәрдә Садри Максудиның хезмәтләрен, аның тормышы һәм көрәше турындагы мәгълүматларны халыкка җиткерү галим-голәмәнең игътибар үзәгендә булырга тиеш иде кебек. Ләкин кызганыч, татар галимнәре һәм зыялылары бу юнәлештә ижтиһад вә тырышлык күрсәтеп җиткермәделәр диясе килә. Дөрес, 1994 елда Садри Максудиның тууына 115 ел тулуга багышланган фәнни кон-
297 Сонгый—ясалма.
3 Фазыймт— өстенлек.
’ Ходуд — чик, дәүләт чиге.
300 Мазый булды — үткәндә калды.
ферснция үткәрүгә хәзерлек һәм шул конференцияне үткәрү уңае белән бу галим, жәмәгать эшлеклесе турында вакытлы матбугатта ара-тирә аерым мәкаләләр күренгәләде Аларнын авторлары Я. Абдуллин, М Зәкие в. Ә Кәрнмуллин. Ф Гаффарова. Р Даутов. М. Гайнетдин. С. Максудинын оныгы Г Пултарлар булды Нибары дистәгә якын мәкалә дөнья күрсә дә, татар укучысы шулар аркылы С. Максудинын тормышы, ижаты турында азмы-күпме мәгълүмат алуга иреште Ләкин югарыда искә алынган фәнни конференциянең материаллары әлегә кадәр басылып чыга алмый ята. Ә инде Садри Максудинын үз ижатын татар мохитына кире кайтару мәсьәләсенә килсәң, хәлләр тагын да мөшкелрәк Аның «Мәгыйшәт» исемле милли хикәясе (Казан утлары—1994 —№ 7). «Мил- лият тойгысының социологик әсаслары» (Мирас —1994— №№ 10—12; 1995 — №№ 1—10). өстә күрсәтелгән нотыгыннан һәм гәзитә битләрендә күренгән берничә мәкаләсеннән башка хезмәтләре хәзерге заман укучысы өчен жиде йозак астында кала бирә. Ә бит ул—дистәләгән монографияләр, йөзләгән мәкаләләр авторы! Тагын шунысын искәртеп үтик: аның хезмәтләрен укучыга кайтару — татар халкының тарихы һәм милли аңын үстерү. Татарстанның мөстәкыйльлеген ныгыту, ижтимагый фикеребез, милли азатлык хәрәкәте тарихындагы ак тапларны бетерү өчен дә гаять актуаль һәм әһәмиятле.
Даны дөньякүләм таралган. Сорбонна университетында. Төркия югары уку йортларында профессор. Русия Дәүләт Думалары. Төркиянен Милли мәҗлес депутатлары булып эшләгән. Милләтләр Лигасында Төркиянен вәкиле булып торган, юриспруденция өлкәсендә яна сүз әйткән (Садри Максуди 1880 елда (кайбер чыганакларда—1879) Казан артында Ташсу авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. аннан Казандагы Күлбуе мәдрәсәсендә укый. Аннан Кырымга барып чыга. И Гаспралы белән таныша, анын яна ысулга корылган мәктәбендә дә бераз белем ала. Аннан кире Казанга кайта, биредә 1872 елда ачылган «Русско-татарская школа»га укырга керә| Күлбуе-мәдрәсәсендә бергә укыган Гаяз Исхакый да биредә икән Алар татар матур әдәбияты белән кызыксыналар, икесе « шәкертлек елларында ук ижат өлкәсендә беренче тәҗрибәләрен ясыйлар (С. Максудинын өетө искә альттан «Мәгыйшәт» хикәясе шушы школада уку елларында языла.|
Бу школа татар-мәктәпләре өчен урыс теле укытучылары хәзерләсә дә. дипломлы белгечләр|С Максуди да. Г Исхакый да бу юл белән китмиләр /С Максуди үзенең белемен күтәрү өчен Төркиягә чыгып китә Юл уңаенда ул Ясная Полянага туктый, Л Н. Толстой белән очраша Бер төн буе Л Н. Толстой белән С. Максуди ниләр турында сөйләткәннәрдер. Бу безгә билгесез, ләкин бу әңгәмә эзсез үтмәгәндер. Төркиягә килеп чыккач, ул күп кенә әдипләр, зыялылар белән таныша Алар арасында күренекле жәмәгать эшлеклесе, галим Әхмәт Мидхәт тә була. Ә. Мидхәт ана, белемен үстерү өчен. Европа югары уку йортларына укырта керергә киңәш бирә. Әнә шулай итеп, С Максуди Парижга килеп чыга, биредә елга якын француз телен үзләштерү, башка фәннәрдән имтихан бирү өчен хәзерләнә һәм Сорбонна университетының Хокук факультетына керү өчен имтиханнарын уңышлы тапшыра Ул Учительская школада укыган елларында ук француз әдәбияты, философлары, мәгърифәтчеләре хезмәтләрен өйрәнә Күрәсең. Франциягә укырга бару нияте инде анда шул ук елларда тугандыр Кырымда вакытта аңа бу киңәшне Сорбонна университетын тәмамлаган И Гаспралы да биргән булуы ихтимал.
Сорбонна университетын С. Максуди дүрт ел эчендә уңышлы тәмамлый. Хокук факультетында уку белән бергә, университетның әдәбият факультетында да лекцияләр тыңлый Параллель рәвештә Шәрекъ белгечләре хәзерли торган Колсдж де Франже дигән югары уку йортында да укый.
Беренче урыс революциясе көннәрендә, ягъни 1906 елда Садри Максуди Париждан Казанга кайта Югары юридик белемле яшь егет биредә барган сәяси, ижтимагый хәрәкәт эшенә актив катнаша башлый, тиз арада ул зыялылар арасында үзенең белеме һәм прогрессив фикерләре белән танылу таба. Менә шуңа күрә ул II Дәүләт Думасына депутат итеп тә сайлана, аннан сон аны III Дәүләт Думасына да сайлыйлар Дәүләт Думасында да Садри Максуди тиз арада актив, күренекле сәяси эшлекле булып таныла. Кыскасы. Думадаг ы мөселман фракциясе әгъзалары арасында Садри Максуди ин актив депутат була Аны хәтта Думаның Эчке эшләр комиссиясенә дә әгъза итеп кертәләр, шул комиссия исеменнән Думада доклад белән дә чыгыш ясауны йөклиләр Дәүләт Думасы трибунасын Садри Максуди патша Русиясе алып барган колониаль, милли изү сәясәтен фаш итү өчен дә оста файдалана. Анын Думада ясаган чыгышларының кайберләренең нинди темаларга багышланганын санап китик.
— Кыргыз-казакъ җирләрен талап алуга корылган сәясәтне фаш итү;
— Мөселманнар яши торган авылларда дәүләт тарафыннан аракы сатуны оештыруга протест,
— Русиянең Босфор һәм Дарданелл бугазларын басып алуга юнәлтелгән сәясәтен ачып бирү;
— Төрек — Болгария сугышында Төркиягә каршы Русиядәге төрки-мөселман халыклары катнашмаячагын күтәрү;
— Русия мәгариф министрлыгының бары урыс, христиан мәктәпләрен генә кайгыртуын, төрки мәгариф эшләренә бер тиен акча бирмәвен, ул гына да түгел, татар мәктәп-мәдрәсәләрен эзәрлекләвен фаш итү
Хокук өлкәсендә Европа фәне мәктәбе дәрәҗәсенә ирешкән Садри Максудинын нотыклары үзләренең мантыйкый дәлиллеге белән шовинистик рухлы депутатлар арасында берәүләрнең — Пуришкевичларның җен ачуларын чыгарса, либераль карашлы депутатлар арасында исә яклау таба. Урыс шовинист депутатлары Садри Максуди чыгышларын өзәргә тырышып карыйлар, ана сүз бирмәскә дип гаугалар күтәрәләр. (Бу нәрсәләр СССР Югары Советында Дм Сахровка каршы коммунистлар оештырган провакаци- яләрне хәтерләтә.) «Поганый татарин» дип аталган Садри Максуди Дума трибунасыннан урыс шовинист депутатларына чиста француз телендә җаваплар бирергә дә мәҗбүр була Шунысы кызык. Дума стенограммаларыннан күренгәнчә, тора-бара бу карагруһ депутатлар тешләрен кысып булса да Садри Максудинын талантлы юрист, оста оратор, күтәргән мәсьәләләрне тирән дәлилли белүен искә алып, эндәшми түзәргә мәҗбүр була башлыйлар Думада каралган күп кенә башка мәсьәләләр буенча да Садри Максуди үзенең фикерен белдереп тора. Патша Думасында Садри Максудинын шундый активлыгы, «тыелган» мәсьәләләрне күтәреп чыгуы, царизмның милли-колониаль сәясәтен фаш итүе, аның империалистик чит ил сәясәтенең икейөзлелеген ачып бирүе—бу аның кыю. курку белмәс көрәшче икәнен дә күрсәтә. СССР Югары Советында, Россия Югары Советында исеме белән татар саналган ни хәтле депутатлар утырмады — аларның кайсысы, бу Совет трибунасына менеп, татар халкының хәзерге хәлен, аның мөстәкыйльлеген яклап чыкты сон? Андый «татар» депутатлары белән чагыштырганда, Садри Максудинын Дәүләт Думасындагы милләтләрнең азатлыгы, тигезлеге өчен көрәше, алда әйтелгәнчә, царизмның колониаль сәясәтен фаш итүе, кыюлыгы зур каһарманлык дип бәяләнергә тиеш
Менә шуңа күрә дә Садри Максудины конституцион демократлар — кадетлар үз партиясенә әгъза итеп алалар, аны Дума комиссияләренә сайлыйлар. Юкка гына Дума рәисләре О. Н. Хомяков һәм А И. Тучковлар аның белән кул биреп күрешеп, юкка гына кадетлар партиясе лидеры, тарихчы, галим П. Милюков һәм башка күренекле урыс зыялылары Садри Максудига зур хөрмәт күрсәтмиләр.
1909 елда Англия Парламенты III Дәүләт Думасыннан егермеләп депутатын үзләренең Парламенты эшчәнлеге, Англиянең тормышы белән таныштыру өчен кунакка чакыра. Думаның 442 депутаты арасыннан Дума җитәкчеләре бу группага Садри Максудины да кертәләр. Бу делегация составында Садри Максуди бердәнбер мөселман депутаты була.
С. Максуди Дума депутатлары составында Англиягә баруын, анда күргәннәрен, үзенен төрле аудиторияләрдә нинди темаларга чыгышлар ясавын көндәлегенә терки барган һәм соңыннан аларны аерым китап итеп бастырып та чыгарган Башта бу сәяхәтнамә абыйсы чыгара торган «Йолдыз» журналында 1909 елда басылып килә, аерым китап булып исә 1914 елда Казанда, «Өмид» типографиясендә дөнья күрә.
Бу сәяхәт Садри Максудины Англия Парламенты депутатлары арасында да абруйлы шәхес итеп таныта. Англия парламентының рәисе. Бөекбрнгания премьер-министры белән очрашулары да шуңа дәлил булып тора. Бу язмалардан без С. Максудинын югары дәрәҗәле дипломат, нәзакәтле һәм акыллы, Европа зәвегы ритуалларын тирән үзләштергән зыялы икәнен күрәбез Кыскасы, Садри Максудинын Русия Думасы депутатлары арасында Англия парламентарийлары, җәмәгать эшлеклеләре, зыялылары игътибарын юкка гына җәлеп итмәгәнлеге аңлашыла.
Парламенттамы, яки башка урыннардагы очрашулардамы — кайда гына булмасын. кирәк урында ул үзенең мөселман, татар халкы улы булуын аерым бер горурлык белән сиздереп тора. Анын биредәге очрашулардагы чыгышларында татар, төрки, мөселман халыклары язмышы турында уйланулары, борчылулары, аларнын киләчәге турында кайгыртуы ачык төсмерләнә.
Сәяхәтнамә Садри Максудинын эстетик, икътисади, сәяси карашларын да чагылдыра Ул Германия. Бельгия, Англия кебек илләрнен икътисади яктан үсүенә соклана. Русиянен артка калган ил булып калуына борчыла Европа әдәбияты, фәнен дә шактый яхшы белүе. Байрон. Дарвин турындагы фикерләре. Оксфорд университеты галимнәре турындагы күзәтүләре, биредә Тимерязев тантанасында катнашулары Садри Максудинын киң эрудицияле зыялы булуы хакында сөйлиләр Безгә калса, бу сәяхәтнамәне татар укучысы өчен Англиягә ачкан тәрәзә дип тә бәяләргә кирәк.
1917 ел. Февраль революциясе. Яңа оештырылган революцион хөкүмәт «милли мәсьәләләр»не дә читләтеп үтә алмый. Шуннан чыгып. Урта Азияне Русия империясе составында саклап калу йөзеннән. «Төркестан комитеты» төзелә. Бу комиссиягә кадетлар партиясе исеменнән Садри Максуди да кертелә Ләкин С Максуди, тиз арада бу комиссияне ташлап, кире Петербургка кайта. 1917 елның маенда Мәскәүдә үткәрелгән Беренче Бөтенрусия мөселман корылтае С. Мак- судины Мәркәзи мөселман шурасының әгъзасы итеп сайлый. 1917 елның июлендә Казанда үткәрелгән Икенче Бөтенрусия мөселман корылтаена Садри Максуди төрки-татар халыклары очен төзелгән «Милли-мәдәни мохтарият» программасын алып килә һәм ул Корылтайда кабул да ителә 1917 елның 22 июлендә Казанда зур тантана белән «Эчке Русия һәм көнбагыш себер төрек-татарла- рымның «Милли-мәдәни мохтарияте» игълан ителә, аның һәйәте дә оештырыла, һәйәтнең рәисе итеп Садри Максуди сайлана. Аның эш урыны итеп Уфа шәһәре билгеләнә 1917 елның 30 ноябрендә «Эчке Русия һәм Себер төрек-татарла- ры»ның Милли мәҗлесе чакырыла. Анда «өч нәзаралы» Милли идарә оештырыла. Милли идарәнең рәисе итеп Садри Максуди сайлана
Ләкин Милли идарәнең. «Милли-мәдәни мохтарият»нен гомере бик кыска була. Урыннарда совет хакимияте ньпый башлагач. 1918 елнын язында юкка чыгарыла. Милли идарә әгъзаларын эзәрлекләү, кулга алулар башлана
Шушы шартларда С. Максуди белән Г. Исхакый совет хакимиятенең бу эшләренә протест белән чыгалар. Мәскәүгә барып совет хөкүмәтенә шикаять җиткерәләр Үзләрен эзәрлекләү башланганнарын белгәч. Милли идарә әгъзаларының бер өлеше Кызылъяр аркылы Ерак Көнчыгышка юл ала. бер өлеше Финляндия!ә китә...
Садри Максуди Финляндиягә барып чыга, биредә 9—10 ай буе яши. эшли, андагы татарлар белән аралаша, мөстәкыйльлек өчен көрәшүче фин эшлеклеләре белән очраша. Аннан ул Германиягә юл тота, соңрак үзенә якын Парижга барып чыга Биредә Бөтендөнья сугышы буенча солых конференцияләре оештырыла. Версаль договоры кабул ителгәнче шундый дүрт конференция эшләп ала. Аларда Бөтендөнья сугышыннан сон Европада, дөньяда нинди тәртипләр булыр! а тиешлеге, сугыш нәтиҗәсендә барлыкка кил!ән яңа дәүләтләрне тану кебек мәсьәләләр дә карала Шушы уңайдан Садри Максуди Русиядә хакимият башына килгән советларның «Эчке Русия һәм Себер төрск-татарлар милли- мәдәни мохтариятен» ябуларына, аның Милли идарәсе әгъзаларын эзәрлекләүләренә протест белдерә, конференциядән төрки-татар халкының мөстәкыйльлеген яклауны сорый (Аның кайсы «Солых конферснцияссонә мөрәҗәгать итүе әле ачыкланмаган, ул мөрәҗәгатьнең тексты белән танышучы бер генә кешенең дә әле дә күренгәне юк.)
Тиздән С Максудинын гаиләсе до Финляндия аша Германиягә, аннан Франциягә килеп җитә 1925 елларга хәтле С Максуди Франциядә. Парижда яши. Хакимият башына коммунистлар килгәч. Русияие ташлап Франциягә качкан урыс зыялылары, элекке Дума депутатлары белән аралаша Шул ук вакытта үзе укыган Сорбонна Университетында лекцияләр укый башлый Германиядә башланган фәнни тикшеренү эшләрен дәвам итә. Кызы Адилә Аиданың истәлекләренә кара! анда, аның әтисе бу чорда көне-төне диярлек китапханәләрдә ут ыра. Анын төп вләнүләре төрск-татар халыкларының тарихы, милли тел. тел һәм милләт мәсьәләләре була
1924 елны Садри Максуди лекцияләр уку өчен Төркиягә килгәч. Мостафа Кәмал белән дә таныша Төркня президенты аны Төркиягә күчеп килергә димли, һәм 1925 елда Садри Максуди гаиләсе белән Төркиягә күчеп килә, биредә үзенең икенче ватанын таба.
Ул илдә бара торган фәнни, иҗтиманай. мәдәни тормышта актив катнаша Мостафа Кәмал үтенече буенча төрки халыкларның борынгы тарихын өйрәнү эшенә керешә, төрек телен камилләштерү буенча да эзләнүләр, тикшеренүләр алып бара, президентның киңәшчесе буларак та төрле рәсми очрашуларга чакырылып тора
, С. Максудиның Төркиядәге тормышы һәм эшчәнлегенә киңрәк тукталу биредә безнең максатка керми. Шулай да аның биредәге то^мынц?! һәм эшләре турында бер-ике генә сүз булса да әйтеп үтү кирәктер.’Вирсдгг ул Ататөрек университеты Хокук факультетында, Истанбул университетында укыта, профессор исеме ала, төрле фәнни-тикшеренү оешмалары төзү буенча башлап йөрүче була, төрек телен гамәлгә кую, камилләштерү, үстерү буенча хезмәтләр яза.^4кс тапкыр (1930 38) Торкиянең Милли мәҗлесенә депутат итеп сайлана Тёркин дәүләте исеменнән Милләтләр Лигасы ассамблеяләрендә катнаша, бу Лига кушуы, буенча Чехословакиядә дә эшләп ала...
Садри Максуди 1957 елда Истанбул шәһәрендә вафат бул^2 Инде алда әйтеп үтелгәнчә, Садри Максудиның бай фәнни мирасы хәзерге көнгә хәтле татар укучыларына 1ына түгел, хәтта аның галимнәренә дә билгеле түгел дияргә мөмкин’Аның Төркиядә аерым монография булып чыккан китаплары нигездә дүрт өлкәгә карый Беренчесе дәүләт һәм хокук һәм аларның тарихы: «Хокукның гомуми нигезләре» (1930), «Англиядә халык хокукы» (1937), «Хокук тарихы буенча дәресләр» (1941), «Хокук тарихы фәлсәфәсе» (1946), «Хокук фәлсәфәсе» (1946), «Гомуми хокук тарихы» (өч басма: 1944, 1946. 1948), «Төрек хокук тарихы») (1928), «Теоретик дәүләт вә лаеклк дәүләт» (1940), «Фарабинең хокук фәлсәфәсе» (1945).
Икенче өлкә, тарихи темаларга багышланган хезмәтләр. Болары «Искитләр вә сакалар» (1933), «Урта Азия төрек дәүләтләре» (1934).
Өченче өлкә: тел белеме һәм тел тарихы. Болары: «Төрек теле өчен» (1930) һ.б. -
Аның аерым китап булып чыккан әсәрләре арасында өстә искә алынган «Миллият тойгысының социологик әсаслары» (1955) дигән монографиясе аерым басым ясап әйтүне сорый. Бу —дөнья әдәбиятында беренче тапкыр буларак милләтнең оешуы, яшәеше нигезен социологик яктылыкта тикшерә торган яңа сүз. J
(Китаплардан тыш С. Максудиның Франция гыйльми басмаларында дистәлә- 1ән фәнни мәкаләләре, татар, кырым-татар, төрек гәзитә-журнал ла рында тарих, әдәбият, хокук вә дәүләт, тел, фәнне оештыруга караган йөзләгән фәнни-популяр, публицистик хезмәтләре басылуы билгеле^ Без әлегә хәтта аларның тулы исемлеген дә белмибез.
Садри Максудиның хезмәтләрен татар укучысына кайтаруның ни хәтле әһәмияткә ия булуы турында ике төрле сүз булуы мөмкин түгел.
Садри Максудиның мирасы, беренчедән, татар-төрки юриспруденциясенең беренче, нигез ташлары. Моңа хәтле татар юридик фәне буенча бернинди хезмәт күренмәве безнең галимнәрнең ни хәтле битараф булуын күрсәтә. Дәүләте, законнары, юридик органнары булган, йөзләгән ел дәүләтчелеге булган болгар- татар халкының бу ягына игътибар итмәү — бу гафу ителмәслек күренеш, бу — безнең мөстәкыйльлек өчен көрәшебездә маяк булырга тиешле нәрсәләргә төкереп карауның үрнәге.
' ^адри Максудиның татар-төрки тарихы буенча, борынгы төркиләр, төрки |Гелләр турындагы хезмәтләре гуманитар фәннәр өлкәсе өчен тарихи яктан гына түгел, фәнни-теоретик яктан да гаять әһәмиятле мирас.Д
«Англиягә сәяхәт»нең «Казан утлары» журналында басылып чыгуы Садри Максуди исемен торгызу өлкәсендә, аның тормышы һәм эшчәнлеген тирәнрәк аңлау өчен ярдәм итәр дип ышанасы килә. Киләчәктә, озакка сузмыйча, бу бөек милләттәшебезнең хезмәтләрен торгызу, халыкка житкерү эшенә галимнәребез, нәшриятлар да тиешле өлеш кертерләр диясе килә
с $Садри Максуди—ул милләтебезнең горурлыгы Алай гына да түгел, халкыбызның дәүләтчелек өчен көрәштә беренче органы булган Милли идарәнең рәисе дә. Хәзерге көндә милли азатлык, тигезлек өчен алып барыла торган көрәшнең чишмә башы да аның исеменә барып тоташа 6HT.J