Логотип Казан Утлары
Роман

АВГУСТ АЕ

Бүген Казансу буена төшеп, көне буена арка кыздырып ятарга ниятләгән Ханбал. тиз-тиз генә иртәнге чәен эчәргә дә. чыгып китәргә уйлады. Ул арада чәйнеге пар бөркергә тотынды. Йомырка тәбәсе дә пешеп чыкты. Аны калын телем итеп киселгән икмәгенә ягып, егет чәйгә утырды һәм радиосын кабызды. Аннан әллә ни игътибарга лаек булмаган көй тапшыралар иде. Ханбал аңа да артык әһәмият бирмәде, сүндерергә дип үрелде, әмма җитешә алмады, кың-гырау шалтырады. Барып ачса, Федор абый калтыранып басып тора иде. Кулында бер бит кәгазе дә дер-дер килә, бабай әйтәсе сүзен белдерә алмый газаплана.
— Исәнмесез. Федя абый! Ни булды?
— Ми-минем Марфам авырып китте. Кичә кич ишек төбенә төшеп утырдым, кире керсәм, яткан. Авырый башлаган... Аргандыр дип уйладым. Ә ул—авырган. Бүген әйтә, үлемем килә, балаларымны чакырт, ди. Ә мин аңа, иртәрәк әле, туйганчы яшәмәдек, дим. Ә ул: «Аллабыз изге Христосны ачуландырма!—ди.— Гомергә миңа каршы булдың, инде хәзер киреләнмә!»—ди. Ә мин: «Ничек сине ялгызың калдырыйм, бәхилләшми китсәң, үземне гафу итмәм!»—дидем. «Юк,—ди,— балаларымны күрмичә китмим әле, аларны сагындым, әйтәсе сүзләрем дә бар. Берәр кешене булса да җибәр!»—ди. Кеше сүзен кем аңлый да, кем тыңлый инде хәзер, йә? Ә Марфам әйтә, сине җибәр, ди. Белә бит ул, тыңларсың дип уйлый... «Бар, шуннан үтен!»—ди. Менә мин сңңа төштем әле. Телеграмма сугарга иде, адреслары да кулымда!
Ханбал аптырап китте. Үз гомерендә күп булса биш-алты тапкыр күренеп калган әллә нинди ят әби аңа ышансын инде, тыңламыйча да ярамас!
— Хәзер... Андый эшне без хәзер!
Аягындагы^чүәген җиңел кроссовкага алмаштырды да, ишеген бер йозакка гына бикләп, адреслар күчереп язылган кәгазьне түш кесәсенә тыкты.
— Менә акча, түләргә кирәк булыр!
Ахыры. Башы 10 нчы санда.
Федор абыйсы калтыранып-калтыранып акча янчыгын ачарга маташканда Ханбал:
— Миндә бар, борчылмагыз! Барысын да эшләрмен, тынычланыгыз! Кайтып әйтермен! диде.
— Рәхмәт ирешсен, сәламәтлек бирсен. . Дай бог!..*
Аның «бог» дигәненнән Ханбалның арка тамырлары чымырдап куйды. Ул әле Аллаһы тәгалә белән бог икесе дә бер нәрсә икәнлеген белми иде. бәлки аларнын, урысларның, аллалары Иисус Христос дип йөри иде. Үлем хәбәрен, берәрсенең вафатын ишетсә, әллә нинди уйлар били башлый инде адәм баласын!
Беренче телеграммасын Ханбал Санкт-Петербург каласына. Константин Зайцев исеменә сукты, икенчесен Яр Чаллы шәһәренә, Регина Эмирова исеменә җибәрде Икесенә дә бертөрле текст төзеде:
«Әниегез кинәт авырып китү сәбәпле тиз арада килеп җитегез! Күршегез Ханбал».
Телеграммаларны кабул итеп утыручы кыз. язылганны укып чыккач, бер егеткә, бер өстәленә карап-карап куйды Нәрсә сорарга теләгәнлеген аңлатып, Ханбал белдерергә ашыкты:
— Ул әби карты белән ялгызы гына тора, хәле бик авыр, үләргә дә мөмкин...
— Сәлам, Натали?
Ханбал артка чигенергә мәҗбүр иде. Гәүдәгә таш кыя төсле, тупас егет аны кулы белән генә читкә этәрде, алай да үз урынын бирергә теләмичә, аңа күкрәк белән килмөкче иде. теге терсәген генә куйды
— Олак әле, мужик. . Күрмисеңме, кешеләр сөйләшә монда!
Арты белән килеп, Ханбал кемнедер таптап китә язды. Аяк астына эләккән бер әби чинап җибәрде. Кайчан килеп баскандыр. Бер дә кеше- кара юк төсле иде.
— Натали, бүген көн ничек булды? Мин барысын да беләм. Ханура. ахмак...
Кыз башын түбән иде, бигенә кызыллык йөгерде. Әмма Ташкыя бер дә сүздән туктала торган кеше түгел икән Аны һаман изә һәм кимсетә торды.
Ярар инде, теләсә ни сөйләмә, кеше алдында, дип үтенде кыз
Ташкыя йөзен җимереп кенә Ханбаллар ягына карап алды, сез монда нишләп торасыз әле, сызыгыз, дигән төсле күзләре белән сөзеп үтте. Натали ягына борылды һәм. эчкә чумарга әзер булган шикелле, бөтен тәрәзәне каплап, сүзен дәвам ипе Авызындагы чәер-сагызы һәм калын- тупас тавышы аның нәрсә әйткәннәрен йомып кала сыман иде
Минем белән буласыңмы, шунда сөйләмәм. Натали. Күптән сине телим. Миңа эләксәң, кешегә бирмим Мине беләсең
Кызга, ризалык биреп, аннан котылырга гына, югыйсә, юк. теләми иде. ахрысы
Ул кәгазьләр актарган кебек кыланып карады, сүзне икенчегә борырга маташгы. әмма берсе дә барып чыкмады Ташкыя аңа оятсыз рәвештә карап торуын дәвам итте һәм таләбен кабатлады. Кыз баш тартты
— Ах, син. пад... Натали! Яңа гына кызып киткән Ташкыя. үз максатына ирешү өчен кабат тавышын йомшартыр!а ашыкты Натали! Ә миндә бер әйбер бар. Ханурада оныткансың! Кызыл чәчәкле. Беләсеңме?
Кыз. тирә-ягындагы кешеләрдән шикләнеп, уңга-сулга карады Ханбал. аларның сүзләренә колак салмаган кеше шикелле, залга күз текәде. Кирәкләре бар иде
Нигә коелып төштең? Күрсәтергәме? Анда көне дә язылган'
Ташкыя кәефле генә елмайган хәлдә кесәсеннән пакетка төрелгән әйбер сөйрәп чыгарды, аннан нәрсәдер алырга теләдеме, сорап куйды
1 Алла кушсын!
— Күрсәтимме?.. „
Нагали дигәне агарды-күгәрде. Әмма ул беркая да бара алмый иде. Хәзер Ташкыя аның йомшак җиргә кия торган киемен тартып чыгарачак, хатын-кызның итәген күтәреп караган чирканчык үсмер кебек, авыз ерачак, хәтта селкеп тә күрсәтәчәк иде.
Үтенеп сорыйм, кирәкми... Берүк... _
Куркынган кызның тагын да өнен алырлык итеп ыржайды Ташкыя, әмма хатын-кыз трусигын селкеп күрсәтергә базмады, таләбен алга чыгарды:
Минеке булсаң, бу төргәк — синеке! Юкса, исем китми, халык алдында...
Натали җавап бирергә ашыкты:
— Мин—риза..
Менә монысы—акыллы! Бүген үк! Килеп алам!—Ташкыя ничек килеп керсә, шулай чыгып китте. Тәкъдиренә буйсынган кыз ачу белән Ханбалга карады. Телеграммасына акча сорады. Алыш-биреш беткәч, егет, аның кәефен күтәрү өчен генә:
Рәхмәт. Наташа!—диде. Кыз күзләрен шардай ачты.
- Сез мине кайдан беләсез?
Ханбал көлеп кенә куйды.
- Беләм инде, бер шәһәрдә яшибез бит!
Туташ карап калды, егет чыгып китте. Юлда: «Беркатлы нәрсәкәй!»— дип кыздан көлеп тә алды.
Федор абый Ханбалны эчкә узарга чакырып карады. Әмма егетнең бер дә теләге юк иде. Әлеге дә баягы фикере аны монда тоткарланудан саклады көннәр яхшы вакытта сыртны кояшта кыздырып калырга кирәк!
Туктап тор, акчасын бирим! Күпме?
Күпме лә түгел, Федор абый, мондый вакытта да үзара ярдәмләш- мәсәк, кешеме без?
Федор абзый, нәрсә әйтергә дә белмичә, аптырабрак калды. Ханбал үз фатирына ашыкты. Эчеп бетермәгән чәен чәйләргә дә комлыкка төшәргә кирәк ана.
Радиодан астрологик хәбәрләр тапшыра иделәр. Ханбал үзенекен көтеп алды. Серле очрашулардан сак булырга киңәш иттеләр аның йолдызлыгындагыларга. «Федор абый белән очрашу хакында сүз баргандыр», дип нәтиҗә дә чыгарып куйды егет.
һе-е. дөрес сукалыйлар болар! Акчалар очты. Хәерлегә булсын. Үзләренә дә акчалары юктыр инде Бу үзгәрешләрнең пенсионерлар өчен бер дә файдасы булмады шул. Ни гомер буе үлемтеккә сакланган акчалары юкка китте, уйлап та бирмиләр мескеннәрне...
«Ул шулай үзалдына сөйләнеп куйды. Кайнап чыккан чәен эчәргә кереште. Бу юлысы беркем дә борчылмас инде!
Ишектә тагын кыңгырау чыңлады. Өзек-өзек ике тапкыр чәрелдәп куйгач. Ханбал шунда ук Федорны исенә төшерде: «Әллә Марфа түтәй өзелеп тә киткән микән?»
Барып ишекне ачты. Аптырап китте. Аның каршысында кичә танышып. кич буе сөйләшеп йөргән Альбина басЫп тора иде. Егет нәрсә әйтергә дә белмәде. «Эчкә дәшәргәме соң моны?»— дип уйлап алды һәм ишекне киңрәк ачты:
Ба-а. керегез, Альбина ханым! Минем монда торганымны кайдан белдегез? Рәхим итегез!
Альбина эчкә узды. Ул кичәге төсле юка җәйге плащтан түгел иде. Бфәк кебек сыланып торган нәзек күлмәгеннән, калын чәчләреннән ан- кыган затлы хушбуй исе тиз арада бүлмәләргә таралырга өлгерде. Бу диварлар эчендә мөгаен беренче тапкыр анкыгандыр мондый шифалы чәчәк исләре.
'— Исәнмесез!
Исәнмесез, исәнмесез, Альбина ханым, узыгыз. Менә өстәл янына, чәйгә рәхим итегез, әле генә кайнап чыкты!.
Алар кухняга уздылар. Өстәлдә кабарлык бернәрсә дә юк иде. Альбина көлеп җибәрде. Кулындагы пакетны Ханбалга тоттырды, үзе тәрәзә янына арт белән килеп басты:
Болар сезгә, күчтәнәч! Чәй янына яхшы булыр! Җимешләрне юып тормасагыз да була, әгәр дә мина ышансагыз инде, мин аларны әзерләп үк килдем...
Егет нишләргә дә белмичә, оялып кына пакетны ачып карады. Өркен- гән кебек булды. Юк. ул мондый нигъмәтләрне кабул итә алмый, гомерендә дә күрмәгән, татып карамаган, ат бәясе тора торган ризыклар түгелме соң болар!
— Нигә туктап калдыгыз? Алыгыз, ал! Үзегез өстәл янына чакырдыгыз. ә үзегез сыйларга да теләмисез!
— Ни бит...
_ — Берни дә түгел, үз күчтәнәчен ашаган кунак бәхетле вә хөрмәтле була, дип әйтә торган иде безнең әти!
— Алай дисез икән, бик яхшы. Чыннан да, әйдәгез әле, үз күчтәнәчләрегез белән үзегезне сыйлыйм!
Ханбал өстәлгә төрле-төрле җимешләр чыгарып, тимер табакка тезде. Торт куйды, камыр ризыклары, шоколадлар һәм бер шешә Шампан шәрабе Күчтәнәчләре өстәлгә менеп утыруга, егет Альбинаның колына әверелде дә калды. Хәзер инде үзе Ханбал белән идарә итәргә тиеш һәм шулай эшләгәндә генә аларның мәҗлесләре күңелле үтәчәк! Моны ханым акылы вә күңеле белән аңлап алды.
— Утырышыйк. Шәрабне. кирәк дисәгез, ачсагыз да була!
Егет үзен-үзе белештермичә аңа буйсынды.
Шампан шәрабе шартлап ачылды, әмма күбекләре идәнгә түгелмәде. Затлы әйбер гиз генә бозыламыни. Пыяла фужерларда вак һава бөртекләре кайнады. Танышу хөрмәтенә күтәрелгән беренче йотымнан кыз туктап калса да. егет ахырына кадәр эчеп тә бетерде, артыннан җимеш тә кабып җибәрде Шунда рәхмәтле йөзе белән балкып Альбинага күз салды.
— Нигә эчмәдегез?.. Ә, шоколадны ачмаганмын икән!.
Ханым елмаеп куйды. Ханбал шоколадларның берсе артыннан икенчесен кәгазьләреннән чыгарып. Альбина алдына тезде..
Рәхим итегез, ханым-әфәндем! Үз күчтәнәчегез белән.. Этегез кайда соң?
Егет як-ягына каранып алды. Үзен болай тотышы сәер һәм кызык иде. Ханым елмая бирде
Нигә алып кермәдегез? Урамда калдымы әллә?
Юк, өйдә. Аның эше йорт саклау!
һәм сезне
Егет үзенең телгә оста икәнлеген, акыллы баш булуын бер бокал шәраб күтәрүгә күрсәтә дә башлады. Мондый беркатлылар Альбинага ошамый иде. Әмма бу юлысы аңа кызык тоелды. Егет тагын шәраб койды
Нигә эчмисез, әдлә нәрсәсе юк бит!
Әллә нәрсәсе булмаса да, шәраб томаны егетнең акылын адаштырырга җигә калды Аннан күзләре пыялаланды, теле ачылып китте. Әмма тиз үзен кулга алырга өлгерде Альбина да аның айный баруын тойды һәм шикләнгән җиреннән сөенеп куйды «Бер алкаш икән бу, дип уйлаган идем, кыланган гына икән!» Егетне тәмам үз хәленә кайтып җитәр дин куркыпмы, аңа икенче фужерын күгәрергә тәкъдим итте:
Монысын фатирыгызның бәхетле килен күрүе өчен эчик'
Юк-юк. дип каршы төште Ханбал. сезнең кебек күркәм хатынның монда хуҗабикә булып килүе өчен!
Альбинага аның бу сүзе дә ошады. Ә нигә? Кызыклы фикер1 Җаны теләгән елан ите ашаган Ә бәлки? Гомер буе карт ир белән тормас бит инде. Андыен күрде, хәзер яшькә барса да була. Әгәр дә шаяртмаса!
— Сез кызык кеше икәнсез! Әмма фикерегез заманча!
«Уйлап карарга булыр!»—дип тә өстәмәкче иде дә, вакытында тыелып калды. Болай да Ханбал ярты өркегән инде. Ханым, беразга тынып утыргач, сүзен борып җибәрде:
— Нәрсә өчен эчәбез була әле? Сезнең өйләнүегез өченме?
— Юк-юк,— дип тагын каршы төште егет.— Сезнең өчен эчәбез! Йор-тыбызны үзеге'знең якты йөзләрегез белән нурландырган өчен! Күтәрдек!..
Ханым килеште Фужерлар зеңләде. Пыяла тавышы тонык кына аваз белән: «Әйдәгез!» дидеме, әллә ул сүзне Альбина әйттеме, Ханбал моңа игътибар бирмәде.
Бу юлысы ханым беренче булып фужерны авызына якын китерде, яртысына кадәр эчте. Аның артыннан калышмаган егет су йоткан кебек бушатып та куйды. Авызына тагын җимеш капты.
— Сез нигә бетермисез инде, бигрәк тәмле бит! Эчегез, эч, шампан шәрабеннән берни булмый!
— Эчәм-эчәм, шикләнмәгез!
Альбина ахырына кадәр күтәрмәкче иде, әмма аз-азлап кына капкалап эчәргә күнеккәнлеге сәбәпле, булдыра алмады. Тынып калган мәҗлестәшләрнең уйларын бүлеп, радио сөйли башлады, соңгы хәбәрләр иде. Ханбал, урыныннан кубып, аны бөтенләй сүндереп куйды.
— Бер авыз сүз әйтәләр дә реклама тутыралар...
— Бүген бик яхшы көй тапшырдылар, тыңламадыгызмы?—Альбина, шушы сүзләрен Ханбалга җиткерүгә, иртәнге якта шул музыка астында кичергән хисләрен исенә төшереп, дулкынланып куйды. Аныңча, егет тә шундый ук тойгылар кичергән кебек иде. Әмма ялгышты. Ханбал исә кызның нәрсә хакында әйткәнлеген бөтенләй аңламады. Бераз утыргач, Альбина урыныннан кузгалды да:
— Әйдәгез, фатирыгызны күрик! Нинди яхшы шалаш икән бу?—дип егетнең кузгалуын да көтмәстән, залга үтте. Аның артыннан җитешкән Ханбал ханымның шаярткандай яңа гына әйтеп узган сүзләрен күтәреп алды:
— Гади шалаш кына түгел! Җәннәттәге шалаш бит бу! Высоцкий җырын хәтерлисезме?
Әллә җырлап та җибәрмәкче иде үзе тагын, әмма бу өлкәдә сәләтенең чамалы икәнлеген тиз исенә төшереп, тукталып калды. Ә ханым, киресенчә, аның ул сүзләреннән ләззәт табып, моңлы һәм күркәм тавышы белән:
— «Я согласен на рай в шалаше...»—дип көйләп тә җибәрде.
— һу-у, сезнең тавышыгыз моңлы икән!..—дигән сүзләрен Ханбал әйтмичә кала калмады. Ә ханым аны тагын да алдый бирде, ымсындырыпмы җибәрергә теләде:
— Тавышым гына түге-е-ел...
— Йөзегез дә, чәчләрегез дә, башка җирләрегез дә...
Алдан килгән ханым кинәт кенә борылды. Алар күзгә-күз очраштылар. Икесенекенә дә ут төшә башлаган иде инде. Ханым, мондый очракта иренең йөргән вакытларында ничек кыланганлыкларын белгән кеше буларак, егетнең күзләрендәге очкынын тәненә дә йөгертерлек рәвештә әйтеп куйды:
— Сезнең дә... Сез дә бик чибәр кеше, Ханбал!
Көтелмәгән сүз үз эшен эшләде. Мескен егетнең колагыннан үтеп, баш миендә дә туктап тормастан, йөрәгенә барып кадалды. Алар, гүяки, аның сөйгән яры тарафыннан әйтелгәннәр дә үзен мәңгегә бәхетле иткәннәр!
— Син дә...
Син дә!..
Ханым һәм егет бер-берсеннән калышмадылар Икесенен дә намус вә сафлыктан башка югалтырлык нәрсәләре юк иде. Булса да башларына кереп карамады Иреннәренең бер-берсенә күрсәткән назы тән теләгенә әверелде Әмма егет үзен вакытында тыеп калырга өлгерде, читкәрәк борылды. Аның көтмәгәндә кисәк кенә суынуы Альбинаны чыгырыннан чыгарса да. ханым акыллы иде. үз эшен белеп башкарды, ярым пышылдаган тавыш белән Ханбалны сихерләргә тотынды:
— Сез нишләдегез, җан кисәгем? Сез нишләдегез'*..
Егет җиңелде. Хатын-кызлар белән шаяруның нәрсә икәнлеген дә төгәл төшенмәгән, дөресрәге, гөнаһы бар дип белгән Ханбал акланырга тотынды:
Гафу итегез, мин беләм, сез намуслы кеше... Әллә ничек кенә шулай килеп чыкты инде
Юк. эшне Альбина башлады, ул буйсындырды егетне. Әгәр дә үзеннән көтсәң, дөнья ахырына кадәр дә җөрьәт итә алмас иде. Аның шулай йөзен читкә борып, оялып кына акланулары ханымның сихер тырнагына яхшы ук кабуын дәлилли иделәр. Хәзер әңгәмә башкачарак юнәлеш алса яхшырак. Егет, чыннан да. бу өлкәдә тулы мокыт икән, димәк Альбина үзе аны җитәкләргә тиеш, җәтмәсенә эләктереп кенә калмыйча, йөрәк итен кыздырып ашарга, ни эшләгәнен дә төшенмәс дәрәҗәгә җиткерергә!..
һәм шулай булды да.
14
_—, анбал хатын-кыз белән мөнәсәбәттә үтә дә сак кеше иде. Шул сәбәпле бүгенге көненә кадәр өйләнә дә алмады. Аны дуслары теге яки бу кыз белән таныштырып карадылар, әмма егетебез бер дә сер бирмәде. Сөйләштереп тә. ярәштереп тә аптырагач, аны бу мәсьәләдә борчудан туктадылар. Элегрәк, фатирсыз вакытында
Нинди өйләнү, ди. ул! Торырга җирең дә булмасын, тулай торакта бәхетле гаилә төзеп, рәхәтләндереп яшәү мөмкинме соң! дип кырт киссә, инде бу яктан тормышын көйләп җибәргәч, артыгы белән сайлана башлады. Теге кызның монысы ошамады, ул матурның бу җиренә күңеле төшмәде һәм: «Болар минем үземне түгел, фатирымны күзлиләр!»- дигән нәтиҗә чыгарып, буйдак калуны өстенрәк күрә килде Нинди генә саран һәм ахмак булмасын, үзенә лаеклы кешенең кайчан да бер очраячагына өмет итеп, һәркемнән шәхсән өстен тотты
Бергә эшләгән иптәшләреннән читләшеп, аларның барысын да үзенә берәр таныш кызларын i агарга маташудан гаепләп, бу мәсьәләдә активлык күрсәтмәгән Хәниф белән генә әшнәлектә иде. Мөгаен аның хатыныннан еш-еш зарланулары. Ханбалны өйләнмәве аркасында бәхетле дип әйтүләре, хатын-кызга кызыгып күз салмаулары икесен берләштергәндер. Шуның белән алар бүтән ирләрдән нык аерылып торалар. Башкалар, мөмкин икән, күзләре төшкән ханым яки кыз аршннан дөньяларын онытып, бозау кСб&к йөрергә әзерләр һәм бу өлкәдә шактый күп уңышларга ирешеп, ахырда янгалый да иделәр. Әмма барыбер, мең тапкырлар тәүбә итсәләр дә, тавыш-гауга басылуга, тагын берәрсенә мәхәббәт богауларын әзерләп, йәтмә үрергә тотыналар, адашалар, рисвай булалар Башкача яшәүне күз алларына да китерә алмаганлыклары аркасында Ханбал аларга көлеп карый, тик сиздерергә җөрьәг HI ми. юкса үзен җир белән тигезләп китәрләр иде. син үзең булдыра алмыйсың, шунлыктан кешедән көнләшәсең, ким икәнеңне сизенәсең, диячәкләрен белмимени ул? Хәнифнең башка кыз-кыркынга күз салмавы хатынының усаллыгы аркасында гына икәнлеген Ханбал белми, ә Хәниф, киресенчә. Ханбалнык әйләнмәү сәбәбен саранлыктан дип күзалламый, ниндидер
бер җитешсезлек белән бәйледер дигән фикердә тора. Шунлыктан, бүлек-ләрендә берәр бәйрәм оештырылып, хезмәттәшләре шактый кыза башлауга, болар икесе дә, гөнаһтан сакланган диндарлар төсле, өстәлне ташлап таю ягын карыйлар. Икенче көнне кичә булган гаҗәп хәлләр бүлмәдән-бүлмәгә тел ярдәмендә күченеп йөри башлый, анысы моннан көлә, монысы — аннан! Ханбал белән Хәнифкә генә тиюче кеше юк. Алар — тыныч, әмма белмиләр һәм төшенмиләр, өлкәннәр боларны аңлый алмый, яшьләр — чүпкә саный. Арада усалрак теллеләр: «Әнә, зәңгәрләр!»—дип үзләреннән көлә. Әмма Хәниф моны үз адресына кабул итми, Ханбал зәңгәрлектә гаепләнерлеге булмагач, игътибарсыз гына уздыра. Аны күпләр күңелсез һәм коры шәхес дип белә, әмма хакыйкатьтә Ханбалның эче тулы сагышлы сер икәнлеген күз алларына да китерә алмыйлар.
Адәм балалары, бер-берсенә бәя биргәндә кемнең күңелендә нәрсә бар икәнлеген белмәүләре аркасында, бик тирән ялгышлар ясыйлар. Ахырда үзләренең ничек ялгышканлыкларын күрсәтә, әмма моның белән килешергә теләмиләр. Ахмак дип уйланган кешенең акыллы икәнлеге, наданның галим булуы вакытлар үтү белән ачыклангач, алдан күрүчән- лек сыйфатыннан никадәр мәхрүм яшәгәннәрен кабул итәргә теләмиләр, үз-үзләренә үпкәлисе урында, вакытында ялгыш бәя биргән бәндәне теләсә ничек хурларга тотыналар. Тормыш һәркемнән өстен, заман бар нәрсәне хәл кылучы! Алар туктый һәм туктала белми. Яралардан коткаралар, хәтерне сафландыралар. Әмма аларның бары тик бер нәрсә — адәм баласының күңеленә генә хуҗа була алганнары юк. Ул кузгалды исә, тормыш та, заман да туктала, вакыт артка таба йөгерергә тотына. Күңеле китек кеше тормыш, заман тәэсиреннән тулысынча азат! Мөгаен, шуның өчендер андый кешеләр озын гомерле була. Ханбал да шундый бәндәләр хисабыннан, ахрысы.
— Ханбал, син минем яшьлегем төсле!—Альбина егетнең бит очыннан үпте, анысы иреннәрен сузды, әмма кыз инде арыган, назларга- назланырга артык теләге юк иде, чалкан ятты.— Еракта калган яшьлегем син минем!
«Сәер,—дип уйлады егет,— юкса мин дә нәкъ шул сүзне әйтергә теләгән идем бит. Үпкәләрме-юкмы, дигән булып, кыенсынып маташтым. Аның да шушындый, миңа охшаш егете булды микәнни? Кызык инде бу дөнья! Кабатланырга һәм кабатларга ярата. Ул бит, Альбина, нәкъ Регинаның үзенә охшаган. Калын чәчләре дә, бит очындагы миңе дә, хәтта исе дә! Оятсыз да кеше инде мин, исләренә кадәр хәтеремдә калдырганмын! Охшаш шул алар бер-берсенә, бик охшаш! Әйтәм аны кичә яныннан китә алмадым!»
Ханбалның күңеле кузгалды, серле сагышы менә хәзер бүселеп китәр дә йөзенә чыгар...
— Регина!
— Кем-кем?..
Альбина, сәерсенеп, егеткә карады: «Син инде бу исемне бишенче тапкырыңмы әйтәсең, оныттыңмы әллә? Мин бит Регина түгел!»—димәкче иде дә. артык күпертмәскә ниятләде. Әмма егет, шәрә тәненә тышсыз кызыл юрганын тарта-тарта, сорауга җавап бирергә тотынды:
— Сиңа бик тә охшаган кыз... Дөресрәге, кыз иде, хәзер инде хатындыр. Яр тапкандыр!
— Кызык! Шул кыз аркасында буйдак калдыңмы?
Бер башланган сүзне инде өзеп ташлау мөмкин түгел иде. Альбинага, хатын-кыз буларак, чит кешенең күңел түрендәге сере, әлбәттә, кызыклы, бик кызык иде. Кемнең серенә керәсең, аның күңеленә үтәсең, колың ясыйсың, кимендә дусты сыйфатында йөрисең. Моңа кадәр андый кеше Альбинага кирәк түгел иде, ә хәзер ул мохтаҗлык татый. Сер бүлешер, яшерен очрашуларга дәшәр, эчендәген тышына чыгарып салыр, кадерләр вә хөрмәтләр иптәш кирәк аңа. Ул чит, моңа чаклы күренмәгән, яшьлеге
төсле җылы һәм ягымлы кеше булырга тиеш Әмма тулысымча үзенә генә калдырырга теләмичә, иреннән көнләшмәүче, аннан аерырга омтылмаучы. башка хатыннарга күз салып, итәк артыннан кумаучы, ягъни бар барлыгы белән үзенә генә, Альбинага гына гомерен багышлаган ир өсгенә ир, дөресрәге, бер дә өйләнмәгән чибәр егет кирәк аңа. Ә Ханбал- ның барлык сыйфатлары нәкъ менә шушы таләпкә туры килә: буе да, төс-бигкә матурлыгы да, дәрвишлеге дә, башкасы да! һәм тиздән ул аннан «Хөсрәү вә Ширин»дәге дивана Фарһадне ясап куячак! Ул бу эшкә тотынды инде, хәзергә бар да уңышлы бара.
— Ә син ул кызны, Регинаны, дим, ярата идеңме сон?
— Ничек дип әйтим,— Ханбал шунда Альбинаны кимсетермен дип уйлап куярга өлгерде.- Бәлки!
— Юк, син дөресен әйт! Миңа хакыйкать кирәк Ялган болай да дөнья тулы. Безнең арада бары тик дөреслек кенә булырга тиеш! Аңлыйсыңмы, матурым!
Егетнең җәһәт кенә качып китәргә маташуын ханым яратмады. Сүз артының дилбегәсен үз кулына алып, аны яңадан дөрес юлга юнәлтеп җибәрергә тырышты. Әмма Ханбал тәртә арасыннан чыгарга өлгергән иде инде, аны кабат кертү кыенрак булачак Нигә кыен, дияргә Җае Альбинаның үз кулында бит! Хисләрендә саташтырырга да күңелен генә кузгатырга кирәк!
— Матурым минем!
Альбина егетнең муены буйлап кулын чәч араларына кадәр назлап кына шудырды, икенче ягыннан кайнар иренен тидерде. Ханбалнын бөтен тәне буйлап калтырау йөгерде, аяк бармакларында да эсселек тойды Әмма ул әле ирлек эшенә әзер түгел иде
— Матурым минем! Ну-ну-ну-ну' Иркәлим әле үзенне бер!
Егет ханымны үбеп алды. Моны эшләү кирәк булмаган икән. Тәне буйлап йөгергән татлы рәхәтлек шул мизгелдә үк сүнде. Ул яңадан чалкан ятты. Тамагы ачкан кебек тоелды Өстәлдә калган татлы җимешләр исенә төште.
— Ни булды?
Альбина, сәерсенеп, үпкән җиреннән башын күтәрде. Калын чәчләре Ханбалнын күкрәгенә ишелеп төште. Бу рәхәтлекнең дә кадерен белмичә, егет китәргә талпынды.
— Мин хәзер!
— Юк, җибәрмим! Мин ягуар, хәзер сине ашыйм! Ха-ам-ам!
Киң күкрәкләре һәм озын тырнаклы куллары, беләкләре белән Альбина аны басып торса да, «ашыйм» дигән сүзе тагын да аппетитын кузгатып. Ханбал күтәрелергә ашыкты Ханым аның тезләренә кадәр иркәли-иркәли шуып 1өште һәм үпкәләгән төс чыгарды:
И-и-и-и!..
Мин хәзер, айн момент! Сюрприз!
Альбина бераз ятты һәм күлмәгенә сузылды: «Батты бу!» Киенергә генә әзерләнеп горып басуына, Ханбал килеп тә керде. Кулына поднос тоткан, аның өсгенә күчтәнәчкә китерелгән һәртөрле тәгамнәрне, шампан шәрабен тезгән.
Рәхим итегез, кадерле ханым-солтаным!
— Ой-й-й!
Кияргә җыенган күлмәген аяк астына ташлап, Альбина урын өстенә чүгәләде, егет. Кырым ханшаларына хезмәт иткән евнухлар гөсле тезләнеп диярлек аның каршысына подносны китереп куйды һәм үзе дә менеп, каршы яктан чүгәләп утырды:
Мәҗлес дәвам итә!
Аның бу кадәр сөенеп кычкыруы иш янына куш кына иде
Әгәр дә үзе алып килмәгән булса, егетнен төшенә дә керәсе түгел сары якут төсле, үтә күренмәле диярлек татлы йөземне өзеп, ханым бармак очларында сак кына аны Ханбалнын иреннәренә якын китерде
2 »к у.мп 17
— Минем кулдан кап әле, матурым... _
Егет авызындагысын чәйнәми генә йотып, ханым тәкъдим иткән йөзем җимешен капты. Әмма, бармакларын да тешли күрмим дигәндәй, мөмкин кадәр саклык күрсәтергә тырышты. ~
Ахмак түгел икәнлеген дәлилләр өчен үзе дә тәлгәштән бер йөземне өзеп, бармак очында гына ханымга таба сузды. Әмма Альбина кабып җибәрергә ашыкмады. Теле белән егетнең бармак очларын иркәләде- кытыклады, иреннәре белән үпте-шаяртты. Бу хәлдән Ханбалның тәне буйлап тагын кан йөгерде, ирлеге үзен сиздереп куйды һәм, онытып, җимешне төшереп җибәрде. Альбина рәхәтләнеп көлде. Әмма бу көлү егегне үртәмәде, бәлки күңеленә наз булып ягылды. Ул тагын кулына йөзем җимеше алды. Өзде, ханымга таба китерә башлады, Альбина элеккечә авызын сузып якынлашты. Шунда Ханбал ялт кына җимешне үз тешләре арасына ыргытты да.
Алдадым! дип көлде.
Ханымга аның бу кыланышы ошады. «Уйнарга бу да өйрәнеп килә!»— дип уйлады. Болай үткен булса, Ханбалдан бер дигән затлы сөяркә чыгачак иде Альбина аны менә шулай акырын-акырын үзенә ияләштерер, өйрәтер, айнырга бер дә ирек бирмәс, саташтырыр, адаштырыр. Аңа тел бистәсе түгел, менә шундый йомшакта, хәйләкәр дә сөяркә кирәк. Тик усал ниятле генә булмасын. Үзенең кем икәнлеген, онытмасын. Бәхетенә сөенеп кенә яшәсен һәм Альбинаның үзен дә яшәтсен Юк, ханымга байлык та, акча да кирәк түгел. Аларның һәммәсе дә анда бар. Ире туендырып тора. Әмма җан рәхәте, тән сихәте өчен аңа Ханбал кирәк. Ул аның хакында беркемгә дә әйтмәс, сере итеп саклар һәм кайвакыт, бик зарыктырмыйча гына, күчтәнәчләрен төяп, шушы «куышка» качып килер. Бу фатирны куыш эчендәге җәннәт ясар. Ханбалны Фәрһад-дивана хәленә төшереп, күзен һәм күңелен буар! Ә ул бирешер! Күренеп тора: беркатлы бит! Теләсәң, өстенә чиләкләр элеп су ташы, теләсәң каршында тезләнгән кол яса, теләсәң, үп-коч. Ул — синеке һәм бары тик синеке генә булырга тиеш. Башкаларның аңа күз салырга, мәхәббәтләрен аңлатырга, аны кочакларга хаклары юк!
Бу уйлары белән генә түгел, инде ничә еллар эшсез, тыныч һәм мул тормышта яшәве аркасында Альбина чын мәгънәсендә эгоистка әверелеп беткән иде. Аның шулай бозыла башлавын күреп, ире хафага да төш- кәләде. Бу кадәр үк үзен генә яратуы, гел дә башкаларны түбәнсетеп, шәхесен һаман саен өстен куюлары аның ачуын китергәннән китерә барды Шушы бөтен акылларын җуйдырыр хәләткә җиткергән Альбинасы, кайвакыт күзенә албасты кебек күренә башлап, кая кереп качарга да белмәс дәрәҗәләргә җиткәләде. Алга таба да болайга китсә, гаиләләре өстенә һәлакәт ишеләчәк иде. Әмма ул белә: Альбинасыз тора алмаячак. Аның кем кулынадыр калуын, бөтенләйгә аерылып китүен күз алдына да китерә алмый! Шуның өченмени карьерасыннан баш тартты, шуның өченмени балаларын ташлады. Юк, Альбинаны алыштырырлык бүтән һичкемне үз гомерендә башка тапмаячак ул. Бу чал кергән чәчләр, кесә тулы акча, таныш-белеш, бизнес һәм коммерция — барсы да Альбинасы аркасында гына һәм аның өчен генә. Бүген ул аны ташлап китсә, иртәгә Геннадий сузылып ятып үләчәк! Альбина аның тормышы да, бәхете дә, җан шатлыгы да! Тик менә үз-үзен яратуы белән үтерә. Ничекләр генә шул гадәтләреннән аерырга аны? ’
Бу хакта азмы баш ватты Вәлишин. Әмма тиз генә җавабын таба алмады. Балалары да юк шул ичмасам, һәм менә беренче тапкыр ул элекке хаталары өчен үкейеп куйды. Әмма соң иде инде. Врачлар аңа ярдәм итә алмаячакларын белдерделәр. Зөфәр Зарипович янына барырга киңәш иттеләр. Әмма Геннадий моны ук эшли алмый иде. Теге вакытта булган сөйләшүне исенә төшерәчәк һәм куып ук чыгармаса да. берәр төрле сүз әйтеп ташлаячак. Белә ул бу картның кем икәнлеген! Үлемсез татар ул, үлемсез! Үз туксаны туксан булган кеше яшь туксанын да үтеп китә әле, күреп торырсыз!
Геннадийның борчылуларына көтмәгәндә җавап табылды. Ул моңа сөенеп бетә алмады, мең рәхмәтләр укыды Кешедән сорап, адәм аңлатып бирә белмәгән, китаплар актарып, алардан таба алмаган, хәтерен яңартып, аннан бер мисалга очрамаган чишелешне ана бер хыялый бәндә китереп алдына салды. Башта Вәлишин аның сүзләренә артык игътибар бирмәде. Бүгенге көндә кем генә байдан ярдәм сорап килми дә, теге яки бу эшкә спонсор булырга үтенми. Мескен артистлардан алып хәтта танылган язучыларга кадәр һәммәсе. Академиклары да килә әле. Геннадий аларга аз-маз акча биргәли ансы, ялына белеп ялынсалар Ә бу хыялыйга шунда ук тоттырып чыгарырдай булды
Мин сезгә «Кызыклы очрашулар клубы» ачарга тәкъдим итәр идем,— диде ул бәндә. Элекке Париж, Лондон, Санкт-Петербургта булганча. Анда, әйтик, гел хатыннар гына, яки эшмәкәр ирләр генә. Бернинди шәрә сөйрәлчекләргә урын юк. Тыныч, иркен, күпме телисең, шулкадәр сый-хөрмәт, музыка һәм. иң кызыгы Чәчләре күптән инде коелып, җилкә турында гына калган зур авызлы бу хыялыйның кечкенә күзләре очкынланып китте. Иң кызыгы шунда, аңлыйсызмы, очрашу, кызыклы очрашу! Астрологлар белән, астрономнар белән, яхшы шагыйрьләр, җырчылар, ягъни иҗат кешеләре белән дә, галимнәр белән дә, чит ил кунаклары белән дә! Яхшы җиһазландырылган иркен бар яки ресторан булса, бигрәк тә әйбәт Чит илдән килгән эшмәкәрләрне шундый урынга бер тапкыр алып керсәң, кызыклы очрашу үткәрсәң, аларның сиңа ягъни сезгә, ышанычы да арта, хөрмәт белән дә карый башлый, һәм иң кызыгы шунда! Хыялыйның тагын күзләре очкынлана, якасын рәтли, такыр башын сыпыра. Иң кызыгы шунда, бу клубның җитәкчесе, ягъни президенты өендә тик ятып арыган, кешеләр белән аралашырга теләгән, иркен тормышлы берәр чибәр ханым булырга тиеш! Әйе-әйе! Ярдәм генә булсын! Акча, акча! . - Хыялый бармакларына сыпыра, ул да түгел, уң кулын йодрыклап, такыр башына шакылдата, һәм кызыклы фикерләр, самое главное кызыклы фикерләр һәм акча, башкасы инде табылыр
Бу сүзләр Геннадийның акылын томалап алды, иртәгә шушы мәсьәлә буенча очрашуга сөйләшенеп, хыялыйны ишек төбенә кадәр озатып куйды. Ә теге һаман сөйләнде дә сөйләнде, гик Вәлишин аны ишетми иде инде.
Ирнең көткән нәтиҗәләре, чыннан да, сөендерерлек иде Шушы клубның президенты булып эшкә чумгач, Альбинасы яхшы якка үзгәрде, үз-үзен генә яратуы кимеп, башкаларга хөрмәге артты Әле бу шәхес, әле икенчесе белән очрашалар Өстәлләр түләүле, кеше дөнья, бигрәк тә Альбинаның үзе кебек эшсез ханымнар аның клубы әгъзалары. Бу изге эшкә акчаны берсенең дә ире кызганмый Барсы да күз алдында, нишлиләр икән дип кайгырасы да юк!
Әмма хатынының үз-үзен яратуы вакытлыча гына басылып торганлыгын Вәлишин аңламый калды. «Чир китә, гадәт китми!» - диләр түгелме соң? Альбина мин-минлек хисен еракка яшерде, аны күрсәтмәс булды, тулысынча түгел, азрак та аерылмады. Әмма үз-үзен тотышын яхшыртты Ул хәзер лаеклы һәркем каршында шәхесен түбәнчелекле итеп алардан җиңел генә, күңелләренә тимичә өстен чыга белә, артыгы белән кычкырып торган киемнәрдән саклана, гади затлы әйберләргә генә күңел сала. Элек бармагы саен алтын-көмеш кисә, теләсә нинди кыйммәтле нәрсәләр тагып бетерсә, хәзер боларның барсыннан да азат калып, гадирәк, күзгә ташланмыйчарак йөрергә тырыша Болар барсы да ирен сөендерә иде, билгеле.
Бәхетенә, тормыштан барысын да җиңел генә алырга күнеккән ханым, егетнең ихлас күңелдән бирелгәнен тойды, аның тыгыз атлет тәненә мәхәббәте төшеп, үзенеке генә итәргә уйлады Аңа бу ният тормышка ашар кебек иде. Ул ялгышмаска тиеш иде Шушы рәвешле уйнатып, мөмкин кадәр алдап, һәрнәрсәне онытырлык дәрәҗәгә җиткереп торса.
әлбәттә. Ханбал бары тик аныкы гына булачак, бүтән берәү дә ана кирәк булмаячак.
Ханымның эчкә яшерелгән эгоизмы шушы рәвешле калкып чыкты һәм егетне үзенеке генә итеп күрергә, аннан дивана Фәрһад ясарга юл ачты. Әмма бу гади мин-минлек хисе генә түгел, бәлки бер күрүдә яратып өлгергән күңеленең таләбе белән дә бергә тернәкләнгән җан вә тән сагышына әверелгән омтылышлар иде. Ханбал. сихерләнгән төсле, кем кулына һәм ничек килеп капканын төшенерлек дәрәҗәдә түгел иде Моңа кадәр сакланып килгән сафлыгы, искәрмәстән төшеп киткән пыяла савыт төсле, челпәрәмә ватылды. Нинди изге әйберне дә мизгел эчендә югалтырга мөмкин шул. Бу—язмыштыр инде!
15
. льбина подносны кулына күтәрде. Назлы итеп кенә Ханбалга /V карап куйды, егетнең акылы башыннан чыгып очуы, нәрсә теләгән
не дә аңлашмый торуы сәбәпле, ханым:
— Читкәрәк алып куярга иде. - дип белдерде.
— Менә монда, яныбызга гына, урындыкка.—дип егет кабалана- кабалана подносны чак төшереп җибәрмәде. Альбинага аның шулай бимазалануы тагын көлке булып тоелды, юри кыланган төсле боргала- нып-сыргаланып:
— Утыр каршыма!—диде.
Ханбал баш-аяк буйсынды, ханымның каршысына килеп тезләнде. Хәзер ул үбәргә һәм кочарга тиеш иде булса кирәк. Әмма Альбина бер йөзем өзеп капты һәм аны тел очына утыртып, егеткә таба якынайды. Ханбал да. эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алган төсле, аңа таба елышты, авызын ачты. Ханым: «Алай түгел!»—дигән төсле башын чайкарга, үртәргә теләде, әмма йөзем җимеше аның теле артына кире кереп китте һәм ул аны йотарга мәҗбүр булды.
— Юк. алай түгел!—диде ул бераздан.— Алай түгел лә инде! Телең белән ал!
Ничек инде?—Егет аптырап китте.
— Берничек тә түгел! Менә шулай...
— Юк булмый!
Ханым, үпкәләгән төсле ирен турсайтып, назланып куйды һәм:
— Әйдә инде, шулай күңелле бит ул!—дип Ханбалга тагын да якынрак елышып, җилкә очларына сыпырынып үтте. - Курыкма!
— Булдыра алмамын дип куркам!..
И-и. куркак куян!
Ханым чагын авызына җимеш өзеп капты, тел очына утыртты һәм егеткә таба үрелде, күзләрен йомгандай итте. Ханбал. аның таләбенә буйсынып, шулай ук телен сузды, тыннарына тыннары кушылды. Альбинадан менә хәзер йөземне алырмын да канәгатьләндерермен теләген дип уйлаган иде дә. көтелмәгән хәл аның тәненә яңадан җылы йөгертте. Мәхәббәт уенының барлык тәмен татып яшәргә күнеккән ханым тел очындагы йөземен теш арасына кысты, аннан татлы җимеш суы агып чыкты, телләре телләренә кушылганда, ул ширбәт Альбинадан Ханбалга күчте. Егет болай ук буласын өмет итмәгән иде. Тел очына тигән татлы йөзем суты аның тамак төбен рәхәтләндерде. Йоткылыгы тартты һәм ул, түзеп тора алмыйча, телен артка җибәрде, аның белән бергә ханымның ирәннәре дә суырылып керде, ул арада элеккеге хәленә кайтырга көйләнгән теле ханымның авыз куышлыгына үтеп керде. Тыела алмыйча Ханбал Альбинаны суырып-суырып үбә башлады. Җаны урыныннан кузгалды. тәне теләк кайнарлыгы белән ханымны үзенә буйсындырды Акыл-ларын мәхәббәт сөреме тәмам каплап китеп, алар онытылып-онытылып
маташтылар. Әгәр дә шунда кемдер ишектә кыңгырау бирмәгән булса, бу рәхәтлекләре белән чиксезлеккә килеп ирешерләр кебек иде. Чылтырау тагын кабатланды.
Икесе дә сагаеп калдылар. Әмма Альбина егетне өстеннән кузгатмады, биленнән тоткан килеш
— Ачкычы бармы аның?—дип сорады.
Юк! һичкемгә ачкычымны биргәнем юк!
Әллә берәрсен көтә идеңме?
Юк. миңа кем килсен!
Ул вакытта бер дә борчылырлык нәрсә юк!
Бераз суына төшкән егетнең күкрәкләрен үбешә-үбешә йомшарып беткән иреннәре белән үбәргә тотынды. Ханбал. әсәрләнеп, үз-үзен белештерми ыңгырашты, кайнар сулышы ханымның чәч толымнарына кереп буталды, муеннарыннан, маңгай һәм күзләреннән үпте Альбинага да рәхәт, ул да назланып ыңгырашкандай итә иде
Кыңгырау өзек-өзек кенә ике тавыш белән тагын кабатланды. Егет шикләнеп, ханымнан аерылырга тартылды, сагаеп калды Альбинаның моңа ачуы килсә дә, аны биленнән тотып торган хәлендә кала бирде.
Ни булды? Бу вакыт аралыгы ханымны суытты. Әмма баш миен каплаган рәхәтлек томаны таралып өлгермәде —Ташла син аларны! Син өйдә юк! Син минем белән! Син бары тик минеке генә һәм һичкемгә кирәгең юк! дип егетне үгетләде.
Алар лагын мәхәббәт рәхәтенә чумдылар, әмма элеккеге кайнарлыклары китеп, тәннәре суына башлаган иде инде. Шулай да егет үз эшендә булды, мышнарга-ухылдарга ук тотынды, ханым аны ашыкмаска өндәп, тыярга тырышты, көтелгән ярсу килеп чыкмады
Бәген тәмен бетерделәр! дип зарланды ул.
Чылтырау тагын кабатланды. Бу юлысы өч тапкыр рәттән бирделәр. Бу хәл Альбинаның чыгырдан чыга язуына җитә калды Егетне дә ачуланып ташламакчы иде. вакытында тыела белде Юкса бар теләкләре дә үзе белән калып, планнары челпәрәмә киләчәк иде
Хәзер чыгам да баскычтан очырам үзен!
Ханбал көлеп җибәрде:
- Синме?
Ә нигә? Йөрмәсеннәр вакытлы-вакытсыз!
Альбинаның бу сүзләреннән егет курка калды: «Булыр да! Моңа эләксәң!» Шулай дип уйлады уйлавын, әмма ханымның усаллыгы аны аннан ерагайтасы урынга, киресенчә тагын да якынайтты гына, моңа кадәр үзен якларга әзер торган бер кешене дә очратмаган Ханбал инде канат астына кергәнлеген тоеп сөенә идеме, әллә назлы сүзләрдән соң усалын ишетү дә яраганлыгын тойгангамы, авызы ерылды
Кызу икәнсез!
Шушы сүзеннән соң аның авыр һәм озын гәүдәсе ханымның кочат ына тагын да ньпрак елышты, ул үзен бала сыман тоя башлады. Ә чынлыкта аларның яшь аермалары бары тик җиде ел гына иде
Бер дә кызу түгел! Сине алып китәрләр генә дип курыкiым! Җанкисәгем минем! Мин сине беркемгә дә бирмим! Хәтта урлап алып китсәләр дә. артыннан барып табам, тартып алам! Белеп тор! Син бары тик минеке генә булырга тиеш
Ханым кузгалып, өстснә халат киде дә:
Кара әле. синеке миңа нәкъ таман икән! дип көлеп, ванна бүлмәсенә таба юнәлде. Әмма Ханбалның буй-буй халаты аның артыннан идәнгә сөйрәлеп бара иде
Аның китүеннән файдаланып. Ханбал гиз генә ишек янына килде, «күздән» кем барлыгын карады Әмма анда, әллә Альбинаның сүзен ишетеп, әллә көгә-көтә зарыгып та ишек ачучы күренмәгәч, киткәннәр, һичкем юк иде. «Кем булыр бу?» Килеп тәрәзәдән тышка текәлде: «Китеп бармый микән берәрсе?» Анда да беркем дә күренмәде.
Ул арада ванна бүлмәсеннән чыккан Альбина ханым анын аркасына килеп асылынды, буе буйлап үпте, иркәләде, шунда үзе дә иркәләнде.
— Әллә нәрсә булды әле минем белән, тәмам гашыйк иттең!— дип сәйләнде.— Яратам мин сине, матурым, бик тә ярата башладым!..
Аның сүзенә егет шундый ук жавап бирергә тиеш иде. Әмма ул әйтми калды. Аңа бүгенге бу рәхәтлекләр артыгы белән җиткән, һәртөрле мавыгудан арыган, тәнендә һәм җанында борчылу тоя башлаган иде. Ханым гына һаман да үзенең эшендә булды. Егетнең жавап бирмәвенә үпкәсен белдереп, иреннәрен турсайтты:
— Ну-ү! Әйт инде берәр сүз!..
Ханбал шунда ханымны җилкәләреннән кочып, урындыкка утырды һәм аны алдына алды. Күңелен биләгән Альбинаны үпкәләтәсе килмәде. Гәүдәсе авыраеп калганын тойса да, ханымның калын чәчләре арасына борыны керүгә, җаны тагын җиңелрәк тоя башлады.
— Мин дә сине бер күрүдә яраттым! Дөресрәге, мин сине электән үк беләм төсле!
— Ә ничек итеп яраттың?
Альбина, рәхмәт йөзеннән, аның маңгаеннан үбеп алды. Битенә битен куйды. Иреннәреннән наз өзде.
— Ничек итеп яраттың, сөйлә инде!
— Белмим, әмма яраттым инде... Беренче тапкыр гашыйк булгандагы кебек! Хәтта менә бүгенгедәй очрашуыбыз, шулай итеп якынлашуыбыз тәтемәгән булса да, мин барыбер яратачак идем бит!
— Нәрсә, кирәк түгел идеме әллә?
— Белмим! Болай ук якынаеп киткәч, кире кагу мәгънәсез!
— Бәхетеңнеме?
Ханым үзен Ханбал өчен күктән төшкән бәхет итеп сизә, егеткә дә аның шулай икәнлеген аңлатып калырга тели иде. Белеп торсын, бүтән кабатланмаска да мөмкин бит!
— Әгәр дә мин башка килмәсәм, шуның белән онытсам?
Ханбалга авыр булып китте. Чыннан да, теләсә, ханым аңа һичкайчан килмәячәк. Сагынсаң да, эзләп таба алмаячаксың, егет. Мондый бәхет хактан да гомергә бер генә тапкыр иңәргә мөмкин, кадерен белеп кал- масаң, кабатланмаячак!
— Ә мин сине барыбер эзләп табар идем! Беләм мин монда гына яшәгәнегезне. Айзик та мине якын итеп калды! Су буена төшәм дә утырам һәм сез килеп чыгачаксыз. Этең бик ярата бит анда йөрергә, шулаймы? Ә-ә-ә...—Ханбал бүгенгә нинди планнары булганлыгын исенә төшерде, сәгатенә карап алды.— Соң икән инде, өч тулып килә, юкса Казан суы буена төшәрмен дигән идем! Әнә, син ком гарәбе кебек кызынгансың, ә мин — ап-ак!
— һәм үтә күренмәле!
Альбина көлеп җибәрде һәм, дөрес әйтә микән, дигәндәй, Ханбалның диварга элеп куелган кул сәгатен үзенәрәк тартып, вакытны карады.
— Туктаган түгелме соң бу?
— Ул туктый белми, иртән генә борып куйдым!
Ханбал иске, кыршылып беткән сәгате белән мактанып алды. Әмма Альбина аңа ышанырга теләмәде, як-ягына каранып, бүтән өстәлдә авып яткан «будильникмка игътибар итмәде.
— Монда башкасы юк мыни?
Юк. бусы—йөри торган, бердән берем! Әмма иң ышанычлы! Иртән мине көтеп ала, ашыктырып чәй эчертә, эшкә үзем белән бара, үзем белән кайта һәм менә шушы урынына менеп кунаклый, әтәч төсле ул! Шунлыктан вакытны беркайчан да ялгышмый, гомеренә бер мәртәбә төзәтелгәне юк. теләге дә беленми. Аныкы түгел, иясенеке!
Альбина, күңеленә бу сүзләрне хуш алып, тагын көлеп алды. Әмма егет шикләнеп калды.
— Нәрсә, әллә ялганлый дип беләсеңме?
Балалыгы тышына чыкты. Утыз яшен тутырып та һаман сабый кебек беркатлы булсын инде! Елап та җибәрә күрмәсен тагын. Була ул андый эш диваналардан. «Моннан чын-чынлап дивана Фәрһад чыга!»— дип уйлап куйды Альбина һәм егетне тынычландырырга ашыкты
— Юк-юк, алай димим! Бары тик күңелле булып кына китте! Кызык итеп сөйлисең бит!
— Ә-ә. алай дисәң генә инде!
Аларның сөйләшер нәрсәләре беткәнлеге сизелә башлады. Альбина яңа тема эзләп газапланмады, кабат вакыт турында сорады да кабаланып сикереп торды:
— Аһ, мин нишләп утырам әле! Кайтырга кирәк бит! Эшләрем дөнья кадәр җыелган!..
Бу аның сыналган гадәте иде. Хәзер ханым артыннан Ханбал ташланырга, тагын да калуын үтенергә тиеш. Ә Альбинаны өендә бернинди эш тә көтми һәм, гомумән. «Кызыклы очрашу клубы»ннан тыш. ул күптән инде бер нәрсә белән дә шөгыльләнми, көч түкми. Керләрен дә килеп алалар, китереп куялар. Ашны да сирәк пешерә, өйдә чагында ире табак-савытларын үзе юа. хәтта ашарга да әзерләштергәли әле! Эшләсен, ул бит Альбина каршында ант сулары эчте, аны гөлбакча эчендә генә, бернинди мохтаҗлык күрсәтмичә яшәтәчәкмен, дип белдерде, һич авырлыклар күрмәссең, диде! Чыннан да, әйткән сүзендә торды. Зур ике катлы йорты, яхшы ак мунчасы, бакчасы бар дачалары өегенә. шәһәр квартирлары уңайлыгына да карамастан, янә бер җирдә кирпечтән өч катлы итеп, саунасы, гаражы, хуҗалык келәтләре булган коттедж төзеген маташа. Альбинаның барып та караганы юк Өлгерер әле!
Альбина өмет игеә дә. Ханбал аның артыннан килмәде. Өстенә киенергә тотынды. Ә ханым исә ашыкмады. Егетнең иске халатын урындык башында калдырды һәм анда-монда таралып яткан киемнәрен берә- мләп-берәмләп җыя башлады. Менә хәзер ул киенә инде. Тәрәзәгә карап, ашыкмыйча гына! Ә артыннан Ханбал карап торырга тиеш Күрсен, болар барсы да аның күзләре өчен дә яратылган Ханым шулай тели! Кырык яшенә карамастан, үзенең егерме яшьлек кызлар кебек нәфис һәм күзләрне кыздырырлык сыны бар бит аның! Күрсен! Кадерен белсен! Ул киенсен, ашыкмыйча гына!» Нигә килми инде’ дип көтмәгәндә уйлап куйды ул. бозау икән бу. өйрәтергә, күп нәрсәләргә өйрәтергә икән әле үзен!» Әмма Альбина андый фикергә ашыгыбрак килгән иде. Көтмәгәндә артыннан кочып алган егеттән өркеп үк кит те. тәне буйлап җылы калтырау йөгерде. Ханбал аның колак читеннән үбеп куйды
- Уф, дип хәл алды ханым, котымны чыгардың бит! Җаным очты, дип торам!
Артыгын әйтмәде Ана үлеп рәхәт иде. «Кара әле моны, диде ул үзалдына, гинтәк-тинтәк. дисәң дә, хикмәт икән әле бу! Чыннан да. гашыйк булырга өлгерде! Суытмаска кирәк хисләрен, суытмаска, һай диванам минем!» Егетнең иреннәрен эзләп табып, аларны суырып үпте, кулына җыйган киемнәре аяк астына төште. Ханбалдан аркасына күлмәген салдыра башлады, әмма алар аның беләкләрендә бүәлеп калдылар. Изүләре арасыннан күкрәгенә, аннан куенына үтте. Әмма егет чишенмәде, күзләрен йомган хәлендә һаман ниләрдер пышылдады, аларның бер сүзен генә аңлап калды ханым. Ретина! Кем соң ул Ретина’ Нитә аның хакында сөйләргә теләми? «Хәзер утлы табага утыртам мин аны!» — дип уйлап куйды Альбина һәм кинәт кенә Ханбалны этеп җибәрде дә тавыш күтәрде:
- һаман да мине теләсә кем исеме белән атыйсың! Нинди Регина ди мин! Кем ул?
Көтелмәгән бу хәлдән нәрсә әйгертә дә белмичә, егет аптырап калды Аның каршысында. чыннан да, Рет ина басып торадыр төсле тоела. Күр. охшамат аннармыни ’ Чәчләре шулай калын аның да. борыны һәм күзләре иякләре дә Буйга гына бераз калкурак, яки тәбәнәгрәк булса инде
Ә күзләре? Юк-юк, күзләренең төсләрендә аермалыклар бар кебек. Әмма карашлары, карау рәвешләре бер үк төрле. Әйе-әйе, нәкъ менә шул яктан алар икесе дә бер кеше төсле! «Әллә сөйләргә инде? Бу кадәр сорагач та әйтмәсән. үпкәләр тагын». Егет шушы рәвешле уйланып торган арада ханым киенеп тә бетте диярлек.
— Матурым...
— Әү. жан рәхәтем...
Альбина шушы рәвешле җавап бирүгә, Ханбал башларга җыенган сүзен онытып, ана таба якынлашты. Алар тагын бер-берсен сагынган ярлар кебек кочаклаштылар. Болай булса, алар көнне генә түгел, төнне дә үткәреп җибәрәселәр иде. Ә Альбинага, чыннан да, өенә кайтырга кирәк' һәм кичекмәстән. Ире килеп кергәндә, каршысына барып басмаса, бетте башы, бүген кичкә кайтам, дигән иде бит! «Ашыгырга кирәк!»— дип кабатландырды ул үзен, әмма егетнен тыела алмыйча, кабат-кабат килеп ябышулары аны тоткарланырга мәҗбүр итә, бәйләгән җирен чишелдерә иде.
— Ярар инде, жан рәхәтем...
Альбинаның шушы назлы сүзе Ханбалны әсәрләндергәннән әсәрләндерә бирде. Онытылып кочты, әмма ханым аңа игътибар юнәтмичә, киенү ягын карады, ә үзе тыныч кына сөйли барды:
— Тагын очрашырбыз әле! Бүген белән генә көн бетмәгән!..
— Ә мин сине җибәрмим!
— Нишләтерсең?
Альбина ана исе китмәгән көчле кеше кебек итеп карап куйды. Егет тә төшеп калганнардан түгел иде.
Ханым көлеп җибәргәч. Ханбал да аңа кушылды һәм җавабын кат- кат кабатлады:
— Ишекне биклим дә куям!..
Үз балалыгы үзенә дә кызык кебек тоела иде шул. Альбина, көлеп туйганнан соң:
— Алдан ук белдереп куярга телим. Бу көннәрдә бер нәрсә дә план-лаштырма. Атнакич, сәгать кичке алтыларга кереп алырмын үзеңне,— диде. Мин сине бер кызыклы җиргә алып барырмын. Костюмың бармы? Бик яхшы, киеп куй! Юк, дөресрәге, аста, подъезд төбендә көт, ярыймы?
— Нигә?
Ханбал бер нәрсә дә аңламый иде. Әмма ханым тиз арада план корырга өлгерде: «Шаккаттырыйм әле барсын да!» «Минем фәләнем бар, минем төгән сөяркәм!»—дип мактанган булалар, ә мин аларга дивана Фәрһадны китереп күрсәтәм! Этем артымнан ничек калышмыйча йөрсә, моны да шундый дәрәҗәгә төшерергә кирәк! Иремә дә алдан әйтеп кую хәерле! Табармын әле нәрсә әйтергә! Кайтып җитмәде микән?» Ханым ялт кына кулына алтын сәгатен такты, карады һәм хәйран калды, кычкырып диярлек җибәрде:
— һай бишенче ярты тулып килә бит инде, синең сәгатеңә ышансаң! Өстән-астан ике таш өстә үзенә,—дип әйтеп тә салды. Ишек янына җитүгә Исеңдәме?—дигән соравын кабатлады. Атнакич сәгать алтыда подъездың төбендә көтәсең!
- Нигә? ’
— Сюрприз!..—дип кыланып кына шунда бармагы белән сәерсенгән егетнең борын очын сыйпап узды, җиңеллек белән генә ачкычны борып, Ханбалның иреннәреннән суырып үпте дә юк та булды Ничек кинәт кенә килеп керсә, шулай ук көтмәгәндә чыгып та китте. Ханбал исәренгән хәлендә аның үбеп кочуыннан соң ишеккә маңгае белән килеп бәрелде һәм моңсуланып калды.
Кичке кояш нурларының кылларын чирткән төсле, кадак үкчәләре белән асфальт юлга тек-тек басып киткән чибәр ханымның ерагая барган аяк тавышларын колаклары белән генә түгел, күңеле белән дә гойды,
ишетте егет. Ул тәрәзәгә килеп җиткәндә. Альбина инде ераклашкан иде. Тиз-тиз атлап, гүяки, очынып-очынып бара иде. нәкъ унсигез яшьлек кыз, диярсең!
Альбина, өенә кайтып керүгә, иренә нәрсә әйтергә икәнен белә иде Клуб эшләре белән булдым, аннан соң кибетләр карап йөрдем, дияр Ачуланмас, сагынып кайта бит ул. хатынын күрүгә, дөньяларын оныта Аяк асларындагы тузан хәленә төшәргә әзер
Әмма фатирда Айзиктан башка җан иясе юк иде. Ханымның моңа бераз ачуы да чыкты кайтам, дип аптыраткан була, иркенләп йөрергә дә ирек бирмәде бит үзенә! Юри шулай алдый ул!
Вак-төяк эшләрен бетереп, душта юынып алгач. Альбина үз бүлмәсенә керен, урын өстенә җәелеп ятты. Бүген кичергән күңелле һәм рәхәт халәте җанына һаман да тынычланып җитәргә ирек бирми, акылын бутый, канат ландыра иде. Юк. тормышы күңелсез түгел аның, киресенчә, кәефле вакыйгалардан тора Менә тагын төрләндереп җибәрде Моңа кадәр Геннадий белән генә һәвәсләнгән, картая төшкәч, әллә бер-берсенә өйрәнеп җитүләре, әллә инде башка сәбәпләр аркасында онытылып беткән мәхәббәт уеннарын да яңартып җибәргәч, бөтенләй яшәреп киткән төсле хис итте үзен. Бигрәк тә яшь егет, дөресрәге, яшь ир белән булуы аңа ун елын җиңел генә чигереп ташларга ярдәм иле.
Көзге көннәргә тартым кояш нуры каршы як йортның тәрәзәләрендә уйный иде. Чагылып-чагылып киткән күзләренә ирексезләп яшь килгәч. Альбина елап та алды. Әмма хәсрәт йотып түгел, бәлки барсының да шулай җае белән матур гына барганлыгына сөенеп!
Аңа рәхәт иде Бүгенге көндә ул тормыштан табарга мөмкин булган барлык бәхетләрне дә үзенә җыя аллы. Иртәгә аңа тагын да күбрәк кирәк булачак. Әмма ашыкмаска һәм кабаланмаска тиеш «Бирим дисә колына. чыгарып куяр юлына!» дип уйлап, Ханбал белән язмышын очратканы өчен Аллаһы тәгаләгә мең рәхмәтләрен укыды. Кемгә-кемгә, әмма аңа ышана иде ул.
Кичә кичтән укырга керешеп, йокыга киткәнлеге сәбәпле онытылган теге кулъязманы исенә төшерде. Таралмас өчен тегелгән-төпләнгән папканы ачты. Тагын бер мәртәбә кыйссаның исеменә игътибар ипе. «Мөхәммәт пәйгамбәр һәм сөеклесе Хәдичәнең мәхәббәте, яки олуг гыйшык серләре» мавык 1ыргыч аталыш Онытылып укыган иде түгелме соң? Яхшы әсәр кебек тоелган иде. Иренә ул нәрсәгә кирәк булды икән1’
Укылган битләрен караштырырга тотынды. Юк. ике генә сәхифәсен узган икән Ә калган? Төне буе укып чыккан төсле иле бит Димәк саташылган Төш күрелгән. Шунда аның хәтеренә кылт итеп төше керде Ире дә янгын чыгуы хакында әйткән иде Анысы яхшыга, ә үзенеке? Ничек иле әле? Имеш, аларның бер бүлмәләре кызыл, икенчесе яшел, өченчесе - зәңгәр. Келәмнәре, челтәрләре, җиһазлары, хәтта идәннәре дә шундый ук төсләрдә. Аларны карап кемдер йөри «Бу җәннәт эче түгелме9» дип сорый Әллә Мөхәммәт пәйгамбәр инде, кызым, дип дәшкән төсле. Мәрхүм әтисе дә түгел бугай.. Әллә шулмы9 Нигә бу бүлмәләр буталган әле9 Берсенең идәне яшел, диварлары кызыл, җиһазлары зәңгәр, пәрдәләре сары Аларда бит сары төс бөтенләй дә юк иде бугай Альбина яхшы белә, сары сагыш төсе, дип хәтта андый мебель-җиһазлар да алдырмады иренә Кайдан болай’ Залга үтә. анда ла шундый ук төсләр. Ә иренекенә керә алмый, бикле Гомер булмаганны Беркайчан да ябып йөргәне юк иде. Хәтта фатирлары ишеген дә. һәрвакыт Альбина үзе аның артыннан бикләп кала иде Ни хәл бу? Ә Хаибалга монда ни калган? Ни дип дәшә ул? Үзе көлә, тагын кайгыга бата Ире кайтты бугай ишектә кыңгырау тавышы Ә ул телефон булып чыкты Иртән Геннадий шалтыратып борчымаган булса, төшен Альбина онытмый иде инде Менә хәзер. Ходайның рәхмәте, исенә төште бит Юрарта иде үзен Ханым һәр күртәнен тәртипкә сала-сала, аңлатмаларын эзли башлады һәм соңыннан бер генә нәтиҗәгә
килә алды: «Бу төш — мәхәббәт төше! Ханбал белән икесе арасында булачак һәм инде булган мәхәббәт хакында бит!» Шушы фикере аны тынычландырды, борчылулардан азат итте һәм ул әлеге дә баягы кулъязманы ачып, укырга кереште...
16
льбина, кыйссаны укып чыккач, бераз аңлаша алмый торды. Болай күңелсез бетәргә тиеш түгел иде төсле ич. Алга таба актарды. Анда тагын да берничә хикәя бирелеп, алар тузга язмаган ахмак көлке әсәрләр кирәксез сүз боткаларыннан гына гыйбарәт иде. Кулъязманы өстәл читендә калдыргач, кабат урынына кереп ятты. Тик, ни хикмәт, күзләренә йокы кермәде. Кайтып-кайтып уйлана бирде. Ерак гарәп илендә моннан мең дүрт йөз еллар элек булган вакыйгалар, ничек кенә иске кебек тоелмасыннар, бүгенге дөнья төсле ачык һәм аңлаешлы хакыйкать иде. Ул вакытта бәндәләр нинди уй-хисләр кичерсә^ бүген дә шулай. Яратасын икән, яратасың инде, ояты да онытыла, гайбәтен дә колак ишетми башлый. Аның Геннадий белән мәхәббәте нәкъ шул рәвештә түгел идеме соң? Юк, кызганыч, әмма түгел иде. Вәлишин аны алдау ярдәмендә яулап алды, күңел түрендә әле генә кабынырга әзер мәхәббәт учагының яна башлаганын көтеп тә тормады. Башка берәү җитешер дип курыктымы? Акларлыгы юк! Мөхәммәт пәйгамбәр төсде изге хисләр эчендә җитлекмәде аның сөю-мәхәббәт омтылышлары. Бабасы Сабир Габделбәрович дөрес әйткән икән. Килде бит ул Алабугага, кызы белән киявенең тормышлары бозыла башлауга, килеп җитте, эзләп тапты, хәтта чиг телләр кафедрасында укытучылык эшен алып барган Альбинаны, кудыртам, дип тә куркытты.
Ул.—диде. Вәлишинне хурлап,— карьера сөя торган кеше, бары матур әйберләргә генә кызыга, тәмле ашарга ярата. Сез тиң һәм пар түгел. Бәхет таба алмаячаксыз. Кеше сөягеннән төзелгән йортта яшәү мөмкин булмаган төсле, гаилә җимереп, тормыш кору мөмкин түгел, һәрвакыт шушылай яшь-чибәр калырмын дип уйлыйсыңмы? Үтә һәм сүнә алар барысы да. Күреп торырсың, ташлап китәчәк!..
— Мин аны яратам, дип әйткәнем бармы соң?—диде Альбина, бу комсыз күзле картлачка. Ул хәзер һичнәрсәдән куркып тормый, батыр иде. Югалтыр нәрсәсе дә юк:—Нигә миңа килдегез? Үзенә сөйләгез. Курыкмыйча әйтегез, мине тынычлыкта калдырсын!
Сабир Габделбәрович бик риза иде. Ул гына да түгел. Альбинаның үзен куркусыз һәм иркен тотуыннан файдаланып, инде картлыктан калтырана башлаган кулларын әле биленә, әле аркасына сузды. Тоткалап та маташты. Моны күрә торып, кыз юри игътибар итмәгәндәй кыланды. Картлач, мескен. нәрсәГә килгәнлеген дә онытып, аңа ябырылырга әзер иде. Тагын да бераз котыртса, ул тәмам Альбинаның аяк асларына ятып, табаннарын яларга әзер иде. Теле сөйләгәнен колагы ишетмәс дәрәҗәгә болай да җиткән иде.
— Син, кызым, артыгы белән гүзәлсең. Безнең чорда синең кебекләр юк иде шул. Кайларда тудың да, кайсы суларда юынып үстең!
Альбина ни якка атласа, диванга утырган картлачның кулы шунда таба үрелә, яннарына китереп кунаклатырдай була иде. Әмма начар да кеше булып чыкты. Киявенә кайтып, бик яман итеп сөйләде.
Икенче көнне Геннадий үзе килеп җитте. Кыз. әлбәттә, барсын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, хәтта нәрсә әйткәнлекләрен дә сүзгә сүз кабатлады. Вәлишингә җитә калды, тәгәри-тәгәри көлде.
Ну. картлач, үз башыңа гына йөргәнсең икән, минем белән көч сынашып кара хәзер! дип куанды һәм бу килүендә ашыгып китеп бармады, ә рәт тән өч көн яшәде. Машинасын кайтарып җибәрде Иртән лекцияләрен-дәресләрен үткәрергә киткән Альбинаны көтеп-көтеп алды
һәм гаиләсе белән араны тәмам өзәчәген белдерде Әмма кыз моңа сөенмәде. Чөнки хәзер инде барыбер иде. Өйрәнелгән. Ул аннан артыгын таләп итми.
Шушы хакта белдергәч. Вәлишин чыгырыннан чыкты. Ниндидер өченче кеше араларында пәйда булды, дип уйлады, хәтта икенче көнне институтка кадәр артыннан барды, көтеп алып, озата кайтты. Чыннан да, Альбинасын һичкемгә бирәсе килми иде аның.
Калганнары үз жае белән, ничектер жинел генә килеп чыкты. Килде, алып китте. Башта туган йортына, аңа моңа кадәр белдермәгән һәм әлегә исән-имин яшәп яткан әти-әнйләре белән таныштырды. Алар, әлбәттә, аптырап калдылар. Шул ук көнне Альбиналар Казанга юл алдылар. Озакламый өлкә комсомол конференциясе Вәлишинне эшеннән алып очырды. Әле дә вакытында китә белде. Тиздән комсомолның да. хәтта коммунистларының да кирәге калмады. Хәзер әнә барысы да һаман бергә, бер үк төрле казанда кайныйлар. Ә ул казаннар бизнес- коммерция дип атала. Элеккечә үк бер-берсен аллыйлар, ничәмә төрле һәм җәпле хәйләләр коралар, әле берсен, әле икенчесен «яндыралар», аннан тагын сөйрәшеп чыгаралар да әллә ниләр эшләп бетерәләр. Болары барысы да Альбинага караңгы һәм кызык га түгел. Ник чукынышып бетмиләр шунда!
Альбинаның бу уйларыннан һәм онытылып укуыннан башы кабарган төсле иде Вакытның соң икәнлегенә игътибар итеп, утларын сүндерде һәм йокларга ятты: «Геннадий алдады, бүген дә кайтмады!»
Төне буе саташып чыкты, имеш, янында Ханбалның ятканын күреп, аның белән мәхәббәтләрен алышып, әллә ниләр булып бетте Әмма боларны күрү аңа рәхәтлек һәм гәнснә ләззәт бирә төсле иде
...Маңгаеннан кемдер рәхәт кСнә итеп сыпырып, ул йомшаклыктан бөтен тәненә наз йөгерде. Кайнар иреннәрнең үбүе җанын тибрәтте һәм кочакларга дип кулларын күтәреп, Альбина уянып китте.
— Геннадий, матурым, кайттыңмы9
Ханым үзенең ирен көтмәгән иде. Кояш чыккан. Дөресрәге, бу ләззәткә чумдыручысы Геннадий дип күңеленә дә алмаган, һаман да шул кичә укыган кыйссасы һәм гөнаһы аны алдыйлар, хисләрен үзләренә буйсындырып, тагын-тагын да адашуын телиләр иде. Әмма иренең көттереп- көттереп тә кайтмыйча, инде онытыла башлагач шулай иртәнге сәгатьтә аны иркәләп үтүе бер төш һәм хыял гына төсле иде. Саташа булса кирәк
Нишләдең?
Геннадий, Альбинаның зураеп ачылган күзләреннән куркып киткәндәй, аптырап сорау бирде.
— Нишләдең? Бигрәк сәер карыйсың!
— Аптырабрак киттем! Син ничек? Айзик тавыш бирмәде бит Ничек болай җиңел генә килеп кердең?
Элекләрне, ире кайтып җиткәндә, җиде төн уртасы булсын, Альбина аның аяк тавышларыннан һәм ачкычларын шылтыратуыннан ук уянып китә, барып ут яндыра, суынган чәен яңарта торган иде. Ә бүген ничек сизенмичә калды әле? Картаеп барамы әллә?
— Ә мин нигә ишетмәдем?
— Белмим. - дип көлде ире. белмим! Хәтта Айзик та, сагынган, бичара, ике тапкыр аваз бирде. Мин дә дөбер-шатыр килеп кердем, ә син йоклыйсың да йоклыйсың Берәр дару эчмәгән идеңме сон’
Нинди дару. ди. ул! Альбина кичәге вакыйгаларны тиз генә күз алдыннан кичерде, хәтеренә укыган кыйссасы килде Әмма иренә беренчесе хакында әйтмәде, икенчесен генә белдерде
Синең бүлмәдән бер кулъязма тапкан идем. Кызык кына «Мөхәммәт пәйгамбәр һәм сөеклесе Хәдичәнең мәхәббәте, яки олуг гыйшык серләре» дип атала, укып чыкмадыңмы ’
Геннадий ул папка хакында инде күптән оныткан иде. Исенә дә төшерә алмый аптырады. «Әгәр лә шаярт маса, берәр ханымның хатын
яки запискасын әйтмәсә инде юри шулай?» — дип тизрәк белмәмешкә салынуын йөзенә чыгарырга һәм әйтеп бирергә ашыкты:
— Нинди кулъязма, һич аңламыйм!
Альбина өстәл читенә үрелеп, телгә алган папканы кулына эләктереп, якынрак тарта башлады, әмма яңа гына уянган тәне әле ныгып җитмәгән. бармаклары йомшак иде. Кулъязма идәнгә төшеп, таралырга да өлгерде. Чәчелгән битләрен тиз-тиз җыйнаштырып, Геннадий аны күтәреп алды һәм бер дә әллә нәрсә түгеллегенә сөенеп куйды.
Ә-ә, бу икән әле! Хәтеремә төште. Бер язучы белән таныштырганнар иде. Соңыннан берничә тапкыр килеп-китеп тә йөрде, шушы кулъязмасын калдырды. Бигрәк беркатлы иде дә инде. Бастырырга дип сөйләшкән идек, вакытында килешү төзелмичә калды. Ул арада кәгазь хакы акчаныкыннан күпкә үсеп китте. Ярдәм итүне сораган иде бугай әле, бер нәшрият та тапкан иде. Шулай калды да калды инде. Әллә укып чыктыңмы?
— Ә үзең укымаган идеңме?
— Юк. әлбәттә, мин бит татарча китаплар укымыйм, үзең дә беләсең, кызыгын тапмыйм...
— Русчасын да укыганың юк инде...
— Бар иде, соңгысы — моннан сигез еллар элек, Николай Корчагинның «Корыч ничек чыныкты» әсәре. Анысының да яртысына да җитә алмадым, ахмак һәм микәнә кешеләр турында язылган бу дип, ташладым. Моны сиңа укырмын, бәяләрсең, дигән идем! Ну. ничек? Укып чыктың бит. шулаймы!
— Әйе, укыдым! Шуңа күрә бүген йокланылган инде, кичә дә соң ятылган булган.
— Ну. ничек?
— Миңа ошады, кызык язылган.
— Сиңа ошаса, башкалар да яратачак инде аны, белеп торам Юкка авторын үпкәләткәнмен икән, вакытында бастыртасым, йә ярдәм күрсәтәсем калган.
— Син аны сәер, дидеңме әле? Мондый акыллы кешеләр югалып калмый, китабы әллә кайчан сатуга чыккан инде!
— Белмим шул, белешермен әле... Син мине көтәсеңме, хәзер!
Геннадий шушы сәер сорау белән сөйләшүне тәмамлап, чишенергә кереште. Альбина моңа кадәр булып узган һәм күңеле кичергән барлык вакыйгаларны онытып, аның иркәләвен-яратуын көтә башлады, ире килеп ягылганчы гәүдәсенә кайнарлык йөгерде...
Әмма йөрәге үз эшен башкарды. Ханымны җылы куенында җылытучы Геннадий инде аңа чит. авыр һәм тәмсез кебек тоелды. Кичә Ханбал белән ул үзен шундый яшь. шундый бәхетле итеп хис иткән иде, ә бүген, аның өчен карьерасыннан һәм дусларыннан баш тарткан, егылган җиреннән кабат аякка басып киткән, сигез яшькә өлкән ире янында шәхесен әби, кибешкән хатын сыйфатында тойды. Моңа кадәр мондый ямьсез уйлар бер генә тапкыр да башына кереп карамаган иде. Дөньяга карашы үзгәреп киттеме? Хәзер үз иркәсе һәм бәхете аңа чит. чиркандыргыч булып тоелды. Күзләрен йомды. Аңа кулын һәм тәнен тидермәскә тырышыты, әмма ире эшен башкарды, саташа-саташа диярлек барлык җирләрен ялый бирде. Моңа кадәр Геннадий белән һәм бары тик аның белән генә бәхетле булдым вә булачакмын дип уйлаган ханымның үз- үзенә ачуы килде, тәнен эт иснәгән һәм юешләгәндәй хис итте...
17
ртәнге кояшның нурларыннан иркәләнеп уянган Ханбал кичәге
Д/g хәлләре хакында нәрсә уйларга да белмичә ягты. Аңа рәхәт иде.
Моңа кадәр бер генә тапкыр да хатын-кыз назының нәрсә икәнлеген белмәгән хәлдә яшәгән икән. Гомеренең заяга узганлыгын шуннан
күр инде Юккамы аның хәтта гаиләсе булган хезмәттәшләре, берәр чирәрне очратсалар. кем икәнлекләрен дә оныталар9 һай шаяннар, һай наяннар! Аларны тормышның төбенә төшкәннәр дип уйлыйсын, ә киресенчә бит. рәхәтләнәләр генә Кая бу оят? Кайда китте кыенсын>. гөнаһ өчен үрсәләнү, шикләнү, гайбәт һәм сүздән курку9 Кемнең кемдә эше бар? Юк шул. юк!
Әмма Ханбал үзенең нинди хәлдә калганлыгын аңламый, ул тәмам исергән, мәхәббәтнең назыннан акылын югалткан, җаны кыйбладан тайпылган иде. Коммунистик әхлак кагыйдәләре җимерелүгә, аларны алыштырырдай бер генә дә яңа нәрсә мәйданга чыкмау аркасында гына түгел, бәлки ул җәмгыять череп баруы, нәтиҗәсендә Ханбал кебек меңнәр шушы барышның корбанына әйләнеп һәлакәткә килә һәм шушы бетү, харап ителүне яхшы, рәхәт, хәтта бәхет итеп күрәләр. Ә чынлыкта сәгадәт аларның яныннан гына үтеп китеп бара. Югалган тынычлыктан рәхәт табудан да мәгънәсез нәрсә бар микән бу тормышта9 Ханбал үзе дә белмәстән күңел тынычлыгын югалтып, изге мәхәббәт урынына бозыклык вә гөнаһка багкан бер бәндә генә түгелме сон9 һәрхәлдә, шушы рәвешле фикерли иде акыллы егет. Барысын да бәйнә-бәйнә тезеп салып, чагыштырып һәм нәтиҗәләр чыгарып Бу урынла мин үзем дә аны яклар идем. Шулай да әхлак кагыйдәләреннән тыш. тормышның үз кануннары бар. алар уйлап чыгарылмаган, яшәешнең башында ук. адәм балалары табигать кочагында яшәгән вакытлардан бирле урнашып калганнар Аларны чит-яг күзләрдән ераккарак яшерергә мөмкин. Ул кагыйдәләргә һичкемне өйрәтмиләр, алар яши. яшәячәк. Мәхәббәттә гөнаһ буЛа алмый, анда тик изгелек һәм өстенлек кенә бар Әгәр дә мәхәббәттә гөнаһ күренә икән, ул вакытта нәфрәггә лә яхшылык яшәр иде. Явызлыкның кешелеккә каршы куелганлыгын беләбез, изгелекнең тантана итүе өчен көрәшәбез Димәк, без моңа күнегергә һәм мәхәббәтнең бары тик яхшылык кына, изгелек кенә икәнлеген танырга өйрәнергә тиешбез Мәхәббәт көчләп килми, аны зарыгып көтеп ала белергә һәм гомер буена сакларга гына өйрәнергә кирәк!
Ханбалның уйларына чик юк иде. Алар аны алҗыттылар, ул тагын йокыга китте. Кабат уянган чагында кояш инде шактый күтәрелгән, кухнядагы кул сәгате туктап калган иде. Егет радионы ялгады, вакытны мснә-менә әйтерләр, дип көтә иде. ишегендә кыңгырау бирделәр Чыкса, тагын шул урыс. Бу юлысы әллә төшен йокысыз үткәрүе, әллә гомер иткән хатынының үлем түшәгенә яту хәсрәте аны тәмам баскан, сүзсез- ләндереп калдырган Башка вакыт булса. Ханбалны алдан кул күтәреп каршы алыр, туйганчы бәхәсләшер, үзенекен өстенгә чыгарыр, әгәр дә егег бирешмәсә. үпкәләп диярлек бер-ике усал сүз катар иле
Пи булды. Федор абый9 Керегез
Ханбал аңа мөмкин кадәр яхшы мөнәсәбәттә булырга теләде Электән, күптән килгән танышлыклары дәвамында үчләшкән чаклары да бар иде. ә мондый кайгылы вакытында алай ярамый Язмыштыр инде, заманында егетнең бәхетенә аяк чалды, үзе генә түгел, хатыны белән бергә, бәлки яхшыга т ына эшләгәннәрдер, онытылды ич инде
—- Кереп тормам. Эш белән илем!
Картлач татын калтырана башлагандай тоелды. Егет үзен тыныч тотты: «Бәлки, тагын телеграмма бирергә кирәктер, килмәделәр микәнни?»
Телеграмма мәсьәләсендә түгелдер бит9
Юк-юк. улым
Каян Ханбал аңарга «улым» булсын ди инде9 Нигә шулай ышандырырга теләгән кебек кылана, белмимени, күренмиме? Егетнең моңа исе китә. Ә чынлыкта «улым» аталачак вакытлары бар иде бит. яратмадылар Ханбалны Ә тормыш үзенчә ипләде. Китереп, аларны күршеләр ясады Ярар, булган, беткән, яңартып торасы юк1
— Кайтабыз дип хәбәрләре килде. Кичә дә чылтыраткан идем, ишегеңә килеп берничә тапкыр. Эчтә кемдер бар төсле иде, ишек ачмадың...
— Ул ни. Федор абый, радио сөйләп калган иде...
Ханбал ялганлый белми иде, йөзенә кызыллык йөгерде. Әмма картлачка моның шулаймы-түгелме икәнлеге кирәк булмады.
Мин бит һич ни сорамыйм. Марфа бөтен эш. Чакырта сине. Белмим нигә, ул бөтенләй дә яхшырып китте әле, бәлки аягына да басар? Әллә сер бирмиме? Үлем турында сөйли. «Вакыт инде!» —ди. Рухи атаны чакырыргамы, дип. Йолабыз шулай. Беләсеңдер инде. Ә ул: «Кирәкми,—ди,— Аллабыз каршында гөнаһым юк. Рухи ата нәрсәгә? Гомерем буе коммунистка булдым, бүтән Аллага табындым. Ә Аллабыз Христос аңлар, ярлыкар!» — ди. Бабасы чаңчы иде бит. Хәтерлим әле. Бер авылдан идек бит без. Башлы мужик иде. Маркс-Ленинны яттан белә иде Шуның аркасында харап та булды. Коммунистлыкка ул өйрәтте аны, Марфаны Бер генә демонстрацияне калдырмады бит. Сайлау вакытларында төннәрен дә кайтмый эшли иде участогында. Ә демократларны яратмый, кеше алдыйлар, ди.
Урысның сүзе бетмәсен аңлап, Ханбал аны тагын фатирына үтәргә чакырды, ә ул бу юлысы да кире какты. Әле генә сүзсез тоелган картлачның, хатыны янында утырып, башына җыелган фикер-хатирәләрен онытканчы чыгарып түгеп, кеше колагына тутырып калдырырга теләве идеме бу, әллә инде аклануымы — аңлашылмады. Эшнең нәрсәдә икәнлеге ахырдан гына беленде.
- Ни бит, минем Марфа әйтә: «Теге татар малаен чакыр!» — ди, синең хакта инде. Ачуланма, үзеңне беренче тапкыр «малай» дип әйтәм. Моңа кадәр «улым» дия идем. Синең белән бәхәсләшүләремне өнәмәде ул. Ә мин. карт жүләр, тыңламадым сүзен. Син бит бер татарга охшамаган, гел шуны исемә төшерә идең. Ә аңа үпкәмме, дим, үчемме бар иде. Шуңа күрә сине үземнән түбән куясым килә иде... Ул татар хакында әйтәм. дөрес уйлаганмын. Шигем урынлы булган. Ә ул алай түгел ди иде, Марфаны әйтәм. Ә үзе һаман сине хәтерләштергәләде. Ә менә кичә үзеңне дәштерде. Өендә юк идең. Ә Марфа әйтә: «Өендә, юри чакырмыйсың!»— ди. үпкәләде. Бөтенләй дә буталып куйгалый. бичара. Үлем хәбәредер инде. Ә бүген мине уятты да төшерде: «Китәр вакытым җитте. Мин аннан гафу сорарга тиеш, гөнаһым бар!»—ди. Синең хакта әйтә: «Мин хәтерлим, исендәме?—ди,—Ул безнең онык Регина белән озатышып |<өрде. Киров урамында торганда, коммуналкада... Үзебезгә дә килгәне бар иде. Ничек бер-берсен ярата иделәр. Ул вакытта араларын мин боздым бит. Чакыр әле үзен!» — ди. Менә, мин артыңнан төштем...
Ханбал боларны яхшы хәтерли иде, әмма ул вакыттагы үпкәсе күптән онытылып, язмышка буйсынганлыктан, бу урыс әбисен бер дә күрәсе килмәде. Аңа анда ни калган? Чыннан да, барсыннар да рухи аталарын, поп дигәннәрен чакыртсыннар, шуңа сөйләсен, әмма Ханбалның үзенә түгел.
Юк, мин бармыйм...
Урыс карты моны ук көтмәгән иде бугай, аптырабрак калды. Ничектер авыр итеп егеткә карады. Ханбал аның карашларын күтәреп калырга җыенмады; яки ишеген бикләп куярга, яки барырга туры килер инде. Тапканнар поп. Урыс булып яшәп тә үз диннәрен белмиләр!
Ярар — Егет кире уйлады.— Әйдә, күтәрелик...
Тиз генә әйләнеп төшәрмен, дип Ханбал ишеген ачкычка бикләп тә тормады. Федор абзыйның артыннан күтәрелә бирде. Картлачның адымнары авыр һәм акырын иде. Егеткә уйларын тәртипкә салу өчен бу файдага китте Кичәге рәхәтлекләрнең кабатлануларын теләп хыялланып маташкан җиреннән, мәхәббәт романтикасын ташлап, тормышның үзәгенә төште. Регинасы күз алдында изге сурәт рәвешендә яңарып, ачуланышкан көннәре хәтерендә яңарды...
Алар университетның икенче курсында укыган вакытларында таныш-тылар, дөресрәге, күптән таныш булып та. бер-берсен читтән генә күзәтеп йөри иделәр, Аллаһы тәгаләнең изге бер сәгатендә, икесенең дә ялгызлык сизгән чакларында, төп бина каршындагы бакчада утырганда сөйләшеп киттеләр. Регина, язгы зачетларга әзерләнгәндәй, дәфтәр-конс- пектларын актарып маташа иде. Ханбал көлеп кенә:
Килеп тә җиттеләрмени?—дип сорады.— Ярты ел укымаганны бер көндә ерып чыгабызмы?
— Үзен кем? Шундый ук түгелмени?
Регина аның төрттергән сүзенә шул ук рәвештә җавап биргәнлектән, егет аптырабрак китте, теле көрмәкләнде, әмма җиңел генә бирешәсе килми иде Тик нәрсә әйтергә дә белмәде Тагын шулай каты бәрелсә, студентканы үпкәләтергә мөмкин иде. Күңеленнән юньлерәк сүз эзләп карады, гик бер нәрсә дә исенә төшмәде. Ахмаклыгына акылы шашынды, әмма чишелеш үзеннән-үзе килеп чыкты
Мин дә шундый инде
Кызга аның сүз башлавы ошамады. Җавап биреп тормады, конспектларына чумды Егеткә, ычкын моннан, укырга комачаулама, дигән төсле карап кына куйды, әнә шулай Ханбалны үзенә бәйләде дә куйды. Ничек болай булды соң әле бу? Кызны үпкәләткәнлеген аңлап, гафу үтенү җаен эзләде. Берәү булса, торып кына китәр, сөйләшеп тә тормас иле. Ә Ханбал да, Регина да алай эшләргә җыенмадылар. Берсе һаман конспектларын актарды, икенчесе аны күзләвендә иде.
Май җиле исеп, якын тирәдә генә үскән агачлардан хуш ис алып килде. Регинаның калын һәм кабарынкы чәчләрен күтәреп-күтәрсп тузгытты. Кыз аның саен аларны кулы белән бастырып куярга тырыш:ы. Әмма дәфтәрләреннән аерылмады. Ул да түгел, тагын талгын искән май җиле көчәйде, Ре1инаның чәчләре Ханбалныкына уралды, битен каплады. Егетнең күңеленә рәхәт булып китте. Чәчләрдән килгән саф һәм күз-башын томаландырырлык хуш ис Ханбалны хәрәкәтсез итте Күпме шулай дәвам иткәндер, егет бу хакта уйланмады, бәлки кызның аларны җыеп алмавын теләде, бөдрәләрен акырып гына үпте һәм: «Шушы рәвешле чәчләребез чәчләргә бәйләнсә иде!» дип теләк теләде Ул да түгел, аның пышылда: анын төгәл ишстмәсә дә, Регина башын күтәреп, нәрсә эшли икән, дигәндәй аңа карады, тизрәк гафу сорарга ашыкты
- һай, үпкәләмәгез инде, мин бит белмәдем! Бигрәк онытылып киткәнмен! дип чәчләрен толымга җыештырып алды, икенче ягына әйләндереп төшерде дә. түп: кесәсеннән тасма чыгарып, очларын шуның белән бәйләп куйды Бу хәрәкәтләре егетнең бәгыренә үтте, исен-хушын алды. Ул хәзер кызның каршысына егылырга һәм мәхәббәттә ант итәргә әзер иде. әмма рыцарлар заманы узган булу сәбәпле, үзен гиз кулга алырга өлгерде.
Зыян юк!
Регина ана күтәрелеп каралы. Нәрсә әйтә икән бу дигәндәй бераз гына уйлап торды, сорамакчы идеме Ханбалның ни өчен шулай дип сүз катканын?
Чәчләрегезгә, мин әйтәм, чәчләрең бәйләнүдән!
— Ә-ә, дип сузды кыз, көне җилле биг, күтәрәләр дә алалар, күтәрәләр да алалар.
Язгы кояшта студентлар янына җылынырга килгән күгәрченнәр гү-гү сөйләнеп, гөлдер-гөлдер серләр алыштылар Аларга рәхәт, зачет-экзаменнар белән баш катырасылары юк. Яратышалар, кочышалар инде. Оя коралар
Күгәрчен тотып биримме?
Ханбал нәрсә әйткәнлеген үзе дә белештерми калды бугай. Хәзер йөрәгенә курку йөгерде: әгәр дә кыз: «Бир тотып!» дисә, сикерсенмени артларыннан?
Мәче : үгелсездер ич?
— Шулай да...
— Кирәкми, күрмисезмени ничек тату гөрләшәләр... Абау, күзләре кызыл, кып-кызыл икән боларның!
— Әллә беренче тапкыр күрәсезме?—Ханбал бу юлысы кеткелдәргә һәм кызны үпкәләтергә бер дә җыенмый иде, әмма Регина сүз күтәрә торган кеше булып чыкмады, ахрысы.
— Күрсә соң аның ни гаебе бар?..
— Юк-юк, дөрес әйтмәгәнмен икән, гафу итегез...
Кыз җавап бирмичә, тагын конспектларына чумды, егет үзалдына янып-пешеп утыруын дәвам итте. Хәзер аны Регина үзенә бәйләп куйган, буйсындырган, аягыннан еккан иде. Карашы аннан аерылмады. Күзләре һәр йөз сызыгын өйрәнде. Абау, бит очында матур гына кара миңе дә бар түгелме соң? «Йөзкәен ак, бит очына миң яраткан...» Шулайрак булса кирәк Дәрдемәндтә, нәкъ шундагыча түгелме соң бу сызыкларының дәвамы да? Күкрәкләре дә киң, чәчләре дә калын һәм озын! Бу кыяфәтне ясаучы ата белән ана, әллә табигатьме, бер генә кызганмыйча, камиллекнең барлык мөмкинлекләрен файдаланганнар, дөрес эшләгәннәр!
Юктан сүз алмашу белән башланып киткән бу утыруында Ханбал чын мәгънәсендә саташып, үз-үзен бутап, гашыйк булып бетте. Чынбарлыкка караганда хыялы күбрәк тәэсир итте. Хисләрен алдады һәм хисләрендә алданды. Аның шушындый көне, шундый сәгате идеме, билгесез, әммо гашыйк бизгәгенә кабуы чын иде.
Алар матур гына йөреп киттеләр. Регина географакта имтиханнар биргәндә Ханбал аны көтеп ала, озатып куя башлады. Кайвакыт егет янына килеп, тулай торакта кичкә кадәр утыра, хәтта Ханбалга имтихан сорауларына әзерләнергә дә комачаулый торган иде.
Җәйге ялдан алар бер-берсен сагынып килделәр, бу мәхәббәтләренең дәвамы гаилә төзү белән тәмамланырга тиеш булса да, көтмәгәндә кыз егеттән баш тартты. Регина, мәктәпкә йөргән чакларында, җәйге ялларга авылдагы татар әбисенә кайта, татарчаны су кебек эчә иде. университетка укырга кергәч. Казан әбиләрендә яшәве аркасында тормышка карашлары үзгәреп бетте Әмма Ханбал белән ике телдә дә сөйләшә иделәр. Егет белмәде, сораштырырга кирәк тә санамагандыр, кызның бит исеме чит телдән алынган булса да, фамилиясе татарча — Эмирова, әтисенең исеме дә татар —Гали, ә әнисе ягыннан урыслар икән Регина аны Казан әбиләренә алып кергәч кенә белде. Кызларын татарга кияүгә биргәч, үзенә дә яхшы мөнәсәбәттә булырлар дип уйлаган иде дә. киресенчә килеп чыкты. Регинаның Казан әбисе шунда ук Ханбалны яратмады һәм кире какты, бер-ике тапкыр авыр карашлары белән карап куйды да. шуның белән бетте, чәйгә дә чакырмады. Шуннан соң бозылыштылар алар. Регина егет белән бөтенләй дә сөйләшмәс булды. Инде дә артыннан Ханбал, кат-кат килгәли. ялына башлагач, әйтеп салды:
— Минем яраткан егетем бар, сине алдап кына йөрдем. Болай, вакытны уздыру өчен генә... Эзләп, аптыратып йөрмә,— диде һәм елый- елый йөгерде.
Ханбал үпкәләде, моңарчы бу кадәр дә ахмак хәлдә калганы бул- маганлыктан, ни эшләргә белмәде. Хәтта университетын ташлап, каядыр олагасы да килде. Әмма вакыт савыктыра икән. Очрашмагач, аның хакында уйламагач,— ә уйлата иде, бик уйлата,— Регинаны оныта төшеп. башка беркайчан да кызлар белән буталмаска үз-үзенә сүз биреп, тынычлыкка иреште.
Баскычтан күтәрелгәндә Федор абый туктап-туктап ял итте, Ханбал аны узып китүне кирәк санамады Фатирларының ишеге бикле түгел икән Эчкә уздылар. Урыс йортында әллә ни җиһаз юк инде ул. Әмма Федор абзыйның ике телевизоры, яхшы шкафлары, кухня җиһазлары — һәммәсе дә затлы икән. Электән шулай булгандыр инде
Ханбал авырып ягучы Марфа түти белән түбәнсенеп кенә исәнләште. Ике ел инде бер йортта яшәүләренә карамастан, алар бик сирәк күрешә, анда да Ханбал эшкә ашыкканда яки ачыгып кайтканда гына Исәнләшә дә китеп бара. Ни сөйләшсен ул анын белән? Теге вакытта, беренче очрашканда яхшы кабул итсәләр, хәзер бәлки башкачарак та булыр иде. Ярар, үткән эшкә салават!
Якынрак килегез..
Урыс карчыгынын тавышы борчулы һәм моңсу иде Фатирлары да караңгыланып киткән төсле. Үлем вә кабер тынлыгы иңгәнгәме, жан өшеткеч. әмма тынчу. Шулай да Ханбал үзен якын кешеләре кебек тотарга тырышты. Әби янына килешли өстәлгә күз ташлады. Анда ике телеграмма ята иде. Язулары ачык күренеп, аларга катнашы да булганга, Ханбал иелеп укыды «Борчылмагыз, атна ахырында кайтабыз. Көтегез».
«Барып җиткән икән», дип уйлап куйды егет, икенчесен кулына да алып тормастан. Эчтәлекләре бер үк төследер инде!
Урын янына утыруга. Марфа түти егетнең кулларын эзләп тапты, салкын бармаклары һәм учларыннан Ханбалның җанына курку йөгерде «Нигә чакырган инде бу карчык аны? Ни эше бар9»
— Шикләнмә, улым...
«Нинди «улым» ди ул аңа? Ярар, итагать өчендер инде!» — Ханбал. күзләреннән бу карчык сизенер, нәрсә уйлаганын белер йә. дип башын түбән иде.
— Аллабыз Христос белән үтенәм, гафу ит мине, улым!..
«Нәрсә өчен гафу итәргә тиеш әле ул аны?»
— Синең бәхетеңә мин аркылы төштем. Мин сине Регина кызымнан аердым...
Карчыкның тавышы авыр гына ишетелә, салкын чыга иде. Аның пышылдауга тартым сүзләрен Федор абый колакларына кулларын куеп якынрак килеп тыңларга тырышты, әмма моны Ханбалдан ятсынып кына эшләде. Егет башта Марфаның әйткәннәренә игътибарсыз утырды Тик үлем хөкеме аның бәгырен умырып алды һәм, эшнең нәрсәдә икәнен гөгәл аңлап, Ханбал әйтеп салды:
Нигә? Ни өчен?
Аның болай соравын әби көтеп торган иде булса кирәк, бер дә селкенмәде, күзләрен дә шардай ачмады, авыр һәм салкын сүзләрен дәвам гына итдс:
Әз иең аркасында .
— Аның ни гаебе бар?
Бу юлысы әбинең күзләрендә аптырау иде. Ханбалның бернәрсә дә белмәвен тәмам төшенеп җитте. Бу нәтиҗәсеннән соң болай да авыр уйлары оеган кургаш халәтенә керделәр «Димәк, бу егет бернәрсә дә белми. Регина артыннан да чын күңелдән йөргән! Юк-юк. дөрес түгел, алдарга, мыскыл итәргә генә шулай кыланган ул! Агачыннан а.зма ерак тәгәрәми! Әтисе аны ничек мыскыл итеп китте, бусы да шул буласы иле. Әле дә ярый вакытында комачаулап калды, оныгын коткарды!» Элекке уйлары яңадан кабарып чыктылар. Марфа, үтенәсе җирдән, егетне ачуланып ташларга уйлады. Әмма үлемнең салкын кулы бу кызулыгын шунда ук суытты һәм тагын бераз вакыт бирде. Әгәр дә ярлыкау үтенәсе бар икән, ул аны хәзер эшләргә тиеш, аннан соң кирәк тә булмавы мөмкин!
Ханбал. Марфа түтинең күзләре артык зур ачылганын күреп, кур- карак калды «Үлеп китә бу карчык, үзеңне гаепләүләре бар'» дип бүтән алай орылып бәрелмәскә күңелен ныгытты, тыңлап бегерергә дә чыгып гаярга гына кирәк
Мин синең әтиеңне белә идем. Самуил иде!
«Нинди Самуил ди ул тагын? Ханбалның атасы татар һәм чын мөселман иде! Нәрсәдер бутый бу карчык!» егет кире кагарга ашыкты.
3 -к у .м п
33
— Юк, әтиемнең исеме Исмәгыйль, Вәлиев Исмәгыйль Надыйрович! Әмма урыс карчыгы Ханбалның сүзләренә колак та салып тормады,
үзенекен сөйләүдә булды:
— Ул минем беренче һәм яраткан ирем иде! Син аңа бик охшаш, чәчең дә, борының, авызың—барысы да. Безнең Регина белән килгәч, сине шунда ук таныдым. Әгәр әтиең алдап качмаса, бәхетеңә аяк чалмас идем мин. Ачуым килде. Регинага әйттем... Егетнең күңеле чиста түгел, дидем. Минем һәрвакыт дөрес сүзле икәнемне белә иде ул. Ни дисәм, шул була иде. Ә синең хакта юри ялганладым, ә ул шуңа ышанды, елады... Аны да мин бәхетсез иттем. Ирен яратмыйча яши. һаман сине исенә ала. Үзе сер бирмәскә тырыша. Кызлары бар. Тормышларының яме юк... Әбигә бу сүзләрен әйтүе авыр иде, тамагы кипте, әмма сүздән туктамады, Ханбалның кулын да җибәрмәде.— Мин синең әтиеңне бик ярата идем, ә ул яратмаган, күрәсең. Татар кызын оныта алмагандыр инде. —Ул кызның нинди бәлаләргә тарыганын белсә дә, Марфа түтәй Ханбалга әйтергә теләмәде.—Аңа булды шул... Самуилдан башка яши алмам дип уйлаган идем, үтте дә китте бит. Яшәдем. Язмышым шулай язылгандыр.. Сезнең дә язмышлар Регина белән бергә иде бит. Юкса күршем булмас идең. Аллабыз шулай кушкан. Ул вакытта ялгышмасам, болай ук килеп чыкмас иде. Аллабызга каршы барганмын шул. Гафу ит мине, улым, ялгышымны төзәт, бу дөньяны гөнаһым бар килеш калдырасым килми. Ә калганнары, ни күрдем, бу — минем тормыш. Бер гөнаһым — анысы да шушы... Улым, гафу ит?
Ханбал башын гына селкеде, әмма аңа хәзер барыбер иде. Әгәр дә үзен Регина яраткан булса, әбисенең сүзенә карап тормас иде бит, шулаймы? Димәк, сөюләре шулкадәр генә булган. Узганны кайтарып алу мөмкин түгел, киселгән икмәк ябышмый. Шулай да гафу итәргә тиеш ул Марфа түтине. Башын селкеп кенә түгел, теле белән әйтеп.
— Әгәр шулай тиеш икән, гафу итәм...
Әби кузгалып куйды, әмма йөзенә нур һәм елмаю йөгерде.
— Юк, улым, миңа сүз бир! Регина мине гафу итәрлек булсын. Өйләнешегез! Гаилә төзегез, шул вакытта мин дә ярлыканырмьга!..
Марфа түти күзләрен йомды. Ханбал аның бу сүзләреннән соң сикереп диярлек торды, аның куллары үлеп ятучы әбинең салкын учыннан азат иде. Артка чигенде. Әмма шул вакытта Марфа түти зәңгәр күзләрен яктыртып ачты, алар пыяла төсле ачык иде.
— Китмә, улым, китмә... Мине чукындыр, кулың белән йөртеп. Менә болай ит!
Ханбал шашыныр дәрәҗәгә җитте. Мөселман башы белән нигә ди әле чукындырсын ул аны, булмаганны!
— Синең рухи ата түгеллегеңне беләм. Шулай да... Синең-минем диннәребез моңа каршы түгел!
Марфа түтинең таләбе котчыккысыз авыр иде Ханбал өчен. Әмма чыгып йөгерә алмады. «Кайдан аңласын ди бу коммунистка ислам динен, үзенекен белүе дә чамалы гынадыр әле!»—дип офтанды. Ул аның шәхес культы корбаны звонарь кызы икәнлеген башына да кертеп карый алмый иде. Федор абзый шунда Ханбалның кулыннан тотты һәм карчыгының өстендә тәре хәрәкәте ясап йөрттерде. Егет курка калды. Әмма Марфа түти күзләрен ачты һәм:
— Рәхмәт, —диде.—Ә хәзер бәхил булыгыз...
Тагын күзләре йомылды. Ханбал ишеккә ташланды һәм фатирына төшеп, ванна бүлмәсенә ашыкты, кулын сабынлап юарга кереште. Үзен, гүяки, сихерләнгән кеше кебек тойды.
Кичкә Марфа түти бу дөнья белән мәңгелеккә саубуллашып, үзләренең Христослары каршысына китеп барды. Зарыгып көттергән балалары икенче көнне генә килеп җиттеләр. Подъезд төбенә кызыл өсле, кара тәреле табут капкачы чыгып басты, күрше-тирә һәм кардәш-ырула- рыннан күренеп-китеп йөрүчеләре күп иде.
18
арфа әби бу фани дөньяны ташлап киткәндә Ханбалны авыр уйларга салып калдырды. Ул бары тик үзенә кагылышлы нәрсәләрне генә аңлап, сүзнең бүтәне ни хакында икәнлеген ачык белә алмады, һәрхәлдә, әнисе офтанган вакытларында әтисенә бер маржа хакында исенә төшергәли торган иде. Вакытыннан элек агарган чәчләрен Ханбал әүвәле шул марҗадан күрә, әнисе Гөлсараны кызганып елый, әтисе Исмәгыйльнең ни сәбәпле эчкәнлеген дә белми, аңламый иде. Хәзер аларның бөтенесен шушы мәрхүмә марҗа түтәй Марфага йөкләде. Әтисенеке түгел, хәтта язмышы да бу хатын белән килеп бәйләнгәнлеге сәбәпле аңа карата бер генә хөрмәт хисе калмыйча, үлгән кеше артыннан начар сүз әйтеп озату ярамаганга гына тыелып, ачуы вә әрнүләренә таш бастырырга тырышты.
Әмма монда Марфа түтинең гаебе аз иде. Төп сәбәп аның Самуил- га карата гомере буе саклаган мәхәббәтенең ахыр чиктә тыела алмаслык нәфрәткә әйләнеп китүе иде. Берәүләрне сөю мәңгелек сәгадәткә китерә, башкаларныкы Аллаһы тәгаләгә карата гыйшык тоту, гыйбадәт итүгә әверелә, кемнәр мәхәббәтне чиксез диңгез кебек күреп, күбәләк төсле, бер чәчәктән икенчесенә күченеп оча бирә. Ә Марфаныкы нәфрәткә әверелде. Алай да булгалый икән бу тормышта, берни кылырга мөмкин түгел.
Көтте бит ул, бик көтте Самуилнын төрмәдән чыгарылып, туган авылына кайтып тешәсен Инде дә хәбәр-хәтере ишетелмәгәч, җыенды да туры аларның авылына китте. Салкын октябрь ае иде Җир туңдырырга өлгергән, әмма кар күренми дә күренми Гүяки, ул да Самуилның кайтканын көтә. Ә Марфаның түзәрлеге калмады. Тотты да. көн уяна башлаганчы китте чыгып туры аларның авылына Бәлки кайткандыр, сәламәтлеге яхшы түгелдер, өендәдер’’ Марфасын сагынган, үлеп көтә, килеп күренер дип уйлыйдыр?
Миләшләре яфрак койган, әмма тәлгәшләре кып-кызыл булып утыра. Карны көтәләр, аннан соң җыярлар үзләрен
Әнисе идәнгә чүгәләп утырган хәлдә зур табаклар юып маташа иде. Марфа килеп кергәч, ашырабрак китте Ник урысча бер кәлимә сүз белсен. Йортта тагын да икенче кеше. Самуилның сеңлесе бар икән Сабыр һәм күндәм генә кыз бала. Алар бер-берсен танымасалар да. кемнәр икәнлеген сизенеп, күңел белән гоеп белделәр.
Кызым, бу бала, теге күрше авыл урысларныкы, абыеңның йөргәне булса кирәк, бар әле. укытучы апаң Санияне чакыртып кил. Әйт. безгә, диген, бер Марфа апа керде, телен аңламыйбыз, күреп чыксын әле. Ашык, мәктәпкә китеп барганчы
Марфа янына артсыз урындык кигереп куйдылар Өстәлгә чакырып маташмадылар, бер почмакка гына утырттылар Артыгы Марфаның үзенә дә кирәк түгел иде. Төенчеген тезләренә куйган хәлендә бер-ике кәлимә сүз әйтеп карады, ана кеше аңламады
Әллә нәрсәләр ди инде бу9 Берәр кирәк әйберсе бар микәнни’
Алар карашып аллылар Марфа үзенең һичнәрсә аңлата алмаганын төшенде, ана ни дияргә дә белмәде Күзләреннән күреп тора, бу бала татарча аңлый төсле, әмма нәрсә дияргә үзенә?
Чәй яңартыйм әле булмаса. самавыр куеп җибәрим! Хәзер, балам, укытучы бар бездә, бик яхшы мөгаллимә, урысның үзен сатып җибәрерлек Кала кызы. Сөйләштерер ул үзеңне. Ә мин самавыр куя торыйм, хәзер...
Өстәл башыннан самавыр кузгатып, аны мич янына кнтерә-китерә сөйләнде ана Су өстәп, аллан телеп куелган чыраны ут йөгертеп мәш килде Марфа урыныннан кузгалып куйды, ана кулыннан алып, үзе эшләргә теләде, әмма ярыймы-юкмы икәнлеген белмәгәнлек тән. урындыгында кала бирде
Килеп керешкә җылы кебек тоелган караңгырак өй эче акрынлап яктыра бирде. Ул да түгел, ишектә мөгаллимә Сабира ханым күренде, исәнләшеп түргә узды, Марфаны да үз янына чакырды һәм сораштыра башлады, йомышын белеште.
Камилә апа, бу сезнең улыгыз Исмәгыйльне бик яхшы белә торган кеше икән,—дип тәрҗемә игәргә кереште ул. Киленегез буласы икән дә. Исмәгыйльне алып киткәч, аны да милициягә чакыртканнар, чыгарачаклар, дип әйткәннәр иде. кайтмадымыни, ди.
Кайтмады шул әле, Сабира кызым, кайтмады. Гөлсараның әбисе дә килеп әйткән иде. кайталар, дип, кайтмады шул әле, кайтмады. Бер дә хәбәр-хәтере юк. Чыгарганнар, дип. әйтә, ди югары оч Зарифулла, калада күргән үзен, кайтыр октябрь бәйрәменә, диләр. Күренми бит әле. Шунда эшкә урнашкан. Ярамыйдыр инде, ярамыйдыр. Бер дә күренер- леген калдырмадылар шул Ничек кайтсын, ди мондагы халыкның кем икәнлеген белмимени ул, тагын башын ашаулары бар.
Сабира мөгаллимә озак сөйләнгән сүзне урысчага ике авыз сүз белән генә әйтеп бирде, әмма Марфа моның белән канәгать кала алмый иде. Казандагы адресын сорады. Шушы көннәрдә үзе барып, эзләп табарга ниятләде.
Нинди адрес, ди. инде ул,- дип каршы төште ана, бер дә өнәмичә—Марҗа башы белән минем улымның башын катырып йөрмәсен, беткәнме үзләрендә егет. Бернинди адрес та юк! Булса да бирмәс идем.
Камилә апа, алай әйтмә әле син, дип тынычландырырга ашыкты Сабира мөгаллимә.— Урыс булса да. начар түгел бит. Бәлки улың аның белән бәхетле булыр...
Телен белмә, сүзен аңлама, нәрсәгә кирәк ул,— дип кабарды ана, сөйләшергә дә теләмәгәндәй, аркасы белән басты, йөзе тәрәзәгә чумгандай иде. - Улымның башын шул кара урыслар гына ашады. Аны чиркәү картының кызы, дип әйтәләр бит, үзем исән чакта, ничек итеп йортыма тәре кертим, ди инде, уйлап кара. Сабира кызым. Юк-юк, нинди ата- бабадан күрелмәгән эш, ди, ул? Әйтмәгез дә, кирәк тә түгел. Белмәдем мин аны урыс авылына кызлар янына йөри. дип. белмәдем. Мондый бәлаләргә очрамас иде. Чыгып китсен, күземә күренмәсен, килеп тә йөрмәсен. Исмәгыйль улымны Гөлсара белән яши башлаган, дип кайтып әйттеләр инде. Шулайдыр. Йортка марҗа керткәнче, балалы хатын алып кайтуы мең артык. Гөлсара белән кавышсыннар да торсыннар, бер сүзем юк, әмма марҗаны аяк бастырасым юк! Әйт үзенә, кызым, әйт. бер дә куркып торма.
— Ни бит, Камилә апа...
Сабира каршы чыгарга тырышып карады, аңлатырга алынырга маташты, әмма карчык аны тыңлап та тормады, үгетләренә бер дә колак салырга җыенмый иде.
Әйт-әйт, бер дә шикләнмә, кызым Сабира. Туп-турысын әйт. йортка марҗа кертәсем юк. йөрмәсен дә. сорамасын да! Улым Исмәгыйль өйләнгән инде. Гөлсарасы белән Казанда яшиләр, дип әйт!
Сабира боларны туп-туры тәрҗемә итүгә, Марфаның бөтен тәне буйлап оят һәм курку йөгерде. Алты күзнең текәлеп каравыннан ятсынып. чыгып чабарга талпынды. Үз-үзен белештермәде. Ничек болай эшләде әле ул Самуил, ярата иде бит. өзелеп-өзелеп ярага иде. Марфаны нигә алдады, ни хакы бар иде? Әгәр дә Гөлсарасы якын икән, нигә үзенең башын катырды? Әйтсен иде. курыкмыйча!
Чәйгә утыр, чәйгә!.. Чай салдым -дип, ана үзе дә урысчага күчкәндәй сөйләнеп калды, Марфа саубуллашмыйча да чыгып китте. Авыр вак адымнары читән янына китерделәр. Казык башында ике бөртек чәчәк һаман да җилдә тибрәнә иде. Аларны алырга Марфаның көченнән килмәде, ярым ачык җилкапкадан чыгып, үз авылларына таба атлады, башына бер фикер, бер уй кермәде. Күч алдында Са- муилның күркәм йөзе, колагында: «Мин ничек яратам, синнән башка
яши алмыйм!»- дигән сүзләре генә иде. Яши алмыйм дисә дә бик әйбәт торып ята икән бит әле. Төрмәдән чыгуга, эзләп тапкан Гөлсарасын, бер дә аптырап калмаган.
Шулай ачуланса да. Марфа күп нәрсәне белми һәм төшенә дә алмас иде Исмәгыйльне Казанга китергәч, аның урыс авылында янгын чыгаруын газетада язып чыктылар. Шуннан белеп, авылларыннан килеп китеп, очраштыргалап йөри торган Зарифулла абзыйдан барысын да кабат ишетеп, аны Гөлсара эзләп тапты. Төрмәгә төенчек белән кара ипи, бераз май, шикәр керткәләп йөри башлады. Чы- гарасыларын белгәч, көтеп алды. Котылуын котылды Исмәгыйль, әмма аңа Казанда калырга боердылар. Кеше өстенә кеше яшәгән калада фатир табылмады. Бу вакытта заводка килеп урнашкан Гөлсараның бер бүлмәле торыр җире бар иде. Исмәгыйль шунда калырга мәҗбүр булды. Марфа утырып кайткан теге көндәге татар әбисе белән бабасының арбасы шул Гөлсараның туганнары идс. Алар барысын да белешеп, кызга, кияүгә чыгарга ниятләгән исерегеннән котылып. Исмәгыйльне ычкындырмаска киңәш иттеләр. Шулай итеп, вакыйгалар үзләре Гөлсара файдасына тәгәрәде. Марфа авыру хәлендә калды.
Ничек кайтып, кайда егылганын белмәде ул. Ничек итеп татар йорты аны кабул итсен, ди инде? Кайда һәм кайчан күренгәне бар андый хәлнең? Шәһәрдә генә мөмкиндер ул мондый бәхетләргә ирешү
Марфа авырып китте, күңеленең бозылуы, хәтеренең чуалуы аны тәмам эштән чыгарды. Ул һаман, ил өстенә ак кар ягып, суык кыш башланып китүгә карамастан, үзенең түрдәге чаршау артына көйләнгән урынында авырый бирде. Дөньяның кызыгы һәм рәхәтен тәмам югалтып, җанын алырга хәерсез үлемнең килүен дә теләде, тамактан калды, ябыкты, агарды. Берәүләр мондый хәлдән ямьсезләнеп китсәләр, ул, киресенчә, унсигез яшьлек кыз. чибәрләнгәннән чибәрләнде, күрер күзгә изге иконадагы Мәрьям-ана сыйфатлары керде. Озак ятып арыган тәнен язар өчен төннәрен торып утыргалаган чакларында, уянып китеп, ут кабызган әнисе аның шундый кыяфәтен күрүдән егылып киюрдэй булды. «Бу бала бер дә манты мае. ахры, тизлән аерылырбыз кебек гоела!» дип иренә дә сөйләде, аны да шиккә салды Ул юрауларга карамастан, яңа ел алдыннан, халык бәйрәмнәр ясый башлаган көннәрнең берсендә Марфа иртән аягына басты, юынды, өстәл арт ы на килеп утырды. Моны көтмәгән һәм кызларының авыру булуы белән тәмам килешкән әти-әниләре хәйранга калдылар Моңа кадәр чукынуны гадәтләреннән гөшеп калдырган итсәләр дә. куллары үзләреннән-үзләре хәрәкәтләнде.
О. Сваятая дева-Мария!'. диде әнисе, әллә кызына, әллә Христос анасы Мәрьямгә сүз юллап.
Кызлары моңа игътибар бирмәде Туры вә төз аркасын билдән алга бөгеп баш какты, чәй ясады, әти-әнисенә кушылып эчә башлады Алар бер генә дә сүз әйтергә кыймадылар. Гүя. бу үз кызлары түгел, бәлки аларның (абынып уртаклашкан изге зат иде Чәй тәмамлануга. Марфа шул ук рәвешен саклап кузгалды, рәхмәт әйтте һәм башын иеп кенә
Яхшы сәламәтлекләр сезгә, анам! Яхшы исәнлекләр сезгә, атам! дип сәламләде дә киенә башлады Әти-әнисе аның чиркәү!ә барачагын күзаллап, туктатырга да. аркылы төшәргә дә белмәделәр, гыйбадәтханәләренең күптән инде җимерелә башлавын, анда колхозның ашлык амбары икәнен дә оныттылар Гүя, менә хәзер чаң кага башларлар төсле идс Әмма ялгыштылар Марфа комсомол ячейкасы урнашкан йортка таба кит ге һәм аннан кич белән генә кайтты. Уйнак Федор, бер apibina, бер алдына төшеп, аны озата килде. Марфа сер бирмәде, әмма аның йөзе алсуланып нурлана, җаны яшәү дәрте белән тулы иде
1 Йа. ине Мәрьям-ана!..
Әти-әнисе моңа да хәйранга калдылар, һичбер вакыт кызларын бер генә эштән дә тыймаган, үз башы —үзендә, дип яшәгән җирләреннән, бүген кайларда нәрсә кылып йөргәнен сорарга теләделәр. Әмма батырчылыклары җитмичә, вакытыннан элек урыннарын йомшартып, менеп яттылар да бер-берсенең кочагына чумдылар. Ә Марфа кич буе китап укыды, бары тик әтисе икенче тапкыр сәерсенеп ишеген ачып карагач кына йокларга кирәк икәнлеге белән килеште, әмма күзләре озак йомылмыйча. әллә нәрсәләр уйлап бетерде.
Аларның өйләре алты почмаклы, ихаталары ныклы, такта койма белән әйләндереп алынган—бабасы звонарь мирасы иде. Марфа үзләрен Самуиллар белән чагыштырды һәм үзе дә сизмәстән ятсынып куйды: «Менә, дурак, менә дивана! Ахмак түгел диген инде син мине! — дип акылы шашынды.— Кем соң аның алдында Самуил, мескен татар, кем соң ул? Саташу, саташу гына һичнәрсә түгел! Аяк астына палас итеп ташларга да яраклы түгел бит ичмасам, басурман!» Марфа үксеп елап җибәрде, авызына ястыгының тышлыгын кысты, йөрәге белән акылы тарткалашты. Иртән уянган чагында ул үзенең кайчан һәм ничек йокыга киткәнлеген аңлашмый торды, бөтен гәүдәсендә авырлык тойды. Берәүләр ял итеп, рәхәтләнеп караваттан кузгалалар, ә ул ватылып, арып аягына басты. Әниләре белән утырып чәй эчте, үзен кичәгечә тотты, шул ук сүзләрне әйтеп, өстәл артыннан купты һәм киенеп чыгып китте. Әмма бу юлысы әтисе түзмәде, артыннан:
Озак йөрмә, кызым! — дип калды. Бу хәлләрнең мәхәббәт галәмәте икәнлеген аңлый иде булса кирәк.
Шулай кыш үтте, яз да китте, җәй җитте. Самуил килеп күренмәде, Марфа кабат аны эзләп бармады, сораштырмады. Язмышы һәм бәхетсез мәхәббәте белән килеште, әмма кайчан да булса аларны язмыш очраштырачагына ышанып, юлына, бәхетенә аркылы чалынып, үз хәленә төшерергә һәм ялындырырга ниятләп куйды. Тик уе барып чыкмады, тормыш аның бу теләген ераккарак, гомере ахырынарак саклап калдырырга, кичектерергә мәҗбүр итте. Башланып киткән яңа сугыш бар халыкны берьюлы мең бәлаләргә салды. Язлыкта тимерчелеккә ярдәмче эшкә билгеләнгән Федяның аягына эскәнҗә төшеп сындыруы һәм аның кыек ялгануы аркасында, Марфа кормасыннан бердәнбер егет буларак, ул гына сугышка алынмыйча калды. Самуилның беренчеләрдән китүе килеп ирешсә дә, кыз моңа игътибар итмәскә тырышты.
Ул вакытта сугышның бүген-иртәгә бетәсенә ышана иделәр. Әмма үлем хәбәрләре дә килгәләгәне ишетелә башлады. Районга аның иң беренчесе Камилә анага килде. Самуилның һәлак икәнен бөтен тирә-юнь сөйләде. Ул «похоронка»ның кул арты — бу очракта шушы сүзне куллану уңышсыз икәнен беләм, әмма дөрес бит — җиңел булып чыкты, алар бер-бер артлы килә башлап, һәркем хәсрәтен үз авылында, яки үз йортында гына йотты. Урысларның түр почмакларына иконалар менеп кунаклады, татарларда әбиләр намаз һәм уразаны калдырмый, оныкларына да өйрәтергә тотындылар. Тик Марфаларда гына бар да элеккечә калды. Сугышка йөрү өчен әтисен картка санадылар, гаиләләрендә бүтән ир заты юк иде. Әмма әнисе почмакка сүрәт утыртканын күргәч, кызлары аны шундук алып ташларга боерды. Ул инде хәзер ирләрчә киенеп, чыгымлаган атларның да тезгененә генә басып сөйләшә, кырчылык бригадасына бригадир, фермаларга мөдир, алачыкта тимерче, эттән усал бер нәмәрсәгә әверелгән иде. Болай барса, колхозларына рәис тә булып алырга мөмкинлеге бар иде. Әмма Федор аннан хәйләкәррәк эш йөртте, кызны үзенеке итүнең чарасын тапты.
Моңа кадәр ничекләр генә кыланып карамаган иде ул. берсе дә барып чыкмады. Кырык өченче елдан авыл советына рәис булып куелгач, Марфа белән үзен язылышкан рәвештә документ та тутырмакчы иде, моның бернәрсә дә бирмәячәген төшенеп өлгерде. Көннән-көн ныгый һәм усаллана барган кызны болай җиңел генә алдау мөмкин түгел шул!
Аяк чалырга, каршысына китереп тезләндерергә иде исәбе, әмма ничек'1 Эшләгән эшенә зыян салыпмы? Юлын кисепме?
Сорауларына җавап үзеннән-үзе табылды. Ирләрчә кыландыра торган Марфа ара-тирә авызына, ныклык өчендерме, аракы да капкалый икән. Моны белеп алгач. Федорның эченә җылы йөгерде: «Берне эчкән кеше, икенчесен дә йота, исереп тә китә! Сыйларга үзен, сәбәбе килеп чыгу белән үк!» һәм ул шулай эшләде дә..
Салкын январь киче иде. Авыл халкы койма-читәннәрен. лапас-сарай түбәләрен ватып, утынга ягып бетергән чаклар. Ә идарә йортында җылы. Ходайның рәхмәте, ни эш беләндер. суыктан өшеп. Федор янына Марфа килеп керде. Йөзендә арыганлык сизелә. Әмма һаман да күз явын алырлык чибәр, чукынган
Федор аны күрмәмешкә салышты, бер кәгазьдән икенчесенә саннар күчереп язуда булды. Марфа, җылыдан иркенәеп, өстендәге толыпны салды, почмактагы урындыкка куеп, үз язмаларын актара башлады. Алар бер бүлмәдә кайвакыт очрашсалар да, араларында бәйләнешне кыз беткәнгә санап һәм үзенең кемлеген белеп, егеткә әллә ни игътибар бирми иде. Ә бу юлысы. теленнән шайтан котырттымы, әйтеп куйды:
— Йә, Федор, эшләр тәгәри синең, җылыда гына утырасың! Ә мин өшеп йөрим..
Егет, тол хатыннарны һәм кыз-кыркынны караштырып өйрәнгән мәлгунь зат, ризалашкан кеше төсле елмаеп кына:
Өшегән кешегә чарасы бер генә инде! —дип өстәлгә бер ярты чыгарып бастырды - Мә, бурычка булыр!
Нәкъ шушы сүзе белән катырды да Марфаны. Ул ачуы килеп:
— Сыйлыйм әле үзеңне, диген, юньсез!—диде.— Дусларга бурыч була мыни?
Эшнең ахыры нәрсә белән бетәсен уйлап та тормастан, Федор аракыны стаканга бушатты, үзенә дә бүлде. Марфа, әллә бик туңган идеме, әллә гадәтенә кергәнме:
— Җиңү өчен! -диде дә йотты. Федор калышмаска тырышты. Кыз тәнендә җылылык сизенә башлаганчы икенчесен салды. Дөрес эшләгән икән.
— Су гына бугай бу, Федор, утлы табага баскандай итә торган иде,—дип Марфа монысыннан да баш тартмады, шунда гына тәне кызып киткәнен тойды. Әмма аның арыган тәненә монысы артык иде. Үз өстәле артына утыруга, оебрак китте. Нәкъ шушы сәгатьне инде әллә кайчаннан бирле көткән Федор үз эшенә кереште һәм аны кочагына алып, идәнгә толыпларны ташлап, өстене ауды. Кызга да наз кирәк булган икән. Ул, кем белән нәрсә кылганын белештерми, егетнең теләкләренә буйсынды...
Федорны иң нык гаҗәпләндергәне шул булды: Марфа кыз түгел иде. Ул бит аның артыннан пичекләр генә йөреп карамады, юлларына тузан булып җәелергә, тәннәренә мунчала кебек уралырга риза иде. Ә ул горур башын югары куеп йөргән иде бит, әллә кем. диярсең. Югыйсә гөбе тишелгән, имеш...
— Теләгеңә ирештеңме?
Марфаның төгәл һәм айнык сүзләре Федорны үтереп салды Нинди теләк монда? Нинди теләк? Ахмакка калды бит ул. ахмакка, эт җан! Кыйнап ташларга кирәк үзен моның өчен, кызлар кебек хәтәр йөргәненә!
Әмма Федорның моңа тәвәккәллеге җитмәде. Марфаның тулып пешкән тәннәренә кулы тиеп китүгә, көче вә гайрәте китте, ачуы сүрелде. Кем белә соң әле аның кыз түгел икәнен? һичкемнең авызыннан андый сүзнең чыкканы юк! Теге, сугышта дөмеккән татар белсә генә инде! Ул да хәзер сөйләп йөри алмый'
Бу фикерләре Федорны җиде кат күккә чөйле. Ул үзен җиңүче итеп тойды һәм кызның тоегын исенә төшерде: «Әйе. җиңү өчен булды бу! һичшиксез. Федорның җиңүе, ничә еллар күзләп йөргән кызны буйсын-
дыру өче»! һай-ли. булган кеше дә инде үзең! Дөньялары җиде якка тәгәрәп китсен! Әмма дә теләгенә иреште бит!» Федор кычкырып җибәрергә теләде, хәзер сикереп торып, шушылай салкын карга чыгып аунаса да, аның тәне суынмаячак!
— Теләгеңә ирештеңме?
Марфаның кабатлаган бу соравына җавап биреп тормаса да була! Хәзер ул аныкы. Ычкынырга уйлап кына карасын, халыкка гайбәт таратачак, җанын алачак. «Каптың, кызый, бик шәп эләктең! Бөтен барлыгың белән!»
— Син кыз түгел идеңмени?
Федор Марфага үтергеч сорау ыргытты. Әмма ансының исе дә китмәде төсле, җитмәсә, мыскыллы итеп көләргә дә булдырды.
— Анда синең ни эшең бар? Әгәр дә кызлыгым сакланса, бирешеп торыр идемме сиңа?
Алар тынып калдылар. Бераздан Марфа салынып ташланган киемнәрен киенә башлады. Федор да үз җаен карады. Әмма кызның ычкына баруын тоеп, ничек тә аны яңадан үз тырнагына кайтарырга белмичә аптырады. Мәсьәләне чишүдә аңа тагын үзе дә сизмәстән, Марфа ярдәм итте.
— Кешегә сөйләп йөрисе булма!
— Әгәр дә миңа кияүгә чыксаң, һичкем белмәс!
Моны ук ишетермен дип көтмәгән кыз хәрәкәтсез калды. Федорның авызлары ерылды: «Аһ, эләктеңме, асыл кош!» — дия-дия күңеле сөенде. Марфа нык капты, селкенерлек тә җае калмаган төсле иде. Әгәр дә Федорга туры дәшсәң, теленә керсәң, авылына гына түгел, бөтен тирә- юньне сасытачак. Юк, моны Марфа күтәрә алмый! Самуилның онытуын үткәрә алды, яшь иде, тормышка мәхәббәте көчле иде. Үзе һаман аны ярата иде, яратачак иде Әмма бу юлы, Федорның берне биш итеп сөйләүләрен белмимени ул! Кемгә кирәк ул хәзер һәм кемгә кирәге булачак? Ирләрнең бәһасе мең алтын чак. Гаилә дә кора алмаячак бит...
- Белмәдем мин синең шушындый кабахәт икәнлегеңне! һай, ял-гыштым!— Марфа офтанып куйды.
— Үлчәп сөйләш! Халык алдында рисвай итәм, югыйсә! Үлчәп сөйләш! — Федор көчнең үз ягында икәнлеген яхшы белә иде, шунлыктан тынычланып алды һәм куркынган кызга саклык белән генә, суга күрмәсен. дип якыная төште һәм назланып кына теләген аңлатырга кереште: — Чык миңа кияүгә, чүк тезеңне, ул вакытта балда-майда гына йөзәрсең, һичкемгә сөйләп йөрмәм, хәтта үзем дә онытырмын!
Марфаның башка чарасы калмаган иде. ул буйсынырга әзерләнде. Моңа кадәр күренә башлаган ирләрчә кылану-кыландыру сыйфатлары, усаллыклары тәмам су белән юыл!ан төсле юкка чыкты, нишләргә дә белмәде. Килешүгә йөрәге каршы иде. Бу сасы исле Федор белән ничек гомер буе яшәмәк кирәк? Җаны да кара бит аның! Бөтен тирә-юньдә Зайцевларның эчкече бер зат икәнлеген беләләр биг! Ничекләр генә шушыңа буйсынсын икән ул? Кайларга китеп олаксын икән?
— Йә-йә, әйт тизрәк, яки мина кияүгә чыгасың, яки мин сине рисвай итәм, гайбәт таратам, абруеңны сындырам!
Федор ашыктырды. Әйткән сүзләрендә ялган юк, ул боларның һәммәсен, һичшиксез, эшләячәк. Селкенә дә алмаячаксың! Марфа үзен мескен, җебек итеп тойды. Әмма чәчрәп тә китә алмаячак иде ул. Хатыннар арасында шактый буталып, рәислегеннән файдаланып куркытырга, җаннарына үтә белергә өйрәнеп алган Федор тантана игәргә әзерләнде. Хәтта кыз ризалашмаса. алга таба ничек эш йөртергә тиешлеген дә уйлап куярга өлгерде. Бу аның бәхет сәгате идеме, әллә язмышы шушында көйләнеп куелганмы, акылы яхшырганнан яхшырды, теле остарганнан остарды Марфаны тәмам бутап ташлап, елатыр дәрәҗәгә җиткерде, чарасызлыгыннан файдаланып, үзенең хәйлә вә оятсызлык кайчысы белән йөрәк-бавырларыннан кискәләгәннән-кискәләде. Болай да буйсын- маса, ул аның башка юлын белми дә иде, югыйсә.
— Мин риза,— диде Марфа, үзенә-үзе хөкем чыгарып,—теләсәң, башымны кис, әмма гайбәтемне генә чыгарма?'.
Федор кызның сүзләреннән хәйлә сизенеп алды: «Ничек шома котылмакчы була’ Ашыкмый тор әле. жан кисәгем, эшне болайрак итәрбез! Бер эләктергәч, җибәрү юк инде, өмет тә итмә, башыңа да кертмә!»
Мин сина кияүгә бүген үк чыгарга риза, дип әйт!
Егет әйтелгән сүзләрен кабатлауны таләп иткәч. Марфа сүзсез торды, әмма ул арада: «Беткән баш беткән инде, минем хәзер кемгә кирәгем бар!» дип ниягләде дә:
Мин сиңа кияүгә чыктым, дип исәплим үземне! — диде.
Бүрене еккан куян төсле Федор тантана итте Ашыга-ашыга лампага ут элде, бүлмә яктырып китте. Караш ы чырайлы оятсыз Федор каршында кар кызы төсле ак һәм чибәр Марфа башын аска иеп тора иде. «Ичмасам ут кына яндырмаган булса да ярар иде. бу шыксызнын йөзен күрмәс идем!» дип уйлады ул. Әмма аның белән бергә гомер буе ничек яшәячәге хакында ваемны башына да кертмәде, анысына караганда монысы әһәмиязлерәк иде югыйсә Акылы чуалганрак чагы шул!
Мөһере үзебездә, кенәгәсе кулда! Бүген үк теркәп калдырыйк! дип. Федор кәгазьләрне тутыра башлады һәм бераздан Марфага якынрак килергә кушып, аңа каләм сузды Менә монда имзагызны калдырыгыз, сөекле ханым'
Мондамы9 - Марфа менә хәзер ире булырга җыенган бу адәмне урындыгы-ние белән тәрәзәдән алып очырыр иде дә.
Нәрсә? Имзаңның рәвешен оныттыңмы әллә?
Катып калган кызга Федор таләпчән эндәшергә кирәклеген яхшы белеп эш итте. «Кире уйлап куя күрмәсен тагын!» -дип курыкса да. бу хисен җиңәрлек кенә үзендә көч тапты.
Ничек дип куярга9 Волковамы. әллә синеке итепме?
Көтелмәгәндә сәер сорауны ишеткәч. Федор елмаеп җибәрде, әмма аңа бу мизгелдә йомшарырга ярамый иде Кагырак әйтмәсә. кыз хәзер кире уйларга мөмкин.
Үзеңнскен! Үзеннекен! Минекен куя башларга өлгерерсең, алда тормыш озын әле!
Марфага барыбер кебек тоелды Гүяки, ул үзенә үлем карары чыгарган кәгазьгә имза саламыни, куллары акырын гына хәрәкәтләнә Кая китте аның әле бер сәгать элек кенә булган усаллыклары, ирләрчә тәвәккәллекләре? Берсе дә юк. берсе дә калмады Намусның тапталу, гыйба тнең 1 аралу куркынычы алдында бирешә икән бу хатын-кыз. Моны ирләр аңлыймыни?
«Волкова» дип имзасын калдыргач. Марфа өстенә тунын киеп, чыгып китү ягына ашыкты. Әмма Федор аның чабуына басты.
Кая киттең әле болай? Иреште калдырыпмы?
Никләр өчен генә туктатты да шушы сүзен әйтте инде? Чак кына сабыр итәргә булмый идемени9
Марфа, үз-үзен белештерми, чыгып йөгерде Җәяүле буран киң урам буйлап чаба, чабуларын ача. йөзенә бәрелә. Кыз карга капланып елап җибәрде Моңа кадәр, Самуилын югалту белән килешкән төннән бирле болай бушанып, дөньяның яманлыгына ачуланып, йөрәк гүрендәге мәхәббәтен каһәрләп, язмышына көенеп үксегәне юк иде Яна гына йөзенә бәргән җәяүле буран аның ялан башыннан, тузгыган чәчләреннән, аркасыннан сыйпады, юатырга теләде Адәм балаларының сагышын алырга табигатьнең көче җитмәсә, кемнең кулыннан килсен, бер Аллаһы тәгаләнең! Бераз елаганнан соң. Марфаның күңеле бушап калды, ул үзенең ахмаклыгына сәерсенеп, башын күтәрде «Нигә әле мин болай бегеренәм. Федор да начар кеше түгел биг' Белгән юк. бу сугыш кемнәрне нинди хәлгә калдырыр әле. очы-кырыс күренми!» диде дә. үз яз-мышына ризалашып, кире идарә йортына таба китте.
Ире Федор ишек төбендә, берни булмагандай, басып тора иде. Марфа аңа бер сүз эндәшмәде, ишекне ачып, эчкә үтте, идәндә аунап яткан калын яулыгын күтәреп алды, бияләйләрен тегендә-моида тибелгән җирдән тапты, ишеккә таба борылды. Куркып китте. Анда, тыныч кына күзәтеп, Федор тора иде.
— Син тышта калган идең бит?
— Тышта булса ни, кереп басарга да мөмкин түгелмени? — Федор мыскыллы гына елмая бирде.
— Миңа кайтырга кирәк!
Марфа ялынган кыяфәттә иренә карады. Әмма монысы: «Мин теләсәм, кайтырга!»—дигән төсле кара йөзе белән текәлеп котсыз елмаюын дәвам итте.
— Федор, җибәр инде мине, кайтыйм?
Хатыны коелып төшкән һушын көчкә-көчкә җыеп үтенә иде. Ире һаман елмая бирде. Әмма ишек төбеннән бераз читкәрәк бер-ике адым атлады да:
- Кая?—дип җикерде.— Кая китәсең әле син! Законлы ирең каршыңда тора, ә син «китәм» дисен!
Акырып әйтелгән сүздән Марфаның колагын ярды, ул тагын да коелыбрак төште һәм елап җибәрде. Бер ялгышы белән шушылай ир табаны астына егылырмын дип башына да китермәгән иде. бигрәк тә мәлгунь Федор каршысында бит. бүтән булса, бер хәл иде. Юк. дилбегәне кулыннан ялгыш ычкындырды ул бүген, урыны бу түгел иде, кешесе ул түгел! Кайтарып алыр әле, кайнар табада биетер! Кол ясамак- чымы? Киресе килеп чыгар, бәгыренә үтеп, йөрәк канын эчәр Марфа! Бүген буйсынган исәпләнсен, алда күз күрер! Ташлап качардай итәр әле үзен. Каптырдым, дигән буламы? Ничек эләккәнен сизенми дә калыр, гомере буе табан асларына кадәр юар. Юкса төбәккә бер дип сөйләнгән Марфа булмас ул, күреп торыр! «Мин җәһәннәмне күрдем, аныкын моннан да түбәнрәк итәм. тәмуг ясыйм!» — дип уйлады һәм күңеленә салып куйды. Аягына эскәнҗә төшереп гарипләнгән Федор тормышында нинди каты кыскычка килеп кергәнен әлегә белми һәм төшенми, киресенчә, бәхеткә чумдым, дип тантана итә иде.
19
_ едор Марфаның ире булырга күптән җыенып, ниятен кисәргә мөмкин егетләрнең барысын да кыздан читләштергән иде. Хәтта Исмәгыйльнең дә башына җитәргә әзер иде. Теге янгын аркасында нахак рәвештә тоткынлыкка төшкәч, бу татар мәңге дөнья йөзен күрмәс, дип уйлаган иде дә, аның котылганын ишеткәч, берәр хәйлә табып, харап итеп ташларга кирәк үзен, дигән планнар корды. Әмма акылы белән ул уйларының очына барып җитә алмыйча, ничек эшләсә дә. уңышлы килеп чыкмас кебек иде Бу юлысы да аңа көтелмәгән очрак ярдәмгә килде. Була бит шулай, берәүләрне, акыллары бар сәбәпле, тормыш ярдәмнән ташлый, үз көчләре белән ирешсеннәр өчен бар юлларны яба, ә икенчеләргә, аларның тинтәк икәнлеген белепме, гел ярдәм итеп, очраклы вакыйгалар рәвешендә теләген алдына чыгарып куя. «Бирим, дисә колына, чыгарып куяр юлына!»—дигән сыман.
Ул вакытта Марфа урын өстендә иде. Федор үзенең авылдашлары белән дәүләткә ашлык тапшырырга кара көздә олау белән килде. Туры пристаньга җибәрделәр. Баржаларга бушатырга кирәк иде. Чиратка бастылар. Ярты сәгатьләп торганнардыр. Казаннан килүче теплоход тукталды, аннан биштәрләрен аскан карчык-корчык, килен-киленчәк төште. төркемнәрендә ир-ат халкы аз иде Арада берсен Федор ерактан ук танып алган кебек тойды. Калку гәүдәсе, тыныч һәм саллы адымнары аның кем икәнлеген, кара төстәге киеме, караңгыланып киткән хәсрәтле
йөзе исә кайдан кайтып килгәнлеге хакында ачык сөйлиләр иде. Әмма Исмәгыйль якынайган саен, таныш кебек тоелганлыгы юкка чыгып, читгят бәндәгә охшап китте Федор шикләнеп тә алды, бәлки ул түгелдер9 Аларның күзләре очрашты, Исмәгыйль, белгән кешесен күргәч, елмаеп жибәрде Марфаның авылдашы бит, ни хәлләре бар икән9 Сорасын, әле кайчан күрешәләр?
Сәләм, Федор! Танымыйсынмы әллә, шикләнеп карыйсын9
Исмәгыйль киң күңел белән кул сузса да, теге янгын көненнән соң үзен тотышын исендә саклаган Федор салкынрак булырга тырышты. Нигә ди әле ачылып китсен? Кызыңны, бала чактан карап-күзләп, яратып йөргән кешеңне тартып алсын да, Федор аңа авыз җәеп торсын әле? Шулай да җавапка кулын сузмыйча кала алмады
- Сәлам-сәлам!
Нигә бик күңелсез әле?
Федор сүзгә керешергә теләмәгән кеше төсле яны белән борылды Аның бу хәрәкәтеннән шикләнеп калган Исмәгыйль китеп бармакчы иде туктатты:
Син инде безнең авылга килеп йөрмә, белдеңме!
Нәрсәгә? Минем гаебем юк бит!
Исмәгыйльнең какча йөзе тартылып китте, яна гына ерып җибәргән авызы җыелды, төсе коелып төште Аның күңеле соңгы вакытта күргән җәберләр аркасында артыгы белән сагайган иде. Эчендә үч һәм ачу йөрткән Федор катырак сөйләшергә тырышты, менә хәзер якалап алырга да арба астына аударып, изеп-таптап ташлар! а теләде. Әмма бу кадәр үк вәхшиләнергә җөрьәт итә алмады Ничек тә болай гына, мыскылламый- нитми җибәрергә исәбендә юк иде.
Марфа кияүгә чыкты, сине көтеп тормады! Шаярткан гына ул сине, белеп тор! дип ыржайды Безнең авылга килеп йөрисе булма, очрашырга теләгең бар икән, оныт! Юкса, кайткан җиреңә кабат китәргә туры килер! Аңладыңмы?
Марфа кияүгә чыкты? Кайчан? Ничек?..
Мопсын ук егет көтмәгән иде булса кирәк, сорау арты сораулар яудырды да. дулкынланудан төрмә һавасы тәмам бозган күкрәге ялкынсынып, йөткерә башлады, Федорның ашлык төягән арбасына бөгелеп төште. Аның бу хәлен башка олаучылар да күрделәр, әмма янына килүче күренмәде. Әгәр дә алар борылып карамаса, Федор күнитеге белән Исмәгыйльнең эченә тибеп тә җибәрмәкче иде, шикләнә калды, татарларны кузгатуы бар!
Нәрсә, сине көтеп торыр, дип уйладыңмы9 Кирәк ди ана кулак ялчысы! Ахмак, ди, ул!
Йөткерүдән туктап, Исмәгыйль күзләрен Федорга төбәде. «Алдыйсың бит, шакшы урыс!» дип уйлый төсле иде ул. Кул суза калса, якалашырга да мөмкин иде Федор, аңа шул гына кирәк бит! Әмма Исмәгыйль башка бер сорау да бирмәде, юлын дәвам итәргә уйлап, аркасына буш биштәрен җайлады, шулай да тукталып
А-алай икән, дип әйтеп куйды. Ире кем соң? Кемгә барды?
Федор бу очрашуда беренче тапкыр елмаеп жибәрде. тәмәкедән сөр- сеп-саргаеп беткән тешләре ыржаеп алга чыкты
Мин. дисәм, нәрсә әйтерсең?
Син? Ничек син?
Исмәгыйль моңа ышана алмый иде. Шулкадәрле чибәрлекләре белән бу котсызга ничек караган икән, дип уйларга аның тулы хакы бар иде. әмма соравы икенче төрле яңгырады
Син яшь бит әле, солдат хезмәтенә дә бармаган! Юктыр-юктыр, мөмкин түгел!
Федор гагын да зәһәррәк итеп көлде.
Солдат хезмәте качмый ул. ә Марфа качты менә үзеңнән! Рәхәтләндереп яшибез әле!
Федорның бу рәвешле мыскыллауларын ахрына кадәр тынлап торырга Исмәгыйльнең хәленнән килмәде. Аның күзләренә кайнар яшьләр тыгылырга, егетне агызып китәргә әзер. Качсын ул моннан, ераграк, кеше-кара күрми торган җиргә!
Әмма аягыннан нидер тотып калган төсле, әллә йөрәге өзелеп төштеме, әллә Федорның ялганы җибәрмиме? Хәлсезләнеп калды. Аның каравы Федор, көтелмәгәндә мәсьәләнең үз файдасына хәл ителүенә тантана итеп, һаман да елмая-көлә иде. Бу мәсхәрә халәтендә озак кала алмаган булыр иде берәүләр. Әмма Исмәгыйль тагы да салкын итеп Федорның күзләренә карады да:
Миннән сәлам әйт, бәхетле яшәсен! — дип чын күңеленнән әйтте,— Ә син. белеп тор. аны юкка рәнҗетәсе, кеше алдында ким-хур итәсе, кимсетәсе булма! Ишетсен колагың!
Моңа Федорның ачуы кабарды.
— Синең анда ни эшең бар! — дип. тагын да каты бәрелергә. Исмәгыйльне кыздырырга, калай әтәчләнергә ашкынды. Әмма барып чыкмады, Исмәгыйль:
Ишеттеңме!—диде катыланып.
Усал күз карашыннан, җитди сүзеннән һәм дә үз ялганы ачылудан шикләнеп калган Федорның җаны калтыранды. Яшь аермалыклары, дөньяга карашларының ике төрле булуы үзләрен сиздерде. Әгәр дә Исмәгыйль шунда өстәп тагын бер-ике сүз дә әйтсә, катырак эндәшүен дәвам итсә, Федор тулысынча бирешәчәк һәм шаяртканын белдерергә дә мөмкин иде. әмма араларында бүтән сөйләшү күренмәде. Исмәгыйль. кискен генә борылып, юлдан югарыга таба менеп китте. Бераз баргач, аның йөткерүе башланды. Ул арада Федорның иптәшләре.
— Кем иде ул, кем иде. теге татар түгел идеме? — дип янына җы-елыштылар.
Юк, ул түгел иде! - диде Федор, ачуы кабарып.— Былтыр миннән бурычка акча алып торган адәм иде, һаман кайтарып бирми!
Ул тагын ялганлады. Әмма арадан танып калучылар да булган икән.
Шул иде. шул иде!..— диючеләр дә табылды.
- Бөтенләй бетерешкән икән, бичара!..
Шунда аларны ашыктырып, баржа ягына дәштеләр. Барсы да, артык сүз куертып тормастан. үз арбаларына таралышты.
Кире кайтканда Федор бары бер нәрсәдән, Исмәгыйльнең юлда очрап, берәрсенә утырып, серне бүлешүеннән, ялганы тотылып, харап ителәсеннән шикләнеп, атын олаудан алгарак чаптырды. Әмма шикләнүе урынсыз булган. Исмәгыйль аларга очрамады. Үзгә юлдан киткәнме, әллә инде район үзәгендә тоткарланганмы, билгесез калды. Баштарак Федор аны алларына килеп чыгар, авылларына килер. Марфаны эзләргә, сөйләштерергә маташыр дип тә уйлады. Әмма егет күренмәде. Марфа да урын өстендә ята бирде. Бары тик кыш җиткәч кенә, аракы эчеп, урамда йоклаудан салкын тидереп, каты авырудан шифаханәгә эләккәч кенә Федор, җай китереп, Исмәгыйльнең авылдашыннан белеште: Казанга күченеп киткән икән...
Бу сырхавы аркасында, Федор ул елда солдаттан калды. Әгәр дә алган булсалар, сугыш башлануга һәлак ителәсе икән. Ярый әле боярның алма бакчасын яңартып, аны тәртипкә салуга кереште, тимерчелеккә килеп, һәртөрле эш коралларын хәстәрләүгә тотынды Бәхетең килсә, артыңнан куып йөри. Кирәк бит шулай! Моңа кадәр урынында мәңге кузгалмас кебек утырган эскәнҗә аягыңа төшсен дә тубыктан түбән изеп ташласын инде. Баштарак Федор моны Исмәгыйльнең каргышы дип кабул ит ге. Җитмәсә аягы да дөрес ялганмады, эчкә таба кәкре булып калды. Аны солдаттан азат иттеләр, кулына ак битлек тоттырдылар. Килеп чыккан сугыштан ул шулай имин калды. Әнә. Исмәгыйльләр кырылсын, аларга төс ул!
Федорның Марфаны күзләп йөрүен, артыннан килеп йөдәтүләрен бөтен авыллары белән белә иделәр. Инде Исмәгыйльдән дә отылдырды. аның дә эзен суытты, кыз үзе дә онытса. Федор кулына төшәчәк Ул моны яхшы белә, хәйләсен генә таба алмый иле.
Менә, салкын, жәяүле буранлы кышкы кич анысын да хәл итте. Марфаның кочагында хәзер Федор, бары тик ул гына җылыначак. бернинди егет һәм ир комачау итә алмаячак. Ә Исмәгыйльдән ничек котылуының серен, һичкем ишетмәгән төсле, хатыны да белми калачак. Нигә әйтеп I орсын ди әле ул аңа. ахмак түгел ич!
Кургаш яңгыр булып Исмәгыйль өстенә ишелгән нахак бәла инде үтен китте, дип санасалар да. чынлыкта әле аңа шактый гомерен билгесезлек ю яшәргә туры килесен күпләр белми иде. Бояр улы Воронов- скийның кылган яманлыклары шактый күп җыелган. аларның иге-чиге күренми, шунлыктан тикшерү эше дә артык озынга зураеп сузылды. Исмәгыйльнең гаепле түгеллеге ачыкланып җитә алмады, бәлки ул алар- ның тозагына капкан ялчыларыдыр, дипме уйладылар, әллә теге бар гөнаһларын да танып бетермәде, мопсын егет белеп җиткерә алмады. Әмма аны мәжбүри рәвештә Казанда калдырдылар. Тикшерү барышында кирәге чыга калса, чакыртырга тиешләр иде
Чыннан да. аның янына ике мәртәбә Гөлсара килде. Беренче тапкырында аларны очраштырмадылар, шулай да китергән әйберләрен алын калдылар, Исмәгыйльгә керпеләр. Бернинди ышанычы һәм таянычы калмаган чагында үзен кемнеңдер искә төшерүе өчен олы сөенеч булды, икенче тапкырында күрештерделәр. Гөлсара аның хакында гаепле дә. гаепсез дип тә уйламый иде Теләге бары бер генә, көтеп ала алмавы сәбәпле гафу үтенү! Язмышының шулай килеп чыкканына үкенә иде ул. Бәлки Исмәгыйль шушылай авыр хәлгә төшмәсә. очрашу теләге күңелендә уянмаган да булыр иде Менә бит дөньялар нишләтә! Адәм балаларын кайгы берләштерә шул. Хәсрәглене хәсрәтле бәндә генә таный, бәхеглеләрнең газаплыларда эше вә сагышы юк! Күңеленнән киселеп ташланган Гөлсараның яңадан кире кайтарылуы менә шушы вакытта башланып китте. Әмма бу үпкәләүне алыштырган рәхмәт хисе генә иле. егет моны яхшы аңлады. Мәхәббәте һаман дә Марфага төбәлгән, аның белән генә бәхетле булырга омтылу белән куәтләнгән иде
Син мине. Исмәгыйль, гафу ит инде, диде Гөлсара аңа бу очрашуда Төшләремә кереп газапладың, ачуландың. Шуны гына үтенеп килдем!
Исмәгыйль һаман да чибәр, матур иде Гөлсараның чәчләренә вакытыннан элек ак йөгерергә өлгергән Хәсрәте олы булып, бик авыр кичергән иде. бичара Янында яклаучысы һәм киңәшчесе юклык та аны бетергәндер инде Әгәр дә акыллы киңәш биреп: «Моның белән генә дөнья җимерелми, алда гомерен бар әле. әллә нинди бәхетләргә дә ирешерсең!» дип берәрсе ышындырган булса, ул болай ук чарасыз калмас иде дә. андый кеше табылмаган, күрәсең.
Ә синең чәчләреңә ак куна башлаган. Гөлсара, диде аңа Исмәгыйль тыныч кына Мин сине күптән гафу иттем инде, дөресрәге, монда ни гаебен бар. синең бит бер гөнаһың юк! Борчылма, шатлыклы көннәрең алда булсын!
Юк. Исмәгыйль
Гөлсара еларга әзер иде. әмма сыгылып төшмәде, үзен тыныч тотарга тырышты Хәзер ул әйтә, нигә иртәгегә яки берсекөн!ә калдырырга, белеп торсын: «Исмәгыйль, юк. мин сине яратам, үлемгә бармавымның сәбәбе дә бары тик син генә Гафу итәсең икән, ул вакытта минем хисләремә дә җавап бирә аласың!» Алдан ни сөйләшергә икәнен уйлап куйган Гөлсараның башында бу фикерләре юк иде. ярлыкау үтенү һәм чыгып китү генә иле Әмма яратып йөргән, төн йокыларын алган егетен күрү анын хисләрен уятты, элеккечә үк өзелеп сөясе һәм Исмәгыйлен мәхәббәт челтәренә төрәсе килде. Бу тыелгысыз хисләр гашкыны ике
арадагы тимер рәшәткә һәм чит-ят карашлар барлыгын оныттырып, аны егетнең кочагына этәрделәр. Исмәгыйль моны сизде, әмма үзе хакында уйлауга күчте. Гөлсара урынында Марфаны күрәсе килде. Күзләренә яшь тыгылды Тоткынның хисләре үз эшен эшләде. Алдында Марфаның шәүләсе яңарды һәм ул:
— Минем бер генә дә гаебем юк, күңелем сизенә, чыгарырлар, гөнаһлы кешене табарлар... Мин сине эзләп табармын. дип тезеп киткәнен сизенми дә калды. Бу арада инде вакыт беткән, аларны камераларга куа иделәр Башка тоткыннар белән күрешергә килгән карендәш-туганнары аерылышырга теләмичә, рәшәткәләргә ябышкалаган очраклар да булды, әмма Исмәгыйльне беренчеләрдән йолкып алдылар, кабат очрашулар тәтемәячәген белдерделәр.
Гөлсара егетнең әйткән барлык сүзләрен дә колагына элде, бигрәк тә «мин сине эзләп табармын» диюләре аның кәефен күтәреп җибәрде һәм ул үзен яңадан балкып киткән чәчәк төсле тойды. Ул көнне Яңа бистә абыстаена барып, догада искә алырга сәдака да калдырып чыкты, Ал- лаһы тәгаләдән Исмәгыйльнең төрмәдән исән-имин чыгарылуын үтенде. Ни хикмәт, килеп тора бит, авылдашы Зарифулла абзыйны очратып, аңа да шатлыгын уртаклашты, Исмәгыйльнең тиздән чыгарыласын, аның белән күрешкәнлекләрен әйтте Гөлсараның икенче сүзе дөрес булса да, беренчесе өчен һич тә ныклы җирлек юк иде. Әмма күңеле сизенгән икән, егетне чыннан да чыгардылар.
Казаннан беркая да, хәтта туган авылына да китмәскә кушылгач, Исмәгыйль ничек булса да барып урнашырга теләп почмак эзләп йөрде. Кесәсендә акчасы юклык аркасында ул гаҗиз иде. Шулай этелеп-бәрелеп йөдәгән чагында алар тагын очраштылар.
Кич иде, Гөлсара сабын заводыннан кайтып килә. Арган-талчыккан. Барактагы бүлмәсенә ирешсә, ял итәр иде. Көне буе аяк өсте тырмашу йончыта шул. |
— Сәлам. Гөлсара, син түгелме соң бу?
Куанып китте: Исмәгыйль бит! Менә, Аллаһы Тәгалә юк. язмыш юк, дип, ахмак сүз сөйләп йөре әле. Юлларына кадәр туры килеп тора бит. рәхмәтләр төшкере!
Гөлсараның барлык арганлыклары юылып алынды. Елмаюга каршы ачык йөз белән җавап бирде: «Ничек болай? Чыгардылармыни?» — дип сораштыра башларга җыенган акылын узып, аддан йөрәге эндәште:
— Әйдә безгә, тормышымны күреп китәрсең...
— Ни бит әле...
Исмәгыйль әйтергә теләгән сүзен кайсы урыннан башларга белмичә аптырабрак калды. Аның каравы, Гөлсараның күзләр уйнады. Менә бит ул, сөекле кошы Исмәгыйль үзе монда! Тагын сиңа кем кирәк! Алып кайт та чәең белән сыйла, башкасын куй...
Гөлсараның артыннан ияргән Исмәгыйль һаман да үз сүзен әйтеп бирергә аптырап барды, инде агачлык та күренә башлаган иде Кыз алдан элдерә генә, ничек куып җитмәк кирәк.
— Ни бит әле, фатир эзли идем.
Егетнең сүзләре бу юлысы Гөлсараны тыя төштеләр. Көтмәгәндә тукталды да:
— Нинди фатир?—дип сорады.
Исмәгыйль аның йөзеннән аптырауга караганда өркеп калу кебек сәер төсмерләр сизенде. Ул ничә кешегә кереп чыкты, барысы да аны шушын- дыйрак йөз белән озатып калдылар бит. Кем икәнлеген, күпме вакытка кирәклеген белгәч, сөреп чыгару җаен карадылар. Мөгаен базарда итәк астыннан гына вак сәүдә йөртә торганнардыр, милиция белән бәйле кешене оялатасы килмәгәннәрдер инде.
Яшәп торырлык кына. Мине бит әле бөтенләй азат итмәделәр. Төп гаепле кешегә суд булмыйча торып, мөмкин эш түгел икән, Казанда торып калуымны таләп иттеләр,— Исмәгыйль сөйли бирде, 46
әмма Гөлсара өчен боларның әллә ни әһәмияте юк иде Шунлыктан ул бер биргән соравын кабатлады һәм өстәп китте:
Нинди фатир, ди, ул? Нигә кирәк? Безнең баракта ятак җитәрлек. Эш кирәксә, заводта гел урын чыккалап тора. Син бит солдаттан кайттың. гайрәтле, көчле. Кайда да алырлар. Бернинди фатир эзләп йөрү юк. Бүген минем урында йокларсың, иртәгә сине үзем белән заводка алып барам, тик ятмассың бит инде
Яңа гына өстендә йөргән авыр болыт таралу белән балкып кояш чыккан төсле, рәхәт булып китте Исмәгыйльгә Ул берсүзсез диярлек Гөлсара белән килеште
Барак дигәннәре элеккеге озын вә олы агач йорт булып, дче такта һәм фанера белән бүленгән кечкенә бүлмәләрдән гыйбарәт иде Гөлсара исәнләшә-исәнләшә керде. Йөзләренә вә сүзләренә караганда, монда яшәүчеләрнең күбесе татар икәнлеге беленерлек иде. Исмәгыйль хакында берсенең дә туктатып «Кем бу?» дип сорамавы егетне икеләтә куандырды, аңа бер генә төнгә булса да тыныч калырга мөмкин иде. Әмма ялгышты Баракның икенче башыннан берәү бакырып җыр сузды, исерек икәнлеге аңлашылды. Аны кемдер туктатырга теләде, теге исә буйсынмады, кычкырышу кипе, бер яктан яшь бала чинап елый бирде, күрше дивар артыннан икенче хатын сукранды. Дөньяның мәхшәре һәм тынгысыз почмагы шушы иде Әмма Исмәгыйльгә шау-шу ничектер үз кебек тоелды.
Ул арада Гөлсара кайнап чыккан чәйнеген дә күтәреп керде, өстәлен дә тиз арада япты, кадерле кунакларына гына куя торган тәм-томын да чыгарды. Болар! а карап, аның Maiyp гына яшәп ятуын чамаларга мөмкин иде. Үзе һаман сөйләде дә сөйләде:
Әле берничә көн генә элек, авылдан килеп киттеләр, әби белән бабай, синең белән күрешкәннән соң төш күргән идем. Имеш, бер коега егылып төшкәнсең дә. чыга алмагач, аптырап утырасың икән, кинәт яньпгда гына ишек ачылды да кипе. Аннан кояш нуры керле, барасьһг, ямь-яшел болын икән. Кычкырам, кычкырам мин сиңа, ишетмисең Шулай уянып кинем. Кичкә әби-бабай килделәр. Иртән кигтеләр. Сөйләдем синең белән очрашуларымны да. төшемдә күр! энемне дә «Чыгарырлар үзен, озак тотмаслар, котылыр!» диделәр, дөрескә булган икән Юкса шулкадәр хәсрәтләнгән идем.
Сүзе кебек шикәрле-татлы гоелды чәй Күптән авызына бер кыйпыл- чык ризык әсәре кермәгәнлектән Исмәгыйльнең карыны ачкан, инде башы да авырта башлаган иде. Әмма Гөлсараның бер генә сүзе дә артык кебек ишетелмәде Ул. гүяки, үзе белән күрешкәнгә сөенә торган кешене беренче тапкыр очрата иле. Хисләре һәм уйлары изге булу сәбәпле күнеле дә нурланып, тәне ныгып киткәндәй тоелды Алар кат-кат чәй эчтеләр. Гөлсара һаман сөйли горды
Зарифулла абзыйны да күргән идем. Теге көнне Очраштык бит әле. Аңа да әйттем Гаебең юк икәнлеген дә сөйләдем Ул да, шулай, ди «Баланы урыслар гына әрәм ипеләр. бер дигән кеше иде Андый бәндә ут чыгара, димени, кешенең нәрсәсенә кул сузганы бар? Булмаганны' Урыслар г ына башын ашадылар!» ди. Бар сүзләрем белән дә килеште Әниең һәм сенлеңә дә сәлам тапшырырга куштым
Чәйдән сон ягып алсаң да ярар иде дә. моңа кадәр сизелмәгән тынчу һава Исмәгыйльнең борынына кереп, тәнен тирләтә гөшге. Урамга чыгып керергә уйлады, әмма берәрсенә очрап, тегене-моны белешә башлавыннан шикләнүе аркасында утырган урыныннан кузгалмады Гөлсара тиз-тиз өстәлен җыештырып өлгерде. «Эштән сон аның да ятып аласы килә торгандыр9» дип уйлап. Исмәгыйль күтәрелергә ниятләде. Ул торып басуга. Гөлсара аны туктатты:
Ары-бире барасың юктыр бит? диде
- Белмим инде, юк инде, анысы
— Алайса, ят та йокла. Хәзер мин сиңа урын җәеп бирәм Ни дисәң дә, чит кеше түгелсең бит әле. Миндә генә калырсың.
Гөлсараның күңеле һаман да бер сүзне, соңгы аерылышканда Исмәгыйль әйткәнне кабатлый иде: «Мин сине эзләп табармын!» Әгәр дә шулай икән, бик яхшы.
Кыз ары тартылды, бире нәрсәләрдер эзләнде. Ул да түгел, урын җәйде, өстән ак җәймә бөркәде. Аның буй-сынының җитмәгән җире юк иде. кыяфәте бүген биш ирне тезгә чүктерерлек Тик Исмәгыйльнең күңеленнән генә күптән кисеп ташланган. Ул күзләре белән Гөлсараны күзәтә, ә үзе Марфаны сагына. Әкәмәт тә инде бу кеше күңеле, авызына кергән ризыкны күрми, һавадагы торнага тартыла.
Мин күрше Фәгыйлә апаларда йоклармын, син монда урнаша тор, кыз белән егеткә бер бүлмәдә яту килешмәс, кешеләрнең әллә нәрсәләр уйлавы бар. Шикләнмә, һич тә аптырама...
Ул арада Гөлсара чыгып та китте. Күрсәтелгән урында җайланырга гадәтләндерелгән Исмәгыйль аның тәкъдименә күнүдән артыгын белмәде. Чишенә башлады. «Боларның гадәтләре бардыр инде, үзләре беләләрдер,—дип уйлады ул.— Кыз, диме, ә? Шулай диде шул! Мондагылар аның ни газаплар күргәнлеген белми дә торганнардыр. Нигә кирәк. Искәрмәүләре яхшырак...»
Исмәгыйльнең караватка сузылып иркенәюе генә булды, Гөлсара килеп тә керде. Ул тагын нәрсәләрдер эзләнеп маташты. Ары-бире эленгән әйберләр арасыннан күлмәк алды. Тукталып торды. Егет, күзләрен йомгандай итеп, барысын да күреп торса да, сүз дәшмәде, аны янына чакырмады.
— Иртәгә таң белән эшкә, йокларга кирәк инде, йокларга,— дип сөйләнде Гөлсара үз алдына,— Аллага шөкер, Фәгыйлә апаларның бер урыннары буш икән.
Ничек шыпырт кына килеп керсә, шулай чыгып та югалды. Марфаны күз алдына китереп, аның белән сагынышып очрашулары алда көткәнлеген уйлап, хисле вә изге хыял дөньясына күчкән Исмәгыйль йокыга батканлыгын сизенми дә калды.
Иртәнге якта аны Гөлсара уятты. Егетнең үзенә насыйп булачагын алдан ук сизенепме, кыз вакыйгаларны ашыктырмады, мөмкин исә дә кочагына кереп ятуны кирәк тапмады. Тиз генә чәйләделәр дә эшенә киттеләр. Башка җирләрдән эзләп йөрисе дә итмәде Исмәгыйль, сабын заводында урын табылыр, дип өметләнде.
Ышанычы бушка булмады. Аны сөяк кайнату цехына урнаштырдылар. Гөлсараларныкыннан ерак түгел барактан бер почмак та бирделәр. Әмма монысы тегесе төсле аерым бүлмәчекләрдән түгел, бәлки гомуми ятак җирдән гыйбарәт, араларда чаршау яки чыпта гына иде. Исмәгыйльгә иң читтәге салкын почмак туры килде. Бара-тора үзенә чүпрәк базарыннан иске юрган шикелле нәрсә дә алды, салам матрац юнәтте.
Кар соңга калып төшәргә чамалаган елда кыш салкын булырга охшый. Бөтен кеше шул турыда, беләме-белмиме, сөйләште. Барактагы халык эчәргә яратса да. Исмәгыйль аларга кушылмады, шунлыктан аңа «Күндәм» кушаматын тактылар. Әмма егетнең эченә җыелып килгән үч һәм ачу эшнең бөтенләй башкача борылып китүен кайнатып чыгарырга мөмкин иде. Әгәр дә тагын да шулай дәвам итсә, ул шеш көннәрнең берендә шартлап, Исмәгыйль башкалар кебек үк эчә башлаячак, йә инде йодрык канунына бүтәннәрне буйсындырырга омтылганда яңадан башы төрмәгә барып керәчәк иде. Ярый әле Вороновский эше вакытында төгәлләнде, бояр улын терәп атарга хөкем иттеләр, егет һәртөрле шикләрдән азат кылынды. Хәзер нәрсә эшләсә дә була иде. Вакыт-вакыт үзенә килеп, хәлләрен белешкәләп йөргән Гөлсарага да рәхмәт әйтеп, саубуллашып тормастан, эштән чыгуын белдереп гариза язды да. көзге караңгы иртәдә авылларына кайтырга чыкты Паромга өлгерә алмады.
Әмма Казаннан китәргә җыенган теплоходның алар пристаненә тукталачагын белгәч, шуңа билет сорады.
Идел аны каралып-дулкынланып каршылады. Төньяктан искән салкын җил ким дигәндә берничә көннән кар вәгъдә итә иде. Исмәгыйль күбрәк Марфа хакында уйланды Өйләнү иде исәбе. Бүген кайтса, иртәгә үк авылларына барачак, күрәчәк һәм кулын сораячак, нигә озакка сузарга. кешеләр бит ярәшеп тә кавышалар әле һич тә начар тормыйлар. Бер-берсен яраталар икән, бәхетле булырлар! Күпне күрде бит инде, нахак бәлаләргә тарды. Әгәр дә аны да кире какса, дөньяның халык үлчәвенең тәлинкәләре өзелгән дигән сүз! Ул вакытта һичкемгә бәхет тәтемәячәк бу тормышта.
Уйлары Исмәгыйльне алдаган булып чыкты. Пристаньдә Федор белән очрашканнан соң. ул. җанын кая куярга белмичә, урамнар буйлап озак барды Бер җиргә дә тукталмады. Хәтта әнкәсенә күчтәнәчкә дип кала икмәге алырмын дигән уен да онытты Бары тик юл аркылысына сузылган инешкә җиткәч исенә төште, әмма кире борылырга соң иде инде
Исмәгыйль каенсарның түренә кадәр керде һәм тыела алмыйча елап җибәрде. Ә югыйсә әле яңа гына бәгыре ташка әверелгән төсле иде. аңламассың бу адәм баласының күңелен.
Ул арада олаучылар атларын ашыктыра-ашыктыра узып киттеләр Урыслар иде. Теге мөртәт Федор Исмәгыйль аларга борылып карамады, туктаган булсалар да утырмас иде. Моңа кадәр урысларга карата хөрмәте булса да. аның кими баруын тойды Көтмәгән шул Марфасы, көтмәгән. Димәк, яла ягучыларга ышанган .
Исмәгыйльнең туган авылында уздырган атна-ун көне бер дә файдага булып чыкмады. Аны эшкә дәшүчеләр күренмәде. Ул, гүяки, чит һәм ят иде. Урамда очраган кешеләр дә артыгын сораштырырга базмадылар, кайтарганнар икән, бик яхшы, дигәндәй, тизрәк китеп бару ягын карадылар. Кем белә, бәлки кабат алырлар? Дөньясы бер дә төзек түгел, ышанырлык-таянырлык җире юк. Бигрәк тә гомер бакый үзен кимсенгән итеп яшәргә мәҗбүр гатар халкының күңеле сак.
Яздан хәстәрләп куйган агачларын кискәләп, утын итеп. Идел буеннан кышлык чыбык-чабык күтәреп, йортларын салкыннарга әзерләде дә кабат юлга җыена башлады егет
— Улым, өйдә генә калсаң, ни була?
Әни, шулай да. ир күңеле бу авылга гына сыеп ята алмый, бераз җилләнеп, онытылып, кайтыйм, дигән идем, фатихаңны бир инде!
Мескен ана ризалашты. Нишли ала иде соң? Марфаның килгәнен, Исмәгыйль улын сораштыруын әйгсә, марҗаны йортка кертергә бер дә йөрәге җитми Югыйсә ул кыз аны тотып калыр иде дә бит Юк-юк, нәселдә-затта күрелмәгән эшкә ризалык бирәсе түгел! Барсын, йөрсен Дөнья күрмәгән кеше түгел, бәхете чакыра торгандыр, ризыгын читтә икән, эзләтеп таптыра инде! Тик марҗасыннан гына ераккарак китә күрсен Ул гына шушы хәлләргә калдырды үзен
— Борчылма, әни. бик читкә бармам, Казанда гына булырмын, ялларда кайткалап-киткәләп тә йөрермен әле
Исмәгыйль шушы сүзләр белән чыгып китте Әнисе җил капкада аерылып калды, урам чатыннан борылганчы улыннан күтләрен алмады Калада Исмәгыйль тиз генә юньле эш таба алмады Килеп төшкән көнендә үз барагына борып, почмагында өши-туңа төн уздырды Дивар тишекләренә чүпрәк-чапрак кыстырылган булуга карамастан салкын бүрәнәләр ашамы җил йөри иде.
Икенче көнне Гөлсара янына кереп чыкмакчы иде. кире уйлады Ул хәзер үз бәхетен эзләп түгел, ә бәлки көтеп калган сөенеченнән качып йөрүче кешегә охшаган иде.
Кала кадәр калада аңа эш табылмасын инде! йөри торгач, шифаханәгә кереп чыгарга итте һәм дөрес эшләде. Күптән түгел генә боларның
4 <к У * № 11
эшчеләре авырып киткән икән, ул карт җәйләрен утын кистереп, аларны ваткан, кышларын мичләргә ягып, төннәрен каравылда да кунгалый икән. Әмма көтмәгәндә аякларының саулыгын югалтып, шушы ук шифаханәгә салганнар үзен. Табиблар аның урынына да кизү торып, завхозлары кеше табалмыйчарак аптырап калган. Күндәм дә. сүзсез дә, арлыгын күрмәүче дә кирәк икән. Сынау шарты белән генә Исмәгыйльне яллаганнар иде. табышларына сөенеп бетә алмадылар. Егетнең үзенә дә яхшы булды. Хәзер ул көннәрен-төннәрен җылыда, сәламәтлеген торгызу өчен бик кирәкле шартларда гомер кичерә.
Ә бер айдан аңа бүлмә дә бирделәр. Исмәгыйль акырынлап-акырын- лап тормышын җайга сала башлады. Үз итеп завхоз аңа чәйнек бүләк итте. Йөткерүен белеп, табиблар ярдәм кулы суздылар. Акчасы аз булса да, бер башына таман гына иде. Завхозның анда-санда утын сатуларына да күз йомарга тырышты. Үзе андый эшләр белән шөгыльләнмәде. Ә теге җирбит. карак исә дә. Исмәгыйльне гел караштыргалап кына торды. Артыгын күрмәве, күп сөйләшмәве егетнең үзенә тагын ярап куйды. Яңа ел алдыннан аңа завхоз ак җәймә бирде һәм кирәгенә файдаланырга кушты Шулай итеп, барысын да үз рәте-чираты белән матур ага барды. Әгәр алга таба да гомере шушы юнәлештә тыныч кына тәгәрәсә, өйләнү хакында да уйлана башларга вакыт иде. Хәтта завхоз да аңа каршы килмәде. Язга чыккач, утын хакында сөйләшеп киткәч.
- Иртәрәк түгелме әле, алда җәй бар, көз. дигәндәй. — дип елмаеп кына түгәрәк пыяла күзлеген кузгаткалап куйды, үзе кәгазьләрен актара бирде.
— Көзгә таба башка эшләр дә килеп чыгарга мөмкин.— Исмәгыйль җаен-җайга китереп кенә сүз ташлады.
— Ягъни мәсәлән...
Теге, аптырап, туры карады, комачаулаган күзлеген салып: «Ни димәкче бу малай актыгы?»—дип сынап маташты. Исмәгыйльгә шунда ук җавап тотарга туры килде.
— Өйләнсәм, мин әйтәм.
Завхоз баштарак уйга калды, аннан авызы ерылды.
Бик әйбәт кенә булыр, бик әйбәт кенә... Тик, менә, кайда торырсыз соң?
— Белмим инде, шушындадыр?
— Бала беләнме?
— Өйләнгәч тә тумый торгандыр бит әле.
— Ә, шулай шул, аңынчы фатир ягын да кайгыртырбыз.
Завхоз көлеп җибәрде:
— Туй итәселәр дә бар икән әле. Яхшы эшләсәң, утыннарыңны алдан әзерләштереп куйсаң, шифаханәдә тәртип сакланса, булыр, кимсетмәбез...
Бу аңлашудан соң Исмәгыйль Гөлсараның сукмагын җылытып, көн- нән-көн аңа ешлый башлады. Болай йөрсә, тормышларын корып җибә- рәселәр дә иде, әллә нигә ашыгырга итмәде. Бәхеткә кинәнер иде. әмма сугыш башланып, беренчеләрдән Исмәгыйльне чакырттылар. Бер кичкә әнисе янына кайтып килде дә, ут эченә китеп тә барды. Ачыргаланды да соң Гөлсара, нигә үзен шушы кичкә генә булса да күреп, кочаклап йоклатмавына үкенде. Бер килмәсә. килмәс икән ул җәпләр.
Боларның берсен дә Марфа белмәде. Аларны бергә торалар дип ишетеп, шуңа ышанып, әмма күңеле белән башканы тоеп яшәде. Бары тик кырык өченче елның салкын, җәяүле буранлы киче генә кызны алдаштырырга юл ачты. Аның артыннан күңеле дә суынды. Исмәгыйльне күптән сугышта үлеп калган, дип белделәр, әмма аның гомере озын икәнлеген ул вакытта бер Дллаһы тәгаләдән башка, хәтта егет үзе дә белми иде бит. Үлем кануннары тормышныкыннан аерыла шул, елап килә, адәм баласы җир йөзенә, көлеп-елмаеп китә. Моннан да олуг сер бармы икән?
20
одъезд эчендә тынлык иде. Марфа түтине соңгы юлга озатырга туганнары һәм балалары килеп бетте. Ире белән Регина да монда иде. Әмма Ханбал аны күрергә атлыгып тормады. Кичке сәгать алтыны көне буе көтеп йөрде, вакытыннан шактый алда ишек төбенә төшеп, шунда йөренде. «Алтыда көтәргә кушкан иде, килер микән'’ Оныткандыр инде!» — дип уйлады Альбина хакында Әмма ялгышкан булып чыкты. Чит ил маркалы җиңел машина тыныч кына анын янына килеп тук гады. Чиста ак күлмәктән, затлы киенеп-ясанган. кара күзлекле бер ханым аңа елмаеп карап торды да сигнал бирде. Аны Ханбал Альбина дип башына да китермәгән иде Ярый әле янында эте булып, Айзикны танып алды һәм аңа таба ашыкты.
Исәнмесез, ә мин сезне, оныткансыздыр, дип уйлаган идем, дип сөйләнеп алды. — Кайда узырыйм?
— Сәлам, диде ханым. - Артка, Айзик янына Курыкма, мина карата кискен хәрәкәтләр ясамасан, тими ул.
Ә нигә сезнен янга түгел9
Бу соравын бирмәсә дә ярый иде, әмма ханым егетнең ахмаклыгына игътибар итмәде, аңлатып китүне кирәк тапты:
Көндез ярамый, иремнең дуслары күрмәсен, ә кичен . карарбыз, менә шулай!
Ә-ә-ә,- дип сузды егет. Алар инде кузгалып киткәннәр, машина, йөргәнгә караганда, тик торган шикеллерәк идс. бер чит тавышы, сикерткәне сизелми. /
Алдан ук тагын шуны килешеп куярга тиешбез! Альбина сораулы карашын, сүзләре әйтелгән вакытта. Ханбалга арткүреш көзгесе аша төбәде, егет баш какты Анда син бары тик минем кунагым гына, безнең танышлык юк дәрәҗәсендә. Мин сине күрмим, ә син күзеңне миннән алма, кирәк булып куюың бар Юк-юк, йодрык сугыштырырга түгел, бер-бер эшкә, диюем. Аңлыйсыңмы?
Аңлыйм-аңлыйм! диде Ханбал. үзенең нинди кармакка килеп капканлыгын сизенмичә.
- Килештек...
Альбина канәгать иде. Шушы таләбе аркасында егет аңа кичәнең башыннан ахырына кадәр карап утырачак, үзен чын мәгънәсендә гашыйк Фәрһад кебек тотачак, әйләнә-тирәдәгел әрнең күзәтүен сизенмәячәк Ханым да сер бирмәс. Ханбалга күз дә ташламас, ишарә дә итмәс, әмма бүтәннәр тарафыннан да кимсетергә юл куймас
Арткүреш көзгедән, исенә төшеп, ханым Ханбалның өсте-башын тикшереп узды. Ул уйлаганча иде монда да егетнең бар киенгәне иске фасон буенча!
- Бу күлмәк-чалбарыңны салып, башкаларны кияргә туры килер!
Альбинаның сүзләреннән Ханбал аптырап китте Ничек инде башкаларын’ Аның бит бердәнбер костюмы менә шушы Ярамаган тагын
Егетнең хәсрәткә калганлыгын чамалап өлгергән ханым пакет сузды: Мин әнә теге борылыштан сулга чыгармын, шунда менә боларны киенерсең!
Ханбал ана ирексездән буйсынырга мәжбүр иде.
Егетнең кием алыштыруына сәерсенеп өрергә маташкан этне алып. Альбина бераз йөреп килде Бу арада кәефен югалткан сЫман тоелган Айзик бераз сабырсызлана гөшкән иде Анын моңа кадәр күренмәгән гадәтләре калкып чыга башлады ул әле ген уртасында өреп куя. жәле ишеккә аркылы ята Нигәдер күңеле сагайды, мескеннең. Әллә ханымның хис-ки черешләрен сизенәме? _
Ханбалга бар киемнәр дә гаман килде Бераз гына җайсызрак булса да. яңа өс-баш һәрвакыт баштарак тәнгә ярашып бетми инде, егеткә күңелле иде Шулай да ул:
П
— Бәлки кирәкмәс иде бу карнавал,— дип, руль артында яңадан урын алган ханымга әйтеп карады. Альбина аның авызын шунда ук япты:
— Мине оятлы итеп йөрмәссең бит инде, искеләрең белән...
Аларның «Клуб» дигәннәре бик затлы ресторанның банкетлар залында уздырыла икән. Кирәгенчә пөхтә һәм уңай итеп җиһазландырылган, йомшак урындык-кресло. тәбәнәк өстәл. Аларда — Альбина төсле кәттә киенгән ханымнар, берничә ир кисәге, төрле нәселдән олы-кечкенә эт- маэмайлар «гапләшә». Өстәлләрдә җаның теләгән җиләк-җимеш һәм эчемлек. Уңай, тыныч, рәхәт. Әгәр дә, җәннәт менә шушы була инде, дисәләр. Ханбал моңа шикләнүсез ышаныр һәм сизенмәстән үзе дә бу сүзнең хак икәнлеген раслый башлар иде.
Альбинаны, килеп керүенә, хөрмәтләп каршы алдылар. Ул түргәрәк узды, һәммә ханым каршысына килеп, аерым-аерым сөйләште. Кайсы юан, кайсы нәзек, әмма бар да чибәр ул бикәләр, ишек янындагы урынга утырып калган егетне ара-тирә генә караштыргалап куйгаладылар. Ханбал күзләрен Альбинадан алмаска тиеш иде. Үзенә елмаеп карауларыннан егетне ошатмауларының әсәре дә юк икәнлеген аңламау мөмкин түгел иде. Хәтта арадан берсе, тәбәнәгрәк буйлысы, кара чәчләрен маңгаеннан салындырып, үзен киң күңелле хатын кебек тотканы: «Альбинадан соң миңа булырсың!» — дигән төсле сәлам дә бирде, тик Ханбал гына моның мәгънәсен төшенми калды.
һәркем бокалларына шәраб алды. Альбина егетне үз янынарак дәште, аның баш селкенүенә җавап итеп, Ханбал утырган өстәлен калдырды, төркемгә катышты. Әмма бу кадәр аны теләп һәм сөеп каравыннан башы әйләнеп киткән иде. Аларның нинди сүзләр әйтүләрен дә, ничек беләкләренә ябышып алгалауларын да төгәл аңлап бетермәде. Гүяки, Ханбалны түгәрәк эченә алып, уңга-сулга әйләндерә иделәр. Ә ул күзләрен Альбинадан читкә күчерергә базмады. Бүтәннәргә җитә калды: шунда ук егетне мәҗнүннәр исемлегенә керттеләр. Әмма телләрендә башка сүзләр йөреп, боларны бары тик карашлары белән генә тәкрарлыйлар төсле иде.
Ханбал арыды. Моңа кадәр гомерендә дә талчыкмаган төсле ялыкты. Башы әйләнүдән туктамады.
Ул арада очрашу да башланып китте, һәркем үз урынына утырды. Ханбал тиз генә акылын җыя алмады. Каршында Альбинаның кем хакындадыр җае белән сөйләве, бер ханымның чыгып, дулкынлана- дулкынлана нәрсәләрнедер дәлилләве, экранда якты һәм караңгы нокталардан торган сурәтләр күрсәтүе тиз-тиз алышынып торды. Ханбал болардан һич нәрсә аңламады. Эчке дулкынлануы тышкы тоемсызлыкка әверелгән иде. Әмма, алдан ук программалашкан робот шикелле, күзләрен гел Альбина тарафында тотты. Ахыр чиктә үзенә һичкемнең игътибар күзе салмавын сизенгәч кенә кире дөньяви халәтенә кайта башлады. Ул хәзер барысын да ишетә, әмма аңлап кына җитеп бетерми иде.
Сүз йолдызлар, космос турында бара икән. Боларны бәян итүче ханым, кыска буйлы, Себер йөзле, сәеррәк бер кеше иде. Ара-тирә шигырьгә күчеп, аннан кабат төрле дәлилләргә һәм фәнни фаразларга кайтып, күңелләрне яулап алырлык рәвештә сөйли. Башкалар, әллә чыннан да кызык табып, әллә юри генә инде, аны йотылып тыңлагандай иделәр.
— Безнең кояш системасы,— дип тәкрарлый иде ул,— әле ярты гомерен дә узмаган. Галимнәр исәпләвенчә, җир шары бернинди хәвеф- хәтәрсез тагын да алты йөз миллион ел яшәячәк. Бу саннар безнең өчен ничектер чикле кебек тоелса да, аларның башы-ахыры юк икәнлеген төшендерәсем килә. Без, астрономнар, җир йөзе мәсьәләләреннән бик ерак горуга карамастан, поп һәм мулладан да динирәк булсак кирәк. Мин коллегаларым арасыннан Аллага ышанмаган бер генә кешене дә очратканым юк. Бу хәл коммунистлар чорында да яшәде, хәзер дә бар.
Әгәр дә безнең йолдыз һәм йолдызлыкларны туктаусыз өйрәнүләребезнең ахыры нәрсә, дип сораучы табылса, әйтә алам: мин үзем Аллаһы тәгаләне эзлим. Әйе. күпләр миңа ышанмыйлар һәм мине төшенә дә алмыйлардыр Пичек инде, янәсе, йолдызларның туып, ни рәвешле һәлакәткә килүен дә күзләре белән күзәтеп торган галимә ханым Аллага ышана, дип. Хәзер үк җавагг бирә алам: болар берсе дә гади рәвештә генә бармый Гүяки, бу олуг галәм машинасы белән, гафу итәсез «галәм машинасы» диюемне, кемдер, бер бөек зат идарә итә. аның төзеклеген һәм тәртиптә торуын саклый-кайгыртадыр сыман Чиксезлеккә омтылган саен чикләрнең юклыгын ачыграк аңлыйсын. Галәм ул — мәңгелек, шул ук вакытта терек тә. безнең белән сезнең кебек, әмма тере калу мәңгелек белән берничек тә тәңгәл килә алмаганлыгын сез беләсездер. Тереклек мәңгелек була алмый Без туабыз, яшибез, үләбез. Галәм өчен төп канун менә шушыннан гыйбарәт Икенче төрле әйткәндә: бүген тудык. ир)әгә яшәячәкбез, берсекөнгә үләчәкбез, һичкемгә кирәгебез юк төсле, һәм бәндәләрнең барлык уй-омтылышлары менә шушыңа буйсындырылган Бүген табып, иртәгә куанып, берсекөнгә аны юк итәргә, аннан баш тартырга. Гүяки, безнең тормыш бер көнлек кенә Ә ул, чыннан да. шулай. Ул бары тик бер көнлек Моны күптән Шәрекъ фәйлүсүфләре ачыклаган, шагыйрьләре сөйләгән
Кабатлап әйтеп үтик: галәм кануннары буенча, яшәеш бер көнлек хакыйкать Ул бүген бар. иртәгә юк Әмма аның юклыгы үлем, барлыгы исә яшәеш белән аңлатылмый. Яшәеш бервакытта да үз рәвешендә генә кала алмый, әгәр дә ул һаман да бер төрле генә икән, димәк, ул әле терек түгел. Яшәеш бер хәлдән икенчесенә керергә, аннан тагын башкасына күчәргә гиеш. Сезнең көннәрегез гөслс. ул кичә бодай иде. иртәгә тегеләй, һәм бу вәзгыятьне туктату мөмкин түгел. Аны туктаттыңмы, димәк, үлдең, беттең, дигән сүз. Әмма безнең, югары акыл ияләренең, ягъни катлаулы оешкан матдәнең яшәве өчен шартлар бар. сез аларны миннән дә яхшы беләсез. Аның төп шар1Ы. әгәр дә моңа кадәр башыгызга килгән икән, бик әйбәт, аның төп шарты мәхәббәт! Әйе-әйе Мә-хәббәт Әгәр дә ул сүнә икән, димәк гомер дә бетә, кешеләргә чир йога, авыру килә, аның ар i ыннан кабер. Әйе-әйе Мәхәббәт төрлечә булырга мөмкин, берәүгә багышланган гомерлек мәхәббәт, ягъни бер кешене генә ярату, аннан башка яшәүне күз алдына китерә алмау. Моны без «илаһи мәхәббәт» дип агар идек Аннан соң чуарлык таләп итүче мәхәббәт, монысы инде гөнаһ аркасында барлыкка килеп, бары тик алга таба да шулай гөнаһлы рәвеш ю яшәүне таләп итә торган мәхәббәт Аның объекты күп вакыт кем икәнлеге, аның кемгә насыйп кылынганын белү шарт түгел. Ул мәхәббәт бары гик очрашкан вакытларда гына үзенең татлы җимешен бирсен дә. гашыйклар бер-берсенә тулысымча бирелсеннәр. онытылсыннар гына Әхлак принципларыннан чыгын караганда, монысын бозык мәхәббәт, шайтаный сөю-сәгадәт. дип тә атыйлар Мәхәббәт башка горле һич була алмый, аның өченче һәм дүртенче төре юк Моны белергә кирәк. Шайтаный мәхәббәт вакытлы күренеш, ул һәрвакыт уен таләп игә. көннәрнең берендә туйдыра, оныггыра һәм башканы эзләтә. Моны, икенче герле, азгынлык, дин гә атыйлар. Кайбер фикер ияләре бу тип сөюне сәгадәткә санамыйлар һәм кискен ялгышалар Чөнки галәмнең гөп кануннарыннан берсе нәкъ менә шушы принципка корылган. Билгеле, сез монда ана белән бала арасындагы мәхәббәтне исегезгә төшерерсез, туган туфракка мәхәббәтне һәм башкаларны Әмма болар гомуми әйберләр, гомуми төшенчәләр, алар мәхәббәтнең икенче төрлесе. Алар шунлыктан һәркемгә ачык аңлашыла, берсүзсез кабул игслә. Бу мәхәббәтләр алга таба яшәеш, ятта сыйфат үзгәреше хасил игүдән чикләнгән. Алар кимеми һәм артмый. Алар, әйтик, хистән үбешүгә, үбешүдән кочышуга, кочышудан башкасына күчүне таләп итми Шуның өчен дә мин аларны җан ризыгы дип кенә атар идем Ягъни, адәм баласы ашый, чөнки ашыйсы килә, кызыга, чөнки нәфсесе бар. ала-куп
һәм башкалар, киенә... Болар барысы да тән таләбе. Шулай ук туганнарны ярату, әти-әнине, туган туфракны болары җан таләбе. Алар, җан һәм тән таләпләре, кешелек үсеше вакытында шулкадәр үзара буталып беткәннәр ки. җанныкы, дигәндә, тәннеке дә кебек, һәм киресенчә аңлашыла башлый. Без әгәр дә чын мәхәббәтне күз алдына китерсәк, аның призмасы аша караганда барысы да ачык тесләр кебек аерылып кизәләр. Тәннеке тәннең үзенә, җанныкы җанның үзенә. Ә мәхәббәт асылда тәннеке дә, җанныкы да. Дөресрәге, җан кабул иткәнне тән таләп итүгә керешә, әгәр дә беренчесеннән соң икенчесе килми икән, ул вакытта без аны «бәхетсез мәхәббәт» дип кенә атый алабыз.
Кояш системасының барлыкка килүе дә нәкъ менә шушы закончалыклар белән бәйләнгән. Төп шарты, әгәр дә халык сүзе белән әйтсәк, мәхәббәт булуда. Шартлы рәвештә аталган бу сүз асыл мәгънәне ачыклап бирә дип уйлыйм.
Менә, сез бу сурәттә томанлык күрәсез. Анда болыт-болыт кебек кара һәм ак урыннар бар. Аның кайсылары — яна торган йолдызлар, ә башка урыннары киресенчә, сүнгән, якты бирмәүче тузан һәм бушлыклардан гыйбарәт. Безнең кояш системасы да кайчандыр шушы рәвештә галәмдә яшәгән, аны һичнәрсә борчымаган. Ул, сабый бала төсле, җиһан-ана кочагында гомер кичерә. Космик тузанны үзенә җыя тора, авырая, үсә. ныгый. Шулай итеп, миллиард еллар узып китә. Ә ул һаман да камыр хәлендә
Монысына игътибар итегез. Бу сурәттә сез бөтенләй башка әверелешкә тап буласыз. Без, астрономнар, аны «мәхәббәт» төене» дип тә атыйбыз. Менә ул, ике кызыл нокта, гүяки, ике гашыйкның бер-берсен яратулары аркасында янып торган йөрәкләре төсле. Әмма бу процесс әүвәлгесеннән тизрәк һәм ашкын көч белән бара. Бу ике үзәк бер-берсенә тартыладыр. Кыз тирәсендә егет ничек бөтерелсә, боларның менә монысы, зуррагы, икенчесе, кызыллыгы белән көчлерәге тирәсендә хәрәкәт итә башлый. Гүяки, үзенә буйсындырырга омтыла һәм аның үзәгенә үтеп керә, шартлау хасил кылына һәм яңа бер яшәеш рәвеше башланып китә. Томанлык, яки камыр, диик, хәрәкәткә килә, йөри, әйләнә. Тотрыклы гаилә төзегән кебек, бу ике кызыл нокта бергә кушылалар. Аның берсе — тозакта утырган кыз төсле, икенчесе — аны яраткан ир рәвешендәрәк. Икенче төрле без аны Кояш, яки йолдыз, дип атыйбыз. Димәк, йолдыз булу өчен ялгыз яну зарур түгел. Ялгызлык, киресенчә, сүндерүче итеп карала ала.
Кешеләр арасында да шулай бит. гашыйкларга күңел тартыла, алар хакында гайбәт сөйләүгә караганда, шигырь язу яки җыр чыгару мактаулы эш санала. Моны шул рәвештә күз алдына китерергә мөмкин. Боларның мәхәббәт ялкыны үз тирәләрендәге космик тузанга да күчә. Ваграклары янып, юкка чыга, эрерәкләре укмашкан урында ялкын озак- карак дәвам итә. Безнең җир шары да кайчандыр шушы рәвешле ялкын эчендә яшәгән. Аны да без йолдыз дип исәпли алабыз. Әмма ул сүнгән. Чөнки башкалар мәхәббәтендә җылынучы кебегрәк тоткан үзен.
Мәхәббәт кешеләрне ничек яшәүгә чакырса, аларны хәрәкәтләнергә, тормыш өчен кирәкле шартлар тудыруга этәрсә, монда да шулай. Бу куш йөрәкле үзәк бер бөтенгә әверелеп, үзенең хәрәкәтен дәвам итә һәм тирәсендә сибелгән космик тузанны ияртеп, кайсын яндырып юкка чыгара, ә кайсының әйләнеш тизлеген көчәйтә. Шулай итеп, кояш тирәсендә йолдызлар барлыкка килә, аннан алар планеталарга әвереләләр. Боларның берсе — безнең Җир шары...
Ханым моннан соң да шактый сөйләде. Төрле фәнни кагыйдәләргә һәм формулаларга кереп китте. Әмма алары бу клуб әгъзаларына һич тә кызык түгел иде инде Ханбал моның фаразмы, әллә инде чын мәгънәсендә фәнни дәлилләнгән теорияме икәнлеген төшенә алмады Хәер, кирәге дә юк иде төсле. Астрономнарның да кайвакыт, астрологлар шикелле, бандәләрнең игътибарын үзләренә каратасылары килә торгандыр. Бәлки, чыннан да, хакыйкатьне ачыклагандыр?
һәр сүздә мәгънә булса, анда гыйбрәткә дә урын бар. Очрашу тәмам-ланганда Альбина җылы хисләр уянган күңелен чак тыеп тора иде. Ханымның чыгышы аны тәмам аяктан екты, сүзсез калдыру дәрәҗәсенә җиткерде һәм ул бәхетнең менә шушындый мәхәббәт белән бергә генә киләсен аңлап алды. Аңа салкын күзләре белән карап утырган Ханбал- ның уйлары кайда йөзгәндер, әмма Альбина бары тик аның хакында гына хыялланды. Әгәр дә ире Геннадий инде сүнгән йолдызны хәтерләтсә, Ханбал аның өчен әле яңа дөрләп кабынып килүче иде. Ни өчен егет тәвәккәлрәк түгел соң, нигә бөтен барлыгын вә юклыгын онытмый, мәҗнүнгә тулысынча әверелеп җитми9 Әгәр ул да шашса, аларнын икесеннән дә бәхетлерәк кеше бу дөнья йөзендә булмас иде
21
А льбина машинасын Ханбаллар подъезды төбенә туктатты Инде караңгы төшкән иде. Ханым китәргә дә, чыгарга да ашыкмады. Тыныч кына утырып, егетнең нәрсә булса да әйтүен көтте. Бу мескен исә кичәнең шушы кадәр дә затлы үтүенә хәйран калып, телен йоткан иде.
- Кайтып җиттегез түгелме? - диде Альбина.
— Юк,— диде Ханбал, кайтып җиттегез түгел, җиттек! Мин сине үземә чакырам, чәйгә
Ханым көлеп куйды.
— Бу вакытта, шушындый мәҗлестән соң нинди чәй инде ул? Арылган, бүген мөмкин түгел
— Ә кайчан мөмкин?—егетнең ханымны югалтасы килмәгәнлеге аңлашылып тора иде.
Мин үзем белдерермен, килеп чыгармын'
Юк. Юк-юк, андый билгесезлектә мин ничек түзеп яшәрмен’’ Сине бит кайдан табарга да белмим Йортыгызны күрсәттегез, ә фатирыгызны?
— Илле бишенче фатир... әмма килеп йөрү юк Бик кирәксә, почта тартмасына хат ташларсың.
Егет диванага әверелгән, ул хәзер тәмам диярлек Альбина! а гашыйк булган, аның алдыннан тузан сыпырырга әзер иде. Әмма ханым бер дә сер бирми Аңа бик кирәк инде синең кебек уҗым бозаулары'
Ханбал ишектән чыгарга тартылды. Альбина туктатмады. Димәк, егет аңа кирәк түгел.
— Ярый, хушыгыз!
Үпкәләгән кыяфәт белән Ханбал ишекне япты, китәргә дип борылды Шунда гына Альбина аны исеме белән дәшеп туктатты. Өс-башына ишарә итте. Егет моны сизенде дә:
- Аһ. гафу итегез, салырга, чишенеп калдырырга оны i канмын дип төймәләренә ябышты Ул. чыннан ла. хәзер киемнәрен алыштырырга мөмкин иде. Альбина аны бу ниятеннән туктатты
Юк. болар сиңа, әйе-әйе. сиңа бүләк! Салып калдырсаң, үпкәлим үзеңә, башка бервакытта да очрашмыйбыз!
— Рәх-мәт.- дип иҗекләде, аптырап калган Ханбал Үз гомерендә чит кешедән мондый бүләк алганлыгы булмау сәбәпле, ул нәрсә дияргә дә белми иде Әмма Альбина аны тагын да үтереп ташлады
Бусы да сиңа Кухня тәрәзәң челтәрсез, зләрсең! Килештекме9
Пакетка салынган җиңел әйберне кулына алуга, егет тагын рәхмәтен кабатлады. Әмма кире бирергә яки баш тартырга батырчылык итмәде.
— Бары шул гынамы?
Альбинаның нәрсә әйтергә теләгәнен Ханбал аңлый алмады Ханым иреннәрен сузды
Бәлки, үбәрсең!
Ханбал бар дөньясын онытты. Алар үбешкәндә Айзик шыңшып- шыңшып боргаланды.
— Мин сине яратам,—дип пышылдады Альбина.
— Мин дә яратам,—диде егет.
— Айзик та сине ярата,—диде ханым, чын сүзне уенга борып,— хәзер иремне дә янәшәдә яткырмый, ә синнән үптертә. Башсыз түгел, диген, күңелдәген ул да белә...
Тагын бер-ике сүздән сон алар очрашу хакында вәгъдәләшеп аерылы-штылар. Ханбал аның машинасы күздән югалганын озак күзәтеп торды. Кереп китәргә ашыкмады. Аңа рәхәт иде. Күңеле тантана итә, сөенә, куана. Әгәр дә мөмкин, дисәләр, ул хәзер Айга кадәр менеп җитәр иде. Бәхетлеләр күккә сикерә, хәсрәтлеләр җиргә сеңә шул.
арфа түтинең вафатыннан соң өч көн узуга, туганнары тәмам м җыелышып, аны соңгы юлга озатырга килделәр. Подъезд төбендәге табут өстенә кара тәре куйдыртсалар да, кызыл төс белән тукыма тарттырган иделәр. Бар борчуларыннан азат калыр өчен Ханбал да анда чыкты. Башка күршеләре дә шушында иде.
Менә хәзер, тиздән алып китәрләр сыман. Әмма ни сәбәпледер ашыкмыйлар. Машиналары да килеп җитте, югыйсә. Ә Ханбалның эче тулы шом. Кичә Альбина белән саубуллашып калганнан соң фатирына керде һәм гомерендә беренче тапкыр диярлек мондагы шыксызлыкка игътибар итте, аңа күңелсез булып алды. Әгәр дә язмыш көяз хатынның мәрхәмәтенә юлыктырмаса. ул шушы рәвешле күңелсез тормышын уздырып ятарга да мөмкин иде. Ярый әле вакыты үткәч түгел, нәкъ кирәк чагында таныштылар.
Альбина бүләк иткән костюмны саласы килмичә, хәтта чәен дә чишенмәгән килеш эчте. Аннан соң төргәкне ачып карарга булды. Анда, чыннан да, кухнясына яраклы челтәр-пәрдәләр иде. Боларның затлылы- гы Ханбал фатирына түгел, музейга эләрлек. Шулай да егет куанып куйды: ничек матур булачак болар!
Ә төнлә төш күреп саташты. Гүя, Марфа карчык, кара киемнән аның фатирында йөри икән, әллә нигә почмакларны карый, нәрсәдер эзли, тикшерә, ә үзе зәңгәр күзләрен яндырып төбәлә. Ни кирәк аңа? Нәрсә сорый ул? Челтәр-пәрдәнеме? Кулын суза, салкын, җан өшеткеч. Нидер сөйли Хәерлегә түгел, дип мыгырданамы шунда? Бу нәрсә тагын? Нигә төргәкне чишә? Ул бит аныкы түгел. Көлә? Ничек начар итеп көлә! Ерткалый? Нигә телгәли ул челтәр-пәрдәләрне? Яндыра да түгелме? Юк икән! Ирен чакыра. Федор абзыйның, кулына таяк тоттыра, ахрысы?» Хезмәтчем бул, хезмәтчем!» — дип көлә. Нәрсәгә көлә? Ханбал иртәгә Альбинага ни әйтер? Бер юләр карчык телгәләде челтәреңне, диярме? Тукта, бу карчык үлгән иде түгелме соң? Әйе-әйе, вафат ул, вафат!..
Йокыдан тирләп-пешеп уянган җиреннән, егет үз-үзен белештермичә кухня ягына чыкты. Каршысыннан Марфаның шәүләсе үтеп киткәндәй тоелды. «Әгузе биллаһи...» Юк икән, әллә ниләр күренә. Мөгаен, кичәдән алган тәэсирләре бетеп җитмәгәндер. Ә шулай да күңелле булды бит. Теге галимә хатын күп кенә кызыклы нәрсәләр хакында сөйләде, бәлки ул, чыннан да, дөрес фикердә тора торгандыр. Фәннең инде аның очы- кырые юк. Фәлсәфәсенең бигрәк тә! Ә тормышны аңлыйсы килә. Төбенә төшендеңме, бәхетле итеп яшәү серен дә беләсең. Ә бәлки кирәк тә түгелдер. Чыннан да, гадидер аның кануннары? Бер көнлекме бу тормыш? Бүген тудың, иртәгә яшәячәгең берсекөнгә исә үләчәксең. Бернинди авырлык та. борчу да юк. Намусыңа да тугрылыклы калдың, вөҗдан газабын да кичермисең...
Бер уянгач, Ханбал йоклап китә алмый йөдәде. Гүяки, менә хәзер тагын төшенә Марфа керер, аны борчыр, куркытыр сыман иде Шулай таң аттырды. Кояш беленә башлаганда гына күзләренә йокы эленде
Менә хәзер монда басып тора. Алып китсеннәр иде инде. Хаибалны авыр тойгыларыннан азат итсеннәр. Анын әле эшләре җитәрлек. Берничә көнгә генә булса да i уганнарын күрен. Әлмәт-Җәлил якларыннан әйләнеп кайтасы бар. Барып, автобуска билет алырга кирәк Алдан хәстәрен күрмәсәң, юл мәшәкатеннән аптырап бетәрсең.
Подъезд ишегеннән авыр табут күренде Күпләрнең күзендә яшь. аерылу газабыннан күңелләре ватык иде Алар Марфа түтинең мәңгелеккә кизүен шулай авыр кичерәләр Үлем бервакытта да шатлык алып килми, һәрхәлдә, яшәп калган кешеләр өчен; ул бары тик киткәннәргә генә сөенеч Бер көнлек дөньядан аерылу, мәңгелеккә ирешү моны берәүләр диннәре өйрәткәнчә аңлый Анда кемне нәрсә кәгә, һичкем белми, бу бары тик Аллаһыга гына мәгълүмдер...
Озатучылар арасында Регина да бар иде Ханбал белән бер-берсен тиз танып алдылар, баш кагып исәнләштеләр. Ире дә мондадыр инде Анысын егет танымый. Әмма дә Регина үзгәрмәгән, матурланыбрак та киткән түгелме? Әйтүләреңчә, ире урыс бугай Игорь, диме шунда, башкамы Бер балалары да бар түгелме әле. Шунысы гына инде, ире эчә. вакыг-вакыт тавыш чыгаргалый. аптырата икән Регинаны, дип ишет* кәләгәне бар Ханбалнын. анысын Марфа белән Федордан түгел, анда- санда очраштыргалаган танышларыннан гына. Әмма анын өчен Регина хәзер кызыклы түгел. Хисләре чын йөрәклән булмады микәнни? Кем белә, бәлки барысы да янып сүрелгәндер'’ Әллә иргә чыгуы аркасында егет хәтереннән сызылып ташландымы? Нигә инде аннан Марфа карчык булмастай эшне таләп итте? Ханбал нишләргә кирәклеген үзе дә бик яхшы белә бит
Алып ки г теләр... Егет үкергән машиналар артыннан карап калды. Күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренсә дә, Ханбал тыныч кебек иде.
Шәһәрдә йөреп, кирәкле аз-маз күчтәнәчләр җыйгалаганнан сон. фатирына Ханбал кайтып кергәндә Марфа карчыкның «поминкасы» башланган иде инде. Мөгаен, исереп тә киткәннәр булса кирәк, авыр һәм озын көйләр дә җырлаштырып, тавышланышып та алгаладылар Егетнең эшләре әллә ни юк иде. чакыруны исә дә. урыс туена менүне яхшысынмады. Альбина бүләк иткән челтәр-пәрдәләрне эләргә уйлады Әмма кадак-чүкеч гавышы белән исерекләрнең ачуын китерергә мөмкинлеген аңлап, бу фикереннән кире каймы Шулай да төргәктә калдырасы килмәде. Элекке хуҗалардан калган кадакка гына булса да эләргә исәпләде.
Кухня ягы бер карауга чибәрләнеп, ямьләнеп китте. «Моны залга да эләрлек икән, нигә монда кушты икән?» дип уйланып. Ханбал урынын җәйде. Исенә төшереп, китәсе хакында Альбинага белдереп куярга кирәклеген уйлады һәм төгәл адресын күрсәтеп тормастан, хат яза башлады
«Кадерле Альбина ханым!
Ачуланма, мин туганнарымны күреп килергә уаладым. Әдмәт авто
бусына билет алдым. Бер атнадан әйләнеп кайтырмын дип уйлыйм. Мин сине яратам! (атынырмын инде! ( ин лә онытма, күкләрдән бары шуны тына те.шм! Хуш, сау бул! Озакламам.
Ханын-балын, ягьни Ханбалын».
Башта теләмәсә дә. китү вакытын төгәл күрсәтергә булды, аннары үзе белән аласы барча әйберләрен бер сумкага тутырды Бу эше генә беткән иде, ишектә кыңгырау чылтырады һаман да Альбина хакында тына уйлаган егет моны да ул дип юрады, әмма ялгышты. Ишекне ачса, анда Регина басып тора иде
— Исәнме. Ханбал! Әллә оныттың дамы? «Поминкага» да менмәдең, сине чакырулы дигәннәр иде.
— Анда мин артыктыр... •
Регина сәрхушрәк иде. Ханбал аны фатирына чакырмады. Әмма хатын тиз генә китеп барырга җыенмады, үтәли карап торды да:
— Чакырмыйсында... Сөйләшеп алсак, дигән идем,—дип белдергәч, үтәргә өндәгәндәй итте.
— Синең сараең шушымыни инде?
— Ат сараең, димәкчеме?
— Юк, син бит — Хан-бал! Хан сараең, димәкчемен шул!
Әллә инде Федор абзыйлар фатирының һавасы шундый, Регинаның чәчләреннән Марфа түтәйнең исе килә иде. Ханбалга авыр булып китте. Шулай да кунакны куып чыгару ярамас иде.
— Чәй куяргамы?
— И Ханбал. сыйлыйсы килгән кеше сорап торамыни ул?
Регина кисәк кенә борылды да егетнең җилкәләренә кулларын куйды.
— Ни булды. Регина? Авырмы әллә...
— Бик авыр. Ханбал, бик авыр...— дип Регина шунда егетнең башына маңгаен терәде.— Синсез бик авыр, бәгырем телгәләнә. Белә идем, белә идем мин синең монда, бабайларга күршедә яшә- гәнлегеңне, килергә батырчылык итмәдем. Бүген-иртәгә, дия-дия калды. Сагындым мин сине. Ханбал! Мин бит сине яратам, беләсеңме шуны, яратам...
Егет аны тынычландырырга ашыкты. Баштарак аптырап калса да, аннан соң ире барлыгын, кызын исенә төшерергә тырышты. «Альбина белән моны бер-берсенә охшатып аптыраткан идем, тәңгәл килер җирләре юк икән!»—дип көенде. Әле кайчан гына оныта алмый газапланган мәхәббәте күптән сүнгән, көле дә калмаган төсле иде.
— Регина, ирең дә монда бит. Нишлисең син? Бар, мен. тынычлан! Аның алдында нәрсә әйтерсең? Ачуланыр бит! ч.
Хатын хахылдап көлә башлады.
Улмы нәрсә әйтер? Ул чүпрәкме? Әллә кайчан исереп ауды инде! Аның бар белгәне шул! Исерә дә ава, исерә дә ава.. Ә мин сиңа килдем... Сине эзләп! Үзең йөри белмәдең, ташлады, дип үпкәләдең! Ә мин ташламадым. Юләр булганмын. Әби сүзен тыңладым, ул мәрхүмә, үзе дә бәхет тапмады, миңа да күрергә насыйп итмәде. Җимерде дә куйды!
Ханбал хәзер Регинага әбисенең соңгы сүзләрен әйтергә тиеш иде. һәрхәлдә, бүген исерек, айныгач белдерермен, дисә, кайчан эшләячәк? Әллә Федор агайдан гына сорасынмы?
— Ул гафу үтенде бугай... Ни, Марфа әби мине дә чакырган иде. синең хакта күп сөйләде ул. Федор абый иртәгә әйтер әле.
Чукынып китсеннәр барысы да. Миңа аларның берсе дә кирәк түгел! Мин сине эзләп килдем. Синең белән очрашу өчен. Ханбал. мин сине яратам! Белеп торам, син дә минсез яши алмыйсың! Шуңа күрә өйләнмичә йөрисең Ал мине менә шушы килеш, ал!
Хатын шашынып китте һәм өстендәге кофтасын салып ташлады.
Кил мондарак. кочакла мине, Ханбал, синең иркәләвеңне, яратуыңны телим...
— Ярамый, Регина!
— Нигә ярамасын? Яратышкан кешеләр бергә булырга тиешләр. Дөньяда бу эш әхлаксызлык, дип атала алмый Киресенчә, кемнәр мәхәббәтсез бер-берсе белән яшиләр, алар әхлаксыз! Алар дөнья йөзен әшәке итеп бозучылар. Кеше җаны ирекле кош кебек. Әмма ул кемне дә сайлый икән, гомерлеккә...
Регинаның күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Ул битләрен учы белән каплады һәм. килеп, бүлмәдәге утны сүндерде. «Ояладыр!» — дигән уе белән Ханбал аның бу эшенә каршы төшмәде. Әмма хатын күңелендә башка ният тә бар икән Монысы соңрак беленде.
Хәзер болар хакында нигә искә төшереп торырга Буш фәлсәфә кебек кенә бит бу. Әйе. яра1тым мин сине. Регин, саташып-саташып яраттым
Тагын да шулай тезеп китсә, Ханбал бу юлысы да сүзләр ярдәмендә хисләрен уятып, мәхәббәт учагын кабат тергезеп җибәрергә мөмкин иде. Әмма араларына Альбинаның назлы сылу гәүдә сурәте керде. Сүзләреннән егет туктап калды. Ә Регинага шулар гына кирәк булган. Ул кабат Ханбалга таба елышгы һәм үбә башлады.
— Исенә төшер, Ханбал. исенә төшер барысын да...
Егет артка чигенде, караватына туры килеп, буйга сузылды. Регина аны ургылып үбә-коча башлады. Аның авызыннан аракы һәм ачый төшкән кәбестә салаты исе килә иде. «Эчкән, хәзер моңа күңел юаткычы кирәк инде'» дигән уй егетнең акылын ярсытты, әмма хатынның назлауларына күңеле килеп, кузгалмый торды. Чишелгән төймәләре аша үтеп, күлмәгенә урала-урала. Регина аның күкрәкләрен үпте һәм кабат иреннәренә үрелде. Теге аракы белән укмашкан әчкелтем кәбестә исе тагын Ханбалның борынына керде. Аның саен гайрәтен чигерә иде.
«Мәче исләре килә!» Шушы рәвешле уйлаган егетнең күңеле укшыды, чыннан да шулай бит. Федор абзыйлар фатирына кергәндә, әллә нинди ят һавадан шикләнде, моны үлем хәбәре дип уйлады, мәче исе икән ләбаса...
Ханбал читкә тартылды. Бу вакытта Регина күтәрелеп, өстеннән барча киемнәрен салырга тотынды һәм тиздән анадан-тума хәлендә калды. Аны ничек тә авызлыкларга белмәгән егет көчек кебек урынга сеңәргә яки чыгып качарга тиеш иде.
Була бит шулай, кулыңнан килмәгән эштә кемнеңдер ярдәме тия һәм ул сине бәладән коткара.
Ишектә кыңгырау бирделәр Көтелмәгән бу хәлдән Регина артка чигенде. Кыңгырау артыннан ишекне тоя башладылар. Анда бер исерек ирнең нидер таләп иткән тавышы бөтен подъездны яңгыратты
Регина, мин синең анда икәнеңне беләм!
Ханбал монысын ук көтмәгән иде. Хәзер керә калса, нәрсә эшләтә алачак ул аны. Гаебем юк. дип тә әйтә алмаячак. Әнә бит. иредер, Игоредер0 Кем булсын тагын.
Ишекне төюче каты сүгенеп куйды Ул да түгел, ничек бар шулай, хатын киемнәрен күтәрде, уңга-сулга тартылды Нәрсә эшләргә дә белми. үзе һаман пышылдый
Ирем би1 бу. ирем
Ханбал да сикереп торырга мәҗбүр иде. Әле яңа гына бөтен дөньясына төкерергә әзер булган хатын, әллә оятыннан, әллә көтмәгәндә айнып китүеннән, почмакка сеңде. Ашыгып киенә башлады. Әмма һичбер киеменең рәтен-җаен таба алмыйча газапланды
Егег ишек янына килде Әгәр дә ватып ача калса, ничек тә туктатып калдырырга иде исәбе Ул арада ирне кемдер тынычландыра башлады
Игорь. Игорек, син нишлисең’ Бөтен кеше йокыда, ә син? Нигә тавышланасың? Бу кеше, сыйпап кына диярлек сөйләүче. Регинаның бабасы Федор иде. Кем кирәк? Монда синең хатының кайдан килсен? Ул кухняда калды, җыештырып Шундый көндә бит. бөтенләй акылыңны югалтып. Болай да кайгыбыз баштан ашкан Ә син читләр ишеген кагып йөрисең. Кайтыйк өйгә, әйдә, кайтыйк
Исерек ир аның сүзләренә колак салмады булса кирәк, этеп тә җибәрмәдеме әле. картлачның кулындагы таягы таш идәнгә шалтырап төште _
Монда минем хатын, беләм мин.
Эһ, кияү, ни өчен өлкәннәр сүзенә колак салмыйсың9 Хагының табак-савытлар юып калды бит. монда юк ул! Бар. әйдә, күтәрелик Кешеләр күптән йоклый. Уятып бетерәсең. Ни уйларлар9 Анда һичкем юк Ышанмасаң. кычкыр, төй ишекләрен!
Регинаның монда булуын кем-кем. әмма Федор чамалый иде. Хатынының әйткән сүзләрен исенә төшереп, яшьләргә комачаулыйсы килмәде. Ни дисәң дә, тиздән, бәлки шушы хәсрәтләр үтеп китүгә, Регина Ханбалга кияүгә чыгар, дип исәпли, ире белән аерылышыр, дигән өметтә иде Нигә шулай булмасын, алар бит бер-берсен үлеп яраттылар. Ул вакытта ук әйткән иде хатынына, кермә яшьләр арасына, дип, тыңлатып кара син хатын-кызны, чыгымлаган ат кебек. «Катышма!» дип кенә җикерде. Ә ахыры нәрсә белән бетте? Тәүбә беләнме?
— Төярмен дә!
Игорь шактый исерек иде булса кирәк, йодрык белән төясе урынга, җилкәсе белән ишеккә ышкынды һәм үз хәлен төшенеп. Федор абзыйның үтенеченә колак салырга ниятләде.
— Киттек, Игорек, киттек. Анда һичкем юк. Әллә кайчан ачарлар иде инде. Хатының өйдә бит, табак-савыт юа! Киттек...
Аларның аяк тавышлары ишетелде. Ханбал ишектәге күзне күтәрде. Моны сизенепме, кияүләре кире борылып карады, әмма тавыш ишетелмәгәч, Федор белән менеп китте Аның атлавына караганда аякларын шудыртуы үрмәләп барган кешене хәтерләтә иде.
Тавыш тынгач, Регина да ишек янына килде. Куллары Ханбалны кочакларга үрелде. «Ну бу хатын-кызны, әле яңа гына аны бабасы бәладән коткарды, ә ул инде икенчесен эзли!» — шулай уйлаган Ханбал- ның шушы вакытта Регинаны типкәләп чыгарасы килде. Әмма ашыкмады. Ул хәзер үзе дә китәргә мөмкин.
— Мондалармы әле?
Регина пышылдаганга Ханбалның исе китмәде. Аның тавышында аз гына булса да курку вә калтырау бар иде. Егеткә кызык кебек тоелды: «Әле яңа гына бит, синнән башка һичкемне яратмыйм, дип сөйләнгән хатын түгелме соң бу?»- Шушылай дияргә дә мөмкин иде, әмма үзен тыеп калды. Үчекләргә исәбе юк, кирәкми
— Иреңне яратасың икән ич!
Ханбалның мондый сүзен хатын көтмәгән иде. Хәленә керер, тыныч-ландырыр, курыкмаска кушар, дип уйлаган иде Ә аның өчен Регинаның хисләре бер нәрсә дә түгел. Кызгана да белми. Юк. бу элекке сөеклесе Ханбал түгел, юк-юк.
— Тавыш чыгаруыннан куркам. Ни дисәң дә, ирем бит әле. Аерылыша башласак та мине гаепләве бар. «Сөйрәлчек!» — дисә, нәрсә әйтермен. Кеше алдында бит!
Сүзләрендә хаклык бар иде. Ханбал шунда ук аның белән килеште, әле яңа гына исерек кебек күренгән хатын хәзер айныган төсле. Инде чыгып та китсә, бик яхшы.
— Синең белән сөйләшергә генә дип төшкән идем, әллә ничек булды инде, ачуланма? — дигән үкенечле һәм кызгандырырлык сүзләрен тезеп китте Регина.— Бабай әйтте дә, әбинең сине чакырып, ниләр васыять иткәнен, күңелем кузгалды. Сөйләшергә дип кенә төштем, син моны ук көтмәгәнсең икән...
— Дөрес, көтмәдем.
Хатынның җылы кулларыннан аерылыр өчен Ханбал ут яндырды һәм көлеп җибәрде:
— Син бит киемнәреңне тискәре ягы белән кигәнсең!
Регина көзгегә килде. Ул да көлде.
— Шулай икән шул! Караңгыда күренәмени...
Рөхсәт тә сорап тормастан, кофтасын салды. Күкрәкләре шул килеш асылынып төште. Хәтта итәген дә Ханбал каршысында уңай ягына алыштырмакчы иде дә тукталып калды.
— Карап торма, юньсез, оялтасың бит,—дип әйтеп салды.
Егет арты белән борылып басты, әмма утны сүндерергә батырчылык итмәде. Яңа гына оялган кебек маташкан хатын кабат бәйләнә башларга мөмкин иде.
- Ә шулай да сөйләшә алмадык...
Регина киенеп беткән иде. Ханбал аңа таба борылды. «Ни сөйләшәсең инде.» дип уйлады, шунда хатынны алдарга булды.
Иртәгә аңлашырбыз, бүген генә димәгәндер бит! Анда ирең чыгырыннан чыккандыр, бар. мен инде! — диде
Ярар, хуш, сау булып тор Хатынның өмет зурдан иде Иртәгә көндезен төшәрмен. Безнекеләр кибетләргә чыгарбыз, дигәннәр иде. мин синдә калырмын!
Ярар-ярар. бар. хуш, сау бул!
Ханбал ишекне ачты Җиңел генә шуып чыгарга уйлаган Регина шунда бабасы Федор белән йөзгә-йөз килде Ул аны эзләп, белеп төшкән иде Шунда ук нәсыйхәт тә бирә башлады
Эһ-һ. кызым, болай ярыймы инде? Ирен тузына, ә син! Аерылышкан булсагыз, бер хәл иде Кавышыр идегез
Алар менеп киттеләр. Ханбал иртәгә иртәнге сәгать алтыда автовокзалга барып җитешәсең уйлап, бишенче яртыга будильнигын көйләде дә йокларга ятты.
22
, ер тынгылык бирмәсә, бирми башлый икән бу саташулар Ханбал тагын куркынып уянды. Будильнигы буыла-буыла шалтырый иде Егет аңа басарга өлгергәнче, кулы белән таба алмыйча интекте, ул арада күзләре ачылды һәм ул юыну бүлмәсенә кермичә кухняга йөгерде. Альбина бүләк иткән чел гәр-пәрдәләрне барлады Алар урыннарында иделәр Әмма егетнең саташулы гөше һаман да күңелен кузгата бирде
Ничек күрде әле ул? Башта тәрәзә ачылгандай иде. Кемдер керде бугай? Юк. туй бара. Урыс туе. Җырлыйлар. Сүзләре әллә нинди генә шунда, аңлашылмый. Комсомол җыры төсле. Ул да түгел, Ханбал үзе өйләнә икән. Альбинага! Юк. ул булмады әле Марфа карчыкка түгелме соң? Шуңа! Мәче исе килә. Әллә нинди котсыз, затсыз ис Ә нитә әле Альбина бүләк иткән челгәр-пәрдәне ябышан ул карчык'* Юк. ертып маташа, телгәли түгелме соң? Кем ул анда? Федор, нигә ята ул челтәрләрдә өстендә Йөзе ап-ак! «Син үтердең!» дип Ханбалта төртәләр Ә нигә Марфа түти көлә? Ханбалга таба киләме? Таяк күтәргән? Ханбалта нигә таяк? Бирми, буарга маташа Бүлмә тулы кызыл вак җимеш Ишек артында Альбина тора түгелме соң9 «Әйдә моннан качыйк пврмЬ дип чакыра Алар өскә таба йөтермәкчеләр Кемдер кыңгырау шалтырата...
Бу җан өшеткеч куркынычлардан кая да булса тизрәк чытып ычкынырга кирәк иде. Ханбал сәгатен карады Биш тула унбиш минуттан' Студент вакытыннан бирле иптәше урынына озатып йөргән будильнигы шалтыраганнан соң туктап калган иде Гадәтен һаман саклый татын Мөгаен шуның өчендер озак хезмәт игә. кичләрен генә йөри Уята да туктый, гүяки, йокларга яткан шикелле була.
Ханбал салкын ч<>й генә эчте дә юлга ашыкты Аның бит автобуска җитешәсе бар, әле кайчан барып өлгерә?
Альбинага кичтән язып, әзерләп куйган хатны күкрәк кесәсеннән чыт арып, почта тартмаларында калдырды Тәрәзәсенә күз салып торды. «Шушы булырта тиеш фатирлары, йоклыйдыр рәхәтләнеп! Ярый. хуш. кабат очрашканчыга кадәр!» Бу рәвешле сөйләнеп алуыннан үзенә дә күңелле булып китте, саташулары онытылып, самими хыял дөньясында ул үз юлыннан ашыкты Гүя. яшәгән җиреннән гүгел, бәлки газап ты һәм тынгысыз эштән качып киткәндәй, хис итте үзен Алда аны шатлык һәм бәхет кенә көтәдер сыман!
Әмма вакыйгалар башкача юлдан киттеләр
Иртәнге якта, кеше-кара йөри башлаганчы, Ханбал яшәгән йортның каршысына машинада егетләре белән Варис килеп туктады. Сәгатен карап куйды, алты тулып килә иде.
Ярый, егетләр,— диде ул аннан соң.— Кузгалыйк! Тавыш чыгарасы түгел. Ишеген ачып керәбез, яткан урынында акылга утыртып китәбез! Бетте!
Ашыкмыйча гына баскычтан күтәрелеп, саклык йөзеннән кеше-кара тавышын тыңлап алдылар, һичкем юк, тыныч иде. Бары тик өске катларның берсендә генә кемнәрдер йөренә төсле. Ә, сөйләшәләр, аңлашылып җитми, бер хатын белән ир бугай!
Ул арада таза гәүдәле егет ишекне каерып ачты. Эчкә үттеләр.- Варис сак кына кереп, кухнядан пычак алды. «Үзенеке үзенә!—дип уйлап куйды. - Үз-үзен харап иткәнгә бер дәлил булыр!»
Ике амбал зал ишегенең ике ягына бастылар, акрын гына ачып җибәрделәр. Монда һичкем юк иде. Варис ванна тарафына ымлады. Анда да кеше-кара күренмәде.
- Аһ. шайтан алгыры, кайда йөри бу?..
Эшләре барып чыкмаганга көенеп куйдылар.
— Монда кемнәр?
Өчесе тиң борылып карадылар. «Бусы кем тагын?» — Варис артларыннан кергән кешегә таба якыная башлады. Шунда ук кызулык белән бер фикергә килде: «Суярга үзен. Кем чакырып керткән? Әҗәлен эзләп йөри, олаксын! Берьюлы ике эш башкарылыр, ичмасам, шаһит та юкка чыгарылыр! Аның үлемен дә фатир хуҗасына сылтарлар, төрмәдән башы чыкмас! Тикшерүчеләрне «дөрес» юлга юнәлтү өчен Геннадий тырышыр!»
Яңа гына Ханбал хакында Регина белән сөйләшеп торган Федор, бу пычаклы кешеләрне егетнең фатирында күрүгә, өнсез калды. Үз-үзен бәладән саклау нияте белән артка чигенде. Әмма подъездга чыгасы урынга чатан аягы кухня ягына таба тартты. Инде котылу мөмкин түгел иде Аңа чыгу юлын өчәүләп капладылар. Тәрәзәдән сикерсәң генә! Анысы да мөмкин эш түгел.
Шулвакыт Варис аңа Ханбалның кухня пычагы белән китереп кадады. Кулыннан эз калырлык түгел иде. Картның күзләре зур ачылды, ул үтерүчесенең йөзенә текәлмәкче иде дә, перчаткалы олы кулларыннан карашы өскә күтәрелә алмады. Йөрәк турысына әллә нинди җылы- кайнар тимер керде. Шашыныр дәрәҗәгә җитте. Кычкырырга теләде. Тавышы чыкмады. Ул арада тегеләр таю ягын карадылар. Әле һаман да үзен егылмыйча тоткан картлачның күкрәген капшаган кулы кара кан иде. Ул үзенең үлеп барганын тойды. Ханбалга Альбина бүләк иткән челтәр-пәрдәгә ябышты. Гүяки, шушы чүпрәк аны һәлакәт тырнагыннан алып кала төсле иде. Әмма ул арада хәле китте, асылынган пәрдә-челтәр бавыннан өзелеп. Федор идәнгә ауды, җан бирде.
Регина аның Ханбал яныннан менгәнен үз катларында түземсезлек белән көтте. Ире торганчы сөйләшеп калырга иле исәбе. Аңлатырга егеткә бар хәсрәтләрен, кирәк икән, гафу үтенергә! Ярата бит ул аны, ярата! Белеп торсын! Ханбалны ул хәзер һичкемгә бирмәячәк!
Урамда кояш акырын гына күтәрелә-күтәрелә, көннең кызу булачагын белдереп, инде хәзердән үк мул елмая иде...
Альбина да вакытыннан элек йокысыннан торды, Айзикны йөртергә чыкты. Гадәте буенча почта тартмасына күз салды. Аннан хатны алып укыды һәм Ханбалны эт итеп сүгеп ташлады. Түзмәгән бит, китеп барган! Альбинага кирәк чагында, ахмак! Рөхсәтсез йөрергә ни хакы бар! Әнә, аның белән чагыштырганда. Айзик акыллырак, хуҗасы кая кушса, шунда гына чаба, тавыш-гауга да чыгармый. Бөтен булганлыгы белән тугрылыклы.
Шулай да алар Ханбаллариың йортына якынлаштылар. «Йоклап калса, һай шәп, кызык булыр иде!» — дип уйлады Альбина. Айзикны күздән югалтмаска ашыгып.
Бу вакытта үз эшләрен кылып, урамга атылып чыккан Варис һәм анын иптәшләре Альбинага туры килделәр. Ашыгулык сәбәпле ханымга игътибар да итеп тормадылар, ә ул аларны ачык таныды. Тик нишләп йөргәннәрен генә уйларга өлгермәде. Кешенең эше бетә димени0
Варислар машиналарын шудыртып кына диярлек кузгатып, тавышын да ишеттермичә юк булдылар. Айзик арлы-бирле чапкан җиреннән сәерсенеп алгалады. Альбина монысына да игътибар бирмәде. Эте өреп куйды. Ханым «Тукта әле. Ханбал йоклап калмаган микән, менеп төшимме әллә, үзен үртәп?» — дип уйлады, кәефе килеп, авызы ерылды Әмма кинәт кенә төсе качкандай булды. «Бу Варис монда нишләп йөри сон әле? Тукта әле. Ханбал минем өчен!..» —дигән шиге йөрәген яндырып узды Ул да түгел өй эчендәге бер хатыннын чинап җибәргәне ишетелде. Тавыш кат-кат кабатланды. Айзик сагаеп калды Ул арада кешеләр күренгәли башлады. Кемдер, монысы икенче берәүнең тавышы
— Үтерделәр! дип кычкырды. Айзик подъездга ташланды. Анын артыннан тыны бетә-бетә Альбина ашыкты. Өченче этажга менеп җиткәнче күз аллары караңгыланды. Аңа хәзер кая барырга күрсәтүче кирәкми иде. Ханбал фатирының ачык ишегеннән узды, җыелып өлгергән халык төркемен ерып кухняга узды Исе-акылы китте Анда, идәндә. Альбина үзе бүләк иткән челтәр-пәрдә өстендә батып бер картлач ята. күкрәгенә кухня пычагы кадалган иде Янында бер яшь хатын-кыз чәчләрен йолка-йолка елый:
- Ай, бабам, бабам. .
Бер ир аны тынычландырмакчы булып маташа
«Болар кемнәр? Нишләп монда? Ничек Ханбалнын фатирына килеп кергәннәр? Әллә Варислар махсус эшләгәннәрме?» бу сораулары Альбинаны шашындырырлык иде. Ул уңга-сулга каралы, егет күренмәде
Айзикның чакырып та тормастан, ханым үзләренә таба a 1 лады. Әмма тугры эт аның артыннан килә, вакыт-вакыт. елаган төсле, шыншын- шыңшып куйгалый иде.
Ханым туктап калды. Милиция машинасы да күренде, аның артыннан ук диярлек «ашыгыч ярдәм» чабып килә иде
Альбина кире борылып, тагын Ханбал фатирына барырга ымсынды Аннары башына бүтән уй төшеп, өенә кайту җаен карады. «Әгәр дә картны иремнең хезмәтчесе Варис үтергән, дип барып әйтсәм. Геннадий гаепле була! Белдерми калдырсам. Ханбалны төрмәгә ябачаклар!»
Альбина дөрес фикерли иде Варисларны башка һичкем күрмәде бугай. Әгәр дә ирен тоттырса. Альбинаның барлык бәхете, рәхәт тормышы юкка чыгачак. Ә Ханбал аның Өчен алай ук кирәкле кешемени’ Булган-бегкән Юк. ирен тотып төрмәгә утыртыр!а ярдәм шмәячәк ул'
Ханым кесәсеннән егет калдырган хатны алды Аны вак-вак кисәкчекләргә ерткалады да агачлар арасына сипте. Әгәр дә автобус билоып югалтса, бу бәлки Ханбалга бик тә кирәкле алиби була алыр иде. Юк. ниндидер бер мескен өчен ир кадәр ирне сагалар димени!
Альбина фатир ишеген ачты Үтерүне оештырган көнче Геннадии инде торган, хәтта чәйләр дә куеп маташа иле. Ханым ана җылы игеп елмайды да муенына килеп сарылды
Тордыңмы, сөеклем!
Бу араларда үзен салкын тоткан хатынының көтмәгәндә җы панып кит үе аның йортында кояш нурын тагын да көчәйтеп, балкытып җибәрде һәм Геннадий мөмкин кадәр йомшак булырга тырыш i ы
Урамда, яңгырлар белән башланып, хәзер инде урак өсте кояшын балкыткан шул ук август ае иде.
1994