Логотип Казан Утлары
Роман

ТҮЛӘНМӘГӘН КҮЗ ЯШЕ


Эштән кайтышлый Зәй Файзов вахта машинасыннан базар чатында төшеп калды Соргылт кожан курткадан, башында калын кепка, аягында кирзалар Какча битле, уртача буйлы, тирән чокырлы күзләре моңсу карыйлар Нияте симезрәк ит юнәгү иде Кибет итенең бер дә тәме юк. Әмма базар бүген иртә таралган икән, лавкалар буш! Аяк астында сукбай мәчеләр уралып йөри Шулай да бер почмакта иске плащ кигән карт күренә иде Зәй шунык янына атлады. Өстәл өстендә чистартылган тавык түшкәләре ята.
Бу синең үтергән тавыклар инде, ә? Ни хак? дип. уенын-чынын бергә кушып дәште Зәй.
Юк. энем, болар суйган, диде карт мактарга теләмичә Суймаганы төсе үк башка була .
Сую шул үтерүдер инде?
Аермасы зур аның. энем, әмма хәзер барыбер, әйдә-давай тына. Талымлану бетте Карт канәгатьсез генә кул селтәде Анын бу ымы ышаныч уяткан кебек итсә дә. түшкәләрнең зәңгәрсуланып торуы Зәйнең гайрәтен чигерде Майсыз ит салам инде ул. дип уйлады һәм алмады Чыгып барган чакта, суймыйча эшкәртелгән ит авыруларга сәбәпче була. имеш, дигән кайчандыр ишеткән сүзләр хәтеренә килде Уе шунда ук үз баласына күчте. Ул да авырый иде. Башта ук рәте-юне булмады Тапкач, икс атнадан Рәмиләнең core бетте. Ул арала бала тудыру йортыннан чыгарга, ди башладылар. Шәфкагь туташы Фалия ярдәм игмәсә. эш харап иле. Баш врачка гариза язып. Рәмиләне беразга калдырып торырга үтенделәр Баланың һаман тернәкләнеп китә алмавы моңа ныклы нигез иде Хәлгә керделәр Тагы Фалия булышты «сөте күп
Хисам КАМАЛОВ (1926) .м)мл «һәркемнең гомере дер генә» «Бете әйдә кота./әр». «Үлгәннән соң яздым» романнары авторы Татарстанның Г Тукай премиясе ипреаты Казанда яши.
хатыннардан саудырып ала да безнең балага бирә. Рәмилә үзе сорарга ояла иде Фалия хәйләкәр, башка палатадагы хатыннардан алып керә. Шулай икс атна дигәндә бала күзләрен ача башлады. Әмма Рәмиләгә сөт төшмәде. Больницада бүтән калу мөмкин түгел иде.
Чыккач өчәүләп газап чигә башладылар Бала ясалма сөтне имми иде Күкрәк сөте булсын, ә аны һаман саен табып җиткереп булмый. Ач бала елый да елый. Йөрәккә төшә торган ыңгырашу белән елый. Зәй моңа чыдап тора алмый, күкрәк турын учы белән ышкый-ышкый бүлмәдән чыгып китә. Аннары тагы әйләнеп керә. Баланы чиксез кызгану гартып кертә аны. Җанга нинди якын ул! Бәгырьдән өзелеп төшкән тере җимеш шул! Аңа үз җаныңны бирердәй буласың.
Дон урамы почмагына җиткәндә Зәйгә күптәнге бер танышы очрады. Себердә хезмәт иткәндә сукмаклары туры килгән иде Соңыннан ул Бөгелмәдә эшкә урнашты Туган җире Ленинградка кайтырга рөхсәт ишәделәр. ди. Мәшһүр 58 нче статья корбаны Хәзер горисполкомда диннәр белән идарә итү бүлегендә эшли. Фамилиясе дә сәер генә: Казан.
Менә Печмән чиркәвен нефтьчеләр ваттырганнар, понимаешь,— дип сөйләп китте ул.— Хәчтерүш кенә бер таш корылма булган. Фураж амбары итеп тотканнар. Ул чагында дәшәргә курыкканнар. Хәзер Үзәккә жалоба җибәрделәр. Скандал. Ә хәчтерүшне яңа шәһәр уртасында калдырып булмый бит! Әнә төзелеш ничек бара! Безнең җирләр миллиард тонна нефть бирә, дип язганнар. Шуның белән йөрим әле. Әмма бер җавап бирүчене табып булмый. Казан сөйләүдән шып туктады, чөнки Зәйнең ашыгуын сизеп алган иде
— Карале, балагызның хәле ничек соң? дип гафу сораган тавыш белән тагы сөйли башлады ул.— Теге көнне Бөгелмәдә әйтеп торган идең?
Алга китү чамасы юк әле, юк,— диде Зәй теләмичә генә.
- Бездә бик тәҗрибәле педиатор бар. шуңа күрсәтеп карасак, ә?
Рәхмәт. Андрей Андреич. .
Рәхмәт не куй. баланы терелтү мөһим Кайчан мөмкинлегең була, туры безгә кил. Кара аны, сузма. . Ярый. хуш. мин киттем
Ул Зәйнең беләгеннән тотып саубуллашты да. адымнарын 1изләтте... Зәй, башын ия төшеп, борылышта юлны аркылы чыга башлады. Кемдер тагы арттан кычкырды: «Туктале. нигә качасың?»—диде. Зәй борылып карарга мәҗбүр булды.
Ә-ә, Надир, ни хәл? диде Зәй үзе башлап. Алар буровойда бер вах1ада эшлиләр. Надир Алкин җәнҗалчырак холыклы, шуңа күрә бер төштә генә ябышып эшли алмый. Моннан өч ай элек буровойдан киткән иде. менә тагы әйләнеп кайтты. Башлы егет, русчасы да әйбәт, әмма дөреслек дәгъвалап, җитәкчеләрнең теңкәсенә тия
Юк. кул бирмим мин сиңа.- дип. Надир бер адым читкә тайпылды. - Теге вакытта синең бер сүзең җитә иде. шуны әйтергә шүрләдең. Ә артта дөреслек дип сөйләнәсең, син провокатор икән Надирның кашы, борыны җыерылган, үзенең хаклы булуы кыяфәтенә чыккан Зәйнең дә эчендә ачу кайнап йөзенә менде, тик ул кычкырышмас өчен үзен тыйды. Араны начарайтырга теләми. Менә шулай нахак исемнәр дә күтәрергә |уры килә. Ачуга ачу белән җавап кайтару төшемсез, мәгънәсез эш.
Напрасны рәнҗетәсең, парин.—диде Зәй араны йомшартырга теләп. Җиңелү ачысын үз өстенә алды. Әйдә, Надир кинәнсен. Нахак сүзләрен дә кире кагуны кирәк тапмады
Артта батырланып дөреслек, дөреслек дип тукынасыз, ә дөреслек алга килгәч, шуны якларга куркасыз .. Надир тавышын күтәрде, юка иреннәре ишарәле елмаю белән җәелде.
Надир, диде Зәй шулай ук төрттерүле итеп. Үзең башлы кеше, гади бер нәрсәне аңламыйсың. Синең квартирың бар. хатының ашханәдә, балалар тамагы өчен кайгыртасы юк. Ә бүтәннәрнең ул кайгы җилкәләрендә камыт кебек кысып тора. Нәрсәгә дип синең дөреслегең өчен
балаларын сыныктан аерсын, фатир юлын киссен, ә? Турысын әйткәндә, синең өчен дөреслек дигән нәрсә, бүтәннәргә нуль ул. Нульне якларга башыма тай типмәгән. Ике-икен дүрт кебек тормыш арифметикасын белмисен, бра i ’ Ташла шул гадәтеңне!
Тьфү! Нинди уты сүнгән бәндәләр белән яшәргә туры килә,— диде Надир бер йөрәге белән сүгенеп һәм каргана-каргана баракларга габа кипе Зәй аны йомшак җәеп катыга утыртырга, ягъни сүз белән җиңәргә исәпләгән иде. Теге шуны тиз сизенде.
Әйе. Надирда начальникларга карата ниндидер начар фикер була. Каян килә бу? Надирның әтисен теге елларда удырткан булганнар. Алар шәһәрдә яшәгән, әтисе мастер булып эшләгән. Менә шул чакта аны кулга алганнар Начальниклары корткычлыкта гаепләп язып биргән Хәзер әтисен аклаганнар. Ул-лагерьда үлгән, кайда, ничек билгесез Ләкин адәм баласыннан нәрсә булса да кала Үлеләр тереләрнең чабуларына ябыша, дигән борынгылар. Надир мине Тугаевка каршы котыртырга теләп бик тырышты. Аның төрле кимчелекләрен әйтеп, менә кем ул синең Тугаевын. карьера артыннан гына куа. ди-ди яман-лый. Мин Надир салган кармакка чиертмәдем, шуңа бик каты ачуы килгән иде
Зәй баракка керә юрган баскычтан ук ишетте, бала елын иде. Озын коридор буйлап атлаганда шул аваз аның йөрәген гелем-телем телгәләп әрнетте. Сулыш юлларын кыегы Бу Рәмилә дә бигрәк бичара булып чыкты, дип. хатынына ачуы килә башлап уйлады ул. Чөнки Рәми тә бер эшнең дә җаен белми иде. Бер гали генә эшкә тотынса, юньләп башкарып чыга алмый. Аш пешерергә керешсә, йә тозлы, йә тозсыз итә. гүгеп-чәчеп бетерә. Шулардан чыгып бер нәтиҗәгә киленә: димәк, ул бала багуның да рәтен белми Ишекне ачып керүгә, борынга таныш ис килеп бәрелде Ул интек каршына элгән пәрдә арасыннан эчкә башын тыгып карады Рәмилә баланы караватка куйган да. үзе бала өстенә иелеп утырган, ике битеннән күз яшьләре агып төшкән. Әллә минем кайтканны да сизмәде инде? Бала елавы тәмам зиһенен алган шикелле. Нишләргә соң'.’ Моның бер азагы булырмы?
Тиз-тиз өстен алыштырып, интек төбендәге юынгычта чистарынып алды да эчкә узды. Бала елый-елый тәмам хәлдән калып, ыңгырашын ята иде Рәмилә башын борды:
Әз генә «смесь» имде, ләкин имсзлскне кире чыгара ла. еларга тотына, дип тезде ул үзенең сүнек, гаҗиз тавышы белән
Врач килдеме?
Карады, авыруы юк шикелле, ди Тамагы ачка елый ул. дип. кухняга язу калдырды Күкрәк сөте табыгыз, ди
Ансын врачтан башка да беләбез лә! Зәйнең врачка өмет игүе, аңардан балага ярдәм көтүе әз генә лә акланмады. Ул кулын өметсез селтән куйды, балага озак карап торудан йөрәге телгәлән.» баштан, карашын тәрәзәгә борды Эчендә бүреләр тырматкан шикелле итә. өзелеп ашыйсы килә. Билгеле, ашарга әзер түгел Хәзер ашарга пешерергәме, әллә күкрәк сөте эзләп чабаргамы’’ Ничек үзен гурында уйларга мөмкин, ахмак, дип. үзен гирги-тирги киенергә тотынды Өстәлдән колбаса һәм ипи телеме эләктерде.
Тудыру йорты I поселокта иде Зәй. башын аска игән ки тент, кызу- кызу атлый Борчылудан гына башын түбән имәгән ул. ә бәлки ганыш- лар очрап хәлне сорашмасыннар өчен дә шулай итә и ie Ана ашатырга кирәк, ә ул икейөзлеләнеп ах-ух килгән булыр, ялганлар, ниндидер булмас ярдәм белән өметләндерер Адәм баласы бүтәнгә булышу кирәк булганда гомуми сүзләргә бирелә, шул сүзләр артына поса./Синең ба таң аның өчен нуль Передача бүлмәсендә тәрәзә ябык иде Бер-ике ир-ат кына көтеп утыра Ул тәрәзәне үз кеше кебек кенә шакыды Фа тия аңа шуннан бер кечкенә шешә ана сөте биреп җибәрә иде Бине те. Зәй дә буш кул бс тән килми, ул гикле үк мәксез түгел. Әмма бүген тәрәзә
ачылмый да ачылмый. Тик бераздан гына тәрәзә тактасы кырыйга шудырылды, анда бүтән шәфкать туташы иде.
Фаля кайтып китте,—диде Зәйне танып, сораганны да көтмичә. Башына суккан кебек итте бит. шайтан. Зәй ни әйтергә белмичә күзен текәп тора иде. Сөт... дип авызын ачуга
— Юк, калдырмады, дип, икенче кешегә күчте.
Типте бия тәртәгә, авызын корт чаккыры!. Зәй Фалия яши торган баракка чапты.
— И минем азапланучым,— диде Фалия аны ишектә күреп Сөт арттыра торган хатын бүген чыкты. Бүтәннәренең артык сөтләре булмады. Бәла, бик кирәктер инде... Аның йөзендә йөдәтеп бегерлең, дигән чалым сизелмәде. Ул баланы түгел. Зәйнең үзен жәлли сыман иде.
— Әйдә, хатынның өенә киттек, бәлки бәхетең булыр, диде Фалия ишегендәге инглиз йозагын бикли-бикли — Ышаныч әз әзен Фалия тиз кузгалып, кызу йөрүчән иде. Зәй аның артынан иярде. Алар озын бер баракка барып керделәр. Коридор буенча ишек төпләрендәге чиләкләргә абына-сөртенә иң кырый бүлмә ишегендә туктадылар. Эчтән ачы-ачы кычкырган тавышлар ишетелә иде. Зәй Фалиягә биш сум акча сузды, сөте булса, шуны бирерсең, диде. Бик озак шакыгач кына ишек ачылды. Фалия керде. Зәй калды. Йөрәге дөп-дөп тибәргә кереште: буламы, юкмы?
Фалия бик тиз әйләнеп чыкты. Аның йөзеннән сөтнең булмавы күренде. Шулай да ата кеше аңа ничектер механик рәвештә иярде. Алар тудыру йортына килделәр. Зәй эчтән генә бу кызны бимазалавына уңайсызлана, ояла башлады. Ләкин бала хакына оятыңны да югалтасың икән. Безгә кем инде ул, ә кайчаннан бирле ярдәм итеп килә. Авырыксынуын сиздергәне юк. Әллә ул бик сирәк очрый торган, элек кенә булган берәр изге җанмы? Хәзерге вакытта мондый затларның булуына ышанмас идең, әмма менә күз алдында.
Подъездда Фалия кулыннан кечкенә сөтле шешә алганда Зәй куеныннан чыгарып аңа тартмалы шоколад конфет сузды, рәхмәтләрен яңгыр итеп яудырды.
— Кирәкмәс, җитәр инде,— диде Фалия карышып. Ул бүләкне алмас өчен һәрчак тартыша, Зәй һәрберсенә бер сәбәп уйлап чыгарырга мәҗбүр була. Юкса сөтнең файдасы булмас, дип шүрләтә, йә араны бозмыйк, мин чын күңелдән, — ди-ди. кызны чигенүдән туктата. Бүген нәрсә дияргә инде?
— Алайса бүтән килмәсен дисеңмени? диде Зәй рәнҗи башлаган төстә. Бу сүзләр кызга тәэсир итми калмады.
— Ну үзең дә мине какшатыр җай табасың,— дип тартманы алып редикюленә салды. Алар I-поселок белән яңа шәһәрне тоташтырган дамбага кадәр бергә бардылар. Фалиянең бит-күзләреннән нур бөркелә, һәр сүзе шул нурларга төренә иде. Ул нурлар ирексездән җанга \теп керәләр һәм зиһенне чуалталар. Әй. адәмдә хисләр тотрыксыз да инде! Утка омтылган күбәләк кебек, шул нурга тилпенеп куя
— Больницага сорагыз, болай авыр бит?—диде Фалия.
— Врачка туры килә алмыйм. Рәмилә сорадым, ди. урын юк дип әйтте, ди.
— Ул бик йомшак, кыюсыз күренә, әллә авылныкымы?
— Шәһәрнеке...
— Ә нишләп юньләп русча белми, җитмәсә, институт бетергән? Шәһәрдә яшәп инде..
Яңа бистәдә гел татарлар гына бит Мәктәпләренең дә рәте бул-магандыр.
— Нишләп сөте бик тиз беткән, шуны һич аңламыйм Ишеткәнем юк иде.
Сәбәпләре күп инде, төгәл әйтүе читен.
Әллә эчтә берәр авыруы бармы? Яисә элек булганмы’ Аннары азыкның да тәэсире булмый калмыйдыр
I әүдәгә таза, ашау-эчү нормаль... Гажәп
Фин йортлары тезелеп киткән урамнан атлаганда бер биек рәшәткә артыннан Фалиягә дәштеләр «Нихәл, кер әле?»— диде ягымлы бәрхет тавыш. Фалия гар капкадан эчкә үтте. «Исәнмесез. Рита Халитовна?»— ди-ди шатланып исәнләште. Зәй рәшәткә ярыгыннан күрде: бу контор директоры Tyiaee хатыны лабаса. Ул чәчәкләр түтәлендә, кулында шланг Шушы особнякта яшиләр, димәк. Кайчандыр урамда очрап. Тугаев Зәйне хатыны белән кыска гына таныштырган иде Уртачадан калкурак буйлы, киң иңле, аксыл тулы битле, һәр төшеннән мөлаемлек. затлылык бөркелеп тора. Йөз чалымнары анын кул җитмәс горур булуын искәртә. Тик ни хикмәттер, чыраеннан, озынча күзләреннән әйтеп биреп булмый торган моңсулык саркый Нәрсәдән икән ул9 Ике медичка икы-чыкы килеп сөйләшә
Күп тә үтми. Фалия чыкты. Рита Халитовнанын пациенты бездә ята, шуның хәлен белеште. дип аштатты Фалия. Бераз баргач ул туктады. Анда, диде, бүген генә тудыру йортыннан чыккан хатынның хәлен белергә кирәк, баласы тернәксезрәк иде Ни өчендер чыгарга бик ашыкты Ирем җилбәзәк, дип борчылды Фалия тыкрыкка кереп китте Ул күмелсә дә, аның нурлары Зәйгә ияреп бара иде Нигә икән Фалия белән очрашкан саен, кызның күз сирпүләре. елмаюлары аның күңеленә серле ефәкләр булып урала Өйгә кайтып Рәмиләгә, балага күренергә уңайсыз була башлый. Фалиянең ире бар микән, үзен шактый бәйсез тота шикелле? Фалия аңа нигәдер бик ягымлы, ниндидер өмет кузгата торган итеп карый? Тиле бәрән, сиңа тына шулай тоеладыр Юк. юк! Андрей Казан әйткәне бар: һәрбер ир-атның яшерен йөрәк сере була. имеш. Сер шул үзе хыял иткән хатын-кыз. Адәм баласы хыял белән дә яши Тормыш аны бәргәләсә-суккаласа, хыялда ул рәхәт чигеп ала. Хыялда аны беркем кыйнамый, теләгәнчә ярага-сөя
Йа хода, бала төне буе бер уянмый йоклады Нинди рәхәт икән Менә күкрәк сөтенең хикмәте Тамагы туйгач, изри дә изри Эче дә күпми Йокы зур дәва икән. Баланың төсе үзгәрә. Ана сөте һәр нәрсәгә шифалы шул. Нишләп Рәмиләгә һаман сөт төшми икән? Хәер, врачлар укол ясый башладылар, булыр дип өметләндерәләр..
Бүген вахтага чыгасы көн түгел. Зәй бала янында булганда Рәмилә укол та барып, башка эшләр эшләп кайтты
Читкә куеп яки соңартып булмый торган бер хәл бар иде Зәй шуның буенча йөри, дөресрәге, йөрергә мәҗбүр Хикмәт шунда, аттың туганнан туган абыйсы Сәлимне шәһәрдән ерак түгел Вәли хуторы дигән төштә үтереп киткәннәр Көпә-көндез. Экскаватор белән торба өчен траншея казып ятканда Тракторның кайбер частьларын алганнар. Бүтән бер нинди эз юк. күрүчеләр дә юк Ничек болай, дип баш вата Зәй. кеше энә түгел бит төшәргә дә югалырга'.’ Менә нинди әйбәт кеше кинәт юк булды. Милиция эзләнде-эзләнде дә берни таба алмады Аларнын тырышлыгында формаль эшләр бик нык сизелә иде. Зәй ачуланышты, үҗәтләнде Җинаять эзе табылмады дип <<дело»ны янмакчы булгач, тавыш чыгарды, прокурор!а жалоба язды Шуннан соң «дело»ны тикшерүчегә бирделәр Ефимов фамилияле өлкән лейтенант. Үзе керәшен икән Бик әкрен кыймылдый торган кеше кебек тоела Әллә Зәйгә генә шулай күренә инде? Әллә берәр нәрсә гөртүне өмет итәме, белмәссең. Машай астыннан тына мәче кебек күзләрен кысып карый Бер дә җинаятьне ачар гослет ә охшамый, әллә ни ом i ылышы да сизелми Берсендә әйтеп куйды: татарлар нпе бу. төгәл шулай, диде Татар бер-берсен аяп тормый чөнки кан кардәш бит Ә керәшеннәрнең шундый эшен ишеткәнең бармы’ Юк. конечно! Теге таманла Иватт патша барча татарларны чукындырып бете- pi әп булса, пая 11. бу пасы н №
Нитә миңа шундый сүзләр әйтә? дип уйлады Зәй аңа җавап таба алмыйча Рәсми фикер шулайдыр дисәң, ул бит рәсмине белгертмәскә тиеш?
Зәйнең келт игеп исенә төште: «Ә теге Федотовкада бер рекрут эчеп, үзе кебек бер егетнең эченә пычак тыккан, күргәзмә суд ясадылар», диде, Ефимовның ачуын китермәслек итеп, йомшак кына. Анда бүтән мәсьәлә, диде Ефимов калын иреннәрен әкрен генә кыймылдаткалап, көнләшүдән кызып киткән. Көнләшү бик хәтәр нәрсә, үз башына төшмәгән белми. Көнләшү кешенең зиһенен ала, күзен томалый, адәм баласы үз-үзенә хуҗа була алмый. Шуңа күрә статьясы да башка. Йомшаграк статья. Кеше психологиясен исәпкә алалар.
Зәй аның бу сылтавына каршы берни дә әйтә белмәде. Тикшерүче яхшырак хәбәрдар иде, билгеле
Ефимов өч бүлмәле фин йортында, «особняк»та яши иде. Өйгә кил. дип чакырды. Ул, ахры, Зәйнең гади, беркатлырак кеше булуын сизеп алган булса кирәк. Аның янына шактыйдан бирле килеп йөри иде. Башта рәсмилек рамкаларында гына сөйләшү-аңлашулар барды. Берсендә эштән кайтышлый очрашканда юл өстендә, ресторанга кереп утырдылар. Зәй сыйлады Шуннан соң арада бер-берсен аңлау мөнәсәбәтләре барлыкка килә башлады. Әлбәттә, якынаю мөмкин түгел. Ул закон кешесе, моны гына Зәй аңлый. Шулай да ышанычны ныгыта торган мөнәсәбәт булсын иде...
Өй тирәсендә бакча, һәр төштә пөхтәлек, эшчәнлек сизелеп тора. Хатыны өйдә юк шикелле. Шуңа Зәй үзенең тартыну киеренкелегеннән арына төште. Шешәне дә куеныннан курыкмый чыгарды, һәм Ефимовның йөзенә текәлде: ничек кабул итәр? Ләкин Ефимовның таш йөзендә бер җыерчык сызыгы да тартылып карамады, шулай да күзләренә җылылык әсәрәте чыкты. Ул бакчадан редискә. суган кыяклары өзеп алып керде. Шул мәлдә әллә каян гына бүлмәдә 7 — 8 яшьлек сары малай пәйда булды.
Әти. ашыйсы килә,— диде ул маңгаен җыерып, ничектер туры карамыйча.
— Әниең калдыргандыр бит?—Ефимовның йөз-төсеннән бу өйдә хатын баш икәнен чамаларга булыр иде
- Бикләп киткән.. — Малайның сүзеннән Ефимов уңайсызлана башлаган кебек итте, тизрәк кесәсеннән алып, аңа вак акчалар сузды. Малай, җәйгән учында акчаларны күңеленнән санап:
— Морожныйга да бир,—диде кыюланып. Хәйләкәр нәрсә, кунак алдында әтисе баш тарта алмаячагын белеп сорый ул.
— Ярар, тагы «самоделка» сатып алыргамы?
— Юк. Алайса кинога?
— Мә, энем, әйбәт картина бара, —дип, Зәй малайга берлек сузып маташа иде, теге ярты юлдан тартып алды да ишеккә атылды
— Минем асрамага алган пацан,— дип аңлатты Ефимов, берәр рюмка салып куйгач.— Ну бандит булып бара, һич тыңлатыр хәл юк. Ачулансаң, чыга да кача, шәһәр бетереп эзлибез. Просто бәла! Хатын белән тыныч яши идек, хәзер көн дә шуның аркасында тавыш Син аны узындырасың, дип телә.
— Алганга үкенәсезме әллә?
— Соң икебезнең дә нервыларны мунчала итеп бетерде ләбаса. Ул өмет өзгән мәгънәдә кулын селтәде дә рюмкасына үрелде
Аннары эш турында сөйләшә башладылар Җинаять булган басуда шул көнне элемтәчеләр эшләгән дигән версия бар иде. Ефимов шуның буенча тикшереп караган, контордагы нарядларны актарган.
Барысы да ялган булып чыкты, диде ул. редис кетердәтә-кетер- дәтә.
Ну? Ничек алай?
Элемтәчеләр ул якка барып та карамаганнар. Вахта путевкаларын тикшердем.
Нарядны премия өчен тутырганнармы?
Шайтан белсен, эт баш. сыер аяк.. Син тегендә бара алмассыңмы? Ефимов! а Сәлим эше белән кызыксыну, җинаятьне ничек тә ачарга омтылу чалымы беленеп калды. Ул беркөн Зәйдән үтенгән иде: Тимәш поселогына бар. «иснәнеп» йөр. дигән иде Җинаять эшләнгән жир авылга якын, кем дә булса, нәрсә дә булса белми, күрми калмас, дигән иде Зәй анда барып, үзләренен элеккеге танышларында тәүлеккә якын торып кайтты Урамда очраган һәр кешедән сорашты, белеште Ләкин беркем дә берни әйтми, белмим, дип, тизрәк сүзен өзеп, Зәй яныннан китәргә ашыга иде Бәладән башаяк Милициядән курку кешеләрнең канына сеңгән.
Минем ике-өч шикле кешем бар, шуларны кысмыйча да булмас. Трактор частьларын колхозга илтеп сатмагайлары Эх. элек әйбәт иде. хәзер курыкмый башладылар
Үткәннәр кешегә әйбәт булып тоела, ди.
Курку зур нәрсә,—диде Ефимов, курку булмаса. адәм баласы ерткычка әверелер иде. Курку гына аны рамкаларда тота. Юк. әллә син «сознательность» дип әйтмәкче буласыңмы? Нинди беркатлылык! Ефимов елмайды, битендә җыерчыклар пәйда булды, эре. сары тешләре күренде.
— Адәмне куркуда тотарга кирәк, курку идарә итә. -диде Ефимов йодрыгын төйнәп. Тезгенне бушаттылар да менә нәрсә килеп чыкты Ул ниндидер үртәлү белән рюмкасын күтәреп куйды Хәзерге иркенлекләргә тискәре караган бер генә кешене дә күргәне юк иде Зәйнең. Киресенчә, тормышның яхшыруына, кешегә мөнәсәбәтнең йомшаруына һәркем сөенә, дәрт белән эшли, һәр тармакта эшләп чыгаруның бермә- бер артуы әнә шул элеккеге куркыту эскәнҗәсеннән ычкынуның туры нәт иҗәсе бит. Ә баксаң, аның икенче яклары да бар икән.
Яңа долото куеп, колонна төшерделәр Механизмнар тигез генә эшли башлады. Зәй тормозда басымны әз генә арттырган иде. колонна дерелдәргә тотынды. Токым артык каты иде. басымны киметергә |уры килде. Әллә насос басымын әз генә арттыра төшәргәме'’ Алай итсәң, шарош- калар нык кызып, тиз ашалып бетәрләр Зәй тормоздан тоткан кулы белән сизә: долотоның тешләре токымны ничек кимерүен, турбобурның нинди киеренкелек белән эшләвен. токымның кай төше каты, кай төше йомшаграк булуын чамалап бара һәр чыжылтау яки тыну, яки ритмның әкренәюе, ешаюы аны сагайта Шуңа күрә бер минут дикъкатьне читкә юнәлтергә ярамый Фәкать шундый әмәлләр белән генә төрле күне.тсез- лекләрдән качарга мөмкин Билгеле, күнме генә барча хәлләрне исәпкә алып эшләсәң дә. көтелмәгән нәрсәләр сагалап кына торалар Шулай уйлап бетерергә өлгермәде, кинәт насос басымының кимүен сизеп алды. Үзе ышанмыйча индикатор шкаласына күз төшерде әйе. дөрес шул. Өскә караган иде. битенә измә сыекчасы яңгыры килеп бәрелде Кожан башлыгын киен, сузылып карый башлады Әһә. насос көпшәсе тишелгән икән. Зәй, тормозны предохрани тел ьгә куеп, станок яныннан алга үтте һәм тышта муфталар майлан маташучы ярдәмче Сәяхка кычкырды Ул эшнең нәрсәдә икәнен гиз күреп алды, тимер шкафтан кирәкле инструментлар эләктереп, баскычтан менеп китте Насос көпшәсенең тишелгән гөшенә тимер атлама кигертеп, шөрепләп тә куйды Молодец. Сәях, дип кычкырды Зәй, инструмент янә тигез генә эшли башлады
Кулы будка янына брезент өсле «тазик» килеп туктаганы күзгә чалынып китте. Тугаевныкына охшамаган ниндидер яңа машина Кем булыр бу? Әллә милициядәнме'.’
Бераздан кешеләре күренде Культбудка артындагы чишмәдә бит- кулларын юын. кулъяулыклар белән сөртенә-сәртенә киләләр Какча гәүдәле, нурлы чырайлы, зәңгәрсу плащ, галстуктан, җиңел адымлысы контор директоры Тугаев, икенчесе трестның баш геологы Байкин икән. Ул түгәрәк төксе йөзле, юаш кыяфәтле Күзлеге түгәрәк кысалы Эш шунда. Зәй ипли торган бригадада геология лабораториясе тикшерү*
тәҗрибә уздыра. Икенче төрле әйткәндә, план-проходкага зыян китермичә. геологларга булыша. Токымнар алырга ярдәм итә. аларның кайбер таләпләрен үти.
Зәй. басымнарны бер җайга көйләде дә. тормозны Сәяхка биреп, тегеләргә каршы китте. Биредә өстән гел тамып тора иде. өсләрен пычратырга ярамас Буровой ишегеннән чыгуга кояш нурлары көлтәсе күзләрен чагылдырды. Ул күз кабакларын кыса төшеп карады. Тугаев- ның сузган кулын тотты.
- Ничек, тәртипме?—диде ул. Зәй баш какты да Байкин белән кул кысышты. Тугаев сөйләп китте:
Бер бик таза гәүдәле егет кечкенә буйлы, какча кызга өйләнгән, ди. Кешеләр аптырашып калганнар һәм сораганнар: мондый әзмәвердәй гәүдәң белән ничек шундый чикерткәне алдың, дигәннәр Егет тегеләргә: мин явызлыкның кечерәген сайладым, дип җавап кайтарган Шуның шикелле, мин дә. геофизика лабораториясен тагарга иткәннәр иде, менә геологияне сайладым...
Явызлыкның кечерәген димәкчесең инде.— дип елмайды Байкин һәм күзлеген рәтләгән итте.
Гомумән, явызлыктан башка гына яшәү мөмкин түгелдер, ахрысы. Нишлисең, дөньяны без кормаган Менә фәлән эшне үтә. дип хуҗа боера. Тырышып шуны башкарасың. Бераздан беленә, бу эш ялгыш булган икән! Кем гаепле? «Козел отпущение» ясарга кирәк. Кемне? Ә начальникның гаепле булуы мөмкин түгел. Системада каралмаган. Номенклатур шәхес партия белән персонлаштырыла... Стрелочникка шелтә, ягъни миңа
Беләм.— диде Байкин ихлас сүзләргә күңеле булып.— Ә бит гаеп судка бирерлек, миллион сумнар. Номенклатур шәхеснең гаебен сиңа сылтаганга күрә, җәзаның да шелтә кебек бернигә тормаслыгы гына бирелә... Бүре дә тук. сарык та исән...
— Түгел шул, бүре дә ач. сарык та беткән.
Алар күперчектән төшеп, машина янына килделәр.
— Сезнең аякка бәйләнгән таш булмабыз,— диде Байкин.— Түләүне әзсенәсезме?
Шулай сөйләшик. Байкин. синекеләр тәүлегенә икеме-өчме. ансы үз эшегез, пробалар алып тора, шуңа күрә өстәмә колонналар төшер- мәсәгез иде9. — Тугаев эшлекле, кайгыртучан сөйләшә иде. тегенең йөзендә килешүчән сызыклар чыкты
— Бер дә шәмнәр төшермичә генә булмас, ләкин сезнең белән дә санашырбыз Бер мичәүгә җигелгәч, үзара төрткәләшүдән файда юк,— дип. Байкин Зәйгә таба борылды - Бүген проба токымы алырга килделәрме?
Зәй. юк дигәнне аңлатып, баш селкеде һәм кесәсеннән бүген забойдан чыккан вак ташларны учына алды. Елык-елык килеп торуларына кызыгып. кесәсенә салган иде. Байкин бер ярчыкны кулына алып, бик кызыксынып карады.
Бу аронит дигән кальцит, биредә 700 метрда, шулаймы?
Точно,—дип сөенде Зәй.— Әллә нефтькә ишарәли торган нәрсәме? Нефтьнең юлдашы?..
Нефтьнең юлдашы булмый, дип. Байкин ярчыкның кырларын күзенә якын ук китереп тикшерде.— Ул үзенә табышмак, серле «шәхес», каян, ничек яралганын төгәл генә белмиләр.
«Терро инкогнето» алайса, нәсел-нәсәпсез? —дип кеткелдәде Тугаев Җилдән туган, ә? Шуңа күрә дә нефть дөньяны тота торган аждаһага әйләнде.
Ләкин нефть мәңгелек түгел, киләчәге чикле, диләр. .
Ансы җирдә берни дә мәңгелек түгел - Тугаев кабина ишегенә тотынды, үзе культбудка ягына карый. Байкин рульгә утырды да. стартерга басты Шулчак культбудка янына ПАЗ машинасы килеп туктады.
Тугаевның йөзе караңгыланып китте һәм ул, башын ия төшеп, машинага iaoa борылды Машинадан төшкән берәү ана юнәлеп килә иде
Җитмеш өчтә авария, диде теге зур гәүдәле сары чәчле кеше. Поглощение. Кул кысышкач дәвам иттеЦементка дип килгән идем.
Складта юкмыни'*
Кайтып тормадым, беркөнгедән калган монда бар иде. дип. сары чәчле ашыккан шикелле тиз-тиз таптанды. Кинәт культбудка ишеге ачылды, аш пешерүче апаның чәрелтек тавышы яңгырады Тугаевны телефонга дәшәләр иде. Ул кәефе кырылган төс белән шунда юнәлде. Байкинның да чырае сытылды, ул рульдән төште һәм сары көдрәлегә текәлеп карап тора иде. теге аның карашын тотып алды, ничектер мондый чакта була торган ясалма елмаю чыкты йөзенә
Әллә Байкин инде? дип, ниндидер юргалый торган адымнар белән якынлашты ул. Байкин исә аңардан йөз чөерергә уңайсызланып, хисләрен эчкә яшергән, берни булмаган кебек тора
Ә-ә. утта янмас, суда батмас Тартакиев. дигән булды ул.
Сине үлгән дигәннәр иде. озак яшәрсен Тартакиев дусларча елмаеп кулын сузды Байкин әдәп өчен генә аның бармак очларына учын тигезен алды. Алар танышлар, ләкин араларыннан кара мәче үткәнлеге күренеп тора. Теге сугыштан соң ук елларда бергә эшләгәннәр һәм бик нык дошманлашып аерылганнар иде Тартакиев дошманлыкны эченә йота белә торган шикелле тоела. Байкин исә рәнҗетүне тиз оныта белми кебек, һаман очрашудан йөзе яктырмый Дошманлашуга ничә еллар үткән югыйсә. Тартакиев. үзенең гаебен таныгандай. Байкннга ничектер куштанлык күрсәткән сыман иде
Без синең белән илледә аерылышкан илек, хәзер ал i мыш дүрт Байтак гомер Ничек биредә'* дип сорады ике арадагы уңайсызлык сызыгын үтү өчен.
Язмыш уйный кеше белән. . Кайда кушсалар шунда Тартакиев маңгаенда сары чәч алкаларын селкегә-селкетә кеткелдәп алды Чыннан төп гаеп әллә аңарда булганмы? Тартакиев рәнҗетүче, ә Байкин исә рәнҗетелүчеме'*
Ни кушсалар, шуны үтәүче, ә?
Сорап торасың тагы, кем шулай түгел соң? Тартакиевнен тигез ак тешләре күренеп китте, зәңгәр күзләре кысылыбрак ишарәле карады Байкин уйлап алды: ул үзен гаммы да гаепле санамый бугай Намусында бернинди тап юк шикелле җиңел сөйләшә.
Ай-бай. теге чагында «гроза» идең, ө? Байкин аңа бер шырпы кадап алырга булды.
Заман ничек булса, адәм баласы да шулай. Менә хәзер заман йомшарды, ләкин хәерлегеме ул? диде Тартакиев ничектер зурдан фикер йөртергә хакы бар төстә. Аның интонациясендә теге заманнарны юксыну ишетелеп калды Әйе. үзенең кырыс холкы белән Тартакиев ул заман кешесе иде Заман усал булганда, аңа усал холыклы кешеләр кирәк шул
Нинди эштә?
Мастер, аварияләр буенча. Тартакиев элеккеге танышы алдында югарырак дәрәҗә белән күренергә теләр иде. ләкин булмаганны әллә каян алып булмый
Син бик үсәргә тиеш идең, әллә берәр эш белән яндыңмы? диде Байкин аның югары күтәрелмәвенә ышанып җитмәгәндәй
Бу Iна инде, булды. дип мыгырданды Тартакиев машинасы ятына карап һәм ашыгу хәрәкәте ясап Без туң агачларга ярый инде, син укыган кеше, син дә күтәрелә алмагансың кебек, ә'* Як талынмы хет*
Мин андагы икейөзлелеккә, әшәкелеккә чыдый а тмадым, провинциягә качтым, на турат а. табигатькә Байкин хәзер гаепле кеше кебек ку тын селкеп куйды Йөзендә нур яктылары күренде Хәзер икесе дә тигезләшкән төсле булды
Без үзебезнең уңышсызлыкны акларга күп сәбәпләр табабыз. Намус тынычлыгы өчен сәбәпләр артына посу адәм баласына хас сыйфат.
Әйе, хак әйтәсең, шайтан алгыры!- диде үртәлеп Байкин, үз-үзенә ачуы килгәндәй. Ул арада Тартакиевны шофер дәште. Цемент пакеты күтәргән иде. Тартакиев ияк кагып саубуллашты да иптәшенә булышырга ашыкты Ул исә Байкинның хәтеренә Платон Никитичны китерде. Артык намуслы кеше иде, мәрхүм. Үзе мине өйрәтә: намус ул комачау итә торган сыйфат, аңа әһәмият итмәскә тырыш, ди иде. Хәзер адәм балалары намус ише иске режим калдыгы белән санашмый һәм дөрес эшли. Без патша заманы кадрлары, намус саклаган булып, үзебезне чикләп яшәдек. Ә бу чикләү прогресска зыян гына китерә иде. Без совет чорында да намус дигән нәрсәне ташлый алмыйбыз, чөнки ул ана сөте белән кергән. Намуска ябышып ятканда без үсә. күтәрелә алмыйбыз... Үзе шулай миңа наставление бирә, үзе һәрчак намуслы булып кала. Шуның өчен үзен-үзе тирги, үзенә ачу итеп, көннәр буе бер сүз дәшмәс иде Көньяк Уралда аларны эш бергә китереп бәйләгән иде. Эш барышында нигәдер Тартакиев Платон Никитичка карата аерата рәхимсез булды. Шактый үчекте дә. һаман ирештерә иде: сез укыган кешеләр, укыган кеше имансыз кеше ул. дип әйтә-әйтә каргана, эчендәге ачуын аңарга төкәндерә иде.
Платон Никитичның фаҗигале үлеме өлешчә Тартакиев өстендә бит? Ул шуны танымый, танырга теләми, үзен чиста дип белә. Берни булмаган төсле сөйләшә. Бәлки шул таләп ителәдер. Көнкүреш, яшәү ыгы- зыгысында кемдер начарлыкларны үз намусына алырга һәм ул хакта бервакытта да үкенмәскә һәм дәшмәскә тиеш, диләр. Дөресме бу кагыйдә? Шулай булмаса, алга китеш юк. имеш..
_ _ ечкенә генә бер өмет тә кешене әллә ниләр эшләтеп йөртә. Зәй белән Рәмилә, шундый өмет алгысытуына бирелеп, авыру баланы Бөгелмәгә алып килделәр. Андрей Андреич һәм аның белән бергә яши торган апасы аларны теләп каршы алдылар. Икс катлы таш йортта, бар уңайлыклары булган бүлмәләрдә яшиләр. Апасы Ленинградтан сугыш вакытында шушында эвакуцияләнгән булган һәм бүтән китмәскә ниятләгән. Андрей Андреичка сөргеннән соң бу шәһәрдә яшәргә билгеләгәннәр. Ул да йөрәк яралары белән бәйләнгән Ленинградына бөтенләй кайтмас төсле сөйләнә.
Табын әзерләп чәй белән сыйладылар, бала да, нидер сизенгән кебек, борчылмады, йоклады да йоклады Өйләдән соң Андрей Андреич атаклы врачны алып килде. Ул да Ленинградныкы икән.
Зәй Андрей Казан белән (борынгы нәселләре Кырым грекларыннан булган. Ул бик еракта калган, тәмам руслашып беткәннәр Сәер фамилия калган) Себердә солдат хезмәтен үткәндә, гадөти булмаган шартларда танышкан иде.
1949 елда Бөгелмә педучилищесы бетерелде. Зәй ике курс тәмамлаган көе калды. Аларны Минзәлә училищесына күчерделәр, ләкин Зәй анда бара алмады. Бердән ерак, икенчедән, матди як начар иде. Торырга өйләре юк. бүтәне дә юк. Бабаларыннан калган таш келәткә мич чыгарып. шунда тереклек итәләр. Колхозда күпме генә эшләсәң дә өй әмәлләрлек мая туплап булмый. Шуның өстенә әтисе җил баш эчкәли дә иде Зәй үзләренең бүрәнә өйләре булмавына, әтисенең былагайлануына бик ояла иде. Укырга керүенә дә сәбәп шул нәрсәләр булды Ләкин, хәерчегә җил каршы, диләр Укуга төбәгән ук ташка тиде. Җиткән еге1кә бер нәрсәсез авылга кире әйләнеп кайту, шулай да бик уңайсыз. Шулчак аңа военком очрады. Военкоматтан килеп, «военное дело» дәресләре
үткәрә, зачетлар ала иде. Ул әйтте: «Барыбер армиягә китәсе, хәзер әйбәт җиргә набор бара», диде. Зәй берсүзсез ул ташлаган таякка тотынды
Аларны Свердловскидан ерак түгел Аять станциясенә китереп төшер-деләр. Беренче булып һәр тараф га бу якларның кырыс булуы күзгә ташланды. Һәм Зәй, ачынып, военком аны алдаганлыгын аңлады. Кемгә ышанасын, шуңардан алданасың, диләр иде. хак икән Ярый, булган зш булган, кире кайтарып булмый, мать якасына!
Станциядән китеп, сары таулар арасыннан бардылар, ниндидер Сатра поселогы кырыннан үттеләр, сөргенчеләр яши юрган җир. диде кемдер Шуннан үргә күтәрелеп берничә иске бараклар юрган мәйданга килеп туктадылар, взводлап баракларга тутырдылар. Анда ике катлы нарлар иде. Тәрәзә өлгеләре вагылып беткән. Зәй төне буе күз йома алмады, барча Iишекләрдән әллә нинди салкын җил ыжгырып тора иде. Яна җиргә ияләнү болай да бик кыен иде
Күбрәк эшләтәләр, әз генә хәрби-политик занягиеләр дә була Шунысы яңалык иде. эш өчен түләнә икән Эшчеләрнең уртача эш хакы, чамасында дип аңлаттылар. Билгеле, авыр эшкә күбрәк түләнә, җиңеленә әз. Сверхсрочный ггрораблар бик кырыс ике сөйләшмиләр Егетләр әйбәт гүләнә торган эшне сайлыйлар, өйгә акча белән кайтырга ниятләре. Тик гүләү белән генә булмый. Үз-үзеңне тотышыңа, политзанягисләрдә катнашуыңа карыйлар һәр төштә сынау үтәсең. Кызыл сүз сөйләүче активистларга эшнең акчалысын һәм җинелрәген бирәләр Колхозда да шулай иде. биредә дә. Ләкин Зәй кызыл сүз сөйли белми чөнки кызыл сүзләр ялган, шуңа күрә аттың бәхете гел авыр эштән булды. Шул тикле чынбарлыкны боза юрган ул кызыл- ялган сүзләрне ни өчен сөйлиләр, һич атцтамый Сөйли-сөйли ул ялганнар әллә чынга әйләнәме'.’ Моны мин генә үземнең үшән башым белән андый алмыйм ахрысы’’ Юк. чынлап та мин ниндидер бик мөһим нәрсәне белмим шикелле, дин йокыга ятканда үртәлеп уйлый ул Газеталар, радио бездә муллык, туклык, дип дөреслеккә һич туры килми торган ялган сөйлиләр. Бөтен союз сөйли, кабатлый Бөтен СССР сөйләгәч, бу ялган чынлык г өсенә керәдер шул. дигән уй килә Зәйнең башына.
Зәй эшләгән һәм эшләячәк акчаларын чутлап яга да очына чыга алмый. Өйгә җибәреп торса, әтисе эчеп бетерер Юк. монда книжкою җыелып барсын Ничек активист булырга да ничек командирларга ярый белергә, шулай итеп төшемле эш элөктерертә? Акча өчен йөз ергсак да гөнаһ саналмас иде. юк. булмагач булмый инде. Чиләндерә юрган авыр эш аның өлеше, язмыш биргән өлеше. Аннан котылу юк ахрысы, кара сакалың кая барсаң да. үзеннән калмый
Көтмәгәндә аның акча турындагы исәп-хисапларына каты гына за- рбы булып алды. Бер активист айлык зарплата кү тәмендә заемга яздырып йөри иде. Дөресрәге, ведомость исемлегенә кул куйдырып 3<»й язылырга теләмәде Шул көнне үк аны замполит чакыртты
Фантов, син нәрсә саботаж ясыйсың.’ дип югынды ул тынкыш борын тавышы белән. Зәй у зенчә тәфсилләп сәбәпләрен аңлатты торырга өй юк. әти тчә. гаилә зур. өсләре шәрә, гамаклары ач. диде
Син нишләп миңа капиталистик картина сурәтлисен, понимаешь'’ Мондый сүзләрдән беләсеңме ни исе килә? Өсләре шәрә, тамаклары ач. имеш! Бездә алай булуы мөмкин түгел
Мин чынны әйтәм. иптәш замполит, ни бар шуны' Зәй ышан дырырга телән е лап җибәрер дәрәҗәгә җитте. Гете һаман ышанмый, башын як-якка чапкын, әллә юри шулай итәме’ Ин авыры синең ихласлылыкка ышанмаулары.
Ялганламыйм, булганны тына әйтәм. диде Зәй күзеннән яшь атылып ЧЫГУЫН үзе дә сизмичә
Бу н ан факг ка бәя бирә белергә кирәк! дип кычкырды замполи т
Зәй аның сүзләренең мәгънәсен аңламады, үзен бик каты гаепләү дип белде. Нигәдер шунда үҗәтлеге чыкты, киреләнергә булды. Нишләтә ала ул мине, дип. беркатлы уй йөртте, үзенең маңгаеннан шыбыр-шыбыр каушау тирләре түшенә тамды. Замполит әрле-бирле йөренде, яңа хром күнитеге һәм бил каешы, портупеялары шыгырдады. Карарга килә алмыйча йөриме, әллә Зәйгә нинди җәза бирергә дип уйланамы? Зәй курка башлады, моны политика белән үлчәп утыртып куймас дип ничек ышана аласың... _
— Бар. уйла,— диде аңа китәргә кулы белән ишарәләп. Зәй теге исемлек тоткан активист килер дип көтте, ләкин ул күренмәде Шуның шаукымы булгандырмы, аны әз акча төшә торган эшкә куйдылар. Баракларны ремонтлаганда чыккан чүп-чарларны мәйданнан читкә ташырга һәм яндырырга. Менә ул бер тәгәрмәчле тачкага төяп бик күп иске такталар, йомычкаларны бараклар артына чыгарды, корыракларын бергә өеп ут төртеп җибәрде. Учак янында ни сәбәптәндер эчеңне тырнаган борчулар тагы да җетерәк, үткенрәк булып хәтереңә килә һәм бәгыреңне телгәләп ала. Бу эшкә күчерүләре очраклымы, әллә җәзамы, дигән уй тынгы бирми аңа.
Кичке уңайда учак янына таудан төшеп баручы ике кеше туктады. Өлкәнрәгенең кулында озын саплы чүкеч, яна шинель кигән яшь чырай- лысының җилкәсендә ниндидер каты авыр әйбер тутырылган биштәр иде. Геологлар, ахрысы, дип беренче карашка бәяләде Зәй. Ләкин гаҗәп нәрсә, бу ике кеше бер-берсеннән тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, күз карашлары, төсләре белән дә нык аерылалар Ничектер аларны янәшә бергә эшләүчеләр итеп күз алдына китереп булмый иде. Алар, тәмәкеләренә ут алып, йотлыга-йотлыга тарта башладылар.
— Солдат, үзең кайсы яктан?— дип кызыксынды яше. Зәй әйткәч, теге: мин дә шул тарафтан — Урыссудан,— диде.
Анда электр станциясе бар. ди Зәй моны бик мөһим нәрсәне белгән, кызыксынган төсле итеп әйтте.
— Сугышка хәтле үк сала башлаганнар иде.—дип юлчы төпчеген учакка ыргытты Башта торфка исәпләнгән, хәзер мазутка көйлиләр —Ул иптәшенең тартып бетерүен көтә башлады. Тегесе бер дә ашыкмый иде. тагы берне кабызды.
— Андрей Андреич, киттек -Яше авыр биштәрне иңенә алды, бавын җайлады, өлкәне чүкечне, кыр сумкасын эләктереп, аңа иярде.
Бу кешеләр ничектер серле тоелалар иде. Иртәнчәк тауга менеп барганда тагы учак янына елыштылар. Яңгыр тамчылап тора иде. бераздан язарга тотынды. Барысы да барак артына килеп сыендылар. Яңгыр өйләгә чаклы туктамады Шунда Зәй боларныц кемнәр икәнен һәм ни эшләп йөрүләрен белде.
Андрей Андреич Казан сәяси тоткын икән. Моннан ерак түгел, элеккеге монастырьдагы лагерьда тора. Ә яшьрәге Тугаев, демобилизациялән- гән офицер, тау институтында укый. Хәзер менә практикада. Шушы кыя. тау. үзәннәрдә беренче эзләнү эшләре башларга кушканнар. Ә сәяси тоткынны аңа ярдәмгә билгеләгәннәр. Аның токым тулы капчыгын көне буе күтәреп йөрергә тиеш икән. Менә сиңа кирәк булса! Андрей Андреич үзе Ленинградның Көнчыгыш институтында күренекле галим булган. Аны сәяси яктан гаепләгәннәр. Сәясәт дигән нәрсә әдәм балаларын ниләр генә эшләтми! Исәпләсәң исең китәр. Арысланны мәчегә әйләндерә, мәчедән куәтле арыслан ясый. Зур галимне түбәнәйткәннәр, илгә, фәнгә файдалы эшкә тотасы урында, мәгънәсез таш тутырган капчык күтәреп йөрергә мәҗбүр иткәннәр Моны ничек аңларга? Юк. аңлап та. аңлатып та булмый. Галимне лагерьдан Тугаев имза биреп үз җаваплылыгына алып китә, кичен имза белән кире тапшыра. Билгеле, барча студентларга да сөргенчеләрне беркетмиләр. Тик ышанычлыларына гына. Тугаев ышанычлы. сугыш вакытында, аннан соң да «смершмта хезмәт иткән. Галимне сәяси яктан тәрбияләү эшен дә аңа йөкләгәннәр булса кирәк
Ил эчендә Һәр нәрсәгә, һәр эшкә политика куллану дөрес түгел.— ДИП сөйләнә Андрей Андреич. Тугаев маргарин ягып биргән ипине чәини-чәини Көн саен учак янында Тугаев аны ипи белән сыйлый, үзе дә ашый Политиканы халыкара эшләрдә генә кулланырга кирәк Юкса оу нәрсә үз кадрларың арасында ышанычсызлык тудыра. Кадрлар бер- оерсенә ышанмыйлар - бу бит коточкыч хәл!
Көфер сүз сөйлисең, дип каршы төшә Тугаев Крамола!
Политика шикләнү, кешегә тамчы да ышаныч калдырмау бит Намус белән эшлисең, илеңне сөясең, ләкин сиңа беркем дә ышанмый Шулай дөресмени? Совет кешесе горур яңгырый, диләр, ә ул кешегә берәрсе ышанамы? Юк! Беркемгә беркем ышана алмый
Андрей Андерич. валлаһи, сине белеп утыртканнар, дип уенын- чынын кушып әйтеп куя Тугаев.
Үзем дә шулай уйлыйм, шайтан алгыры! диде ул үртәлеп, йөрәк ачысы белән. Маркс әле теге заманда Бакунин. Нечаевларның казарма коммунизмына каршы көрәшкән. Моннан йөз ел элек
Алар террор аша эш алып барырга иткәннәр түгелме?
Әйе. Маркс шуңа күрә аларның идеяләрен тар-мар итеп ташлый. Диктат урада террор булырга тиеш түгел, дип аңла га. Билгеле, диктатура үзенең яшәүчәнлеген якларга тиеш. Анысы хак. Ләкин гаепсез кешеләргә сәяси гаеп тагып лагерьларга ябу белән түгел, ә аңлату һәм тәрбияләү юлы белән...
Менә сине. Андрей Андреич, тәрбияләп буламыни’ дип көлеп җибәрде Тугаев
Көн-төн без яхшы, без иң алдынгы, бездән дә әйбәт юк. дип язалар, сөйлиләр. Бертуктаусыз. Ә чынлыкта яхшымы соң без? Яхшы шулай буламыни? Кешеләрнең тамагы тукмы? Өс-башлары бөтенме*’ Шундый хәлдә адәм әхлаклы була аламы '
Юк. Андрей Андреич, син төзәлмәс кеше, чынлап та! Тугаев үртәлеп һәм гаҗизләнеп, башын як-якка чайкый. Теге «Фома Неверующий» бар би г әле. син нәкъ шуның кебек
Алар шулай сүз көрәштерсәләр дә. фикерләре капма-каршы килсә дә. «син», «минмгә күчмиләр. Галим сүзләрен куркып сөйләми, эчендә кай-наганны әйтә кебек. Тугаев сагаеп кына аның кире сүзләрен үзенчә төзәтә, юк, ул нәрсә менә болайрак, дип үз каланчаңнан горып кына хөкем игәргә ярамый, дия-дия. ипләп кенә сөйли Йомшак кына сурәттә галимнең фикерләрен уңайга борып бетерә. Зәй. барча сөйләгәннәрне аңлап җитмәсә дә. сүзнең тормыштагы гаделсезлекләр турында барганын сиземли. Зиһене ихтыярыннан гыш газетада язылган һәм радиодан сөйләшәнис чынбарлык белән чагыштырып бара, бик күп аермалар күрә. Сүз белән гамәл арасында чыгып булмаслык упкын яга. Юк. явыз ниягле гүгел Зәй. әмма ми тартмасында каршылыклы уйлар бәргәләнә- суккалана. ни өчен дигән сорауга җавап эзли, таба алмый
Юлчылар таудан бик арып төшәләр, учак янында сөйләшергә кайчак хәлләре калмый Тәмәке тарталар ла кайтырга кузгалалар Ә иртән яңгыр сибәләп юлларын туктатканда, бәхәсләшәләр. Андрей Андреич үртәлә, гаҗәпләнә:
Хөкүмәтнең иң яратмаганы крестьян булды, ул аны ниләр генә эшләтеп бетермәде, ис китмәле. Кара инде моны без сөргенчеләр, зекләр көненә 500 т рамм ипи алабыз, ә көн-төн җирдә казыш ан крестьянга берни бирелми Шулмы тәртип, көлсәң көл. еласаң ела' Шу т ук вакыт га тугандаш социалистик илләргә күпме китә! Бушка бит! Ватанны сакларга кирәк чакта кем күкрәген куя Шул ач үскән крестьян балалары түгелме сон’!
Андрей Андреич, әйтәләр «Что действительно, то разумно» диләр ... Тугаев ана каран хәерхаһ елмая
Әйе. гегелянчылар әйтә. Ләкин ул тынычлану лозунгысы. аның белән яшәп булмый Хөкүмәт крестьянның бар нәрсәсен алып бетерә, шул «разумно»мы?
— Юк, Андрей Андреич, син мине провоцировать итмә, мин «атыл-ганнан калган чыпчык»...
Мин провоцировать итәргә уйламыйм, фикерләрең чыныксын дим.
Минем фикерләр утырган инде, какшатырга исәпләмә!
Каршы фикер дә адәмгә кирәк, берьяклы гына булмас өчен. Берья-клылык катастрофага илтә ул.
- Борчылма, өстә мудрый башлар утыра, — дип, бирешми Тугаев.
Зәйне икенче эшкә күчерделәр. Шуннан соң ул юлчыларны күрмәде. Салынып бетмәгән котельный бинасы бар иде, шуны ашыктырып төзетә башладылар. Зәй, бер солдат белән тачкага салып, өскә измә ташый. Оста гына кирпеч салучылар бар икән, алар смена ярым эшлиләр. Акча да нык төшә иде. Әмма политзанятиеләр теңкәгә тия. Чыгыш ясарга кушалар. Зәй русча сөйләргә ояла, кайбер сүзләрне дөрес әйтми, ә рус егетләре көләләр, ирештерәләр. Сөйләгәндә солдатлар күп сорау бирәләр. Бер Нуникин дигән ефрейтор сорау белән каныга иде. Колхоз турында сүз чыккач, сезнең колхоз эш көненә күпме бүлде, дип сорадылар. Зәй ялганлый белми, замполит күзенә карап, ни әйтергә дип торды да: 300 грамм, диде Аны җәй көне эшләгәндә ашап бетерәсең, әле өстеңә чыга, ә кыш ни белән тукланып торасың? — ди-ди аңардан фикер суыралар. «Бәрәңгесе бары- бәрәңге белән, диде Зәй.— Ә бәрәңгесе уң- маса, «голод» инде,— дип әйтеп салды Зәй ачуланып...
Нинди «голод»?- дип, кинәт йөзе тартылып торып басты замполит. Ул һәр сәяси чатаклык туып өлгергәнче үк аңа балта чаба торган кеше.
— Кем әйтте «голод» дип. ә? Эчке дошман коткысымы? Файзов кем котыртты сине колхозга каршы, ә? Понимаешь, мин сезнең баш миләрегезне турылармын. Ул сүзне син әйтмәдең, мин ишетмәдем. —Тавышы янаулы, бик кырыс иде.
Ләкин Зәйнең сүзен әллә кайларда ишеткәннәр. Стеналарның колагы бар. дип юкка әйтмиләр. Зәйне особый отделга чакырдылар. Анда бик җентекләп биографиясен сораштылар. Күп төрле сораулар бирделәр, гел 58 нче статья белән куркытып сөйлиләр иде
Шуннан соң Зәйне әллә тагы да сынар өчен, әллә җәза итеп төнге сакка куйдылар. Моңарчы казармалардагы төнге дежур да җитә иде. Территориядә бер кеше урлар әйбер юк, ләкин, эчке дошманнар корткычлык эшлиләр, дип төнлә сак куялар. Зәй көндезен бераз йоклый, төнгә часовой булып постка баса. Карабинын җилкәсенә элгән көе территория буенча йөри Төнге бердә аны үзе кебек үк җәзага дучар булган солдат алыштыра. Икенче взводныкы, сәяси хата ясады микәнни9 Ялганлый белмәсәң. бер төштә дә рәт юк, шайтан алгыры...
Шундый бер хәл булды. Котельныйга кирпеч ташу, бушату, торба салу, чокыр казу өчен зекләрне китерә башладылар. Алар үзләренә аерым эшли. Надзирательләре кычкырып кына тора. Солдатларга берәрсе якын килә башласа, аны шунда ук куып җибәрә. Әшәке сүзләр белән кимсетеп сүгә.
Зәй төнге постта иде. Такыраеп беткән һәм караңгыда аксылланып беленеп торган сукмактан территориянең бер почмагыннан икенче почмагына атлый. Вакыт бик озак үтә. Караңгыда күз алдына китерергә, уйларга ансат. Зәйнең күңелен нурландыра торган рәхәт уйлары бар. Ул Наҗия. Педучилишеда укыганда рус әдәбияты түгәрәгендә таны- шып-сөйләшеп ки гкәннәр иде. Кызлар, егетләр аерым укыйлар, ә түгәрәкләрдә— бергә Ул кыз һич көтмәгәндә аның җан түренә үтте дә керде һәм аны хыялый уйларга батырды. Теле үзе дә сизмәстән: Наҗия, Наҗия дип кабатлый. Нинди ягымлы исем. Шундый нур чәчеп торган исем Наҗия генәдер, бүтән юктыр сыман. Ул кызның җанны биләп алуы шундый кинәт һәм көчле булды ки, Зәй бер мәл исәнгерәп, аңын җуйган кеше кебек йөрде. Йокысы качты, күз алдында җылы зәңгәр томан һәм
Нажия Нәрсә бу? Зәй моңа әзер булмаган, шуңа күрә хисләрнең гөлт итен кабынуыннан зиһене таралган «Нәрсә бу?» — дип үз-үзенә сорау бирә ул һәм тагы Наҗия күз алдына килә Өлгергән карлыгандай чем-кара күзле, кыйгач кашлы, төз борынлы, лепердәп торган биек күкрәкләре аларын ашлатырга тел җитми. Сөйләшүе бик мөлаем үзенә бертөрле, күңелгә яктылык иңдерә... Ә язуы тагы да ягымлырак, матуррак каян сүзләрен таба диген. Хатларын унар мәртәбә укыйсың, укыган саен ниндидер яна мәгънә табасын., йөрәклелеген әйт син. укуын дәвам игәргә Минзәләгә бармаган, районнарындагы урта мәктәпкә экстренно имтиханнар тапшырып, аттестат алган һәм Казан пединститутына читтән торып укырга кергән. Хәзер нефть шәһәре Акташта укытучы булып эшли Постта Зәй гел Наҗия турында уйлый һәм шулай хыялда йөзеп кинәнә.
Зәй котельный бинасы яныннан атлап барганда ниндидер кеше авазы ишегсп. туктап калды Нәрсә булыр бу? Стена буена подставка платформалар. кирпечләр өелгән. Шулар артыннан теге аваз бик ачык булып ишетелде.
Солдат, чыгар мине, коткар? диде көчсез, басынкы тавыш Басылып калган, дигән уй Зәйне тиз-тиз хәрәкәт итәргә кыстый иде «Шулай да кем булыр бу?» дигән сорау баш миен бораулый. Ул кирпечләрне. тачкаларны читкә алып юл ярды Платформа сәндерәсе аегыннан бер гәүдә башын сузды, кысыла-кысыла чыга башлады
Надзирательдән качьТп черем иткән идем, уркалар. сволочьлар, мине томалап калдырып киткәннәр. Имансызлар! Алар башны бетерергә дә күп сорамыйлар Кәрткә оттырсалар, беттең! дип. ул торып басты. Зәй шунда ук таныды: бу теге Андрей Андреич иде. Якынрак килгәч, ул да танып, сөенде: «Ә-ә. син мени әле. парив, диде. Рәхмәт сиңа, молодец! Әле берәү булса, ишетмәгәнгә салышып, китеп барыр иде. Беркемнән шәфкать көтеп булмый, парии ..»
Зәй аңа мүк тәмәке бирде. Андрсичның түбәсе күккһ тигән кебек булды. Тик иркенләп тарта алмады, акыра-бакыра ике надзиратель килеп җитте, аны гирги-тирги алып кайтып кипе юр Пһннан сон Андреичны ерактан гына күргәләде Зәй. Ә котельный эшләнеп беткәндә зэкләрне траншея казырга китерә башладылар
Шулай Наҗия i өннәрен постта Зәйне эчтән генә җылыта, хыял канат-ларында йөртә, вакытның узганын сизмичә дә каласың. Ул аның авыр хезмәтен җиңеләйтә, караңгы төннәрен яктыртып юра
Әмма бераз вакыттан хаг килү тукталды. Нәрсә булды икән бу Наҗиягә, дип борчылды Зәй Тизрәк хаг язып салды Җавап булмады Зәй тагы язды Кечкенә блокнотына «Бүген Н-гә хат яздым», тип числосьгн куеп билгеләп бара иде. Күпмедер үткәч, санап каралы Н-гә сигез хат язган икән. Шуларның берсенә дә җавап килмәде Зәй төрле уйларга төште, җаны үртәлде, егетлек горурлыгы бәреп чыкты Ни кылырт а белмәде, тагы хат язды Ул хәзер генә Наҗияне яратуын аңлаган кебек булды. Әдәм баласыттың мәңгелек сыйфаты югалткач кына әйбернең кадерен белү, аңлау. Сөю предметы куллан ычкынгач кына аңа карата өчләтә-бншләтә хис арту Зәйнең хисләре ташыды Элек ул хисләр аны җылыталар гына иде. хәзер көйдерәләр Үртәлеп тә ярата икән кеше ШУНСЫ гаҗәп, мондый үҗәтләнеп яратканда хисләр тиз генә сүрелмиләр, көчәйгәннән-көчәя баралар Ләкин элеккеге талгын хисләргә ниндидер ачылык, әрнү, шелтә чалымнары өстәлә бара
Учак ничаклы гына дөрләмәсен, аңа утын өстәп тормасаң. ул әкренләп сүрелә, сүнә «Мәңге сүнмәс утлар булмас, сүнәр әле бервакыт», дип җырлый тар жырла ла Йершпоге yi турында сүз 6«ра Ьик күп хатларына җавап булмады, кире дә кайтмалы Шуннан соң Зәйнең башында! ы зәңгәр томаннары тарала башлады Ш\ тай да янган учакның көле астында утлы күмерләр пыскып юра әле Чыбык-чыбык җыен салсаң кабынып га китәр иде Юк шул. бар алдавыч өметләр бетә бара шикелле.
Нәрсә булды икән? Кияүгә чыкты микәнни? Нишләп бер хат та кире кайтмады? Кияүгә чыккач та минем хатларны ире белән бергәләп укыйлар микән? Күзле-башлы булгач, егетләрдән килгән хатларны уку кызыктыр инде ул. Менә минем өчен үлеп йөргән егет яза. оныта алмый бичара, дип ире алдында абруен күтәрергә була.
Алар шитовой бараклар төзеделәр, котельныйга ялгау өчен күп торак корыла иде. Ничек булса булды, кыш узды, җәй җитте Шунда Зәйгә телеграмма килеп төште. Әтисе үлгән! Берничә көн отгул алып, авылына кайтып китте. Юл бик җайсыз иде. Ул кайтып җиткәндә әтисенең өчесен уздырып яталар. Зәй әтисе киткәнгә әллә ни уфтанмады Шулай да аңа тормыш биргән кеше. Бик эгоист булды, балалар өлешен эчеп бетерер иде... Әнисенә әзрәк акча калдырды да, Зәй юлга ашыкты. Юлы- яңа салынып килә торган нефтьчеләр шәһәре — Акташка иде. Ул китеп торган арада бу яклар танымас дәрәҗәгә килгән. Кая карама анда буровой вышкалары утыра, факеллар яна. Төнлә бөтен горизонт зур янгындагы кебек кызарып-ялкынсулап тора.
Акташта беркемне дә белми. Наҗия адресы белән I-поселокта Гафи-ятуллин урамындагы өченче номерлы баракка барып керде. Ишек шакыганда йөрәге дөп-дөп типте. Нәрсә булыр, Наҗия аңа ни йөз белән күренер? Әллә качып та өлгергәнме югыйсә? Ишекне бер мөлаем генә түгәрәк йөзле кыз ачты.
— Сез Зәйме, әйдә, узыгыз, узыгыз! — дип кабатлады ул — Наҗия биредә юк. ул кияүгә чыкты. Утырыгыз, утырыгыз. -Кыз өстәл янындагы урындыкны ишек төбенәрәк куйды. Зәй үзенең күнитекләренә каралы. — Юк, борчылмагыз, зинһар!
Икесе дә ни әйтергә белми тынып калдылар.
— Кемгә?—Зәй көчкә авызыннан сүзләрен этеп чыгарды. Аркасыннан кайнар елдырым пешереп узды да битләрендә туктады.
— Үзе белән институтта укый торган Баулы егетенә. Ул сезнең хатларны миңа да укыта иде, шуңа мин сезне беләм, бер күрү белән таныдым.
— Күптәнме?
— - Ә-ә, ел буладыр инде,—диде Рамилә. (Кызның исеме шулай иде.) Мич артын пәрдә белән кухня итеп көйләгән иде. Рәмилә шуннан тиз генә кайнаган чәйнек һәм өлеш тәлинкәләренә тураган колбаса, сыр алып чыгып өстәлгә тезде. Эшнең болай борылыш алуын көтмәгән Зәй бик уңайсызланды, нишләргә икән.—дип тәрәзәгә карады. Кич булып килә иде. Машиналар туктагандыр, станциягә өлгереп булмас микәнни? Рәмилә аны өстәл янына кыстады. Зәй шөбһәле-кайгылы уйларыннан арына алмый икеләнә иде. Рәмилә, шуны сизеп, тагы да ныграк кыстый, гозерләнә. Янында бөтерчек кебек йөренә. Зәйгә уңайсыз була башлады Кара, нинди кыргый, куркак, дигән тәэсир калуы мөмкин иде.
— Курыкмагыз. чәй генә эчәрсез,— ди-ди Рамилә өтәләнә. Аның бу ихлас хөрмәт итәргә теләвенә таш та йомшар. Нәрсә нәрсәгә, әмма хөрмәткә, яхшылыкка каршы торып булмый. Наҗия турында төгәлрәк беләсе килү дә аны бу бүлмәне ташлап чыгып китүдән тыя Наҗия ни сәбәпле шундый хыянәтчел адым ясаган? Сәбәбен беләсе килә. Сәбәнсез. нигезсез берни дә булмый. Кинәт булган бу зарбыдан күкрәгенә әллә нинди каты нәрсә утырды. Сулышын кыса кебек иде. Күңелдә ачу. үч кузгалды, үзенең көчсезлегенә әрнү, рәнҗү басып китте Нәрсәдер эшлисе. ачуны чыгарасы килде. Шулай да үзенә эчтән генә: сабыр, сабыр, дип әйтергә ничектер аңы җитте. Кискен моментта шулай аң җыярга аны Андрей Андреич Казан өйрәткән иде
Чәй эчкәндә Зәй, һаман ышанып җитмәгәндәй. Наҗиянең кияве хакында төпченде. Ниндиерәк кыяфәттә, уңганмы, әллә болай гынамы? Гүя аны үзе белән чагыштыра. Аның үзеннән өстен якларын белеп, күңелен тынычландырмакчы буламы белмәссең. Йөрәге үртәлә, горурльп ы кимсенә. Ул ничә чынаяк чәй эчкәнен дә чамалап бетермәде «Шушы
бүлмәдә яшәделәрме?» — дип кызыксынды ул. Рәмилә ияк какты, мин отпускага Казанга кайтып киткән идем. диде. Егет, мөгаен, аны бик нык кыскандыр, ялынгандыр. Нажия жәлләгәндер, берни эшли алмагандыр, бирелгәндер, дигән уйлар үтте Зәйнең башыннан. Кызны сындыру авыр- мени Мин укымаган, тиңсенмәгәндер дә Әти-әнисе дә укыган кешене чамала дип тукый торса.
Чәйдән соң Зәй китәргә кузгалды. Рамилә аны артык кыстамады, шулай да әйтте:
Вокзал идәнендә аунаганчы, монда раскладушка бар?
Юк. мин аэропортка. .
Соңгы автобус сигездә китә, хәзер унынчы. Юк. анда бүген эләгә алмыйсыз, диде Рамилә, ихтыярыгыз тагын дигән төстә.
Автовокзалга барып карыйм әле, диде Зәй Бер-ике адымда гына бит. Булмаса, кире кайтырмын
Зәй беркая да китә алмады Рамилә бүлмәсенә әйләнеп кайтканда унике тулып узган иде. Рамилә ишек гәбенә раскладушка куеп урын әзерләде. Караңгы бүлмәдән мендәр алып салды Аннары үзенең чыбыл- дык-пәрдәләр эчендәге урынына китте
Зәй утны сүндерде, чишенде һәм яңа урынга сузылды. Раскладушка бик нык шыгырдады, ул артык хәрәкәт ясарга да уңайсызланды Бик тын гына булып ятса да күзенә йокы керми иде Наҗиянең аны ташлавы миенә каты суккан икән шул Бу көтелмәгән яңалыктан һич тынычланып җитә алмый. Ләкин һәр начарның бер яхшы ягы чыга, дигәндәй, Наҗиянең вафасызлыгы аны ниндидер бурыч чылбырыннан азат итте дә куйды. Әдәп-тәртип чылбыры тотрыксыз бит ул Чылбырның бер багны өзелгән, бернигә дә ярамый. Эчтә алдануга картны тойгы күтәрелә, нәрсәнедер өзгәләп ташлыйсы килә Әмма болай үзенә генә начар эшлисең Иң шәбе, моңа артык әһәмият бирмәскә, чынбарлыкны ничек бар. шулай кабул игәргә.
Шундый уйлар уйлаганда Зәйнең колагына чыбылдык эчендәге кыш-тырдаулар чагылып китә. Димәк. Рамилә дә йоклый алмый борсалана Зәй. кыюланып, аңа сүз кушты. Хәл-әхвәл, тормыш-көнкүреш гурында сөйләшә башладылар Зәйнең сүзгә чослыгы бар иде Бер-ике мәзәк тә кыстырып җибәрде Рамилә көләргә генә тора юрган кыз икән. Әллә Зәйнең күңелен табыйм дип шулай ипли”’ Шаян сүз. көлүләр кешеләрне бер-берсенә гиз якынайта Чөнки көлү-шаянлык кешенең гадилеген, тәкәббер түгеллеген белгертә. Аралашучан холыклы икәнен күрсәтә. Әмма аргык күп көлү абруйны да төшерә, сине очсызлый да Рамиләнең һаман көлеп кенә горуы ниндидер кыюлык өстәде. Ул читләтеп-читләгеп кызның бик күп кылларын тартып карады Барысыннан да Рамиләнең тыйнак, инсафлы икәне беленә иде Сүзнең кай төшендәдер
Безнең авылда кызлар белән егетләрнең бергә куну гадәте бар. дип әйтеп ташлады Зәй.
Ул гадәт гурында Яңа Бистәдә дә сөйлиләр иде. диде Рамилә Ләкин безгә андый уеннар уйнарга гуры килмәде
Алайса без ул уенны хәзер уйныйк, дип. Зәй урыныннан горды да. чыбылдыкка таба атлады Ни булса ул. беткән баш беткән, дип уйлады. Яңакка берне кундырса да түзәрмен
Юк. юк. сип мине алдарга киләсең! диде кыз һаман шул ша- ярулы тавыш белән һәм торып утырды Зәй аның ннснә кулын куйды, кыз исә юрганыңа төренеп беле Толымы башы гына катлы Зәй карана г кырыена I ына сузылды Шул килеш шаярып сөйләшүне дәвам иттер гс тәр Егет җиг Ш гонга күчеп. Рамилә белән кызыксынды, дуслык урнаштырасы ки гүен сиздер тс Чын. син миңа ошап юрасын әле. гип гә ычкын пар гы «Ә мин сиңа ’» дип Рамиләнең кылын тартты Белмим, бетмим ш гс кыз юрганнан гәүдәсен чыгара төшеп Балалар шикелле кул хәрәкәтләрен худка җибәрделәр Зәй кочмакчы булды. Рамилә читкә
тартылды. Әмма берсендә ычкына алмады, Зәйнең кочагында калды. Кызның нечкә челтәрләргә төренгән хуш-исле тәне тоташ ут иде. Шундый кайнар булыр икән! Ниндидер мизгелдә иреннәр бср-берсенә ялганын торды. Зәй шәрап эчкәндәй исәнгерәде. Кызны да хисләр биләп алды кебек. Аң каядыр аерылды, хисләр генә бер эшкә баш һәм юнәлеш бирә иде. Шунда тәннәрдәге көчле хисләр электры ниндидер мизгелдә аларны кушгы да куйды. Үзләре дә сизми калдылар. Бары эш лпләнгәч кенә аларга аң кайтты. Ләкин инде соң иде Шайтан алгыры, кыз янына ятканда бернинди андый нияте юк иде. Валлаһи юк иде Ниндидер хисләр ташыган мизгелдә иблис икесен дә рәхәтлек упкынына iашлады. Уеннан уймак чыгу шулай буладыр, мөгаен Зәйнең аңы сүнгән иде, колагына кызның нәрсәдер кайнар пышылдавын да ишетә алмады. Үлгән кебек кинәт йоклап киткән иде
Иртән ул кемдер пышык-пышык борын тартып елаган тавышка уянып китте. Бераз исен җыеп, аңын туплан ятты. Кичәгеләр хәтеренә килде. Ялгыш эш эшләнгән, шуны аңлау йөрәген телеп үтте Үкенү һәм булган эшне кире кайтара алмау ачысы күңелен әрнетте. Менә бер дә уйламаган, теләмәгән эш эшләп ташланылды Җинаятьләр дә шулай аң «отключенный» моментта эшләнәдер инде. Ул Рамиләнең елаганын белде. Бик авыр һәм күңелсез хәл туу миен кисен кергәндәй итте.
— Рамилә, нигә елыйсың, ә? диде Зәй чалбарын һәм күнитеген кия-кия. Нишләргә? Тизрәк биредән качарга иде. Елауны ул һич тә күтәрә алмый.
Нигә икәнен үзең дә беләсең. Рамилә үзе өстәлгә ризыклар куя. чокырга чәйләр ясый, үзе үксепме-үкси иде
— Йә. бетте. Рамилә,— дип Зәй юынгычта юынып килде дә кызның иңенә учын куйды. Кичә ничек шаярып көлешкәннәр иде. көлү артыннан елау килә икән Зәй сәгатенә карады да бик ашыга башлады. Бер кулы белән чәй эчте, икенче кулы белән адресын язды, ышандыра, өметләндерә торган сүзләр сөйләде.
— Йә. йә. мин сине алдамыйм, юләр! Барысы да үз урынында булыр. Рамилә! Соңгы елым. Бәлки бер ун көнгә отпускага да җибәрерләр...
Зәй тагы сәгатенә күз төшерде, тиз-тиз киенде. Чемоданын кулына тоткач, елап утырган Рамиләнең башыннан учы белән сыйпарга тотынды.
— Курыкма, алдймыйм! Хәзер ашыгырга кирәк?! Ярый, сау бул! Юлдан хат язармын —Ул ишеккә таба атлады, Рамилә күзен дә күтәрмәде, сагышлы кыяфәт тә елавында булды.
Рамилә, елап, үзәкне өзеп калса да бик ошады апа. Күпме юл буе аңардан алган кешелекне, рәхәтлекне тоеп бара. Ул бит Рамилә аркасында төн эчендә бөтенләй икенче кешегә әйләнде шикелле. Ә бит арада бернинди ярату юк иде. Алар бергә туры килүдән ярату кинәт кабынды да китте. Яратумы соң бу? Әллә теләсә нинди хатын-кыз белән якынайсаң да, шундый кинәт кабыну булырмы? Башкаларның ничек була икән? Китапларда кичерешләрне язган булалар, ялганлыйлар, ахрысы? Ә шулай да Рамилә ошый аңа... Тик ул мине белергә өлгермәде: мин бит алдарга сәләтсез кеше. Бүген үк аңа хат язармын Тынычлансын, югыйсә бигрәк мәхлүкләрчә мескен кыяфәттә яшь түгә. Кешеләргә ышанмаудан бу. Әдәм баласына ышаныч бетеп бара. Без бер-беребезгә ышанмыйбыз? Менә мин Наҗиягә ышанган, өметләремне аның белән бәйләгән идем. Ә ул нишләде? Мине алдап, икенче кешене сайлады. Барча таянып торган өметләремне җимерде Шуннан соң кешеләргә ничек ышанасың, ничек таянасың?
Кем дә булса гәпсез көймәгә утыртып калдыргач, мин-минлегең үчегә, гарьләнә һәм үзеңне югалтмас өчен икенче чиккә ташланасың. Мөгаен хак. ахрысы, бу эчке пружина Рамиләгә ябырылып, аның белән кушылуымны юньләп сизми дә. аңламый да калдым бит! Шайтан алгыры. әнә шул Наҗиянең мине алдавына җавап рәвешендә нинди тәвәккәл адым ясалды. Ярым аңсыз, нәрсәгәдер үч итеп, үзеңне үзең алдында
күрсәтәсе килеп Хәер, үкенмим, өйләнергә шүрләбрәк йөри идем, көтмәгәндә үзеннән-үзе килеп чыкты Рамилә ярамаслык түгел Тулы, тьпыт гәүдәле, мөлаем гына ачык чырайлы Уйласан. бик сәер, егет оелән кыз шулай ихтыярларыннан тыш кушылалар микәнни0 Миндә бит Камиләне ярагу юк иде. анык янына яткач, кочкач тойгылар кинәт кабынды да китте. Ул ялкын икебезне дә кинәт чолгап алды һәм безне кушып та ташлады. Электр тогы ике чыбыкны бергә эретеп ябыштырган шикелле.
Зәй юлда Рамиләгә ике хат язып җибәрде Ул инде аныкы, табылган килә ХӘЗИНӘСе ке®ек Аны ахыргача үзеңнеке. фәкать үзеңнеке генә итәсе
Частька кайтуына канцеляриядә аңа 5—6 телеграмма килгән иде. Зәй моны көтмәгән иде. бераз кәефе дә кырылды Әмма телеграммаларны укыганда эчтән генә колде ул. «Кадерле киявебез, сезне законлы . Таныш түгел киявебез, сезне законлы... Барча телеграммаларда закон сүзе кулланылган. Алдый алмассың, закон безнең якта, ди телеграммаларның аскы мәгънәсе. Закон белән куркытып, коерыкны бозга катырырга исәп тоталар. Болар барысы да ышанмаудан, куркудан билгеле .
II
ндрей Андреич Казан үзенең җимерелгән тормышы турында ачынып уйлана иде. Уйларга гсләмәсә дә заяга узган гомере исенә төшә дә йөрәген лезвие белән сызып алган шикелле игә «Кем гаепле?» дип үз алдына сорау куя ул. Ләкин җавап таба алмый. Гаепне үзеннән эзләргә готына. Күбрәк өметкә алданып яшәлде Йомшак кешеләрнең бәласе ул өмет дигән нәрсә, булдыксыз кешеләрнең бәхетсезлсгс. Әллә миндә куркаклык күбрәк булдымы? Юк. куркаклык бүтәннәрнекен пән артык түгелдер, ә менә яранга, ипләшә алмау миндә артыгы белән иде. Кайбер затлар гомер буе үзләренең балалыкларынгган чыга алмыйлар? Шул миггем гомерлек бәлам булдымы? Әллә каһәр суккан үшән уйлаулылыкмы? Софа ни өчен Платон Никитичтан китте дә мина килеп ябышты? Мин аны кире кага алмадым, чөнки ярага идем Юк. мин Софаны Плагонга чыккач кына ярага башладым түгелме? Горурлыгым рәнҗегәннән генә? Платон белән Софа өч-дүрт ай чамасы гына яшәделәр. ни өчен килешмәделәр, аерылуларына ни сәбәп? Билгесез. Софа бераз резина сузып маташты да мина килде. Ни өчегг бодай «гаркал дыгыз» дип сораганым булды. Софа серле итеп: белмим, дип әйтә иле Ялганлый, билгеле. Ничек инде белмәсен? Ә менә хәзер, еллар үгкән. икенче төрле уй килә әйе. белмәве дә мөмкин У.г нигәдер Платой г урында бер кыек сүз әйтмәде. Монысы да гаҗәп иде Ул Платонны минем алда бик нык яманларга, бөтен начар якларын фаш итәргә тиеш иде. Ә Софа «белмиммнән башка бер сүз әйтми Әллә аларның »лем- гәләре өзелмәде микән? Әллә Плагоннын бер-бер ярамаган ягы белендеме? Шуны икәүләп яшерделәрме? Ә биг Платой белән якын дуслар идек, бер ишек алдында уйнап үегек Соңыннан гына с\кмлк гар леры i ды. Платон бик серле чырай белән йөри иде. Ул бервакыт га да көлмәс, бары мыек астыннан елмаер гына Шул гикле түзем, тыныч холыклы, әллә пошмас җанлы булдымы икән ул? Яңагына суксалар да гарь гәнми чыгырдан чыкмын, җиргә төшкән бүреген алып кияр иде дә голын дәвам игәр иде. Плагоннын шундый булуына аның өчен ояла илем Ә миңа үзем өчен оялырга кирәк булган Платонның холык-фигыле еракка кию торган, аны югары баскычка күтәрә юрган икәнен мин бары сөргендә чагында гына аңладым Софа белән бәйләнгәнче без ихлас күңелдән ачылып сөйләшә юрган идек Ничектер, һич я пансыз, алга-артка карамыйча бер-беребезгә >ч горне бушата идек Софа арага килеп керде дә бөтенесен бетерде Плаюн йомылып калды. Мин дә үзгәрдем шикелле
А
Ир-ат тормышына хатын-кыз килеп катнаштымы, ни дә булса булмый калмый. Ул ир-атта борылыш ясый, аны танымаслык итә.
Әле арага хатын-кыз кергәнче Платон белән бер әнгәмә корып утыру хәтердә. Утызынчы еллар Тирә-юньдә курку-шом Кайдадыр бүкәй яшеренгән, шул курку тарата. Кешеләр бер-берсеннән шикләнәләр Институтта бер доцентны кулга алдылар. Бик әйбәт~ укытучы иде. Ни өчен, нилектән дигән сораулар баш миен бораулый. Җанны бик нык тетрәтте бу вакыйга. Күпләр үз эчләренә чумып, читкә карамый йөри башладылар. Доцентны, бер сүз өчен харап булды, дип жәлләп сөйләделәр Ничек инде бер сүз өчен? Шулай булуы мө- мкинме? Бик көчле пропаганда аппараты тоткан хөкүмәт ни өчен кеше фикеренә шул тикле дикъкать бирә? Гажәп. Нинди сүз сөйләде икән соң?
— Берәр дөрес сүз ычкындыргандыр, дип куйды Платон.
— Сүздән курыккан хөкүмәт нигә инде ул? Безнең дәүләт бит йомшак түгел. Үзен яклый, саклый алырлык, минемчә? Шулай булгач. .— Андрей дустының ачык йөзенә карап ала. Әйе. Платон эчендәген бер дә кыйшат- мыйча. бу минутта аңында нинди уй туса, шуны әйтә. Андрейның ихласка ихлас буласы килә.
— Еланны аждаһага әверелгәнче бетерергә кирәк? Ә сәяси сүз - идея ул Менә хикмәт нәрсәдә. Сүз-идеянең елан кебек бик тиз аждаһага әйләнүе мөмкин.
— Ярамаган хак сүз өчен Рим империясендә дә башларын кискәннәр... Андрей филолог буларак шул турыда сөйләп алды.
— Ни өчен алайса ул империя таркалган, һаман яшәмәгән?
— Артык каты режим көтмәгән җирдән сүтелә башлый. Империяләр җимерелми калмыйлар. Наполеон француз империясе төзи, ул да тиз бетә...
— Юк. сәбәбе тирәндәрәк, аерым бер милләт халкының үз аңы күтәрелүдә, үзен милләт итеп билгеләү хисе тәрбияләнүдә! Милләтпәр- вәрлек барлыкка килүдә...
— Милләтләрнең үзбилгеләнүе мәдәниятнең бер баскычка югары менүе дигән сүз. Шунсыз бер милләт тә үзен дөньяга белгертә алмый, эссез югала. Ә кемнең эзсез югаласы килсен.. Без төп фикердән читкә киттек. Әйе, дәүләт үзен эчке хәвефтән сакларга мәҗбүр, һәр производствода хәвефсезлек хезмәте бар. Бу — халыкның үзе өчен кирәк...
— Җәза бирү эше халык исеме белән эшләнә дә, диде Платон кинаяле елмаеп. Шулай кинаяләгәндә аның өске ирене әз генә ачылып китә.— Доцентны халык дошманы, диләр. Каршы килеп кара, янәсе, халык үзе аны дошман итә, син безнең тормышка яраксыз, ди...
— Ә бит бу процесста халыкның бернинди катнашы юк, мәгәр халык дигән исем астында спекулировать итү генә бар.
— Хикмәт тә шунда шул.
Сизгерлек күрсәтү һәркемнең патриотик бурычы дип язалар. Кешеләр сизгерлек күрсәтәләр, үз иптәшләрен чагалар. Шулмы патриотизм? Ватан хисеннән түгел, бары үч алу өчен чагалар Менә фаҗига кайда. Безнең доцентның көнчеләре булгандыр. Башлы кеше иде!..
— Карьера эшлисең килсә, иптәшеңне чак. Дәрәҗә, урын өчен көрәш сизгерлек күрсәтү аркылы бара. Донос — социализмга тугрылык, дип бәяләнә. Эш. тырышлык билгеләми кешенең бәясен, ә уяулык, бүтәннәрне фаш итүе билгели. Тугры булып кызыл сүз сөйләве бик мөһим санала.
— Тукта. Ленинның сүзләре хәтергә килде, ул кем беләндер бер әңгәмәдә: сәясәт күп булган җирдә кешеләр бәхетле була алмыйлар, ди түгелме?
— Әле уң, әле сул тайпылыш, аңлап бетерер хәл юк. Нигә ул сәясәт? Практик эш белән гамәл итәргә кирәк?! Политика тормышка читтән китереп тагылган инструмент. Кемнәрдер ерткычларча шул инструментны эшкә җигеп югары үрлиләр
Юк- уяулык кирәк ансы, лиде Андрей бернинди эчкерсез Уяулыкның ил иминлеге өчен кирәк булуын аңлатырга тотынды.
Уяулык артыкка китсә, үзенең киресенә әйләнә бит ШУНЫ бераз чамаламыйлар микәнни?
Каршы фикергә урын юк. аны дошман дип кенә атыйлар һәм яптырып куялар Каршы фикерсез дөрес юлны белеп булмый «Обратная связь» дигән нәрсә бозыла. Моның һәлакәткә китерүе мөмкин
һәлакәткә таба барабыз, йа. Алла! — дип Платон, башын ике учы белән йомарлап кыскан хәлдә, аска төбәлеп тынып каллы Андрей да бүтән сүз әйтә алмады Эченә шом. курку төште, ниндидер авыр билгесезлек күңелен тырнап тора башлады
Алар төрле факультетларда укыйлар иде. Сукмаклары ла аерым йөри. Андрей филология-тарих белән кызыксына Платон жир серләренә, геологиягә мөкиббән иде. математика белән бәйләнгән гыйлемнәр аңа бик җиңел бирелә Әмма Андрейның татарча белүе дә үз ролен уйнады Алар коммуналкада өч семья булып, икесе күп балалы татарлар иле Монысы да язмыш эше булгандыр инде Көнчыгыш бүлегендә «недобор» килеп чыккач. Андрейны шунда күчерделәр. Төрле өстенлекләр вәгъдә иттеләр. Рус кешесенең чит милләт телен, тарихын өйрәнүе ана объектив бәя бирү өчен кирәк, ди Милләт вәкиленең үз теленә, тарихына булган бәяләүләре күп вакыт берьяклы була. Милли төсмергә буялып, ориентирны адаштырырга мөмкин
Утыз алтынчы елны яздан ук Платон Көньяк Уралга практикага кит те. Софа да ана иярде Ике егетнең башларын әй тәндереп йөрде-йөрле дә. ахырда Платонны сайлады. Хәер. Софа төрле көтелмәгән хә тләр кигереп чыгарырга ярата Аттың холык-фигыле шактый жилбәзәк. нишләгәнен үзе дә аңлап җиткерми шикелле Ул бер көнне болай. икенче көнне бөтенләй башкача.
Андрейның Софага тартылган хисләре чын булган икән, ул Платою а иярен киткәч, шуны аңлаган кебек булды Йөрәге өзелеп-езелеп авыртып куя иле. Барысы да эчтә генә яна. тышка берни чыгармалы Эчке яну ничектер авыр рәхәтлек тә бирә кебек иде Башында ниндидер зәңгәр томан, томан эчендә Софа үзенең һәрчак көләч йөзе белән нурланып тора. Йөрәк сулык-сулык килеп тибә, сулыш алуы читенләшкән кебек, күкрәк тыгызлана. Йөрәк яна дигән сүзнең мәгънәсе шулай була, ахрысы
Көз көне бервакыт шакыганга ишекне ачса. Софа басып юра. Кояшта чуен кебек булып каралган, шуңа тешләре энже сыман җем-җем игеп гора. Софа рөхсәт тә сорап тормалы Андрейның юашлыт ын белә, кабул итәсене нык ышана иде Баш га Андрей аны тагы шаярта дип белгән и де. әмма Платон белән аралары тәмам беткән икән 11 та юн Орск шәһәре янындагы Сара станциясендә институтның яңа оешкан базасында бер-ике айга калган
Софа Андрейга килеп тора башлагач. Платон белән ел буе диярлек сөйләшмәделәр Нәрсә турында гәпләшергә мөмкин шундый хәлдә"»' Баш кагып кына исәнләшеп йөриләр иле Платон аңардан йөзен борып китсә дә урынлы булыр, әмма ул вакчылланмый, кин күңеллелек күрсәтә
Бер гомуми танышларда «вечеринка»ла бергә туры китеп ничектер сөйләшеп кт теләр Тавышын әкренәйтеп. Платой сөйләнде Софа матурлыгы бе тән масая, тиде, әле моны ал. әле тегене ал. ди Бәгырьгә тия Акча җитми, шул хакта тавыш чыгара Өстәмә эш ал дип. кич эшли торган урын белеште Мин әйтәм. мин ишәк түгел, дим Бигрәк тә кечкенә генә ирекне КЫСУЫ нервыны игәүли кая булдың, кая бардын, анда пиштәтен? Өй прокурорына әйләнде чистый Шуннан кул селтәдем Нәрсә уч ярату"’ Посте тьме’ Софа шуннан башкасын белми дә
Платон моны нигә әйтә икән дип уйлады Андрей Миннән Софа турынча берәр нәрсә ишетер өчендер, мөгаен Әл тә горур тьп ы үртәләме, үзен булдык па итеп күрсәтергә телиме? Әйе. П та юн бик уңган, эшлекле
егет Шуңа күрә дә Софаның аңардан китүе сәер күренеш. Булдыклы бит булдыксызны бик тиз таный. Софада булдыклылык ягы алай ук түгел, үзенең чибәрлегенә исәп тота һәм шуңа таяна. Кемдер аны син чибәр дип ышандырган Ләкин ялганлаган. Ул урта чибәрлектә генә. Хәер, кемгә ничек күренәдер. Кайберәүләргә кире кагып булмый торган матур булып тоелуы мөмкин. Хатын-кызның төсе, кыяфәте бик спекулятив нәрсә. Андрей янына килеп яши башлауга күп тә үтмәде. Софа авырга уздым дип борчылырга тотынды. Врачларга, тагы кемнәргә күренеп бетте. Ахырда Андрейны язылышырга загска өстерәде. Андрейның күңелендә бераз шик булса да эндәшмәде. Чөнки Софа ачуланып берәр җиргә барып әйтүе мөмкин иде. Әгәр шулай эшләсә — беттең. Софадан барысын да көтәргә мөмкин... Софа аксыл чәчле малай тапты. Андрей анда үз чалымнарын һәм Платоига охшаган сызыклар күргән кебек булды. Софа баланы озак тотмый күкрәктән аерып, әнисенә илтеп бирде.
Бер хәл бик нык уйландыра Андрейны. Эш шунда. Софа Платонны ташлап аның белән яши башлагач, Андрейның хезмәт урынында күнел- сезлекләр күбәйде. Ә Платоңның эшләре уңайга китте, ул югарыга таба адым ясады. Аны аспирантурага алдылар, ә Андрей аспирантурага имтиханнар биреп йөргән чакта, аның штатына югарыдан кыскарту килде. Ничек шулай килеп чыкты бу? Хәлләрнең бергә килеп чарпалышуымы, әллә астан берәр кул уйныймы'7 Бүтән елларда булган штат нигә быел гына кыскартыла? Ни сәбәптән? Андрей төпченеп маташты, аңа нинди беркатлы кәбестә син дигәндәй елмаеп карадылар. Ул көлүләренә чыдап, җавап көтеп басып торды. Берсе өскә төртеп күрсәтте, аннан әмер төшкәч, без нишли алабыз? Без кечкенә кешеләр, диде. «Кечкенә кеше» формуласы яшеренер өчен җайлы кыса. Бераз зиһенен җыйгач, кафедра мөдиренә керде. Аннан директорга сугылды. Бар төштә дә карашларын яшерергә тырышып, өскә төртеп күрсәттеләр һәм җилкәләрен җыердылар.
«Ничек бу?» — дип, Андрей юлда кинәт җимерелгән өмет кыйпылчык- ларын җыярга тырышты. Ул һаман сәбәпләр эзләде. Нәрсәм белән ярамадым икән? Әйе. уйланырсың, кодагый! Җыелышларда кадрларны бик каты «эшкәртү» бара. Кайберләрен тегендә сорау алырга төннәрен чакыралар икән. Якын арада гына кулга алынучы ишетелгәне юк-югын. Шулай да Алла йоклаган чагында Иблиснең әллә ниләр эшләп ташлавы мөмкин'7
Өйдә бу хәбәрне ишеткәч. Софа бераз телдән калып торды. Бер агарып китте, бер кызарды. Аннан Андрейга тотынды: син бәхетсез кеше икәнсең, диде Мин сине беләм, каршы килеп, гаделлек яклы булып маташкансыңдыр. Әйе. әйе, син, имеш, намус саклыйсың, порядочный кеше! Пычагымамы намуслылыгың? Намуслылык хәзер тискәрелек дип бәяләнә һәм аңа җәза бирелә! Бу шуның җәзасы! Хәерче тәкәббер! .
Софа шулай дулады да, чемоданына әйберләрен тутырып, бик каты янаган кыяфәттә чыгып китте Андрей аны туктатмады. Софа шуны көткән иде бугай. Аспирантура белән бергә барча планнары җимерелгән. Софага вәгъдә иткән нәрсәләр бөтенесе дә беткән Нәрсә белән тотып кала алсын ул аны. Софаның исәпләгән нәрсәләре Андрейның аспирантурасына бәйләнгән иде.
Хәлнең тамырын дөрес чамалый Софа, шайтан алгыры! Моннан берничә вакыт элегрәк, Андрейны аулак бүлмәгә чакырып, үзе белән эшләүче берәү турында (алар архивта эшлиләр иде. Андрей институтны тәмамлаганчы ук шунда урнашкан иде) информация бирүне сорадылар. Ул риза булмады. Аннан да элегрәк Платон турында язып бирүен үтенгәннәр иде. Ул синең хатыныңны тартып алмакчы, дип котырттылар. Андрей кискен каршы килде, бу бернинди моральгә дә сыймый, диде Ярар, мораль белән яшәп кара, дип янадылар аңа.
Андрейның җене кузгалды. Япсалар ябарлар, дигән уйга килде ин-станцияләргә йөрергә тәвәккәлләде. Смольныйга барып приемга языл-
ды Тиешле көнне аны бүлек мөдире кабул итте. Башта Андрейны итагать өчен генә тыңлады. архивта эшләвен белгәч, кызыксынуы артты соңрак беленгәнчә, аның үзенә архивтан материаллар кирәк икән Аның бигрәк тә. штатны өстәгеләр кысты, дип, кафедра житәкчеләренең әйтүе ачуын китерде Үзләре бутыйлар да безгә сылтыйлар, диде, анда бик нык КОЛмКОДаГЬ1ЙЛЬ,к гамыР жөйгән Ул тамырны корытырга кирәк
Мөдире яныннан Андрей өмет белән китте Бераздан тагы килде Мөдир кафедра җитәкчесен бик каты яратмый икән. Тегенең ниятенә каршы эшләргә тырыша иде Ике карчыга сугышканда тузган йон-мамык каргага була, ди Биредә дә шулай килеп чыкты Штатны заочно итеп калдырдылар Кафедрада Андрейга бик өнәмичә карадылар Шулай да. өстә кулы бар ахры, дип куркып, укуын дәвам иттерергә мөмкинлек бирделәр.
Әмма явызлыкларын эчкә яшергән булганнар. Тема аяктан ега торган, ачыктан-ачык уңышсызлыкка исәпләнгән иде «Мәскәүнең Казан ханлыгына карата дипломатик эшләре» Менә сиңа тема' Кем башына килгән бу сәеф фикер. Иван Грозный һәм дипломатия Бу абсурд түгелме9 Юри батырыр өчен һәм баш тарттырыр өчен эшләгәннәре сизелеп тора Баш тартсаң, шунда ук аспирантурадан чыгаралар Тагы жалоба белән йөрсәң, барча бәяң бетәчәк Җалобшик дип атыңны пычратачаклар
Ярар, бер җае табылыр әле. дип. үзен юатты ул һәм ниндидер үҗәт дәрт белән материал туплау хәстәсенә кереште Материал бары махсус фондларда гына Ул эшли торган архивта спецфонд бар Тик биредә совет чорында тыелган һәм алып куелган иешерләр, халык дошманнары, ак эмигрантларның китаплары, кулъязмалары Патшаларның кәгазьләре дәүләт архивында Андрейның анда булганы бар Материаллар гимер рәшәткәләр тимер ишекләр артында Сер итеп саклана. Дәреслек язучы академикларны да кертмиләр, имеш. Барысын да беренче чыганаклардан алып язган Татишев һәм Карамзин китапларына таянырга кала Анда бу темага бары берничә җөмлә белән кагылып үтелә. Аннары бүтәннәр хезмәтеннән файдалану күңелдә ка-нәгатьсезлек тудыра. Әз генә булса да беренче чыганак табасы иде. Ярты бит кенә чын чыганак, язма материал Ләкин төпченү. казынуда куркыныч. Башны сузарга, жираф булырга ярамый Кемдер сиңа дикъкать итүе мөмкин Бәладән башаяк Шуның өчен сукыр тычкан кебек астан гына бик шыпырт хәрәкәт иiәргә мәҗбүрсең
Җан биргәнгә юнь биргән, дигәннәр Андрей күп ышкылып йөри торгач, дәүләт архивындагы махсус фонд мөдире, урта яшьләрдәге ямьсез генә хатын белән танышып китте Хагын, йозакларга сургучтан пломба салып архивтан иң соңгы булып чыга Андрей да ут ларны сүндергәнче утыра. Тышкы ишекне кайчак бергә биклиләр Кайту ю гына таба бергә юнәләләр. Сөйләшәләр, шаян сүзләр дә хатынга сыя икән Караңгырак кичләрне хатынны өенә хәтле озагын куйгалады Карет пая урамында яши икән Ә бер кичне өенә керергә рөхсәт иг ге Бу гмәсе озын коридорлы коммуналканың ишеккә якын башыңда иде Хагын кисәтте шыпырт булырга, сөйләшмәскә Кечкенә, тар гына бүлмә Биредә дә сөйләшергә ярамый иде. Тик пышылдап кына бер-ике сүз әйтешеп ала лар Күзләр ымнар белән аңлашалар Электр плитәсендә чәй кайна гын эчтеләр Хагын идәнгә урын җәйде, ике мендәр ташлады Ул төскә ямьсез булса да тәнгә бик бай иде Ир-ат назына шул тикле ачыккан булган Тәне ут кебек кайнар Кочагыннан һич чыгармый Тагын, тагын, дип ялвара... „ w
Иотән Андрей көчкә аякларын өстерәп кайгып китте Үз-үзеннән оялды Үзен-үзс тиргәде. Үзен караклык эшләгән кеше сыман хис итә иле Шунда үзе тирәсендәге танышларын исенә төшерде Институтның хөрмәтле доценты үзенең аспиратыкасын сөяркә итен юга Фәләгг профессор яна килгән кече прснодавагель хатын белән борчак пешерә Бергә
институтта укыган, хәзер горкомда эшләүче кыз инде икенченең мәгъшукасы булып киткән Шулар белән үзен янәшә куеп карагач. Андрей тынычлана төште. Софа алдында үзен хыянәтче итеп тоймады. Тирә-як мохитның кеше психологиясенә тәэсире зур шул. Кешеләр теге яки бу эшне бер-берсеннән күрмәле эшлиләр. Начарын да. яхшысын да.
Бу сәер төннең әҗәре дә хикмәтле булды. Хатын Андрейга бик яшереп кенә патша архивыннан кайбер беренче нөсхә кәгазьләр китерде. Андрейны шкафлар артына бикләп, документ тулы папка бирә. Нигәдер Андрейга туры карамый, күзләрен читкә ала. Куркамы, нәрсәгәдер уңайсызланамы кебек иде.
Андрей бар дөньясын онытты. Бу чын эш иде. Эшнең уңышсыз булуы ихтималын да сизә ул. Әмма аңа ниндидер чынлык булсын. Ул чынлыкта аны соңыннан күтәрәме, әллә киресенчә, түбән тәгәрәтәме — барыбер. Менә ниндидер чын. булган хәлләргә кулы тиде. Бу искиткеч куаныч китерде.
Кәгазьләр эченә кергән саен гаҗәпләнү арта. Бу ни хикмәт. Сафагәрәй свитасында мәскәүлеләргә авышкан морзалар, эш башкаручылар була. Алар мондагы хәлләрне яхшы белеп торалар. Русча грамоталы махсус язып торучылар сарайда ни булганын мәскәүлеләргә көне-сәгате белән җиткерәләр. Яшерен шымчылык һәм элемтә әйбәт эшләгән Сөембикә янында шулай ук мәскәүлеләр мәнфәгате өчен эшләүчеләр бар. Тыштан барысы да Сөембикәгә гаять тугрылыклы булып йөриләр Шундыйларның берсе Гөлсаф тумачи. Ул Сөембикәгә йогын гы ясый ала. Теге яки бу эшне эшләргә этәрә яки кире дүндерә белә. Сөембикә болай кыю. гайярь булса да, язмышка буйсына торган холыклы итеп тәрбияләнгән.
Кемдер бик тәфсилләп мәскәүлеләргә язып җибәргән: бер көнне Сафагәрәй хан яшь җарияне ярата-ярата һушын җуя Каршыдагы яшь җария өеннән бу хакта Сөембикәгә килеп әйтәләр. Ул ах-вах итеп асраулары белән килеп җитә. Сафагәрәйне тирегә төреп, өйгә күтәреп алып кайталар Сөембикә ирен төрле шифалы үлән-дарулар белән исенә китерә Көн-төн яныннан китми дәвалый. Аякка бастыра. Әмма мунчадан кайгкач. бер төнне Сафагәрәйнең авыз-борыныннан кан китә һәм ул һушына килә алмыйча җан тәслим кыла.
Ханның үлү хәбәре мәскәүлеләргә бик тиз барып җитә, һәм хан тәхете тирәсендәге интригаларны активлаштыруга этәрә. Сөембикә, магнит кебек, төрле яктан кияүләрне тартып торачак. Әгәр берәр көчле орда башлыгы Сөембикәне үзенә карагса. эшләр тагы да катлаулана. Кан коюга форсат ачыла. Моңа юл куярга ярамый. Мәскәү дипломатлары. Сөембикәне Казаннан кая булса да озатырга кирәк, дигән фикергә киләләр. һәм ничек тә тизрәк һәм ничек тә әдәплерәк, ихтирамлырак итеп.
Ләкин моны турыдан-гуры куярга кирәк түгел. Беренче итеп ханлыкның сугышсыз, кан коюсыз мәскәүлеләргә кушылуын таләп итәргә. Бу таләп кире кагылган очракта. Сөембикә мәсьәләсен алга чьп арырга. Берсе булмаса икенчесе. Дипломатиянең хасияте шундый
Шундый ниятләр белән мәскәүлеләр мәһабә! кыяфәтле князне хан сараена сөйләшергә җибәрәләр. Князьнең биредә булганы, торганы бар Татарча да аңлый, сОөйләшә. Яхшы, итагатьле дигән даны таралган Ул тышкы кыяфәте белән дә нур чәчеп тора торган бик мөлаем кеше. Татарларны ярата, жәлли кебек Аның янына иң баш вәзирләр җыела. Князь тәкәллефле мөнәсәбәте белән казанлыларны аек акылга килергә этәрә. Үчләрне, ачуларны онытырга кирәк, ди. Чөнки үч. ачулар һаман тирәнгә китеп, бер-беребезнең канын коюга илтә (Бу утырыш-сөйләшү турында бер дипломат бик тәфсилләп язып җибәргән.)
Без моны гына беләбез,—ди аңа каршы баш вәзир Атнагол, ак сакалын учы белән сыпыра-сыпыра. Мәскәүлеләр намус белән эш итмиләр: җир биреп, өмсендереп, безнең морзаларны яшертен генә сатып алалар. Үз якларына авыштыралар. Мәскәүлеләр әнә шулай мәкер белән араны начарлаталар
Юк, юк. ди князь үзенең нур түгеп торган күзләре белән тагы да нурланып елмая-елмая Кайбер морзалар бит үзләре теләп мәскәүлеләр ягына күчтеләр. Падишаһтан дингә тимәскә дип үтенделәр һәм ул риза булды 1 г '
п Ә“е. кайберәүләр сатылды, ди Атнагол, тавышы калтырый. Падишаһ сүзендә тормаячак бераздан чукындырырга тотыныр
Уд морзалар сатылмады. ди князь Алар аек фикер йөртәләр Сез географияне санга сукмыйсыз җирләрегезне күз алдына китерегез диңгез уртасында калган кечкенә утрау кебек. Дүрт якта да славяннар, бүтән милләтләр. Аңлыйсызмы? Бар ягыннан диңгез белән әйләндереп алынган утрауны дулкыннар әз-әзләп ашап-кимереп бетерәләр Бу —табигать яисә Алла законы Диңгез үзе теләмәсә дә. барыбер утрау ярларын ашамыйча тора алмый Йә. төшенәсезме? Моңа сез дә. мәскәүлеләр дә гаепле түгел!
Князь сүзләреннән залның караңгырак башында утыручылар арасында чыш-пыш. ниндидер кыштырдау булып ала. Бу князь сүзләрен хупламау билгесе иде шикелле
— Без мәскәүлеләргә тимәбез, алар да безне тынычта калдырсыннар, ди Сөембикә Аның тавышы ягымлы. Ул бер кырыйда югарырак урында утыра Түгәрәк кара тут йөзле, озынчарак күзләре чаткыланып йолык-йолык итә Әмма чыраенда тирән зчке моңсулык чалымы да сизелә. Әллә үзенең киләчәк язмышын эчке тоем белән чамалыймы?
бер кәнди?! . _
- Бездә төпле власть, акыллы идарә юк. дип сүзен ялт ыи Камай һаман сугыш ягына йөз тотабыз.
- Әйе, әйе, дип аны куәтли таты могыәоәр морза Кормаш Ьу да эре сөякле зур гәүдәле, кин мәһабәт чырайлы, биек маңгайлы Әллә каян борыннан килгән гыялы нәселеннән икәне беленә Мәскәүлеләр көчле мәмләкәт булып җиткәннәр Ә без көч те мәмләкәт кору турында баш ватмадык Көчебезне төрле вак нәрсәләр!ә әрәм-шәрәм иттек Инде мен., нвтижә мәскәүлеләр КОЧ 1С. 6С1 КОЧСС1 Ә кем кочле. UIY I чаклы Әнә харитага карагыз Без Русшн.ен ин үзәгендә' Башында мне бушан кайсы мамләкә. үз үзәгендә юшмав асрасын, ш Юләрмени у.з” У з Ск-м- бикәгә карый, әмма у з карашын чнзкә .. з.з Иәзендә исә. зчен.нз чиксез ачү тыгызлануын сиздер.» зори ................................................................ ..ымнар Иреннәре гурсашан. каш
KV3 кабаклары салы....... зенлә ......... ........ калу .аркау и. шһене lapa.iy
беленә Кара, минем якын дип йорзән морза зарым оарысы ,ы маска- үлеләр яклы икән Әллә ,|кчн.» кор. аннармы- Ничек .......................... . моны бер ...
чамалый белмәдем' Шымчыларым, ас.ан .... нәрзүчс.зәрем оулмады шул' Жасүсчорсез власть булмый, шп Голсаф тумачи күпме әйтте. Ул
— Тынычта калдырмаячаклар, ди вәкарь белән бик абруйлы Кор- маш морза, югары даирә әгъзасы. Ул князьгә мәгънәле караш ташлый
— Кардәшләр, сер түгел, без мөстәкыйль мәмләкәт тота белмибез, дип сүз башлый Камай морза эшлекле сүз әй тә юрган кыяфәт тә. Ул газа имән муенлы, зур башлы, кыска гына кара сакаллы, сажин җилкәле. Үзен тотышында ниндидер бәйсезлек, үз сүзендә торучан ихтыярлылык тоела. Без сугышырт а тына беләбез Бездә властьны тота торган ныклык, катгыйлык юк. Халык турында бөтенләй уйлап каралмый Мәскәүлеләрнең халыклары бай яши Гәрчә җирләре безнекеннән начар булса ла. чөнки мәмләкәт башлыклары итен игүчеләр турында кайгырта Бездә
сугыш чыгымнары халыкны тәмам аяктан екты
— Мәскәүлеләр эчәргә яраталар, дип бүлдерә аны кайсыдыр Әгәр мәскәүлеләр! ә бирелсәк, безнең халыкны тчертсн.бозып бетерәчәкләр?
Коръән бар! Безне бозылудан коръән саклаячак' дип, тагы берсе өстәп җибәрә
- Эчкән кешегә аңа коръәнең ни дә. милләтен ни. ана ике дөнья
русча укыган, белә икән. Ә мин коръәнгә, дингә, кылычка гына ышандым. Власть өчен кансызлык, катгыйлык зарури бугай шул. Мәскәүлеләр көчле, минем якыннарым барысы да көч ягына авышканнар. Көчле җиңәчәк икәне мәгълүм нәрсә. Нишләргә соң, нишләргә? Язмыш кулына үзеңне тапшырыргамы? Сугышырга? Мәскәүлеләр җиңүе көн кебек ачык бит. Шулай бетәрбез микәнни, ходаем?!
- Уйлап-уйлап торам да тагы уемны борам, кордашлар,— дип, Сө-ембикәнең уйларын гөлдерәп чыккан калын тавыш бүлдерә. Юан кара чутыр битле, тәбәнәк маңгайлы, сирәк төкләр баскан киң иякле, елгыр күзле кеше тезләрен учы белән чәбәкли-чәбәкли сөйләп китә: Солтан канатына керә алмыйбыз, чөнки аның канаты безгә бик ерак, безгә җитмәячәк, бу тәгаен шулай. Ә терәлеп торган күршебез мәскәүлеләр канатына елышсак, динебездән, иманыбыздан язачакбыз. Нишләргә, кая барырга? Бик кыен мәсьәлә. Кайсын сайласак га без өтелербез, кителербез? Ә кайсы якка авышсак, исән-имин калырбыз? Коточкыч хәл...
Шуның өчен ашыгырга ярамас, җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә кирәк, җәмәгать! —диде загы бер абруйлысы. -Солтанда олтан, Мәскә- үдә мәчкәү булырбыз..
Шуннан тынлык урнаша. Сөембикәнең озынчарак күзләре үз орбитасында, әле бу. әле теге якка йөгерешә. Күз аклары ялык-йолык килә. Ачуы куба башласа, шундый халәткә керә ул.
— Кайсы якка елышсак та, кордашлар, безгә имин яшәү булмаячак. Дүрт ягыбыз да кяферләр белән әйләндереп алынган, ә без кечкенә бер атау. Князь әйткәнчә, кяфер дулкыннар атауны һәрдаим ашап тора. Дулкын ашамыйча булдыра алмый. Бу котылгысыз, безнең хәл дә шуның кебек котылгысыз! — дип куя икенче бер зыялы.
Атаян. авызыңны чамалап ач! —ди аңа таба башын бора төшеп Сөембикә.—Тел өчен баш белән түлиләр!
Әгәр минем баш мәсьәләне хәл итә икән, рәхим ит. бер жәлләүсез бирәм, ханым-солтаным мәгез, чабыгыз! —ди Атаян, иелгән муенына учының кырые белән тиеп алып.
— Син фетнәче икәнсең, Атаян.— дип кычкыра Сөембикә.— Үзең минем яклы булып сөйләшә идең, аеры телле кеше миңа кирәкмәс! Кура- учы. алың А гаянны! — Боерык тавышы мәҗлесне дер селкеткән кебек итә. Ике яктан кылычлы ике кураучы атылып килеп. Атаянның күкрәгенә кылыч очларын териләр.
Артка! — дип кычкыра баш вәзир Бәйраш кураучыларга Артка!
Кураучылар нишләргә белмичә әле Сөембикәгә, әле Байрашка таба карашларын йөртәләр. Атаян иелгән башын алгарак суза төшкән килеш бернинди курку-өркү сиздермичә утыра бирә. Тик йөзенә генә әче елмаю сызыклары чыгып, чыраен бераз чалшайткан. Кинәт Сөембикә торып баса, билендәге кыннан кылыч тартып чыгара
Вәзирем миңа хыянәт юлына баскан, ана җәза бик хаклы! —ди ул. гавышын күтәреп.— Кяферләргә сатылдыңмы? Ә? Йә? Ул алга атлый. Яшел атлас чапанының чабуы ачылып китеп, зәңгәр ефәк шаравар кигән юан аяклары нәфис йомры булулары белән күзгә бәрелә. Аңа каршы ак сакаллы, алсу чырайлы Бәйраш сикереп аякка калка һәм кылычын тартып чыгара.
Ханым-солтаным. тынычлан, бернинди хыянәт юк! Атаян чын хәлебезне бәян итә, ди ипле, баштан сыйпап тынычландыра торган тавыш белән. Сөембикәгә бу сүзләр кулга ияләштерүченең чыбыркысы җәнлекне кинәт тыйган кебек тәэсир итә. Ул бер адым артка чигенә дә урынына утыра. Кураучылар да икесе ике якка китеп тораташ каталар. Сөембикәнең күз акларыннан чәчелгән очкыннар яшен чаткылары кебек ялтырап-ялтырап китә, кылыч сабы тоткан сул кулы тезе өстендә сике- реп-сикереп куя.
Князь-илче тыңлап утыра, нәрсә хакында сүз барганын аңлый һәм гаҗәпкә кала. Бер дә дипломатлык итмичә чит ил вәкиле алдында
ачык|а"-ачык парой ачып салалар. Юри шулай итәдерме. алла сер
Р ык ,ама >ары калмаганмы'1 Юк. бу юри кылану түгел, бүтән чаралары юк. асларына су кергән инде Taiapларны бердәм халык, диләр иде, әмма биредә аның исе дә юк шикелле. Бер-берсснен якасына ябышырга гына торалар Әллә бу мәскәүлеләрнең астан яшертен генә эш алып оаруы нәтиҗәсеме' Әнә куп җир биләүче аксөякләр Мәскәү ягына каералар Чөнки патша чиновниклары аларга яна биләмәләр бүләк иткән. Ә милләт, дин андый байлык каршында көчсез аргументлар. Милләт, диннән байлык килми. Ә тормыш байлык белән генә бара. Адәм баласы өчен байлык кадерлерәк. Ул дингә, милләткә түгел, ә байлыкка, җир биләмәләренә гаргыла Милләг. дин хисе икенче планда Бигрәк тә хәзерге өметсез елларда. Бәйраш аек фикер йөртә: төрекләр татарларга ничек ярдәм игә алсыннар? Җәһәннәм дәрьясы артында нинди генә көч булмасын, бу салкын якларга берничек тә тәэсир итә алмый Алар җылы як өчен җайлашкан, кар. боз ягы өчен яраклы түгел. Бер әтрафтан да. .
Бәйраш тагы сөйли башлый һәм. Төрек солтанына йөз тоту ахмаклык. һавадагы торнага алдану, .тип раслый Бик гыйбрәтле мисаллар китерә, кире какмаслык фактларны алга тезеп сала
Алайса кяферләр тырнагына биреликмени, нәрсә Сөйләгәнеңне колагың ишетәме. Бәйраш? дип тагы тавышын күтәрә Сөембикә.
Кяферләргә бирелергә димим. Сөембикә, әмма язмыш безгә ни бирә, аны күрмичә калу ярамый Ләүхелмәхфүзгә ни язылса, шул булачак Язмыштан узмыш юк. Хәзер безне язмыш китереп кысты Бер чарасына керешергә тиешбез
Син милләтне яратмыйсың. Бәйраш! дип тагы әче гавыш белән каршы төшә Сөембикә. Имезгән анаңнан наз кичәсенме'.’ Шуннан сон синең ак сакалын ни дә. сөйләгән сүзләрен ни? Үз милләтеннән баш тарту сине тудырган анаңнан баш тарту ул Күрә торып үз анаңны шакаллар авызына бирү. Хәләл канын агыза-агыза ач шакаллардан өздереп бетерү... Юк. ышанычымны бетердең. Бәйраш. бетердең'
Сөембикә, дин ничектер рәсми тонга күчен. Бәйраш бәхәсне дәвам итә. Милләтне сөймисең, диюең дөрес т үгел Мин мәскәүлеләргә дә сатылудан ерак торам Алар минем ray ягы биләмәләремне тартып алдылар. Казан гаскәрләре җирләремне ышыклый алмады. Димәк, безнең гаскәрләр туган җирләрен сакларга көчсезләр Туган җирне саклый алмау, димәк, милләтне саклый алмау ул. Хәзер безнең алга милләт һәм баш мәсьәләсе килеп басты Кем өчен милләт кыйммәт, кем өчен баш кыйммәт Йә бусы, йә icrece Әлбәт г .• ә (ЭМ ба ысына баш-җан кадер ге инде, сүз дә юк һәркем үз башын саклау ягын караганга күрә менә
шушы хәлгә калдык
Казан гаскәрләре үз җирләрен саклый алалар. Бәйраш. ди Сөембикә. Тау ягы морза ларының мәскәүлеләргә сатылуын каплап калдырма!
Моңа каршы Бәйраш бер сүз дә әйтми. чалмалы башын ия биреп, уйланып утыра Бераз киеренке тынлык хөкем сөрә. Кормаш селкенеп куя. башын күтәрмичә идәндәге паласка гәбәтен, сүзләрен чат-чат кигереп әйтә: _
Мәсьәлә юн ЧИ1КӘ 1ЛЙПЫ I II.IK җәмәгать,— ди.— Ьепә МӘСКҖ нл- дишасы үзенең илчесен җибәргән Ул белергә гели Казан иле мәскәүлеләр канаты аегына керергә телиме, юкмы’ Без илчегә каный җавап биоепгә тиешбез Шулай биг. илче галижәнанләре? У.ч князь ягына таба башын ия Гетесе ана җавап итеп икс учын да күкрәгенә куен, әз генә алга таба бөгелеп ала.
Безнең сүзебез шул Мәскәү падишаһы безгә тимәсен, безне көчлә- мтсеи без ui.ipl.1 ,ч,,6е'' 'iib.mp.uii Князь ягымлы йезен
nvrane биреп бик нык шкъкагыа ка гып гымый аһе. аһе. дип үзе «чен .йЛыпкг ..............................ыгг У, фикерне горее .иимганын белгертеп, бер кулын
бармак шартлаткандагы кебек итеп ала Башын як якка чайкый-чайкый
— Юк,— ди кабаланмыйча салмак кына, аның үз дәрәҗәсен яхшы белгәнлеге, шуның белән горурланганлыгы һәм бу чалмалы татарлардан әз генә дә шүрләмәве сизелеп тора. Үзен хуҗаларча иркен тота. Ул татар сүзләрен сайлый-сайлый җыеп сөйли: Сезнең кәгазьдә, сүздә биргән антларыгыз күп булды, сез ул антларның берсен дә тотмадыгыз. Шулай бит, тотмадыгыз бит, картлар! Шулай булгач, бу чираттагы ашка ничек ышанып булсын? Сез үзегез дә ышанмас идегез. Кешене бер алдасаң, ул рсиңа ышанмый. Ә сезнең алдауларны санап китсәң... Шуның өчен Бәй- раш морзаның сүзләре җитди түгел..
— Илче галиҗәнапләре ни тәкъдим итә?- ди, тавышын күтәрә төшеп Агаян.
— Мәскәү падишаһы үз кул астына күчәргә боера Кан коймаска, бер-береңә каршы яуны туктатырга куша... - ди ул җитү чәчләрен бармаклары белән тарый-тарый.
— Безнең милләтебезне, динебезне нишләтә? Әнә тау ягы ханы Яка-кайның биләмәләрендә динне сакларга Мәскәү падишаһы вәгъдә иткән, шул дөресме?
— Дөрес. Янакай, Сөенбер җирләрендә үз диннәре белән калалар. Алар үзләре олуг падишаһ катына барып баш ордылар.
Падишаһ безне кабул итмәячәк, дип аваз сала Сөембикә.— Ка- занлыларга каны каткан аның...- Ул. фикеренең раслануын, расланмавын аңарда көтеп илче ягына карый. Илче раслап башын алга таба ия төшә дә төзәя һәм уйлый: болар барысын да яшермичә ачыктан-ачык сөйләшәләр. Тик гаскәр башлыгы котлы гына берни дәшми. Селәүсән кебек астан гына карый. Сүз әйтергә шүрләп утырамы? Ә аның гаебе бар. Ул кырымлыларга. нугайларга таяна. Аларга чапкын җибәреп, хәбәрләшеп тора. Бу эшне ул патшабикәгә, мәҗлес әһелләренә дә әйтми. Астан гына эшли. Мәскәүлеләр моны күптән белә. Ул дәүләтнең эчке, яшерен дәүләт эшләре мәҗлестә сизелми барысы да өстә ята. Татарларның беркатлылыгыннан киләме бу. һәр эшләре көне-сәгате белән дигәндәй мәркәзгә җиткерелеп тора. Моны бары татарлар үзләре эшлиләр. Моның өчен аларга әллә ни түләү дә эләкми, әмма куштанлыктанмы, бер-берсенә дошманлыктанмы. Мәскәү патшасына хезмәт итәргә генә торалар. Әллә бу татарларның мөстәкыйль дәүләт булып ныгый алмаулары алар хакындагы әнә шундый куштанлык, кеше кул астына сөмәре- ргә омтылучан булуларыннан киләме? Халык характерындагы сыйфатлар дәүләт идарәсендә һәм дәүләт эшләрендә чагылмый калмый. Шундый көчле ханлык булган, әмма ныгып абруй казана алмаган. Эчке эшләрне яшерен, астыртын алып бара белмәгәнлектәндер. бәлки? Эчке эшләрне кискен итеп, яшерен акыл белән йөртү дәүләтне көчәйтүгә ярдәм итә торган чара. Татарларда дәүләт аппараты сыек булган, ахры Шуңа бөтен мәмләкәтләр арасында күзгә күренерлек дәрәҗәгә күтәрелә алмаган. Ханнарының да гаремда ятып, миләре сыегайган, билгеле. Теге яки бу эшкә карар иткәндә алар мәсьәләгә дөрес бәя бирә белмәгәннәр. Аннары Казан ханнары җылы яктагы кардәш ырулар яклавына исәп тотканнар. Шуларга таянып алданганнар. Җылы яктагы гаскәрләр кыш көне бирегә хәтле килә алмыйлар. Бу бик хәлиткеч нәрсә Алардан ярдәм килер вакыт бик кыска — бары өч ай гына. Бу вакыт исә тулысы белән юлга чыгып бетә. Кырымнан яз көне чыккан гаскәр Казанга бары көзгә таба гына килеп җитә ала. Тик бу бер мәгънәсез эш кенә булып кала. Шул тикле гаскәрне биредә тотарга күпме азык-төлек таләп ителә. Ханлык барча халыгын көн-төн эшләтеп тә мондый азык-төлекне әзерли алмаячак...
Мәскәүлеләргә теләп согынучы болгар татарлары мәсьәләнең әнә шул ягын уйлый алганнардыр, бәлки? Җылы яктагыларга өмег сузуның буш икәнен тәҗрибә аша сынаганнардыр? Тагы шунысы бик кызыклы: йөз елдан артык хөкем сөргән ханлык чорыңда урындагы халыктан бер генә зат та тәхеттә утырмаган, һәрбер хан читтән килеп тәхетне алган.
ырым ыруыннан, йә Әстерхан якларындагы нугай нәселләреннән р төштә дә Чыңгыз канына өстенлек бирелгән Ә болгар татарлары исә аларга дошман итеп караганнар. Килмешәкләр дип кенә йөрткәннәр „ илмешәккә бил бөккәнче, аларга иркенрәк караган Мәскәү падишаһына йөгенүне артык күргәннәр булыр.
Үзара чәкәләш кыза башлаган чакта кинәт дөбер-шатыр килгән тавышлар ишетелә Зур ишек ачыла һәм аннан берничә кысык күзле кыпчак килеп керә. Болар чапкыннар икән. Котлы сискәнеп, алар янына ашыга I егсләр. бер-берсен бүлдсрә-бүлдерә. сөйләргә керешәләр
Сарытауга юл ябык. Камышлыда мәскәүлеләр, беркемне теге якка да. бу якка да уздырмыйлар!
Тозлыкүлне мәскәүлеләр биләгән, нугай урдаларына юлны бикләгәннәр
Кура шәһәре мәскәүлеләр ягына чыккан. Кырымнан бу якка таба бернинди җайдакны да. җәяүлене дә җибәрмиләр .
Котлы өметсез төстә кулын селти дә чапкыннарга чыгып китәргә ымлый һәм. тәмам ярым үлгән кыяфәткә кергән килеш уфтана-уфтана. үз урынына барып утыра Мәҗлестә тагын бер мәл авыр тынлык урнаша
Менә бу чапкыннарны кабул итүне дә алар Мәскәү илчесенә күрсәтми эшләргә тиешләр иде Бу шәрә баш татарлар чынлап та бер нәрсәләрен дә яшерә белмиләр, ахрысы Идарә өчен акыл өстснә һәм мәкер дә кирәк шул. Шәрә башларда шул нәрсә җигешми бугай Ә Сөембикә, нинди генә акыллы хатын булмасын, бу кимчелекне бетерә алмый, билгеле. Ул Сафагәрәйне өнәп бетермәгән, сай акыллы булганы өчен Гамәлдә бит аның бар эшен Котлы һәм бүтән вәзирләр башкарып килде, яңадан тәхеткә менүе дә Котлы фидакарьлеге аркасында гына булды. Бар нәрсәне дә аңа бүтәннәр эшләргә тиеш дип өйрәнгән (Мәскәү илчеләре катнашында булган бу утырыш мәҗлес турындагы язма шушында өзелә.)
Моңардан соң илче кайтып китә һәм бер атна-ун көннән ультиматум белән янә килә Иван патшаның әмере каный берсүзсез мәскәүлеләргә кушылырга, гаскәрләрне таратырга' Әгәр тыңламасагыз. бик начар булачак Свияжскида йөз мең гаскәр туплана, алар сезнең көлегезне күккә очырачаклар
Казандылар бик нык шүрләп, телсез калалар Куллары дер-дер килә, түшләренә төшкән сакаллары калтырый. Чарасыздан Инан наiшанын Казан тәхетенә Шаһгалине менгерер! ә. Сөембикәне улы белән бергә мәскәүлеләр ирегенә тапшырырга, дигән боерыгын үтәргә риза булуларын белдерәләр.
Бу вакытта Сөембикә сарайда түгел. Колсәет утарына улы янына кигкән була Баласын һаман шунда тота ул Юлла Бәйраш морзаны очрагын, аңа каты гына бәрелә Син. Бәйраш. ди Сөембикә, малайларың өчен ерт лачланасың, шулар өчен милләтеңне сатасын Сөсмбер җирләрен мәскәүлеләр синен икс малаеңа бүлеп биргәннәр икән ’ Әйт әм җирле мәскәүлеләрнең артын ялыйсың’ Әй. Сөембик.», ш Бәйраш. балалар хакына әллә ниләр яларсың Милләтем дин тә гормассың Коч би! алар ягында Сөембикә Юк. мин. ди Сөембикә ачуланып, ба ым хакына да милләтемне сашам. юк! Сөйләмә, ничек кенә сатарсың әле. үзең лә абайламый калырсың. Сөембикә! Тормыш у 1 адәмне кырыкка бөгә!
Сөембикә үзенең ышанычлы яраннарының бик күбесе яшерен генә мәскәүлеләр яклы булуын белә Шуңа бик пошынып, кайгырып уйлана Ән» Бәйпаш та савылган, нишлисең, көч алар тында. дип уфтана Эчендә нәрсәдер бар. әйтергә курка кебек А^.нс алдан чамалапмы, кайбео ушлылар шәһәрдән шыпырт кына «аялар Нәрсә бу. көймәнең батуын сизәюрме’ Нин. .әр.ә. Ирбәк -ә кай.ы.. җитми ичмаса
V ы яныннан сарай, а кан .кач. Сөембикә үзенә Kapaia ниндидер салкын мөнәсәбәт гоя Асрау кызлар, ха.ыннар ничектер үзгәргәннәр.
Барысында томса. чытык чырай, турсайган иреннәр. Ә Гөлсаф тумачиның ике-өч көн күренгәне юк. Бик начар фал бу Менә ике хатын нәрсә өчендер талашып, Сөембикә янына килә. Кем хаклы, кем хаксыз, янәсе. Сафагәрәйнең ике җариясе бер күлмәк өчен сугышып, тагы аның хөкемен көтәләр. Кайбер ахирәтләре аның белән күрешергә килмәде. Күрешкәндә сүз әйтергә шүрлиләр, як-якларына каранып тизрәк китү ягын карыйлар. Яисә күрмәмешкә салышып үтәләр. Гомердә булмаган хәл бу! Моны астан гына Гөлсаф тумачи оештыра. Сарайдагылар барысы да аңардан куркып торалар. Ул мәкерле хатын. Үз кулы белән берни дә эшләми. Шуңа кеше күзендә чиста, абруйлы булып йөри. Ниһаять, бер көнне Гөлсаф тумачи елый-елый аның бүлмәсенә килеп керә, һәм Сөембикәнең беләкләреннән кочып: «Беттек, Сөембикә, беттек, синең идарәче морзаларың безне кяферләр кулына бирергә ризалашканнар. Иван патша барча кавемебезне суеп бетерү белән янаган!..» —ди-ди үкереп еларга тотына. Ул арада барча асрау кызлар, хатыннар килеп. Сөембикәгә сыенып елый, каргана башлый. Сөембикә кинәт кызып, читкә тайпыл- макчы була. Тик тыгыз җанлы боҗра аны кысканнан-кыса бара. Бер мәлдән нинди бәла булганы Сөембикәнең аңына барып җитә һәм ул һушын җуя.
Бу хактагы язмалар шушында бетә. Ләкин моңардан соң ниләр булганы тарихта билгеле. Үзенең асраулары һәм улы белән бергә Сөембикәне көймәләргә төяп, мәскәүлеләргә алып китәләр һич курыкмый кылыч айкап дошманга каршы ташлана торган Сөембикә берни кыла алмый, язмышына буйсына. Киткәндә әйтә: моннан сон бервакытта да ирегегез булмас! Кяферләргә кол ителерсез! И. бәхетсез халкым!..— ди.
Бераз вакыт үтә. Казандылар һаман аек акыл белән уй йөртә алмыйлар. Үзләренең тискәрелекләрен куалар.
Аннары руслар тарафыннан Казанны яулау сугышы башлана. Кремль стенасы шартлау. Каршы торуның иң хәлиткеч мизгелендә казанлылар- дан кемдер кальга капкасын ача. Татарларны ерткычларча үтерү, сую башлана. Кремль стенасының бу ягындагы ачык урында киселгән башлардан чүмәлә кебек тау өелә. Шәһәр янындагы авылларда татарларны көчләп чукындыру башлана. Чын мәгънәсендә тәре походы Биредә шулай урыс шовинизмы тантана итә...
Андрей көн-төн баш күтәрми эшләде. Язды, сызды. Машинкада да үзе басты. Язманың беренче өлеше йөз егерме битгән артып китте. Моны кемгә булса да биреп укытып карыйсы иде. Эшләгән эш турында сүз ишетәсе килә, ә җитәкче галим авырый. Әллә авыруга салышамы? Андыйлар күбәеп китте. Чөнки һәр төштә әллә нинди шомлылык, гаять каты киеренкелек хөкем сөрә. Кешеләр караңгы чырайлы, читләшүле. Ике кеше бергә сөйләшә башласа, өченче әдәм килеп баса. Нәрсә турында гәп коралар икән дип. Шундый шартларда бер гаебең булмаса да, үзеңне гөнаһлы санаган кебек йөрисең.
Иван Грозный чорын яхшы белүче, шул тема буенча тикшеренүче Крушинский фамилияле галим бар иде Аны яһүд диләр. Ләкин үзе урыс булып кылана. Ике сүзнең берендә: «Наша русская душа». дип сөйләнергә ярата Андрей кулъязмасын шуңар бирде, укып чыгып, фикер әйтүен үтенде. Крушинский теләп риза булды, минем өчен честь бу, диде.
Аның фикерен көтеп йөргәндә, бер көнне Андрейны кафедра утырышына дәштеләр. Нәрсә бар икән. дип. Андрей курка-курка гына килде. Чакырулар берсе дә юньлегә булмый. Сыналган нәрсә.
Андрей ишектән керү белән утырышны башлап җибәрделәр. Гүя аны гына көтеп торганнар. Ул утырыштагыларга күз йөртеп чыкты: кызыл сөйләп, ялагайланып, карьерага омтылучылар җыелган иде. Андрейның эченә салкын йөгерде, аркасын кайнар елдырым пешереп үтте. Крушинский сөйли башлады. Тукта, аның кулъязмасы турында төкерек чәчә
түгелме соц?.. Безнен кафедрада җитлекмәгән фикерле, иптәш Сталин тәгълиматларын үзләштерә алмаган кешеләр бар. имеш Мисал итеп Андрейны китерә. Ул диссертация өчен әзерләгән язмасында Иван Гроз- ныйның Казанны яулап алгач татарларны чукындыруын шовинизм күренеше дип атый. Иптәш элементарь нәрсәне аңламый татарларны, башка милләтләрне христианлаштыру дәүләтне ныгыту максаты белән эшләнә Христианлаштыру өчен вак милләтләр русларга рәхмәт әйтергә тиеш. Үз канаты астына алып таланудан, хәерчеләнүдән коткарган өчен Әйе. Бу эш Грозныйның даһи алдан күрүе. Чөнки безгә, русларга, ул эш белән тагы йөз еллар буе шөгыльләнергә туры киләчәк Вак милләтләр моны үзләре телиләр...
Андрей үз колакларына үзе ышанмыйча тыңлый. Дөресрәге. Крушин- скийның сүзләре бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга шикелле Ул бигрәк тә кешеләрнең шундый хыянәтчел булуына таң калды Крушин- скийга чын күңелдән ышанган иде юкса. .
Крушинский мишеньне күрсәтте, атучылар күп булачак Сунарчыларга атарга гына булсын. Андрей нигәдер Крушинскийга күз төшерде теге орден алган кебек шатланып, яктырып утыра иде Эчендәге агуларын чыгарып кеше өстенә ташлагангамы, үз колгасын сазга батырганга күрәме шулай күтәренкеләнгән? Чит илләрдә кеше кешегә бүре дип язалар. Ә менә бу нәрсә соң, кеше кешегә — бүре күренеше түгелмени?
Икенче, өченче сөйләүчеләр Крушинский фикерләрен куәтләделәр. Рус халкына яла яга. диделәр. Вак халыкларны берләштереп, ул киң күңеллелек күрсәтте.. Рус халкына карата начар фикер йөрткән кеше совет вузында булырга тиеш гүгел. Аны чүп үләне шикелле йолкып ташларга кирәк!
Андрей баш очында болытлар куеруын сизде һәм яшен чаткыларының йөрәгенә кигереп сугуын бик авыр кичереп утырды Ишеккә күз төшергәләде, алырга килмиләрме’’ Андый хәлләр дә хәзер гаҗәп түгел иде.
Сүз бирелгәч, Андрей иң элек үз хезмәтеннән баш тартты Ялгышканмын, дип тәүбә итте. Миндә бернинди начар ният булмады, диде Крушинскийга аның ялгышларын күрсәткән өчен рәхмәтләр әйтте Башка үзен талкучыларга, кимсетүчеләргә яки егучыларга да рәхмәтләрен белдерде Аларны үзен коткаручылар, түбән тәгәрәүдән тотып калучылар, дип бәяләде. Шулай итмәгәндә үз хәленең хөрги булачагын яхшы андый иде ул.
Гаҗәпкә каршы. Андрейны өнәмәүче бер абруйлы гына галим аны яклап чыкты аспирант үзенең ялгышын тирән таныды, диде. Ялгышу һәркемдә була. ЯЛГЫШ) I.ICII ңте.г янышыңны ганЫМВу гаеп, дигән борынгылар Андрей бетгем. беттем, дип утырганда хәл кинәт уңай якка борылды да куйды. Аны урыныннан кумадылар Ләкин күпмегә? Бу көтелмәгән зарбыдан сон Андрей бик озак исен җыя алмыйча йөрде Чынлабрак уйлаганда, шаккатарлык әллә ни юк. Кафедра берничә галимне үз хезмәтләреннән, фикерләреннән ваз кичергә мәҗбүр иттеләр. Андрей бернинди яңалык эшләмәде, гегс галимнәр салган сукмактан барды. Шулай да үзең хак дигән фикерләреңнән баш тарту авыр икән. Ә бит барча мәгълүмат лар тик фактларга гына нигезләнгән иле Фактлар шулай бит. дигәч, бер галим: «Фактка яра үз файдаңны кара», дип әйтеп куйды Тыштан җаныңны саклар өчен үз мәсләгеңнән баш гартасың, ә эчтә ми тартмасында юк. алай түгел, минемчә, дигән уй бөтерелә. Нәкь теге Галилей халәтендә ул хәзер, тик кечерәк масштабта Галилейне чиркәү карагруһчылары «Кояш тирәсендә Җир әйләнә» дигән ачышыннан ваз киптергәннәр Ө Галилей эчтән генә «Ә Җир әйләнә, барыбер әйләнә», дип кабатлаган Шуның шикелле Андрей да үҗәтләнеп: «Юк. мин хаклы, әйе. хаклы!» дип эчтән тәкърарлап йөри һәрбер кеше шулай икегә аерылырга мәҗбүр Башын саклар өчен
Рәсмилек кушканча икейөзләнергә, ялганларга тиеш. Шунсыз яшәү мөмкин түгел. Юкса, халык дошманы дип атыйлар, тормыштан сызып ташлыйлар. Әнә шулай бер шәхес ике төрле булып тереклек итә. Нигә бу шулай?
Бик күп шик-шөбһәле уйларыннан башы тубал булды. Берничек тә очына чыгып булмый иде. Бер очрашкач, ул кулъязманы Платонга бирде. Бөтенләй чит өлкәдә эшләүче кеше ни дә булса әйтер. Дөреслек кайда, нәрсәдә? Әмма Платон Андрейны тагы да ныграк гаҗәпкә калдырды. Шовинист булмаса, бер милләт тә үз дәүләтен төзи һәм ныгыта алмый. Телисеңме, теләмисеңме, әмма тарихи практика шулай...
Тукта, Платон теге аны баш тарттырган, үз дошманнарын мактарга мәҗбүр иткән җыслыштагыларча сайрый бит? Нишләп, каян бу? Гаҗәп, гаҗәп!
Шактый кызып, фикерләрне чарпалаштырып алгач, Андрей тынычрак булырга тырышып әйтте:
Хөкүмәтнең вак милләтләрне бетерүгә көйләгән Иван Грозный сәясәтен дәвам иттерүе мине чыгырдан чыгарды. Уйлап кара, канлы Грозный һәм Советлар?..
Вак милләтләрне берләштереп, ул империя төзегән. Шуннан соң гына Россия белән санлаша башлаганнар. Бу начармыни?
— Дөресе. Грозный чит җирләрне басып алган,— диде Андрей кызмаска тырышып. Болгар-татар үз җирләрендә мөстәкыйль дәүләт булып яшәгәннәр. Грозный аларның җирләрен, мөлкәтләрен алып, үзләрен аскан-кискән, чукындырган...
Кыргый азиатлар белән тагын нишләр идең? Яу белән рус иленә янап торганнар... диде Платон, бу дәлилгә җавап таба алмас дигәнрәк төстә.
Алар кыргый булмаган, чуен кою аларда безгә караганда элегрәк барлыкка килгән.
Үзләрен Европа цивилизациясенә якынайткан өчен вак милләтләр русларга рәхмәтле булырга тиешләр!
Нинди якынайту! Вак милләтләрне, аеруча болгар-татарлариы рәхимсез изгәннәр, аларны бетерү сәясәтен тормышка ашырганнар. Бер акыл иясе әйткән: әгәр минем халкым икенче милләтне изеп яши икән, мин үземне иң бәхетсез кеше саныйм, дигән. Төшенәсеңме, мине әнә шул нәрсә җитәкләде...
Синең бәлаң бу, Андрей.- диде Платон үзен өстен тойган кыяфәттә, аңа чәнчеп Син идеалист, бәхетсез кеше!
— Аңлыйм да бит.—дип килеште Андрей гаепле кебек.— Ахмак тәрбия алганмын. Бар нәрсәдән хаклыкны өстен күрәм шул.
Империя булмыйча торып, бер милләт гә халыкара аренага ирешә алмый. Империя булмаса русларда Толстой. Достоевский, Чайковский. Менделеев, Репин кебек дөньяви даһилар туа алмас иде. минемчә.
— Сүзләреңдә дөреслек бар кебек. Германиядә — Гете. Шиллер, һсй- не. Франциядә Бальзак, Гюго, Англиядә Доккенс. Киплинг... Бу дәүләтләр империя булып дан тоткан чорда туганнар. Империя таркалгач, андый даһилар юк. Без читкә тайпылдык. Даһи туу өчен бу закончалык була алмыйдыр.. Кыскасы, зур милләт кечкенә милләтнең үрчү, яшәү хокукын бетермәскә тиеш!
Ә табигый ассимиляцияне кая куясың? Тарихи процесс.
Әмма зур милләт кечкенә халыкның мәнфәгатен сакласын. Аңа яхшылык эшлим дип бетерү, аны йоту шартлары тудырмасын, Башка милләтләрне көчләп юк итү вәхшилек түгелмени?
Нигә аның өчен синең батһың авырта? Дурак! —диде Платон, хәтәр кыза башлап.
Әх, аңламыйсың, Платон Никитич,— дип Андрей гасабиланып күкрәк турын учы белән ышкырга тотынды.— Мин рус халкын кайгыр-
там бит. Әнә чи г илләрдә русларны бер дә яратмыйлар, варварлар дип атыйлар? Ни өчен? Вак милләтләрнең яшәү хокукын кыскан өчен!
Юк. Советлар булган өчен!.
Ансы да бардыр. Күбрәк вак милләтләрне бетерү сәясәте алып барганга күрә яратмыйлар
Юк. килешмим. Ахмак син! Платон капылт кына калкынды да. кулын өметсез селтәп, тап-топ килеп бүлмәдән тышка атылды. Алар шулай бозылышып аерылыштылар. Шуннан соң очрашырга да. сөйләшергә дә туры килмәде.
Тагы шунысы кызык, Андрейны кулга алгач, аның эше белән шөгыль-ләнүче инспектор сүзне нәкъ шул эз белән йөртте, гүя алар Платон белән фикерләшкәннәр кебек иде Андрейны көн саен берүк төрле сорауларга әллә ничә тапкыр җавап ала-ала җәфалап бетерделәр.
Тикшерүче чигәләре көмешләнә башлаган, какча озынча битле, гирән баткан кечкенә чепи күзле тәбәнәгрәк бер адәм иде. Буе белән чагыштырганда башы зур булып гоела иде. Сүзен кычкырып сөйли, кычкырганда борын яфраклары селкенеп-селкенеп китә.
Син бер мәкаләңдә Грозныйның вак халыкларны яулап Россиягә кушуын прогрессив дин язган булгансың, аннары фикерең үзгәргән Ни сәбәптән?
Юк. фикерем үзгәрмәде, диде Андрей. Грозный эшләрен прогрессив дип язарга мине мәҗбүр иттеләр
Кем мәҗбүр итте?
Тема җитәкчесе. Тормыш кануннары кешедән көчлерәк.
Тарихтан билгеле, вак халыкларны русларга кушып Грозный ала- рны кыргыйлыктан чыгарган.
Вак халыклар берсе дә кыргый булмаган, руслар дәрәҗәсендә булган. Тагар исә кайбер өлкәләрдә алгарак та киткән булган Мәсәлән, чуен кою һөнәрен белгәннәр
Ялганлыйсың, проститутка! дип җикерде инспектор, сеңерле му-енындагы тамырлар чыбыркы сабы юанлыгы булып кабардылар. Татарлар әшәке, кыргый булганнар
Юк. кыргый булмаганнар, үз культуралары булган, диде Андрей тыныч кына.
Тем хуже для тебя! Ахмак, кыргый дисәң, үзеңә җиңел була иде! Бүреләр кебек кыргыйлармы?
Юк, руслар дәрәҗәсендәге кешеләр!
Дурак. Үзеңә хуже ясадың! Төп-төгәл төрек шпионы син! Мә. сорау алган протоколны укып чык та кул куй Инспектор аңа бер бит кәгазь гөрт те. Сораулар машинкада басылган, җавапларны бу кансыз язып барган. Андрей укып чыкты да имзасын салды. Теге исә протоколны тизрәк тартып алды. Кире уйлый күрмәсен дигән кебек иде
Андрей, үз башыннан кичкән бу хәлләрне сөйләп, бер көнне Зәйгә дә ачылды. Сакта торганда Зәй аны үлемнән коткаргач, алар якынаеп киткәннәр иде Надзирательләр йомшаграк булганда траншея чокырына качып сөйләшеп алгалыйлар. Ләкин арестантлар белән кечкенә генә контактка керү дә бик каты тыела. Тәмәкеләренә уг бирү җинаять сана га һәм ротада «чепе» буларак тикшерелә иде Үз иптәшләрең сата, йә күршең барып әйтә. Биредә ниндидер, «круговая порука» яши Әз генә кыек эшләнсә, шунда ук фаш итүчеләр табыла
Ә Зәйнең күңеле нидер белергә, аңларга омтыла һәм тыелган нәрсәләргә аеруча нык гартыла торг ан чаг ы иде. Ул тартылу шундый көчле, янап торган куркуларны да җиңә Җаны хаклыкны белергә сусап кына тора Ә Андрей Андреич кытык ты нәрсә тәр турында фикер йөртә Зәйнең кү г а кап гап торган пәрдәне ача барган кебек итә иде Зәй сорау бирми, сорау бирсәң. Казан шик гәнеп. уйланып кала һәр кешедән шикләнергә ачы тәҗрибә өйрәткән аны Гаеп игәргә күңел базмый. Шулай да Катан фәлсәфәгә бирелеп, г оманландырып сөйләргә яра га. Әллә уйлау рәвеше шундыймы?
Бөек Гаделлек идеясен тормышка ашырырга ниятләп революция ясаганнар Бик яхшы, хаклы һәм зарури. Тышкы дошманнарны бетерүдә бик кирәкле чара. Аннары эчке дошманнар... Идеяне чынбарлыкка әйләндергәндә бер дә корбаннарсыз мөмкин түгел. Чыгымнарсыз гына берни дә таба алмыйсың. Ләкин менә шул чакта идеягә артык зур власть бирелә. Идея үзен контролировать итә алмый. Анда ни буласын белми идея, теге яки бу эштән ни килеп чыгуы турында хисап бирми, һаман көрәшне бер юнәлештә генә көчәйтә. Бу инде берьяклылык һәм зур хата. Идеяне чынбарлыкка әверелдергәндә практик тормыш белән чагыштыра барырга кирәк Кешеләр тормышына нәрсә бирә, аларны нәрсә эшләтә?.. Ләкин андый контроль юк һәм идея үзен-үзе бетерү юнәлешендә эшли башлый. Идея җитәкчелегендә торган кеше акыл белән эш итәргә тиеш, идеягә генә ышанып, аңа гына артык күп ирек бирелсә, чыгырдан чыгара. Идеянең күзе юк. акылы да юк. Идея дигән инструмент белән эшләүченең акылы, күзе, томаны булу зарури. Ә ул юк. һәм идея үзен тормышка ашыру юлында казганган, көч түккән, кан койган адәмнәрне кырырга, бетерергә керешә. Идея үзенең улларын, үзен тормышка ашыручыларны ашый башлый. Милләтләрнең чәчәге саналырлык кешеләрне лагерьларга яба, сөргеннәргә сөрә, җәзалый, юкка чыгара. Кешеләргә гаделлек китерергә тиешле идея аларны җәзалау, газаплау коралына әйләнә. Идея хәтәр нәрсә, аны акыл белән куллана белмәсәң. ул җимерә, бетерә. Шешәдән чыгарылган гыйфрит кебек. Идеяне гуманлы эшләр өчен җигәсе урында, идея адәмнәрне начар эшләр эшләргә җигә. Ә идеяне практика белән сыный-сыный бик саклык белән генә чынга ашыра бару тиешле. Бездә исә ул кабалану, сикерүләр белән бара. Идеяне практикага якын китерергә куркалар. Әллә безнең идея конкрет практикада үзен саклый алмыймы? Конкрет тормыш өчен ярап бетмиме? Әллә конкретлыкка килеп бәрелүгә, ул коелып төшеп, чәлпәрәмә киләме9 Идеяне конкрет эшләрдә сынау үткәрәсе урында һәр җирдә мәҗбүр итү. көчләү методы кертелә. Ә һәр эшнең үз җае. хәрәкәт итә торган юлы. фасылы бар. Кояш чыга, көне буе нурларын Җиргә коеп тора да бата. Шуның кебек, һәр эшнең табигать белән, кешеләр тормышы белән аерыЛмас бәйләнгән җае. әмәле бар. Менә шушы җай хәрәкәтенә көчләп нидер тагалар, кертәләр һәм барча җайлар бозыла, буксовать итә башлый. Яки кире нәтиҗә бирә.
Иртән үк яңгыр яварга тотынды, төзелештәге солдатлар һәм сөргенчеләр гөрлесе төрле ярыкларга кереп ышыкланган иде. Надзирательләр дә постылар. Бер тынгысыз надзиратель генә поскан җиреннән үзенсн арестантларына кычкыргалый иде. «Казан, сволочь, син кайда, нигә эндәшмисең, сука!» дигән ерткыч тавышы яңгыр пәрдәсен ерта-ерта яңгырап китә. Беренче дәшкәндә Казан юри җавап бирми, авыз эченнән генә каргана, сукрана. Менә ул идеянең ерткыч тавышы, дип. Зәйгә ияк кагып куя. Аннары гына надзирательгә җавап кайтара... «Син кем белән анда?» дип төпченә надзиратель. Казан башын як-якка чайкый, армай- ның бер минут ирек бирмәгәненә аптырый һәм әйтә: Мин Декабрист белән бергә, дип ялгандый ул. үзе янында булырга тиешле арестантның фамилиясен кычкырып. Биредә бернинди арестант юк. билгеле «Кара, идея пичек тикшереп кенә тора, дип пышылдый Казан Зәйгә таба иелеп. Мине күзәтеп торырга Декабристка беркеттеләр, аны мин күздән ычкындырмаска тиеш. Идея заданиесе».
Ә сиңа нинди задание бирде Идея, ә? дип. Казан кашларын хәгәр җимереп Зәйгә төбәлде,— Минем сөйләгәннәрне йогып торып, тиешле җиргә җиткерергәме, ә? Ялганлама, сине генә заданиесез калдыр- маганнардыр?
Юк. Андрей Андреич, миңа беркем дә задание бирмәде, диде Зәй ничектер кимсенә башлап.
Ярый, ышанам, дип елмайган итте Казан һәм туган җир. eaiaH турында җанга үтә торган тәгъбирләр сипте. Адәм баласы туган җиренә
күзгә күренми торган чылбыр белән бәйләнә һәм туган теленә шулай ук һич тутыкмас алтын чылбыр бәйли аны. Семьясына да бәхет чылбыры белән тоташа ул. Менә өч чылбыр Гомере буе шушы чылбырлар тартуын тоеп яши Бу чылбырларны өзсән. кабат бервакытта ялгап булмый Ялгасаң да, ялганган төштә сызлау төене кала, һәм ул төен гомер буе сызлавык шикелле җанны бимазалап тора Изге чылбырлар адәм затына борын-борынпан бирелеп килгәннәр, канына, аңына сеңгәннәр Аны кеше заты югарылыгында 1 оталар Идея ул изге чылбырларга кагылырга тиеш түгел, әмма кагыла, семьяны боза. Ата белән баланы дошманлаштыра. Син кемне, әтиеңнеме, әниеңнеме яратмый идең, ә? Ялганламыйча гына әйт әле?
Әтине, диде Зәй ихластан
Нигә, әгәр сер булмаса9
Тапкан акчасын эчеп бетерә, балалар ач. ялангач...
Ник эчә ул? Татарлар, гадәттә, эчемлек кулланмыйлар?
Кайгыдандыр, мөгаен. Дөресе: акылы җитмәүдән..
Сезнең семьяга да идея үзенең кулын тыккан. — диде Казан һәм тирән итеп уфылдады
Эшлисең-эшлисең. бер нәрсә түләмиләр, дип куйды Зәй.
Әйе. колхозның абруен төшерделәр. Төрмәдә дә һәр зек үзенең көнлек биш йоз грамм ипиен ала Әллә нәрсә, һич аңлашылмый Корылыктан иген булмый, әйтик. Гаеплене эзлиләр, председательне иптән алалар. Корылыкка каршы чара күрелде. Икенче елны тагы корылык, тагы председатель оча Ләкин председательне алмаштыру белән яңгыр яумый. Шундый мәгънәсезлек Ә бит корылыкка каршы чара бүтән корылыкта уңыш бирә торган яңа сорт арыш, бодай чыгарырга кирәк Яңа сорт чыгару генетик юл белән генә була. Ә генетиканы буржуаз фән дип хөкем иттеләр. Монда да шул идея эшкә аяк чалды Фәнгә идея тыгылырга тиеш түгел! Механика, физика нигезләре -- константлар, диалект икага буйсынмыйлар.
Боларны Зәй аңлап та бетерми, шулай да йотылып тыңлый Аның яшь аңы губка кебек теләсә нәрсәне үзенә сеңдерә бара. Зәй кешеләрне милләткә аермый, аның ни икәнен дә белми иде. Барча кешеләр дә бертөсле тоела иде. Алар арасында аерма булуы турында башына да килгәне булмады. Баксаң, милләтләр мәсьәләсе бик мөһим нәрсә икән. Кеше гормышында хәлиткеч рольне уйнавы мөмкин, дип сөйли Казан һәр милләт бер-берсеннән ниндидер сыйфатлары белән аерыла Ул сыйфатлар, гореф-гадәгләр милләт әгъзасына анасының күкрәк сөте белән керә, канына күчә, хисләренә сеңә, һәм теге яки бу нәрсәгә, дөньяга карашы шул сыйфатлар нигезендә формалаша. Гадәтләр, хо- лык-фигыль сыйфатлары аңа изге, кагылгысыз булып тоела, аңына шулай төенләнә, берегә Милли билгеләргә әйләнә. Шунлыктан бер үк нәрсәгә ике милләт икс т өрле карау лары мөмкин, бер үк нәрсәне ике төрле бәяләве ихтимал. Бу начар, билгеле. Бер илдә, бер союзда яшәгәч, безнең бәяләүләр, карашлар бертөрле булуы әйбәт Ләкин моңа карап кына, милләтләрне ассимиляцияләп, яисә бүтән ют lap белән бетерергә ярамый. Милләтләр бетмәскә, милли аерымлыктарын җуймаска тиешләр. Ни өчен9 Чөнки һәр ми iләт бик борышыдай килә, һәр милләт үз-үзенә кадерле. Аның буынпан-буынга тупланып килә торган үзенең әхлак фонды, рухи фонлы барлыкка килгән, форма ышкан. Бу нәрсә шул милләт әгъзаларының психологиясендә, фикерләвендә, аңында. Милләтне бетерү әнә шул кеше рухын тәшкил итә торган берәмлекләрне җимерү ул.
Икенче яктан шунысы бар нинди милләт исемендә яшәсәң дә барыбер Iүтелмени? Рус булдың ни. raiap булдың ни. асылда бер үк гомерне, әйтик, бер үк шар! ларда яшисең. Минем борыш ы бабалар грек булган, шуннан руслашып киткән Миңа хәзер барыбер, мин рус ми i.ioie әгъзасы. Кайчандыр «переходной» буыша гректан рус теленә күчү авыр
булгандыр, билгеле. Ул инде бик еракта калган. Гректан миндә берни дә юк. Хәер, галимнәр арасында эшләгәндә борынын грек борыны дип әйтәләр иде әйтүен...
Хәзер милләтләрнең хәле хакимлек итүче күпчелек милләттән — руслардан тора. Руслар азчылык милләтләрне бетерә алалар һәм аларны яшәтү дә алар ихтыярында...
Инде өйлә җиткән иде Яңгыр һаман ява. Солдатларга әбәдкә тезелергә боерык булды. Зәй арестант янында утыруын белгертмәс өчен мүкәләп кенә әллә күпме читкәрәк китте, гел икенче төштән барып, башын калкытты һәм тураеп, тиз-тиз адымнар белән китеп баручы сафка кушылды.
Тагы заемга язылу исемлегенә кул куйдырып йөрделәр. Зәй тагы имза бирмәде. Шунда ук замполитка чакырдылар.
Фаизов, әллә син кулак малаемы9— дип тотынды замполит һәм чүт кенә халык дошманы итеп күрсәтмәде, һаман шул сүз белән янады. Фаизов. өйдәгеләрнең ашарына. кияренә юк. дип, шуларга ярдәм итмәк- чс идем, ди-ди зарын аңлатты. Замполит аны юньләп тыңлап та тормады, совет властена каршы кеше икәнсең, диде. Шуннан соң Зәй берни әйтә алмады.
Аңа карата командирларның, иптәшләренең карашы начарланды. Аның һәр кимчелеген көтеп кенә торалар, исәпкә алалар һәм шелтә белдерәләр иде. Бер көнне отбой алдыннан бәдрәфтә аңа «темный» ясадылар Иптәшләре эштә, занятиедә булсын, аны түбәнсетүне, кимсетүне гадәт иттеләр. Зәй үз эченә бикләнергә мәҗбүр булды. Күптән каптеркадагы егеттән бер пачка мүк тәмәкегә хэбэ гимнастерка юнәтеп өйгә салырмын дип уйлаган иде. Хәзер инде салу мөмкин түгел, беләчәкләр һәм |уры судка бирәчәкләр. Зәй аны бер көнне кирзы итеге кунычына урап барды да бер аулакта яшереп кенә Казанга бирде. Тегенең күлмәге бик беткән иде. багы күккә тигәндәй булды.
Бер тере җан күрмәгән шикелле иде. икенче көнне кич белән Фа- изовны махсус бүлеккә чакырттылар. Кемдер күргән бит, шайтан, дип, үз гөнаһын кичерә-кичерә уйланды Зәй. Әллә стеналарның да күзләре бармы?
Үз-үзенә нык ышанган лейтенант бик каты яный-яный тиргәде аны, аполитичныйлыкта гаепләде. Моның өчен бүтәннәр булса, статья чәпеп сине утыртырлар иде. ярый. миңа, яхшы кешегә туры килдең, бар. бүтән алай кыланма, диде...
III
ыелышларны ни өчен җыялар икән?»—дип уйлап утыра Зәй. Чехословакиядә булган бер инженер сөйләгән иде: анда җыелышлар бик сирәк була, ди. чөнки мондый чарага киткән вакыт эчендә бик күп нәрсәләр эшләп чыгарырга мөмкин. Ә кемнең кемгә дә булса әйтер сүзе бар икән, ул шул кешегә бара да әйтә. Чөнки җыелышта гел гомуми нәрсәләр генә сөйләнелә. Үзара гәпләшкәндә алай гомуми сөйләргә син ояласың, ә җыелышта бата. Ни өчен гомуми, чөнки шактый нык ялган кушып сөйләнелә. Күзгә-күз сөйләшкәндә син сүзләреңә су куша алмыйсың, ә җыелышта теләсә күпме су катнаштырырга мөмкин. Әнә шулай су кушып сөйләргә мөмкин булсын өчен генә җыелыш ясыйлар шикелле тоела башлый.
Аннары җыелыш сөйләргә, авызларыннан куык очырырга яратучылар өчен бик җай нәрсә. Биредә шулай үзләренең эшлекле вә тугрылыклы булуларын тәкърарлыйлар. Шул чара белән сәяси капитал туплана, карьера баскычыннан күтәрелергә җай чыга. Нәчәлникның сине уңай
Җ
як Iан хәтерендә калдыруы бик мөһим нәрсә Бер кирәкле моментта ул сине исенә төшерүе ихтимал Кадрлар һәр төштә алмашынып тора Тормыш барышы үзе сайлый аларны Шушындый җыелышлар аша сайлый, әзерли. Сөйли белмәгән кешене беркайда да түрә итеп куйганнары ток әле. Зәй әнә сөйли белми, ул бервакытта да нәчәлник була алмаячак Хәтта нәчәлникныц шәүләсе дә була алмас ул. Менә аварияләр буенча мастер Тартакиев кая да булса омтыла. Аны Тугаев урынына була дигәннәр иде. ләкин хатыны белән аерылу һәм хатынының горкомга шикаятьләр язып йөрүе анын алга тәгәри торган тәгәрмәченә таяк тыкты. Хатыннар сүзенә бик нык колак салалар. Фәкать хатыннарының жалобасы аркасында гына харап булган уңган егетләр бар Хатынга каршы көрәшеп булмый, ахмакланып, кемдер каршы барын маташса, барыбер җиңелеп кенә кала. Кайберәүләр андый хатыннан аерылып котылмакчы була. Ләкин асат кына котылыйм димә, хатын сине тәмам эштән чыгарып бетерә. Күпләр бу хәлне күреп, белеп, агу йоткан җендәй хатыннарына буйсынырга мәҗбүр булалар Ирлеген, шәхесен расларга теләп аерылса да. инде биография талланган була. Пычранган биография белән сине кем дәрәҗәле урынга утыртсын?!
Күпләр хатыннары басымы астында яши. Күп очракта теләп алынган басым бу. рәхәт изелү. Адәм баласы нәрсәләргә генә күнекми! Аннары адәм затының бер бөек сыйфаты бар: ул бер өйрәнгән, күнеккән сызыгыннан чыгарга теләми. Күнеккән нәрсәсе гадәткә әйләнә, ә гадәт кешедән өстен була. Күнеккән гадәтен җиңә алмый адәми зат. юк. моңа ихтыяры җитми аның.
Тугаев үзенең чыгышында, гомуми сүзләр сөйләгәннән соң. конкрет эш нроңсссын да бераз анализлап үтте. Теге айда Зәй вахтасында авария булган иде. Төнге смена иде. Зәй бурильщик, станок тормозы аның кулында. Аңа Алкин һәм Малайчук булышалар. Буровой эшчесе бар иде элек, хәзер аны кыскарттылар. Бар эшләрне шушы өч кеше башкара. Зәй үзенең ниндидер сиземе белән турбобурга су бирүне туктатып, измә насосын вертлюгка ялгаттырды. Чөнки шушы тирәнлектә, тәҗрибә күрсәткәнчә, «йогулар» еш була иде. Су белән бораулаганда йога торган тишекне каплап булмый Ә куерак измә кулланган йоту авызын әкрен- әкрен капларга мөмкин. Бигрәк тә цементлы измәне әзер тоту отышлы була... Зәй измә насосыннан шәмгә измә акканын һәм турбобур механизмнарын хәрәкәткә китергәнен тормоз готкай кулы аша сизен, тыныч тангандай булды Бик эчәсе килә иде Бср-ике стакан чәй эчеп җибәрсәң иде дин. хыялында кинәнеп торды да. Алкинны чакырып алын, тормозны аңа тот гырды. Үзе культбудкага йөгерде Аш пешерүче хатын бәрәңге әрчеп утыра иде Чәе дә суынмаган икән Зәй утырып та тормады, өстәл янына баскан көе генә стаканга чәй бүлеп, шуны шикәр кисәкләре капкалап эчте Апа белән бер-икс гомуми сүз алышкан булды да буровойга чаты ы Барысы күп булса унбиш минут вакыт үтте микән? Килсә, ни күрсен. Алкин газ биреп* станокны дыр-дыр кигереп маташа Артык көчәнүдән станок шулай дерелдәргә тотына «Ни булды?» дип кычкырды Зәй Тормоз янына елышты Менә сиңа мә! Ничек шулай булды’ Бик тиз арада? Әйе. обвал булган да токымнар инструментны кысканнар, җибәрмиләр. Суырып алып кара. Авызын корт чаккыры!
Ник шәйләмәдең? дип җикеренде Зәй Алкиннын йөзенә
Сизми калдым, кинәт дырт итте дә аска кипе! Ничек тотып калып булсын аны?
Тормоз салырлар, гөмбә! ~
Соң, инструмент катлам белән бергә убылды
Каян беләсең бергә икәнен’
Кулым белән тойдым. .
Менә хәзер алып кара! Мә. үзең ясаган авария, үзең төзәт'
Ай-йай. асат кына минем өскә аударырга нинди оста! Нинди мастер! — Алкинның ачуы купты. Андый чагында аны бәхәс, сүз белән җиңә алмыйсың. Ул сүзгә оста, сүз белән, җиңә ул. Бар төштә дә сүз белән өстен чыга. Гаепне дә сүз осталыгы 'белән бүтәннәргә ябыштыра ала. Зәй дәшми генә эшли башлады. Запас дизельне дә эшли торганына тоташтырып, шәмне, инструментны суырырга җикте. Әмма юк, катлам үзе кыскан нәрсәсен бүре капкйны кебек җибәрми иде. Бүре дигәннән, бүре капкынга эләккән аягын үзе тешләре белән яргалап өзә дә, яртысын шунда калдырып, кача диләр. Биредә дә катлам капкынына долотаны калдырырга туры килмәгәе. Долота гына калса, садакасы гына дияр идең әле. Турбобурны калдырырга туры килсә, баш бетә инде. Алайга китсә, эштән дә куулары бар.
Таң белән Тартакиев килеп җитте. Ул да газ биреп суыртып-тарт- тырып карады. Индикатордагы кызыл сызыкны уздырырга курка иде. Дөрес курка. Батырланып биредә берни дә кыра алмыйсың, тагы да хәтәррәк авария ясавың мөмкин. Тали тросы өзелеп, эшчеләрне харап итеп ташлаган очраклар булды. Ул исә судка китә торган эш. Тартакиев ул яктан тәҗрибә туплаган, бик белеп сагая иде. Бераз азаплангач, мастер яңа карарга килде. Шәмне ротор квадратына кертергә һәм кирегә— сүтү ягына әйләндереп, долотадан аерып алырга.
Яңа вахта килде. Алар аварияне күреп сүгенергә, тузынырга тотындылар. Зәй вахтадан китмәде, аварияне бетергәнче эшләде. Аварияне бетерү тактикасы Тартакиев әйткәнчә булды. Шәмне турбобур белән бергә роторда кирегә сүттеләр. Бәхет, турбобурның әз генә өлеше кысылуга дучар булган. Долотадан сүтеп алгач, ул каршылык күрсәтмәде диярлек Хәзер капкында калган долотаның кырыеннан борауларга, шуннан юл ачарга кирәк иде. Моны ничек эшләргә? Юлны ерактанрак сабаргамы? Күмелгән долота комачаулаячак бит? Зәй моңарчы мондый хәлгә төшкәне юк иде. бу бәладән ничек ычкынырга белмәде.
Шәмне, турбобурны күтәрттеләр. Менә турбобур буровой идәненә бума елан кебек булып сузылып ятты. Тишекләреннән яшькелт төстәге измәләр ага иде. Тартакиев аның һәрбер буынын җентекләп тикшерә башлады. Шөрепләрне сүтеп карарга туры килә иде. Тәмам пычранып, юешләнеп беттеләр...
Бу авария проходкага бик нык сукты. Ниндидер бер кискен моментка туры килде. Контора проходка буенча планын өзер-өзмәс кыл өстендә дип әйтерлек бара иде. Бер генә метр запасы юк иде Шуңа күрә әлеге авария барча җиргә бик тиз ишетелде. Бригадада калмады, конторга хәтле барып җитте. Югыйсә бораулау эшендәге мондый гына кимчелекләр бригада эчендә бетә торган иде. Ә моны элеп алдылар, бар җыелышларда төрләндерә башладылар. План өзелү алдында тора. Аның сәбәпләрен дәлилләргә кирәк иде.
Җыелышта Зәйгә тагы аңлатма бирергә туры килде. Инде ничәнче мәртәбә бу хакта сөйли ул. Президиумда утыручы местком председателе Холодец аңа кисәтү ташлады:
Фаизов, син кеше гаебен үз өстеңә алма. — диде шактый рәсми корылык белән.— Аварияне Алкин ясаган, ул җавап бирергә тиеш. Дустыңны ышыкламакчы буласыңмы? Әллә яхшы кеше аты алырга омтыласыңмы? Андый юл белән абруй яуламыйлар
Аның хаклы сүзләреннән Зәй кимсенеп утырды Авариядә минем гаеп тә бар бит, ди ул һаман эчтән генә. Билгеле, формаль яктан дөрес Бораулаучыны ярдәмче алыштырырга, үзе мөстәкыйль эшли белергә бурычлы Әмма биредә ситуация бүтәнчә. Берничә хәлләрнең бергә туры килеп тоташуы бик куркыныч хәл тудырган.
Холодецның болай Зәйне Алкиннан аерып куюының ниндидер сере бар шикелле. Алкин җыелыш саен диярлек чыгыш ясый. Русчасы бик шәп. сиптерә генә. Болай да сүзгә сәләтле кеше. Аңарда ниндидер үҗәтләнү дә үзен нык сиздерә. Бер дә сүзен бирә торган түгел ул. һәм
чыгышы саен диярлек нәчәлник яки местком эшендәге теге яки бу кимчелек турында әйтмичә калмый. Менә бик дөрес кенә булырга тырышкан тәнкыйгьченен дә гаебе килеп чыкты Моны болай шома гына уздырып җибәрергә ярыймы сон? Бу астан гына эшләнә торган нәрсәдә Тугаевның катнашы да юктыр Әмма нәчәлник тирәсенә елышкан куш- тан-ялагайлар һәрчак була һәм алар нәчәлник өчен нәчәлникнын үзеннән дә ныграк кайгырткан булып йөриләр Нәчәлник исә куштаннарының тырышып чабуларын, суны болгатуларын белеп, күреп торса да эндәшми Эндәшмәү белән үзенең ризалыгын белдерә Дәшмәү ризалыгы белән астан гына күп нәрсәләр эшләнә.
Алкин үзенең чыгышын нәкъ элеккегеләре кебек башлады:
Безне руслар кеше итте һәм хәзер дә безгә булышалар Карусыз рус халкына рәхмәт Без рус иптәшләргә бурычлы Бу аның бисмил- ласы, аннан төп темага күчте. Мин үземне якларга җыенмыйм, ә авариягә кигергән кимчелекләрне йомып калдырганга борчылам, диде ул. Колоннага тормоз салмагансың дип гаеплиләр Мин тормоз бирдем. ләкин ул эшләмәде, лебедка барабанына трос чорналмады Дефектлы ул. Аннары насос эчәгесе берничә җирдән тишелеп акты, басымны саташтырды. Ни өчен безгә шундый брак запчастьлар бирәләр9 Бу исә нәчәлникларның тәэминатчыларга таләпчән булмауларында. җинаятьчел килешүчәнлекләрендә. Бурильщикларның брак инструментлар белән ничек газапланып эшләүләрендә Тугаевның бер гаме юк Эшчеләрне түгел, бары үзен кайгырта тәэминатчылар белән әчелешле булудан курка ул. Таләп итми, конфликтка керми Аңа үз гаме гамь Әгәр эшчеләр өчен тырышса, өстәге нәчәлникләр белән ачуланышырга туры килә. Бүтәннәрдә үзе турында начар фикер калуы бар Бу нәрсә Тугаевның планына керми. Аның яхшы булып кына каласы килә. Бшрәк тә өстәге нәчәлникләр каршында Ә авариядә минем гаебемә килгәндә, мин геолог Байкиннан белештем Ул әйтә, монда бурильшикнын гаебе юк, чөнки җир катламы түбәнгә ишелгән. Тормозы төзек булган очракта да ишелү колоннаны аска өстерәп төшәр иде. дип аңла га Бу яктан ла гаепне бер кеше өстенә iашлау гаделсезлек! Кемнедер наказан, игәргә кирәк булган өчен генә мине «козел отпущения» ясарга ярамый Бу җитәкчелекнең, бигрәк тә Холодец иптәшнең башбаштаклыгы! Бездә ничектер бар нәрсәгә бер Холоден баш шикелле. Конторда. менә Виктор Михайлович ни әйтер, дип аның каршында куркып торалар. Виктор Михайлович үзен демократ, халыкчан итеп танытса да. дөреслеккә күз йома. Аеруча нәчәлникларның кимчелеген күрмәскә, белмәскә өйрәнгән Ә манма тиргә, суга батып эшләүче эшче әз генә бер хата җибәрдеме, шуны бишләтә күпертеп төрләндерергә оста Шуның аркасында гына җылы урынла әйбәт утыра ул. -
Алкин киңәшмәнең киеренкелеген арттырып җибәрде Бәлки кискенрәк әйтеп ташлагандыр, әмма Холодецка карата беренче мәртәбә дөрес сүзләр яңгырады Ләкин Виктор Михайловичның исе китмәле Таянычлары күп һәм нык икәнен белә ул. Ә Алкинның бер ышанычлы терәге дә булмавын яхшы сизә Ул. чыннан да. кая барса ла «җәмәгать җаны» булырга гырыша һәм була да Авыр вакыг гарда ана гозер белән килгән кайберәүләргә булыша да ул. Беркемгә дә ярдәм итмичә генә халыкчан булып булмый Бер кешегә, перспективасы булган кешегә, булышканын унга кабат лап күрсәтә белә. Кыскасы, елгыр кеше Төсе-кыяфәте дә аның үтемби икәнен чамаларлык төсмерләр белән тулы Юка чәчен бер якка эз калдырып тарап куйган, киң маңгай, кылыч борын, елмаюы җәелергә генә юрган юка иреннәр Маңгай эченә батып юрган кечкенә күзләр ниндидер эчке сер белән карыйлар.
Холоден чыгышын врач биргән белешмә укудан баш галы Алкин, эшкә чыкмый калгач, шул кәгазьне китергән икән Врачтан барып белештем. диде Холодец Яшь кенә врач кыз миңа елый-слый сөйләде Алкин аның янына килә-килә интектереп бетергән Врач авыруын тапмаган, теге
әллә ниләр белән янаган, симулировать иткән. Врач аннан котылу өчен генә шушы белешмәне язарга мәҗбүр булган. Менә, иш эшләр. Алкин бүтәннәрнең кимчелекләрен күрергә бик маһир, әмма үзен нигәдер бер дә күрми. Үзеңне күрү шактый авыр нәрсә, кайбер адәмнәр, гомумән, бары бүтәннәрне генә күрүчән. Менә белешмә Алкинның чын йөзен күрсәтә, аны сурәтләп торасы юк. Нинди генә эштә дә эленке-салынкы эшләвен кү0еп торалар. Авария дә аның салкын каравыннан. Юкка гына Байкин аны яклап маташа. Алкинны икенче эшкә электрик итеп күчердек. Анда да чатаклыклар китереп чыгарды, һәр төштә сүз белән алдырмакчы була, алай гына булмый, кулың да эшли белсен. Менә ул безнең тәэминат мәсьәләсенә кагылып үтте. Тугаевны гаепләде. Ләкин биредә шундый механизм: менә за- пчастьлар кайткан, әмма Тугаев аларның дефектлы икәнен яхшы белә. Алырга мәҗбүр, әгәр алмасаң, башкалар алалар да бетерәләр, сакалыңны учлап каласың...
Аның сүзе бүленде. Президиум өстәле каршында бала күгәргән бер хатын-кыз пәйда булды. Баласы шактый зур. Болай юрамалый, күрсәтү өчен күтәргән шикелле иде. Үзе ирләр пинжәге кигән, башын ак яулык белән бәйләгән. Нишләптер аны беркем дә тыймады, монда җыелыш бара дип әйтмәде.
Минем ирем Мурасов Әсгатьне беләсез, диде чак ишетелерлек татарчасы белән Моннан бер ел элек буровойда авариядә үлде. Контора фатир вәгъдә иткән иде. чөнки Мурасов һәрчак коммунистик хезмәт ударнигы булды. Шул вакыттан бирле менә местком председателе Холодец вәгъдә итеп йөртә. Тагы исемлеккә теркәмәгән...
Хатын сүзләрен тын калып тыңладылар. Холодец трибунадан президиум ягына борылып. Тугаевка төбәлде. Тугаевның яңак тамырлары тартышканы күренде, битенә көрән тимгелләр дә типкән иде. Ул Холо- децка күзләренең агы белән карап алды да торып басты.
— Иптәш Мурасова.— диде ипле тавыш белән. Бу — квартира мәсьәләсен хәл итә торган урын түгел. Без аны местком утырышында карарбыз, хәл итәрбез. Әлегә кайтып торыгыз.
- Сез барыгыз да алдыйсыз! — дип хатын үксеп җылап җибәрде. Кемнәрдер урыннарыннан кузгалып, аны ике ягыннан култыклап алдылар да ишеккә таба әйдәделәр.
Холодец исә берни булмагандай сүзен дәвам итте:
Алкин безнең штатный тәнкыйтьче булып китте Эшләргә дисәң, ташка үлчим, тәнкыйтьләргә аннан өстен чыгучы юк. Нинди максатны алга сөрә торгандыр, аңлашылмый...
Мин дөреслек дәгъва итәм. бүтән максатым юк. дип кычкырды Надир. Төрле яктан аны тыйган тавышлар ишетелде. Холодецнын да ялагайлары күп иде.
Синең үз дөреслегең, безнең үзебезнең дөреслек. Дөнья шулай корылган. Син. мин аны үзгәртә алмыйбыз. Шуның өчен гамәлдәге тәртипләр белән килешеп яшәргә кирәк...— дип гайрәт чәчте А.ткинга каршы берсе.
Халык эндәшми, башын иеп тыңлап утыра. Күбесе русча белми торган татар егетләре. Алар эшләргә генә осталар, сөйләргә, берәр нәрсә дәгъваларга булса — юк, берни әйтмиләр. Арттан килеп колакларын кисеп алсалар да. борылып карарга кыймаслар. Бу халык белән теләсә ни эшләп була һәм. тагы да аянычы, аны теләсә нишләтеп була. Алар шундый карусызлар, күндәмнәр. Күп авырлыкларны бер сүз дәшми үз җилкәләрендә алып баралар Таләпчән түгелләр Укымаганлыктанмы? Анысы да бардыр, билгеле. Кара эш авыр әле. үзеңне-үзең ai артырга вакыт та. көч тә калмый шул. Шуның өстенә авыр тормышта үсү күбесенә үзенең пичәтен салган. Хәзер менә чагыштырмача әйбәт шартларга эләккәч тә элеккеге кыерсытылганлык үзен нык кына сиздереп тора.
Ни очен Соня Ва.чесвага квартира бирдегез? — дип әйтеп куйды кайсыдыр Холодец бу көтелмәгән сораудан аптырап калгандай булды. Тугаевка карады, аныц карашын көтте, теге реакция белгертмәде.
Ул методист, кирәкле кадр, диде Холодец ничектер төшенке тавыш белән Биг очларына нигәдер сизелер-сизелмәс алсулык типте. Ничектер эш биредә бик үк чиста түгел шикелле тоела иде Масус белемле яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү турында хөкүмәт указы бар, аны беләсез...
Ә халык арасында бу бик купшы киенеп, бизәнеп йөрүчән хатынмы- кызмы турында бүтәнрәк сүз йөри иде Конторадагылар Сопядан арын* макчы. ягъни аны эшеннән икенче төшкә күчермәкче булганнар Соня шуны белгән дә әйткән ир-атларга: барыгыз да мине файдаландыгыз, хәзер ярамый башладыммыни? Ә? Ә? Менә сезгә дип. кукиш күрсәткән. Мин беркая да китмим, дигән. Бәлки квартира биреп аңардан котылмак- чы булганнардыр? Сөйлиләр, кондордагы һәр ир-атка аныц козырьлары бар. ди һәм берсеннән дә куркып тормый, имеш Кулдан-кулга йөрткәннәр дә хәзер аткармакчы булалар
Бәлки. Алкинны конторга тәнкыйтьче итеп күчерергәдер, чыннан да, Виктор Михайлович, ә? дип шаяртып башлады сүзен Тартакиев Шунда кемдер сүз кыстырды:
Конторга күчкәч, тәнкыйть итми башлаячак ул!
Арттагы рәтләрдә дымык кына көлешеп куйдылар
Ә биг Алкин хак сүзләр сөйләде, иптәшләр Юк. уйнап әйтмим. Шул ук запчастьлар турында. Җитәкчелек бу мәсьәләдә бик булдыксыз, эшне үз агымына куйган. Алма пеш. авызыма төш. дигәндәй, биргәнне көтеп яталар. Буровой станоклар тузган, зур нагрузканы күтәрә алмыйлар.. Буровойда геология хезмәте юк дәрәҗәсендә, бөтенләй сукыр килеш бораулыйбыз. Киңәшмәдә геология службасы Байкин утыра, моны аныц колагына әйтүем..
Аныц колагы каты булырга тиеш,- дип әйтеп сүз кыстырды кемдер һәм тыенкы гына көлеп куйдылар
Чыгыш ясаучы тагы күп кенә хәл ителмәгән, һаман сузылган мәсьәләләр турында сөйләде. Ул һәрбер мәсьәләдә җитәкчелеккә шырпы кадап үтә иде Моны ничектер әдәпле итеп, гегеләй дә. болай да аңларга мөмкин формада үткен сүзләр белән әйтә. Әче-әче чемег герен ала. астан гына. Бик итагатьле рәвештә генә. Ләкин үзенең бик яшерен, хәтта үзенә икърар итәргә базмаган максатын сиздереп куя. Эшне кайгырту белән бергә, һәр адәм заты үзен дә кайгырта Тартакиев чыгышында тыштан андый нәрсә беленмәсә дә. мөнәсәбәтләр механизмына якын кешеләр астарны сизмичә калмыйлар Тартакиевның да дәрәҗәгә күтәреләсе килә булыр Бораулау конторын аның җитәкчелегенә бирсәләр, ул ипне наять игеп көйләр иде. Башлык булырга данныйлары да саллы аның
Мин җитәкчелекне аңлап җитмим, дип сүзен дәвам итте Тартакиев. Ул горкомнан коты чыгып, куркып юра Аштан шалтыратсалар, калтырап гөшәләр. Горком кешеләренә тәлинкә тоту шулкадәр нык. контора машиналары горкомга хезмәт күрсәтә Миңа ашыгыч аварияне бетерергә барырга кирәк иле. машинаны горкомда ипләүченең шәхси хаҗәте очен бирделәр. Эш шактый тоткарланды Теләсә нинди горком кешесе контор эшенә тыгыла Эш процессына уңайсызлык тудыра. п Л
Тартакиев шәбәйде, тыңлаучылар үзләренең ымнары, чырай гары белән аныц сүзләрен тулысынча хуплыйлар иде. Әллә ул Тугаевның гор- комга ом I талуын, дәрәҗә баскычыннан гагы бер күтөрмә өскә күтөрелергә тенге-тырнат ы белән тырышуын чамалый иде микән
Җыелышка йомгак ясап сөйләгәндә Тугаев тәнкыйтьнең кайберләрең генә дөрес дип тапты Күрелә юрган чараларны әйтте Киная беләнрәк сөйләүчән уг Холодецка шулай бер-ике шырпы гортеп уллы, ләкин йомшак кына игеп Чөнки Холодецтан яшерен шүр ш иде Холоден су
астында ут яндыра ала торган чат. Тугаевның эчке принцибы йомшаклык күрсәтмәү, коллектив аның идарәчел кулын сизеп торырга тиеш. Юк, ул куркытмый, әмма шулай да.
һәркемнең үзе генә белгән яшерен теләге, максаты бар. Тугаев бер күзәнәкле гади генә кеше түгел, җилнең кайдан кая i аба искәнен тиз сизеп ала юрган заг. Бер очракта да төшеп калырга теләми ул.
Тугаев — күндәм, тыңлаучан. горкомлылар шул сыйфатыннан фай-даланалардыр. Күндәм атка икс камыт кигертәләр, дип юкка әйтмиләр. Ул килешүчән дә. соңгы вакытларда аның бу чигенүчәнлеге нык кына үзен сиздерә кебек. Ул алай ук йомшак түгел иде. мөгаен хатынының йогынтысыдыр. Хатыны врач, шактый көчле ихтыярлы шәхес. Горком- дагыларның хатыннарын дәвалый. Хатын-кызның бер-берсенә сүзе үтә. Ә хатын сүзе ир-атка сеңә Кайберәүләр әнә шундый юл белән дә күтәреләләр. Тормышта еш була юрган хәл. Ләкин Тугаев андыйга нәфрәт белән карый иде. Ул дөреслек ярата, җаны шуңа авышкан аның. Әмма адәм баласы көн дә үзгәреп юра. Фикерләре дә шартларга карап үзгәрә. Бүген болай. иртәгә тегеләй Фикер-уйлары үзгәрсә дә. җаны бик тотрыклы. Ялганны бер дә күтәрә алмый Тугаев. Хатыны аны шул мәсьәләдә һаман тәрбияли. Рәсмилектә, рәсми сферада ялгансыз булмый. дип исбат итә ул. Тугаев ни әйтергә аптырап кала.
Ялганның каян башланганын бервакыт чамаларга туры килде аңа. Казанга киңәшмәгә килгәч, накладной буенча насос эчәгсләрен эшләп чыгара торган СКА-1 заводына барды Цехларга да керттеләр аны. Кайнар цехта да булды, кырык градуслы эсседә эшлиләр. Барысы да ялаш ач. әледән-әле чәй эчен кенә торалар. Аннары складка чыкты. Штабель итеп өелгән сырлы-сырлы озын эчәкләр. Унике метрлы да сигез метрлы. Сынау үткәч сортларга бүленгән. Иң яхшы югары сортлылар чит илгә—тугандаш илләргә китә икән. Алардан калганы гына без фәкыйрьләргә Ә валовой планда барысы да үзебезнең ил эчендә тотылган булып языла. Менә ялган каян башлана икән, дип шаккаткан иде Тугаев Бар запчастьлар буенча вал арттырып үтәлә, ә турбобурны, дизельләрне ремонтлый алмыйча иза чигәсең. Безнең берничә мастер Иранга барып эшләп кайтты. Үзебезнең җиһазлар белән. Андагы җиһазларның сыйфаты, чыдамлылыгы өч мәртәбә артык, диләр. Биредә бер долота белән дүрт-биш мегр җир тишәсең, андагылар исә ун-унөч метр тишәргә җитә. Катламның катылыгы шул. бер чама. .
Юк. горкомда эшләргә бераз шүрли ул. Анда бит бер дә мөстәкыйль фикер йөртеп булмас, дип уйлаганы бар аның эчтән генә. Дөреч. үсәсе килә аның, югарырак постка менәсе килә. Тик менә үзең теләмәгән, җанга каршы килә торган сүзләр сөйләргә туры килер дип шикләнә. Тыңлап утыра андагыларның сөйләгәннәрен. Ничә ел инде һаман бер үк нәрсәне кабатлыйлар Тик цифрлар гына бераз үзгәргән була. Сөйләүчене гаепләп булмый. Барча газеталарда шул ук сүзләр. Бөтен Союзда шулай булып чыга. Үзәк газетада басылган докладка һәр өлкә, һәр тармак кирәкле графага үз саннарын куен чыга да бер үк сүзләрне сөйли. Ичмаса берсе әз генә үзгәртсен иде Ичмаса абзацларын алмаштырып куярга иде. Әйе. менә шундый хәл. Нужәли бу шулай барыр икән? Кеше үз эчендә кайнаган туры сүзен әйтә алмасын, имеш. Тормыш тудырган сүзләр, борчулар, канәгатьсезлекләр исәпкә кертелми, читтә кала. Димәк. тормыш мәшәкатьләре диктовать иткән фикерләр тормышны яхшыртуда. мөкәммәлләштерүдә катнашмый. Практика, тәҗрибә чутка алынмый. Ә тормыш бит бары практика, тәҗрибә белән бара, шуңа таяна Элек-электән тормыш шул рәвешле тәҗрибә аша гына барган. Табигый барышы, үзенчәлеге шулай ул тормыш дип атала торган нәрсәнең. Хәзер тәҗрибәне исәпкә алу бет те. бары өстән төшкән приказлар, боерыклар белән бара тормыш. Шунлыктан урындагы хәлләр игынбар- дан читтә кала. Әмма кешеләрнең нормаль яшәве урындагы шартларга бәйле. Барча боерыклар кешеләр бәхете өчен дигән лозунгасы белән
бирелә. Бар эшләр кешеләр әйбәт тормышта яшәсен өчен эшләнә кебек Өстен «өзелгән план үтәлә, әмма кешеләрнең тормыш-көнкүреше һаман җайланып җитмәгән. Кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту шул валовой формада гына эшләнә. Валовой шартлар. валовой-абстракт бәхет Бәхет дигән нәрсә конкрет булмаса, димәк, юк. дигән сүз ул. Аерымлык килеп чыга: валовой план буенча яхшы шартлар бар. ә конкрет алган чакта исә ул шарглар юк! Менә шундый гажәгт-сәер хәл. Тормышны өстән торып кына идарә итүнең аяныч очракларын һәр төштә күрергә мөмкин. Әйтик, бу төбәктәге һәр авыл басуында газ факеллары янып юра Миллионнар җилгә очып, әрәм була. Әмма шул газны авыл йор! ларына кергү мөмкин түгел. Гәрчә бу һәр яктан файдалы булыр иде колхозчыларны утын әзерләү ише авыр эштән коткарыр, бик кадерле урманнарны саклап калыр иде. Тик өстәгеләр моны исәпкә алмыйлар, чөнки алар урман беткән өчен, газның бушка януы өчен дә җавап бирмиләр. Менә колхоз фермасыннан 200 метрда гына бик көчле факел янып утыра, һәм шул ук таш фермага ягылмагайлыктан яшь бозаулар анда гуңып үләләр. Икс йөз метр торба юкмы° Бар. бөтен гөштө әллә күпме аунап ягалар. Хикмәг нәрсәдә’ Өсгән төшкән рөхсәт юк Чөнки өстәгеләр бу хәлне белмиләр, күрмиләр. Рөхсәт алырга йөрү өчен берәр батыр Дон-Кихот табылса да. инстанцияләргә чаба-чаба хәлдән таячак Беркем аңа рөхсәт бирә алмый. Бары бу эш өстән планлаштырганда гына эшләнә ала Планда каралмаган бер шөрепне дә бору мөмкин түгел. Коточкыч формализм һәр төштә нык тамыр җәйгән. Тормышка, илгә бик зур зыян китерә ул. Без шул формализм, уйсызлык җәтмәсенә килеп эләккән кешеләр бәргәләнәбез, суккаланабыз Тырышабыз, тырматабыз. эшли-эшли тир түгәбез, һәм төннәрен йоклый алмыйча каян килә соң бу хуҗасызлык, җитмәүчелек, нигә соң без шулай? ди-ди баш ватабыз.
Аек акылга туры килмәгән, аңа каршы эшләнә «орган бик күп нәрсәләр бар. Шундый хәлләр белән адым саен йөзгә-йөз киләсең. Әмма син анализлар! а тиеш түгел, бары кушканны эшләргә генә тиеш. Бу ник болай соң? - дип каршы килергә уйласаң шул минутта ук сине юлдан алын ташлыйлар.
Главкадан инспектор килгән иде, аны озатып йөрергә горком Тугасв- ка кушкан иде. Ул гынамы, аны ашатырга-эчертергә кирәк Өйгә алын кайтканны, билгеле, ошатмаячак, шуның өчен ресторанның аулак бүлмәсендә сыйларга туры килде. Ул инспектор үзе генә түгел, аңа горком- нан чибәр, яшь хатын-кызны билгеләгәннәр Монысы инде ресторан сыйларыннан соң рухи сый өчен. Инспектор да кеше бит. аның күңелен күрмичә һич ярамый Бу шулай гадәткә кергән инде
Икс тәүлек буе кунакны һәм аның кунагы теге сиртмә койрыкны сыйлар өчең шактый чыгым тотылды Беразын үз кесәсеннән каплар, ярый әле хатыннан яшереп тоткан, сейфта гына сак гана юрган акча бар иде. Ә калганын Холодец белән җайларга гуры килер Холоден ниндидер техничкалар исеменнән матди ярдәм сорап гаризалар язар һәм үзе үк шул гаризаларга һәрберсенә кыеклатып: «Выдать 50 (пятьдесят) рублей» дип кызыл кара белән резолюция салыр Аннары шул тәсьдыйклашан гаризаларны җирле комитет утырышы аша уздырыр У тырышта «иешле беркетмә язылыр һәм кирәкле кешеләрнең имзалары куе гыр Шул иләкләрдән үткәч, гаризалар кассирга килеп җигә У i ү з имзасын сала та акча санап бирә Бу процесс га катнашучылар бу гаризаларның я нан икәнен белеп г оралар Электән үк шулай эшләнеп ки II.UI. хә «дән чыгар! а кирәк Башлыклар кушалар икән, димәк, дөрес, дип уйлый һәркем һәм үзен тынычландыра.
Югарыдан килгән кунакны һәм аның иярченнәрен сын лар өчен контора акчаны шул юл белән таба. Документ rap гел.н-ә нинди ревизор да чокчынып «аен табарлык түгел. Бернинди шик тә уянмый һәркемгә мөгыүм җыештыручыларның эш хакы бик аз Өстәвенә баласы белән
ире ташлап киткән ялгыз хатын ул. Без менә шул ятим бала өлешенә кереп, кәеф-сафа сөреп йөрибез булып чыга. Тормыш каршылыкларга корылган. Бу хәлләргә беркем дә гаепле түгел. Берәүләр бар яктан җитеш тормышта яши, икенчеләр әнә теге ятим малай кебек тишек ботинка белән йөри. .
Шушындый уй-фикерләр, гаделсезлеккә үтә сизгер холык-фигыль белән горкомда эшләп буламы соң? Эчендәген күпме генә яшерсәң дә, барыбер күз карашың, кул хәрәкәтең белән үзеңнең чын йөзеңне белгертеп куярсың. Җаныңда яткан гаделлек холыгыңны ничек итеп һәрчак эчкә йомып кына асрарга мөмкин? Горкомда эшләүчеләр күңелләрендә уянган асыл уй-фикерләрен бик яшерергә тиешләр. Алар рәсми пост билиләр һәм уйлары, хәрәкәтләре фәкать рәсми рамкаларда гына булсын. Моңа ничек чыдамак кирәк? һәрвакыт киеренкелектә, кыл өстендә. Үзеңне бер кысада тотарга. Бу инде михнәт чигүгә тиң. Ә шулай да күңел, үзеңнән яшереп булса да, карьера тели. Үзең дә аңламастан шуңа омтыласың. Менә минем дә горкомда эшлисем килә. Эшне алып бара алуыма шикләнмим. Иң кыены үзеңнең чын тойгы-уйларыңны белгертмичә «подпольеда» тоту. Шунысын булдырып җиткерүемә ышанып бетмим. Айсберг шикелле, җидедән бер өлешең генә судан өстә күренә. Күп өлешең барысы да су астында. Айсберг булып яшәп буламыни? Ә бит кешеләр яшиләр, айсберг булырга бар җаннары белән омтылалар. Чөнки горкомга эләгү бар яктан да тәэмин ителү дигән сүз. Үзең генә түгел, гаиләң, балаларың да. Менә нәрсәдә хикмәт. Шуны син аңларга һәм бары рәсми сүзләр сөйләргә, авырыксынмаска тиеш Ә рәсми сүзләрдә исә берне ике дип әйтелә, юкны бар дип әйтелә, һәм моны әйтүчеләр ялганнары өчен бернинди намус газабы тоймый... Анда бик кырыс эш итәләр. Тоткан җирдән сындыралар...
Әнә минем дус Максуд нишләде, гыйбрәтле хәл кичерде ул. Эчкерсез, беркатлы егет, кешегә ярдәмчел. Ярашучанлыгы көчле. Карьера баскычыннан күтәрелеп, горкомга җитте. Анда көн саен сынап торалар икән. Моның исә эчендәге тышында. Хис кешесе. Берәүгә булышкан бу. Тегеңә диләнкәдән бүрәнә җибәрегез дип, лесхоз башлыгына боерык биргән. Әмма ул бүрәнәгә лаек кеше түгел икән. Яхшылыкны да бары тиешле кешегә генә эшләргә, ди. Теләсә нинди мохтаҗ кешегә игелек күрсәтә алмыйсың. Менә шуңа бик аптырадым, аңым кабуд итмәде моны, дип сөйләде Максуд. Шунда моңа мөнәсәбәт үзгәрә, биредә эшләргә холык- фигыле яраклы түгел икәнен сиздерәләр. Алар көенә үзен ипләштерергә тырышып карый Максуд, әмма юк, прокол ясадың, бетте, хушлашырга туры килер, дигән мәгънәне аңлаталар. Тиз генә «Иркеннефть» трестына местком председателе итеп күчерәләр. Горкомда ике ай гына эшләп калды ул. Мин дә андагы үлчәүгә сыя алмам, чөнки күпме тыелсам да миннән дөрес сүз ычкына. Конкрет уйлыйм, һәр нәрсәгә конкрет якын киләм...
Бер җыелышта: «Нишләп Тугаев татарлар белән үз ана телендә сөйләшергә теләми?» —дип сорадылар. Әйе. мин татарча сөйләшми^. Өйләнешкәч тә Рита әйтте, әгәр югары дәрәҗәгә ирешәсең килсә, татарчаңны оныт. диде. Мин аны аңладым. Ярый әле. русчам акцентсыз, яшьтән рус мәктәбен үттем. Горкомда русча белмәүче берничә татар ана телләрендә сөйләшмиләр. Рус телен ватып-җимереп русча гына маташалар Марҗаларга өйләнгәннәр, хатыннары имеш, ана телендә сөйләшүдән тыя. Хатыннары гаепле түгел, үзләре шуның белән абруй казанырга исәпләгәннәр. Чөнки татарча сөйләшкәннәргә Беренче кырын карый. Тугаев Беренчегә чаклы ук ана телен «оныткан» иде. русча гына сөйләшү уңай, шик тудырмый. Азчылык халык вәкилләренә җиләкчеләр тарафыннан ышанып җитмичә карау бар. Дәрәҗәгә омтылганда шул киртә булуы ихтимал түгелмени? Адәм баласы җәмгыятьнең һәр тибрәнешен бик яхшы тоя. бик күпкә алдан сизеп эш итә Җитеш тормышка, тәэмин ителгәнлеккә ирешү өчен һәркем көрәшә Уңны-сулны белми, якын ип-
төшләренең өстенә басып, таптап үтеп китә. Көрәш өстән генә түгел, астан яшерен рәвештә дә бара Бер урынга яткач, кемнедер хатыны котыр id. ирнең муенына асылынып, колагына кайнар пышылдый. Бу мину| ia хатыныңны тыңламый кара. Моңа эчтән бик нык каршы булсаң да. хагының сүлләрен чынга алмасаң да. барыбер бер-ике тәгъбире колагыңа кереп кала, хәерсез!
Рим мине дә җае чыккан саен теге яки бу кешегә, хәлгә карата итагатьле генә игеп котыртып тора Менә бодай бит ул. тегеләй бит. дип кешеләрнең кимчелекле якларын, хәлләрнең аскы агышларын ачып сала. Мине горкомда игеп бик тә күрәсе килә. Ә мин горкомда эшләргә яраксыз икәнемне беләм, шуңа эчтән әллә ни омтылмыйм Ә тыштан Ритага омтылган, ләкин киртәләр күп дигән тәэсир калдырам. Хатын алдында икейөзләнергә мәҗбүрмеи
Ул үз өлкәсендә мине дәрәҗәгә күтәрү өчен ниндидер эшләр алып бара. Горкомда эшләүчеләрнең хатыннарын караганда берәр йогынты- лысына кирәкле сүз кыстыра, аңа ярарта тырышып, нәрсәдер эшләп ала Баласы авырса, ана бик эшлекле киңәшләр бирә. Дефици т дарулар таба. Арлык нык игътибарлы була, кайбер хатын-кызларга бу бик ошый Зур кешенең хатыны булгач, алар үзләрен гайре-табигый затлар итеп, югары игеп күрәләр, һәм аларга караш та дәрәҗәле булырга тиеш дип аңлыйлар. Андый хатын-кыз мин-минлеге өчен кечкенә нәрсә дә әһәмиятле Түбәннән кинәт югары күтәрелгән хатын-кыз үзен хаклы рәвештә өстен зат игеп күрә Ирен иҗтимагый дулкын югарыга күтәрүен, шунын аркасында гына дәрәҗәле бай көнкүрешкә килеп керүен оныта. Болар барысы да аның үзенең казанышлары, матурлыгы, кәттә булуы өчен тиешле бүләкләр, янәсе. Рига түрә хатынының гүзәллеген күпертеп мактый, үзен гүзәл дип йөргән хатын моңа бик гиз ышана Үзен мактаган кеше ягына кем генә авышмаган.. Шуннан соң бүтән мәсьәләләр турында сөйләшергә җай ачыла. Рига җайны кулдан ычкындырмый Әгәр дә мине ниндидер дулкын горкомга эшкә күчереп куйса, ул әйтәчәк, менә бу минем тырышлык аркасында гына булды, онытма, диячәк
Мин Ританың бу эшләренә уен гына итеп карыйм Әйдә, уйнасын Каршы килеп, аңа ни дә булса аңлатып маташуда мәгънә юк Миндә ике «мин» барлыкка килде. Берсе Рита стратегиясенә каршы килмәүче Хатын белән араны бозмас өчен, һәрчак килешүче мин Икенчесе минем эчке табигатемнән килеп чыта торган хатын теләкләренә каршы, яшерен мин. Моның асылын хаТынга ничек aruiarwpia белми аптырыйм Юкны бар дип. караны ак дип әйтү минем өчен намуска хыянәт итү белән бер. Ялган шаһитлык итү кебек үк авыр Ә горкомда кайчак та теге әкиягтәге кебек корольгә яп-ялапгач икәнен күрә торып, күлмәге нинди матур, дип әйтергә туры килә Чөнки шулай әйтмәсен, син җүләр саналасың.
Тугаев Бөгелмәгә эш белән барган чакларында Андрей Казанны очраткалый иде. Иптәшләрчә җылы гына сөйләшеп торалар. Казан аны үзләренә чәйгә дәшә. Тугаев исә ашыгуын сәбәп итеп, бер дә керми иде Үзе дә Казанны чакырмый, килеп чык. дигән җавапсыз сүз дә ычкынмый аңардан Тугаев хатынына Казан турында ачылган иде Рига шунда ук арткы исәбен эшләтеп, шикләнеп калды һәм аңлатты хәзерге катлаулы тормышның бик күн язылмаган законнары бар. диде Әгәр син заман кешесе, тамаша җигелүче булырга телисең икән, андый тап ты шәхесләр белән аралашма. Син зур коллективка баш. җитәкче, ә идеология һәр төштә ип беренче хәлиткеч рольне уйный. Син идеология тәрбиячесе, шуны онытма Башлыкның иң элек шул ягына карыйлар Аның үзенең ИДелологиясс ничек, кемнәр белән аралаша, моны һәрчак барлап кына торачак тар Сталинны пьедесталдан төшерделәр, әмма аның идеологиясе шул килеш Шул идарә итү. үзгәрмәячәк ул Теге синең кул астында эшләүче элеккеге танышың Зәй белән якын мөнәсәбәткә кермә Әйе.
аптырап, шаккатып карама, үзең өчен әйтәм. Үзеңә буйсынганнар белән әшнәлек коллективта синең авторитетыңны гына төшерә Шуны да аң-ламыйсыңмы? Йә. әйт. үзең кебек урта кул ниндиерәк начальникны хөрмәт итәсең син? Әзрәк сине куркытканрагын, усалрагын. Син дә кул астындагылар өчен кырыс һәм какшамас булырга тиешсең. Халык серле булганны ярата.
Ләкин язмыш якты омтылышларың белән санлашып тормый, аның да үз кануннары бар.
Эш шунда. Карабашта нефть чистарту җайланмасы НСУ төзелә иде. Җиһазларын тулысы белән Австриядән сатып алганнар. Үзенә күрә бер завод ул. Заводны монтажлау өчен Австрия инженерлары һәм эшчеләре килгән. Сызым буенча безнекеләргә күрсәтмәләр биреп торалар. Кайбер узелларны үзләре дә башкаралар.
Аларның яшәү-торулары яна шәһәр—Акташта иде. Шәһәрнең бер аулак почмагы урманга килеп тоташа. Менә шул төбәктә җиде-сигез фин йорты салынган. Барысына бер котельный, бойлер куелган. Кайнар суына чаклы барча уңайлыклары бар. Йортлар мәйданы тоташ стеналы биек койма белән әйләндереп алынган. Кайбер чит ил белгечләренең хатыннары да төзелештә эшли. Эш урынына махсус «Икарус» алып бара һәм алып кайта.
Төнлә берсенең хатыны авырый башлый. Шул очрак өчен бирелгән номер белән шалтыраталар. Горком кешеләрен карый торган санчастька. Дежурда Рита Халитовна була.
Рита «Ашыгыч» машинасы белән бик тиз килә. Ире яхшы гына русча белә икән. Фамилияләре Фогельсон. Хатыны ИнГа да русча аңлый, шулай да сөйләшү, авыруны ачыклау ире аша бара. Температура югары, укол ясамыйча ярамый, ди Рита. Коңгырт чәчләрен баш артына төйнәп куйган, киң битле, почык борынлы хатын башын як-якка селки, кирәкмәс! Икесенең дә йөзендә ниндидер ышанып җитмәү кебек чалым бар. Үзләре моны врачтан яшерергә тырышалар. Сүз әйткән саен елмаялар. Рита ФРГ һәм үз илләреннән алынган препаратларны бирә. Инганың йөзе яктырып китә, ул моны көтмәгән Ире дә даруларны тиз танып ала. Болай булгач, куркыныч юк. терелерсең, дип хатынының күңелен күтәрә.
һәр көнне иртә-кич килеп, Рита бар булдыклылыгын эшкә җигеп. Инганы дәвалап йөрде.
Инга терелеп эшкә чыга. Бераздан Ритага рәхмәт йөзеннән Фогель- соннар Тугаевларны кунакка чакыралар.
Бер дә көтелмәгән хәл бу. Шуңа күрә аптырап калалар. Барыргамы, юкмы? Болар бит чит ил кешеләре! Чит идеология йөртүчеләр. Теге елларда читләр белән бәйләнешкә кергән кешеләрне халык дошманнары ясап, гаепләп бетерделәр. Кайберләрең утырттылар да. Шуларның шаукымы эчтә утыра, күңелгә курку сала. Ул-бу булмасмы? XX съездан соң бераз иркенлек килгән кебек булды булуын, әмма идеология мәсьәләсендә катылык шул көе әле. Бигрәк тә Беренче үтә принципиаль, шуның аркасында гына урынында тора. Юкса бүтән артык җире сизелми.
Урынга яткач та ир белән хатын тиз генә йокыга китә алмадылар. Мәсьәләнең төрле ягыннан килеп фикер йөрттеләр. Әнә ГДР немецлары белән рәхәтләнеп аралашырга ярый. Беркем кырын карамый. Ә бу австрияклар белән ничек? Шул ук немецлар, безгә каршы сугышкан халык?
Бармасаң да килешмәс инде, диде Рита мендәр өстендә мул гына камыр йомарламнарыдай яткан күкрәкләрен җыйгалап. — Органнар тыйган, курыкканнар дип уйлаячаклар Органнар кушмаган, димәк, ирек юк икән, диячәкләр. Әйе. әйе. Мин барырга каршы түгел, ләкин соңыннан артта пышын-пышын сөйләячәкләр, диде ире Бәлки безнең австрияклар белән аралашканны көтеп горучылар да бардыр. Төймәдән дөя ясарга Адәм баласын көнчелек кимереп кенә тора.
Рита эштән карар белән кайтты. Ни булса да миңа сылта, диде. Мине берни дә эшләтә алмаслар. Алмаз һаман икеләнә иде әле. Нәрсә син шул 48
тикле шүрлисен, дип Рита аны «эшкәртергә» тотынды. Шул эщне һәрчак оик яратып эшли ул. Алмаз башта каршы килеп, кәҗәләп маташты, омма барыбер Рита җинә иде
Алар әйткән вакытка бик төгәл килделәр. Австриякларда да немец төгәллеге, дип сөйлиләр иде алар белән эшләүчеләр. Залдагы өстәлгә табын әзерләнгән иде. Таба, мич ашлары булмаса да кызыл, кара икралар. гөрле кыйммәтле балыклар мул куелган иде. Эчемлекләрнең дә гөрлесе: «Брендимдан алып безнең «Столичный»га кадәр бар. Рита мән- ие. мәгънәне белә торган хатын: хуҗаларга кечкенә генә булса да бүләк алып килгән Сусаль алтын чеканка белән эшләнгән кечкенә чәйнек һәм шундый ук нәкышле икс чынаяк.. Хуҗалар әйберне бәяли беләләр икән, бик сөенделәр Әмма чырайларында сизелер-сизелмәс сорау да бар иде кебек. Бу ни хикмәт, без советлар турында ялгыш фикердә булганбыз икән дигән төстә Фогельсоннар бер-берсенә карашып алдылар Инга сөенечен яшерә алмады, ире исә шактый флегматик күренә иде. Тыенкы гына башын ия биреп, рәхмәтен әйтте,
Хуҗа рюмкаларга эчемлек бүлде. Аяклы хрустальләр, эчемлек салгач, әллә нинди саргылт нур чәчеп торалар. Ир хатынына карап алды да рюмкасының аягыннан ике бармагы белән тотты һәм кунакларга эчәргә ымлады. Австриякларда тост әйтү гадәте юк икән. дип. Алмаз эчтән нидер әйтергә кыбырсып алды, үзен тыйды Иң элек хуҗа үрнәк күрсәтте, аннан хатыны, кунакларга эчми утыру момкин булмады. Алар да рюмкаларын бушаттылар. Фогельсон эчкәч закускага үрелмәле, хатыны да берни капмады. Моны чамалаган Рига өстәл астыннан Алмазның аягына тиеп куйды. Алмазның закускага үрелә башлаган кулы кире төште Хуҗа тагы рюмкаларны тутырды, тагы эчтеләр Шуннан соң гына закускалар- ны капкаларга тотындылар. Кунаклар бик нык тартынып утыралар Сынатасылары килми. Үзләренең культурадан тошен калган түгеллек- ләрен күрсәтергә телиләр Ике тапкыр капкач та Рита Алмазның тезенә кагылып ала, теге өченче кабымга үрелүдән туктап кала. Фогельсон аны-моны белми, рюмкаларны бренди белән тутырып күтәртә Болай башка китәр, хәерсез, дин эчтән борчыла Алмаз Бераз атланмай кабып килергә кирәк булган Әнә эчемлек башта кайнар елдырым кебек аяклар-га төшеп китте, ботларны кайнарлатты, хәзер тән буенча башка габа йөгерә. Хуҗаның максаты кунакларны күңеллеләндерү инде Эчемлек биг кулны, аякларны чишә һәм телне худка жибәрүчән Ританың бит очларына алсулык йөгерде, башына китсә, ул гел көлеп кенә торучан. Теләсә нәрсәдән көлә башлый, дивана кеше шикелле Шундый хәлгә калмаса ярар иде. Бик тыелып утырганы сизелә сизелүен Әмма бренди бик мәкерле эчемлек булырга тиеш. Шуңа күрә Алмаз Ритага аягы, ымы белән яшерен сигналлар биргөләде Әмма теге һич аңларга теләми, һәрвакыт гагыча үзем белән мин. дигәнне иреннәрен бөгелдереп-бөгел- дереп алуы аша аңлата. Әх. шул үзем белемлеге’ Әмма нәрсәдер сөйләшмичә булмый биг Телне йогып утыру килешми Рита исә чаманы бел- мичәрәк көләргә тогына. Уңайсыз хәлгә калмас өчен Алмаз хуҗаларның хәл-әхвәлләре г урында сораша башлады
Камрад Фогельсон, төзелештә эшләрегез ничек бара? диде әңгәмә бозын кузгатып җибәрү өчен. Рита хуҗа хатынга ишарәләр белән нидер аңлатты да шыркылдарга тотынды. Ул шул рәвешле үзенең дәрәҗәсен төшерә иде. Алмаз аңа өстәл астыннан аягы белән каты гына төр ген куйды
Кичә бераз гына конфликт чыгып алды, дип Фогельсон калын чәчләрен учы бе гәп артка сыпыра башлады Гүя у т шул хәлгә гаепле булуыннан хәзер уңайсызлана иде Минем участокта эретеп ябыштыру эшләре бар Шуңа булышчы сорадым Инженер әйтге. әнә мастерскойда күп сваршиклар. сайлап ал. гиде Битлек киен, барысының миен карап чыкгым Берсе нечкәлекне тоеп, оста ябыштыра Шуны, мин әйтем, бирегег Инженер конгорга кереп китте Бу сварщик турында нидер
белешергә. Чыккач әйтә, ул останы сиңа биреп булмый, эшли торган эше бик мөһим, ди. Минем мөһим участок бит Теге башын селки. Конторга кереп, начальникка шалтыраттым, аңлаттым. Трубканы инженер алды, сөйләшәләр. Ниндидер сер бар. Сөйләшеп бетерде дә. борылды. «Юк. бүтәнне ал. аны -булмый».—ди. «Нигә, нигә?» дим. Минем дә мин- минлегем купты. Инженер минем колагыма килде дә гозерле тавыш белән йомшак кына: «Неужели политиканы әзрәк аңламыйсыз?». диде. «Причем монда политика'.’— дим Минем йогынты йогар дип куркасызмы? дим аптырагач Теге дәшми. Дөрес сүзгә җавап юк. Шунда аңладым. Сездә кешене эше буенча түгел, политика бизмәнендә бәялиләр икән! Бу бит һәлакәт! Политика эшкә зыян китерә! Рәзе мөмкин шулай итәргә?! Имеш, ул останың аңы капиталист белән янәшә эшләрлек югары түгел Ну. көлке дә инде! Ул — оста, һәм вәссәлам. Башта эш. аннары бүтәне...
Ул башын як-якка чайкап торды. Әмма Инга аны бүлдерде, рюмкаларны тутырырга, кунакларны сыйларга кушты. Фогельсон гаепле елмая-елмая эчемлек салды. Инга, рюмкасын тотып, эчәргә ымлап, барысы белән чәкештереп чыкты.
Монысы да әйбәт кенә китте. Алмаз бик нык ашыйсы килүен тойды, әмма астан Рита аягына төртә иде. шуңа күрә үзен тыярга мәжбүр. Ашказанында бүреләр улый, ичмаса ипине дә бик юка итеп тураганнар. Янәсе, шулай культуралы була. Нәләт! Җитмәсә ниндидер сүз әйтә дә Рита көлә, сүз әйтә дә көлә, үзен белми, минем аякка төртергә һич тә онытмый Фогельсон үзе юньләп ашамый, ул ашаса, аңа карап кунаклар да сыпырыр иде Эчкәч, хәтта, закуска да капмый. Менә тагы рюмкаларны тутырды. Әллә безне исертмәкче буламы9 Бер дә андыйга охшамаган. Эчемлектәнме, болаймы ул шактый җанланып китте шикелле. Авызында сүзе бетми. Хәзер шактый төрттереп сөйли:
Шуны аңладым.— диде ул. кинаяле тавыш белән,—ни өчен шул тикле күп. әйбәт җирләре була торып, сезнең ил икмәкне читтән сатып ала. Хәтта безнең ише бармак башы чаклы илдән — ике миллион тонна...
Бездә зур корылык булды шул. дип аклангандай итте Алмаз закуска алып кабып Аны эчтән үзебезнең ил өчен уңайсызлану оялу биләп алды. Ләкин бу факт белән берни дә эшли алмаслыгын аңлады. Әкрен-әкрен уңайсызлануы, ояты бетүгә таба авышты. Фогельсонның «шырпы кадавыннан» ниндидер начар хис эчтән күтәрелгәндәй булды. Аңа киңәеп безнең ил турында сөйләмәкче. аңлатмакчы итте Әмма, бүтән төрле уйлый торган кешегә үз фикереңне төшендерергә тырышу әллә ни нәтиҗә бирмәслеген уйлап, ниятеннән кире кайтты.
- Хикмәт корылыкта түгел -диде Фогельсон фикерен тәмләп дәвам итмәкче булган иле. хатыны Инга аңа нидер әйтеп, кул селтәде.
— Ташла, тиеш түгелне сайрап утырасың, диде төксе генә карап. Фогельсон шым булды, ничектер утырган җирендә сеңеп киткәндәй итте. Хатыныннан шактый гына шүрләгәне сизелеп калды.
— Әйе. әйе. бетте.—диде гаепле елмаеп һәм хатынының хаклы булуын аңлаткандай аңа таба башын иеп-иеп алды. Бераз уңайсызлану ирләр* чә йөзенә дә чыкты. Ул тизрәк рюмкаларны тутырырга ашыкты.
Каян русча өйрәндегез? —дип кызыксынды Алмаз Аның рус телен белүен мактап алды. Сезгә тел җиңел бирелә, ахрысы, дип аны' тагы да үсендерергә теләде. Ләкин Фогельсон яшь булса да. мактауга битараф икәнен белгертеп кулын гына селтәде, һәм аңлатты: Без совет зонасында идек. Сезнең гаскәрләр илле бишенче елны гына киттеләр Безнең йорт янында русларның башлангыч мәктәбе бар иде. Әти сөйләшеп, мине шунда бирде. Биш ел укыдым Берочган үзебезнең мәктәпкә дә йөрдем. Аннары минем бабай ундүртенче елны пленда биредәге Письмянка авылында бер байда эшләгән. Күп нәрсәләр сөйли иде
Кит әле? Ничек туры килгән, ә? дип Алмаз шаккатты.
Тормышта парадокслар була.—диде Фогельсон горурланган төстә.
Тагы вак-төяк, әһәмиятсез нәрсәләр турында сүз җае чыгып, сөйләшенеп алынды. Аннары кунаклар кузгалдылар. Алмаз кайтканда үзенең шактый сәрхушләнгән булуын тойды Күңеле дә тынычланган иде. чөнки бренди аңа нык кына кыюлык өстәде, ул Ританың төртуләренә әһәмият итмичә, алдагы закускаларны байтак урды. Барыбер хатынга ярап булмас, дип үзен-үзе эчтән дәртләндерде ул.
Бу татарлар кыргыйлар икән дип уйлаганнардыр инде, - дип ирен шелтәли-шелтәли кайтты Рита. Чишенеп ятакка урнашканда әйтте: «Безнең халык турында начар фикердә калмасыннар өчен үзләрен дә кунакка чакырыр) а кирәк » Алмаз аңа каршы «Ә рөхсәт итәрләрме соң?» дип, сәрхүш булса да. аек сәяси сагаюын белдерде. «Анысын үзем җайлармын», диде Рита, үзем беләм дигән кыяфәтенә кереп
Алмаз ышанып бетмәгән иде. Рита чынлап сөйли икән. Иң элек квартирага культуралы төс кертергә кереште Ниндидер осталар табып, кухня диварларына матур бизәкле клеенка ябыштыртып чыкты. Алмаз ике көн Казанга командировкага киткән арада зал ягы. эчке бүлмәләрне бик матур обойлар белән бизәтте. Алмазның командировкасы мач булды, нефтьчеләрнең РСУы базасыннан иң кирәкле, затлы ризыклар юнәтеп кайтты.
Рита татар милли кухнясының җәүһәрләрен күрсәтергә теләгән. Ре-сторанда эшли торган кызлардан бик күп тәмле ризыклар пешерткән иле Чәкчәк, кош теле, вак бәлеш, өчпочмак, катлы бәлешләр һәм берничә төрле дирбияле пирожкилар. Эчемлекләр генә ике сорттан мәшһүр столичный һәм коньяк
Кунаклар ялындырмыйча килделәр Гомумән, аларла тартыну ише нәрсә сизелми, үзләрен иркен тоталар. Рита һәр милли ашны авыз итеп карауны, әгәр күңеленә ошаса, шуның белән ризыклануны үтенде Кунаклар сырланын тормадылар, мул табынга хөрмәт күрсәттеләр Шушы муллыктан ахры Инганың башында сорау туды
Сездә «прожиточный минимум» күпме'.’ диде ул бавыр фаршы салып пешерелгән пирожкины макт ый-мактый аша! анда Инганың әз генә алсу йөгерт елгән озынча йөзе бүген аеруча мөлаем иде Бу сорауны ул Ри га! а төбәп әйтте. Тик Рита җавапны белми һәм шуңа карашын иренә күчерде. Алмаз да белми икән, җилкәләрен г енә җыерып куйды. Әзрәк у найсыз булып китте. Шул кытыршылыкны шомартырга геләпме. Алмаз рюмкаларга эчемлек салды, кунакларны эчәргә кыстый башлады Моны күтәреп, кайнар бавыр нирожКиларын әз генә серкә белән бик яратып ашадылар Аннары тагы Инг а сөйләп кит те. Ул бүген ничектер яңа г ына теле ачылган бала кебек гел сөйләр! ә ом i ылыи юра иде Русчасы начар булса да. бик мәгънәле итеп китереп чыгара, акцентында күңелгә ятышлы мөлаемлек бар.
Сезнең илне бик күпләр ташлап китә, диде ул бер лә сер әйтмәгән төстә. Австрия нейтраль булгач, иң элек алар шунда килеп төшәләр Шуннан төрле илләргә таралалар. Башта бар яктан тикшерәләр үзләрен, иләктән үткәрәләр. Алар өчен озын бараклардан iopian шәһәрчек төзелгән. Ун меңләп кеше, диделәр.
Алар теге диссидентлардыр, мөгаен, дип сүз кыстырды Алмаз
Бер русмы, евреймы безнең русча белгәнне каяндыр ишетеп килгән иде Озак кына зарланып утырды Үзе Ленинградтан, яшь язучы, диде Әсәрләрен бер дә басмаганнар, яшәр әмәле калмаган Җитмәсә, төрлечә эзәрлеклиләр икән үзен .. Без сорыйбыз ничек инде Ва!аныңны ташлап китәргә була? дип гаҗәпләнәбез. Ә ул кыза Ватан ул ирек булганда гына Ватан, ирек булмаса. күзгә берни дә күренми дип аңлата. Эзәрлеклә! әч. нинди Ватан булсын ул? Ватанга бу iran бар мәхәббәтеңне әнә шулай итеп бетерә гор Эзәрлекләсәң, туган урманыннан җәнлекләр дә кача Минем бер гаебем юк бит, әгәр булса, хөкем итәрләр иде Бер гаепсез!ә эзәрлекләсеннәр, рәнҗетсеннәр әле. ди
Ул хак әйтә, дип Фогельсон сүзгә куәт өстәде Ирек булмаса Вадан да юк Ирек белән Ватан бср-берсеннән аерылгысыз
— Туган җирдән торган җир яхшырак, ди татар.—дип куйды Алмаз нигәдер көлә-көлә. Ватанын ташлаган кеше юньле түгел инде —әтрәк- әләм ул!
Юк. бик әйбәт намуслылары күпчелек, диде Фогельсон бик белгән төстә. Чөнки үзе шул эмигрантлар белән бәйле булган эштә эшләгән...
Кунаклар сәгатьләренә карап алдылар да кузгалырга рөхсәт сорадылар. Китәр! ә җыенганда Инга сумкасыннан алып, хуҗаларга нәфис нәкышлар белән эшләнгән чәйнеккә охшаш кофейник бүләк итте. Рита белән Алмаз каушап кала яздылар. Мина барыбер нәрсәдер^ бирергә кирәктер инде дип уйлап. Рита иренә карады. Чөнки кофейник бик кыйбат сыман тоелды... Алмаз бүләкне кулында тотып, кунакларга рәхмәт белдерде һәм очрашуыбыз моның белән генә тәмамланмас әле, дип күңелләргә ниндидер омег салды, үзе кет-кет көлгән итте. Янәсе, бүләк өчен сөенеп шатлана. Шундый тәэсир калдырырга тели иде.
Ял көнне бик иргә капкадагы звонокка бастылар. Шалтырауга Рита уянды һәм киенеп чыкты. Кемнәр борчуын белә иде. Алмаз өченче көн үк әйткән иде: Казан белән Зәй бер кич кон юрга икесе килеп кергәннәр. Иске танышлык хакына табигатькә чыгыйк, Ыкка балыкка барыйк, дип үтенгәннәр Машинаң үзеңнеке. үзең йөртәсең. . Алмаз баш тарта алмаган Ә Рита аны бу сәфәрдән тыйды. Абруеңны төшерәсең, бик простой булып барасың, андый кешене горкомга алмыйлар, диде. Алмаз аның сүзен тыңларга күнеккән иде инде.
Ә Рита аның элеккеге иптәшләрен бик итагатьле рәвештә кире борып җибәрде. Җомга көнне Казанга, командировкага киткән иде. әле дә кайтып җигкәне юк, диде.
Бу вакытта Алмаз торып баскан, һәр көнне иртән ясый торган «чүгәләү-тору» күнекмәсенә тотынган иде. Ул тәрәзәгә эленгән челтәрле туль артында басып тора, аны тыштан күрмиләр, ә ул тыштагыларны күрә: менә ике иптәше башларын аска иеп китеп баралар. Бәлки, хәйләне дә сизгәннәрдер, Рита сүзләренә ышанмаганнардыр. Ә бит икесе дә әйбәт кешеләр! Разведкага бергә ышанып барырлыклар! Ник дөнья кешеләрне бер-берсенпән асра?! Әллә моңа мин генә гаеплеме? Минем дә ниндидер гаебем бар, билгеле! Әгәр шартлар кешечә булса, мин ул иптәшләрдән үземне аерыр идеммени?! Алмазның күзләре яшь белән тулган иде.
IV
_ш әй тагы Фалиягә гозерләнеп барды. Йөз ерту аңа бик авыр иде Әмма бала газаплануына, көн-төн елавына түзеп тору тагы да авыррак. Бала елавында йөрәккә тия торган нәрсәдер бар. Шуңа чыдап булмый иле. Аннары Фалия дә изге зат булып чыкты, һич көтмәгәндә ярдәм кулы сузды һәм бер авырыксыну сиздерми иде. Дөрес. Зәй сөтне болай гына алып китми, барган саен шоколадын, хушбуен дигәндәй кыстыра килә. Шуны биргәндә үзе дә. Фалия дә уңайсызлык кичерәләр.
Килсә. Фалия эштән кайтып, суга чыгарга юра. Зәңгәр трико, кызгылт кофта кигән, саргылт чәч толымнары берсе алда, икенчесен артка ташланган. Зәй форсаттан тизрәк файдаланды: аның чиләкләрен шат- лана-шатлана алды да колонкага йөгерде. Кайтуына өстәлгә чәй әзерләнгән иде. Зәй иң кирәклесен күзе белән эзләде: күкрәк сөте тутырылган, тышына сантиметрлар белән сырлар ясалган шешәгә ак салфетка ябып куелган икән!
Эштән кайткансыңдыр, атны да ял иттерәләр, —ди-ди Фалия аны чәйгә чакырды. Нигәдер йөзенә уңайсызлану төсмерләре чыккан иде. Зәй дә уңайсызланып калды. Фалия бер чокырга спирт салып, аның алдына куйды.
Мин эчмим бит. Фалия, лиле Зәй эчмәве белән горурланган төстә. Һәм нигәдер 1ыснкы гына көлеп куйды Фалия дә уңайсызлыктан чыгасы килгәндәй ирен кырыйлары белән елмайды Чөнки ышанмады, моңарчы аракыдан баш тарткан кешене очратканы юк иде. Аның алгы вак кына ак тешләре күренде.
Әллә син саранмы? — диде елмаюын көлүгә әйләндереп
Кешеләргә берничек тә ярап булмый, дип Зәй тагы көлеп куйды һәм ясаган чәйне эчмичә китү хөрмәт итмәү саналыр дигән уйдан чокырга үрелде.
Баланың хәле ничек соң? Бераз «смесь» ашый башламадымы'’
Ими сөте булганда, төнлә йоклый болай . Рәтләнерме инде ул бичара9 Зәй чәенә шикәр өстәп, калак белән болгаткалалы Фалия исә ниг әдер сүзне икенчегә күчерәсе итте
Ә үзеңнең хәлләр ничек9
Ничек дип. хәл шул балага бәйләнгән инде, диде Зәй җитдиләнеп. Бер начар, бер яхшы полоса
Ак полоса, кара полоса, ә? Фалия тар кофгасы эчендә йомры шарлар кебек беленеп юрган күкрәкләрен тибрәндереп уфылдап куйды Аннары нидер исенә төшергәндәй нечкә кашларын матур сындырт алан
Сез йөреп өйләнешгегезмс соң? — диде һәм Зәйгә тутырып күз сирнсп алды. Зәй чокырдагы чәен эчеп бегерен килә иде. Фалия, шуны күреп, яңасын ясарга чәйнеккә тотынды. Зой чокырын учы белән каплады. Фалиянең «йөреп өйләнештегезме?» дип соравы Зәйнең сагаю анына барын тигән иде. Нигә болай кызыксына, әллә минем кайчак Рамиләнең сөте юклыкка ризасызлык белдерүемнән берәр нәрсә сизәме’ Зәй күңеленең кай төше беләкдер Рамиләгә туры килүенә яшереп генә үкенә иде. Үгкәнне кире кайтарып булмый, язмыш шулайдыр инде дигән юаныч га тапты үзенә.
Безме? диде кет-кст көлү артына чынлыкны яшерергә теләп. Менә су дулкыннары эчендә ике йомычка йөзеп бара, ди Берсе мин. икенчесе ул. Ниндидер җилдән көчле дулкын кубып, безне бер-беребезгә китереп сылады һәм без.
Бер-берегезне юньләп белмәгән көеме? Фалиянең матур каш сызыклары маңгаенарак менде. Ул гаҗәпләнү белдерде Мондый хәлләрне күреп, белеп торса да үзен акыллы итегг күрсәтәсе килде шикелле Гомумән. Фалия һәрвакыт үзен акыллы итеп тәэсир калдырырга омтыла иде.
Көчле дулкыннар бәргәләп торганда аңа җай чыкмый дип тагы гаепле кеткелдәде Зәй
Йөргән, таныш кызың булгандыр бит’ Димәк, кавыша алмагансыз? Фалия гомса. серле күзләре белән Зәйгә сынап гөбәлдс Ялганлыймы, әллә чынлап сөйлиме? Ул үз тәҗрибәсеннән һәр сөйләгән сүзгә ышанып җитми карый иде Зәй аның карашын тойды һәм бу кыз безнең хакта нәрсәдер ишеткән, шайтан алгыры, дип уйлап алды
Чегән хатыны кәрг ачканда пичек ди? Беренче сөйгәнең белән бергә була алмагансың, ди. һәркемгә шул сүзләрне юллый Каян белә диген. Борышы китапларда язылган, ди ул акыл Тормыш га кеше ү зенең беренче сөйгәне белән бергә була алмый икән һәм бу чынга га туры килә бит. ә? Зәй хәзер Фалиягә сынап төбәлде Кызның керфекләре гүбән тошкән иде Йөзендә серләрен белгертәсе килмәү сызыклары аны эчтән елмайган төсле итә.
Туры килә, туры килә, диде Фалия сүзнец бу четерекле темага керен китүенә эчке канәгатьсезлек белгерткәндәй
Ят т.ни син дә беренче сөйгәнең белән аймылыштыңмы. ә?
Әйем гә. искә гөшерәсем килми Юк. минем башкача Бездә бер яшь кенә кыз бала ганты. Әтисе кем либез, белми «Ромашка»лы уйнаганнар икән Ирләргә уен. ә бар авырлык хагын-кызларга төшә. Ир-ат ха ткы да хәзер »гкә әйләнде Берсенә дә ышаныч юк. Ә кызлар
алданалар шул. Чөнки табигатьләре шулай ышанучан. Кызларның сөеләселәре килә. Табигать аларны сөелергә яраткан. Ә ир-ат исә сөйгәндә кызларны уенчык урынына вата да китә...
— Хатын-кыз да ир-атны вата инде —диде Зәй, ике як та гөнаһсыз гүгел дигәнне, ягъни тормышта булып торган хәлләрне искәртеп.— Минем бер абыйны хатыны гына харап итте. Дөрес, әзрәк эчкәли иде. Күп түгел, чамадан чыкмыйча гына. Хатын ахмак, ирен шуңардан биздерү өчен бер медсестра белән сөйләшеп, аңа антабус биргән. Үзенә белгертмичә. Абый, билгеле, аны-моны шикләнмәгән. Анта- бустан соң эчемлек ярамый. Ә бу белмәгәч эчкән һәм шуның белән вәссәләм...
Бу җинаять бит,—диде Фалия, аның томса күзләре зур булып ачылды һәм таң калудан тырпайган керфекләре дерелдәп-дерелдәп алдылар.
— Исбатлап кара, ир белән хатын арасына милиция дә керергә курка.. Зәй урыныннан кузгалды. — Син Фалия, мин әрсез алабайга ачуланма инде. - Ул гаепле елмаеп кызга карый, аның эчендәге уйларын чамаламакчы була иде.
— һи-и. борчылма,—диде Фалия сөтле шешәне аңа сузып.— Без кемгә булса да булышмый тора алмыйбыз. Сезгә ни, бүтәнгә ни... Шундый эш инде...
— Рәхмәт, Фалия.— дип Зәй тизрәк ишеккә юнәлде. Кыз янында озак юанудан ничектер курыккан шикелле иде. Бердән, әллә нәрсә шунда— Фалия кырында үзен бик киеренке тоя башлый. Әллә намусы киләме? Икенчелән. Рамилә һәм бала каршында читен. Гүя алардан яшереп кенә ярамаган эш эшләп йөри Әмма үзенең хәрәкәтләрендә тиешсез булмаган нәрсәләр юклыгын белә ул. Шулай да Фалиянең сөйкемлелеге күңеленә гәэсир итә иде. Килгән саен кыз аңа сөт тулы шешә генә түгел, тагы нәрсәдер өстәп җибәрә шикелле. Яктылыкмы, нурмы шунда. Бер уйласаң, гаҗәбрәк тә. Кичә Зәй бер иптәшенең үз артында яманатын сатуын ишетте Авыр булды. Кинәт күңел төште, кешеләрдән бизү тойгысы җанын биләде. Ә Фалия янына чираттагы баруда күңелне басып юрган шул хыянәт ташы кинәт юкка чыкты Ул җиңеләеп, күңеллеләнеп китте. Аңа кешеләргә өмет кабат кайткандай булды. Әйтерсең лә дөньяда әзрәк яктылык артты.
Баракның тышкы баскычында Зәйне акшарга буялган фуфайка кигән какча йөзле Сәях хатыны туктатты. Кашларын җимереп:
Нишләп сез. Сәяхның бергә эшли торган иптәшләре, аңа карата явызлык кыласыз: чиратлап аны эчертәсез? Бетсен, югалсын дисезмени, ә?
— Мин аны эчерткәнем юк,— диде Зәй кешене сыйлауның гаепкә алынуына гаҗәпсенеп. Хатын ярпачланып, Зәйгә ябышыр дәрәҗәдә чәр- чәр килә, һаман Сәяхның иптәшләрен сүгә.
— Беркем дә аның авызыннан тотып салмый бит. диде Зәй.— Күргәнегез бармы авызына салганнарын? Юк! Димәк, гаеп бары үзендә. Үзе нәфсесен тыйсын...
Бу хатынның яныннан киткәч. Зәйнең башына: бер кемнең дә бурасы буш гүгел. берсендә бер бәла-кайгы. икенчесендә бөтенләй башка төрле каза, дигән уйлар килде.
* ♦ *
, уровой эшчесе Әкрәмов Сәяхны җирле комитет утырышына куйдылар. Сәбәбе бик җитди: эчеп, айныткычка эләккән. Аек булганда оял чан кыяфәтле, урта буйлы, какча йөзле, ләкин киң җилкәле, калын күкрәкле бу кеше хәзер бик юашланып, мескен булып калган. Өстәл кырыенда башын аска иеп басып тора.
Ә өйгә сәрхушләнеп бик шәбәеп кайта Герой, күкрәк әтәчнеке кебек киерелгән, баш югары чөелгән. Күзләре пыялаланган Беркемне дә күрми Атлаган шәпкә авыз эченнән нидер мыгырдана: мине начальнигым ярата, минем Әкрәмов кебек эшчем юк, ди
Барак коридорына кергәндә малаеның исемен кычкыра. «Дамир! Дамир! Коридор ярым караңгы, ул ишек төбенә куелган чиләкләргә, бала арбаларына абына-сөртенә атлый Иң кырыйда аларның бүлмәсе Ишекне ачып керә. «Дамир. Дамир, син кайда?» дип. исерек тавыш белән кычкыра. Түрдәге кечкенә караваттан чырадай нечкә аяклар идәнгә төшә, аксыл чырайлы, зур башлы малай торып баса Хәлсез күзләре белән әтисенә сәерсенеп карый. Йөзе белән борылмый, чөнки әтисенең исерек булуы аның ачуын китерә
Улым, Дамир, дип өзгәләнә сәрхуш.— Мин сине яратам, мин синең өчен җанымны да бирәм. Дамир улым, кил әле. әтиеңне кочакла... Сәях буялган, тузанлы киемнәре белән малае янына килеп тезләнә Иә, йә. ди исерек ата. Тавышы ямьсез, карга 1 авышы сыман Малай эндәшми, кырын карап, чигенмәкче була. Сәях аны каткан бармаклары белән эләктереп ала да үзенә тарга Малай елый башлый, майлы, тузанлы бармаклар аны ычкындыра Дамир караватына менеп, башыннан юрганга төренә. Сәях ах-вах килеп тора да ишек катына авыша.
Хатыны Гөлсәгъдә кайтып керә. Аның өстендә төрле буяуларга кагып беткән зәңгәрсу комбинезон. Буяучы-маляр икәнен әллә каян әйтеп юра. Озынча аксыл битле, тыгыз, төз гәүдәле, иренең кыяфәтен күрүгә, йөзе җимерелә.
Тагы лыкындыңмы. оятсыз! Эчмим дигәнең тукран тәүбәсеме? Йа хода, булса була икән эт әдәмнәр!
— Бетте, бетте, валлаһи. Гөлсәгъдә! Валлаһи, бер генә сум бир. ә? Валлаһи, соңгы тапкыр!
Бар, күземә күренмә, җир бит! Утынлыкка кер дә ят, айны' Йа. хода, ни өчен миңа шундый җәза бирдең икән? Уф, уф, үләм! -Гөлсәгъдә аңа арт ы белән борыла.
Гөлсәгъдә бернәрсә!ә бик аптырый. Буровойда бушка ашаталар, шуңа күрә ул Сәяхка акча бирми Ә ул көн саен исереп кайта Бу нинди әкәмәт? Контор буенча Сәях кебек тотрыксызлар байтак Эчүчелеккә каршы көрәш бара. Карар чыгардылар: нәфесләренә баш була алма- учыларның эш хакын хатыннарына бирергә. Менә аванс бирәсе көнне эчкечеләрнең хатыннары касса янына җыела Барысында ла таушалган йөз. изелгән кыяфәт. Ник берсенең йөзендә бер нур булсын. Ә хатын-кыз бит нур чәчеп торырга тиеш Боларның эчке нурлары сүндерелгән, көлгә әйләндерелгән. Өсләренә рәнҗетелгәнлек, тапталып яшәгәнлек чыккан Эчүчелекнең гаилә өчен нинди зур фаҗига икәнен бу төссез, начар киенгән, касмак төсле көйгән йөзле хатыннар белгертеп юра Гаиләдә күнме балалар газап чигә. Бәхетле балалык чорыннан мәхрүм ителә! Коточкыч! Шуларны кинога төшереп алып, ир-атларга күрсәтергә иде Юк. эчүчелеккә каршы көрәш бик формаль алып барыла Биредә Гөлсәгъдә аңлап җитмә! әп нәрсәдер бар Менә Сәях баш га эчемлекне өнәми иде Ул ялганлый белми. Дөреслекне, гаделлекне ярата Җыелышта кайбер начальниклар сөйләгәндә ялганын тота торган сораулар бирергә ярата иде Кыска гына: өч-лүрт җөмлә белән генә хакыйкатьне әйтә ала. Сөйләү сәләте юк. Аны җыелышка катнаштырмау ягын карыйлар, дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар. Күпметер вакыттан Сәях салмыш булып кайта башлады Әлбә п ә. җыелышта катыга утырта юрган сораулар бирүе дә бет те Иптәшләре шулай әйтә
Ипчек исерә бу Сәях, әллә тотып авызына салалармы? Гөлсәгъдә яшеренеп кенә күзәтергә кереште Эш сәгатенең беренче өлешендә норманы тутырып, иртәрәк китә иде. Сыра ларегы артына бара да сатучы хатын бе тән уртак гел таба. Теге аны эчкә уздыра Мичкәләр арасында
кечкенә ситсы пәрдә артыннан күзәтә. Менә Сәях утыз тиенгә бер кружка сыра алды. Шуңа өстәп йөз грамм акны салдырырга акчасы юк, билгеле. Әмма аның артында торган кызыл борынлы берәү Сәяхның җиңеннән тотты. Сәях аңа таба борылып елмайды. Танышы микәнни? Теге үзенең кружкасына йөз грамм салдырганда Сәяхныкын да сузды. Икесенә дә түләде. Кем булыр бу? Ничектер таныш чалымы сизелми. Бөгелмәнекеме әллә? Яңа шәһәр әле зур түгел, биредәге кешеләр ничектер бер-берләрен беләләр Автобуста, вахтада һаман бергә туры киленә бит. Ә бу чит. Ә нигә Сәяхны эчертә ул? Бөтенләй белмәгән кеше сыйлый алмый инде. Күкрәк турысы биеклегендәге түгәрәк стойкага килеп, кружкаларын уртлап алдылар да куйдылар. Сәях кызыл борынлыга сәерсенеп карый, танымый, исенә төшерә алмый шикелле. Теге нәрсәдер әйткәч, Сәях елмаеп, ияген какты. Таныды, ахрысы. Сыйлаучы ашыга иде, алар кружкаларын тиз бушаттылар. Сәяхка инде булган иде. Бик тиз башына китә, бер дә буена сеңдерә алмый Исерәм дип эчсә, су эчеп тә исерер, билләһи.
Ә бер көнне Сәяхны малярлар бригадиры Закуан сыйлап тора. Гөл- сәгъдә күзләренә ышанмый. Чөнки Закуанны яхшы белә. Беткәнче, саран, карун. Артында сөйлиләр: бер тиен өчен чукыныр, диләр. Хатыннар арасында үзен жәлләтеп сөйләнә Имеш, хатыны аны кыерсыта, әбәткә акча бирми Шулай ирсез хатыннар тарафыннан үзен кызгандыра. Тегеләргә ир-атны кар1ау тансык, сыйлыйлар. Закуан аларга буяуларның яхшырагын, акшарның әйбәтрәген бирә. Саранлыктан хәйләли ул. Дөрес. хатыны мәчкәй инде, саранның сараны. Юк, Закуанның Сәяхны эчертүе тикмәгә түгелдер. Нәрсәдер бар монда.
Озак «шпионлык» итүләрдән соң, Гөлсәгъдә бик нык уйга калды. Бу нинди хәл, әллә эчүчеләрнең берәр яшерен оешмасы бармы? Сәяхны һәр көн диярлек кем дә булса эчерә. Сыйлаучылар көн дә алмашынып тора. Нәрсә бу? Моны ничек аңларга?
Сәях кайткач аклана: бүген фәлән уңай белән бераз гына кәгеп алдык, ди. һаман шулай салырга сылтау табып кына тора Сәях. Сыра эчкәндә йөз грамм эләкмәгән көннәрдә утын сараенда берәр хатынның эшен эшли, куян сеткаларын рәтли, тавык кетәкләре ясый яки баз казый. Барыбер үзенең нормасын алмый калмый.
Сыл гау-сәбәпләр булмаганда, бар сылтаулар кулланылып беткәндә, көнчелек өянәгенә бирелеп ала. Гөлсәгъдә Сәяхның намусына тиярлек сүзләр әйтеп ташлый. Ир дигән кеше белән сугыша-сугыша тәмам гарык булды. Ичмаса эчендәге намусы кузгалмасмы дип. йөрәгенә кадалырлык сүзләр ычкындыра, һәм Сәях шунда кузгала. Гөлсәгъдәне гаепләргә готына. Сезнең бригадирыгыз мир үгезе Закуан анда барыгызны басып чыккан Бер син генә калмагансыңдыр. Кашларыңны эскәк белән нечкәртеп. каләм белән сызып... Түшләреңне текә итеп куеп, кәнтәйләнеп... Бу бәйләнгән кешенең үзенә каты итеп ябышу ысулы. Утка каршы ут җибәрә. Эчкечеләр моны яхшы үзләштергәннәр. Алар теләсә нинди алдауга, ялганга яки хыянәтләргә баралар Оятлары качкан, намуслары беткән.
Гөлсәгъдә горур, баш имәс, сер бирмәс хатын. Туры сүзле, шуңа иптәшләре арасында өнәп бетермиләр Аксыл шома битле, мөлаем чырайлы Андый горур, ягымлылар хакында гайбәт чыгарырга яраталар Күз күргән кешеләр чыгаралар. Гайбәт кемнәрнең генә тормышларын бозмый, ямьсезләми калдырды икән?
Ярый әле Гөлсәгъдә баланы авылга әниләренә кайтарып куйган чак иде. Сәяхны күбрәк эчергәннәр иде. ахрысы Кайтуга гайрәт чәчәргә, әтәчләнергә тотынды. Салдыру өстенә аны кемдер мактаган, мин-минлеген кәпрәйтеп җибәргән. Син уңган кеше, алтын куллы, синең кебек үткен кешеләр бик сирәк. Хатының гына синең кадереңне белми, янәсе. Сәях беркатлы утын пүләне туларның барсына ышана Ахмак! һәм бер үзен күрсәтеп ала: «Минме, мин укыган булсам, профессор булыр идем.
Минме? Менә мин кем! Сез чүп кешеләр белән чутлашып та тормас идем...» «Син исерек баш! — дип ачудан чыдый алмыйча әйтеп куйды Гөлсәгъдә. Беткән баш. өйләнгән булдың, гаиләңне дә карый алмыйсың. Эшләгәнеңне шайтан суы тыгынып бетерәсең! Балаңа да калмый! Эт адәм син. дуңгыз!»
Ә син, кәнтәй, анда Закуан барыгызны да!. — дип кычкырды Сәях әллә нинди куркыныч тавыш 'белән һәм мич арасында яткан балтаны алды да гимер караватның хромланган ак башларына чабарга тотынды. Гөлсәгъдә өйдән чыгып йөгерде Бер иптәш хатынында кунды Менә шушыны гормыш дип әйтеп буламы? Ә гомер уза. Шунсы тагы, мондый гаугалы гаиләләр шәһәрдә байтак. Барысы да шул аракы дигән иблис аркасында. Ә авылда үскән татар хатыннары сабыр. Эчүче ирләре изүендә көн итәләр. Аерылып-каерылып китүләрне белмиләр Андый эш нәселләрендә булмаган. Үзләрен юатып: сабыр иткән морадына җиткән, дип чыдыйлар. Чыдау иң төп өстенлекләре. Гомумән, татар хатын- кызы үзенең гаять сабыр, түзем булуы белән аерылып тора
Шулай бер тапкыр мул премия алгач. Сәях мастерны сыйламакчы булды. Моңа Гөлсәгъдә дә каршы килмәде. Сәяхның помбур буласы килә иде. Төрле пычрак, майлы эштә йөреп туйган иде Помбурның эше чистарак. Акчасы да шактыйга артык Сәях шуңа өмет итә. Тартакиев белән әйбәт утырдылар. Эчемлек пары башына киткәч. Сәях үзенең тел төбен аңлата алды. Тартакиев исә бик хәйләкәр, авыз эченнән нидер мыгырданды да бетерде. Өзеп берни әйтмәде, сүз дә бирмәде. Шаяру.гы җитди тонда: «Ярар, сыеңны кире костырма!» дип әйтеп ташлады Тартакиев.
Иртән вахтага Сәях килмәде. Иптәшләре Тартакиевка каш аегыннан гына мәгънәле күз сирпиләр. Кичә бергә булганнарын күреп калганнар, ахры. Тартакиев гамагын еш-еш кыргалый. карашын читкә ала. Сәях иптәшләренең нәрсәгә ишарә игүләрен сизенде ул. Берсе һаман Тартаки- ев алдына килә дә: «Сәях кая? Сәяхка ни булган?» дип шәрран яра Тартакиев нарядлар тутыра, путевкалар әзерли Теге тукынучыларга нуль әһәмият белән карый. Эченнән инде уйлап аллы: «Moiаен айныткычка эләккәндер, шайтан алгыры!» Җыен кара чәчле бораулаучылар арасында, кара җирлә калган солы көлтәседәй Тартакисвнын сары т узг ак башы әллә каян аерылып гора иде Ул. вахтаны озаткач, бү тмәдә кеше калмавын чамалады да милициягә чылтыратты. Сәях турында «Ә-ә, ул безнең үз клиентыбыз». дип кенә җибәрделәр
Тартакиев милиция идарәсенә килде. Сәях айныткычка гына эләкмәгән икән Хулиганлык эшләгән Хатынын кыйнаган Өйдә тавыш купканын ишеткән күршеләре милиция алып килгәннәр Милиция баракка урам аша гына Тәртип сакчылары килеп кергәндә Сәях хатынын якалап маташа. Милицияләр шаһит булганнар Протокол төзегәннәр. Ә бу бик зур документ «Ике ел», диде «дело»ны төзүче яшь кенә гей- тенант. Яңа гына эшли башлаган нәрсә. Эшенә ябышып ята Үзен бик күрсәтәсе килә. Бу инде сөйләшүләргә, үтенеп сорауларга, кеше хәленә керү дигән нәрсәләргә колак та салмаячак Үгетләүләргә нәфрәтләнәчәк Аңа кеше хәле гүгел, карьера кыйбат Законның һәр хәрефенә теше- тырнагы белән ябышачак Тартакиев аның белән бераз сөйләште, кылын тарткалады һәм нинди зат икәнен чамалады да бүтән сүз озайтмады Өлкән инспектор янына керде Бусы элекке таныш Бср-берсенә эшләре төшкәне бар һәрчак уртак тел табалар. Хәзер лә ул Гартакиевны аялады. Эшкә нокта куймакчы булды. Ләкин яшь лейтенант бик канын рәвештә каршы торды Икәүләп үзләренең нәчәлникләренә кереп киттеләр Күрше бүлмәдән яшь лейтенантның әтәчләнгәне ишетелеп горды Эшләр хәтәр икән, дип борчуга төште Тартакиев Яшь лейтенантның аягына сыер басмаган, гаиләсе дә юктыр, күрәсең. Кара, ничек ярпач ланч Хәер мин үзем дә аның кебек чакта кызыл авыз илем Нәчалник әмерен һәрчак арггырып үги идем Нинди дурак булганмын Нәчәлник-
ләр үзләренә эшләт! сләр-эшләттеләр дә артыма типтеләр. Алар дәрәҗәгә үрмәләде, мин лайга утырып калдым.
Инспекторлар сугыша торган ике әтәч кебек чәчләре тузып, йөзләре бүртенеп килеп чыктылар. Өлкән инспектор протоколны ертып чүп кәрзиненә атты. Яшь лейтенант: «Мин моны болай калдырмыйм!» — дип ысылдады. Өлкәне Тартакиевка бер язу тоттырды.
Сәях тәмам бетерешкән, суга баткан тавык кыяфәтенә кергән. Болай да кечкенә битләре уч төбе хәТле генә калган, шуңа борыны тырпайган булып тоела. Тартакиев аны үзе йөртә торган «Бобик»ка утыртты да буровойга алып кит ге. Сәях алгы урынга утырырга кыенсынды, артка посты. Аның дөньяны күрәсе килми шикелле иде.
— Дурак, нишләдең син? - дип Тартакиев рульдә килеш, башын бормыйча гына аны шелтәләргә кереште.— Мин килеп җитмәсәм. утыртып куялар иде үзеңне! Синең белән бер эш итәргә ярамый икән! Нинди чүп әдәм икәнсең! Ничек белмәгәнмен... Уф!
Ә нигә мине коткарасың, утыртсыннар иде. Шул кирәк миңа! Утыртуларын теләп йөрим Барыбер утырачакмын...
— Әллә тилердеңме, ни сөйлисең?—дип гаҗәпләнде Тартакиев кола-кларына ышанып бетмичә - Нәрсә син мине үртисең? Күпме көч түктем сине йолу өчен Үтә чыккан дурак!
— Коткарма сип мине, иптәш Тартакиев.— диде Сәях еламсыраган тавыш белән. Кире илтеп тапшыр! Әйе! Әйе! — Үз-үзенә бик зәһәр нәфрәттән эчендә ут уйнаганга шулай әйтте ул.
— Ачуны чыгарма, адәм түгел син, адәм тизәге! Кем инде үзенең хатынына кул күтәрә? Тизәк, тизәк! Әнә ата эт бервакытта ана этне тешләми. Бер очракта да тешләми!
— Давай милициягә кире илт! Давай, давай! Югыйсә син үз властеңны күрсәтәсең, властең белән җанга басып..
Җитте, ычкынган әдәм! дип башын борып ырылдап бүлдерде аны Тартакиев Мин сине кешегә санап йөрим, дурак! Үзең утырган ботакка үзең балта чабасың! — Аның болай да юан муенындагы тамырлар бүртеп чыкты, якасына сыймас хәлгә килделәр. Руль тотып барган куллары да калтыранды һәм «Бобик» каршыга килгән «Урал»га орына язып үтте Чөнки Сәяхның: «Властең белән җанга басып» дигән сүзләре аның характерындагы яшерен чалымга барып тиде. Эш шунда. Тартакиев бик тә властьлык итәргә ярага. Мактауга мөкиббән китә. Үз көченә үзе сокланып кәпәренә, властьны арттырып куллана. Бу рәсми хуплан- маса да, дәшми генә астан юл куялар. Мондый башлыклар эшчеләр тирен нык сыга. Сәяхның болай кирегә сукалап маташуы. 1әмам акылсызлануы шуңардан да иде. Мастер үзенә тәлинкә тотучы бер жуликны һәр эшне карусыз эшләп барган, ләкин башбирмәс. тискәре бәндәдән артык күрә. Бу хәлгә күпләрнең бик ачулары килә. Ләкин турысын әйтергә шүрлиләр. Тартакиев эчендә кинә саклаучан. Эштә үзенең куштаннары аша сиңа бер-бер кырын китерүе мөмкин. Беркем дә гөнаһсыз түгел. Сәяхның да аргы юеш. Бары салмышлыкка бирелүе аркасында. Барысы да үт булып эчкә җыелып килгән һәм хәзер шулай тышка бәреп чыкты. Салыр! а ярата торганнар белән мастер бер дә әдәп саклан маташмый. Аларның йомшаклыкларыннан файдалана, тупас кылана. Рәнҗетергә, кимсетергә күп сорамый. Шуларга тагы үз-үзенә ачу өстәлә. Кичә эчүгә бүген бик нык үкенү, көчсезлек, гамьсезлек. Үз тормышыңны үзең бозасың. Үзеңне кулга алырга көчең җитми. Шайтан суы белән көрәшәсең, әмма барыбер шайтан җиңә. Ник бу болай? Нишләп мин бу тозакка эләктем? Юк. бүтән якын да бармыйм Ант итеп бераз iоргач, эчтән шайтан гавыш бирә, эчәргә таләп куя башлый. Шундый каты таләп. Бу вөҗүди таләпкә каршы торып булмый Тагы, тьфү, гагы Уф. инде нишләргә? Аяклар үзләреннән-үзләре сыра ларегы янына таба атлый. Адымны туктатырга мөмкин түгел. Эчтә шайтан бунт куптара.
Уф. Iагы беттем... Сыра ларегы янында эчәргә акча теләнүче алкаш каргана Ичмаса сугыш чыксын иде. китәр идең дә бетәр идеи...
Эчкәннең икенче көнендә Сәяхның махмыры булмый, башы авыртмый иде Хәзер дә аның башы саф. «шөрепләре» әйбәт эшли Ул Тар- такиевның авырта торган сөяленә басты, шуның белән тегене чыгырдан чыгара язды. Беткән баш беткән, дип уйлады һәм эчендәген беткәнче түгәргә булды.
Куштан этләреңнән талатырсыңмы, иптәш Тарта киев9 диде аңа һөҗүм иткәндәй. Ачудан ак-караны аермый ахры, «иптәш Тартакиев» дип эндәшә. Әйтерсең лә алар кичә генә кыза-кыза бер-берсенә дуслык сүзләре сипмәгәннәр, күпме вакыттан бирле черәшә-черәшә бергә тир түкмәгәннәр. Ачуланышмаганнар, аннан дуслашмаганнар Менә тагы мөнәсәбәтләр өзелде, шайтан алгыры!
— Әтәчләндең дә. инде астыңа кәк итәсеңме9 — дип Тартакиев ян казнасы белән генә ырылдап куйды.
Буровойда шәм күтәреп маташалар иде. Сәяхны эш шунда ук йотып алды... Шактый эшләгәч кенә аңа аек акылы кайта башлады Нишләдем мин. ахмак, дип. эченә пошаман йөгерде. Ул бит Таргакисвны үзенә хәерхаһ игәр өчен ресторанга алып кереп сыйлады. Ул үзен бурильщик ярдәмчесе итеп күтәрүләрен өмет игә Ике ай укып га кайткан иде Әмма һаман күтәрмиләр. Буровойда горле вак-төяк эшләр эшләтеп йөртәләр. Ә күтәрү туры Тартакиевка бәйләнгән. Ул суза да суза. Майламыйча таба купмый дигәннән чыгып, сыйлаган иде. Утырганда шул хакта сүз арасында сиздереп тә алды. Әмма Тартакиев усал, хәйләкәр. Тешен дә агартмады, ишетмәмешкә салышкан сыман итте. Сәяхның чыгымчылавы, үз-үзсн бетереп i ашлардай булуы моңардан гына түгел. Сыйланып төн урталарында өйгә кайткач, хатын белән чарпалашудан да иде. Барысын шул харап итте. Кайнар кул аегына Гөлсәгъдә килеп керде. Күршеләр участковыйны дәшеп куйганнар..
Буровойдан кумасалар бүтән эчмим, ташлыйм, ди-ди. эчтән ант игә-игә багана күк кагып тора ул Җыелыш башланыр алдыннан гына бүлмәгә горком инструкторы килен керде һәм туры президиумга барып утырды. Ул төскә-биткә чибәр, магур фигуралы, бик затлы киенгән яшьрәк хатын-кыз иде. Местком председателе урынбасары Кәкүшсн юмакайлы елмаеп, аның колагына нидер әйтте дә Әкрәмовка утырырга кушты. Ул утыргач, җыелышның көн тәртибен алдындагы кәгазьдән укып игълан итте. Тагы горком инструкторына ләббәйкә китеп, колагына нәрсәдер пышылдады һәм беренче көн тәртибе буенча сүзне аңа бирде Яңа ел елкасы кебек бизәнгән хатын торып басты, катыргысын икегә ачып, укырга тотынды. Тынычлык советының «Көньяк Африкага азатлык» дигән декларациясен тикшереп, карар кабул итәргә тиеш ле икән Декларация текстында Көньяк Африка апартеидын бик каты гаепләү, дискриминация сәясәтен фаш итү көчле иде. Без, сонет кешеләре, беравыздан Көньяк Африка!а азатлык таләп итәбез! дигән катгый сүзләр белән тәмамлана декларация Хатын укып бетергәч, катыргысын япты да урынына утырды Шунда Кәкүшев: «Кемдә нинди фикерләр булыр, иптәшләр?» дин. залдагы.тарта төбәлде. Кешеләр тын калдылар, авызларына су канканнармыни. Юк. кемдер уртадагы рәттән: «Барыбыз да риза», дин куйды Икенче берәү: «Принять в целом!» диде Кәкүшсн «Димәк, иптәшләр, барыбыз да шушы декларациягә бертавыштан кушылабыз, шулай бит* Каршылар юкмы9 Юк Танышка куеп тормыйм. Контора эшчеләре Көньяк Африка Республикасына азатлык таләп итәләр... Ул горком инспекторына каран алды, аңардан боерык ымы көткән кебек иде. Ләкин хатын ым какмады. Кәкүшевның яңак калкымнарында уч төбе кадәр алсулык пәйда булды Җыерчык белән бөрешебрәк торган өске ирене җәелә төште, сары тешләре күренеп китте Көн тәртибенең икенчесе персональ >ш Шуның буенча сөйләр өчен сүз контораның кульгура-масса бүлеге методисты, женсовет председателе
Соня Валеевнага бирелә. Әкрамов. торып бас!» — дип. Кәкүшев үзенең күршесенә карады да урынына чүмәште.
Соня Валеевна калкынды, алдындагы кәгазь битләрен рәтләштерде. Тәбәнәк буйлы, түгәрәк битле, үрдәк борынлы, зур авызлы яшьрәк хатын-кызның тавышы чәрелдегрәк чыга иде. Ахрысы, нервылары бик үк утырып җитмәгәндер. Үзе ир-ат күзенә керерлек итеп киенгән Түше ярыйсы гына ачык, кофта төймәсе түбән иде Күптән түгел яңа йорттан фатир алды. Хәзер шуны эше белән акларга тырышкандай. Әкрәмовны эттән алып эткә сала иде. Хәер, безнең кырыс тормышның кагыйдәсе шул: кемне дә булса тәнкыйть итеп кенә син башлыкларга ярый аласың.
Соня Валеевна хаклы һәм урынлы тәнкыйть итә. шайтан алгыры!
Эчкечелек бик яман чир. Иң әшәке бәла! Ни үзенә рәтле тормыш юк. пи гаиләсенә Өстәвенә бергә эшли торган коллективның геңкәсенә тия. Үзенең бер әшәке нәфсесенә баш була алмау аркасында. Кем аңа шундый хокук биргән? Әкрамов таза тирә-юнебезне эчеп-исереп пычрата. Өендә җәнҗал чыгара. Күршеләренә дә тынычлык бирми. Менә ничә кеше аның өстеннән язып китерде. Барактан күчерегез, түзәрлегебез калмады, диләр. Безнең контораның сабырлыгы төкәнде. Әкрамовка күпме ярдәм итәргә теләдек, үгетләдек, иптәшләрчә үтендек. Юк. ул безнең кешелек хисләребезгә төкерде генә, иптәшләр..
Юк. төкермәдем, дөрес әйтмисең. Соня Валеевна1 дип мыгырданып әйтеп куйды Әкрәмов юаш кына.
Ә ни өчен эчүдән туктамыйсың? - диде чәтер-чәтер Соня Валеевна. Әкрәмов телгә килгәнгә җанланып, ягъни аның сөйләгәннәре тәэсир итми калмады. Чөнки ул җанга үткәреп сөйли белә шул.
Фатирсыз интеккәнгә.. Әкрәмовның сүзе авыз яныннан узмады. Җыслыштагылар үзара пышылдашып алдылар. Ишеткәннәре кайсы көлде. кайсы: «Дөрес!»—дип әйтеп куйды.
Игътибар иткәннәр шуны күрер иде: менә кыска эш кожаны, кирза итек кигән ябыграк кешене бик яхшы киенгән, симез, тук адәмнәр талкыйлар. Күзен ачырмыйлар Урынлы тетәләр. Әкрәмов тир түгеп эшләүче. Ул эшләп чыгаручы Матди байлык булдыручы. Ә аны талкучылар берсе дә матди байлык арттыручы түгел. Тугыз тир түгеп ил хәзинәсен баетучылар җилкәсендә баручылар. Алар буровой эшчесе Әк- рәмовтан бар яктан караганда да әйбәт тормыш белән яшиләр. Яхшы квартирларда торалар Эш хаклары да югары Махсус тәэмин ителәләр. Төрле каналлар аша. Әкрәмовта боларның берсе дә юк. Тик аның учларында тояктай каты сөялләр һәм аркасында тир тозы бар. Әмма матди байлыкка өлеш кертүченең әз генә гаебе дә гаять дәрәҗәдә күпертелә. Юк. эчкече Әкрәмовны акларга итеп башка килми мондый уйлар. Просто гаделлекнең тулы түгеллеген күңел искәртә. Күңелдә уңайсызлык барлыкка килә Эшли торган кешене эшләми торган бәндә хурлаган шикеллерәк хәл бит Соня Валеевна берләшмәдә генә. Анда күп ир- атларның ястыгы булган, диләр. Бер геологның хатыны аны ире белән тотып, горкомга бик каты язып биргән. Фактларны кире кагарлык булмаган. Шуннан соң Соняны бу конторага китереп сыладылар Үзе шактый пычрак кеше сине пычраклыкта гаепли. Мәгәр дөрес гаепли ул. Ләкин үзе чистарак кеше гаепләсен иде. Гарьлек булмас иде. сүзләре дә чын. үтемле булыр иде.
Ялганлама. Әкрәмов. квартира бирсәләр дә эчәчәксең син. Инде ничә тапкыр безнең алда тәүбә иттең, барысы да буш сүзләр генә булды! Соня Валеевнаның муен тамырлары бүртеп чыкты, ияген, гамак астын көрән таплар каплады. Ул үз сүзләреннәнме. файда итәм дип ышаныпмы, тәмам ярсый башлаган иде. Күкләшев аны тыя төшәргә мәҗбүр булды.
Сөйләргә тагы бер конторда эшләүче күтәрелде. Бу үзе дә эчәргә бик ярага. Әкрәмов белән дә стакандаш булганы бар. Хатыны бик усал, бер тиен кулына тоттырмый. Шул хатыны тыюы аркасында гына юньлеләр
рәтенда йөри. Үз хәлен дә аңлап, ул йомшак сөйләде. Бераз төрттереп тә алды тади эшченең эчкәнен бик тиз күрәләр, ә начал ник. төрнекен күрмәмешкә салыналар, диде. Мисаллар китерергә курыкты Югыйсә мисаллары кырында гына утыралар иде Әнә. Берләшмә инженеры арт йомшагына капсюль тектергән, хәзер эчми Гомумән, залда эчми торган кеше берәү дә юк Хәтта хатын-кызлар да эчемлекне читкә куймыйлар Аларны гаепләп тә булмый Авыр эштә эшлиләр Горкомда берничә татар капсюль белән йөри диләр
Бер-ике эшче эчүнең нидән килеп чыгуын, аңа этәргән сәбәпләргә ныграк тукталды Акыл белән сөйлиләр Болар эчемлек колы булмыйлар инде. Нинди генә җайлы урынга куйсалар да. тотнаклы булачаклар. Әкрәмов йомшак, тотнаксыз шул. Җитмәсә, гаделлек аның тормыш кыйбласы икән. Үткән чыгышында Әкрамов эчен ачкан иде «Гаделсезлек күрсәм, бик каты ачу килә, һәм ачуны басу өчен эчәм!» дигән иде ул. Разве мондый кредо белән яшәп була.’ Юк. иптәшләр Юләрлек бу. чеп-чи тилелек! »
- Ул эчә белми эчә! дип сүз кыстырды залдан кайсыдыр
Җыелыш эчүчелекне нәләтләргә, фаш итәргә тиеш җирдән ничектер кешеләрне шул бәлагә кигерә торган сәбәпләрне тормыш эченнән чүпләп алуга күчте. Горком инструкторы моңа чылан утыра алмалы, сүз алып гайрәт чәчәргә тотынды Эчүчелек ул капитализм ка тдыгы тиде Эчкече безнең арабызда капитализм мәетен йөртүче ул Аңа безнең тормышта урын булмаска тиеш. Безнең таза эшчеләр сафында капитализм микробы булмасын. Без ул микробка җәелергә ирек бирмәбез Юк' Кайбер иптәшләр бу җирәнгеч авыру таратучыга җавапсыз карыйлар Җиңел генә фикер йөртәләр. Эчүчелек ул эшләп чыгару планнарына аяк ча та. продукцияне киметүгә сәбәпче була. Шуңа күрә эчүчелек җинаять итеп кара нарга, шулай бәяләнергә тиеш ана Ә бу коллективта эчүчеләргә тәкәллеф белән карыйлар икән Биредә Алмаз Борисовичның да демократичный булуы сәбәптер мөгаен. Моны болай гына калдырырга һич ярамый Капитализм чирен таратучыларны коллективтан берсүзсез куарга кирәк!
Сорау бирергә ярыймы'’ дип бүлдерде аны кемдер Бу А ткин икән. Ул җыелыш башында ток иде. сонарак кереп утырган ахрысы
Ярар. Алкин, сөйлә, диде Кәкүшев горком инспекторына карагач һәм аның «сөйләсен» дигән ымын алгач.
Алкин һәрвакытта! ыча сүзен рус халкына рәхмәт белән башлады
Рус халкына рәхмәт, ул безгә бөек эшләр башкарырга ярдәм итә. диде һәм фикерен җыеп тынып торды Җитү чәчле башын учы белән сыпыргалап алды Менә сез эчүчелеккә капитализм калдыгы, дидегез. Әкрәмов бит сонет чорында туып, колхозда тәрбия алган Каян килеп ябышкан аңа капитализм калдыгы? Бусы бер Икенчедән, аның бабасы да. әтисе дә эчмәгән, чөнки у т заманда татар авылларында эчемлек дигән нәрсәнең исе дә булмаган. Аракыны бары 1930 е т тарда авылларга масса төстә кайтаралар Тарихчы Биляловнын китабын укыгыз Шуңа күрә Әкрәмовның эчкечелек белән авыруы ничек капига титм калдыгы булсын, ти? Ул социализм чорында эчәргә гадәт тәнен киткән Шулай булгач. Әкрәмовның чире социа титм чире була гүге тме"’
Президиумда утырган хатынның кабартма бит төренә кызыллык бәреп чыкты, алтын алкалы колак яфраклары семофор утыдай яна иде Ул каушабрак калды кебек, кашлары җыерылган, иреннәре җептән тарт ы т ган. бармаклары алдында яткан кәгазь бит төрен гиз-гиз актара Бу хәрәкәтен үзе лә абайламый кебек Кәкүшевнын коты а тынды, торып басты бу куркыныч хәлдән коты ту әмәлен таба а тмый аптырады Горком инструкторын хурлыкка капыру бик тур скандал тудырачак Моңа сәяси юс биреп күпертәчәкләр Аннары йөрс җавап тотып Шулай ык- мык Ionian 1.1 куштан ярдәм, ә ки т те
Б\ гошмани чыт ыш. моны бо тай калдырырга ярамын, ди ге бик сизгер һәм белдекле, тәкъва тавыш белой. Сәяси диверсия Куштан
тагы горком кешесенә кәнтәйләнергә иткән иде, ләкин Кәкүшевнең зиһене һәм батырлыгы алга чыкты, ситуацияне үз кулына алырга кирәклеген сизде.
— Бернинди диверсия! диде ул кәнтәйне бүлдереп һәм хатынга карап-карап алды. Нинди тәэсир бирә аның мондый чыгышы, шуны хатынның йөзеннән укыган кебек итә Алкин, бар хәзер үк җыелыштан чыгып кит! Ишетәсеңме, син безгә эшләргә комачаулыйсың! Кәкүшев- ның тавышы катгый, аяусыз иде.
Эчеп килгән дә, понимаешь! дип аваз салды кайсыдыр. Кәкүшев дәһшәтле, киеренке, янаулы чырай белән басып тора. Алкинның чыгуын көтә. Хәзер Алкинның иптәшләре аның чыгып китүен үтенә башладылар. Куштан-ялагайлар шау-шу кубардылар. Алкин, ахырда, нидер мыгыр- дана-яный урындыклар арасыннан кысыла-кысыла ишеккә юнәлде. Ул ишекне япкач. Кәкүшев теге хатынга башын бөгеп, нәрсәдер аңлатты, берничә мәртәбә чигәсенә бармагын куеп алды. Ягъни ычкына башлаган- рак. сәер гадәтле кеше. Хатынның бераз кәефе килгәндәй булды, кашлары турыланды, хуплап, ияк каккалап торды. Янәсе, мин барын да аңлыйм Ул иртәгә горкомда «мнение» тудырмас шәт. дигәндәй Кәкүшев тә бераз тынычланды шикелле.
Җыелыш дәвам иттерелде. Кәкүшев җыелышны йомшаграк эзгә төшерә алды Каты бәрелүчеләрне тиз туктатты. Җыелыш Әкрәмовны эшендә калдырды һәм соңгы кисәтү ясады..
Кәкүшевның Сәяхны коткарып калуы Зәйдә канәгатьлек тудырды. «Молодец. Кәкүшев!» — дип уйлады ул Тик башына бүтән уйлар да килде. Алкин аракы турында дөрес әйтте бит. шайтан алгыры. Бер дөрес сүз ычкындырды, шуны күгәрә алмадылар. Куштаннар ябырылып дәррәү кире кактылар. Дөрес сүз әйтергә тамчы да ирек юк Алайса нигә без «Көньяк Африкага азатлык!» — дип лаф орабыз, өндәмәләр кабул итәбез? Үзебезнең хәлне күрмибез.
Кара, нинди көфер уйлар башка килә. Тьфу. тьфу. телдән ычкына күрмәсен тагы! Ул башына килгән хаклы фикерләрдән куркып калгандай булды. Фикерләрен куып җибәреп, башка нәрсәләргә уен күчереп азап-ланды. Хаклы фикерләр—үҗәт, тиз генә китмиләр, югалмыйлар иде...
айкин Мәскәү Главгеология разведка трестының Бөгелмәдәге фи-лиалы лабораториясендә бүлек мөдире иде. Бораулау контораларына геологик катламнар картасын сызып-әзерләп бирүчеләр белән җитәкчелек итә. Узган атнада «Акташнефть» берләшмәсендә бик зур киңәшмә булды. Анда Байкин да чакырылган иде. Бораулау конторасы директорлары геология хезмәтен бик каты утка тоттылар. Геологик катламнарның карта-сызымнары бик халтуралы төзелә. Ә катламнарны бораулап тишкәндә бер дә көтелмәгән хәлләргә юлыгасың. Йә обвал, йә йотылуга килеп кабасың. Авария бер дә сәбәпсез булмый. Менә утырасың скважинаң төбендә ясин укып Геология хезмәте безне аварияләрдән әз булса да аралап ала торган аерым катламдагы ихтимал хәлләрне кисәтерлек карта-белешмәләр бирергә бурычлы. Моның белән бик җитди шөгыльләнергә кирәк, чөнки катлаулы аварияләр миллион сумнарны ашый. Эшчеләрнең матди хәленә дә нык суга.
Лабораториядән халтура чыкканны Байкин яхшы белә. Ул аерым катламдагы токымнарның ничек урнашуларына әһәмиятне юнәлтте. Аерым нефтьле мәйданнарның катламнар кара-сызымнарын шпаргалкасыз төзетергә тырышты. Лабораториядә химик-физик термик һәм бүтән яктан тикшерүләр шкаласына яңа пунктлар өстәде. Тагы башка эшкә файда китерер дип өметләнгән структуралар кертеп карады. Әмма күрә: бернинди яңарыш сизелми. Нилектән бу? Ул керткән төзәтмәләр лабора-
ториядә эшләүчеләргә эш күләмен арттыра иде. Ә беркем дә артык тир түгәргә теләми Пробирка, приборларны чистартуны эшкә саныйлар
ргык оер хәрәкәт ясамыйлар Чөнки эшне яратмыйлар. Ә намус кайда дисәң, намус юк ул. намусны ашап бетергәнбез инде, бүтән калмаган, ди-ди телләренә салыналар. Гамәли тормыштан килгән тере, файдалы фикер-ниягләр эшкә кушыла алмый Читтә калалар Аларны шпаргалка-шаблон ташкыны агызып алып китә дә йогып бетерә, һәр җирдә шпаргалка Шунлыктан производство алга бармый, үзен-үзе кабатлап оер урындарак таптана. Ана кыю фикер, ният-ачыш. акыл юнәлеше бирелми. Бәла бит бу! Котылу мөмкин булмаган хәл «шайтан тәгәрмәче» барлыкка килә. Нишләргә? Өстә әзрәк уйлыйлар микән шул хакта?
Тагы шунысы да бар: бораулаучылар җирне тишкәндә без әзерләп биргән катлам карталарына карап та маташмый. Кайсы аны файдасыз дип белә, кайсы андагы билгеләрне рәтләп аңламый.
Киңәшмәдә файдалы фикерләр дә әйтелде. Ләкин ул фикер-ниятләрне әз генә гамәлдә куллана башласаң, шул фикерләрне әйткән кешеләр үзләре үк моңа каршы киләләр. Байкин мондый хәлләрне күп сынады инде
Байкин залдан Тугаев белән бергә чыкты. Тротуарда тегене-моны сөйләшеп торганда, алар янына әллә каян Андрей Казан килеп баегы. Какча гәүдәле, ягымлы чырайлы, сыгылма адымлы, башында искерәк эшләпә, кулында кирза сумка иде. Иң элек Тугаев белән бик якын игеп исәнләште, аннары Банкинга кул бирде.
Сез танышлармыни? диде Байкин. аларнын дусларча исәнләшүләренә шаккатып.
Нинди генә танышлар әле! дип куйды Тугаев мөлаем елмаеп Без бергәләп бер пот тоз ашаган кешеләр Ул әле Байкиша. әле Андрейга сынаулы карашын төбәде Андрей шунда ук аңлатты.
Без Пегя белән күршеләр, диде Дөрес, ул фин йортында особ- някга тора. Без ике катлы йортта янәшәдә Аның әнисе белән минем апа ахирәг дуслар..
Биредә шунысы кызык чыкты: Тугаев. Байкин чын татарлар, ләкин татарча белмиләр. Пегя. аңласа да. сөйләшергә җөрьәт итми Тугаев исә Принципиаль гагарча сөйләшми иде. Армиядә шулай өйрәнгән өчен генә түгел, ә урындагы кеше булганга күрә дә Татарча сөйләшсәң, үз милләг- тәшеңне якын иткән, башкалардан аерган кебек була Аннары татарча сөйләшкәнне өстәгеләр дә өнәми Тугаев моны хаклы дин саный, бер авыз сүз татарча ычкындырмый. Ә Андрей, чын рус. үзенә әз генә килешле акцент белән саф татарча сөйләп тора
Әйдә, алып кайтам, диде Байкин, аны көтеп горган Газ 61 машинасына ым i.rn Мән ы iiinii ТӨП Йөрисен?
Илаһи эшләр белән, беләсең. I поселокта берәү үзен указлы мулла итеп игълан иткән. Күп садака кереме бар Кемдер шуның өстеннән шикаять язып, газетага җибәргән. Дин бүлегенә биргәннәр Ләкин самозванецны таба алмадым. Юлым уңмады Аның сүзләрен тыңлап бетермәс борын Тугаев, китәргә ашыкканын белдереп, саубуллашырга кулын сузды Ничектер карашын читкә ала иде Икесе дә аның учына бармак очларын кертен чыгардылар Тугаевны кемдер ашыктырып дәш те. Ул бераз кәкрерәк аяклары белән кызу-кызу а глады, зур башы, алгарак иелгәнгә, җилкәләре эченә чумган шикелле булып тоела иле.
Юлда Андрей исә Тугаев белән кайда, ничек танышуы турында сөйләп кайтты
Ул сугышта «смерш»та эшләгән, диде Андрей, бар сөйләгәннәренә йомгак ясагандай Мин аны югары башлык булыр дин уйлаган идем, ничек гер артык үрли алмаган... Әллә хатын-кыз аяк чалганмы’ Ә?
Аяк чалучы тагы өченче нәрсәдә бар Ул чынны яклау, хакыйкать яклы булу, диде Байкин ничектер мөлаем елмаеп.
Син үзеңнән чыгын әйтәсеңдер, аңлыйм. Сине шуңа үрләтмәгәннәр дер...
Шулайрак. Ялганлый алмау минем бәлам...
Мине дә шул сыйфат кешелектән чыгарды бит. Сөйләгәнем бар...
Кайберәүләр күрә торып, караны ак дип әйтәләр. Мин шуңа бик гаҗәпләнәм. Яшьләр, әле эт каешына әйләнмәгәннәр шулай икейөз- ләнүпе гадәти хәлгә саныйлар. Менә фаҗига кайда.
Мәктәптән күреп үзләштерәләр. Кибетче, база директоры, райком, горком кешесе балаларына укытучы бер очракта да икеле куймый, һәркем аларны яклый Педагогика чүп ул тормыш кырыслыгы алдында. Бар нәрсә дә бер-берсенә тыгыз бәйләнгән шул...
Сөйләвең буенча, син татарлар өчен янгансың, ә? — Байкин сүзне кызыклырак эзгә кертергә теләде.
Юк. чыганакларда татарларның тарихы төрле юллар белән бөтерелә баруына тап булдым. Татармы ул. маримы миңа барыбер. Ә халык тарихының эзен төрле нәрсәләр белән күмдерү, югалту шул халыкның киләчәген бетерү дигән сүз. Бу эш бик оста, хәйлә-мәкер белән эшләнгән. Нацменнарга карата шовинистик сәясәтне Иван патша вакытында ныклы гамәлгә кертәләр. Мин шул нәрсәне күрдем һәм шуны әйттем. Әмма бу сүзем «орган» кешеләренә ошамады. Өстәп төрле ялалар яктылар һәм җәзага дучар иттеләр...
Ә бит күрмәскә, белмәскә, белгәнеңне язып чыкмаска булган булыр иде? Шулаймы?
Мине абындыру өчен шундый чыганаклар биргәннәр, дип тә уйлыйм кайчак. Хәер, татарларны ничек бетерүне язып чыкмасам да, барыбер утыртырлар иде. Әмма татарларга зыян гына эшләдем: миннән соң ул чыганак-язмаларны каяндыр соратып алганнар да юкка чыгарганнар, ди. Төрмәдә бер бик көчле востоковедны очраттым. Миңа тап булган материаллар белән таныш икән...
Гомумән, татарның тарихы юк инде аның. Шулай бит?
Русларның татарга карата мөнәсәбәте башкачарак бүтән нацмен- нар белән чагыш (ырганда. Шул сизелә, нык сизелә Ул нәрсә бик нык эчкә яшерелгән, күп нәрсәләргә төрелгән.
Ә бит әйтәләр: үткәне булмаганның киләчәге дә булмый дип.
Менә хикмәт тә шунда шул. Татарның киләчәге булмасын өчен, үткән тарихын әкрен-әкрен бетерә барганнар. .
Болай алганда, рус булдың ни. татар булдың ни - барыбер инде?..
Татарны икенче сорт итеп карауларын син бит беләсең?—Ул. нигәдер йөзе сүнеп, тирән көрсенеп куйды. Тирәнгә керүдән курка иде булса кирәк, аннары һәркемнән шикләнү дә бар аңарда. Байкин аны исәпләде: менә кайсыбер баланс ничек төзелгән — үзенә файдалы булмаган нәрсәләр турында кайгырта. Үзенә зарар гына китерәсен белеп торса да. гаделсезлекне ачып сала. Фидакарьлеккә бара, һәртөрле гена- ларына гаделсезлеккә нәфрәт салынган, ахрысы Ләкин мондый фидакарь җанлы, гали рухлы затлар бик сирәк шул. Күпчелек адәм начарлык, гаделсезлекләр белән килешеп, шуларга җайлашып яши Мәҗбүрияткә буйсына. Ә мәҗбүрият бик хәтәр, аяусыз. Аның өчен адәм заты бары бер пешка гына. Без барыбыз да пешкалар инде, дөресен генә әйткәндә.
Тормышта гаделсезлекләр булып тора. Күпме гаделлек булса, гадел-сезлек шул тикле ахрысы Гаделлекне кешеләр күрмиләр, шулай тиеш, дип уйлыйлар. Гаделсезлек күренә, һәрчак күзгә төртелеп тора. Байкин- ны тормыш юлына чыгарган Платон Никитич та хаксызлыкка бик каты каршы килә торган борынгы тәрбия алган зат иде. Андрей Казан белән бергә үскәннәр Нишләп алар икесе дә намуслы зат булганнар, ә бүтән иптәшләре мөхиткә яраклашуга авышкан? Намусларын таптаганнар. Димәк, намус аларда көчле хис булмаган Платон Никитич әйтә иде: һәр кискен хәлдә дә намус шансы бар. дип тәкьрарлый иде. Ни өчен берәү үз иптәшен сата һәм тыныч йоклый, яши ала, ә икенче берәү исә үзе белән
янәшәдәге хезмәттәше өстенә яла ягуны гаять зур түбәнлек саный, мәҗбүр итсәләр лә. бу эштән баш тарта? Кешеләрнең психологияләре төрлечә булуданмы. әллә тәрбияләнме9 Берәүне әйтик, иптәше өстеннән белешмә бирергә кысалар, ул шул кысуга чыдый алмый Биредә ул гаеплеме? Халыкара Нюрнберг процессында әйтелде үтерергә боерык бирүче һәм шул боерыкны башкаручы да гаепле, диелде. Бездә бары боерыкны үтәүчене генә гаеплиләр Ин элек иптәше өстеннән донос язар! а мәҗбүр иткән за гны гаепләргә кирәк Әйтерләр, приказ бирүче ил мәнфәгатен кайгыртып шулай эшли, анын гаебе юк. диярләр Ләкин Ватан исеменнән кешене җинаять эшкә этәрү үзе җинаять Бу бернинди киртәгә дә сыймый Аңлыйм. Ва>ан мәнфәгате бар нәрсәдән өстен булырга тиештер, мөгаен. Әмма кешенең кешелек дәрәҗәсен бетерү, изү хисабына сакланырга тиешме ул мәнфәгать? Моның бер дә бүтән әмәле юк микәнни? Әллә бу адәмнәрнең мин-минлекләрен сындыру өчен дә эшләнә микән? Бәлки, бу әле адәмнең үзе өчен дә файдалыдыр’’
Юк. шайтан алгыры, баш үз ихтыярыңнан тыш уйлый-уйлый әллә нинди урман-чыгырманнарга кереп китә һәм әйләнеп чыга да алмый Ин яхшысы уйламаска, уйламаска
— ер-икс көннән соң Байкин нефтьчеләр коммутаторы аша Тугаевка чылты- 1S pan ы Үзләштерәсе мәйданнарны карап, рельефын күзәтеп кайтырга иде
Скважина урыннарын билгеләү мөһим Кайсы скважинадан нинди гокым өлгеләре алуны тәгаенләү сорала, һәм тагы бүтән хәлләр Тугаев Байкиннын ниятенә кушылды. Анын да үзләштерәсе җирләрне күрәсе килә Ләкин бүтән ноктадан карап. Кайсы вышканы кайсы урынга күчерү җайлырак һәм экономиялерәк булыр’’ Электр линиясе еракмы болар бик әһәмиятле Кайсы вышканы сүтмичә генә өстерәгеп күчерергә мөмкин’’ Бу нәрсәләрне урынга барыгг. күреп кенә уңай хәл итеп була.. Кыскасы, алар фәлән числода барырга сүз куештылар Сөйләшенгән вакытта Байкин машинасы белән 1-поселоктагы Тугаев конторы алдына килен туктады Вахталар китеп беткән, гараж ишегалдында бер машинада күзгә чалынмады Байкин конторга керде Тугаев юк иде Запчастьлар юлларга Кләүле станциясенә киткән, диделәр Без сөйләшкән илек, диде Байкин аңа белешмә бирүче бухгалтерга. Миңа беркем берни әйтмәде, дип. сүзне беткәнгә санап, үз кәгазьләре өстенә кадалды ул Байкин коридорга чыкты, ишектән Тартакиев кереп килә иде.
Ул синең машинамы? Тугаев синен белән барырга кушты, диде ул гөрелдек тавышын күгәрә төшеп. Байкин аптырады ла калды Аның бу бәндә белән бер дә очрашасы, эш эшлисе килми иде Көньяк Уралда сугыш тәмамланган өзек елларда бергә чиләнергә гуры килде Бер-берсен алар шунда бик нык белделәр, һәм бер-берсенә бик каты дошман булып беттеләр Байкиннын эчендә Тартакиевка карага бетмәс нәфрәт хисе урнашып калды Ул заманда Тартакиев чапмаган- юнылмаган тупас холыклы, мин генә дип йөрүче, бүтәннәрне чүпкә дә санамаучы бик гаярь зат иде Анын өстә кодрәтле терәге бар. шуңа масая, бернидән дә курыкмый, лиләр иде Тартакиев ул чагында яшь. көчле иде Хәзер бераз үзгәргәндер, билгеле. Тыштан кеше үзгәрсә лә. эче анын. гадәттә, шул килеш кала Менә юл iap гаг ы очраштырды Моннан беркадәр вакыт элек буровойда күрешкәч, үзен көчләп кенә бер-ике сүз а гышкан иде. Тартакиев исә алар арасында берни дә булмаган, барысын оныткан төсле иде Аңа шулай булу файдалы, күрәсең Андыйлар хәзер коерыкларын кыстылар Чөнки заман әз генә яхшы якка үзгәрә башлады
Син мине яратмыйсың инде, шулай ла чыдарга туры килер, диде ул кул биреп, шаярткан һәм барыгг да уенга борган кыяфәттә. Бик туры бугырга тырыша идеи Ул әйтеп бетермәсә дә. фикере аңлашыла әллә кем була
алмагансың әле. янәсе.
Туры барсаң, баш бәрелә, дигәнне син яхшы үзләштергән идең бит’’ Байкин га сү ген әйтеп бетермәде, әмма фикере аңлашылды: син дә югары үрли алмагансың
Хе-че-хе, дни көлде Тартакиев, сүзнен мәгънәсенә төшенеп. Алар, бер- берсенә шырпы кадаша-кадаша. машина янына бардылар. Тартакиев папирос кабызды. Баңкин шофер янына урнашты. Тартакиев папиросын суыра-суыра. ниндидер фикер туплаган шикелле, Байкин белән ничек сөйләшергә дип, уйларын хәтере аша уздыра кебек иде. Ул кереп утыргач, кузгалдылар. Юл уңаеннан колхоз җирләрен нефтьчеләр өчен контрактовать итүче инспекторны алып чыктылар У I Фрунзе урамында яши икән Утыз яшьләрдә булыр, какча гәүдәле, озын буйлы, вак җыерчык челтәре япкан шешенке чырайлы. Сизелеп тора, махмыр, иреннәр чатнаган, башы авырта булыр. Ул керә-керешкә өзмәс тарта иле Бер сүз дә сөйләшми. Әллә Тартакиев аның белән дә бозылышкан, әллә нәрсә. Тартакиевның холык-фигыле бик тотрыксыз иде. хәзер дә шулайрак. ахрысы Ул кемнең кем булуына, кайда нишләвенә карап тормый, юкка гына ачуы чыга да тузынып китә, аты-юлы белән акырып ташлый. Тартакиев нигәдер аңа бер сүз дә кушмый, аңардан йөзен читкә ала. Алар бит күптәннән бергә эшлиләр булыр? Тартакиев шулай ук Байкин белән дә сөйләшми
Акташтан чыгып. Бөгелмә юлы белән бардылар. Чаттан борылып, Әлмәт юлына төштеләр. Бераздан кечкенә генә салам түбәле, читән абзарлы Иркен дигән авыл кырыеннан уздылар. Юл әйбәт, машина элдертә генә. Менә сул якта бик зур мәйданга җәелгән газ-бензин заводы. Ләкин бер тамчы бензины да безгә түгел, каядыр тугандаш дип аталган республикаларга озатыла. Бушка диярлек бирәләр икән. Безнең яклы булган өчен генә... Тыштан безнең яклыдыр, ә эчтән...
Әлмәт юлы белән Мактамага җиткәч, машина кырг кына көнчыгыш якка габа борылды. Бу Әлмәт Азнакай юлы иде. Юл тәбәнәк таулар итәгеннән уза Юлның ике ягы да яшел диңгез—бодай кыры чайкалып-дулкынланып тора. Ә шул яшсл-кучкыл дулкыннар уртасында анда-санда вышкалар, ак самавыр шикелле биек калпаклар күзгә чагылып үтә. Әле бер скважинада да «качалка»лар юк. Нефт ь үз басымы белән астан өскә фонтанлап чыгып яга. Бу мәйданнар бик юмарт бай булып чыкты: тәүлегенә өч йөз тонна бирүче скважиналар бар.
Баручылар тәрәзәләргә төбәлгән: бу матурлыкны күреп, телдән калганнар шикелле иде Тартакиев исә Банкинга сүз кушып карады, ләкин теге аны өнәмә-үдәнме сүзне озайтасы килмәде. Җавап урынына кулын селтәп кенә куйды да бегерде Инспекторның сөйләшер рәте юклыгы махмырлы чыраеннан, шешенке күз кабакларыннан күренеп тора. Ул арада, машина зур асфальттан борылып, авыл юлына төште. Күп тә үтми, тирән чокырлар, үзәннәр эченә килеп керде. Бу Ирәч авылы иде Йортлар, каралтылар чокыр-чакырлар буена салынган. Төзек-туры бер урам да юк иде Төз кырлар иген игәр өчен калдырылган икән. Борышы крестьян бер дә уйсыз булмаган Чокыр-чакырлар эченнән кечкенә инеш агып ята. Аның аша агач күпер. Шул төштә инеш әз генә тугайланып тора иде. Су буенда каз бәпкәләре, ләкин барысы да кара майга буялып каралып беткәннәр Яр читендә томшыклары белән канат-койрыкларын казыйлар Бичаралар. нефтьтән чистарынмакчы булалар. Ләкин кая ул! Кара майны әллә нинди сабыннар да алмый Мескен бәпкәләр, казыну-чистарынуга көчләрен бетереп, үсми калалар, ахырда шулай үләләр икән Ә нефть белән сак эш итү юк. Кыш коне торбалар ярылып, нефть чокыр-чакырларга тула. Аны бульдозерлар тизрәк кар белән күмдереп яшерәләр Әмма яз көне карлар эрегәч, бар гөнаһлар өскә чыга Нефть, ташу сулары белән агып, тугайларны, болыннарны пычратып ташлый. Оҗмахтай җирләр берничә елга гамәлдән чыга.
Күперне үтеп, тәбәнәк кенә үр менгәч, ике яклап йортлар тезелгән урамнан бара башладылар Ул арада машина ике якка ачылмалы ишек янына килеп I ук гады. Бу авыл кибете иле. Шоферның машинаны күләгәгә куюы икән, чөнки кояш шактый гына кыздырырга тотынган иде. Инспектор, зур портфелен тотып машинадан төште дә. каршы яктагы кечкенә болдырлы йортка габа атлады Тартакиев борчылды: рәис өйдә булса гына ярар иде, диде
инспекторның авыр атлавына карап Байкин аңлады: җирләре контрактовать ителәчәк колхозның идарәсе шушы икән. Тартакиев тә, машинадан төшеп, күләгәдә папирос көйрәтеп җибәрде. Байкинның сөйләшмәве аның эчен кыра кебек иде.
Дачамы бар.