Яңа шигырьләр
Хатын-кызлар, Шәраб, көлү, күз яше... Яфрак арты яфрак оча — Үбешү ишарәсе.
Әбиләр чуагы.
Җан тынлык эзләмәкче.
Ял паркында буш көймәләр әйләндерә зур «Шайтан тәгәрмәче»...
Казансуда каргалар
Кичләр бүген куе-зәңгәр. Зәңгәр хәтта ак карлар. Төнгә таба Казансуда Шомлы өер — каргалар...
Нидер бар бу табигатьтә Без белмәгән, тоймаган.
Ниләр искәртә кискен җил. Исеп әллә кайлардан?
Дөнья тутырып килде май айлары, Гомернең дә әле язы бит. Кулларыңа каләм ал син бүген, Бер утырып хатлар языйм дип.
Хатлар яз син миңа, хатлар яз син — Көткән көндәй озын булсыннар. Гөрләвектәй аксын хат юллары — Сөю хисе белән тулсыннар
ХаТлар яз син миңа, хатлар яз син, Чакыр мине ерак-еракка.
Күңелем минем һәрчак яланаяк. Изү чишеп карыйм офыкка.
Язгы җилләр сулышыма каба. Кар суларын озатып калышым. Карашымны зәңгәр күккә манып Карап торам болыт агышын.
Ә болытлар ага кыйблаларга. Болытларның миндә эше юк... Бу дөньяда яшәдем дә сыман. Тик гомерләр үтте төш кебек.
Алма кызыл, кызыл миләш, кызыл инде балан да...
Ана йозе.
Ага йөзе, күчә бара балага.
Кышлар килә, кошлар кунган миләшкә дә. баланга
Алма кызыл вакыт җиткән тәгәрәргә ак карга..
Туган нигез. Карап торам тәрәзәдән
Тәрәзәне чеметеп көзге яңгыр ява. Морҗалардан чыга төтеннәр.. Бер ботак га
Алма башын игән
Исән калган әле бу төннән
Күрше килене Мунча ягып йөри.
Мин танымыйм аны бөтенләй...
Урамнан әнә
«Ул» да үтеп бара.
Кемдер дәште аңа:
«Әй, түтәй!..»
Яңа елдан
Көтә башлыйм язны,— Яңа елдан көннәр озая. Ноябрьләр, декабрьләр Үтә кебек заяга.
Яңа елның офыгы киң. Карлары да ак аның. Кояшлы чана эзләре Тоташа язга барып.
Ай яктысы
Мәшрикътагы болытны Алларга мана-мана. Таңы белән хушлашып Офыкта Кояш яна... Төн дә иңде. Ай чыкты. Су буе калды тып-тын. Өй артындагы шомыртлар Тәрәз чиртте шыпыртын. Ай яктысы... урамнарга Атты гүя күңелне...
Чү!
Янәшәдә ике шәүлә: Берсе балаң түгелме?!
Килер бер көн: без аерылышкан чакта озак-озак янар утлар учакта...
Булыр моңсу, булыр бик якты.
Кемдер авыр сулар: акты сулар, акты, акты...
Бүгенге көн
Кичә була.
Кичә була иртәгә...
Кемнең жаны?—
Тәрәзәдә
Күбәләк бәргәләнә..
Эссене туңгач сагыну. Кадер белү югалтып... Кешене бер елатмыйча Буламы соң юатып?!
Ирек
Очар кошлар иле - яфрак хыялы...
Яфрак җирләргә ятканчы Була әле җилнеке...
Җилдә түгел, җирдә түгел, Ботакта ул чын иркең!
Астан караганда кыя. өстән караганда—упкын Кайда торасың бит. Дөнья шундый, дустым.
Менә миләшләрең.
Менә көз...
Яфракларга тимә.
Җилгә калдыр.
Ачы җимешләрен генә өз
Тоела гына дип уйлап, мин аңа ышанмаган... Ул чыннан да ул чагында — «сөям»,—дип пышылдаган!
Әле яңа гына тып-тын иде.
Бу җилләр соң
чыкты кай ара?
Җилләр яфрак белән уйнагандай Кем соң
Язмыш белән минем шаяра?!
Изге урын буш тормый ул. Кояш батса, Ай чыга.
Бер күгәрчен очып китте — Кунды ике карчыга.