ОЛУГ ИСЕМЕҢНЕ ЗУРЛЫЙЛАР
/ « ..Нинди зур. онытылмаслык эшләр башкарып китте Шәйхелислам абый! Ул иҗат иткән әсәрләрне халык һаман да яратып укый. Ә бу мәңге яшәү, мәңге үлемсезлек, дигән сүз. Без. менә бүгенге көндә исән жәлилчеләр. зур ихтирамыбызны белдереп. Шәйхелислам абыйга мең-мең рәхмәтләр укыйбыз. Анын «Муса» романы Җәлилнең һәм башка ип гәшләребезнең кылган батырлыкларын, рухи ныклыкларын халкыбыз күэ алдына бөтен тулылыгы белән диярлек китереп бастырды Шәйхелислам абыйны без беркайчан да онытмабыз!»
Бу юлларны безгә ерак Үзбәкстан- нын Каршы шәһәреннән каһарман Фәрит ага Солтанбәков язып җибәргән иде. Анда, бер тамчы суда Кояш чагылган кебек. Шәйхи ага Маннур иҗатына халык тарафыннан бирелгән бәһа ярылып ята. г
Чыннан да. |1атар әдәбиятының күренекле вәкилләренең берсе - шагыйрь. прозаик, тәржемәче Шәйхи
Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) мәдәниятебез һәм жәм- гыятебез тормышында якты эз калдырган олуг шәхес. Ул 1905 елның 15 гыйнварендә элекке Казан губернасының Мамадыш өязендәге Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1921 елның жәендә. ачлыктан качып, аның әтисе Фәрхулла абзый. бөтен гаиләсе белән Кузбасстагы Анжерка-Судженка шахталарына күчеп китә. Шунда 16 яшьлек Шәйхелисламның хезмәт юлы —«тормыш университетлары» башлана. 1923 елда Шәйхелисламны Свердловск Халык .мәгарифе институтына укырга жибәрә- ләр^
еЗдипнсң биографиясен сөйләп чыгу очен генә дә аерым бер китапчык язарга кирәк булыр иде. (Свердловск. Тобол. Новосибирск, Донбасс, Днепро- I >с. Мәскәү, Казан ул укыган, эшләгән, аркылыг а-буйга гизеп чыккан шәһәр һәм төбәкләрнең кайберләре генә әле бу. Шунысын да әйтеп китик. III Маннур «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы сәркатибе булып та эш лиг
\Шәйхи Маннурның әләби мирасы, эшчәнлеге зур һәм күпкырлы. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрәД
\Әдәби хезмәтләре. Бөек Ватан су-гышы фронтларында күрсәткән баты-рлыклары очен, ул хөкүмәтнең күп кенә орден һәм медальләре белән бүләкләнә/
Без түбәндә әдипнең васыятьнамәсен урнаштырабыз. Ул матбугатта беренче тапкыр басыла. Шул уңайдан, васыять хатында исемнәре телгә алынган дүрт язучының истәлекләрен дә укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. Олуг эшләрең калса, олуг исемең дә ха 1ык күңелендә саклана икән — әлеге язмалар шушы хакыйкатьне раслый.
Шәйхелислам ага васыяте
__ _ өрмәтле Гомәр ага Бәширов! Хөрмәтле энекәшләрем Илдар Юзеев.
Шәүкәт Галиев. Хисам Камалов'
Күп дусларым арасында Сез минем ин якын күргән дусларым.
Шуңа күрә мин Сезнен өскә бик авыр эш йөкләргә батырчылык итәм. Сез инде мине гафу итегез.
Бер дә көтмим
Ләкин ул көн килер.
Суык кулын бирер.
Әйдә. диер.
Күзләреңне бәйлә, диер.
Җитәклим дә алып кигим.
Яна фатирына илтим
I Менә шул көнне инде Сез минем бу хатны ачып укыгыз да гәүдәмне Тулбайга алып китегез, шау-шулы мәрасимнәр булмаса да ярый Анда ике урын булыр Берсе зиратта, анам кабере янында (белүчеләр бар Галимжан Җиһаншин һ. б.). Икенчесе китапханә бакчасында. Кайсын сайлау Сезнен һәм авылдашларның ихтыярында
2. Кабер өстеиә таш утыртып, чардуган корылса һәм берничә сүз яздырсагыз яхшы булыр иде.
Синең бар жирен сөекле.
И Тулбаем моң илем.
Бул бәхетле, бул ирекле
Бар теләгем шул минем.
дигән юллар бар. Ләкин күнелдәгенен барын да әйтеп бирә ала микән'’ Бәлки. Сез ша> ыйрь дусларым, үзегез матуррак сүзләр табарсыз'*
3. Алып китү, китап-архивлар күчерү һәм күмү вакытында тотыла торган барлык чьп ымнарны каплау өчен билгеләнгән биш мен сум акчам бар (Касса № 15, счет № 036411.) Моны алу юллары сезгә мәгълүмдер
4 Өйдәге бөтен кулъязма архив һәм барлык китапларны (домашн. бнб-ка) Тулбай китапханәсенә тапшырырсыз
5. Барлык ижат әсәрләремә һәм архивыма Тулбай китапханәсе юридик хужа (варис) булсын
6. Гомумән. Тулбайдагы ул китапханәне сүндерми яшәтәсе иде Шундый ерак һәм бәләкәй авылда мәдәни-әдәби бер учакнын әзме-күпме якты сибеп торуы начар булмас иде кебек Моныц өчен Сез, дусларым, комиссия членнары буларак, союз белән берлектә рәсми карар чыгарып, китапханәне Литфонд карамагына тапшыру һәм анда ышанычлы кеше готу мәсьәләсен куйсатыз. ничегрәк булыр икән ’
7. Үзем исән чакта сайланма әсәрләр җыелмасын чыгара алмадым бугай инде. Ичмаса, миннән соң Сез. язы наннарның барысы эченнән жыеп. биш томлык сайланма әсәрләр чыгара алмассыз микән? (шигырьләр ике том. балалар өчен язылганнар бер том. «Муса» бер том. башка проза, публицистика бер том).
8 Болардан килгән гонорар күпмедер вакытка китапханәнең җитди материаль нигезе булып, андагы китап фондын баетырга, эшләрне киңрәк куеп, халыкка күбрәк мәгърифәт таратыр! а. бинасын төзек тотар! а ярдәм итәр иде шикелле (Тыйнаксызлык булса да әйтим әле варислык чоры унбиш ел бут ай Бу вакыт эчендә сайланмаларны ике тапкыр чыгарып та булыр иде. бәлки j
9. Бөтен чыгымнарны каплаганнан соң саклык кенәгәсендә акча калса, ул сумманы да китапханә! ә тапшыру кирәк булыр дип уйлыйм.
10. Өйдә калган башка вак-төяк нәрсәләргә, әгәр мин үлгәндә янымда тормыш иптәшем булса, ул хужа булыр.
II Минем Хөршитбану исемле туган апам бар. ә|әр ул исән булса, саклык кенәгәсендә акча булган сурәттә, ана өч мең сум күләмендә ярдәм күрсәтсәгез яхшы булыр иде.
Сезне мәшәкатьләвем өчен чын күңелдән гафу үтенеп, һәркайсы! ы ла ижат уңышлары, бәхет һәм куанычлар, озын гомерләр теләп, актык сәламнәремне юллап:
Шәйхи МАННУР.
Каган. 12.01.70.
Җан дуслар
—зын-озак гомерем юлымда минем бергә эшләгән иптәшләрем дә. дус- зарым да аз булмады Әмма шулар арасыннан гомерләренең соңгы көннәренә кадәр жан дусларым булып калучылар өчәү генә иде. Хәсән Туфан. Хәмит Ярми (фольклор галиме Хәмит Ярмөхәммәтов) һәм шагыйрь Шәйхи Маннур Бу аерылмас дүртлекнең дуслыгы һич үзгәрмичә, озак еллар дәвам итте һәр дусның туган коне һәркайсыбызның бәйрәме булып саналды Мәсәлән. 15 гыйнвар көнне, без Ш Маннурның оч дусты тантаналы җыелышка баргандай, киенеп-ясанып нәкъ кичке алтыда Шәйхинең Галактионов урамы-ндагы бер бүлмәле кечкенә генә фатирына барып керәбез. Кулларда чәчәкләр. бүләкләр Шәйхелислам сугыштан соң ялгыз <ына яшәгән иде. Ул юмартлардан саналмый, чыгымнарын бик саклык белән генә тотучы кысмыр кешеләрдән иде. Әмма без аның туган көненә килгән саен табынының муллыгына хәйран кала идек. Нинди генә затлы милли ризыклар бизәми иде аның аулак өстәлен! Ниндидер остадан махсус пешертеп алган чәк-чәк. кош теле, бавырсак, тозлы каз иле. тагын әллә ниләр' Төрле шәрапларны. җимешләрне әйткән дә юк!..
Мондый милли ризыклардан күп еллар аерылып торырга мәҗбүр булган Хәсән Туфан, остәлгә күзе төшүгә, кулларын угалап, баш чайкый, хуҗага мәдхия сүзләре яудыра башлый:
Ну. энекәш, оста да инде син кунак сыйларга! Кара бу җәннәт нигъмәтләрен! Моның өчен сиңа үзең шикелле үк уңган, фәрештәдәй саф күңелле гүзәл зәүҗә' на-сыйп булсын!
Без. билгеле, аның сүзен куәтләп. кул чабып алабыз. Бәйрәмчә киенгән, г алстук таккан хуҗа кеше, бил бөгеп, кулын күкрәгенә куя һәм. кечкенә күзләре белән елмаеп, безне түргә, табын янына өнди:
Олы абый (Хәсән Туфан), син иң түргә, менә монда рәхим итәсең' Дәү абый (монысы мин), син аның янына! Уртанчы абзый (Хәмит Ярми). минем янга! Ни хикмәттер, мондый чакта кеше психикасының нинди нечкә кыллары хәрәкәткә килгәндер. әмма шундый ягымлы, чын күңелдән
Зәүҗә хатын
әйтелгән самими дәгъвәттән сон без үзебезне дуслар гына түгел, бәлки якын туганнар кебек гә хис итә башладык.
Дуслар мәҗлесе әнә шулай башланып китә дә. гадәттә, төнге уникеләргә, хәтта берләргә кадәр дәвам итә. Әмма бу кичләрнең берничә үзенчәлеге була иде. Бердән, анда гаилә әгъзаларыннан бүтән беркем дә катнашмый, гайбәт сөйләнми. зар-иптизарлар телгә алынмый иде. Өстәл тулы тәмле-татлы ризыклардан. Хәсән әйткәнчә, «аз да түгел, күп тә түгел, чамасын белеп кенә» авыз иткәннән сон. җанлы әңгәмә зуррак бүлмәгә күчә иде. Билгеле, ул елларда без дүртебез дә карт чыпчыклар идек бит инде. Безне вак-төяк җим генә һич канәгатьләндермәгәндер. гелгә алынган теге яки бу вакыйга, башыбыздан узган хәлләр, ишеткән-белгәннәр. күңелне дулкынландырып торган серләр безне иң-иң тирән, иң-иң сихри кичерешләргә, фикер чоңгылларына алып кереп китә иде._
Ул кичәләрнең уздырылмый башлавына байтак еллар узды инде. Әмма мин аларны әле хәзер дә сагынып искә алам. Чөнки бу эчкерсез, дусларча аңлашып утыру, һичбер регламент белән чикләнмәгән һәр әңгәмә зур залны тутырган җыелышларга, һәртөрле конференцияләргә караганда җан азыгын күбрәк бирә, һәркайсыбызның иҗатын үстерүгә ярдәм булып чыга иде.
<л< tap •н-репче рәттә Л Туфан. Г Батиров, икенче р,иптә .V. Ярми. Ш Маннур. Казан. 1979 ел.
Кыскасы, бу дуслык кичәләрен «эстетика дәресләре» дип тә аңлатып булыр иде Чонки ул елларда без инде беребез - галим, башкаларыбыз танылган каләм осталары булганлыктан, телгә алынган һәрбер тормыш вакыйгасына әдәби яктан да бәя бирелә иде.
Тулбай ае хәтерләтә Сине...
Минем уйны, хнснс. омтылышны Аңлар диеп уйлыйм күбегез. Үлгәч, мине туган авылыма Тулбаема илтеп күмегез.
Авылдашлар сезгә ярдәм итәр Әнкәм яткан жирнс табыгыз, Өсләремә йомшак юрган итеп. Туган туфрагымны ябыгыз Өлкәнәйгән саен чишмәләрнең Челтерәүләре үзенә тарттылар. Актык сулышымда юллар мине Тагын сиңа алып кайттылар. Гәүдәм калсын туган җиркәемдә Казан аңлар диеп белам мин Бөтенләйгә, китмәскә, дип кайттым Авылдашлар, сезнең белән мин
Бу Шәйхи ага Маннур васыятенең минем күңелемдә туган шигъри чагылышы
1971 елның августында ул мине. Татарстан Язучылар союзы коридорында туктатты да- «Менә шуны ал әле», дип. кулга бер конверт тоттырды Үзе. берни дә аңлатмыйча, китеп гә барды. Конвертның тышына. «Сонгы сәгать суккач, укырсың » дип язылган иде Мин монын васыять икәнен аңладым. Шәйхи аганын шифаханәдә вафат булуын ишеткәч, ачып укыдым Бу 1980 елның 10 июне иде Васыятендә әйткәнчә, аны туган авылына Мамадыш районының Тулбай авылына илтеп җирләдек Авылдашы, дусты. «Чулпан» колхозы рәисе Галимҗан ага Җиһаншин васыятьтә әйтелгән урынны әзерләп куйган иде инде
1980 елны Язучылар союзы идарәсе утырышында 111 Маннурның мирас комиссиясе төзелде. Аңа Гомәр Бәширов. Хисам Камалов. Шәүкәт Галиев. Хәмит Ярми. Рәис Даутов. Лирон Хәмиду.глиннар кертелде Рәислек Вазыйфасын мина тапшырдылар Соңыннан, секретарь буларак. Шаһинур Мостафнн өстәлеп, ул эшебезне тагын да җанландырып җибәрде
Шәйхи аганын. васыятендә язылмаса да. үзе исән чакта телдән әйткән тагын бер изге теләген үтәдек «Чулпан» колхозы. Олыяз авыл Советы һәм Татарстан Язучылар союзы идарәсе балалар әдәбияты буенча елның ин яхшы әсәренә, яшь ангорның теләсә кайсы жанрдагы күренекле әсәренә Шәйхи Маннур исемендәге бүләк бирү турында карар чыгарды гар Шулай ук бу бү гәкне ел дәвамында нн югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән колхозчыларга ла тапшыру кирәк, дип табылды. Жюри членнары итеп язучылар ягыннан Гомәр Бәширов II г гар Юзеев (рәисе). Рашат Низамисв билгеләнде. Бу бүләкләрне һәр елны шагыйрьнең туган көнендә 15 январьда тапшыру инде матур бер градиинягә әйләнде Бу көнне без һәр елны остазыбызның гугагг төбәгенә барабыз һәм нскә алу кичәсе үткәрәбез Illy г кичәләрдә 111 Маннур премиясе дипломын алган язучы тарыбызның исемнәрен a ran китү урынлы бу гыр
19X2 ел. Шагыйрь Зо гфәг һәм язучы Ринат Мөхәммәдисв
19X3 ел. Шатынрг.-р<ксам Гакнл Сәгыйров һәм язучы Марсель Галиев 19X5 ел. Прозаик Нәбирә Гыймаг динова һәм гәнкыйтьче Мөдәррис Вә гнев
1991 ел. Шагыйрь Рафаил Газизов һәм прозаик Зиннур Хөснияр
1992 ел. Шагыйрь Газинур Моратов. язучы Рашат Низамисв 111 Маннур әсәрләрен русчага тәрҗемә игүче Светлана Гыйльмстдннова
1993 ел. Прозаик Нәзифә Каримова, шагыйрьләр Рафис Корбан һәм Ростам Сүл ти
1994 ел. Шагыйрьләр Ләбиб Лерон һәм Рәниф Шәрипов, балалар язучысы Вәкил Ахунжанов...
1982—94 елларда Ш Маннур исемендәге олы бүләккә колхозның үзеннән дә утызлап кеше төрле һөнәр ияләре дә лаек булды. Алар арасында атаклы авылдашының васыятьләрен тормышка ашыру өчен күп көч куйган искиткеч олы җанлы кеше -37 ел буе «Чулпан» колхозын җитәкләгән күренекле шәхес. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галимҗан ага Җиһаншин (ул 1994 елның 8 октябрендә вафат булды — авыр туфрагы җиңел булсын...), хуҗалыкның данлыклы тракторчысы һәм тимерчесе, хәтәр авыру нәтиҗәсендә ике аягыннан мәхрүм калса да. үзендә яшәү һәм эшләү өчен зур рухи көч тапкан үзебезнең татар Маресьевы - Габделхак ага Вилданов. Тулбай авылы китапханәсе мөдире. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Васыйга Зәйиетдинова. атказанган киномеханик Юрис Мөхлисов (хәзер Олыяз авыл Советы башкарма комитеты рәисе), танылган хкытучы-рәссам Азат һадиев (бүгенге көндә хуҗалык рәисе урынбасары), Мамадыш районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Риваль Гыйззәтуллин һәм башкалар бар Биредә Р Гыйззәтуллинга аерым тукталып үтәсем килә Берара, кайбер магди кыенлыклар нәтиҗәсендә, Ш Маннур исемендәге премияләрне бирү тукталып торган иде. Заманында шушы төбәктә Г Җиһаншин белән бергә иңгә-иң торып, күп кенә җитди мәсьәләләрне уңышлы хәл иткән Риваль Гыйззәтулла улы. район хакимиятенә эшкә күчкәч. Шәйхи агага бәйле матур гадәтне яңадан тергезеп җибәрде. Аннан инде эстафетаны хуҗалыкның белемле, тынгысыз яңа җитәкчесе Фәрит Хисмәтов күгәреп алды. Теләк булгач, яхшы эшкә акчасы да табылды. Баштарак Ш Маннур исемендәге премия өчен, шагыйрь үзе васыять иткәнчә, ул калдырган акча бүленде. Соңрак бу эшкә колхоз да кушылды. Аның да көче җитмәгәндә, спонсорлар, аерым алганда. Татарстан Җөмһүриятенең Ислам-тижарәт үзәге (генераль директоры — Илдар Хәмидуллин). Татарстан йон эшкәртү акционерлык җәмгыяте (президенты Әгъмалегдин Шәрәфетдинов) зур булышлык күрсәтте. Бу җитәкчеләрнең һәр икесе дә Шәйхи ага Маннурны тирән ихтирам итә Беренчесе шагыйрьнең якын дусты. Мамадыш төбәгеннән чыккан атаклы жә- лилче. «Муса» романындагы төп геройларның берсе саналган Фәрит ага Солтан- бәковның кияве, икенчесе — тумышы белән үк Шәйхи аганың якташы. «Татарстан Республикасының атказанган җиңел промышленность хезмәткәре», гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге конкурсы дипломанты..
Инде Шәйхелислам ага васыятенә яңадан әйләнеп кайтыйк. Шагыйрь әйткәнчә. аның кабере остенә чардуган һәм язулы ак мәрмәр таш куелды. Үз акчасына салдырган Тулбай авылы китапханәсе киңәйтелде һәм яңартыллы. Хәзер ана дәүләт музее статусы бирелде. Бирегә атаклы рәссам-сынчы Бакый ага Урман- ченын Шәйхи агага багышланган бюсты да куелгач, музей-китапханә тагын да ямьдәнеп китте. >•, ах
V Гш Маннурның музей-китапханәсең оештыруда/Гатарстан дәүләт музее хезмәткәрләре зур фидакарьлек-өлгерлек үрнәге күрсәттеләр Биредә аеруча өлкән фәнни хезмәткәр музейдагы экспозицияләр авторы һәм фәнни җитәкче саналган Дания Баһаутдинованы беренчеләрдән мактап телгә аласы килә. Рәсәйнен һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртүче бу ханым 2 ел дәвамында шушы эш белән күңел яктысын, җан җылысын биреп шөгыльләнде һәм исән чакта ук Шәйхи ага Маннурга биргән нәзерен үтәде. Шагыйрьнең архивын музейга кайтару буенча да зур тырышлык күрсәтте ул.
Татарстан дәүләт музееның фәнни-методик бүлек мөдире Роза Гарифҗанова. ирлс-хатынлы рәссамнардан Сергей һәм Эльвира Матвеевлар, фоторәссам Владимир Канишевларнын да хезмәтләре җимешле булды
Гомумән, васыятьтә әйтелгән теләкләрнең күбесе үтәлде. Кызганыч, безгә бәйләнмәгән сәбәпләр аркасында. Ш Маннурның томнарын басып чыгару мөм-кинлеге юк Туксан еллык юбилеен әнә шулай буш кул белән каршыларга мәжбүрбез инде. Алла бирсә дип. йөз еллыгына өмет багларга кала.
Иҗатта да. тормышында да кыю кеше иде Шәйхи ага Шул елларны җәлил- челәр эзеннән Көнбатыш Германиягә баруы, тыйгысызлыгы нәтиҗәсендә яңа мәгълүматлар табып кайтып. «Муса» романын язуы батырлык түгелмени?!
Үзенчәлекле прозасына да, балалар әдәбиятындагы эшчәнлегенә дә тиешенчә бәя һаман да бирелмәгән Фәннең, тәнкыйтьнең әллә кулы, әллә коче җитми
Шәйхи абый кебек кабатланмас олы шәхесләр, үзләре белән бергә, безгә менә бүген кирәк булган асыл сыйфатларын да алып киттеләр. Дөрес, күпләр аны «бик
усал идс* дип искә алалар. Җыелышларда утырганда, әсәрләр тикшергәндә, мин нәкъ шул сыйфатын сагынам Сикереп торыр иде дә. йөзенә карап, туп-турысын әйтер дә бирер иде Иске академия театр бинасында балалар әдәбиятының торышы тикшерелә Докладчы өлкә комитетының идеология секретаре, бик кызып кына сөйләгәндә. Шәйхи Маннур сикереп торды да: «Дөрес сөйләмисен!» дип кычкырып, сигарет лы мөштеген авызына кабып, залны ташлап чыгып ук кипе. Секретаребыз каушап калды, докладын чак-чак кына очлап чыкты Дөрес, мина да бәйләнгәләде остазым. Цхалтубода ял иткәндә, үзенә кунакка чакырып кертте, һәм «Нигә син ипине болай түгеп-чәчеп ашыйсын’- дип. ачуланып алды. Ә иҗатка килгәндә, ул мине әллә ничә тапкыр урынсыз бәйләнүчеләрдән йолып алды. Минем «Фәрит-Фәридә» поэмасына ябырылганнар иде Шәйхи ага яклады. Әнә шундый берничә яклаучың булмаганда яшь автор! а үсү бик авыр булыр иде.
Ин яратма!аны үзе эшләгән редакциядә үзенең җитлекмәгән озын язмаларын бастырып утыручы кәсепчеләр иде. Башкалар әйтергә уңайсызланалар, куркалар, ә Шәйхи ага. олы трибуна!а чыгып, кәсепченең тетмәсен тетә Берсен шулай, комиссия төзетеп, тикшертеп, эштән үк алып ташлатты. Сәләтле яшьләрне шунда ук күреп ала. аларга гел ярдәм итеп тора, уңышсыз әсәр чьпарса. бер генә сүз әйтә. «Халтура!»
Сагынырлык остазлар иде алар' Үземне аның васыяте алдында бурычлы санап, һәр елны Тулбайга барам
Тагын килдем әле. Шәйхи абый.
Туган Тулбаена
Тенен озак-озак карап гордым
Күккә, тын Аена
Күңел тулгангадыр. Тулбай Ас
Хәтерләтә сине
Синен йөзен дә бит үзе кырыс.
Үзе гулы иле
«Ул ла мина карый иде», диеп.
Әйткән кебек ул Ай
Без дә бер китәрбез бу Дөньядан.
Шәйхи абый, шулай
Маңге-маңгс күктә тын Ай йөзәр.
Агымсулар агар
Безне сагынып һәм юксынып, кемнәр
Тулган Айга карар’
Илдар ЮЗЕЕВ.
Татарстанның халык шагыйре
Кара болытлардан — салават күперенә чаклы...
асыягь тарихы минем өчен 1971 елның 25 августында башланды Шул В-С хакта куен дәфтәренә теркәп кушанмый «Илдар Шәйхи Маннурдан ха!
китереп бирде үземне очратма!ач. ана калдырган икән Язучылар союзы конвертын ачсам, тагын бер конверт Таныш почерк
«Шәүк<н дус!
Хәюрг.» сер булып торсын
••Слать суккач ■■
Ачып укырсың
Яратып Шәйхи абыең*
Илдар Юзеевкә дә шундый ук әманәт икән Васыятедер, дип уйладык II июнь. 1980 ел Иртән кайгылы хәбәр кичә Шәйхи ага Маннур вафа! Васыятен ачып укыр кон килде Машинкада басынан. дүрт кешегә адреслаш ан Язылган көне 12 гыйнвар. |97() ел.
Язучылар союзында М. Хабибудлин үзе геи.» калган икән Мәрхүм белән хушлашуны оештырыл йөри Яна Бистәдәге зиратка тәгаенләгәннәр Мөсәгый!
ашыга —хәл кылу өчен обкомга барасы Көннәре дә бит 30 градус эссе.. Мин васыять
турында әйттем Бүтән каләмдәшләр юк иде. исбатлау өчен тиэ генә өнгә кайтып килдем.
Васыятьне бирәсе килмәгән иде дә. обкомны ышандырасы бар. Мәрхүмнең соңгы
ихтыяры үтәлсен мәшәкатьле булса да. туган авылында җирләү зарур
12 июнь. 1980 ел. Актерлар йортында Шәйхи Маннур белән хушлашу.. Мин дә
сүз әйттем:
- Сугыш чорын кичергән кешеләр өчен июнь — мәңгегә озату, бәхилләшүләр ае
булып хәтердә калган. Июнь кердисә. күңел сискәнә. Быелгы июнь дә шулай булды—
беренче көнендә үк Мирсәй ага Әмирне югалттык, инде менә Ватан сугышында
катнашкан тагын бер күренекле, өлкән әдибебез белән хушлашабыз...
Шәйхи Маннур әдәбиятта туган илебезнең шигъри елъязмасын тудырышты, аның
әсәрләрен дәреслекләрдән үк ятлап ничә буын балалар чын кешеләр булып үсте. Бүген
меңләгән укучылар яраткан язучыны моңаешып соңгы юлга озаталар Ул иҗат иткән
Гайҗан бабай исән. Гайҗан бабай сөйли Гайҗан бабайлар булып халык күңелендә
шагыйрь Шәйхи Маннур рухы, ижаты бнк-бик озак яшәр..
. Мәрхүмне Мамадыш районының Тулбай авылына туган авылына озата киттек.
Машиналар кузгалганда яман каралып болыт килде, тополь мамыклары кар сыман
очты Мамадыш юлының яңа салына торган урыннары күп - читләп үтү өчен шактый
урап чыгарга туры килде. Алты сәгать бардык.
Шагыйрь үзе салдырган китапханә алдында кызыл комач япкан өстәл, авыл-
дашлары. укучы балалар җыелган. Гомәр ага Бәширов митингны ачты Илдар Юзеев.
Рәис Даутов. Фәннур Сафин да сүз әйттеләр. Яңгыр сибәләп торды. «Шәйхелислам
яңгыр алып кайтты... диде кордашлары. - игеннәрне коткарыр бу явым» Илдар, миңа
ымлап, хикмәтле фал дигәндәй, салават күперен күрсәтте. Кызарып баеган кояшка
карап, зират ягына киттек. Оркестр уйный, тирә-якта яшел ужым. күктә якты
болытлар. Матәм гамәлләре шомлы булмады, якташлары мәхәббәте өстен чыкты.
Казандагы караңгы болытлардан соң салават күпере балку илаһи ишарә сыман иде —
шаг ыйрь тормышында болытлар аз булмады, әмма шигърияте халык күңелендә
балкып калды.
Авылдашларына карыйм Шушы кешеләр минем дә халкым, мин хезмәт итә
торган, гомеремне, хыял-өметләр. иҗатымны багышлаган халкым бит. дип. кинәт үзәк
өзгеч якынлык тоеп алдым. Таныш булмаган кешеләр шулхәтле кадерле икән,
югалтырга туры килсә, һәркайсын шагыйребез сыман бәгыреңнән өзеп алу булыр
иде... Кайгыдан күңел нечкәреп шушы хакта уйландым.
16 июнь. 1980 ел. Кич белән Шәйхи абыйның Галактионов урамындагы бер
бүлмәле фатирында искә алу —җидесе Хәсән Туфан. Гомәр Бәширов. Хәмит Ярмн.
Гариф Ахунов. Илдар Юзеев. Туфан Миңнуллин. Рәис Даутов килдек, Хәсән абый
«Агыла да болыт агыла» шигырен укыды Моңаеп, сүзсез генә утыра
Яланаяк килдем дөньяга.
Шулай гына, бәлки, китәрмен
Зират бит ул сабантуй түгел. Нигә анда киенеп китәргә?
Гомәр абый «мальчишник» дип. дүртәүләп туган көннәргә җыелуларын искә
төшерә. Шәйхи абыйның нәкъ еллыгы көнендә Хәсән абый да дөнья куяр дип кем
уйлаган? . Килер елның көзе дүрт дусның тагын берсе Хәмит ага өчен дә соңгысы
буласы икән. Агыла да болыт агыла...
Мин монда шагыйрь васыятенең бер шарты бакый йорты туган авылында
булсын, дигән өлешен үтәү турында гына яздым.
Васыятьнең миңа адресланган нөсхәсе кире кайтмады М Хәбибуллин ничә эзләп
тә. обкомда калгандыр дип. очына чыга алмады. Бик тә үкенеч, әмма күрсәтмәсәм. ул
васыятьне үтәп тә булмый иде. Журналыбызга рәхмәт, ташка басып калдыру —
саклауның иң ышанычлысы.
Шәүкәт ГАЛИЕВ.
Г.-Х. Андерсен исемендәге
Халыкара бүләк лауреаты.
Моңсу сагыну
_ әйхи Маннур барча гомерен әдәбиятка гына биргән кеше иде Шуңа g 1| анын
шәхси тормышы булмады диярлек Әдәбиятка хезмәт итүне үз ■i ® * мәнфәгатьләреннән
өстен йөртте Бүтәннәр дә әдәбиятны кайгырталар. әмма үзләрен һич онытмыйлар иде
Шәйхи Маннур үзен онытып, тормыш рәхәтлекләреннән ваз кичеп эшләде
Ватан сугышын исән-имин узып, һаваланып яшәп ятканда кинәт Шәйхи абый аяк
астында жир тетрәп куя. язмыш зигзаг ясый. Сәбәбе «Тартай арбасы» дигән гөнаһсыз
бер шигырь икән Чын суд башлана. Татар бер-берсен чакмый гына яши белми Сүз жае
туры китереп, сорый идем: «Сезне кем сатты, дошманыгыз бар идеме'’ -дип -Сезгә хөкем
карары укыган теге шагыйрь түгелме?».. «Юк. ана кушканнардыр», ди иде ул һәм
сатылуның сәбәпләрен аңлатырга тотына «Татарның барча гомере, тормышы,
көнкүреше кеше кулында. Ул ничә гасырлар хезмәтче булып, жан асрап килгән Ә
хезмәтченең психологиясе - башлыкларга ялагайлану, ярарга тырышу. »
Гомерен, талантын сарыф итеп. Шәйхи Маннур «Муса» романын язды Татар
әдәбиятында катлаулы язмышларны тасвирлаган героик әсәр Ләкин бу көч те әсәрне
күтәреп алмадылар. Әле басылганчы ук эшчән авторны тирән борчуга салды Театр
янында уздырыла торган шигырь бәйрәменә сирәк кенә килеп чыга иде ул Тукай бүләге
лауреатларын котлап алкышлар яңгырын, шигырь тезмәләре һаваны тыгызлый. Шәйхи
абый бер читтән, агачлар ышыгыннан гына карап тора. Бераздан мөштеген чьи арып,
ана папирос куя һәм ут элдерә. Аннары, канатлары салынган кыяфәттә, алга таба бөкрәя
төшеп. Ленин бакчасына таба юнәлә Чал башын игән, бер жысрчыксыз йөзенә моңсулык
коелган төстә, үпкәләгәндәй, дөньядан да китеп барды ул.
Ә инде васыятьтә анын иң якын күргән дусларының берсе буларак телгә алынуыма
килгәндә, шуны әйтергә була ул миңа, фронтны үткән кеше буларак, хәерхаһ карый иде.
китапларының редакторы вазифасын үтәвем сәбәпле, күңелендә ышаныч төене
төйнәлгәндер. Анын белән фикерләребез дә килешә иде
Хисам КАМАЛОВ,
Татарстан Республикасының Г
Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты