Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


С. ДӘМИРӘЛНЕҢ М. ШӘЙМИЕВ БЕЛӘН ОЧРАШУЫ
14 сентябрьдә Анталиядэ Төркия Президенты С. Дәмирәлнен Татарстан Президенты М Шаймиев белән очрашуы булды Очрашуда иксяклы хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде Президентларның 1992 ел көземдәге беренче очрашуыннан бирле мәдәният. икътисад һәм башка өлкәләрдә хезмәт-тәшлекнең яхшы үсешенә ирешелде. дип билгеләп үтелде
Президент С. Дәмирәл Татарстанмын Россия Федерациясе белән татулыкка Шартнамә нигезендә ирешү сәясәтенә югары бәя бирде һәм Татарстанда алып барыла торган сәяси, икътисади курсны яклавын белдерде
ЭЛЕМТӘЛӘР НЫГЫЙ
J0 14 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Ф Мө- хәммәтшин җитәкчелегендәге делегация Германиядә визит белән булды Анын барышында «Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Түбән Саксония Җире хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү» төзелде Анда Түбән Саксония Җире башкаласы Ганновсрда һәм Казан шәһәрләрендә бергәләшеп икътисади вәкиллекләр ачу һәм Казан белән Ганновер шәһәрләре арасында турыдан-туры һава юлы элемтәсе булдыру да каралган
Татарстан делегациясе составында Германиягә Җөмһүриятебезнең Язучылар берлеге идарәсе рәисе. Татарстан халык депутаты Р Мөхәммәдиен та барды
БМОнын 50 ЕЛЛЫГЫ ХӨРМӘТЕНӘ
Мәркәзебездә Берләшкән Милләтләр Оешмасының 50 еллык юбилеена багышланган тантаналы җыелыш булып узды Аны кереш сүз белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе В Лихачев ачты Тантанада Россия Тышкы эшләр министрлыгының халыкара оешмалар департаменты директоры урынбасары А Орлов. БМОга булышу ассоциациясе рәисе урынбасары Л Минһаҗен, рес-публикабызның милли һәм мәдәният җәмгыятьләре ассоциациясе вице-президенты Р Сальянов, сугыш һәм хезмәт ветераны рәссам, җырчы һәм композитор С Вә лиева һ б. чыгыш ясады
Олуг юбилей хөрмәтенә «Берләшкән Милләтләр Оешмасы аның бүгенгесе һәм киләчәге» дигән темага фәнни конференция үткәрелде. М Горький исемендәге ү ык мәдәният Һәм ял паркының каеннар аллеясына «Дуслык агачы» утыртылды
ТАТАРСТАН XXI ГАСЫРГА АТЛЫЙ
Моннан ике ел элек Татарстан хөкүмәте белән Американын «Хьюз Нетворк Си- стсмз» компаниясе арасында республикабыз башкаласында һәм шәһәр-районнарында санлы, катнаш һәм күзәнәкле элемтә системасын гамәлгә ашыру турындагы контрактка кул куелган иде Бер үк вакытта Гер- маниянен «Алкатель-Сел» компаниясе дә бу гаять мөһим эшкә алынды Инде уртак ты-рышлыкның беренче нәтиҗәләре дә күренә Күптән түгел генә Татарстан Элемтә министрлыгы Казанда һәм Чаллыда санлы шәһәрара телефон станцияләре. Казанда ике яңа телефон станциясе ачылуны һәм күзәнәкле элемтә челтәрен гамәлгә кертүне тәгь- дир итү-презентацняләү үткәрде Башкалабызның «Азино-2» бистәсендә АКШ фирмасы җиһазлаган әлеге күзәнәкле элемтә станциясе Татарстанда гына түгел. Росси-ядә дә бердәнбер Дөнья стандартлары бу-енча ул иң алдынгы, иң ышанычлы, иң уңайлы элемтә системасы буларак дан тота Шугай итеп. Татарстан хәзер элемтә буенча XXI гасырга аяк басты
Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан. Казанда. Россия. Татарстан һәм чит илләр журналистлары өчен, матбугат конференциясе оештырылды Анда Татарстан Президенты М Шаймиев. Россия Федерациясе Элемтә министры В Булгак. Җөмһүриятебез Премьер-министры Ф Мөхәммәтшин. ТР Элемтә министры Р Җәләлов. «Хьюз Нетворк Системз» фирмасы Президенты Дж Шоу, «Алкатель-Сел» фирмасы вице-президенты Э Танненберг һ б катнашты
ЧАЛЛЫ МЭРЫ АМЕРИКАГА ҖЫЕНА
Чаллы шәһәренең мэры Р Алтынбасв ••Бирментсм факелы» дигән абруйлы халыкара премиягә лаек булды Әлеге бүләк ана базар мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә килеп чыккан икътисади кыенлыклар алдында югалып калмаганы, социаль-икьтисади процессларны нормальләштерүгә үзеннән лаеклы өлеш керткәне өчен бирелде
Лауреатны бүләкләү тантанасы шушы елның октябре азагында Бирментсм (АКШ) шәһәрендә булачак
ТОРКИ ӘДӘБИЯТЛАРНЫ ӨЙРӘНЕ ЮЛЫНДА
Төркнянсн Ататөрск исемендәге Куль-тура. тел. тарих институты һәм Культура мәркәзе идарәсе 2000 елга кадәр терек те-лендә һәрберсе 600 биттән торган 30 том-лык «Төрки дөнья әдәбияты»н әзерләп ба-стыруны планлаштыра Анын 13 томын
әдәбият тарихы, 8 жилдсн антология, ягъни фольклор һәм язма әдәбият үрнәкләре тупламы. 5 томын «Терки денья әдәбиятлары энциклопедиясе» һәм 4 жилдсн «Әдәбият белеме сүзлеге» тәшкил игәчәк Ерак Якутиядән һәм Алтайдан алып Балканга кадәр яшәгән терки кавемнәренең фольклор һәм язма әдәбиятын үз эченә алган биниһая бу зур хезмәт Төркия галимйәре һәм башка төрки мәмләкәт әдәбиятчылары тарафыннан язылачак.
12—15 сентябрьдә Анкарада «Төрки денья әдәбиятыин язуның проектын тикшерүгә багышланган халыкара симпозиум булды. Ана Теркин, Әзербайжан, Үзбәгедтан, Татарстан. Кыргызстан. Уйгырстан әдәбиятчылары чакырылган иде. Бу мәртәбәле киңәшмәдә доклад белән һәм фикер алы-шуда Казан университеты профессоры Ха- тыйп Миңнегулов катнашты Ул «Төрки дөнья әдәбияты» хезмәтен язунын рәис урынбасары итеп тә сайланды.
ТАТАРСТАН
ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ
28 сентябрьдә Татарстан Язучылар бе-рлеге идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда халкыбызның бөек шагыйре Г Тукайның тууына 110 ел тулу юбилеена әзерлек мәсьәләләре, Т Гыйззәт. Г Ахунов, Т Миңнуллин, М. Маликова юбилейларын уздыру һәм Азнакайда татар әдәбияты көннәрен үткәрү турында эшлекле сөйләшү булды.
Шул ук көнне Якуб Зәнкисв, Роза Мул-лану рова. Заһид Мәхмүди. Ләлә Сабирова, Мөжәһит Әхмәтжанов. Мөхәммәт Мирза. Мәрди Рафиков Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителделәр.
ҖӘЛИЛ ЮБИЛЕЕҢ КАРШЫЛАП
Билгеле булганча, киләсе елның 15 февралендә Муса Җәлилнең тууына 90 ел тулачак. Шул уңайдан, әлеге юбилейга әзерлек эшләре башланды инде.
Үзенең үлемсез «Моабит дәфтәрләре» белән дөньякүләм танылган шагыйрьнең туган төбәгендә исә мәһабәт һәйкәл куела-чак Танылган сынчы үзебезнең Саба рай-оны егете, хәзер исә Мәскаүдә яшәүче милләттәшебез Кадим Җә.митов эскизлары буенча Казанда коелучы ул һәйкәл Оренбург шәһәренең ни матур мәйданнарының берсенә урнаштырылачак Бу эштә Татарстан хөкүмәте дә үзеннән зур булышлык күрсәтә.
КОНКУРС ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ АТЫЙ
Татарстан Республикасының Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы тарафыннан үткәрелгән «Бөек Җиңүгә — 50 ел» иҗади конкурсына йомгак ясалды. Конкурста республика, шәһәр, район газеталарында, күптиражлы газеталарда, төрле журнал редакцияләрендә эшләүче журналистлар, язучылар катнашты
Жюри «Казан утлары» журналының бүлек мөдире- язучы Шаһинур Мостафин- ның республика журналларында һәм газеталарында басылган очеркларын һәм документаль язмаларын беренче бүләккә лаек дип тапты.
Язучы Рашат Низа.мисв һәм «Известия Татарстана» газетасы хәбәрчесе Вадим Рә- хи.мов исә икенче бүләкне яуладылар.
Өч өченче премия язучы-фронтовик Мөхәммәт Салрига, «Ватаным Татарстан» газетасының җаваплы сәркатибе Нургали Бу- латовка һәм «Гасырлар авазы» журналы хезмәткәре Хәмзә Зариповка бирелде
Кукмара районының «Хезмәт даны» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Михаил Михайлов, ветеран журналист һәм язучы Мәрди Рафиков, Мамадыш районының «Нократ» газетасы мөхәррире Зиннур Хәсә- нов язмаларына кызыксындыру премияләре бирелде.
МУСА МАЛИКОВКА —ГРАН-ПРИ
16—23 сентябрь көннәрендә Мәскәүнен яшьләр сараенда «Иртәнге йолдыз» («Утренняя звезда») теле конкурсының чираттагы тапшырулары булып узды Анда республикабыз данын Казан консерваториясе каршындагы махсус урта мәктәп укучысы— 12 яшьлек җырчы һәм композитор Муса Маликов яклады Милләттәшләребезгә яхшы билгеле сәнгатькәрләр — ирле-ха- тынлы Рөстәм һәм Гүзәл Маликовларнын улы бу юлы да сынатмады—конкурсный жиде турында да уңышлы чыгыш ясап. Гран-Прига лаек булды. Абруйлы жюри әгъзалары—О Газманов. В Леонтьев, С. Моргунов һәм башкалар Мусаның баш-кару осталыгына югары бәя бирделәр
КОТЛЫЙБЫЗ!
Сәнгать өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының опера җырчылары Венера Әхмәт кызы Ганневага һәм Зилә Даян кызы Сөнгатуллинага, Россия Федерациясе Президентының 1995 ел. 5 август Указы нигезендә. «Россия Федерациясенең халык артисткасы» дигән мактаулы исем бирелде
Әдәбият вә сәнгать өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен, шагыйрь Роберт Вәли улы Әхмәтжанов (Роберт Әхмәтҗан). «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», әдәбият галиме Фоат Галимулла улы Галимуллин исә «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә лаек булдылар.