Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯШЬЛЕККӘ ХЫЯНӘТ


Бәдрия ханым мәктәптән тәмам миңгерәүгә сабып, оят-хурлыгын- bi нан җир тишегенә керердәй булып кайтты Мең дә бер нерв җеп
селенең һәммәсе соң чиккә җигеп ярсынган иде Бәгыреннән эчке киемнәренә, алардан костюм-күлмәге аша пальтосына ут кабар төсле тойды ул үзен.
Онытылып китеп (гарьлек, ачу акылны ала!), өч бүлмәле фатирлары бусагасына җиткәч, ишек кыңгыравына басты. Җавапка зарланып мияулаган мәче тавышы гына килде. Шуңа хәтле чыдаган иле Бәдрия. инде түземе төкәнде, җылап җибәрде. «Белом ләбаса өйдә кеше югын! Акылдан язаммы соң инде әллә, ходаем?» Ул үзенә-үзе бик кызганыч булып тоелды.
Кушкатлы итеп ясаткан ишекне оч ачкыч белән алты җирдән ачып керәсе бар иде Калтыранган бармаклары ачкычларны йозак уентыларына тиз генә туры китерә алмый җәфаланды ул.
Өй бусагасыннан атлап керүгә. Бәдриянен аякларына төтен төсендә- рәк йонлач неси килен сарылды да ялагайланырга кереште. Бүтән чакта кулына алын назлый, күзләреннән, кирза итегедәй кара салкын борыныннан үбеп ала торган хуҗабикә бу юлы аны дорфа гына читкә тибәрде
Хәсрәтем син түгел сәнә. Йонлач, син түгел!
Мәче рәнҗеп читкә китеп барды.
Мескенләнмә дә, сукранма да. Йонлач! Үз хәлләрем хәл Адәм хурлыгына каласы көннәрем бар икән
Бәдрия зар түгә-түгә чишенде Чәшке тиресеннән тегелгән затлы бүреген элгечләр өслегенә куйды.‘яз-көз кия торган сыек яшел төстәге пальтосын, сафьян читекләрен салды да ишек катындагы зур көзге каршына килде һәм янә җы лардай булды Күз яшьләре аның сөрмәсен юын төшертән. иштек-кершәнле битенә суалчан эзләре калдырган иде Күзләре исә. гажән, яңгырдан соң аязып калган җәйге күк йөзе кебек юылып, матурланып киткәннәр иде
Тат ын косметика сеансына утырырга инде, тагын' дип чәчәлән- де Бәдрия. бүтән бер генә ашыгыч эше. тәҗе.т мәшәкате булмаса да
Югары хәрби училищеда укытучы ирен-подполковник Рәхим Назиро-вны һәр тумыш көндә артисткаларча бизәнеп каршы алу аның көндәлек гадәтенә әверелгән иде.
Бизәнү-төзәнү көенече аның өчен олы кайгысын бер генә минутка булса да онытып торудан гыйбарәт иде Бәдрия яңадан кара кайгыга батты. Шул ук вакытта ул үзен әле бүген генә мәктәпкә чакыртып аулакта гына сөйләшкән класс җитәкчесенә теш кайраудан да туктамады.
«- Әгәр дәмс, әгәр дә,— дип сөйләнде ул үзалдына.—Фирая Мох- таровна күрәзәлек иткәннәр расланмаса, балам өстенә пычрак яла якканы өчен башын төрмәдә черетәм бит мин аның! Төрмәдә!.. Уйлап кына кара, ничек ди бит? Без инде, хатын-кызлар, урау юллар эзләнми генә аңлашыйк: кызыгыз Зәйтүнә йөкле түгелме, дип мин бик сагаям. Буй- сынына карап торам-торам да шундый шиккә төшәм, ди! Ничек инде, дим. сигезенче класстамы, дим? Аның, явыз мадамның, үз кырыгы — кырык. Бәдрия Сәфәровна, ди, озын-озакка сузмыйча врачка барыгыз, ди. Әгәр дә Зәйтүнә чыннан да йөкле икән, аны язгы каникулдан соң кичке мәктәпкә күчерергә кирәк, сигезенче классны шунда булса да тәмамласын иде, ди. Җитмәсә бит әле явыз мадам ни дип тә өстәде? Мин бит сезнең кызыгызга яхшылык кына телим, ди... Үзе чукынсын ла! Әйткәннәре чыннан да хак булса? Ни дигән галәмәт була инде бу? Моны әтисенә ничек әйтим, ди, мин?! Суя бит ул Зиночканы, суя! Мине дә аның белән бергә пычакка ала. Билләһи шулай итә Ул бит авыл малае. Зөя буе мужигы . Аңарда татар каны, чеп-чи татар гадәтләре, татар психологиясе... Гыйффәтлек дип, кыз сафлыгы дип, тугрылык дип саташкан крестьян камырыннан әвәләнгән бәндә бит ул... Офицер юлыннан китмәгән булса, бүгеннәрдә, дин яңадан терелеп азапланганда, авылында мулла булып, мәчет манарасы күтәреп йөрер иде ул!..»
Менә шулчак Бәдрия ханымның күз яшьләре янә ихтыярсыз чишмә төсле актылар да киттеләр...
Бу көнне Бәдрия ханым Рәхименә әлеге гөнаһ шомлыгы хакында ләм-мим ычкындырмады, үзенең кәефсезлеген тамчы да сиздермәскә 1 ырышып, гадәттәгедән ачыграк, уенчаграк булырга тырышты. Иң әүвәле җайлап-юньләп кенә кызы белән күзгә-күз сөйләшеп аңлашуны кирәк санады. Тик... әтисе күптән кайтты, ашап-эчте, ял итеп алды, иртәгесе көнгә лекцияләренә хәзерләнде һәм йокларга ятарга җыенды, ә кыз юк та юк иде. Бәдрия ханым ут йота иде, тирән суласа, карыныннан сөрем бөркелер төсле, алай да хафасын тышка чыгармады. Белә: элеп алын китәргә сыңар сүз генә булсын, Рәхим өермәләнә башлый. Кызын, аңардан битәр, Бәдриянең үзен каһәрләргә керешә. Әле атна булса да, ун көн юктыр, шундый җанҗал чыкты бит.
Ниндидер җыелышлары булып, подполковник соң гына кайтып килә икән. Зәйтүнә үзенең Колясы белән моңа каршы очраган. Җилтерәтеп алып керде әти кеше кызын. Укуыңның рәте-чуты юк. төн карасында егет сәләмәсенә ияргәнсең, дип тетмәсен тетте. Бәдриягә дә сөбханалла диярлек эләкте. Синең тәрбия җимеше, син бит: «Нигә ул тикле аңа химия дә физика! Бәхетле кыз, бәхетле хатын, бәхетле ана булырга язсын!»—дип йөрисең. Җил куып бәхеткә тиенгәннәрне очратканым юк әле минем, дип тезепме тезде.
Ирендә мәрхәмәт, аяу кузгатырга теләп. Бәдрия җил уңаена салпы салам кыстырып та баккан иде дә, җавабы бәгырь көйдергеч булды
«Әй Рәхимҗаным, рәхимле җаным! Барысы да ходай кулында Мин менә үземне дөньяның бәхетлеләреннән саныйм. Өлешемә тигән көмешем син булдың. Аллаһе Тәгалә сиңа озын гомер, саулык бирсен дә зиһенеңне ишәйтә торсын.. Кызларыбызга да синдәй ирләр насыйп булсын... Хәер, Зәйтүнәбез ирдән уңды дисәм, язмыш күпсенмәс лә инде.. Хатын-кызның чын бәхете — таяныр ирендә аның. Рәхимҗаным!»—дигән иде Бәдрия.
Байтактан уйлап, үлчәп, тәфсилләп йәргән фикерләре булгандыр дип фараз кылырга кирәк, Рәхим Гариф улы Назиров лекцияләрендә исбат- ланган. формуланы калыплап әйткән сыман җавап кайтарган иде «Ит күрмәгәнгә үпкә тансык, диләрме әле? Турыдан-туры гаебен булмаса да, синец чын бәхетне татып караганын юк бит әле. Бәдриякәем! Татырга өлгерә алмый калдың. Миңа кияүгә чыктың да ил гизәргә иярден. Дөнья гизәргә дисәң дә хата юк Югары белемле әдәбиятчы-телче иден дә соң. офицер хатыннарының уртак язмышы сине дә читләтеп үтмәде. Хезмәт китергән бәхетне белмисен син. Тулыр-тулмас бер ел укыту дәверендә син әле яраIкан эш дигән күлгә чумарга өлгермәдең, чигендә аяк чылатып кына калдың. Дөрес, болай һәммә нәрсәң җитеш. Германиядән кайткан мебель, чүпрәк, савыт-саба тагын бер кеше гомеренә җитәрлек Дәүләт биргән квартираң менә дигән. Тик менә өй тавыгы булып яши торгач, кызыңның кыек басуын тоймый калма. Бәхетеңнең чәлпәрәмә килгәненә үкенепләр бетә алмассың!»
Үзен бәхет леләрдән чутлыйм дисә дә. сүзләр ире күңелен күрүгә генә исәпләнгән. Асылда Бәдрия белә: бәхеге китек аның. Тик соң инде, терсәк ерак...
Рәхим Назиров беренче танышкандагы мөлаем лейтенант түгел хәзер. Погоннарында йолдызлар ишәя барган саен холкында кырыслык, килеш- мәүчәнлек, үҗәтлек һәм әмер бирүчәнлек арта бара Солдатларга куелган таләп «Белмәсәң өйрәтербез. Теләмәсәң мәҗбүр итәрбез!» хатынына, гаиләсенә булган мөнәсәбәтләргә дә күчә. «Мин әйттем!» холкы шул сүзләргә сыеп бегә. Хатыны нибары ашчы, идән юучы, кер уучы, бала үстерүче һәм иренең теләкләрен канәгатьләндерүче
Шул рәвешле, офицер погонында яңа йолдыз кабынуга, бигрәк тә зурлары ялтырый башлауга, хәләленең күңел гөмбәзендә икс-өч йолдыз сүнә тора. Ирләре аларны катгыйның аръягыңда кисәтә, Бәдрия уйлый бүген: менә шундый кисәтүләрдән соң мәрхәмәт кәгеп кара син аңардан!..
Сәгать унбер туларак ишек кыш ыравы өзек-өзек итеп икс тапкыр чыңлап алды
Кайтты! Бәдрия ханым ишек ачарга юыртты. Шунда уйлап алды: «Үзендә булмаса, кьи баланы алты түгел, алтмыш йозак белән дә биклән куеп саклый алмыйсың икән аны!»
Инде байтактан ургын чәйнәп йөргән Рәхим тимер суыгы суккан көр тавыш белән үкереп куйды:
Кайда йөрдең шушы вакытка кадәр?
Зәйтүнә, әнисенә охшаган чибәр кьи. дер калтырап кижәндәй булды Аның юка гәүдәсен тетрәү алды шикелле. Йөзе агарынып китте. Әтисенең өйдә туган телдә сөйләш дип тукуыннан гаҗиз булганга, вата- сындыра җавап бирергә ашыкты
— Дуста кызда булдым. Аныкын телевизор карадым.
Өйдә телевизор юкмыни бешен? - Ага карашы белән кызын үтәли тишәрдәй иген бораулады Әгәр моннан сон тагын бер тапкыр кичегеп кайтсаң, принцесса. «Әпипә»гә бие тәм мин сине! Шуны бел! Апаң да үсте, хафа белмәдек, син агартасың чәчләремне'
Ачуыннан кара коелган подполковник йокы бүмәсенә узды. Тегеләр аналы-кызлы чышын-пышын сөйләшә калдылар Кая ул Фирая Мох- таровна хәбәрләрен әйгу! Бәдрия багалмасын тизрәк юындырып яткыру ягын карады Иренә сер чишү тггклесен әйткән дә юк инде. Бу килеш тә баланың җанын алырга тора лабаса1 Мәгәр бүген әйтмәсәң дә. бер чишәргә гуры киләчәк сер Бөдрнянең йокысын гына түгел, җан тынычлыгын да тәмам качырган иде Ире йок ran кигкәч гә аның керфек гәре ябыла алмады Уйларның ә глә ниндц^әре ябырылып килде башына. Бер төшмәсен икән ул шомлы уй Чиге дә. чамасы да булмый икән аның Көзге шыксыз көндәге болыт гар сы(ман аслы-өсле юрган булып агылдылар да агылдылар Йокы алмагач, торып, гүр якка чыкты Бәдрия
Көндез мәктәпкә барганда ук почта әрҗәсеннән алган хат исенә төште. Чаллыдан, өлкән кызлары Фәйтүнәдән иде бит ул. Пальто кесәсеннән шул хатны алып килде Люстраны кабызмыйча, өстәл лампасын гына алып утырды. Хат укый башлады
«Мамуля, папочка, Зайтунчик!» Болары — урысча язылган иде. Аннары татарча башлана. Бер сүздә ике хата булса була, әмма үз телебездә. Зәйтүнә белә, аңардан хат русча килсә, әтисенең җен ачулары чыгачак. Әнисенә чираттагы шелтәнең каһәрлесе эләгәчәк «Үзен татар теле-әдә- бияты укытучысы дипломын учлап яшисең, ике бөртек кызыңны туган телдә сөйләшергә, укырга-язарга өйрәгә алмадың! Син дә булдың педагог!»—диячәк.
«Без бер көе әйбәт кенә яшәп ятабыз. Хәниф яхшы гына эшли. Үзенең элекке урынында, слесарь-инструменталыңик. Яшәвебез дә һаман шуңда, малосемейкада. Бер бүлмәле квартираны, өчәү булгач, бирерләр дип торабыз инде.
Мин тагын ике атнадан декретка чыгам. Эштән китәргә туры килә, бик кызганыч. Больницада коллектив шундый яхшы, мин аңа бик ияләшкән идем һич китәсе килми. Коллегаларым—медсестралар да. врачлар да бик әйбәтләр. Эшемне дә бик яратам. Медучилище гына бетердем, дип үкенергә уйламый да идем. Ну вот китәргә туры килә. Мин ялга чыккач. Хәниф тә отпуск алырга уйлый. Хотя бы бер атнага Казанга кайтып килергә дип планлаштырабыз. Аһ. ничек сагындым Казанны! Сезне барыгызны да сагындым!
Үткән шимбәдә Хәнифләр авылына кайтып килдек. Бакчасарайга. Чаллыдан егерме биш километр. Кайнанам да, кайнатам да бик яхшы каршыладылар. Кунак булдык. Бик җылы озаттылар.
Кыскасы, бүгенгә минем хәлләрем бик әйбәт. Киләчәктә дә шулай була күрсен иде инде.
Үзегездә ни хәлләр бар? Ничек яшисез? Әти укытамы? Үзең авырмый-сыңмы? Зәйтүнәнең эшләре кай тирәдә?..»
Укып өлгерә алган кадәресеннән соңгы җөмлә Бәдриянең йөрәгенә пәке белән сызып җибәргәндәй итте. Зәйтүнәнең хәлләре.
Бәдрия өстәлгә куйган беләкләре өстенә сыгылып төште.
«Кызның үзеннән ничек сораштырыйм? Укытучысының шикләнүе хакка чыкса? Ужас бит. ужас! Көмәненнән ничек арынырга9 Үзе дә бала гына бит әле. Корсак төшерүгә чыдармы? Аннан соң беренче йөклелекне юк итүнең зур дәһшәте бар бит. Еллар үтү белән, чын-чынлап ана булырга ниятләсә дә, балага узмавы бик ихтимал лабаса! Моннан да куркынычрак нәрсә бармы? Йә, ярый, анысы киләчәк эше. бүген ниләр генә кылырга?»
Язгы таңны йокысыз каршылады Бәдрия ханым. Ятып тормады, ирен — хезмәткә, кызын мәктәпкә озатырга дип аш-су әзерләргә ябышты Ирен хезмәткә. . Әйе. анысы шулай. Кызын мәктәпкәме сон1 Юк инде, ул бүген мәктәпкә бармастыр, бүген Зәйтүнәне врач янына алып барырга кирәк булачак...
Иртәгесен Рәхим хезмәтенә гадәттәгедән дә алдарак кузгалды. Хатыны да, кызы да аякланып кына киләләр иде әле.
Бәдрия кызының ятагы янына барып басты.
— Торасыңмы инде, кызым? дип сорады ул үтә йомшак, җан җылылы итеп.—Әйбәт йокладыңмы9
Кыз иренеп кенә торып утырды, күзләрен ачар-ачмас кына җавап бирде.
— Рәхмәт, мамочка, яхшы йокладым. Но все же йокым туймады. У — ух... Ул шундый итеп киерелде, аның җаны ни теләгәнен анык кына белер хәл юк иде
— Яз көне шулайрак була ул, кызым. Йокы туеп җитмәүчән була. Врачлар аны язга таба организмның ялыгуы белән аңлаталар шикелле. Кеше организмында көздән тупланган витаминнар кимеп кала, диләр
бугай... Хәер, бүгенге тормышта адәм баласы витаминга ул тикле ярлылана микән?
Бәдрия витаминнар турында сөйләгән булып, врач сүзен дә кыстырып куясы итте. Зәйтүнәгә монын тәэсире ничегрәк булыр, янәсе. Үзе сөйләнде, үзе теләр-теләмәс кенә караваты янәшәсенә җәелгән кечкенә паласка төшеп баскан кызының буй-сынын күзәтте. Ефәк эчке күлмәк бүлтәя төшкән кебек күренде аңа. Күзенә шулай чалындымы, әллә шайтан күзлек кидердеме, күкрәкләре дә тулыша төшкәнгә охшыймы соң? Лифчигын төртеберәк торалар төсле. Йа, ходай, класс җитәкчесе, теге явыз мадам әйткәннәр рас килерме икәнни соң?»
Бар юын. таран.. Иртәнге аш әзер...— Әнисе кызын ванна бүлмәсенә озатып калды. Үзенең миен бер генә сорау бораулый иде «Пичекләр итеп кенә сүз башлыйм да ничегрәк итеп дөресен белешим?» Аннары ул сабый чагында әбисеннән өйрәнгән өтек-төтек догаларын укып алды кай очракка яраклы икәннәрен, үтер, белми иле! һәм аллага ялварырга кереште. «И ходаем, шул чырайсыз Фирая Мохтаровна юраганнарны юш китермәсәнә! Әгәр дә балакаем саф булып, көмәнле дигәне юк сүзгә чыкса, быел кайнатама корбан чал дип акча бирер идем, җәлләмәс идем... Бер үк, Ходаем, мәрхәмәтеңнән мәхрүм итмә, кызыма җан сафлыгы. тән пакьлыгы насыйп иткән була күр...»
Чәйгә утырдылар. Кызының йокысы i уймаганга, әнисенең ут йотканга ашыйсы-эчәселәре килми иде. Рәтенә килсен дип кенә берәр чынаяк чәй эчеп куйган булдылар. Икесе бер юлы диярлек чынаякларын өстәл эчкәресенә этәрделәр. Урыннарыннан күтәреләбез дигәндә, аларның күзләре очрашты. Карашлары бер-беренә магнит белән тарттыргандай тоташып аллы. Бер мизгел, кем кыюрак дигән кебек, бәхәстә тордылар төсле. Аннары Зәйтүнә чыдамады, күзләрен читкә алды. Сүз башлар минут шушы дигән карарга килде Бәдрия
Синең белән икәүдән-икәү генә сөйләшәсем бар, кызым.- диде ул Кил. угыр әле...
Бәдрия түрдәге софага барып утырды һәм учы белән кагып кызына урын күрсәтте.
Зәйтүнә әнисе янына елышты. Үзе өчен үтә газиз затны кочаклыйсы, иркәлисе, назланасы килгәндер бәлки Әмма алай итә алмады Ике арага күзгә күренми, кул белән тотып булмый торган, иссез дә. төссез дә бер яры эленгән иде кебек. Нәрсә иде ул? Кызның үз карынында да икенче тормыш яралып килүдән туган хис идеме?
Мин кичә мәктәптә булдым, кызым Класс җитәкчең чакырткан иде Фирая Мохтаровна.
У-ул? Зәйтүнә гаҗәпсенә калды
Әйе. класс җитәкчегез. Эш менә нәрсәдә, кызым Бик читен булса да. әй гми хәл юк. сине йөкле түгел микән, ди ул.
Ә нәстә ул «йөкле»?
Бәдрия чыраен сытты. Хикмәт бу сүзнең урысчасы ничек булуындамыни соң? Урысча әйткәнне көтеп утыра бит бәлабаш!
Беременная! Бәдрия кычкырып салды, ләкин шундук үзен тыйды Әйе. кызым, укытучыгызның шундый шиге бар. Мин ышанырга теләмәдем дә соң.. Дөресен белергә кирәк. Бу бит яшереп кала торган нәрсә түгел.
Кызы өчен бу сүз шул тикле көтелмәгән шикелле булды, ул, бичара, урыныннан сикереп торды. Аннары утырды тагын
Шуннан берничә мизгел тынлык Тораташ хәле Шартлау! Зәйтүнә үкереп җылап җибәрде һәм башын әнисенең итәгенә салып яшь түгә башлады
Да. мам Миндә что-то неприятное. . Нәстә. нигә, белмәгән.
Кем белән булдың соң? И-их. шушы сорауны бирмәс өчен генә дә ул хәзер әллә нинди җәзаларт а күнәр иде'
Ничек? Зәйтүнә башын күтәреп, күзләрен зур ачты 9 «к У > м> ю
129
— Ничек дип? Ир-ат халкыннан кем белән якынлык кылдың? Коля беләнме?
Зәйтүнә тагын әнисенең итәгенә капланып үкседе. Сүзләре идән астыннан ишетелгәндәй тонык иде
— Да. Коля белән...
Бәдрия кызының башын итәгеннән каерып алырга теләгән иде дә булдыра алмады, ике кулы белән җайлап кына күтәрде, урыныннан торып, кызына төбәлде.
Нишләдең булып чыга инде, балакаем? Ниләр генә кыландың? Аракы эчеп төштеңмени соң шул хәлләргә?
— Нет, не арака... Вино попробовать иткән идем.
Әтиең күзенә ничек күренәсең инде? Мин ничек күренәм аның күзенә, йә? Гайбәте дөньяга таралачак бит бу эшеңнең.
— Коля тоже кайгыра...
Зәйтүнәнең әлеге сүзләре болай да күкертләнеп китәргә торган Бәдри- яне чыгырыннан чыгарды
— Дәшмә ичмасам! Телеңне тешлә! — Бу кискен тавышка кыз сискә-неп китте, өнсез калды.— Коля да кайгыра, имеш! Ишкән икән ишәк чумарын! Коляга нәрсә аңа! Күтәрәсе бармы, тудырасымы? Агуын салган да киткән. Ә сиңа менә, бәлабаш, күсәкнең чукмары. Буй җитеп, туйлап кияүгә чыгасы җан идең бит син дә. Апаң Фәйтүнә кебек. Кая барып кадалырыңны фәһемеңә дә китермичә кабалангансың..
Зәйтүнә җылый да алмас тәкъдирдә бер ноктага текәлеп утыра башлады Аның шушы халәте әнисенең котын алды. Кызым җүләрләнә күрмәсен, дип өтәләнә башлады ул. Янә мөлаем булырга тырышып сүз катты.
— Кызым, ямьсезнең аръягындагы хәлгә тардык, инде чарасын күрү кирәк. Шушы яшеңнән бала тапмассыңдыр бит инде?
. Юк, конечно.
«Эһе, акылында икән! Сораганга җавабы бик туры...» Бәдрия сүзен җайлап кына дәвам итте.
— Врачка барыйк. Карасын, тикшерсен. Аборт турында киңәшик. Нәрсә дияр? Ясарга ризалашса, язгы каникул көннәрендә чистарынып чыгарга кирәк сиңа.
— Бик страшно буламы?
— Куркыныч дип, җиңел булмас инде. Түзәрсең. Врачы ясамаска итәр әле аның. Организмың бит бала-чаганыкы.. Бар, юынып чык. Кешелеккә дигән киемнәреңне киярсең. Бүгеннән калмый барабыз. Соңгарганны яратмый ул эш...
Гинекологка Бәдрия әүвәле үзе генә керде.
Регистратурада белешкән иде. ишектәге язудан укып, врачның исемен, әтисенең исемен, фамилиясен хәтеренә теркәп керде.
— Исәнмесез, Вера Зиновьевна! — Бәдрия әйләнү-тулгануларсыз сөй-ләп китәргә булды.— Мин сезнең яныгызга зур йомыш белән килгән идем. Махсус сезнең сменаны көттем.
Соңгы җөмләсе—җил ягына салам кыстырып булмасмы дигән өмет белән алдашу иде.
— Утырыгыз,—диде табибә, бик гадәти генә итеп —Тыңлыйм. Сезне кем дип белергә кушасыз?
Бәдрия урыс колагына тиз генә барып ирешмәстәй исемнәрне — Бәдрия Сәфәргали кызы дигәннәрне җәһәт кенә үзгәртеп әйтте (һәрчак шулай итә).
Мине Рия Сафроновна дип йөртәләр, Вера Зиновьевна. Үзем сау-сәламәт, йомышым кызым турында. Кызым Зәйтүнә, Зина, балага узган шикелле.
Табибә иңнәрен сизелер-сизелмәс кенә сикертеп куйды һәм Бәдриягә керфек какмый карап торды.
— Кызыгыз узган, сез килгәнсез. Аңлап бетермим.— диде аннары
— Ул да биредә. Урамда калып торды. Бик яшь әле ул. Унбишен тутырды гына.
— Укучымыни?
— Әйе.
— Никахсыз гына булып чыга инде алайса9
— Шул-шул, Вера Зиновьевна, шу-ул! — Бәдрия тулышты, күзләрен яшь пәрдәсе сарды. — Шуның көмәнен юк итәргә булышыгыз инде. Алла хакы өчен. Буш итмәс идем
— Туктагыз әле, сабыр итегез. Күз яше белән генә берни майтарып булмый мондый хәлдә. Чакырыгыз үзен — Вера Зиновьевна шактый кырыс сөйләште. Зәйтүнә кергәч. Бәдриянең чыгып торуын сорады.
Мәсьәлә ачык иде. Класс җитәкчесе Фирая Мохтаровнанын күрәзәлеге хакка чыкты. Шулай да табибә Зәйтүнәгә өзеп кенә бер нәрсә дә әйтмәде
— Чыгып тор, әниең керсен. Аның белән сөйләшергә кирәк, диде Кабинетка кабат әйләнеп кергәндә Бәдрия коелып иңгән иде. Вера
Зиновьевнаның күзләренә күтәрелеп карарга да кыймады Гинеколог ханым әйтәчәк сүзләр аның өчен югары хөкемнең соңгы һәм дәһшәтле карары булып яңгырыйсын көткән хәлдә, ул куырылып калды Вера Зиновьевна исә бик тыныч, үтә гади сөйләп китте
Рия Сафроновна. диде ул, урындыгына җайлабрак утыргач. Беренче баланы төшерүнең нинди күңелсезлекләргә китерү ихтималын беләсездер дип уйлыйм
Бәдриянең сабыры сынды. Ул кечкенә сумкасыннан кулъяулыгы алып күзләренә каплады.
— Беләм инде, доктор, беләм.
Мин кызыгызның бала тапмый торган хатын булып калу ихтималы турында әйтәм. Кысырлыкка дучар булу хакында Мондый факторның киләчәктә аның гаилә тормышына пи дәрәҗәдә тискәре тәэсир итәчәген күз алдына китерәсездер?
Китерәм. Вера Зиновьевна.
- Абортка ятарыннан алда һәрьяклап уйларга кирәк Җитди итеп Җиде кат үлчә, бер кат кис. диләрме9
Мәлҗерәп торыр минутлар түгеллеге Бәдриянең аңына ап-ачык булып барып җитте бугай Ул балавыз сыгып утыруыннан туктады, гәүдәсен турайтты, теленә дә тәвәккәллек чыкты
Хөрмәтле доктор, безнең хәлләр шундый: бер уйлап, бер кисә торган. Мине ашырсыз дип өметләнәм Зиночкага бала табарга һичничек ярамый, һич-ни-чек! Кеше арасында рисвай булачакбыз, бусы бер. икенчесе, әйтер идем, иң каһәрлесс. әтисенең абруена нык сугачак бу нәрсә Ә ул безнең, ни генә димик, подполковник кеше, югары хәрби училищеның танылган укытучысы Холкы корыч, алмаз, тагын әллә нәрсә Үз халкыбызга тел тидерү булса да. әйтим инде чын татар. Атасыз бала табу дигәнне күтәрә алмаячак Җитмәсә шушы яшендә... .
- Сез кызыгызның балага узуын да. аборт ясатуын да ирегездән сер итмәкче буласызмыни. Рия Сафроновна? Гинеколог ханымның соравын төрлечә аңларга мөмкин иде шикелле Теләктәшлек күрсәтеп сызлана дип 1Ә, әһә. мондый эшкә барасыз икән, син инде, күгәрченкәем Рия Сафроновна. минем белән бүтән нотада сөйләш дип тә.
Табибә соравына нинди генә төсмер салынган булмасын. Бәдрия үзенең шушы ханымның тотыгы, әсире икәнен аңлый иде инде Шунсы» кая барасың?! Шунсыз Назировлар гаиләсе һәлакәткә хөкем ите.нән Шунсыз подполковник Рәхим Назиров кызын да. хатынын да һичнигә карамастан куып чыгарачак...
Әтисенә тамчы да белгертергә ярамый. Вера Зиновьевна Бу мәхшәр булачак Сез ярдәм итсәгез һәм Зиночканың абортын сер итеп
сакласагыз, безнең гаилә өчен фәрештәлек кылу булыр иде. Мин моны ихластан әйтәм, ярдәмегездән ташламагыз.
— Шифаханәдә ясаган абортны ничек сер итәргә боерасыз? —Табибә Бәдриянең күзләренә томырылып карады.— Ни рәвешле? Минем миссиям юллама кәгазь язу белән тәмамлана бит, Рия Сафроновна.
Бәдриягә югалып калырга һич ярамый иде инде, ул оятын җуярга мәҗбүр адәмнәрчә әрсезләнә бирде.
— Ә, ниме, хөрмәтле Вера Зиновьевна, сез бу эшне өй шартларында гына майтарып чыга алмас идегезме?
— Кем өендә?
— Соң безнең квартирада түгел дә түгел инде, Вера Зиновьевна. Иремнең холкын-фигылен, дөньяга ниндирәк күзлектән каравын аңлаттым ич инде, доктор.
— Әйе, аңлаттыгыз. Мин дә аңладым. Алайга китсә, сезнең халыкта йөклелекне өзүгә гомумән кеше тормышын кыю дип карыйлар түгелме соң? Кеше үтерү дип?—Врач Бәдрия ханымның күңел түренә шомны булдыра алган кадәр күбрәк салырга тырыша иде кебек. -Мөселманнарда әүвәле бу шулай бәяләнгән дип беләм. Аннары чегәннәрдә... Табор кануннары буенча, чегән хатынының аборт ясарга хакы юк. Алар үз нәсел-ыругларын саклап калырга тырышудан шулай итәләр...
Бәдрия врач ханымның үзен аңларга теләмәвенә аптырый башлаган иде инде. Гаҗиз булып:
— Борынгыдан кайсы халыкта ни булмагандыр инде, хөрмәтле Вера Зиновьевна. Заманалар үзгәрә, кешеләрнең үз-үзләрен тотышлары да үзгәрми калмый, күрәсең. Бүгенге яшьләр үз язмышларына да тамаша карагандай мөнәсәбәттә Минем хәлем, кызымның бүгенге хәле гамәле-безнең һәр мыскалын үлчәүгә салып торырлык түгел бит. Сез—хатын кеше, мине нечкәләп аңларга тиешсез. Врач кешенең аерата мәрхәмәтле булуына ышанасым килә минем...— Ул Вера Зиновьевнаның күзләренә мөлдерәп карады. Бөялгән күз яше аша врачның гәүдәсе аңа җәелә барган, калтыраган сыман күренде.—Өметебезне өзмәгез бер ук. Ялварам. Вера Зиновьевна, булышыгыз. Тик бу безнең өчебез арасында мәңгелек сер булып кала күрсен иде.
Доктор кыяташтай кала бирде. Аның зур зәңгәр күзләрендә котып салкынлыгын чамалау читен түгел иде. Юка иреннәрен кысып беравык торгач, ул әйтте:
— Сез, Рия Сафроновна, чабуыгызга ут капкандай шулай үрсәләнәсез, беләм. Фактта мине җинаятькә этәрмәкчесез. Минем тыныч-имин яшисем килә. Быел көзгә улымны армиядән көтәм. Ул егетнең дә ял- гызак-ятим калуын теләмим.
Бәдрия өнсез калды. Бүтән ялвару сүзләрен дә әйтә алмас булды. Теле аңкавына ябышкан иде диярсең. Тыны киселде шикелле. Аннары аның бәгырь эчкәресеннән шул тикле кайнар тын бәреп чыкты, врач ханым имәнеп киткән төсле булды. Йөз пешерерлек сулышка моңын- нәзакәтен җуйган авазлар ияргән иде.
— Сабыр канатларымны сындырмагыз. Вера Зиновьевна! Алла хакы-на дип әйтүем. Сорагыз тиярен, үз квартирагызда башкарып чыгыгыз. Сезгә карата нинди кара уем була алсын, йә? Нигә рәнҗетәсез? Безне кара язмыштан йолып калыгыз...
Сүзнең болай да озынга киткәнен бик белеп торган врач кистереп сөйләшер минут җиткәнен чамалады.
— Ярый, бик гозерлисез икән. Сез сораганча булыр. Рия Сафроновна. Әмма —Ул кечкенә тыныш ясады.— ...минем дә җитди шартым бар. Бриллиант кашлы йөзегегез белән түләрсез. Артык та түгел, ким дә түгел...
Бәдрия дертләп китте, татлы йокысыннан төрткәләп уяттылармыни! Хәер, нәрсә ул йокы бүлдерү?! Йөрәгенең бер читен кисеп алдылар диярсең, йөрәгенең!
Әмма икенче мизгелдә үк ясалма-риялы булса да елмаерга азаплана иде инде
— Мин риза, бик риза. .
Бәдрия уң кул бармагыннан йөзеген сала башлады
Юлда кайтканда Бәдрия ханым кызына ничек итәргә туры киләчәген бәйнә-бәйнә төшендерде Язгы каникулга чыгу белән Вера Зиновьев- наның үз квартирасында.. Әтиеңә ангина аркасында больницага керде диярмен...
Кызы ниләр тойгандыр, ниләр кичергәндер, Бәдрия үзе өерелеп-өере- леп яуган карны да сизми, аяк астының лычма су. ләпек икәнен дә тоймый иде.
Туксанынчы елның язы ашыга идеме, әллә кабаланган булып кылана гына идеме, белмәссең. Бәдрия йөрәгендә бәргәләнгән тойгылар исә җилле, яңгырлы, аяк асты бозлы көнгә тәңгәл иделәр
Өйгә кайтып кергәч, Бәдрия ханым дөрләп янган уттан алып бәкегә чумырган бәндә хәлендә калды. Шомлануы хәттин ашты Мәкерле мәче йонлач кенәриләрнең берсен буып ташлаган иде
— Читлегеннән үз башына чыккан икән бичара кошчык' дип сукранды ул. Хәер, хәер, адәм балалары да читлекләреннән үз башларына чыгалар ич. Күрәчәкләрен эзләп.. Кем генә җитәкләп алып чыккан иде бу баланы бәласына таба?! Буып ташлаган кенәри түгелме соң бүген мин үзем? Тамырларында бабаларының кыргый каны уйнаган йонлачтан киммсни яшькелт-зәнгәр күзле Вера Зиновьевна? Аякларыңа басып, муеныңны тартып өзәргә тора лабаса Тик тик ул безне эзләп килмәде бит, без аңа йөз суы түгеп бардык.
Шул чак Бәдрия миендә яшен сызылып узды Чартлатып сугасын көтеп, ханым куырылып килде, бөрешеп калды Баш өстендә үк булмады, ахрысы, дәррәү китереп ормады, бервакыттан гына гөлдерәгәндәй итте. Яшеннең тармакланып яшьнәве дигәнебез Бәдрия аңына класс җитәкчесе Фирая Мохтаровна хакындагы уйның барып җигүе иде
Ярый, врач ханым авызына су капты, ди. Кирәген алды бит инде Аннары ул үзенең ришвәт алуын кычкырып йөрмәячәк, яшереп аборт ясап яткан өчен баштан сыйпамауларын бик әйбәт белә. Ә менә Фирая Мохтаровна дигәннәренең авызын ни белән томалый алырсың"7 Ул бит алтын йөзек түгел, бәйрәм бүләге итеп чәчәк тә кабул игми. укучыларына: «Минем өчен сездән иң зур бүләк — яхшы укуыгыз, әдәпле булуыгыз»,—дип кенә җибәрә. Шулай да ул явыз хатын белән нишләргә булыр сон әле? Бармадың, күрмәдең, ди Ә үзе чакыртса һәм «Йә. ни хәлләрегез бар? Бик дулап чыгып киткән йдегез, минем сүзем хак булдымы? Нахак әйткәнмен икән, яла яккан өчен хөкемгә тарт гырыгыз! Ә-ә, тарттыра алмыйсызмыни? Менә бит ничек! Йөзең кара телең кыска, дигәннәре шул була ул! Әле Рәхим Гарипович белмидер бу хәлләрегезне,..» дисә? Бәлки, Ходай кушып, ул бер сүз дә әйтмәс. Чакыртмас та, җәрәхәткә тоз да сипмәс Педагог ич ул Педагогларны такт саклауга, әдәп кысаларыннан чыкмау мәсьәләсендә врачлар белән чагыштырып булмыйдыр Үзем гаепле. Тирәкнең төбенә тоз коймый торып җикеренә башладым. Барып гафу сораргамы9 Монысы бит инде кышын хәлен турыдан-туры сөйләп бирү белән бер Чыннан да, ни хәл игәргә9 Юк бит, юк, әтисе белән уртага салып киңәшә торган эш тә түгел. И и ходаем, тагын ниләр генә күрәселәрем бар икән9
Кызы, өйгә нинди эшләр бирделәр икән, белешеп кайтыйм да хәзерләнеп барырмын, дип, классташ кызларына китте Чирек азагы, укытучылар бер дәрестә ничә кешедән сабак тыңлаталар, чөнки чиреклек билге чыгарасылары бар.
Ялгызы калгач, Бәдрия ире кайтуына аш әзерли башлады Куллары тик тормады, ләкин алар күнегелгән гадәт буенча гына кыймылдадылар, ә уйлары һич күнегелмәгән, моңарчы агарга туры килмәгән узәннән актылар Чуала-чуала. бутала-бутала, бер өермәләнеп, бер тыйлыгып
Үзенең бүгенге Зәйтүнә шае чагын хәтерләде Бәдрия. Кая ул мондый йөгәнсезлекләр күрсәтү! Аркылы Тукай (хәзерге Фатих Кәрим) урамын-дагы алтынчы йортта туып үскән Казан кызы ундүрт-унбиш яшьләрендә үсмер егет белән янәшә атларга да ояла иде. Бер ул гына түгел, һәммә кордашлары шулай иде.
Рәхим Назиров белән мехчылар клубында узган концертта танышып китүләрен искә төшерде. Ул чакта Рәхим — лейтенант погоннары тагып кайткан яшь офицер. Бәдрия — институтнын дүртенче курс студенткасы. Лейтенант училище тәмамлаганнан соң бирелә торган ялына кайтканда Казандагы кардәшләренә кереп чыгарга карар иткән икән. Сәфәре — Зөя буендагы туган авылына, әти-әнисе янына. Кунакка, күреп китәргә. Аннары хәрби хезмәт юлы аны Ерак Көнчыгышка алып китәчәк .
Танышудан соң ике елга якын гомер үтүгә кавышу, өйләнешү. Ул сәгать сукканчы ике арада хатлар өзелмәве Аларга теркәлгән кайнар хисләрдән кәгазь-конвертка ничек ут капмады икән диярлек.
Бәдрия үз-үзеннән көлебрәк хәтергә төшерә: хисләр канатлануы сәбәп булгандыр, ул Рәхимгә челтәр бәйләүгә кагылышлы тезмә юллар да язып җибәргән иде. Никахлашкач, Бәдрия үткән юллар да нәкъ иренекечә булды. Энә кая — җебе шунда: Ерак Көнчыгыш, Мәскәү яны. Германия. Калининград өлкәсе, Мәскәү шәһәре.. Ниһаять, Казан.
Фәйтүнә туган ел, мең тугыз йөз алтмыш сигез... Икенче бала булсынмы, юкмы дип фикер бизмәненә салулар, сагаюлар, икеләнүләр (хәрбиләр гаиләсенә аерата хас уйлар). Җиде елдан соң гына Зәйтүнәнең дөньяга килүе. Тагын әллә ниләр, әллә ниләр...
Ире кайтып кергәнче аш-су ягында маташты ул.
Рәхимнең кәефе әйбәт иде бугай, ашын да бик ошатты, чәйне дә үтә тәмләп эчте, ачылып китеп сөйләште, хәтта шаярды да. Зәйтүнә кайтып кергәч тә бик җан җылылы булды. Кичке мәлне телевизорны кабызгач кына бервакыт тыңлап утырды да сөмсере коелды. Шактый озынга сузылган телетапшыруда «интернациональ бурыч» дигән сүзләрне бик еш тәкрарладылар. Шуннан подполковник әйтә куйды:
Шулкадәр гомерләрне өзү, астрономик масштабта матди чыгым-нарга төшү, халыкның рухын сындыру, берничә буынга күңел җәрәхәте калдыру кирәк идеме соң?..
Алда телгә алган Коля — татар малае. Аның чын исеме — Носрәтул- ла. Гарәпчәдән тәрҗемә кылсаң, Аллаһе Тәгаләнең ярдәмле колы булып чыга.
Савинка әһелләре синең исемеңне тулы килеш әйтеп торалармы, мәктәпкә барганчы ук «улла»сын балта белән чабып өзгәндәй иттеләр. «Носрәт» калды. Урыс катыш татар «Ә» авазын әйтеп азапланамы? «Носрат» дип кенә җибәрә. Шуннан китә инде! «Т»ны гына азрак йом-шарталар да...
Кыскасы, татар исемнәре башына төшкән гадәти бер язмыш: Нөс-рәтулла Николайга әверелә һәм, яшүсмер буларак. Коля.
Носрәтулла-Николай-Коля тугызынчы класста укып йөри. Йөрми булдыра алмаганга йөри. Чибәр генә, таза, нык егет. Аның кебекләр байтак.
Носрәтулла соңгы көннәргә кадәр үзенең яшьтәшләреннән берни белән дә диярлек аерылмый иде. Ни уңайга, ни тискәрегә. Ә менә моннан берничә көн элек кенә якын таныш-белешләрен генә түгел, күпне күргән чекистларны, җинаятьчеләрне эзләүдә тиз хәрәкәт итүчеләрне дә. шак- каттырды...
Җиденче заводта эшләүче Мәрфуганы поселокта бик тә тыйнак хатын дип беләләр. Ире вафатыннан соң да сырхау әнисе карчыкны һәм мәктәптә укып йөрүче улы Нөсрәтулланы тәрбия итүдә җанын аямый Бер нәрсәдә дә зурдан купмый, аякларын юрганына карап кына суза. Көн- төн эшли, кай арада йоклый, кайчанрак хәл җыя —өзеп кенә әйтә дә алмассың.
Менә шул хатын, очын-очка чак-чак ялгап көн күрүче Мәрфуга, сонгы араларда дусларыннан, танышларыннан бурычка күпләп акча>ала башлады. Завод профсоюз оешмасына да акчалата ярдәм итүне гозерләп май аенда бер-бер артлы ике гариза язды. Кыйммәтле әйбер сатып алырга ният итә дияр идең, кайгысы анда түгеллеге көн кебек ачык Әнисе ничәнче ел инде урын өстендә, малаен да аякка бастырасы бар. Күзенә ак-кара күренерлекмени?
Әҗәткә акча биреп торучыларның бер ишесе тагын бер нәрсәгә дикъкать итми калмадылар: Мәрфуга фани дөньядай үткән төсле йөри, чыраенда - курку, дәһшәт галәмәтләре
Май аеның ямьле бер көнендә Носрәтулла өйләренә каңгырып кайтып керде. Ана йөрәге сизмиме газиз баласының рухи халәтен9 Мәрфуга, мәгълүм инде, өтәләнеп хәл-әхвәл сораштырырга кереште. Улы да. әнисенең сорауларын гына көтеп торган диярсең, коточкыч хәл турында сөйләде
Автозаправка тукталышында өч адәм Носрәтулланың юлын кискәннәр. Берсе чегәнгә охшаган, икенчесенең кул аркалары кытай карасы белән чәнчеп ясаган рәсемле, өченчесе җирәнрәк, күн тужуркадан икән Машиналары японныкы, һушыңны алырлык . Менә шулар Нөсрәтулладан бер атна эчендә биш мең сум акча табып бир дип даулаганнар. Тапмыйсың икән, үзеңне дә, әниеңне дә. яраткан кызыңны да теге дөньяга олактырабыз дип янаганнар.
Әлеге йөрәк яргыч хәбәрне әйткәч. Носрәтулла зар җылап үтенде, әнкәй бәгырем, бер үк милициягә әйтә күрмә, мине көне-сәгате белән юк итәчәкләр, дип ялынды. Алар кулыннан җан биргәнче мин үз-үземне үтерәм. дип өзгәләнде
Шулай да, ни булса да булыр, аллага тапшырдым дип. улының ялынычын бер читкә тибәреп, Мәрфуга хәлне милициягә ирешгерү әмәлен тапты. Үзе бармады, ахирәт хатыныннан булышлык сорады
Шимбә көн кич белән, майның егермесендә, кесәсендә тегеләр янап даулаган акчасы бар хәлендә. Носрәтулла очрашуга юнәлгәндә, тиешенчә коралланган өлгерләр күзгә-башка күренми генә егетне озатын- күзләп бардылар. Алар һәртөрле көтелмәгән хәлләргә әзер кешеләр ич инде. Мәгәр күңелләрендә шик очкыны да бар иде. Носрәтулла тасвирлаган кыяфәтле кешеләр һәм аларның «Тойота» машинасы хакында бернинди мәгълүмат кыйпылчыгы да юк.
' Әле анда сугылып, әле монда кагылып Носрәтулла Казанның гөрле почмакларында ике сәгатьтән артык йөредс. Аннары өйләренә кайтып, әнисенә теге явызлар сораган акчаларны тапшырдым диде Шуннан соң егет подполковник Назиров гаиләсе яши торган тугыз катлы йортка юл тотты. Зәйтүнәгә мен ярым акча калдырды, шуннан соң танышларына китте. Белешләре белән үзенә «Ява» мотоциклы сатып алу мәсьәләсендә гөп куертты.
Эчке эшләр идарәсенә алып килгәч. Носрәтулла бик тә сәерсенеп калды.
Минем ни гаебем бар?--диде ул күзләрен шарайтып. Аңламыйм. Берәүне дә талаганым юк. Акчаны мина әнкәй бирде «Ява» алырга җыенам. Дус кызыма акча бирдем. Киенсен. Бай яшисем килә минем...
Хокук саклау кешеләре аның ни кылганын күпме генә аңлатмасыннар. Носрәтулла үз фикерендә калды: «Берәүне дә талаганым юк . »
Мәрфуга ни кылсын, елады, сыкрады, ә бердәнберен кичерде, гафу итте. Ярлыкау аналар эше. күрәсең..
Июнь керде. Бу айны, җәй башын, габнгать туплар атып каршылады булып чыкты. Майның соңгы төне таңга авышканда яшенле, күк күкрә- үле яңгыр явып узды
Җиһанда яшеллек патшалыгы. Чәчәкләрнең бихисап төсләре. һаваның сафлыгы, көннәрнең матурлыгы хәйран итә. Бакчаларга, паркларга
керсәң, хыял канатлана. Агачларга да: «Саумы, каен кызы!», «Исәнме, имән егете!», «Хәерле иртә, миләш зифасы!», «Ни хәлләрең бар, юкә сылуы?!» дип эндәшәсе килә.
Күпме таңсынып карасаң да, бар матурлыкны бәяләп бетереп булмастыр. Өстәвенә сандугач сайравы, кәккүк моңнары!..
Иртүк Идел аръягындагы Суксу авылы янындагы бакчаларыннан кайтып килгәндә шундый тойгылар әсирлегендә иде. Ире белән кызы да әйтеп аңлатуы мөмкин булмаган бер халәт кичерәләр иде шикелле. Сүзсез генә янәшә атлаулары шуннан булгандыр.
Рәшит Мусин урамына кайтып җиткәч, үз йортларына борылабыз дигәндә. Бәдрия ханым өчен кояшны болыт каплагандай булды, табигать хозурлыгы аның өчен, селтәп аткандай, юкка чыкты Аларның каршысына әллә елмаеп, әллә чырай сытып Вера Зиновьевна якынлашып килә иде. Өйләренә үк барган булганмы әллә? Кайтуларын көтеп, сагалап торганмы?
Бәдриянең йөрәге күкрәк читлегеннән каядыр аска шуышкан төсле булды. Самолетта очканда кайчак шундыйрак имәнү булып алучан.
Врач ханым Назирозларның һәммәсенә берьюлы сәлам ташлады:
— Исәннәрмесез, әйбәт кешеләр!
Рәхим белән Зәйтүнә исәнләштеләр дә узып киттеләр. Бәдриянең туктамый хәле юк иде.
— Рия Сафроновна, кадерлем! Сезгә йомышым төшеп тора бит әле.— Вера Зиновьевна чәчелә-түгелә башлаган иде, Бәдрия тыныч, сабыр булырга чамасыз тырышып, аны бүлдерде.
— Хөрмәтле Вера Зиновьевна, зинһар, гафу итегез. Бакчадан кай-тышыбыз гына. Хәзергә туктап тора алмыйм. Иремне ашатып-эчертеп эшкә озатыйм, аннары үзем сезнең яныгызга килермен.
Табибә килеште.
— Мин бүген үзе сәгать икедән соң гына кабул итәм. Әмма сезне шунда көтәрмен. Күпмедән?
— Сәгать ярымнан, Вера Зиновьевна.
— Килештек.
Табибә яныннан киткәндә Бәдрия тез буыннарының йомшавын сизде, аякларының тыңламаска әйләнүенә аптырый калды. Ике чигәсендә ике чүкеч сандалга салып кызган тимер таптыйлар иде: «Менә сиңа! Менә сиңа!»
Бәдрия «Ник килгән бу тагын?» дигән сорауга җавап эзләп изаланды. Вера Зиновьевнаның үзләрен махсус көтеп алганлыгына шиге юк иде инде. .
— Кем булды ул сине туктаткан кеше? Рәхим өс-баш алыштырып, кырынып-юынып йөргән мәлдә генә сорап куйды.
— Безнең поликлиника врачы. Сидоренко ханым. Вера Зиновьевна.
— Йомышы бармыни?
— Юк... — Бәдрияне бизгәк тота башлагандай итте.— Таныш булгач, сәлам бирүедер инде.
— Кайдан белә ул сине?
Ире тагын бер сорау бирә калса, подполковникның хәләл җефете аягында торып кала алмас иде, мөгаен. Ходайдан күркәм сабырлыклар сорап, кухнядагы урындыкларның берсенә барып утыргач. Бәдрия телен көч-хәл әйләндереп җавап бирде.
— Гинеколог ул. Ничек инде белмәсен. Әйтерсен лә. мин аңа күренми торам.
— Ә-ә...
Рәхимнең кызыксынуы шунда тәмам булды. «Гинеколог нишли ул?» дип тә төпченмәс бит инде. *
Иртәнге чәй янында бик гадәти утырдылар, һәрвакыттагы сүзләр, ' киңәш-уңаш, бүгенгә планнар... Бәдрия ут йотып утырганын ничекләр итеп булса да сиздермәскә тырышты. Ә Зәйтүнәгә Сидоренко апасының
очравы берничек тә тәэсир итмәгән идеме соң әллә? Ай-Һай ла. әтисе алдында гына тыныч күренергә дип көчәнмәдеме икән0 Вера Зиновьевна квартирасында үрле-кырлы килгәннәре еллар үткәч тә йокысыннан си-скәндереп уятыр әле аны.
Рәхим училищега китте. Иренең лифт арбасына керүен кушкатлы ишек аша ишетеп торган Бәдрия көзге каршына утырып бизәнергә кереште Аннары иң яраткан күлмәген алып киде, шуңа иш ташлы колак алкаларын такты, биек үкчәле туфлиләренен күлмәге төсен- дәгссен киде, кул сумкасының бөтен киеменә тач туры килгәнен сайлап алды. Тыштан гөлчәчәк иде, кыскасы. Йөрәгендә исә чәчкәнен чәнечкеләре тырпаешкан. Күңеле эчкәресендәге үтә нечкә кылларның тибрәнүеннән сизә Бәдрия: хәерлегә түгел врач хатынның әйләнеп тулганулары!..
Вера Зиновьевна Бәдрияне поликлиниканың төп ишеге буенда көтеп алды. Табибәнең юкка матур иреннәренә елмаю кунган, җете зәңгәр күзләре илтифатлы карый. Ясалма озынайтылган керфекләрен берәмтекләп санарга мөмкин иде.
Шулай да бизәнү дигәндә врач ханым чама жуймый. Шуңа ул җанлы кеше булып кала бирә. Бәдрия дә иннек-кершән, сөрмә белән эш итә белми түгел, гик төзәнеп бетергән минутында таш курчакка әйләнә дө куя
Килдегезме, Рия Сафроновна?
Күргәнегезчә, Вера Зиновьевна
Ике хатын мизгел дәвамында гына бер-берсенә сынаулы текәлеп тордылар. «Йә. кайсыбыз чибәррәк? Кайсыбызның буй-сыны шәбрәк? Кайсыбыз заманчарак киенгән?» ди иде аларның бар булдыклары.
Аннары врач ханым Бәдрияне сак кына култыклап алды, башы белән генә Черноморская урамы ягына атлыйк дигәнне аңлатты. Тегесе карышмады. Вак-вак атлап китеп бардылар. Дәрт-дәрмәннары ташып ук тор- маса да. кемнәрнеңдер йөрәкләренә баскандай атлыйлар иде.
Сезне борчыдым, гафу сорыйм, диде нәзакәтле итеп Вера Зиновьевна Кичерә күрегез. Ничек диләр әле. нужа печән ашата, диләрме? Хәлем печән ашарлык ук булмаса да, сезгә мөрәҗәгать итми чарам юк.
Сагайды Бәдрия, колакларын шомрайтты Шулай да чыраенда көләчлек сакларга игеп:
Тыңлыйм. Вера Зиновьевна, диде.
Табибә үгезне мөгезеннән эләктерергә булды.
Кырыкны уздым. Рия Сафроновна. ничәнче ел инде табиблек итем, адәм рәтле киенә алганым юк Ирдән аерылып малай үстердем Менә өченче көн генә бик матур тун тәкъдим иттеләр Натуральный мехтан Үземә үлчәп теккәннәр диярсең Вера Сидоренко култыклашып барган мәлдән башын борып Бәдриянең йөзенә карады Тел төбемне төшенәме, янәсе Төшенсә, ниндирәк уйга киләчәк? Шуны алырга акчам җигеп бетми Сездән әҗәткә сорап тормакчы идем.
Нәкъ Бәдрия фараз кылганча килеп чыкты, нәкъ! Тагын бәгырь иген умырмакчы гуҗ бәндә!
Подполковник хатынының шул секундта алга-артка карамыйча бу комсыздан качасы, оятсыз син. дип бөтен кеше ишетерлек итеп кычкырасы килде, ләкин ул ничарадан бичара булып, култыклашкан килеш атлый бирде Авызына су кабын барыр чак түгел иде. Сорады
Күнме лисез инде. Вера Зиновьевна0
Мең сум. Табибә моны шулкадәр тыныч әйтте, сүз. гүя. чәчәк бәйләме а лырлык акча хакында гына иде. Бәдриягә килгәндә, ул башына таяк белән органдай хәлдә калды Шып туктады. Кулын тартып аллы
Мс-ен сум? Аның тавышы яшелле-күкле булып чыкты Акылыгыздамы сез? Каян килгән, ди, миңа андый акча?! Без бит бер кеше хезмәт хакына яшибез. Мин эшләмим Шаяртмагыз, зинһар Бала-чага түгелбез...
Бәдрия артка чигенде. Табибә дә аңа таба бер адым атлады.
— Шаяртмыйм, хөрмәтле Рия Сафроновна, ша-ярт-мыйм...—Вера Зиновьевнаның юка иреннәре кысылды, күзләрендә яман очкыннар ялтырады. йөзеннән матурлык качты — Кирәк тирәкне ега. Шуңа гозерләвем. Расписка язармын, шикләнердәй булсагыз. Бер юлы гына түли алмам, шулай да озаклатмаска тырышырмын. Сезгә кирәк чакта мин бит ярдәмемнән ташламадым. Хәтерсез булмагыз инде алай ук, Рия Сафроновна!
Белә иде Бәдрия врачның шулай диясен, көтеп торды ул бу сүзләрне. Шул өермә баштан узмаган булса, аның алдында калтырап торыр идемени? Алай да мәңгелек кабалага эләгергә димәгәндер ләбаса инде! Әйтми торсаң, еллар буе күләгәң төсле йөрер бу.
Ярдәмегезне буш итмәдем, Вера Зиновьевна. Хакын мөлдерәмә и геп тутырук алдыгыз. Кыюлыгын җыеп Бәдрия шулай кырт кисте.— Инде артыгын өметләнмәгез. Кешенең бәхетсезлегеннән файдалану килешкән эш түгел. Бриллиант кашлы йөзегем бармагыгызда бит.
Вера Сидоренко башын югары күтәрде һәм моңарчы күрсәтмәгән кирелек белән өздереп сорады:
— Акча биреп торырга теләмисез алайса? Бу—соңгы җавабыгызмы?
— Юк миндә андый акча.
- Яхшы! Ирегез табып бирерлек итәрмен. Менә... —Ул, биеп торган чегән хатыны сыман, асыл ташлы йөзек кигән кулын Бәдриянең борын төбендә дерелдәтеп-уйнатып алды.— ...Сезнең подполковниктан сер иткән астыртын эшегезнең телсез шаһиты. Ирегез бик тиз танып алыр аны.
Бәдрия чайкалып китте, куллары белән нәрсәгәдер тотынырга теләгән хәрәкәт ясады, бәхеткә, аяк өсли калды.
— Шулай эшләр идегезме?—Ул сабыйларча сорап куйды.
— Ике дә уйламыйм, күземне дә йоммыйм! — Сидоренко ханым әллә тешләрен дә шыкырдатып куйды шунда.— Мине берәү дә кызганмый, нигә әле мин генә аяулы булып маташыйм? Заманасы шундый, мәрхәмәтсезләр хакимлеге...
Бәдриянең мие түнгән иде. Табибә, аны мәрткә киткән җиреннән уятырга теләгәндәй, тавышын күтәрә төште.
— Инде ни диярсез, Рия Сафроновна?
— Шантажистка сез... - Бәдрия моны пышылдап кына әйтте, бүтән- чәсенә көче калмаган иде - Уйлап карармын, эзләрмен, табарга тыры-шырмын...
Вера Зиновьевна канатланды.
— Иртәгә өйләгә кадәр, хөрмәтлем Рия Сафроновна. Минем кабул итү сәгатем көндез ике тулырга унбиш минутта бетә. Поликлиникага китерерсез. Хушыгыз!
Ул баш иеп саубуллашты. Читтән карап торучы булса, бу нинди тәкәллефле ханымнар дияр иде.
Бәдрия өйләренә көч-хәл белән кайтты. Юл аркылы чыкканда әздән генә трамвайга тапталмый калды. Вагонны ярты адымда туктаттылар. Салонда шул хәтле ыгы-зыгы купкандыр, күрәсең, исләренә килгән берничә юлаучы сикереп чыгып, Бәдрияне эт итеп сүгәргә кереште:
— Исеректер юньсез!
— Юк, эчкәнгә охшамый. Уенда мужикның кәттәсе!
— Әҗәл эзләсәң, поезд астына ташлан!..
Ишекне Зәйтүнә ачты. Бәдрия, бусагадан атлап керүгә, лап итеп идәнгә утырды һәм тилемсә кеше төсле ыңгылдап елый башлады.
Кызның коты калмады. Ул:
— Мам., мамочка... Нәрсә? Кем? дип өтәләнде.
Мең газап белән чишенеп, Бәдрия урынга барып ауды.
— Скорая чакырыйммы? Нуль три бит?
Әнисе кирәкми дип баш чайкады һәм мендәргә капланып елый бирде. Инде уламый да, шыңшымый да, иңнәре генә тыелгысыз дерелдәшә иде.
Бервакытта» хужабикә тынычланды. Әллә йөзтүбән йоклап китте, әллә очсыз-кырыйсыз уйларына чумып ята иде. Зәйтүнә аны берничә кат ерактан гына карап килде: сулый, исән...
Чыннан да. арып-өшәнеп, җаны да, тәне дә таланып-алжып йоклап киткән булган, ахры, сәгатьтән артык вакыт узгач Бәдрия торды. Салкын су белән озаклап юынды, валидолмы-ниме капты һәм шул даруның организмга тәэсирен көтеп тын гына утырды Шуннан соң кызын үз янына чакырып алды. Софага янәшә утырдылар
Кызым! диде ана, бу дөньядагы һәммә нәрсәгә битараф бер кодрәтсез гавыш белән Сине битәрләвем түгел. Буласы булган, буявы уңган. Ахырын гына ходаем хәерле кылсын... Теге врач хатын, Вера Зиновьевнаны әйтәм, тәмам тигәнәк булды бит. Синең хәлләреңне әтиеңә ирецлерү белән яный, әтиеңә... Тун алырга дип мең сум акча сорый. Мең сум! Саклык банкында анлык кына акчабыз бар барын. Көннәрнең берендә әтиең таптыра башласа? Ни хәл итәргә дә белмим, акылым ирешми Мин бит инде аңа үземнең бриллиант кашлы йөзегемне салып биргән идем..
Ка-ак? Зәйтүнәнең уймактай гына авызы ачылды да калды, ябылмый торды Аннары гына телгә килде ул.— Ә нигә?
Бәдрия хәйран булып кызына карап торды.
Ни өчен икәнен белмисеңмени соң? Сине бит ул үз квартирасында берәүгә дә белдерми генә чистартты. Под-поль-но! Андый эшне рәхмәткә башкармыйлар. Ярар, сүз ул хакта түгел, йөзегем дә, балдагым да 1агын бар. Менә акча дигәндә нинди генә әмәлләр табасы? Әгәр дә чын эшләр әтиеңә ишетелә калса, кыямәт бит, мәхшәр! Икебезне дә куып чыгарачак яисә атып үтерәчәк
Бәдрия ике учы белән башын кысып, идәнгә карап утыра башлады. Шулчак Зәйтүнә миенә бер тамчы нур тамды бугай Ул әнисенең беләгенә сак кына кагылып сорады.
Мам. ә ул күпме просит?
Ай аллакаем, әйттем ләбаса, мең сум! Тысяча рублей, татар баласы!
Зәйтүнә сикереп горып үз бүлмәсенә кереп китте һәм миңгерәп утырган әнисенә акча китереп тоттырды.
Бәдриянең күзләре маңгаена менде. Утыз тугыз яшенә җитеп аның бу дәрәҗәдә аптыраганы да. шашынганы да булмагандыр Бу тикле жүләр- ләнгән караш газиз баласын бәреп үтергән патшаларда гына була.
Кайдан алдың бу акчаларны? Кем бирде? Мондый кыргый гавыш та әҗәл белән алышканда гына чыга торгандыр. Синнән сорыйм, каян сиңа бу хәтле акча?
Зәйтүнә, әнисенә капма-каршы буларак, артыгында тыныч җавап кайтарды.
Коля бирде.
Коля? Носрәтулламы? Аңа кайдан килгән мондый акча?
Әнисе биргән.
Бәдрия, өнемме соң бу, саташулы төшемме, дип икеләнә калып, башын чайкап карады. Дәһшәтле-зәхмәтле хәлләрдән арынасы килә иде аның. Нормаль кешеләрчә фикерләп багасы килә иде.
Соң. Зәйтүнә, уйлап кара, Коля әнисенең кешегә бирерлек нинди байлыгы булсын9 Тол хатын бит ул. Анасы карчык күпмедән бирле урын өстендә, диләр... Өйләрен рәтләрләр иде алар, акчалары булса Капка баганалары икесе икс якка янтайган . Син. маташтырма, кызый, әйт хәзер үк дөресен бу акчаны ничек таптыгыз? Урлаштыгызмы9 Кеше таладыгызмы? Квартира бастыгызмы? Әйт! Әтиең кайткач барыбер әйттерер Хәзер аңардан бер нәрсәне дә яшереп калдырып булмаячак! Аһ аллам! Элмәккә кертәсең бит мине! Асылынып үләргә генә калды миңа'
Шул чиккә җитеп хәлсезләндеме, һушыннан ук яздымы. Бәдрия софага ауды Кызы аны җайлап яткырды.
— Ма, мамочка... Юкка не беспокойся, ярый? Бернинди дә воровство юк, грабеж юк. Акча Коляныкы. Ул миңа подарил.. Честное слово!
Бәдрия әллә ишетми, әллә бөтенләй тыңларга теләми иде, ак та димәде, кара дип тә җавап бирмәде.
- Мин отнесу үзем .. Син успокойся, мам... Мин хәзер!..
Ул әнисе кулыннан төшеп идәнгә таралган унлыкларны җыйды, ашыгып киенде дә Вера Зиновьевнаның өенә китте. Белә бит кайда яшәгәнен, таныш квартира...
Язмышы белән килешүдән гайре чарасы калмады Бәдриянең. һич югы бүгенгә. Бая башын җуяр тәкъдиргә җитеп, һәммәсен түкми-чәчми Рәхимгә сөйләргә карар иткән иде ул. Куса кусын, үтерсә үтерсен иде инде. Бәла ялгыз йөрми диләр, шулай да язмыш ник кенә бер кеше иңенә шул тикле таш өя икән соң?
Азрак суынгач, бүтәнчәрәк фикерләп карарга булды Чыннан да, аның баласы карак яки талаучы була алмый бит инде. Зәйтүнәнең яман ялгышы да кеше малына күз кыздыру белән бәйле түгел, яшьлек хатасы, тәкатьсезлек бәласы... Әгәр, чыннан да, Норсатулла биргән акчалар икән, анысына да, хак әгәре, әнисе биргән икән, илтсен теге ач күзгә. Нөсрәтуллага аз-азлап түләп бетерермен дип исәпләде ул. Рәхимгә серне чишүдән дә, аннан соң күрәчәкләрдән дә авыррак булмас аз-азлап әҗәт кайтаруы...
Бәдрия шундый нәтиҗәгә килеп, вакытлыча гына булса да- үз-үзен юатып маташкач, Зәйтүнә врачка акчаларны биреп кайтканнан соң, подполковникны көндәгечә диярлек каршыладылар. Бәдрия ханым кәефе юклыктан зарланды зарлануын, чөнки рухи халәтен яшерерлек түгел иде. Әлегә вазгыятьнең янә бер ягы телгәли иде аның йөрәген: кызын турысын танудан, дөресен сөйләүдән үзе үк читкә алып китә түгелме соң?
Бер күзәтте Коля-Носрәтулла Вера Сидоренконың бакчасына килгән чагын, ике күзәтте. Ничә барса, ничә кайтса да ялгызы гына. Кыргый сыман. Кешеләр белән аралашырга яратмый булса кирәк.
Поликлиникадан иртән кабул итсә, атнаның теләсә кайсы көнендә өйләдән соң юнәлә ул бакчага. Җир корты диярсең, баш күтәрми казына...
Июнь азагы иде. Эш көне. Бакчада анда-санда пенсионерлар гына кыймылдаша.
Икәү каршыладылар Вера Зиновьевнаны. Коры елгадагы бакчасында иң кырый участокта. Берсе читтә торып торды. Коля күктән төшкән төсле, врач ханымның каршысына килеп басты.
— Стоп! Син — Вера Зиновьевна Сидоренко. Шулаймы?
— Ә-әйе.
Тынлык! Кабер тынлыгы! Сыңар сүз әйтүең—йөрәгеңә пычак!— Егет хәнҗәр ялтыратты.— Хәзер үк бриллиант кашлы йөзекне саласың и ... гуд бай! Сиңа төс түгел ул. Йә! Бер... ике...
— Мә, мә, ал да китә бир! — Вера Зиновьевна йөзекне салып бирде. Чырае киңдер төсенә кергән иде, иреннәре дерелдәште, куллары калтыранды.
— Алам да китәм. Безелдәсәң бел: хөкем карары көнендә чыгарылачак. Җәза — үлем. Улың Юрий армиядән кайтасы. Синең безелдәвең— аңа да үлем... Хуш иттек!
Бик тиз китеп бардылар. Койма аръягында тырылдап мотоцикл кабынды. Вера Зиновьевна бу тавышны ишетмәде. Ул һушсыз иде..
1991.