Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ —
КАЗАН КРЕМЛЕ
8 ноябрьдә Татарстан Республикасы
Президенты М Шаймиев Казан Кремлен
реставрацияләү һәм реконструкцияләү мә-
сьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә үткәрде
Анда ТР Архитекторлар берлеге рәисе Ф Зәбирова,
«Татинвестгражданпро- ект» фирмасы президенты
И. Габдрахманов бу юнәлештә башкарылган эшләр
турында җентекле мәгълүмат бирделәр. Халыкара
кануннар нигезендә, Казан Кремлендәге бик тә
кызыклы биналар ансамбле, мөмкин булганча,
беренчел йөзен алырга тиеш, дип ас- сызыклап
әйтеп үтелде киңәшмәдә
Колшәриф мәчете архитектурасы буенча ТР
Президенты республика конкурсы игълан итәргә
тәкъдим кертте Киләсе елда Татарстанда
яшәүчеләр чын мәгънәсендә тарихи вакыйганын—
кайчандыр Казанның серле рәвештә юкка чыккан
төп мәчете архитектурасын яңадан торгызуның
шаһитлары булырлар
АВСТРАЛИЯДӘ —
ТАТАРСТАН ФЛАГЫ
19—22 ноябрь көннәрендә Премьер-министр Ф
Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан
Республикасы делегациясе рәсми визит белән
Австралиядә булды. Ике ил җитәкчеләре арасында
эшлекле һәм файдалы сөйләшүләр-килешүләрдән
соң, Аделаида шәһәрендә Татарстанның Австралия
берлегендәге вәкаләтле вәкиллеген (җитәкче — Р.
Садри) рәсми төстә ачу тантанасы үткәрелде Анда
Көньяк Австралия Премьер-министры Д Браун
катнашты һәм чыгыш ясады Җөмһүриятебез
Премьер-министры Ф Мөхәммәтшин исә бу
тантанада катнашкан татар җәмгыяте вәкилләренә
Татарстан Республикасы Флагын, Гербын һәм Гимн
язмасын тапшырды, татар китапларын һәм милли
музыкаль язмаларыбызны бүләк итте.
КРЕМЛЬДӘ КАБУЛ ИТҮ
20 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан
Президенты М Шаймиев Россия һәм БДБнын
Европа илләре мөселманнарының Үзәк Диния
Нәзарәте Баш мөфтие Т Таҗетдинны кабул итте.
Әңгәмә барышында мөселман җәмгыятьләренең
тынычлык сөю һәм тагулык принципларында
бердәмлеген ныгыту кирәклегенә бәйле
мәсьәләләр күтәрелде ТР Президенты, Үзәк Диния
Нәзарәте Казан Кремле территориясендәге Кол-
шәриф мәчетен торгызуда турыдан-туры катнашса
иде, дигән теләк белдерде
ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫНА —
МАКТАУ ДИПЛОМЫ
Мәскәүдә «Сәламәт дөньяда балаларның
сәламәтлеге өчен» дигән Беренче Бөтендөнья
хәйрия сәнгать фестивален оештыру һәм үткәрүдә
зур өлеш кертүчеләрне Мактау дипломнары белән
бүләкләү тантанасы үткәрелде Татарстан
Президенты М Шаймиев тә, ЮНЕСКОнын Генераль
директоры Ф Майор, АКШ Президенты Б. Клинтон,
Россия федерациясенең Дәүләт Думасы Рәисе И
Рыбкин кебек күренекле шәхесләр белән бергә,
шушы дәрәҗәле халыкара бүләккә лаек булды
КИТАПКА—ДӘҮЛӘТ КАЙГЫРТУЫ
22 ноябрьдә ТР Дәүләт Советында «Татарстан
Республикасында китап нәшер итүнең торышы
турында» парламент тыңлавы үткәрелде. Анда
китап нәшрияты, матбугат хезмәткәрләре, кайбер
министрлыклар вәкилләре һәм халык депутатлары
катнашты
30 ноябрьдә исә шушы җитди мәсьәлә буенча
Татарстан китап нәшриятында да эшлекле зур
сөйләшү булды.
ИҖАТ ОСТАХАНӘЛӘРЕНДӘ
Татарстанның халык шагыйре И Юзссв
җитәкчелегендәге «Шигърият остаханәсе»
тарафыннан ноябрь аенда гына да өч урында
«Сабантуй», «Ватаным Татарстан» газеталары
редакцияләрендә һәм Татарстан Фәннәр
академиясенең Г Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм тарих институтына караган
кулъязмалар һәм текстология бүлегендә кызыклы
очрашулар уздырылды. Аның беренчесендә
Башкортстан кунаклары— танылган язучылар Р.
Сафин һәм М Кәримовның иҗат лабораторияләре
белән якыннан таныштыру булса, икенчесендә Зө-
лфәтнең «Ике урман арасы» дигән өр-яңа китабын
тәгъдир итү булды Өченче очрашуны исә
«Шигърият остаханәсе», «Проза һәм драматургия
остаханәсе», «Балалар әдәбияты остаханәсе»
(җитәкчеләре- Татарстанның халык язучысы Г.
Ахунов, Татарстанның халык шагыйре Ш Галиев ип-
тәшләр) белән берлектә. «Мирасыбыз кемгә кала?»
дигән мөһим мәсьәләгә багышлап үткәрде.
АПАСТА —ӘДӘБИЯТ КӨННӘРЕ
23—25 ноябрь көннәрендә Апае районында
әдәбият көннәре үткәрелде Очрашулар район
үзәгендә, Татарстанның халык шагыйре Ш
Галиевнын туган авылы Бакырчыда. Урта Балтайда,
фронтовик шагыйрь
Г Хуҗины дөньяга бүлек иткән Карамасар- да
оешканлык белән узды Район хакимияте үзләренең
якташы Ш Галиевның иҗат итүенә 50 ел тулуны
халык бәйрәме төсендә зурлап билгеләп үтте.
Әдәбият көннәрендә Татарстанның халык
язучысы Г Ахунов. Татарстанның халык шагыйре И
Юзеев. ТР Дәүләт Советы Рәисенең беренче
урынбасары, шагыйрь Р Харис. Татарстан
Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдисв.
шагыйрьләр Р. Миннул- лин. М Шиһапов.
республика телевидениесе мөхәррире Э Хаммагова
катнашты
ТУФАН УНКӨНЛЕГЕ
11 ноябрьдә Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт
академия театры бинасында таныл ган драматург
Туфан Миңнуллинның юбилей кичәсе зур уңыш
белән узды Әлеге тантана Туфан әсәрләре буенча
куелган спектакльләр ункөнлегенең бер йомгагы
иде
Бәйрәм кичәсендә алтмышын тутырган ир-
егетне ТР Президенты М. Шаймиев котлады.
Татарстан Республикасының Мактау грамотасы
дипломын һәм истәлекле бүләк тапшырды
Юбилярны Казан шәһәре хакимияте башлыгы К
Исхаков. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе
рәисе Р Мөхәммәди- ев, драматургның туган ягы
Кама Тамагыннан район хакимияте башлыгы М
Шәмсетдинов. каләмдәшләре Г Ахунов. А
Гыйләжев. Ш. Галиев. И Юзеев. Р Вәлиев. күпсанлы
сәнгать әһелләре кайнар тәбрикләделәр.
Кичәдә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы
Рәисе В. Лихачев. Премьер-министр Ф
Мөхәммәтшин катнашты
ӘДИПНЕ ОЛЫЛАУ
Танылган юрист, юстиция өлкән киңәшчесе.
язучы, ике дистәдән артык китап авторы.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Мәгъсүм Насыйбуллинның 70 яшьлек юбилеен
туган ягы Кукмара районында зурлап билгеләп
үттеләр. Район типографиясендә юбилярның
тормышын һәм иҗади эшчәнлеген яктырткан китап
басылып чыкты, «Хезмәт даны» газетасында исә
бер ай дәвамында аның турында кызыклы язмалар.
истәлекләр биреп барылды Кукмара районы
мәктәпләрендә, мәдәният йортларында.
китапханәләрдә юбилярга багышланган әдәби-
музыкаль кичәләр, китап укучылар
конференцияләре үткәрелде
Аннары тантана әдипнең туган авылы
Байлангарда дәвам итте. Анда Казаннан килгән бер
торксм язучылар, юстиция министрлыгы.
прокуратура органнары вәкилләре. якын дуслары
катнашты
ОЛЫ ШӘХЕСЛӘР
ОНЫТЫЛМЫЙ
Язучы Шәйхи Маннурның тууына 90 ел тулу
юбилеен якташлары олылап билгеләп үттеләр.
Соңгы вакытта әлеге олуг шагыйрьнең һәм әдипнең
Тулбай авылы (Мамадыш районы) зиратындагы
кабере өстендәге мәрмәр ташка аның барельефы
куелды һәм васыятендә әйтелгән
Синең бар жирен сөекле. И Тулбаем —
моң илем. Бул бәхетле, бул ирекле —
Ңар теләгем шул минем! —
дигән шигъри юллары язылды Бу эшне күренекле
скульптор Ә Әбдерәшитов һәм жи- рле үзидарәнең
Олыяз авыл Советы рәисе, һәвәскәр рәссам А
һадиев башкарды Татарстан йон эшкәртү
акционерлык җәмгыяте һәм «Чулпан» күмәк
хуҗалыгы (җитәкчеләре Ә Шәрәфетдинов. Ф
Хисмәтов иптәшләр) шушы чараларны башкарып
чыгу өчен матди яктан ярдәм күрсәттеләр
7 октябрьдә Ш Маннурның яңартылган
каберташы янында язучының ижат мирасы
комиссиясе рәисе И Юзеев. комиссия сәркатибе—
«Казан утлары» журналының бүлек мөдире Ш
Мостафин. жырчы М Галиев. Казан дәүләт
ветеринария медицинасы академиясе профессоры,
шагыйрь Р Корбанов һәм якташлары булды Биредә
Шәйхелислам аганың һәм әти-әнисенең якты ру-
хларына багышлап. Коръән Кәримнән аятьләр
укылды, каберләренә чәчәк бәйләмнәре салынды
Шул ук көнне Казан кунаклары Ш Маннурның
якын дусты 37 ел буе «Чулпан» күмәк хуҗалыгына
җитәкчелек иткән сугыш һәм хезмәт ветераны.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Г
Җиһаншинны искә алу. аның хөрмәтенә Дусай
авылында мемориаль такта ачу. каберенә зыярәт
кылу, яңа мәчеткә нигез салу чараларында да
катнаштылар
ИСТӘ, ҺАМАН ДА ИСТӘ...
Моннан 31 ел элек, арабыздан бик иртә киткән
шагыйрь һәм композитор Ләбиб Ай- тугановнын
тууына 60 ел уңаеннан аның туган жирендә Әгерҗе
районының Нарат авылы мәдәният йортында
әдәби-музыкаль кичә үткәрелде Әлеге искә алу
кичәсендә шагыйрь Ә Рәшнтов. халкыбызның ярат-
кан җырчылары В Гыйззәтуллина. Р. Илья сов. М
Сөнгатуллин һ. б чыгыш ясады Шагыйрьнең кызы
Миләүшә Айтуганова исә әтисенең тиздән дөнья
күрәчәк шигырьләр җыентыгыннан (ул аның төзүчс-
мө- хәррире) кайбер әсәрләрен укыды, хатыны
Луиза ханым, туганнары исә истәлекләр белән
уртаклаштылар
25 ноябрьдә Л Айтугановка багышланган
шундый ук кичә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә дә
үткәрелде Ана Әгерҗе районыннан да күп кенә
кунаклар килгән иде
ХӨРМӘТЛӘҮ КИЧӘЛӘРЕ
10 ноябрьдә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә
Татарстанның атказанган артисты, күренекле
жырчы Сөләйман Йосыповнын 70 яшьлек юбилеена
багышланган ижат кичәсе булды.
«Казан» милли-мәдәни үзәге 17 ноябрь 7
декабрь көннәрендә татар халкының иң оста
җырчылары катнашында «Сан- дугач-95» дип
исемләнгән жыр бәйрәме уз
дырды Менә шул бәйрәм көннәренең берсе 30
ноябрьдә М Җәлил исемендәге опера һәм балет
академия театрында үткәрелде Ул Татарстан
Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт
бүләге лауреаты, язучы Фәнис Яруллинга һәм аның4
хәләл җефете Нурсөя ханымга багышлап
уздырылды Көчле рухлы әдипне тамашачылар,
килгән кунаклар алкышларга, чәчәк бәйләмнәренә
күмделәр.
Тугандаш Башкортстан кызы—Татарстан
Президентының милләтара мәсьәләләр буенча баш
референты, шагыйрә Фирдәвес Бәшированын 50
яшьлек юбилеена багышлап, «Казан» милли-
мәдәни үзәгендә әдәбн-музыкаль кичә үткәрелде.
Аннары шундый ук кичә юбилярның туган төбәгендә
— Ишембай шәһәрендә дәвам иттерелде Фирдәвес
ханымны туган көне белән котларга Уфа,
Стәрлетамак, Салават һ. б. шәһәрләрдән дә күп
кенә кунаклар, әдәбият һәм сәнгать әһелләре
килгән иде
«КАЗАН УТЛАРЫ» —
ВЕТАКАМЕДИЯДӘ КУНАКТА
9 ноябрьдә Казан дәүләт ветеринария
медицинасы академиясендә «Казан утлары»
журналын укучылар белән очрашу булды. Аны
академия ректоры — академик Г. Идрисов ачып
җибәрде. Аннары журналның баш мөхәррире Р
Фәйзуллин, журналның даими авторы И Юзеев, баш
мөхәррир урынбасары Р Низамиев, әлеге югары уку
йорты профессоры, шагыйрь Р Корбанов кебек
иҗатчылар чыгыш ясады Кичәдә Татарстанның
халык артисты, җырчы Миңгол Галиев үзенең дүрт
шәкерте — Р Низамов, Р Галиева, И Мәгъсүмов, Р
Җаббаров белән чыгыш ясап, актлар залын дәртле
дә. моңлы да булган җырларга күмделәр Очрашу
барышында ветакамедиядә яшь иҗатчылар өчен
«Канатлы ат» дип исемләнгән студия оештыру
зарурлыгы әйтелде.
ЯКТАШЛАР ОЧРАШУЫ
17 ноябрьдә Кукмарада илебезнең төрле
төбәкләрендә яшәүче якташлар очрашуы булып
узды Ул Кукмарага нигез салынуга 400 ел, район
оешуга һәм район газетасы чыга башлауга 65 ел
тулу уңаеннан үткәрелде. Әлеге очрашуда
язучылардан М Насый- буллин. Ф Галимуллин, Г
Морат. Р Рахман, 3 Мәхмүди, X. Нигьмәтуллина.
композитор Ф Әхмәтов, җырчылардан Г. Ильясов, Р
Абдуллина, С. Әхмәтгалиева, Татарстан
Журналистлар берлеге идарәсе рәисе Р Ратникова,
журналистлардан М Авзалова. Г Ризванов һ. б.
катнашты.
Тантаналы кичәдә район хакимияте башлыгы М
Гатиятуллин дүрт телдә -татар, урыс, удмурт, мари
телләрендә чыгыш ясады һәм якташларга туган як
туфрагы, истәлекле бүләкләр тапшырды Шул ук
көнне якташлар җәмгыяте оештырылып, аның рә-
исе итеп бертавыштан язучы-галнм Ф Галимуллин
сайланды.
БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ БЕЛӘЛӘР
Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм
тарих институты директоры Татарстан
Республикасы Фәннәр академиясе академигы
Мирфатыйх Зәкц улы Зәкиев Төр- кия
Республикасының Гуманитар академиясе
академигы итеп сайланды
Казан компрессорлар заводы директоры Әхмәт
Мөхетдин улы Галисвнын даны еракларга билгеле.
Анын җитәкчелегендәге коллектив, заманнарның
авыр булуына карамастан, тотрыклы эшли,
алдынгы технологияне киң куллана. Американын
Биография институты аны «Ел кешесе» дип игълан
итте һәм истәлекле медаль тапшырды
КОТЛЫЙБЫЗ!
Сынлы сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен.
Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев
Указы белән, ТР Рәссамнәр берлеге идарәсе рәисе
— рәссам Абрек Әмир улы Абзгильдинга,
«Татарстан Республикасының халык рәссамы»
дигән исем бирелде
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе
ректоры Рәис Кыям улы Беляев, РФ Президенты Б.
Ельцин Указы нигезендә, «Россия Федерациясенең
атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы
исемгә лаек булды.
Сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен,
«Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар
компаниясенең сәнгать тапшырулары программасы
баш мөхәррире, шагыйрь Әхмәт Әхәт улы
Рәшитовка, «Татарстан Республикасының
атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы
исем бирелде