Логотип Казан Утлары
Хикәя

«АВЫЛДАШ»

Юньсез ирдән аерылган ялгыз хатынның өй мәшәкатьләре чагы-штырмача азрак була, диләр, Әнүзә дә хәзер моны яхшы белә. Ире белән яшәгәндә алты елга ничә тапкыр зоопаркка бар дылар икән? Хәтерендә ике мәртәбә. Ә ял паркына чыгулары? Анысы да ике-өчтән артмагандыр. Хәтта заводтан бушлай бирелгән юллама белән Иделдәге ял базасын да күрергә насыйп булмады. Гел мәшәкагь. гел борчу, юк-бар ыгы-зыгы белән үткән икән ул еллар: дөнья малы артыннан куу. туган-тумачалар килү, аларга үзләре бару, авылга кайту, килүчеләрне каршылау, кибет юлын таптау, берс-беренә үпкә-рәнҗеш Театр-концерт лар да һаман читгә кала килде Чыршы бәйрәмнәре дә сирәк тәтеде аның кызына Тимераякта, чаңгыда шууларны әйткән дә юк инде
Шуларның әҗерен кайтарырга теләгәндәй. Әнүзә. кызы Илюзияне ияртә дә. һәркөн булмаса да. атнаның һәр бирмеш шимбә-якшәмбесендә каядыр чыгын югала Моны күршедәге бер апа шулай шаярып әйтә: чыгасында югаласың, ди. Юк. Әнүзә югалмый Ул тормыш вак-төягеннән арынып, онытылып тора. Әмма югалмый. Чөнки аның юл күрсәтүчесе кызы бар. Әйе. Илюзия белән алар көне буена дин чыгып китәләр дә. арып-талып, теге апа әйтмешли, чистый эштән чыгын, кайтып авалар.
Бүген дә Әнүзә. кызы Илюзияне җитәкләп: сөйрәп дисә дөресрәк булыр, өенә кайтып килә. Күпме йөреп, уйнап арса да. кызының әле һаман керәсе килми икән
- Әни, әнием, тагын берәр җиргә барыйк әле. ди ул. ялынып Кызым, кайтыйк инде, ди Әнүзә һәм. чүгәләп, аны битеннән үбеп ала Әле иртәгә дә көн бар.
һе. иртәгә хәтле..
Шуның белән сүз бетә Әнүзәнең сүзе бетә. Ә кызының’ Юк Шулай да кызчык дәшми Әйтүдән ни файда'’ Әнисе аны барыбер өйгә алып кайтачак Ә анда Нитәдер Илюзия бу яңа йортка ияләшә алмый һавасы да икенче, кешеләре дә бүтән, әйләнә-тирәсе дә... Ә элекке өйләре нинди матур иде! Кыз күңелендә якты хатирәләр уяна: ул йортта үткәргән көннәре һәм... әтисе. Әйе, әтисе. Илюзиянең гел урамга чыгарга, тегендә-монда барырга теләвенең дә төп сәбәбе шул түгел микән әле?! Кыз моны анык кына аңламаса да, күңеле белән тоя шикелле. Дөрес, әтиләреннән аерым яши башлагач, аларның өенә тынычлык иңде: тавыш-гауга, минут саен диярлек яңара торган җәнҗал-низаг бетте, курку- өркү юкка чыкты. Кыз башта моңа, әнисе шикелле үк, бик сөенде. Әмма тора-бара әтисен юксыну, аны күрәсе килү теләге көчәйгәннән-көчәя бугай. Өйдә гел ызгыш булса, күп нәрсәне күңеле аша үткәрергә, үз эченә бикләнеп яшәргә өйрәнгән балалар кебек, Илюзия дә соңгы бер-ике елда йомыкыйланды. Ә менә хәзер язгы бөредәй ачыласы, әтисе очраса, йөгереп барып: «Әтием!» — дип муенына сарыласы килә аның.
Кайбер хатыннар балаларның мондый халәтен бик тиз төшенеп алалар һәм. ирләреннән аерылгач та. өйгә берәр ир-ат ияләндерәләр. Бала хакына. Дөрес, балага үз атасын башкалар алыштыра алмый. Әмма шулай да сабый тора-бара читләргә дә ияләшә, диләр. Әйбәт кеше булса, әлбәттә... Әнүзәнең андый кешесе әлегә юк. Яшь ана моны үзе дә сизә башлады. Хәтта күршеләре—әлеге апа — әйткәләп тә куя:
Балаң кечкенә чакта берәрсен йортка кертәсеңме әллә? Аңа ата да кирәк бит.
Әмма әлегә бу хакта ныклап уйлаганы юк. Хәлбуки, аңа сүз кушучылар байтак. Сүз катмаслык та түгел шул: Әнүзә бик чибәр, мөлаем хатын. Аның ходай биргән матурлыгы да карап туймаслык. Ә бар булган затлы киемнәрен киеп, бизәнеп-ясанып та чыкса, аңа, кызыкай, дип. теләсә нинди егет күз салачагына иманы камил. Узган ел, ире белән яшәгән чорда, Әнүзә ялгызы гына эштән кайтып бара иде. Тротуарда сөйләшеп торучы салмышрак өч егет яныннан үтеп китте, һәм шунда ук артта тавыш ишетелде:
— Их, егетләр, моны кайсы бәхетлесе коча икән?
Әнүзә кисәк артына борылды:
— Сезнең шикелле үк бер охламон инде!
Егетләр телсез-өнсез калдылар.
Әйе. булды андый хәл. Ләкин ире белән алты ел җәфа чигү аның бәгырен катырган: әлегә ир затына әйләнеп тә карыйсы килми иде. Дөрес, хатын-кыз буларак, кемнедер иркәлисе-назлыйсы. кемнәндер сөеләсе килү —инде үзен сиздерә башлаган иде. Ләкин сүз чыгу, таныш- белеш, дус-иш, туган-тумача алдында данын китү дә бар бит әле. Әнүзә- не бу четерекле мәсьәләнең шул яклары да тыеп-йөгәнләп тора иде шикелле.
Менә бүген дә, кызы белән йөргәндә, ничәмә-ничә карашның үзенә сокланып яки ашардай булып текәлүләрен тоеп йөрде ул. Болардан аның кыйгач кара кашлары тартышып куйгандай була, алсу бит алмалары тагы да кызара төшә, калынча иреннәре ирексездән ачылып, ап-ак тешләрен елмайтып күрсәтә, тулышып торган «алмалары» күкрәкчә бавын өзәрдәй булып тыгызлана, кара чәч төпләре кызып, уч төпләренә хәтле дымлана. Әмма гелән генә шулай рәхәт булмый. Кайчагында ул чирканып та китә: гүя аны тәненең һәр күзәнәгенә керердәй булып чишендереп карыйлар, гәүдәсенең иң яшерен җирләренә кагылалар...
...Өйләренә җитәргә бер квартал кала Әнүзә туктады. Каршыга кулына кәрҗин тоткан күрше апа килә иде.
— Исәнме, наныем,—дип. апа башта Илюзияне аркасыннан сөйде, кәрҗиненнән уч тутырып җиләк алды.— Мәле, наныем, ашап җиффәр әле.
— Рәхмәт.
—• Тәлгыя апа, бу җиләкләр юылмагандыр бит? — дип, шиген белдерде Әнүзә.
— Курыкма, чип-чиста,—диде күрше хатын.— Бакчада төне буе яңгыр яуды.
Сатаргамы?
Әйе Астануфкага. Иш янына куш булыр дип чыгу инде. Пенси- онерн ы беләсең. Җиләге дә күп. Әрәм иткәнче Вәринҗә кайнатырга да җитә. Өләштем дә. Әле тагы өч-дүрт чиләк булыр Сина да калдырдым Кич кертермен.
Рәхмәт, Тәлгыя апа.
Анысын ашагач әйтерсең. Ярый, киттем әле.
Сәүдәләрен уң булсын
Амин, шулай булсын.
Әнүзә кызын кулына алып, бер-ике адым атларга да өлгермәде, арттан янә Тәлгыя апаның ягымлы тавышы ишетелде.
Әнүзә, наныем, туктале.—Ул җәһәт кенә кире килде. Онытып китеп барам икән. Анда сине бер кеше көтеп тооа
— Кайда? И
— Ишек төбендә.
Илюзия кычкырып җибәрде:
— Әти!
Тәлгыя апага уңайсыз булып китте. .
Юк, наныем, юк. Бер генә күрсәм дә, мин әтиенне таныйм. Чит кеше ул. .
Әнүзә аптырап:
- Мине кем көтсен? диде.
— Сине инде, сине. Үзем сорадым.
Ниндирәк адәм соң ул?
Күз күргән нәрсәм түгел. Озын гына буйлы, аксыл чырайлы, кара киемле. Кемең ул? Әллә.
Белмим, диде Әнүзә тиз генә. Авылдан берәрсе килсә генә инде.
Ай-Һай, диде күрше апа күз кысып һәм. ялт борылып, тукталышка юнәлде.
Әнүзә әллә нишләп китте: зиһене таралды, тәне эсселәнде, хәтта сулыш алуы тукталды сыман. Кем булыр икән ул? Ире түгел. Әллә Мөгаен шулдыр. Кара киемле Озын буйлы Ничек’’ Ул биг... Әнүзә- нең аяк атлавы авырлашты. Бөтен тәненә тир бәреп чыкты
Менә таныш тыкрык, биш катлы йорт, балалар бакчасы, аның артында Әнүзәләр яши горган ой. Биек-биек тупыллар арасына күмелеп утыра ул бина. Ике катлы. Анда бүлмәләр бик күп. Шу.тарның берсендә, икенче катта, кызы белән Әнүзә яши Төрле кеше бар бу йортта Әмма әлегә хәтле Әнүзә беркем белән дә телгә килмәде; күрше-күлән белән тату гына яши Транспортка да ерак түгел, кибете-фәләие, мунчасы, дигәндәй . Бөтен уңайлыклары булган элекке фатиры түгел. түгелеп, әмма һәрхәлдә, моңарчы Әнүзә бу тормышыннан канәгать иде Аның яшәеш көймәсе тыныч кына, салмак кына ат ып бара иде
Кызым, бар. бакча ишегалдында уйна. Әнә Миләүшә дә, Наташа да шунда. Читкә китеп йөрмәгез, яме Кызларны җиләк белән сыйларсың.
Ярар, диде кыз һәм койма ярыгыннан бакча ихатасына кереп тә китте.
Әнүзә отыры шөбһәләнә, гасабилана башлады. Өенә якынлашкан саен анда керәсе килмәү теләге артканнан арга барды Әмма кызыксыну һәм... тагын нидер аны үзеинән-үзе өенә таба этәрә иде.
Әнә теге адәм йорт почмагында ук Әнүзәнс көтеп тора! Ул! Таныды Әнүзә. ерактан ук таныды. Ләкин һич кенә лә йөгереп килеп аңа ташланырга. кечкенә чакта малайлар кыерсыткандагы кебек сыенырга теләмәде. Ул хәзер Әнүзә өчен бөтенләй икенче кешегә әйләнгән иде бугай. Хәтта кара киеме генә т үгел, төс-кыяфәте дә күңелдә шом уята: кыска чәч. кырыс аксыл чырай, каш аегыннан караучы усал күзләр. Әнүзәне күргәч тә. аларга якты нур иңмәде.
Әнүзәнең йөрәге жу! итеп китте: «Качкандыр, мөгаен?! И-и ходаем, тагын әти-әнигә хәсрәт...»
Килеп җитәр-җитмәс соравын бирде:
— Качтыңмы?
— Юк. Чыгардылар.
— Бөтенләйгәме?
— Ты че... Әле тагын дүрт ел.
— Ә ник чыгардылар?
— Өйгә кайтып килергә.
— Шушы кыяфәтең беләнме?
— Берәр кием табарсың.
— Каян алыйм?
— Иреңнеке...
Ире турында сүз чыккач, Әнүзәнең тагын кәефе кырылды. Шушының аркасында күпме сүз ишетте Әнүзә. Ире ачуланышкан саен колак итен ашый иде: «Юньле булса, абыең төрмәдә утырмас иде. Нәселегез .» Ире бер генә мәртәбә дә аның янына бармады, Әнүзәне дә җибәрмәде. Дөрес, баштагы елларда иренә сиздермичә генә Әнүзә бер-ике тапкыр передача илтте. Аннан үзенең дә күңеле кайтты. Чөнки шушының аркасында әнисе чиргә сабышты, әтисе кеше күзенә күренергә кыенсана башлады. Әлмәт- тәге энесен ике мәртәбә тотып кыйнадылар. Бу этлекне абыйсының әшнәләре эшләгән, диделәр. Кара эт бәласе — ак эткә. Өй-йортка күпме җәбер-җәфа китерде бу бәндә. Төрмәдә нәрсәгәдер кысылып кулы өзелгәч тә, Әнүзә аны жәлләмәде. «Шул кирәк аңа. Ходай каргагандыр. Әнинең күз яшьләре төшкәндер...»
— Кабатлап сорыйм: җибәрделәрме, качтыңмы?
— Әллә ышанмыйсың? Кәгазьне күрсәтимме?
— Кирәкми. Әйдә, өйгә.
Әнүзә үзе алдан китте. Як-ягына каранды. Очрамыймы соң?! Бу йортта кешегә күренмичә керү дә, чыгу да мөмкин түгел. Төнлә бәдрәфкә барганда да кем беләндер очрашасың. Анысы ярап куя тагын. Кара төндә хатын-кызга берүзең урамга чыгып йөрү... Кайчагында, бик караңгы төннәрдә, өйдә генә йомышыңны үтәгән чаклар да була. Анысы — сирәк. Чөнки өй тирәсендә кеше өзелми, гел йөреп тора. Әйе.чит күзләрдән яшереп берни дә кыла алмыйсың монда. Ә бүген, ни гаҗәп, берәү дә очрамады. Әнүзә сумкасыннан тиз генә ачкыч алып, җәлт кенә бүлмә ишеген ачты, башта ир-атны алдан уздырды.
— Кер!
— Нигә ашыгасың? Әллә барасы...
— Юк,— диде Әнүзә һәм тынычлана төшеп әйтте:—Диванга утыр, телевизор кара. Мин хәзер чәй куям.
Әнүзә телевизорны кабызды да коридорга чыкты, өстәлдәге өч кам- форкалы газ плитәсен кабызып җибәрде, чәйнек белән су һәм таба куйды. Бераздан бүлмәсенә керде.
Кунак стенадагы карточкаларны карап маташа икән.
— Бөтен туганнар бар. Ә мин кайда?
— Син — юк
— Ничек? Менә бит мин бар.
— Юк, и все. Мин сиңа отчет бирергә тиешме әллә? Үз өем... Телевизорда нәрсә күрсәтәләр?
— Мультфильм буласы.
— Ач бүтән программаны.
— Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылырга куркам.
— Кайчаннан бирле?
Әнүзә телевизорның икенче бер төймәсенә басты да. урындык куеп, шкаф өстендәге чемоданны сөйри башлады.
— Булышыйммы?
— Кирәкми Үзем.
Әнүзә чемоданнан зәңгәр төстәге спорт костюмы алып, диванга ташлады
— Ирең калдырдымыни?
— Калдырыр, көт. Туган көненә дип алып куйган идем, аерылышкач, бирмәдем.
— Хәзер килгән-киткәнгә кигертәсеңме?
— Беренче алуым, диде Әнүзә чемоданны ябып, шкаф өстенә куйганда һәм. кинәт, сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп, нәфрәт белән карады—Син нәрсә диден?
— Шаярттым гына.
Әнүзә дәшмәде Ул тагын коридорга чыгып, байтак вакыт плитә тирәсендә кайнашты Ә кергәндә зәңгәр спорт костюмы кунак өстендә иде инде. Өстәл әзер булды
— Кил, утыр...
— Кулны юасы иде.
— Умывальник ишек артында. Сөлге дә шунда
Берүзе калгач. Әнүзәнең күңеле тулып китте Утырырга дәшкәндә тагын бер сүзне чак кына әйтеп җибәрмәде бит Әйе. бик аздан тыелып калды Теләсәң теләмәсәң дә. ул сүз әйтеләчәк, әйтелергә тиеш Тиеш Тиеш бит Ул бит минем Аһ алла, нишләтә бу язмыш кешеләрне” Кем гаепле соң моңа? Үзе түгелмени?!
Интек ачылды.
— Әйдә. утыр, дип Әнүзә аны түргә утыртты, үзе - ишек катына- рак. Җитеш.
— Тамак чылатырга юкмы?
Юк.
Кунак үпкә-фәлән белдереп тормады, йотлыгып ашарга кереште: әле ипи каба, әле чәнечкегә үрелә, әле чынаяктан чәй чөмерә, бармакларына хәтле татуировка белән капланган кулы гел хәрәкәттә. Башта Әнүзә: «Әбәү, ходаем, өч көн ашамаган кешедәй. дип уйлап куйды да. кинәт әллә нишләп китте, гүя ниндидер үткен әйбер йөрәген телеп үтте Аның бит кулы бер генә!» Йөзен җыерчык баскан, вакытсыз картайган абыйсын кызгану хисе бөтен барлыгын биләп алды һәм ул шкафтан шешә чыгарды Шешәне үзе ачты, серванттан алган рюмканы кунакка табарак этәрде
Мә, үзең салып эч.
— Ә син?
— Мин эчмим.
Кунак кыстатып тормалы Ашавы акрыная төште, ниһаять, теле ачылды
Мин иртәгә авылга кайтам. Билет кесәдә
— Сезне еракка да җибәрәләрмени?
— Әйе. Хәзер шулай Өйдәгеләр ни хәлдә икән?
— Әйбәт Узган атнада гына хатлары килде
— Авырмыйлармы?
— Юк.
Кунак ашый тора, сала тора, сөйләшергә дә онытмый.
— Үзең?
Нормально. Күрәсең
— Ирең киләме соң?
Юк
Кызы бар бит.
— Булса соң. ,
Ә... кунак нидер әйтмәкче иде, вакытында тыелып калды һәм сүзне икенчегә борды Кызын, дим. күренми
Урамда.
Син авылга кайтмыйсынмы.
Юк Әтиләр янында узган атнада гына булып килдем.
Шешә яртылаш бушады. Кунак ашап туйды. Өстәл яныннан кузгалды. Әнүзә янә телевизор кабызды, табын җыештырганчы урамга чыгып китте. Бераздан кызы белән әйләнеп керде.
Илюзия кычкырып сәлам бирде.
— Исәнмесез.
Ә, бәләкәй кыз, исәнме?
— Мин бәләкәй түгел, ә дәү кыз. Мина бабам шулай әйтә.
Әнүзә кызын тиз генә өстәл янына утыртты, ашарына куйды, сөйләшмәскә кушты. Ә үзе уйга талды. «Бабаң безгә дә шулай әйтә иде. Менә бу ят абыйга да. Иң яратканы да ул булмады микән әле. Бабаңның кул арасына без түгел, малай чактан ук ул керә башлаган бит. Сабан туе көрәшләренә алты-җиде яшьтән мәйданга чыга бу ят абый. Унны бетергәч, шәһәргә китүенә дә каршы килмәгән иде бабан. Әнә шунда училищеда укыганда бозылды да инде бу дәү абыең. Менә шул чордан бирле ул бөтен гаиләнең кара кайгысына әйләнде. Кеше күзенә карарлыгыбызны калдырмады. Атаң ызгышкан саен искә төшерә иде: «Абыең — төрмәдә!» Аһ, кызым, ул чакларның авырлыгын син аңлап-төшенеп бетерми идең шул. Авырның да авыры иде ул сүз минем өчен. Кайчагында уйлап куя идем: ичмаса яңак төбемә китереп орсын иде, фәкать шул сүзне генә әйтмәсен иде. Мин аны үзем теләп алганмыни9 Шундый абыем булуга мин гаеплемени? Ә кем? Үземе’’ Бәлки, иптәшләредер? Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр бит. Яки яшәү шартлары, яшәү рәвеше моңа сәбәптер? Шулай да булсын, ди. Ә икенче тапкыр. Димәк . Юк, үзе. монысында бары үзе генә гаепле. Акылга утырырга бик вакыт иде. кирәк иде. Ата-ана хакына, безнең хакка.. әгәр инде үзе турында уйламаса. Юк. Менә хәзер утыра каршымда. Сирәк-мирәк ютәлли, ябык, гарип.. Кем ул минем өчен? Ни яхшылыгы тиде аның миңа туган буларак? Менә хәзер завод юньләп зшләми, хезмәт хакы аз, аны да үз вакытында бирмиләр. Сине йөрткән өчен бакчага күпме түләргә кирәк Әгәр бу кеше — абыйсы ирекгәге юньле бәндә булса, шушы мөшкел заманда — үз сеңлесенә ярдәм кулын сузмас идеме?! Адәм рәтле кеше булса Ә атаң юри акчасы аз төшә торган, буш вакыты күбрәк кала торган эшләрне сайлый Ә буш вакытларында шабашкада Абый авыр чакта киңәшкә барырлык кеше бит ул югыйсә. Ә әти-әнигә китергән җәбер-җәфаны, мәсхәрәне нинди мыскалларга салып үлчәргә мөмкин? Юк андый мыскал. Ул хәсрәгне күтәрә торган үлчәү юк. Их, абый...»
Әнүзә кисәк, үзенә текәлгән карашны тоеп, тетрәнеп китте. Юк, бу өлкән абыйсының сеңлесенә яратып, үз итеп, якын туган итеп каравы түгел иде. Бу — урамда узган-барганның чибәр хатынга ашардай булып, ир-ат теле белән әйткәндә, аны чишендереп каравы иде. Әнүзәнең бая урамдагы шикелле тәне чымырдап китте... Ләкин бу юлы хисләре бөтенләй башка иде. «Әбәү,— дип куйды хатын җирәнеп,— мин аңа бөтенләй ят икәнмен бит. Ул гына миңа ят кеше дисәм...»
Әнүзә ир-ат карашын беренче мәртәбә үзендә тоеп, аяк атлавын саташтырып, башын аска ия торган унөч яшьлек үсмер түгел бу юлы үзен тиз кулга алды: бернинди хәрәкәт ясамады, кием-салымын төзәтмәде. хәтга анын битенә кызыллык та йөгермәде; бөтен барлыгын бары җирәнү, нәфрәт биләп алды.
Кунак тагын бер рюмка салып эчте. Яңадан диванга барып утырды. Үзе телевизор карый, ләкин сирәк-мирәк өстәл ягына да күз ташлый.
— Кызым, тагын ни бирим?—дип сорады Әнүзә, ямьсез уйларын куып җибәрү өчен — Чәй эчәсеңме?
Юк. Алма бир. Урамга чыгам.
— Кызым, соң инде. Миләүшәләр дә кереп киттеләр. Өйдә генә утыр.
- Чыксын,— диде кунак гамьсез генә.
Шулвакыт ишек шакыдылар һәм җавап та көтеп тормыйча Тәлгыя апа килеп керде.
Кунак бар икән. Исәнмесез.
— Саумысез.
Ә-ә, танымый да торам, баягы егет икән лабаса... Мә. Әнүзә. җиләк керттем.
И Iәлгыя апа. кызга биргәч җиткән иде.
Юк. юк. наныем, тартынма, ал.
— Чәйгә утыр, Тәлгыя апа
— Рәхмәт.
Юлың уңдымы соң?
Уңды. Аллага шөкер. Кулга да тимәде. Бигрәк әйбәт бит җиләге. Ниме, бу егет кемең була? Туганыңмы?
— Юк. Тәлгыя апа. Авылдаш кына... Читтән кайтып килеше... Иртәгә авылга китә.
— Ә-ә. ярый. ярый, авылга кайтып хәл белү ярый. Менә үзем бик кайтыр ием. якын туганнар бетте. Ә чыбык очы -- тал очына кайтасы килми. Әллә көтеп торалар, әллә юк. кешенең якты йөзен караңгылатып. Хәзер заманасы да мәзәкләнеп китте...
Тәлгыя апа. берөзлексез сөйләнә-сөйләнә. ишеккә юнәлде. Әнүзә аны озата чыкты. Ул яңадан әйләнеп кергәндә кунак тагын бер рюмка бушатып куйган иде Әнүзә аны. Тәлгыя апага әйткән «авылдаш кына» дигән сүзне ишеткәч, әллә яшь чагындагы кызу канлылыгы белән чәчрәп чыгармы, дип уйлаган иде. Ялгышкан икән Кунак дәшмәде. Эченә йотты Күрәсең, ни уйлаганының барысын да әйтеп бетермәскә, уй- хисләрен гышка чыгармаска өйрәнгән. Дөресрәге, дөнья өйрәткән, ахрысы
Телевизор карадылар. Илюзия әнисе белән дә. коридорга чыгып күршедәге бала-чага белән дә мәш килде. Кич җитте
Мин чыгып керим әле, диде кунак
Үзең күрерсең, урамда сул якта
Әнүзә диванны төшерде, урын җәйде. Берникадәр вакыттан кунак әйләнеп керде.
Әнә урып, ятарсың. Иртүк торасы бит.
Әйе. Авырайдым да. Үзегез кая ятасыз9 Идәнгәмени9 Юк Без күршеләргә керәбез.
Кунак аптырап китте.
Ничек? Монда сез ятыгыз, ә мин идәнгә. Не привыкать.
Юк. диде Әнүзә кискен генә һәм кызына дәшге. Әйдә, кызым. Кунакка хуш, хуш әйт
Әнүзә ике бүлмә аша гына яшәүче Тәлгыя апага кереп кунды Иртүк торып кунакны уятты. чәй хәстәрләде. Аны коридорга озага чыккач, кулына сумка тоттырды.
Мә, моны әниләргә бирерсең Бераз күчтәнәч Сәлам әйтерсең.
Ярый, әйтермен.
Хуш. исән бул.
Кунак баскыч ran төшеп кипе Әнүзә бүлмәсенә керде Тәрәзә каршына басты Менә ишек шапылдаганы ишетелде: кунак урам якка чыкты. ахры Әйе. әнә китеп бара. Бер кулында Әнүзә биргән сумка, икенчесе саргылтрагы салынып төшкән, селкенми диярлек Өстендә Әнүзә кичә кидерткән зәңгәр төстәге спорт костюмы, аягында аксыл кроссовка Өстән караганда башының пеләше дә беленә икән Аркасы да бөкрерәк сыман күренде Әйе. нужаны нык татыган җилкәләр баскандыр Кулын да өздерде. Юкса, бик жәллисе, күңел җылың биреп юатасы, якыны игеп кызганасы, абый, әле син бик олы яшьтә түгел, исән-сау котылып чыксаң, гаилә корып җибәрерсең Кызлар карамаса. берәр гол хатынга керсәң лә ярый, диясе килә Әнүзә үзе үк табышыр иде Ә юк бит, әй гергә тел әйләнми, сөйләшергә сүз юк Авылда, әти-әниләре 8.ку.ти “3
янына кайткач, агай-эне арасында, көндәлек мәшәкать белән сизелмәгән ялгызлык кинәт Әнүзәне буып алгандай итте. Бугазына төер тыгылды. Ире белән торганда да ялгыз иде бит ул. Ире башта көнләшеп нахакка рәнҗетте, аннары үзе ачыктан-ачык йөри башлады һәм шулай ничә ел мыскыл итеп яшәде... Уртак нәрсә — бала гына булган, һаман ялгыз, ялгыз «Их абый, абый, бәләкәй чакта ничек ярата идем бит мин сине!.. Җилкәңә мендереп, муеныңа атландырып та уйный идең, кулымнан күтәреп әйләндерә идең, чана шуганда күрсәң, тартып йөгерә идең... Их, азмыни андый гамьсез, бәхетле мизгелләр безнең хәтердә! Нишләп синең күңелендә безгә, миңа карата бер җылы хис тә калмады. Төрмәнең шыксыз тормышы бөтен кешелегеңне изеп-сытып бетерде мени? Андагы тормыш сиңа шулкадәр якынмыни соң? Беренче тапкыр котылып чыккач. салган баштан, и төрмәм, дип елагансың бит. Бәген яшьлегеңне шунда үткәреп, хайван хәленә калдыңмыни?! Үз сеңлеңә азгын күз белән карап утыргач ..»
Абыйсы һаман ерагая, ерагая.. Әнә балалар бакчасы турына җитте, биш катлы йортны да узды һәм борылышта югалды. Тагын югалды. Бөтенләйгәме? Кайтырмы ул безнең арага?
Төнлә яуган яңгырдан җир өсте генә түгел, Әнүзә бүлмәсенең тәрәзәләре дә парланып-суланып тора. Юк, бу тәрәзә түгел, Әнүзәнең күзләрен әкрен-әкрен дым каплый икән...
Әнүзә диван янына килеп тезләнде дә, әле абыйсының җылысы да суынып бетмәгән мендәргә капланып, тыела алмыйча, үкси-үкси елый башлады. Үз-үзен белештермичә сөйләнә иде ул: «Абыем җаным, туганым минем Без бит бер ата-ана балалары, бер карында үскән кешеләр... Абыем җаным, кайт безгә кире.. Кайт... Безнең тормышка кайт син... Мин сиңа кабат беркайчан да, авылдаш кына, димәм. Сиңа яратып, үз итеп, якын туганым итеп. Абыем! диярмен. Абыем минем.. Кайт кына... Безнең тормышка кайт кына... Абыем...»
Гыйнвар, 1995.