Логотип Казан Утлары
Поэма

КЫЯЛАР МОҢЫ


Яну
Кемнәр бүген кыяларга менгән? Төштә кемнәр күргән Акбүз ат? Матур төшнең өндә юш килүен Көтеп алулары, һай, озак! һай, аяныч замананың хәле: Тыпырчына канда, мәкердә. Мөэмин-мөселманның жан сурәте Кыя булып калка хәтергә. Гарасатлы сугыш кырларыннан Ябырылып килеп өсләргә, Пар аккошлар. Акбүз атлар түгел, Кара кошлар керә төшләргә. Тарасаң да шундук чуалта җил Ил атының чая ялларын... Уттан-утка салганнарыдыр — без. Каргалганыдыр без алланың! Алла хакы безнең бер гомердә Әллә ничә төргә үзгәргән Хәерхаклык күзләп җаннар чыга Җиргә төшми калган эзләрдән. «Бөек империя» күченгәндә Илдән-илгә канлы кер ташып. Уздык ич без алга, «туры юл»дан Йөз басасы җиргә бер басып Төштә түгел, өндә ничә гасыр Карурманнар гизеп берочтан. Кайгыларга уралганбыз ич без. Туралганбыз ич без кылычтан. Бүген дә мин безнең кан дошманның Кылычлары кында димәм, һич!һәр үтәр юл. каны сөртелмәгән Кылыч йөзе төсле имәнгеч! һәр тоткан эш таләп итә бездән Илгә тоташырдай җан көче Өметебез дә туа-тумышлардан Йөрәкләргә сауган кан төсле' Шушы төенен ачыклыгын саклау Безгә мәҗбүридән йөкләнгән.. Мин тарихның мәкер күзен ачтым Бөркет күзләгәндә күкләрдән. Бәхет эзләп читтә йөргән чакта. Ачтым аксакаллар фикерен «Соңгы чиктә гүрле булу өчен Төзи халык илдә үз түрен...» Китә калса урап кайтачагын Ак юл итеп чорнап уена. Саубуллашкан мизгелләре белән Серләшә ул гомере буена Тәннәреннән җан җылысы китсә. Ярга учак ягып җылына Баккан саен килеп төртелә күз. Ятименә, илнең толына Күңел күге күрәзәлек кәгә Ак коштан да, кара коштан да . Куены тулы алтын таулар тоткан Шушы изге Татарстанга Гомерсезлек, тимерсезлек янап Безнең котны алган чакларда.
Шул кошларга ияреп киттем дә мин, Кайталмадым туган якларга. Әмма бүген кара козгын туе Бәреп кергәч үзәк йортларга.
Яндым кайтып дөрли-дөрли яндым Илкәемә капкан утларда
Милләтемнең башка гарнхы юк
Халык әйтә; «Илдә тилмермисең Янсаң бер-береннән алып ут. » Юк. мин башка төрдә яна алмыйм. Минем өчен башка яну юк! Милләтемнең башка гарихы юк. Шушы тарих ташка басылган Мин тезләнеп җиргә укыйм шуны Әткәемнең кабер ташыннан. Мәңгелеген түзә ут өстендә Тезләнүне белмәс гвзләрем!.. Кара диңгез аша карый илгә Мөлдерәмә яшьле күзләрем Үзен өзелеп көткән күзләремә Кайгы салып диңгез кадәрле «Кырым азатлыгы өчен!» диеп. Килде аның соңгы хәбәре Бөтен Рәсәй ча ткы җиңү данын Мактап күккә чөйгән айларда Без «туганнар каберлегс»н эзләп Юл тотмадык каяп-кайларга?!
«Пик»-тауларны, «Каф» тауларын үттек, Артыбыздан калды җыр ташып... Кызынырга — бераз ялга талдык Кырым ярларына урнашып. Безне анда сәяхәттә йөртте, Кырымлылар түгел, бүтәннәр!
Юл өстендә сибелеп-сибелеп калды Каберлекләр, гөлле түтәлләр...
Сугыш корбаннары каберенә Гөлләр салдык без дә елашып... Кая юнәлсәм дә алдан миңа Әткәм рухы йөрде юл ачып. Әмма татар икәнемне белгәч, «Бүтәннәрнең» йөзе каралды. Сиздек,: бу каралык, милли өнне һәлакәткә илткән яралгы! Бу каралык борын-борынгыдан Буа бөтен өнен-өммәтен Зурлыклары яла хурлыгында Сөрген киткән горур милләтнең. Кырым ярларына кырлай ятсаң, Күңел тагын шуны төшенә: Монда кызыну гөнаһ, үз йөзендә Иман нуры йөрткән кешегә. Алган сулыш саен, адым саен Курку кирәк монда алладан! ...Сөрелгәндүк инде халыгының Чиреге дә исән калмаган! Кырымлылар илсез генә түгел, Якты көнсез, гүрсез, каберсез! Үзгә үрдән баккан гамьсез күзгә Ае, кояшлары кадерсез.
Яшәү белән үлем тартышканда Иңләп Җир белән күк арасын: Сөйкемлеме күмелмәгән сөяк?! — Хәтереңә сөяп кара син?! һәр кыя таш, һәр сөякле тияк һәр тамчы су монда кансырый. Кабердәге әткәем дә минем Палачыннан үзенең җан сорый. Кара чаршау коралмаган палач Хәтер атлы текә кыяга.
Үчкә каршы үч давылы купкан Татар нәсел типкән ояда.
Килмешәкне көйли алмагачтын Алма-хөрмә, җимеш ашатып, Мең әҗәлен җиңгән кырым халкы Гомер кыясыннан таш атып.— Мәңге кадер белмәс бирән затка Капкан ачы нәфрәт давылы. Авыр булган кыя бөркетләрен Кыялардан аерып алуы.
Гыйбрәт булсын!
Мин ышанмыйм!
Юк! Юк! Хак түгелдер
«Хәтер» диләр бәллүр пыяла! Бар хәтере, җапы-сыны белән Охшаш безнең язмыш кыяга. Мәңге-бакый тояк тавышын тоеп Туй төшергән Акбүз атларның. Таулар, таш кыялар бәйләп торган һәр тармагын моңлы татарның, һәм хәзер дә җиңү шарты белән Юллар аерылса икегә, Бар дөньядан гүр газабы ялмап Бөркет-татар утка сикерә.
Диңгез аръя! ына аваз салсаң:
— Ни яный! —дип анда татарга? — Диңгез үксеп, таулар ыңгырашып. Кыя шыңшып җавап кайтара
Әнә шул кайтаваз, тарих өчен Гыйбрәт булсын бүген бездән дә! Сугыш кайгысының сагышына Сарылып йөздек диңгез гизгәндә. Кызганычка каршы, йөзеп чыктык Бер ташландык шәһәр катына. Җан тетрәүгә, кыя белән бергә Хәрабәләр анда атыла.
Бүгенгәчә һичкем күченмәгән Кыядагы үле шәһәргә Югарыда Бөркет кенә оча Күрәчәкне тотып шәһәрдә. Шуңа күрә хәтәр бу күренеш Уйга сала адәм башларын! Аста затлы чиркәү салган чакта. Мәчетләрнең изге ташларын
— Ташыгыз! — дип. катгый әмер биргән Таш бәгырьле сөрген түрәсе... Каһәрләнгән сатлык илбасарга Куркынычтыр кыя түбәсе! Баскынчыны анда баштанаяк Чорнагандыр гөнаһ шомлыгы!
Гөнаһлылар дәшми Аларның шул Эчләрендә кабер тынлыгы. Аларның шул үзләреннән алда Өрәкләре йөри юл ачып. Ә бит йөрәк зирәклеге кирәк Яшәү өчен дөрес урнашып. Төп-тамырдан уйлый белү кирәк. Кем туфрагын таптап йөрисең? Нәселеңә нинди сулыш өрдең Киләчәктә яулар үр өчен? Җиккән атың синең туй атымы? Акылкаең алтын акылмы? Газиз Ватан өчен баш очында Сакладыңмы изге атыңны? Барладыңмы бөтен шәҗәрәңне Бәйләп үзең туган гасырга? Гасырларның мәкерен без ачтык. Әрнешләрне ничек басырга?!
Дагалы ат кирәк заманага
. Туган яклар өчен, атлар өчен Кыйммәт торгангадыр кирәге...— Агам чүкеп койган дагаларның Шундый шома иле җөйләре. Бпгрәкләр дә газиз иде җанга Тимер тулы балчык алачык. Заман икътисады алтын даулап,- Хәзер йөри шунда адашып. Илләр-көннәр әверелгәнгә күрә Ачы язмыш көянәгенә:
— Мин — бөркет ' — дип, канат Kaiа өстә Хәтта көя күбәләге дә.
Көя кебек үрчегәндә җирдә Үч-гайбәгнен вагы-төяге Ничә тапкыр без көлкегә калдык Бутап бөркет белән көяне.
— Юк! — диюдән куркып. Акбүз агның Кара эшкә җиктек сонгысын. Кешнәүләре аның төшкә кереп
Боза хәзер йөрәк тынгысын.
Йөгерә күңел тимер тиендәге Җанга якын урак-чүкечкә.— «Бәхетемә» — дип аны балачактан Алып торган идем үтечкә. Шушы тимер тиен очын-очка Ялгап торды бөтен гомернең.
Сугыш елларында ут алырга Мин гел алачыкка йөгердем. Сандалларда көн-төн тимер чүкеп Абыйларым шунда кышлады. Җырларыма кергән шул алачык Булды миңа Җәннәт почмагы. Авыр чүкеч тавышы иңрәвендә Алдым шунда хезмәт дәресен. Тимер чыдамлыгы белән тиңли Авыл халкы кылган һәр эшен. Шәп тимерче гади тимерне дә Тиңләштерә ала алтынга. Тимеренә кызуында сукса Уйлап алтын дага хакында.
Шуңа «Тимер!» — диеп исем кушам Чордан нинди жыру отсам да: ...Заманага кирәк дагалы ат Тимерчеләр кирәк күп санда! Дөрес итеп төш юраучы кирәк: Төшләр, өннәр безнең бер чама Тояк тавышларын еллар йота. Торган саен илгә моң сара.
Тәкъдир безне мишень итеп тота Әйтерсең лә кыя очында. Татар сула! Сына, юкка чыга Татарст анымда. ш> шыяда! «Очта» кылыч-хәнҗәр чыңлап торса. Төпкә корыч капкын корыла. Атсыз, саксыз шуннан узып кара.
Юл күрсәтеп һәрчак турыга! ...Илдә кан исенә исеңгерәп Туры юлны күпләр оныткан Милләтемнең киләчәген мактап Ялган белән буын ныгытмам Үзлегемнән бер дәлилсез илгә Вәгъдә итмәм корыч ихтыяр... Минем алда ике сынык канат. Тирән томан баскан ике яр! Тоткан юлың кая юнәлсә дә. Кара-каршы ярлар кавышмый Мин бары тик узганнарны аулыйм Томаннардан кояш баешлый Балачакның балчык алачыгын Хозурласын өчен яңа таң. Мин бары тик күрәзәлек итеп Ил хәтерен генә яңартам Сизгер тимерчеләр колагына Ипләп кенә шуны беркетәм — Йөзең кара! Көш-ш-ш! димәгез аңа: Чал каурыйлар коела бөркеттән! Гасыр буе безнең иңгә дә бит Ак шәл булган бөркет канаты. Юк! Шәл түгел, горур Татарның бу Саубуллашу экспонат ы1 Кайгы кочып очу рәвешләрен Милләт язмышына охшатып. Бу бөркеткә төбәп корылгандыр Ничә мылтык бүген, ничә туп?! Бу коточкыч фажиганы бәлки Күпләр игътибарга алмыйдыр"’ Тимерченең күмер күрүкләре Тын-сулышын көчкә ялгыйдыр Күндәм күңел . җитмеш үлем аша Тиенәдер, тимер, гүземгә Акбүз атын, үзснсн яшәү шартын Тотып канлы кылыч йөзендә
Кайту кыйбласы
.Кан дошманың сиңа һәр офыкган Кылыч-хәнжәр янап торганда Тыныч кына ничек утырсын җан Богауланып корыч «кыннармда? Сулыш алган саен чит мөхиттә:
Ай. йөрәкне хәнжәр чәнчә, дип. Без болай да якты дөнья белән Көн дә саубуллашып яшәдек. Тормыш йөген дөнья i ар i алмагач Ачу итеп атка-йөгәнгә Бер-ике юл җыр җырлаган өчен Дилбегәне бирдек чегәнгә. Ярыш-бәйгесендә үз атыбыз Чегән аты булып саналды. Тимерчелек, һөнәрчелек түгел. Чегәнчелек илдә дан алды.
Ил буйлата, «ачык авыз»лыкта Тота-тота нәсел-затыңны Болай булса, соңгы тиенне дә Алдап алыр чегән хатыны — Каргар, сүгәр:
— Аз бирдең ич! —дияр,— Тулмый калды алтын чүлмәгем! Чегән сиңа тотып карарга да Рөхсәт итмәс ефәк күлмәген Юк, онытмас, атта качкан чакта Үзе белән алыр кәртен дә...
— Хах-ха-ха!—дип көлгән тавыш кына Ишетелер еллар артында.
Сугар шулчак милли хис гарьлегең. Антың сугар газиз башыңа Илгә, ышанычка якынаю Вәгъдә-антлар аша ачыла.
Антым, Акбүз атым саклаганда Мин дә көч-куәтем аямам.
«Кайту» кыйбласында милләтемнең Тапкыр җайдагына таянам. Туфрагыңны таптап йөргән өчен Бәхиллегең бир! —дип, син безгә. Исемемне, адресымны язып Көмеш йөзек салдым диңгезгә Илгә кайтсын өчен кыйбла ачам Кошның карасына, күгенә. Кошлар гына очар биеклектән Уйларымның төшәм төбенә. Аң-зиһенем тирәнәйгән саен Үз алдыма шуны төшенәм: Чал каурыйлы изге кош хәтерен Көтә язмыш һәрбер кешедән. Гасыр бездән хәер-дога көтә Ярдәм, яклау көтә Кырым да! - Әче җан газабын кысрыклап Кыяларның маңгай сырында. Чорга маңгай терәп сорау бирсәң: Эшләр бара, диеп, кай таба?. Диңгез — үксеп, таулар — ыңгырашып. Кыя шыңшып җавап кайтара.