ХИКӘЯЛӘР
Фил Хәмди
_ _ станбул хәвефсезлек идарәсеннән бер көнне барлык виләятләр- гә* менә мондый эчтәлектәге телеграммалар сугылды:
«Фил Хәмди» кушаматлы төзелмәслек ата карак качты. Утыз биш яшьтә, озын буйлы, авырлыгы ике йөз килограмм, коңгырт чәчле, өч теше төшкән, өске казнасында бер азау теше пломбаланган. аскы сул казык тешенә алтын коронка куйдырылган. костюмы коңгырт буй-буй, чәче сирәк, йөзе түгәрәк, күзләре коңгырт кара. Ике полицейскиебезнен каравылда өч көн, өч төн алмашсыз торуы аркасында аягүрә йокыга китүеннән файдаланып, җинаятьче юкка чыкты Безнең тарафтан үткәрелгән сорау алу, тикшерү һәм тәфтишләү нәтиҗәсендә Фил Хәмдинең качуы тулысыңча расланды. Әгәр ул виләя гегезнең яки аңа карый торган өязнең берәр полиция участогына керсә яки нинди дә булса белешмә сорап полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итсә, аны түземсезлек белән көтүебезне һәм безне моннан соң зарыктырмавын, уңайлы буш вакыт ын- да Истанбул хәвефсезлек идарәсенә килүен һәм бирелүен үтенүебезне үзенә хәбәр итегез. Төзәлмәс ата карак Фил Хәмдинең фоторәсеме шушы телеграммага геркәп җибәрелә».
ер виләятнең вокзалында ике полиция хезмәткәре басып Б тора иде.
—— Рамазан, малай, әнә теге кесәл эчүче бәндә, мөгаен. Фил Хәмдидер әле, диде аларның берсе
- һемм... Охшаган шул... Яле, фотосын карыйк әле
Икенчесе кесәсеннән фоторәсем чыгарып, иптәшенә күрсәтте.
- Нәрсә баш катырасың, Рамазан? Үз сүрәтең ич бу!
- Чынлап та! Мин аны бер бәйрәм көнне төшкән идем шул. Әйбәт чыкканмы?
Әйбәт. Тик син Фил Хәмди фотосын да күрсәт инде
Рамазан кесәсеннән бер төргәк фот орәсем чыгарып актара башлады
Менә бусы — улым кәртечкәсе. Әрме истәлегем Ә менә бусын кем диярсең икән, Мәхмүт?
Бусымы? Мөгаен... контрабандачы Думан Галидер!
Ә менә монысы Сөбхи кунакханәсендәге күсе Бөтен кәртеч- кәләр буталып беткән
- Рамазан, син әлеге Филне тизрәк тап инде!
Мәхмүт белән Рамазан икәүләшеп чаштыр-чоштыр Фил Хәмди фото-рәсемен эзләргә керештеләр.
- Тизрәк кайнаш, Мәхмүт. Теге бәндә кесәлен эчеп бетерде инде, хәзер шылачак! Як-ягына карануын гына күр әле.
- Таптым, менә кәртечкәсе Нәкъ үзе, суйган да каплаган!
Алар шикле күренгән кеше янына якынлаштылар.
Әй. якташ, тукта әле!
Алар бер фоторәсемгә, бер әлеге кешегә карадылар
Яле, ян белән бас әле!
Охшамаган бугай ла бу, Рамазан.
' Вилаят Гаркияда өлке.
— Комиссар әфәнде дә бер күз төшереп алсын әле, бәлки ул таныр.
— Киттек, якташ, кузгал әйдә. Безнең белән участокка марш!
кенче виләяттә ике полицейский базарда гәпләшеп тора иде.
и — Ояты нинди бит, Шөкри агай-эне, ояты. Кичкә кадәр тарсылдап йөрүен йөрдек, әмма әлеге Фил Хәмдине тота алмадык.
— Ә бәлки менә бу бәндә шулдыр?
— Бәлки шулдыр да, әйдә, сорашыйк әле.
— Әфәндем, синең исемең кем?
— Мостафа.
Полицейскийлар үзара пышылдашты:
— «Мостафа», ди.
— Ул сиңа туп туры: «Мин — Фил Хәмди»,—димәс инде.
— Әйе шул, мондый кеше бездәйләрне төп башына утыртып калдыруны нигә дә санамаска тиеш.
— Әфәндем, безнең белән бер җиргә кереп чыгыйк әле?
рак виләяттәге бер каһвәхәнәдә ике полицейский аһ-зарларын Е уртаклашып утыра иде:
— Мин кичә өч Фил Хәмдине эләктердем, ә комиссарга, күр әле син аны, берсе дә ошамады.
— Үз комиссарыбыз булса да, турысын әйтим, шундый вакчыл!
— Шыпырт! Чәй эчүче әнә теге бәндәгә күз сал әле.
— Булмас ла, чү... әйе, шул үзе ләбаса!
— Әйе, тик телеграммада «юан» диелгән, ә бу, кыяфәтсез, чыра кебек ябык.
— Ябыгырсың, агай-эне. Яшеренеп йөрү рәхәтме әллә?
— Анысы да дөрес... Тик. . бу — кара чутыр. Фил Хәмдине «коңгырт чәчле» дигәннәр иде бугай.
— Тау-таш, чокыр-чакырлар арасында посып йөргәндер дә... карал-гандыр.
— Анысы да хак. Тик аның чәчләре артык кара, җитмәсә, куе. Телеграммада Фил Хәмдинең «чәчләре коелган» дигәннәр иде бугай?
— Егет үзен танытмас өчен парик кигәндер әле.
- Нәрсә дип болай аптырадык сон әле без? Каптырыйк әйдә алдакчыны!
Алар елдам гына шул кеше янына килеп басты.
— Ни атлы син, егеткәй?
—- Хәмди.
Полицейскиләр бер-берсенә мәгънәле карашып, көлеп җибәрделәр.
— Хуп, киттек әйдә участокка. Мыштырдама!
— Нәрсә дисез? Миңа әйтәсезме сез?
— Сиңа инде, сиңа.
— Ни булды, нишләп әле мин анда барырга тиеш?
Күп лыгырдама. Участокта белерсең, җәлт әйдә!
арлык виләятләрдәге кебек, берничә чакрымга сузылган бер олы юлда ике полицейский бер юлаучыны туктатты.
— Авызыңны ач әле, илдәш!
— Авызымда берни дә юк минем.
— Булмагач, киреләнми генә ача бир инде!
Юлаучы авызын ачты. Анын тешләренә төбәлгән полицейскиләрнең берсе икенчесеннән:
— Яле, кәгазьгә кара әле. Филнең ничә теше җитми икән?—диде.
Тегесе укый башлады:
«Өч теше җитми, өске казнасында бер азау теше пломбаланган. Аскы сул казык тешенә алтын коронка куелган . »
Полицейский юлаучының тешләрен санарга тотынды:
— Бер, ике. өч, дүрт... Кыбырсымый гына тор әле! Тагын саташтым! Бер, ике, өч, дүрт, биш егерме дүрт! Егерме дүрт теше бар икән.
— Егерме дүрт? Ничәсе җитми сон? Ничә тешең җитми, илдәш, беләсеңме?
— Сигезе.
— Суырткан! Танымасыннар өчен тешләрен суырткан бәндәкәем
— Полицейский әфәнде, минем тешләрем ясалма ич. Берсе дә үземнеке түгел.
— Кара әле. кәгазьдә анда ни диелгән? Ясалма теш хакында берәр нәрсә әйтелгәнме?
Язылмаган. Онытканнар Шул. җаныкасм. шул! Нәкъ үзе. Фил! Көрәк тешен генә кара әле син аның, алтын коронкалы ич Әйдәде, әфәндем, безнең белән
Кая?
— Участокка. Кыймылда җәтрәк!
__ иләятләрнең хәвефесезлек идарәләреннән Истанбулга көне буе менә шушындый телеграммалар агылды:
Фәләненче көнге фәләненче телеграммагызга җавап
Безнең виләяттә ундүрт Хәмди тотылды, ундүрте дә буй-буй коңгырт костюмнан, сигезенең алгы теше алтын коронкалы Шушы санның таләп-ләрегезне канәгатьләндерүе яки эзләвебезне дәвам итү кирәклеге хакында әмер бирүегезне түбәнчелек белән үтснәм».
«Фәләненче көнге фәләненче телеграммагызга җавап
Безнең виләяттә 180 нән алып 220 килограмм! а кадәр авырлыктагы ике дистә Фил Хәмди тотылды. Авырлык аермасы үлчәүләрнең төгәлсезлеге аркасындадыр, дип уйлыйбыз Барысының да күзләре коңгырт-кара. һәммәсенең дә Фил Хәмди булуына шикләнмибез Тотылганнарны сак астында сезгә җибәрдек Тотылмаганнарын җентекләп эзли һәм кулга төшкән берен сезгә озатачагыбыз турында ихтирам белән хәбәр игәбез»...
* • *
станбул хәвефсезлек идарәсенең виләятләргә җибәргән телегИ раммасы:
«Зиндан камералары шыгрым тулды, кулга алынган Фил Хәмдиләр саны җитәрлек дип табылды.
Сезгә рәхмәтләребезне белдерәбез һәм нәүбәттәге әмерне алганчы Фил Хәмдиләрне эзләү, кулга алуны туктатырга тәкъдим итәбез
Искәрмә. Качкан Фил Хәмди тотылды»
Казан кую тантанасы
Беренче кеше:
Рәхим итегез, әфәндем, үтенәм, менә монда килеп басыгыз Без журналистларны ифрат га хөрмәт итәбез Әй-йе-е
Икенче:
Тәбрик итәм, бәй әфәндем.
Өченче:
— Рәхмәт. Тик мин аңламыйм әле, Сез мине ни өчен тәбрик итәсез?
— Яңа казан куелу уңаеннан...
— Ә-ә-ә, әйе-әйе. Бүген монда казан куялар ич әле. Казансыз булмый шул, бәй әфәндем. Казан үтә кирәкле шәйдер...
- Буфетка да рәхим итегез... Бер шешә шифалы су! Виләят рәисе дә хөрмәт күрсәтергә булды әле, менә-менә килеп җитәр дип торабыз.
Дүртенче:
— Сезнең белән кайдадыр очрашкан идек сыман, тик кайда?
Бишенче:
— Сезнең йөзегез дә миңа таныш тоела. Кайдадыр күрешкән идек бугай. Туктагыз, тукта, сез мал сую ширкәтенең яңа корылган капкасын ачу тантанасында катнашмадыгызмы?
— Кызганыч ки. юк шул. Әфәндем, мәҗлесләрне бер үк көнне ясыйлар да, һәммәсенә өлгерә алмый калабыз. Мин ул көнне пыяла заводында яңа моржа чыгарылу хөрмәтенә оештырылган тантанага барган идем.
— Аһ, бәй-әфәндем, мин ул банкетка эләгә алмадым шул. Иптәшләрем сөйләвенчә, анда кыздырылган чиркәе тавыгы белән сыйлаганнар икән Кешенең берьюлы ике җиргә җитешә алмавы кызганыч.
— Ниһаять... исемә төште. Сез Япониядән сатып алынган кораб хөрмәтенә.
— Әйе шул. шуның тантанасына килгән идем. Мин дә Сезне хәтеремә төшердем. Ул көнне Сез кремлы торт кына ашавыгыз белән дикъкатемне тарткан идегез.
— Дөрес, дөрес Бик ошаткан идем шуны. Әфәндем, аннан элекке тантанада чамадан тышрак сыйланганлыктан, яраткан итле ризыкларыма үрелә алмадым.
Алтынчы:
— Нинди казан куялар икән?
Җиденче:
— Валлаһи, белмим... Казан инде... Кер кайнату казаны түгел һәрхәлдә...
— Тәмле булсын! Мине ашказаным җәфалый әле, саруым кайный.
— Минем дә шулай, бәй әфәндем. Соңгы вакытта һәркем ашказа- ныннан зарлана. Йогышлы чирмени. Мин хәзер янымда һәрвакыт сода йөртәм, теләсәгез. Сезгә дә бер чеметем бирәм, йотып җибәрегез.
— Ай, рәхмәт! Моннан соң мин дә кесәмә сода салып йөрергә тырышыйм әле... У-у-уыэ...
— Җиңеләйттеме бераз, бәй әфәндем? Кикерү хәерлегә.
— У-у-уыэ! У-у-у-уыэ! Кыздырылган күркәләре бигрәк тәмле икән, авыз иттегезме? Боерыгыз!
— Рәхмәт! Мин бәлешне яратарак бирәм.
Сигезенче:
— Теге юан зат кем ул?
Тугызынчы:
— Кайсысы? Виски эчүчеме?
— Юк, башкасы.
— Банан ашаучымы?
— Юк ла инде, бүтәне.
— Салкын ит чәйнәүчеме?
— Аның янәшәсендә кулын сузганы...
— Ә-ә-ә Белмим, үзен гел күргәлим дә бит...
Берәү:
■— Эш тантана уздыруда гына түгел... Бу тантаналар бары сылтау гына...
Бүтән берәү:
— Моңа кем шөбһәләнә? Бу банкетлар да булмаса. күрешә дә алмас идек, валлаһи Әфәндем, элек, балачагымда, әткә мәрхүм мине, кулымнан җитәкләп, һәр көнне берәр дәрвиш хөҗрәсенә алып бара иде Дүшәмбедә — Өскедардагы Руфаи чатырына, сишәмбедә Касыймпашадагы Нә- къшибәндә куышына, чәршәмбедә Чүреклектәге Кадыйри тәккәсенә. кече атна көнне — Мәүлана тавындагы ханәгә. Алланың һәр бирмеш көне — бер тәккәгә. Әйе-әйе. Нинди генә сыйлар татымый идек без анда. Җиз табаклар тулы тәм-том
— Максат ашауда гына түгел, билгеле, мәхәббәт
— Әлбәттә-ә-ә... Бавырга ни өчен бер дә сузылмыйсыз?
— Мин тулмага хиресрәк. Шәп. бик тәмле пешергәннәр
— Нәрсә фабрикасы булачак икән бу. бәй әфәндем?
— Валлаһи, юньләп белмим. Машиналарына караганда, мөгаен, машина фабрикасыдыр.
— Сөбханалла, нинди зур корылма!
— Әфәндем, ничек кенә булмасын, мәдәният барыбер алга китә Киңәш итеп әйтәм, фаршланган балыклары телеңне йотарлык
— Бүтән банкеттагы сыйга да урын калдырам әле. Тагын бер тантанага барасым бар иде.
— Аңа кадәр сеңеп бетә ул, бәй әфәндем Тантана дисезме9 Миңа да ярар иде ул.
— Ә-ә-ә, ярый шул... Рәхим итегез!
— Әфәндем, кеше икегә ярыла алмый, кайбер банкетларга бармаска да туры килә инде.
— Шул шул. Күптән түгел гәзитләр. «АКШ безгә атом реакторы бирәчәк», дип язган иде. Бу корылма яна атом фабрикабыз түгелме икән?
— Монда казан-мазан дип лаф органнар иде аны
— Алга барырга, тәрәкъкый итәргә кирәк безгә, бәй әфәндем. Эшләргә һәм җиңәргә!
Бер кемсә:
— Тасманы кисәчәкләрме?
Бүтән бер кемсә:
—*■ Галиҗәнап виләят рәисен көтәләр икән.
— Бу фабриканың хуҗасы кем икән, бәй әфәндем?
— Американ бугай.
— Булмас. Американнар мондый мәҗлес ясап ятмас. Бу фабриканың безнеке икәнлегенә шикләнмим Тик кызык, монополияләр идарәсенекеме ул, әллә су хуҗалыгыныкымы9
— Әйттегез сүз. Суны фабрикаларда ясыйлармыни? Чыннан да, нәрсә фабрикасы булыр икән бу?
— Казан фабрикасы.
— Алайса монополияләр идарәсенеке инде. Димәк, аракы казаны икән... Әнә теге кешене һәр тантанада күрәм мин.
— Түр башындагылар кемнәр?
— Депутатлар... Сез әлеге ни... ачу тантанасына да киләчәксезме?
— Әлбәттә. Бармасан уңайсыз. Бадам чикләвекләре күгәрчен икән, игътибар иттегезме?
Берәү:
— Мәмләкәтебезнең чәчәк атуы фабрикалар коруга бәйле, кардәшем. Икенче берәү
- һәр көнне бер фабрика ачыла икән Кыслалары искиткеч тәмле
— Сез кичәге тантанада бирелгән кысланы ашап караган булсагыз икән! Бу кем баласы? Сезнекеме? Алланың рәхмәте төшкере!
Шул исәптән, безгә дә
— Ал, улым, ал, алма телисеңме, әфлисунмы? Әллә пирожныймы9 Аша. балакай
Чү-ү-ү. <*нә нинди мөхтәрәм бәй әфәнде килде.
— Кем соң ул?
— Белмим. Бәлки берәр фабриканың хуҗасыдыр, ә бәлки министрның үзедер?
— Баш директорга охшаган. Әйе. мин Сезне әллә кайчаннан бирле таныйм, һәр тантанада, һәр банкетта очрашабыз. Кызыксынуымны гаеп итә күрмәгез, ни белән шөгыльләнәсез Сез?
— Минме301. Э-э-э. бәй әфәндем, тантананы ачалар, ахры, чыгышларына колак салыйк әле
Нотыкчы:
- Хөрмәтле илдәшләр! Бүген мин сезне (чәнечке-пычаклар чыңлый), шушы тантанада катнашучы һәркайсыгызны, Тәзгәһтара электр станциясенең дүртенче казанын сафка бастыру уңае белән чын күңелемнән котлыйм. Бу казанны, АКШтан һичбер ярдәм алмастан. үз көчебез белән монтажладык. Маҗар милли футбол командасын «өч:бер» исәбе белән җиңгән омтылышыбыз, гайрәтебез монда да үзен күрсәтте — казанны учак өстенә куйганда, америкалы өч конструктор, ике инженер, дүрт техниктан башка һичбер чит ил ярдәме кирәк булмады, мәзкүр казаныбыз тиешле урында үз көчебез белән урнаштырылды. Шуны да әйтеп китик, казан урынына куелганнан соң, эчендәге суның ни өчен кайнамау сәбәбен тикшергәч, мичнең казаннан алты метр кырыйдарак калуы беленде. Казан күчерергә авыр булганлыктан, белгечләр аның астына яңа мич чыгаруны отышлырак санады. Бу казан — Якын Көнчыгыш һәм Балкан •илләренең иң олы казаны. Бакыр казаныбызга кургашын ямау салынган. Кургашын һәм бакырдан торуы өстенә, аның ике тишеге дә бар. Бу тишекләрне, һичбер АКШ ярдәменә таянмастан, үз көчебез белән чүбек, аптека мамыгы һәм сумала мүкләп томаладык. Тишекләреннән су саркып учактагы утны сүндермәслек бер хәлгә китерелде казан. Әгәр Тәркүз күле саекмаса, менә хәзер үз күзегез алдында тәҗрибә дә ясап күрсәткән булыр идек. Бу казан Кабакчы Мостафа баш күтәргән чакта яңачирүләр* ташлап калдырган мал булып, шул заманда баш вәзир Кырыкаяк Хәлил пашаның йортына’ килеп эләккән һәм шунда озак вакытлар гашура казаны буларак кулланылган. Соңыннан үзйөрешле баржаның пар казаны булып хезмәт иткән. Казанның тугыз тоткасы бар. Без аңа тагын бер тотка куеп, шушында китердек. Бу казанның...
Берәү:
— Туганкай, казан тарихы озынгарак сузылды, тайыйм әле мин.
Икенче берәү:
Мин дә... Иртәгәге тантанада очрашырбыз, иншалла.
— Алла кушсын! Сау булыгыз.
— Исән-су йөрегез.
Нотыкчы:
— Бу казан...
Хирурглар конгрессы
ирургларның чираттагы бөтендөнья конгрессы Любликс шәһәрендә чакырылган иде.
Элекке еллар белән чагыштырганда, иң вәкаләтле бу корылтайга барлык илләрнең табиплары да бик зур әһәмият бирә иде. Монда дөньяның иң атаклы докторлары катнашты. Футбол ярышы, берәр җитен чәчле яки кара чутыр кино йолдызының пресс-конференциясендә оештырылган эчке киемнәр күргәзмәсе кебек үк дулкынландыргыч вакыйга булмаса да, хирургларның унынчы корылтае эшен күзәтергә Любликс шәһәренә дөньяның барлык телеграф агентлыкларыннан да хәбәрчеләр килеп җитте. Егерме өч илнең иң күренекле докторлары конгресста гыйльми докладлар сөйләргә әзерләнә иде. Алар арасында, ватык сәгать
1 Төркиядә XIX йөз башына чаклы тотылган гаскәр.
Х
яки автоматик мылтык белән генә эш иткәндәй, күз йомып та кешене сүтеп-җыярга сәләтле үз эшенең тылсымчылары бар иде Шуңа күрә бөтен дөнья гәзитләре, коену костюмы рекламасы, футбол ярышы һәм иң коточкыч җинаятьләр турындагы хәбәрләрдән соң, хирурглар конгрессына да берничә юл бирергә кирәк таба иде.
Беренче көнне корылтайны ачу тантанасы булды. Икенче көн гомуми фикер алышуларга багышланды. Аннары делегатлар гыйльми чыгышларын башлап җибәрделәр.
Трибунага, урта яшьләрдәге бер ир-атны ияртеп, мәгълүм АКШ хирургы доктор К. Клейзман күтәрелде. Телеграф агентлыклары хәбәрчеләре һәм гәзит репортерлары каләм-кәгазьләрен чыгарып, язарга әзерләнде. Делегатлар да радиоколакчаларын киеп, американның дүрт телгә тәрҗемә ителеп барылачак чыгышын тыңларга җыенды
— Хөрмәтле хезмәттәшләрем!—дип башлады табиб К. Клейзман - Шушы унынчы корылтаебызда утыз биш ел эчендә ясаган иң кызыклы бер операциям турында сөйләргә телим. Сезгә мәгълүм ки, әле бер генә хирургка да кешенең бармак тиресендәге сызыкларны үзгәртү насыйп булганы юк. Медицина тарихында гаҗәеп ак тап бу. Гыйльми әдәбиятта да бу хакта нидер язылганы юк. Бармак очларындагы тирене ничә мәртәбә һәм нинди генә ысул белән алсагыз да, яңа үскән тире нәкъ элекке рәсемен саклаячак Менә шуңа таянып, полиция каракларны, сейф вату осталарын һәм явыз җан коючыларны шактый җиңел таба килә. Мин кешенең бармак тирәсендәге сызыкларын үзгәртә ала торган ысул табу бәхетенә ирештем. Соңгы казанышым менә шул. Хәзер янымда АКШның күренекле бае, ясалма аталандыру остасы Томас әфәнде басып тора. Аның Җик Дробос кулы дигән икенче исеме дә бар. Федераль бюроның җинаятьчеләр картотекасында аның нәкъ менә шушы кушаматы теркәлгән. Америка полициясе нәкъ менә ун ел инде аның эзенә төшәргә азаплана, әмма әле дә булса мона ирешә алмады Берәр банкны талаган саен мин хөрмәтле ясалма аталандыру остасы Томас әфәнденең, ягъни мистер Җик Дробос кулының тире сызыкларын үзгәртәм. Әфәнделәр, бу операция сезгә мәгълүм иң катлаулы операцияләргә караганда да табышны күбрәк китерә, дип ышандыра алам. Таланган сейфгәге хәзинәне иптәшләрчә уртаклашуның начар гонорар булмавын танырсыз шаять, дин уйлыйм Хәзер мин сезгә, хөрмәтле хезмәттәшләрем, проекцион аппарат аркылы әлеге операциямнең серен ачармын
Делегатлар бергавышган доктор К Клейзманны унынчы хирурглар конгрессының иң күренекле вәкиле итеп таныдылар. Әмма шуннан соң чыгыш ясаган инглиз хирургы мистер Б. Лине аларның ышанычын какшатты. Атаклы галим трибунага шулай ук ниндидер бер ир кешене ияртеп менде.
— Хөрмәтле коллегаларым!- диде ул.— Медицинаның бөтен дөнья елъязмасын бизәргә лаек булган, сугыш елларында үзем ясаган бер кызыклы операция турында сөйләмәкче булам. Минем янымда егерме алты дошман солдатын теге доньяга озаткан Икенче Бөтендөнья сугышы батыры ефрейтор Мэтьюне күрәсез. Мәкерле снаряд бер заман аның башын өзеп аткан. Әмма мин үзем уйлап тапкан җилем белән башны кире гәүдәсенә ябыштырып, аны терелтүгә ирештем. Хәзер Мэтьюнең башы гәүдәсендә элеккедән дә ныграк утыра, ана, атом бомбасы шартласа да. зыян килмәячәк Хәзер мин сезгә әнә шул гаҗәеп җилемнең серен ачам.
Инглиз хирургы гаң калган галим-табипларнын күз алдында серле җилемне әзерли башлады. Барысы да моннан кызыклырак белдерүне бүтән ишетмәячәгенә иман китерде
Әмма француз хирургы корылтай вәкилләрен үз фикерен үзгәртергә мәҗбүр итте. Ул трибунага оятлы җирләрен көчкә-көчкә генә капларлык коену костюмы кигән аксыл йөзле бер гүзәлкәй белән бергә менде. Чәчләренә бәс кунган гыйлем ияләре утырган урындыкларында кыбырсый башладылар.
— Галиҗәнәп коллегаларым!—диде француз.— Мин пластик опера-цияләр өлкәсендәге соңгы гаҗәеп казанышымны күрсәтергә телим. Сездә кайнар хисләр уяткан бу ярым шәрә сокландыргыч ханым — минем кайнанам. Аңа алтмыш яшь тулуын белгәч, минем тыйнак хезмәтемне лаеклы рәвештә бәяләрсез, дип ышанам.
Корылтай вәкилләре шаккатты. Француз хирургы саф фәнни эчкерсезлек белән, үзенә хыянәт иткән хатынына үч итеп, инде сәлперәйгән карчыкка әверелгән кайнанасына ничек итеп пластик операция ясавын һәм аны гашыйк итәрлек гүзәлгә әйләндерүен һәм үзенә сөяркә кылуын сөйләгәндә, аларпың таң калуы үскәннән-үсә барды.
Конгресста көн саен берсеннән-берсе гаҗәбрәк, шаккатыргычрак фәнни ачышлар бәян ителде. Чират алман хирургына да килеп җитте.
— Кешенең үлеме аның бөтен әгъзалары да шунда ук яшәүдән туктый дигән сүз түгел. Мисалга, инфаркттан җан тәслим кылган авыруны алыйк. Әйе, аның йөрәге инде сафтан чыга, әмма аның бүтән әгъзалары тап-таза булырга мөмкин. Ютәлдән үлгән кешенең дә үпкәсе генә яраксызлана. Әле яшьнәп яшәрлек адәм баласының ниндидер бавыр, йөрәк яки ашказаны чиреннән тормыш белән саубуллашуы бик күптән күңелемне тырнап килә иде. Менә мин бер көнне мәетләрдән әле үлеп бетмәгән сәламәт әгъзаларны җыеп алдым да өр-яңа таза кеше -ясап карадым. Күрегез! —дип алман хирургы сәхнәгә Алып батыр гәүдәле егетне чыгарды.— Аның аяклары сукыр эчәк чиреннән вафат баһадирныкы, гәүдәсе — куллары череп үлгән пәһлеванныкы, башы — күкрәк чиреннән үлүченеке.
Конгресс делегатлары фикеренчә, әгәр иртәгә чыгыш ясавы көтелгән япон вәкиле тагын да искитәрлегрәк ачышын күрсәтмәсә, остаханәсендә урындык һәм өстәлләр ясаган сыман, мәет әгъзаларыннан тап-таза тере кеше барлыкка китерүче алман тылсымчысы доктор Гюнтер хирургик операциясен иң гаҗәеп һәм берәү дә узып китә алмаслык казаныш санарга кирәк иде.
Иртәгәсен япон хирургы Хими Шияма трибунага өлкән яшьләрдәге бер ирне алып менде.
— Сезнең алдыгызда торган япон абзые Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында аксаклыгы аркасында армиягә алынмагач, өметсезлеккә бирелеп. ватанчыл хисләре тәэсирендә үзенә харакири ясаган —бөтен эчәк- карынын актарып аткан иде...
Конгрессны ябыр көн дә җитте. Анда катнашучылар берсеннән-берсе тамашарак булган казанышларын сөйләп бирде. Бер генә вәкил чыгыш ясамады. Ул. хезмәттәшләренә хөрмәт белән колак салып, иң арткы рәттә утыра иде. Конгрессны алып баручы аңа да мөрәҗәгать итте:
— Доктор әфәнде. Сезнең безгә сөйләрлек бер генә кызыклырак операциягез дә юкмыни соң?
Бер очрак бар барын, диде хирург,— әмма аны сөйләп, хөрмәтле корылтай вәкилләренең алтын вакытын алырлык түгел шикелле. Искитәрлек җире юк аның.
Залдагылар шаулаша башлады:
— һәр вәкил чыгыш ясарга тиеш!
— Ни булса да, тыңлыйсыбыз килә!
Атаксыз хирург трибунага күтәрелде.
- Бик кыстагач, сөйлим алайса. Миңа аңкау бизен алу өчен бер операция кәмәше ясарга туры килде.
Залда хихылдаулар яңгырады. Хезмәттәшләренең санга сукмау галәмәте төрек докторының мин-минлегенә тиде.
Сабыр!—диде ул үртәлеп.— Мин тыйнаклыгым аркасында гына аны «операция кәмәше» дип атадым. Әйе, гадәти генә аңкау бизе иде ул үзе.
Залда хихылдаулар көчәя төште.
— Аңкау бизен алу!.. Операциямени ул?
— Мин андыйга тотынмыйм да!
Телгә алырга ничек оялмый?!
Хирургның күзләре ачулы ялтырый башлады.
Ә сез аңкау бизен кистерүченең кем икәнлеген беләсезме сон’
Безгә дисә ник БМОның баш секретаре булмый! Аннан ни үзгәрә? Аңкау бизе биз инде ул!
Мәсхәрәләнгән төрек хирургы бурлаттай кызарып чыгып:
Мин операция ясаган кеше журналист иде! — дип кычкырды Делегатлар шаркылдавын дәвам итте.
— Булса соң!
Безгә димәгәе, ник коммерсант булмый! '
Хезмәткәр булсын...
— Солдат булсын...
— Барыбер!
— Ялгышасыз, әфәнделәр. Ул вакытта безнең илдә матбугатка кагы-лышлы рәхимсез закон кабул ителгән иде. Журналистларга авызларын ачу тыелган иде, шунлыктан аның аңкау бизен арт тишеге аша «кереп» алырга туры килде
Залда көлешүләр шып тукталды, делегатлар йөзендәге елмаюлар сүнде. Күзләрендә хөрмәт итү һәм соклану уты яна башлады. Алкышлар кабынып китте.
Барысы да бертавыштан әлеге аңкау бизен алу операциясен хирургларның унынчы бөтендөнья корылтае эшендә иң әһәмиятле белдерү дип санарга килештеләр.
Төрекчедән Тәүфикъ ӘЙДИ тәржемәләрс