ЯШЬМЕ, КАРТМЫ?
Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан оештырыл! ан нжтимагын-сәяси һәм теоретик «Татарстан» журналына 1995 елнын декабрь аенда 75 яшь тула. Шул у нан белән без журналның баш мөхәррире, таныл! ан япчы, тәнкыйтьче һәм публицист РАФАЭЛЬ МОСТАФИНГА берничә сорау белән мөрәжә! a I ь иттек.
Рафаэль Әхматович! Сез бервакыт телевидение аша чыгыш чсаганди «Татарстан» ate бик яшь журнал, дип әйтквн идегез Ә үзегез быел журналның 75 еллыгын үткәрерга җыенасыз Моны ничек аңларга?
Әйс, бер яктан караганда, «Татарстан», чыннан да, яшь журнал. Аны чыгару турында! ы карар 199(1 елнын көзендә, ягъни Татарстан Республикасы суверенитеты игълан ителгән көннәрдә генә кабул ителде «Татарстан»нын беренче саны исә 1991 елнын i ыйнвар аенда гына чыкты Шулай итен, безгә әле нибары бишь яшь тирәсе «ыштансыз малай», дип әйтергә була
Әмма бу журнал, җөмһүриятебезнең бердәнбер ижтимагый-сәяси һәм те-оретик журналы буларак, буш урында барлыкка килмәде XX гасыр башларында татарларда «Шура». «Ан» шикелле җитди, бай эчтәлекле журналлар чы!а баш-лаган. Бүгенге «Татарстан»ның тирән тамырлары күпмедер дәрәҗәдә шуларга барып тоташа 1917 18 елларда алар барысы да ябыла Ләкин халык матбугатсыз яши алмый. 1920 елнын көзендә яңа <х:шкан Татарстан совет социалистик республикасы хөкүмәте (ул вакытта ул ЦИК Үзәк башкарма комитеты дип атала) яна журнал чыгару турында карар кыла Бу эш партия өлкә комитетына тапшырыла 1920 елнын беренче декабрендә «Вестник Татарскою областного комитета РКП(Б)» дип исемләнгән журналнын беренче саны донья күрә Башта журнал рус телендә чыта Берничә елдан татар теленә күчеп. «Җитәкче» исеме астында чытуын дәвам итә Төрле елларда ул төрле исем йөртә «Агитатор ярдәмчесе» («Спутник агитатора»), «Ильич юлы» («Путь Ильича») «Причал». «Коммунистический путь», «Спутник партийною активиста» Ниһаять, утызын-чы елларның икенче яртысында, журнал үз йөзен, үз төсен табып, икс теллә, бантта «Татарстан большевигы» («Большевик Татарстана»), аштан 1958 е.ъган башлап. «Коммунист Татарии» («Татарстан коммунисты») исеме белән чыта башлый
Шулай итеп, безне бик яшь тә. шактый өлкән, хәтта журналларыбыз арасын-да иң карты дип тә әйтергә була.
— Заманында «Татарстан коммунисты »ның коммунистик идеологиягә ту 1ы- сынча бирелгән, партия кануннарыннан бер мыскал да читкә тайпылмый торган журнал дип даны чыккан иде Аңарда басылган мәкаләләр директив характерда була иде Хәтта аңа язылу да мәҗбүри рәвештә алып барыла иде...
— Ул елларда кайсы матбугат органы коммунистик идеологиягә каршы бара ала иде сон? һәрберсе йә обком, йә горком, йә райком органы булып торды.
Исегезгә төшсрәм «Татарстан коммунисты» 1990 елны чыгуыннан туктады. Аның урынына бөтенләй яна типтагы, яңа төстәге журнал чыга башлады.
Шулай да без үткәнне кара буяу белән генә буямас идек. Торгынлык елларында да журнал шактый файдалы, кирәкле эш башкарды Аның сәхифәләрендә республикабызның атаклы язучылары, галимнәре, абруйлы җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясый иде. Без көндәлек эшебездә шул уңай традицияләргә дә таянабыз.
— Рафаэль Әхмәтович' Сез алтмышынчы елларның икенче яртысында «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып та эшләдегез. Өлкәнрәк яшьтәге укучылар бу чорны яхшы хәтерлиләр Сез килгәч, журнал яңарып, үсеп. күтәрелеп китте Аның эчтәлеге дә. тышкы бизәлеше дә тамырдан үзгәрде. Тиражы да сизелерлек үсеп китте. Шул уңай белән бер сорау «Татарстан» журналы «Казан утларыпннан кайсы ягы белән аерылып тора7 Ике журналда да эшләгән кеше буларак, сез моны аеруча яхшы сиземлисездер...
— «Казан утлары» беренче нәүбәттә әдәби журнал. Ул язучыларга, әдәби-ят сөючеләргә, гомумән, әдәби әсәрләрне укырга яратучыларга төбәп чыгарыла Сүз дә юк, «Казан утлары»— инде ничә дистә еллар буе татар халкының төп мәдәни басмасы, рухи көзгесе булып килде, һәм ул үзенең тарихи миссиясен бүген дә уңышлы үтәп килә «Татарстан» исә —үз алдына башкачарак максатлар куя. Әйе. монда да вакыт-вакыт әдәби әсәрләр—хикәяләр, шигырьләр, күләмле әсәрләрдән өзекләр басылгалый. Ләкин безнең төп юнәлешебез — милләтебезнең гасырлар буе хурланып килгән рухи казанышларын барлау, аларны яна шартларда үстерү. Без халкыбызның ерак һәм якын тарихын яктыртуга зур әһәмият бирәбез. Татар халкының килеп чыгышы, борынгы Болгар дәүләте. Алтын Урда, Казан ханлыгы тарихы һ. б. турындагы язмалар журналда даими рәвештә урын ала. Татарстан җөмһүриятенең һәм. гомумән, татар халкының бай мәдәнияте, мәгърифәте, мәгариф системасы, инде дәүләт теле статусы алган туган телебезне саклау проблемалары... Боларга өстәп, яңарыш кичергән ислам дине, республикабызда яшәүче башка халыклар культурасы, гореф-гадәтләре.
Кыскача әйткәндә, безнең төп максатыбыз—Татарстан Республикасы иж- тимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышына даими һәм төпле анализ ясап тору
Гадәттә. һәрбер матбугат органы диярлек язылу вакытында «Без киң катлам укучыларга төбәп чыгабыз»,- дип игълан итә
— «Татарстан» турында мин алай дип әйтмәс идем. Без беренче нәүбәттә укымышлы, зыялы укучыларны күздә тотабыз, интеллигенция вәкилләренә тө-бәп чыгабыз. Аеруча укытучылар очен тирән эчтәлекле һәм кызыклы материал-лар бастырабыз
— Чит өлкәләрдә яшәүче укучылар журналыгызга языла аламы?
— Әлбәттә. «Татарстан» журналы Бөтенроссия каталогына кертелгән. Ин-декс. татарчасыныкы 73377. русчасыныкы — 73947
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Рафаэль Әхмәтович. Сезне һәм редакция коллективын юбилей белән котлыйбыз, эшегездә һәм иҗатыгызда яңадан-яңа уңышлар телибез.