ОНОМАСТИКА ҺӘМ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ
әзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясе һәм Республикабызның башка гыйльми оешмалары галимнәре, тулаем җәмәгатьчелек алдында юрган гаять мөһим һәм зур колачлы бурычларның берсе «Тазар энциклопедиясемн төзү. Бу өлкәдә без элекке СССРда союздаш республика статусына ия булган һәм кимендә ярты гасыр әүвәл үз академияләрен барлыкка китергән халыклардан чирек гасырга артта калдык.
Моның төп сәбәбе —Татарстанның 1990 нчы елның 30 августына кадәр автономияле республика кысасында гына яшәвендә, юридик һәм икътисади хокук һәм мөмкинлекләренең ифрат тар һәм чикләнгән булуында, әлбәттә.
Автономиянең кысалары, фәннең гомум үсеш дәрәҗәсе һәм югары квалификацияле галимнәр белән тәэмин ителеше ягыннан байтак кына союздаш республикалардан югарырак баскычта торсак та. Татарстан Фәннәр академиясен төзергә мөмкинлек бирмәде. Җөмһүриятебезнең 1990 елның 30 августы Декларациясе нәтиҗәсендә генә Татарстан Фәннәр академиясе төзелүе мөмкин булды. Бу — республикабызның зур бер казанышы Татарстан ФА президенты М X Хәсәнов хаклы рәвештә әйткәнчә «Академия югары фән оешмасы буларак, суверен дәүләткә хас. мөстәкыйль дәүләтнең бер атрибуты шикелле югары фәнни оешма, мөстәкыйль фәнни оешма. Шуңа күрә аның хокуклары, мөмкинлекләре бөтенләй икенче» («ВТ»), 7.IV. 1993). '
Татарстан Фәннәр академиясе президиумы каршындагы Татар энциклопедиясе бүлегенә (табигый ки. унбер кеше эшләгән бу бүлек энциклопедия кебек гыйлем мөхитен колачлый алмый иде) күптән түгел Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән фәнни институт статусы бирелүе әлеге хокук һәм мөмкинлекләрнең гамәли бер гәүдәләнеше Бу институт (директоры академик М X. Хәсәнов) хәзер аякка басып килә, тик әлегә анда әзерлекле белгечләр, галимнәр җитми.
Татар энциклопедиясенең бик күп проблемаларын фәнни нигездә хәл итәргә кирәк Шундый җитди мәсьәләләрнең берсе һәм гаять әһәмиятлесе Татарстандагы барлык төр торак пунктлар (шәһәрләр, поселоклар, авыллар, тимер юл станцияләре һ. б.) турында анкета-белешмәләр тутыру һәм республикабыздан читтәге татар торак пунктлары турында кирәкле мәгълүматлар тупланган картотеканы (топонимик, тарихи, географик, демографик-статистик. этник, икътисади, социаль-мәдәни. биографик банкын) булдыру зарур Татар энциклопедиясе өчен Татарстан торак пунктлары турындагы мәгълүматлар түбәндәге маддәләрдән гыйбарәт аерым анкета-сораулыкларга тутырыла 1) торак пунктның рәсми һәм рәсми булмаган исеме. 2) кайсы районга, авыл советына каравы; 3) атамасынын мәгънәсе, салыну-нигезләнү вакыты һәм. гомумән, тарихыннан кыскача мәгълүматлар; 4) географик ориентирлары (кайсы елга буена һ. б. урнашкан); 5) 1992 елга халык саны, этник составы, шулардай күпмесе татар; 6) хәзерге вакытта хуҗалык итүенен төп төрләре; 7) торак пунктның соңиаль-мәдәни характеристикасы (мәктәбе), мәдәният йорты, китапханәсе, мәдәни-тарихи биналары һ. б.; 8) бу торак пункттан чыккан атаклы кешеләр.
Республикабыз торак пунктлары буенча бу эш тәмамланып килә инде Әмма аныклыйсы, ачыклыйсы нәрсәләр дә байтак әле Татарстаннан читтәге татар торак пунктлары (башлыча авыллары) турында анкста-.мәгьлүматлар тутыр), ягъни аларның энциклопедик картотекасын булдыру эше башланмаган диярлек.
Милли энциклопедиябезне торак пунктлар турында тиешле мәгълүматлар белән хәзерге заман таләпләре югарылыгында тәэмин итүдә татар ономастикасы фәнснен тулысыича формалашып үсеше гаять зур әһәмияткә ия Ономастика энциклопедияләр өчен гомумән кирәкле бер фән тармагы Мисалга. Россия Фәннәр академиясе 2000 нче елга 50 томлык итеп чыгарырга планлаштырган «Урыс энциклопедиясеонен төрле тармак белгечләрен үз эченә алган. 52 секциядән г ыйбарәг редакциясе оештырылды. Шулардан 14 е — тел белеме секцияләре, шуның берсе урыс ономастикасы секциясе
Ялгызлык исемнәренең тарихи-мәдәни. этнографик һәм ономастик мәгълүматлар бирүдә тоткан моһим роле яхшы билгеле Хәлбуки, алар элекке энциклопедияләрне һәм энциклопедик сүзлекләрне төзүчеләр тарафыннан, ономастиканың тиешенчә эшләнмәве һәм галим-ономатологларнын җитәрлек үсмәве аркасында. ифрат аз файдаланылды
Якын киләчәктә шулай ук күп томлы итеп чыгару планлаштырылган «Энциклопедия российских деревень- басмаларында да ономастик мәгълүматларга киң урын бирү күздә тотыла. Русиянсң гамәлдәге җанлы ономастик дөньясын бөтен тулылыгы белән 1 туплап чыгару, моңа кадәр сүзлекләргә бөтенләй диярлек кертелмәгән гаять зур һәм бай лексик катламны фән казанышына әверелдерү максат ителә. Моңа ирешү исә ономастиканың алга табан үсеше өчен мөһим иш ез-этәргеч булу белән беррәттәи. фәндә яна. әлегә кадәр теркәлмәгән һәм тикшерелмәгән тел фактлары ачылганга, бөтен лиш вистиканын үсешенә дә зур йогынты ясаячак.
Барлык төр ялгызлык исемнәренең килеп чыгышын, үсешен, ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү белән тел белеменең ономастика (грекча «исем кушу сәнгате») дигән махсус тармагы шөгыльләнә. Топонимика белән антропонимика ономастиканың ике иң мөһим һәм зур бүлекләрен тәшкил итәләр. Топонимика барлык төр географик атамаларны (топоннмнарны) өйрәнә Топонимиканың су чыганаклары исемнәрен гидронимнарны тикшерә торган бүлеге гидронимика дип. ландшафт атамаларын өйрәнә торган бүлеге орони- мика. торак пункт исемнәрен тикшерә торган бүлеге ойконнмнка. җирле, зур булмаган географик объект атамаларын өйрәнә торган бүлеге микротопоннмика дип атала.
һәрбер телдә кешегә эндәшү, мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган билгеле бер антропонимик категорияләр бар Антропоним (грекча антропос «кеше» һәм онома «исем») кешеләрне а гауда кулланыла торган исем, кушамат, псевдоним г ошенчәләрен аңлата һәм билгеле бер телдә адәм балаларын конкрет атау өчен хезмәт игә (мәсәлән. Закир исем. Куштан кушамат. Шакирович ата исеме. Бакиров фамилия токымат). Тиктормас псевдоним Кешегә эндәшү атамаларының килеп чыгышын, төзелеш-ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен. үсеш-ү згәреш закончалыкларын ономастиканың антропонимика дигән бүлеге өйрәнә. Антропонимия теге яки бу телдәге кеше исемнәре, кушаматлар, ага исеме һәм фамилияләрнең тулаем җыелмасының аталышы Моны икенче төрле антропонимикой яки ономастикой дип тә атыйлар.
Ономастика фәненен шактый нык үсеше нәтиҗәсендә, хәзерге вакытта ялгызлык исемнәрен тикшерүнең теоретик ономастика, тарихи ономастика, гамәли ономастика һәм шагыйранә ономастика кебек фәнни юнәлешләре барлыкка килде
Ялгызлык исемнәренең этимологиясен, этнолигн виегик катламнарын, струк- тур-семангик һәм ясалыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәрешләрен. таралыш кулланылыш хасиятләрен өйрәнүнең гел һәм халык тарихы, этнография, этногенез өчен гаягг. тур әһәмияте бар Чөнки кеше исемнәре, кушаматлар, фамилияләр (токымаг). җирле географик атамалар үтләрендә телебезнең борынгы сүлләрен, грамматик күренешләрен консервацияләп мул саклаганнар Боларда халыкның
борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, матди һәм рухи культурасы эзлекле чагыла.
Хәзерге вакытта ономастика фәне кызу темплар белән үсә. 1990 елда Финляндиянең башкаласы Хельсинкида XVII халыкара ономастика конгрессы үткәрелү. ЮНЕСКО каршында ономастика фәннәренең халыкара комитеты оештырылу, безнең илдә ономастика мәсьәләләренә багышланган төбәк, зона һәм ил-күләм конференцияләрнең шактый еш үткәрелүе, тюркологлар комитетында «Торки ономастика» секциясе оештырылу шуиы раслый.
Шунысы да игътибарга лаек, ономастика күзлегеннән караганда. Татарстан—- гажәп кызыклы һәм үзенчәлекле төбәк. Ул кимендә биш этник дөньяның: төркиләрнең. борынгы иран кабиләләренең, фин-угыр. монгол һәм славян халыкларының «аралашу мәйданы» Менә шул кабилә һәм халыкларның тел стихиясе чал тарих дәвамында Татарстан топонимиясе. антропонимиясе. антропотопони- миясе. этнопонимиясе һәм ойконимиясенен этнолингвистик катламнарын тудырган. аларның үзара ныклы керешүләрен, бер-берсенә сизелерлек йогынтысын кигереп чыгарган.
Татарстан топонимиясе һәм татар антропонимиясенен тарихи катламнарын ачу. аларны жснтеклс итеп өйрәнү исә татар тел белеме бурычларының гаять мөһиме дип карала. Мисал өчен, махсус тикшерүне көтеп ята торган кичектергесез мәсьәләләрдән татар, башкорт, чуваш һәм башка төрки халыкларның кеше исемнәрен, кушаматларын, фамилияләрен өйрәнүне. Идел буе топонимиясенен төрле торки телләргә караган барлык катламнарын аеруны, фин-угыр топоними- ясен тикшерүне һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин
Борыш ы татар теленә хас булган фонетик, лексик һәм грамматик күренешләрне чагылдырган язма истәлекләр безнең көннәргәчә аз сакланган Татар теленең тарихи лексикологиясе әлегә аеруча аз эшкәртелгән Шуңа күрә тагар теле тарихын, бигрәк тә тарихи лексикологиябезне өйрәнү, борынгы тел күренешләрен ачу өчен ономастика фәненең роле ифрат зур
Татар исемнәрен, топонимиясен. Татарстан ойкони.миясен өйрәнүнең тел тарихын, башка ономастик берәмлекләрнең килеп чыгышын. Урта Идел-Урал. Көнбатыш Себер жирлегендә яшәүче фин-угыр халыклары аерата, татар һәм башка төрки халыкларның этногенезын ачыклау, татар, фин-угыр. урыс телләренең антропонимия, ойконимия тармакларында багланышларын, үзара йогынтысын аныклау өчен гаять зур әһәмияте бар.
Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Котлыбөкәш авылы атамасының килеп чыгышы хакында жирлс халык телендә ике төрле риваять йөри Аларның беренчесендә «Безнең авыл исеме Бөки яки Бөкихан дигән кеше исеменнән алынган», дип сөйләнә Икенчесендә исә: «Шомбыт елгасы борылыш ясаган урынны элекке халык «елга бөгеше» дип атап йөрткән Шул урынга утырганга, безнең авыл Бөгеш исемен алган».—диелә.
Бу риваятьләрнең беренчесе игътибарга лаек булса да. атаманың Котлыбөкәш дигән тулы формасының килеп чыгышы һәм мәгънәсе бәян ителми. Риваятьләрнең икенчесе дә Котлыбөкәш атамасының асылын ачмый
Котлыбөкәш авылы атамасының нигезендә Котлыбөкәш дигән борынгы төрки-болгар кеше исеме ята Бу исем ике сүз кушылып ясалган котлы+ бөкәш.
Борынгы төрки телдә кутлуг сүзе «бәхетле», «уңыш» мәгънәсендә кулланылган. Аңа нигезләнеп Кутлуг. Кутлуг бәк. Кутлуг бука. Кутлуг бөрт һ. б исемнәр ясалган Котлыкыя <■ Идегәй» дастанының бер каһарманы исеме
Кутлуг сүзенең «г» авазы төшеп калган кутлу. татар телендә котлы («бәхетле») варианты байтак кына борынгы татар (Котлыбай. Котлызаман. Котлыкай. Котлыбикә. Котлысылу. ..) һәм башкорт кеше исемнәрен ясауда актив катнашкан
Борынгы төрки телдә бөгә сүзе «герой, кочле кеше, баһадир» мәгънәсен белдергән. Бөгә будрач. Бөгә йаугушы һ б кебек кеше исемнәре булган Бөек горки каганат ханнарыннан берсе Бөке-хан («герой, көчле, кодрәтле хан») исемен йррткән.
Бөгә сүзенең бөкәш варианты болгарларның Котлыбөкәш исемендә урын алган һәм «бәхетле баһадир, герой» дигән мәгънәгә ия булган Бөкәй-бүкәй («баһадир, герой») сүзе болгар бабаларыбызда мифик образ, герой төшенчәсендә кулланылышта йөргән Казан татарларында елый торган баланы елаудан туктату өчен: «Елама. Бүкәй килә. Бүкәй алып китәр» (Тау ягы сөйләшләрендә ■ Муки килә»), дип куркыту гадәте бар. Бүкәй безгә болгар бабаларыбыздан күчкән мифик образ, кодрәтле көч. мәжүси каһарман булып чыга.
Бүкәй сүзе борынгы заманнарда татарлар арасында кеше исеме булып та йөргән Пермь татарларында Букаев фамилиясе бар Мәжуси чуваш исемнәре тезмәсендә Мукай. Мукей исемнәре очрый Бүкән. Букай. Мукай Мукей исемнәренең семантикасы шулай ук «көчле кеше, көрәшче, баһадир» (чагыштырыгыз монгол телендә бөке — «сугышчы, көрәшче, атлет», чыгтай телендә бөкә «көч», кыргыз телендә пөкө— «көчле», «кыю», якут телендә бөгә —«нык», «ныклык» һ б ) мәгънәсенә ия
Шулай итеп. Идел-Кама болгарларының Котлыбөкәш исеме «бәхетле герой, баһадир» мәгънәсен белдерә икән һәм ул. кеше исеменнән авыл атамасына (ойконим!а) әверелеп, безнең көннәргәчә сакланган
Богырыслан Оренбург өлкәсенең борынгы шәһәре санала. Анын атамасы бога һәм арыслан дигән борынгы төрки кабиләләрнең исемнәре (этнонимнары) кушылып ясалган төрки кеше исеменнән алынган Әлеге шәхес нигез салганга, бу торак пунктка анын исеме кушылган Бога сүзе борынгы төрки телдә «үгез» дигән мәгънәне белдергән Себер татарларының бер тармагын тәшкил иткән тара татарлары хәзер дә үгезне «бога» диләр Шушы мәгънәсендә бога сүзе борынгы мажар теленә кабул ителгән Урыс телендәге «бугай», «быки.та бога букадан килеп чыккан Бога арыслан исеме кеше белән хайваннарның килеп чыгышлары уртак дип карау-ышануга нигезләнгән борынгы тотемистик инануга барып тоташа Борынгы төркиләр әтисе арыслан ыруыннан, әнисе бога ыруыннан яки киресенчә булган ир балага Богзарслан дигән исем бирелгән Богаарслан исеме хәзерге ангропонимиконыбызда урын алмаса да. фамилиягә (мәсәлән. Татарстанның Зеленодол районы Татар Танае авылында Богырыслановлар бар) һәм ойконимга (Богырыслан шәһәре атамасына) әверелеп, безнең көннәргәчә сакланган.
Этнонимга (ыруг-кабилә. халык исеменә) нигезләнеп барлыкка килгән торак пункт атамаларына мисаллар кигерик
Актаныш һәм Кукмара районнарындагы Адай дигән татар авыллары атамасының асылында адай дигән борышы төрки этноним (ыруг-кабилә исеме) ята Бу згнонимнын барлыкка килүе исә Адай дигән борынгы кеше исеменә нисбәт ле. «Борынгы төрки сүзлек» тә (Л.. 1969. 8 б.) adaj сүзенен I) кошчык 2) күчерелмә мәг ьнәдә «бала», «кошчык» мәгънәләрендә кулланылуы күрсәтелгән. Adaj. Adaj tutus кебек кеше исемнәре булу теркәлгән «Кошчык» (күчерелмә мәгънәдә «бала») төшенчәсен белдергән алай сүзе башта дөньяга яна туган ир балага иркәләп эндәш ү-морәҗәгат ь игү сүзе буларак кулланылган, аннан сон кеше исеменә әверелеп киткән. Адай исеме «бала» төшенчәсен белдер») торган сүздән ясалган төрки кеше исемнәре белән бер синонимия оя тәшкил итә: Адай. Балакай. Балабәй (шуннан Бәләбәй шәһәре исеме). Ьалаәмир. Балаиш. Балаш; Чыгатай (чага «бала» тай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы). Чагакай. Чагай (шуннан Чагаев фамилиясе) һ б Татар теленеп көнбатыш диалектында чыга сүзе хәзер дә «бага» мәгънәсендә кулланыла Татар әдәби телендәге җыйма эчтәлекле бала чага синонимнк парлы сүзе урга һәм көнбагыш диалект лексемаларыннан яса нан
Башкорт ларда һәм казакъларда адай ыруг ларының булуы билгеле
Биектау районында Кондырлы дигән татар авылы бар Кондырлы авылының исеме Кондырлы елгасы (Ф Г Гарипова Татарстан г паронимнары сүнеге Казан. 1984. 71 б ) атамасыннан алынган Кондыр (кондыз) күн бу нанга, оолгар бабаларыбыз әлеге елганы Кондырлы дип атаганнар Проф А П Ковалевский «Чуваши и булгары по данным Ахмеда ибн Фадлана» (Чувашгосиздат. 1954. 16 б ) дигән хезмәтендә хәзерге Самара өлкәсенең төньягындагы бер елганың Кун- дурча («Кундузча») дип аталуын болгар теленә хас бу нан ротацизм («з» урынына «р» әйтү) күренешенә бер мисал итеп кигер,» Шуны күздә тогын. Гатарстан- нын хәзерге Биектау районындагы Кондырлы елгасы һәм авылы исеменең килеп чьныгны болгар теленә нисбәтле дип әигә алабыз Әлеге елганы һәм авылны тагарлар Кондызлы дип агарлар иде Мари геленә дә умдыр («кондыз») сүзе болгарлардан кергән Болгар телендә кундыр мари телендә хмлыр (кун лырвумдыр). чуваш телендә хантар. татар телендә кондыз (р-г тартык ава пары тәңгәллеге җирлегендә кондыр кондыз) Конлы» сүзе оолгарларга кундыр әйтелешендә гарәп ләр белән сәүдә итү. алтынга бәрабәр булган кон гыз тирегәрсн башка әйберләр а гмаштыру. алтын акчага сату нәтиҗәсендә ки леп кергән бу гыр- га тиеш Кыйммәтле кондыз җәнлеге күн булган инешләргә. елгаларга болгар бабаларыбыз Кондырлы. Кондырча исемнәрен кушканнар
Тагар гслендогс «кондырлы кодачасы- фразеологик әйтелмәсенең килен чыг ышы да »гекке заманнарда Кондырлы аны гыннан Казанга кодаларына
утырмага килгән кунак кызының (кодачаның) үзен көйсез тотуына, капризлануына мөнәсәбәтле. Мәгълүм ки. татарларда кондырлы кодачасы тәгъбире юкка көйсезләнүче хатын-кызга карата әйтелә.
Татарстанда атамалары составында кә. кәү. кау. кү сүзләре (тамыры) урын алган берничә татар авылы бар Мәсәлән. Иске Кәшер. Яңа Кәшер (Әлмәт районы). Зур Кавал. Кече Канал. Ташлы Канал (Биектау районы). Комлы Кавал (Лаеш районы) һ. б Чувашстанның Ормар районында Кавал дигән чуваш авылы бар. Бу авыл турында К Насыйри болай дип яза: «Кавал авылы Чабаксар өязендә бер авыл бардыр, хәзердә базарлы авыл; чуваш авылыдыр Татарча Кәвәл дип әйтелә, урысча Ковали диерләр. Иске заманда мөселман авылы булгандыр».
Әлеге кә. кәү. кау. кү топокомпонентларының килеп чыгышы фин-угыр телләре белән бәйләнешле фин телендә kivi. эрзя-мордва телендә kev, мари телендә кү, ханты телендә kew — «таш» Коми-зырян телендә дә ки сүзе кайчандыр «таш» мәгънәсендә кулланылган (хәзер бу телдә «таш» мәгънәсен из сүзе белдерә). Моның шулай булуын Түбән Вычегда бассейнындагы Кишер («Кишор) елгасы һәм Яреньга елгасының кушылдыгы Киваж атамалары раслый Кишор — «ташлы елга», ә Киваж «ташлык кушылдык» дигән мәг ънәне аңлата. (Обшсс языкознание Методы лингвистических исследований. М . 1973. 98 б.) Моңа таянып, республикабызның Сарман районындагы Иске Кәшер. Урта Кәшер. Әлмәт районындагы Яңа Кәшер авылларының исеме «ташлы елга» (алар чыннан да Кәшер дип аталган ярлары ак ташлы елгачык буена утырганнар). Арча районындагы Күшәр, Күшәр. Күәм авыллары атамаларының, мари теленә нисбәтле рәвешгә. баштагы икесе «ташлы елга», «ташлы елгачык», ә соңгысы «ташлы» мәгънәсен белдерә дип әйтә алабыз
Безнең карашыбызча. Кавал (дөресрәге Кәвәл) топонимы фин-угыр телләрендәге kev яки kew «таш»- борынгы болгар-татар телендәге эл ил «авыл» сүзләре кушылып ясалган гибрид атама тәшкил итә һәм «ташлы авыл», «таш авыл», ягъни «ташлы ярлы су (елгачык) буена утырган авыл» мәгънәсен белдерә. Ташлы Кавал авылы атамасында бабаларыбызның фин-угыр кабиләләре телендәге кау (kaw) сүзен татар теленә «ташлы» рәвешле төгәл тәржемә ггтеп. Ташлы Кавал «ташлы — ташлы авыл» формасында кулланылышка алулары, һичшиксез, игътибарга лаеклы Чагыштырыгыз: Ташсу (Биектау районы). Таш Чишмә (Арча районы), Ташкичү (Арча. Баулы. Тукай районнары). Ташлыяр (Мөслим. Саба районнары), Таш елга (Кукмара. Мөслим, Тукай районнары), Ташлы (Баулы районы). Ташлык (Түбән Кама районы) -республикабыздагы татар авыллары. Каменка—Азнакай районындагы урыс-татар авылы. Каменка — Әлмәт районындагы урыс авылы. Каменный Починок (Ташлы) — Мамадыш районындагы урыс авылы һ. б.
Балтач районындагы Сосна авылы атамасының килеп чьн ышын (этимологиясен) шулай ук фин-ут ыр телләре материалында аңлатып була.
Фин-угыр телләренең утыр тармагына карый торган манси телендә (утыр тармагына тагын мажар һәм ханты телләре керә) сос шош г идрог рафик номенклатура термины «инеш», «кечкенә елга» төшенчәсен белдерә,- на әйбернең булуын, барлыгын белдерүче кушымча Димәк. Сосна атамасы «инешле» дигән мәгънәне аңлата. Түбән Сосна авылы янында Сосна дип аталган инешнең агып ятуы әлеге фикерне куәтли Чагыштырыгыз: Шошма (мансича шеш сос «инеш».— ма-на әйбернең булуын белдерүче кушымча) — Бал гач районындагы елга, Нократ елгасының уң кушылдыгы
Борыш ы заманнарда ике кабилә кушылу нигезендә, бер үк географик объектны бердәй төшенчә белдерә торган кушма төзелешле гибрид атамалар (аерата «елга» + «елга» яки «инеш» + «инеш» төзелешен тәшкил иткән) белән исемләү топонимиягә хас күренеш Мәсәлән. Суслонтер (мансича сосла сосна «инешле» — марича эңгер «елгачык, инеш») Марий илдәге елга һәм шәһәр, Чайшур (борынгы төрки телдә чай сай зәй «елга»- удмурт телендә шур «елга») -Саба районы территориясеннән агып уза торган Мншә елгасының уң кушылдыгы һ б Мишә елгасы атамасын борынгы төрки телгә фарсы теленнән кергән бешә-мешә «урман» сүзенә бәйләп аңлаталар (М 3. Зәкиев. Татар халкы теленең барлыкка килүе. Казан. 1977. 170 б.). Бу гидронимны угыр телләреннән манси телендә сакланган меша «бөгелешле елга» (извилистая река») гидрографик терминына бәйләп тә аңлатып була. Саба районында Оет дгггән татар авылы бар. Манси теле җирлегендә аңлатканда, бу атама «болын» дигән мәгънәне белдерә.
Татарстан җирлегендә, аерата аның Казан аргы җирлегендә, байтак кына географик атамаларның, башлыча елга һәм авыл исемнәренең, этимологиясе
фин-угыр телләре җирлегендә ачыклануы бер дә гаҗәп түгел Чонки Урта Идсл-Кама pci ионы күпчелек археологлар. тарихчылар һәм телчеләр тарафыннан фин-угыр кабиләләре дә формалашкан мәйдан булып санала
Археологик, топонимик һәм этнонимик мәгълүмат лар Татарстан җирлегендә маҗар кабиләләренең яшәвең дә хәбәр итә. Бик борынгы заманнардан алар Урал. Идел буйларында. Тоньяк Кавказ далаларында. Дунай буйларында гадәтн юрки телле кабиләләр һәм халыклар белән аралашып яшәгәннәр Маҗарлар VII гасырлардан алып IX гасыр урталарына кадәр (830 елга чаклы) хазарларга буйсынып яши. хазарлар составында болгарлар ла була
Маҗарларның безнең җирлектә әр әрә эри «елга, елгачык» компонентлы гидронимнар торып-сакланып калган Тагар әдәби телендә «төрле агач, куаклар һәм кыяк-камышлар. үләннәр’белән капланган урын, елга үзәне» төшенчәсен белдерә торган әрәмә (русча урема) сүзе маҗар теленнән килә торган әрә «елгачык» тамырына төрки телләрдә сүз ясагыч -мә кушымчасы кушылып ясалган.
Шушы яссылыкта караганда. Лаеш районындагы Татар Сараланы, урыс Сараланы авыллары атамасы составында урын алган саралан компоненты «сары алан» ДИГӘН MOI ЬНӘ аңлатмый, бәлки «саз аланы», «сазлы алан» дигән мәгънә белдерә булып чыта. Куе урман эчендәге сазлыклы аланга урнашкан Саралан авылы атамасының «саз аланы» яисә «сазлы алан» дигән мәгънә белдерүе чынбарлыкка (бу очракта географик реалнйга) туры килә.
Димәк, шушы мисалларга таянып. Татарстан гопонимиясендә маҗар калдыклары бар дип әйтә алабыз Бу мәсьәлә мулрак тарихи-лингвистик фактлар нигезендә тагын да җентеклерәк тикшеренүне сорый, әлбәттә
Тагар энциклопедиясенең тарихи-географик һәм топонимик проблемаларын фәнни җирлектә хәл игү өчен академик М 3 Зәкиевнсн «Тагар халкы теленең барлыкка килүе» (Казан. (1977). филолот ия фәннәре докторы Ф Г Гарипованын «Татарстан гидронимнары сүзлеге» (Казан. 1990). «Исследования по гидронимии Татарстана» (М . 1991). шушы юллар авторының "Этапы развития и очередные задачи татарской ономастики» (Казань. 1970). «Тагар исемнәре сүзлеге» (Казан. 1981). «Татар антропонимикасы» (Казан. 1990) тиган басмалары, оч томлык итеп төзеп бастыру күздә тотылган, 100 меңнән артык җирле географик атаманы үз эченә алган «Татар теленең топонимик сүзлеге» картотекасы һ б мөһим фәнни чыганак булып гора Шушы җәһәт тән безнең җитәкчелектә язып яклашан кандидатлык диссертацияләреннән Ф Л Мәҗитованыи «Татар фамилияләренә га- рихи-лишвиегик анализ» (Казан. 1986). А К) Филькованьш «РСФСРнын төрки чыгышлы шәһәр атамаларына тарихн-лишвнегик анализ» (Алма-Ата. 1989). Р И Куряеваның «Урта Идел буе урыс онконнмиясенен горки катламы» (Казан. 1992). I. Б Акиндиковның «Ростов олкәсенен горки топоннмиясе» (Казан. 1992). 3. Ф Әхәтованың «Татарстанның Түбән Кама буе топоннмиясе» дә әһәмиятле.
Татарстан ФАнең Татар энциклопедиясе институтында төбәкләр (авыллар) тарихын өйрәнү бүлеген ачуның зарурлыгын матбугат урынлы күтәрә Төбәкләр, авылларыбыз тарихын өйрәнүне һәвәскәрчелектән тыйльмн нигезгә салыр вакыт җитте, әлбәттә. Бу >шкә галимнәрдән тыш. шулай ук университет, педагогия институты студентлары да зур өлеш кергә алыр иде Казан университетының элекке тагар филолот иясе бүлеге, хәзерге татар фитологиясе. тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты егу тентлары 1965 нче елдан башлан дәвам ты рәвештә мондый хезмәтне башкарып килә Татарстандагы һәм аннан читтә татарлар зур күпчелекне тәшкил иткән төбәкләр, авы т тар тарихын, ойконимнясен (исем-нәрен) һәм микротопонимияссн өйрәнүгә йөзгә якын шилом эше ятып якланды инде Әлеге диплом лиләренең татар авылларының тарихын, исемнәренең килеп чыгышын һәм микротопонимиясен өйрәнүдә билгеле бер фәнни өлешләре, кыйммәтләре бар. әлбәттә
Чал һәм бай тарихлы татар халкының XX һәм XXI гасырлар аралыгында беренче мәртәбә Татар энциклопедиясен тәтеп бастыру мөмкинлеге тулы Аның сыйфатлы булып доньята чыгуы өчен, һәр галимнең үз белгечлеге өлкәсендә тиешле фәнни өлеш кертүе, фидакарьләрчә хезмәт игүе кирәк