Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хуш киләсең. Яңа ел!

Көртләр ерып, күр. Яңа ел килә... һәм сәгатьләр суга уникене! Коеп-коеп ак теләкләр ява — Ватанымның бүген шундый көне. Картаюны белми торган төсләр Алып калыйк карлы чыршылардан. Башланмаган бәхет турындагы Өр-яңа җыр отыйк җырчылардан! Карларыннан — аклык, мәхәббәттән Пакьлек алыйк, дуслар... һәм аннары: Ал язларга табан җилдерик без Ак чанага җигеп бураннарны! Тыныч йолдыз, гыныч нурлар яусын Җир шарының һәрбер i әбәгеннән. Фәкать морҗалардан чыксын төтен,— Чыкмасын ул илләр йөрәгеннән!