Бабичны юксыну
Шәехзадә бөек яшьтәшем син' Легендага, тукта, күчми гор. Үз җырыңны тында raj битендә. Җилдәр булып җанга исми тор
Бодай гына аңлап бетермәслек Моңнар яши курай телендә. Мең «Исемнәр бакчасы»на сыймас Гүзәл кызлар синең илендә!
Нинди горур, нинди дәртле икән Бөркетләрнең канат җилпеше Тыңла, дала, газиз улкаеңның Җырлар җырлап үтеп китеше.
Әй. бөркетләр таңта кана! җилпеп.
Күтәрелә Урал ягыннан.
Алар да бит азат очышларны
Нәкъ халыклар кебек сагынган'
Яшәү авыр, җанда моң күп булса. Моңлы җаннар җырчы булалар. Иргә яуган кардай саксыз алар. Умырзая сыман сулалар
Синең янга сөйләшергә менәм.
Тукта, Бабич, таудан төшми тор. Тулган күңел түгелмәсен берүк. Җилләр булып җанга исми тор.
Күпме кылган синең далаларда Күпме бөрксг кыя iашында Сөйлим сиңа күпме каш ы йөри. Күпме шатлык халкын башында
1971
Шәехзадә Бабич
Халкым өчен
Au ак алгын җырларымны Җырламыйм данлык өчен.
Җырлаем алтын илемнән1. Үз туган халкым өчен.
Саф көмештик җырларымны Җырламыйм алтын өчен, Җырлаем тик саф көмештик Саф йөрәк халкым өчен.
Чәчкә төсле җырларымны Җырламыйм зәүкым өчен, Җырлаем тик чәчкәдәй Кызларга бай халкым өчен.
Дәртле кайнар җырларымны Җырламыйм дәртем өчен. Җырлаем тик мәңге шат. Дәртле, көләч халкым өчен.
Егъламыйм мин көннәрем Сыргак, суык, салкын өчен. Егълаем тик ярлы, мескен. Кызганыч халкым өчен.
Яшь чагым, алтын чагым, Ялкын чагым булсын фида Халкым алдында минем Биргән таза антым өчен.
Бер минут
Бер минутта ташты күңлем, бер минутта булды ут. Бер дә янды, бер дә туңды — бары да булды бер минут.
Бер минут —бар дөньясын каргап кабынды утларым.
Янды, көйде, парча-парча булды мескен күкрәгем.
Әйе. янды күкрәгем... Тик юк, ләкин мескен түгел. Бу йөрәк—утлы йөрәк, үткен күңел, кискен күңел.
Ул яна, тик кайгырып янмый, яна шатлык белән!
Ул яна, бу дөньяны күрмәк булып аклык белән!
Ул яна... чү, сипмәгез су, әйе, ул янсын әле!..
Янган утлар күзләремнән яшь булып тамсын әле!..
Там, минем күз яшьләрем, там, там. тамып тор мәңгегә, Ян. минем ак күкрәгем, ян. ян. янып тор мәңгегә.
Айга мендем, ай нуры белән коендым, уйнадым. Күп сөендем, сөенеч белән туендым, туймадым.
Туймадым, айдан узып, мендем кояшка ашкынып. Юк. шулай да булмады ташкын күне дне бастырып
Шул барыштан барышма киттем ходайның тарьшенә.
Унсигез мен галәме артымда калды барысы да.
Ни өчендер, танмады күнелсм карар гарьшендә дә Көрсине күрсәм дә хәтта, тынмадым анысында да'
Әйдә, милләт!
Йөк авыр, юл болгавыр булса да. милләт, әйдәле. Алда рәхәт кадрене белмәккә михнәт файдалы. Якты, нурлы көннәрен алдында бу хак вәгъдәсе. Әнә күренә кыйбла яклап бик матур ак шәүләсе
Актык зарым
Валлаһи, син чәнчелеп кит. тончыгып үл. бет. калал. Шунда да һичкем дә күрмәс, валлаһи, бер эт кадәр
Нишлисм сон"’ Әйтче, зинһар! Чәнчелимме? Ни эшлим.’
Чәнчелеп, чәчрәп чыгыйммы’ Нишләсәң дә эш кыен'
Нишлием соң? Зәкъкумле хәсрәтләр белән күңелем яна.
Нишлисм соң’’ Мәлгунь иблисләр төкергән дөньяга
Яшәсен кыйммәтчелен!
«Әй. ару булды, ару булды, мәгыйшәт1, айкалып' Яшәсен кыйммә!челек!» дип сикерә. ыргый бай халык
Мин дә җир ертып «Яшә!» тип. сөенә-сөенә кычкырам.
Юкса, бик конIәйләнеп киткән иде маэмай халык'
Бер заманны ярлылар да чәй зчәйде май кабып.
Инде бер шакмак шикәр юк. чәй алалар пай салып
Бер заманны без буа торган илек HI ЮН буа'
Инде булмый бер кадаклан итне дә уңай табып
Бер заманны күктә йолдызда фикер йөрткән хавас2
Инде тоз дип. чәй-шикәр дип. аһ итәләр чайкалып
Бер заман әгьля читек кит әп аякка инде бак.
Нинди мескенкәй тәнен киткән чабата бәй тәнен!
* MaiuAiuai юрмыш
‘ Хаине cart I.IIIMIJIII xa.ii.iK естсн кеше юр
Бер заман саф суда иркенләп тыныч йөргән балык Инде хәлсез, әлсерәп ул төште чалкан әйләнеп.
Нәкъ шуның күк бер заманны дөньясын типкән халык Инде алҗып тик йөридер, сызгырып, ай-хай салып!
Кемне күрмә: «Йа ходай, сакла үзең!» — дип зар елый,— Бар иде торган заманнар җиргә күктән [май] тамып!
Бар иде арзан заман, сәйран1 заман, хәйран заман...
Үттеләр шул, үттеләр шул... булмый инде кайтарып!
Булмаса булмас... Тәвәккәл: яшәсен кыйммәтлелек! Актарылсын, куптарылсын, дөнья бетсен айкалып!
Әһле зыйндыйк2 шаккатып торсын, бозылсын интизам’... Әй, кояш! Син төнгә кал да әйдә көндез, ай, калык!!
Матур сыннар
Матур сыннар, матур кызлар, матурсыңнар. Әйткән чакта исемеңез дә матур чыңлар. Сезне күреп, ямьгә чумып, киттем эреп. Гакылсызлар: «Гакылсыз!» — дип, бакырсыннар!
Карап карыйк: гакыллылар нишләр икән. Бар гакылны көрәшергә чакырсыннар. Карап карыйк: бер сылуны җиңәр микән. Сихри күздән сихри уклар атылсыннар.
Кызыл ирен бер елмайса, ходай шаһит, Бөтен фикер әсир төшәр, гакыл шүрләр.
— Ике тәңре: әүвәле — алла, икенче — кыз! — Димәсәгез, билләһи, кяферсеңнәр!
Көчегезгә иман итеп мин багындым. Йөрәгемә мәхәббәт сал, матур сыннар!
Язгы җыр
Утырдым мин тауның күкрәгенә; Җырлар язам, җилкәй, исми тор! Чишмәкәй! Тын! Әкрен!. Чү! Шаулама! Үткән гомерем, искә төшми тор!
Челтерәп аккан чишмә буйларында. Аһ. мин йөрдем былтыр кем белән?
1 Сәйран күңел ачып йөрү
2 Әһлс зыйнлыйк — алласызлар, имансызлар төркеме ’ Интизам—тәртип.
Шул чакларны, чишмә, алып актың. Калдым сыкрап авыр моң белән!..
Җырлар язам тауның күкрәгендә; Зинһар димен, җилкәй, исми тор! Йомыл, гөлкәй, йомыл бер минутка — Минем күзләремә төшми тор!
Аһ, чәчәкләр, былтыр сезне өзеп. Кемнең күкрәгенә кададым.
Кемгә кадап, кемгә моңлы карап.
Күзләреннән җавап арадым”
Ни диде ул күзләр? Әй чәчәкләр.
Күрдеңезме серле күзләрен?
Кем иде ул, тетрәп хозурында.
Ак кулларын сорап тезләндем9
Җырлар язам тауның күкрәгендә: Кодрәтле җил! Әкрен, исми тор! Сандугачкай! Назлым, куй, сайрама! Сайрап, яшь бәгыремне кисми тор!
Исеңдәме, былбыл, үткән язда
Син сайраган агач төбендә. Кем иде ул шунда - кочагымда Ай балкыган язның төнендә?
Котлы булсын айлы төннәр диеп.
Син бит безне котлап сайрадың;
Син бит шунда, сикереп, ботак саен Кунар өчен урын сайладың.
Син идең бит аның күкрәк серен.
Сайрап-сайрап. миңа белдергән;
Ул кайнаткан минем күкрәк җырын.
Сайрап-сайрап. айга мендергән
Кем иде ул шунда ай битеннән Минем җырларымны укыган? Кем. тирбәнеп минем күкрәгемдә. Уянып торды таңда йокыдан?
Җырлар язам гауның күкрәгендә.
Тау күкрәге серем белсен дип, Гөлләр сирпеп язган җырларымны Күкрәгендә саклап торсын дип
Тыңлаңызчы. кошлар, җырларымны. Тыңласагыз, сезгә җырлармын!
Сез сайрарсыз, соңра мин тыңлармын. Тыңлап, үксеп-үксеп егьлармын!.