Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Өмет
И мәркәзем, халкым таҗы — Казан! Якты синен Ирек мәйданың!
Илдә фетнә барган кара чорда Син азатлык юлын сайладың!..
Дүрт йөз еллык җанны изгән коллык Зынҗырлары, бәлки, таралыр? Азатлыкка Ватан ирешер дә. Яңа дәүләтебез яралыр!
Азатлыкның татлы өмете дә!
Фидакарьләр эзли Идел-йорт! Гарасатлар үткән байрагыңны, Кыю милләттәшем, биек тот!
Чөнки Ирек алтын кайма төшкән Тәлинкәгә салып бирелмәс!
Исән икән тагар — йөрәгендә Азатлыкка дәрте сүрелмәс!..
Ннда
Бардыр ул Тукай шикелле
Фидакарь татар улы!
Халык — бөек, ул — көрәшче. Максаты изге, олы!..
Үз кауменнән Ирек даулар Ирләрен алга дәшеп.
Чыгара торыр мәйданга.— Чорлар карар көнләшеп!
Сатлыкларның маңгаена Кара тамгасын сугар!.. И халкым, иркен мәйданга Батыр ирләрне чыгар! Җаннарны һәм күңелләрне Ирек суында сугар!
Каршылыклы дөнья
Каршылыклы без яшәгән дөнья: Бозга — ялкын, утка, су килә. Шатлык көтсәң, кайгы, яшерен шикне Раслап, ни көтмәсен, шул килә!
Җәйгә каршы, куып бураннарын. Җил өстерәп, салкын кыш туа. Хыялланып, ата малай көтә.
Үч иткәндәй аңа, кыз туа!..
Үз дөньям да гаҗәп каршылыклы Бер өшим, бер эчем-тышым ут Бер сөенсәм, мең хәсрәте килә: Мин яратам аны, ә ул юк!
Яшьлегемне урлап, картлык килә. Ул килде дип йөрәк картаймый! Ә йөрәкнең яратасы килә Тиле яшьлек кабат кайталмый!
Япь-яшь кала йөрәк, картаймый'
Камал
Бәдрикамал. Бибикамал, хәтта Гади Камал гына булса да. Шушы исем татар кызларының Йөзләренә якты нур сала
Миңлекамал аның уң битендә Кара миңе гүя ай табы Җаның тулар сөю сагышына. Миңен үпсәң, берәр җай табып!
Гыйлемкамал дисә, укымышлы.
Зыялы кыз баса каршыңа Син үзең дә. егет, гафил булма Кулга китап тотып каршыла!
Дөррикамал күрсәң, тетрә, дөрлә Утлы күмер кебек күзләре'
Яр буенда керләр чайкаганда Күренеп китәр йомры тезләре!
Алиһәләр безнең үзебездә — Матурлык та, Яз да, Бәхет тә! Синең йөрәк изге тәхет булса, Бәдрикамал менсен тәхеткә!
Өй турында үскән талларыма
Кайгы иңгән:
Яшел яфраклардан аерырга Көзләр килгән!..
Аерыласы килми талларымның
Баласыннан:
Ботаклары инде сураеша Арасыннан.
Мин дә шушы көзге талларыма
Охшаганмын:
Газиз гомеремне көзләр белән Очлаганмын!..
Яшь тал кебек зифа газиз кызым, Анаң бит мин!
Баш очында кызыл усак булып Янам бит мин!..
Көзге урман. Ак каеннар Сары шәлен иңгә салган. Мәхәббәт — мәңгелек, диләр,— Кемгә дөрес, кемгә ялган...
Яндым аның утларында. Көзге урман янган кебек. «Яр сөймәм!» — дип антлар эчтем, Мәхәббәттән канган кебек.
Көзге урман уртасында Сары томан, сары ялкын. Ялкыннарга урап мине, Урман юлларына тарттың...
Ак каеннар сары шәлле, Куркалар җил бәрүеннән. Күздә яшем. Җаным тора Моң һәм йөрәк әрнүеннән.
Куркам көләч карашыңнан. Ялгыш кулың бәрелүеннән...
Карлыгач
Карлыгач канатын җәйде Кояшка арка куеп.
Кинәт күккә ыргытылды. Зәңгәр иркенлек тоеп!..
Аваз бирде тиңнәренә.
Чакырды үзе белән.
Бик ерактан күпне күрде Сәйләндәй күзе белән.
Күңелдәге хыял кебек. Әй. очты, әй, талпынды! Кайнар күкрәген суытты Искән җилнең салкыны...
Иярде күңел шул кошка.
Очынды, исәрләнде. ...Шулай яшәргә чакырам Йөрәге исәннәрне!..
Тургай
Яз күгенә, атылып, тургай менә. Канатларын кагып, талпына; Яшәү гимнын, тормыш тантанасын Яңгырата галәм халкына!..
Саф көмештәй ул ягымлы тавыш Чылтырый да һаман чылтырый. Җавап булып аңа аста Җирдә Гөрелдәгән сулар елтырый
Көмеш нурлар белән бәйләгән дә Соры тургай Җирне үзенә.
Алып оча аны биеклеккә Күрсәтим дип галәм күзенә!
һаман оча. көмеш кыңгыравын Армый-талмый безгә тыңлатып; һәм Җир шарын зәңгәр төпсезлеккә Алып менә гүя. чыңлатып'..
Өзелгән җеп бәйләгәндәй, ике арада Кулдан-кулга үрелеп бер кызчык бара.
Сөенмә, и, ялгызлыктан арыган күңел! — Кыз белән дә бәйләнерлек түгел ара...
Яраларны яңартырга вакытлыча
Бер очрашу — ялгыш бер очрашу җитә! Искә төшә рәнҗү тулы күз яшьләре — Ике кеше капыл ике якка китә!
Бәхет бер дә яраланмас кебек иде Күңелләрне күңел, янып, тарткан чакта. Нарасый да бәйли алмый араларны — Онытылмый күз яшьләре, хәтер сакта...
Нәрсә булды? Ник бәхетне сакламадык? Күңелләрне нинди үпкә яралады?! Кулдан-кулга үрелеп барган йөрәк назы — Нарасый да бәйли алмый араларны.
Хатын-кызның күңелен кем белә
Хатын-кызның күңелен кемнәр белә — Татлы серләр анда өзлегә. Серләреңне тарат, дияр идем,— Хатын-кызның күңелен кем белә...
Серләреңне тарат, дияр идем, Серләрнең дә бит бар төрлесе: Башларына башлар куя-куя. Күгәрчендәй бардыр гөрлисе.
Хатын-кызның күңелен кемнәр белә,— Карлыгачлар анда уйныйдыр. Серләрнең дә була яшерен-яты — Күңелләре ниләр уйлыйдыр...
Серләреңне тарат, дияр идем. Таратмас шул...
Ә ник таратсын?!
Хатын-кызның күңелен кемнәр белә: Үз дигәнен тапсын, яратсын.
Яратканы өчен җан атсын!..
Елый беләсеңме?
— Елый беләсеңме соң син?! — диде Таш бәгырьле кеше, рәнҗетте дә.
— Юк! — .тидем мин. Әмма керфекләрем Авырайды яшьтән, төн җитүгә.
Төн җитүгә, үзем генә калгач, Салкын мендәремә тигәч башым. Ялгызлыкта түккән кайнар яшем Җан эреткеч тансык, татлы да соң!..
Татлы да соң ялгызлыгым яше.— Тиң булмаган ярым хатирәсе! Ничек кенә аны табасы да, «Сөям!» дигән сүзен әйттерәсе!.
Әйттерәсе иде яратуын, Кибәр иде керфекләрем очы! Күкрәгенә башым куяр идем. Аның көчле иңнәреннән кочып.
Елар идем шунда татлы итеп. Яңгыр яуган җилле төн җитүгә!
— Елый беләсеңме соң син?! — диде Таш бәгырьле кеше, рәнҗетте дә.
— Юк! дидем мин. Серем аңа түгел! Кайнар яшем изге, тансык, татлы! Тилереп яратуны,
илереп-эреп
Елауны кем таткан минем чаклы’!.