Логотип Казан Утлары
Эссе

ЭСКЕРТТӘГЕ ЭНӘ


ксакаллар белән очрашу-сөйләшүләр мине еш кына тарих чытырманлыкларына илтеп ташлый. Әйтик, әңгәмәдәшләремнең күбесе Батырша исемен телгә алдылар мулла, диләр, ахун хәзрәт, диләр Кайсылары аны әүлия дип тә атады Үзлегеннән күп укыган, бик тәрәккый атайларның берсе исә «Батырша галим булган, халыкка ниткәндер хатлар, өндәмәләр дә язган», дип әйтте
Алай да кем булган соң ул Батырша? Безнең төбәктә. Тайсуган мәктәбендә укыган икән, димәк ки. шушы ук тирә-як авылларның берсендә туып-үскән Әмма алары хакында берәү дә тәфсилләп сөйләп бирә алмый, ә Казанда басылып, минем кулга гошкән кадәр тарихи китапларның берсендә дә андый исем аталмый
Әнә шул инде барысы диярлек мәрхүм картлар белән очрашкан 50 нче еллардан башлап Батырша дигән серле дә. тылсымлы да исем һич кенә дә тынгылык бирмәде миңа. Аның турында күп уйланып йөри торгач, бервакыт исемә килеп төшмәсенме! Тукта, мин бит анын исемен ниндидер китапта очраттым Я ггышмасам. башлангыч мәктәпләр өчен урыс телендә язылган тарих китабы иле бугай Шуннан инде юлларымда туры килгән һәм китапханәдә тарих дәреслекләре ик iapt алый башладым, ниһаять, гзләгәнсмне таптым! Чыннан да. урыс мәктәпләренең 3 нче класслары өчен 1953 елда басылып чыккан тарих дәреслеге иде ул һәм анда Батырша хакында гулы бер җөмлә язылган 1755 елда Башкоргстанда Батырша җитәкчелегендәге креегьяннар восстаниесе булып уза Чү. XVIII гасырда һәм XIX йөзнең беренче яртысында безнен Бөгелмә төбәге дә Уфа провинңиясснә кергән бит Бәлки, әлеге китапта әйтеп үтелгән восстание безнен як авылларында да дөрләгәндер?! Алай дисәң, нишләп әлс галимнәр бер дә тын тартмый’’ Исемен генә дә телгә алмыйлар бит ичмасам
Минем Батырша турында тапканым һәм белгәнем әнә шул 3 нче класслар дәреслегендәге бер жөмлә белән төкәнде. Күп еллар буе тарихи китаплар укысам да. ни урыс, ни татар авторларының хезмәтләрендә аның исемен очратмадым һ<>м инде Батырша турында оныта ук башлаган идем
Мәскәү архивына бару ниятем Батырша исемен хәтер төпкеленнән каба г калкып ы Бәй. әнә шундый илкүләм шанлы архивта әлеге серле шәхес хакында аа материаллар булуы бик мөмкин ләбаса! Бу фикер мине ашкындырып Жибәрдс. йөрәк кагарга тотынды Мәскәүгә бару мәсьәләсен ашыктыра бантладым
Мәскәүгә килеп төшүгә, каршыма очраган беренче агайга мөрәҗәгать ит гем. борыш ы акт лар үзәк дәү ләт архивына ничек барырга икәнен сорадым Ул. джунглидан килгән кыргыйны күргәндәй, мина каран-каран горды да үз юлы белән китеп барды Аннан сон тукгагкан ун-унбиш кешедән дә рәг чыкмады, андый учреждение турында ишеткәннәре юк икән
Анда нишлиләр. нәрсә саталар соң'’ дип. соравыма сорау белән җавап бирде арадан берсе
Кулымны селтәп китеп барудан башка чара калмады Тукта. зур калаларда белешмәләр бюросы дигән киосклар була горган иде бит Егерме тиенеңне гүлә лә. җаның теләгәнне сора Бәхеткә, бюро дигәнең ерак га түгел икән Ун мину г та үтмәде, аксыл сары пумала чәчле кыз миңа бер кәгазь кисәге тоттырды «Большая Пироговская. 17» дип язылган иде анда
Бихисап транспорт чараларына бер менеп, бер төшеп күпме уралганмындыр, бервакыт инде мин исеме телемдә шомарып беткән архивның пропусклар
А
бюросы янында басып тора идем. Дөньядагы бөтен төрле буяуларга буянып, чыршы уенчыгын хәтерләткән маржа ханым минем буталчыграк аңлатуымны тыңлап бетермәде, тик:
-- Документы'- дип кенә куйды.
Аларны инде башта ук кул очына алган идем Ашыга-кабалана амбразурага паспортымны, хәтта партия билетын төрттем, безнең белән шаярырга ярамаган- лыгын сиздереп, соңыннан гына язучы зар һәм журналистлар союзы билетларын суздым. Маржам исә аларны юньләп карамады да.
А письменные документы, письмо?! дип мина төбәлде
Ык-мык килдем, кабат йомышымны аңлатып маташкан булдым, безнең кебек берлек әгъзаларын шушы таныклыклар белән теләсә кая кертәләр, дип тә ялганладым. Сүзләрем акшарланган марҗага аз гына да тәэсир итмәде, ичмасам
Туксан тугыз бәла белән меңнәрчә чакрым жир килеп, сине шушы кадәр ваемсыз каршыласыннар әле! Ачудан кызарып чыктым, аңа очып-очып кунганнан соң да берни чыгара алмагач, аны башкачарак шүрләтәсе иттем, очып диярлек икенче катка, архив директоры янына менеп киттем
Директорның исә СССР дигән зур империянең төрле почмакларыннан килгән минем сыман авыл Гыйбадларын беренче күрүе түгел иде. ахыры Ул тәкәллеф белән генә урын тәкъдим итте һәм һич иренмичә, тыныч кына архивка керү тәртибен, аның өчен кайсы да булса оешмадан фәнни эшнең темасы, эзләнүләрнең кайсы racbipia каравы һ. б. күрсәтелгән рәсми хат кирәклеген аңлатты сабырлыгы һәм әдәплелеге белән мине бөтенләй коралсызландырды.
Архив бинасыннан башымны салып чыксам да. мин инде бераз тынычланган идем Кулыма алган сигаретларны сындыра-изә үзе бер чакрым чамасы сузылган баш бина янәшәсендәге тротуарда йөренергә тотындым. Кирәк бит. шуннан ары кил дә. берни тоҗыра алмый кайтып кит. имеш. Мәгәр берни эшләр чараң юк Суынып җитмәгән мунча ташым белән. Бөгелмәгә билет алырга дип. тимер юллар кассасын эзләп киттем. Бөгелмәгә кайту билетлары бүген-иртәгегә генә юк. тагы оч көннән сонга гына табылды Башкалада вакытны бушка уздырмаска, бөгеп илебездә күз өстендә каш булган Ленин исемендәге иң зур китапханәгә сугылырга ниятләдем. Монда инде юлым уңды, бернинди ыгы-зыгысыз уку залына керү таныклыгы алдым. Китапханәнең хезмәткәрләре дә бик тә мөрәү- әтле. зыялы кешеләр икән, теләгемне ярты сүздән аңлап, ихлас күңелдән ярдәм иттеләр.
Сүз бара торган китапханәдәге 1ыйлсм байлыгын, күреп түгел икән, ишетеп булса да. һәркем күз алдына китерәдер, дип уйлыйм. Ул тулы бер рухи диңгез, бер уку залындагы шкафларга тезелгән гөрледән-төрле белешмә-энңиклопеци- яләр генә дә «аһ» итәрлек Монда мин 1864. 1883. 1900 һәм 1910 елларда Петербургта һәм Самарада басылып чыккан Россиянең халык яши торган урыннары хакындагы белешмәләрдән үзебезнең төбәк авыллары турында бик бай мәгълүмат сөзеп алдым торак пунктлардагы йортлар һәм халык саны, аларда яшәүчеләрнең милләте һәм социаль хәле, теге яки бу авыл яныннан ага торган елга-инешләрнең ул замандагы төгәл исемнәре, өязләр һәм волостьлар, авылда ничә мәчет яисә чиркәү, ничә су тегермәне, андагы базар һәм ярминкә, мәктәпләре. үрәтник һәм урманчылары хастаханәләре һәм ям станнары, торак пунктның ничә дисәтинә жир биләве һ. б. һ. б - кыскасы, тулы бер хәзинә Дөрес, мәгълүматлар, нигездә XIX гасырга һәм XX йөз башына 1ына карыйлар Әмма инде болары да чиксез зур табыш һәм мине тагы да дәртләндереп эшләтәчәк көч иде Архивка кереп. XVIII гасыр документлары белән танышып булмаса да. табылган кадәр материалларга мин гаять rnai идем. Мине тагы да канатландырганы шул илнең үзәк китапханәсендә Багырша эзенә төштем. Баксаң, революци- Я1ә кадәр басылган китапларның кайберләрендә аның турында мәгълүматлар бар икән, хәтта совет чорында!ы бер-икс китапта Багырша хакында язылган. Аларныц барын укып чыгарга, кирәкле битләреннән күчермәләр алырга вакыт җитмәде җигүен, әмма аларнын исемнәрен, авторларын, басылып чыккан елларын куен дәфтәренә теркәп куйдым Әнә шуларның сөенеченнән мин инде җиде кат күккә ашкан идем Шулай булмыйни. мин бит ул китапларны барыбер табачакмын Һәркайсын укып ләззәтләнү бәхетенә ирешәчәкмен' Янә дә килеп. Мәскәү качкан жир түгел, кабат әйләнербез, башкаланың архив-кигапханәләрен тагы да урарбыз.
Икенче кат Мәскәү сәфәренә җыенганда, мин инде акыллы идем Архив директоры әйткән теге хатларны берне түгел, биш-алтыны әзерләдем, хәтта берничә бит тугралы һәм фирмалы чиста бланклар да юнәттем Язып килгәннәрен ошатмыйлар икән. Мәскәүдә үк башкасын әмәллибез аның!
Ләкин әлеге хатлар, чыннан да. «дело»га тегеп кую өчен генә кирәкләр иде. ахыры Архивта минем тырышып-тырмашып «ижат» иткән һәм шактый зур түрәләр имзасы куелган хатларымны бу юлысында укып торучы да булмады, паспортка карап махсус таныклыклар тутырдылар да вәссәлам. Мин. кәләш куенына керергә җыенган кияү сыман, тәэсирләнеп архивный икенче катындагы уку залына менеп киттем. Киттем дип әйтүе генә ансат. Югарыга алып менә торган баскыч янына килсәм, махсус пост кырыенда ике милиционер басып тора. Алар миңа портфелемне һәм. әгәр дә бар икән, башка әйберләремне шушында калдырырга куштылар. Портфелемне суздым, ой ачкычларын һәм докумсн1ларымны чыгарып салдым Милиционерларның сакал-мыегы бут- мавына караганда хатын-кыз икәнен чамалап була торганы көлеп җибәрде, портфельне алып күп киштәле шкафка куйды, ачкычлар белән документларны кире бирде
Шуннан инде икенче катка һич тоткарлыксыз үтсәм дә. эчемә шом йөгергән иде Нишләп әле фәнни учреждение ишеге төбендә кораллы милиционерлар гора? Алай-болай ялгыш сүз ычкындырсаң, алып китүләре дә бар бу каһәрләрнең Әлеге сорау мина көнозын тынгылык бирмәде. Ниһаять, тәмәке тарту бүлмәсенә чыккач, үзем сыман гадиерәк киенгән, мәгәр кыяфәтенә караганда, монда инде азау ярган кеше икәнлеге күренеп торган ир-аттан теге милиционерлар турында сорамый түзмәдем. Ул исә моны бик гади аңлатты Имештер. Ватаныбызга үчле ниндидер бәндәләр чит илдәгеләр күзенә һич кенә дә күрсәтергә ярамый торган кайбер документларның күчермәләрен алып чыкканнар да чик аръягында бастырганнар. Шулай итеп, безнен марксистик идеология!ә зур зыян салганнар Менә шуна да ишек төбендә хокук сакчылары тора. Уку залында махсус штамп сугылмаган бер генә күчермә дә алып чьи а алмыйсын моннан'
Бу кадәресе таг ын күңелгә шом салды Ләкин кабат уку залына узгач, әлеге шик-шөбһә юкка чыккандай булды Нигә дисәң, биредәге хадимнәр пропусклар бюросындагы теге ханым кебек таш сыннар түгел, ягымлылар, илтифат лылар, кеше! ә мөгамәләләре искиткеч яхшы. Алай да биредәге тантаналы тынлыктан, каядыр якында гына гасырлар серен саклаучы кәгазьләр өелеп ятуын тоюдан гын кысыла, йөрәк ашкынып тибә, тизрәк-тизрәк әнә шул саргайган кәгазьләр эченә кереп чумасы килә. Тик аңа ирешү әле ансат кына түгел икән Йомышымны, ниндиерәк уй-ниятләр белән килүемне аңлатып биргәч, урта яшьләрдәге ягым 1ы ханым мине бер өстәл янына алып килде һәм алдыма байтак кына кенәгәләр тезеп куйды «Тасвирлама» дип атал!ан бу кенәгәләрдә архивтагы бөтен кенәгә- лориең исемнәре, саклау берәмлекләренең саннары, кыскача гына эчтәлекләре язылган икән Болардан инде син үзең теләгән губерна, өяз. хәтта волость турындагы мәгълүматларның теләсә кайсы гасырга, елга караганнарын таба аласың. Калын-калын тасвирламаларны актарып, үзеңә кирәк булуы ихтимал томнарның. фонд, саклау берәмлеге саннарын язып алу. аннан ин те заказ-заявка бирү бер хәл. махсус саклагычлардагы әлеге кенәгәләрне эзләп табуларын һәм кигереп бирүләрен кимендә ике-өч тәүлек көтәсе бар икән Монысы инде тагы газап, йөрәгең кагып янә көтү
Әмма миңа гасабиланырта туры килмәде Уку залындагы күп санлы киштә- шкафларда моңа кадәр төшемә дә кермәгән белешмәләр, энциклопедияләр. Россия империясенең законнары җыентыгының бихисап томнары, без авыл гыйбадлары гомер исемнәрен дә ишетмәгән тагы әллә ни кадәр хәзинә тезелеп юра Ач. укы. үзеңә кирәкле мәгълүмат гарны язып ал. Инде лкчан бар икән, махсус елужбада ксерокүчермәләрең алдыр Эш буа буарлык вакытын гына җитсен!
Әнә шул кадерле китапларны актарып, берничә көн узып га китте. Бүген минем заказларны китерәчәкләр! Архивларда даими эшләүче галим-голәмә мондагы горле хәлләргә күнегеп беткәндер, әлбәттә Ләкин минем сыман шундый бай архивка үз гомерендә беренче аяк баскан кешене адым саен сюрприз кәгә икән биред.г дүрт тәгәрмәчле арбага төяп китерелгән кәгазь гавын күргәч, егылып кию яздым Тасвирламалар актарганда, мавыгып китеп, заявка гарны күбрәк биреп ташлаганмын күрәсең. Ьеа үземә бер олау документ! Ә бит әле. әйтүләренә караганда, болары мин сораганнарның барысы да түгел, агарып соңрак китерәчәкләр икән Йа хода, бу кадәр кәгазьне ничек карап-акгарип чыгармый’’!
Йә. ярар, күз курка кул эшли Калын гына (идәнгә куйсаң, артсыз урындык биеклеге булыр) бер фолиантны агып, актара башладым Ләкин бу >ш бик уңайсыз булып чыкты Утырып эшләсәң. язылганнарны укырга буй җитми, басып торуы да чигеп, аяклар тала Аптырагач, идәнгә rarer җәеп, фолиантны
шуның өстенә куйдым да, үзем утырып актарына башладым — тирә-яктагылар, моны күреп, авызларын ердылар.
Аяныч ки. эшемнең рәте булмады: томнар берсеннән-берсе ымсындыргыч, аларның һәрберсеннән борынгылык исе аңкып тора, җитмәсә, бөтенесендә дә миңа кирәкле мәгълүматлар бар сыман. Мин кенәгәләрнең берсен куям, икенчесен алам, әле монысын, әле тегесен актарам, күземә Бөгелмә төбәге чалынган битләр арасына кәгазьләр кыстырам. Аннан инде шөгылемне ташлап, борынгы кәгазьләргә сокланып карап торам. Өстәвенә. «минеке»ләр төсле иске китаплар уку залындагы һәр өстәлдә, алар өстенә яше-карты иелгән. Күршеләремне күзәтүе дә кызык, үземә дип китерелгән томнар да ымсындыргыч, киштә-шкафлардагы исәпсез-хисапсыз белешмәләр дә үз-ләренә тарталар, архив хезмәткәрләре утырган бүлмәдәге стеллажлар тулы иске кәгазьләр төпләмнәре дә эчне кытыклап ала Кабаланам, актарынам, язам, ул да түгел, борынгы китаплар тулы шкафлар яныннан урап киләм. Аннан инде тәмәке тартырга чыгып китәм. юлымда очраган хезмәткәрләргә сораулар биреп йөдәтәм Шулай урала торгач, аларның берсе белән дуслашып киттем Ул мине «контрабанда» юлы белән борынгы кәгазьләрне саклагычларның берсенә алып керде. Анда һушым китеп ава яздым. Идәннән алып бик биек түшәмгә кадәрге киштәләрдә томнар, фолиантлар, кенәгәләр! Ә бит. әлеге хезмәткәрнең әйтүенә караганда, бу бина тугыз катлы булып, аларның һәркайсы иске документлар белән тулы, имеш Алтынчы фонд дип йөртелгән бер Пугачев фонды гына да хәрби крейсер кадәр тугыз катлы бер бинаны алып тора. ди. Андый биналар исә архив карамагында тулы бер шәһәрчек икән Менә син, әй. ничек саташып бетмиләр икән бу архив хезмәткәрләре!
Ул төнне мин Мәскәүдәге фатирымда йоклый алмадым. Сизелерлек файдалы эш башкармаган көнемне жәлләп йөрәк сыкрады, күз алдыма үзем күргән һәм теге фәнни хезмәткәр сөйләгән архив таулары килеп, бәгырьне ярсытты Менә кайда икән ул җан азыг ы тулы бер дәрья! Бу бит әле Мәскәүдәге бер архивта гына шулай Ә алар әллә ничәдер башкалада. Петербургта Казанда. Уфада. Оренбургта. Самарада һәм башка калаларда күпме тагын Бәй, архивларда икән гыйлем ганимәте, шушылар икән Әбугалисина мәг эрасы! Әлеге саргайган кәгазьләрнең барын бергә җыйсаң, океан хасыйл булыр иде. мөгаен Кая ул океан гына, тулы бер галәм тәшкил итәрләр сыман алар Мин җүләр, илләр-халыклар- ның әллә ничә гасырлык тарихларын сыйдырган әнә шул миллионнарча кәгазьләр арасыннан үзебезнең печтеки генә Бөгелмә төбәге турында мәгьлуматлар жыймакчы Бу бит бу бит салам эскертеннән энә эзләү белән бер! Иә хода, булса да булыр икән интеллектуал байлык' Шушы яшемә кадәр яшәп, мондыен ганимәтне төшемдә дә күргәнем, хыялымда күз алдыма китергәнем дә юк иде Алар хакында укытучылар да сөйләмәделәр бит ичмасам. Хәер. ул мескен авыл укытучылары каян белсеннәр инде ошбу хәзинәне?!
Хуш. без авыл Гыйбадлары болардан хәбәрдар булмыйк та. ди. Ә галимнәр. безнең тарихчылар файдаланалар микән соң бу архивлардан'’ Бер дә сугылмыйча булмаслар кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен материалларны түшәмнән алып язып булмый ла. Алай да бер нәрсә шиккә салды бүген мине. Көндезен үзем актаргалаган. тотып-тотып караган кырык-иллеләп томның (димәк, архивтагы бөтен кенәгәләрнең) титул бите алдыннан чиста кәгазьләр ябыштырылган Анда шушы документларны укып-танышучыларның иссм-фами- лияләре. кем булулары һәм кайдан килүләре языла икән Болай эшләү һәркем өчен мәҗбүри. имеш. «Шул мәгълүматларны язмый торып, томнарны кабул итмибез»,—диделәр миңа Димәк, әлеге кәгазьдә шул кенәгәне алып караган һәркемнең имзасы кала. Карыйм: икешәр-өчәр генә фамилия, алары да гел урысларныкы диярлек, безнең татар галим-голәмәсе эзе күренми. Кем белә, бәлки татар вәкилләреннән беренче булып актарамдыр мин бу документларны «Ачышмым тагы да дулкынлануга һәм җаваплылык хисен арттыруга сәбәп булды
Галим әфәнделәрнең хәтерләре калмасын иде. Мин аларны эшссзлектә. ялка-улыкта гаепләргә җыенмыйм Тарихчыларыбызга хөкүмәт тарафыннан тиешле шартлар тудырылмавын гына ассызыклап әйтәсем килә Әле әнә шундый мескен хәлдә булуларына карамастан. Сәлам А.тишев. Миркасыйм Госманов. Булат Солтанбәков. Альфред Халиков. Равил Фәхретдинов һәм башка кайбер галимнәребез. ничектер җаен чыгарып, моңа кадәр берәүнең дә күзе төшмәгән документларны эзләп табалар һәм халкыбыз тарихындагы «ак таплар»ны киметә торалар. Алай да...
Җитмешенче елларда безгә. Татарстанмын бер төркем журналистларына. Көнбатыш Себернең нефть районнарында семинарда булырга туры килгән иде Тубылга килеп төшүнең икенче көнендә семинарга катнашучыларны шушы иксез- чиксез киңлекләрдә! е бердәнбер чал кремль буенча экскурсиягә алып кипел әр Мин шушы борынгы истәлекнең үзәк мәйданында басып калдым Чөнки, экскурсияне көтәргә сабырлыгым житмичә. кремль диварларын карап, кичә кичке буйда әйләшән идем. Җимерек стеналарны реставрацияләүче эшчеләр һәм галимнәр белән сөйләшкәләп тә алдым Беравык торгач, иптәшләрне көтеп ялыкмас өчен, шунда ук урнашкан архивка сугылып чыгарга булдым Ни генә димә. Тубыл революциягә кадәр Себердә бердәнбер губерна үзәге бит. димәк, архивы да бай булырга тиеш Дөрес, мөмкинлек чыккан бер-ике сәгать эчендә генә архивта эшләү мөмкин түгел Шулай да танышып чыгу ярый Йокымсырап утырган маржа түтәйләрне сискәндереп, бәләкәй-бәләкәй тәрәзәле борынгы монастырь! а килеп кердем Сизәм бирегә керүче-чыгучы сирәк икән, архив хезмәткәрләре мине гажәпсснеп каршыладылар, ул да түгел, сораулар белән күмделәр Үземнең кемлегемне. нишләп йөрүемне сөйләп бирдем, аларга бер генә соравым барын әй исм Тубыл архивында гарәп графикасы белән һзылган кәгазьләр бармы'’ Хадимнәрнең иң өлкәне ан-ак чәчле юан әби мине тар һәм лабиринтны хәтерләткән коридорлар буйлап элек монахлар яшәюн хөжрәләргә алып китте. Гажә- еп буталчык аралыклардан шактый озак баргач, бер ишекне ачты, куллары белән кармаланып ут яндырды «Менә, карап сөенегез, барысы да борынгы төрки телдә язылган», диде ул, бихисап саргайган кәгазьләргә ишарәләп. Гомер бакый урыс губернасы саналган Тубылда бу кадәр татарча документ барын күреп исем китте Әмма монысы әле баласы гына булган икән. Әбекәй тагы берничә бү лмәне ачты, ут кабызды Капшап та карадым, кулыма алып актаргалалым да барысы да гарәп хәрефләре белән язылган борынгы документлар хәзинә мәгарәсе! Бу кадәр гыйлем байлыгы күргәч, икенче соравым үзеннән-үзс агылып чыкты «Килүчеләр, өйрәнүчеләр бармы боларны?» Җавап мин көткәнчә булды «Мин белгәннән бирле (ә ул юмере буе шунда эшләгән) ни Мәскәүдән. ни Петербург белән Төмәннән, ни Казаннан килен бу кәгазьтөрне кулына алып караган кеше булмады». Авыр, бик авыр иде мондый сүзләр ишетүе Татарлар турында нинди гена серләр, без белмәгән мәг ьлүматлар ятмыйдыр бу ганимәт өемендә. Аяныч ки. алар бер файдасызга ауный бирә, ул гынамы, акрын-акрын сафтан чыга, һәлак була Ул чакта мин татар тарихчыларының эш шартлары турында хәбәрдар гүгел идем. Шуңа да бик рәнжедем. үпкәләдем аларга һәм менә монда. Мәскәүдә дә шундый ук хәл диярлек
Укучылар мине энәдән дөя ясый, бер-ике факттан гомумиләштереп чыгара, дип !аспләргә ашыкмасыннар Әнә шул башкалада тәүге тапкыр зур архив HiiieiCH шакыганнан бир ic. миңа Мәскөү. Санкт-Петербург Оренбург. Самара һәм Уфа архивларында шактый гына, кайберләрендә исә кабат-кабат эшләргә туры килде һәм мин аларда тагар тарихчылары салга)! сукмакларны абайламадым Хак. аларнын хәлен аңлыйм аңлавын Мәгәр күнстемнән i длимнәребе- шс аклый алмыйм Сон биг Хөсәен Фәезхаиов. Шиһабетдин Мәржани. Риза Фохрсч динов. Һади Атласи. Зәки Вәлиди. Газиз Гобәй ду длин кебек галимнәребезгә дә эшләү өчен берәү дә ожмах бакчалары әзерләп куймаган Алар исә әнә нинди тарих катламнарын актарганнар. Әй. нию әле ү гкән гаМИннарны искә алып торырга?! Бүгенге көннән бер мисал язучы Вахит Имамов фидакарьлеге Мин аның N94 елда Чаллыда басылып чыккан «С.эег батыр» китабын күздә тотам Профессионал тарихчы булмаса да. ул 500 бит чамасы бу хезмәте белән тарихчыларыбызга әйткән архивларда һәм тарихи чыганакларда менә шулай казыналар аны. галим әфәнделәр, дигән Хак аның хезмәте дә гогәлсезлекләрдән ха ти түгел Мәгәр бу инде чын тарихи хезмәт, чын фәнни фидакарьлек! Вахигнын Пугачев явын якача. үзенчә бәяләве генә дә ни тора!
Галнм-i олөмәлоребезнен, безне юкка гаеплиләр, боһтан сүз әйтәләр, дип сукранасыларын алдан ук сизеп торганга, тагы бер мисал китерәм Батырша эпопеясының топ чыганагы аның падишаһка япан хаты гекегы белән төрки телдә мин беренче тапкыр Башкортсган галиме Гайса Хөсәеновнын «Агындет» журналының 1970 елда! ы 10 нчы санында чыккан мәкаләсеннән, шул ук авторның «Заман, әдәбият, әдип» (Уфа. 1978) һәм «Башкорт әдәбиятының гекеголо! иясе мәсьәләләре» (Уфа. 1979) китапларыннан танышкан идем Ниһаять. 1984 елда Казанда «Татар .әдәбияты гарнхы»иын I томы басылып чыкты Мине, беренче чиратта. Will йөз татар әдәбияты, бигрәк гә Ьатыршанын xaiM кызыксындыра иле. әлбәпә Ашыга каба тана шул битләрне эзләп таптым һәм бер сулыш белән. «Батыршаныц патшага янап хаты»н укып чыктым Мәкаләдәге жөм-
ләләр. хаттан китерелгән өзекләр, сөземтәләр бик тә таныш булып тоелдылар миңа ‘Чәлдергәннәр»-, дигән ямьсез уй үтте башымнан. Әмма билгесез авторга мондый гаеп такканчыга кадәр мәсьәләнең төбенә төтен салып бетерергә кирәк иде. Өтәләнеп эчтәлекне ачтым һәм Батырша хаты турындагы мәкалә авторының фамилиясен карадым. Г Б Хөсәенов. Алай икән. Казан хәтле Казанда Батырша турында язарлык, аның мәшһүр хатына анализ ясарлык галим табылмаган икән. Сүз дә юк. филология фәннәре докторы Гайса Батыр! әрәй улы Хөсәенов гаять эзләнүчән һәм тик тормаучан галим Мин моны кемнән дә булса ишетеп яисә аның хакындагы мәкаләләрдән күчереп язуым түгел Анын ки арыда тел1ә алынган хезмәтләрен. «Батырлар кыйссасы (Уфа. 1986) китабын һәм башка әсәрләрен укыган, галимнең үзен күреп сөйләшкән кеше буларак әйтүем. Г. Хөсәенов мәкаләсенең -Татар әдәбияты тарихы - томына кертүенә күпсенүем дә гүгел бу Белеп һәм тәфсилләп язылган хезмәте өчен рәхмәт кенә аңа. Г Хөсәеновның мәкаләсендә миңа тагы шул нәрсә ошады: ул безнең кайбер галимнәр сыман, аннан-моннан ишеткәнгә таянып. Батыршаны башкорт дими, аны һәм анын хатын ныклап өйрәнүче буларак, героебызның мишәр мулласы икәнен басым ясап әйтә Алай да Г. Б Хөсәенов. Башкортстан галиме буларак .үз ягын каера. 30 нчы елларга кадәр башкорт телендә бер генә әдәби әсәр язылмаса да, әлеге хатын «башкорт әдәбияты ядкәре» дип исәпли. Әйе. Г Хөсәеновта ул чир шактый көчле, аныңча күп кенә татар әдәбияты истәлекләре башкорт әдәбияты әсәрләре, мөселман исем-фамилиясе йөрткән күп кенә атаклы кешеләр (мәсәлән, татар рудапромышленнигы Исмәгыйль Тәсимов һ б ) башкортлар булып чыга. Бернинди фәнни дәлилләргә ия булмаган шушы фикерен ул еш кына тарихи хезмәтләрендә дә кертә. Дөрес. - Татар әдәбияты тарихы»ндагы мәкаләдә аның болай дип расларга тырышуы үз кулы беләнме. редакторлар тарафыннанмы алынган Мәгәр Батырша хатынын татар әдәбиятының гүзәл бер ядкәре икәнлеге дә әйтелмәгән Димәк, татар әдәбияты 1урында саллы хезмәтне төзүчеләр Батырша һәм аның хаты хакындагы сүзне татар галимнәренә бирергә тиешләр иде. Аяныч ки. Казан галимнәре арасында үзебезнең милли героебыз һәм аның әдәбилекне дәгъвалаучы хаты белән шөгыльләнүче булмаган Автор белмә! әнен яза һәм татар галимнәрен юкка битәрли, дигән сүзләр булмасын өчен әйтеп үтик Хак. Мәсгут Гайнетдинов үзенең 1972 елда ясаган докладында Батырша хатын телгә алып үткән иде. Бер елдан соң ул ИЯЛИнең фәнни журналында басылып та чыкты Шунысы кызганыч, гади укучы мәкаләне уку түгел, андый журналнын бары-югын да белми Мөхтәрәм галимебез Сәлам Алишев та Батырша исемен халыкка җиткерүдә кайбер эшләр (1976 елда чыккан Каһарман бабайлар-- дигән китабындагы «Абдулла Галиев Батырша» һәм «Казан утлары» журналының 1986 елдагы 2 нче санындагы «Батырша батырлыгы- очерклары) башкарды башкаруын Әмма алар гадәти информация бирүдән узмадылар Яшь тарихчы галим Искәндәр Гыйләжевнын инде күп еллардан бирле Батырша хатының бүген! е графикага күчерелгән текстын күтәреп йөрүе хакында да ишеткәнем бар. Ләкин портфельдән чыкмаган, халыкка барып җитмәгән хезмәттән ни мәгънә?! Кыскасы, татар тарихчыларының Батырша турында, гомумән. XVIII гасырда Кама аръягы һәм Уфа провинциясендә булып узган канлы вакыйгалар хакындагы хезмәтләре «юктан кодагый» дәрәҗәсендә, юк дип тутырып әйтсәң дә артгыру булмас. Шулай булмаганда, әлеге вакыйгалар 1970 елда Казанда басылып чыккан «Татарстан АССР тарихымның 138 битендәге «Башкортстанда 1705 1711 елларда. 1735—1740 елларда һәм 1755 елда барган хәрәкәтләрдә татар халкы актив катнашты» дигән бер җөмлә сыймас иде Бу урында ничек инде язучы Вахит Имамовны һәм анын «Сәет батыр» китабын тагын искә төшермисең Ярый әле. татар тарихының Казан галимнәре күз дә салмый торган өлкәсендәге кара пәрдәне ул һәм кайбер башка һәвәскәр төбәкчеләр ачып күрсәттеләр.
Чы I ырман.тыкка кереп ба гтык бут ай Безнең бит әле эскерттан энә эзлисе бар. Икенче көнне мин җиң сызганып эшкә тотындым Алдымда 1719 1725 елларда үткәрелгән Беренче ревизия документлары, гасырлар тузаныннан саргаеп- көеп. читләре ашалып беткәнлектән, калын картон кәгазьгә сеңдерелеп реставрацияләнгән кадерле истәлекләр 350 нче фонд. 2 нче тасвирлама. 4644 нче китап. Мин инде анда Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы авыллар хакында табышлар булачагын кичә үк сизенгән идем. Шунысы начар, документлар иске славян хәрефләре белән төрлесе-төрле писарь тарафыннан язылган укуы кыен Әмма башыңа төшкәч, башмакчы буласын, дигәндәй, тырышасың-тырмашасың. Алай да урыны-урыны белән һич кенә дә теш үтмәслек сүзләр гыйбарәләр килеп чыга. Ярый ла. мина кирәксез мәгълүматлар булса, калдырып киттең һәм вәссәлам Ә
мена нәкъ безнең төбәктәге торак пунктлар турындагыларыи дөрес итеп, һич ялгышмый укыйсы һәм күчереп аласы иде. Хак. ипли торгач, мин инде борыш ы славян язуын (ул бүгенге урыс графикасыннан бик нык аерылмый) шактый гына сукаларга өйрәндем, хәтта ялгышмыйча ерып чыга башладым Ләкин болар моннан 270 еллар элек язылган кәгазьләр ләбаса, аннан мин аларны кабат карый алмавым ла бик мөмкин бит Димәк, һәр документны бик дөрес укырга һәм төгәл күчереп алырга кир<зк Юк. кемне дә булса ярдәмгә чакырмый булмас Гажизләнсп як-ягыма каранам Әнә. тәрәзә янындагы өстәл артында ыспай гына киенгән, каракучкыл чырайлы чибәр егет утыра Нәрсәсе беләндер ул минем кан-кардәшем сыман тоела Шулай булып чыкты да Ул Саратов университетыннан килгән татар егете икән Элеккеге Кырым ханнары белән Мәскәү патшалары арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрне өйрәнә, шул хакта диссертация язмак- чы Алдындагы хатларның кайсы гарәп графикасы белән, кайсы иске урыс И.МЛЯСЫ белән язылганнар. Сизелә: һәр икесен әйбәт белә бу Чыннан да. егет мин шөбһәләнебрәк торган берничә документны шартлатып укып бирде Шуннан без тәмәкечеләр бүлмәсенә юнәлдек.
- Архивка күпмегә килдегез сон? дип сорый миннән егет.
Бу юлысында мин Мәскәүдә бер ай рәткә эшләргә дип килгән идем Шуны әйтеп, шаккатырырга исәп моны Тик тавышымда горурлык-мактанчыклык була күрмәсен
Тулы бер айга. дикг. тыйнак булырга тырышып.
Егетем көлеп жибәрде. Мин. аның нигә шаркылдавын аңламыйча, сәерсенеп тордым
Бер айда архивта ни генә тожырырсың икән сон"’—ди бу. мине кызгангандай.
Баксаң, ул инде биредә берничә мәртәбә эшләп киткән икән Бу юлысында исә алгы айга килгән Егег әйтеп бетермәсә дә. акладым, тема өстендә менә шулай эшлиләр аны. диюе иде анын
Шул сөйләшүдән сон. темам пошаманга төштем Берни дә чыгарып булмас микәнни? «Юк. шалиш. браг» дип эчемнән генә Саратов егете белән бәхәсләшәм Бер ай бер ай әле ул. вакытны дөрес файдалансаң, ни дә булса майтарып булырга тиеш Шуннан инде мин көненә уникешәр сәгать эш ли баш ладым архив ачылганчы ук килеп жигәм. аннан соңгы кеше булып чыгам Ярый әле, буфет -ашханәләр архивның үзендә, чират юк ашау-эчүгә унбиш минут вакыт җитә Минем үжәглекне күреп, архив хезмәткәрләре дә ярдәмгә ашкынып торалар кайсы фондтан ниндирәк томнарны алырга кирәклеген әйтәләр, минем башыма да килмәгән борынгы китапларны китереп торалар Өстәлне сыгардай булып өелеп яткан архив документлары янына революциягә кадәр басы пан күпсанлы китаплар да өстәлде Шунысы куанычлы, мин иске урыс язуын һич авырсынусыз укыйм Ышанычлырак булсын өчен аларны тагы берәрсеннән укытасы иде дә бит һай. монда һәркем үз эшенә баткан шу л
Залда бер тегеләйгә. бер боланга карт кына ак чәчле бер әби йөреп тора, кемнәргәдер нидер алып кило, кайберләре янына тукталып, ниндидер киңәшләр бирә Сөй гомәсә дә билгеле гомере буе шушы архивта эшләп, шушында картайган маржа бу. Мин ана бер-ике мәртәбә мөрәжәтагь итеп тә карадым Время сынок, время», ди дә. китеп бара. Мин исә ничек кенә бу әбинең хәерхаһлыг ына ирешергә, дип баш вагам.
Шунысын да әйтим, эш белән йөргәндә хатынымны ияртүне женсм сөйми минем Үземнең генә дә гүгел. житди урыша башкалар чәчбиләрен няртеп килсәләр дә ачуым чыга Бу юлысында исә. гөнаһ шомлыгына каршы, хагын да Мәскәүгә килде бит. Беркөнне кичен кайтканда әйтә бу мина «Карале, теге әбигә бер-ике кило яхшы конфег алып бирергә кирәк», ди Андый эшнең башыма килгәне дә. үз гомеремдә туры килгәне дә юк иде дәшмәдем Хатын исә үз сүзен иткән, ниндидер конфетлар алган Өстәвенә, ишек төбендәге милиционерлар да хатын-кыз кулындагы сумкаларга ул кадәр бәйләнмиләр икән Кыскасы, уку талына алып кергән бу конфетларын, һы. шулаен шулай да. кешегә ничек бирәсең ди аларны'* Ул моны үзен кимсетүгә санаса, залда, дистәләрчә кеше алдында тавыш чыгарса’! Юк. булмый Алла сакласын' Документларны үзем белгәнчә сукалармын, әйдә.
Гадәтемчә, саргайган кәгазьләр дөньясына кереп чумдым Бервакыт янымда гына пышы гдашуларына башымны күтәрсәм, кырыемда әлеге әби белән хагын йөзләре шаг тык гы. әйтерсең, жәнноттә булып чыкканнар Ул да түгел. әбием тур кыса гы күтлеге белән минем алдагы кәгазьләргә иелде
Каяле. нәрсә аңлашылмый сезнең монда ’
Четереклсрәк документларның берсен күрсәтәм дә, үзем хатынга карыйм Ул бармагын яный тс-с-с. шаулама, янәсе «Конфетларын төрткән».— дип уйлап алам һәм. бу хакта онытырга тырышып, өстәл өстенә иеләм.
Шул көннән башлап әбекәй минем яннан китмәс булды Мин монын сәбәпләре хакында уйлап тормыйм, ярдәмче табылуга шатланып яңадан-яңа документлар күчерәм. Баксаң, хатын ана көн саен йә әфлисун, йә алма алып килә икән
Сүз шушы хакта бара икән, тагы бер нәрсә турында әйтмичә узып булмый. Архивның бер бүлмәсендә ксерокопия хезмәте кызлары урнашкан Белештем: аппаратларына калын-калын фолиантлар сыймаса да. нәзегрәк томнардан, кита-плардан күчермәләр алырга мөмкин. Менә бит. бәхет өстенә бәхет Минем бит ак кәгазьләр кыстырган, ягъни күчереп алырга дигән документ-өземтәләрем әнә ни кадәр тулы бер олау. Бер ай димим, ике-оч айда да күчереп бетерерлек түгел. Ксерокопия дигәнең хәзинә инде мондый очракта Кесә саекса саегыр, бирергә кирәк заказларны Бәй. менә тагы бәла: ун биттән дә артыгракка заявка алмыйлар икән Карап-күзәтеп тордым: безнең кебек гади үлемдарларга түгел, профессорларга да унбиш биттән арттырмыйлар. Кычкырып еласаң да. артыгы юк. Tai ы уйга калдым: көн саен ун бит күчермә алдырганда да. сайлап куйган- нарымны аппарат аша үткәрү өчен йөз көннәр кирәгер, мөгаен. Җитмәсә, анда чират, көн саен бәхет елаюы ай-һай Өстәвенә, кайту вакыты да якынлашып килә Шулай хафаланып утырганда, яныма хатын килеп җитте.
— Кая, кайсыларын бирергә?
Мин аны-моны дәшкәнче, бер кочак кәгазь күтәрег! китеп тә барды Тик теге су буе чират тезелгән «амбразура» янына түгел, каядыр караңгы коридорга. Чирек сәгать тә үтмәде, суыныр! а да өлгермәгән күчермәләр белән килеп чыкты бу - утыз-кырык битләр чамасы Аннан тагы һәм тагы юллады, янә өем-өем күчермәләр алып килде. Ах. шайтан ялчысы, тагы теге кәнфит-әфлисуннарын эшкә җиккән бугай'
Нәкь шулай иткән икән Бу эшне өнәп бетермәсәм дә, дәшмәдем Кадерле документларның күчермәләре үз аяклары белән килеп торалар лабаса. Тик аларны алып чыгасы да бар бит әле Ә рөхсәт штампы ун биткә генә басалар. Карап-күзәтеп горгаладым: шнек төбендәге милиционерлар чыгучыларны тентемиләр үзе. кәгазьләрдә штамп барын-югын гына карыйлар Димәк Тартучылар бүлмәсенә йөгереп төштем һәм рөхсәт ителгәннән артык күчермәләрне чалбар каешы эченә тыгып, өстән күлмәк чабуы белән каплап куйдым. Тәвәккәл тәгалаллаһи' Шөкер, монысы да барып чыкты, гөргәк-төргәк күчермәләр фатирдагы чемоданга күчә торды Моны язудан әйтәсе килгәнем шул: эш белән йөргәндә дә хатыннарыгызны читкә тибәрмәгез, егетләр, алар шайтанның үзен саташтырырлык га нәрсәләрне беләләр икән
Бу сәфәрем шактый уңышлы килеп чыкса да. соңгысы булмаган икән. Башта абайламаганмын, тарихның гамәли билгеләре булган иске архив кәгазьләре гаҗәеп үзенчәлеккә ия икәннәр ич Алар, әйтерсең лә, Гомер поэмасындагы сихерче, үзләренең искиткеч тавышлары, тылсымлы җырлары белән сәяхәтчеләрне юлдан яздыручы канатлы кызлар — сиреналар гел генә үзләренә тартып, чакыртып торалар Инде араларына бер кереп баттыңмы, ул саргайган кәгазьләр чоңгыллы баткакка әвереләләр, сине һичкая чыгармыйча, һаман эчкә, тирәнгә суыралар Аларның әнә шул хасияте мине дә ырымлады, кальбемне сихерләде Акча һәм вакыт дигән ике тышау аякларга бик нык уралсалар да. мин инде җай чыккан саен, зур архивлар урнашкан калалар ягына каера башладым Сылтавы да чыгып тора бит әле аның Революция! ә кадәр үткәрелгән ун ревизия документларының бары өчесе генә Мәскәүдәгс архивта булып чыкты, калганнарыныкы һәм 1897 елда уздырылган пагша заманнарындагы беренче һәм соңгы бөтен халык санын алу материаллары Санкт-Петербургтагы Үзәк дәүләт тарих архивында ик)еш. Димәк, Нева буендагы борынгы пайтәхеткә барып чыгу да зарур Соңрак исә. һәр ике башкаланыкыннан тыш. Самара. Оренбург. Уфа архивларында казынырга кирәклеге дә ачыкланды. Кыскасы, эш җитәрлек, тик менә юл чыгымнарын финанслаучы гына юк. Аннан да битәр, казна эше кулны тота, кеше кешесе булгач, исеңә төшкән саен теләгән җиренә китеп бара алмыйсың
Теләк булса, калганы акрынлап җайлана икән Башкала һәм бүтән шәһәрләрнең архивларына бару өчен һәр елны бирелә торган ялларымны файдаландым Чынлап-чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга дигәндәй, бер тапкыр миңа «Лсниногорскнефть» идарәсенең ул вакыттагы начальнигы Виталий Федорович Лесничий тулы бер айга командировкага рөхсәт итте. Вакытын да бирде, чыгымнарын да каплады. Баштарак мин аның бу юмартлыгына сәерсенгән идем. Соңрак белдем: әлеге командировканы райбашкарма рәисе Ринат
әфәнде Каюмов юллаган икән. Ничек кенә булмасын, һәр икәвенә рәхмәт кенә Командировкаларның башкаларына, әйткәнемчә, чираттагы отпускларым һәм үземнең хәләл акчам исәбенә барырга туры килде Ул чакта юкка гына су- крашайбыз, теләсә кайсы транспортка билет бәяләре шалкан бәһасы, кунакханәләр бушлай диярлек булганнар икән дә. билләһи. Бүген менә бар. үз кесәмнән башкалаларга ешлап кара' Беренче сәфәрендә ук акылыннан язарсың, тиле.
Тегермәнче кайчан 1ына бармасын, тегермәннән ана он ияреп кайта Шунын шикелле, архивта эшләгән кешегә дә һәр сәфәрендә ни дә булса йога Чөнки башкалада бер архив белән генә дә чикләнмисен бит әле Ничек кирәк алай жаен табып, зур китапханәләргә дә сугыласын Әйтик. Санкт-Петербургта эшләгәндә мин еш кына Салтыков-Щедрин исемендәге үзәк китапханәгә, атаклы Тау институты китапханәсенә һәм башка гыйлем йортларына да барып йөр- гәләдем Мәскәүдоге Ленин исемендәге китапханәдә!е рухи байлыклар гурында ю! арыда аз-маз телгә алынды инде Санкт-Петербургтагы Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәдә. Мәскәүдәгесеннән баерак булмаса да. хәзинәсе муллыгы ягыннан анардан ким түгелдер. Нинди генә бүлекләр юк та. безнен истә-конда булма! аи нинди генә мәдәни байлыклар ятмый монда' Биредә бердәнбер нөсхәдәге кулъязма китапларны да. бик сирәк очрый торган хезмәтләрне дә табарга мөмкин Китапханә бүлекләрендә мина Бөгелмә төбәгенең 1755 елда төшерелгән беренче картасын, үзебезнең яктагы урыс авылларында төзелгән чиркәүләрнең сызымнарын смета-проектларын һәм башка шунын кебек һич уйга да килмәгән әллә нәрсәләрне күрсп-карарга да гуры килде Алар, әйтерсең, киштәләргә былтыр гына куелганнар Әлеге китап сараендагы нскиг- мәле хәзинә турында артыгын жәслмәстән. бер генә мисал китерәм. Россия империясе законнарының гулы жыентыгы белән, әйткәнемчә. Мәскәүдә үк танышкан идем. Алар Петербург та да бар, әлбәттә Әмма Нева ярындагы кала китапханәсенең уку залында гагы бер күптомлы, гүзәл белешмә күреп сокланырга мөмкин булды «Адрес-календарь» дип аталган бу белешмәләр Will гасыр ахырыннан чыгарыла башлап, ел саен басылып килгәннәр. Аннан инде илдә халык саны арту, губерналар күбәю, сәнагать. авыл хужалыгы. сәүдә, мәдәният һәм мә|ариф нык тәрәккый итү нәтиж<к.ендә. моңа охшашлы кигап- лар «Памятная книга» (һ«>р елны губерна үзәкләрендә басыла башлаганнар. Сүз бара торган белешмәләрдә патша әгъзам хәзрәтләренең һәм анын якыннарының тәрҗемәи хәленнән башлап, әллә кай җәһәннәмдәге аулак өязләрдә, мәсәлән. Бөгелмәдә, яшәүче ат духтырына (ветеринар! кадәр мәгълүматлар бирелгән Телефон номерларын ла язган булырга иде дә. анысы булмаган у т елларда. Ул белешмәләрне аларда һәр төбәк хакында тарихи мәгълүматларның күп булуына иссм-акылым китеп карап утырдым, күп кенә нәрсәләрне язып га алдым
Кайчак га бер-бер сәбәп белән осг элемә өеп куелган күчермәләргә карап, уйга батам Мин биг архивларда һәм китапханәләрдә чагыштырмача күп ипләмәдем, алай да никадәр гыйлем хәзинәсе жыелган әнә. Нигә дисәң. зхр калаларның гыйлем йортларында булганда, мин бер авыллар тарихы белән генә шөгыльләнмәдем. татарларга караган һәм нәрсәгә (әлбәт г ә. кулыма гләккән кадәренә) HI ьгнбар итәргә гырышгым Менә бит тупланган магериа г тар гына да диегә гәп диссертация язарга жигәрлек: төбәк авыллары тарихы. Уралны үзләштерүдә тагарлар. Оренбург краеның гарнхы. Шәрекь бе гән сәүдәне жайга са гхда гатар- лар. га тарларны көчләп чукындыру, гагар рудопромышленннклары. сәүдәгәрләре һәм сонататьчсләрс. гагарлар һәм башкортлар. Татарстан территориясендәге борышы заводлар. Рәсәй тарихында тагар диңгезчеләре Идел буе исфгс һәм башка һәм башка темалар Мин. әлбәттә, диссертация якларга жыенмыйм мәгәр, гомер булса, агар хакында ксе лар. әдәби очерклар ягарга нияг бар Мактану тип кабул тетмәсен, минем у т темаларга караган кайбер язма ырым (рудонромышленннк Исмәгыйль Тәсимов. Нәлер во госте старшинасы. 1\к.әи тә беренче керосин заводы салдырган Нәлер Үрәзмәт ов. диңгезче, беренче ранг капитаны Исхак Исламов һ. о турында) басылып га чыктылар Бигрәк т.» Бөгелмә (Шөгср) төбәге авыллары хакындагы язма тарның байтагы дөнья күрде Революциягә кадәр үткәрелгән ун ревизия документ тарына нигезләнеп язылган әлеге очерклар аерым китап булып га чыгар тар дигән омег яши Инде кабаг реви шя горне гелю а нанбыз икон, а rap хакында да ү гемнен фикерне әйтеп үтим Ревизия тәрнен байтак материалларын (билгеле инде, барысын га түгел) шакгын женгекләп карап чыгучы буларак, кистереп әйтә алам Петр Беренче заманыннан башланган әнә шул ревизия лориен документ лары күп кенә төбәкләрнең тарих
ларын ачыклау өчен беренчел һәм иң ышанычлы материаллар алар! Аяныч ки. бүгенгә кадәр чын фәнни нигездә өйрәнелмичә яталар
Мәскәү. Петербург һәм башка шәһәр архивларындагы борынгы кәг азьләргә таянып язылган очеркларның укучыларда зур кызыксыну уятуы да күп нәрсә сойти Әлмәттә яшәүче Сәгыйть Минһажев һәм Карабашга торучы Солтан Асыловларнын мина адресланган ачык хатларның газеталарда басылуы, күп кенә укучылардан минем үземә килгән хатлар исә нәкъ менә халыкның у» тарихына битараф булмавы хакында сөйли. Билгеле, ул тарихи язмаларда кайбер төгәлсезлекләр. ашыгыбрак чыгарылган нәтиҗәләр юктыр, димим Югарыда алынган хатлар, яшь галим Таһир Кәримовның «Мирас» журналының 1994 елгы 4 нче санында басылган һәм минем үземә атап язган хатлары әнә шундый уйларга урын калдыра Тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәримовның (соңгы вакытта аның авыллар тарихына караган мәкаләләре матбугатта күрешәли башлады) кайбер фикерләре белән килешкән хәлдә, форсаттан файдаланып, аңа һәм. кызым сиңа әйгәм дигәндәй, башка яшь галимнәргә бер-ике сүз әйтеп китәсем килә Сезнең. Таһир туган, «Мирас»таг ы хатыгызда кайбер шик-шөбһәләрегез «алай түгелдер, болай түгелдер» дигән кебегрәк язылган. Әйдәгез, фән булгач, без инде «дыр-дер»ләргә урын калдырмыйк. Шигегез бар икән, сезнеңчә, доресе ничек’’ һәм. әлбәттә, аргументларыгызны^ яңа табылган тарихи документлар белән раслануы зарур Мач килмәгән картаны каплау өчен козырь кирәк Ә сездә хәзергә алары юк бугай. Янә дә килеп, мин үзем профессионал тарихчы түгел, яшь галимнәребез бик акырын кыймылдаг ач кем дә булса селкенергә тиештер ич. дигән нияттән чыгып кына тотындым бу эшкә Ә безнең яшь галимнәребез, язучы Марсель Галиев әйткәнчә («Шәһри Казан». 1994 ел. 28 июнь), чыннан да. «нәрсә изеп йөриләрдер» Казан университеты тирәсендә?! Зур калаларның архивларына ешрак юлласалар, барган саен бер диссертация күтәреп кайтырлар иде ләбаса. Диссертация үзмаксат түгел анысы, халкыбыз алардан чын тагар гарихы турында кызыклы, төпле, нигезле китаплар, очерклар, мәкаләләр көтә.
. лдарак бәян ителгәнчә, саллы архивларда һәм зур китапханәләрдә татар- TV лар хакында ымсындыргыч мәгълүматлар, «эскерттәге энәоләр биниһая күп булса да. аларга йөргән елларымда мине гел генә алгысытып торган төп гсма берәү генә иде дисәм, хакыйкатьтән ерак китмәмдер, мөгаен Күңелне даими борчыган, хафаландырган. Җилкеткән һәм дәртләндергән, ниһаять, газаплаган нәрсә ул Багырша язмышы иде. Дөрес, мин әле аның хакында ни дә булса язу хакында хыялланмыйм, андый уй башка да килми хәтта. Әмма бу каһарман шәхеснең шактый серле язмышы, аның әле революциягә хәтле дә юньләп телгә алынмавы, ә совет чорында бөтенләй архив тузанына күмелүе, әлбәттә инде, татарлыгы һәм безнең милләт кешеләреннән берүзе диярлек иң коточкыч иң әшәке кальга крепость Шлиссельбург зинданына ябылуы, бу исә тереләй кабергә күмелү белән бер. тиңе булмаган шартларда аягүрә горур үлүе һич кенә дә тынгы бирми иде. Тарихтан билгеле. Шлиссельбург зинданнарына теләсә кемне япмыйлар, анда үтә хәтәр сәяси тоткыннар гына гомерләренең соңгы көннәрен кичерәләр. Димәк. Багырша — патша Россиясе өчен бик тә куркыныч сәясәтче, башбирмәс узаман Менә шуңа да барг ан бер җиремдә аның хакындагы «энәләр»не бөртекләп җыйдым каһарманның бөтен тормышын. кылган гамәлләрен, тарихтагы урыныи күз алдына китерергә тырыштым
Ул бөек зат белән әүвәл борынгы китаплардан таныштым һич унламаганда- көтмәтәндә. революциягә хәтле басылган әдәбиятта аның турындагы мәг ьлүматлар шактый булып чыкты Шул җәһәттән караганда, хәрби тарихчы Н Ф Дубровиннын «Пугачев и его сообщники» (Санкт-Петербург. 1884) белән В Н Витевскиннып «И 11 Неплюев и Оренбургский край в прежнем его составе до 1758 г.» (Казан. 1897) дигән күптомлы китаплары аеруча бай эчтәлекләр Мәсәлән. Батыршаның Идел белән Урал арасындагы барлык төрки халыкларга язган «егетләмәк вә кыздырмак» хатларының татарча тексты бүгеггг ә кадәр табылганы юк Ә В Н Витевский китабында ул гулысынча китерелгән Дөрес, монда мөрәҗәгатьнең урысчага тәрҗемә ителгән варианты китерелә. Алай да бу инде бөтенләй булмаган ише түгел.
1755 елгы халык күтәрелешенең идеологы һәм җитәкчесе турында С М Соловьев («История России с древнейших времен»), Н И Фирсов («Инородческое население прежняго Казанского царства в новой России до 1782 г.
и колонизация Закамскнх земель»). П И Рычков ("История Оренбургская» һәм «Топография Оренбургская»), А И Кривошеков (-Историческая судьба Орен-бургского края» (С В Ешевский) «Очерк царствования Елизаветы Петровны» (Джанур «Странички из истории русско-башкирских отношений»* һәм башка хезмәтләрдә дә Багырша зурында кызыклы гына мәгълүматлар бар
Сүз революциягә кадәр урыс телендә басылып чыккан китаплар хакында бара икән, аларнын үзенчәлеген әйтми китә алмыйм Борынгылык исе анкытып торган бу томнар үзләренен ихласлыклары, объективлыклары белән хәтердә калалар Пагша заманнарында иҗат иткән авторлар, гәрчә аларнын күбесе бөекмилләт- челек чире белән интексәләр дә. совет чорындагы галимнәр һәм язучылар сыман, борталап-сыргалап маташмаганнар Аларда инде «колонизация» урыстан башка халыкларга ярдәм алып килү түгел, бәлки аларны коллыкка төшерү, «басып алу» ирекле рәвеш ю Россиягә кушылу түгел, бәлки бүтән халыкларның җирләрен. байлыкларын тартып алу. Әлеге иске китаплар әнә шулай туры сүзле булганнары өчен кыйммәтлеләр дә. Бүген аларны кабат бастырып чыгару һәм халыкка җиткерү бик әйбәт булыр иде
Эзләнә торг ач. мәгълүм булды. Совет власте елларында бастырылган бер-ике хезмәттә до Багырша генә алынган икән Шу тардан. әһәмият терәк тәре гип Уфа галиме Н А Чулошпиковнын «Восстание 1755 г в Башкирии» (М Л 1940) һәм М Н Гернегнын «История царьской тюрьмы» (Мәскәү, 1951) китапларын күрсәтергә мөмкин. Үзебезнең горки телләрдә басылып чыккан әсәрләр югарыда телгә алынды инде
Кыскасы. Багырша турында әдәби әсәр язарга ниятләгән кешегә әнә шул китаплардагы мәгълүматлар да әйләнеп чыккан иде Ләкин минем бу юл белән барасым килмәде, исәп ничек кенә булмасын, атаклы бо.тачы хакында архив гарда сакланып калган кәгазьләрне үз күзләрем белән күрү Сүз архив материалларын кул белән капшап карау турында бармый, әлбәт го. Хикмәт ана мөнәсәбәтле документларны. беренче чиратта, каһарманның падишаһка япан хатын үзен укып, үзенчә бәяләүдә. Чөнки, сизенүемчә. Багырша һәм анын мәшһүр хаты турындагы мәкаләләрдә бик үк төгәл булмаган урыннар җитәрлек, кайбер эпизодларны каһарманның кайсыбер гамәлләрен бик гә беркатлы аңлатулар, хәтта бозып күрсәтүләр бар Монысы бер булса, үзебезнең иске тагар телен шу г заманда яшәгән кешенең «үз авызыннан ишетү» бу инде япчы өчен күк капусы ачылу белән бер. Максатка ирешү өчен, билгели ки. хатның гөп нөсхәсе. ягыш татарча тексты кирәк
Мөскәүгә чират тагы командировкамның берсендә инде укучыга таныш архи-вның Мәг ьлүмат гар һәм документ ларны фәнни файда тану бү теге мо.тире С Р Долгова янына кердем Кыскача гына теләгемне аңлаттым һәм, ишетүемчә. Багырша хатынын меккегс «Дәүләт архивы» фондында булырга тиешлеген әйттем
Әйе. гиде модир ханым ансат кына, әйтерсең, сүз өстәлендәге телефон белешмәсе хакында бара 7 иче фондта (шул ук «Дәүләт архивы» фонлы икән) 17X1 сан гы ле ю бар \нын беренче кисәгендәге 376 437 һәм икенче кисәгендәге 420 488 бнг горло башкорт восстаниесе юлбашчысының хаты сак тана
Мин утырган урынымда сикертә гәп куйдым, аны ничегрәк карау мөмкинлеге һәм күчермәсен алу турында сорау бирергә дин. авызымны ачтым, ләкин өлгерә алмый калдым.
Ләкин анысы хатнын урыс ге генә тәрҗемә ителгән тексты гына, диде бу мөлаем ханым Гүя башыма кигереп сукты!
Минем кинәт кенә боегып, үзгәреп китүем чыраема чыкты оугаи модир юатырга теләгәндәй. ашыга-ашыга сүзен дәвам итте
Сез борчылмагыз, шул ук гелонын беренче һәм онгненче кисәкләрендә гарәп хәреф тәре бе гәп кереш герен ягы пан башак кына кәгагьләр дә яга Бүлек хезмәткәрләре арасында гарәпчә г рафнканы танучы юк Шунлыктан аларнын нинди документ лар икәнен әйтә алмыйм
Җине г су ran к\п гым. ә теге кәгазьләрне карарга теләгем оарын белдердем
Заказ языгыг. иртәгә үк уку залына китертү чарасын күрербез диде ул. һаман ла нгх г гыныч гыг ын сак rail
Бер кергән-кергән, фотокүчермә мәсьәләсен до хәл игәргә кирәк иде. сүзне шуңа таба бордым.
’ \нысы бераз кат тазлырак диде модир хәлемә керен Документ тарных фо юкү чермә гарен агуга лимит билгеләнгән утыз сурәт, шуннан артык түге г Ссш> хатнын гу ты тексты кирәктер бнг "
Әлбәттә
Алайса болай итегез: хат табылган тәкъдирдә. аңардан микрофильм эшләтегез. Андый мөмкинлек бар безнең
Ханымның тәкъдименә шатланып ризалаштым, рәхмәтемне әйтеп, уку залына ашыктым, заказ бланкларын тутыра башладым
Бар бит дөньяда әйткән сүзендә тора белүче эшлекле кешеләр! Иртәгесен инде күңел бик тансыклаган 1781 нче кенәгә мине көтеп тора иде. Кадерле томны кочагыма алдым, шатлыгымнан кая басканны белми, «үз» өстәлем янына томырылдым. урыныма утырыр-утырмастан актарынып, гарәп хәрефләре белән сәй- ләнләнгән битләрне эзли башладым
Чү, менә ул! Алдымда моннан 240 еллар элек шөһрәтле Батырша кулындагы каурый каләм белән тигез итеп язылган (минем инде аның шулай икәненә иманым камил иде) юлларны күрүгә, әллә нишләп киттем Әйтерсең лә тарих дигән нәрсә тере һәм ул күзләрен мөлдерәтеп миңа карап тора Ирексездән. маңгаема чыккан тирне сөртеп алдым һәм. бераз тынычлану нияте белән, күзләремне йомдым. Тукта, мин бит әле бу кәгазьләрдә нәрсә язылганын белмим Бәлки, алар Батырша хаты түгелләрдер дә. Җитмәсә, минем гарәп и.м.тясы белән язылганнарны укуым энә белән кос казуга тиң. Бу залда исә иске татар язуын укырлык кеше табылуы, ай-һай Сөенечем көенеч белән алмашынды Алай да башны салырга исәп юк. гарәп шрифтлары белән басылган китапларны акрынлап булса да укыйм ла.
Бөтен гайрәт-дәрмәнымны туплап, зурайткыч пыяламны тылсымлы юллар өстеннән шуыта башладым. Бик озак маташа торгач, беренче сүзнең хәрефләрен бүгенге тамгалар белән билгеләдем: «Г и з з. .ә . т л...ү» Уңышым миңа өр-яңа көч-куәт өстәде, җан талашып эшемне дәвам иттем.
Вакыт, хәтта тәмәке дигән нәрсәләрне дә онытып күпме утырганмындыр, ниһаять, алдымдагы чиста кәгазыә үз кулларым белән төшерелгән заманча хәрефләрне жыя-укмаштыра. ошбу җөмләне укыдым: «Гиззәтлү дәүләтлү падн- шаһымыз газими хәзрәтләренә кем тәхет вилайәтендәдүр рус мәмләкәте вә һәм гайреләр вә һәм гайреләр вә һәм гайреләр». Бу сүзләрне атаклы Башрша хатының башы икәненә иманым камил булса да. арткарак күчеп тагы берничә урыннан сукалап карадым. Шик калмады бу Батырша хаты иде!
Ул атнада ниндидер хыялый дөньяда очынып яшәдем — бәһасез табышка юлыгу шатлыгы зур иде. Әмма бу уңайдан сызланасы мизгелләр дә булган икән. Анысы атна узып, кадерле кенәгәне кире тапшыргач булды Кабат таныш бүлмәләргә кереп, хатның микрофильмын эшләргә заказ яздым Аны архив хезмәткәренең кулына тапшыр! анда минем йөз-кыяфәтемдә Берлинны алган солдат чалымнары булгандыр, мөгаен. Кулыма счет бланкы китереп биргәч кенә суга 1өшкән тавык хәлендә калдым: анда күрсәтелгән сумма шактый зур иде. ә минем кесә ягы шактый сыек. Нишлисең. Мәскәү марҗалары алдында сер биреп булмый бит инде, кайту юлына дип аерым куйган акчаны чыгарып салдым. Әйдә, хәерле булсын, өйгә кайту өчен Мәскәү хәтле Мәскәүдә бурычка акча табып булыр әле.
Бу хәл кәефемне шактый гына кырса да. гомумән алганда, күңел күтәренке иде Узган бер атнада Батырша хатынын урысча текстын укып чыктым, тете кенәгәдәге башка язулар белән таныштым. Мине иң сөендергәне шул булды: Батырша үтерелгән елны. ягыш. 1762 елда Шлиссельбург кальгасының коменданты булып торган полковник Бередниковның каһарман үлеме хакындагы хәбәре дә шушы ук томга төпләнгән иде Минем исә шул доклад язуын бик тә күрәсем, аны үзем укып карыйсым килеп йөргән вакыт. Хикмәт шунда. М И. Гернст үзенең «Патша төрмәсе тарихы» китабында Батыршаның һәлак булуы хакында «Аның үлеме сугыш кырында булды». ди. икенче бер урында исә аның патша ялчылары белән соңгы бәрелешен «романнарга торышлы соңгы кыю адымы» дип бәяли һәм. комендант Бередников рапортына таянып, бола башлыгының каһарманнарча дөньядан китүен тасвирлап бирә.
Әлеге китапта крепость коменданты докладының эчтәлеге генә китерелгән, безнең татарлык бар бит әле — тотып карамыйча ышанып булмый һәм менә әллә кайчангы канлы вакыйганың шаһиты үзе кул куйган иске кәгазь минем алда Саргайган документлардан күренгәнчә, диварларыннан кошлар да очып керә алмаслык шушы крепостька Батырша 1757 елның урталарында китерелә. Рәсәй- нең иң әшәке зинданында биш ел газапланганнан сон. тәмам рухи төшенкелеккә бирелгән каһарман 1762 елның 24 июлендә, сакчының йоклап китүеннән файдаланып, бу коточкыч тәмугтан качмакчы була һәм шул көнне патша җәлладлары белән тигезсез көрәштә һәлак була Крепость коменданты полковник Бередников пайтәхеткә моны түбәндәгечә хәбәр итә (язманың шул еллардагы
рухын саклау эчен, текстны документтагыча китерәбез): «Оной колодник взят принесенный солдатом Хомутовым топор, по одиночке у капрала Никитина тем топором голову разрубил на двое, у солдата Хомутова головы левую сторону разрубил и правый висок проломил у Лазарева в двух местах брюхо пропорото у Епифанова который был на часах, в двух местах голову разрубил же. Оной колодник Багырша и сам умер без всяких язв и побои0)»
Үз җанын саклау өчен кеше персе эшләмәс те. ни алдамас Багыршанын кыйналмыйча гына үлеп китүенә гарихчы-тнкшерснүчеләрдән берәү дә ышанмый, әлбәттә. Тик канлы вакыйганы үзен күреп тормагач, шушы саргайган кәгазь кисәге белән канәгатьләнергә туры килә. Доклад язуыннан без Багыршанын крепость дивары артындагы чокырга күмелүен дә һәм саклылардан каһарман балтасына эләкми калтаннарынын исән икәнлекләрен дә беләбез Комендант исә. һич оялмый-тартынмый. дөмекми калган ике сакчыны судка бирмәскә боеруын хәбәр ит ә.
Саргаеп-көеп беткән бу документный эчтәлеге таш бәгырьле кешене дә сукрандырырлык. әлбәттә. Мин дә күзләремне йомып, башымны иеп байтак утырдым Бу искиткеч шәхес турында роман язу теләге минем күңелдә нәкъ шу г мизгелдә тугандыр, бәлки
Инде кабат хат күчермәсенә килгәндә, өйгә кайткач мина аның белән озак мәшәкатьләнергә туры килде Ничек итеп микрофильмны уку өчен аппарат эзләвемне Гарәп хәрефләре белән язылган текстны ныгытып аңлау өчен төннәр буе утыруларымны ягып тормыйм Алай да бу эшләрнен моңа хәт ле басылган хезмәтләрдәге шактый тына төг әлссзлек.ләрдән. төрлечә бозулардан арынырга ярдәм игүе гурынла бср-нке мисал китерү артык булмас, дип саныйм Мәсәлән, хатның топ нөсхәсен укыгач, мин Багыршанын восстание бастырылганнан сон кайсы авыл мәчете базында яшеренеп ятуын ачык га дым С А шшеннын «Казан углары»нда басылган язмасында әлеге авыл «Иски дигән авыл» днп бирелә. Г Хосәенов китабында исә ул «Иске авы г» дип күрсәтелә Боларнын һәр икесеннән әлеге авылны һич ачыклап булмый Багырша хатынын гөп нөсхәсен укыгач, мәсьәлә бик ансат ачыклана Чөнки анда «Нөдер старшинаның иске авылы» гнп бик ачык әйтелгән Ә бу авыл бүген Татарстанның лениноюрск районына керә торган Сугышлы авылы Гомумән, төп нөсхә Багыршанын 1755 ел көзендә, кышында һәм 1756 елның язында Бөгелмә гәбәгендә яшеренеп йөргәнен белергә ярдәм ию Монысы инде безнең өчен вак мәсьәлә түгел
Яисә тагы бер мисал Г Хөс.геңов Багыршанын туган авылы Карышбаштан урманга китүе хакында бодай яза: « Төрле төбәкләрдә кабынган восстаниегә җитәкчелек игәр һәм бердәм хәрәкәткә әверелдереп җибәрер урынла, үзен көтеп торган кораллы якташлары гәйнәлеләрне ташлап, урманга качуны хәерлерәк күрә Батырның бахырга әйләнүе шушыннан башлана Капыл азап калган ха тык Багыршанын әмеренә һәм җитәкчелегенә мохтаҗ кырку мәлдә, башлыкка үз башы аяулырак булып чыга шул » Гомумән, авторның мәг ь.түм мәкаләсендә Багырша восстаниенең ни кызган вакытында коты очып качкан җитмәсә. бер тартынусыз гаиләсен ташлап калдырган куркак җан игеп бирелә Каһарманның иң мөһим вакытта каушап калуы хак анысы Әмма аның үз кулы белән япан хатын җентекләбрәк укысаң, у заманның һич кенә дә куркып ка гмавын. бә гкн урманга кигүнен шул көннәрдәге хәлләр мәҗбүрияте (тирә-як карат отрядлары белән урап алынган) икәнен аңлыйсын. Хаг текстыннан күреш әнчә. урамга җыелган корал гы халык га гәйнәлеләр түгел, бәлки Ьа- гыршаны готарга ки гүче гәр Әлеге яугирләр у тамаша чиксез хөрмәт сак газ йөзеннән генә аша исән-имин үткәреп җибәрәләр Аның бернинди каршылыксыт гаиләсен ташлап качуы га ышандырмый Багырша үзенең хатын падишаһка аклану өчен яза ич Димәк, у г хәйлә-ялгаша барырга, кайбер сигуапияләрне аклы рәвештә матурлабрак күрсәтергә мәҗбүр Тикшерүче галим бу мөһим нәрсәне кү т уңында готарга тиеш иде
Багырша хатынын гөп нөсхәсен үзен укып чыгу хаҗәтлеге һәм байтак кына нәрсәләрне ачык тау га яр тәм итүе турында мисал тарны күп кигерергә мөмкин Әмма кгперспән кадәресс дә бу иңнең гәжеллеген бик ачык күрсәы Нәтиҗә ясап шуны әй гергә бу га ә теге хатны үзен җентекләп һәм кат -кат укымый торып бөек шәхес турын га ихлас һәм рияеыз әсәр язуны кү г алдына кигерүе гл кыен
Багырша гурындп архив материаллары мин күргәннәр белән генә чиклән миләр гер • I6.II гә Кан га гыр анар ган сорау алу беркетмәләре, гагы • глә нинди докумегп тар тузан җыеп ягалардыр әле Әнобнт В II Вигевскнй тапкан үэенсн китабында ул Ьагыршаиы тотып бирүче татар старшиналарының (Сөләйман Динпев. Яныш һ б.) ягмышларын. агарга нннди бүләкләр тапшырылуын уг
бүләкләрне ясаучы осталар, хәтта һәр бүләкне әзерләү өчен күпме затлы металл, асылташ китүенә кадәр тәфсилләп яза. Димәк, безнең фараз дөрес, узаман ир турында башка мәгълүматлар тагы кайлардадыр ауный Кызганыч ки. безнен хәерчелек озын-озак эзләнүләр алып бару мөмкинлеге бирми
Урысларның Козьма Прутковка сылтанган бик әйбәт әйтемнәре бар кочаклап булмастайны кочаклый алмыйсың. Табылган кадәренә канәгать булыйк. Батырша хакында җыелган материаллар анын шәхесен, акылын-фигылен. гый- лем-тәррәкыятен. уй-фикерләрен. халык алдында! ы базары-абруен. кыюлык- гаярьлеген. үз халкына, иманына тугрылыгын һәм башка сыйфатларын күзалларлык. анын якты образын гәүдәләндерерлек Алай да Петербург хәтле Петербургка килеп, ничек инде ул газап чиккән җир өстендәге тәмугны, ул соңгы сулышын алган зинданны күрми, якынча булса да билгеле каберен зиярәт кылмый китәсең. Болай да сузылган командировкамны тагы бер-ике көнгә озайтып, исеме мәктәп эскәмиясеннән үк телебездә шомарып беткән Шлиссельбург калмасын карарга ният иттем.
Бәхеткә, каладан җитмеш чакрым ераклыктагы ул утрау-крепостька туристлык теплоходлары йөреп тора икән Без дә. бер төркем туристлар белән, кояшлы иртәдә Нева буйлап сәфәр чыктык. Болыт булып акчарлаклар озата барган теплоход палубасына басып, тирә-яктагы яшел киңлекләрне карый-карый. уйга багу үзе бер хозурлык. Кайсы якка гына бакма, анда яткыллар. сазлыклар Бүген да йөрәккә шом салырлык ул сазлыкларда Нева ярындагы яна пайтәхетне салырга килгән меңнәрчә бабаларыбызны ң сөякләре ятып калган. Әнә тегендәрәк. аз гына калкуланып торган җирдә. Гитлер явыннан сакланучыларның оборона сызыгы булган, диләр. Шул тирәләргә күмелгән ата-бабаларыбыз да чутсыз Уйлап карасаң. Рәсәй өчен күпме кан түккән дә. күпме гомерләр корбан иткән татар! Ә үзе Рәсәй кулыннан. Рәсәй казнасыннан ни алган сон9 Анысына җавап, гади генә итеп, авылча әйткәндә, шымытыр
Яр буйларында авыллар, ниндидер торак пунктлар күренеп-күренеп кала. Шуларнын кайсындадыр 1773 елның көзендә Оренбургның беренче губернаторы, ага колонизатор. Батырша явын бастыруга һәм аның җитәкчесен тотып бирүгә күп коч кушан Нсплюев дөнья белән бәхилләшә Гаҗәп инде бу дөнья, җиңүче Неплюевның да. җиңелүче Батыршаның да сөякләре Нева буеның дымлы җирендә янәшә диярлек яталар.
Уйлана Iоргач, килеп тә җиткәнбез. Чыннан да. бик шәп урынга салынган икән бу борынгы Орешк нәкъ Нева елгасының Ладога күленнән агып чыккан җирендә. Дошман корабларына уннан да. сулдан да узышлы түгел, кальга диварында! ы туплар аларны чәкеп кенә торачаклар. Хәер, монда инде хәзер бернинди туплар да юк. музей булып калган утрау-крепостыа тыныч моңсулык.
Озын һәм бормалы итеп салынган такта күперчекләрдән утрауга узабыз. Алай, биргән икән немец бу Шлиссельбургның кирәген — бөтен җирдә хәрабәләр, кирпеч ватыклары. Мәгәр тарихи крепостьның дәһшәтен күз алдына китерерлек. Диварларының биеклеге ундүрт, киңлеге җиде сажин Немец самолетлары, кальга өстенә үк төшеп, аны айлар буе бомбага тотканнар, ләкин таш диварларны ишә алмаганнар Шушы бәләкәй генә ныгытма дошманга бирелмәгән. Әмма да нык зыян күргән крепость күп кенә урыннарда диварлар умырылып-умырылып төшкән. Утрау өстендә немец очкычлары мыжлап горган ул көннәрдән бирле 45 елга якын вакыт үткән, тик Совет хөкүмәте диварларны төзәтергә акча тапмаган, крепость кичә-бүген генә азат ителгән кебек Аерым оешмалар, фидакарь җаннар тырышканнар тырышуын: исән калган биналарны тәртипкә китергәннәр, шуларнын берсендә музей ачканнар, берничә урында элеккеге зиндан камераларын реставрацияләгәннәр. Әмма алар инде чын зиндан түгел, күбрәк сәхнә декорациясен хәтерләтәләр Мәгәр шул көенчә дә җанны өше герлекләр Кыскасы, монда карап йөрерлек әллә ни юк. ләкин, яхшы экскурсовод булганда, тыңлар нәрсә бихисап. Кызганыч ки. без экскурсоводтан уңмадык Гәүрәтен капларлык кына кыска юбка кигән, кофтасы кендегенә кадәр ерылган бу яшь марҗаның сөйләвендә рәт юк. Ул әйләнә-тулгана да. Ленинның зинадан туган абыйсы хакында сөйли башлый. Александр асылган урынны сантиметрына кадәр төгәллек белән күрсәтә. Туристлар сорау биргәләгәч. Багырша белән биредә бер үк вакытта тоткынлык!а яткан император Иван Алтынчы, язучы һәм журналист Николай Новиков, ниндидер алхимик Беликов һәм башка кайбер шәхесләр турында да мә!ълүматлар биргәләде бу. тик безнең якташыбыз гурында ләм-мим. Түзмәдем, сорау бирдем:
Монда татар-башкорт восстаниесе җитәкчесе Батырша да утырган, диләр?
Ханым мина канәгатьсез караш ташлады, иренеп кенә әйтеп куйды:
Лндый ср лар бар-барын.
— Ул яктан хөжрәне, һич югы хөжрә урынын күрсәтә алмассызмы? Бәлки, анын кабере билгеледер?
Ни хикмәттер. музейда Батырша турында экспонатлар юк Ә архивларда анын хакында кызыклы гына мәгълүматлар бар. диләр Монысын ничек айларга’ Акшарлы ханым мина шундый ител карады ки. эчкә салкын йөгерде хетта. Ата шовинистларның әнә шундый зәһәрле карашларын Себердә бер тойган идем инде мин. Хәтердә: Тубылга килеп төшкәч, партиянең шәһәр комитеты секретаре семинарга килгән журналистлар белән очрашты Себертте басып алган юлбасар Ермакның каһарманлыгы, шәһәрдәге предприятиеләр, алардагы социалистик ярыш турында бик озак сөйләде бу Аннан инде мәгълүм булганча сораулар Бет. Татарстан журналистлары да, ана үзебезнең сорауларны әзерләп кушан идек Берәм-берәм басып, аларны шәһәр башлытына бирдек Тубыл районында күпме тагар яши ’ Аларныи милли мәктәпләре бармы, китапханәләре ни хәлдә ' Шәһәрдә чыта торган татар төзи те нитә ябылды’’ Педагогия институтының татар бүлеген ни өчен бетердегез? Шулвакыт залда купкап тавышны ишетсәгез иде сег «Татарстан делегациясе провокация оештыра'». «Милләтчеләр'» һәм башкалар Ә Рәсәйнсн торле төбәкләреннән килгән каләм ләшләрсбезнсн күзләре нәкъ шушы маржаныкы кебек нәфрәт белән яна иде
«Мәсьәләне төшенеп, телемне тешләдем һәм. төркемнән аерылып, крепость диварына менеп киттем Батырша кайдарак күмелде икән соң дип. биек диварлар буйлап озак әйләндем, алар артындагы вак ташлы яр буйларын каралым Әмма аяусыз вакыт дигәнен атаклы шәхес каберенең эзен лә калдырмаган иле Кыскасы. Шлиссельбург мина Багырша хакында сынар мәгълүмат тә өстәмәде Алан да бу кырыс кальганы, кайчандыр мәхбүсләр яткан диварлар төбендәге чокыр- хожрәләрнең урыннарын якыннан күрү бик кирәк иде мина.
Петербургтан мин шакгый тынычлап кайттым Уфф. монысы Батырша эзләренә салынган сәфорсмнсн соңгысы буган Инде булдыра алган кадәр материал жыелды. Аларны башымда «кайнатып» тәртипкә китерәсе, «тагар Пугачевы» гурында язылачак әсәремнең кысасы, композициясе. сюжет ы. обра г тары һәм башкалары хакында уйланасы бар Әйе. сәфәрләр тәмамланды кебек. ә башта уи-исәпнең очы-кырые юк Әнә шул рәвешле коне-тоне кабат дөньяга туачак каһарманым белән хыялланып йөри гөрт ач. бервакыт исемә килеп төшмәсенме Тукта, мин бит анын туган авылында, ул гомер сөргән якларда булмадым Доньяг а Багырша кебек каһарманны бирг он төбәкнең табигате. бүгенге кеше тәре нинди’’ Карыгпбаш авылында (хәзер Югары Карыш) анын токымы калм.п гн- мы. агаклы авылдашлары гурында рнваягь-исг<»лскләр белүчеләр юкмы* Кем белә, бәлки анда музей оардыр. анысы булмаса. Батырша туган өйнсп. ут тоткан мәдрәсәнең урыны билгеледер һәрхәлдә. туган төягендә олуг шәхеснең иләрс бөтенләй җуелма!андыр?!
Болай күрәзвлек игүдә мәгънә юк иде Каләмдәшләр мине аңларлар. яр .ым игәрләр дип. Башкортсташгын Балтач районы газетасы редакциясенә хаг яздым Күп тә үтмәде. «‘ЯСинү байрагы» (соңрак «Азатлык») газетасы фирмасы басылган кәгазьдә мөхәррир М Шәрипов имзасы куелган җавап ки ген төште Мөхәррир әфәнде минем 'хаг белән Югары Карыш урга мәктәбенең гәрбня буенча директор урынбасары Наил Хажиевны таныштыруын хәбәр итә Наил әфәнде, үзе математика укытучысы булса ла. төбәкчелек белән бик кызыксына газетага тарихи темаларга мәкаләләр дә язгалап тора икән «Ул Сезнең адресыгызны алды һәм Багырша мул га гурында булган мәгълүматларны һәм кайбер башка киңәшләрен язып җибәрергә, дип ышандырды» дип дәвам игә Шәрипов ефөндс.
Ике-оч көннән сон яна танышым Наил Хажисвтан хат ки где һәм барысы да урынына угырды Ул Ба лтач якларында юлларның начар булуын хәбәр иткән Һәм кышка каршы (ягышу кара кот айларында) юлга чыкмах мәслихәт теген әйткән Наил әфәнде янап кадәреннән шунысы гә мәгълүм булды Югары Карышта, гомумән, у г төбәктәге. Багыршанын нәсел-нәсәбе ка гмаган шулап ук аның г у рында ис г ә. гёк-рнваятьләр дә сакланмаган диярлек Ьх нанка ь»р бер-нке риваять «Башкорт халык иҗаты» китабына кертелгән Шунысы күнен • ххш ки где. Паи г әфәнде бунт сү з сөйләүчеләрдән бу гмыича. >ш кешесе икән Хатын га ул Багырша хакында Башкорстандц чыккан нинди китаплар һәм газета-жхрна ■лар укырга мөмкин икәнен киңәш игеп кенә дә ка гмаган. бә гкн үзенен район газетасында басы пан «Багырша турын га чынбарлык һәм легенда дигән очер
кын. «Агыйдел» журналының 1970 елгы 10 нчы санын һәм 1956 елда ук урыс телендә басылган «Башкортстан АССР тарихы буенча очерклар» китабының 1 нче томын җибәргән
Шуннан инде Наил әфәнде белән безнең арада даими язышу башланды. Мин анардан әледән-әле алып торган хатлардан Балтач районы һәм Югары Карыш авылы, ул якларда яшәүче мишәрләр, тобәкнен табигате һ. б. турында бик күп мәгълүматлар, эшем өчен кирәкле киңәшләр алдым Без инде, языша торгач, тормыш-көнкүреш, тарих-әдәбият хәлләрен генә төпченмичә, гаиләләребез белән дә танышып беттек Кыскасы. Наил әфәнде Хажиев. һич кенә дә иренми торган тынгысыз жан, минем өчен чын хәзинә иде — мәгълүмат-киңәшләре. китап- журналлар белән даими ярдәм итү өстенә. ул мине зур эшкә рухландырып торды Бу хакта сүз озайтмастан. аңа рәхмәтемнең чиксез икәнен генә әйтеп үтәм.
Мәгәр мин кайчан да булса ул якларга барып чыгасымны белеп яшәдем Вакыйгалар агышыннан алгарак китеп булса да. әйтим, бервакыт моңа форсат та килеп чыкты. 1992 елның ноябрь аенда халык депутатларының Балтач район Совет һәм җирле хакимият исеменнән күренекле җәмәгать эшлеклесе. фикер иясе, язучы, 1755—1756 елларда колониаль изүгә каршы көрәшнең идеологы Абдулла Галиевның (Батырша) тууына 275 ел тулуга багышланган тантанага чакыру алдым. Ерак юлга ничегрәк чыгу хакында уйлап бетермәдем, халык депутатларының район Советы рәисе җирле хакимият башлыгы Рәшит әфәнде Исламов исеменнән телеграмма килеп төште
Уфадан без Тәтешлегә бара торган автобуска утырып киттек Уфа Пермь юлы бик әйбәт, көне дә начар түгел —кәефләр яхшы Бер килсә, килә бит. юлыбыз Батырша язмышына бәйле Борай районы аша үтә икән Уң яктагы юл күрсәткеченә «Азяково» дип язылган (нишлисең, Рәсәй бит. татар авылларының үз исемнәрен дә белеп булмый) Тукта, бу моннан 236 ел элек Батырша тотылган Әҗик авылы түгелме соң? Сораша торгач, анын нәкъ әнә шул авыл икәне ачыкланды. Ул олы юлдан шактый читтә булса да, Әҗик турыннан башымдагы бүрегемне салып үттем.
Балтачта һәм Югары Карышта без район һәм авыл белән танышып кына калмыйча, анда яшәүчеләрдән тыш, шушы төбәктә туып-үскән күп кенә галимнәр, артистлар, рәссамнар. Социалистик хезмәт каһарманнары һәм башка могъ- тәбәр кешеләр белән дә очраштык Шунысы гына күңелне борчыды. Россия Федерациясенең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Айрат Гали улы Арсланов кына, ни сәбәпледер, туган ягына кайта алмаган иде. Ул кайтса. Татарстаннан икәү буласы икәнбез Хәер, болай да ямансыларга туры килмәде.
Олуг затның ошбу зур юбилеен Татарстанда да билгеләп үтү кирәкле! ен дәлилләп, мин үзебезнең тарихчы галимнәребезгә һәм кайбер рәсми оешмаларга хатлар да язган идем. Берсеннән-бер җавап кына да алмадым ичмасам.
Башкортстанда уздырылган дүрт көн хакында үзенә бер китап язар! а мөмкин. Сүзне озынга җибәрмәс өчен, бер генә нәрсәне билгеләп үтәсе килә. Мәшһүр Батыршаның туган яклары турында сөйләгәндә мондагы халыкның искиткеч кунакчыллыгы хакында дәшми калу мөмкин түгел. Батырша юбилеенә багышланган тантаналар барган өч-дүрт көн буе җирле хакимият башльп ы. аның урынбасарлары, югары Карыш мәктәбе укытучылары һәм башка иптәшләр кунаклар яныннан тәүлек әйләнәсенә китмәделәр диярлек Юбилейга килүчеләрне (алар исә җиде дистәдән артык!) ашату-эчертү мәшәкатьләрен җирле хакимият һәм Югары Карыш авыл Советы үз өсләренә алды. Ә табыннар чын мәгънәсендә нигъмәтләрдән сыгылып тора иде Анда татар халкы пешерә торган аш-сунын бөтен төре дә булгандыр, мөгаен. Хәтта бик тә тансык балан бәлеше белән чөгендерле катыкка кадәр куелган иде өстәлләргә.
Район үзәгендә һәм Батыршаның туган авылында үткәрелгән кичәләр аларда катнашучыларның биниһая күплеге, халыкның тамаша залларына гына сыешмыйча, фойеларга бөялүләре белән аерылып торды. Анысы бер булса, сүз алып сөйләүчеләре кемнәр диген: абруйлы галимнәр, министрлар, республика җитәкчеләре, язучылар, артистлар, рәссамнар... Нишләптер сәхнәдә урыннарыбыз гел янәшә килеп торган Европа һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдинны гына алыйк Мин анын эчтәлекле, төпле, акыллы чыгышларын һәрчак сокланып тыңлыйм Ул. безнең кайбер галимнәр һәм муллалар сыман, диннең мифик ягы белән мавыкмый, бәлки анын дөнья белән бүгенге тормыш-көнкүреш, фән-мәдәннят белән бәйли, диннең әхлак тәрбия чарасы икәненә басым ясый Бу юлысында да ул «мулла булып муллаларны кулларына кылыч алырга җиткер!ән заман» турында. Батырша рухы, анын
кылган изге гамәлләре хакында бик матур сөйләде Башка ораторларның да сүзләре 1аять саллы иде. Әнә шундый шартларда ничек итеп чыгыш ясарга* Өстәвенә, минем сөйләвем дә бик әйбәттән түгел Татарстаннан килгән бердәнбер кунак һәм каһарман турында беренче роман авторы буларак, дәшми калу да ярамый Кыскача гына «Батырша» романынын язылу тарихыннан берничә сүз әйтем, аннан инде Батырша традицияләрен саклау, анын идеяләренең бүген дә яшәве һәм актуальлеге, тагар һәм башкорт халыклары бердәм булганда гына Батырша хыялларынын чынга ашачагы, ниһаять, һәр ике халыкнын мөстәкыйльлек алачаклары хакында сөйлим Артыгын тәэсирләнә идем бугай, үземнең чыгышларымнан канәгать калмыйм Тик район үзәгендәге чыгышымнан сон Башкортстан Министрлар Советы рәисе урынбасары Мансур әфәнде Әюпов кулымны кысып «Рәхмәт, бик матур сүз әйттегез», дигәч кенә күңел булды
Мин рәсми чыгышларымда гына түгел, аш мәҗлесләрендә дә сикереп төшмим. күбрәк гынлап утырырга тырышам Моның үзенә күрә сере бар «Батырша» романы, без монда килгәнчегә кадәр үк. «Казан утлары»нда басылып, укучылар арасына таралырга өлгергән иде Шуз уңайдан Башкортстан матбугатында берничә мәкалә чыгуы һәм кайбер «башкортчы»ларнын. Батыршанын татарлыгын кычкырып әйткән «эчен. мине бик каты сүгүләрен белә идем Романны язганда кайбер мәсьәләләрдә ярдәм сорап. Башкортстанның берничә галименә һәм Язучылар берлегенә язган хатларымның җавапсыз калулары да исемдә Гомумән, татар-башкорт мәсьәләсе..
Батырша юбилеена барачагым тәгаенләнгәч. Башкортстанның администра- тив-территориаль бү генеше турындагы китапка күз салдым һәм. инде әлбәттә, беренче чиратта Балтач районын карадым Мондагы авылларның барысы да «башкорт» авыллары дип язылган Мин әлсгә ул якларны белмим, шулай да Югары Карыш авылында яшәүчеләрнең чыкылдап торган мишәр гор икәне мина мәгълүм Шулай ук Балтач районында чыга торган «Азатлык» газетасының саф гагар телендә басылуын үз күзләрем белән күреп беләм Ничек болан ки леп чыга соң әле? Белешмәгә караганда, районда тел башкортлар яши. район газетасы ис.» татарча чыга. Янә дә килеп, гел мишәрләрдән юрган Югары Карыш авылы ничек әле башкорт авылына әверелгән? Әнә шундый сораулар мина һич кенә ь> тышы бирмәде Юлга чыкканчы да. поезда да һәм автобуста ла шулар хакында уйланып бардым һәм килеп төшүгә әнә шуларга җавап табарга тырыштым
Хәер, җаваплар автобуста барганда ук табыла башлады Балтачка һәм Тәтешлеге кайтучыларның барысы да диярлек саф татарча сөйләшәләр иде Балтачка килеп төшкәч тагы да хәйран калдым Монда бөтен җирдә, шу г исәптән җирле хакимият бинасында да тел татарча сөй дәшәләр Таты да гаҗәбе җитәкче хезмәткәрләр арасында горн генә дә бер урыс кешесе юк. башкортча сөйләшүчеләре дә күренми Жаен чыгарып, җирле хакимият башлыгының мәдәният һәм сәнгать буенча урынбасары Рәфкать Хәкимхан улы Әхкамовка район халкының милли составы хакында сорау бирдем
Бездә, диде Рәфкать әфәнде, халыкнын 80 проценты чамасы тагарлар, үзләрен башкорт дип яздыручылар да башкортча сөйләшә белмиләр, чөнки гумышлары белән татарлар. Моннан тыш. районда биш мен чамасы мари һәм удмурт яши. Тик алар да татарча сөйләшәләр
Шулай булгач, нишләп соң әле теге мин караган белешмәдә районның бәген халкы «башкорт» дип язылган, мондый ялган кемгә кирәк булган'1 Хәл менә болайрак булган икән 70 иче еллардагы халык санын алуда кемнең кем бу гуына карамастан, барын да «башкорт» дип язганнар, шул исәптән Югары Карыш авы ты мишәрләре дә башкортка әверелгәннәр \ г «Яллардагы шаукымнан ко теп. җирле хакимият башлыгы Рәшит әфәнде Ис гам болан ди
Мии үзем бер гөн эчендә бүтән кеше бу иым ла куйдым Югары партия мәктәбенә укырга кигәсе булгач, юн чыкканчы паспортны га. партия гокумеш i.ipi.ni ы башкортка өй юн гер ie гөр ю ггуй ш глр
Югары Карышта мии элек гөр гәп юрган татар мәкюбендә урысча хкыгу та рыиа шаккатып, шул хакта сорамый булдыра алмадым - Башкортча укытуны көчләп гага башлагач, лугчы урысчага күчик, дип уйлаштык» диделәр миңа педагоглар. Печән өстендәге л мисалын гаг ы кайдан эзлисең
Дөрес, соңгы еллардагы ирек һәм демократия ча намнары х-> гне шактый үзгәрткән (ошы персписьта күпчелек үзен «татар» дип яг.гырган Омма юнья- гык турында күбрәк уйлаучы башак кына кеше һаман га оашкорг о\ лып кл нан. тик алар башкорт ге ген гә. анын гореф-гадәт гарен га бс гмн гәр икән Өнә шу на да. районның кайсы гына авылына барып юшм.> урамда мәгариф-м-м-тгияг учреждениеләрен ю административ бина гарда гагар рухы өстенлек ию төрле
кичәләр һәм концертлар гел татар телендә бара. Әле күптән түгел генә Казан радиосыннан ишетелгән яңа җырларның мондагы сәхнәләрдән яңгыравы гадәти хәл.
Гомумән. Балтачта уздырылган көннәрдә безгә урыс телендә дә. башкорт телендә дә (Уфадан килгән берничә кешене исәпләмәгәндә) бер генә сүз дә ишетер! ә туры килмәде Үзебезнең туган Татарстаныбызда көннәр буе тел сындырып, урысча сөйләшеп йөргән кешеләр өчен бу хәл гайре табигый иде. Кыскасы, без Балтач районында татар теленә, аның мәдәнияте, тарихына һәм гореф-гадәтләренә булган ихтирамга хәйран калдык.
Очрашулар, чыгышлар вакытында миңа шактый гыйбрәтле бер риваять ишетергә туры килде Хәзер жирле хакимият башлыгының беренче урынбасары булып эшләүче Хәләф әфәнде Гәрәйшин. әтисе үлем түшәгенә егылгач, мулла чакырткан Тегесе исә ясин чыгарга керешкән. Әмма замана мулласы ясинны шактый хаталы укый икән. Аны тыңлап торган Хәләф Вәсвиевич түзмәгән: «Туктале мулла абзый, ясинны аны менә болай укыйлар» дип. атасына ясинны үзе чыккан. Дөрес, моның өчен аңа нервысын байтак кына талкырга туры килгән «Әһә. син әле ясин укый беләсеңмени9!» — дип партиядән чыгарырга да булганнар Әмма гарасат ничектер узып киткән
Яисә менә икенче бер мисал Мина жирле хакимият башлыгы Рәшит әфәнде Исламовның үз куллары белән язган татарча чыгышының тексты белән танышырга туры килде. Ник кенә бер орфографик хата булсын да, стилистик чатаклык сизелсен Кайбер журналистлар да ана телендә бу кадәр камил игеп яза алмыйлар Әйе. чын зыялы кеше әнә шулай һәр яктан белемле булырга тиештер инде ул! Әнә шундый татар теленә, мәдәниятенә, тарихына һәм гореф-гадәтләренә игътибарлы җитәкчеләр эш иткәндә, биредә телнең, диннең, мәдәниятнең саклануы һич гажәп түгел Шунысын да әйтик, тирә-күршедәге Тәтешле. Аскын. Караидел һәм башка районнардан килгән хакимият башлыкларынын да татарчалары төзек, чын әдәби. Димәк. Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында гел татарлар яши дигән сүз дөреслеккә туры килә.
Үзеннән-үзе шундый сорау килеп туа Ничек соң. бу яклардагы халыкның үз телен, үз мәдәниятен үстерүе Башкортстанда ризасызлык. каршылыклар китереп чыгармыймы, татарлар белән башкортлар арасында салкынлыкка юл куелмыймы? Дөресен генә әйткәндә, мондый сорау, шик-шөбһәләр гади халыкның, гади эш кешеләренең башына да килми. Ә менә башкорт зыялылары арасында Башкортстанда татар теле, татар мәдәнияте саклануга ризасызлык белдерүчеләр турында ишеткәнебез бар Башкорт галимнәренең, татар телен башкорт теленең көибатьнд диалекты ул. дип раслаулары, ул гына да түгел, бу хакта байтак кына «фәнни» хезмәтләр бастырулары үзе генә дә ни тора! Күп кенә укымышлы кешеләрнең Башкортстанда яшәүче бер миллион 200 мен татарның телен, урыс һәм башкорт телләре белән рәткә, дәүләт теле итүгә каршы чыгулары да бик гыйбрәтле Кыскасы, ничек кенә булмасын. Башкортстанда (кайбер зыялылар арасында) татар-башкорт проблемасы яши. ике халык арасына салкынлык өрүче көчләр дә байтак.
Болар бит әле сүз генә, бернинди дә документ түгел, диярләр бәлки кайберәүләр. Башка укучылар да әнә шундый фикердә калмасыннар өчен «Идел-Урал» демократик фиркасы һәм Уфадагы татар мәдәнияте мәркәзе газетасы булган «Идел-Урал» да басылып чыккан «Урал» башкорт халык үзәгенең Башкортстан Югары Советы һәм Министрлар Советы карама! ына керткән тәкъдимнәреннән берничә өзек китерәм: « . Рус телен милләтара аралашу теле итеп таныган һәм Башкортстанда яшәүче башка халыкларның телләрен үстерү очен кирәкле шартлар тудырган хәлдә, башкорт теленә дәүләт теле статусы бирү турында закон кабул итәргә. Шул ук вакытта «Урал» башкорт халык үзәге республикадагы татар ижтимаг ый үзәгенең татар теленә дәүләт теле яисә рәсми тел статусы бирү хакындагы урынсыз дәгъвасын кире кага»
Яисә «Матбугатның милләтне туплаучы көч булуын исәпкә алып, киләчәктә республика масштабында татарча газеталар һәм китаплар чьи аруга юл куймаска Киләчәктә татарча басмалар чыгуын Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирү белән бер дип санарга БАССР Югары Советының татар теленә дәүләт теле статусы бирү хакында законы юк ләбаса. Татар телендә китаплар чыгару һәм тарату — Татарстан эше».
Әлеге «тәкъдимнәр»дә татар теленә һәм татарларга каршы болардан хәтәррәк нәрсәләр дә бар
Хак. Батырша юбилеена багышланган тантаналарның рәсми өлешләрендә мондый нәрсәләр сизелмәде, киресенчә, сүз һәр ике милләт дус-гату яшәгәндә.
бердәм эш иткәндә генә һәр икесе мөстәкыйльлеккә ирешәчәге хакында барды Тантаналар башланыр алдыннан без. Татарстаннан һәм Башкортстаннан килгән татарлар, бу темага кагылмаска, провокацион чыгышлар булган тәкъдирдә дә. дәшми калырга, дип килешкән идек һәм ул шулай булды да Хәтта Уфада һәм Казанда үзенең кайнар чыгышлары белән танылган Кәрим әфәнде Яушев га биредә таять тотнаклы итеп сөйләде, андый-мондый кинаяләргә юл калдырмады
Әмма республикада татар-башкорт проблемасы шулай катлауланган, күрә- ссн. әлеге мәсьәлә габын янында әледән-әле калкып, үзен сиздереп торды Уфадан ки пән дуслар ошбу борынгы башкорт җирләрендә башкорт геле өстенлек итсә иде. дигән теләк белдерсәләр, татарлар монда Батырша телендә сөйләшү тиеш, һәр халык үз телендә сөйләшсен. диделәр, башкортча сөйләшүне көчләп тагучыларга үпкәләрен белдерделәр
Уфага кайту юлында мина Агропромышленность комплексы кадрларының белемнәрен күгәрү һәм аларны әзерләү институтында укытучы булып эшләүче Самат әфәнде Гагин республикада гагар-башкорт проблемасының көннән-көн катлаулана баруы хакында сөйләп кайтты Бирел.» инде җитәкче урыннарга эшкә башкорт телле һәм птәрыкь чырайлы кешеләрне генә ала башлаганнар, ә татарларга урынны бусага төбеннән күрсәтәләр икән Шунысы гыйбрәтле әнисе татар әтисе башкорт булган Самат, татарча сөйләшсә дә, Уфага барганчы үтен чын башкортка санаган һәм моңа чын күңеленнән инанган Инде Уфага килеп, монда татарларны кысу-кимссгүләрнеи шаһиты булгач, үзе дә шул шаукымнан зыян күргәч, гатар-милли хәрәкәтенә кушылып киткән.
Әйе. хәлләр катлаулы Менә шуна да мин монда һәрканда дәшми утыруны кулай санадым Хәлләр әнә шундый булуга карамастан, бу якларда яшәүче татарларның үз ана телләренә, үз мәдәниятләреңә, тарихларына һәм диннәренә тартылуы көннән-көн көчәя бара Шунысына куанырга туры кил.» хәзергә
Батырша юбилеена мин зур бүләкләр алып бара алмадым Романның «Казан утларыонда басылган вариантын Наил Әфәнде Хажиевка җибәреп о пертан идем инде Ярый әле китап басылып бетте, ул кибетләргә чыгарта өлтсрмәсә дә. бүләккә бер эктемпляр табылды Монысы тына бик аз тоелгач. М.ккәү тә ипләнгән Батырша чагы микрофильмын да портфельгә тыктым Бу тыйнак бүләк ләрем бик ярап куйдылар таты Югары Карыш мәктәбенең бер бү зм.ксн т.» Батырша музее оешып килә икән Бүләкләрем анда Уфа рәссамы М тле Вафин ның бик тә зәвыкьлы язылган Батырша портреты (анын репродукциясе «Казан утлары» журналының 1992 елгы 7 нчс саны тышлыгында басылган иле) янына урнаштылар
Тукта, мавытын китеп алгарак сикертәнбез икән Мин бит романны я ы башлавым хакында сөйләмәкче идем Әйе. Батырша турында материаллар, нигездә, җыелып бетте. Ләкин әле бөек шәхес язмышын бәян иткән хикәятне әдәби итеп сөйләп бирәсе, анын язмышында өзелгән чылбырларны ялгау өчен иҗади хыялланасы, фараз итәсе, укучыны мавыктыргыч хикәяләү формасы табасы. иң әһәмият лесе каһарман образын тудырасы һәм тавык та чүпләп бетерә алмаслык тагы әллә ниләр эшлисе бар Боларнын барысына да ирешү өчен ис.» тел кирәк Анысы да теләсә нинди гел түгел, бәлки шул заманны чагылдыручы һәм шул чорда яш.этән кешеләрнең сөйләшенә хасы Анысы бу җәһәт тән озак баш ватарга туры килмәде романный рухына туры кил.» торган тел итеп Багыршанын патшага язган хатындагы үт телен файдаланырга ко тли кушкан дисәк тә була Билгеле инде, үзем белгән кадәр борышы сүзләр дә бик ярап куячак Алан ла тел мәсьәләсендә гөп чыганак инде без күп тапкыр кабат i.iiaii хат Чөнки анда безнең иске татар теле тулы куәтенә чагыла, әлеге ятма ист.» тек ю авторның үзенә генә хас стиле. тел бизәкләре, шул чорның җөмлә төзелеше һәм фиг ы н. формалары, инверсияләр парады Батырша үз башыннан кичкәннәрне. дөнья хәлләрен һәм таныш-белсшлорс сөйләгәннәрне бәян иткән т.» хәл-ва- кыш аларны тәфсилләп күрсәтә, аерым хикәя новелла сыман сюжет тар кертеп җибәр.,, шалот тарны киң куллана. халык сөйләмен, анын те т ү зенч.» тек төрен ОСТа файдалана Болар исә хатны чын .«д.н'ш .»c.ip тәрәҗ.кснә кү ырә Хак х.н беренче чиратта, социаль-тарихи, документаль ядкарь тет мәдәният истәлеге Шу т ук вакыт та ул каһарман «маҗараларының кызыклы хикәясе»» (С М Coю- вьев). Кыскасы Батырша хаты сәнгатьчә әсәр поэтикасында яты пан кыйммәт те документ у т Оно ШУ т ягыннан караганда, .исте хатка тарихчы гар тына түгез. тел та зимнәре, ә ыбняг галимнәре башлап ябышырга тиешләр и гс Ләкин бетнең тс г ә тәбияг га тимнәрс. кайбер тарихчы галимнәр кебек үк гаг гы йокы та г »н кыйгьче гәрсбст исә урындагы» түр.» язучыларны мактаудан бушат аннары юк
Шулай итеп, романмын геле мәсьәләсе чагыштырмача ансат хәл ителде Тик менә гөп каһарман Батыршаны ничек гәүдәләндерергә? Беркатлы-наи дусларымнан кайберәүләр: «Син аңардан Пугачев яса. кулына кылыч-тәпәч алсын, дошманнарны чапсын-киссен. ассын-үтерсен хәзер инде вакыйгаларның чынын кем белә», -дип «акыллы» киңәш бирүчеләр дә булмады түгел Болай эшләү әсәр аш орының үзенә дә кулай, билгеле —акыллы идеологка караганда. Ермак. Степан Разин. Емельян Пугачев һ. б кебек явыз башкисәрләрнең, гаярь бунтарьларның образларын сурәтләү күпкә ансатрак һәм отышлырак. Мәгәр тарихи чынбарлыкка да хыянәт итеп булмый Батырша ул яуның кулына чукмар-кылыч тоткан 1амәли узаманы түгел, бәлки татар-башкорт халыкларын милли һәм дини изүнең соңгы чигенә җиткән тарихи бер мәлдә, корәш мәйданына кулына каурый каләм һәм Коръән алып чыккан изге җан. Каһарман мөселман халыкларына автономия (гәрчә ул заманда әле бу сүз булмаса да), ул гына да түгел, тулы мөстәкыйльлек алу. мулла Морат кебек үк. Болгар дәүләтен торгызу идеяләре белән янган фикер иясе, идеолог. Маркс һәм Ленин кебек идеологлар турында язылган әсәрләрдән беләбез ки. андый китапларның авторларын (әйтик. Галина Серебрякова) уңышсызлык көтә. Чөнки андый фикер ияләрен хәрәкәттә (талау- көчләү. асу-кисү. яндыру-үтерү) күрсәтүе бик авыр, алар бит күбрәк каләм белән эш итәләр. Батырша хакында да укучыларның күңелен җәлеп итәрлек әсәр тудыруы җиңел булмаячак Мин болармы белдем. Батырша образын гәүдәләндерүе кыен булачагын да. роман басылып чыккан тәкъдирдә. Баулыдан Зөфәр Абдуллинныкы кебек («Батырша берни дә эшләмәгән икән») беркатлы хат- мәкаләләрнең матбугатта басылу ихтималын да чамаладым Мәгәр тарихи чынбарлыкка хыянәт итә алмадым. Минем Батырша, тарихта тирән эз калдырган Абдулла Галиевның үзе кебек ук. башкисәр дә. юлбасар да. явыз атаман да.' канга сусаган яу башы да түгел, бәлки кулына Коръән, каурый каләм тоткан дин әһеле будырта тиеш Хак. яу башланып, ул кызып барганда бөтен болачыларны берләштереп, аларны колонизаторлар өстенә әйдәүче гайрәтле бер узаман табы- лмаганлыкган. Батырша восстание белән җитәкчелекне дә үз кулына алырга мәҗбүр була. Мәгәр бу дөньяда һәркемнең үз эше: итекче пылау пешерә башласа, эшнең ни белән бетәсен күз алдына китерергә мөмкин. Батырша да яунын гамәли җитәкчесе биеклегенә күтәрелә алмый Бу аның фаҗигасе. Әсәремдә мин шу'ны күрсәтергә тырыштым да.
Ничек кенә булмасын, мәсьәләнең болай хәл ителүеннән үзем канәгать идем. Ләкин Батырша эпопеясенең моннан да катлаулырак яты бар иде әле Мин бу бөек шәхес турында материал җыя башлаганда. Мәскәүдә. яисә Петербургта булмасын, шактый ук укымышлы, акыллы кешеләр, фән кандидатлары, беравыздан диярлек, мондыйрак киңәш бирделәр: «Ташла син аны. төкер. Батыршадан барыбер каһарман ясый алмассың Ул бит җиһад игълан иткән кеше, урысларга каршы яу чапкан ата милләтче!» Инде тагар дусларым һәм танышларым турында әйткән дә юк. милләттәш зыялыларның сүзләре бер «Булмастайны кузгатма!». «Батырша хакында авызыңны ачма!». «КГБ кармагына кабасын килмәсә. аның турында чокынма!» һәм башкалар. Мин Батырша темасын кузгатканда әле 70 нче еллар, «перестройка» дигән ыгы-зыгыга шактый ерак, коммунистик администрация-команда җитәкчелегенең шау чәчәктә чагы икәнен дә онытмыйк Ул елларда милли мәсьәләләрдә казынган күпләрнең язмышы барыбызга да мәгълүм һәрхәлдә, куркырга җирлек, тупланган материалларга кул селтәргә сылтау җитәрлек иде.
Шул ук вакытта Батырша мина бик тә якын, аның язмышы, эш-гамәлләре, идеаллары җанга һич кенә дә тынгылык бирми. Чөнки аның ният-омтылышлары минекенә туры килә, уй-исәпләре минем милли мәсьәләдә фикер йөртүләремә тәңгәл диярлек. Менә шуңа да мин Батыршага артым белән борыла алмыйм, киресенчә, олуг остазның рухын-идеалларьгн яшь буынга җиткерәсем килә.
Ялгыз башым уйлануларда атналар, айлар үтә торды. Ниһаять, мин халык улы Батыршаның эш-гамәлләре. хыял-омгылышлары чынлыкта ничек булса, аларны шул хәлендә яктыртырга кирәк, дигән карарга килдем. Нигә дисән. минем ышануымча. Батырша халыкны җиһадка өндәүче дини фанатик та. шовинизм дәрәҗәсенә җиткән милләтче дә түгел, бары тик татар-башкорт халкын чамасыз милли һәм дини изүгә, аларның җирләрен, ул гынамы, җаннарын басып алучыларга каршы көрәшкә өндәүче изге зат Дөрес, аның халыкка атап язылган «егетләмәк вә кыздырмак» хаты массаны изге сугышка җиһадка чакыру булып янгырый. Анда Батыршаның һәр фикере дингә барып тоташа, сүз һәрвакыт дцни татулык һәм тузанлык турында Аттың һәр җөмләсе диярлек динебезне мәсхәрәләүдән саклауны, урысларның башка халыкларны чукындыру
сәясәтенә нәфрәт тәрбияләүне күздә тота. Менә шуңа да Гайса Хөсәенов һәм башка кайбер галимнәр анын хатын, урысларга каршы изге сугышка чакыру дип шәрехлиләр дә Ләкин алар бу очракта В. И. Ленинның. дини кабык астында сәяси протест чытышы бер Россиягә генә хас түгел, бәлки үзләренең билгеле стадияләрендә барлык халыкларга хас булган күренеш ул. дигән күрсәтмәсен онытып җибәргәннәр бугай Чыннан да. тарихның буеннан-буена булып торган восстаниеләрдә аларнын юлбашчылары халыкны көрәшкә һәрвакыт диярлек дин исеменнән күтәргәннәр ич. Нишләп әле Батырша. акыллы, гыйлемле һәм тәрәккый кеше буларак, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга тиеш ди. Ул да татар-башкорт халкын яуга дин исеменнән һәм исламны яклау өчен әйди башлый Алай да анын хатында китергән мисал-аргументларыннан һәм тел төбеннән социаль гаделсезлеккә каршы милли-аза глык хәрәкәтенә чакыруы сизелеп тора Восстание барышында Батырша явының нәкъ әнә шул ягы калкып чыга да Бу урында мин 1755 елгы халык күтәрелеше хакында тулаем сөйләргә җыенмыйм, мәтәр укучыларның бер генә фактка игътибар итүләрен сорыйм Боларнын башында ук татар старшиналары, татар түрәләре үтерелә, соныннан исә Батыр- шаны тотып патша яраннарына тапшыручылар да татар аксөякләре Хак. восстание барышында, гаскәриләрдән тыш. урыс түрәләреннән дә бер кеше Брагин юк ителә Ләкин ул һич кенә дә урыс булганы өчен түгел, бәлки иң әшәке, иң кабахәт (кызларны аларнын ата-аналары алдында көчли!) кеше буларак Талкыш күлендә тончыктырыла Шулай булгач, кая сон монда урыска каршы яу чабу, кая сон монда жиһад?!
Боларны ачыклау мине тагы да рухландыра һәм кабат каләмемне кулыма алам Әмма эш бер Батырша мәсьәләсен хәл итү белән генә бетми бит әле Роман икән, анда төп каһарманның дуслары, якыннары, сөйгәне, авылдашлары һәм. әлбәттә инде, дошманнары да булырга тиеш Аларнын байтагы тарихи чыганаклардан ук билгеле, ә менә кайберләрен уйлап чыгарырга да туры килә Каһарманның ирлек чоры, социаль гаделсезлекләр белән көрәш еллары тарихи документларда һәм фәнни хезмәтләрдә шактый яктыртылган Ә менә аның үсмер һәм егет чаты. Тайсуган һәм Ташкичү мәдрәсәләрендә шәкертлек вакыгы. гаилә хәлләре, тормыш-көнкүреше турында мәгълүматлар юк тиярлек Димәк, уйланырга да уйланырга, эзләнергә дә эзләнергә Бу исә янә йокысыз атналар, айлар. .
Романны яза башлауга, тагын бер нәрсә ачыкланды материал туплау, образларны күзаллау, форма, стиль һәм башкаларын табу белән генә дә ип бетми икән ич Тәүге битләрне язганда ук. мин. күп кенә тарихи материалдан тыш. әллә никадәр «вак-төяк» тә кирәгенә инандым Әйтик, язу процессында ат дагалауны телгә алырга гуры килде һәм шунда ук башка уй төште, ә татарлар атларын дагалаганнармы ул елларда, гомумән, ат дагалау кайчан һәм кайда башланган’ Тарихка хилафлык кылмас өчен, ray-тау белешмә-энциклопедия актарырга туры килде Чәй. тәрәзә пыяласы, бодай һәм башка бихисап «вак-төяк» хакында җентекле белү кирәклеге дә үзен сиздерде Кыскасы, әнә шундый без тормыш ваклыклары дип уйлый торган күп кенә мәсьәләләрне өйрәнү тарихи материал туплаудан ким түгел икән Болар исә вакытны ала. әсәрне язу сузылганнан- сузыла.
Алары бер хәл булса, еш кына «акыллы башлар» әйткән сүзләр (ташла, кузгатма!) искә төшеп җәфалый. Андый чакларда каләмен төртелеп, шик-шөб- һәгө бирелүеңне сизми дә каласың. Ә бәләкәй генә тчкәре шәһәрдә сөйләшер- кинәшер кеше юк. булганнары ис.) синең кәефне кырырга сәләт.теләр генә. Әнә шулай аптыраган-йөдәгән мәлләрнең берендә, бөтен гшемне ташлап. Казанга китеп бардым Анда килеп гөшүтә университетка, мотыәбәр тарихчыбыз һәм әдибебез Миркасыйм әфәнде Госманов янына киттем Ул мине игьтибар белән тыңлады, минем шикләнүләремә карага фикерләрен әйтте Миркасыйм әфәнде үзе Батырша җитәкчелегендәге татар-башкорт күтәрелешен махсус өйрәнмәгән, мәтәр тарихыбызның ул «ак табы»на битараф түгел икән Галим вакытын кызганмады. без аның белән байтак сөйләшеп утырдык Университеттан мин ятта дәрт, илһам белән рухланып чыктым Чөнки Миркасыйм әфәнде миңа бернигә карамый эшне дәвам итәргә кннәш бирде.
Олут галим белән аннан сон да еш очраштык Ул романның ничек ягылуы белән гел кызыксынып торды, төпле киңәшләр әйтте, мине эшкә дәртләндерде, рухландырды Алтарак китеп шунысын да әйтим Батырша турындагы романның 35 табаклы ку тъязмасын әүвәл укып чыгучы, әсәргә беренче бәяләмәне язучы һәм «Батырша» басылып чыккач, анын турында башлап җылы сүз әйтүче дә Миркасыйм Госманов булды. Олы җанлы кешегә рәхмәттән башка тагып ни шсен"
Иҗатка вакыт казна эшеннән соң гына калганлыктан, роман озак язылды Кәгазь битләре өстендә күз нурын түгеп утыра торгач, айлар, еллар үтте Шунысы куанычлы, эш төртелеп тормады. Ил өстендә җылы җилләр исә башлавы миңа тагы да кыюлык өстәде, уңышка ышанычымны арттырды. Бүлек артыннан бүлек әдәби кысага керде, алар арасындагы күперләр ныгытылды. Алдан ук ния! ләгән образлар акрын-акрын үзләренең «төс-кыяфәтләрен* алдылар. язу процессында әсәр! ә аларның һич көтелмәгәннәре дә килеп кергәләде Менә Батырша кулга алынды. Мәскәүгә. аннан Петербургка озатылды. Алла - башта ук ниятләгән бәхәс бүлеге. Менә шунда җиткәч, минем эшләр бөтенләй туктады да калды.
Батыршаның Петербургта, дәһшәтле Петр-Павел чиркәү-калы асында урыс миссионеры белән бәхәскә керүе мәг ълүм факт Бу хакта архив документларында әйтелгән, тарихи чыганакларда телгә алынган. Хәтта бәхәсләшүче попның исеме дә билгеле —Стефан Левицкий. Кулга төшкән кадәр материаллардан әлеге бәхәснең ни гурында баруын да чамаларга була. Урыс авторларыннан кайберәүләр бу хакта Батырша гомеренең сошы көннәрендә саф дингә христиан диненә күчәргә булган, чын христиан булып үләргә ниятләгән». - дип язарга яраталар Ләкин, минемчә, эш бөтенләй башкада исән калу өчен тартышуда. Хикмәт шунда ки. ул замандагы законнар буенча, бүтән диндәге халыклардан ин явыз җинаятьче дә үз теләге белән муенына «тавык тәпие» такса, ягъни чукынса, ул бәндә иң хәтәр үтерүче булса да. гафу ителгән, аңа яшәү мөмкинлеге бирелгән Әнә шуннан файдаланмакчы була да инде Батырша имеш, нәсарә диненең исламнан өстенлеген исбатлый алсагыз, мин христиан диненә күчәм.
Стефан Левицкий белән Батырша арасында сөйләшү ни рәвешле баргандыр, анысын берәү дә белми, чөнки бәхәс беркайда да теркәлмәгән. Шунысы хак: Европаның атаклы дини семинариясен тәмамлаган укымышлы поп. никадәр генә сандугач булып сайрамасын, ана күп нәрсәләр, хәтта тормыш вәгъдә итмәсен. Батырша христиан динен кабул итми, иманлы мөселман булып дөньядан китә Димәк, урыс миссионеры аңа үз диненең өстенлеген исбатлый алмаган, киресенчә. тоткын болачы попка мөселман диненең хак дин икәнен анлаткан Ничек кенә булмасын. Батырша иманын сатмый, саф мөселман килеш тормыш белән бәхилләшә. Бу инде аның әхлакый җиңүе!
Шулаен шулай да. бу ике дин вәкиленең бәхәсен әдәби әсәрдә ничек бирергә’ Сүз дә юк. аны ни рәвешле генә китереп чыгарсаң да. иң элек һәр ике диннең асылын белергә кирәк. Без. Сталин чоры пионерлары исә. башка диннәрне түгел, үзебезне" ата-бабаларыбыз тоткан пакь исламны да адәм рәтле белмибез Шул ук вакытта яңа бүлекне язмыйча да булмый. Әгәр дә язылмый кала икән. Батырша образы ачылып җитми дигән сүз. Анысы гынамы, әлеге бәхәс төшеп калганда, роман, гомумән, оттырачак.
Минем көймә комга терәлде. Әмма ул төпкә утырды дип. кул кушырып тору да ярамый, һәр ике дин хакында, гомумән, диннәр турында китаплар җыя башладым Аларны кулга каләм тотып, төннәр буе уку гадәткә кереп китте Шундый көннәрнең берсендә миңа төп эшем буенча озак вакытка Уралга командировка! а барырга кирәклеген әйттеләр Командировка икән, зур корсаклы портфелеңә запас күлмәк-ыштан, сөлге, оекбаш ише әйберләр, юыну-кырыну әсбаплары саласын да. чыгасын да китәсең. Бу юлысында исә мин чемодан алырга булдым Чөнки диннәр зурындагы китапларым портфельгә генә сыешлы түгел Чиләбедә. Екатеринбур! та һәм башка үзем йөргән кала-салаларда алары янына башкалары өстәлә торды чемоданым инде таш тутырган сандыкны хәтерләтә иде.
Казна эше буенча командировкага барасын икән, көннәрен инде үзеннеке түгел Аның каравы, беркем белән дә уртак булмаган төнен бар. Ходайның рәхмәтедер инде. Чиләбедә дә. Екатеринбургта да бүлмәдәшләрем һич кенә дә кунакханәдә кунмый торган зат лар булып чыктылар. Кышкы озын кич-төннәрдә аулак бүлмәдә япа-ялгызым. Күрше бүлмәләрдә сәрхүшләр акырышуы, исерек марҗаларның әшәке итеп чыелдаулары, хәтта вакыты-вакыты белән килеп безнең бүлмә ишеген дә дөмбәсләүләре күңелгә тия тиюен. Әмма төн урталарында алары да тына.
Җылы, иркен бүлмәдә ялгызың уйга батып ятудан да хозурлык юктыр бу дөньяда. Ә башта бары бер нәрсә диннәр, аларның охшашлыклары һәм аермалары Мин әле Батырша булам, әле Левицкий, бүлмәдә дапы-дөпе йоренәм. үзалдыма сөйләнәм. Бәхәс куера, бәхәс кыза...
Болай өстән караганда, мөселман һәм христиан диннәре арасында бернинди аерма да юк кебек Аны әле һәр икс дин хакында күп кенә китаплар укыгач та
сизмисен. Алар, әйтерсең лә. игезәкләр максатлары уртак халыкларны буйсынуда тоту, пәйгамбәрләр шул ук. исемнәренең әйтелешләре генә гөрлечәрәк Донья яратылу, беренче кеше барлыкка килү, жир остен туфан басу, ожмах һәм тәмуг, башкалар барысы да һәр ике диндә бертөсле. Алланың барлыгы һәм берлеге мәсьәләсендә дә бәх«зс юк сыман Дөрес, христианнарда у т өч шәхес буларак —бер: алла-ата. алла-ул һәм изге рух Шуңа карамастан, христианлык монотеистик ягъни бер аллага ышана торган дин Вакыты-вакыты белән, хәтта, бу диннәрнең бер аермасы да юк икән, дигән фикергә килеп бетә язасың
Урыс әйтә: урманга кергән саен, утын күбәя, ди Мин дә һәр ике дин турында күбрәк укыган саен, аларның аермаларына төшенә башладым, аңлаган кадәрен кәгазьгә төшердем Бирелә мин ул аермаларны санап чыгарга жыенмыйм. алан да берсенә, минемчә ин мөһименә тукталып үтәм. Әйтик, дөнья булгач, берәү дә гөнаһ кылмый гына яшәми Ашты рәвештәме, аңсызмы анысы башка мәсьәлә Дини өйрәтүләрдән мәгълүм булганча, гөнаһлы кешегә ожмах ишекләре ябык Шулай булгач, гөнаһны йә бөтенләй кылмаска, йә кылган кадереннән арынырга кирәк. Тормыш шундый катлаулы нәрсә ки. гөнаһ кылмый гына дөньяда яшн алмыйсын, ул һәр кешедә бар Димәк, икенче юл кала анардан котылу, тәүбәгә килү. Христианнарда бу бик ансат хәл ителә: исерек попка аз-маз акча төртәсең, яг ьии хәер бирәсең дә. санаулы минутлар эчендә ул синең гөнаһларыңны кичерә Чиркәүдән чыкканда, син инде сөттән ак. судан пакь, нарасыйдай гөнаһсыз кеше! Кылган гөнаһларыннан бик гиз котылды бит әле бу. димәк, тагы гөнаһка батарга була. Теге исерек поп исә барыбер кабат ярлыкаячак Кыскасы, христиан динендә кеше гөнаһ кыла да. шунда ук тәүбәгә килә Янә кыла, тагы тәүбә итә. Ягъни үз гомерендә ул мең тапкыр һәм аннан да күбрәк начарлык эшли ала һәм алардан бик жиңел котыла Бу биг гөнаһ кылырга нәсара лине үзе куша дигән сүз Менә шуна да христиан динендәгеләр эчү-исерү. зина кылу, кыйнашу-җәберләшү, вату-ут төртү, талау-үтерү хәлләрен чүпкә дә санамыйлар бер сүз белән әйткәндә. бу дин бәндәләрне әхлаксыз, миһербансыз, кешелексез игеп тәрбияли Мөселманнарда исә гөнаһ кичерелми, мөслим һәм Мөслимәләр үз гөнаһларын ошбу фани дөньядан киткәнче үзләрендә йөртәләр Әле теге дөньяда да кичереләме ул. юкмы. Әнә шул хәл атарның вөҗданнарын газаплый, кешеләрне тагы да гөнаһ кылудан тыеп юра Мөселманнарда тәүфыйклылык, инсафлылык, тыйнаклык, оялу хисе, абруй саклау кебек сыйфатлар табигый санала һәм их- гирамлана
Күрәсез, бу инде зур аерма һәм шуңа охшаш аерымлыклар икс дин арасында байтак икән Алар табылган саен, минем кунакханәдәге төнге «бәхәсләрем» кыза төште. Нәтиҗәдә. Уралдан кайтканда минем башта бәх.зс бүлеге «язылып» беткән иде инде Өйдә аны кәгазьгә төшерәсе генә калды
Романны язганда эзләнүләр, гасаби тану тар. йокысыз төннәр турында тулы бер ки ran язарга мөмкин Ләкин сүзебез бодай да озакка кипе, вакытында нокта куя белергә дә кирәк.
Татарның моңа кадәр күләгәдә яткан боек шәхесе турында материаллар җыю. аларны эшкәртү һәм әдәби әсәр яту өчен ун елга якын вакыт китте. Ул елларның хафа-t азапларын үземнән башка берәү дә белми һәм аларны белү башкаларга кирәкми дә Ниһаять. 1992 ел миңа берьюлы ике шатлык алып килде роман башта «Казан утлары»нда басылды, ел ахырында у г аерым кигап булып донья күрде Таг ы ике елдан соң. укучыларның сораулары буенча, анын тулыландырылган варианты басылды
Гыйбрәтле бер деталь тышлыгына минем фамилия язылган кирпеч калын- тыгы кигап дөнья күргәч, беркат лырак танышларымнан кайберәүләр очрашканда кинаялерәк сүзләр әйт ә башла гы тар янәсе, син инде бер олау каләмхак алдың, миллионер булдың бу дөньяга төкереп г.» бирмисен Андый сүзләрне мин. әлбәттә, уен-көлке белән үткәреп жиоәрәм Алай ла ялгызым калгач, тегеләрнең кинаяләп сорау лары күне нә ки тә бит һәм мин хыялымда әңгәмәдәшләремә җавап бирергә ашыгам әйе. ун еллык хезмәтем өчен мин. у г вакыттагы исәп белән, күршемдәге нефтьче егетнең ике агна гык ми хакы кү тәмендә гонорар а гдым Үкенечле хәл. гаделсез гөнг.я билгеле Әмма мин андый чакларда та зарланмыйм-сукранмыйм. бары гик Мәскәү архивында микрофильм а гдырган өчен кайту юлыма дигән акчамны гү ләвем һәм. билетка дип. аны бурычка иләп йөрүем искә гошә Менә шунда Йөрәк сыкран куя да инде