АК ТЕЛӘКНЕ ҖИЛКӘН ИТЕП
катлаулы үткәнең булу әсәрләрендә мәүзуг төрлелеген, тормышны
киң һәм тирән чагылдыруны тәэмин итә Янә дә моның әһәмияте шунда: андый шәхес кешеләрне нечкәләбрәк аңлый. Бу хәл исә ана аларнын холык- фигыльләрен, үз-үзләрен тотышын, фикер сөрешләрен яшәешнең үзенләгечә бай һәм каршылыклы итеп гәүдәләндерергә мөмкинлек бирә
Мәгъсүм Насыйбуллинга килгәндә, ул — үзе бер роман каһарманы булырлык шәхес.
Татар дөньясының һәр тарафы башкаларыннан кайсы да булса яты белән аерылып торган шикелле, М Насыйбуллин туган Кукмара төбәгенең дә үзенә хас асыл сыйфатлары бар. Кукмара Бу сүзнең мәгънәсе «күк төсле зәңгәр тау чәчәге» дигәнгә туры килә. Исеменә лаек булырдай бик матур табигатьле як ул! Ләкин аның төп горурлыгы — кешеләре Бу төбәктә дөньяның иң гүзәл, иң булдыклы, иң талантлы, иң сәләтле кешеләре генә яшидер кебек тоела миңа. ' Элек-электән үк мәдәниятле тараф булып саналган ул. Мәчкәрә мәдрәсәсе үзе генә дә ни тора. Хәер, мәктәп-мәдрәсә. мәчет һәр авылда булган. Хәзер дә күпчелек авылларда мәчет манаралары күтәрелде Әйе. Кукмара ягы — иманлы як Ә туган авылы Байлангар исә әдип күңеленә аеруча якын.
Булачак язучы дөньяга килгән 1925 елның 15 октябре гадәти генә көн булган кебек Әмма 15 октябрь... (иске стиль белән 2 октябрь). Шулай дип яздым да. ирексездән тукталып калдым Чү, бу татар халкы тарихында бик хәсрәтле көн түгелме соң? Әйе, нәкь шул көнне 443 ел элек. Явыз Иван татар халкын канга батырган. Шуннан соң. Г Тукай сүзләре белән әйткәндә, «күпме михнәт күргән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән» Мәгъсүм Нәжип улы да. әби- бабайлардан ишетеп, безнең мескен хәлебез өчен кечкенәдән үк әрнеп үсә.
Аның күңеленә тагын бер аянычлы хатирә уелган. Белә-белгәннән бирле уя өлкәннәрнең матур итеп, бизәкләп язылган китапларга хөрмәт белән карауларын күңеленә сеңдереп үсә. Кайчан шуларны кулга алып укый башлармын дип хыяллана. Әмма аңа дүрт-биш яшь чагында бу изге язулы китаплар, ни сәбәптәндер, шүрлектән югалалар, аларны кеше күзе төшмәслек аулак урыннарга яшерәләр Кирәк чагында, тәрәзә пәрдәләрен тартып, яшертен генә укын башлыйлар Моны ул соңыннан гына аңлый илдә дингә каршы каты көрәш оештырылган икән. Озак та үтми-, каяндыр читтән китертелгән исерекбашлар мәчет манарасын кыеп ташлыйлар. ...Җидееллык мәктәптә Яңалиф белән укыган малай. 1942 елда үзе Сазтамак мәктәбенең башлангыч сыйныфында укытучы булып эшли башлагач, ни очен әле мин балаларга урыс хәрефе өйрәтергә тиеш, дип баш ваткан. Бу вакытта кешеләрнең башында икенче зур хәсрәт— 1941 елнын июненнән бирле ил гаять авыр сугыш алып бара Мәгъсүмнәр буыны фронтка киткәннәрне алмаштыра Ул да. көнне төнгә ялгап, колхозда эшли. Шуның өстенә. мәктәптә дә укыта Чират, ниһаять, аңа да житә. 1943 елның сентябрендә аны да армиягә алалар Кече командирлар курсын үтә Аннан соң Белоруссия фронты, Литва. Көнчыгыш Пруссия җирләре М Насыйбуллин шушы мәхшәрләрдә исән калганлыгына хәзер дә аптырап куя. Егерме икс яшендә армиядән кайтканда, ул инде дөньяга үз карашлы, күп нәрсәне тирәнтен аңлый торган егет була. Аны иң газаплаганы илдә хөкем сөрән гаделсезлекләрнен артык күплеге иде’
Тормышта нинди юл сайларга? Укытучылык юлыннан китәргәме9 Балалар белән эшләү ана рәхәт иде. Алар күңеленә игелекле фикерләр сеңдерү изге эш. Ләкин, игелекле булсын өчен, синең сүзләрен дөрес булырга тиеш Ул азмы-күпме укыту тәҗрибәсеннән шуны аңлады укытучыларга хакыйкатьне сөйләргә рөхсәт булмаячак Юк. Мәгъсүм балалар алдында икейөзле була алмый. Сугыш аңа моңа кадәр аңламаган күп нәрсәләрне төшендерде Аның башына шундый уй килә: бу гаделсезлекләр! ә каршы көрәшеп булмыймы? Гаепсез кешеләрне төрмәгә ябуларга чик куярга .мөмкин түгелме? Тик ничек итеп'1 Нигә үзенә югары белемле хокукчы булмаска? Шул ният белән ул икееллык хокук мәктәбенә укырга килә. Аннан соң Свердловск каласында хокук институтын тәмамлый Свердловск, Көкшетау өлкәсендә прокуратура органнарында эшли. Көндәлек хезмәтендә аңа бик күп кешеләр белән очрашырга туры килә, шуңа күрә аларның күңелен анлау өчен теоретик нигезне тагын да камилләштерә төшәргә кирәклеген аңлый һәм шул ук Свердловскидагы педагогия институтының филология бүлеген дә тәмамлый Әкренләп иҗат эшенә керешүенең нәкъ шушы елларга туры килүе бер дә гаҗәп түгел
Кайда гына яшәмәсен һәм эшләмәсен, М. Насыйбуллин үзеггең туган теленә, халкыбызның рухына, яшәү рәвешенә турылыклы булып кала. Казаннан гәзит- журналлар, китаплар алдыра Милләттәшләр белән аралашу, туган жыр-моннар- ны тыңлау ана җан рәхәте, рухи ләззәт бир.) Байлангар мәктәбендә татарча белем алу аңа. байтак еллар урыс чолганышында яшәргә туры килсә дә. гомер буена милләтенең бер вәкиле булып калырга ярдәм итә. Алтмышынчы еллар башында, татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгаруга йөз тотып, татар балаларын урысча укытуга күчерә башлагач. Мәгъсүм Нәжип улының йөрәге нык әрни. Ана телендә укыту булмагач, тел онытыла, башка тел - ул чит рух дигән сүз. Балаларга урыс исемнәре кушу гадәткә керә бара Дин бетә Менә ничек астыртын алып барыла икән ул аерым милләтләрне юк итү' Үзгәртеп җибәрәсе иде бит мондый хәлне. Ләкин милли мәсьәлә турында авыз ла ачарга ирек бирмиләр Ихтимал. Татарстан яисә Башкортстан кебек милли җөмһүрият-ләрнең берсендә яшәсә, әлеге мәсьәләләргә якынрак торыр иде Башкоргстанга эшкә билгеләнү турындагы тәкъдимне алгач, ул шатланып бегә алмый Уфа. ни дисәң дә, элек-электән татар мәдәни үзәкләренең берсе, әйтергә кирәк, шакгый алга киткәне иде.
Уфага күчеп килү, чыннан да. М Насыйбуллинга нык тәэсир итә. ул эштә дә. урамда да. концерт-театрларда да татар теле, туган моңнар белән ешрак очраша башлый Биредә чыгып килә торган «Кызыл гаң» гәзитен йотлыгып укый Нәкь менә шушында яшәгән елларда каләменең йөгерекләнеп китүе дә табигый хәл Ул көндәлек эшендә үзе очрап торган хәлләр турында хәбәрләр, очерклар яза башлый. Тора-бара хикәяләр иҗат итүгә килә Тема шул ук җинаятьчелек, аның сәбәпләре, мондый тискәре күренешләрне булдырмау юллары хакында уйлану Әлбәттә, башта урыс телендә язарга туры килә «Конец опасной тропы» дигән беренче китабы да 1968 елда Уфада урыс телендә басыла. Әлеге китап үзенең авторын берничә тәүлек эчендә танылган шәхескә әверелдерә. Җөмһүрият г ә ипләре аның хакында мәкаләләр бастырып чыгаралар М Насыйбуллин бер нәрсәне ачык аңлый ягучы сүзе гаять җаваплы сүз икән
Яшь язучы үзенең икенче китабын башкорт телендә әзерләргә мәҗбүр булды (ул вакытларда Уфада татар телендә китап бастырырга мөмкин түгел иде) «Енәйәг эззәреннәи» («Җинаять эзләреннән») дип исемләнгән әлеге җыентык (1970) шулай ук зур кызыксыну белән укылды Әмма язучы канәгать түгел. Яхшы фикерләрне үз милләттәшләренә туган телдә җиткерәсе иде бит Ана геле бетон кергән кү нелга ньп рак оялый Тырыша торгач, татар теле анын төп теле бу лып китә Бу эштә ана Башкорт станда яшәп иҗат игүче язучылар Гайнан Әмирн.
Хәким Гыйләжев. Гали Ибраһимов. Расих Ханнанов, Суфиян Поварисов. Равил Шаммас һәм башкалар ярдәм итәләр. М Насыйбуллин шул елларда СССР Журналистлар берлегенә әгъза итеп алына. Язучылар берлеге эшенә тартыла башлый.
Әмма М Насыйбуллин бөтен күңеле белән үзс өчен тагын да газизрәк жир -татарларның чын мәркәзе Казанга тартыла Ниһаять, җитмешенче еллар башында форсат та туа: «Юстициянең өлкән киңәшчесе» дигән дәрәжәле исем йөрткән мөхтәбәребезгә Татарстан прокуроры ярдәмчесе булып Казанга күчәргә тәкъдим итәләр. М Насыйбуллин. куанып, туган җөмһүриятенә әйләнеп кайта. Татар мохите, туган телдәге радио һәм телевидение тапшырулары, көндәлек матбугат, кибетләрдәге һәм китапханәләрдәге татарча китаплар гажәеп сагындырган икән' Идел буеның шифалы жилләре сыман, алар аның җанына рәхәтлек өстиләр. Дөрес, җөмһүрият прокуратурасындагы эш бөтен вакытны ала. Иртәнге сәгатьләрдән алып кичкә кадәр иҗат турында уйларга вакыт та булмый Җитмәсә, еш кына районнарга, төрле шәһәрләргә командировкаларга йөрергә туры килә Тәҗрибәле хокукчы буларак, башка җөмһүриятләргә һәм өлкәләргә дә ярдәмгә чакыралар Вакытны күп алсалар да, мондьш сәяхәтләрнең файдасы да бар, күңел яңа тәэсирләр белән тулылана, алар турында язасы да язасы килә.
Әдәби әсәрләр язу1а ихтыяҗ тууның чыганаклары, каләмне эшкә җигүче көч кайда? Уйлап карасаң, бер дә әллә кайда түгел, шул ук үзе өчен барыннан да кыйммәтрәк булган намуслы кешеләрне яратуда, җир йөзендә ин кирәкле дип саналган хезмәтенә мәхәббәт белән карауда Кешеләр белән рәсми бүлмәләрдә, җинаять урыннарында, хөкем йортларында сөйләшү бер нәрсә, ә менә аларны матбугат, китаплар ярдәмендә тәрбияләү, шулар нәтиҗәсендә гражданнарның хокук сагында торучылар белән җинаятьче буларак сирәгрәк очрашуларына омтылуда әдәби әсәрләр язуны тагын да үтемлерәк юл дип саный ул. Димәк, иҗатта да шул ук эшчәнлек дәвам итә Хокукчы һәм язучы бер-береннән аерып ала алмаслык бербөтен булып әверелә
Казанда яшәү чоры — М Насыйбуллипның язучы буларак шактый тизлек белән чарлану еллары. Әйтергә кирәк, бу үсешле үзгәреш тиз бара, камилләшүгә илтә. Моңа, әлбәттә, татар мохитенен тәэсире зур була Шул ук вакытта каләмдәшләренең хәерхаһлы мөнәсәбәтен дә истән чыт арырга ярамый Бервакыт Мирсәй Әмиргә ул үзенең берничә хикәясен бирә. Күп тә үтми, алар Язучылар берлегенең китапханәсендә очрашалар, шактый озак сөйләшеп утыралар. Әдәбиятыбызның аксакалы яшь каләмдәшенең хикәяләрен хуплавын белдерә, аларда тормыш күренешләренең рәссам күзләре белән бәяләнүен сиземләргә мөмкинлеген әйтә Әлеге әсәрләрне бер-бер артлы тоташтан уку ниндидер зур күләмле әсәр белән танышуны хәтерләтсен искәртә. «Сиңа,— ди ул,— зуррак күләмле әсәр, мәсәлән, повесть язарга вакыт җитмәдеме икән?»
Әйе. тормышта да, ижатта да бернәрсә дә үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Сан сыйфат барлыкка китерә, дигән гомуми фәлсәфи канун бу очракта да үз көчендә кала Моннан берничә ел элек аңа беркем дә повесть язарга киңәш итмәс, ул үзе дә мона тотынмас иде М Әмирнең мондый тәкъдиме инде хәзер урынлы тоела.
Язучы өчен тагын бер мөһим сыйфат әһәмиятле Ул тел остасы булырга тиеш Татар язучылары арасында телнең академиклары булырдайлары бар Г. Баширов. Ә. Еники. Ф Хөсни, X. Сарьян, М Мәһдиев. Ә. Баян Ул әлеге әдипләрнең әсәрләрен укый, аларның эслүбен жентекли Әдәби мәҗлесләрдә чыгышларын тыңлый X. Сарьян—классик шагыйрь Дәрдсмәнднең «уеңны уйдырып сал» дигән шигъри юлын үзенә төп шигарь итеп алган әдип — каләмдәше М Насыйбуллинны аеруча уз итә Танылган прозаиклар А. Расих. Ә Баян һәм Л Ихсановалар тарафыннан аңа Язучылар берлеге әгъзалыгына керү очен тәкъ- димнамә бирелә. Моны каләменә ышаныч күрсәтү дип тә. олы ижат юлына фатиха бирү дип тә кабул итә ул. «Аның мөмкинлекләре күп Өметләнүемчә, ул әле укучысын файдалы, мавыктыргыч әсәрләр белән күп тапкырлар шатландырыр», дип яза А Расих Аның каләменең үзенчәлекләрен Л. Ихсанова да шактый дөрес билгели: «Ул вакыйгаларны ышандырырлык, мантыйклы, ихлас җәелдерә Моның белән укучыларның да әсәрдә сурәтләнгән кешеләр кичергәннәрне хис итүләренә ирешә» «Язучы.—ди Ә. Баянов, үзен мавыктыргыч сюжет төзү остасы итеп күрсәтте Аның әдәби әсәрләре, китапларының каһарманнары уйлап чыгарылмаганнар, әсәрләренә тормышның үзеннән килеп кергәннәр. М Насыйбуллинның әдәбиятыбызда үз мәүзугы. иҗади юнәлеше бар. ул тормыштагы төрле каршылыкларны оста тотып ала». Ә. Баянов, безнеңчә, дөрес әйткән.
1985 елда Беек Ватан су-гышында жинүнен 40 еллыгын бәйрәм иткән көннәр. Язучы Мәгъсүм Насыйбул- лин <ул уртада) сугыш ветераннары белән бергә мәнге- тек ут янында басып тора.
Шуны ышанып әйтергә мөмкин, каләмдәшләренең өметен аклады ул Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Югары Советы Президнумынын 1986 сл. 2 гыйнвар Указы белән язучы Мәгъсүм Нәжип улы Насыйбуллинга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде
М Насыйбуллии иҗаты Мәскәү әдәбият белгечләренең игътибарыннан да читтә калмады Менә туларның берсе «Современник» нәшриятының бүлек мөдире Н. Фомичев 1982 елда бодай дип язды <• Безнең алдыбызда чын детектив, аерым алганда, социаль детектив Чөнки автор бары интригалар һәм аларда хәрәкәт итүчеләрнең холык-фиг ыльләрен сурәтләп кенә калмый, шуның белән бергә, ул безнең җәмгыятьтә урын алган җинаятьчелекнең килеп чыгу сәбәпләрен сәнгатьчә тефтйшләп бирә Төп кызыксындыру көче сюжет-вакыйгалар интригасында түгел, бәлки җинаятьне тикшерүне оештыру, алып баруның үзен җентекле һәм каршылыклары белән сурәтләүдә». М. Насыйбуллян иҗатының әлеге хасиятләре аның очеркларында һәм хикәяләрендә үк ачыла башлаган иде Аларда бары тик җинаять кенә сурәтләнсә, бәлки, укучы өчен артык кызык га булмас иде Ул бер әсәрне укыр, икенчесен ә өченчесендә ялыга ук башлар Бу исә әдәбият өнәми торган бертөрлелеккә китерер иде Вакыйгаларга ябышып ятудан да иҗади уңыш көтеп булмый Димәк, каладыр бер юл ул да булса сәнгатьлелек ысулларын һәм чараларын баету, чарлау, кешене һәм анын рухи дөньясын сурәтләүнең янадаи-яңа юлларын һәм мөмкинлекләрен табу.
Гадәттә, детектив әсәрләрдә җинаятьтә шнкләнелгән кешенең психик авыру икәнлеге билгеләнү аның кылганнары өчен жаваплылыгын Йомшартучы нәрсә итеп сурәтлиләр. М Насыйбуллии әсәрләрендә шул күзгә ташлана ул. киресенчә. сорауны «акылы камил кеше мондый кара эшләргә сәләтлеме?» дип куя Менә ни өчен ул сурәтләнүче кешеләрнең тормыш Йомгагын сүтүгә, аларнын холык- фигыльләре калыплану үзенчәлекләрен тәфтншләүгә аеруча игътибар игә «Мондый нәрсәне психик авыру гына эшли ала. ул сәламәт, димәк, җинаятьне ул эшләмәгән», ди аның бер герое прокурор Садыйков. Мәсьәләне болай куюның әһәмияте шунда һәр шнкләнелгән кешедә җинаятьче күрергә теләгән кайбер тикшерүчеләрне кисәтү бу Кеше ягмышын хәл итүгә гаять тә җаваплы килергә кирәк, бары шулай эшләгәндә генә үзеңне хокук сагында торучы дип санарга мөмкин.
һәр талантлы әсәр үзенә күрә тормышнын яна катламын ачып салу дип исәпләнә ала Шулай да М Насыйбуллинны укучыларга аеруча таныткан повесте «Телсез шаһитлар» дип аталганыдыр. Юк. эш биредә тасвирланган хәлнең вәхшилеге белән аерылып торуында түгел. Әлбәттә, бу кадәресе дә жәлеп итә. Әмма язучы өчен иң әһәмиятлесе— теге яки бу хәл-әхвәлгә мөнәсәбәтле рәвештә кешеләрнең төрлелеген ачу, кабатланмас холык-фигыльле образлар тудыру. Шунысы кызык. М Насыйбуллин, җинаятьчеләрнең бер төрле генә булмавын җентекләп тәфт ишләгәне кебек, тикшерүчеләрнең дә төрле-төрле икәнлеген ассызыклап күрсәтә Яшь. әмма «борыны исне тиз сизүче» Гайнан Ибраһимов, Акбүләк район прокуроры Әсхәт Мөхәммәтшин, Чулпан район прокуроры Рәүф Саттаровлар — бөтенләй төрле кешеләр. Саттаров өчен эшнең канун хәрефенә ябышып ят у хасияте булса, шул нигезлә кеше язмышын хәл итүгә җиңел караса һәм ин аянычы — бөтен нәрсәдә үз шәхесе язмышын кайгырту алгы планга чыкса. Ибраһимов белән Мөхәммәтшин өчен барыннан да бигрәк дөреслеккә, гаделлеккә ирешү кыйммәт. Язучы боларны укучыга әзер нәтиҗә итеп бирми, бәлки шулай икәнлеген бик катлаулы мөнәсәбәтләрдә ача, әсәр белән танытучыларның акылына исәп тота
М Насыйбуллинга кадәр бездә тикшерүчеләр, милиция хезмәткәрләре бары тик уңай кешеләр, акыллы, төпле, гадел белгечләр итеп кенә сурәтләнделәр М Насыйбуллин исә алар арасында да үз эшен үләргә сәләтсез, яки кануннын хәрефенә ябышып ятып, кеше язмышын икенче пландагы нәрсә итеп караучыларның булуын да ачып салды. Нәкъ менә шушы язучыбыз тикшерүчеләр дөньясын шактый тулылыгы белән күрсәтеп бирә алды Җинаять эшләгән кешенен иң әүвәлге омтылышы — эзне чәбәләндерү. аны каядыр икенче якка борып җибәрү Тикшерүче исә бердәнбер дөрес юлга чыгаручы зәгыйфь кенә җепне булса да эләктереп алырга тели. Менә шушы тартышны, җинаятьче чәбәләндереп бетергән җепне сүтеп, бер йомгакка чорнаучы җанлы итеп гәүдәләндерү — детектив әсәрләр язучының төп бурычы.
Күрәбез, бер уйлаганда, детектив әсәр авторының иҗат өчен мөмкинлекләре чикле, әсәр схемасы алдан ук билгеләнгән. Биредә, теләсәң дә, теләмәсәң дә, ниндидер бер калып колы булу ерак йөрми Тик М Насыйбуллин әсәрләрендә бу чикләнгәнлек сизелми. Дөрес, вакыйгаларның төенләнеше һәм чишелеше кебек мондый әсәрләр өчен хас булган бертөрлелек аңарга шулай ук әллә ни киңәеп китәргә мөмкинлек бирми Ләкин һәр кеше үзенә бердөнья булган кебек, теләсә кайсы җинаять тә бүтәннәреннән кайсы ягы беләндер аерыла. Шуның өстенә. язучы аларның моңа кадәр кабатланмаган яңа бер очрагын күрсәтүне максат итеп ала. Вакыт-вакыт аның әсәрләре драма жанрын хәтерләтә башлый Аларны укыганда бүлектән-бүлеккә нервлар киеренкеләнә бара. Җыйнак, жегәрле диалоглар да бу охшашлыкны арттыралар. Ул повестьларны экранлаштыру яки сәхнәдә уйнау әлләни кыенлык тудырмас иде, мөгаен.
М Насыйбуллин әсәрләренен яратып укылуы- хакыйкать 1980 һәм 1982 елларда Татарстанда хокук саклау мәсьәләләренә багышлаш ан әсәрләрнең укылу дәрәҗәсен билгеләү буенча конкурс уздырылган иде М Насыйбуллинның «.Алтын алка» әсәре — беренче, ә «Ярканат» повесте икенче урынга чыктылар 1988—1993 елларда җөмһүриятебезнең Милли китапханәсе шулай ук хәзерге татар язучыларының иң күп укыла торган әсәрләрен ачыклау буенча тикшеренү үткәрде. Шулар арасында М Насыйбуллинның «Син тикшерүче бит» исемле китабы икенче урынны алды. Укучыларга таратылган сорауларга җавап алуның нәтиҗәсе тагын да күзгә ташланып тора. «Иң яраткан язучың кем’» дигән сорауга мең сигез йөз алтмыш өч кешенең дүрт йөз алтмыш өче М Насыйбуллинны атый Моның шулай икәнлеген укучы хатлары да раслый Башкортстан- ның Яңаул районыннан Хәмит Халиков болай яза. «Мәгъсүм абый! Сез күзне ачтыгыз Рәхмәт! Бер иптәшемнең тәкъдиме белән өч китабыгызны укып чыктым «Их. шул кешеләр кебек булырга иде», дигән ун туды миндә Минем гаделсезлеккә каршы көрәшәсем килә Юрист булган кешегә бу өлкәдә бик күп мөмкинлекләр бар икән» Шул ук җөмһүриятнең Октябрьск шәһәреннән Рамилә Әхмәтвәлисва дә шуңа охшаш фикерләр әйтә: «Мин сезнең «Юрист язмалары». «Без капчыкта ятмый», «Телсез шаһитлар» дигән китапларыгызны укып чыктым. Бу искит кеч әйбәт әсәрләрне укыт аннан соң миндә тикшерүче булу теләге туды Мин әле үз гомеремдә бер профессияне дә шулкадәр яратканым юк иде. Нинди изге икән ул тикшерүче һөнәре» Бу инде язучының иҗатына бирелгән югары бәя Укучы хатларыннан күренгәнчә, М Насыйбуллин әсәрләре белән байтак кешеләрдә хокукчы һөнәренә карата кызыксыну, хәтта мәхәббәт уята алган.
Кырымның Судак шәһәрендә яшәүче медицина фәннәре докт оры Әнәс Хәсән уйлары да әлеге язучыбызның тормышына һәм иҗатына олы бәя булып яң
гырый "Мәгъсүм абый — Язучылар берлегенең танылган әгъзасы — китаплары, мәкаләләре белән хокукый, бәйсез мәмләкәтебез өчен хәленнән килгәнчә өлешен кертә. Җинаять—җәзадан аерылгысыз, укучыга шул фикер сеңдерелә. Элек «безнен Совет илендә жинаятьчелекнен социаль тамырлары юк!» дияргә ярата идек. Баксан, бар икән шул. Анын тамырлары бик тирән икән Күрмәмешкә салышуның нәгижәләре яхшыга китермәде» Монын тамырлары, әлбәттә, рәсми хакимиятнең жинаятьчел сәясәтенә барып тоташа иде. Җәбер- золымны ялган белән тоташтырды, халыкларның борын-борыннан камилләш- терелгән әхлак системасын юк итте һәрбер әхлакның нигезен, әлбәттә, мәгълүм булганча, «үтермә!» дигән кагыйдә билгели Кеше гомере мәнгедән ин кадерле нәрсә булып саналган. «Сталинчылар бу мәңгелек кагыйдәне сызып аттылар, әхлак нигезен дә таркаттылар», дип нәтижә ясый М Насыйбуллин үзе. Әйе. мондый абруйлы хокукчыларга илебезнең үгкәндәгсләренә. белгеч буларак фәнни бәяләмә бирүне дә тарих үзе йөкләде Күргәнебезчә. М Насыйбуллин үзенең бу вазифасын да дәлилле, димәк, ышандырырлык итеп башкарып килә.
М. Насыйбуллин ижаты каләмдәшләренең һәм әдәби тәнкыйтьчеләрнең дә игътибарын жәлеп итеп килә Чөнки татар әдәбиятын ля детектив жанрына яңа сулыш өргән бу каләмдәшебезнең әсәрләре үзләре үк өйрәнүне сорап тора. Анын каләменең хасиятләрен тәфтишләүгә дистәләрчә-дистәләрчә мәкаләләр багышланган. Аларның авторлары арасында Татарстаннан 3 Мәҗитов. Б Камалов. Ф Мусин. Ф Миңнуллин. Ә Гаффар. С Хәйретдинов. А Расих. X Вәлиәх- мәтов. Ш. Мостафин. X. Сарьян. Ә Сәхәпов. И Фәйзуллин. И. Киндер. Ф Шәфигуллин. Л. Хәмидуллиннарны: Башкортстаннан С Хафизов. С По- варисов. М Мөлековларны: Үзбәкстаннан Н Баракасв. Т Хәмитләрне. Кыр- гызетаннан Э. Калдаровны һәм башкаларны күрәбез М Насыйбуллин әсәрләре алда әйтелгән урыс, башкорт, татар телләреннән тыш. үзбәк, казакъ, каракалпак, чуваш, якут, удмурт, кыргыз телләрендә дә басылды Иң отышлы әсәрләре, кытай һәм төрек телләренә дә тәржемә ителеп, чит илләрдә дә дөнья күрде. Ул төрле җөмһүриятләрнең әдәбиятчылары белән аралашуга, ул телләрдә чыккан әсәрләрне өйрәнүгә дә вакыгын кызганмый. Еш кына әдәби бәйләнешләр хакында мәкаләләр язып бастыра Анын татар һәм казакъ әдәбиятлары мөнәсәбәтләре хакындагы мәкаләсе Төркиянен Эрзерум шәһәрендә чыга торган «Кардәш әдәбиятлар» журналының 1992 елгы 21 санында да басылып чыкты Дөресрәге. татар әдәбиятын үз иле укучыларына жнткерү буенча шактый эзлекле эшләүче Мосгафа Өнәр аны «Казан утлары» журналының 19X9 елгы 12 нче саныннан үзе гәрҗемә итеп бастырган иде.
Язучының төп иҗат йөзе, һичшиксез, анын әдәби әсәрләрендә ачыла Ләкин ихлас каләм әһеле көндәлек хәлләргә дә мөнәсәбәтен белдерми булдыра алмый Хикәя, повесть яки роман язганчы күп вакыг үтеп китә, ул укучыга барып ирешкәнче вакыйгалар кайнарлыгы суынып та өлгерә, сүзен вакытында теләгән кадәр файдасын кигерергә өлгерә алмый М Насыйбуллин вакытлы матбугатка дөнья күргән чәчмә әсәрләрендә, мәкаләләрендә дә укучыларны, аеруча яшьләрне. әхлаклы, игелекле игеп тәрбияләүгә күп игътибар бирә Әлбәттә, хокук тәрбиясе беренче урында гора Гәзит-журнал битләрендә аның бу турыдагы язмаларына сш юлыгырга мөмкин 1989 елда «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналы ел буе анын шушы мәсьәләләргә багышланган мәкаләләрен, хокук тәрбиясенең <}юнн>< нигезләре турындагы карашлары яктыртылган язмаларын бастырып килде Аларның исемнәрен генә искә төшерү дә авторның бу мәсьәләләр хакында колачлы фикер йөртүен күрсәтә Алар: «Педагогика һәм хокук». «Хокукый дәүләт». «Җинаять сәбәпсез бу гмый». «Ничек тәрбиялибез’’». «Теле барнын иле бар». «Тапкансың икән үзең бак» һ б
Үткен каләмле публицист буларак, ул татар халкының үткәндәге язмышын, бүгенгесен өйрәнеп, бигрәк тә киләчәген кайгыртып язган мәкаләләре белән җәмәгатьчелектә милли аң тәрбияләүгә зур өлеш кертә Шул хезмәтләр, бигрәк тә «Наганыңның азаматы бул» дигән мәкаләсе, милләтебезнең киләчәген ирекле һәм бәхетле күрү юлында бөтенлекле караш буларак кабул ителә
Гомумән, тынгысыз җанлы, ихлас милләтпәрвәр М Насыйбуллин халыкка, аның алга барышына ярдәм итәрлек бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый. аларны мөмкин кадәр файдалырак итеп эшкә җигәргә тырыша Аның гарихка. әдәбият -сәнгатькә, фәннең горле тармакларына караган хезмәтләрне өйрәнеп баруы көндәлек шөгыле Шундый вакытларда ул кызыклы гына табышларга да юлыга Әйтик анын кулына элек бездә «көрләрен уку тыелган М ьулгаковнын заманында Мәскәүле чыккан «Дьяволиада» исемле хикәяләр
җыентыгы к^рә Андагы әсәрләр, аерым алганда «Чичиков маҗаралары» («Чичиков совет шартларында») дип аталганы белән танышкач, М Насыйбуллиннын исе китә. Кара син ә?! Рәсәй империясенең егерменче гасыр азагында нинди хәлләр кичерәсен никадәр алдан күреп язу! Түзми, бу әсәрне татарчага тәрҗемә итә һәм аны башта «кызыл таң», аннары «Татарстан хәбәрләре» гәзитләрендә (1991 —1992) бастырып чыгара.
Боларның һәммәсе аңардан һәрдаим армый-талмый хезмәт итүне, һәрвакыт иҗади халәттә булуны таләп итә. Язучы дигән олы исемне алгансың икән, димәк, халыкка хезмәт игүнең чиге була алмый Чөнки ул синнән һәрчак төпле сүз. акыллы киңәш, туры юл күрсәтүне көтә.
Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин җиде дистәне тутырып килгән бу көннәрдә, үткәннәренә борылып карап, зур канәгатьлек хисе кичерә ала. Гомернен яшәлгән кадәресе мәгънәле үтелгән, гаделлек, җәмгыятьнең сафлыгы, халык бәхете өчен көрәш белән дистә арты дистә еллар узган Инде хәзер ял итәргә дә мөмкиндер Әмма язучы йөрәге гамьсез була аламыни? Шуна да язучы йөрәге бит ул!