МЕНӘ ШУНДЫЙ МӘХӘББӘТ
Моннан егерме еллар элек булды бу хәлләр Халык иҗаты йорты кушуы буенча, һәвәскәрләр концертын карарга дин. Зирсклебаш авылына килеп төштем. Авыл советы секретаре, яшь кенә кыз.
гаегГле кеше сыман оялып кына:
Апа, безнең авылда кунак йорты юк, салырга җыенабыз гына әле. Сезне фатирга кертергә туры килә инде, диде
Зарар юк. мин фатирларда күп тордым, бер кичкә кер мичкә дигәндәй, кайда да ярар, урнаштыр әйдә берәр әбигә
Әбигә? Әбиләр ни. дип туктап калды кызыкай
Әби булмаса, берәр ялгыз апага, дим
Без Сезгә бер фатир әзерләп торган идек, ялгыз апа түгел, ире бар.
Ярар алайса, ирле кешеләр уңайсыз димәсәләр
Белмим инде, үзегез уңайсыз димәсәгез, ире телсез, чукрак аның.
— Ярар, ярар, әзерләп куйган фатирыгыз булгач, нинди булса да рәхмәт. Телсез, чукрак янында тынычрак булыр
Кыз авыл советыннан ерак түгел генә бер өйгә ымлап:
— Әнә бакчалары үрмә гөлгә күмелгән алты почмаклы йортны күрәсезме’’ диде.
Бакча коймасына үрелеп үскән гөлләр арасыннан калай түбәсе генә күренгән йорг зәңгәр капкалары, капкаларындагы чәчәк бизәкләре белән минем күңелгә шундук якын, үз булып тоелды Күрше-тирәләреннән үзенең чәчәккә күмелеп утыруы белән аерылып юрган бу өйгә тизрәк барасы, хуҗаларын тизрәк күрәсе килде.
Капканы ачып керүгә, борынга алма үләне исе бәрелде Ишегалды ямь-яшел алма үлән. Капкадан баскычка кадәр таш җәелгән сукмак Мал асрамыйлардыр дисәм, лапаста кәҗә бәт и.тәре. сарык бәрәннәре чабышып йөри, бер як киртәгә бәйләп куелган бозау гот ялый Авыл җирендә күпчелек ишет алларында бер үлән үсми, аны ма.шар таптап бетерә Ә бу ху җа.тарның бөтенләй башкача, маллары т ыкрык аша лапаска арт капкадан керә икән
М
Безне капкага таба йөгереп килеп, ачык чырайлы, таза, чибәр бер апа каршы алды. Чәчәкле күлмәге әле генә энәдән-җептән төшкәндәй өр-яңа, билендә ак алъяпкыч, башына ап-ак батист яулыгын арттан калфаклап бәйләгән, аягында—чигүле чүәкләр.
— Әйдәгез, кунаклар, әйдәгез, түрдән узыгыз, самавырым кайнаган!
Эре нарат бүрәнәләрдән салынган гәрәбәдәй сап-сары бу өйнең саф һавасын хуш исле чәй исе тагы да тәмлерәк иткән. Биек итеп күпертелгән мендәрләре өстенә ап-ак челтәрләр ябылган никельле тимер карават, хуҗа апаның үзе сыман, мәһабәт, түшәмгә тиям дип тора. Тәрәзәдәге пәрдәләр, челтәрләр күзеңнең явын алырлык ап-ак. Матур чәчәкле ситсыдан тегелгән түрләмәләр, кашагалар, чигүле сөлгеләр элеп, стеналарга чигүле салфеткалар кадаклап бизәлгән бу өй безнең татар авылларында гына була торган ниндидер бер ямьле моңсулык белән күңелне нечкәртә иде.
Без аны-моны сөйләшеп, тегене-мйны сораштырып тәмле итеп чәй эчтек Өстәлдә ни генә юк иде: бер дистәгә якын пешкән йомырка тәлинкәгә өелеп куелган, ак май, каймак, кәрәзле бал, әллә ничә төрле печенье, конфет, варенье, кетердәп торган кабартмалар. Секретарь кыз үз өендәге кебек кече якка чыгып, әле кашык, әле салфетка алып керә, мөгаен, бу апаларда безнең кебек командировкага килүчеләр еш куналардыр, кыз бу өйгә күнегеп беткән. Бик еш килгән кунаклардан туеп бетәргә, аларның барысын да болай бәйрәмчә каршылап арырга, гарык булырга мөмкин, ләкин Мәрьям апаның андый ху-җалардан түгеллеге йөзенә чыккан, ул һәркемне шушылай якты чырае, тәмле табыны белән каршылыйдыр. Колагындагы боҗра сыман алтын алкалары, бер җыерчыксыз бите очындагы ясмык хәтле генә кара миңе апаны кунак сыйлау өчен генә яратылган ягымлы зат итеп күрсәтә иде.
Секретарь кыз кайтып китте, Мәрьям апа мине әлеге кукраеп торган ап-ак челтәрле караватка ятып ял итәргә димли башлады. Нинди ял ди, күңел ишек алдына, алма үләнгә тарта, шул үләндә яланаяк йөрисе килә. Болдырга чыгып, аяк киемнәремне салдым, ялан тәпи генә алма үләнгә бастым, әмма атлап китәргә уңайсыз, үлән шундый чиста, шундый тигез үскән, мин баскан урында егылып-авып кала. Табан асларын рәхәт назлап кытыкласа да. үләнне таптыйсым килмәде, баскычка килеп утырдым. Мәрьям апа анда чебешләренә бәрәңге боламыгына он кушып болгатып утыра иде.
— Алма үлән сабый чакны хәтерләтә, ятып ауныйсы килә,—дим.
— Ят. матурым, рәхәтләнеп ауна!—ди ул.
- Юк инде, үлән жәл.
Апа җайлап кына нинди эш белән килүемне сораштыра. Авыл апаларына хас бер гадәт буенча, бөтен тормышымны берьюлы белеп бетерергә тырышкандай, сораулар яудыра: кем мин, кайдан, кайда туып үскәнмен, әти-әниләрем бармы, тормыштамы, ирем кем, балаларым бармы, ничәү, үзем ничә яшьтә, кайда укыганмын һәм башкалар. Җавап бирәм, әйдә күңеле булсын апакайның. Минем үземне дә кызыксындырган сораулар бар. мин дә өлешсез калмам, мине аның телсез, чукрак ире кызыксындыра, шушы кадәр матур, төзек, чиста, гөлгә күмелгән йорт-җирле апаның җанашы кайда икән соң әле, ничек телсез калган ул, ничек алар яратышып киткәннәр, хәзер ничек торалар, балалары бармы, алар теллеме, телсезме?..
Иң җайлы сораудан башлыйм:
— Апа, кызларыбыз бар дигән идегез, кайда соң әле алар?
— Берсе фермада сыер сава, җәйләүдә кунып-төнеп яталар, икенчесе Казанда заучный укый.
Башка сорауларны бирә алмадым, Мәрьям апа чебеш боткасын күтәреп лапаска таба китте:
— Хәниф абыең кайтты! Әтисе, мә, чебешләрне туйдыр!
ки<^ПаСТа ЭШ киемнәРе кигән бер ир кеше күренде дә шундук әллә кая
Өйдән озак кайнап пешкән тәмле аш исе килә, Мәрьям апа мине аш ашарга чакырды
— Ә абый? Нигә ашарга керми ул?
Ә ул ни... ояла... соңыннан ашар, кунак алдында ашарга ояла торган гадәте бар анын. Малларны карый әле ул, чебешләрне ашата.
Без ашап туеп табынны җыйганчы байтак вакыт үтте, мин гәзитләр укып утырганда алгы өйдә юынгыч шакылдаганы ишетелде.
Әтисе, ашыңны җылыттым, ашап ал,— диде Мәрьям апа Телсез чукрак дигәннәр иде, ә Мәрьям апа гел телле кешегә дәшкәндәй дәшә дип уйлап куйдым. Бераздан Хәниф абый түр өйгә кереп, мин утырган диванга таба килде. Ул кырынган, чәчләрен әйбәтләп тараган, өстснә күптән үтүкләп сандыкка салып куйганлыктан бөкләнгән урыннһры беленеп торган яшел атлас күлмәк, чиста итеп юылган, ләийн оста үтүкләнмәгән чалбар кигән. Аякларында киез чүәкләр.
— Әйдә, әтисе, таныш. Казан кунагы, —дип, Мәрьям апа абзыйны минем янга алып килде. Хәниф абый мин сузган бер кулны көрәктәй ике кулына алып, кысмыйча җайлап кына күреште. Анын кытыршы учы эчендә минем йомшак кечкенә кулларым соскыга салган кош баласы кебек иде. Хәниф абый ипләп кенә урындыкка утырды, ничектер чит өйдә кебек, үз оясында үзе уңайсызланып, бу абый ничектер сабый бала кебек бер хәлдә иде Концертка кадәр мунча кереп чык. сеңелем, дип, Мәрьям апа шкафтан миңа чиста сөлгеләр алып бирде.
— Мунча? Әле кай арада мунча ягып өлгерттегез, апа?
— Абыең якты. Кунак килсә, эштән кайту белән аның беренче эше мунча ягу. Әйдә свижий мипнекләр белән чабынырсың.
Сары май кебек эретә торган җылысы белән мунча шундый чиста, пөхтә, һәр әйберсе тәртиптә, киенү бүлмәсе дә уңайлы иде Мин аннан сафланып җиңел бер рәхәтлек белән чыкканда. Хәниф абый гөжләп торган самавырны веранда өстәленә чыгарып Мәрьям апага чәй әзерләшеп йөри иде.
— Әтисе, тана кайтмый бит әле, дип, Мәрьям апа лапаска таба ымлады. Мәрьям апаның күзенә карап торган җиреннән Хәниф абый ипләп кенә атлап чыгып китте.
— Чукрак, телсез кешеләргә сүзне кул белән төрле хәрәкәтләр ясап аңлаталар, сез алай итмисез икән, ничек аңлый соң ул сүзегезне? дим
Әллә тагы, күзгә карап тыңлап тора да аңлый инде шунда. Әнә шулай кул белән сөйләшергә өйрәнергә Казанга чакырганнар иде дә. бармады, оялчан ул. уңайсызлана.
— Оялса да, сөйләшмәсә дә. шундый чибәр апаны ала алган әле
Үзем... үзем бардым мин. үзем бармасам. мәңге алмас иде! дип көлә Мәрьям апа.
Хәниф абый бик матур таза бала булып туган, ләкин бәхетсезлегенә, телсез, чукрак булып дөньяга килгән. Әтисе кулак Харис, бик явыз, саран кеше, ярлы семьядан төшкән Сәрвәр апаны гел кыйнап, җәфалап торган. Хәниф абын авырлы чагында да жәлләмәгән, йодрык тарын гел уйнатып рәхәтләнгән, шул сәбәпле, ахры, бала тормыш шау-шуын ишетмәс. тел тибрәтеп сөйләшмәс булып дөньяга килгән. Хәниф абый белән Мәрьям апа сугыш алды елларында икесе дә буйга җиткән егет белән кыз булалар Хәниф абый бик оялчан булган, гадәтенчә, беркем белән дә аралашмаган, ә Мәрьям апа шаян, чая кыз икән Аның тирәсендә авылның иң матур, иң унтан егетләр бөтерелгән Клубтагы концертлар, спектакльләрнең берсе дә Мәрьям апа катнашыннан башка үтмәгән Гармунчы Миңнулла исемле егет белән яратышып матур гына йөри дә башлаган ул. менә өйләнешербез генә дигәндә, сугыш башланып киткән Миңнулла сугышның беренче көнендә үк солдатка алынган, фронттан бер генә хат язып җибәргән, өч-дүрт айдан аның вафат хәбәре килгән
Мәрьям апа бу кайгыны бик авыр кичергән. Сугыш бетеп, авылга берничә егет кайткач, арада Мәрьям апаны сораучылар, димләүчеләр булган, ләкин апаның күңеле бер кемгә дә ятмаган, ә каршы йортта гына яшәүче тимерче Хәниф аның уена да килмәгән, телсез, чукрак булганы өчен түгел, кечкенәдән бергә уйнап үскән күрше егетенә ничек гашыйк булырга мөмкин. Ул бит инде бер туганың кебек. Югыйсә, очраган саен кызарып күзгә мөлдерәп карап торган егет күңелендә нинди кайнар мәхәббәт саклануын тоймыйча мөмкин булмас иде. Башкаларның савыт- сабасын ямап биргәләгән тимерче Хәниф Мәрьям апаның чиләген төпләп кенә калмаган, матур итеп буяп, төрле чәчәкләр ясап бизәп тә биргән. Әнисе белән генә торган, ир-ат заты булмаган Мәрьям апаның авып барган капкаларын төзәтеп, мичләрен чыгарып, бәрәңге бакчаларын сөреп биргән егет барысын да күршелек хакы өчен генә эшлиме, бу турыда Мәрьям апа уйлап та карамаган. Шулай шул, адәм баласы мәхәббәтне тел «белән сөйләп аңлатуга гына күнеккән. Бер вакыйга булмаса, шулай күпме еллар үтәр иде. Бервакыт Ташкент якларыннан кайткан бер егет Мәрьям апаны күреп гашыйк булган, тәкъдим ясаган, инде утызга җитеп килгән кыз ялындырып тормаган, ризалык биргән. Бер атна дигәндә, болар язылышып Ташкентка китәргә җыенганнар. Иртәгә язылышабыз дигән көнне Мәрьям апа ни колагы белән ишетсен, әлеге егет язылышмыйча-нитмичә күрше авылдан кибетче кызны ияртеп Ташкентына китеп барган. Язылышалар дигән хәбәре бөтен авылга таралып өлгергән булмаса бер хәл иде, Мәрьям апа хурланган, кимсен-гән, халыктан оялган, шул хурлыкны күтәрә алмас кебек тоелып суга ташланырга җыенган, бер кичне үксеп елаган-елаган да буага таба йөгергән. Суга таба иелеп үскән бер карт өянке янына килеп, буаның иң тирән җиренә сикермәкче булып туктап калган. Шул минутта кемдер килеп көчле куллары белән арттан тотып алган. Әйләнеп караса, яшьле күзләрен мөлдерәтеп аңа Хәниф текәлгән. Мәрьям апа, үксеп, егетнең көчле күкрәгенә капланган.
— Хәниф ал мине үзенә, синең мәңге тугры тормыш юлдашын булыйм! —дигән кыз егеткә. Егет аны кочаклап күтәреп су буеннан өенә алып кайткан. Менә шул көннән алып Мәрьям апаның һәр сүзен күзенә карап аңлый икән бу абый. Хәниф абый гомер буе чәчәк ярата икән. Коймаларга үрелеп • үскән гөлләрне үзе үстерә икән. Авыл читендәге тимерчелектән арып кайткан чакта болынга сугылып, җәй буе көн саен Мәрьям апага чәчәк җыеп кайта икән. Егерме елга якын яшәп чыраен җимереп тә рәнҗетмәгән ул хатынын.
Кояш баюын күзләп баскыч төбендә утырабыз. Хәниф абый кайтты. Кулында зәңгәр кыр чәчәкләре. Миңа суза Минем аның белән сөйләшәсем килә дә, ул мине аңламас дип икеләнәм. Шулай да ымлый- ымлый сүз башлыйм:
— Хәниф абый, танагыз кайда соң?
Ул күзләрен зур ачып карап тора, аңламый.
— Танагыз?..—дим, ике кулымны мөгез кебек итеп маңгаема куеп.— Му-му!..—дип кабатлыйм. Хәниф абый елмайды, аңлый алды. Ындыр артындагы тугайлыкка ымлады. Шунда ашап йөри булса кирәк.
— Төнгә шунда калдымыни? Бүре ашар бит!..—дим. Хәниф абый күзләрен зур ачып миңа караган килеш елмая, аңламый, ахрысы. Мин «ам-ам» дип беләгемне тешләп күрсәтәм, янәсе бүре «ам-ам» итсә!.. Хәниф абый кулларын сузып бер күзен кысып мылтык аткан сыман хәрәкәт ясады. Кулын селтәп елмаеп куйды. Димәк, бүреләрне атып бетергәннәр. Хәйран сөйләшеп була икән, мин әйтәм. күңелләр, күзләр сөйләшкәндә, дип уйлыйм.
Кич җитте. Клуб тулы халык. Бик матур концерт булды. Мәрьям апа белән Хәниф абый иң алгы рәттә иңне-иңгә куеп утырып концерт тыңладылар. Ишетмим дип тормый, бер кино, спектакльне, концертны калдырмый. хатынын култыклап, иң алгы рәткә кереп утыра икән Хәниф
абзыкаи. Тимерчелектә дә. эше буенча да беркем белән бәйләнешми, беркемне рәнҗетми икән. Авылда аның кебек әйбәт холыклы башка кем бар икән, лиләр идарәдә. Эчеп-исереп йөрү түгел, исереп кибет тирәсендә кайнашкан ир-ат төркемен дә читләтеп уза. исерекләр сугышып киткәнне күрсә, күзләрен зур ачып ерактан карап тора икән дә китеп бара икән. Каивакыг аны гаепләүчеләр дә табыла икән. имеш, шундый таза кеше, сукса жиргә сеңдерерлек беләкләре белән сугышучыларны араламый да ичмасам, катышмыйча китеп бара бит дип. үпкәләүчеләр дә була икән. Мәрьям апа андыйларга: «Колагы ишетмәгәч, кем гаепле, кем хаклы икәнен белмәгән килеш, ничек инде катышсын. Телле кешеләр сугышсын, телле кешеләр талашсын!» — дип җавап бирә икән. Иң матур. иҢ^үрнәк гаилә дип алар турында район гәзитенә зур гына мәкалә дә язып бастырганнар. Идарә янындагы Мактау тактасында Хәниф абыйның фоторәсеме иң беренче урында гора
Икенче көнне бу авылдан китеп бардым. Хәниф абый мине мотоциклына утыртып, автобус тукталышына кадәр озатып куйды. Хушлашканда аның көрәктәй кулларына кош баласыдай кечкенә кулларымны салдым да:
— Рәхмәт Сезгә! Рәхмәт! Шулай бәхетле, матур яшәгез! Озак яшәгез, сәламәт булыгыз! дидем. Хәниф абый түгәрәк таза битен тагын да түгәрәкләндереп, елмаеп кул болгады.
Шуннан соң мин аларны бүтән күрмәдем. Ләкин бер гаҗәп хәбәр ишетеп шаккатып калдым Күптән түгел Казанда очрап әлеге секретарь кыз мина менә нәрсәләр сөйләде: гомергә беркемгә авыр сүз әйтмәгән, беркемне рәнҗетмәгән, сугышу түгел, сугышучыларны читләтеп үтә торган Хәниф абый берәүне бик каты кыйнап ташлаган. «Ничек кыйнаган, ни өчен кыйнаган, ышанмыйм», дип секретарь кыз үзе сөйләгән күңелсез сүзләрдән үзе дә уңайсызланды. Егерме ел кайтмаган теге Ташкент кунагы кайтып төшкән. Хатыны белән әллә аерылышканнар, әллә татулыклары юк. бер ялгызы кайткан Аръякта! ы туганнарында кунак булып сыйланып, ашап-эчеп бер атна яткан. Көннәрдән бер көнне Мәрьям апалардан ерак түгел кибеткә килеп аракы алган, аракы алганда мактанып сөйләнеп торган, имеш, тели икән, ул Мәрьямне бүген үк Ташкентка алып китә!.. Шапырынма, дигәннәр аңа. Ә ул шапырына биргән, бер генә сүз әйтәм, любой хатын минем аягыма егыла, ди икән. Чынлап та. кичкә таба шактый исерек килеш Мәрьям апаларга килеп керә бу Мәрьям апа бакчада карлыган җыя икән Әлеге оятсыз кеше шыпырт кына килеп. Мәрьям апаны кочаклап ала. Мәрьям апа кычкырып җибәрә, бу исерек кочагыннан чыгарга тырышып чәбәләнә. Шул вакыт тимерчелектән, гадәтенчә, кулына чәчәк тотып Хәниф абый кайтып керә. Хатынының бер күз карашыннан барсын аңлап алган Хәниф абый чәчәген Мәрьям апага тоттыра да Ташкент кунагына ташлана Кунакны шул кадәр сыйлый ки, ике кабыргасы, бер теше сынган килеш аны район шифаханәсенә алып китәләр. Оятсыз кунак анда Хәниф абыйны судка бирәм. төрмәгә утыртам, дип җәнҗал чыгарып маташа, билгеле. Хәниф абыйны авыл советына чакырып нык кына ачуланалар, әмма шуннан кырысрак җәзаны бирергә берәү дә уйламый . - _
Менә шундый мәхәббәт белән яшәүче Мәрьям апа белән Хәниф абый турында сөйлисем килде сезгә