Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘРКЫЙ РУХЫБЫЗ ТАМЫРЛАРЫ


_ _ жтимаг ый фикер үсеше һәм шул
исәптән әдәбият тарихына мөнәсәбәтле
карашлар да әкренләп үзләренең
табигый эзенә, юнәлешенә төшә бара.
Табигый юнәлеш дип нәрсәне әйтергә
телим? Әлбәттә, галимнәрнең тарихи
дөреслеккә тугры булып фикер
йөртүләре турында сүз бара Фикер
ияләрен кысып торган идеологик
тышауларның шактые чишелү бүген фән
даирәсендә хезмәт итүчеләр
эшчәнлсгенә шифалы сулыш өрде Яңа
шартларда һәм ихлас язылган фәнни
хезмәтләрне уку. авторларның фикер
агышын күзәгү гаҗәеп кызыклы , Казан
университеты профессоры X I
Миңнегуловның «Тагар әдәбияты һәмI
Шәрык классикасы» (КДУ. 1993) дигән)
исемдә рус телендә чыккан монографи-1
ясе белән ганышу миндә тирән канәга-
тьлек калдырды Бары тик бер мең данә
генә басылган бу олы хезмәт шунда ук
сирәк китаплар исемлегенә керде.
Чынлап уйлап караганда, ул бүген фән
әһелләре, зыялылар, укытучылар, сту-
дентларның һәммәсенең кулында бу-
лырга тиешле Аны укыгач, бүгенге ке-
шенең ерак һәм якын үткәннәребезгә
карашы ачыклана, укучы үзен борчыган
байтак сорауларга җавап таба Димәк.
әлеге хезмәт әдәбият тарихын өйрәнү
җәһәтеннән генә түгел, бу эшне алып
баруда кайбер методологик фикерләре
белән кызыклы Хезмәткә кереш сүз
язган профессор
М Госманов та бу мәсьәләләрдә кул-
ланма булырдай нигезле уйланулары
белән уртаклаша.
X Миннегуловны. галим буларак,
байтак еллардан бирле күзәтеп киләбез.
Г Таһиржанов. Ә Нәҗип. X Госман. Ш
Абилов. Н. Хисамов. Ә Шәри- пов. К
Дәүләтшин. М Ә.хмәтжанөв. Н
Исмәгыйлов. Җ Зайнуллин һәм башка
фән әһелләребез белән бергә урта
гасырлар татар әдәбиятын бөртекләп
өйрәнеп килүчеләребезнең берсе
буларак, анын хезмәтләренә хөрмәт
белән карыйбыз. Котб, Сәйф Сарай ке-
бек борышы шагыйрьләребез иҗатла-
рына багышланган монографияләре
ярдәмендә ничә буын студентлар үзлә-
ренең белем хәзинәләрен арттыралар.
Әлеге хезмәт фәнни тикшеренүләр алып
бару өчен кемнәргә генә гаяггыч
булмады'* «Шәрык һәм татар әдәбия-
тында кысалы кыйссалар. Поэтика һәм
әдәби багланыш мәсьәләләре» исемле
китабы (КДУ. 1988) шулай ук әдәбият
фәнендә җегәрле яңа сүз булды. КДУ
доценты Ш Садретдинов белән берлектә
әзерләп бастырган «XIX йөз татар
әдәбият ядкярләре» (КДУ. 1982). «XIX
йөз татар хрестоматияләре» (КДУ. 1982)
китаплары шулай ук күптән кө- гелгән
хезмәтләр иде. М Гайнетдииов бу
соңгысьгнын «мәйданга чыгуы, андагы
олы казанышлар халкыбызның культура
тормышында нәтиҗәле һәм күренекле
факт булып калачак» дип бәяләгән иде
(«Казан утлары». 1985. № 2). Шулар
өстенә. вакытлы матбугатта дөнья
күргән күпсанлы фәнни мәкаләләрне
исәпкә алсаң, әлбәттә, бу г алимебездән
әдәбият белеменең әлеге өлкәләре
хакында җыеп әйтелгән бер җитди сүзне
көтү табиг ый иде Менә ни өчен сүз бара
горган монографияне галим-голәмә зур
кызыксыну белән кулына алды
Биредә X. Миңнег уловка гына тү-
гел. гомумән, татар әдәбиятының бо-
рынгы чорларын өйрәнүчеләрнең ур- гак
г ырышлыкларына рәхмәт әйтеп, зур бәя
биреп китәсе килә Галимнәре- безнеи
аерым-аерым хезмәтләрендәме, әллә Г.
Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм
тарих институты тарафыннан
әзерләнгән «Борышы тагар әдәбияты»
(1963), «Татар әдәбияты тарихы» (1984,
1 том) кебек фәнни тупланмалардамы
аларда халкыбызның үткән олы һәм
катлаулы юлы шакгый тулы
яктыртылды 1944 ел. 9 августтагы
мәгълүм карардай соң тагар халкы
тарихын дорсс игеп өйрәнү тыелгач. бу
карар шаукымы яшәп килгән
унъеллыкларда да әдәбият галимнәре
үткәннәребезне мөмкин кадәр яктыр га
килделәр Университетта һәм пед-
институтларда борынгы татар әдәбияты
курсын тыңлаган студентлар та гар
Ji Китап
күзәтү
халкы тарихыннан да мәгълүматлы бу-
л ып чыктылар.
Әйе, халык язмышы һәм анын әдә-
бияты бер-береннән аерылгысыз Әдә-
бият бай булсын өчен халык тормышы
да бай булырга тиеш, дип әйтүче X.
Миннег улов хаклы Шәрык халыклары
арасында боры HI Ы дәверләр татар әдә-
бияты үләк урыннарның берсен алып
торган икән, димәк, анын ул вакытлар-
дагы чынбарльп ы да шуна бәрабәр бу-
лган. Менә ни өчен X. Миннегулов хез-
мәтенең беренче бүлеге «Татарлар һәм
Шәрык» дип атала да. Татарларның
Шәрык дөньясындагы урынын билге-
ләмичә торып, анын әдәбияты турында
фәнни сүз алып барып булмый Хәзергә
татарларның элгәрләрен болгар белән
генә чикләргә азаплану, аларнын
тормыш мәйданын АССР кысалары
белән киртәләү фәнни караш була алмый
Дөрес, бу мәсьәләләр хакында сонгы
елларда байтак хезмәтләр пәйда булды,
бәхәсләр куерды. Әмма X Ми- ннсгулов
нәтиҗәләре алар янында үзенең
тозеклетс. гаять күп чыганакларга
нигезләнүе белән ит ьтибарны җәлеп итә
Минем уемча, бу бүлек аерым фәнни
кыйммәткә ия. аны күп тираж белән
татар һәм рус телләрендә бастырып
тарату лязем
Әлбәттә, хезмәттә куелган төп бу-
рыч ул да булса урта ысырлар татар
әдәбия(ын Шәрык классикасы белән
үзара бәйләнешгә карау. Автор моның
тарихи алшартларын, әлеге мөнәсәбәт-
ләрнең кануни якларының һәм вакытка
бәйләнешле үзенчәлекләренең асылын
барлауны максат итә Бу мәсьәләләр 1917
елгы борылышка кадәр 111 Мәр- җани.
Р Фәхрет динев. М Бш иев, Ф Кәримн.
егерменче елларда Г Рәхим. Г Газиз. Ж
Вәлиди һәм башкалар тарафыннан
мәгълүм дәрәҗәдә өйрәнелгән иде
Ләкин, дөресен әйткәндә, инде ул
хезмәтләр үзләре шактый ерак тарих
булып калды X Миннегулов бу мех-
тәбөр галимнәребез һәм башка бик бай
чыганакларга таяна Егерменче гасыр-
ның боек галиме Л II Гумилев караш-
ларына игътибарлы булуы да апа моңача
бәхәсле булган күп кенә мәсьәләләрне
дөрес чишәр!ә ярдәм тә
Хезмәттән килеп чыга торган кы-
зыклы фикер сөземтәләренең берсе шул
илләр белән илләр, милләт белән
милләтләр үзара мөнәсәбәтләрдә ирек- ic
булыр! л тиеш Моны икенче төрле итеп,
аралашу! а булган табигый ихтыяҗ дип
атарга кирәк Фарсы, гарәп, төрки
халыклар һәм аларнын әдәбиятлары
белән нык керешеп яшә! өнбез икән, бу
бернинди көчләүсез булган Мәҗбүр игү
исә беркайчан ла ихлас аралашуга
китерми Күрел торабыз. Чынгыз хан һәм
анын варислары болгар. кыпчак,
хазарларны яңача яшәргә мәҗбүр итә
алмаганнар Киресенчә, үзләре биредә
төрки телне үзләштерергә һәм ислам
.линен кабул итәргә мәҗбүр булганнар
Татарларның (болгар, кыпчак. хазар һәм
башка компонентлары) Шәрыкка (болай
Көнчыгыш түгел, бәлки ислам
Көнчыгышы күздә тотыла) тартылуы
аларнын эчке омтылышла- рыннан
килеп чыга Дин берлеге (хазарлар 737.
болгарлар 922 елда рәсми төстә исламны
кабул иткәннәр), язу берлеге, яшәү
рәвеше («Коръән» таләпләре буенча
яшәү, һичшиксез, тормыш- көнкүрештә
дә бер-беренә якынайта), сәүдә итешү,
хаҗ кылу вакытларында нык аралашу
һәм башка сәбәпләр безнең борыш ы ата-
бабаларыбызны. әни- .эбиләребезне
үзара тансык иттергән. Ә 1552 елдагы
канлы фаҗигаләр һәм шуның
нәтиҗәсендә халкыбызның рус дәүләте
эчендә яшәргә мәҗбүр булуы гайре
табигый хәл 1917 елдан сонгы рәсми
идеология безгә Шәрык ягына арг белән
борылырга кушып килде Алай 1ына да
түгел. Алтын Урда чорының боек халык
әсәрен үз иҗат җимешебез «Идегәй»
дастанын уңай яктан телгә алу да рөхсәт
ителмәде Димәк, табигый булмаган юл
күрсәтелде Табигый булмаган әйбер
ялганнан гайре нәрсә була алмый X
Мин- негулов хезмәте безнең сүз сәнгате
тарихын чын асылына кайтаруда ыша-
нычлы адым булып кабул телә
Аңлашыла ки, автор мәсьәләне
шактый кин итеп, ягьнн татар әдәби-
ятының Шәрык классик әдәбияты белән
бәйләнеше рәвешендә күгәрсә дә (дөрес,
беренче бүлектә һәм йомгаклау
өлешендә сүз. чыннан да. шулай колач-
лы бара) яхшы аңлый: бу бер хезмәттә
генә хәл ителә торган бурыч түгел Шуңа
күрә аерым бүлекләрнең төгәл итеп
«Низами һәм Котб». «Гөлстан бнт-
төрки». «Башка авторлар турында».
«Әл-Мәгарри һәм татар әдәбияты» дип
аталулары һәм галимнең шушы беренче
карашта «тар» мәсьәләләргә игътибар
туплавы яхшы аңлашыла «Тар» сүзен
кугтырнаклар эченә алу белән әйтергә
теләгәнем шул беренчедән, болар үзләре
гаять зур мәүзуг һәм тикшерү өлкәләре,
икенчедән. аларнын һәрберсен аерым ае-
рым өйрәнү өчен киң һәм тирән i ыйль-
ми нигезгә таянып торырга кирәк Нәкъ
менә шундый ныклы җирлек X.
Минне!уловка әтрафлы итеп фикер
йөртергә һәм ышанычлы сөземтәләргә
кидертә ярдәм игә Миңа калса. Шәри-
кның Сәгъди. Низами. Әбүл-Галя әл-
Мәгарри кебек бөек шагыйрьләренең
татар әдәбиятына ясаган тәэсире аеруча
эзлекле һәм җентекле яктыртылган. Шул
ук вакытта төрки әдәбиятларның үзара
йогынты ясашулары хакында кызыклы
гына күзәтүләр бар. Әлбәттә, татар
әдәбиятының үз чирагында Шә- рыкка
билгеле күләмдә уңай тәэсир итүе кебек
өлкәсе дә тикшеренүне сорап тора.
Алтын Урдадан Мисырга киткән
мамлүкләрнең бу ил тарихында никадәр
тирән эз калдырулары хакында хезмәт ы
шактый тәфсилле сүз алып барыла. Бу
турыда тикшерергә алынучыларга
уйланырлык нәрсәләр биредә шактый
гына. Борынгы дәвер татар әдәбиятын
өйрәнүчеләргә X Миңнегу- лов үзе үк
кайбер мәүзугларны атый Ул тәкъдим
иткән «Ф Гаттар һәм татар әдәбияты».
«Әл-Мәгар.ри һәм татар әдәбияты (һәм
иҗтимагый фикере)» кебек мәүзугларны
фәнни өйрәнү генә дә никадәр яңа
ачышларга китерер иде.
X. Миңнегуловның әлеге хезмәттә
тарихи дөреслеккә тугры булуы әйтел-
гән иде инде. Шәрык илләре тарихы һәм
алар белән мөнәсәбәтләргә бәйләнешле
хакыйкатьне әйтү бер нәрсә, ә менә XIX
гасыр Рәсәй идарәчеләренең татар
халкына карата алып барган сәясәтенең
асылын ачу бары тик 1985 елдан соң т
ына мөмкин булды Оренбургтагы
Неплюев уку йорты турындагы бүлек
укучыларда аеруча кызыксыну уята
Татар әдәбиятыннан хрестоматияләр
төзет ән М Иванов. С Кукляшев. М
Бикчурин исемнәре һәм аларның
игелекле эшчәнлекләре автор
тарафыннан зурлап бәян ителә.
Дөрес, китапта сирәк булса да. кай-
бер кытыршылыкларга да юлыгасын
Мисал өчен. «Татар ханлыклары Рос-
сиягә кушылды» дигән җөмлә (72 бит)
элеккеге язмаларны хәтерләтә. Ә менә
бу тәгъбир мине төгәлсезлеге белән
җәлеп итте: «Кол Гали Фирдәүсигә ни-
сбәт ителгән фарсы поэмасы «Йосыф вә
Зөләйха»! а еш кына мөрәҗәгать итә»
(97 бит). Ни өчен «Фирдәүсигә нисбәт
ителгән» генә? Әлеге әсәрнең
Фирдәүсинеке булуына шикләнерлек
берәр чыганак бармы әллә9 Шундый- рак
фикер татын да очрый. Мәсәлән. С.
Сарайның тормыш юлы турында сүз
барганда «С. Сарай Мисырда солтанның
кятибе булган» дигән фикер кистереп
әйтелә дә (65 бит), бераздан сон (131
биттә) «күрәсең, «кятиб» булып
эшләгән» диелә.
Котбнең «Хөсрәү вә Ширин» әсәре-
нең жанры турында да бер фикергә
киләсе иде. Ә Нәҗип аны 1966 елда
«шигъри роман» дип атаган иде. X
Миңнегулов үзе дә «Котб ижаты» исе-
мле хезмәтендә (1976 ел) шушы фикерне
яклаган иде (69 бит) Ә менә сүз бара
тортан хезмәттә (116) ул аны поэма дип
әйтә Дөрес. 127 биттә моннан унсигез ел
әйткәннәрен тагын кабатлап куя
Рифкать Әхмәтжанов та әсәрне роман
дип атый (Мирас. 1992. № 5. 31 бит)
Әлбәттә, бу X. Миңнегулов колагына
гына әйтелгән сүз түгел. Урта гасырлар
әдәбиятыбыз хакында сүз алып барганда
әле ачыклыйсы. уртак фикергә киләсе
нәрсәләрнең иге-чиге юк.
Шәрык һәм татар әдәбиятлары бу
халыклар арасында элек тә игелекле
күпер булган, хәзер дә шулай Киләчәктә
дә шулай булса иде. Күренекле ша-
гыйребез Нури ага Арслан әйткәндәй:
Шушы күпер мина хазер дә ипле.
Шушы мәктәп мине зур юлга илтте
Шагыйрь әйткән зур, әхлаклы юлга
изге Коръәнебез, халыкларыбызны якты
күңелле игеп тәрбияләүче әдәбият
хәзинәләребез тәэсирендә генә баса
алабыз. Галим X. Миңнегулов та уку-
чыны шуларга инандыра