Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАЛА —ХӘТЕР


Татар галәме республика чикләре белән гена билгеләнми. Сәнгать кешеләре дә
мәркәзебез Казанда гына яши дип уйласак ялгышырбыз Кара диңгез. Карпат. Бе ларусь
төбәкләреннән алып. Татар Бугазына кадәр киңлекләрдә яшәгән милләттәшләребез
җәмгыятьнең һәр тармагында үз югарылыгында өлеш кертәләр. Бүгенге көндә,
тоталитар үзәк төшенчәсе үзгәрә барган саен, без әллә кай төбәкләрдә яшәүче, иҗат
итүче яңа талантларны отыры күбрәк ача барабыз Алар инде хәзер Казан ишекләрен
кыю кагалар, үз эшләрен күрсәтергә дип кыю килеп керәләр
Без бүген Мәскәү. С Петербург. Оренбург. Ташкент. Әстерхан. Уфа һәм башка
шундый шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребездән танылган рәссамнарның иҗатлары
белән күреп-танышып торабыз
Сүзебез шундый сәләт ияләренең берсе Индус әфәнде Дәүләтев хакында Ул (1939
елда туган) Свердловск рәсем училищесын тәмамлаган, бүгенге көндә Уфада яши
Аның монументаль эшләре Ишембай. Туймазы. Нефтекамск. Уфа шәһәрләрен бизәп
тора
Әлбәттә, монументаль сәнгать әсәре олы символларны калку итеп, экспрессив
хәрәкәтне бер мизгелгә тәэсирле туктатып, тамашачыны җәлеп итә. көтелмәгән
чилешләр белән анына йогынты ясый Әмма кичерешләрне уята алмаска мөмкин.
Рәссам моны сизә, шуңа күрә монументаль сәнгать төре белән генә шөгыльләнеп
калмый, ә башка жанрларга да «тарала" Индус Дәүләтевнен икенче канаты — нәкы-
шле сәнгать. Йөрәк хисләрен, дөнья, тарих, халык яз.мышы турындагы томанлы уй-
фикерләрен ул төсләр сонатасы аша. майлы буяулар белән ясаган картиналарында
чагылдыра һәм аның шәхси галереясы портрет, пейзаж, натюрмортлар белән елдан-ел
байый бара Аңа ачык, аңлаешлы реализм теле хас. «Дала» дигән картинасы табигать
манзаралары арасында аеруча үзенчәлекле. Төрки татарларның гаярь җайдаклары
узганда тояклар тупырдавы астында тетрәп торган япан даланың тузаны басылган,
авазлар тынган инде Төпсез күк гөмбәзе белән каймаланган бөек дала гүя безнең
йокыга талган тарихыбыз Ләкин өметсез бушлык түгел, төсләрнен бер-беренә үрелеп
күчеше шуңа ишарә Учак урыннары әкрен искән җилдән уяныр да. сүнгән күмерләр,
күзләр кабынып, очкыннары йолдызларга ашар шикелле
Рәссамның тагын «Замандашлар» дип исемләнгән сурәте бик үзенчәлекле Уртада
куе ботакларын як-якка тараткан карт тирәк Шуның астыннан яулык бәйләгән ике
татар карчыгы узып бара Мизгеллек кеше гомере һәм мәңгелек -җилгә кочагын ачкан
тирәк... Бу картинаның эченә «керә алган» һәрбер тамашачы, аны җыр кебек кабул
итә. күңелендәге эчке моң аша тойгылы фикерләргә киләдер
Егерменче гасырда гына сурәтле картиналар ясала башлаган татар сәнгате ныклы
адымнар белән үз мәйданын дөнья арасында яуларга омтыла Кабатланмас үз йөзе
булган һәрбер рәссам да кадерле Вакытында игътибар.итәргә, илһамына канат куя
белергә генә кирәк
1994 елда Индус Дәүләтевнен әсәрләре Казанда үткәрелгән «Төрки дөньясы»
күргәзмәсендә куелган иде Сания Җамал җитәкчелегендәге «Алтын Урда» берләш-
мәсе оештырган бу олы күргәзмәдә Дәүләтевнен иҗаты лаеклы бәя алды Яңадан- яна
уңышлар телик ана
Дилә ВӘЛИЕВА.
сәнгать белгече.