Логотип Казан Утлары
Робагыйлар

КЫШКЫ РОБАГЫЙЛАР

Килгән иде сиңа кем9 Җәбраилмы?
Хәбәрчесе булдымы Җәбраныңның:'
Мин дә тойдым ул шагыйрьдә балкышын Ходай дусты пәйгамбәрләр жанының!
«Милли, нечкә сурәтле газәл-жырлар Кәрваның бар, кайчан ул сәфәр чыгар9 Гүя,- дисең,— ай нурында дөяләр. Килә һаман моң-сахрадан юлчылар!»
Шигырь белән бирсәң иде жавапны!
Булса да ул миңа авыр, газаплы Яз алдаусыз! Ак кәгазь бит гөнаһсыз. Аның алдында без тигез жаваплы
Юктыр хәзер жанда, уйда башкалык, Янып-көйдек бергә, уттан качмадык Әй сынады бу ел: гамь тәгамен без Яшебезгә манып байтак ашадык!
' X Җәбран егерменче йөзнең бөек гарәп (Ливан) шагыйре-философы
Бәлки. Гаташка хисең дә юк түгел (Булса да ул —инеш, ташкын ук түгел...). Күңел диваным1—тиңсез җыр. беләм мин. Тик... борынгы: сиңа ул кызык түгел!
Әле бәхәс «гарше-күк» тирәсендә, Бөекләргә инкяр сүзләре синдә... Аямыйсың берсен! «Гөнаһлы җир»гә— Миңа чират, бәлки иртәгәсендә?!
Таудан аска төшеп барган юлымда Очрадың да. җанны әсир кылдың да,— Тагын юлым тауга менә Күрегез: Күпме яңа гөлләр инде кулымда!
Күктән аерылмас булды бу күзләрем!— Анда сине күргәннән соң үзгәрдем: Айда булдым — уйда, күпме йолдызда — Көндез дә күренә тәпи эзләрең!
* * *
Бер пишкадәм мин — яшәү мәктәбендә.
Бел. мин — надан... тормыш гыйлеме синдә!
Ә Хыял һәм Хис бабында мин — остаз.
Шикләнми ал мисалга фән эшендә!
Тик мәчеңә синең назларың, ярым. Аһ. шулай миңа кагылса кулларың!— Йә җанымны сыйпаса җылы сүзең! Шуны көтеп җырымда—«мияупларым!!!
Мин дигәнчә түгел, дөнья, агышың! Җәтмәңдә, хыял, алтын... тик сагышың! Ихлас йөрәккә лаек өлешме бу?!— Мирас булыр кемгә фәкыйрь «табышиым?
' Диван
шигырь китабы.
Йөз дустан да газиз күргән бер дустым Дәрәҗәгә менде.— бәхетле булсын!
Тик аның каршыңда мин төштем ник ’ Андый алмыйм бусын.— хәерле булсын!
«Мисле миңле лалә төрки гүзәлләр!» Мең ел! шулай сөйли фарси газәлләр!
Ирнеңдә миң мактау көтә синең дә.
Нәслең Туран иленнәнме әллә, яр9!
Робагый! дип күңел куйдым быел мин Дүрт юл кысасында булдым быел мин Чит күрмәс дим Иранның иркә гөле' Рухына күп дога кылдым быел мин!
Ширазданмы китерә җилләр исен Сәгъдиләрдән мирас ул гөлләр исен? Каян белгәннәр фарсылар безне. Яр’! Хуплыйлар, күр. ничек бу хисләр хисен!
«Ирәм багы»нда йөрдем мин хыялда.
Лалә касәсе хис тулы пыяла' Күпме эчтем аны. ахырын уйламый.- Шуны сузып торам, имеш, сиңа да.
Искә ал бер! Түгел, «борын заманнда. Күп «шәймләрс җайсыз, кырын Казанда Без бәхетле булдык бер ел! бер көнең Гасырга тиң. шактый кыр1ый заманда!
«Дөнья чиксез дәрья, тормыш корабль.
Батмас өчен тугры дуслар таба бел!» Көне буе шул җыр ник пароходта ” Ярага тоз сипсә кемдер харап ул!
Каютамы? Гөл оҗмахы бар бүлмә. Сөйгән җаннарга гел иркен -тар бүлмә. Арабызда диңгез!—дип, ник карашың Кисәтә:—Бел, батасың... Керә күрмә!
Без табынган шәркый, төрки шагыйрьләр Бу мәлдә, мөгаен, сине әрлиләр:
— Рәнҗеттең энебез җанын... Болай да Ярасы төзәлмәс иде... жәл,— диләр.
Табынуым озаккамы сузылыр? Әле бездә уены һәм чыны бер. Әле син таҗ-тәхетле төштә кебек. Аһ. бер мәлдә уянсаң, кыен булыр!
Пышылдап әйттем тик — ил ишетте. Сиңа хисне, хуплап, дөнья иш итте... Күкләр кабул итмәгән салкын сүзең Мине түгел, җирне бугай өшетте!
«Булмады шул, дисең, үз Рәмием минем!» Шулай аңлыйм бу «милли гам»ең синең: «Рәми» — булса ук атучы, гашыйк яр. Уклар үтмәс чын калкан — җаның, димен.
Бар дөньяга шәрран-яра бу хисләр Кисәме сезнең тынлыкны, күл-күзләр? Камыш-керфекләр ник ярсып тирбәлә? Шик белдерә әллә безләргә — Сезләр?!
Алтынсу боҗра ураткан Ай күргәч. Йөзен сагыш сарган гашыйктай күргәч, Аман!—дип син аңа әйтә белдеңме?— һәм миңа — шул мәлдә искә төшергәч?!
Табарсыңмы Арча томаннарында Югалтканны Казан бураннарында? Бәлки, ззлисең үзеңне? Мине дә Тапмассыңмы — шул моң урамнарыңда0
Кайда ярларын — тезеңә баш куйган. Яшь койган — гөл храмыңа табынган? ...Храм-кәлисәң дә шул ук... кайда алар? «Башка дингә күчте» мәллә ахырдан?'
Сине сөйгән һәм син яратканга сүз Әйтмәскә ант бирдем калыйм имансыз! Сиңа — ни дим? Гашыйкларыңны жәллим «Азат жаннар! Сез дә коллар булгансыз!»
Укучым! дип дәштем озак... «Кариэм!» Дип тә искечә бер әйтеп карыем0. Ник җавап юк? Тавышым зәгыйфь, бәлки? Ә бит — ишеттергән Тукай абыең! •
Юл башыңда чын дус. сердәш идек без Хыял уртак, ә тапканнар — гел тигез Мал-дәрәҗәме аерды? Ник әле Ихласлыктан — шигырьдән сез киттегез?'
Кем ул җырлый0 — «Карурманда атларым » Белгән каян канатлы, шәп чакларым Урманында мине егып калдырган Алтын-жирән. ялкын яллы ат барын?
Хискә ул чак — Акыл әле ят булмыш.
Бар доньяны кочам! дигән чак булмыш.
Киңәйдеме дөнья житми колачым.
Акыл, белдем: синең сүз дә чак булмыш!
«Ә ник томан каплаган Йолдыз-тауны?»—
Пир Солтан* бит гел кабатлаган аны!— Төрки дөньяда матурлык яшерен сер.
Көтимме, яр. шул томан таралганны?!
Ирешсен сиңа җырларым!—пакь яшем... Ә битараф калсаң? Гел куркып яшим Илһамчым- син... Язганым «тетсә» берәү, Сөенерсеңме? Йә — йолкырсыңмы чәчен?!
Әйттеләр:—Кем... Улмы сине яндырды? Оныгың булырдай бала — ярыңмы? Дидем:— Килә киләчәктә яшисем, Шуңа бирәм яшь кулларга җанымны!
һаман җанны борчып тора уем — бер: (Олыгайгач, уй да ахры кыендыр...) Булмабызмы без дә картая белмәс. Олпат булмас, нәфсен тыймас буын бер?!
Моңнарым бар... әмма шатлык бирүче Булса иде җырым—сөендерүче: Мәхәлләгә яңа кием кидереп, Үзе искегә дә шат бер тегүче!
♦ ♦ *
Ялкында булып бер. янып-чыныккан Курыкмый ул башкача инде уттан... Бүген яндырган ут — сиңа хисем ул!— Су сибеп тик сүндерүеңнән куркам.
Ахыргача сине аңлау кирәкме?
Юк. мин алай өйрәтмәдем йөрәкне!
Чынлык - шикле... Аннан өстен күрик без Үзебез тудырган хыял-сурәтне!
' Урта гасыр төрек шагыйре
Сизәм: күңелдә урнынны зур иттем!
Җирән чәчне, күр илаһи нур иттем!
— Лаек түгел мин мона...—дигәнен юк. Мактый торгач, ахры, нык горур иттем?!.
Мин дә мәшһүр гашыйк — Җирдә, янәсе: Беләләр, дип йөрдем илдә һәммәсе. Исмем дә ишетмәгәнсең!—шаккаттым Менә шул, дим, «дан тиз узу» бәласе!
Утыз ел! — аһ, бушка узган шигырьдә — Мине син белмәгән вәйран гомердә! Языйм тагын утыз ел!—насыйп булсын Хәйран итәргә - җаныңа керергә!
Яшьлек! Сиңа кайталмасак тагын без. «Хис давылымн картлыкка да алырбыз. Көндез кызларга сүз кушып, әгәр кич Җил чыкмаса. күзләргә дә барырбыз!
Син булганда янсам да ләззәт-утта. Никтер, аңлыйм моны синсез минутта.. Бергә чакта хис кыза, болыты юк. Җыр яңгырым да коя. күр син юкта.
«Белсәң, дисең, минем ни уйлаганым!- Күк белән Җир арасын буйлаганым Бер Газазил җаным Юк. сөймәс идең Син дә хәтта, сизсәң: кай дөньядан мин?!»
Хатларың башлана иде: Шагыйрем! Бу эндәшне хәзер кайда калдырдың? Шигең бармы әллә «даһилыгыма» Шшырь кадере дә юк илдә, кадерлем'
1994 1995