Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН АРТЫ ТАРИХЫНДА НУГАЙЛАР


■W-/» азан артында элек-электән барган катлаулы этник катнашуларны өйрәнү тарих, этнография һәм тел белеме гыйлеме өчен бүген дә әһәмиятле Монда күн гасырлар буе бергә яшәүче төрле этник төркемнәр үзара матди һәм рухи кыйммәтләр алмашып яшәгән Ахыр чиктә бу катнашулар аеруча активлашып, җирле халыкның этник яктан бер-берссн өлешчә яки тулы- сынча «йотылуына» китергән. Бу, әлбәттә, ш< элек тел, мәдәният ягыннан үзара кардәш төрки ырулар! а карый. Нәтиҗәдә, сыйфат ягыннан яна бердәмлек тә барлыкка килергә момкин Аерым алганда, Казан артының һәм анда яшәүче төп халык татарларның этногенезында нугайлар калдырган эзгә берникадәр тукталып үтик.
Әйтергә кирәк, 70 иче еллар уртасыннан башлап хәзергәчә чыккан тарихи әдәбиятта Идел-Урал буйларының этник тарихында нугайлар билгеле дәрәҗәдә чагылыш тапты. Башкорт халкының барлыкка килүенә багышланган күләмле хезмәтендә Р. Г Кузеев, мәсәлән, нугайларның башкорт халкы этногенезында зур роль уйнауларын билгеләп үтә1 Башкорт шәҗәрәләре дә бу фактны раслый2 Шул ук вакытта фәнни әдәбиятта татар халкының этник тарихында нугай «эзенә» кагылышлы шактый гына дәлилләр китерелсә дә3, аларны барлап гомумиләштергән махсус фәнни хезмәт әле һаман язылмаган.
Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, нугайларның Казан артына үтеп керә башлаулары Казан ханлыгының башлаш ыч чорына ук барын тоташа Әлбәттә, моңа, беренче чиратта, заманына күрә көчле Нугай Урдасының Казан ханлыгына орынып торган күрше булуы да йогынты ясагандыр Нугайлар Казанның эчке һәм'тышкы сәясәтенә һәрнакыз диярлек теге яки бу дәрәҗәдә йо!ыиты ясап килгән. Әйтик, нугай далаларыннан чыккан Олуг Мөхәммәт һәм аның нәселеннән булган Мәхмүт, Хәлил, Ибраһим, Илһам, Мөхәммәт Әмин һәм Габдел Латыйфлар бер-бер артлы Казан ханнары булып торганнар Казан ханлыгы тарихында сизелерлек эз калдырган Фатыйма нугай морзаларыннан Муса кызы, данлыклы Сөембикә Йосыф кызы, Нурсолтан Тимер морза кызы Ханлыкта Нугай даругасы (өлкәсе), Казан кальгасында исә Нугай капкасының булуы да Казан ханлыгы белән Нугай Урдасы арасындагы багланышларның шактый ныклы: ы турында сөйли. Моннан тыш нугайларның бер өлеше Казаннан ерак булмаган араларда да күченеп йөрүләре билгеле Аерым алганда, Исмәгыйль һәм Урак морзалар Казан ханлыгы белән тыгыз бәйләнештә тора Ә Ханморза атлысының Нократ (Вятка) елгасы буенда урнашуы турында да хәбәрләр бар Каманың түбән агымындагы бер кичүнең нугай морзасы Мансур исеме белән аталуы мәгълүм XVI гасырның беренче яртысына караган чыганакларда нугайларның «псәнссз-хисапсыз күпсанлы» булулары, яу кырына 300 меңләп кораллы сугышчы куя алуы турында әйтелә. I ади генә исәпләүләр дә нугайларның бу чорда I миллионнан ким булмауларын күрсәтә Чагыштыру өчен урыс дәүләтендә бу чорда якынча 5 миллион, Казан ханлыгында иң күбе 1 1,5 миллион кеше яшәгәнлеген исәпкә алсак, бу бик зур сан, билгеле Нугай чирүе Казан ханнары оештырган яуларда да еш катнашкан Әгәр дә инде ул чорда хәрби хезмәт очен түләү күнчелек очракта җир өләшү белән бәйле бул!анлы!ын искә төшерсәк, аларның билгеле бер өлешенең Казан ар нанда төпләнеп калулары бик момкин хәл икәнлеге аңлашыладыр
XVI I асырның икенче яртысы XVII г асырларда төзелгән Казан өязенең исәп кенәгәләрендә дә «нугай» атамасы очрый Дөрес, күнчелек очракта кешенең этник чыгышын ачып бирүче исем-фамилия формасында гына. Мәсәлән. 1602 1603 елларга караган Казан өязенең исән кенәгәсендә Нугай дару!асына караган Әлгазый авылында йомышлы татар Айтуган Нугасвны очратабыз* Текстта «анык абыйсы Нугай Дәүләтбахтыревтан калган җирне биләп торуы да искәр- телә Шул ук авылда 12 яшьлек Кулгунайко Нугаевнык да әтисеннән калган
алпавыт утарын биләп торуы күрсәтелә5. Моннан тыш кенәгәдә Арча даругасына караган Сәрдә елгачыгы буендагы бер урында крепостной кеше Нугай Улушев. Алат даругасына караган Юртыш авылында йомышлы Нугай Терегулов. Җәри даругасындагы Күлсары авылында ясаклы кеше Сараул Нагайчюков. Нугай даругасындагы Мекссвская дигән авылда Нагайка Ачкаров һәм башкалар телгә алыналар* Соңгысы турында «наганский половеиик», ягъни «нугай әсире» дип тә искәртслә. Ул Салтанай Салтангулов дигән йомышлы кешенең утарында алпавытка салым түләп һәм торлс әйберләр ясап торган Казан егылгач та нугайлар белән урыс гаскәрләре арасында эреле-ваклы бәрелешләр әледән-әле булып торган. Искә алып үтелгән Нугай Ачкаров шул бәрелешләрнең берсендә әсир төшкән кеше, ахры. Андый кешеләрне урыс алпавытлары һәм бигрәк тә йомышлы татарлар билгеле максатларда үз җирләренә алып кайтып урнаштыра килгән.
Чыганаклар Казан арты нугайларының инде XVI гасырның икенче яртысына ук бу тобәктәгс башка торки-татар, болгар кавемнәре белән аралашып, туганлашып бетүләренә ишарә ясый һәрхәлдә бу чорга караган урыс чыганаклары нугайларны, аерым очракларны исәпкә алмаганда, төп төрки-татар массасыннан аермый диярлек Бу факт исә татарларның инде халык буларак формалашып җитүен тагын бер кат раслый Нугайларның Казан артындагы башка төрки- татар, болгар кавемнәре белән бик тиз арада аралашып бетүе исә. бердән, үзара тел, матди, рухи культура якынлыгы аша билгеләнсә, икенчедән, аларның бу чорда аерым халык булып оешып җитмәүләренә дә бәйләнәдер.
Казан арты нугайларының бер өлеше керәшен татарлары составына да кереп киткән. Казан шәһәренең 1646 елга караган исәп кенәгәсендә, мәсәлән, православиега караган исем-фамилияләр белән дистәдән артык нугай искә алына: «Сатып алынган нугай Данилко Карпов», «Сатып алынган нугай Стенька Васильев», «нугай Сенька Игнатьев» һ. б.7 Хәтта «князь» Афанасий Нугаев та бари. Тел белгечләре чыгарган нәтиҗәләр дә югарыда әйтелгән фикерне раслый. Мәсәлән, Мишә буе керәшеннәре сойләшсисң төп билгеләре буенча (саф «а», «ә», киң сузыкларның иренләшү гармониясенә тартылулары һ. б.) кыпчак-нугайлар белән якынлыгын билгеләп үтик. Казан арты сөйләшләрсндәгс (аерым алганда, Дөбъяз сөйләшендәге) иренләшмәгән ачык «а» (урыс телендәге «а»га охшаган аваз) бу төбәккә XV XVI гасырларда нугайлар тарафыннан кертелгән дигән фикер дә бар. Казан артының хәзерге топонимикасы да бу якның этник тарихында нугай эзенә ишарә ясый. Шәле авылында (Питрәч районы) Нугай атавы. Нугай елгасы дигән этномикротопонимнар бар. Спмет елгасының (Саба районы) кушылдыкларының берсе шулай ук Нугай атавы дип аталып йөртелә. Казан арты тарихына кагылышлы шәҗәрәләрдә, халык хәтерендә сакланган риваятьләрдә «нугай», «нугайлар» төшенчәсе билгеле урын алган. Мәсәлән, М. И. Әхмәтҗанов тапкан кулъязма «Бәрәзә авылы тарихыннан» күренгәнчә, нугайлар ханлык чорында хәзерге Урыс Алаты авылы урынында яшәгән. Олы Бәрәзә, Түбән Бәрәскә, Иске Масра, Күшәр авылларында шактый кешенең үзләрен Алаттан күчеп килгән нугайлар токымыннан санауларын Ф Гарипова9 билгеләп үтә. Мисалларны, әлбәттә, тагын да китерергә булыр иде Кыскасы, нугайларның татар халкы этногенезында билгеле бер роль уйнаулары шик тудырмый дип әйтергә момкин