Логотип Казан Утлары
Публицистика

Китапта телгә алынган кайбер шәхес һәм вакыйгаләргә кыскача белешмә-искәрмәләр


Аладьин А Ф (1873 1927) җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе. 1—2 Дәүләт думалары депутаты, андагы труловиклар фракциясен оештыручы һә.м аның фактик лидеры 1907 1916 елларда һәм Октябрьдән сон чит илдә яши Вафаты Англиядә
Арету (Аристотель) (б э. к. 384 322 еллар) борынгы грек галиме һәм философы
Асквит Герберт Генри (1852 1928) инглиз дәүләт эшлеклесе. 1908 1916 елларда Англиянен премьер-министры
Ассурия (Ассирия) б э. к. 14 7 гасырларда Азиянең көнбатыш өлешендә. Форат (Евфрат) һәм Дәҗлә (Титр) елгалары буенда оешкан борынгы мәмләкәтләрнсн берсе
«Элфе лайла вә лайла» («Мен дә бер кичә») Урта гасыр гарәп әдәбияты ядкаре, маҗаралы әкиятләр җыелмасы Заманында бу әкиятләр Фатих Халиди тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителеп. 1897 1899 елларда аерым-аерым алты китап булып Казанда басылып чыкканнар
Әфләтун (Платон) (6. э. к. 427 347 еллар) борынгы грек философы, фәлсәфә гыйлемендә идеализм юнәлешенә нигез салучыларның берсе
Байрон (1788 1824) мәшһүр инглиз шагыйре
Бальфур Артур Джеймс (1848 1930) —инглиз дәүләт эшлеклесе. 1902 1905 елларда Аш лия хөкүмәте башлыгы. |916 1919 елларда чит ил эшләре министры
«Биржевые ведомости» 1880 1917 елларда Петербургта чыккан иҗтимагый-сәяси. икътисади гәзитә
Бобринский В А (1867 1927) граф, шикәр заводлары хуҗасы. 2 4 Дәүләт думалары депутаты, 1919 елда чит илтә китә.
Бзкон Фрэнсис (1561 1626) инглиз философы, фәлсәфә гыйлемендә инглиз материализмы дип йөртелгән агымга нигез салучы. .
Бюлоф Бернһард (1849 1929) Германия дәүләт эшлеклесе. рейхсканцлер (1906 1909) һәм чит ил эшләре статс-секретаре (1897 1900)
Веллингтон Артур У злели (1769 1852) инглиз фельдмаршалы. Наполсонга каршы Ватерлоо сугышында союздаш илләр гаскәренә җитәкчелек иткән каһарман 1828 1830 елларда Англиянең премьер-министры була
Виктория падишаһ (1819 1901) 1837 елдан Англия королевасы
Виноградов П Г (1864 -1925) тарихчы, җәмәгать эшлеклесе. академик (1914) 1903 елдан Антлиядә Оксфорд университеты профессоры; Европа илләре, аерым алганда. Англия тарихына караган җитди фәнни хезмәтләр авторы
Волконский Н. С. (1848 1910) кснәз. җәмәгать-сәясәт эшлеклесе. публицист. «17 октябрь союзы»н оештыручыларның берсе (1905), аның Үзәк комитеты әгъзасы. 1 һәм 3 иче Дәүләт думалары депутаты
Вольтер (1694 1778) француз философы һәм мәгърифәтчесе, күп санлы фәлсәфи һәм әдәби әсәрләр авторы
Гаспринский Исмәгыйль Мостафа улы (1851 1914) җәмәгать эшлеклесе. мәгърифәтче һәм язучы; төрки халыклар арасында мәгълүм җәдитчелек хәрәкәтен башлап җибәрүче, төрки телдәге беренче (Россиядә) «Тәрҗеман» гәэнтәсенең (1883 1914) наширс һәм мөхәррире
Гладстон Уильям (1809 1898) Англиянең 1868 1874. 1880 1886 һәм 1892 1894 еллардагы премьер-министры либераллар партиясе лидеры
Государственный совет (Дәүләт советы) 1906 1917 елларда Дәүләт думасының законнар тәкъдим һәм кабул итү хокукына ия булган югарыгы палатасы Дәүләт советы әгъзаларының саны 180 200 тирәсендә булып, аларнын ярты өлеше патша тарафыннан билгеләнгән, ә яртысы губерна темстволары. дворян җәмгыятьләре. Синод, сәүдә, биржа, сәнагагь һ б оешмаларның җыеннарында сайлап куелганнар
Грей Эдвар (1862 1933) Англиянен 1905 1916 еллардагы чит ил эшләре министры
Го.шар ханым Лебедева Ольга Сергеевна Лебедева (1854 ?). публицист гөрск-татар әдәбиятын русчага, рус-әдәбиятын (Пушкин, Л. Толстой әсәрләрен) төрекчәгә тәрҗемә итүче
Гучков А И (1862 1936) җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. сәясәтче. «17 октябрь союзы» лидерларыннан берсе. 1907. 1915 1917 елларда Дәүләт советы әгъзасы. 1910 1911 елларда 3 нче Дәүләт думасы рәисе, 1917 елны исә Вакытлы хөкүмәтнең хәрби һәм лнңгег флоты министры вазифаларын башкара Октябрьдән соң Франциядә яши. вафагы да шунда.
Гюго Виктор (1802 1885) мәшһүр француз язучысы
Дарвин Чарлз (1809 1882) инг лиэ галиме, дарвинизм тәгълиматына нигез салучы
Дәүләт Думасы 1905 елның 17 октябрь патша Манифесты нигезендә барлыкка килгән һәм законнар чыгару хокукына ия булган вәкаләтле орган 1906 1917 еллар арасында дүрт Дума сайланып. 1 һәм 2 нче Думалар (1906 1907) патша тарафыннан, соңты дүртенчесе 1917 елда Вакытлы хөкүмәт тарафыннан таратыла
’ «Англиягә сәяхәт» әсәре журналның икс санына бүлеп басылганлыктан.
•искәрмәләрне һәммәсен бергә алфавит тәртибендә ахырдан бирү кулайрак табылды
Дәүләт Думасында мөселман фракциясе—Русиядәге мөселман халыкларыннан сайланган депутатлар һәр Думада үзләренә аерым фракция төзиләр Фракция әгъзаларының саны 1 Думада — 22 кеше, 2 нчс Думада —36, өченчедә 10, дүртенчедә —7 кеше була.
Диккенс Чарлз (1812—1870)—инглиз язучысы.
Елизавета (1533—1603)—1558 дән Англия королевасы Аның идарәсе чорында Англия барлык өлкәләрдә зур үсеш кичерә һәм үзенең дөньякүләм колониаль зкспансияссн башлап җибәрә
Ефремов И Н (1866—?)— 1 иче, 3 нче һәм 4 иче Дәүләт Думалары депутаты, «Прогрессистлар партиясе» лидерларыннан берсе, 1917 елда Вакытлы хөкүмәт әгъзасы
Җиденче Эдуард (Эдуард VII) (1841 1910)— 1901 елдан Англия короле
Җирсез Иван (Иоанн) — 1199 елдан Англия короле. Аның заманында Европала беренче конституцияләрнең нигезе булган «Бөек хөрлек хартиясе» кабул ителә
Инҗил (Евангелие) — христианнарның төп дини китабы
Кальвин Иоһанн (1509—1564) —дин реформаторы
Католик кәлисәсе— Германиянең Кельн шәһәрендәге тарихи собор.готик архитектура ядкәре (1248 елда төзелә башлаган)
Кортоба t Кордова)—X—XI йөзләрдә Пиреней ярымутравында оешкан Мөселман хәлифәлегенең башкаласы
Лавис Эрнест (1842—1922)—француз тарихчысы, күптомлы «Бөтендөнья тарихы» исемле күмәк хезмәтнең мөхәррирләреннән берсе
Лиманов Исмәгыйль (1870 тирәсе—1917 дән соңрак) — җәмәгать эшлеклесе. педагог һәм нашир, 1914 елда Петербургта чыккан һәм Думадагы Мөселман фракциясенең матбугат органы булган «Милләт» гәзитәсенең мөхәррире
Лютер Мартин (1483—1546) —дин реформаторы, католик диненең лютеран мәзһәбенә нигез салучы
Маклаков В А (1870—1957)—кадетлар партиясе җитәкчеләреннән, 2—4 Дәүләт Думалары депутаты. 1917 елда Вакытлы хөкүмәтнең Франциядәге илчесе
Мария Стюарт (1542—1587)—Шотландия королевасы.
Мәхмүдев Шәрәфетдин Җәләлетдин улы (1859—1914 тән соңрак)- Эстәрлстамакта укытучы, Уфа губернасыннан 3 нче Дәүләт Думасы депутаты.
Милюков П Н. (1859—1943) —тарихчы, публицист, кадетлар партиясе җитәкчеләреннән берсе; 3 нче һәм 4 нче Дәүләт Думалары депутаты; 1917 елда Вакытлы хөкүмәтнең чит ил эшләре министры
Нельсон Горацио (1758—1805) — Франция-Испания флотына каршы диңгез сугышында җиңеп дан алган һәм шул сугышта һәлак булган инглиз адмиралы
Ниневия — борынгы Ассирия мәмләкәтенең б. э. к. 8—7 гасырлардагы башкаласы «Новое время» — Петербургта 1868—1917 еллар арасында чыккан гәзитә.
Ньютон Исаак (1643—1727) — мәшһүр инглиз галиме.
0'Коннол Даниэл (1775—1847) -Ирландия милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе.
Октябристлар — патша хөкүмәтенең 1905 ел 17 октябрь Манифестына җавап рәвешендә оешкан эре җир биләүчеләр һәм капитал ияләре партиясе («Союз 17 октября»)
Парнелл Чарлз-Стюарт (1846—1891) — Ирландия милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе, 1875 елдан Англия парламенты әгъзасы.
Родичев Ф И (1856—1932) — земство эшлеклесе, кадетлар партиясенең ҮК әгъзасы, 1—4 Дәүләт Думалары депутаты; 1917 елда Финляндия эшләре буенча Вакытлы хөкүмәт комиссары. Октябрьдән соң—эмигрант.
Румларның Төркиягә каршы истикьлял гыйсъяны —Сүз грекларның 1821 1929 еллар дәвамында госманлы төрекләренә каршы алып барган азатлык сугышы турында бара Бу сугыш нәтиҗәсендә 1830 елда Греция үзенә мөстәкыйльлек яулый
Руссо Жан-Җцк (1712—1778) — француз философы һәм әдип
Сарданапал (Ашшурбанипал) —6 э. к 669—633 еллар арасында патшалык иткән борынгы Ассирия хөкемдары Тарихта Мисыр, Вавилон, Элам кебек күрше мәмләкәтләргә ясаган уңышлы яулары һәм бигрәк тә чөй язулы плитә китаплар тупланган бай көтсбханәсе белән данлыклы. Бу көтебханә 1849—1854 елларда Ассирия башкаласы Ниневия шәһәре хәрабәләре арасыннан табып алына.
Сеньобос Шарль (1854—?) — фрунцуз тарихчысы
Скотт Вальтер (1771—1832)—инглиз язучысы, әдәбиятта тарихи роман жанрына нигез салучы.
Сократ (б. э. к. 470—399 еллар)—борынгы грек философы
Солсбери Роберт (1830—1903)—Англиянең 1885 1892 һәм 1895—1902 еллардагы премьер-министры
Стахович М А (1861—1928) — алпавыт. 1895—1907 елларда Орлов губернасы дворяннары башлыгы, «17 октябрь союзы»н оештыручыларның берсе 1 нче һәм 2 нче Дәүләт Думалары депутаты, аннары Дәүләт Советы әгъзасы. 1917 елда Финляндия генерал- губернаторы. Эмигрант
«Спектейтор» (Күзәтче)— 1828 елдан Лондонда чыгып килә торган сәяси, икътисади, әдәби журнал.
Суворин А С. (1834—1912)—журналист һәм нашир
Суффражисткалар— 19 йөз ахыры һәм 20 йөз башында Англия һәм башка кайбер илләрдә хатын-кызларга сайлау хокукы даулау хәрәкәтендә катнашучыларны шулай атап йөрткәннәр. Суффраже — инглизчә сайлау хокукы дигәнне аңлата
Сырт ланов Галиэсгар Шаһхайдар улы (1847 -?)—морза, адвокат. Уфа губернасыннан j нче һам 2 нче Дәүләт думалары депутаты
• Таймс» (Зимина! — 1785 елдан Лондонда чыгып килә торган гәзитә.
Твфкилев Котлыгъмехаммяд Батыргэрой улы (1850 1917 оон соңрак жәмәгать- сәясәт эшлекле». Уфа губернасында өяз дворяннары башлыгы, шул ук Уфа губернасыннан 1 нче. 2. 3 һәм 4 нче Дәүләт Думалары депутаты, андагы мөселман фракциясе җитәкчесе
Тимирязев К А (1843—1920) табигать белеме галиме, ларвинчы
Томас Mop (1478 1535) инглиз гуманисты һәм дәүләт эшлеклесе. «Утопия» исемле мәшһүр хыялый әсәр авторы
Торкия вакыйга tope Сүз 1908 елгы яшь төрекләр («Иттихад вә тәрәкькый» оешмасы әгъзалары) революциясе һәм шу нык нәтиҗәсендә 1909 елнын апрелендә солтан Габдсл- хәмиднең тәхеттән төшерелүенә бәйле вакыйгалар турында бара
Трансвааль Көньяк Африкада! ы өлкә, элекке Англия колониясе; хәзер Көньяк Африка Республикасы составына керә
Тукаев Мохоммотшакир Мохоммэтхарис .» лы (1862 1932) дин һәм җәмәгать эшлек- лссе; Эстәрлсбаш мәдрәсәсе хуҗасы һәм мөдәррисе Уфа губернасыннан 2 нче һәм 3 нче Дәүләт Думалары депутаты
Тупчыбашев Галимәрдән (1862 1934) җәмәгать эшлеклесе. юрист. «Иттифакъ-эл- мөслимин» җитәкчеләреннән, Бакудан I нче Дәүләт Думасы депутаты; «Каспий». «Хәят» гәзитәләре мөхәррире
Тән Ипполит (1828 1893) француз философы, әдәбият белгече.
Хвйдәрев (Гайдаров) Ибраһим бәк Исабәк оглы (1879 ?) юл төзүче инженер. Дагъ- станнан 3 нче Дәүләт Думасы депутаты.
Хомяков Н А (1850—1925) «17 октябрь союзы» эшлеклеләреннән. 1886 1896 елларда Смоленск губернасы дворяннары башлыгы. 1896 1902 елларда Жир эшләре департаменты җитәкчесе. 2. 3. 4 нче Дәүләт Думалары депутаты. 1907 - 1910 елларда 3 нче Дәүләт Думасы рәисе..
Хомяков А. С (1804—1860) философ, язучы, шагыйрь, публицист; Петербург Фәннәр академиясе әгъзасы (1856). II А Хомяковның әтисе
Чемберлен Джозеф (1836 1914) инглиз дәүләт эшлеклесе. 1895—1903 елларда Англиянең колонияләр министры
Шатобриан Франс уа (1768 1848) француз язучысы
Шидловский С И. (1861 ?) - октябрист, земство эшлеклесе. 3 нче һәм 4 нче Дәүләт Думалары депутаты