Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Рәшит
Шиһап
Килер дәвергә сүзем
Китерегез миңа тизрәк куып — Якынлашкан яңа гасырны Минем аңа әйтер сүзләрем бар. Сүзләрнең дә әле асылы... Ниләр сөйләр идең, лисезме сез. Бик хикмәтле сүзләр әйтермен:
Оныта күрмә сугыш кырларында Ятып калганнарның xaiepcn Синең күкрәгеңдә гуасы көн Алар биргән тормыш чаткысы. Көлеп атасы һәр алсу таңың Кыска гомерләре яктысы Мәрхәмәтсез бул син явызларга. Тыйнаксызларны һич зурлама. Байларыңны геләсө ни эшләт. Хәерчеләрне бик хурлама. Синең чорда, бәлки, тирен сыккан Гадел эшчән калмас чикмәнгә?! Газраил бул берни тудырмыйча. Талау юлын кәсеп иткәнгә. Әжәле бул әрәмтамакларның. Шәфкат ьле бул дөнья көткәнгә. Миһербанлы бул син намуслыга. Хезмәт итеп хәсрәт сүткәнгә Айлы манарадан нурың алма, һәрвакыт та зурла иманны. Әдәп-әхлакларны юлдашың ит. Гөнаһлардан чистарт җиһанны Милләтемә көч-куәтең җибәр. Башын илерә күрмә халкымның, Туган җирдән этлекләрне себер. Кана 1 ларын чарла акылның Әйтер сүзем шушы, килер дәвер. Өметләрне акла, сыгылма
Безнең гасыр хаталарын сөртеп, Аягында нык тор—егылма!
Үпкәм юк
Тәкъдиремә язган юлларымны Узалмадым диеп әйталмыйм. Шунысы үкенечле: тик аларның Матурына кире кайталмыйм. Ни эшлисең, күкнең кануннары Төгәл үлчәүләргә салынган. Җир үзе дә мәңге бишек түгел,— Галәм кәфененә ябынган. Ни булса да фани бу дөньяның Шактый сукмаклары үтелгән. Күпме хәсрәт йөген тартып йөргән, Кайгы йомгаклары сүтелгән. Шәхси файда, байлык табу өчен Кумадым мин көннәр артыннан. Кара төннәр килгән чакларда да, Аерылмадым туган халкымнан. Нинди һавалы сүз, димәгез сез, һаваланып һич тә йөрмәдем. Эчтән генә тыйнакларны сөйдем, Иманлыдан бераз көнләдем. Гарип-горабага кулны бирдем. Яшьне олы итеп сөйләштем, Мыскал гына шатлык килгәндә дә, Очраганга теләп өләштем. Кыен чаклар сыгып алганда да, Кайнар күз яшьләре түккән юк. Гомерем буе бәхет читләп уза — Барыбер тормышыма үпкәм юк. ...Бәхет елмаймый дип көрсенмәмен: Туган җирем булды гел тәхет: Шул тәхеттә хезмәт итеп яшәү — Менә нәрсә икән чын бәхет!
Вәхшилек
Кычкыра болан, кычкыра, Елаулы тавышлары.
Елаулы тавышларында Югалту сагышлары. Югалтулы сагышында Йөрәге кагышлары. Өзгәләнеп каргавында Ләгънәтнең агышлары. Тарала әрнүле аваз Урман киңлекләренә. Бу сагыш, каргыш, ләгънәтләр Үтә җелекләреңә...
Алан түрендә баскан да — Нарасые янына.
Туктатырга уйлап, сыйпый Йөзен — аның канына. Ялап ала. төзәлсен, дип. Сылукае ярасын. Бәгыре таш булган берәү Атып еккан баласын. Болан баласы карашын Каплаган соры томан.
Ул:— Нишлисез, кешеләр?! дип. Ачынып сорыйм сыман Аланда пәри туйлары Давыл сорап җил исә...
Болан гомер дип көрәшә. Кеше... ник гомер кисә9!
Хыянәт
һәрбер кичтә юл чатына чыгып Бер эт елый.
Елый тоташтан.
Нинди хәвеф, нинди кайгыларга Шушы елау барып тоташкан? Авылга ул нинди хәсрәтләрнең Киләчәген алдан кисәтә?
Кара төннәр алып килә торган Шомлы уйны гына көчәйтә Юксынулар тулы зарлы елау Җәелеп ята кырлар өсгснә, һаваларны иңләп тарала да. Болытларга барып сөртенә Кире тауга төшә һәм кемнедер Яше белән үзенә чакыра.
Аннан, көчсезләнеп, ялгыз гына Тагын кайта юллар чатына. Елау-чинау Чинау-елау. елау. Кабатлана шулай күп тапкыр Их1 һәрвакытта көткәннәргә читен. Китүчегә генә юл такыр...
Юк.
Берсенә дә михнәт юрамый ул. Авыл урамнарын каргамый Ташлап калдырганнар чын бирелгән Җан йөрәген генә аңламый Дулкын-дулкын булып елау ага Пычрак көзнең 1ымызык таңына. Эт һаман да
Тугрылыкка хыянәте белән Җавап биргән дустын сагына
Хәбир
Ибраһим
Әүвәл миннән шалаш сорадың. Хәзергесе инде — дүрт бүлмәле, Дүрт ягыңа ачык дүрт ишек.— Хәтта дөнья үзе кермәле!
Мөмкинлекләр безнең чикләнгән ник? Миннән уңыш көттең.
Байлыкка.
Теләсәм дә, сине күмәлмәдем, Күмдем бары кайгы, сагышка...
Нигъмәт тулы затлы өебездә
Тынчу никтер. Чүпрәк калдыгына Әйләндемме соң мин?!
Күңел әнә
Яшьлек хыялларын сагына...
Син кайчандыр шундый якын идең. Хәзер сиңа якын әйберләр - Затлы келәм, бәллүр, кеш якалар, Асылташлар, алтын әйберләр...
Табыйк, дисең!
Шундый кайгың төшкән.
Кырау төшкән — безнең бакчага. Яшьлек хыялларын сүтеп аттык, Җаныбызны саттык акчага.
Мине дә бер, вакыт җитү белән. Өзеп атарсың күк бәгырьдән. Ишек ачып, көчкә сулыш алам: Гүя Җан кысыла салкын әйбердән.
Бер теләк
Теләмәс идем Үлгәч тә Җанның кабат терелүен. Гүзәл жәннәт бакчасының Җимешенә үрелүен.
Үлем алып китү белән. Арындырсын газаплардан. Азат кылсын рәхәтлектән. Яңа бәла-казалардан.
Мин телимен Мәңгегә бер Уй йөгеннән арынырга. Батыр, матур әкиятнең Дәвамына ышанырга.
Көферана сөйлим бугай! Ходай белсә, мине каргар. Үзен алдый белгән генә Киләчәккә өмет баглар...
Яшәгәндә кадер-хөрмәт Күрүчеләр бик сирәк. Тиеш бәя алыр өчен «Үлеп карарга» кирәк.
Туракланган башлар аша Чажлый Иблис кайчысы. Бу мизгелдә даһи туды Ничәнчесе?!
Кайсысы?!