Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДИНИ БӘЙРӘМНӘРЕБЕЗ ҺӘМ ИСТӘЛЕКЛЕ КӨННӘР


МӨСЕЛМАН АЙ КАЛЕНДАРЕ БУЕНЧА 1416—1417 ЕЛЛАР
7 1Ъ1Йнвар. якшәмбе көн. БӘРАӘТ КИЧӘСЕ.
Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтүл — Бәраәт». Бәхет һәм һәртөрле унышлыклар,
изгелекләр инә торган изге төн. Нәкъ менә шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең
изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә альт, кешеләрнең
язмышы турында карар кабул итә.
21 гыйнвар, якшәмбе. ИЗГЕ РАМАЗАН АЕ һәм УРАЗА БАШЛАНГАН КӨН.
11 февраль, якшәмбе. ФӘТХЕЛ-МӘККӘ КӨНЕ.
Мөхәммәт пәйгамбәр тарафыннан Мәккә шәһәрен яулап алу — «Фәтхел- Мәккә»
көне.
17 февраль, шимбә көн. КАДЕР КИЧӘСЕ.
Бу төндә язмышлар хәл ителә. Бу төндә Мөхәммәт пәйгамбәргә Коръән Кәрим иңә
башлый.
20 февраль, сишәмбе көн. УРАЗА БӘЙРӘМЕ.
ГАИДЕЛ-ФИТР. УРАЗА БӘЙРӘМЕ. Ураза тәмамлангач, авыз ачу бәйрәме
башлану.
27 апрель, шимбә. ГАРӘФӘ КӨНЕ.
Хаж кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау
итәгендә намаз уку көне.
28 апрель, якшәмбе көн.
Гайдел-Адха. Корбан бәйрәме. Ин зур мөселман бәйрәме Бу, ураза тәмамлангач,
нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме һәм ул 3 көн дәвам итә. Бу
көн Татарстан җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән
билгеләнгән.
29, 30 апрель. 1 май — дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе. ТӘШРИК КӨННӘРЕ.
Бу көннәрдә мөселманнар фарыз намазларын укыганнан соң Аллаһы Тәгаләне
мактап махсус сүзләр әйтәләр.
19 май, якшәмбе. МӨХӘРРӘМ АЕ башланган көн.
1417 ел — Яңа мөселман елы башланган көн. Бу айда күп итеп хәер (зякят) бирелә,
изге гамәлләр кылына.
28 ман, сишәмбе. ГАШУРӘ КӨНЕ.
Сөнниләр тарафыннан Аллаһы Тәгалә үзенең ун пәйгамбәренә күндергән
изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы,
Гали хәлифәнең улы — имам Хөсәенне (626—680) җәзалап үтерелүе көне хөрмәтенә
билгеләп үтелә.
3 июнь, дүшәмбе. Болгар татарларыныи ИСЛАМНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ.
18 июнь, сишәмбе. СӘФӘР АЕ БАШЛАНГАН КӨН.
Сәфәр аелын 27 көнендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм анын сәхабәләренен туган
шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә шәһәренә мәжбүри күчеп киткән, пижрәт иткән
көне Шушы төннән, ягъни 622 елның 16 июль төненнән башлап, мөселман ел исәбе,
ягъни һижри ел исәбе башлана
27 июль, шимбә. МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ.
Ин зур бәйрәмнәрнен берсе — Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне —Мәүлид
бәйрәме башланган көн. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә
вәгазьләр укыла. Мөхәммәд пәйгамбәр хөрмәтенә жәмә- гать намазлары укыла, хәер-
сәдака (Зякят) өләшенә Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар
кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла.
15 октябрь, сишәмбе. ХӘТЕР КӨНЕ.
Казанны саклап каһарманнарча һәлак булган бабаларыбызны искә алу көне.
12 ноябрь, сишәмбе. РӘҖӘБ АЕНЫҢ БАШЫ.
Дүрт изге айның берсе, мөселман ай календареның җиденче ае — Рәжәбнен
беренче көне Нәкъ шушы көндә Мигъраж бәйрәме билгеләп үтелә, кече хаж. гомрә
хаҗы кылына, ә Мигъраж уразасы 60 ай яки 100 төн ураза тотуга тинләнә
8 декабрь, якшәмбе кон. МИГЪРАҖ БӘЙРӘМЕ.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат
күккә —Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган могжизалы сәяхәт көне
12 декабрь, пәнҗешәмбе. ШӘГЪБАН АЕ БАШЛАНУ КӨНЕ.
Дүрт изге айның берсе, мөселман ай календаре буенча сигезенче ай — Шәгъбан
ае башлану көне.
Календарьны әзерләүче — хаҗи Абдулла ДУБИН.