МӘКЕРЛЕ КӨНДӘШ
Җәләл Нурани,
афган язучысы
Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә’ Бу сорау мина күптәннән тынгылык бирми Ни өчен
гаиләләр таркала? Мин әнә шушы галәмәт тә четерекле сорауларга
җавапларымны алдан ук әзерләп кую. үземне тормышның хәтәр сынауларына
чыныктыра тору максатыннан, яңа өйләнешүчеләр өчен язылган китапларны,
гәзит-журналларда чыга килгән мәкаләләрне җентекләп укып бара башладым Безгә
кунакка килгән, тормыш тәҗрибәсе зур булган кешеләрне төрле сораулар биреп
аптыратучы да мин Кайсылары мине аңлап, жнгди җавап бирә, кайсылары исә уен-
көлке белән котыла Мондый вакытларда әни миңа күз кырые белән карап-карап куя.
мәгәр үзе кеше алдында ачуланмый. Кунаклар таралышкач кына би тәрләр! ә тотына
- Оят түгелме сиңа, кызый’’ ди Кешенең әллә ни уйлавы бар лабаса Мин акланыр!
а тырышам
И әни. миңа да кияүгә бер чыгасы бит. дим Кызыксынуның нн I асбе бар?
Әниеңне кеше алдында оятлы итү iaen түгелмени’’ Инде болай да. бу кызый
кияү куенына керергә ашкынып тора икән, дип уйлыйлардыр
Әни белән сүз көрәш герен торуның файдасызлыгын белгәнгә, бү тәнчә дәшмим
Әйдә, ачулана бирсен, эчен бушатсын Барысын да аңа ничек аңлатасын'”
Гаилә бәхетенең серләре мәктәптәге дус кызларны ла кызыксындыра Алар белән
серләребез килә килүен Әмма ләкин аларнын да бу четерекле мәсьәлә хакында
гыйлемнәре әллә ни түгел шул Аларнын да киңәш бирер кеше тәре юк Бер
ахирәтемнең әнисе, кызын тәүфыйклы итеп үстерү өчен, кирәкмәгән нәрсәләр
турында сөйләшмәскә куша, икенче дустымның әнисе юк
Ниһаять, быел урга мәктәпне тәмамладым Ә көзгә таба мине сорап, дим челәр
килә башлады Мин әнидән берәү!ә дә вәгъдә бирми торуын үтендем Хәй бар. кыш
бар, ашыгып нн эш бар. дигәндәй, жан теләгән яр табу ул шахмат уйнар өчен пар табу
ише генә түгел
Шахмат дигәннән, бу нәрсәнең минем тормышымда никадәр мәшәкать- борчулар
китереп чьи арасын кем белгән ул вакытта' Шахмат җене кагылган күрше егете
Сәрвәрнең кайчан да бер минем ир-кәмәшем буласын кем белгән
Г
Мәктәптә яхшы укыганы өчен Сәрвәрне әти белән әни мина һәрвакыт үрнәк итеп
куялар, шуңа жен ачуларым чыга иде. Безнең гаиләләр үзара дус булып, бер -беренә
кунакка йөрешеп яши. Әмма Сәрвәрләр гаиләсе бер көнне кала! а күченеп китте.
Шулай да алар безне онытмадылар, кунакка кайткалап йөрделәр. Инде мин күрше
малаен ачуланып түгел, сагынып искә ала башладым.
Еллар үтте. Быел Сәрвәрнең әнисе кайтып, улының югары уку йортын
тәмамлавы турында сөйләп торды. Ә берничә көннән соң, Сәрвәр үзе дә кайтып
гөште Аны күргәч, башта танымый тордым, таныгач, «аһ» итеп, артыма утыра яздым.
Озын-ыспай гәүдәле, күркәм кыяфәтле бу егетне элеккеге күрше малае дип кем
уйлар0 Сәрвәр дә мине, ничектер, сокланып-сәерсенеп күзәткәндәй тоелды.
Әниләр үзебезне генә калдырып чыгып киткәч, мин каушадым, бер кызардым.
бер бузардым. сөйләшер сүз табылмады. Каядыр йөгереп качасым килде. Сәрвәр,
хәлемне аңлагандай, аркамнан сөйде дә. берни булмагандай, хәл-әхвәл сораша
башлады...
Икенче көнне без. балачактагыча кулга-кул тотышып, чишмә, әрәмә буйларында,
урман аланнарында йори идек инде һәм үзебезнең балачактан мәхәббәтле
яшьлегебезгә аяк атлавыбызны сизми дә калдык шикелле. Сәрвәр эшне кызу тотарга
ярата икән, атна-ун көннән безгә яучы жибәрде Яшерен янып, көтеп алынган көн иде
бу минем өчен. Йөрәгем әле! ә исемнәре дә табылмаган хисләрдән шашынып тибә,
күңелем иләс-миләс иде. Ярый әле әти белән әнигә аны-моны аңлатып торасы
булмады, минем хәлне күреп-сизеп торалар иде Фатиха бирделәр, рәхмәт яугырлары.
Бу юлы инде үзем дә никахны сузуны кирәк санамадым...
Мин. тормыш итә башлагач, яңадан гаилә һәм никах турындагы китапларны
укуга хирысланып киттем. Тиздән үземне гаилә тормышының нечкәлекләрен яхшук
беләмдер сыман хис иттем.
Безнең яшь гаиләбез тормышы баштарак чыннан да ипле генә барды шикелле.
Әмма тора-бара гажәеп бер ачыштан аптырап калдым: мин Сәрвәрнең бердәнбер
мәхәббәте генә түгел икәнмен ләбаса Әйе. әйе. ул миннән дә артыграк итеп шахматны
ярата икән бит! Җүләр димә инде мине, кияүгә чыгүымнын беренче көннәрендә шул
шахматының һәр фигурасын кадерләп-сөртеп куйдым бит әле. Әмма Сәрвәрнең
шахмат уенына хирыслыгы торган саен жен ачуларымны чыгара башлады Шулай
булмыйни, көн саен диярлек эштән дусларын ияртеп кайта да. шахмат тактасына
багынып утыра. Дуслары да үзе сыман: шахматтан башканы күрмиләр дә, ишетмиләр
дә. Мине димим инде, хәтта гырышып- тырышып әзерлә! ән табыныма да илтифат
итмиләр, билләһи Тәкатем беткәч, тыныч булырга тырышып, тамак кыргалыйм:
Ашап алмыйсызмы соң. чемпионнар, пылау суына бит!
Миңа җавап:
Шах!
Атын белән капла!
Фил белән йөрсәң, ак сакаллы карт була идең, малай!
Мат!
Шулай итеп, мин мәкерле көндәшем — шахмат шаһинәсенә каршы торыр-
лыгым юклыгына төшендем. «Бар белгәнен шахмат синең!. » дип чәпчүләрем нең дә
файдасы тимәде. Сәрвәр елтырап торган фигураларының башыннан сыйпаштырып:
Шахмат минем юанычым, мин ансыз торалмыйм... - дип кенә куйды
Ә тора-бара ул микем битәрләүләремнән туйды булса кирәк, еш кына шахматын
култык астына кьюырып. дусларына китә, шунда озаклап уйнап кайта башлады Мин
шахматларын пыран-заран китердем, ишек алдына чыгарып аттым, тик моның да
файдасы тимәде. Киресенчә. Сәрвәрнең йөзе тагын да караңгылана гына төште
Ачу акыл китәрә, дигән сүзне исемә алып, сабыр гына уй-фикер йөртеп карарга
булдым. Бу бәладән котылу юлы булырга тиештер ләбаса Шахмат аркасында
аерылышмабыз бит инде, тьфү-тьфү. әйтмәгәнем булсын!
Әйбәтләп уйлаганнан соң. мәкерле көндәшем - шахмат шаһинәсе белән килешүгә
барырга булдым. «Дошманыңны яхшылап белми горып. аны җиңеп булмый»,
дигәнне дә ишеткәнем бар иде Миңа да шахмат уйнарга өйрәнергә кирәк' Әйе. әйе.
шахмат уйнар! а. Кем өйрәтер, дип баш ватасы юк. үз абыем да оста шахматчы Ул
еш кына Сәрвәргә дә «мат» куя. Мине өйрәтер! ә ни карышты. үземнең әлегәчә
теләгем генә булмады.
Киттем бер көнне абый янына Өч айлап өйрәндем абыйдан шахмат серләренә
Гаҗәп. шундый хикмәтле уенны элегрәк ничек яратмаганмын'*! Абый үзе дә
шаккатты минем сәләтемә Өч ай дигәндә, көтелмәгән йөрешләр ясап, «остазымның»
үзен дә ота язып калдым
Ниһаять, Сәрвәр алдында да сюрприз ясарга жаи чыкчы Бер кичне «ахири- ләре»
белән бик бирелеп, шахмат уйнап утыра бу Карыйм, каргымның хәлләре шәптән
түгел, шаһинәсенә һәлакәт яный Усндашы озын Әхмәтнең йозе якгыр- ганнагг-
яктыра бара, болай да зур авызы колагына җиткән Үзе әледән-әле
Абзагызның кем икәнен күрдегезме инде хәзер ’ - дип сөйләнә
Минем ачуым чыкты.
Картымны җиңсәң, мин үзем сиңа мат куям, «абзый кеше»' дидем
Әхмәт, афишага баккан кәҗәдәй, сакалын күтәреп, мина текәлде. Минем сүзне
уенга алып. Сәрвәр борын астыннан 1ына елмаеп куйды Ул бит минем уйный белүем
турында хәбәрдар түгел иде Шулай да торып, урынын мина бирде
Үземә тигән кара фигураларны тыныч кына тезеп куйдым Уендашым илтифатсыз
гына елмаеп, ике пешкасын берьюлы алга күчерде Мин җавап йөреше ясадым
Ышанасызмы, биш-ун минут та үтмәгәндер, тегеңә матны сыладым бит' Барысы да
озын Әхмәттән бот чабып көләргә тотынды Усндашымнын өстенә көтмәгәндә бер
чиләк бозлы су койдылармыни, теле тотлыга башлады
Син син. ни. теге чыннан да. беләсең икән бит' Мин юри генә дип торам Әйдә,
бу юлы чынлап, тагын бер тапкыр
Батыр ике көрәшми! дидем мин горур 1ына һәм «чемпионнар»га кофе
әзерләргә дип. кухняга чыгып киттем
Шуннан сон ни булды, дисезме? Шул коннән башлап. Сәрвәремнең кәефе
яхшырганнан-яхшыра башлады. Ул. элеккечә, эштән кайтышлый шахматны кем-
нәрдәдер качып уйнаудан туктады Ахириләрен дә сирәгрәк алып кайта хәзер, чөнки
бит аның белән уйнарга өйдә лаеклы пары бар Икәү уйныйбыз шахматны Гаиләбез
күгендәге җыела башлаган кара болытлар да әкренләп таралды
Мин әледән-әле китап киштәсенә күз салгалыйм Анда «Никах һәм гаилә» дигән
жыенгык белән янәшә «Шахмат уйнарга өйрән!» дигән китапчык га бар Алар минем
гаилә бәхетемне табарга булышучы акыллы һәм туг ры дусларым
ШАМИЛ МАННАПОВ |әржсмәсс.