АВГУСТ АЕ
Әллә ничек кенә үтә дә китә икән бу тормыш. Кичәгесе бүген онытыла, иртәгәгә әллә никадәр уй-хыяллар җыела. гаң белән торып, эшкә тотынырга туры килсә дә. барын чыкмый Коры хыяллар, мескен акыл аркасындадыр, гомерен буе озатып йөри.тәр- йөриләр дә. яшәешен арбасыннан төшеп калалар Иркенәеп, үзалдына канәгатьлек табып, еллар белән бергә авышасын һәм. башынны Кәгъ- бәтулла тарафына юнәлтеп, тынлык хөкеменә чумасын Ә кайдадыр, еракга-еракга. галәм чигендәме, йолдызлар белән йолдызлар сөйләшәләрдер. синең тавышыңны да ишеген алалардыр? Ышанасы килә. Юк-юк. ышанычсыз һич тә ярамый Җиһан ул очсыз-кырыйсыз
Ә син шикләнәсеңме?
Ышанмаска, ди. ышанам. Шунлыктан һичбер шигем дә юк!
Шиклһнмичә мөмкин түгел бит
Бәлки мине дивана дип уйлыйсындыр Әмма күңелемдә һичбер шигем юк Шуңа сөенәм.
Ханбал аз гына булса да ялганлый иде бу җавапларында. Хәниф моны сизенмәде Дөресрәге, аңламады Сорауларын кабатларга ла уйлаган иде. Мәгънәсе генә күренмәде. Әле кайчан гына үзен коммунист санап, Маркстан да. Лениннан да тезмәләр китерергә яраткан Ханбал- нын дингә керен китүе сәер түгел идеме? Юк. шикләнәдер, ышанмаган җиреннән ничек кыйбла тапты соң ул?
һәркемнең яшәеше терәк эзли. Ханбал да шушы хакыйкатьне төшенеп алган кеше. Этәр дә бүгенге көнлә мәктәп басмасыннан башлашан. күңелгә салынып ныгытылган, хакыйкать дип табылган кануннар таркала һәм юкка чыга икән, аның монда ни гаебе бар? Үзгәрергә кирәк булгач, бер урында таптану бик үк килешеп бетмәс. Малайлык күрсәткәндәй киреләнеп горудан ни файда ’ Яшәсәң, үләргә ашыкма инде син. Җитешерсең Көнен-көнгә охшаса, бетте инде ул. сүнден. дигән сүз.
Менә бу чаттан аерылыша алар. Ханбал үз юлы белән китеп барачак, Хәниф, унга борылып, элекке Жданов урамы буйлап еенә юнәләчәк. Тиздән генә очраша да алмаслар. Ханбал иртәгәдән ялда, һәр елны бер үк вакытны сайлый. Яме сүнеп барган табигатьнең август аен. һавасы да саф, шәһәр халкының да, канәгатьлек табып, болын-кырлардан, су буйларыннан читләшкән чагы.
Ярый, исән-имин генә ял итәргә насыйп булсын!
— Рәхмәт, дустым! Сиңа да исәнлек-иминлек телим!
Әллә соң, берәрне, мин әйтәм, алып «бөклибезме»?
Юк, эчмим. Аракыдан башка гына ял итәргә исәп.
— Алай күңелсез булмасмы соң?
Бәлки... Юк! Аракы үзе тәннәрне оета-арыта бит ул. Аннан башка гына ял итәрмен инде, бигайбә! Ялыңны юмадык, дип уйлап ачуланма, бүтән вакытта» ярыймы!
— Юдык дип исәплә!
— Ярый, хуш! Күрешкәнгә кадәр!
Каты кысышып кул бирештеләр. Үз юллары белән китеп барганда Ханбалның башына шик төште: «Кул биреп саубуллашырга ярамый бит, бүтән тиз генә күрешмисең, диләр!»
Фалы дөрескә чыкты.
2
__ _ анбал ялының өченче көнендә, ялгыз фатирында китап укып ятудан тәмам туеп, телевизор-радионың тимер авызларыннан чыккан жансыз сүзләре-тавышларыннан арып, тере кешеләрне сагына башлады. Эшенә барып килергә уйлаган иде дә, бу фикереннән тиз кайтты Аңа анда ни калган? Болай да ел әйләнәсендә туйдырып бетерәләр, шул Зәнфирәне генә күреп кайтса инде Кирәкмәс, лаборант- калар белән нишләп чуалып йөрсен ул? Берәр чибәр кыз белән танышырга да тормышны җайларга кирәк. #
Ханбал Вәлиев буйдак ир иде. Казандагы Дәүләт архивының фәнни хезмәткәре сыйфатында гомерен уздырып, кооператив фатир алуга ирешкән, хезмәттәшләренең фикеренчә. бик бәхетле иде. Хәниф аның буйдак булуыннан көнләште. Кичкә калып эшләргә яки бәйрәмгә җыелышырга туры килсә, һаман да бер сүзен кабатлап:
— Син бәхетле, соңарган өчен колак итеңне ашарга хатының юк! — дин куя иде.
Ялгызлыкта яшәүнең тагын да икенче рәхәтен татый Ханбал: хатын- кыз каршында сөекле ул! Йөз-биттә фәрештә сыйфатлары булмаса да. төшеп калганнардан да түгел шул. Холкы да күркәм. Сугышып-нитеп йөрми. Буйга да ару гына. Тик бераз диваналыгы гына бар. Ансы да зыянлы түгел. Бик яшьли гашыйк булып, шуннан калган истәлек кенә: шагыйранәлек, хатын-кызчалык кебегрәк.
Шулай итеп. Ханбал Вәлиев ел әйләнәсенә бер генә тапкыр бирелә торган ялга чыгып, аларның алдагы өч көнен йокы һәм китап уку белән уздырды. Казан елгасы буена төшеп, арка кыздырырга тиеш иде ул. Әмма көннәре, яман да усал вә бозык карт хатынның йөзе кебек, ямьсез иде. Төньяктан искән салкын җил яңгыр да, кар да алып килмәде, әмма күк йөзе салынып торган болытлар белән каракучкылланган. көзгә тартым. Кояшның әсәре дә күренми. Әллә табигать саташкан, әллә бәндәләрнең олуг гөнаһлары бар, белмәссең.
Радиодан иртәгә-берсекөнгә матур көннәр булачагын хәбәр итеп ты-нычландыралар. Бәлки? Ышанасы килә Ханбалның. Туган якларын да бер әйләнеп кайтасы килә. Җәлил каласын Анда аның апасы, абыйсы яшәп яталар. Елга бер, шулай ялга чыккач. Ханбал күрешергә кайткалый торган иде. Быел нәрсәгәдер аягы тартмый Юл хакы да кыйммәт.
Бозылып бетте замана. Тормыш авырлашканнан-авырлаша бара, кибеткә керсәк, әйбер сатып алырлык түгел, бәһаләрен күрсән. күзен маңгайга йөгерә Алып-сатарлар белән дөнья тулды. Завод-фабрикалар эштән тукталдылар Инфляция Дәүләтенә дә ышаныч калмады. Әле бер фирка мәйданга бәреп чыга, әле икенчесе һәммәсе халыкка олуг бәхетләр, рәхәт тормыш вәгъдә кыла. Әмма һичнәрсә үзгәрми, ватыла башлаганы тәмам җимерелеп бетә бара, оеша дигәннәре ярты юлда таркала Халыкка вакытында хезмәт хакын да бирә алмыйлар Җитте заманалар, ахырга килеп терәлде.
Кухня ягының диварына ярым авыш хәлдә эленеп торган радиосы телгә килеп, китап укып яткан Ханбалны сискәндереп җибәрде. Яңалыклар тапшыралардыр. Аларына да ышанып бетеп булмый. Матурлап сөйләгән генә булалар. Кая барсыннар инде? Анда эшләүчеләрнең балалары. тормышлары үзләренә, дигәндәй, хезмәт итәләр инде, өстәгеләрнең итәкләреннән чүп кагалар. Әмма каккан тузаннары авыр ташлар рәвешенә килеп, астагы мескен халык башына төшә Аһ-ваһ. аһ-ваһ' Яшәү кыенлаша, имеш, социаль яклау кирәк, имеш. Кемнән"’ Чаг саен утырган алып-сатарданмы? Әллә инде ясак өстенә ясак салучы дәүләттәнме? Әгәр дә менә шул ясаклардан коткармый, арындырмый икән, нинди социаль яклау хакында сүз була ала? Кызык инде, ә? Бер кулы белән мескен халыкка санап кына бирә дә. икенчесе белән учлап диярлек каерып ала. «Тамагың тукмы, өстең бөтенме?» - дип сорамый Юк. гафу, сорый икән әле. бик сорый. Тикшереп каравы ул аның, әле тагын нинди сынауларга түзә ала икән бу халык-сарык. дип уйлыйдыр
Ханбал кичә кич подъезд төбенә чыг ып утырган иде Күршесе, бишенче катта яшәүче кечкенә буйлы карт юантык урыс, аның янына килеп сыланды да сөйләштерә башлады. Гел юк-бар хакында инде Бушка вакыт уздыру Ханбал шулай да әңгәмәгә катышып китте Шунда ул Федор дәдәй әй ген салмасынмы
Йә. ничек, суверенитетыгыз барып чыктымы? Тормышлар яхшыр-дымы?
Урысның гел төбендә мәкер яга икән. Әле былтыр-өченче еллар гына бу тема шактый куертылгач, шушы Федор дәдәй аның белән бәхәсләшеп алган иде. Рәсәйдән башка беркая да китә алмыйсыз сез. дип геге хәтта кистереп тә куйган иде. һаман шул җырын җырлый икән. Урыс урысныкын сөйләр инде, кемнекен тәкърарласын ди ул. Үз туны үз тәненә якын. «Үзем өчен куркасы юк. улым-кызым зур кешеләр. Рәсәйдә яшиләр», дип сөенә иде бу картлач. Ни өчендер күчеп китмәде шул. китәргә теләмәде Ул вакытта, бәхәсләшкән чакларында. Ханбал да үзенә әйтә килде:
Федор абзый, үз илегезне яратасыз икән, мин каршы түгел, әмма миңа да үз ватаным кадерле. Мин аның азат булуын, суверен булуын телим..
Ә безгә, монда яшәүче урысларга нишләргә? дин хафага төшә иде ул. Үзен генә ярата белә торган халык кына мондый сүзләрне әйтә ала Әмма Ханбаг элегрәк аның бу соравына бик колак салмады Картның артык хафага калуын күреп, аңа. соңгы әңгәмәләрендә, соравына сорау белән җавап бирә башлады
Әмрикәдә урыслар ничек яши соң?
Моңа, әлбәттә. Федор абзыйның артыгы белән ачуы килен, без урысларны басалар, мыскыл игәләр. Татарстаннан куалар, дигән сүзләргә ябыша иде Ханбал. тсләмәсә дә. дошманның серен гөшеним дигәндәй. «Вечерняя Казань» газетасын укышгыргалап горды Үзе. дуслары арасында шаяр г калан бу газетаны «Вечерняя казнь» дин атый, әмма геге яки бу мәсьәлә хакында язганнарын күңелдән сөйләп биргәли иде Иптәшләре. хезмәт тәшләре арасында берәүләр аны милләтчегә санаса, икенчеләре. киресенчә, артык ваемсызлык га. милли хәрәкәтләрдә катнашмауда гаеплиләр Әйе, Ханбал Вәлневне алар көрәш мәйданының чигеһлә
торып күзәтүче дип беләләр иде. Хәтта аның хакында шаяртып кына бер мәзәк тә сөйләштергәләп йөрделәр. «Имеш, халык, мәйданга агылып, шау-шөр килеп, митинглар уздыра, хөкүмәткә каршы зәһәр сүзләр ычкындыра Ханбалга — кызык, урам почмагына басып тыңлый. Берәү килеп сорый моннан: «Болар нәрсә эшли?» Ханбал аркылысын-буйга үлчи дә. бу абзый берәр олы кешедер, хөкүмәттәндер, дип нәтиҗә чыгарырга өлгерә һәм җавап та бирә: «Безне ачуланалар!»..
Мәзәк дигәннән, ул, чыннан да. дөреслеккә туры килә, шаяртудан бигрәк, ачы тәнкыйть сүзе иде. Шулай да хезмәттәшләре арасында Ханбал милләтче буларак та. шовинист сыйфатында да танылмады. Ул, нәрсә булса — шул ярый, дип фикер йөртүчеләрдән иде. Аның өчен барыбер, арба ватылса — утын, үгез үлсә —ит, дигәндәй, дәүләт башына менеп идарә итәсе юк, кая ашкынырга!
Федор абзыйның: «Йә. ничек, суверенитетыгыз барып чыктымы? Тор-мышлар яхшырдымы?»—дигән сорауларына каршы кичә кич әйтте дә салды;
Саттылар безнең суверенитетны, саттылар. Урыслар үзләре дә Рәсәйләрен энәсеннән-җебенә кадәр саттылар. Хәзер татары-урысы барысы да бер хәлдә..
Ханбалның шушы сүзләрне әйтүе булды, Федор абзыйнын йөзенә шатлык нуры инде, сөенде карт, бик сөенде һәм тезеп китте:
— Әле кичә генә, юк, элгәре, минем Марфа китап кибетенә кергән. Үзең беләсең, туалет кәгазе кыйммәт. Марфам йөге белән китап алган, сиксән сумга бит бары. Марксын да Ленинын да. Тормышлары хакында, беләсеңме? Укыйм да боларны. кабат актарам. Бигрәкләр дә акыллы кешеләр булганнар инде. Фикерләре нинди!..
Федор абзый шактый озак сөйләнде дә сөйләнде. Социализм корган, ленинча яшәгән бу бабайның гомере ахырында гына Маркс белән Ленинга мөрәҗәгать итүе, бәрдәфкә кергәндә генә аларны һәм алар хакында укуы Ханбал өчен бик тә сәер иде. Бу да коммунизм төзибез дип авыз тутырып сөйләп йөргәндер инде. Балаларын да олы җирдә эшлиләр, ди бит. Булыр-булыр. Шулар таркатып вә таратып бетергәннәрдер дә инде. Белми генә торгандыр әле үзе. Минем белән ачуланышып утырганчы, балаларын тикшерсен иде дә аларны утлы табада тотып карасын иде. Ханбал шулай уйлады, әмма ихлас күңелдән сөйләнеп утырган картны сүзеннән бүлдерергә кыймады. Эһе-эһе, дигән кебек баш кына селкетүен белде. Әмма татарларның суверенлыгын югалтуы белән үзе татар буларак бер дә килешәсе килмәде, хакыйкатькә каршы күңеле тартышты.
Кичкә таба күк йөзе бераз ачылып, көн дә җылынып киткәндәй булганлыктан. Ханбал су буйларын, Казан елгасы ярларын бераз урап кайтырга ниятләде. Федор абзый подъезд төбендә утырмыймы, дип тәрәзәдән күз ташлады. Ул урыс белән бер дә тел әрәм итеп маташасы килми иде аның.
Урын-җирен тарткалап рәтләштергәләде дә, китабын үзе белән алыр* гамы-юкмы дип уйлап бераз торганнан соң, аны язу өстәлендә калдырып. җәһәт кенә ишеккә юнәлде. Нәкъ аны гына сагалаган диярсең, картлар кия торган калын күзлеген маңгай тиреннән саргая башлаган кулъяулыгына сөртә-сөртә, ярты гәүдәсе белән таягына таянган, кичәге зәңгәр эре шакмак күлмәгеннән баскычта Федор абзый басып тора иде. Лифт эшләмәгәнлектән, подъезд төбенә төшеп килүе икән Ханбалны күрүгә, күрешергә дә онытып:
— Менә бит ничек безнең илләр, - дип сүз куертырга гына маташканда, коты очкан буйдак, нәрсә эшләргә дә белмичә, җәтмәгә эләккән кош төсле, артка-алга тартылды да:
Федор абзый, вакыт тар...—дип, баскычтан аска ташланды, бераз ераклашкач кына, исәнләшергә дә онытканлыгын исенә төшереп: «Дөрес эшләмәдем бугай?»—дип үкенеп тә куйды. Картлачның, чыннан да, гаебе юк иде. Кичә Ханбал тыңлап кына утырып дөрес эшләде, нигә
бәхәсләшергә. Сүз куертудан, фикер алышудан Федор абзый кебекләргә файда булса, дөньяда гел бәхетле кешеләр генә яшәр; авырулар да. борчулар да булмас иде.
Кая ашыгам әле? — дип акрынаерга мәжбүр булды Ханбал Гүя. кыз янына очрашуга йөгергән егет диярсең үзен, башы-күзе әйләнгән, кем көтеп торсын ди аны. кемгә кирәге бар?
3
■у едор Зайцев, гомере буе заводта слесарь булып эшләгән, әмма хезмәте белән дә. акылы ягыннан да игътибарга лаеклы саналмаган Тау ягы урысы иде. Казандылар Тау ягы дип Идел артындагы Югары Ослан районын атыйлар Ләкин. Арча ягындагы Биектау аталган бер төбәк күпләрне Тау ягы дигән чагында саташырга мәжбүр итә. Тик бу якны шул ук казандылар икенче төрле атый һәм үзләренең ышаныч урыны санап. Казан арты дип йөриләр. Ераграк җирләрдән килеп монда төпләнгән килмешәкләр боларны белеп бетерми, хәтта урыслар да аңлашмыйча кала. Әмма татарлар, үзара сөйләшкән вакытларында һаман да шушы төшенчәләрне кулланып, бу мәгънәләрне сер урынына саклыйлар Шунлыктан Федор Зайцев, чәчләренә ак төшкән, урта буйлы, гомергә үзен татар хәйләсеннән шикләнеп яшәргә мәжбүр иткән кеше буларак, бу «серләрне» яхшы ук белә вә төшенә иде. Ул электән үзен җирле халык теленә күнектереп, сөйләшер дәрәҗәдә үк саналмаса да. аңлап калырлык рәвештә татарчаны белә диярлек иде Дөньялар буталып киткәч, гел дә радио-телевизордан тагар тапшыруларына колак салып:
Менә нишлиләр бит. симерделәр! Сталин җитешми үзләренә, дин. хатыны алдында усал-усал сүзләр белән җирле халыкны җиргә орып таптый, ачулана торды
Хагыны Марфа исә гомере буена китапханәдә эшләп, мөдирлектән ахырга таба идән юучы дәрәҗәсенә төшерелсә дә. татарларга карага әллә ни усал сүзләрне кулланмый, иренә дә: «Алар да кеше инде!» дип әйткәләп куйгалый иде. Аның ул гыйбәрәсе Федор абзыйны кузгата, ачуын кабарга. Шунлыктан үзсн-үзс тыя алмас дәрәҗәгә җигеп:
Акылың кыска булды синең! Исеңдә түгел мени? Мөдирлектән идән юучыга кем төшерде үзеңне9 Шулар, шулар булмый ни. татар хатыны директор булып килде Беренче итеп сина бәйләнде Начар эшли идеңмени?
Марфа сер бирмәде Гомумән, алар гомерләре буена фикерләрен ахыргача бүлешеп яшәмәделәр Иренең коры һәм аю табанлы бер нәрсә булт анлыгын яхшы белгәнлектән, күңелендәген һич тә ачып салмый иде ул. Бер-бер нәрсәне төшенеп алса, җанын ашаганлыктан, нәрсә өчен сер бирсен, ди. әле? Матур иде. чибәр иде кайчандыр Марфа түтәң Авылдан Казанга яшьлек юләрлеге белән күченеп килмәгән булса, әллә кем игәрләр иде үзен. һай. ничек йөрде аның артыннан Самуил, унбиш чагырымнан ук җәяүләп тә. атка атланып та килеп җитәр иде. мескенем Карлыгач кашлы, кылыч борынлы, чандыр бу татар егете, гүяки, аның бәхете өчен генә күкләр тарафыннан яратылып, аларны махсус рәвештә район слетында очраштырган иле Шундук бер-берсенә мөкиббән киттеләр Әллә нишләде Марфаның йөрәге Өзелепләр генә кит те инде Башы диңгез суы кебек тора салып шаулап куйды Егыл да үл генә инде. Самуилнын маңгай чәчләренең бөдрәсен сыйпый-сыйпый иркәлисе килде Сораштыра башлавына, бер сүзен җавапсыз калдырмады Урыс телен аның вата-жимерә сөйләүләренә дә исе китмәде, сандугач тавышларын хәтер-ләткәндәй иде һәрбер әйткәне. Булган икән ул. булган гомеренең бәхетле чаклары Килә иде бит. килә иде Унбиш чакрымнарны исе дә китмәстән
җәяүләп килеп җитә иде. Ә бу Федор, белмим, кайдан очрагандыр газиз башына бәла иттереп? Белми шул барсын да. Исмаил бит әле? Самуил дип әйттертә иде үзен.
— Нигә алай?—дип сорагач:
— Урыс теле укытучыбыз, сезнеңчә менә шулай була исемең, дип өйрәткән иде. күңелемә кереп калган, матур яңгырый бит,— дия торган иде. аңлатып. Егет тә иде соң үзе.
Әгәр дә колхоз утарында янгын чыгып, өстенә нахак сүз әйтеп, авыл урамына да кермәс итмәсәләр. Марфа гомерлеккә аныкы буласы иде. Язмыштыр. Таң белән озаткан иде үзен, юлда милициягә очраган бит, икмәк каракларын сагалап йөриләр икән. Басуны ярып чыкмасынмы, мескенкәем. Кесәсенә бераз арыш башы да уып салган булган. Җитмәсә аның артыннан ук авыл ягыннан ут ялкыны да күренгән. Тотып бәйләп китерделәр үзен.
Шушымы?—диләр, халыкка күрсәтеп.— Ул гына чыкты сезнең авыл ягыннан, аның гына эше.
Аһ, ничек бәргәләнде Марфа, милициянең алларына тезләнердәй булып ашкынды. Әмма сакаллы авылдашлары:
— Татарыңны яклыйсы итмә, башыңа җитәрбез. Христос дошманы!— дип кенә өркеттеләр. Башкача нәрсә кала? Буйсынды шул. буйсынды. Әллә ничек кенә җиңелде. Бирешмәскә иде. Бәхетен ятларга калдырмаска иде дә бит. Язмыштыр инде, язмыштыр.
— Ул түгел бит. ул түгел! — дипләр карады. Кемдер, арттан килеп, ике җилкә арасына каты гына сукты Марфа үзенең тулып пешкән гәүдәсен тотып кала алмады, тузанлы җиргә ауды: «Ул түгел бит!» — дигән үтенечле өне генә күнитекле табаннар астында калды
Самуилны Казанга алып киткәннәр. Марфаны урын-җиргә кайтарып салганнар. Төннәр буена әле калак сөякләре авыртудан, әле йөрәге әрнүдән сызланып, эче ката башлаудан тагын аңсызлык дәрәҗәсенә җиткәләде. Боларның барысы да бергә төрле-төрле авырулар аркасында идс. Кичке караңгылык үткәч, бөтен буен кайнар ут алды. Нидән икәнен белештермәде. Эче катканлык сәбәпле, лапас артына чыгып тез чүкте. Бала төшерде. Әле яңа туган үрдәк бәбкәсе кадәр генә ит кисәге, яралгы хәлендә генә иде. Аны туфракка күмде. Мунчага барып юынды. Әллә ничек кенә үзен чиста татар хатыны кебек тоя башлады. Моңа кадәр сарафаны астыннан ыштан кигәне булмаса. моннан соң аны калдырмады. Гел дә чистарынып йөри торган гадәткә керде. Иптәш кызлары татар хатыннарының ыштаннар киеп йөрүләреннән көлсәләр, юынганда артлары белән кышын җиргә ябышып, кузгала алмый газапланалар, диярәк сөйләнгәләсәләр дә. Марфаның күңеле кайтмады. Озакламый әнисе дә аның гадәтләрен сизенә башлап, аптырады.
— Христос дошманына килен төшәрсең микәнни? дип усал гына кырын күз ташлап ачулангалады. Әмма Марфаның исе дә китмәде.
— Мин — комсомолка! — дип кенә бәхәстән читләшә бирде
һай ул чаклары, һай ул көннәре! Бер яктан, яраткан кешесеннән малай тапкан бәхетле хатын кебек хис итсә, икенче яктан, нахак бәла белән ирен югалткан горур хатын кебек тотты буй-сынын. Баштарак авылының кара урыслары Марфага ачулы йөз күрсәтсәләр, озак та үтми чын гаепле бәндә кулга эләккәч, һәммәсе оятның нәрсә икәнлеген танып, моңа кадәр гайбәт сөйләүдән озынайган телләрен самогон суы белән өттеләр Хәтта ни буй бирми торган ташмаңгай рәис Дмитрий Карпович та. Марфаның каршына төшеп:
И кызым, гафу гына итә күр инде, минем гаебем юк бит!—дип теләнде — Сорадылар: «Шушымы?» диделәр. «Нәкъ үзе!» дидем шул. Әмма артыңнан килеп, сиңа, кызым, кул күтәргән кешене белә алмадым. Шулай да белештерермен әле. ярыймы!
Дмитрий Карпович килештерә белеп сөйләшә торган кеше шул Марфаның күңел төбенә җыелган барча үче-ачуы юылды да төште Елмаеп
ук йөри башлады. Ул авырып, бала төшергән караңгы иртәдән сон. кулына аркан гогып, асылынырга инде әллә, дип уйлаган авыр минутларын да онытты, төне буе исәрләнеп йөрүләре дә исеннән чыкты Ә юкса Казанга барып, Самуилын үзе алып кайтырга да ниятләгән иде би). Барысын да сөйләп бирергә иде исәбе. Йөрәге житмәде. Тан белән арын йоклады Төш күрде, имеш, томанлы иртә икән Самуилы, әнә. аркасына биштәр аскан да кара күзләре белән карап тора «Кая минем малай? Нигә аны төсем итеп сакламадың? Моннан сон син минем хатыным түгел, дип аерам үзеңне!» —ди. ә үзе: «Кара елан!» —дип кычкыра Марфа аңлый алмый, ни хәл бу? Нигә алай, ди9 Самуил күрсәткән җиргә карый Араларында озын, юан кара елан Йогам, дип килә. Самуил кул болгый Томан арасында югала Кара елан аның артыннан бармакчы. Марфа атлап чыгарга итә. булмый Менә-менә Самуилның аркасы күренгәләп китә Марфа кычкырыклар карый: «Безнең бит малаебыз бар!» Кулына биләүле баланы ала. күтәрә Ачып җибәрә, ә анда һичнәрсә юк, бары кызыл миләш тәлгәше генә Юк икән, кан. Кызыл җиреннән каралып китә. Марфа Самуилны дәшәргә маташа, башы сызлый, авыр...
Каядыр кайдандыр чишмә ага...
Уянып китеп күрсә. Марфанын башы мунча почмагына сөялгән, ә үзе туфракта ята икән. Лапас башында яны белән байлар кебек баскан, киндер чалбарын тезенә кадәр төшергән газиз әткәсе иртәнге кече йомышын озаклап үги икән Ничек кызын күрмәгән
Шунда Марфа, төшен онытып, һич көтелмәгәнчә уйлап куйды: «һай шакшы да инде безнең халык!» Күз алдыннан бер якты нур үтеп киткәндәй тоелды, гүяки, дөнья бер генә мизгелгә балкып, барча әйләнә-тирәнең асылы-җапы ачылып куйгандай булды Марфаны әтисе дә шәйләп, йомышыннан туктамыйча гына:
Әй. зт җан. нишләп анда утырасың, агаңны куркыттың бит' дип җир тибеп сүгенде. чалбарын эләктермәстән. бил турына күгәреп, берни булмагандай өенә чумды Марфа, күтәрелеп, аның артыннан китте Ишек катындагы тактадан ясалган урынына менеп ятты. Әгисс исә гагын аны шәйләмәде, әллә игътибар итүне кирәк санамады, мыгыр-мыгыр нидер бытыртап, кочагындагы хатынында каезланды Марфанын әнисе йокы аралаш сүгенеп куйды
Кит әле, Христос дошманы1.
Тәнендә арганлык тоеп, төше исенә төшкәннән тиргә багар дәрәҗәдә куркып. Марфа йоклап китте. Кояш шактый күтәрелгәч кенә әрнеп уянды. Аягына бас гы. Су буена көянтә-чиләк тотып төште Дәшми- нитми генә мунча якгы Көне буе авызына ризык капмады Юынды- сөртендс Тагын тәнендә кер бардыр кебек белеп, икенче кат мунча юынды һаман да Самуилын уйлады Озаклан-озаклап сөртенгән чагында зәңгәр күзләре үз буен буйлады Тәненә җылы йөгерде Самуилы соклана торган иңбаш чары, беләкләре, балтыр һәм калын ботлары болар барысы да тик Марфа ла гына түгелме соң? Тагын кемдә бар9 һай. Самуил, ашадылар бантыңны, тереләй ашадылар Казан тиклем Казанга олактырылгач, кайтармаслар шул. кайтармаслар Гаебеңне юк дин бел-мәсләр шул. Кемнәргә калдырдың ласа? Әллә соң тәмәке шырпыңны ташлап киткән иленме9 Тартмый идең бугай ич?
Самуилны гаепле дип уйлавыннан Марфанын үз-үзенә ачуы килде. Әмма күңелен гагын татлы уйлар биләп алып, аяк очларыннан биленә габа бармакларын шудырды Нәкъ Самуилы кебек кыланды һай елгыр иде дә соң үзе' Акылларны адаштыра ала иде
Марфанын куллары нечкә җиренә тиеп китте. Ыңгырашты Күзләре йомылып, артка таба саклык белән генә аулы Сузылып яткан хәлендә куллары белән акрын-акрын. үз алдына ләззәтле хисләр вә уйлар эчендә йөзеп, ак күмәч төсле кабарын пешкән күкрәкләрен сыйпады «М-м-м Самуил, кадер тем!. »
Кулын җәеп җибәрде. Рәхәт иде. Әмма ниндидер салкын әйбергә бармаклары тиеп китте. Акылы айнып, тиз ара күзләрен ачты. Нәрсә булыр? Йөрәгенә шом йөгерде. Тиеп киткән урында дәү вә куркыныч гөберле бака утыра иде. Күзләре дә сыерныкы кадәр. «Ай-й-й!»
Марфа аның өстенә чиләк каплады, тиз-тиз киенде дә өенә ашыкты. Ялгызы мунча керүдән гайрәте чигеп, моннан ары бары тик берәр иптәше белән генә юынырга йөри торган булды.
Аягына басканга өч көн үтте дигәндә Марфа Волковага атап чакыру кәгазе килде. Авыл советында мөһер иясе Митрофан карт тиз арада район үзәгенә барып җитәргә кирәклеген аңлатты, хәтта пожаркада арлы-бирле эшләр өчен генә тотыла торган, сабырлыгы өчен Куштан бия дип йөртелә килгән атны җиктереп, арба башына үз малае Алешаны утыртып, юлга кадәр чыгарды. Олы чатта башка юлаучылар очрап, аларга ияртеп, үзе кире җәяүләп кенә кайтып китте,
Көн кызу булды. Алдагы арбаларда кызыл комачлар эленгән, татар абзыйлары дәүләткә ашлык илтә иде. Марфаның хәтерендә еш ишетеп тә шулайдырмы-юкмы дип уйларга башына да килмәгән, әмма авылдаш-ларыннан да сорашып белешмәгән, һәркемнең телендә йөргән бер сүз тугланды. Ул канатлы вә мәгънәле итеп әйтелеп, күңелләрдә дәрәҗә вә горурлык уята иде. Самуил белән йөрешә башлаганнан бирле онытылып беткән икән. «Татарлар эшләсен, урыс бай яшәр!»
Моның мәгънәсе болайрак итеп аңлатыла иде. Имеш, татарлар — буйсынган халык. Бу дөнья урыс белән татардан гына тора. Калган халыклар исә санга да керми, йә татардан, яки урыстан азганнар гына, хәтта французлар да! Урысны Христос ярата, ярлыкый, ә татарлар — басурманнар, денсезләр. Чиркәү төзеп, чаң кага белмиләр, манарага менеп кычкыра гына алалар. Шунлыктан алар кимсетелгәннәр, шайтан чакыручылар! Чаң каксаң, сатана кача икән. Манарадан татарлар кычкырып, аны үзләренә чакыралар... Татар — буйсынган халык, коллар кебек булырга, урыс өчен эшләргә бурычлы. Урыс бай яшәргә, көч түкми ашарга тиеш. Христос шулай теләгән!
Олаулардан күренгәнчә, татарлар, чыннан да, эшлиләр икән! Марфа аларның боек һәм күңелсез көйләрен тыңлап барды, Самуилын исенә төшерде. Аны кызганып куйды. Шулай да мәхәббәте әлегә күңел түрендә дөрләү сәбәпле аны кызгана, исән-имин генә төрмәдән азат ителсә, һичшиксез, урыс диненә күчертеп, үзе белән бергә яшәтергә иде исәбе.
Шулай итеп Марфа әллә ниләр уйлап бетерде. Төрле планнар корды. Гүя, ул район үзәгенә Самуилын алып кайтыр өчен бара. Килеп тә керер, кочаклап та алыр, алып та чыгар. Дөньясы урыска буйсынганда, кем каршы килә алсын?..
— Сине дә шул янгын өчен чакырталармы? Татар белән йөрсәң, шул була ул. Әнә тегеләр төсле бил бөгәргәдер исәбең! — дип, мыскыллы елмаю белән Алеша үтереп кенә Марфадан көлеп куйды. Әмма кыз аның ярты сүзен дә ишетмәде. Үз уе үзе белән булганлыктан, кешенеке исенә дә кереп карамады.
— Сине дә чакырталармы?—дип Алеша тагын кабатлады.—Кичә Федор Зайцевны илтеп килдем. Аның белән озак сөйләшмәделәр. Теге татарыңның әнисеннән сорау алган булганнар. Тикшерүче көлә, ди, син буласыңмы инде ул Пидер, дип әйтә, ди. Имеш, теге татарның әнкәсенә: «Мин Пидер янына барам»,—дип әйтә, ди. «Нигә болай аңа бик ешладың әле?»—дип сорагач: «Пидерем дрыгым!» — дип дия иде дип әйтә, ди. Көлә икән Федядан тикшерүче: «Давай, пидерем дрыгым!»—дип. Моңа Федя абый түзеп тора алмаган, тавыш куптарган. Шуннан үзебезнең урыс тикшерүчесе аны тынычландырган. «Монда аның да, синең кебек үк, бер гаебе дә юк. Сезнең авылда пожар чыгарган теге татарның әнисенең сүзләрен генә әйтеп күрсәтә ул,—дигән:— «Пидерем дрыгым» диюен генә кабатлый бит. Аңлыйсындыр, аңсыз малай түгел бит син. «Федор — мой друг» дигәне инде ул, ягъни шулай бит?»
Боларны ишетүгә, Федор абый тавыш куптарган тагын да. Юкка аларга Зайцев фамилиясе такканнар, дөресе сезнеке булыр иде. Ә менә сезгә Зайцев кушаматы бик бара
Федор абый: «Ул гатарны гомеремдә ике генә тапкыр күрдем, анын да беренчесе слетта, Марфа артыннан киткәненә ачуым килеп калды, шулай да танышып, аны зчәргә кыстап маташкан идем, минем кыз артыннан бармасын, дип. Булып чыкмады. Үҗәт татар. Ә икенче тапкырында мин аны янгын көнне милиция кулында күрдем Анын белән бернинди әшнәлегем юк'» дигән. Сине яклаган инде Тагын да сораш 1ырып маташканнар Кичә боларны бәйнә-бәйнә каравыл өе янында Федор абый сөйләп утырды. «Мин. ди. Марфаны беркемгә дә бирмим, мин аны яратам!» ди. «Шулай дип тикшерүчегә әйткән идем, чагын сораулар бирделәр. «Син, ли берсе, бәлки ул татарның килгәнен-киткәнен сагалап та йөргәнсеңдер. Бәлки аларга үч итеп янгынны син чыгаргансыңдыр?» дип аптыраттылар Мин әйтәм. бетте баш Нахактан башыма бәла салалар Әле дә ярый исемә төште. Мине Лаеш районына бакчачыларның өч айлык курсына укырга җибәргәннәр иде бит. Мин монда булсам. Марфаны ул черек татарга бирер идемме? Юк бит. шулаймы? Шулай Ә авылга тап белән кайтып төштем. Район үзәгендә үк бер юлаучы үзенә иптәшкә дип утыртты. Безнең авылта милицияне алып кайтырга килүен әйтте Яхшы да кеше инде үзе. Татар булса да. алар арасында бер юньле дигәне очрады. Моны тиз чакыртып алдылар. Аның артыннан кергән тагын бер милиционер мине танып калды. «Теге ут төртүчене авылдан алып чыкканда каршыбызга очрады, арбада иде Тәмәке дә бирде әле үзебезгә!» ди бу. Аг тоткан татар да таныды. Сөйләп күрсәтте. Урысчасы да аңлашылырлык үзенең. Безнең боярда ат караучы хезмәтен үтәгәндә өйрәнеп калган Менә шулай»
Аннан, ди Федор абый, болар гагын сораштыра башлады Сөйләргә кушалар. «Әйт. диләр, очраштыгыз, танылыгызмы бер-берегезне’» Таныдым, дим Улда таныды Нидер әйтмәкче иде. милиционерлар каты тоттылар, ирке бирмәделәр, дидем, ди.
Шулай итеп, башка борчымаганнар үзен. Кайтарганнар Федорны. Кичә кич буе эчтеләр, бөтен авыл җыелды. Синең дә абзац бар иде ич Сөйләмәдемени? Федор абый белән кочакка-кочак җырлашын га утырдылар әле Синең хакта да күп сүз йөрде.
11әрсә диделәр?
Тыңлап барган җиреннән Марфа да телгә килеп сораганын сизен- мичәрәк калды һәрхәлдә, аның өчен ирләрнең ни-нәрсә хакында сөй- ләшент әнвәре кызык иде
Нәрсә, дисеннәр, ул татардан котылдык, үзебезнең урыска бирергә кирәк Синең кебек чибәр кызнң черек бер татарга тапшырырга ярамас, дип сүз куештылар.
Шулайдыр инде!
Марфа боек кына җавап бирде. Әгәр дә Самуилы нахактан төрмәдә чересә, ул вакытта ни чара’ Әнә бит. кемнәрне генә харап итмәделәр Бер гаепсез учи телләре Павел Зорин бар иде Ни яхшы кеше иде. мескенем Дүрт класс белемне барча балага тигез итен бирле Әллә ниткән гаепләр табып, район гәзитенә язган мәкаләләреннән дин исе килә, дигән булып алдылар да киттеләр. Баксаң. Чисгай япаннан поп улы икән үзе Яшереп йөргән. Иллә дә яхшы кеше иде инде Нәрсә булган, атасы поп икән, малаенда ни гаеп бар’’ Тере килеш ашадылар шул башкайларын Нин ти чимр кешенең бш' $ i нк-бтп \т пөхтәлек, ул хатын-кызларга, олыларга карата хөрмәт тәре дисеңме, ул итагатьлеккә өйрәтүләреме барысы да сокландыртыч иде Самуилны әллә ничек кенә шул учителенә охшаткан иде. менә нәрсә өчен икән! Язмыш тары бер төрле килде дә чыкты Аттылар бит Павел Петровичны. Зорин дитән фамилиясе дә калмады Мондагы Медведевләр. Зайцев
ишеләр башы ашагандыр инде. Хайваннар дөньясы! Менә хәзер Са- муилның артына чокыр казыйлар, Марфаны бәхетсез итәләр. Үч итеп, баласын да яшәтә алмады ичмаса. Истәлеге сакланыр иде!
Куштан бия ихластан оеп. йоклап ук киткәләде. Алеша ара-тирә аның сыртын сәнәк сабыннан гына ясалган таяк белән изгәләде. Әмма барыбер файдасы күренмәде. Куштан бия сер бирмичә генә атлый торды.
Бояр аты шушындый буламы инде, иблис,— дип сүгенде битен- борынын ямьсез сипкел баскан Алеша Карт тәре, кара инде, татар җырына мәлҗерәп бара. Боярның ат караучысы татар булган, дигәннәр иде, дөрестер. Бу кадәр дә баш бөккән нәмәрсә 6}-..лае иде! Ние! дим. ние!
Урыс малаеның гайрәтләнеп тавыш бирүенә татар абыйлар шыңшып баруларыннан туктап, атларын юлдан читкә алырга ашыктылар. Үзләре куркышып кына шушы сипкел баскан ямьсез Алешага карап-карап алдылар. Гүяки, менә хәзер бу маңка малай камчы белән аларның сыртларын каезлар да юлдан таярга әмер итеп сүгенер төсле иде.
Алеша исә, куштан бияне йөгертеп, олауның алдына чыкты һәм, масаеп кына:
Менә шулай!—дип куйды.— Болар гомергә каеш дирбия күргән кешеләр түгел иде. Кара әле. совет нишләткән үзләрен!
Исәбе Марфаны сердәш итү иде дә. онытып җибәргән икән, сөйгәне татар иде бит!
Ул арада пристаньнән кузгалып баручы пароходның куе кара төтене күренде, аның артыннан ук якты вә саф Идел елгасы ялтырый башлады. Тузанлы юлдан акырын гына юырткан куштан бия. максатка ирешеп җитәчәген сизепме, әллә инде гадәти ялына тукталачагын белепме, башын күтәреп кенә фыркылдап алды.
- Син мине көтәрсең инде, Лешка, берүк, яме?—дип үтенде алдан ук Марфа.— Кичкә калмабыз дип беләм, әле төшлек туры гына бит, ярыймы?
— Анда карарбыз. Соңга калмасак!
4
. анбал, адымнарын акырынайткач. Казан суы буена төшеп тор- маска да булган иде. әмма ниндидер бер эчке сиземләү аны һаман җитәкләп бара бирде. Бер яктан, ул бәйләнчек урыстан котылды. Кара инде, ә. һаман аңламаса аңламый икән, дип уйлады ул. Татар халкы үзенең асыл егет-кызларын бирде бит шушы урыс милләте өчен. Барча кенәзләре татардан үзләренең, күпме язучылары, акыл ияләре, галимнәре. Кайсы халык шулкадәр урыс өчен хезмәт иткән? Татарлар! Ул сугыш батырлары, дисеңме, нахакка һәлак ителгәннәреме—меңнәр вә миллионнардыр. Бер дә үзләренең классик әдәбиятларын укымыйлармы соң алар? Татар мирзаларының исемнәре тулган бит ул әсәрләрдә. Юк, кадерен белмиләр, башкаларны санламыйлар, шунлыктан үзләренә дә көн тапмыйлар, бәхетләре юк. Әнә, бу хатын, эт ияртеп баручы, һаман- һаман урысча такылдый, ә бөтен килеш-килбәте — татарныкы, югыйсә! Ничек затлы киенгән! Боларына кадәр аларныкы булып беттеләр бит. Бер дә үрсәләнми мөмкин түгел. Ярый әле югары даирә татар зыялылары үз милләтен саклап кала алды, телен югалтмады.
Егет шушы рәвештә үзе белән бәхәсләшеп, ялкынлы милләтпәрвәр дәрәҗәсенә күтәрелерлек хәлдә иде. Картлач урыс белән гәпләшүдән кот ылган төсле тоелса да, асылда ул аның янәшәсендә киләдер кебек иде.
Ханбалның Казан су буена төшүендә тагын бер файда күрелә иде: ул менә бүген булса да базда ятучы бәрәңге сабагы хәленнән чыгып, баерга якынлашучы кояшта иркәләнәчәк. Шушы салкынча болытлы күк йөзе әгәр дә кызыл шәфәкька төренеп калса, иртәгә дөньялар бердәй җылы
нып китәчәк. Ирта аязса, кич аязмас, кич аязса, һич аязмас! Анысы да бар биг әле аның. Нинди көзгә охшаш җәй бу? Үзе ямьсез, үзе гамьсез Кояш телим мин. кояш! Йа Ходаем, шушы якты кояшыңны да бездән, без мескеннәрдән кызганасын...
Егетнең язмышында әһәмиятле урын тотачак өченче бер як та шушы Казансу буена төшүендә күреләчәк иде. Моны ул хәзергә белми һәм төшенергә дә мөмкин түгел, чөнки планнары башкачарак. Аның кем белән булса да танышырга һич ниятендә юк. Әмма күкләрнең йөреше аны үз җәтмәсенә тартып алганлыгын искәртми мөмкин түгел. Ялгызлык туйдырган аны Бертөслелек акылын буалаган. Хисләр үзгәрешен таләп итә җаны
Буйга җәелебрәк төшкән караңгы-кызыл плат кигән татар марҗасы әлсдән-әле этенә дәшкәләп. аңа кая таба барырга әмерен бирә килде. Ханбалга бу күренеш кызык тоелды. Этенә караганда, бу ханым күркәмдер сыман тоелды һәм аның шулай булуын теләде егет Әмма арттан килеп сүз башларга җөрьәт итмәде. Кара, эте ничек сизенеп тора барысын да! Яшь колын кебек җитез-җитез хәрәкәтләр белән яшел үлән өстеннән йөгеренсә дә. әле каш астыннан гына, әле буй басып. Ханбалга карап-карап куйгалый. Алла сакласын, биеклеге лә ярты метрдан югары булыр Шома ак. дөресрәге, кар кебек ак тиресендәге сирәк-сирәк кара тимгелләре дә күзләр төсле.
Иясе тукталып калды. Ханбал аның яныннан үтеп китәм дигәндә тыелды. Эт, мускуллы аякларына ныклап терәлеп, аңа ташланырга әзерләнгәндәй, башын югары күтәрде.
Айзик! Тынычлан! дип тавыш бирде ханым. Эте тынычлангандай итте, әмма үзенең Вазыйфасын яхшы аңлаган хәлдә, күз-колагын сакка куйды. Авызы ерык бу адәм кисәген чәйнәп өзәргә әзер иде
Этегез, күренеп тора, матур да. акыллы да икән!
Ханбал теләмәгән җиреннән сүз башлады Ханым җавап бирергә ашыкмады Ул да бу ирне тиз арада өйрәнеп алырга омтылды Дөресрәге, алар икесе дә күз ташлашып, бер-берсснен килеш-килбәтен, төс-кы ятимен билгеләп алдылар. Айзик дигәне аларның ни эшләүләрен күзәтте. Хуҗасы елмаеп карагач, бераз тынычланып куйды, әллә ничек кенә, егетнең исен искәрергә ниятләп, яныннан узды. Таныш кебек тоела иде Моннан соң тәмам тынычланып, яшь колын төсле алга элдерде. Хәрәкәтләре затлы һәм матур иде. Ул гына да түгел, хәтере яхшы буларак. Айзик бу адәмне танып алды: күрше йортларның берсендә яши. эчми-исерми. сасып йөрми, тавыш-гауга. 1аяк-гаш күгәргәне юк! Ул өреп кунды, әмма хуҗасы игыибар бирмәде, елмайган килеш егетне тикшереп чыкгы
Күз карашына Ханбал нык кына гәүдәле, антик йөзгә тартым сыйфатлы. ябык бер кемсә иде. Әгәр дә артыгы белән үз-үзен яратуын, бәхәсләрдә өстен чыгарга омтылуларын, саранлыгын искә алмасак. яхшы кеше. Сәер сәерен, әмма зыянлы түгел!
«Бу минем кебек эт сугарып йөрүчегә охшамаган!» дип нәтиҗә чыгарырга өлгерде ханым. Егеткә артыграк мөкиббән киткәнлеген исереп. сүзенә җавап бирергә кирәк иде. дигән фикере башында кайнап чыгуга, хәтерен яңартып алды «Ә. этнең нәселен сорады бугай. Әйтим инде, белеп торсын Болай охшаш яклары да бар боларнын Иөз-кыяфәг- тәме, үз-үзләрен тотышларындамы?»
Далматин нәселеннән ул. Әлрән диңгез далматины. Тышкы яктан гына шулай ягымлы кебек, ә асылда, белеп гору комачауламас, усал холыклы, ямап хәтерле этләрдән санала! Бер мәртәбә кискен караш ташласаң да. икенче тапкырында тешләргә әзер юра!
Шулайдыр, дип килеште Ханбал.
Ничек гер бар да үз җае белән килеп чыкгы Ханым егет артыннан иярде, сөйли бирде Теле ачылып киткәнлеген сизенми дә калды, тагын- тагын бу ирне ют карлыйсы, этне иярткәне кебек янында йөртәсе килде, шулай булуын теләДе.
— Бу нәселдәге этләр безнең илгә Әдрән буеннан кертелгәннәр, анда исә Греция һәм Югослав илләрендә киң таралганнар Аларны затлы, тыңлаучан булганлыклары өчен аксөякләр бик ярата.
— Бөтен яхшы нәрсә аларда булыр инде, грекларда, диюем. Борынгы халык шул, акыллы милләт.
— Борынгы греклар далматин нәселле этләр барлыгын белгәннәр- дерме-юкмы, әйтә алмыйм, әмма аларга аны һиндстаннан китергәннәр. Төп йортлары — һиндстан бу этләрнең. Рәссамнар белән сынчылар да далматиннарны читкә этәрмәгәннәр, һәр гасырның, һәр илнең диярлек рәсемнәрендә алар урын алган, бигрәк тә Шәрекъ миниатюраларында!
— Сокландыргыч! һичшиксез, сокландыргыч нәсел!
«Көләме соң бу миннән? — дип уйлап алды ханым.— Әллә эттәнме? Кайсы җирләре охшаган соң боларның? Исеме дә Айваз ишедер әле!»
Ханымның тере кешене эт белән чагыштыруы начар нияттән яки тәрбиясезлектән килми, бәлки якын итүдән генә иде. Ул биг теләсә нинди эт белән түгел, үзенекенә тиңли, яраткан этенә. Аның хакында кычкырып әйтергә ярамас, әмма...
— Исемегез Айваз түгелме?
— Нигә алай дисез? Әллә берәр танышыгызга охшаганмынмы?
— Әйе, дисәм дә ялгыш булмас. Мин дөрес әйттемме?
— Сезнен кәефне бозасым килми, шулай да сез ялгыштыгыз! — Егет, борынын чөйгәндәй, тантана итеп алды.
— Ә нинди соң?
— Әйтми дә булмас. Ә үзегезнеке?
— Нигә, шикләнәсезме әллә? Минеке—Альбина! Тагын нәрсәләр кызыксындыра?
Егет каушабрак китте. «Тагын нәрсәләр кызыксындыра, ди бит! Ә кызыксындырмаса?» — ул үртәлеп куйды, әмма исемен белдерми тору-ыннан үз тупаслыгын танып, ханымның алай җавап бирүенең сәбәбен төшенде, хатасын төзәтергә ашыкты:
— Кызганыч, Айваз түгел, Ханбал исемле мин. Ханбал Вәлиев бар булганы белән сезнең каршы да!
Аның үз-үзен фамилияр тотуы бер дә файдага булмаса да. ханым көлеп үк җибәрде. Энҗе сыман ак тешләре белән тел очын тешләп куйгандай итеп тыела калды:
— Алай!
«Бу нинди дивана икән?» — дип уйлап куйды Альбина. Аңа ничектер кызык булып китте, шаярасы, көләсе килде. Әмма әле яңа гына таныша башлаган вакытта артык җәелеп затсызлану да мөмкин түгел иде Ханбал да ашыкмады. Сораштырган булды, тегене-моны сөйләргә талпынып карады, теләгенә генә ирешә алмады. Сөйләшүләре танышу-бе- лешүдән уза алмыйча, икесенең дә күңелен кайтарды. Буйдак үз уенда, ханым үз теләкләре эчендә тоткын иде.
Узгынчы гына танышу икәнлеген күңеленә беркетеп, Ханбал юлын ялгызы гына дәвам итәргә ниятләп алга тартылды, тик Альбина аның артыннан калмаска булды. Ялгызлыктан гаҗизләнгән чакларында аңа берәр иптәш кирәк иде. Буйдактан калышмады, адымнарын тизләтте һәм, егетне туктату максатыннан чыгып, сорау яудыру тиешлеген төшенеп алды.
— Сезне бу тирәдә бер дә күргәнем юк иде. кунакка килдегезме әллә?
Ханбалның көтелмәгәндә ачуы кабарган кебек булды. Бу ханым аңа бер дә кирәк түгел иде дә бит, сүз башлагач, ташлап китү ярамас Аңа да күңелсездер. Бу кадәр күркәм вә дәү этне сәгатьләр буе гына түгел, иртәдән кичкә кадәр сахрада йөртергә кирәктер, дип уйлап, адымнарын киметте, акырын хәрәкәт белән генә кызның бозауныкына охшаш олы вә кара күзләренә текәлде.
Күптән инде!
— Нәрсә күптән?
Ханым үзе биргән соравын да оныткан идеме, әллә башына төрле уйлар төшкәнме? Белмәссең. Шулай да Ханбалга кызык тоелды, Альбина хакында: «Сәер хатыннар да була инде бу тормышта. Матур гына нәмәрсә югыйсә»,— дип уйлады, әмма кабат ялганып киткән сүзләрне өзеп калдырасы килмичә, бу районда икенче ел гомер кичергәнлеге хакында белдерде.
Ханбал фатирны озак көтте, алдан ук кооперативка гариза язып, акчасын да түләп куйган иде. Кисәк кенә тормышлар үзгәреп, төзелеш өзелде, бер ел эчендә өлгерсә, шунда күчәрмен, дигән уйда йөргән Ханбал биш елга якын тулай торакта гомер черетте Инде дә булмас, барып чыкмас, дип кенә уйлан, биргән акчасын кире юллап алу өчен кат-кат йөренә башлагач, аны әлеге ширкәт хезмәткәре тулы вә юан гәүдәле бикәч чакыртты да кулына ордер тоттырды «Сезнең йорттан тиз генә булмас, ярдәмем тисен әле. гомерегез буена рәхмәт укырсыз!» — дип юмалый-юмалый сөйләнде Ханбал бәхеткә төренде Тулай торактан тулай торакка күченеп йөри-йөри аптырап беткән ялгыз башына һәрвакыт иптәш вазыйфасын үтәгән җыелма караватын һәм кыршылып беткән чемоданын сөйрәп, алдан барып та карамыйча, ордерын тоткан хәлдә, анда күрсәтелгән адрес буенча китте Торак хуҗалыгын эзләп табып, фатирын ачып кертүләрен таләп итте. Әмма паспортистка хезмәтен үтәүче пыяла маңгайлы, бозау кебек үшән яшь хатын аны кире борды:
— Бар, элек торган җиреннән документлар китер, дип санап китте. Фәлән кирәк, тогән кәгазь булсын. Ничек болай тиз генә ордер бирәләрдер әңгерәләргә? Тәртип бетте, дия-дия сүз юллап. Ханбалны озатып калды
«һай, шул вакытта, ишектән сөрелеп чыгарылгач, торак хуҗалыгы төбендә очрагкап идем түгелме сон мин бу хатынны9 дип уйлады буйдак, башыннан узган вакыйгаларны исенә төшереп Әйе. әйе’ Чү, ялгышмыйммы? Бәлки!» Шуны Альбинаның үзенә әйтеп китәргә кирәк тапты:
— Без сезнең белән танышлар. Мин монда күченеп киләсе көнне, хәтерегездә түгелме икән. ЖКУдан килеп чыктым, бер кулымда җыелма карават иде. икенчесендә кызыл төстәге чемодан Ордер алган көнем иде Кооператив фатир. Әмма ул вакытта сәгате-мину тында урнаштырмый аптыраттылар. Башта элекке яшәгән урынымда документлар бирмичә йөрттеләр, анысы барып чыккач. ЖКУ башлыгы ялга китеп барды. Тәмам аптырап беттем, козгә генә фатир ишегеннән ачкычны кулыма тоттырдылар. Яңа йорттан, дип уйлап йөргән идем, искедән бирделәр Тавыш чыгарырга исәпләгән идем дә. мопсыннан да коры калырмын, дип килешICM инде. Тыныч урын булып чыкгы Мин бит китап укырга яратам Малай-шалайлар да юк. карт-коры да. укучылар гына бугай безнең подъездда. Күпләрен белеп тә бетермим, дип. Ханбал бәйнә-бәйнә барысын да Альбинага сөйләп биргәнен сизми дә калды Менә шул беренче килгән көнемдә, әйе-әйе. ачык хәтерлим, очраштык бугай без Әмма сезнең дә кәефләр шәптән гүгел идеме, бик боек күрендегез. Хәтеремдә калган, менә бу бит очындагы тары бөртеге кадәр миңегез ак йөзегездә карлыган кебек каралып гора иде Әле сез миннән сәгать тә сорадыгыз булса кирәк
«Алай ук түгелдер лә инде, ярар, әгәр дә күптән танышлар икән, бик яхшы!» дин уйлан куйды ханым Тагын да бераз сөйләшеп баргач, чыннан да. Ханбал элекке танышы төсле тоела башлады Тукта, тагын да күптәнрәк белми микән ул аны?
— Ханбал. сез Алабугада укымадыгызмы, укытучылыкка?
Юк. мин Казанныкын бетердем, тарих буенча, ягъни архив хезмәткәре белгечлеген алып чыктым. Ә менә дустым Хәниф исә шунда укып, хәзер монда эшли. Бәлки, беләсездер Хәтерем ялгышмаса, сиксән бишенче еллардамы бетергән ул
— Юк. белмим шул, дип кырт кисте ханым һәм уйлап куйды: «Моның белән яшь арабыз ун еллар чамасыдыр. Әгәренки дусты сиксән бишләрдә тәмамлаган икән,— мин — җитмеш биштән үк анда укыдым!»
Араларында яшь аермасы шактый сизелеп тору сәбәпледер, егетнең сәерлеге Альбина өчен ачык күренеп, бала белән сөйләшкәндәй хис итте үзен.
Ирегез күрсә, чит кеше белән йөргәнегез өчен битәрләр әле!—дип куйды Ханбал
- Минем ирем юк, дөресрәге, өйдә юк, командировкада!
Альбинаның бу җавабыннан соң Ханбалнын кәефе яхшырып китте, ханымны ничек тә иркәлисе килде. Ир назы җитми икән үзенә, менә нәрсә өчен боек күренә. Әллә соң, син буйдак, ул иреннән калган хатын, берәр эш майтарып булыр?
Башына килгән бозык уйлары Ханбалнын күзенә кара кан йөгертте, хисләре куәтләнеп, күңел диңгезеннән менә-менә ташып чыгардай хәлдә кабарындылар Шулай да сер бирмәскә тиеш иде ул. Акрын гына, ипләп-ипләп ханымга якынлашырга, өзми-тартмый гына хисләрен белештерергә. бәгырь түренә кереп ояларга һәм максат ташына су салырга! Ханбал шушындый нияткә килеп, тиз ара ничек-ничек эш йөртергә тиешлеген ачыклагандай планнар корып карады. Әмма бернәрсә дә барып чыкмасын да уена кертеп, вакытында тыелып калу җаен да күзләде. Шулай да наз төененә төйнәлеп, ләззәт бакчасында бәхетле минутлар кичерәсе килүдән читләшергә теләмәде.
— һич югы балаларыгыз белән төшәргә кирәк иде, су буе бит, әллә кемнәр очрарга мөмкин. Әнә, ике исерекбаш килә, бәйләнүләре дә мөмкин!
— Минем балаларым булмады әлегә,— дип Альбина моңсу гына әйтеп куйгач, Ханбалның йөрәге жу итеп китте. Хатыннарда бала булмау олуг бәла инде ул.
— Гафу итегез, белмәдем бит. Аңлыйм, кыендыр инде сезгә.
— Киресенчә, тыныч һәм рәхәт. Мин дә элекләрне сезнең кебек уйлый идем, әмма ирем тынычландыра килде. «Нәрсәгә бала асырап баш катырырга, болай да рәхәт бит!»—дия иде. Буйга узган вакытларда да каршы чыкты, тиз генә врачка күренергә куша иде. Алар үз эшләрен оста башкара. Иремнең дә сүзе үтә...
— Кем ул шундый кансыз бәндә?
— Совет дәверендә комсомолда эшләде, өлкә комитетын җитәкләде. Төннәрен генә кайтып керә иде...
— Вәлишинме?
Әйе, нәкъ үзе.
— Хәзер кайда соң ул. комсомолны бетерделәр бугай ич?
— Бетүен бетмәгән дә... Ул хәзер бизнеста, коммерсант. Акыллы кеше. Эшен ярата.
— Байлык артыннан куамыни?
Хәзер дөньясы шундый аның, кем эшләми, шул ашамый!
Бүрене аягы туйдыра, дисәгез, дөресрәк. Безнең кебекләргә андый зур эшләр башкару язмаган инде! — Ханбал мескенгә салынган кыяфәттә кыланды Башына да уй төште: «Ире коммерсант булгач, йортында сакчылары да җитәрлектер әле. Бу ханым янында мәш килү бер дә файдага түгел!»
— Шырпы юкмы?!.
Теге ике исерек алар янына килеп җиткән иде инде. Ханбал аларның сорауларына җавап итеп җилкә сикертте. Әмма Альбина югалып калмады. плащ кесәсеннән алып, кулын сузганына зажигалка тоттырды. Тегеләр: «О, рәхмәт ханым!» — дип кыландыра-кыландыра сөйләнеп, каты суыра-суыра «Идел» сигареты кабыздылар. Берсе артык якынрак килеп, кйсәгрәк Альбинага зажигалкасын кире сузды. Ул да түгел, ярсып 16
килгән затлы далматин гсгс исереккә ургылып өрә башлады. Менә хәзер өстенә ташланачак, бугазыннан алачак иде. Альбина әмер биреп өлгерде:
Айзик фу!..
Эт артка чигенде Ачуы бугазына тыгылды, башын болгап, тешләрен ыржайтты Икс исерек, алар белән бергә Ханбал катып калдылар. Елан кебек озын һәм тыгыз, ныклы койрыгын катырып. Айзик үз хуҗасыннан әмер көтте Альбина канәгать кенә елмаеп, ана таба якынлашты, башыннан сыйпап тынычландырды һәм муенчагыннан тотып алды.
Барыгыз, китегез, хәзер тими инде ул! диеп тә өлгермәде, ике исерек шапан-шопан сызу ягын карадылар Әмма Ханбал урынында басып калды.
- Нигә, курыктыңмы әллә? дип елмайды Альбина. - Диваналар, эт белән икәнлегемне күрмәделәр микәнни? Ярый әле тешләмәде үзләрен. юкса тавышыннан бәласе күбрәк буласы иле!
Миңа тимәс микән?
Тәртибеңә карап. Миңа артык якын килсәң, яратмас. Бик көнче ул. хәтта анда-санда кайтып күренгән иремнән дә көнли
Булмас ла.
Менә күрерсең.
«Шулай укмыни әле!» дип уйлап куйды егет Ханымда өмет бар төсле Ул онытылып аның киң күкрәкләрен сиздереп торган юка плащыннан карашларын шудырт ып кына аягына таба төшерде. Бар жире дә матур, артыгы белән чибәр төсле тоелды Аяклары да тулышып торалар Иреннәре дә назлы күренә, чәчләре дә калын, хис томанына кертеп адаштырачак инде мондый ханым!
Я рар'
Ханбал үз-үзенә ышанган кеше төсле сизмәстән әйтеп тә салды. Ханым тагын мул гына елмайды. Тешләрендә егетнең утлы күз карашлары чагылып киткән төсле тоелды
Күрербез... Айзик. гуляй!..
Бирелгән әмерне Әдрән далматины карышусыз үтәде. Тагын колын шикелле чабып, йогергәләп йөренә башлады. Әмма баягы вакыйгадан соң сабак алыпмы, еракка китмәле. Якынла тына әле таяк башы, әле сукмак читенә ташлап калдырылган, корып беткән кыр чәчәкләре букетлары, яки такыялар белән уйнаштыргалап маташты Альбинаның «Күрербез!» дигән сүзеннән соң коелып төшкән Ханбал беразга телен йоткан иде
Ә синең хатының, балаларың кайда? Ялдалармы?
Ханым сүзләренә бернинди мәгънә салмыйча гына сорап кунды Аның өчен егстнен. өйләнгәнме-түгелме, кемлеге бер дә кызыксынырлык әйбер күрелми иде булса кирәк Тормышның ләззәтен генә җыярга сәләтле бу ханым, иң асыл затларны да алдында биетәчәк. Йөзенә чыккан.
Мин әлеге буйдак, дип белдерде Ханбал. Альбинаның ягымлы елмаюында бу хәбәрдән канәгатьлек күреп Баштарак тормыш көйләнеп җитмәгән иде. хәзер ошаган кызны табуы авыр Сайланасынмы?..
Бу яшьтә сайландыра икән ул Менә сезнең кебскне очратсам, уйлап та тормас идем
Ә нигә минем кебскне9
Сез биг бик тә чибәр'
Шаяртасыз! Альбина үзенең кемлеген белгәнлектән юри шулай кыланып кына җавап бирде, әмма соравын кабатларга ашыкты Ә нигә бары тик минем кебекне? Үзем ярамыйммыни’
Мондый сүздән Ханбал авып китәрдәй булды. Авызында теле кипте, күкрәгендә йөрәге бәреп чыгардай хәлдә сикерендс. Ханым аның акылын сыет ай ггы, диваналыгын арттырды. аңын алды Бәгырь гәбенә җыелган
2 «К У ■№ю I?
тормышка үпкә-рәнҗү ташларын эретә-эретә мәхәббәт чәчәге нәзек сабагында тибрәлә-тибрәлә баш калкыта башлады. Хапбал бер авыз сүздән эреде дә төште.
___ анбалны мөкиббән иткән Альбина үзе Вәлишин Геннадийның икенче хатыны иде. Беренчесендә ике баласын калдырып, партия карьерасыннан колак кага язган ир, заманалар үзгәреп китү аркасында гына урыныннан очмады. Әмма өлкә комсомол конференциясе якынлашкан саен исенә әхлак мәсьәләсен төшерергә теләүчеләр табылды. Әле ул вакытларда яңа гына баш калкытып килгән кооперация вә бизнес хәрәкәте акыллы Геннадий өчен бердәнбер ышаныч иде. Озын буе, калку һәм калын җилкәләре, көрәшчеләргә хас сын-гәүдәсе, җитмәсә йөзгә-биткә дә чибәрлеге аның һәрбер башлаганын ахырына кадәр алып барачагы хакында белдертеп торганлыктан, өлкә комитеты исеме астында башлап җибәргән эшен алга этәрергә ярдәм иттеләр. Конференция көннәре якынлашкан саен Вәлишиннең бизнес вә коммерциясе чәчәккә бөреләнеп кенә калмыйча, мул җимеш тә бирәчәге ачык гә- үдәләнелә иде. Ул монда да барысын оста хәл кылды. Бер яктан, дәүләт яклавына, икенче яктан, ышанычлы иптәшләренә таянып, ул шактый гына акчаларны әвеш-тәвеш китерде. Яңа хатыны Альбина белән икесенә тиз арада өч бүлмәле фатир алып, бу яктан да тормышы нигезенә терәк салды. Йокысын йокламаса йокламады, әмма үз дигәнендә торды. Әле теге шәһәргә барып чыкты, әле монысына. Комсомол комитетларының эшләрен тикшерү белән беррәттән, коммерция мәсьәләләрен дә хәл итәргә өлгерде. Сәгать заводыннан алынган зур партияне чит илгә озатып, реклама өчен дә табышның бераз өлешен бүлешү аркасында кооперативын баетып җибәрде. Долларлар агылды. Завод директоры да аның ярдәменнән канәгать калып, алга таба да хезмәттәшлекне югалтмаска чакырды. Вәлишин ахмак түгел иде. Сүз сүз белән, әмма хезмәт-тәшлек хезмәттәшлек белән. Моны кайбер иптәшләре аңлап та җиткермәде. Әмер генә үтәргә сәләтле булулары сәбәпле, акыл казаннарында фикер камырыннан коймак пешерергә иренәләр иде. Аларның сүзләренә колак салган төс чыгарып, Вәлишин үз юлы белән барды. Сәгать заводының җитәкчелегенә кыйммәтле бүләкләр, япон аппаратуралары китертте. Чит илләр белән бәйләнеше мул уңыш вәгъдәли иде. Ә моның өчен бу төпсез коены сыйфатлы товарлар белән туктаусыз тәэмин итеп 1 орырга кирәк. Хезмәттәшлек һәм бүләкләр менә шуның өчен бик тә файдалы чаралардан булып чыкты. КамАЗлар белән дә тыгыз элемтәләрен урнаштырырга өлгереп, үзенә Казан заводыннан ташландык бер цехйы алырга ниятләде. Ни уйласа, шул эше барып чыкты Монда да технологияне тәртипкә салу өчен шактый гына акча түгеп, шәхси предприятиесен булдырды.
Заман Вәлишин файдасына чуарланды. Җәмгыятьтә партиянең дә, комсомолның да абруе төште. Өлкә комсомол конференциясенең кирәк- леге-кирәксезлеге көн тәртибенә менде. Әмма Вәлишин өчен ул ут һәм су төсле зарур иде. Беренчедән, аның шәхси бизнесы бар. ә бу устав белән бер дә ярашмый, икенчедән, ул үзенең партия карьерасына үз куллары белән балта чапты. Аңа бер генә юл кала: комсомол йөгеннән иңнәрен азат итү.
Ниятләрен күпләр белми вә сизенми дә калды.
Конференция көннәре якынлашкан саен өлкә комитетында таркаулык һәм башбаштаклык көчәя барды. Ел саен бирелә торган яшьләр премиясен хәл иткән көннәрдә Вәлишин инде бар нәрсәгә дә кул селтәү дәрәҗәсенә җиткән иде. Таркаулык вә тарлык үз эшен эшләде. Ленинчыл сәясәт корбаннары булган вак җанлы хезмәттәшләре шушы заманда, 18
принциплар ватылган һәм җимерелгән чорда, Ленин темасын күтәргән һәрбер шагыйрь яки язучыга премия тапшырып калырга ашыктылар Андый берәүне тиз ара эзләп табарга, аны күтәреп мактарга әзер тордылар. Аларның ихлас күңелдән йөрүләре көлке дә. кызганыч та иде Күзләренә аргык чалынмаска тырышып. Вәлишин фатирына вакытыннан күпкә иртәрәк кайтып керә һәм япь хатынына мең рәхмәтләрен яудырырга тогына
Әгәр дә, сөеклем, синең белән кавышмаган булсак, шушы сазлыкта батып каласы идем бит’ Шөкер, мең шөкерләр үзеңә!
Альбина аның нә*рсә хакында шулай шаулап куануларын аңлап та җиткерә алмый иде Күңел түрендә башка хәсрәтләр йөртеп, һаман да буйга уза алмавына борчылды Табибларга да күренгәләп карады, әмма күңелен юатырлык бер генә дә җылы сүз тапмады. Аллаһы тәгалә каһәре төшкән кеше кебек хис итте үзен. Ә юкса гаеп икесендә дә иде. Ул гөнаһлары беренче күрешеп кавышкан көннәреннән үк башланып китте.
Альбина студент кына иде әле. Чибәр, бөтен институтка бердәнбер сокландыргыч кыз Укытучылар аның бер назлы күз карашы ташлавыннан зачеткасына «бишле» билгесе куярга әзер тордылар. Табигать тарафыннан мул итеп бирелгән чибәрлеге өстенә. ул әле зирәк тә иде Бер кереп тыңлаган лекциясе озак хәтердә сакланып, аның хакында: «Укымыйча да белә ул!»- дигән билгеләмә таралуга сәбәпле булды. Мәктәптән үк күңеленә ныклап салынган белем нигезләре һәрвакыт диярлек Альбинаны коткарып килде Чит телне бик җиңел үзләштерүен үзе дә яхшы сизгәнгә күрә, бер дә сер бирмәде, дәресләрне мөмкин кадәр калдырмыйча укыды Дүртенче курста укытучылары белән ярышырлык дәрәҗәдә инглизчә сөйләшә башлады.
Шәһәр комсомол оешмасы конференциясенә аны да делегат итеп күрсәттеләр. Әзерлек ике-өч ай алдан ук башланып. Альбинага инглиз телендә чыгыш ясарга бурыч йөкләделәр. Баксаң. Казан университетыннан интернациональ дуслык клубының чит ил студентлары да өлкә комитеты секретарьлары белән бергә киләселәр икән Алар каршында Алабуга шәһәренең һәм данлыклы институтының дәрәҗәсен күрсәтү зарур.
Альбина белән укытучылары көн-төн шөгыльләнделәр, аның болай да яхшы вә сокландырырлык белемнәрен тагын да камилләштерделәр. Кыз аларның һәр сүзенә күңел салды, дикъкать бирде. Бөтен лекцияләрдән дә үзен азат ясап, бары тик инглизчәгә генә йөрттеләр, ял итәргә тулы мөмкинлекләр ачтылар. Аның булганлыгына һәм тырышлыгына, хәтеренең камиллегенә тәмам ышанып җиткәч кенә укытучылары Альбинаны гажизләүдән туктадылар Конференция башланырга да санау ты көннәр калган иде.
Җыелыш тантаналы төстә ачылды Залның алды-арты, яны-кыры кызыл комачлар һәм партиянең олуг җитәкчеләренең портретлары белән тулы иде Конференцияне өлкә комсомол комитеты җитәкчесе Вәлишин ачты. Моңа кадәр үз күңелен яулап алырлык кешене очратмаган Альбинаны биһуш име Ул тәмам телдән язды
Кемнең нәрсә хакында сөйләгәнен төшенә алмады, акылы кабул итмәде. Үз чытышының эчтәлеге нинди икәнлеген дә онытты
Аның исемен атадылар. Сүз бирделәр Ян-якта утырган иптәшләре аңа төрткәләп куйдылар «Озаклама, ни булды, әйдә инде!» Шушы сүзләрне «бисмилла» урынына кабатлап, трибуната чыгып басты. Докладын. дересрәге. чытышын башта татарча, аннан русча, аннан инглизчә сәламләүләр белән бантлап китте. Теле такылтады. күңеле киреләнде. Аның һ<>р хатасын эләктереп ала барган укытучылары хәйранга калдылар: «Нәрсә булган моңа? Әллә артыгын кыланын ташлаганбызмы?» дип пышылдаш гылар.
һәм ул сөйләп бетерде. Артыннан ук Казаннан килгән чит ил студентлары сикерешеп тордылар да: «Рот фронт.» — дип йодрыкларын күккә чөйделәр. Соңыннан гына билгеле булды: Кубадан килгән бу Казан университеты студентлары инглиз телен белмиләр һәм ярым-йорты гына төшенәләр икән! Әмма өлкә комитеты таләп иткән эффект барып чыкты. Зал шау-гөр килде. Бигрәк тә Вәлишин утырган урынын да онытты, Альбинаны мәхәббәтле күзләренә элеп кенә алгандай зал буйлап карашлары белән озата барды, һәр адымы, һәр тән селкенүе ягымлы да, якын да кебек тоелды. Конференция беткәнче Альбинаны күзәтеп утырды. Ахырда инде аңа карата мәхәббәт хисләре кабынган, үзенең ике бала атасы икәнлеген дә оныткан иде.
Алабуга комсомолларын бәхет күмде. Вәлишин мактады да мактады үзләрен. Әгәр дә шунда Альбина тирәсендә берәр егетнең кайнашканын күргән булса, бөтенләй дә башка төрле сүзләр сөйләгән булыр иде. Ярый әле мондагы кеше итагатьле икән!
Кичкә өлкә комитетыннан килгән кунаклар хөрмәтенә шәһәр комсомол оешмасы зур сыйлы банкет оештырды. Альбинаның исем-фамилиясе язылган кәгазьне Вәлишин, махсус чакыртып, райкомол җитәкчесенә тоттырды:
— Шушы чит телдә сөйләгән комсомолка банкетта катнашса, яхшы булыр!
— һичшиксез!
Мескен җитәкче, алам-бәрәм кеше ерып, каядыр кереп югалды. Тиз арада Альбинаны табарга боерды. Әмма кыз конференция бетүгә үк чыгып киткән, тулай торагына да кайтмаган, институтка кермәгән булып чыкты. Махсус БКД отрядын кузгатып, ике милиция машинасын яллатып. Альбинаны урамнар буйлап та эзләп йөреп карадылар, табылмагач, «Танымыйбыз!»- дип акландылар. Тиз арада шәхси учет кенәгәсендәге фотосын зурайтып күбәйттерделәр. Энә түгел, табылырга тиеш иде...
Ә Альбина беркайда да түгел, Шишкин музей-заповеднигына кереп, экспонатлар белән ялгызы гына танышып йөрүдә иде. һәр әйбергә озаклап күз ташлап, күңелен тынычландырды. Нилектән каушаганлыгын аңларга теләде. Вәлишин хакында ул инде оныткан, ышанычны акламавына гарьләнүдән генә изалана иде.
Музейдан ул сафланып, тынычланып чыкты. Уңга-сулга йөреп торган милиция машиналарына игътибар бирмичә, тулай торагына таба юнәлде. Ачуланырлар инде аны укытучылары, ачуланырлар. Әллә соң институтны ташлап китәргәме, дигән уйлар белән кайтып керде. Вахтада утырган әби шәрран ярып:
— Әнә ул! — дип кычкырып җибәрүдән сискәнеп, үзенә төбәлгән бармак очының авырлыгыннан агарынып китте. Гүяки, аңа мылтык көпшәсен терәп куйганнар иде.
Тиз ара ике милиционер ике ягына килеп бастылар, аңыннан киткән кызны култыклап кына машинага таба алып чыктылар.
Альбина һичнәрсәне аңларлык дәрәҗәдә түгел иде. Җитмәсә кырындагы сасы авызлы милиционер аның пальто төймәләрен чишкән булып, туйганчы күкрәкләрен капшады, итәк астына төшәргә маташты, куллары бер дә тик тормады. Ярый әле икенче ягында утырганы тыныч кына кала бирде Күгәрченгә ташланган козгын исә һаман казынды да казынды. Әгәр дә янында икенче иптәше булмаса, максат ташының кызуын да басарга җаен табасы иде.
Ул арада ак «Волга» машинасы янына килеп тә туктадылар. Ялт кына чыгып, кызның табылуы хакында әлеге дә баягы сасы авызлы милици- 1 «Кызыл фронт!»
онер хәбәр салды. Альбинаның хәлен белешеп, үзен бик тыныч һәм җитди Iоткан бер яшь ир аны «Волга»га күчереп утырттырды. Милиционерларны азат итте.
Кайда йөрдең, матурым?
Шишкин музеенда!
~ һай. кретиннар! Бөтен шәһәрне кузгаттылар бит. Юньле кешенең кайда йөргәнлеген дә белмиләр Өйрәнгәннәр дип. әлеге яшь ир нәтиҗә чьи арды да. шоферына Ресторанга' дигән әмерен җиткерде
Альбина нәрсә уйларга да белмәде. Әмма дә шушылай ягымлы сөйләшкән ирдән сорарга кирәк тапты, бер-ике тапкыр талпынып карады. барып чыкмады. Ахырда, батырлыгын җыеп, ярым пышылдаган хәлдә үтенде:
— Абый, абый. дип. берүк әйтсәгез иде. минем ни гаебем бар соң? Нигә мине милиция кулга алды?
Аптыраган ир Альбинага таба борылды. Ул алда утыра иде. Авыр-лыгыннан урындыгы да сыгылып куйды
— Ничек, дисең, кулга алдылар, лисеңме?
Әйе. абый.
- Әйтәм бит. кретиннар. Барысына белдерелде. Тавыш-гауга чыгар-маска. табарга да үземә хәбәр игәргә, дип. Ахмаклар!
Абый, минем гаебем юкмыни? Алай булгач кая алып барасыз? Альбина үз язмышы өчен хафага гөшкән иде
Тынычлан, сеңлем, тынычлан, - дип юатырга ашыкты яшь ир. Кунакка чакырулы син. Менә, килеп тә җиттек.
Шәһәренә түгел, i әбәгенә бердәггбер яхшы саналган ресторан төбенә килеп туктадылар. Бөтен булган утлар ла бар көчләренә яктыртып, эчтән тантаналы марш һәм сөйләшү гавышлары ишетелеп тора иде. Бина каршына берничә милиционер бастырылып куелганны күргәч. Альбина артка чигенде
Абый, монда мине нигә алып килдегез? дип качарга теләде. Әмма ул ир аны җай гына сөйләштереп култыклап алды һәм
— Сеңлем, нигә алай курыктың әле. Кирәкми, дип үгетләргә кереште. ә үзе күңеленнән милицияне битәрләде: «Шуларга эш кушалар димени. кретиннар, гора салып кыз баланың өнен алганнар Ахмаклар! Җүлә- рләр иле!» Сеңлем, синең чыгышың өлкә комитет ы җитәкчесенә дә. чит ил кунакларына да бик ошаган, шунлыктан үзең белән якыннанрак танышу өчен банкетка чакырттылар Бары шул гына Бер дә борчылма. дигәч кенә. Альбина аның әйдәкләвенә буйсынды Үзенә карата ишек төбеннән үк күрсәтелгән кадер-хормәткә исләрс-акыллары китеп, күгәрчен булып кереп килгән җиреннән аккошка әверелде. Аны һәммәсе диярлек күтәреп кенә алмадылар инде, барысы да сокланган күз карашларын аңа ташлап, кул чабарга керештеләр. Шушы алкышлар эченә керде дә эреде кыз. Әле яңа тына башыннан узган хәсрәтле минутлары онытылды, шик-шөбһәләре югалды һәм ул..
һәм ул адашты. Вәлишин әле аның кулыннан тотты, әле танцыга чакырды, әле аерым бүлмәгә дәшеп, затлы эчемлекләр белән сыйлады, нәрсәләрдер киңәш итте, ниләрдер вәгъдәләде, үтенде, сорады Әмма Альбина бер генә сүзен дә аңламады, кулына тагылып йөрде дә йөрде Өлкә комитеты җитәкчесенең Альбинага күрсәткән хөрмәтләре мондагыларның берсенә дә татымады. Ул аларны бөтенләй үк онытты да булса кирәк Кыз җиде кат күкләрнең рәхәтен татый бирде. Вәлишин аның саен үз янынарак елыштырды Альбина мәҗлестән гәмам арган, ташлап чытып качардай хәлгә җиткән иде Әмма Вәлишин тозагыннан ычкына алмады.
Мин сине яратам! Син минеке, бары тик минеке генә! дип пышылдады ул кызның колагына
Син минеке, бары тик минеке генә'
Альбина йокыдан айнып китте. Аның анадан тума шәрә тәне өстендә йонлач җилкәле авыр ир кеше ята иде. Туктаусыз нидер пышылдавыннан кыз берни дә аңлый алмады. Ара-тирә чия төсле кызылга буялган ястык-мендәрләр идәнгә кыйшаеп төшкән. Әллә төш, әллә өн иде бу.
6
_ әһәр өстенә күгелҗем-зәңгәр кич иңеп килә. Казансу иртәгәге ш көннең матур буласын вәгъдә иткәндәй назлы кыз бала кебек ж ж ж елмая, аннан-моннан исеп кузгалгалаган салкынча җил черкиләрне куак арасына сөрә. Тынлык.
Ханбал да, Альбина да яр кырыена утырган урыннарйшнан кузгалырга җыенмый иделәр төсле. Ханымның сөекле Айзигы чабып йөрүдән тәмам туеп, аның алдына килеп башын салган хәлдә ят иргә үз итеп сак кына карап куйгалый.
Бу серле вакытларын бер-бер рәссам күреп алса, һичшиксез, үзенең күз нурларын тамыза-тамыза берәр картина ясап, музейларны бизәр иде. Әмма бу тирәдә һич кенә дә чит-ят адәм әсәре күренми шул. Ханбал белән Альбина егет һәм кыз шикелле онытылып утыралар да утыралар. Анда-санда колак артларында безелдәшкән черкиләргә дә игътибар итмиләр төсле. Ханбал хакында нәрсә сорарга мөмкин булса. Альбина барысын да белешеп бетерде Хәтта беренче мәхәббәте хакында азмы- күпме мәгълүмат алды. Егеткә карата күңелендә изге хисләр уянып, ул аны әле бертуган энесе төсле якын итте, әле яшьлегендә югалткан сөекле яры кебек күзаллады.
— Үзегез хакында бернәрсә сорашмадым инде, сөйләдем дә сөй-ләдем,— диде Ханбал, үкенгәндәй итеп.
— Беренче тапкыр гына очрашуыбыз түгелдер әле. барысын да белергә өлгерерсез,—дип Альбина тагын серле генә елмайды. Әмма бу сүзләре Ханбалга очрашып-танышып киткәндәгечә Тәэсир ясамады. Үз истәлекләреннән үзе үк боегып калган егет күңелендә хатирәләр чишмәсе саф суларын ташытып кайный иде.
— Бәлки, кайтырга вакыттыр?
— Азрак утырыйк инде,— дип киреләнде Альбина.
Ханымның бу сүзләренә буйдак буйсынмый булдыра алмады. Муен төбенә утырган черкине шап итеп сытты да.
— Иртәгә көн яхшы буласы,— дип куйды.— Болар да котырына баш-ладылар, кичнең бар ямен җибәреп.
— Кузгалыйк алайса,— диде Альбина.
— Бу тынлыкта утыруы рәхәт бит әле!—дип киреләнде бу юлысы Ханбал.— Балыклар да уйный башладылар, күк йөзеннән йолдыз чүпләргә тырышулары, ахрысы.
Бу сүзләре сәер булса да, кызык кына килеп чыкты. Икесе дә шәмәхә-ләнеп калган төнге күк йөзенә төбәлделәр. Дөресрәге, өчесе дә. Аларга карап Айзик та югарыга текәлде. Альбина белән Ханбал йолдызларны күзләсәләр, ул аларның күзенә күренмәгән сихри хәрәкәтләргә игътибар итте. Ханымның вә егетнең күңеленнән чыккан җылы нурлар бер-берсенә таба тартыла, әмма якынаеп җитә алмый иделәр.
- Ә син йолдыз санарга яратасыңмы?
— Белмим,- дип җавап бирде Ханбал Шулай студент чакларымда колхозга көзге эшкә аткарганнар иде. Ул кадәр йолдызларны гомеремдә дә күргәнем булмагандыр. Бәген күк йөзе энҗе сибелгән төсле ялык- йолык килеп тора иде. хәтеремдә шул калган.
— Берәр авыл кызын озата баргансыңдыр!
— Болай гына инде, озатып карагандай иттем. Аларның гадәтләрен белеп бетерергә мөмкинмени9 Киләсең, капка төпләрендә утырасың- утырасың, кереп китә белми. Йокларга вакыт иде. Арган идем. Кайттым
да киттем. Икенче көнне бөтен авыллары белән үземнән көлеп йөрделәр, кызлар да озата белмим икән, имештер.
Кызык иткәннәр икән үзеңне...
Бик үк кызык булмады шул.
Уҗым бозавы дигән исем дә такмадылармы соң?
Кем белә инде аларныкын. Шулай да. китәр көннәр якынлашкач, тагын берсе артыннан барып карадым. Ул әйтә: «Капка төбендә калдырыр булмасаң гына озата кил!»—ди. «Ярар!» мин әйтәм Ә ул бөтенләй капка төпләренә кайтмады, тауга алып менеп китте. Менә шунда күрдем мин ул йолдызларны. Акыллы кыз икән. Барча йолдызларны исемнәре белән атап чыкты Татарча инде билгеле. Шаклар каттым. Сорыйм моннан: «Йолдызларның да татарча атамалары бармыни » дим Ә ул көлә. «Нәрсә, татарга йолдызлар яктырмый дип уйладыңмы әллә?»— ди. Миңа да кызык булып китте. «Әйдә, мин әйтәм, -өйрәт әле. татарча исемнәрен белеп калыйм!» Ә ул: «Әйдә1» ДН- Төне буе аңа ияреп йөрдем Йокы качты. Таң белән генә авылга кайтып төштек. «Хәзер адашмам, озатып йөрмә!» диде дә китеп барды, кайда торганын да белми калдым. Икенче көнне клубларына да чыкмады Нәрсә булгандыр? Ә очрашасы килде үзе белән, барып кына чыкмады.
Кайсы якта булдыгыз соң?
— Апае районында. Бурсыкмы, Урсакмы, дигән авылда инде.
Апае кызлары бераз хәйләкәр инде алар.
Шулайдыр.
Ханбал чыннан да яшькә үтеп, акылга малайлар хәлендә калган иде Альбина аның мондый беркатлы булуына эчтән генә куанып та куйды һай. ничәнче кат көлдерә инде үзеннән бу сакаллы сабый Әмма аның белән сөйләшүләре рәхәт һичбер катлаулы материя мәсьәләләренә керми. Сабый да сабый, бу да сабый!
Соңыннан очратмадыгызмы соң?
Альбина тагын да кызыклы хәбәр ишетәчәгенә ният тотып сорап куйгач, егет сүзсез генә борынын тартты да: *
Юк шул! дип әйтеп салды.
«һай ул кыз мин булсам! - дип уйлап алды Альбина Ә нигә, үзем хакында әллә ниләр сөйләмәдем биг әле. Кайдан икәнлегемне дә белми, шаяртыйм әле үзен!. »
Ханым фикерен төенләде дә егеткә: •
Ә ул кыз мин булсам, нәрсә әйтерсең? дип елмайды.
Юк ла. диде Ханбал. - шаяртасыз гына. Аны ут яктысында күргәнем бар иде минем. Ямьсез генә, сипкелле генә, кече борынлы бер кызчык сыманрак иде Кая. ди. ул. юк. Сезне аның белән һич чагыштырырга мөмкин түгел, чынлап әйтәм!
Альбинага кыен булып кигге. Ник шаяртканына үкенде «Сабый, дип уйласаң да. хәтере яхшы икән, ялганнан чынны аера белә!» диярлек фикерен төенләп куйды
Алар кайту ягына кузгалдылар. Артларыннан Айзик иярде Башын салып кына юыртты, әле егет ягына чыгып басты, әле хуҗасының аяк астында бөтерелде:
Ашыйсы килә! диде Альбина.
Аннан йоклыйсы килә, дип өстәде Ханбал.
Икесе дә көлешеп куйдылар.
Ханбал аларны йортлары каршысына кадәр үк озата барды Әмма, ханымның үтенече буенча, алдан үзе кайтып китте «Артларыннан күзәтеп килмәскә шулай таләп иткәндер инде'» дип уйлады
Үзләренә кайтып җиткәч, подъезд төбендәге утыргычка юнәлде Фе-дорларның да. ни хикмәт, тәрәзәләрендә ут сүнмәгән иде әле. «Бик иргә ята торганнар иде. бер-бер хәл булмагандыр бит?» дип уйлап куйды ул Күзләре аларның катыннан күтәрелә-күгәрелә. күккә текәлделәр
Моннан да ачык кына күренә йолдызлар. Әмма башына бөтенләй бүтән уй килде егетнең: «Кара әле. теге исерекләргә Альбина ханым зажигалка чыгарып биргән иде. тарта микәнни? Бер дә сиздермәде' Кызык бит. ә.» Ханбал утырган җиреннән кузгалып, подъездга чумды. Әмма нәрсәседер онытылып калган шикелле кире борылып карады. Ишектән төшкән яктылыктан кара тимгелле ак этнең йөгереп узганлыгы күзенә чалынгач, урамга чыкты. Әмма анда һичкем юк иде. «Күземә генә күренгән икән!» — дип уйлады да. фатирына күтәрелеп, газга чәй куйды.
7
. льбина чыннан да Ханбалның артыннан килгән иде Максаты гади һәм гадәти булып, егетнең әйткән йоргында яшәгәнме-юкмы икәнен белешү, карап калу һәм. шуннан чыгып, аның сүзләренә ышанырга мөмкинме икәнлеген төшенү иде. Ханбал утыргычтан күтәрелеп, подъездына кереп киткәндә. Айзик алга тартылып, чыннан да. аның артыннан менмәкче дә иде шикелле, әмма хуҗасын ташлап калдырганлыгын аңлап, кире борылды. Альбина ишек төбеннән узып, куаклар һәм агачлар белән капланган сукмактан атлады. Әгәр дә Ханбал шунда иренмичә тагын ике-өч адым алга киткән булса, алар, һичшиксез, күрешәчәкләр иде.
Аның баскычтан күтәрелгән аяк тавышларын Альбина санап барды. Беренче һәм икенче каттагы подъезд тәрәзәләре өлгеләре белән үк коелып төшкәнлектән, алардан Ханбалның сыртын күрү авыр түгел иде. Арганлыгы сәбәплеме, әллә күңеле сизенепме, егет теләр-теләмәс кенә күтәрелде. Мөмкин урыннардан урамга текәлеп караган кебек итте. Шулай берсендә Альбина белән күзләре очрашкан төсле дә булып китте. Ханымның күкрәгенә ут йөгерде: «һай. хәерсез дә инде мин! Күреп алса, нәрсә уйлавы мөмкин? Артымнан килгән, дип әйтәчәк!»
Ул арада бишенче катта ут сүнде. Альбинаның нәкъ күз очларына гына яктыртып тора, чагылдыра иде. Яхшы булды әле.
Ханбал өченче катка менеп җитте, ачкычларын шалтыратып алды. «Айзик!» дип ярым тавыш белән генә дәшеп. Альбина эте белән йортның икенче ягына чыгарга ашыкты. Бер бүлмәле фатирларның тәрәзәсе подъезд ягыннан булмый! .
Ханбал кухня ягында ут элде. «Тәрәзәсенең дә челтәре юк икән!» — дип уйлап куйды Альбина. Буйдаклар тормышы шундый хәлдә инде ул. Бар эшне дә үзе карагач, бөтенесенә дә җитешә алмый.
Хуҗасыннан күрмешли. Айзик та Ханбалның тәрәзәсен күзәтте. Моннан ачык күк йөзе шикелле барысы да аермачык күренеп тора, баш кашып, терсәгенә таянып утыруларына кадәр.
Ханбалның суыткыч ишеген ачканын хәтерләп. Айзик шыңшып куйды. Аннан соң телләрен ялады. Әмма аның киштәләрендә бер дә күңел кызыктырырлык нәрсәләр күренмәде.
һай сөеклем, ашыйсың килдемени? — дип елмайды Альбина төкерек йоткан этенә Хәзер кайтабыз, туйганчы ашатырмын үзеңне. Тик «ашыктырма гына, барысын белеп бетермәдек ич.
Ханбал. шушы гына сүзне көткән кеше төсле, урыныннан кузгалып, зал ягына атлады. Ул. әлбәттә, үзен күзәтеп торганнарын белми иде. Ут элде. Тезеп куелган, алар өстенә яткырып өелгән тузанлы китаплар авырлыгына чак түзеп торган киштәләр янына килеп, нәрсәдер эзләде. Калын гына бер төпләнмәве кузгатып куйды. Күңеле сизенепме, тәрәзәгә таба борылып, килә башлады Әмма урамга күз салуны кирәк тапмады, яртылаш бер читкә кайтарылган челтәрен тартып куйды Инде ул хәзер алай ук ачык күренми иде. «Залдагы челтәре Сирийский икән!» дип уйлады тагын да Ханбалга бәя бирергә теләп Альбина. Бу әле бернәрсә хакында да сөйләми иде. чөнки андый затлы әйберләрне совет чорында
гына габуы авыр һ«»м танышлыклар аша гына булып, хәзер теләсә кайда. ки”!ендә дә’ базарында да тулып ята. акчан гына кирәк, акча гына'
Максатына ирешеп, Альбина кайту юлына юнәлде. Егетнең фатир номерын да карап төшмәкче иде дә. «Нәрсәгә кирәк, урынын белдем бит инде.» — дип ул фикереннән кире кайтты
Тонге җил, адашыпмы, Альбина яныннан узып китте. Аның артыннан тук башаклы арыш басуы исе таралып калды Шушы зур вә тынчу шәһәр урамында иген тәме булу бик тә сәер иде Айзик шыңшып куйды
Фагир ишеген ачып җибәргәндә ханым буылып шалтыраган, дөресрәге, сузылып сызгырган телефон тавышына бераз сәерсенеп аңлашмыйча рак горды да, кабаланып эчкә ташланды. Ире булса кирәк, чит шәһәрдән шалтыраталар. Әмма җитешә алмады. Телефон трубкасын күгәргән вакытта икенче башында аны борчылып эзләүче кеше куеп өлгергән иде «Фу!» дип Альбина үз алдына ачуланды, артыннан килеп җиткән Айзик та: «Аз гына иртәрәк кайтсак иде!»- дигән төсле шыңшып аллы.
Фатир ишеген эчтән өч йозагына да бикләп, Альбина кухняга керде. Затлы күренештән туйган күңеле боегып калды Айзигына ашарга кон- серва ачып, табагына ике өлеш артыграк бушатты
Аша-аша, акыллым! Синсез нишләр идем
«Чәй куеп эчәргәме?» дип уйлаган иде дә. нигәдер иренле, суыткычтан сайланып кына кап чыгарды, беразын фужерга бушатып, читкә этәрде «Анис» сигареты алып кабызды һәм Айзикнын ничек комсызланып ашавын карый-карый сут йоткалады Бу вакытта аның күңелендә бернинди уй вә теләк юк. хисләре вә акылы аяк салындырып ял итә иде
Эте ашап туйды, табагын ялап, теле белән ирен асларын, авыз кырыйларын чистартты һәм үз урынына, залга кереп, келәмгә сузылып ятты. Сигаретын сүндергән Альбина аның артыннан иярде һаман аяк аегында булмасын дип Айзикны иркенрәк урынга, кечкенәдән үк залга ияләндергәннәр иде
Өч бүлмәле фатирларының берсе Альбинаның үзенә, икенчесе иренә аталып, хәтта йоклаулары да шулай аерым-аерым иде Геннадии, яшь ти Маркска гашыйк кеше буларак, бар гадәт ләрен дә шушы шәхес үрнәгендә ныгытты «Ул хатыныннан аерым йоклаган, кирәгендә генә янына килгәләгән!» дип, Альбинага да алдан ук өйрәтеп куйды. Моның серен ханым баштарак төшенмәде, әмма бергә яшәүләрендә тормыш моның да мәгънәсен ачыклап бирле: иреннән көнләшү хисен аерым йоклау аркасында тәмам югалтты
Ә башта, язылышып тора башлагач, бигрәк тә. Геннадий сонга калып кайпы исә. җен ачулары котырып, үзен-үзе белештермәү дәрәҗәсенә кадәр җитә иде бит! Ничек түзгән дә. канлардай гына шулкадәр сабырлык алган? Чит-яг хушбуй исләре белән аңкып, хәлен белештермәү дәрәҗәсенә кадәр исереп кайткалый иде бит ул. Андый вакытларында күзе һичкемне күрмәде, дөньяларны әйләндереп ташлардай кылана иде Нишләп йөргәнен, кайларда типтерүләрен аңламый иде Альбина Акыл бирүчесе дә булмады. «Мин җүләргө шул кирәк'» дип үз-үзен генә битәрли иде дә. еларга җөрьәт итмичә, эчтән генә сыктый-сыктый чишендерә иде исерекне.
Балалары булмаячагы беленгәч, ире бөтенләй чыгырыннан чыкты Үзен гаепле дип уйлап га карамады Юк. анда гаеп бармы соң. элекке хагыны. әнә, икс бала белән аерылып калды. өч ай да үтмәде Геннадий Альбина белән яшәгәнгә, кияүгә дә чыкты Асыл кошлар җылы оясыг кала димени?
Ә Альбинаның мәңгегә бала назыннан мәхрүм калуына чынында Геннадий гаепле иде дә бит, йөзенә бәреп әйтә белмәде, исенә гешерүне кирәк тапмады. Әгәр дә төнге маҗараларыннан вакытында тукталмаган булса. Альбина аны ташлап китәсе иде Дөрес, китәргә талпынып карады ул. Студент чагында ук. дөнья чигенә, җәһәннәм авызына, әмма Геннадийның кулы озын иде шул. Артыннан килеп тапты Яратачагын
белдереп вәгъдәләш кәйлектән: «Сүзендә тора булыр!»—дип уйлады шунда ханым. Ә яратуы, чыннан да, хак иде.
Алабуга комсомол конференциясенең банкетыннан соң ничек оятлы хәлдә калдырса да, ташламады ул Альбинаны, эзенә басып йөрде, әле Казанга чакырттырды, әле үзе килеп чыкты. Таләбе бер генә нәрсә булды: хисләргә күмелгән татлы кочак!
Шушындый төнге марафоннардан сон Альбина кияүдә тормаган килеш ике тапкыр балага узды. Беренче мәртәбәсендә сөяркәсенә әйткәч, хәзер үзенең аңа өйләнәчәген белдерәчәк инде, дип көтте. Әмма ялгышты. Геннадий үрсәләнде, борчылды, әмма чыгып та китмәде Казаннан ук Альбинасын күрү өчен йөгереп килеп җиткән иде бит. Хыялында гына йөрткән асыл кошның назын ташлау мөмкинме сон?
— Матурым, чибәрем минем, бер дә борчылма, барысын да хәл итәрбез! Безнең киләчәк тормышларыбыз алда әле. Хәзергә бала кирәкмәс, аны калдырып торыйк, бәхетебезгә аяк чалмыйк, җитешербез, бик җитешербез!—дип сөйләнде.
Альбина каршы чыкмады. Ул әле Геннадийның саф кеше булуына чын күңеленнән ышана, хәтта аның өйләнгәнме-юкмы икәнлеген дә ачык кына белми иде. Бер тапкырында: «Синең хатының бармы, Гена абый?» — дигәч, сөяркәсе тыныч кына. «Ансы нигә әле аның?»—дип, сүзне читкә борып киткәннән соң ул теманы бер генә тапкыр да кабат кузгатмаган иде. Ә менә хәзер, көтелмәгән хәбәрне белдергәч, ул үзе үк ачылды да куйды:
— Минем бит тормыш иптәшем бар! Моңа кадәр әйтмәгән идем, хәзер яшерә алмыйм, шунлыктан тиз генә бергә гаилә корып җибәрә алмабыз дип беләм. Сабыр итик. Бик яхшы таныш врачларым бар. Бернинди хәвефсез ярдәм итәрләр...
Альбина, ни хикмәт. Геннадий Вәлишинны үлеп ярата иде Ни әйтсә, шул дөрес һәм шулай булырга тиеш дип кабул кылып буйсынды. Бу төндә дә мәхәббәт назында бар теләкләре дә канәгатьләндерелгәч, таң белән ир китеп тә барды. Артыннан, һичшиксез, машина җибәртәчәген белдерде. Сүзендә торды. Ике көннән «Волга»сы әйләнеп тә килде, Альбинаны алып та китте. Тик кияүгә түгел, Казан шифаханәсенә.
Шул килүдән ул бала төшереп кайтты. Кире үзе озата килә алмаса да. Геннадий сөяркәсен ташламады, тагын «Волга»сы белән китереп куйдылар. Җитмәсә шоферы ике пакет татлы ризыклар тулы күчтәнәчләр дә калдырып китте. Альбина хәвефнең җиңел кулдан үтеп китүенә сөенде. Ул инде институтны уңышлы гына тәмамлап, аспирантураның беренче курсында укый, бер бүлмәле, яхшы жиһазландырылган кеше фатирында гомер кичерә. Ашау — байдан, үлем — Ходайдан, дигәндәй, бер дә борчылырлык җире юк иде. Айга бер килеп күренгән хуҗа хатын аның хәлен белешеп китә, түләр акчасы юк икән, сорамый, булса, баш тартмыйча ала. Аның каршында Альбина үзе җай гына торырга тиеш, югыйсә, әмма гел елмаеп сөйләшкән бу әби, киресенчә, үзен кимсетебрәк тота: «Булыр әле, бәбкәм, булыр, акчаң килгәч бирерсең!»
— Бусы әле башы гына, мин сине җәннәтнең үзендә яшәтәчәкмен! — дип мең вәгъдәләр бирә иде Геннадий да. Альбина аңа ышанды, шунлыктан тупсасыннан бүтән бер генә чит ир заты да атлап кермәде. Ярата иде ул, бик ярата иде шушы кара чәчле, киң маңгайлы, ак йөзле өлкә комсомол комитеты җитәкчесе Вәлңшинне. Берәр гәзит яки журналда исемен генә очратса да, сурәте күренсә дә, хәзер кулына кайчы алып, пөхтә генә кисә дә. үз альбомына конфет кәгазе җыйган сабый кызчык төсле ябыштырып куя иде. һәм ул аларны карарга керешә икән, дөньяларын оныта инде Йөзендәге һәр сызыгын өйрәнә, күз карашларына соклана, җил кузгаткан булса, чәчләрен сыйпап куярдай булып үрелә. Сурәт түгел, үзе итеп. тере, дип күрә, сөйләшә, диванага сабыша.
Геннадий кебекләр, сөяркәләре буйга узса, аларны тизрәк ташлап качарга, баланың үзенеке түгеллеген тәкърарларга тотынсалар да, Аль-
бинаны секретарь әрәм итәсе килмәде. Артыгы белән чибәр бит. чукынчык. төшләреңә кереп саташтырырлык. Кем аның белән тиңләшә ала? Юк бүтән андый зат дөнья йөзендә! Әгәр дә калдырса. Геннадий кебекләрне генә Альбина йөзне, хәтта меңне табаячак. аларны бәхетле кылачак! Ә син карьера өчен өйләнгән ямьсез хатының белән торып калачаксың. гаилә назыннан, бәхетле тормыштан мәңге читтә йөриячәксең! Менә шулар хакында кат-кат уйлап. Вәлишин тиздән сөяркәсен хатын итәргә ниятләгән дә иде. көн артыннан көн үтеп, максатына ирешү теләген тышаулап, сабырлыкны таянычы ясады. Әмма сагынмый кала алмыйча, кайбер айларга өчәр-дүртәр тапкыр да Алабугага машина кудырды. Ярый әле Казан уку йортларының берсендә аспирантурага алдырмады, юкса бөтенләй башы бетәсе иде. мәхәббәт хәлләре барлык халык кар- шысында. күз алдында булыр иде. Алабугада торуы яхшы әле. аңлашмыйча да калалар!
Альбинадан галим чыгарлык түгел иде. Моны Геннадий үзе белмәде, гомерендә дә төптән фән нигезләрен актару белән шөгыльләнгәне булмагач. ул эшнең никадәр авыр вә кыен икәнлеген төшенерлек дәрәҗәдә түгел иде. Дөрес, ул университеттан соң партия юлламасы белән Югары курсларда укып кайтты. Ана анда тема биреп эшләттеләр. Берничә китап нигезендә реферат шикелле нәрсә язды да тапшырды, шуның белән хәтта кандидатлык дәрәҗәсен дә алды. «Фән шулай җиңел әйбер икән!» — дигән фикер белән коралланган хәлдә, ул барлык көчен оештыру эшенә юнәлтте һәм ялгышмады, бу өлкәдә шулкадәр өлгерлекләр күрсәтеп, тиз арада югарыга үрмәли бирде Партия өлкә комитетында җаваплы бүлекләрнең берсе саналган һәм үз кешеләр арасында гына шаяртып «Цензор» кушаматы белән аталып йөртелгән, калын кысасыз күзлек киеп йөрүче хәбәрләпдерү комитеты җитәкчесе Сабир Габделбәрович Вафинның тыңкыш борынлы кызына ярәштерелгәч. Вәлишинның дәрәҗәсе бермә-бер күтәрелеп китте. Карьера мәсьәләсендә үтә дә сак һәм беренчелекне кулдан ычкындырырга бер дә исәпләре күренмәгән аның кебек акыллы баш яшьләрнең Геннадий ясаган шушы адымнан соң кикрикләре шиңде. Өлкә комитетында һәм Үзәктә комсомолларга Татарстанда нинди җитәкче булырга гисшле, дигән сүз кузгатылгач. Вәлишиннән дә яхшырак кандидатура табылмады Мәскәү исә өлкә комитетының фикеренә каршы чыгарга теләмәде. Алда зур эшләр торганлыктан, таркаулык бер дә файдага түгел иде.
Бар нәрсәләрне алдан белеп һәм белешеп торган атасы, ягъни бабасы, Геннадий аны Казан гадәте буенча әти дип йөртә иде,- Сабир Габделбәрович киявенә кайда ничек сөйләшергә, кем янында үзен ничек тотарга, кайчан артка басарга, кай вакытта үзенең барлыгын белдереп алга кукыраеп чыгарга тиешлекләрне өйрәткәләп. аңа юл күрсәгкәләүне дә кирәк гапты. Әмма Вәлишин үзе дә төшеп калган кешеләрдән түгел иде. Атлаган саен ата киңәше белән генә йөреп булмый шул! Берничә тапкыр командировка алып. КамАЗга барып, анда үз бүлеге буенча комсомолларның эшен тикшереп, җыелышлар үткәреп кайтты. Өченче генә булса да. комсомол өлкә комитеты өчен өченче бит ул. аның эше идеология, яшьләрне героик хезмәткә тарту, аларга рухи җитәкчелек күрсәтү, димәк, ул иң кирәкле кеше, иң кирәклесе.—ул үзен беренче кебек тотты Җыелышларда, идеологларньж киңәшмәләрен үткәргән вакытта:
Безнең максат халыкны данлыклы хезмәткә рухландыру, аларга үзләрен эш белән күрсәтү өчен мөмкинлекләр ачу. юл күрсәтү! дип гезеп-тезен кенә ялкынлы гыйбарәләрдән сүзен башлап китә иде дә. алга таба да шул юнәлештә тимерне кызу тота иде: Әгәр дә һәр кече ячейкада идеологлар, агитаторлар булмаса. алар үз иптәшләренә рухи көч бирә аямасалар. ул вакытта комсомол йөрәгендә дәрт бетәр, алга омтылыш га юкка чыгар иде. Моннан да мыскыллы түбәнлек юк Идеология мне. агитация безнең йөрәгебез. Әгәр дә ул туктала икән.
димәк, йөрәге туктаган кеше төсле, без дә бетәбез, без дә үләбез. Шун-лыктан комсомол, бигрәк тә сез. яшь эшчеләр, хезмәткә булган дәртне сүндермәс өчен партиябез тарафыннан даими үстерелештә, алга омтылышта алып бырылган марксистик-ленинчыл идеологиягә тартылырга. ялкынын һәрбер кешегә күчерергә бурычлы. Безнең юл бер генә, ул коммунизм! Ул — сез һәм сез төзегән шушы заводның тизрәк автомобильләр чыгарырлык дәрәҗәгә җитүе, ә ул машиналар, сез һәм без төзегән заводның илгә бик кирәкле машиналары, әлбәттә, халкыбызны коммунизм юлыннан тизрәк алга алып китәр вә китереп җиткерер. Мин моңа ышанам. Маркска һәм Ленинга ышанган төсле ышанам, данлыклы партиябезнең һәр сүзенә чын күңелемнән ышанган төсле ышанам!..
Мондый сүзләреннән соң кемнәрнең күзләреннән кайнар яшь бөртек-ләре күренә башлый, кайсылары «ур-ра!» кычкырырга керешә, зал ша-шынып кул чаба. Вәлишин тантана итә. Сурәте гәзитләрдә дә сирәк- мирәк күренгәли. Сабир Габделбәрович та кияве кайтып җиткәнче үк болардан хәбәрдар. Җилкәсеннән сөеп, мактап каршы ала, кабинетына чакырып, эчке бүлмәгә дәшә дә.
— Син, кияү, үз улым төсле биг, миңа бик якын. Яраттым үзеңне,— дия-дия сөйләнгәләп, күңелендәгесен чыгарып салгандай мәтәштерә дә,— ашыкма, кабаланма, отчет язып бирергә җитештерсен әле. менә, эчеп, хәл җый. дип киңәш бирә-бирә сыйлый үзен.— Беренчегә чыгышларың бик ошаган, әмма үзегезнекенең кәефе кырылды. Бер дә урыныннан кузгаласы килми бит. Өлкә комитетына инструктор итеп чакырч ырга уйлаганнар иде дә. тыелып калдылар: алдылармы, анын урындыгына Икенчегез менә дә утыра. Син, төннәрен йокламыйча, аларның эшен эшләп йөрисең, җылынып кына яталар!
Сабир Габделбәрович серле генә елмаеп куя.
— Сиңа, кияү, бер сюрприз бар бит әле минем! Әйтмәм, дигән идем дә, картайдыммы шунда, булдыра алмыйм. Белеп тор әле: синең хакта Үзәктә бик яхшы гына фикерләр туплансын өчен дә ярдәме тияр, артыңнан бер журналистны җибәреп, очерк сыманрак нәрсә әзерләттек әле! Бер нөсхәсе белән танышып та чыга аласың. Безнен Беренче дә бик хуплады, «Комсомольская правда»га юллаттырды. Шәп язган. Җыелышларында да катнашкан. Өченче көнне үк кайтып җиткән иде. кичә мәкаләсен монда кертеп чыкты. Бүген иртәннән бездә гел шуның хакында гына сүз. Ничә кеше шалтыратты инде Ул да! Мин кичә фатирыгызга да кереп чыккан идем, өендә булмадың. Хатының ялгызы гына иде. Тоткарланган чаклар булгалый инде ул. булгалый...
Сабир Габделбәрович текә генә сынап карагач. Вәлишиннең арка тамырлары чымырдап китте Чаллыдан кайтышлый, берничә сәгатькә генә Менделеевскидагы әти-әнисенең хәлен белешеп чыгарга әллә ничек кенә теләге кузгалган иде шул. Керәшеннең дә үз гадәтләре бар. Берничә сәгать дигәне өч көнгә сузылды. Мәктәптә укыган чагында гыйшкы төшеп, тормыш юлларына кергәч, читтә онытылып калган мәхәббәте Галина иреннән аерылып кайткан икән. Геннадийларга да кереп чыккан, сәламнәр юллаган. Менә шул адаштырган иде. ни пычагыма кирәк булгандыр үзен барып күрү?
Вәлишиннең ике колагы да утка пешкән кебек кызарды. Ул да гүгел: «Барысын да белеп торалар икән!» —дигән уе башыннан узуга, бөтен битен ялкын каплады. Әмма боларның берсен дә белмәгән һәм бу очракта белергә дә теләмәгән Сабир Габделбәрович киявенең болай коелып төшүен үзенчә кабул итте, ояла, кимсенә, дип нәтиҗә чыгара- чыгара сүзен сөйләүдә булды:
Төнге уннарда Чаллыга, күрсәтмәләр бирү өчен, беләсеңдер, Гор- батовка шалтыраттым. Синең хакта да сүз кузгаттым. Чаллыда түгел идең...
Ул тагын Вәлишингә: «Сак бул. малай актыгы!» — дигән төсле карап куйды.
— Синең бер яхшы сыйфатың бар! Бер чыккач, тегендә-монда кагылып үтәсең. Элеккесендә дә Чистайларны урап кайттың. Мондый эш стиле бәрәкәтле ул. кияү!
- Киңәшегезне тотып инде, киңәшегезне!
Вәлишиннең теленнән әле дә ярый кирәкле сүз вакытында чыгып өлгерде, бердән кызыл йөзе дә төсенә кайтты, авызы да ерылып китте. Сабир Габделбәрович. аннан боларны ишетеп, канәгать өстенә канәгать иде, мин сиңа әйтем! Менә шулай берсенең ныклы ягы. икенчесенең йомшак сыйфаты ачылды да китте. Геннадий сер бирмәс рәвешен ала башлады, иргә әверелде дә китте.
Бабасы алдамады Бер атнадан аның хакында татлы гына очерк «Комсомольская правда» газетасында басылып чыкты. Шушы куанычтан канатлары үсеп, үз-үзен белешт ермичәрәк йөрүенең өченче көнендә Мәскә- үгә чакырттылар, партиянең өлкә комитеты беренче секретаре аңа. кулын кысып, хәерле юл теләде. Казаннан комсомол өлкә комитетының өченче секретаре хәлендә чыгып киткән җиреннән ул Беренче булып кайтып керде. Тиз ара конференция җыелып, аны җитәкчелеккә тәкъдим итәргә Мәскәү- дән ВЛКСМның генеральные үзе килде. КамАЗ тарта иде аны. Комсомол- яшьләр төзелеше саналсын да. ничек әле ул читтә калырга тиеш? Конференциянең башыннан ахырына кадәр дилбегә аның кулында калды. Янында җитди кыяфәт белән Вәлишин утырды. Шуннан бирле ул өлкә комсомол комитетын җитәкләп, тайпылышсыз принципларыннан ахырда тәмам читләшеп, вакытлар җитү белән, менә хәзер бер байгурага әверелде
Эте артыннан кереп, Альбина ут яндырды, ятканмы-юкмы икәнлеген тикшерде. Аннан соң кухняда утны сүндереп, ишек бикләренә кабаттан күз салды. Үз бүлмәсенә узгач, видеомагнитофон кабызмакчы булып, кассеталарына карап торды. Әмма аның шкафындагылары кат-кат күрелгәнлек сәбәпле, икенче ягына чыкты, андагы кассеталарның исемнәрен укыды. Бер дә юньлесе юк иде. кайсы — бизнес мәсьәләләре буенча өйрәтмәләр, кайсы - - кызыксыз язмалар.
Альбина, күңелсезлек гоеп, кулына китап алмаякчы иде. киштәнең аркылысына өелгән кәгазьләр ишелеп гөшге. Арада бер калын папка булып, ханым кызыксынып, аның титул битен ачты Кире япты, кабат ачты. Анда эре басма хәрефләр белән «Мөхәммәд пәйгамбәр һәм сөеклесе Хәдичәнең мәхәббәте, яки Олуг гыйшык серләре» дип язылган иде. Аскарак «кыйсса» дип җәя эченә куелган. Шуларны укыгач, Альбинага кызыклы кебек тоелды, чәчелгән дәфтәр һәм кәгазьләрне дә җыярга онытып, үз ягына чыкты, урынына җәелеп, баш астына мендәр кыстырды да укый башлады. Кыйсса аны маҗаралары эченә алып кереп китте
8
арфаны тонык күзлекле, сары йөзле хәрби киемдәге кеше карм шысына китертеп утырттылар. Барлык сыйфатларыннан күрегг- гәнчэ> ул татар иде. Шунлыктан аңа ышанасы. Самуилны яклап чыгар, дип бөтенесен дә бәйнә-бәйнә сөйләп бирәсе килде Әмма сорау алу башлангач, дорфалыгы белән Марфаның һәммә уйларын аяк астына салып таптаячагы ачыклана барды. Кешегә кеше охшамый шул!
Каршысыиа килеп утыргач га җирән адәм икәнлеген аермачык хәтерләп калмаган Марфа җавап тота-тота. аның барлык мимикаларына кадәр игътибар игә башлады.
Самуил дисең инде. дип мыскыллы елмайды ул Ә без аны Исмәгыйль Вәлиев дип беләбез. Комсомолка башыгыз белән ничек итеп шундый халык дошманы белән дуслашып киттегез, барысын да бәйнә- бәйнә сөйләп бирергә туры килер Ялганлау аның белән бер юлда йөргәнсез дигән сүз. җаваплылыкны аңлыйсызмы?
— Нинди халык дошманы ди ул? Бер дә алай түгел!
Марфа уйламыйча җавап бирде. Ә югыйсә бер генә сүз җитә иде. Әгәр дә: «Аңлыйм!»—дигән булса, тикшерүче бу кадәр җикереп кычкырмас иде:
— Молчать!
Кырыенда утырган икенче милиционер да сискәнеп китте Марфаның акылы буылды, күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыкты.
— Кем сораган әле аның кемлеге хакында сездән? Белербез! һәм беләбез дә! Әгәр дә үз башыбыздан чыгарып әйтәбез икән, монда утырмас идек, мондый эшне тапшырмас та иделәр. Тагын кабатлап әйтәм: сорауларга гына җавап бирергә! Тикшерү эшен бутарга маташсагыз, ахыры начар бетәр, белеп торыгыз, гражданка Волкова! Кабатлап әйтәм: сорауларга туры һәм төгәл җавап бирегез! Үзегез өчен дә, безгә дә яхшы булыр. Сөяркәгез хакында әйтмим дә инде! Сорау. Кайчан һәм нинди шартларда таныштыгыз! Ни өчен ул сезнең авылга килеп йөри башлады?
Марфа сәерсенеп китте. Нигә кирәк инде болар моның өчен? Ни әһәмияте бар? Аңлый алмады. Икенчедән, Самуил белән булган мәхәб-бәтләренең серләрен ул хәтта газиз әнкәсенә дә сөйләмәде, иптәшләренә дә белдерергә теләмәде бит. Гүяки. көнләшерләр дә, араларын ераклаштырып, гайбәт таратырлар төсле тоелды. Күңеле алдан ук сизенгән булган икән!
— Ниләр хакында сораштыра, нәрсәләр турында сөйли иде? Барысын да бәйнә-бәйнә исегезгә төшерегез. Әле вакыт җитәрлек! Әгәр дә бүген бетәрлек түгел икән, иртәгә дә килерсез, берсекөнгә дә. һәр детальне, төшереп калдырмыйча, бәян итүегез таләп ителә. Болар барысы да эшнең уңышлы барышы өчен кирәк!
Марфа, район үзәгенә слетка килгәч, Самуил белән ничек танышып киткәннәрен исенә төшерде. Чалт аяз көн иде. Ыспай гына киенгән, маңгай бөдрәләрен бер якка кайтарып куйган, нәзек күркәм мыеклы шушы егетне Марфа үзе беренче булып күреп алды, әллә ничек кенә аны күңеле якын итте. Ачык йөзе, елмайган иреннәре аның өчен сихри вә татлы кебек тоелды. Башы әйләнеп китте. Үзенә игътибар иттерү өчен яныннан ничәмә-ничә тапкырлар үтеп карады, ялгызы да. иптәш кызлары белән дә. Әмма егет күтәрелеп тә карамады, шаяртып сүз дә катмады, аңа атап әйтелеп үткән шаяртуларны да игътибарсыз уздырды. Аның каравы авылдашы Федя исә Марфаның алдына вә артына төште, бер дә бирмәде, хәтта кыздырылган көнбагыш белән дә сыйлап карады, биегән, җырлаган, шаулап күңел ачкан халыктан читкәрәк алып китәргә дә маташты. Уе барып чыкмасын җитәрлек кадәр аңлагач кына, иптәш егетләре белән җыелышып, кибеттән туктаусыз аракы ташып, тәмам исергәнче чүмерделәр. Ахырда исерешеп, кайсы канау буенда, кайсы тирәк астында мәлҗерәп йокладылар. Урыс егетләренең гадәтләре шушы иде. Ә татарлар итагать белеп кенә читтәрәк тордылар, кыенсынып кына биеделәр, җырлашып алдылар. Аның каравы Марфалар үзәктә булды, туйганчы гөрләштеләр. Тәмам исереп җиткән Федя әллә ниләр кыландырып йөрде-йөрде дә юкка чыкты. Марфа моңа куанды. Теге татар егете янына килеп сүз башларга, үзе сөйләштерергә ниятләде. Бәйрәм буе бер генә урында басып торганлыгын белгәнлектән, шул якны күзәтте, әмма ул да халык арасында юк иде инде. «һай. барып чыкмады бу!»—дип кызның кәефе канат белән сыпырып ташлаган төсле бетте дә китте. Хәзер үк авылларына кайтып китәсе килә башлады. Инде җыенып га бетә язган иде, Исмәгыйльнең атлар янында ялгызы гына басып торганын күреп, шунда ашыкты. Килә килешкә:
— Безнекеләр күренмәдеме?—дип сүз башлады.
Егет елмайган хәлендә җилкә сикертте.
— Нәрсә, телегезне югалттыгызмы әллә?—дип шаяртырга кереште.
Егетнең русчасы болан ярыйсы гына иде. Сүз артыннан сүз ияреп, алар танышып киттеләр. Самуил инде кайтып китәргә җыена икән, ялгызы гына калган Атының аркалыкларын күтәреп, хәзер юлга чыгасын белдергәч, Марфа, нинди җене котырыптыр, аның арбасына утырырга теләде:
Мин дә җыешан идем. Әмма безнекеләр әле ашыкмый, үзегез белән алмассызмы икән?
Самуил аның кайсы авылдан икәнлеген сорады да кире дә какмыйча, әйдәкләмичә дә әйтеп куйды
Безнең авылдан сезнекенә кимендә сигез-ун чакрымнар бардыр! Бәлки үзегезнекеләрне көтәрсез9
— Куып җитәрләр әле! - дип Марфа киреләнгәч, утыртты, һай. сөенгән иде ул шунда, һай куанган иде. Кыланып-кыланып иптәш кызларына кулын болгады
Мин үземә таптым! Куып тотарсыз.. Безнең якка кайта.
Олы юлга чыккач. Марфа арбаның башына. Самуил янына күчеп угырды. Җайлап-җайлап кына бер-берсен сораштырырга тотындылар. Егет инде дөнья күрергә дә өлгергән. Фин сугышында катнашып, яше дә егерме өчтән узып киткән икән. Ә Марфага ул вакытта бары тик унсигез яшь кенә тулган көннәр иде. Әмма чибәрлеге вә чаялыгы белән ул Самуилдан өлгеррәк булып чкты. Үзенең аның янәшәсендә утырып кайтуын кияүгә чыгып, аларга килен төшеп килүе кебек хис итеп, җаны- күңеле саташт ы.
Исмәгыйльнең авылларында сөйгән кызы юк иде. Моны белеп алгач. Марфа баштарак ышанырга теләмәде. «Ничек инде шушындый егетнең сөйгән яры булмасын, ди, бардыр, өрмәгән урындыкка та утыртмыйлардыр. йорт саен берәр чибәр татар кызы аңа серле мәхәббәтен багышлап, кич очрашулар! а өмет тотадыр!»
Әмма ул болай уйлан ялгышты. Чыннан да, Исмәгыйльнең ярәшеп йөргән кешесе юк иде Дөресрәге, бар иде ул, бар иде. Чибәр кыз. , Гөлсара. Хәтта аның хакында җырлана юрган «Комсомолка Гөлсара» дигән җыр да бар иде һәрхәлдә, аны Гөлсарага багышлап махсус чыгарыл! ан җыр дип белә иде Исмәгыйльнең авылдашлары. Әмма алар бергә була, кавыша алмадылар. Исмәгыйль армиягә алынгач, ни сәбәптәндер, Гөлсара аңа бер генә дә җавап хаты язмалы Ә егет, бер-бер хәбәр юкмы, дип аның хакында әнкәсенә дә язып карады Ни өчендер ул ’ да җавап биргәндә Гөлсара хакында бер генә дә җөмлә яки киная аша нәрсәләр булып ятканын бердерергә кирәк тапмады.
Быел кыш кайткач кына белде серләрне Исмәгыйль: Гөлсарасы район үзәгендә җитәкчелектә эшләгән җаваплы партия адәменә алданган иде Сораштыра торгач, әнисе аңлатып бирде.
Колхозлар! а еш барып һаман-һаман тикшереп йөргән район вәкиле, шулай чираттагы бер ревизиясеннән кайтып килешли, яңгырлы көн булып, арбасына Гөлсараны утырткан. Кыз ул вакытта авылда комсомол оешмасын җитәкләгән икән. Бераз танышлыклары булган Вәкил аны үз янына алган, яңгырдан ышыкланыр өчен Гөрсара да каршы килмә!ән. Юл уңае сүз кузгата бит. сөйләшеп киткәннәр Вәкил, бик тә мут адәм, бераз төшереп тә алганлык сәбәпле, үзен бик җиңел тоткан «Мондый көнне юлга чыгалар, димени, имеш. Бигрәкләр дә шәбәреп беткәнсең бит Тәнеңә үтә су йөгергән, җылытыйм бераз, син миннән шикләнмә», дия-дия. хәлгә кергән кебек кыланып, кызны коча!ына да алган Ул арада, әллә каушаудан, әллә чыннан да артык чылануыннан. Гөлсараны бизгәк тота башлаган. Вәкил тагын да хафага төшкәнрәк рәвеш чыгарып: «И-и. бала, хараплар гына булсаң, нишләрмен, мине генә гаепләрләр, менә тот моны, бер дә куркып торма!» дип кесәсеннән шешә чьи арган, салын биргән. Мондый сүзләрдән соң кызның тагын да ньпрак когы очкан «Юк-юк, абый, мин урыс суын эчмим'» дип баш тар)кан Әмма вәкил һаман үз сүзен сүз итеп «Менә шунда, арбамда
суык тиюдән үлеп китсәң, ничекләр жавап бирермен! Эчә күр. балам, эчә күр! Синең хәлдәге кешегә урыс суы түгел, дару бит ул, дару!»—дип кыставын дәвам игкәч, Гөлсара чыдамаган, стакандагы аракыны эчеп тә җибәргән, бизгәге дә тукталган. ~
«Менә шулай, менә шулай,— дип вәкил куанып куйган.— Сүземне тыңласаң, сеңлем, бәхеткә кинәнерсең!» Шулай итеп, ул «бала»дан «кызым» дип сөйләшүгә, аннан «сеңел»гә күчкән. Хәмер томаныннан кызның арыган тәне мәлҗерәп төшкән, аның саен теге кара җан аны ныграк үзенә кыскан.
Гөлсара ул көнне дә. икенчесендә һәм өченчесендә дә әйләнеп кайт-магач. авылдашлары хәвефкә төшеп, тагын бераз сабыр итәргә булганнар. Алай да беленмәгәч, район үзәгенә хәбәр алырга әтисе килсә, кызы шифаханәдә икәнлеген белешкән. Бер танырлык җире дә калмаган, тәмам шешенеп беткән икән, мескен. Әмма аңында, ди. Күзләренә борчылу, курку һәм оят, рәнҗү тулган. Әтисен танымаган кебек кыланган.
Бөтен авыл белән бу хәбәрдән борчуга калганнар. Инде сәламәтләнеп җитте, бер-икс көннән чыгар да. дип көткәндә, Гөлсара шифаханәдән качып, Казанга китеп барган. Әмма монда сырхаулап ятучы күрше авыл хатыны Сабира түтигә башыннан узган хәлләрне әтиләренә сөйләсен өчен белдереп калдырган Әманәт итеп тапшырырга кушкан. «Мине эзлән йөрмәсеннәр, бәхетемне югалттым, һичбер генә дә гөнаһым юк, ачуланмасыннар.— дигән. Артымнан бик өзелепләр йөргән егетем бар иде Хәзер армия хезмәтенә алынды гына, берүк аны-моны хәбәр итмәсеннәр. Кайткач кына әйтерләр: «Мин аны яратмадым, болай гына йөрдем, көлеп кенә!» — дисеннәр», дип хушлашып, шул сәгате-мину- тында югалган да. Баштарак аны. батып үлгәндер, дип фараз кылып, яр буендагы балыкчыларга хәбәр салганнар. Әмма гәүдәсе бер генә җәтмәгә дә эләкмәгән. Аннан халык, аны жуликлар белән күргәннәр, вәкилнең башына җитмичә, тынычлык табасым юк. дип әйтә икән, дигән сүз чыгарган. Әмма бу фараз да гайбәт кенә булып калган. Инде аның хакында тәмам онытып бетергәч, әти-әнисенең күзләре ачылып килгән вакытта «Правда» гәзитендә яхшы хезмәт хакында мәкалә басылып, анда Гөлсара Хәмзина турында да матур гына хәбәрләрне укыганнар, фотосы да урнаштырылган булып, бер төркем иптәш кызлары уртасында елмаем торганын күреп сөенгәннәр. Озакламый Сабира түтинең вәкил хакындагы хакыйкый сүзләрен ялганга чыгарып, Гөлсарадан герой ясап бетергәннәр Әтисе исә. Казандагы адресын белешеп, кызына исәнлек- саулык теләп хат җибәргән, иске хәлләрне бер генә исенә төшереп торуны кирәк тапмаган. Шундый мөләем хатына Гөлсара да ягымлы жавап язып, әти-әнисен үз янына күчеп килергә чакырган, бер яхшы кешенең үзен хатынлыкка соравын. Октябрь бәйрәменә бәлки туй да итәчәкләрен, әгәр дә әтисе-әнисе киләсе итсәләр, кичектерергә дә мөмкин икәнлеген — һәммәсен тезеп чыккан имештер Ахырда вак хәрефләр белән тагын да шундый юллар өстәп куйган: «Мин яшьлек юләрлегем аркасында чыгып киткән идем. Әмма яхшы кешеләр юлдашым булдылар, максатыма ирештем. Исмәгыйль армиядән кайтса, сәламемне җиткерегез, гафу итсен, язмышыбыздыр, вәгъдәмдә тора алмадым, бәхеткә ирешсен!»
— Менә шулай, сеңлем, - дип әллә ничек кенә йомшарып, чит-ят караңгы бер урыс кызына боларны сөйләп чыккач. Исмәгыйль авыр гына көрсенеп куйды. Кешеләрне бәла йөртә, диләр, юк икән, бәхете дә җитәкли икән! Солдаттан кайткач, боларны ишеттем дә. ятып үләрдәй булдым Нигә шунда Карелия сазлыкларында ятып калмадым икән, дип үкендем. Синең бу көнгә кадәр исәнлеге өчен үкенгән кешене очратканың бар идеме? Андый адәм мин булам!
Шушы вакыйгаларны җиңел генә сөйләп биргәч. Марфа аны тагын да үзенә якынрак хис игә башлады. Була шундый чак. эчкә җыелган уй- хәсрәтләрне кемгәдер белдереп, бушатасы килгән халәт. Исмәгыйльнең дә, гүяки, күңеле тынычланып калды. Әмма, аның каравы, кызныкы
авырайды. Ул бу кадәр үк яңалыклар ишетермен дип көтмәгән иде. Егет тә аңа сөйләгәндә: «Сеңлем, курыкма миннән, андый яман кешеләрдән башыңны сакла!» — дигән киңәш бирә-бирә. кемлеген белдерәдер төсле иде.
Олы юл кечкенә инеш аша узганда, Исмәгыйль атын туктатып сугарды, озын-озын итеп сызгыргалап торды:
Эч. малкаем, эч!..
Аты, гүя, аның холкын яхшы белгән шәхси малы төсле барча әмерләренә буйсынды. Инеш аркылы чыккач, егет аркалыгын күтәрергә дип тартылган иде дә. ат яна чыккан яшел бәбкә үләнен чемчи башлагач, ашыкмаска уйлады
- Бераз ял итеп алыйк алайса, шулай бит, Марфа9
Мин каршы түгел.
Исмәгыйль, атын иреккә куеп, сөзәк яр читенә барып утырды Кулындагы алгы үрмә чыбыркысының очын суга манчыды Уйга бирелеп, күзләрен баеп баручы кояшка таба юнәлтте. Бәбәкләре тәмам кысылып, арган тәне йокыга чумган төсле иде.
Марфа исә, арбадан төшеп, арыш уҗымы аша, якындагы каенсарга карап юл алды. Моны хәтерләп калган егет
- Озак йөрмәгез, ул-бу була күрмәсен, дип сүз белән озата калды. Әмма кыз: «Акыл өйрәткәнче, артымнан килсәң ни була?» дип үртәлде. Тик Исмәгыйль урыныннан да кузгалмады. Сагышлы гына сызгыргалап, һаман да еракка, офыклар артына карашларын ташлаган хәлдә уйланды да уйланды.
— һай-һай-һайлар.
Марфа каенсарның эченә килеп керде. Басу-кырда сизелмәсә дә. монда талгын жил яшь яфрраклар белән уйный, сыпыргаланып йөри иде Кыз читтәге бер каенга килеп сөялде Югарыга таба үрмәләгән кырмыскаларны күреп, аларнын берсенең ю’лына бармагын куйды. Теге мескен, каршында көтелмәгән тоткарлык күреп, тиз ара өскә-аска карап куйды да. әйләнеп үтәргә мөмкинлеген искәрмичә бармак өстене килеп менде Марфа аны шунда ул җәһәт кенә каеннан алды, карашына якынрак китерде Көлке иде Болай ук булыр дип уйламаган бөҗәк аркылыга- буйга чапкынлый башлады Кызның эссе тыныннан шикләнде, пар мыегын уңлы-суллы йөртте
Электеңме кармакка1 дип көлде Марфа Моннан соң алдыңны- артыңны карап йөрисе
Кыз сискәнеп китте Аның янәшәсенә Исмәгыйль килеп баскан Көтмәгән иде.
Нәрсә булды?
Егетнең борчулы йөзен күреп, Марфа тагын да каушый төште.
Менә, диде, кырмыска тоттым
Егет аңа якынлашты, әмма күтәрелгән бармагында бер нәрсә дә күрмәгәч, елмайды да
Кая. юк бит? дип куйды
Ничек? дип Марфа ла аптырап китте Әле яңа гына шунда иде биг Куркыткансыз инде алайса.
Ә-ә-ә!..
Аларнын күзләре очраштылар Икесенә дә дөньялар тигезләшеп китте, тыннарына тыннары уралды, акыллары буталды, йөрәкләре урыннарыннан кузгалып, иреннәре иреннәренә сузылды Кем уйлаган шушы каенсарда урыс кызы белән татар егете берберсенең каен суыдай татлы вә шифалы бәхет һәм сәгадәт бүләк итәргә әзер мәхәббәт хисләрен чүпрә төсле кайнатып җибәрәчәк ирен очларының тәмен татырлар дип?
Гафу итәсез, диде егет, башын аска төшереп Әллә ничек килеп чыкты әле бу!
Шулвакыт юлның күтәрелеп алган җиреннән атлар белән килүче кешеләрнең өзек-өзек кенә җыр авахтары ишетелеп китте Көенә 3 «К У» №10 33
караганда, урыслар иде. Слеттан кайтучылар. Арбаларында ничә кеше барлыгы аңлашылмаса да, барсы бергә биш ат иделәр
— Безнекеләр кайтып килә...
Алар каенсардан төштеләр. Инде уҗымга үрелергә маташкан атның аркалыгын күтәреп, Исмәгыйль:
— Куып тотарлар, атлары яхшы, без юлны дәвам итә торыйк,— дип Марфаны арбага чакырды. Кыз тагын артка карап утырды.
Көтелмәгән аңлашудан соң, дөресрәге егет һәм кыз икесе дә яшертеп генә теләгән беренче үбешүләреннәп соң, бер-берсеннән оялып, сүз кузгатып җибәрергә кыймый бардылар. Әле ерак төсле тоелган теге юлаучыларның җырлаганнары тагын да ишетелә барды. Әмма Исмәгыйль атын куаламады Арбадагы алты капчык белән кызыксынган төсле, теләмәсә дә. сүз башлансын өчен алар хакында Марфа юри сорап куйды:
— Болар нәрсә?
Егет каерылып борылды.
— Нәрсәне әйтәсез?
— Капчыкларны!
— Ә, алармы? Йон! Безнең рәис шундый кеше инде Бер эш белән җибәргәндә, юл уңаена дип, тагын бер-ике йомыш куша. Районга китергән идем, контора ачык булмады. Биш әйләндем. Кешесе юк. Калдырып булмады. Тагын шулар аркасында ат куарга туры киләчәк Рәис орышыр инде. Башкаларга җиңелгә туры килде: алар кыш чыккан бәрәңге китерделәр, шуларны пристаньгә тапшырырга калдылар. Анда да тәртип булмады бүген, көне буе чират тордылар Кичкә генә җитештеләр, әнә.
— Нигә аларга җиңелгә килде, дисез? Киресенчә, сезгә җиңелгә килгән әле монда. Алты капчык йон атыгыз өчен дә авыр түгел
Кызның болай сөйләнүенә егет тагын көлеп куйды.
— Нигә алай дисез? Мин дә арбага бәрәңге төяп килдем. Әмма районга барып җиткәч, аларны иптәшләремнең атларына күчердек. Миңа ике йомыш кушылган иде бит!
— Алай икән.
Сүз тагын өзелеп каласы иде. Әмма Марфа ялгап китәргә ашыкты:
— Сез татарларның гомергә шулай инде, бер эш белән киләсез, биш йомышыгызны хәл итеп китәсез. Эшләгәндә эшләргә, ял иткәндә — ял итәргә кирәк!
— Сез башка төрлерәк шул.
— Юк, сез ул башка төрле, татарлар! Эштән һич тә башыгыз арына белми. Кем эшли, шуны эш ярата, гел чыгып кына тора һәм бетми дә тиз генә. Ә кем ял итә-итә маташа, аныкы гел белеп бара. Шулай түгелме?
— Шулайдыр да...
— Безнең авылга килеп, өйрәнеп китегез, шулайдыр да. дип әйтмәссез. Килерсезме?
— Болай чакыргач, һичшиксез! — дип елмайды егет, тагын каерылып. Марфаны күзләре белән иркәләде.— Иртәгә үк. Сезне кайдан табып була соң?
— Иске чиркәүдән сулга бишенче йорт Йә өйдә булам, йә капка төбендә, әгәр дә кичен килсәгез. Көндез, белмим кайда, нинди эш кушалар бит.
— Юк, көндез булмый. Мин дә эштә. Көтүләр кайткач авылдан чыксам да, караңгыда гына килеп җилешәм. Егетләрегез кыйнап кит- мәсәләр...
— Юк, алар әйбәтләр безнең.
Ул арада атларын шабыр тиргә батырып куалаган Марфаның авыл-дашлары аларны куып та тоттылар. Көлешә, җырлаша, шаярыша иделәр. Егетләренең кайсы йоклап ята. айный башлаганнары арбадан арбага күченеп, әле бер кызга, әле икенчесенә бәйләнгәндәй итә, үбә-коча иде.
Беренче арба туктамады. Исмәгыйль белән Марфага авыз тутырып көлделәр дә:
Кияү белән кәләш! — дип шәрран ярып кычкыра-кычкыра шаяртып уздылар.
Башкалар да аларга кушылды. Дүртенче арба үтеп киткәч. Марфа Исмәгыйльнең колагыннан үбеп алгандай пышылдады:
Мин сезне көтәрмен, Самуил!
һәм сикереп төште дә, арттагы арбага, бишенчесенә таба йөгерде. Андагылар куанып, аны үз кочакларына алдылар. Исмәгыйльне узганда, юри шаяртып:
Әй кенәз, кәләшеңне урладык бит, оттырдың!, — дип көлештел’әр.
Үр төшеп үр менгәнче артларыннан калышмый килде дә үз абызларына илтүче юлдан борылып китте. Марфа ана кул болгады Аныһ белән бергә башкалар дә селкеделәр:
— Саламалейкум, кенәз!
Башкаларга ияреп юырткан аты, ялгызы калгач, ашыкмаска булды, ахры, адымнарын акрынайтты. Әмма Исмәгыйль аңа сыдырып җибәрде: «Әйдә сәнә!»
Урыслар — сулга. Исмәгыйль уңга. Икесе дә берьюлы диярлек ике якка китеп күмелделәр.«Аларның атлары да яхшы шул. күмәкләшеп бәйрәм дә итә беләләр. Без татарның эш тә эш инде!» дип уйлап уфтангандай итте. Әмма татлы хыялларының пәрдә чиге күтәрелеп. Марфаны исенә тошерә-төшерә, күңеленә уелып калган чибәрлегенә сокланып, ничектер җиңеләеп киткәндәй булды. Ул җиңеллек аның кәефен күтәрде. Җай гына шуып барган төсле тузанлы юлдан тәгәрәгән арбасының тибрәнүе дә аның әллә арылудан, әллә кызның бүтәннәр кочагында китеп баруыннан бозылып калган күңелен ачарга ярдәм ит ге. сузын-сузып җырлыйсы килде. Әмма авыллары инде якын иде. СалгАя дип уйлаулары бар. Кемгә ошый, кемгә юк.
9
олариың барысын да сөйләргәме икән инде?» дип уйлады «Б Марфа, курыккан күзләре белән тикшерүчегә күтәрелеп карап.
Ул аннан җавап көтә иде.
Озак телсез утырыргамы исәбегез?
Юк. мыскыл итеп көлүче бу кеше тикшерүче түгел, тикшерүче болай ук дорфа кыланмас иде. Бар нәрсәне дә берьюлы искә төшереп бетерү мөмкинмени? Кайсын сөйләргә, кайсын сөйләмәскә белмәссең Ип яхшысы, Исмәгыйльне коткара торган нәрсәләр хакында гына әйтергә, вакларын телгә алып тормаска кирәк, һәм Марфа шулай эшләде дә:
Таныштык инде шунда. Дөресрәге, мин үзем аның мине ярата башлавын теләдем. Моның бит бер дә гөнаһысы юк. Киресенчә, хәзер урыслар белән татарларның катнаш никахларын мактап язалар. Сез дә каршы түгелдер бит?
Тикшерүченең тәмам ачуы кузгалды:
Мин монда ЗАГС бүлеге түгел, мин тикшерүче һәм бары тик бирелгән сорауларга туры, дөрес җавап бирүегезне генә таләп итәм Юкса үзегез дә аның артыннан олагырсыз! Белеп торыгыз!
Марфаның йөзенә аптырау билгеләре бәреп чыкты. Икенче бер тикшерүче. кыяфәтенә караганда, урыс милләтеннән булырга кирәк, иптәшенең болай җикеренүләрен бик өнәп бетермичә, үзенчә сүз башларга, сорау алу барышып үзгәртеп җибәрергә исәпләп баш күтәргән иде. тәмәке кабызып, бүлмә буйлап йөренгән татар: «Ярамый! Мин үзем!» дигән төсле кулы белән кырт кисте.
Исегезгә төшерергә вакыт бирдек, кирәк булса, тагын бирербез Алда көннәр бар. әмма чиксез түгел!
Күзе тәрәзәгә карап, ул туктап калды. Аның бу сәер халәтеннән сон иптәше дә шунда текәлде Боларның дәшмәвенә аптырап башын
күтәргән _Марфа да ирексездән шул якка карады. Анда берсе артыннан икенче кеше, кайсы чиләк, кайсы — көрәк, сәнәк кебек әйберләр тотып, кулларын селти-селти кычкырышып йөгерешкәннәре күренә иде. Урыс тикшерүчесе тәрәзәне ачып җибәрде. Хәзер аларнын нәрсә кычкыры- шканнарын аермачык ишетеп була иде.
— Пожар, пожар... Янгын, элеватор яна...
Команда бирелгән төсле, болар җәһәт кенә кабураларына үрелделәр, коралларының шунда булуына инанып
— Хәзергә монда калыгыз! Хәзер! - дигән кисәтү ташлап, берсе ар-тыннан икенчесе ишеккә ташландылар. Марфа баштарак нишләргә белмичә утырды, аннан соң тәрәзә янына килде Йөгерешкән халык төркеменнән өркеп калган атының башын тоткан малайны күреп, күңеле тынычланды: «Китмәгән икән әле, рәхмәт яугыры!» Шулай да көтми калуы да бар.
— Алешка, әй. Алешка! Хәзер чыгам, китә күрмә!..
Малай Марфаның тавышын ишетеп, каян килә икән, дип прокуратура һәм милиция идарәсе урнашкан бер катлы буйга озын агач йортның тәрәзәләренә эзләнеп карады. Кыз теләген яңадан кабатлады. Алешка ишеттеме-юкмы, кыз ул хакта онытып, болай таба якынлашып килгән, йодрыклар селкеп кычкырынган халык төркеменә бар игътибарын юнәлтте. Уртада карт елгачы икенче берәүне беләгеннән җилтерәтеп алып бара иде. Аның тоткыны сакал-мыеклы башын аска салындырган, әмма усал күзләре белән вакыт-вакыт уңга-сулга сөзеп куйгалый иде. Халык ачы сүгенә: «Мерзавец!» — йодрык төеп кычкырына, хәтта тегенең башына да менеп төшкәли, чәченә дә үрелә иде. Ул да түгел, артларыннан йөгереп килеп, моннан чыгып чапкан теге татар тикшерүчесе белән иптәше һәм тагын берничә милиционер карт диңгезче кулыннан мескенне тартып диярлек алып, халыкка артык кызарга ирек бирмәделәр. Төркем исә, моның белән ризалашып, адымнарын акырынайтты Тоткынны милиционерлар өстерәп диярлек алып кереп киттеләр, башкалар шунда калды. Озак та үтми, теге тикшерүчеләр һәм халык тотып китергән кеше Марфа утырган бүлмәнең ишегендә күренде. Тонык пыяла күзлекле татар керә-керешкә әмерен җиткерде:
— Иртәгә килсен, Василий, моңа повестка язып бир!.. Ә син. граж-данка Волкова, ягъни, иптәш Волкова, барысын да исеңә төшереп, иртәнге җидедә иртәгә монда бул! Аңладыңмы?
— Әйе...
Ул арада язып тутырырга өлгергән повестканы икенче тикшерүче аның кулына тоттырды. Татары әмер тонында куып ук диярлек чыгары i җибәрде:
— Бар-бар. иртәгә төгәл килеп җитәсе бул!
Марфа саубуллашмыйча да урамга чыкты. Әле яңа гына монда ат башы тотып басып торган Алешканы эзләде Әмма ул ахмак малай, көтеп тормастан. китеп тә барган иде. Марфа бу хәлдән егылып китәрдәй булды: «һай, шапшак малай актыгы!»
Хәзер аңа авылларына кадәр җәяү кайтырга кала. Нишлисең бит. бу кадәр шаулашкан халыктан куркып та качарга мөмкин. Күпме көткәч, азагына кадәр аз гына сабыр итмәгән.
Баскычтан акырын гына төшеп, Марфа олы юлга таба атлады. Икмәк кибете ягыннан яңа пешкән калач исләре килә иде. Анда кереп, күчтәнәчкә берәр ризык алырга уйлап, кыз тыкрыктан шул якка таба борылды. Тәбәнәк һәм кысынкы тәрәзәле өйләрне узгач, кибет каршысындагы т аш җәелгән мәйданчыкка килеп чыкты. Сөенеп куйды. Ул утырып килгән ат шушында иде. Койма буена бәйләнеп, тәмам усалланган чебен-черкиләргә баш вә коерыгыи селки, уңга-сулга тартылгалый, монда торуына бер дә риза түгел иде.
Ул арада кулына калач тоткан Алешка да йөгереп чыкты. Алар йөзгә-йөз очраштылар Малай көлеп җибәрде һәм акланырга кереште:
Тиз генә әйләнеп килермен, дигән идем Чыгардылар дамыни? Кибеттән берәр нәрсә аласыгыз юкмы соң? Көтеп горам
Кереп чыгыйм. .
Эчтә кеше бөтенләй дә юк иде. Олы корсаклы сатучы татар адәме, майлы күзләре һәм тирләгән йөзе белән җәелеп елмайган хәлендә уфылдап. бер капчык он өстендә утыра иде. Марфаны күргәч, йөрисез шунда, дигән гөсле канәгатьсез генә:
Нәрсә кирәк иде? — дип ашыктырды
Кыз, сайланырга исәбе бар кеше төсле, киштәләргә күз ташлады. Кибет әллә ни бай түгел икән. Перәннек. сохари, яшел чәй һәм кирпеч* кирпеч икмәктән гайре нәрсә юк. Марфа татлы перәннек белән икмәк сорады. Тегесе ялт кына үлчәп маташканда сөйләнә-сөйләнә өч хатын килеп керделәр. Ирексездән аларның сүзләре кызның колагына үтте.
Менә нишлиләр бит, ә?—дип, тыр-тыр чәтни иде озын буйлы ябык хатын. Халык дошманнары белән ил тулды. Элеватор кадәр элеваторга көпә-көндез бит! Халыкның эштән тукталган чагын көткән ул! Ут төрткән бит! И-и, кабәхәт
Шулай-шулай. малайгынам. шулай-шулай. ли я-ди я ике ягында икс юантык һәм буйга тәбәнәгрәк ике хатын сүзләрен җөпләп бардылар, әңгәмәләренә караганда, әле яңа гына очрашып, бер-берсснә нәрсә белгәннәрен уртаклашырга тотынганнар иде булса кирәк
Кибетче ир Марфаны бөтенләй онытты. Аларта таба тартылды һәм сораштырырга тотынды
Ишетеп кенә калдым. Бара да алмадым! Кем яндырган, эләктер-гәннәрме әллә?
Шунда ук тоттылар, шунда ук! Яндырып җибәргән дә. малай мин сиңа әйтим, торып йөгергән. Элла ярый Митрофан күреп калган
Кайсы Митрофанны әйтәсең соң син? Теге тиленеме?
Нишләп ул булсын. Аясының йортына ут салсалар да кузгаласы юк Маякчыны әй1әм. маякчыны. Әле дә ярый шунда гына маташкан вакыты икән. Ярый әле эләктергән. Юкса үзенә сылтарлар иде Куып та тоткан, теге китереп тә суккан Ә бу. хан. аягына етылып катырган. «Тукта, дип әйтә ди. Үтерәм. хайван!» Тавышына елгачы Митри күтәрелгән. Ә теге, ә теге, мин сиңа әйтим, кулгык аегыннан гына корал чыгарган да. Мигрофанга аткан. Митри килеп җитешмәгән булса, качасы икән Митрофан да батыр кеше икән, аягыннан эләктергән килеш җибәрмәгән. Тавышка халык җыелган, халык. Маторда эшләүче Габделмән сөйләде, малай. Габделмән үзе шунда булган Митрофанны арбага салын. тиз ара духтырга озатканнар, хәле начар, ди Теге дошманны милициягә илткәннәр
Кем иле икән, танымаганнармы?
Сул ягындагы ха панның соравына игътибар да бирмәстән. бу һаман туктый белми сүзен дәвам итте.
Ярый әле патроны бер генә булган, соңгысы, диме. Юкса Митрине дә харап итәсе икән. «Миңа төбәде. Ходай рәхмәте, мылтыгы атмады!» дип сөйли икән Митри
Когы алынгандыр үзенең дә.- дип куәтләде геге сорау биргән хатын Иллә дә ба i ыр кеше икән үзе! .
Ник батыр булмасын, ди. Иделдә йөреп, җанга-тәнгә ныгып беткән инде ул. Тегене дә җилтерәтеп кенә илтеп биргән. Урыс авылындагы, теге, боярда! ы колхозны әйтәм. андагы пожарны ул иптәшләре белән оепп ырт ан. ди. бит Берәү генә түгелләр, ди. Биш-а i тау. ди «Барыгызны да комарскийга биетәбез!» дип әйтәләр, ди Раиф урманнарында качып яталар икән Берсен тот каннар инде Монысы да эләккән.
Тәмам түземлеге калмаган иптәш хатыны тагын соравын кабатлады. Әмма сөйләүче әллә ишетмәде, әллә ишетергә теләмәде. Сүзен бүлдереп, кибетче сорагач кына
— Бер дә әйтә алмыйлар. Бу якларныкы түгелдер, бер дә үзебезнексләргә охшамаган, диләр. Какча йөзле, сакал-мыеклы. бик тә гонарлы адәм. ди. «Болар бар да минеке булырга тиеш Минем хәләл малларым, минем хәләл икмәкләрем!» — дип халыкка җикергән.
— Бәй. ахирәткәем, әллә соң боярның малайларыннан берсе микән?- дип сорау биргән хатын тагын сүзгә тагылып китәргә маташты.— Башка кеше андый каты итеп әйтмәс. Йортлары да урыс колхозына калды түгелме соң? Сарай кадәр иде бит. Ул кадәр мал.тары-мөлкәтләре сагындырадыр шул. Эченә чыдый алмагандыр. Аларның байлыклары белән рәхәтләнделәр дә соң урыслар. Бүлмә җиһазларына кадәр бүлешеп ташыганнар, идән сайгакларын да куптарырга керешкәннәр дә икән, мәктәп буласы дип туктатканнар. Хәзер балалар йорты, детдом ачалар, ди. инде.
— Тегесе кем иде икән? Ансын бит татар, диләр. Фин сугышында да катнашкан икән. Бергә иделәр микәнни?
Ахирәтләрнең өченчесе биргән бу сораудан соң алар телләренә салы-нудан туктап калдылар. Кибетче. Марфадан акча санап алгач, бу хатыннарга карап, янгынны ничек сүндерергә өлгергәннәрен сораштыра башлады. Марфа, ишеткән кадәресенә канәгатьләнеп, шул ук вакытта Саму- илын хурлауларына көенеп. Алеша янына чыкты. Йөзе борчулы һәм агарган иде Малай исә моңа игътибар да итеп тормады. Арбага җәелеп утырган җиреннән кузгалмыйча гына Марфаның менгәнен көтте Чебен- черкидән үзен талагуга тәмам аптыраган ат. дилбегә башы бушауга, юыртып ук алып китте:
— Кайту ягына таба булгач, бу да йөгерә.— дип көлде Алешка, әмма Марфа аның сүзләрен ишетми иде. Башында бер генә сорау тугыланды: «Самуилның башкайларын гына ашарлар микәнни? Әллә соң гаепләре хактан да бармы? Юк. ышанырга ярыймы соң кеше сүзенә!»
10
ле берничә көн генә элек, бу вакыйгаларга кадәр, унсигез яшьлек шаян һәм бәхетле кыз иде Марфа. Теләсә, авылларындагы барлык егетләрне колы итә ала иде. Шушы хәсрәтләр бер-бер артлы остенә килеп өелгәч, тәмам уйчанланып, олыгаеп китте. Шулай бик кыска булды микәнни аның яшьлеге? Күбәләк гомере кадәр генә?
Самуил белән каенсарда ирен очларыннан гына сер алышкан көнне ул нинди бәхетле иде бит! Күчеп утыргач та егеттән күңел күзен ала алмый кайтты Дус кызлары шаяртканга да. арбадагы Федорның исереккә салышып күкрәкләрен кыскалауларга да әһәмият бирмәде. Чаттан аерылып киткәч, йөрәге өзелеп калгандай сикерде, кошлар кебек Исмәгыйль артыннан очыплар җитәсе килде. Юл буе теләк теләде, киләләр генә күрсен инде. диде.
Рәхмәт яугыры. егет килде. Аның юл буйлап эңгер-меңгердә үз авыл-ларына күтәрелеп атлаганны бакча башыннан ук күреп торды Марфа һәм каршысына йөгерде. Бер дә итагатьсезлек дип тормады, чөнки аны башкаларга күрсәтеп, рәнҗеттерәсе килмәде.
Алар урам юлга бер генә дә аяк басмадылар, һаман да ындыр артларыннан гына йөрделәр, арыш басуында шаярыштылар. Дөресрәге. Марфа үзе тәвәккәл булды. Әгәр дә егетнең башын әйләндермәсә. акылын адаштырмаса, күңеленә кереп оялый алмам, мәхәббәте сүрелер, дип уйлады Самуилның намуслы икәнлеген тиз төшенде, шунлыктан җаны- тәне белән бирелде Аның башларыннан, киң җилкәләреннән йомшак учлары белән иркәли башлап, куенына керә иде дә. иреннәреннән өзелеп кенә колакларыннан тешли, ашап йотардай хәлгә җитә иде. Самуил баштарак үзен ныгытма кала төсле нык тотса да. бу кадәр иркәләүләргә сабыры бетеп, саташулы сүзләр белән хисләрен белдерә һәм мәхәббәт
иркен.» бирелә иде. Мондый уеннары көн дә кабатлана барып, кочышып- үбешеп кенә туя алмас хәлгә төшкәч. Марфа тагын үз теләге белән тәвәккәлләде, ет етнен иңенә богау салды, җаннарын гына түгел, тәннәрен дә кавыш I ырды Мондый бәхет вә рәхәтлекне гомерендә беренче тапкыр татуы иде. аның кабат-кабат булуын теләде. Ана башка кеше, бүтән ир кирәк гүгел. бары Самуилы гына янында күренсен, тәкате югалып, тизрәк шул арыш басуына ашыктыра. Хәтта бу рәхәтлекләрнең ахыры яманлык белән тәмамланыр дип уена да кертеп карамый иде. Менә хәзер бар да бс1 те. Аларны язмыш аерды, бәхет агачына балта чаптылар. Яңа гына башакланып килүче сөтле арыш басуында алар сернең төбенә төшенгәннәр иде, июнь урталары үтеп, августка керүләре булды, табигать ничек көзгә авышса. Марфа һәм Исмәгыйльнең дә мәхәббәт чәчкәләре өстенә кырау төшеп, бәхетләрен харап итте Нигә кечкенә генә кеше гомере олы сөенечләрне күтәрә алмый икән? Артык бәхетле булырга да ярамый шул, дошманнар көнләшмәсә, күкләр нигъмәттән аера...
Алешка бер генә тапкыр да чыбыркысын күтәреп карамады, килгәндә ялындырып кына атлаган куштан бия юыртудан туктый белмәде, хәтта олы юлда очраган Марфа беренче гапкыр егетен үпкән инеш вә каенсар яныннан да үтеп киткәне сизелмичә калды, үргә дә чабып кына менә бирде. Аның артында чат. Юлның берсе Исмәгыйльләр авылына төшеп китә, икенчесе, бара-бара да, тигез кырларны узгач, калкулык сыртына урнашкан Марфаларнын авылына илгә Аның уртасында ак таҗ төсле балкып элеккеге бояр Вороновский яшәгән затлы сарай, тирәсендә бакчалар, бераз арырак әйләнә-1 ирәдәге барлык каргаларны үзенә җыя торган чиркәү, биш капкадан сон аларның, Марфаларнын нараттан салынган, такта түбәле, алма бакчалы йортлары, егыла башлаган мунча һәм лапаслары болар барсы да сөрелгән звонарьнең1 хуҗалыгы. Волков Тимофсйның бәхетенә сове пан тигән өлеш.
Звонарыте авылдан угыз бишенче елда алып киткәннәр Егерме беренче елда Кызыл армиядән бурлак малае Тимофей Карпович кайткач, аның бәхетле күзе шул звонарь кызы күркәм Василисага төшкән. Өйләнешергә уйлаганнар, бу уңайны файдаланып, звонарь яхшы гына туй уздыргач, кияүләре совет яклы кеше саналып, егерме дүртенче елда сөрелүдән котылып калган. Әмма колхозга бер дә күңеле тартмаган. Кулга алынуы шуның аркасында гына булган
Марфа менә шул йортта егерме икенче елда май ахырында дөньяга килгән, бабасы чукындырган, әги-әнисе сөендергән бердәнбер бала Шунлыктан иркә дә, шаян да, үзсүзле дә булып үскән иде
Туган авылларында баш га дүртьеллык, аннан җидееллык мәктәпләрне тәмамлап, унбиш яшеннән колхоз эшенә тартылган Марфаны иптәшләреннән соңарып кына комсомолга алдылар Моның сәбәбе бабасына яхшы мөнәсәбәт аркасында иде Әмма әтисенең данлыклы кызылармеец икәнлеген исәптән югалтырга һичкемнең батырчылыгыннан килмәде. Арада кызның уңган һәм тырыш булуы да файда бирде. Комсомолга кергәнгә кадәр үзенә карата яхшы хөрмәт күрмәгән Марфа тиз арада бер башка күтәрелеп китте Йөзгә-биткә матурлыгы көннән-көн артты, һәм менә аны быел, мең дә тугыз йөз дә кырыгынчы елда, слетка да алып бардылар. Бу шатлык-куанычлар барысы бергә җыелып килгән бәхет иде. Ахыры яхшыга илтеп, сәгадәткә тиендерергә тиеш исә дә. янгын чыккан төннән соң бөтен ышанычлары җимерелә башлады Унсигез яшьлек кыз бала һич гә болай булыр дип көтмәгән иде
Куштан бия үртүбән кушаяклап чаба башлагач. Алеша дилбегәләрен ике куллап катырак тартып җибәрдеме, әллә инде берәр нәрсәдән өркепме. тукталды ла калды. Юл чагы иде.
11әрсә булды?
• Чиркәү чаңны сугучы.
— Бармый, өректеме? — диде Алешка.—Сулга тарта, татар атыдыр бу!
Марфа арбадан төште. Ат тезгененә баскан, шунлыктан дилбегә башындагы малайның нәрсә теләгәнлеген аңламый газаплана иде.
— Хәзер ..—диде Марфа. Ашыкмый тор. тезгенен алыйм. Баскан бит, күр инде. .
Күтәреп бәйләде Ат тагын йөгерергә әзерләнде, арбасы да түбән таба этә иде.
— Әйтә җәһәтрәк!.. _
— Юк. Алешка, мин җәяү кайтам . Өйдәгеләргә әйт, хәзер кайтып җитәм, борчылмасыннар. Көтеп торганың өчен рәхмәт!
— Әллә тилердеңме, унбиш чакырымнар бар бит әле!
— Юк. моннан сигез генә! Туры сукмактан бөтенләй дә юк! Булса, биштер...
— Иблис...
— Ярар, бар, ачуландырма. Болай да күңелем кителгән вакыт, син дә монда теләсә нәрсә такылдыйсың, малай актыгы...
Алешаның ачуы килеп, сипкелле бите кып-кызыл булды. Хәзер кыз өстенә берәр оятсыз сүз ташлый инде бу.
Әмма батырчылыгы җитмәде. Куштан бия алга тартылып куйды.
— Ярар, әйтермен,—диде дә Алешка дилбегәсен качып куйды — «Неу!» диләр сиңа.
Шушыны гына көткән төсле ат юыртып китте. Төенчеген кулына тоткан Марфа юллар чатында басып калды. Сул тарафта, калкулыклар арасына кысылып яткан татар авылы аның киләсен көтми иде. Әмма ул шунда таба атлады. Көзгелектәгечә яктырткан кояш исә, озын һәм җиңел нурлары белән, гүяки, кулын сузган кебек: «Бар-бар!»—дип артыннан этә, фатиха юллый иде.
Анда килеп кергәндә, инде кызыл шәфәкъ сүнеп, кич иңә башларга җыена, урамнар буш калганлыктан, Исмәгыйльләрнең өе кайдалыгын сорарга кеше күренмәде. Мондый вакытта, урыс авылы булса, капка төпләре саен исермеш ирләр вә хатыннар җыелышып, гайбәт сагызын чәйнәр иделәр, ә болар, сукыр тавыклар төсле, өйләренә кереп посканнар.
Марфа акырын гына атлый бирде. Бу татар авылының, шактый гына фәкыйрь хәлдә торса да, төзеклеге һәм тәртиптә икәнлеге күзгә таш-ланырлык иде. Кыз үзенең туган авылын искә төшерде: бу юл башында— тирес, анда-монда яңгыр сулары җыелып, җәйләр буе сасып-сөрсеп бетә, ихаталар бүсек-җимерек, чүп-чар, исерек адәмнәр төсле уңга-сулга сузылып яткан, кирәк-кирәкмәстән мыркылдаучы чучкалар, болар өстенә— ишелеп китәрдәй байлык, бәрәкәт...
Көтүдән аерылып калган карт сыерын куып килүче берәү күренгәч, Марфаның йөзе балкып, аның каршысына ашыкты. Чандыр гына, буйга озын, өсте-башы мен ямаулы, кыска җиңле күлмәк, үзенә кысан чалбарлы малай иде ул. Кулындагы чыбыгы белән сөяккә генә калган сыерның сыртына сукты:
— Ашык, диләр сиңа, савылмаган да бит әле син!
Болай әйтүе бик тә сәер иде. Бу кадәр тире вә сөяккә калган сыерны да саварга мөмкин микәнни?
— Берүк әйтсәгез иде. Исмәгыйль абыйларың кайда яши?
Сорауны ишетүгә туктап калган малай ялт кына тар ыштанын өскә тартып куйды. Сүзләреннән бигрәк, Марфаның үзеннән шикләнеш «Бу марҗа монда нишләп йөри икән?»- дигәндәй сәерсенеп калды. Кыз тагын да татарчалаштырырга тырышып, русчасын жимерә-җимерә соравын кабатлады
— Исмаил абы йорты кайда? Исмаил абы...
Малай, әллә сәерсенеп, әллә шикләнеп, әллә инде бөтенләй аңламый-чамы, җилкәсен сикертте, чыбык тоткан кул аркасы белән борынын изеп
куйды. Куучының тукталуыннан файдаланып, сыеры койрыгын күтәрде, тизәк салды.
Исмаил абы.. дип Марфа соравын икенче тапкыр кабатларга җыенган иде, малай җәһәт кенә бүлдерде:
Аңладым инде, аңладым .. Менә бит. каршыда гына!
Борынын изүдән бушаган чыбыклы кулы белән ул сул яктагы миләш куагы артындагы тәбәнәк өйгә төртеп күрсәтте Күтәрелгән кулындагы чыбыкны күргәч, сыеры урыныннан кузгалып китте, артык сүз әйтмичә, малай да аңа иярде. Самуиллар йортына күз ташлап өлгергән Марфа:
— Рәхмәт! — дип әйтергә ашыкты Капка төпләренә якынрак килде. Ишекләренә күз салды. Киң итеп эшләнгән баскычларының иркен башында бер ялгызы гына басып торган җиз комган: «Без монда мөселманнар гына яшибез!» - дигән кебек сак тора иде. Ишек алларында эт-фәрман күренмәде. Арырак, лапас астына кертеп сөялгән уфалла арбасы, киселмәгән утын һәм чабылмаган чыбык-чабыктан башка, аргы читән казыгына табаны белән өскә каратып эленгән күнитекләргә күзләре төшкәч. Марфа Самуил- ның үзен күргән кебек рәхәтләнеп китте Җил капкага тартылды, ачарга дип ябышты. Әмма юкә бау белән ныклап бәйләнгәнен күргәч, эчкә үтәргә кыймады Чыннан да ятканнар булса кирәк! Нигә кеше борчып йөрергә?
Марфа уңына һәм сулына карады. Кеше күренми иде Җәһәт кенә озын толымыннан берничә чәч бөртеген йолкып алды да читән казыгының кояштан вә яш ырлап яргаланып беткән очына кыстырып куйды һәм теләү теләде:
Башымны шушы нигезгә китер... Миннән бүтәнне монда кертәсе булма...
Эшен башкаргач, беренче тыкрыктан ук борылып, бакча артларына күтәрелеп, үз авыллары тарафына илтә торган юлга таба ашыкты «Бәхетле булачакбыз әле без синең белән. Самуил! Бик бәхетле булачакбыз! Көтәрмен мин сине! Нахак бәладән котылырсың, һичшиксез, котылырсың! Иртәгә барам да барысын сөйләп бирәм! Чыгарырлар, нишләп чыгармасыннар! Гаепсез кешене төрмәдә ябып тоталар, димени!»
Шактый ара җир үткәч, сукмак читенә чагып, төенчегеннән прәннек алды, тамак ялгарга булды Кич тыныч кына иңеп, ярымай җай-җай күтәрелә иде. Бераз читтәрәк ялтыраган җыентык суда бакалар гөрләшә, әрем араларында гамьсез чикерткәләр сайраштыргалый һава салкынча. рәхәт, һичкемнең һичберсендә хәсрәте юк һәммәсе аерым, үз тормышлары белән яшиләр, тынычлыкка кинәнәләр
Марфаның соңарып йөргәненә күнеккән әти-әни бу юлысы ятмаганнар, алгы өйгә ут алып, аны көтәләр иде Кызлары кайтып керүгә, икесе дә сораулы күз карашларын аңа текәп, ачуланырга ниятләнгән җирләреннән йомшарып киттеләр.
И бала, диде әнисе Ниләр генә булды синең белән? Кайларда гына таныштың шул татарың белән? Бабаң хәсрәте генә җитмәгән идемени безгә? дип бер-бер артлы сорауларын яудырырга тотынды Менә хәзер кызып китеп, орышуга да күчәргә мөмкин иде Әмма газиз әткәсенең хәлләре исенә төшеп, күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чык- гы. Әгәр дә шул хәсрәтләре башларына төшмәсә. Марфаны кулдан ычкындырасы түгелләр иде Күңел күрмәгәнне күз дә игътибардан читтә калдыра шул. Алар әле кызларының саф икәнлегенә ышана, барысын да белеп бетерми иде
Марфа да үз хәлен сөйләргә җыенмады Әнисе әйткәннән бабасы исенә төшле. Нинди укымышлы зат иде бит! Совет кергәч, моңа кадәр еш ишетеп тә, укырга туры килмәгән Маркс һәм Ленин китапларын найлардандыр юллап табып, шуларга ябышты ул, хәтта урыны-урыны белән шактый сүзләрен укучылар дәфтәренә күчергәләп. читләренә сораулар куйгалап. килешмәгән фикерләрен теркәш тергәләп тә барды Бигрәк гә ике китапка ихласы төшеп, үз ишләре һәм кызылармеец кияве белән бәхәскә кергәндә, шуларны болгый-болгый күрсәтә һәм
— Укыгыз, боларда ничек яхшы итеп аңлатканнар, күзләрегез ачылыр иде Сез социализм төзергә җыенмыйсыз! Маркс та. Ленин да аллабыз Иисус Христос кебек өйрәтәләр, яманлыкның кайдан һәм ничек килгәнен бик оста аңлаталар.— дип кызып китә иде
Аның сөекле китапларының берсе Бахның «Ачлык патшаосы Маркс «Капиталымна аңлатма булса, икенчече Ленинның «Дәүләт һәм инкыйлап» брошюрасы иде. Ул әсәрләр аны тәмам коммунизм юлына кертсә, шул ук вакытта башына да җиттеләр.
Бара-бара карт звонарь шундый дәрәҗәгә җитте ки. дәүләт булмаска тиеш, ул иң зур явызлык, дигән сүзләрне ешрак кабатлый башлады. Гәзитләрдә халык дошманнары хакында хәбәр ешая төшкәч, моның белән дә килешмичә: «Алар берсе дә дошман түгел! Халыкка һичкем дошманлык кыла алмый, халыкка халык кына дошман була! Кеше — кешегә! Төп дошман—дәүләт һәм акча, бәндәләрне шулар аздыра, шулар явызлыкка китерә, чөнки алар үзләре төп явызлык, адаштыручы!»—дип сөйләгәннәре органнарга билгеле булып, кара төндә иске йортыннан алып киттеләр. Авылда идарәне үз кулларына тоткан рәисне дә районга чакыртып:
— Нигә моңа кадәр кулак калдыгын, халыкның канын имеп ятучы динчене аткармадыгыз, нигә яшереп калдырдыгыз! — дигән сүзләр белән ачуланып, җаны коелыр дәрәҗәгә җиткерделәр. Озакламый рәислегеннән да алып ыргыттылар Моңа кадәр якшәмбе көннәрдә качып-посып кына чиркәүгә җыелучы әби-бабайларга да юл бикләнде. Гыйбадәтханәнең тимер ишекләрен каерып ташлап, эчендәге бар әйберне туздырдылар. Алтын буяуларын кыргычлар белән кыргалап йөрүчеләр дә булды. Әмма башка авыллардагы төсле чиркәүләрендә ат абзары ясатмадылар. мәктәп тә ачмадылар. Чөнки бояр Вороновскийдан калган мал-мөлкәт мәктәбенә дә. абзарлар өчен дә, башкасына да бише белән җитә иде.
Халык теле — хаклык теле шул. Карт-коры шушы бәлаләрнең һәм-мәсендә Маркс-Ленинны укып җенләнә башлаган звонарьне гаепләде. «Ул гына авылыбыз өстенә иблисне чакырды! Звонарь булып, поп белән бер табыннан ашап ятты-ятты да ахырда үзе мөртәт хәленә калды!» — диделәр. Бүтән төрлерәк сүз сөйләсәләр. Марфаның әнисе болай ук борчылмас иде. Әмма әтисен денсезлектә һәм иблис ялчылыгында гаепләп. Христос дошманы дип бәддогалар укыгач, башы авыртуга, күңеле болгануга чыдарлыгы калмыйча, авыруга әверелде. Анысы-монысы килеп өстәлде, кызының егете белән булган вакыйгалар. «Кеше баласы әле. ул татарга ни булсын! Кыз бөтенесен дә белеп бетерми, шөкер, котылдык әле!»—дип җиңел кулдан гына үтеп китәренә ышанган иде. бик алай килеп чыкмады. Менә бит. повестка белән милициягә чакыртып алдылар. «Бергә йөргәнсез, бергә эшләгәнсез!» дип ябып та куйсалар, нишләрсең?
11
__ акытыннан алда килеп җиткән Марфаны, повесткасын күрсәткәч, милиционер хатын канәгатьсез генә озатып, кичә тикшерү бары-шында катнашкан теге урыс Василий утырган бүлмәгә кертте.
— Повестка буенча чакыртылган Волкованы китердем' дип белдергәч. кызның ачуы кабарып алды. Ничек китерсен, ди. ул? Марфа үзе килде бит.
Тикшерүче өстәлгә куйган повесткадан озаклап-озаклап сәгате-мину- тны карады, стенага сөяп куелган олы зур көзгегә күз ташлады. Сәерсенеп китте Урыныннан кузгалып, акырын адымнар белән атлады.
— Утырыгыз, басып тормагыз!—дип Марфага узып барышлый гына тәкъдим ясады.
Сөйләшү озынга булачагын күз алдына китергән кыз күрсәтелгән урыша якынлашты.
Төенчегегезне монда бирегез!
Марфаның кулыннан алып, читтәрәк юрган өстәл өстенә куйды. Аннан сон дивар биеклеге сәгатьнең олы ишеген ачып, чылбырын тартты, тукмакларын күтәрде, ишекне ачып:
Дежурный, сәгать ничә? дип кычкырды
Коридорның аргы башыннан теге милиционер хатынның чырылдык тавышы ишетелде:
Ипгәш лейтенант, сигезенче биш минут!
Кычкырма шулкадәр... дип, рәхмәт урынына усал эндәшеп, вакытны дөресләде. Сәгать алтынчы яртыга килеп җиткәндә туктап калган иде
Телен кузгатып җибәргәч, тонык кына саный-саный. үз җае белән йөрергә тотынды. Байлардан калган бу мирас ватылуны белми һәм яңа хуҗаларына тагын йөз ел хезмәт итәргә әзер иде.
Тикшерүче арган кыяфәт белән сәгать ишеген япты, өстәл янына килеп, кәгазьләрне, өстендә яткан папиросын алды. Тәрәзә янына җиткәч кабызды Озак һәм суырып-суырып тартты да тартты. Марфага бер генә сүз дә әйтмәде, сорау да бирмәде Бөтен кыяфәте гөне буе кораб бушатып арыган бурлакны хәтерләтә иде.
«Теге татарның килеп җиткәнен көтә, ахрысы! дип уйлады Марфа, утыртан җиреннән чак кына да кузгалырга куркып Бүген кичәге төсле авызыма су кабып утырмыйм, сөйлим дә бирәм! Бәйнә-бәйнә барысын да! Нәрсәгә оялырга тиеш ди әле ул? Кешенекенә тимәгән бит. үзенеке!»
Әмма кичәге күзлекле татар һаман да күренмәде. Тәмәкесен тартын бетергәч, бармак очын төкерекләп, тикшерүче аның көленә басты Кинәт йот керә башлады. Буылып-буылын киткәндә яртылаш бөгелеп төште Марфа графинга үрелмәкче. су тогтырмакчы иде дә. ярыймы-юкмы. кем белсен, тыелып калды. Ул да түгел, тикшерүче сузылып шунда үрелде, графинны айкый-чайкый стаканга бушатты, гиз генә алып эчте Ютәле басылды Урынына килеп, башын артка җибәрде, ял алгач, әйтеп куйды
Аклардан калган күкрәк ярасы бар. кайвакыт шулай буып, тамактан тота.
Шулайдыр инде. Марфа куркынып утыра бирде Менә хәзер җикерер, сорау ала башлар, башын катырыр, дип көтте. Барысын да сөйләр ул. бер яшерен сере дә ток бит тикшерүчедән
Синең дә әтиең кызылармеец бит әле?
Бу көтелмәгән сораудан кыз аптырап китте, кичәге ялгышын кабатламыйча. тизрәк җавап бирергә ашыкты:
Әйе Волков Дмитрий Алексеевич
Беләм-беләм. шәп егет синең әтиең. Мишка Волк Аның белән бергә Казаннан башлап Уралга кадәр бергә булдык Ул яраланды, без алга. Мине соңрак эзләп тапты аклар пулясы Әтиеңә миннән сәлам әйт. Васька Дурнойдан, диген. Ул белә кем икәнемне, борчылма. Дурной дигәннәре кушамат кына. Шул сүзне бер дә телемнән төшерми идем. Дога урынына да. сүгенгәндә дә әйтелә иде инде, аңлыйсыңдыр
Әйе..
Кыз һаман да ачылып китә алмыйча, аскы иреннәрен тешләгән хәлдә башын иеп утыра бирде.
Павел Зоринда укыдыңмы'1
«Моның эшкә ни кат нашы бар икән?» дип тагын да күңеле бозылудан Марфа елар дәрәҗәгә якынлашып килә иде. Әмма җавап бирми калдыра алмады Барысын да сөйләргә ниятләп килгән иде бит Ә бу бөтенләй әллә нәрсәләрне сорап утыра, чыннан да Дурной, белеп кушамат такканнар икән, үзенә.
Шулай бит?
Copay кабат тангач, Марфа онытылып киткәнлеген аңлап, болай кыланса, үзенә начаррак буласын төшенеп, җавап тотарга ашыкты:
— Әйе...
— Аттылар аны. Халык дошманы, дип Соңыннан акладылар. Гаебе булмаган Ялгышлар безнең эштә дә очрый, кайдан барысын да белеп бетерәсең. Мәскәүдә бик яхшы китабы чыккан булган, атеизм буенча иптәш Сталинның үзенә барып җиткән. Казанга шалтыратып сораган. Кайдан белгәндер безнең якныкы икәнлеген. Әйе, алар барысын да күреп, бөтенесен күзәтеп тора. Ялгыш атып өлгергәннәр шул. Хәзер гаиләсенә пенсия түлиләр...
Марфа: «Нәрсә әйтергә икән моңа?» — дип аптырап утырды. Әле генә елан җибәрергә әзер булган кыз инде тынычланып калды. Тикшерүче сөйләде дә сөйләде, үзе әледән-әле сәгатенә карап куйды. Теге татар күренмәде.
— Иң кирәге — үзтәнкыйть булырга тиеш, дөрес аңлагыз. Партия безне шуңа өйрәтә. Мондый эштә ялгышмый мөмкин түгел. Иң кирәге, тирәнгә киткәнче, вакытында күреп, туктату хәерле.
Сөйләшүгә башкача әзерләнеп килгән кызның күңеле бу сүзләрдән соң акрын-акрын гына булса да ачыла башлады. «Самуилны азат итәләр микәнни?» — дип уйлады ул. Кичә әнкәсенең еларга җитешеп сөйләгән сүзләрен исенә төшерде, ярыймы-юкмы икәнен дә аңларга өлгермәстән сорап куйды:
— Бабам Звонарев?..
Әмма ярты сүзе авызы эчендә тоткарланып калды.
Дурной ниндидер кәгазьләр актарды. Арадан берсен сайлап алды, текәлеп кенә Марфага карап куйды, язылганнарга күз йөртеп чыкты, тагын башын күтәрде.
— Әтиеңне чакыртып.’ үзенә тапшырырмын, дигән идем. Болай да борчулары күптер. Шулай да мин белдерергә тиеш. Кайтарып бирерсез.
Кызга ярым бастырылган, ярым кулдан тутырылган кәгазь кисәген тоттырды. Икенчесен, олырагын, папкасына кире салып куйды. Марфа укырга теләде, әмма хәрефләрдә күзе ияләшеп җиткәнче, тикшерүче үз теле белән әйтеп бирде:
— Бабагыз Митрофан Васильевич Звонарев гаепләрендә акланмады. Казанда, төрмә шифаханәсендә, апрель аеның, анда ундүрте диелгәнме? Папкасын ачып карады.— Әйе, ундүртендә кара тифтән вафат.
Кызның күңеле тагын ватылып китте. Әмма күз керфекләре коры, әрнүе юк иде.
— Менә шулай!..
Исмәгыйль Вәлиевне. ничек дисез әле, Самуилны яратасыңмы сон?
Бар сораганнарына да җавап бирергә ниятләнеп килгән Марфа берьюлы ишеткән авыр хәбәрләрдән соң хәтерен чак-чак кына җыярга өлгерде.
— Әйе, яратам!
Бик яхшы!
Кыз. кызарып, башын аска салындырды. Ничек сөйгәне, дөньяларын онытып яратканлыгы хакында сөйләргә теләде. Әмма теле әйләнмәде. Бу мәхәббәте еракта, бик еракта калган төсле тоелды. Гүя. хәзер бик теләсә дә. кайтарып ала алмас сыман.
Аны да чыгарырлар. Кичә бик куркыныч халык дошманын тоттык, бояр малае, сезнең авылныкы, Вороновский. Күптән эзли идек инде. Аның эше икәнлеге ачыкланды, дисәк тә була. Язмышын суд хәл итәр. Ә Вәлиевне чыгарырлар. Вороновскийны иртәнге пароход белән Казанга алып киттеләр. Самуилны алып кайтырлар.
Сикереп очынасы урынга, бу сүзләрдән соң Марфаның сөенечтән тыны кысылды, күзләренә яшь тулды. Моңа кадәр түзеп утырса, хәзер елап җибәрде.
йә-йе, ярамый алай, безгә рәхмәт әйтегез! Сездән сорау алуның кирәге калмады.— Тиз-тиз язып, кызның кулына кәгаз тоттырды.— Монысын дежурныйга бирерсез. Юкса чыгармас. Бар. сеңлем! Барсы өчен гафу үтенәм Чыннан да гаепле дип уйлаган идек бит Үз кулым белән тоткан идем бит. Яңгын чыккан яктан килеп төшмәгән булса. бу бәлагә тарымас та иде.
Марфаны, җиңеннән готып. ишеккә китерде.
Хушыгыз!
Кыз башын гына селкеде һәм акырын адымнары белән озын коридор буенча атлады. Тикшерүче Васька Дурной аның артыннан күзе белән озата барды. Кыз. акрын хәрәкәт белән кулын сузды, каршысына чыгып баскан дежурный милиционер хатынга кәгазь тоттырды һәм төенчеген кочаклаган килеш атлады да атлады. Беркая борылмады һәм туктамады Юл уртасыннан барды да барды.
Йөзен хуш исле җил сыпырып үтте, басуларда өлгергән иген тәме, икмәк җылысы иде бу. Шунда гына Марфа айныгандай булды, уңын- сулын карады һәм үксеп елый-елый йөгерә башлады. Тыны кысылып, тамагына тузан утырды. Әмма кыз туктамады, күзләреннән яшь акты, җаны тетрәп үкседе, кемнәндер куркып качкан төсле чапты да чапты Хәтта юлга аркылы аккан инешне дә ерып кына чыкты һәм каенсарга кереп, каеннар арасына капланды.
Тыныч, рәхәт Әйләнә тирәдә яшел чирәм Алга таба үр менә. Ә Самуил белән Марфа янәшә баралар да баралар. Рәхәт. Егете түгел, инде ире икән. имеш. Күтәрелеп-күтәрелеп бер-берсенә карыйлар «Самуил! ди Марфа Синең күзләрең караңгы көрән түгел идемени9 Нигә ачык зәңгәр төскә кергәннәр?» Ә ул елмая: «Мин хәзер шундый инде!» ди. Карый Аралары ераклаша бара. Яшел чирәм үзалдына саргаеп, баскан җирләре сазлыкка әверелә Араларында әллә ниткән тирән чокыр, упкын Буйга сузылган, һаман киңәя. «Самуил!»- дип кычкыра Марфа. Ә ул дәшми. «Нигә дәшмисең, чакырсаң, хәзер яныңа барып җигәр идем!» ди Марфа. Ә ул һаман зәңгәр күзләрен тутырып карап гик гора, ерагая. Нидер дәшә, ишетелми Аңлашылмый бит...
Ни булды, кызым? Нишләдең?
Марфа башын күтәрде. Каршысында иелеп, ак сакаллы түгәрәк кенә бер татар карты дәшә икән. Кыз сикереп торды. Итәкләрен какты.
Нәрсә, кызым? Ни булды?
Менә, арганмын да йоклаганмын
Ә мин бер-бер хәл булганмы дип торам
Юк-юк!.. Рәхмәт, бабай, уятканыгыз өчен дим
Ул-бу булмадымы дип борчылып килгән бабай елмаеп җибәрде.
Зыян юк. алайса, кызым, зыян юк. Үзең кайдан соң9
Марфа туган авылының исемен әйтте. Бабай һаман елмаеп тора бирде Аның нур кебек балкыт ан йөзе М арфаның күңеленә ягымлылык саллы. Уйлары ла. күргән төше дә берьюлы онытылды. Югарыга менеп җитеп, инде авышырга да әзерләнгән кояш дөнья йөзенә шатлык бүләк итә иде Кыз үзенең монда ничә сәгатьләп ятканлыгын чамаларга маташ- гы Бабайдан сорарга яхшысынмады Төенчеген кулына алып, үз юлы белән агламакчы иде. чыбык сындырып маташкан бу татар карты аны туктат ты
Утыр, кызым, утыр. Шул якка барам. . Кулы белән ишарәләп, ю ты уңаена күрсәтте. Бу минем ат инде, яхшы бия. яхшы! Авылыбыз да шул якта Нигә кадәр утырып бар. Ни соң әле Менә, хәтер диген Ярар, анда әйтермен'
Рәхмә т. бабай!
Имин бул. кызым, имин бул!
Арбасында бабай ялгызы тына түгел иде Башын бөркәтеп утырган хатыны. Марфаны әйдәкләп китерүен күргәч, яратмады булса кирәк.
башын читкә борды. Бу кыланышын күреп алган кыз кыенсынып куйды. Әмма бабай һаман кыстый иде:
— Утыр, кызым, утыр!
Үзе хатыны янына менеп, алга карап утырды, дилбегәне кулына алды. Әмма Марфа һаман тәвәккәлли алмыйча тора иде. Бабай моны күргәч, ашыктырып карады, ә кыз мыштырдый бирде. Ул да түгел, битен ярым каплап, әбисе борылып карады, башын селкеп:
— Утыр-утыр .—дип үтенде.
Марфага шул сүз генә җитмәгән икән, җәһәт кенә арбага менде, артка карап утырды Аска калын итеп түшәлгән печән җылысы озакламый тәненә күчте. Авыр гына кузгалып киткән ат рәхәтләндереп юырта бирде.
Бераз юл үткәч, бабай елмаеп кына Марфага борылды да, сорап куйды:
— Безнең Исмәгыйль сездә янгын ясаган, диләр, белмисенме?
— Беләм, бабай, беләм, дияргә ашыкты Марфа.— Тик, бабай, аны ул чыгармады. Дөрес гаепләмәгәннәр! Янгын чыгарган кешене таптылар. Тиздән Исмәгыйльне азат итәрләр.
Кызның бу белдекле сөйләүләреннән бабай үзе генә түгел, әбисе дә аптырап китте Алар Марфага дүрт күз белән текәлделәр. Яңадан да яңа хәбәрләрне ишетәселәре килде. Горур итеп башын күтәргән, әмма кабат бер сүз дә эндәшмәгән кызга бабай тагын да сорау бирергә уйлады. Атының дилбегәсен тәмам кулыннан төшереп, борылып диярлек утырды. Үзе кебек хәйләкәр сыйфатлы биясе исә, хуҗасының юлдан күңеле читләшкәнен сизенеп, акрыная-акрыная туктады һәм рәхәтләнеп иген басуыннан ашлык башакларын гына сайлап чәйнәргә кереште.
. — Кайда ишеттең, кызым, кемнән белдең?
Марфа рәхәтләнеп елмайды.
— Белдем, бабай, яхшылап белдем. Мин бит аның кәләше! Әле ңртән генә милициядә булдым! Шунда әйттеләр. Үз колакларым белән ишеттем!
- Кем әйтте?
— Теге кем әле? Васька Дурной!
— Ә-ә, Дурнуй, дисеңме? Алай булса, дөрес инде!
— Хак-хак, бабай, алдамыйм. Исмәгыйльне азат иткәннәрдер дә инде, ни сөенеч!
— һе... Ни сөенеч шул әле бу!
Алга таба борылып, арбадан төшеп барган дилбегәсенең очын эләктереп алды да биясенә дәште:
—- На-а, малкай, яхшы хәбәрләр алып кайтабыз икән, әлхәмделил- лаһ! Йөгерсәң дә була, чапсаң да ярый.
Моңа кадәр дәшмәгән хатыны, чабып барган атка бабай сындырып биргән чыбык белән сугып, үзенчә олы мәгънә күргәндәй сорап куйды:
— «Кәләш» дип әйтәме? Шушы микәнни инде ул кыз?
— Шушы-шушы, нәкъ үзе! дип бабай рәхәтләндереп елмайган хәлендә әбиенә җавап тә бирде, күзләре Марфада иде.
И карт җүләр,— диде хатыны, аңа терсәге белән төртеп. Кыз күрсәң, котыра башлыйсың. Бик чибәр нәрсәкәй бит бу!
— Хараша нивиста, хараша!I
Марфага бик тә, бик тә рәхәт, күңелле булып китте. «Рәхмәт, бабай!» Җаны шулай дия-дия сөенә иде.
Атын бабай юл читенә җиңел генә китереп туктатты.
— Йә кызым. Сиңа — монда, безгә—тегендә!
Марфа аптырап китте. «Кара әле, безнең Исмәгыйль, дигәннәр иде түгелме соң. авылдашлары булып чыктылар бит Барыбер барырга ниятләгән идем инде, яхшы икән әле!»—дип алар белән бергә юлын дәвам итәргә уйлады һәм:
I Күркәм кәләш, күркәм!
Бабай, ә мин сезнең белән бергә' Исмәгыйльләргә керәм!
Кара-кара, нәрсә ди ул? Исмәгыйльләргә барам, диме? Булмаганны, оят кирәк азрак'
Бабайның әбисе Марфаны авылга алып кайтасы килмәде, терсәге белән карзына төртеп-төртеп куйды. Алар ни сөйләшкәннәрен Марфа ачык ишелмәгәнлектән, бер нәрсә дә аңламады
Халык ни әйтер9 Без алын килгән булып чыгабыз! Юк-юк, әниләре дә эзли торгандыр бу баланы, кайтсын авылына Гомер булмаган эш. Өйләнергә исәбе бар икән, Исмәгыйль үзе дә бик оста алып кайтыр, төшсен!
Әби тормышны белеп сукалый иде. Бабай кыенрак хәлдә калды. Шулай да Марфага аңлатып карарга булды.
Кызым, эш шулайрак бит әле. Минем карчык әйтә, йола кушмый, ди. Ярамый сиңа безнең авылга, бөтенләй дә ярамый керергә. Аңла, кызым, яхшылык белән әйтәм Йоласы кушмый. Йоласы шулай. Менә эш нәрсәдә, сынамышы бар. Кайсы килен тәүге тапкыр кияү йортына ялгыз башына килеп керә, яхшы булмый Кияве үзе алып кайтса, шул киленнән уңа Ярамый бит, һич ярамый! Яхшылык теләп әйтәм, бабаң начар киңәш бирмәс. Карчыгым дөрес әйтә, ул да яхшылык теләп кенә бит!
Әмма кыз аны тыңларга теләмәде. Исмәгыйлен бик тә сагынганлыгы сәбәпле, йортларын гына булса да кырын күзе белән күреп китәсе, күңелен тынычландырасы килде. Бәлки кайтып та җиткәндер? Юк-юк, арбадан төшеп калса да, җәяү барачак ул.
Бабай, өйләренә үк кермәм Болай, күз генә салып үтәрмен. Шик-ләнмәгез, һич ни яманлык булмас!
Марфаның үтенеч катыш сүзләрен ишеткәч, бабай уйга калды. Әмма әбисе тагын тынгылык бирмәде Терсәге белән кабыргасына төртеп- төртеп алды:
Нәрсә ди ул бала? Барам, дип әйтә түгелме соң? Әллә аңлата белмәдеңме? Җебеп торма инде!
«Татарда ирләр хатыннары өстеннән идарә итә дип сөйләгән булалар, бер дә белеп әйтмиләр икән! Марфа шушы фикереннән елмаеп куйды. Кара ничек изә бабайны!»
Картлач тагын арбада! ы кызга борылып, җай гына аңлатырга кереште, бу юлысы тавышы ачулырак иде:
Бар. кызым, бар Кирәксә, әнисенә үзем әйтермен, чыгарганнар дип сөендерермен Кәләшегез әйтте, диярмен Ярамый сиңа анда барырга Исмәгыйль кайтса, үзе артыңнан килеп алыр. Шулай дөрес булыр! .
Сүзен бабай татарчалап бетергәч, әбисе дә Марфага таба борылып, кызны үгетләргә кереште
Бар. балам, бар! Әти-әниең дә көтә торгандыр. Кайтып сөендер үзләрен Ә без үзебез әйтербез. Сине күрдек, диярбез, Исмәгыйльне ялгышып зинданга салган булганнар, гаепле кешене тотканнар, диярбез. Бар, балам, бар!
Бабай әйткәч, Марфа әле киреләнергә, аңа барыбер анда барырга кирәк икәнлеген аңлатмакчы да иде, әмма хатынының болай үгетләвен ишеткәч, уеннан кире кайтты Чыннан да. бәлки аларда шундый гадәт бардыр, ырым
Марфа арбадан төште. Төенчеген ике куллап күкрәгенә кысты. Моңа бабайның күңеле булып елмайды i.i
Хараша нивиста. үчен хараша! Бәхетле бул! дип дилбегәсен тартып куйды Инде авылларының кыек очлары күренгәнен ат та белә иде. Сукмыйча да юыртып кипе
Кыз. кулын күюреп болгый-болгый
Рәхмәт, бабай, рәхмәт, әби, хәерле юл! дип калды. Әмма алар эргларына борылып карамадылар Аркаларына төшкән кояш нуры ул
әби белән бабайның гәүдәләрен бергә кушып, очып кына барган төсле итеп күрсәтә иде.
Марфа үз авылларына таба борылды. Юлда һичкем юк иде. Тик киң кырлар вә үзәнлекләр буйлап зең-зең иткән тонык тимер тавышы һәм саранчалар-чикерткәләр кетертәгәне генә ишетелгәләп куя. Тимерчеләр урак теши бугай? Ни кадәр вакытлар үткән. Әле кичә генә чәчелгән төсле иде, үсеп тә җиткәннәр. Уракка төшәр вакытлар да якынлаша.
Кояш. Марфаның күзләренә кырын-кырын карап, юри шаяртадыр төсле иде. Кыз әле кытыкланып, әле теге бабай белән әбинең нинди яхшы кешеләр булуларын исенә төшереп, әле Исмәгыйльнең менә тиздән азат ителәсенә чын күңелдән ышанып, елмая-елмая кайта бирде. Әмма Исмәгыйль мәсьәләсендә әлегә ашыгып уйлый иде.
12
_узып-сузып кына телефон сызгырды. Айзикның сак колагы куз- <J галып-кузгалып алды. Әмма хуҗабикә йокысыннан уянырга теләми иде бугай. Телефон тавыш бирде. Ул тагын кабатланачак. Айзик хуҗабикәнең бүлмәсенә үтте, битен ялады. Альбина, иренеп кенә:
— Кирәкми, кирәкми инде!—дип ыңгырашты.
Ул, гадәте буенча урынына шәрә тән белән чумып, изелеп-йончып йокларга ярата иде.
Телефон тагын сузып-сузып кына сызгырды.
Бу юлысы хуҗабикә күзләрен ачты, трубканы кулына алды. Йокы аралаш эндәште:
— Әйе-әйе, мин тыңлыйм!
Шалтыраткан кеше ире иде. Инде ничә көннәр Мәскәүдә бизнес эшләре белән мәшгуль булып, көннең теләсә кайсы вакытында хатынына шалтырата, хәлен белешә, бүген-иртәгә кайт ып җитәм, дип әйтә, мәхәббәте хакында сөйли.
— Тыңлыйм-тыңлыйм. Геннадий!
Альбина торып утырды. Затлы йомшак юрганын алып, читкә кайтарды. Шәрә калган тәненнән оялыпмы, әллә инде итагать белепме. Айзик шыңшый-шыңшый үз бүлмәсенә чыкты.
Геннадийның тавышы бик борчулы иде.
- Мин кичә кич сиңа шалтыраттым, нигә телефонда юк идең? Нәрсә булды?
Кыз уйларга өлгермәде, әмма гадәтләнгән җавабын бирде:
— һичнәрсә булмады, Айзикны йөрттем
— Шулай соңга калганчымы? Мин бит унбердә шалтыраттым!
— Айзик теләгәч, мин нишли алам. Нигәдер кәефе китеп тора.
— Дару бир!
— Бирдем, файдасы булмады. Әллә кайда түгел идем бит, подъезд төбендә генә!
Альбина, әлбәттә, алдый һәм ялганы тотылачагын белми иде. Ире. чыгырыннан чыга язып диярлек, тагын үкерде:
- Мин Вариска да шалтыраттым. Ул сине карап килде. Звонок та биргән, подъезд тирәләрендә йөргән. Борчылып беттем. Сине тапмаган!
Әмма хатынының исе дә китмәде, шунда ук башы эшләп алды:
— Тынычлан, иркәм, тынычлан. Айзик мине һичкемнән кимсеттерми, янымда саклап кына йөри. Читкәрәк киткән булганбыздыр. Көннәр буе өйдә генә утыру күңелсез бит. Кайт инде тизрәк, көтәбез. Икебез дә көтәбез. Айзик бара да гел синең кием шкафыңны исни, ул да сагынды.
Бу сүзләрен ишеткәч, ире эреп китте булса кирәк, тавышы тынычланды, сүзләре дә ягымлы булып ишетелә башлады:
— И җан кисәгем, синең өчен генә борчылып әйтәм бит. Ул-бу хәтәрләрдән Алла сакласын. Төшемә дә янгын, гел пожар керә. Кот-
ларым оча инде. Менә бүген бер килешүне төгәлли алсам, кичке рейс белән Казанга очармын дип торам
И-и-и җ үл әрем! Төш тә юрый белмәгәч, нигә дип күрәсең аларны? Янгын яхшы фал. никадәр көчлерәк, шулкадәр әйбәтрәк Байыйсын, дигән сүз. череп байыйсын!
Альбинадан бу сүзләрне ишеткәч. Геннадий үкереп җибәрде. Бизнеска кереп киткәнче үзенең хисләрен бо.тай кыргый рәвештә әкәмәт итеп белдерми иде. хәзер үзгәреп бетте. Начарга да үкерә, яхшыга да. Имеш, йоласы шундый. Кемнең ничек үкерүенә карап акчасы арта, эше уңышлырак бара. Әйтик горилла кебек бии-бии үкерсәң, синең эшләр уңышлы, башка суга-суга уһылдасаң, оттырдың, авызны дүрт бармак белән яба- яба һо-һо килсәң, бу товар, һичшиксез, синеке, аһ-уһ килсәң, кайгың бар. яки банкротлык яный, гү-гү дию — мәхәббәт һәм бәхет . Морзе системасы төсле, барысын да сөйләп бетерергә мөмкин т үгел Коммерция һәм бизнеста шушыны белмичә эшкә тотынган кешеләр беренче көннәреннән үк уңышсызлыкка очрыйлар
— Нәрсә алып кайтыйм үзеңә, җан кисәгем?
— Бернинди әйбер дә кирәкми. Үзен кайт тизрәк!
— Мин монда сиңа атап тун алган идем, матур, яратырсың дип беләм!
Нәрсәгә алар шулкадәр?
Альбинаның исенә яңа танышкан дусты Ханбал килде. Кухня тәрәзәсендә челтәре юк иде бит Алып кайтсын әле Геннадий!
— Иркәм, тюль алып кайт! Кухня тәрәзәсенә. Бик әллә ни затлысы кирәк түгел.
— Безнеке бар бит әле..
— Бар, дин. искерделәр инде, алмаштырырга вакыт'
— Тагын нәрсә?
— Кочаклыйм, үбәм. сагынып көтәм!
— Мин дә! Айзикка сәлам'
Сөйләшүләре шушының белән тәмамланды Альбина, урыныннан кузгалырга теләмичә сузылытг-тартылды. кабат йомшак түшәккә чумды.
— Кадалып кигсеннәр әле. йоклыйм!.
Бераз ятты, әмма йокысы ачылган иде инде Торырга булды
Көзге алдына килде. Исенә күптән укыган бер хикәя килеп, үзалдына көлеп куйды. Ничек иде әле анда? Бер бай кызы, ишеген бикләп, анадан тума шәрә кала да. үзен алдан-арттан карый Чибәрлегенә гашыйк була һәм үзеннән башка һичкемне яратмас дәрәҗәгә җитә. Хезмәттәге асравының күреп калганын сизенә дә. дөньяның һәм андагы бәндәләрнең нинди шакшы икәнлегенә үз-үзен ышандырып, ахыр чиктә һәркемнән чирканып, хәнҗәргә кадала, үлә Ахмак! Була бит шундыйлар
Көзгедә Айзикның ишек артыннан карап торганын күргәч. Альбина тыела алмыйча көлеп җибәрде
Һай. чукынчык, кит моннан'
Шыңшый-шыңшый эт яңадан үз бүлмәсенә кереп китте Ханым, кулына тарак алып, чәчләрен тарамакчы иде. бу ниятеннән кире кайтты, өстенә халат салып, душ бүлмәсенә таба юнәлде, сөлге башын гына чылатып, битен-кулын сөртте Ашыкмыйча гына кием шкафы янында күлмәген яңартты һәм залга таба башын тыгып
Айзик. йөреп керәбез' дип дәште
Инде күшән шуны көткән эт ачык ишектән подъездга ташланды Әмма чыгып йөгермәде Хуҗабикәнең йозакларны бикләгәнен көтте. Ханым лифт чакырырга уйлады, әмма ул эшләми иде
Чукыйдылар инде'
Урамда көзгә таргым алтын кояш үз биләмәләренә карап соклана- көлә иде
Айзик озак йөрмәде, иснәнде, йөгерде, йомышын үтәде дә. Альбинага карый-карый. артыннан ияртте. Подъезд гәбендә ике татар әбисе.
49
һәрвакыттагыча кулларына сумкаларын тоткан килеш, нәрсәләрдер хакында ваклап-ваклап озын итен сөйләшәләр иде. Угырган эскәмияләре әллә кайчан буялган зәңгәр төсен югалтып яшелләнә-яшелләнә кыршылган, тик чит-читләре генә элеккеге сыйфатын саклап калдырган иде - Альбина аларны яхшы белә, берсе—сигезенче каттан, бабасы белән бергә тыныч кына шөкерана кылып, ахирәт тормышына күңел баглап яши. икенчесе — беренче катта шаулы тормыш белән гомер кичерүче гаиләдә тора, оныкларын тәрбияли.
— Исәнмесез, әбекәйләр!
Алар Альбинаның үтеп-сүтеп йөргән саен исәнлек-саулык сораштыруына күнегеп беткән гадәт белән ялт кына эндәшә калдылар:
— Исән әле, кызым, исән әле, Аллага шөкер!
— Саумы, кызым, иминме!
Дини бәйрәм көннәре булганда, Альбина, бер дә кызганмыйча, бу әбиләргә хәер-садакалар чыгарып бирә, хәтта кайвакыт шушы гадәтен белгән абыстайлар бишәү-алтау җыелалар, рәхмәт укып, дога кылып калалар. Бу хөрмәтләрен күрсәтсә дә. артыгына бармый ханым. Өенә кертеп. Коръән дә укытканы юк Шулай да һәр ел саен, ире белән язылышып тора башлаган көнне, ахирәт әбисенә алдан ук күчтәнәчләр һәм хәер акчасы кертеп бирә һәм үзенең теләген кабатлый:
— Безнең исемебезгә, имин тормышлар өчен Аллаһы тәгалә шушы- ларны кабул итсә иде. Коръән укысаң иде атап!
— Ярар, балам, ярар, укырмын! Аллаһы тәгаләнең рәхмәтләре яусын, бик матур төш тә күргән идем әле.— дип кабул итеп ала, төшен сөйләми, әмма хәтерен яхшырту өчендер инде, исемнәрен сораштырып куя.
Альбина оялып китә. Тапканнар бит үзен ничек атарга. Мөселман исеме юк иде микәнни? Альбина? Бала чагында җиңел бу. үскәч, авырлаша, йөк кебек күтәреп йөрисең төсле. Картайгач ничек булыр икән? Альбина әби! Бигрәк көлке инде
Иренең дә, үзенең дә исемен әби юри бозып, гарәпчә әйтә:
Генасы Гали булыр, синеке, кызым, Әминә! Калган бар җирегез дә килеп тора! Укырмын, кызым, укырмын! Бар шартын да туры китереп укырмын, Аллаһы тәгалә кабул итеп алсын!..
Айзик тагын шыңшып куйды. Баскычтан акырын гына күтәрелеп килгән Альбинаны ялагайланып каршы алды. Ашыйсы килгәнлеген белдереп, телләрен ялагандай итте Ханым үзалдына көлеп куйды: «Бигрәкләр дә бала сыман инде син. матурым!» Әмма бу шаян уе икенчесен, сагышлысын кузгатты, бәгырь түренә тузан утырган кебек булып китте. Балалары юклыгын уйлап чәчләре агарыр дәрәҗәгә җитеп кайгыга калган чаклары бар иде бит аның, ә хәзер бары тик күңеле генә әрни, ышанасы килә, үстерәсе килә үзе кебек чибәр бер кызны Малай да ярар иде әле! Юк, малай кирәкми! Берәрсенең кызын кимсетсә, атасы кебек булса? И татар баласы, и татлы хыяллар тулы мескен хатын! Бәхетеңне бер югалткач, алтын акчаларга да сатып алу мөмкин түгел икән ул...
Ә Альбинаның, чыннан да, кызы туарга тиеш иде Беренче тапкыр бала төшергәндә, алданган кичәдән соң. ул әле күп нәрсәне аңламый иде. Аңа врач әйтте бит:
— Сеңлем уйлап кара, ялгышлар төзәлә ул, әмма бу. бала төшерүегез ... Белмим, икенче тапкыр кыз балага мондый очрак кабатланмый! Син әле яшь. уйлап кара, матурым! Ятим булмас, аласын килмәсә. больницада калдырырсың! Гомерлек бәхетсезлек алма үзеңә, диде бит, кат-кат әйтте, үтенепләр карады. Әгәр дә ул карт врач абыйны бүген очратса, ул вакыттагы кайгыртулары өчен үбеп-үбеп кочар иде. рәхмәтләрен белдереп, бүләкләр бирер иде Ә ул чакта, искә алулары да күңелсез, Альбина аның шушылай сөйләүләренә ачуланды, хәтта тупас итеп әйтте дә әле:
Сезгә эшегезне эшләгән өчен акча түлиләр бит. Шулай булгач Мин әзер!
Карт татар аптырады да калды. «Ярар, Аллага тапшырдым, белеп- күреп юра. бер гөнаһым да юк!»—диде дә юри шулай кыланган кебек газаплады Болай ук авыр булыр дип башына да китермәгән иде Альбина, газап икән, үлем газабы
Икенче тапкыр балага узмасын белгәч, Альбинаның моңа бер дә исе китмәле, нинди таш йөрәк иде икән ул вакытта? Андый түгел иде бит. Иптәшләреннән дә ераклашлы, хәер-фатиха биреп торган укыгучыла- рыннан да, җитмәсә, туганнарыннан да бит әле. Баулы шәһәрчегендә яшәп ягучы кадерле әти-әнисе янына кайта торган иде. Вәлишин белән йөреп киткәч, дөресрәге, Вәлишин сөйрәлчегенә әверелгәч, аларны да онытты. Җәйләрен Кырымга озата иде аны Геннадий, кайда гына яллар ит гсрмәде. Берәүләр комсомол путевкасы белән зур төзелешләргә китәләр, Альбина исә, шундый юлланмалар тотып, Кырымга яки Кавказга юл ала. Берәүләр Ленин һәм партия исеменә атап батырлыклар кыла, тау-ташларны яра, гомерен һәм яшьлеген зур сынаулар астында калдыра, хәтта үлемгә бара, ә Альбина, үзе кебекләр белән бергә, татлыдан татлы ризык ашап, рәхәттән рәхәткә чума. Күрмәгәннәрен күрсәтте инде Геннадий, бу бәхетеннән баш чөерергә, жүләр түгел иде шул ул!
Кайда гына ялга җибәрсә дә, озакламый Вәлишин үзе дә ике көнгә, өч көнгә килеп-китеп йөри башлый иде. Альбина бу галәмәтләргә шундый күнегеп бетте, бик тиз үтеп киткән җәйне сагыныплар ала башлады. Ә хәзер, менә, кышны ярата, ак, саф, салкын кышны ярата!
Беренче мәртәбә бала төшергәннән соң бүтән булмас дип әйткән теге карт врач икенче тапкыр үзенең каршысына килеп утырган Альбинаны шунда ук танып алды Хәтере яхшы икән. Дәшмәде-нитмәде, янындагы ак халатлы ассистентын ишек артына гына чакырып алды да өстәлендәге телефонын боргалый бантлады. Йөзе усал һәм кайнар иде.
Вәлишинмы? Чукынып китсен, табыгыз! Миңа Вәлишин кирәк! Чакырыгыз! Кичекмәстән, диегез'
Трубканы карт, үчекләнеп, кулы белән кысты, колагына куеп-кусп тыңлады, тынычлана төште һәм, Альбинага карап, йомшак тавыш белән сөйләнә бирде:
Алар белән менә шулай каты телле булырга кирәк, кызым, янгын чыккан, дип белсеннәр' Юкса, кемлекләрен онытып җибәрәләр, акылларын да. йөрәкләрен дә мүк баса башлый..
Әлү-ү, әй. әлү, Вәлишин. дим! Тыңлыйсыз? Ә-ә, тыңлыйсызмы! Шулаймы! Сез нәрсә миңа бу баланы икенче тапкыр җибәрәсез! Нәрсә, аны гомерлек бәхетсез итәргә телисезме' Ничек бала кирәкмәсен! Бик кирәк!.. Үзе әйтә?!. Нигә алай дисен әле ул?!. Нигә сорамаска, сорадым, сорамыйча да белеп горам! Анын ни гаебе булсын! Ничек кирәк түгел! Аллага рәхмәт әйт. икенче гаикыр бит. каһәре төшәр, дип тә курка белмисез!. Ничек ышанмыйсыз! Нинди коммунист, ди. инде сез. бала бит әле ул. бала! Үзеннән сора
Усалланган карт врач шып тукталып калды. Дәшми утырды Геннадий нидер аңлата иде бугай. Берничә тапкыр каты-каты әйткән сүзләре Альбинага да ишетелеп киткәндәй булды «Хәзер мине сөреп чыгара инде бу!» дин көткән иде дә. юкка борчылган икән. «Ярар!» дип врач телефон трубкасын куйгач, аңа ягымлы эндәште:
Шулайрак икән, сеңлем, а.тай-й' Нигә бала кирәк түгел соң'.’ Бәлки, уйлап карарсыз? Сезнең кебек яшь. чибәр кызга, баласы бар. дип тормаслар. тагын да егетләр табылыр, солдат кебек шәпләре табылыр, Аллаһы боерса!
Миңа башка кеше кирәкми!
Альбина башын аска йен. елар дәрөжөдә шулай дигәч, картның күңеле тагын да бозылып кипе Юма тарга кереш те:
Елама, сеңлем, елама! Бик яратасынмыни?
— Бик тә, бик тә... Үлеп яра...
Усал әйткәнне күкрәк киереп кабул итәргә әзер торган карт врач каршысындагы чибәр һәм яшь кызның күз яшьләреннән җебеп китте, шулай да үзен кулга алырга тырышты.
Уйлап кара, сеңдем, әле соң түгел! Башка бервакытта да балагыз булмаячак! Теге юлы ук булмас дип әйткән идем, әмма Алла һы тәгалә сиңа икенче тапкыр уйларга юл бирә, кабат сыный, әгәр дә монысында да сынатсагыз, гафу итмәс! Ул борчыла иде. Шул сәбәпле әле «син», әле «сез» дип сөйләде. Бик сирәк очрак, икенче тапкыр. Вакыты узган бит! Хәзер төшерергә ярамый! Җан кергән!
Каян беләсез? Сез бит әле мине карамадыгыз да!
Альбина алдарга җыена иде, әмма тәҗрибәле врач белми каламы соң? Алдарсың, бар!
Буеңнан, күзләреңнән күреп торам!
Ярар инде, абый, миңа бала кирәк түгел! Больницада да калдырасым килми, гомер буе мине каргар дип куркам!
Нәрсә? Ә болай, инде җан иңдерелгәч, каргамас, дип беләсеңме! Уйла, сеңлем, уйла, вакыт бирәм!
— Мин уйладым инде...
Альбина усалланып киткән карт врачның күзләренә туры карап, сөйрәлчек хатыннар төсле оятсыз рәвештә әйтергә тырышты. Нигә әле ул күз яшьләрен агызып утыра? Нигә ди әле ана бала? Гомер буе аның белән интегергәме9 Кирәкми, и бетте шуның белән.
Карт врач моны ук көтмәгән иде. Мизгел эчендә карарга килде һәм: Мин үземнекен әйттем, гафу.. дип урыныннан купты, ишекне ачып, каты гына кычкырды: — Агафия Павловна, кайда йөрисен анда! Кил бире!
Озак та үтми атылып-бәрелеп ассистенты килеп тә керде.
Мин монда гына идем, Зөфәр Зарипович! Үзегез әйткән идегез бит...
Ярар, менә бу кызны өстәлдә әзерләгез, карарга кирәк!
Минут эчендә Агафия Павловна янәшәдәге бүлмәгә алып та керде, чишендереп, Альбинаны чатлы-ботлы урындыкка да яткырды. Аякларын галәмәт рәвештә як-якка күтәртте. Кызның билдән түбән бар җире дә шәрә хәлдә иде.
Кулларын сабынлап юып. озак-озак корытканнан соң. Зөфәр Зарипович сафландырылган резин перчаткалар киде, дәшми-тынмый гына карады һәм әмер бирде:
Операциягә әзерләгез. Бер сәгатьтән!
Карт врач Зөфәр Зарипович бер сәгатьтән әйләнеп керде. Бераз гына салмыш икәнлеге теленнән сизелде, һаман сөйләнде дә сөйләнде
— Иманым камил, тагын бер буын, и бетте, моңа кадәр үзенең чибәр кызлары белән дан тоткан Казан шәһәре ямьсезләр, котсызлар, шөкәтсезләр каласына әверелеп калачак Бер генә дә алай буласын теләмәсәләр дә. һай-й. дөньялар, вай. дөньялар! Бер генә дә, бер генә дә... Килмиләр бит. күренми ямьсез кызлар, ә. Агафия Павловна, безнең өстәлдә Бар да гүзәл кызлар гына Алар гына килә. Монысы кебек ут кебек чибәрләре дә килә. Аз түгел, күп киләләр. Юк. дөрес түгел! Китерәләр! Во-о. китерәләр. Да-да. Әйтәм бит, тагын бер буыннан Казан каласында чибәр балалар туудан туктаячак, шәһәребезнең нуры сүнәчәк. Агафия Павловна! Шулвакыт безне исләренә төшерәчәкләр журналистлар, язучылар, галимнәр, тарих язучылар Аптырап калачаклар! Казан шәһәрен гүзәлләрдән мәхрүм иткән кешеләр —без. ике явыз! Яшереп кала алмаячакбыз, таптап китәчәкләр Ә теге дөньяда, җан ияләренә Газраил булганым өчен, Аллаһы тәгаләнең теләгенә каршы төшкәнем
өчен мине дә, сине дә, әйе-әйе, сине дә һәм,—Альбинага ишарә ясады, аны да утка салачаклар. Менә күңелле булачак, шулай бит! Там-1арам, там-там...
Авыз >чсннән генә көй көйләштереп, карт врач кулларын тагын бер кат юды. әзерләнеп яткан Альбина янына килде, елмаеп җибәрде
Менә монысы яхшы булган, бик яхшы! Хәзер без аны, хәзер Агафия Павловна, анда Сергей Николаич белән Антонина Михайловна әзерләнеп i орабыз дигәннәр иде, китерсеннәр!
Хәзер!..
Ассистенты ялт кына чыгып китте. Карт врач әйтеп куйды:
И-и, кызым, шушы кадәр чибәрлегең белән син әле җәннәткә дә керерсең!
Өч коннән Альбинаны Геннадийның машинасы килеп алды һәм тагын Алабугага озатып куйды. Төшергән бала яралчыгын пробиркага салып, фәнни белешмәләр өчен алып киткәннәрен һәм ясалма рәвештә үстереп карарга җыенганнарын белми иде ул Әмма икенче нәрсәне күңеленә ачык итеп уеп куйды:
Башка минем бервакытта да балам булмаячак. . Мин мәңгегә бала хәсрәтеннән азат! Мин ирекле кыз. мин ирекле хатын!
Шушы фикерләре аны сөендергәннән сөендерде һәм бәхет кебек тоелды. Әмма ул ялгыша иде. Аспирантурасы бетеп, педагогия институтында чит телләрне укыта башлагач, аның күңелендә акы- рынлап-акырынлап изге хис уяна барды, ул да булса бала кадерен аңлау, аның шатлыгы белән шатлану, аның хәсрәте белән көенү иде. Әгәр дә язмышы дөрес эздән генә барса, ул бүгенге көндә ике бала анасы дәрәҗәсендә яшәр иде, әмма бәхете, куанычы, кадерлесе Геннадийның назларыннан, мәхәббәтеннән коры калыр иде шул!
Айзик аш табагы янына килеп басты. Бер аска, бер өскә. Альбинага карады, ашарга бир, янәсе. Ханым гадәтенчә консерва ачты һәм этенә бушатты. Үзенә чәй куйды, өстәл хәстәрләде
Телевизорын кабызып карады, әмма бер дә юньле тапшыру юк иде Аны сүндереп, радионы ялгады. Ул арада чәе дә кайнап чыкты һәм ул арган кеше кебек килеп утырды. Исәреп калды. Радиодан моңлы гына көй сузылып-сузылып чыга һәм җанын бөтереп алып, каядыр еракка- еракка алып китә иде. Ә анда, еракта, аның сизелмичә узган яшьлеге, бәхет һәм шатлык, тигез тормыш вәгъдә иткән самими чаклары адашып калганнар да. килеп алганын көтеп торалар, чакыралар төсле тоелды Ә. юк икән, онытылып калган яшьлеге түгел, очар кошлар кебек тезелешеп килгән сабый чаклары, әтисенә ияреп йөргән яланаяклы кызчык вакыь лары икән! Чакырмыйлар, чакырмыйлар бит! Ерагая баралар, мәңге кабатланмаячаклар бит! һәм ул шулай булачак та
Ахыры киләсе санда.