Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРНЫҢ ТАНЫЛМАГАН МӘШҺҮР ЗАТЫ


Танылмаган» дип язып куйдым да. бүгенге бик тә гыйлем иясе булып I' кыйланган надан укучыбызны искә төшердем. Ни хәл итәсен. биредә, " бәлки, ул да гаепле түгелдер. Үзенен нәсел-нәсәбен оныту аны да әллә кая еракка алып бармагандыр шул. Ул. ни хәл итәсен. бүген 24 яшендә һәлак булган бөек шагыйре Шәехзадә Бабичка 100 яшь икәнен дә онытырлык хәлгә китерелгән икән. Бүгенге күп кенә укучыларыбызнын (алар без фәкыйрегезне гафу итсен) инде бу боек затның әсәрләре кайсы газет а-журналларда басылганын да ишеткәне юктыр, мөгаен; ул газета-журналлар булганнар, безнен ата-бабаларыбыз октябрь фетнәсенә кадәр, хәтта соңрак та аларны укыганнар . Укыганнарын ерак еллар аша фажигале еллар аша безнен чорга алып килеп җиткергәннәр «Аң». «Шура». «Кармак». «Акмулла» журналлары. «Тормыш». «Сүз». «Ирек». «Чулпан» газеталары аларны басма матбугатта ташка басылган хәлдә саклап калганнар. Бабич безгә әнә шул ташка басылган чыганаклар аша килеп җиткән. Әлбәттә, кулына каләм алган затнын үз эшләрен китап итеп күрергә теләмәве гайре габигый булыр иде Бабич та моңа омтылган 1912 елны китап та төзегән булган. Үзенчә, нечкә юмор белән, йөгертеп кенә ана сүз башы да язган Казакъ далаларында укытып кайтканнан сон 17 яшьлек шагыйрь болай ди:
«...Әй. тиңдәшләр! Мин бу җырларны казакъта чагымда, мужик әйткәндәй, тик ятканчы «бер этлек» булсын дип кенә язган идем Боларны ташка бастыру ягы. ичмасам, хәтеремә кереп кенә дә чыкмаган иде Бәй. илгә кайткан идем, иптәшләрем миңа чат ябышты «Әй-йәй! Шигырьләрең бик шәп икән, бастыр гына иптәш». — диделәр, йөдәтеп бетерделәр Мин аларга: «Бу төссез сүзләрне ничек и геп бастырмак кирәк! Бастырсаң да бер ай да булмас, бәлки үземне әллә ниләр белән тиргәрләр генә»—дидем дә, ни бер дә колакларына кермәде шул «Әй иптәш! Юкка 1ына шикләнәсез икән, җырларыңа ия бетәсе булмас әле. үзебез шикелле татарча сукалый белә торган малайлар беткән дисеңмени? Китапчыкларда синекеннән дә алама шигырьләр, көйле китаплар бар бит! Аларга караганда, синең биш артык», кебек сүзләр белән үз уйларын ипли генә бирделәр
Шуннан сон алар белән күп җиңешеп булмас вә тарткалашып хәтерләрен калдырасым килмәде - тоттым да бастырдым (ни булса булыр, дидем дә бастырдым) »
Кызганыч, бу мәҗмуга ташка басылмыйча, кулъязма хәлендә калган. Шөкер әле, югалмаган Югыйсә, шагыйрьнең беренчел дип аталган «И китаб!» шигырен дә җуйган булыр идек:
Ап-ачык тор һәрвакытта, и китаб1 Баксам сиңа. Чын. асыл нигезле җирдән күп белемнәр бир мина' И китаб! Мин аңгыраны тоз юлга күндерсәнә! Мине баскан «жәһел» утын су сибел сүндерсәнә! Син жуаткыч, син уяткыч, син миңа чын-чын атам:
Булмасан син. мин сине сагнып кына чирләп ятам.
И китабым, и китаб1 Мина кыл сии хитаб'
Син генә башымдагы чүп-чарны алырсын утап.
1910.
Бабичка 15 яшь Тугыз елдан ул фаҗигале дөньядан китәр Ин куркыныч үлем белән ат койрыгына тагылып Мәңгелеккә Әмма халык йөрәгенә китәр Егерме дүрт яшендә.
«Пизадә Мөхәммәтзакир улы Бабич 1895 елның 15 гыйнварында Баш- III кортстаннын Дүртөйле районы (элеккеге Уфа губернасы Бөре өязе!
Әсән авылында дөньяга килә Безгә билгеле булганча, инде ниһаять, шагыйрьнең авылдашы, күренекле әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов төзегән «Зәңгәр җырлар» исемле китаптагы кереш сүзгә нигезләнеп, катгый әйтергә мөмкин Бабичлар нәселе борыш ы нәсел Нәсел агайлары Мохтар баба Казан ягыннан килеп (Саба ягыннан булырга тиеш), тирә-якта дан тоткан башкорт гүзәленә өйләнә Нәсел шәҗәрәсен күзаллар өчен «Зәңгәр жырлар»га мөрәҗәгать итә аласыз (Сүз уңаенда гына әйтеп үтим, гомумән, бу китап Тукай. Такташ. Җәлил томнарыннан соң. тагар шигъриятенә куелган ин зур китаби һәйкәлләрнең берседер; әйткәнемчә, бу очракта шагыйрьнең авылдашы, галим, язучы Галимҗан Гыйльманов алдында баш ияргә кирәктер ) Чөнки шигырь теле белән әйтсәк:
Кайчагында киреләнеп
Теләмисен баш ияргә Баш болай да ислә шул Баш иярдәй кешеләргә
Шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтзакир мулла гомерендә өч тапкыр өйләнә Унҗиде баласы була Унбере исән үсә Ике хагыны үлеп, өченчегә өйләнә Өченче хагыны Бибисаҗидәбанудан баш бала булып Шәехзадә туа
Рәхәтлектә үсә. Теләгәнчә уйный, геләгәнчә укый Аның балачагы уен- көлке, җыр-бшо 13 яшендә аны ага-бабаларының нигезләнгән авылы. Кый- гызытамакка мог аллим-хәлфә игеп җибәрәләр
Әнә шуннан башлана инде Бу жәһәгтән Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинен яшүсмерлегендә булган вакыйга искә төшә. Шиһаб хәзрәтнең балачагы, күпмедер дәрәҗәдә. Бабичныкын да хәтерләтә Ул да 13-15 яшьләрендә бабасын һәм әтисен акыллы-зирәк сораулар белән борчый торган була. Ә аны әтисс бабасына. бабасы әтисенә җибәрә Имеш, бабаң дөнья күргән кеше, ул күбрәк белә Бабасы, үз чирагында, җавап бирә: «Әтиең яшьрәк кеше, ул күбрәк белә» Шулай икс арада йореп арган Шиһабетдин әйтергә мәҗбүр була «Икегез дә җавап бирә алмагач, мине ник дөньяга кигердегез'», һәм шуны сәбәп итеп. Бохара якларына китеп бара
Шәехзадә белән дә шундый рак хәл будырт а тиеш Ул да әги-әннләренә әйткән булса кирәк «Сез мине укырг a-я тарга өйрәттегез Белем бирдегез Әмма мужик хезмәтенә өйрәтмәдегез. Бу һөнәрдән башка биредә мин яши алмыйм Кнтәм!»
Әйе. мәсьәләнең нәкъ шулай куелган булуы ихтимал. Чөнки халык белән аралашып яшәргә хөкем ителгән шәхес, авылда мөгаллимлек иткәндә, бервакыт бөтенләй эшсез кала Чөнки мужик балалары әти-әниләре. ягъни бөтен гаиләләре белән кырга китәләр. Ә аның андый мөмкинлеге юк Ул бу хезмәткә өйрәнмәгән. Гарьлек
Шәех бу бәхәстә әти-әниләрен жинә ала Ул үзен дә жинә Беренчедән, матди мөстәкыйльлеккә ирешә Икенчедән, үзе теләгән китап дөньясында яши алу мөмкинлеген ала
Ниһаять, әйткәнебезчә, ул 15 яшендә казакъ даласына укытырга китеп бара Беренче баруында Кустанай өлкәсенең Тургай тирәсендәге Дүсәнбай авылында хәлфәлек итә. Бу хакта аның шигъри юллары да калган
Белмәсен, минем кояшым илдәге мәктәп иде. һәр кызык анда иде. бу туң күнсл майдай иде Ә хәтер күңелем минем боздай туңган г аштай ката Чөнки йөргән җирләрем тик пп-кара Тургай жнрс
Тургай жире Казан даласы Тукайның «Валлаһи» шигырен генә искә төшерик. Бабичның даладан туганнарына язган хатында да бу халәт, «муллакә» булып, күкрәк киереп, шатланып йөрү сизелеп тора (1911):
«.. Казакъ теленә баргач та өйрәнеп алдым. Мин аларның укытучыларын да укытам Казакъча шигырьләр язам, җырлыйм, тамашалар корам. Казакълар авызларын ачып, шаккатып, эчләрен тырный-тырный тыңлыйлар
Авылны, сезне бик сагынып кайтыр идем. Казакъларым: «Китмә туй, җибәрмибез гуй».— дип җибәрмиләр, үзем дә аларга бик ияләштем. Ташлап китсәм бик жәл калалар...»
Казакь даласы Бабичка Сагын бер гаҗәеп шигъри дөньяны ача. Ул да булса Абай Тукай, Абай иҗатлары аша шагыйрь урыс әдәби дөньясына — Пушкинга. Лермонтовка чыга
_ ул 1911 елны шагыйрьнең тормышында тагын яңа бер борылыш була.
Ул да булса, «Галия» мәдрәсәсендә уку. Дөресен әйткәндә. Га- ■ • в лия — ул дарелфөнүн. ягъни татар-төрки университеты. Биредә ул артист буларак та. шагыйрь буларак та. шәхес буларак та киерелеп ачыла. «Кармак» исемле әдәби журналның мөхәррире була, соңрак аны —мәгънәле ич! киләчәктәге күренекле галим булачак Галимҗан Нигьмәтигә тапшырып китә.
Бабич сәхнәдә. Бу сүз озакламый Уфа татарларын магнитка тартылган гимер кисәге хәленә китерә. Ул танылган җырчы Газиз Әлмөхәммәтов белән дә. әйтүләренә караганда, мәшһүр Габдулла Карцев белән дә концертлар алып бара Үз шигырьләрен укый, мандолинада уйный Үзе моңга әверелмәгән кеше түбәндәге шигъри юлларны яза аламы’’ Бу үзе бер музыка ләбаса!
И үзәк өзгеч тавышлы, моңлы, зарлы мандалнн.
Килче, моңланчы өзеп бер. мин дә тынлап моңланыйм.
Сине тыңлап, һәммә таптан, һәммә керлән сафланам.
Сафланам да. пакъланәм дә алла. алла, алла! дим.
1914
Бабич сәхнәдә...
Бу җәһәттән, ул татар, башкорт эстрада сәнгатенә нигез салучыларның берсе саналырга хаклы.
__ алия» чоры шагыйрьнең иң иҗатлы, иң бәхетле чоры Ул вакытта биредә уу I Хәсән Туфан. Сәйфи Кудаш. Галимҗан Нигъмәти. Солтан Габәшиләр. ” казакъ халкының булачак бөек шагыйре Җомабай белем ала Зыя Камали. Галимҗан Ибраһимовлар укыта.
«Галия»нен ун еллыгына язылган «Бер тәмсил» әсәрендә шагыйрь болай дип яза:
Бакча бар. умарта шәп. эшләр җайла.
Бакчада чәчәк баллы, яхшы файда Ел саен җиткән кортлар, аерылып, һәр якка таратыла билгеле айда
1916.
«Изге жан». Бабич хакында әйтелгән бу сүзләр — Нәкый ага Исәнбәт тарафыннан әйтелгән сүзләр. Остаз болай дип сөйли иде
«Хөсәения» мәдрәсәсендә укыган чагым 1913 елның яз башлары иде. Безгә бер казакъ дусты белән Бабич килде Каләм тибрәткәнемне белгәч, шигырьләр бәйләмемне алып киттеләр Берәр ай чамасы вакыт үткәч, шагыйрь яңадан пәйда булды. Кулъязмамны кире кайтарып бирде. Анда мондый голлар бар ггде.
Мин сине тәбрик игәм шиг ьрен белән. Әхмәт Нәкый
Бик шат улдым. мәмнүн улдым мин сиңа, рәхмәт Нәкый
Мин өметлемен сиңа. ис> икъба.тең парлак синең:
һәм булачак (инша алла) мәртәбәң «чарлак» синең!
Ихтирам и.ю кардәиич/ез 111 Бабичев.
«Изге җан» димичә, кем дисен. Күрәзәчелек кодрәтенә ия булган «изге зат». «Истнкьбалсң парлак синен», ягъни, киләчәген ачык, якты «мәртәбәң чарлак синең», ягъни булачак урынын ил-йортның түбәсендә чарлагында
Остазсыз бер генә талант та вакытында үз кыйбласын таба алмый Остазын күрсәткән тугры юл —гомерең буена җигә Бу очракта Бабичның бәхете бар. Үзенең «Замандашларым» китабында шагыйрь Зариф Бәшири Бабичнын остазы Галимҗан Ибраһимов гурында болай дип сөйләгәнен искә ала «Ул укый башлагач та мин үземдә кискен борылыш ясалганын сиздем. Аңа чаклы миндә дә, матур әдәбиятта, бигрәк тә шигырьдә, гарәп-фарсы сүзләрен куллану кирәк, дигән бер караш бар иде Шул унай белән бервакытны Галимҗан агай миннән сорый. «Син киләчәктә яктыга таба баруыңда кемгә, нәрсәгә таянасың?» ди «Билгеле,— минәйтәм. халкыма»,—дим «Шулай булгач, ди. Гали-мҗан агай әйтә,- синең әдәби телең дә үз халкыгызның теле булырга тиеш түгелме?» ди. Шуннан сон мин халык телен актарып, анын җәүһәрләрен эзләргә керештем».
Зариф Бәширинен бу истәлекләрендәге сүзләрнең хаклыгын Хәсән Туфан. Сәйфи Кудаш авызыннан ишеткәннәрем дә дөресләп тора Шулай ук шагыйрьнең төрле елларда койләр тарихына мөрәҗәгать итеп торуы да бу хакта анык сөйли Тукай юлыннан китеп. «Тукайга тәкълид» рәвешендә басылган «Авыл җырлары» да үзенә бер хезмәт ич. Галимҗан Гыйльмановнын югарыда телгә алынган «Зәңгәр җырлар» китабындагы искәрмәләре үзләре генә дә ни тора!
Ни генә дисәк тә. барыбер. Бабичның башы Тукай
Урысның шигъри вулканнары Пушкин илә Лермонтов булса, татарның (ә бәлки гомум төрки дөньясының да?) Тукай илә Бабич Җәя эчендә әйтелгәннәрем казакъ туганнарыма үпкәләрлек булмасын өчен әйтеп китам, алар да яңа чор әдәбиятын Абай илә Җомабай дип беркетә алалар Ә Җомабай Бабичлар белән аркадаш Галимҗан агайлары шәкертләре ләбаса!
Бу аларның «Галия» чоры.
ушкин илә Лермонтов
I I Үз дәүләте булган, үз сәяси вә әдәби юнәлеше булган урыс туганнар бу бәйләнешне шундый биеклеккә күтәрделәр ки, ниһаять, бөтен империя балалары бу күренешне бербөтен итеп, дәвамлы чылбыр итеп күзаллый башладылар. Инде килен, без Пушкинның, йә Лермонтовның кайсы көнне кайсы балда, кайсы кичне кайсы княгиня янында әңгәмә корып утырганын да беләбез Ышанмасагыз. Ираклий Андрониковның «Лермонтов» хезмәтен генә укып карагыз
Абай илә Җомабай..
Казакъ халкы озак еллар Җомабайның шигырьләрен көйләп, җыру игеп әйтеп йөрсә дә, бу берлекне барлыкка кигерә алмый интекте Өфедән Сәйфи Кудаш, Казаннан Хәсән Туфаннар Абай бәйрәме саен Кунаевка кереп, хатлар язып аңлатсалар да. барып чыкмады Ниһаять, казакъ халкы гөп хакыйкатькә килә бара Үз дәүләтен булдыру ана ярдәм итәчәк
Хәгсремдә. Ләбибә апа Ихсанова «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе булып эшли иде Журналда минем шигырьләр бәйләмем чыгып кило.
Афәтләр узып та. мәхшәрләр узып та
Үз-үзен югалтмас шәхесләр бар ич
Хәзрәте Пушкин.
Хәзрәте Тукай.
Хәзрәте Лермонтов.
Хәзрәте Бабич
Мөдәррис, ди Ләбибә апа. әгәр шигырьне төшереп калдырсак, журналның бер табагың өр-яңадан җыярга кгфәк Ярдәм ит1
Әгәр дә шагыйрь кеше яки ир кеше булса, кемгә дә булса бер бортек зыян эшләгән зат бу гса. бер генә сүз әйтер идем «Тавыгыгыз, чебешегез ■>
Бу очракIа үзем хөрмәт иткән шагыйрьнең (Шәрәф Мөдәрриснең) терәге булган җанга, сабырлык иясенә каршы килү хакында уйламадым да. шигырь мөмкинлегенә карап, рифмаларны болан үзгәрттем:
« шәхесләр булыр»
«Хәзрәте шигырь»
Шулай чыкты да...
Вакыйга әле моның белән генә бетмәде. Дөньяви остазым Хәсән Туфан. Аккош күлендәге иҗат йортына баргач, миңа -ризалашканым өчен, үпкә белдерде.
1974 елның көзе иде Әнә шунда - Хәсән аганың ябык болдырында — «Замандашым монологы» дигән җавап балладасы язылды. Тулысынча озын, шуна күрә дә башыннан өзек кенә китерәм:
Шәехзадә Бабич өчен бик тә рәнҗеп йөргән еллар иде бу
Пушкин илә Лермонтов..
Тукай илә Бабич..
Без Лермонтов иҗатын дәреслекләрдән «Шагыйрь үлеме» әсәре аша өйрәнә башлыйбыз. Аңа кадәрге чорда Михаил Юрьевич әйтерсең лә булмаган да.
Әгәр без дәреслекләрдә Бабич иҗатын да «Тукай үлеменә» шигыреннән өйрәнә башласак?1. Әйбәт булыр иде. Хәзергә әле. безнең бер генә дәреслектә дә Бабич иҗаты өйрәтелми Ә кызганыч! Югыйсә. Тукайҗан исән чагында. 1911 елда ук, Шәехзадә гаҗәеп бер шигырь язган:
Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;
Ул караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай
Бакыр эчендә көмешләр ялтырап яткан кебек. Ап-ачык, ап-ак булып, тик ак күбек аккан кебек. Гали зат Габдулланың хәзер Казанда мәскәне. Ул уяткыч, ул юаткыч, ул терелткеч хәстәне.
Әгәр дә киләчәктә Тукайга багышлаш ан шиг ырьләрдән төзелгән китап чыгарыла калса (ә ул шулай булырга тиеш тә), әлеге китап, һичшиксез, шушы шигырь белән ачылырга тиештер.
Бабич хакында күпме генә сөйләсәң дә сөйләп тә, гәпләшеп тә бетереп булмас иде. Шагыйрьләрнең аңа багышланган шигырьләре күп Г Афзал, Н Нәҗми С Кудаш һ б. һ. б дистәләгән шагыйрьләрнең шигырьләре
Шулар арасында Зөлфәтнең яшьлегендә язган шигыре дә бар Бабичка — үлгәндә 24 яшь. Ә Зөлфәтнең бу шигыре дә 24 яшендә язылган, һәм ул шигырь «Бабичны юксыну» дип атала.
Бөек шагыйребезнең 100 еллыгын йөзгә кызыллык килмәслек итеп уздырсак иде дигән теләктә калып, каләмдәш дустым Зөлфәтнең шигырен тынлап карыйк.