Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮЗ БӘХЕТЕМ


Саташу
Кинәт җылытып җибәрде, Юлда—су, гөрләвекләр. Мәхәббәт туе ясыйлар — Урамнар тулы этләр.
Саташты бугай каргалар:
— Яз! — диләр тамчы күреп. Кышның яртысы узмаган. Өстә—тун, башта — бүрек...
Ә без каргадан артыкмы: Куллар богауда килеш. Дөньяга сөрән салабыз: Бәйсезлек килде, имеш...
һәм ышанырга телибез: Кол түгел, дип, җаныбыз. Акны карадан аермый Имгәтелгән аңыбыз...
1995, март
Колыма хакында
Яңа юлдан барган идек инде, Колымага килеп тап булдык.
Г Афзал.
Колыманың юлы сикәлтәле. Бармы икән берәр такыры?
Яңа заманнарның башымы бу. Шулмы әллә заман ахыры?
Этап белән барганнарның юлы Тау микән дә текә яр микән? Еракларда күгелҗем бер рәшә — Җәйләрен дә әллә кар микән?
Колымага илтер юллар чиксез. Кайтыр юллар гына ябылган. «Халык дошманы» дип тормаганнар. Хаз көткәннәр шулар ягыннан. Аларны да кемдер сагынган.
«Халык дошманы» дип тормаганнар. Аларга да гашыйк булганнар.
Төрмә законнары нигезендә Мәхбүсләр дә тормыш корганнар
Кем онытсын җәһәннәмдә узган Котсыз көннәр, шыксыз төннәрне9 Кимсетүгә түзә алган җаннар Нахак бәлаләрдән керләнде.
Ничә тәмугың бар. и илаһым.
Әйт дөресен безгә, аныкла: Оҗмах юлы коммунизм диеп. Колымага бардык тәмугка.
1994.
Читтән кайтып килеш
Мүк куагы үрен төшеп киләм. Мең тапкырлар моннан үтелгән. Кесәләргә кереп җил сызгыра. Бу кайтуым җирнең читеннән.
Ни доллары, марка, стерлингы Ертык берлек хәтта калмаган. Читтән кайткан, сине бай саныйлар.
Бик сирәктер хәлне аңлаган.
Кайтып киләм сукыр бер тиенсез.
Тик ул хакта куркып уйламыйм. Мин биредә Кеше.
Туган җирдә
Ялгыш та. юк. мескен булалмыйм.
Күтәрелә башым.
Бил турая.
Вак-төяккә ничек ис китсен.
Бәхетле хис җанны сарып ала Кайтып җиттең, димәк, егет син!
Каршы чыккан этләр койрык болгый. Төтеннәре җиргә түшәлә Ничек тордың, туган нигезкәем. Тагын күрештек без. иншалла!
Ачып кердем, Ишетмәдем хәтта Ыңгырашкан өнен капканың.
Шундый халәт:
Әйтерсең мин бүген
Бер әллә кем булып кайтканмын.
Эре генә узам ишек төпкә. Тавык, үрдәкләрне аралап: Кая бассам, кая карасам да. Үз бәхетем тора сагалап...
1994.
Белмибез
Без тарихтан инде ничә тапкыр Зур имтихан тоткан кешеләр. Бик беләбез сыман барысын да: Кем акыллы булган, кем юләр?
Кайсы елны кемнәр сугышканнар. Кайсы патша үлгән ярадан. «Ахиллесның үкчәсемн дә хәтта Күпләребез «тотып» караган.
Күккә төбәп ярсу карашларны, Яңа йолдыз, серләр эзлибез... Ә үзебез өч буынга кадәр Әби-бабайны да белмибез.
1990
Шөкер кылам
Көтү китә.
Язгы ашкынулар һич калмаган хәзер малларда. Чыбыркы да инде сирәк шартлый. Малларга да вакыт аңларга.
Сыерларның качу - гамендә юк, Этләр йөри кысып койрыгын. Энә очы кебек пыскып төшә, Явар ахры яңгыр көнозын.
Каңгылдаша казлар...
Сизәләрдер.
Күп калмаган инде көннәре.
Кайсы парга тәмле йокы бирер Бала казның мамык мендәре?
Кайсы өйгә кермә, табаларда Тәбикмәге пешә, коймагы Кемдер килү һич мәҗбүри түгел. Үзебез дә дөнья кунагы.
Намазыннан торган аксакалны Кайнар чәе көтә өстәлдә.
Көзге муллык белән табигатькә Моңсулык та бераз өстәлә.
Радиодан Казан концерт бирә, Яңа көйне, белмим, кем җырлый. Чыпчыкларның гына вакыты юк — Яңа йортларына мүк урлый.
Күңелләргә иңә канәгатьлек. Сөенә белү — нинди хозурлык. Бу дөньяда —исән булганыңа. Язмышыңа шөкер кылырлык.
1994
Хисап
Ярты юлын узганыма байтак.
Ахырына күпме гомернең?
Кайчак уйлап куям:
Тормышымда
Ни эшләргә генә өлгердем?
Бодай чәчтем, үсте алабута.
Кишер чәчтем әрем утадым Салынасы йортым тәмам түгел, Язылмаган иң шәп китабым.
Ташка бастым ташым нык булмады. Күп дусларым көнчел бер бәндә Таянырлык кемнәр генә кала Ахырзаман көне килгәндә?
Бер юаныч: барын эшләп таптым.
Хәләл булды җыйган икмәгем
Җил искәнгә карап, сырт куймадым.
Төп юлымнан читкә китмәдем
Белеп торам: соңгы көннәрем дә Узып кичәр ташкын, җил булып Язып өлгерәлми калган җырлар Каберемдә шытар җыр булып
1994.