Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАШКОРТСТАНДА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ


■ _ - атар әдәбиятының бай сәхифәләрен, зиннәтле бизәкләрен төрле өяз һәм В ' өлкәләрдән үсеп чыккан талантлар иҗаты тәшкил итсә дә, фәндә «әдәби төбәк» төшенчәсе актуаль булмады һәм күренеш буларак та җитди өйрәнелмәде Милли гамьдә булмагач, биниһая кызганыч, ни татар әдәби-мәдәни мәркәзе саналган Казан, ни Рәсәй киңлекләренә таралган татар диаспоралары әдәби төбәкләрнең язмышы турында анык кайгырту галәмәте күрсәтмәделәр Совет империясенең корткыч сәясәте белән һәлак ителгән Арал диңгезе сыман, аларнын да бик күбесе зәгыйфьләнде, хәтта корыды, кипте.
Хәлбуки, географик мөхит, мәгыйшәт, гореф-гадәт үзенчәлекләре һәм аерым-лыклары. шулай ук. тел-фикерләү төсмерләре милли әдәбият өчен зур хәзинә Әдәби төбәкнең шул күперенке чагылышлары, бердән, кызыклы, колоритлы әсәрләр язылуга сәбәпче булып торсалар, икенчедән, алар язучыларда оригиналь идея-эстетик омтылышлар һәм хәтта аерым әдәби юнәлешләр оешуга да этәргеч бирергә мөмкин
Әйтик, Эстәрлетамак өязеннән килеп Казандагы әдәби хәрәкәткә катнашып киткән яшь Галимҗан Ибраһимов үз заманында татар әдипләренә карата бик кискен дәгъвалары белән таныла.
«Безнең бик күп мөхәррирләребез авыр вә үлтереп язалар» ди ул 1911 елдагы усал тәнкыйть чыгышларының берсендә. — Күбесе бер бәхетсез каһарманны колагыннан тотып ала да. шуның ялгызын хикәясенең буена өстерәп йөртеп, татар тормышында булуы мөмкин күренгән һәрбер пычракка илтеп чумдыра, батыра Айларда буяу аз. анларда действие булмый. Айлар чын мәгънәсендә үлек кыйсса ясап чыт аралар».
Кешегә яраган, халыкка ошаган нәрсәләр дә яшь каләм иясенең зәвыген канәгатьләндерми. Хәер, кем кем. тик моңлы сазы белән гавәм күңелен яулаган, аның үз шагыйре булып ки ткән Габдулла Тукайга моның тел-теше тияргә тиеш түгел иде кебек Әмма юк. 1913 елда бастырган «Тазар шагыйрьләре» китабында ул күп мәгънәләр аңкытып туктаусыз тәкърарлый «Тукаев шагыйрьме, түгелме9» Шик өчен үзенчә мантыйк юллый юллавын Янәсе, тавәм ничек кенә зурламасын, танымасын, Тукай да «салкын вәгазьләр, үгет вә фәлсәфәләр... караңгылыклар» тарафдары булып кала. «Аның «менә мин» дип аерырлык җан вә йөрәге юк»
Бу катгыйлык, берьяклылыгы белән зәвык тәмам объективлыгын югалтты, замандашлары Ибраһимовны Тукайга каныга, үчегә дип гоман иттеләр. Фән.
билгеле, интрига белән чикләнә алмады М Хәсәнов кебек галимнәр «Татар шагыйрьләре»н Г. Ибраһимовнын хатасы, аерым алганда, реалистик эстетикадан читләшеп, модернистик «сәнгать сәнгать өчен» лозунгысына бирелүе. кумиры Белинский йогынтысына төшүнең күңелсез бер нәтиҗәсе дип аңлаттылар Монда оч очка ялганган кебек булды Ләкин эстетика кебек үлә нечкә, нәзакәт - лс тойгылар дөньясын, канында, иманыңда булмаса. читләр йогынтысы гына төзи, оештыра алырмы икән'.’ Шуның өстенә Г Ибраһимов иҗатка китапханәдән, кабинеттан түгел, ә кайнар хәягнең үзеннән килде Димәк. Г. Ибраһимовнын асылын тулысыңча аңлыйк, төшеник дисәк, аның туган җиренә. Башкорт- станга бару зарур Әдип зәвыгын, хикмәтләрен иң элек ул үскән төбәктән, шуның табигый, социаль рухи шартларыннан һәм. әлбәттә, булачак иҗатының үз шәхесеннән эзләргә кирәк
«Кызыл чәчәкләр» повестенда Октябрь зилзиләләренә кадәрге авылнын биш социаль катламы чцгылыш табуын хәтерләсәк, хикәяләүче Солтан аша Г 116- раһимовнын игенче Гыйрфан карт малаеның—үз хәленә, психологиясенә дә шактый зур ишарә ясавына төшенербез. Солтан әсәр авторының социаль идеалы Мохтаҗлык, кысынкылыкка карамастан, яктыга, ямь һәм иминлеккә һич тә өметен кисмәгән романтик рухлы Солтанны язучы бик тә үз итә. Бу үзенчәлекле крестьян тибы дөньяга буш өмет, хыял итүләр, төрле иллюзияләр аша карамый, бәлки тир. хәләл коч. хәтта йөрәк канын түгеп тормышны ипләргә, көйләргә тырыша. Булдыклылык, ижгиһад бар аңарда һәм гырышканда. үҗәт булганда, басу тутырып иген үстергән кебек, дөньяны да гаделлек һәм матурлык кануннарыннан чыгып корырга, үзгәртергә була, дип гөман итә бугай ул Җирдән. табигать дөньясыннан килә торган оптимизм бу типны кочле дә, тәвәккәл дә, шактый гына шапырынкы да һәм кайчак катлаулы кешеләр дөньясы каршында беркатлы, фаҗигале дә ясый
Бу тип язучы һәм иҗтимагый эшлекле, революционер Г Ибраһимовнын үз шәхесендә яга
Уфадагы татар галиме, профессор Суфиян Поварисовның «Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү» китабыннан алынган юлларда мәг ьлүм галант иясенең төбәген һәм үзен аңларга ярдәм итәләр
«Г Ибраһимов башкорг җирендә гуып. анын бай. матур, күркәм табигатен ниндидер эчке бер дулкынлану, кайнар хис белән бөтен йөрәктән, ихлас күңелдән яратып үскән язучы Аның әсәрләрен укыганда, үзең лә сизмәстән, киң далаларны гигеп хозурланасын, чәчәкле болыннар аша үтеп, бөдрә таллар арасында кояш нурлары белән уйнап шатланган гәнгәр күлләргә барып чыгасын, калын, серле, моңлы урманнар эчендә йөреп илһамланасын Бай габигать аңа бан гел, матурлыкның эчке серләрен зирәк сиземләрлек олы тойг ы. a rap хакында гур фикерләр белән язарлык тирән акыл, илаһи бер маһирлык, коч-куәт биргән»
Шулай итеп, әдәбият мәйданына атылган яшь Галимҗан Ибраһимов хакында әй гергә мөмкин ки. кешеләргә ул ничаклы гына укымышлы, зыялы зат булып күренмәсен, аңарда әле ип элек иркен, мул. кояшлы җир рухы Башкортсгаи крестьяныннан чыгу психологиясе яга иле Туган төбәге мәгыйшәтнең күн гөр гс чагылышлары белән Галимҗанда матурлыкка хирыслык, зәвык, нҗтиһад стихиясе, рәссамлык тәрбияли Кояшка тартылган үсемлек сыман, үзенең гә гукгаусьн белемгә өмгылуы. мәгърифәт гс тәрбия күрүе аркасында булачак ка тәм иясенең тойгы лары анык эстетик омтылышлар һәм таләпләр рәвешенә кер.» Ибраһимовнын үткен, гере күзләре башкалар шәйләмәгәнне күрә. сизгер зәвыгы бүтәннәр гоймагагшы гоя. сәнанглы күңеле күпләр күнеккән җирдә ипсезлек сигә Ул холкына, табигатенә ятканны дәртләнеп яклый, яратмаганын исә кайнарланып кире кага Фикерләр көрәшендә. зәвыклар бөре тешендә нәрсәгәдер ирешә, ә кайбер чакта кире кагыла, үзе җайсыз, ипсез бер хәлгә дә гогггә у г Әмма ахыр чиктә, барыбер әдәбият ота Талант үт әсәрләрен гаять үзенчәлек гс идея- к. гегнк омтылыш тар. төсмерләр белән сугарып, мил ли иҗатны яңа принциплар, хисси эмоциональ һәм романтик юнәлеш белән баег гы
үренә ки. катлаулы, серле иҗат дөньясында төбәктән китә торган баш- лашычлар ро ге кечкенә түгел Башкоргсгаида формалашкан башка бнк к^ц шыр ягучыларын күзәт ә-тикшерә китсәк гә әдәби йэбәк факгорнның кыйммәте үсә. көчәя баруын күрер илек Җирне ландшафт. рельеф. жзотика дип кенә кабу г иткән кеше, һичшиксез, ялгыша Җирнең рухы холкы бар аның
һәр төбәк, туфрак тик үз табигатенә туры килә торган чәчәкләр балкыткан, агач-үсемлекләр калкыткан, чишмәләр саркыткан шикелле, үзенчә уйлый, фикерли һәм гамьләнә белә Хәтта үз тойгыларына яраклашкан кое. аһәңе, вәзеннәре дә бар анын. һәм. әлбәттә, жир үзенең кайнар, яралыр! а тиешле :амь-той- гыларын иң хисле, иң сизгер балалары шагыйрьләр аша ачып сала. Жир үз серләрен әдипләргә тапшыра.
Разил Вәлиевтагы түбәндәге юллар әлеге карашның татар поэзиясендә дә нык урын алганын раслый:
Мин мин түгел але мин уйламыйм.
Минем аша җир бу жир уйлый.
Юккамы Башкортстанның Дим буеннан чыккан шагыйре Мифтахетдин хикмәтле арба ясап төрле җирләр гизә" «Мин үзем бер дәрдемәнд диванәмен. кайда бер тәхкыйк (хакыйкать иясе—С. X ) күрсәм, куанамын» — дип казах даласыннан чын. тугры хикмәтләр, жыр-моңнар җыеп йөри. Бисмилла урынына «сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән. » дип назым башлаган тугры сүзле, белекле дала гидаен халык олылап Акмулла дип йөртә. Акмулла катнашкан төркеменә карап үзен, йә казах, йә башкорт итеп таныта Әмма Г Ибраһимов якташын ■■ гатар-казакъ шагыйре» итеп санады һәм милли әдәбиятыбызның «яңа уйга ну хәбәрчесе» итеп атады.
М Гафури. Ш Бабич. Г Ибраһимов. С Кудаш кебек язучылар да гидай якташлары сукмагын таптап, үз әсәрләре аша татар әдәбиятында. Тукай әйткән «казах даласы исе»н сиздерделәр.
Башкортстанның яңа бер шагыйре Дәрдемәнд болар сыман гидайлык кылмаган Шулай да ул үзен Акмулла кебек «кайгылы, моңлы» зат дәрдемәнд дип атый Миллионер Рәмиевләр баласы Закир! а ни җитмәгән ’ «Рәмиевләрнең алтын казыту эшләре уңышлы чыккан, дип язган Дәрдемәнднен замандашы Фатих Кәрими — Аларнын е!ермедән артык приискалары булган. Анда яхшы йортлар салдырганнар, яхшы атлар җиккәннәр, байлыкка, рәхәткә чумганнар». Тик җир бу шагыйрьгә байлык, аристократлык кына бирмәгән, бөтенләй Я1. көтелмәгән гамьнәр дә салган шул:
Исә җилләр, күчә комнар . бетә эз...
Дәрийгь. мәхзуи күңел, без дә бетәбез!
Хәер, нишләп ят. көтелмәгән булсын? Тамак тук. өс-баш бөтен, ирек бар. Без ул мәдәниятле мәгыйшәттән мәхрүм адәмнәр — ач. борчалы, хужасыз этләр өере сыман, теләсә кай тарафка карап өрәбез, теләсә кемгә өз:эләрдәй булып ташланабыз, йә бер дә юктан шыңшыйбыз. Әмма дөньясы һәрьяктан җитеш тормышка ирешсә, кеше үз кулыннан килмәгән бер нәрсә барлыгын аңлар Бу вакыт, гомер котыл:ысызлыгы. Байлык, көч белән лә. зиһен белән дә тота алмыйсын гомер агышын...
Дәрдемәнд әнә шундый фикерләү дәрәҗәсенә ирешкән. Барлык кешеләрнең дә мәгыйшәте аныкыча булса, мөгаен, поэзиядә дә гомер, мәхәббәт, сагыну турында гына татлы-сагышлы тойгылар туар, фәлсәфәләр корылыр.
Дәрдемәнднен нәфис төшенке фәлсәфи-лирик поэзиясен Гали Халит төрек поэзиясе һәм шәрыкның пантеистик идеяләре белән бәйли. Әй. безнең теориячел галимнәр, эрудиция колы булып кая гына сугылмыйлар алар! Әллә галимне шигырьдәге ком тәшвишләндерәме. Дәрдемәнд гомер кичкән төбәктә фәлсәфәгә сәләтле ком юк. дип уйлаумы бу’’ Сон алтын тапкан кеше комга кагылмыймы? Алтын ком белән аралашаласа . Гадел фикер, һичшиксез, шагыйрь Сибгат Хәкимдә:
•Дәрдемәнд шигырьне җилгә, яңгырга, суларның агышы, тал-тирәкләрнең шавына колак куеп яза шикелле. Табигатьнең үзенә, төрле өн-авазларга. чит-ят моңнарга, дөресрә! е. жирнен. җиһанның сулышына, мәңгелекнең агышына колак куеп яза Дәрдемәнднен үзенең туган җире, туфрагы бар».
Бу жир. туфракта шагыйрь үзенен анык милли рухы, идся-эстетик дөньясы һәм чыгышы белән танылды:
Татарлыктай татар һич гарь итәрме.
Кеше үз исменә инкяр итәрме.
Татарлыкта татар угьлы татармын Татар түгел димә башын ватармын.
Татарлыкны Мәҗит Гафури Дәрдемәнд кебек болан катгый белдерми Ләкин оч дистә елдан артыкка сузылган иҗат дәверендә бу шагыйрь татар әдәбияты
Традицияләренә, рухына гаҗәп тугры булды һәм үзе дә аны якташы Г Ибраһимов кебек мул төсмерләр белән сугарды Нәкъ шуна күрә. 1923 елла. 20 еллык ижат юбилее белән котлап язган хатларында Ф Әмирхан. Г Ибраһимов бу әдипне «Син икенче дәвер татар әдәбиятының бүген исән булган шагыйрьләренең иң каргы, ин күп эшләгәне һәм мәсләген буенча тарихның яна әмәлләренә килеп ирешкәне», дип олылыйлар
М Гафури үз вакытында төбәктәге татар мәдәнияте, әдәбияты, гомумән, татар рухыныгг якты балкышы булды. Ләкин җөмһүрияттә милли әверелешләр башлангач, башта «татар-башкорт шагыйре», ә аннары «башкорт язучысы», хәтта «башкорт халык әдибе» ясап, аны рәсми даирәләр Салават Юлаев шикелле үк милли символга әйләндерделәр Рус. украин тагыш. эстон, литва. мари, мордва һәм башка бик күп халыклар телләренә тәрҗемәләрдә Г Тукай каләмдәше башкорт поэзиясенең соклангыч вәкиле булып күрсәтелде. Дөрес, «минем балалык елларым тулысымча башкорт җире белән бәйләнгән» дип язган чуваш шагыйре Я Ухсай мондагы нечкәлекләрне яхшы белә, татар, башкортны бутамый. Нәкъ шуна «Мине татарга саныйлар» шигырендә М Гафурины үзенең бер остазы итеп күрсәтә Әмма, халыкнын бик күп вәкилләре «пропаганда машина- сы»на алданып. «Кояшлы Башкортстан шагыйре»н башкорт ясадылар Шулай игеп, татар шагыйре М Гафури тирәсендә байгак сәяси трюклар һәм гаделсезлекләр ясалды. Ләкин аңларга кирәк. М Гафури үз иҗатының байтак дәверен Башкортстан дип аталган җөмһүрияттә түгел, ә Рәсәй губернасының бер мәркәзе саналган Уфада яшәп үткәрде Октябрьгә кадәр бу төбәк өчен татар-башкорт бүленеше сәяси, иҗтимагый әһәмият алмады Ләкин шулай булса да. М. Гафури һичвакыт милли чыгышына бигараф булмаган һәм аны бутамаган да Мона аның иҗаты шаһит Шагыйрь бик еш «халкым», «милләтем» дияргә ярага һәм өзлексез әлеге милләт, халыкнын да. үзенең лә «татар» икәнен әйтеп, белдер геп килә. 1905 нче елда «Йә татар, вакыт житте кузгалырга» («Тәрәккый») дисә, 1906 нчы санәдә «Инша алла инде татар карап ятмас, җәһаләт чокырына инде батмас» («Ничә йөз ел») дип әйтә ул. 1910 елдагы «Татар хатыны». 1920 елда ижат ителгән «Тагар егетенә» шигырьләрендәге геройлар да. автор шәхесе дә анык татар. Гафуриның соңгы чордагы әсәрләренә, аерым алганда. «Эшче» либреттосына. «Кызыл йолдыз» пьесасына карата да шул ук сүзне әйтергә кирәк
М Гафури үз әсәрләрен бервакытта да. хәтта башкорт теле гамәлгә кергән егерменче елларның икенче яртысында да. башкорт телендә язмады
Рухы, идея- к. тетик фикерләве, геле, милләте һәм мәсләге белән татар булган әдипнең башкорт әдибенә әверелүе һич тә гаделлеккә туры килми Бу үз вакытында Башкортеганда булган ямьсез, бозык милли сәясәт чагылышы
Хәер, илдәге яна сәясәт уңае беләгг дә М Гафури иҗатына карата сүз-гапь көчәеп китәргә мөмкин
М Гафури үз иҗатында заман, вакыт җилләре белән илгә килгән яңалыкларны. зур социа гь. рухи үзгәрешләрне гәүдәләндерде Тормыш күренеш гаренә карага шагыйрьдә ихлас, садә гаҗәпләнү, хәтта таң калу бар Әсәрләрендә бик еш актив, гмоциональ тойгыга әче нәфрәткә яки шаглык-сөенсчкә әверелеп кигәбу. Шуның өстенә М Гафурида якташ тары Г Ибраһимов. Ill Бабичка хас кайнарлык га. ашыгу чанлык та бар Натурализмга тартым репортажлык шагыйрьгә фәлсәфи-ттик. әхлакгг мәгънәләр турында уйлануларны чикли Әлеге башлангычлар бергә үрелеп, халык, таман каршында шагыйрь иҗатын актуаль ит теләр Гафури халыкчан.тыг ына галимнәр дә зур бәя бирделәр
Ләкин гормыш күренешләренә карага репортажлык, актив, кайнар мөнәсәбәт пафос, җилгә каршы пинжәк ачу кебек, хәгәр шөгыль Калкуын да. багуың да бар Монда язучыны Демьян Бедный фаҗигасе сагалый Авторлык позициясен. субъективлыгын яшерә төшеп, объективлыкка художниклык осталыгын ныграк ипкә җигүгә ни җию' М Гафуриның совет чоры иҗатына карап, менә шул хакыйкатьне искә төшерәсең. Чөнки шагыйрьнең «Кызыл байрак». «Хөррият иртәсе». ••Юктырсын га алла» шшырьләренә яисә «Кара йөзләр- «Тормыш баскычлары» кебек күләмле әсәрләренә шик белдерүчеләр бар \а гык мәнфәгатеннән бигрәк фирка сәясәтен. яманатлы партиялелек принцибын алга сөзмиме Гафури"’
Халык шагыйренең ачык, калку сыйнфый нигезгә корылган халыкчанлыгы бүгенге укучы каршын га бәхәсле сыйфат булып китүе дә мөмкин
Хәер маг ур әдәбиятта бер мәктәп, бер тәҗрибә гә югалмый Илдә хәзер багар шаукымы көчәнгән чак. Ә үз вакытында М Гафури «Батарга чыктым» шигырен ятын, бер якта хәер сорашучылар, ач-ялангачлар, өметсезләр торуына, икенче якга «сатсаң фәкыйрь ун ел ашарлык» кыйммәт ге аргамакларга утырып.
кәеф-сафа чигүче байлар булуына чын йөрәктән әрнеде. Әнә шундый фажигале базар контрастлары көчәеп, халык бөлсә, фәкыйрьләнсә, татар әдәбияты Гафури традицияләренә игътибар итмәс, дип кем әйтер?
М Гафури кебек колачлы талантлар яклауга да. ипләү-сипләүгә дә мохтаж түгелләр. Ә инде фальсификация турында сүз дә булмасын. Чөнки Гафурида тарих шәүләләнә. Тарих зур нәрсә. Аны ошау-ошамауга карап, яисә сәясәт мәнфәгатьләренә туры китереп үз!әртмиләр. бозмыйлар Кыскасы, туган жир һәм тарих М Гафуриның таяныч нокталары Болар әдипне олы язмышлы итте.
Ә Шәехзадә Бабичта нинди хикмәтләр бар? Ул татар әдәбиятына Башкорт- стан төбәгенең нинди уй-хисләрен. гамьнәрен китергән? Көлсә дә. авыр шагыйрь Бабич Г Ибраһимов «аның көлүләре күз яше эченнән көлү булып чыгалар», ди.
Ник болай бу? Ш Бабичның революцион болганышлар дәверендә, «ураулар вакытында һәлак булган» фажигале шагыйрь икәне күпләргә мәгълүм. Әмма шулай булса да. күп әдәбиятчылар шагыйрь дөньясын төзек, актив мәсләкле һәм ахыр чиктә эзләгәнен тапкан кеше рәвешендә күрер! ә телиләр. Хәтта Г. Иб- раһимовка ияреп. Бабичны «татар-башкорт гаммәсенең революцион шагыйре» итеп күзаллау да яши Юк, Ш. Бабич шәхесе гажәп үзенчәлекле, каршылыклы. «Үз маягымны үземчә кадап, үз сабагымны үземчә аңлап юллар ясармын, шулай яшәрмен» дигән шагыйрь гомер буена фикри томан, таркау уйлар, икеләнү, бүлгәләнүләр эчендә кала:
һич тотар хәл юк күнелнен тезгенен, һич белер хәл юк фикернең төзлеген Һәр минутта мен түгел, миллион теләк. Белә алмыйм кай теләкнең үзлеген.
С Рәмиевка һәм һ Такташка караганда да бунтарьрак. Дәрдемәндтән дә фатальрак Бабич Ибраһимовча әйтсәк, «кичә табынган идеалны бүген утка ягу. кичә аяк астына салып таптаган мәгъбүдне бүген күккә күтәрү фаҗигасе», кыйбласызлык һәм алласызлык трагедиясе ята Бабичта
Бердән, каны, икенчедән, поэтик рухы белән татар һәм башкортка барып тоташкан Ш. Бабичны әле булса башкорт һәм татар әдәбиятлары вәкилләре үзләренә тарткалыйлар, бүләләр Юк. тарткалашмыйк. «Бабичта булган татарлык. башкортлык. «уң»лык. «сул»лык дулкыннарын» (Г. Ибраһимов сүзләре — С X ) берләштерә торган әмәл бар. Бабич төрле милли, социаль теләкләр, төрле башлангычларны үзендә кушкан чарасыз, зарлы шагыйрь, башкорт татарларының шагыйре булып калсын! Хәер. «Башкортстан татарлары әдәбияты» төшенчәсе гамәлгә ксрмәсә. без Акмулла. М Гафури. С. Кудаш. И. Насыйри. Г Хәйри һәм башка бик күп әдипләр тирәсендә барган мирас бүлү гаугасыннан мәнге котыла алмаячакбыз.
Башкортстан суын эчеп, һавасын сулап балигъ булган татар халык әдибе Әмирхан Еникиның әсәрләре, аеруча «Әйтелмәгән васыять» шедевры үзенең cai ыш-моңы белән бу жирләртә килеп тоташа Хикмәт башкорт Баязит Бикбайның язучьн а Акъәби турында язар өчен тема бирүендә генә түгел, билгеле. Язучы дала тормышын, мондагы агышны тирәнтен тоя Шовинистик рус сәясәтен гамәлгә ашыручы Нуриевлар. Шакировлар төркеменең милләтләрне бууларын, борынгы гореф-гадәтләрнең юкка чыгуын, рухи афәтләр якынлашуын белә ул. һәм шуңа күрә фажигале хакыйкать Башкортстан белән ассоциативлаша Язучы хикәя героен урманда, кырда, болында да түгел, ә тымызык, киң, иркен башкорт даласында, әбиләрнең ак чәчләрен хәтерләтүче, борынгы истәлекләр койләп сызланучы кылганнар арасында булырга тиешлеген яхшы тонган. Дала киң. анда кеше дә. хакыйкать тә уч төбендәге сыман ачык ята Нәкъ шул хасиятләр аркасындадыр, монда кеше күзәтүчән. игътибарлы, ерактан күрүчән. тирәнтен тоючан. Казан төбәгендәге байтак әдипләр нефть, төзелешләр, фән темалары белән җенләнеп, колхоз рәисләренә дан язып ятканда. Башкортстан төбәгеннән килгән язучылар иллюзияләр белән алданмадылар Байтагы тарихи, рухи, мораль проблемаларга, милли тел мәсьәләләренә таба кыю юнәлеш тоттылар. Ә Еники. X. Сарьян. Н. Фәттах. 3 Мансур. 3. Насыйбуллин исемнәрен атасам да жнтәр шәт. Соңгысы «туган тел» язмышы хакында чаң сугып, барыбызны сискәндерде:
Сиңа тел тилергәннең дә
Телен енн ачкан илен Ана булып бишегенең
Янына баскан идсн.
Сиңа кырын караганның
Күзен син ачкан илен
Утлы тойгылар, Акъаби турындагы уйлар шикелле үк. башкорт даласыннан, татар белән башкорт яшәгән җирдән килә иде
Башкортстанда формалашып, татар әдәбияты белән алыш-биреше булган яки гурыдан-туры бу әдәбият вәкиле саналган язучылар иҗатында төбәктән килә торган үзенчәлекләр һәм төсмерләрне барлап булмыймы"’ Табигать культы, хиссн-лирик. романтик стиль, ихласлылык, рухи-әхлаки сизгерлек, халыкчан, садә гел һәм пластик сурәткә тартылу болар, һичшиксез, безнен төбәк вәкилләрендә ачык сиземләнгән гомум сыйфатлар Бу төбәк гамьле, уйлы, хисле. Тойгылы төбәк булганга «Әдәби җимешне » дә мулдан бирә «Шәһри Казан» газите. мәсәлән, 1994 елның 19 февралендә болай дип язды «Бүген Татарстан Язучылар берлегенең яртылабын Башкортстаннан килгән язучылар тәшкил итә»
Шушы олы традицияле, бай төсмерле, җимешле әдәби төбәк үзе ничек яши соң?
өресен әйтергә кирәк. Башкоргстандагы татар әдәби төбәге бүген тапталган. корыган бакча яисә туздырылган кош оясы хәлендә. Кем туздырган аны. ничек корытканнар бу катлаулы, озын һәм гаугалы тарих Хәер, г уздыручылар да. корытучылар да юк Бары тик халыкларга совет мәдәниятләре төзеп бирүче «эшлекле»» фиркәчеләр, шул мәдәниятләрне үзара керештерүче космополит интернационалист лар һәм гагын көн каһарманы булып пьедесталга күтәрелгән мәмлүк язучылар гына бар Мәкер үзенен чирканчык асылын яшереп, битлек, төче сүзләргә капланып килә бит Без. диде Ленин башкорт массаларына Рәсәйнең эчендә автономияле республика оештырырга мөмкинлек бирдек Без һәр халыкның үзаллы. ирекле үсүенә, һәркайсынын үз ана телендә әдәбияты үсүенә һәм таралуына бөтен яклап ярдәм игәбез» Ә Башкоргстандагы рәсми идеологларның берсе Даут Юлтый. үз чиратында «Әдәбият һәм әдипләр турында» дигән мәкалә белән чыгыш ясап «Мәскәү ни әйткәнне» тыңларга чакырды
Фаҗигаләрнең тамырын, һичшиксез. Мәскәү -Өфс «альянсыннан» эзләргә кирәк. Хәер, монда тагын бантка көчләп дә кушылгандыр.
«Революциягә тиклем, дип яза Уфа әдәбиятчысы Суфиян Сафуанов «Дуслык. туганлык сәхифәләре» (1976) китабында милли матбугатта «башкорт әдәбияты» дигән төшенчә богенләй диярлек кулланылмады» Чынлап та. бу фактны бүгенге башкопг зыялылары ничек кенә танырга теләмәсеннәр, хәтта совет чорында да җөмһүрияттә матбугат, китаплар тагар телендә басыла иде Шуңа күрә егерменче елларда монда <• татар-башкорт әдәбияты» гамәлдә була, һәм ул тугандаш халыкларның әдәби көчләрен бергә берләштерә Әмма сгер- менче еллар уртасында бу интернациональ, ясалма агама үз асылын җуя. «башкорт әдәбияты» төшенчәсе ныгый Шулай да рәсми телдә «Башкортстаннын гагар язучысы» исеме йөри әле Мәсәлән. Мәҗит Гафури. Сәйфи Кудаш. Иман Насыйри. Гариф Гомәр. Сәгыйть Рәмиев. Нәкый Исәнбәт. Хәбибулла Ибраһн- мов кебек язучыларны шулай диләр Шул елларның рәсми матбугаты ла. хәзерге әдәбият тарихчыларының аерым хезмәтләре дә боларны «башкорт җирлегенә таянып башкорт халкы гормышы хакында татарча ягып килүчеләр» итеп атый. Монда инде сәясәг анкыи әйтерсең, җомһурнятгә тагар дигән зур халык, анын мәгыйшәте юк Бары тик. ходай белсен, әллә каян килеп төшкән татар телле язучылар «марсиннар» гына бар
Егерменче еллар азагында әдәби сәясәттә татар әдәбиятын гәмам кысрыклаучы янә бер адым ясала. Башкорт әдәбиятының ике телгә башкорт һәм татар геллөренә хокукы барлыгы гурында сүз йөртә башлыйлар Монда аеруча сәер- сенлергәнс шул әлеге идеям чүпрәне татар ягы сала Казандагы «татар Белинские» Га гнмҗан Нит г.мәгн У фата сәяхәт гарен ешайтып, урындагы әдәби хәрәкәт белән кызыксына, язучылар каршында доклад, чыгышлар да ясый 1929 елда ■■Безнең ют» (.V? 1 4) журналында анын «Яна башкорт әдәбияты» исемле мәкаләсе басылып чыга Монда у т аерым мәсьәләләр белән беррөггән. башкорт әдәбиятының икс геллелеге идеясен куя һәм Башкоргстандагы әдип татарча язса да. аны башкорт язучысы итеп исәпләргә кирәк, ди
Д
Искәртергә кирәк, тел, әдәбият теорияләре өлкәсендә «боек ачышларны» безнең татарлар ясады. 1923 елда Уфада әлегә кадәр бердәм булган башкорт, татарның милли бүленүе башлангач. Ж Вәлиди кебек затлар мәсьәләне тирән- тен уйлап хәл итәргә чакыралар. Әмма Казандагы Гыйльми Үзәк җитәкчесе Г Ибраһимов «тел тел өчен, әдәбият —әдәбият өчен түгел», «телнең нинди халыкныкы булуы һич әһәмиятле түгел, иң мөһиме пролетар мөндәриҗә — эчтәлек. халыкны яктыга чыгару» кебек беркатлы фикерләр белән матбугатка чыга Ул татар әдипләрен, зыялыларын башкортча матбугат, әдәбият тудыруда ярдәм итәргә өнди. Бу — Ленинның бер мәкаләсендә татарлар башкорт халкына тел. әдәбият үсешенә ярдәм итәргә тиеш, дигән таләбенә иярү, анык эш күрсәтү булгандыр инде.
Ярар, социализм хакына милли мәнфәгатьләрне — телне, әдәбиятны корбан игү ул — коммунист-интернанионалистларнын саташуы дип карыйк. Ләкин дистә еллар буена ленинчыл сәясәтнең, башкортлашунын нәтиҗәләрен татып авызы пешергә тиешле татар да шуны ук кабатлый бит «Төп хикмәт—аларның (әсәрләрнең— С. X.) нинди телдә иҗат ителүендә түгел, ә гомум культурага нинди идеяләр һәм художество байлыгы өстәүдә». Бу юлларның иҗатчысы Суфиян Сафуановнын татар җанлы кеше икәнен беләм Татар мәдәниятен, мәктәпләрен яклап матбугатта да тавыш бирде. Әмма түбәндәге теоретик декларациясеннән соң галимнең гәзит чыгышлары стенага борчак сибү генә түгелме"’ Сафуановнын Мәскәүдә «Наука» нәшриятында чыккан «Межнациональные связи башкирской литературы» (1979) китабын карадым. Монда башкорт вариантында булган әлеге җөмлә юк Акыллы кешеләр авторның башкорт рәсми даирәсенә генә хуш килерлек «гыйльми тезисын» төшереп бик дөрес эшләгәннәр Чөнки тел милли әдәбиятның иң зур, ин мөһим өлеше, чагылышы, хәтта жаны ул.
Уфада башкорт азучыларының XI съезды барган көннәрдә, бер төркем язучылар «татар телле башкорт язучысы» төшенчәсен гамәлгә кертү идеясен күтәреп йөрделәр Теле, рухы татар булган язучы башкортка нигә кирәк? Тормыш болай да манкортлар. мамлүкләр, метис адәмнәр белән тулган бит инде Нигә дөньяны тагын болгатырга?
Татар ягында рухи спекуляция булгач, башкорт тарафы да әрсезләнә, төрле мантыйклар, җай корып, үз мәнфәгатьләрен кайгырта башлый. Үз вакытында башкорт әдәбиятчылары татарның борынгы әдәби мирасын үзләштерделәр. Ә хәзерге чорда мондагы бер төркем телчеләр Башкортстан татарлары телен «башкорт теленең көнбатыш диалекты» дип ышандырырга тырышалар Бу гыйльми идея гамәлгә керсә, җөмһүрияттәге татар мәктәпләрен янә «башкорт лашу» көтә Дөресме, әллә ясалма гыйльми идеяме бу? Бер-икссеннән гайре ник бүтән татар телчеләре, бигрәк тә Казан галимнәре эндәшми?
Без, татарлар, тегендә-монда ярашып ник бүлгәләнәбез? Ник тирәнгә, еракка карап милли мәнфәгатьләребезне кайгырта белмибез'’ Гаделсезлеккә һәм баскын-чылыкка каршы нигә тау булып күтәрелмибез икән без?..
Хәер, егерменче еллар азагында Г Нигьмәти кебек фикерләүчеләр артып, татар белән башкорт арасында милли бүлгәләнү экспансив рәвеш алгач, матбугатта бәхәс, хәтта гауга куба. Низагка кичекмәстән Татарстан. Башкортстан өлкә комитетлары килеп кысыла, үзара рәсми кәгазьләр йөри, документлар кабул ителә һәм «интернациональ дуслык мөнәсәбәтенә тап төшерүчеләр» каты гаепләнә. Ә инде 1930 елның җәендә рәсми структуралар оештырган «Җидегән» интригасы хакимнәргә аерым актив язучыларны гәмам бастыру, хәтта төрмәгә үк утырту әмәлен бирә.
Тагын шулай туры килә: Уфадагы «Җидегән» яшерен идән асты оешмасы»н фаш игүдә иң шаулы як Казан тарафы, шул ук Г Нигьмәти. татар совет язучылар идарәсе рәисе К Нәҗми булды Матбугат, хәтта 1934 елдагы СССР язучыларының 1 съезды трибунасыннан торып, болар җидегәнчеләрне иң яман идеолог ик хыянәт ләрдә гаеплиләр. Мондый фактларны истә тотканда. Мәскәү— Өфө альянсына рәсми Казан да килеп кушылгандыр дигән гөман туа. Хәер, фиркачыларнын корткыч сәясәге Башкортстанда татар мәдәнияте учакларына, китапханәләргә, мәктәпләргә, матбугатка аяусыз инквизитор һөҗүме җәелдергәч тә, рәсми Казан дәшмәде бит. Ә дәшмәүне рус килешү галәмәте, ди Кыйсьмән. кояшлы җөмһүрияттәге татар диаспорасының мәдәни-әдәби һәлакәтендә Өфө— Казан фиркачыларын гаепләү әдәби фикерләүгә дә иңгән Уфа шагыйре Фәрит Габдрәхимнең «Җинаятькә чик куй’» исемле популяр шигырендә әйтелгәнчә тагар белән башкорт арасындагы «очрашулар, кунак йөрешүләр рөхсәт белән, махсус карар белән» үтә. Ләкин шагыйрь тасвирыңча, «сәхнәдәге рәсми үбешүләр фәкать ерагайтты араларны»
Өфе—Казан рәсми «Әпипәпгә.
Рәсми «Карабайога бин — күрче!
Башкортстан тагарынын гүя Бәгырендә бии икс күрше
Мәгәр табигый, цивилизацияле формадан ерак торган милли кыланышлар, әверелешләргә намуслы, мәдәниятле башкорт зыялысы да кул чапмады, «афәрин!» кычкырмады Чөнки «башкортлашу» үз чиратында «татарлашу» белән бәйле. Төтен ул үз морҗасыннан чык.маса. тишек, ярыклардан пыскыр! а мәҗбүр бит Җөмһүрияттәге «тазар энергиясе» дә башкорт япмасы астында томаланып кала алмый, үзенә юл ярып, әверелешләр тудыра иле «Башкортлашу» сан. күләм кебек күз алдат ыч рәвеш булса, «татарлашу» асыл, төшне бозучы, рухны эчтән таркатучы хәтәррәк процесс иде. Милли башкорт фикерләве бу афәтне үз психологиясенә ныклап беркетте. Утызынчы еллар башында Уфадагы «Октябрь» журналында «Нимә ул башкорт әдәбияты9». «Кемне башкорт язучысы дип әйтәбез9» кебек мәсьәләләр калка Фикерләшүчеләр арасында Габдулла Амантай үзенең төпле, практик карашлары белән аерылып тора. Ул «Милли әдәбиятны билгеләү принциплары» ' «Октябрь». 1934 № 4/ арасында әһәмиятчесе итеп «язучының милли хәле һәм аның үзен тануы»н саный. Шулай итеп. Амантай милли билгеләнеш мәсьәләсенең, ягъни тагар яки башкорт язучысы булуның тирән рухи, әхлаки-этик эчтәлектәге язучы сайланышы икәнен үз вакытында ук искәрт ге. Еллар үтеп. Наҗар Нәҗминең каләмдәше Мостай Кәримгә төбәп «без ике телле шшырьчеләр. икебезнең дә ана телебез татар теле, штырь телебез башкорт теле», дип әйткән сүзләре дә шул хакта уйлануны көчәйтә. Күрәмсең, язучы шәхесендәге бүленү үзен һәрчак искәртеп юра. җан тынгылыгы бирә алмый.
Ләкин «кешеләр рухының инженерлары» булсалар да. мондый нечкәлекләрне абайлама! ан иҗатчылар да байтак. Әйтик, егерменче еллар азакларында Баш- кортеганга олы түрә сыйфатында Афзал Таһиров килә Моңарчы ул байтак вакыт Үзбәкстанда партия лиен башкарган була Үзбәк телендә аның исеме белән китапларда чыккан икән Таһиров яңа урында да язучы икәнен гиз ганы га. тик хәзер инде ул әсәрләрен башкорт телендә яза. Ул югары хезмәт урыныннан файдаланып үз тирәсенә әдәби төркем җыя. А Фадеев. М Горький кебек мәшһүр язучылар даирәсенә үгә һәм баш әйләнгеч карьералар ясый башлый 1932 елның 22 ноябрендә Мәскәүдә СССР Язучы.тарынын оештыру комитеты А. Таһиров иҗатына багышлап кичә уздыра Монда ул сәләтле башкорт язучысы дигән ат ала 1934 елдагы I Бөтенсоюз Язучылар съезды исә аны СССР Язучылар союзының идарә составына санлый һәм мондый танылган «лидерны» башкор! язучылары да үзләренең Союз идарәсе башлыгы игәләр. 1934 елда, 25 еллык иҗат юбилеенда, А Таһировка нинди генә мәдхияләр яумый Башкорт әдәбиятының атаклы язучысы Горький, Тукай. Ибраһимовка тин әдип
Ә башкорт язучысы дигәнен, гирәнгәрәк баксаң. Татарстанда Бөгелмә белән Чистай арасында!ы чеп-чи татар авылы Габдрахманда туган. Әлмәттә Һади Атласов ачкан җәдит мәктәбендә укыган һәм иске белән яна тормыш алмашынган болгавыр татар әдәбияты дәверенең урта кул. хәтта «кыйналган» бер вәкиле булып танылган Башкортстанла башкор! телендә чыгарган «Иген фабрикасы». «Комсомол». «Машиналар каны» повестьлары. «Солдатлар» кебек романнары да. чынлыкта, шул дәрәҗәдән узмавы турында сөйли коры публицистика, схематизм . Башкорт рухынын боларда әсәре дә юк Киресенчә, космополит, интернационалист каләмендә халык мәнфәт атьләрснә ярашма! ан. хәтта каршы килтәНсыйфатлар бай!ак Жомтэдэн. А. Таһиров романнарында Зәки Вәли дине, вәлидовчылыкны хурлап, сәяси карикатура дәрәҗәсенә төшереп тасвирлау шул турыда сөйли.
Башкорт милли әдәбияты нәрсә отты бу язучыдан’
Таһиров Г Амантай да. Г СӘләм дә. А Карнай да. 3 Биишсва да түгел. Шулап ук. Рәми Гаринов га түгел Таһиров башкорт әдәбияты өчен күз буяу, коры ялган, юаныч кына. Таһировчылыкны. бер яктан, рухи lapun. мокыт, әрсез зыялылар (удырса, икенче яктан, аны талымсыз һәм принципсыз башкорт әдәби мохигс ясады Taiap. башкор! җнрлетендо бу күренешне фиркачылар сәясәте барлыкка китерде һәм. кыпанычка каршы, һаман яши әле ул Taiap тәзиге «Кызы I таң» да >шләп идеология нне буенча өскә үрләтеп ән татар коммунист* функционерның башкортча язган әдәби әсәрләренә «Таһиров» псевдонимын куюы очраклы хәл тенә түгел икән шу т Таһировчылыкны безнең көннәрдә кәсепчелек дәвам игә. Әйтк. минем зш буенча бер хезмәтгошем тагар авылында туып-үскән, тагар гыйлеме буенча институт, аспирантура төгәлләюн Студент-
ларга ул татар мәдәнияте, татар теленең байлыгы, «рухи энже-мәрҗәннәр» турында лекцияләр укый. Әмма өенә кайткач, башкорт тормышы хакында башкорг телендә повестьлар, романнар яза. Басалар, зыянсыз урта кул әсәрләр килеп чыга. Тик татар нәрсә ала да. башкорт ни таба бу язучыдан? Әлбәттә, гомум кешелек проблемалары да бар Ләкин аларны язучы үз теле, милли фикерләве белән сурәтләсә дөресрәк бит.
Таһировчылык татар өчен начар, әмма башкорт өчен яманрак күренеш ул. Башкоргстандагы бер татар гәзите. донья дилбегәсе әле партия функционерлары кулында чакта, кыюлык итеп болай дип язды: «Татар халкы тудырган, үстергән, тел биргән шагыйребез башкортча шигырь яза. Шундый ук композиторыбыз аңа «банцеортча» кой яза Шундый ук үзебез үстергән җырчыбыз аны башкортча җырлый Үзебезнең миллионнан артык халкыбыз аны башкортча тыңлый».
һиндстан шагыйре Рабиндранат Тагор һәр милләт рухи байлыкларны үз исәбенә тудырырга шеш Югыйсә, ул милли сәнгать була алмый, аның кадере дә булмый һәм бу милләт башкалар исәбенә яшәүчегә әйләнә, дигән иде.
Башкортстанда үзен топ халык men исәпләгән башкорг мондый милләт булырга һич теләми, әлбәттә Рухи дөнья тирәнлекләрен ачкан әдәбият-сәнгать әсәрләре һәм үз ижтиһады белән ирешкән идея-эстетик ачышлар гына милли фикерләүне, димәк ки. милләтне яшәүчән итә. Башкорт халкының таһиров- чылыкка хаҗәте юк. Шөбһә калмый, «бүлгәләп хакимлек итәргә» ашкынган ленинчыл милли сәясәт, фирка идеологиясе бер генә халыкка да. шул исәптән татар һәм башкорг халыкларына да бәхет, иминлек яшәү перспективасы китермәде. Шуңа күрә геноцид рухындагы сәясәт ахыр чиктә үзе дә җимерелергә, таркалырга тиеш булды.
Башкортстан татарларының мәдәни-әдәби хәрабәләренә бик якын торган кеше буларак, мин әлеге хакыйкатьләргә тирән төшенәм һәм болай уйлыйм: бу төбәкнең милли рухы терелергә тиеш! Анын бай бизәкләре халыкның үз җырчылары. үз композиторлары, үз галимнәре иҗатында ачылган кебек, үз әдипләре әсәрләрендә тасвирланыр Башкортстан татарларының киләчәктә дә сәнгати югарылыкка һәм рухи камиллеккә омтылган югары зәвыклы әдәбияты булыр.
Бу өмет, бу юану коры фараз итүләрдән генә тормыйча, заман үзгәрешләренә. яңарыш рухына таяна. Мин төбәгебездә Йосыф Гәрәй. Айдар Хәлим кебек милләтпәрвәр затларның эшләрен дәвам итүче Кәрим Яушев. Фәрит Габдрәхим. Радик Сибагат. Кадерле Имаметдинов. Муса Мөлеков. Әкълимә Әхмәтшиналар ныклыгына ышанам Үз җиребездә мөстәкыйль татар язучылар Берлеге оештырабыз, көчләрне бергә туплыйбыз дигән идеяләр белән канатланып. шулар өчен көрәшеп йөрүче Рәиф Әмиров. Марие Нәзиров. Фәнил Мансуров. Рим Идиятуллин. Салават Рәхмәтулла. Дилә Булгакова. Альберт Кутуев сыман иҗатчылар төркеме булу әлеге ышанычка ныклы нигез бирә Болардан шедеврлар көтеп ала алмасак. иншалла. Дүртөйледәге Венера Карәмо- ва. Кушнаренко районы Әхмәт авылында Нәҗибә Әминева кебек фидакарь татар теле, әдәбияты укытучылары гаскәре тәрбияләгән яшь буын үсеп килә. Бер миллионнан артык татар халкының ижтиһадлы рухы нигә галантлы әсәрләрен бирмәс, күрсәтмәс икән? Монда да өмет, ышаныч бар Ахыр чиктә якташ әдип Г. Ибраһимовка ышанам мин. Хәтерләсәгез, анын «Кызыл чәчәкләр» повестенда шундый пролог бар Хикәяләүче, дөресрәге язучы кеше, бакчасына гөлләр чәчә, алар матур булып шытып чыга, үсә башлый Ләкин бакчаны таптыйлар, пычраталар. гөлләр харап була яза Тирестән, пычрактан вакытында аралаган кеше генә аларга гомер һәм балкыш бирә Килешегез, бу бакча Башкортстан татарларының әдәбият бакчасы!