Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАНАТЛЫ УЙЛАР ҖЫРЧЫСЫ


Елга техникумының өченче курсын
тәмамлаганнан соң мине җәйге прак-
тикага Казан белән Уфа арасында пас-
сажирлар йөртә торган «Ходайбнр- дин»
дигән пароходка җибәрделәр Па-
роходның капитаны, карт елгачы
Александр Александрович Белов мине үз
вахтасына алды Көндезге яки төнге
уникедән башлап, дүртәр сәгать буена
анын белән бергә рубкада вахта торабыз
Ул мине пароход йөртергә, пристаньга
ничек килеп туктарга, кузгалып китәргә,
йөкләрне кабул итәргә өйрәтә.
Йомышлары төшкәндә пассажирлар
миңа ихтирам белән «иптәш штурман»
дип эндәшәләр
Көннәрдән бер көнне Уфа пристане-
нда пассажирлар утырып беткәч, бас-
маларны ала башлаганда, яр остеннәи
урта яшьләрдәге ир кеше ашыгып төш-
кән шәпкә:
Иптәш штурман, туктагыз, бас-
маларны алдыртмый торыгыз Мин дә
утырыйм әле дип дәште һәм со- ңга
калган өчен гафу үтенә-үтенә тиз генә
пароходка керде, тикшерүче матроска
билетын күрсәтте.
Аның кергәнен күперчектән капитан
да күргән һәм таныган булса кирәк,
сөйләшү трубасыннан аның:
Практикант Сабиров, Сәйфи
Фәттахичны тоткарламасыннар, аны
каютасына үзегез озатып куегыз! . дигән
командасы яңгырап үтте.
Бераздан, ярты сәгатьләр чамасы
вакыт үткәч, ул кеше оскә менде һәм,
рөхсәт сорап тормастан, ишекне кыю
ачып, рубкага керде. Капитан аны бик
җылы каршылады. Алар бер-бсрсенең
сәламәтлеген, гаилә хәл-әхвәлләрен со-
раштырып, дусларча күрештеләр. «Бу
пассажир берәр дәрәҗәле түрә булса
кирәк» дип уйлап куйдым Ул моннан соң
да берничә тапкыр рубкага менеп,
капитан белән озак-озак сойләшеп бар-
ды. Ул сөйләгәннәрдән Шәһит Ходай-
бирдиннең Башкортстанда күренекле
дәүләт эшлеклесс булганлыгын, шуның
хөрмәтенә безнең пароходка аның исеме
бирелгәнлеген ишетеп бе лдем. •
«Дәрәҗәле түрәмнең Казанга килә-
сең дә белгәннәр икән, аны пристаньда
чәчәкләр белән каршыладылар Безнең
капитан аны яр осгенә хәтле озата чык-
ты. Соңыннан капитан әйткәч кенә мин ул
кешенең һичнинди түрә түгел, ә мәшһүр
шагыйрь Сәйфи Кудаш икәнен белеп бик
гаҗәпләндем.
Ә бер атнадан «Ходайбирдин» тагын
Казанга килгәч, Сәйфи Кудаш Уфага
безнең пароходта кайтты. Пристаньда
аны каләмдәш дуслары бер төрке.м
язучылар озатып калды. Юлга чыккач, ул
тагын рубкага күтәрелде. Казан
тәэсирләре, нәшриятта, газета, журнал
редакцияләрендә булуы, спектакльләр
каравы турында сөйләде Төрле сүз
арасында капитан Александр
Александрович аңа
Менә безнең практикантыбыз
Сабиров та әдәбият белән шөгыльләнә,
күп укый, газеталарга язгалый..
Киләчәктә, бәлкем, ул да язучы булып
китәр әлс. диде, мина күрсәтеп.
Сәйфи Кудашныц әлегәчә мина әллә
ни игътибар иткәне юк иде Бу юлы
сәерсенү белән баштанаяк күздән
кичерде, нинди язучыларны яратып
укуым белән кызыксынды. Шигырьләр
язгалавымны әйткәч нинди шагыйрь-
ләрне беләсең, дин сорады.
Штурвал янында торганда күп сөй-
ләшеп булмый. Аның сорауларына кы-
скача җавап биргәннән сон, күптән укып
хәтеремдә сакланган бер шигырьне укый
башладым
Диңгез тирән, ләкин төпсез түгел.
Метрлардан узмас төбе бар Диңгез
ерак, ләкин чиксез түгел. Чакрымнардан
узмас чиге бар Дулкынлы диңгездәй
уйларымның Гөбе д.э юк, иге-чиге дә;
Тәнсез тирән чиксез ерак уйның
Дулкыннары кочкан мине дә
Сәйфи агайның күзләре зур булып
ачылды, кызыксыну белән:
Бу шигырьне кайдан габып укы-
дың, авторын беләсеңме? дни сорау
бирде
Татарстанның ун еллыгы уңае
белән чыккан «Ун ел эчендә татар матур
әдәбияты» дигән җыентыкны типо-
графиядә кичен калып гүләүсез җыю-
чыларга, шул исәптән безгә өйрәнче-
кләргә дә истәлеккә берәр китап
бпрюннәр идс. Бу шигырьне шуннан
укып белом, бөтен китаптан истә кал-
ганы шул булды... Әмма авторын әйтә
алмыйм. Җндс сл үткән бит, онытылган.
Шигырьнең дә кайбер юлларын бутавым
ихтимал.
Юк. бутамагансың, икенче юлын
гына бераз үзгәрткәнсең, диде Сәйфи
агай һәм. бу шигырьнең авторы үзе
икәнен әйтеп, мине бик гаҗәпләндерде
Икенче мәртәбә Сәйфи агай белән мин
нәкъ егерме елдан сон. илле җиденче
елның җәй башында очраштым «Совет
Татарстаны» редакциясендә эшләгән
чагым идс. Безнең бүлеккә аны Афзал
агай Шамов алып керде:
Менә сезгә Уфа кунагы, татар һәм
башкорт халыкларынын уртак шагыйре
Сәйфи Кудаш абыегыз . диде. Ә бу
безнен яшь язучыбыз Сафа Сабиров.
Идел егете, елгачылар турында
хикәяләр, очерклар яза Пароходка билет
кирәк булганда барып аңа баш иябез...
дип шаяртып безне таныштырды.
Мин Сәйфи агайны шундук таныдым.
Хәзер ул сизелерлек олыгайган Элеккечә
ыктымат, ачык йөзле булса да. манган
осте пеләшләнгән. чигә тамырлары
бүртеп чыккай идс Ул да мине
төсмерләде. Җәенке кашлары астыннан
бермәл күзләрен текәп карап горды да.
Әһә. хәтерләдем Кайчандыр
«Ходайбирднн» пароходында очраштык
шикелле Шулаймы, расмы " диде һәм.
хәтере яхшыга кәс<|>с килгәндәй
елмаеп, кул биреп күреште Хәер,
кайвакыт яшьләрнең дә хәтер капчыгы
тишек булгалый, син ул сәфәрне оныт-
кансыңдыр инде.
Сулдан унга: Сойфи К\<)аш. Сафа Сабиром һпч режиссер Га tu II «мг«и /'тг е ч
Татарстан пзучыларыны// /Г съел)ы канноренда пюшерс I '-IH / /95Я г г
Аның сүзләренә туры җавап бирмичә,
мин:
«Диңгез тирән, ләкин төпсез түгел
..» дип теге чакны пароходта сөйләгән
шигырьне кабатладым һәм азактан
үземнән өстәп: Көчле әйтелгән,
онытырлык түг<;л, дидем.
Сәйфи агай ни әйтергә белмәгәндәй,
кулларын җәеп җибәрде. Безнең очра-
шуга гаҗәпләнгән хәлдә дәшми генә
карап утырган Афзал агай сүзгә ку-
шылып:
Татарстанда мине белмиләр дип
борчылган идең, менә күрәсең, укыйлар,
беләләр икән ич, диде
Сәйфи агай безнең газетага берничә
яңа шигырен калдырды. Сүз арасында
мин аның Татарстан китап нәшриятына
«Хәтердә калган минутлар» дигән
истәлекләр кулъязмасы тапшырганын
белдем.
Ул вакытта Казанның барча мәдәният
әһелләре тиздән Мәскәүдә башланачак
әдәбият һәм сәнгать декадасына
әзерләнеп йөргән кызу көннәр иде Сәй-
фи агай театрлар декадага алып барасы
спектакльләрне, концертларны карауда
катнашты, каләмдәш дуцлары белән
Кырлайга барып кайтты, Педагогия ин-
ститутында студентлар белән очрашты
Шул ук җәйнең азагында мин Тата-
рстан китап нәшриятына күчкәч, Сәйфи
агай белән эш буенча аралашу, хат язып
хәбәрләшүләр башланып кипе. Язучы
һәм публицист, «Аваз» газетасы
редакторы Шәһит Әхмәдиевнец «Сай-
ланма әсәрләр»енә әзерләгән матери-
аллардан аның 1917 елда, ул чакны яшь
шагыйрь С Кудашка бик җылы хат
җибәргәнлеге мәгълүм булды. Шул
хатның эчтәлеге шгдән гыйбрәт икән-
леген сорап, мин Уфага хат яздым.
Җавапны озак көтәргә туры килмәде,
тиздән ул ачык хатның (открытканың)
фотокопиясе килеп тә җитте. Анда С.
Кудашка түбәндәгеләр язылган иде:
«Шигырьләрең бертуктаусыз «Аваз»-
да басылып килделәр. Моннан соң да
чын шагыйрь, мөхәррирләргә ул халык
мәйданы ачыктыр. Җырлагыз, иптәш!
Мәңге изелгән эшче, фәкыйрьләрнең
керфекләрен күтәреп, йөрәкләрен
йомшартыгыз һәм яңадан күңелсез то-
рмыш кайтмасын очен мәгънәви ко-
ралландырыгыз».
Сәйфи Кудашның Татарстан китап
нәшриятына «Хәтердә калган минутлар»
дигән истәлекләр җыентыгы тапшыруы
турында телгә алган идем инде. Шунысы
сәср, бу кулъязма тирәсендә итәк
астыннан ут йөртүләр, авторын буржуаз
милләтчелектә һәм тагын бүтән
гөнаһларда гаепләү кебек имеш-
мимешләр тарала _ башлады Уфалы бер
агайдан шундый эчтәлекле хат та килеп
төште. Шундый ук хат Язучылар союзы
идарәсенә дә килгән булып чыкты. Бу
вакытта кулъязма Зыя Мансур
тарафыннан редакциялә- неп, менә-
менә типографиягә төшерергә әзер иде.
«Хәзер инде нишләргә, туктатып
торыргамы?» дигән сорау туды
Нәкъ шул көннәрдә әлеге хатның
авторы Казанга килде Ул башта Язу-
чылар союзы идарәсе рәисе Афзал Ша-
мов янында булган. Аннары алар икә-
үләшеп нәшриятка керделәр. Аның ха-
тындагы «сигналларны» өчәү бергә
җентекләп тикшердек. Әмма хат авторы
аларньш берсен дә исбатлый алмады,
алар барсы да кемнәндер ишеткән,
кайдадыр укыган имеш хәбәр булып
чыкты Нәтиҗәдә хаксызлыгын агай үзе
дә танырга мәҗбүр булды Азактан бу
хакта ул, үзенчә акланырга теләгән
сыман, безгә дилбегә буе озын хат та
язып җибәрде
Гайбәтнең аягы озын дигәндәй, бу
ыгы-зыгы, уйдырма хәбәрләр Уфага
Сәйфи агайга да барып ирешә. Озак-
ламыйча ул бик борчылган хәлдә үзе
Казанга килеп җитте Бу вакытта ку-
лъязма инде типографиягә бирелгән иде.
Без аны көч-хәл белән тынычландырдык
Күренекле язучыбыз, СССР дәүләт
премиясе лауреаты Гомәр Бәши- ровнык
алтмыш еллыгын республика
җәмәгатьчелеге олылап бәйрәм итте.
Юбилей тантанасы Казан дәүләт
университетының актлар залында баш-
ланып китте, аннары бәйрәмгә килгән
күпсанлы кунаклар катнашында
шәһәрнең мәдәният сарайларында,
районнарда, авыл җирләрендә дәвам
итте.
Күрше һәм ерак республикалардан
килгән кунаклар арасында Сәйфи агай,
мөгаен, ик хормәтлесе булгандыр Чөнки
әдәбият сөючеләр аны шигырьләрен
укып, татар һәм башкорт халыкларының
уртак шагыйре, дуслык җырчысы итеп
беләләр, очрашуларда аеруча җылы
каршылыйлар иде.
Шул коинәрдән бераз элегрәк нәш-
риятка Сәйфи агайның яңа кулъязмасы
кергән иде Авторның Казанга килү
форсатыннан файдаланып, җыентык
белән бәйле кайбер мәсьәләләрне ачы-
кладык, китапка керәчәк фоторәсем нэ-
рне сайлап алдык. Көндезге ялдан соң
нәшрият коллективы белән очрашу ва-
кытында Сәйфи агай Г Ибраһимов, М
Гафури, Ш Бабич белән очрашулары
турында сөйләде, шигырьләрен укыды
Сәйфи агай барча кунаклар таралы-
шып беткәч, тн< азактан китте Аны
озатырга бер төркем каләмдәш дуслары,
башлыча замандашлары өлкән яшьтәге
агайлар җыелды Шул уңай белән
Язучылар союзы идарәсендә җиңел
җайдан гына оештырылган чәй мәҗлесе
булды Табын янында иҗат союзлары
арасындагы мөнәсәбәтләр, бер-
беребезнен әдәбиятын пропагандалау
турында дусларча сөйләшү булды.
Менә юлга кузгалыр вакыт җитте
Литфонд автобусына төялеп вокзалга
киттек
Җәй көннәрендә Сәйфи агай па-
роходта йорергә ярага, Казан белән
Идел яры буенда саубуллашу ничектер
күңеллерәк, тантаналырак була торган
иде. Хәзер кыш, вокзал мәйданында
буран сызгыра. Сәйфи агайның йөзе
уйчанланды, һәркайсыбыз белән кул
кысышып, исәнлек-саулык теләп сау-
буллашты. Поезд кузгалып киткәндә ул
кар пәрдәсе белән яртылаш капланган
вагон тәрәзәсе янына килеп басты. Без
янәшә бара-бара кул нзәп, озатып
калдык.
Ул көннәрдән сон инде шактый вакыт
үтте. Тормыш үз юлыннан туктаусыз
бара бирә, күл нәрсәне аз-азлап
оныттыра. Без янздан-яна мәшәкатьләр
чош ылына чумып яшибез
Ә шулай да мин. китап киштәмдә
Сәйфи агай әсәрләрен күргән саен, анык
үзе белән очрашкан көннәрне искә
тошерәм Эчемнән
Төпсез тирән, чиксез ерак уймын
Дулкыннары кочкан мине дә
дигән шигъри юлларын кабатлыйм һәм
яшьлегемдә диңгездәй кин Идел
дәрьясына мине дә шул хыял дулкын-
нары алып килмәде микән дип уйлап
куям
Журнал укучыларга хәзер инде мәр-
хүм булган бу күренекле әдипнең бер-
ничә хатын тәкъдим итәм