ШИГЫРЬЛӘР
Нишләр идек?
Һәр чишмәнең үз аһәңе була: Бәрелгән күк көмеш көмешкә— Татар жыры сыман, челтер-челтер. Үлемсез су ага инештә...
Моңлы инеш туа чишмәләрдән, Инешләрдән туа елгалар, Яз-җәйләрдән яшел.
Кыштан — ак нур
Алып, туа безнең йолалар...
Безнең йола — ак-яшел нур белән Җаныбызны юа яңартып — Бер-берен, дим, шуңа сөяр татар, Бер-берен гел яшәр яратып...
Безнең йола—җырның чыганагы Табыннарда җырлар кирәктә — Моң түгелә татар күңеленнән. Халык җыры туа йөрәктә.
һәр милләтнең туа моңлы җыры — Үз илендә иркен суласа..
Нишләр идең мең кайгылы татар. Йөрәгендә моң-җыр булмаса? Нишләр идек?!
И бала чак!
Үз иттең талын бабамның, Тирәкләр сорамадың.
Онытылып гынлый идең Сыерчык сайрауларын...
Яшь аралаш, хәсрәтләнеп. Авыл ,арын тыңладың. Тик син сыерчык моңнарын Тыңлап кына гынмадың; Кычкырып җырлап җибәрдең. Серләрең ачылдылар Җырыңда аккан сагышта Коллыкның ачысы бар...
Бүген дә китми ачысы.
Китми йөрәк ярасы Яраларның өсти кемнәр Төзелмәслек яңасын?!
һаман без моң баласы...
Кон бирәсе иде кешегә
Рәхмәтем зур
Өегездә җырлаган җырыгыз
Зәңгәр күккә аша ургылып
Талларыңнан тама моң 1амчысы
Бабайлардан калган җыр булып
Былбылларын кызларың күк моңлы.
Кызларың да. гүя. былбыллар Өйләнгән бер үз бәхетен тапты. Иң бәхетле ата булдылар
Оныкларың нәфис чәчәк сыман.
АкчШкьлеге җанны тетрәтә.
Сине уйлап, авылым.
Иркен сулыш алам
Кайнаса да кайгым күкрәктә
Йөрәгемнең, синең ялкыныңда
Янмый калган көнен күрмәдем
Беркайчан да сезне Ташлап, авылдашлар. Ят ишекне ачып кермәмен
Тәндә җан барында.
И туган жир. Гаделсезлеккә ник тезләним Алдадылар синдә. Алдадылар безне
Бу хурлыкка башка түзелмим.
Гаделлекне күтәрергә вакыт.
Кон бирергә вакыт кешегә
Күз алдында шиңә кызларыбыз.
Егетләрнең рухы күше)ә ..
И туган жир'
Көн бирәсе иде кешегә..
...Ык буйларын синең —
Эчке дөньям минем. Анда — Ыкта йөзәм әле дә. Рәхмәтем зур минем Нигез ташын
Салган бабам, Муллагалигә...
Кулларыма килә күтәрәсем...
Гүзәлләрнең карыйм күзләренә. Күзләрендә күрәм үземне. Үбә-үбә алсу иреннәрен, Йөзләренә куеп йөземне, Кысып-кысып билләреннән кочып. Бүләк итеп чәчәк көлтәсен, Кулларыма килә күтәрәсем Милләтемнең гүзәл иркәсен...
...Иман нуры тула күкрәкләргә Камышлы күл сыман күзләрдән — һәр татарның тусын өй түрендә — Ун оныгы тусын гүзәлдән...
Иманлы кыз-уллар тудырсыннар — Үстерсен татар өендә!
Шундый көннәр килер — Килми калмас, Диеп минем күңел сөенә...
Үссен халкым, Үссен-үрчесен ул, Татар җирен иңләп үрчесен — Дус халыкка кулын биреп үссен, Акыл белән җиңсен үчлесен... Үссен-үрчесен!
...Кысып-кысып билләреннән кочып, Бүләк итеп чәчәк көлтәсен,— Кулларыма килә күтәрәсем Милләтемнең гүзәл иркәсен!..
Ярый әле син бар
Синең йөрәк белән минем йөрәк, Ике йөрәк тибә бер булып. Җаныбыз да бер җан кебек безнең, Сулга түгел уңга борылып. Кыйблага ага ургылып...
Икебез дә моңлы Иделдән без. Карашлар да безнең бер кебек — Көннәремне яктырталар минем Күзләреңнән нурлар бөркелеп...
...Тыңлаганда синең җырларыңны,
Күтәреләм кебек кыяга:
Ярый әле син бар. Җирдә, җаным, Биеклеккә башны куярга...