Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАСАБИЛЫ УЙЛАР

Француз психологы һәм философы Люсьен Лсви-Брю- льнен фәнни ачышы белән танышкач, аңладым Армия хезмәтен, хәрбилекне, чин-дәрәҗәне, үтереш (сугыш) эшендә геройлык күрсәтүне без шул Леви-Брюль ачкан «күмәк күзаллау», «мифологик караш», «параллель мантыйк», ниһаять, ике жәпле әхлак кануннарына таянып бәялибез. Хәер, «бәялибез» түгел, рәсми пропаганда ничек әйтсә, без шуны попугай шикелле кабатлыйбыз
•W-/* орея. Вьетнам. Әфган сугышы. Куба Никарагуа. Ангола. Карабах. Днестр буендагы һәм Абхазиядәге бәрелешләр. Тбилисидә, Бакуда, Вильнюстә коелган каннар. Ниһаять, тарихтагы иң кыргый, иң вәхши һәм канлы геноцид Ичкерияне тар-мар итү Кан кою гына түгел, туктаусыз героизм эшләнеп торды бу сугышларның барысында да Бу геройлыкларны Ватан сугышы геройлары белән чыгыштырып буламы9 Нигә булмый? Нәкъ Рейхстаг кебек үк Грозныйны хәрабәгә әйләндергәч, диварына Рәсәйнең «изге» флагын кадап куйдылар. Горурландыкмы без бу эшкә9 Нигә горурланмадык? Сугышның нишләп әле мәгънәсе үзгәрде? Сон бит ватан сугышында солдат аналары малайларын коткарырга фронтка китмәделәр Нишләп соң Ватан сугышында үлгән ирләре өчен тол солдаткалар хөкүмәт, хакимият тарафына канлы күз яшьләренә сугарылган ләгънәтләрен жибәрмиләр9
Сугыш Геройлык Җиңү Җиңелү. Ватан өчен! Ельцин өчен' Әгәр мин күрше республикага барып, аның кешеләрен үтереп, йортларын җимереп йөрсәм, суд ясап, мине атарлар, иде, мөгаен Әгәр нәкъ шул эшне генерал Павел Грачев приказына таянып эшләсәм, минем түшемә орден тагалар, сугыш ветераны ясап, гомер буе өстенлекләр белән файдалану мөмкинлеге бирәләр Менә шушы парадоксларны аңлау өчен, кабат әйтим әле. Леви-Брюль ачкан фәнни законнарны мәктәпләрдә, ки ары уку йортларында өйрәнер! ә кирәк Мәктәпләрдә өйрәнелә башла! анчы. беренче чиратта, без язучылар бу тәгьлиматне «бисмилла» дәрәҗәсендә үзләштерергә тиешбез
Сайлау вакьпында үзен президентлыкка кандидат итеп күрсәткәч, Бил Клин-тонның Вьетнам суг ышына катнашудан баш тартуын фаш иттеләр АКШ сайла-учылары сугыштан баш тартуны җинаятькә санамадылар Бил Клинтон президе-нтлыкка сайланды Рәсәй чынбарлыгы сугышка катнашудан баш тартучыны нишләтер иде икән? Аңлашыла. Ә менә мөстәкыйль дәүләтебез Татарстан? Без бит ci етләребезне чеченнәрне үтерергә җибәрүдән коткара алмадык. Ә президент сайлаганда сугышка катнашудан баш тарткан кандидат очраса, без нишләр идек икән? Сорау өстенә сорау. Алар иксез-чиксез. Заманасы шундый...
Икенче бөтендөнья сугышы турында йөз меңләгән китап язылган. Көнбатыш әдәбиятында сугышка катнашучыларны Une Gencrahuon Perdue — «юкка чыга-рылган буын» дип атап йөртәләр Бу сүзнең килеп чыгуын Эрнест Хемингуэй болай аңлата:
«Хужа аңа әйтә: Сез барыгыз да generation perdue!
Менә кемнәр сез. Барыгыз да шундый'—диде мисс Стайн—Сугышта булган бөтен яшьләр дә шундый. Сез — юкка чыгарылган буын...» (Э. Хемингуэй. «Бәйрәм һәрчак синең белән»).
Көнбатыш язучыларының әсәрләрендә сугышка катнашу —кеше язмышының иң мәҗбүри, иң фаҗигале, кешелек вазифасына санап бетергесез зыяннар китерүче гамәл итеп күрсәтелә. Инде күптәннән; унсигезенче гасырдан ук диярлек көнбатыш әдәбияты сугышны кешелек дөньясында сакланып калган кыргыйлык атавизмы итеп күрсәтә. Дөрес, бүгенге көндә шул ук Көнбатышта әзерләнгән кеше үтерүгә мәдхия җырлаучы боевиклар безнең телеэкраннарны каплап китте Мәкаләдә сүз чын әдәбият, классика турында бара.
Эрнест Хемингуэй, Эрих Мария Ремарк, Джон Херси, бигрәк тә алман язучылары, шулар арасында Генрих Бёлль, Вольфганг Кеппен, Герман Гессе — шушы язучыларның әсәрләрен укыган кеше белә, искиткеч көчле нәфрәт ята аларның эчтәлегендә. Сугышны оештыручыларга (оештыру һәр очракта хакимият. сәясәтчеләр кулында) жан тетрәткеч ләгънәт яңгырый Хәтерли торгансыздыр, Генрих Бёлльның «Унынчы яртыдагы бильярд» дигән әсәрендә сугыш Алмания җиренә кергәч, нимес капитаны чигенгәндә элеккеге сугышларда җиңүчеләргә багышлап куелган үз иленең һәйкәлләрен шартлатып, җимереп бара Сугышта җиңү — иң зур җинаять... яңа сугыш иске җиңүдән башланып китә, дип аңлата капитан.
Рәсәй империясе корал көче, кан кою, яулап алу юлы аша барлыкка килде Шуңа күрә ут коралга, кан коюга, сугышка таянып кына яши ала Чөнки бу империянең идарә итү ысуль!, Хәтта яшәү ысулы хәрбилеккә, милитар көчкә таянып эш итүгә көйләнгән Рәсәй шартларында демократиянең, базар икь- тисадының урнаша алмавы да шуңа бәйле. Хәрбилек, көчкә, кан коюга, куркытуга таянып эш итү идарә системасына гына түгел, бу империядәге яшәешкә, анда яшәүче кешеләрнең психологияләренә, хәтта канына үтеп кергән Менә шушы шартларда, билгеле, урыс совет әдәбияты һәм Рәсәйдә яшәүче «вак халыклар» (урысча «инородецлар») әдәбияты Ватан сугышындагы тоташ героизмны күкләргә чөеп мактауга багышланган иде Сугышка мәдхия җырлаган китаплар күп миллионлы тиражлар белән чыгып китапханә киштәләрен тутырдылар
Дөрес, сугыш турында тоташ мәдхиядән тыш К Воробьев, В Астафьев шикелле язучыларның әсәрләре дә бар иде Киң катлам укучы аларның барлыгын белә алмады Ә инде үзгәртеп кору якынлашкан елларда В Кондратьев һәм А. Гыйннәтуллин шикелле сугыш турында дөреслекне язган әдипләрне «окоп хакый-катен» куертучылар дип тәнкыйтләделәр.
Татар әдәбиятына сугыш Г. Әпсәләмов әсәрләре аша килеп керде. Ә инде Ш Рәкыйпов һәм С Шакир әсәрләрендәге сугыш асылда фронтовиклар арасыннан татар геройларын эзләп табуга, «җиңүгә без, татарлар да зур өлеш керттек»не раслауга багышланган иде. Рәсми пропаганда җиңүне «победа русского оружия» дип аңлатканга күрә, үзәктә андый әсәрләргә әһәмият биреп торучы булмады диярлек Гомумән, җиңүгә багышланган Кремль мәҗлесендә «бөек генералис-симус» «Пьем за русский народ, первый среди равных» дип тост күтәргәннән соң, бәхәс кайсы халыкның икенче, кайсыларның өченче, егерменче, кырыгынчы урын-да булулары турында барды
Әле менә узган елда Г Владимовның Ватан сугышына багышланган «Генерал һәм аның армиясе» дигән әсәре дөнья күрде Беренче бөтендөнья сугышыннан соң башланган эзләнүләрдән, икенче бөтендөнья сугышыннан сон кешелек дөньясында! ы һәм адәми затлар психологиясендәге кара көчләрнең каян килеп чыгуын аңлаткан философия — экзистенциализм барлыкка килде. Владимовның әсәрендә гаҗәп кыйммәтле, сугышның нәрсә икәнлеген аңларга ярдәм итәрлек тирән фикерләр бар Моңа кадәр сугышны шул дәрәҗәдә тирәннән анализлаган әсәр барлыгын хәтерләмим мин
Ватан сугышы турында язганда без сугышны 1945 елнын 9 маенда тәмамланды дип исбатлыйбыз Чынбарлыкта исә, СССР 9 майдан жин сызганып яна сугышка әзерләнә башлады. Әзерлек эше белән генә канәгатьләнмичә, сугыш утын җир шарының төрле төбәкләренә таратырга тотынды. Корея һәм Вьетнам сугышы. Куба һәм Никарагуа, Хәбәшстан һәм Сомали, Мисыр һәм Израил, Конго һәм Ангола, Әфганстан һәм Гыйрак, Иран һәм Курдстан, Босния һәм Герцеговина — аларның барысын да санап бетерерлекмени! һәм шул сугышларның барысында да СССР да (хәзер инде Рәсәйдә) ясаган корал, шушы илнең империячел сәясәтенен һәм хәрби инструкторларының турыдан туры катнашуы шартларында алып барылды.
Ниһаять, сугыш бумеранг рәвешендә әйләнеп, СССР нын үзенә кайтты. Чечнядан соң сугышның кайсы төбәктә кабынуы безгә билгеле түгел
. лгышмасам, Ключевский язган Рәсәй тарихының дүртенче томында бу турыда шактый тулы мәгълүматләр бирелгән. Сугышка катнашучыларга ~ ганимәт өлеше чыгару, каланы алганнан соң өч көнгә аны солдатлар кулына биреп тору (талау, хатын-кызны көчләү өчен), исән калып сугыштан кайтучыларга бик күп өстенлекләр бирү, тол калган солдаткаларны салымнан коткару, дәүләт тарафыннан аларга ярдәм күрсәтү Явыз Иванның бабасы Иван- III чорында ук җайга салына Сугыш аны оештыручыларга гына түгел, ана катнашучыларга да файдалы булырга тиеш. Матди файдадан тыш сугышка катнашучы! а әхлаки яктан да өстенлекләр оештырырга кирәк Күршеләренең җирләрен яулап алу бәрәбаренә әкренләп байлык керә башлый Шуңа өстәп, сугыш кирәк-ярагына дип Рәсәй үз халкын да төрле салымнар белән аяусыз талап тора. Көч туплауны, корал әзерләүне, соңгы чиктә, жиңүне шушы юл белән оештыра баралар.
Революциядән соң дәреслекләрдә «Рәсәй —халыклар төрмәсе» дип язган чакларда, Шамилны азатлык өчен көрәшкән халык герое итеп, Суворовны Пугачев явын бастырган өчен Әби патшаның сатрапы, патша хөкүмәтенең яулап алуларын колониаль сәясәт дип аңлаткан чорда бер мәлне шовинистик пропаганда тукталып торды. Кайсы санда икәнлеген хәтерләмим, 1939 елны «Правда» газетасында «Мы не Иваны не помнящие родства» дип башланган баш мәкалә басылып чыкты. Мәкаләдә Илья Муромец, Добрыня Никитич һәм Алеша Попо- вичны мыскыллап, шуларга каршы сатирик поэма язган Демьян Бедныйны пыр туздырып тәнкыйть белән тукмадылар. Үзәк комитет газетасының баш мәкаләсендә совет чорында беренче тапкыр патша чорындагы жннүләрне күккә чөеп мактау, патша яугирләренең батырлыкларын, аларның җиңүләрен яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк итеп куярга кирәк дигән рәсми фикер әйтелде Моңа кадәр бары тик гражданнар сугышы геройлары гына тәрбия эшендә үрнәк итеп кулланыла иде
Ватан сугышы җиңү белән тәмамлангач, сугышта күрсәтелгән геройлыкларны күкләргә чөеп зурлау, батырларча сугышуны иң изге, иң бөек сыйфат итеп күрсәтү пропаганда эшенең үзәк конвейрына куелып, әдәбият, көндәлек матбугат, кино, радио, телевидение аша мул сулы дәрья булып җәмгыять өстенә ага башлады. Сугыш ветеранын да онытмадылар Син ватанны фашизмнан саклап калдың, кан койдың, авырлыклар кичердең, без сине беркайчан да онытмабыз, һәрдаим ихтирам итәбез, пенсияне сина башкалардан күбрәк түлибез, салымнарны кечерәйтеп салабыз һ. б.. һ. б өстенлекләр белән тәэмин итеп торабыз, дип туктаусыз тукып тордылар.
Чын су!ыш ветераннары арасында комсызлар сирәк очрый Алар, чыннан да, әздән дә канәгать Аларның күбесе өстенлекләр бирүнең төп сәбәбен аңлап та бетермиләр Чынбарлыкта исә. ветераннарга биргән привилегиянең төп максаты яшь буынны сугышка ихтирам белән карарга өйрәтеп тәрбияләү өчен Әнә, сугышка катнашучылар нинди почетта, әгәр киләчәктә сугышка барсагыз, сезгә дә шундый почет һәм өстенлекләр биреләчәк Хакимиятнең гөп максаты менә шуннан гыйбарәт
Девальвация башлангач, халык кибеттәге товарларны кырып-себереп алырга тотынды Бигрәк тә азык-төлекне Көнбагыш маен алу өчен чиратта торабыз Сатучы кисәтте
Юкка көтмәгез, мичкәдә ике кешегә җитәрлек кенә май калды
Ике өлешнең берсен пенсионер карт алып өлгерде. Соңгы порция инде күптән алтмыштан узган карчыкка тиешле иде. Шул мәлдә бер таза гына ир бидонын кран астына тыгып өлгерде:
— Минем чиратсыз алырга хакым бар. Мин—сугыш ветераны, -диде ул тавыш куптаручыларга Өлешеннән колак каккан карчык еларга тотынды
Зинһар өчен . Мин үзем ветеран түгел, ләкин иремне сугышта үтерделәр... Зинһар өчен! ,
Минем чиратсыз алырга хакым бар. Давай, тизрәк агыз! - диде ветеран сатучыны ашыктырып. Шул чакта карчыкның артында чиратта торучы бер яшь хатын капыл гына кизәнде дә бидоны белән ветеранның маңгаена тондырды
Милиционер килеп аралаганчы яшь хатын да, ветеран да, аларны аерырга тырышучылар да канга батып өлгергәннәр иде инде. «Җинаятьчеләр»не милици-онер алып киткәч тә ызгыш, кычкырыш шактый озак дәвам итте Бәрелешне башлап җибәргән шул ике бәндәнең кайсы гаепле икәнлеген ачыклауны укучыга тапшырып, икенче манзарага күчәм.
Чәчтарашханәдә чират көтеп утырабыз Янымда сугыш ветераны. Кулында бушлай чәч алдырыр өчен муниципалитет биргән талон Картлач шундый канәгать:
— Кер юдырткан, кием чистарткан өчен түләргә дә талоннар бирделәр,— дип безгә күрсәтеп куанып утыра. Ниһаять, ветеранның чираты җитте. Аны ашык-пошык кына «эшкәртеп» алдылар. Мескеннең чәчен әйтерсең эт талаган. Без парикмахер кызны тирги башладык
— Талон өләшенгәннән сон чәч алдыру хакы ике тапкыр күтәрелеп өлгер-де,—дип аклана чибәр кыз.— Миңа әле сез рәхмәт әйтергә тиеш. Башкалар талон тотып килгәннәрне креслога утыртмыйлар да.
Ә ветеран чыннан Д*а бәхетле иде Прическасы бозылуы анын кәефен һич тә төшерә алмады Шул чакта мин Италиянең Савона портында очраткан Америка ветеранын исемә төшердем. Ул «Юлий Цезарь» исемле океан лайнерына утырып үзенең сугышып йөргәп җирләрен карарга килгән иде Лайнерга бушлай утырудан файдаланып, янки катафалк зурлыгындагы «понтиак»ка карчыгын, ике кызын да утыртып альт килгән. Бушлай өләшеп йөрер өчен ветеран машинасының багажнигына АКШ флагы рәсеме төшерелгән водолазкалар һәм башка вак-төяк сувенирлар төягән. Ветеран исә, АКШ хөкүмәтен, президент Рейганны эт итеп сүгә:
— Сукины дети,—ди янки.— Оныгымның Италияне күрәсе килә иде Оныгын синең гаиләң әгъзасы түгел, түләүсез утырта алмыйбыз диләр, сукины дети!
АКШ ветераны шундый бәхетсез, хакимияткә шундый ачулы, өстенлеккә канәгать түгел иде...
угыш беткәнгә майда илле ел тулды Ватан сугышына катнашучылар көннән-көн азая, ә ветераннар саны бер дә азаймаган шикелле. Чечен сугышында кан коючыларга да «ветеран» кенәгәсе бирерләр. Чечен сугышында «Рәсәй герое» дәрәҗәсенә ирешүчеләр саны инде берничә дистәгә житте шикелле. 1993 елның 4 октябрендә Ак йортны штурмлаган өчен элеккеге Эчке эшләр министры генерал Ерингә «Рәсәй герое» дигән исем биреп, түшенә алтын йолдыз тактылар.
Бюрократик системаның мәңгелектән килгән һәм киләчәктә дә мәңге хөкем итәчәк бер корыч кануны бар: әгәр синең кулында мөһер суккан кәгазен булмаса, Александр Матросов каһарманлыгын кырык тапкыр кабатлап, күкрәгең белән амбразура капла, син ветеран да түгел, участник та түгел. Разбой сал. маңгаеңны ташка бәр, ачлык игълан ит — барыбер синең сугышка катнашуына ышанмыйлар, әгәр кулыңда мөһер сугылган кәгазең булмаса Шул кәгазьне алу законлы булсын өчен югарыдан төшерелгән карар, яисә нинди дә булса әмер булу шарт.
Мәсәлән, мин утыз елга якын чит илләргә корал ташыдым Канлы сугыш барган «кайнар нокталарга». Портка кача-поса гына төнлә кереп туктыйсың, коралларны төяп бетергәч, шулай ук, кача-поса чыгып китәсең дә, суга салган шикелле югаласын Сугыш барган җирдә корабтан корал бушатканда өстеңә бомба да ява. «кайнар нокта»га якынлашканда каршы якның’хәрби кораблары сиңа орудие көпшәләрен төбәп озатып баралар. Көпшәнең куркыныч кара тишегеннән снарядның кайчан очып чыгасын, кайчан синең палубаңны айкап ташлаячагын берничек тә алдан белә алмыйсын. Тәнен чымырдап, йөрәгең ләп-леп итеп
С
типкәнен тынлап, көтәсең, көтәсең, көтәсен... Ничәмә еллар мин шул газапларны кичердем, ә сугыш барган җиргә корал ташучыларны «катнашучыга» санарга дигән приказ булмагаклыктан, без шушы көнгә кадәр «катнашмаучылар» булып саналып йөрибез Аның каравы. Ватан сугышы елларында мин сугышчан заданиега очмасам да «катнашучы» саналам. Кораллы көчләр министрының приказы мине ветеранга санарга куша
Рәсәйдәге «закон как дышло» шартларында ветеранлык кәгазен эләктерүне максат итеп куйган кешегә шактый гына мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, минем дустымның әнисе cyi ыш вакытында Дәүләт оборона комитетында машинистка булып эшләгән. Фронт Мәскәүгә якынлашканда аны Куйбышевка күчергәннәр Фронт ерагайгач, тагын Мәскәүгә кайткан Карчык — сугыш ветераны Документлары - полный ажур.
Николай Иванович — артист. Пенсиягә чыккач сценарийлар яза башлаган Без анын белән ижат йортында таныштык. Заманында уналты яшьлек Николаша театр студиясендә артистлыкка укып йөргән Фронт Мәскәүгә якынлашкач, студия шәкертләре күмәк рәвештә военкоматка барып, ополчениегә язылып кайтканнар Берничә көннән театрны эвакуациягә озатканнар Баш режиссер берничә шәкертне, шул исәптән. Николайны да тылга алып киткән Венкомат исемлегендә Николайның фамилиясе калган һәм шул исемлек нигезендә Николай Ивановичка ветеран билеты язып биргәннәр
Сугыш шартларында да бит әле «катнашу»ның төрлесе бар. Мәсәлән, фашистлар зур тизлек белән Мәскәүгә якынлашып килгәч, безнең гаскәрләр чигенгән чакта НКВД солдатларыннан төзелгән заградотрядлар эшкә керештеләр Бу турыда шактый күп мәгълүмат тупланган Әйтик, батальон «Н» биеклегеннән дошманны куып җибәреп, шунда позиция тотарга приказ алды Батальон атакага ташланды. Каршы яктан фашистлар аталар, арттан атакага баручыларга автоматларын тозәп заградотряд сугышчылары килә. Заградотрядта хезмәт итүчеләргә дә ветеран дигән изге исемне бирделәр Бу эшкә укучы ничек карый икән’’
Минем беркайчан да сугыш татымаган илләрне, сугыш күрмәгән халыкларны күзәтеп йөргәнем бар Көнбатыш әдәбияты сугышта катнашучыларны «гокка чыгарылган» буын дип дөрес бәяли Сугыш ул ветеранның тәнендә черки тешләгән кадәр генә эз калдырмаса да. анын йөрәгендә, психологиясендә каты җәрәхәт үлгәнче яши. Үлем белән күзгә-күз очрашу беркайчан да кешедә унай тәэсир калдырмый Сугыш булган илдә ана катнашмаучылар да йә әтисен, йә абыйсын, яисә башка бер туганын югалткан Шуңа өстәп, сугыш алып килгән кайг ы-хәсрәтле, канга буялган атмосфера адәм баласының табигатен агулаган Менә шул агу буыннан-буынг а тапшырылып, яшәешне гарипләндереп тора Сугыш иле кайгы-хәсрәт иле, җәбер, гаделсезлек иле.
pi ы гасыр үтте бит Инде ул сугыш онытыла башлаган иде Инде без С-И сугышның чиркандыргыч хатирәләрен тарих тулысынча йогып бетерер дигән өмет белән яши башлаган идек Кинәт, сугышны телевизор ж- раныннан күрдек Танкта янып күмергә әйләнгән танкистларны җирдә аунап яткан аяк-кулларны. череп, сасып яткан мәетләрне һәм җир белән тигезләнгән Грозный шәһәрен. 1995 елнын 19 январенда Кремльдән президент Ельцин безне кисәтте: «Пусть трагедия, пережитая Россией и чеченским народом, послужит уроком для народов и политиков». Тукта-тукта! Бу сүзләрнең мәгънәсен дикь- кать белән анализлап карыйк әле. Бу бит турыдан-туры янау, куркыгу Әгәр безнең диктатка буйсынырга теләмичә, мөстәкыйльлеккә, иреккә омтылырга телисез икән, сезне дә Чечня фаҗшасы көтә дигән сүз бит бу сәясәт теленнән кеше теленә тәрҗемә иткәндә Кемгә карата, кайсы халыкларга, нинди сәясәт-челәргә юнәлгән бу янау? Ә бит бу сүзләрне әле күптән түгел генә «Мөстәкыйльлекне күпме тешәсәгез шулкадәр алыгыз!» дип вәгъдә биргән президент әйтә. Димәк. Рәсәй шар г ларында беркемгә дә. шул исәптән президентның үзенә дә. ышанырЛг ярамый Димәк. Рәсәй чынбарлыгында бер генә бәхәсне дә кан коймыйча, бомбага тотмыйча, танкларга таптатмыйча хәл игеп булмый’ Хәтта илнең язмышын хәл игәргә халык тарафыннан сайланган парламентны да Ак йортка бикләп туп атып кына президент үз җаена бора алды
Ватан сут ышына бәйле бер г енә вакыйганы да Чечнядәге кан коюдан аерып булмый башлады Чеченнар дә бит Ваган сугышында СССРны (шулай атасак та асылда ул барыбер шул ук патша заманындагы Рәсәй империясе иде инде)
коткару өчен кан койдылар. Кавказлыга хас батырлык һәм кыюлык белән сугыштылар алар. Дудаевны атом бомбалары йөртә торган стратегик бомбар-дировщиклар дивизиясенең командиры, армиядәге иң жаваплы. иң зур төгәллек, кыюлык һәм акыл таләп иткән, турыдан-туры баш командующийга гына буйсына торган урынга билгеләү очраклы хәл түгел иде Чечен— нинди генә очракта да әйткән сүзен тота, биргән вәгъдәсен үти. Икейөзле була белмәү аларның каннарында, күзәнәкләрендә Тугрылыгы белән фронтта кан коеп йөргән чечен фронтовикларның аналарын, балаларын, хатыннарын 1944 елны тимер юл станциясенә куып кигереп хайван ташый торган вагоннарга бикләделәр дә туган туфракларыннан сөрделәр.
Авыруларны, гарипләрне сарайларга бикләп керосин сибеп яндырдылар. Азатлык сөюче тау халкы чеченнәрнең алтмыш проценты сөргендә үлде. 50 нче елларда басылып чыккан тарих китапларында, сүзлекләрдә «чечен», «балкар», «кырым татары» дигән сүз бөтенләй юк иде. Димәк, геноцидның максаты аларны тулысынча юкка чыгару булган. Бу хәшәрәтлек, бу ерткычлык чеченнәр тарафын-нан җавапсыз калырга тиеш түгел иде. Ярты гасыр аларның каннарында нәфрәт, үч акты. Чечен сугышы 1994 елның 11 декабрендә башланды дип уйлаган кеше бик ялгыша. Чечен сугышы аларны ватаннарыннан куган көнне 1944 елның 23 февралендә башланды һәм аны чеченнәр түгел, геноцидны оештыручы Берия палачлары башлады Ул чакта карт-корының, хатын-кызның, бала-чаганың ку-лында коралы юк иде. Палачларның кораллы сугышына каршы чеченнәр бары тик нәфрәт кенә туплый алдылар. Нәфрәт һәм өмет.
Ниһаять, геноцидтан да әшәке, икейөзле, ымсындыргыч ялган: президент Ельцин татарларга «мөстәкыйльлекне теләгән кадәр алыгыз!» — дип вәгъдә бирә. Билгеле, бу вәгъдә бары тик татарларга гына бирелмәгән иде Бу вәгъдәгә биргән вәгъдәләрен бозарга өйрәнмәгән чечен халкы ихлас күңелдән ышанды һәм шундук мөстәкыйльлекне хәл итәргә кереште.
Казан татарларына геноцид оештырылмады дип бары тик дөм томана кеше генә әйтә ала. Сугыш беткәч уналты-унсигез яшьлек кызларны, буыннары да катып бетмәгән яшь егетләрне кая озаттылар? Нәкъ шул яшьтәге үсмерләрне Украинадан һәм башка оккупациягә эләккән төбәкләрдән сугыш вакытында Алманиягә озату турында дистәләгән томлы китаплар язылган Ә бит миллиоң- лаган тонна кара алтын бәреп чыгып торган җирдә ач, хәерчелектә яшәгән татар үсмерләре ерак шахталарда, урман кисүдә, торф чыгаруда, бәлки тамагыбыз туяр, өстебезгә кием рәтли алырбыз дип. татарга хас самими беркатлылык белән өметләнеп киттеләр. Татарстан җиренә килгән эшелоннарга Валентин Распутин «архаровцы» дип атаган әтрәк-әләм төялгән иде Революция чорына багышланган берничә том тарих китабы язган кәжә-сакал Солженицын телевизор экраныннан: «Татарстанда татарлар бары тик 42 генә процент, аларның бернинди республика төзергә хаклары юк, кичекмәстән губерния төзи башларга вакыт», дип демагогия чәчә.
Бу бүлекне мин юкка гына «патриотлык хисе» дип атамадым Безгә, яслегә йөри башлаганнан бирле, тукып торылган «совет патриотлыгы һәм пролетар интернационаллыгы» югарыда сурәтләнгән вакыйгаларга катнашып кереп урнаша торды безнең карашыбызга һәм, чыннан да, мәкаләнең башында искә алынган Леви-Брюльнен фәнни ачышын кулланмыйча берничек тә очына чытып булмый Төньяк Кавказ халыкларын, кырым татарларын кырып бетерү Иң тырыш, иң эшчән социаль катламны «кулак» атлы мәсхәрәле мөһер сугып кырып ташлау. Белемле, алдынгы карашлы, мөстәкыйль фикер йөртә белгән интеллигенцияне атып юкка чыгару. Боларның барысы да Сталин эше Ә гади халык «бөек юлбашчыны» сабыйларча сагына. Сагына гына түгел, «әгәр ул исән булса,— ди гомер буе бюрократларга канын эчертеп, аларның тамакларын туйдырып торган мескен халык, -без әле бүгенге көндә дә бәхетле яшәр идек» Сталинны сагынучылар җыелган җирдә демократияне яклап «Борынгы греклар заманында. Ренессанс чорында, бүгенге Япониядә. Сингапурда. Швейцариядә рәхәт, мул көнкүреш, кешенең хокукларын яклау бары тик демократия шартларында гына мөмкинлек тапты».— дип каршы әйтә күрмәгез тагын Рәсәй чынбарлыгында «демократия» битлеген кичәге партократлар. ришвәтчеләр, мафиозилар киделәр, «Чит илләрнең күбесендә халык бай. тыныч һәм иректә яши»не гади халык кичәге пропагандадан аерып ала алмый Анын ышанмаска хакы бар. Халык дөрес эшли Беркемгә ышанмау бүгенге ялганнардан саклану чарасы
«Күмәк күзаллау», «мифологик караш», «параллель мантыйк» безнең һәммә- бездә тулып ята. «Менә мин аңлыйм, ә алар — томаналар, аңламыйлар»,— дип әйтергә беребезнең дә батырлыгыбыз җитми
нде пичәмә гасыр Рәсәйнең төп кәсебе — миллионлаган гаскәр асрау. Кораллы гаскәриен төп вазифасы сугышу Сугышмыйча торган армия әкренләп үзенен гайрәтен, батырлыгын югалта Белмим, күршеләрнең җирләрен басып алып, жирен зурайтуны туктаусыз кайгыртып тормаса. Рәсәй империясе яши алыр идеме икән"’
Империя шартларында ирләр затынын күпчелеге казармада тәрбия алып тора. Буыннан-буынта, бабадан атага, атадан балага казарма гадәтләре, бүгенге көндә «дедовщина» дни аталган көчне законнан һәм әхлакъ кануннарыннан өстен тую гадәте җәмгыятьтә чиктән тыш киң таралган, бу г тэт рәсәйлеләрнен психологиясенә сснеп беткән Бәлки һәр чорга хас үзенен ■дедовшинасы» булгандыр? Бу проблеманы тарихи социологларга махсус өйрәнергә кирәк иде
Сугыш чорында «дедовщина» менә ниндирәк иде
1944 елнынкөзе. Татарстанның барлык районнарыннан жыйган призывникларны Бөгелмәдә бер мәктәпнең спорт залына китереп тутырдылар Әллә нинди төшенкелек Күп малайлар очен бу беренче тапкыр еракта, өй җылысыннан, әнкә кайгыртуыннан читтә, тома билтесезлектә калу иде. Китәсе көнне барысы да. шул исәптән, гомерендә авызына бер тамчы аракы алмаган малайлар да бик әшәке эчкәннәр. Үтереп баш авырта Күңел болгана Биштәрле капчыкларыбызны баш астына салып, юылмаган, себерелмәгән пычрак идәнгә яттык Күзгә йокы керми Кемдер ут яндырды. Бер төркем хулиганнар өерелеп ишектән залга ургылдылар.
Татарва! Потрусите сидора' Шмонь устраивать будем! Самогон и водяру выставьте сразу все равно найдем!
Бу сүзләрне ул чорда бик тә модный саналган тезгә житеп торган пальто «московка» кигән җәнлекнекенә охшашлы сирәк, нечкә тешле бәндә кычкырды Безнең капчыкларны чишеп самогон эзләргә тотындылар Каклаган иттән, газиз баласына пешереп балга катырган баурсактан да баш тартмыйлар иде бандитлар. Кайбер капчыкларны тибеп очыралар Идәнгә сохари коелды Армиягә китәр алдыннан махсус бәйләнгән өч бармаклы бияләйләр идәндә аунап ята
Без. иллегә якын, өле унҗидене тутырып та бетермә! ән таза егетләр бандитлар чыгып киткәч шыңшый башладык «Военкоматка белгертергә кирәк » «Жалоба язарга...» «Аларның безне таларга хаклары юк иде» Шыңшу, зарлану, мескенләнү китте Мина әле дә оят. Татар язмышы бу Татар куркаклы! ы Нәкъ безнеңчә оеша, берләшә белмәү. Безнең каннар! а кереп оялаган коллык бу
Икенче төнне безне эшелон! а төйи башладылар Ни күзебез белән күрик, теге бандитлар безнең белән Кызыл Армия сафына баралар Паханнын фамилиясен дә ачыкладык: Славка Афанасьев. Бөгелмә горсоветы рәисенен сөекле малае
Белмим, шундый инструкция булгандыр инде Сугыш елларында гаскәрләрне төнлә озаталар, караңгыда китереп бушаталар иде Бәлки бары тик безгә генә шулай туры килгәндер9 Пенза өлкәсендәге Кузнецк станциясенә дә төн урталарында китереп бушаттылар. Сафка тезеп шәһәр эченә алып керделәр дә кызыл кирпечтән салган мунча! а китереп тутырдылар Мунча! а керер алдыннан безне спекулянтлар чорнап алды: «Сатыгыз, барыбер кире кайтарып бирмиләр». Шунысы кызык, бер генә авыл малае да киемен сатмады Шәһәрдән алышаннар мунча эченә шәрә калып диярлек керделәр
Киемнәрне салып ташлау белән чәчне кырып ыргыталар, култык асларын, гаүрәт тирәсен Шуннан сон гына кулга «шайка» (тас) тоттыралар һәм туңып уләрлек суык юыну бүлмәсенә куып кертәләр Шайкада! ы су да боздай салкын Юынып чыгуга хәрби кием
Шинель минем теземә дә җитми иде Гимнастерка Халхин-Гол сугышы чорында тегелгән кайтарма якалы Мине шунысы тетрәндерде, әле шактый яңа гимнастерканың ун як күкрәк турында бер ямаулык, икенчесе - сул як җилкә турында Алгы яктагы ямау кечкенә генә, арка ягындагысы уч хәтле Гимнастеркамның беренче (бәлки икенче, өченче) хуҗасы пуляларны, һичшиксез, атакага барганда алган
Сафка тезә башла! ач күреп алдым бер бәләкәй малайның шинеленең итәге патша хатыннарының унсигезенче гасырда киеп йөргән парадный күлмәкләре шикелле, җирдә сөйрәлеп бара. Командирлар күреп алганчы без тиз генә алмаштык Мукшы малае иде. фамилиясе әле дә хәтеремдә Грункин Ул миңа хезмәт итә башлагач каяндыр «Дон Кихог»ны табып бирде Мин ана шушы кәшә кадәр рәхмәт укыйм
Сафка тезеп, шәһәрдән алып чыгып киттеләр Суык Шыксызлык Кием тәнгә ят Аякны кирза итек кыса Минем гомеремдә ыштыр ураганым юк иде Хәтта
И
аз жигеп сабан сөргәндә дә оекбаш киеп йөрдем, сабан артыннан буразнага батып барганда ыштыр оекбаштан күп мәртәбә кулайрак булса да.
Кар баскан калкулыклар арасындагы бер мәйданга китереп туктаттылар да роталарга бүләргә тотындылар Калкып торган кар өемнәре землянкалар булып чыкты һәр ротага бер землянка Эчкә алып кереп урнаштыра башладылар. 4<Нары» аталган ике катлы тоташ землянканың буеннан-буена эшләнгән сәкеләр. Безне шунда урнаштырдылар. Одеялларга бирка тегеп, шинельләребезнец якалары аегына шәмәхә каләм белән фамилияләребезне яздырткач, отбой уйнадылар.
Фронттан яраланып кайтучылар мина хәрби киемгә күчкәндә ничек кенә булса да оекбашны саклап калырга кинәш биргәннәр иде. Өйдән алып килгән әйберләрне хуҗасында калдырмас өчен бик каты тоттылар Оекбашнын берсе эченә икенчесен тыгып мин мунчала ясадым, һәм Дөрес эшләгән булып чыктым Одеял астына кереп яту белән арка өши. аяклар туңа башлады. Мин чалбар кесәсенә яшергән йон оекбашларны киеп, аякларымны майга тыккандай итеп җылыттым.
Иртә шатланганмын икән. Бер карсак буйлы, ефрейтор одеялларны ачып новобранецларның яту тәртипләрен тикшереп йөри иде Оекбашны күрү белән торгызып юеш, салкын идәнгә бастырды. Тагын шундый өч-дурт «җинаятьче» фаш ителде, арада — миңа үзенең кавалеристлар өчен махсус тегелгән озын шинелен бүләк иткән Трункин да бар иде
Ефрейтор безне сафка тезде. Ул үзенең фамилиясен дә әйтте — Мудрецов. Законы шундый начальникның фамилиясе күк күкрәгән шикелле яңгырап, эчеңә боз салкыны өреп торырга тиеш. Мудрецов миңа (арадагы иң озын салагага) швабра тоттырды. Трункинга чүпрәк, бер егеткә (ул Азат исемле Шөгер малае иде, фамилиясе онытылган) - чиләк Идән юарга керештек Юып бетергәч, Трункин ефрейторга барып әйтте Мудрецов килде, кесәсеннән кулъяулыгы чыгарып, идәнне ышкыды
— Повторить!
Мин новобранецларны йокыдан уятканчы барыбер өлгереп булмас, дип аңлатырга теләп сөйли башлаган идем, ефрейтор минем урысча белмәвемне эләктереп алды.
Йолдаш! Ясненько Вдобавок—разгильдяй. Мы тебя заставим.
Сугыш елларында «йолдаш» («юлдаш»тан бозып үзгәртелгән) мәсхәрәле кушаматны урысча белмәгән, никадәр тырышсаң да солдатлыкка өйрәтеп булмаслык. гел кара эшкә, абруйны төшерә торган вазифага билгеләнә торган төрки халыклар вәкиленә тагалар иде. Чыннан да. иртәнге барлау вакытында икенче взводның беренче отделениесына һәртөрле өйрәнүләргә каршы килә, «философия» куерта (совет чорында армиядә ген» түгел, бар җирдә диярлек «философия» сүзе мәсхәрәле яңгырый иде) торган разгильдяй «йолдаш» эләккән. Отделение минем кем икәнлегемне белеп, уяу булырга, минем кимчелекләремне бетерер өчен отделение командирына ярдәм итәргә тиеш.
Икенче төнне дә миннән идән юдырттылар, өченче төнне бәдрәф казырга кырык градуслы суыкка чыгарып подъемга кадәр тоттылар. Дүртенче төнне дә Мудрецов, кулыма көрәк тоттырып, бәдрәф чокыры казырга алып чыкты Минем инде таш булып каткан туң җирне казу түгел, аягымны сөйрәп йөрер хәлем дә калмаган иде Көндез без иртәдән кичкә кадәр стройда йөрергә өйрәнәбез, пластунча шуышабыз, атакага ташланып, штык белән салам карачкының эчәге- ләрен айкыйбыз
Мудрецов мине чокыр янына китереп бастырды.
Прыгай!
Караңгы Чокырның төбе күренми. Бармак кыймылдатырга да хәл юк. Өстәвенә, бәгырьләрне ачыттырып, тау булып кинәт өстемә өелгән гаделсезлек миңа карата Мудрецовның ерткычлык алымнары куллануы йөрәгемне тырный.
Кому приказывают! Прыгай. йолдаш! — Мудрецов минем аркама китереп тондырды.
Башында! ы бүреге очып карга төшкәч кенә мин нәрсә эшләгәнемне аңлап алдым Үзеннән-үзе, аңсыз рәвештә килеп чыкты бу хәрәкәт Мин, бар көчемне җыеп, ефрейторның бугазына көрәк йөзе белән селтәп тондырганмын икән Отделение командирының башын ияргә өлгерүе аның гомерен, минем штрафбат- ка эләгүемнән коткарып калды.
Көрәкне чокырга ыргыттым да землянкага киттем. Чишенүемне дә, башымны мендәргә төртүемне дә хәтерләмим. Подъем тавышын ишетеп сафка барып баскач, беренче сүз мине штрафбатка җибәрү турында булыр дип көтә баш
ладым Белмим, ефрейтор курыкты булса кирәк? Кансыз, аяусыз ерткыч кеше һәр очракта куркак була бит ул.
Белмим, бәлки армиядә «тәрбия» бирү тәртибе хәзер үзгәргәндер9
Оборона министры итеп Грачевны билгеләү шул Явыз Иван чорыннан бирле яшәп килгән «дедовщина» әле һаман да исәндер дигән фикергә китерә Мин «курс молодого бойца» дип аталган академияне үткәндә өйрәтү, тәрбияләү методикасы шундый иде: бер-ике разгильдяй — «йолдаш»ны фаш итеп, башкаларны куркытыр өчен аларны туктаусыз җәберләп торырга, берничә «отличник»ны туктаусыз мактап, башкаларга үрнәк итеп тотарга
«Яшь сугышчы» курсын үтеп, укырга керешкәч, «йолдашмлыгымнан тыш остазлар Аллаһе Тәгалә тарафыннан мина шактый әйбәт хәтер бирелүен ачыкладылар Белмим, ефрейтор Мудрецов әллә укчы-радистлыкка өйрәнеп фронтка эләгүдән курыкты, әллә инде аның миендәге сырлар бик аз булып чыкты — аны. курсантлыктан азат итеп, аэродром саклау ротасына күчерделәр.
һәм. шуны әйтергә кирәк, «яшь сугышчы курсын» үткәндә ачка интегүләр (тикшерү вакытында интендатларның безгә дигән азык-төлекне «сул якка» озатып, үзләренә байлык туплаулары мәгълүм булды). Мудрецовнын золымы инде күптән онытылды Сугыш еллары искә төшкәндә минем күзалдыма дуслар килеп баса. Белмим, бәлки шундый авыр елларда, казармадагы рухи шыксызлык, андагы хайвани инстинкт өстенлек иткән чакларда гына барлыкка килә торгандыр тирән һәм мәңге онытылмаслык көчле дуслык хиседер ул
Беренче тапкыр строй каршына чыгарып миңа благодарность белгерткән Бөгелмә малае помкомвзвод Толя Тигелевкә мин шушы көнгә кадәр рәхмәт укыйм Ул ротада хезмәт итүчеләргә минем «йолдаш» түгел икәнлегемне һәм. киресенчә, киләчәктә хәрби белем үзләштерүдә зур уңышлыкларга ирешү мөмкинлегем барлыгын белгертте һәм мине Мудрецовтан йолып калды Үземнең якташым Баулы егете Рифкәт Мөхәммәдиев искә төшә Пенза егете Иван Плешаков, Казакъстаннан алынган Рәшит Агишев. Свияга егете Александр Касый- мов —шулар искә төшкән чакта күңелгә дулкын булып җылы хис йөгерә дә дөньялар яктыра, күкрәк эчендә эчке бер рәхәтлек туа.
Мин еш кына «Урыс белән дус булсаң, балтаң билеңдә булсын» дигән тетрәндергеч татар әйтеменең каян килеп чыгуын, нинди шартларда тууын аңларга тырышам Бу турыда минем ике версиям бар беренчесе. Казан ханлыгының яуланган еллары һәм чукындырулар чоры, бу чорларда мәкальнең эчтәлеген кан коюда, талауда катнашкан һәр урыска карата кулланганнар булырга тиеш Икенче версия, хакимияттә утыручы урысларга карага Бусы әле бүгенге көндә до актуаль яңгырый Ельцин тирәсендәге сәясәтчеләр. Иван Рыбкиннар. Шумейколар безгә жай чыккан саен, әгәр без у ярхамкалла дип тормасагыз. сезне Чечня язмышы көтә дип кисәтеп, яисә киная ясап торалар
__ акыт узган ватан сугышын тарих төпкеленә һаман тирәнрәк этәрә. Ул чор BJE кешеләре отыры сирәгәя бара Озакламый сугышка катнашучыларны күргәннәр дә фани дөньядагы эшләрен бетереп, мәңгелеккә кереп эреп бетәчәкләр.
Ватан сугышын, гомумән сугышның нәрсә икәнлеген аңлар өчен без көчебез җиткән кадәр зирәклегебезне, акылны, ниһаять, кырып-себереп булса да инде бездә бетеп барган әхлакны бергә туплап Чечнядә нинди сугыш барганын, аны кемнәр башлаганын, шушы кан коюны кемгә файда, кемгә иксез-чиксез канлы һәлакәт алып килүен аңларга тиешбез Чечен сугышында Рәсәйнен инде менә биш гасыр гамәлгә ашырып килгән милитаристик сәясәте пыяла линза аша үгкән кояш нурларыдай куерып бер ноктага тупланган Сугышсыз яши алмау Катлаулы проблемаларны корал көче белән хәл итү.
Көнбатышта «юкка чыгарылган буын» дип сугышка катнашучыларны атый лар Мәсәлән, без, татарлар, туксан тугыз процентка «юкка чыгарылган», им- гәтелгән халык Ярый әле бу хакыйкатьне аңлап җиткермибез, яисә бөтенләй аңларга теләмибез. Бу хәл нәрсәгәдер ышанырга, ниндидер өметләр багларга, кыскасы, алданып, үзебезгә үзебез күз буяп яшәргә ярдәм итә
Быел мин кышны Баулыда үткәрдем Беренче карауга рәхәт анда Тыныч Ашамлык Мәскәүдәгедән арзан Кибетләрдә әйбер тулып ята Ай саен ярминкә Район культура сараена җыеп ай саен диярлек алдынгыларны бүләкләп торалар Халык тезгендә «кулацкий поселок» дип аталган коттеджлар мәхәлләсе үсә
Урамда карчыклар ватьш-жимереп булса да оныклары белән урысча сөйләшеп йөриләр Культура үсү билгесе Дөрес, дин дә шактый зур кыюлык белән тормыш-көнкүрешкә үтеп керә, жәелә шикелле. Мин бит махсус динне өйрәнгән һәм утыз елга якын ислам илләрендә дин тотуны күзәтеп, дикъкать белән карап йөргән кеше Минем чагыштыру мөмкинлегем бар Дөрес, һәркем динне әхлакый жегәре. мөмкинлеге җиткән кадәр генә үзләштерә ала. Диннең мөмкинлекләре иксез-чиксез. Бүгенге көндә уяна башлаган дин нишләптер күбрәк ашка жыелып Коръән укытуга, сәдака өләшүгә, исламның ритуалларын башкаруга тупланган. Өмет багларга хакыбыз бар- Алла боерса, әкренләп дин безнең Жаннарыбызга, күңел тирәнлегенә дә үтеп керә алыр һәм шәригать кануннары безнең инстинкт-ларыбызны әкренләп тәрбияли башлар...
Күршегә телевизор карары кергән идем. Иллеләр тирәсендәге бер интеллигент ханым килеп керде Сөйләшә, таныша башладык. Ханым тарих укытучысы икән Әтисе зур урыннарда эшләгән, хәтта бабасы да укымышлы кеше булган. Ханым культура ягыннан артта калганлыкка зарлана. «Безгә әле. ди ул,— урысларны куып җитү өчен ким дигәндә тагын ярты гасыр вакыт кирәк» Билгеле, өлкән абыйлар телендә сөйләшәбез. Чечен мәсьәләсенә күчтек:
— Шул бандитларның күптән көлләрен күккә очырырга кирәк иде,— ди тарих укытучысы—СССРны җимерделәр, халыкны распустили Чечнядан соң башка төбәкләрдә дә тәртип урнаштыра башларлар дип өметләнәм мин
Мин тизрәк бүрегемә үрелдем Бераз яшәгәч аңлый башладым: тарих укыту-чысы ялгыз түгел иде. «Чечнядә конституцион тәртип урнаштырырга» ашкынып яшәүчеләр бер ул гына түгел Бу хакта мин күпләр белән сөйләштем. Күпләрнең «тәртип» шартларында яшиселәре килә. Тәртипсезлек кешеләрне рәнжетә, ялык-тыра Тәртипне алар цивилизациягә, чын демократиягә ирешкән илләрдәгечә, әхлакый мохитта яшәгән законнарны катгый рәвештә үтәп тору дип аңламыйлар. Тәртип саклауны әхлак кануннарын һәм юридик законнарны бозмау, үзара итагатьле булу, шәхси тормыш шартларын тынычлыкны бозмаска жайлап кору икәнлеген дә берничек тә аңлатып булмый. Безне балалар бакчасыннан башлап йодрык тәртибенә. ОМОН солдатлары, танклар белән урнаштыра торган «ха-кыйкать» кенә чын, ышанычлы тәртип дип өйрәттеләр. Өйрәттеләр генә түгел, нәкъ урыс менталитетына хас Новочеркасск. Алма-Ата. Баку. Тбилиси, хәзер инде Грозный (бу шәһәрне Явыз Иван исеме белән кем атады икән0) шәһәрендә урнаштырылган «тәртип»не аңлаешлы булсын өчен жиренә житкереп. гамәлгә дә ашырып килделәр. Шуңа каршы чыгарга хәзерлек юк безнең. Куркабыз да инде Курку безнең мәңгелек юлдаш.
Ватан сугышының без бары тик бер ягын - сугышта күрсәтелгән геройлык-ларны гына өйрәндек. Менә бер гаҗәп үзенчәлекле статистика Сталин чорында сугыш корбаннары саны 7 миллион санала иде Тәхеткә Хрущев утыргач 20 миллионга үсте. Горбачев чорында корбаннар саны 28 миллион иде инде Бүгенге көндә, архивларны җентекләп тикшерә, сугыш тарихын житди рәвештә өйрәнә башлагач сугышта «туп ите»нә әйләнүчеләр саны рәсми рәвештә 35 миллионга житте. Бу сан әле тагын да аптачак Яңа җинаятьләр, яңа ялганнар ачылачак, чөнки Рәсәй шартларында сугышта иң көчле, иң хәлиткеч корал итеп ялганны кулланалар Ялган һәм күз буяу
Грозный шәһәрен Сарай Бату хәрабәләренә әйләндерү, күп меңләгән хатын- кызларны. бала-чаганы, картларны, шул исәптән, урыс милләтеннән булучыларны да кырып ташлау турында бүген Рәсәй тәхетендә утыручылар елмаеп, хәтта шундый табигый мөлаемлык белән сөйлиләр Безнең авызыбыздан соңгы сыны-гыбызны тартып алып җыйган Рәсәйне хәерчелектән коткарырга кирәк дип, бездән талап алган күпме триллионнарны чеченнәрне канга батыру өчен, алар- ның торакларын, шифаханәләрен, мәктәпләрен җимерер өчен тотып бетерделәр Бу турыда «Известия». «Московские новости». «Московский комсомолец» язып чьгкгы Сугышчан заданиега. Грозныйга бомба ташларга очканда, бомба «йөген» шәһәр өстенә бушатып кайткан очучының кулына бишәр миллион акчаны тотты-рып торганнар Чечен сугышындагы «батырлык»ны шушы юл белән гамәлгә ашырганнар Хәзер инде хакимият Грозный шәһәрен. Чечен республикасындагы башка шәһәрләрне, мәктәпләрне, балалар бакчаларын торгызу турында сөйли башлады Киләчәк ун-унбиш елда бездән тартып алган салым акчалары шул «торгызу»га китеп торачак Юкка гына без Сталинны сагынмыйбыз. Бөек юлба-шчыдан да остарак булып чыктылар «тәртип урнаштыру» эшендә Рәсәй тәхетендә утыручылар Бу илдә «тәртип урнаштыру»ның ысулы шундый. «Тәртип урнаштыру» белән генә чикләнмичә, Рәсәй хөкүмәте Чечнядә «яхшы чечен- нәр»дән җирле администрация» оештыра башлады.
Нәкъ Чечнядәгечә, фашистлар башта Ауропада. аннан сон СССРнын оккупациягә эләккән төбәкләрендә «урындагы администрация» төзеп азапландылар. Алар да бу эшкә «яхшы украиналыларны». «яхшы белорусларны» куеп карадылар Фашистлар да. нәкъ Грачев шикелле, каршылык күрсәткән авылларны яндырдылар, каршы чыгучыларны үтереп бетерделәр. Буйсынудан баш тартучыларны газ мичләренә тутырып яндырдылар. Никадәр тырышсалар да фашистлар теләкләрен тормышка ашыра алмадылар Киресенчә, сугыш Азатлык ягына борылгач, теге яхшы украиналылар» «яхшы белоруслар» фашистларга сатылган полицайлар булып чыкты. Аларнын язмышлары турында сөйләп торасы юк. Ә менә бүгенге көндә нәкъ шул вазифаны өсләренә алырга азапланган чечен чиновниклары турында уйламыйча булмый. Сон бит шәһәр-авылларны җимереп, кешеләрне сы гып йөргән дошман танклары артына яшеренеп яшәп тә, идарә итеп тә булмый.
Кешелек дөньясы тарихында булган сугышларның барысы да кеше үтерү максаты белән оештырылган. Күбрәк үтерә, күбрәк җимерә алган як җиңеп чыга, сугышка катнашучыларын күләмлерәк югалткан, җирен, мөлкәтен саклый алмаган як җиңелә. Әмма чечен кебек соклангыч, горур халыкнын җиңелүенә ышанасы килми, урыс армадасы тарафыннан ике тапкыр кырылуга дучар ителгән халык өченче тапкырында да үз-үзен яклый алачак Ходай Тәгалә иманлы халык ягында
Кызганыч, сугыш афәтләреннән кешелек сабак ала белми шул... |