Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӨМЛӘЛӘР


(ФИКЕР ҺӘМ ТӘҖРИБӘ ҖИМЕШЛӘРЕ)
• Адәм баласы өч нәрсәгә мәңге бурычлы: әнкәсенә, балачакка һәм мәхәббәткә.
• Белем-тәҗрибәсе сай. ихтыяры сыек булганнар камырны хәтерләтә: андыйлардан теләсә ни әвәләргә мөмкин.
• Күңеле яралы кешеләр, гадәттә, бер-берсен тизрәк анлаучан булалар.
• Мәхәббәттә берәү көн. берәү төн Көн һәм төн тәүлекне барлыкка китергән шикелле, менә шушы ике капма-каршылыкның берлеге, бөтенлеге гаҗәеп гармония тудыра да инде.
• Мәхәббәт формуласың болайрак күзалларга мөмкин: тормыш сәхнә, катнашалар икәү, финал бәхет яки бәхетсезлек.
• Мәхәббәт дөньяны һәм үз-үзеңне танып белүнең иң көчле бер төре.
• Сагыш ул рух байлыгы, серлелек, күңел тирәнлеге дигән сүз.
• Сөю ике генә нәрсәне хыянәтне һәм пыскып янганны кичерә алмый.
• Бик кыен чакларда мәҗбүри елмая белергә өйрән шундук эчтән яктырып, үзгәреп киткәндәй буласың.
• Мәхәббәт йөрәктә туа, әмма ул кайберәүләр өчен кухня һәм тормыш-көнкүреш мәшәкатьләре диңгезендә багып үләргә дә мөмкин.