ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ XII СЪЕЗДЫ МАТЕРИАЛЛАРЫ
Матбугатта инде хәбәр ителгәнчә, быелның 3 июнендә Казан шәһәренең Актерлар йортында Татарстан язучыларының чираттагы XII съезды булып узды. Бу олы җыенда идарә рәисе РИНАТ МӨХӘММӘДИЕВ идарәнең биш еллык эшчөнлеге хакында хисап доклады белән чыкты.
Аннары әдәбиятның торле жанрлары буенча секция җитәкчеләреннән ӘХӘТ ГАФФАР (проза). ГАЗИНУР МОРАТ (поэзия). РӨСТӘМ МИНГАЛИМ (драматургия). РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН (балалар әдәбияты). ФӘИЗ ЗӨЛКАРНӘИ (әдәби тәнкыйть). МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ (публицистика). ВЛАДИМИР КОРЧАГИН (урыс әдәбияты). КЫЯМ МИҢЛЕБАЕВ «әдәби тәрҗемә) иптәшләрнең чыгышлары булды. Съездда, шулай ук, байтак кына каләм әһелләре сүз алып, үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар, телөк-төкъдимнәрен әйттеләр.
Түбәндә журналыбыз укучыларына Татарстан язучыларының XII съездында яңгыраган кайбер чыгышлар һәм документлар тәкъдим ителә.
Ринат
Мөхәммәдиев
ЯЗМЫШЛАР ХӘЛ ИТЕЛГӘНДӘ
Хөрмәтле каләмдәшләр! Мөхтәрәм кунаклар'
Икс җыен арасындагы еллар та без һәммәбез гаять зур колачлы, моннан элгәрге дәвердә тонн > дә керертә мөмкин булмаган катлаулы, каршылыклы вакыйгалар шаһите булдык СССР таркалды КПСС таратылды. Диета еллар дәвамына торт ызы.и ан һәйкәлләр аударылды Марксизм-ленинизм тәгълиматы хаким идеолотия вазифасын iora.ni ты Байтак еллар дәвамына тотрыклы рәвештә яши кинән канун мргип. структуралар җимерелде. Урам һәм мәйданнар кайнар ми тиш тарлан ''•.шап тормады Дәү тот һем хөкүмәт даирәләрендә фетнәләр булып . <ты Яңа мөстәкыйль җөмһүриятләр барлыкка килде. Күрше белән күрше яки I че I I ал те м*»< i. ■ ый.ть теккә ирешкән дәүл<>гләрнен үз эчләрендә дә хакимият өчен көрәш, сут ышлар кабынып торды Дәрья-дәрья булып кан һәм күз яшьләре тү< елдс
Без татар язучы чары исә күбрәк үз казаныбызда кайнадык, республикабызда барган гаягь кайнар һәм җитди вакыйгатарның кыл уртасында булдык. Соңгы дүрт ел эчендә 440 ел дәвамына изерәгән, басылган, кысылган, җәберләнгән милли хис. халык рухы, гүя, фонтан сыман берөзлексез бәреп торды. Бәрмәслекме соң?!. Шу л кыска гына вакыт эчендә Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабу т ителде Декларация ул нәрсә, халык ни әйтер, диделәр Рефер< (. 60 проценттан тртык гатарстанлылар республиканың
мөстәкыйльлеккә ГО1КЗП юлын кайнар яклады Тарихта беренче тапкыр үз Пре-зидентыбызны салладык ҖомһүриятсбвЗйен яңа законы Конституция кабул ителде Югарыдан йодрык болгау. масса күләм дезинформация һәм янаулар да куркытмады күп милл и теТатарсган халкын Чын мәгънәсендә сыналды, тарихи дәвер кичерде ул. провокацияләргә бирешмәде, иң мөһиме милләтара низагларга юл куелмады Татарстанның, шулай ук тарихта беренче мәртәбә, мөстәкыйль дәүләт атрибутлары дәүләт гнмйы. дәүләт гербы һәм дәүләт флагы кабул ителде.
Республикабызның сәяси җитәкчеюре һәм Югары Советы, әйтеп бетергесез кыюлык һәм каһарманлык үрнәк тәре күрсәтеп, бердәм булды ул көннәрдә. Миңа бу тарихи вакыйгаларны Казаннан гына түгел. Мәскәүдән дә торып күрергә һәм кичерергә Туры килде һәм ничәмә-ничә тапкырлар Президентыбыз Минтимер 111 шмиевка ач-ч tan-ачык басым ясау гына түгел, янаулар булганын белом Фәрит Мөхәммәт шинның Россия Югары Советы белән күзгә-күз калып тартышкан сәгатьләре. Мөхәммәт Сабировпыц съезд трибунасыннан сөйләнгән яткынлы чытышлары әле дә хәтердә Молдова икегә бүленеп Днестр ярында сут ыш башлаш ci ы Рпиия Югары Советының прогнозлар бүлегендә компьютерга салынган яшерен мәгълүматлар. әле дә күз алдымда. Чираттагы милләтара низаг Гатарстаттлн i ча тырга аннан соң Тажикстанда башланырга
тиеш, диелгән һем бу низаг ларны ммлир1 шеш. .е берничә вариант
күрсәтелгән иде аларда Күрь»не«к•■.I u < , п : ■ . ул
заманнарда 1ыныч иде әле анда Ә Тат и- , 1;. ■ t Шшмнев.
Мөхәммәтшин Һәм Сабиров ларның фикер ' - с ъ>ч бергә
булуы саклады
Бу гарихи көннәрдә татар әдипләре һиш.».- ............................................ -шкил
иттеләр Башкача мөмкин Дә түк* 1 Чөнки ■ . ■■ . чия1
тел язмышы язучынын канына сею *н M<KI н
лары Penal Харис Равил Фәйзуллин. Фоү >■ - • ■■ ■• I' i Н .•< - Р- ■•рт
Миннуллин һәркайсы ур ык ник.. i ка юри . . о.ч,
ләр уягкан һәм МИ1НН1 тарда башлан йөрын «>' • • К римх IUH Р чр< Б.иу т ла. Айдар Хәлим. Әмир Мәхмүлон З..ы- < ■ г. г , • . I .« m
нур Моратовларнын да. үт.» кайнарлык к,, ч ... • . ipc
изге булуда шик юк Ә.мбиятыбышын « • о ; ■? . I 1 г, .н«
Әмирхан Еники дә. (адәч киеча. аек акы ■ • • фикер-ләрен милләттәшләренә үз викьпын. ы ‘ \ tan
өчен тарихи әһәмияткә ия булган бу кор.н ю
читтә торып калмады дияр идем мин Аны 1 * < ..................... -кем
изге эшкә хәл кадәри өлеш кертте Мил.тә • . - - чяк.
кайнарлык һәм мин-мин тек I.»I бшрнк »чр <н.-рчш< • t ; nt i ц ш <р 1 '°Р- мәт. олпатлык юлдаш булсын ите кнт •• >м- \\.. if.it. ! ян.п » n.i.nyiap белән хезмәт итеп булмыйдыр ут халкына
Әмма милли дәүләтчелекне шлы • м .. . . чнлиа
гына Тынычланыр!а яисә күңел ii'.ncpcpi . ■ ! - ; стан
арасында!ы килешү ул кичектер! с.< ; , . > ч алга
таба дәвам кту Россиядәге бүгенк н t . . . . i . ише
хаос чорында һич кенә да Taiapciaii фин г ... . ■ . . .быз
җитәкчеле! сиен халкыбы! имни iete хакын. 41
халык сайлаган җитәкчеләргә дә ышаныр ... . > ;-.-р ■ !; ипент
Шәймиевиен дә башына гай тиим •
халык җырларын көйләп, татар әдәбия11t. . • Ены.
җәмәгать, урыс белән булышуны коч iHi i i • i-.i
да. без моны аңларга һәм урынты-урын» »ар- ган тайчынырга тиешлебез Халык һәм анын ■■ < - IHK
язучы алдында һәрнәрсәдән өстен г орсын н i< ю • 1 p -t
халкы белән тарт калашу әлегачә һичбер доү i ■ 1 ■ илергәне булмады. Әйе. тарихтан гыйбрәт a n.iiu >мма м - к.ш
юлыбыздан да тайчынмыйк
Әүвәлге Советлар берлеге язмышы I.I6IIIIIII . - ■ . I.II
да олы сынау, зур тетрәнү юр алып ки где. СС СР Я ■ . Ул
да түгел. Мәскәүдә төрле милли һәм идсо т и ю ■- . • сия
язучылары берчеге бүлы i.mcpi кереши < »*■ и> , ■ up
без сезнсн белән чираттан 1ыш съсгли »«. ;н. м • ■■ ■ • ир-легебезне булдырлЫк. Ләкин бу милли ра-" ■; J. • HI
иде. Озак көттермичә, без үзебешен кург • - ■ ' рус
язучылары белән дә хезмә! Iэшлек ки.тешу > ‘
жирен русча айтәм учасшуюшнс .................. ........ ,
Владимирович Михалков и Тимур И. 11 <
писательская opiанизаиня Г.нарс HI S *''
руинах Союза писателей СССР С< г- түгел, Энкарада Торки .U«*>HMI ыр "ч
Язучылар берлеге, аерым алган ы I ариф ' ' '
фәкыйрен-! вәкилле!енди. i\m хокчк 1Ы. •
катнашты Мөсгәкыйтьтек яхшы нәр ..... . . ■
тыш бирелеп китүдәнме бешен •K-IIIM.H.I < • ■' ■' ры
xcpicpi ә ОМ 11-1 1\чы шр будд 1
Аларнын бс|>енчссс 1 ы р 1 ■ ' '
лары бер чеге яис.» accoiinai'KM бүлгәләү. бәх«мхез КИ рсе . •' ' . . ; .! 4H.I
булмас иле Бу бер булса икенчедән I ’ ' • ' чп
ләрсбез һәм мил I.»! !әшт.»|Х’ч I өчен ■■ шч берлс1ебег ю М.ккәүдәи Уфа ын. 1ашк. 1 ә|ъзаларыбы) бар Сошы араларда 1ына 1> к,1Рм VV'C ■ мдәш-
ләребез Рим Идиятуллин. Халисә Мөдәррисова һәм Рәшит Гатауллиннарны бертавыштан үзебезне» ижаг оешмабызга кабул итеп алдык. Татар шигъриятенең бу өч моңлы сазы бүген безнең арада Талантлы милләттәшләребезне эзләү дәвам иттереләчәк. Димәк, бүлгәләнү өчен бернинди нигез дә юк.
Икенче берәүләр иҗат берлегебез урынына Париж, Нью-Йорклар үрнәгендә пенклуб оештыру кирәк диләр. Оештырып күрсәтегез иң элек, дип әйтүдән башка чарам юк аларга. Ә ижат берлегенә тимәгез, аның язмышын съезд хәл итсен.
Язучылар берлегенең тыныч кына эшләп килүен өнәп бетермәгән кайберәүләр тагын Иҗади оешманы Әдәби фонд белән алыштыру хакында юк-юк та сүз кузгаталар. Әдәби фонд язучы өчен бик тә кирәкле структура иде, бәхәс юк. Әмма аның бар килере. белгәнегезчә, Мәскәү аша иде Ә СССР Литфондын кычкыртып таладылар, ямаулыкларга тураклап бетерделәр Мәскәүдә бүген тагар әдәбияты кайгысы түгел, башлары үзара тарткалашудан бушамый. Ә инде «фондлар»ның. нинди генә изге максаттан төзелмәсеннәр, дәүләт бюджетыннан акча алып торуы мөмкин т үгел, гайре табигый күренеш.
Литфонд дигән оешма бик күп республикаларда юкка чыкты Ә Татарстанда ул — бар, бетерелмәде Аның рәисе Әхсән Баян, директор вазифаларын җәмәгатьчелек тәртибендә Мансур Шиһапов алып бара, бухгалтеры да үз урынында. Клуб һәм китапханәне Язучылар берлег е күтәрде һәм башка барлык вазифа һәм мәшәкатьләрен дә санап тормыйм, сез аларны яхшы беләсез. Язучылар берлеге жил кәсенә салдык.
Шуның өс генә, Тат арстан хөкүмәте, безнең үтенечләрне искә алып, ТА ИС оештырды Шулай итеп, Татарстанның авторлык хокуклары буенча бүген мөстәкыйль үз оешмасы бар Аның җитәкчесе — язучы Рәфкать Кәрами
Бүген, Халыкара Литфонд белән килешүләр нигезендә, безнең Переделкино, Гагра һәм Күктүбә иҗат йортларына барырга теләүчеләрне льготалы путевкалар белән җибәрү мөмкинлегебез бар Үзебезнең иҗат йортыбызны булдыру мәсьәләсе көн тәртибендә тора Бу мәсьәләнең җитдилеген аңлап, Минтимер Шәри- пович Шаймиев Язучылар берлегенә ярдәм итәргә вәгъдә бирде һәм инде, күздә тоткан уңайлы объектлар да бар Иншалла, ижат йортлы булу бәхетенә дә ирешербез кебек Әдәби тел, милли культура һәм сәнгатьнең барлык төрләре нигезен тәшкил иткән һәм сон чиктә милли аң һәм милли дәүләтчелекнең дә үзәк т амыры булган әдәбиятка кертелгән чыгымнар бере белән генә түгел, уны белән кайтачак соң чиктә Республикабыз җитәкчелегенең моны аңлавы киләчәккә өмет белән карарга нигез бирә
Ижат көнкүреш шаргларыңың гаять дәрәҗәдә кыенлашуына да карамастан, әдипләребез халык алдындагы җаваплылык тойгысын киметмәделәр, миңа калса. киресенчә, арттыра гына төштеләр Әдәби хәрәкәт үзенең сыналган үзәненнән тулып агарга омтылды. Әдәбиятыбызның кайсы гына жанрына бакма, анда кызыклы ачышлар бар. Кризис һәм бер урында таптану кебек бәяләр — шигъриятебезгә булсын, драматургия яисә прозага булсын — хас күренеш булмады Әдәбияттагы үсеш һәм хәрәкәтне, күңел тарлыгын онытып, күрә белергә дә кирәк.
Бу елларда татар прозасында шактый үзенчәлекле һәм гыйбрәтле эзләнүләр күзгә ташланды Утызга якын роман, иллеләп повесть һәм йөзләрчә хикәяләр Шунысы моһим прозаикларыбызнын караш офыклары, сәнгатьчә осталыклары һәм фикерләү культуралары елдан-ел кинәя. күтәрелә бара.
Халкыбызның бөек улы. талантлы язучы, фидакарь сәясәтче Гаяз Исхакый мирасының әдәбиятыбыз! а әйләнеп кайтуы — соңгы елларның иң мөһим күрене- шләреннән берсе булды. Бу каһарманыбызның гаять бай ижаты белән танышып, яшь буын әдипләр осталык мәктәбе уздылар, үзләре өчен көрәш үрнәген күрделәр. халкыбызның бәйсезлсге. дәүләтчеле! ебезне торгызу юлында Гаяз Ис- хакыйча батыр һәм фидакарь булырга өйрәнделәр Гасырыбыз башында инкый- раз хәтереннән сакланыр!а ондәп сугылган чан авазы, ничә дистә еллар буена хакимлек иткәп коммунистик идеология тозакларыннан котылып, ниһаять, безгә дә килеп җитте
Фатих Әмирханның «Шәфигулла агай» әсәре безнең күзләрне томалап торган пәрдәне алып ташлады Гали Рәхимнең «Идел», Садри Җәләлнең «Дим буенда». Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәрләренең бүгенге укучыларга ирешгерелүе дә әдәбиятыбыз тормышында һәркайсы олы вакыйга Ниһаять. Хәсән Сарьянның «Нокталы өтер»е укучы хөкеменә тәкъдим ителде
Болар һәммәсе, әлбәттә, агымдагы прозаның да публицистик рух белән өртелүең тәэмин итте. Газиз Кашаповның «Гыйфрит». Фоат Садрневнын «Тан жиле». Фәрит Гыйльминең «Зәйтүнәкәй. акчарлагым». Җәүдәт Дөрзаманның «Ник керәсез төшләремә’». Аяз Гыйләженнын «Балта кем кулында0». Гариф Ахуновның «Гомер юлы» һәм башка байтак әсәрләр якындагы үткәннәрсбсзнең бик эчкә яшеренгән серле якларын уңышлы күрсәтеп бирүләре белән игътибарны җәлеп иттеләр.
Бер төркем язучыларыбыз. халык, бигрәк тә зыялыларыбыз өчен, афәттән гыйбарәт булган утызынчы-илленчс еллардагы шәхес культы чорын тасвир иттеләр Хакыйкатькә юлны бездә шушы тәмуг ъ газапларын үткән Е Гннзбур! һәм Ибраһим Сәлахов башлап җибәргәннәр иде Алар укучыларга чынбарлыкның коточкыч вакый!аларын җиткерделәр Әгәр Нәби Дәү линен «Яшәү белән үлем арасында». «Җимерелгән бастион», Габдрахман Әпсәләмовнын «Мәңгелек кеше» һәм Ибраһим Сәлахов әсәрләрен берсе артыннан берсен укысаң, кешегә карага кылыш ан вәхшилекләрнең немец фашизмы тарафыннан да. совет тоталитаризмы ягынгган да бер үк төрле булуын күрәбез. Чөнки аларнын тамыры бер кешене күралмау Аяз Гыйләжсвнын «Йәгез. бер дога». Гурий Тавлнннын «Афәт». Нәби Дәүлииен «Сталинга хат». Рәфкать Кәраминен «Каргышлы юллар» һәм Әнәс Галиевнен «Намус кушканча» әсәрләре ярдәмендә исә әлеге күзаллаулар та!ы да тулылана төште. Газиз Кашаповның «Киек каз юлы» романын да шулар рәтендә карарга кирәк Гасырыбызның олы шагыйре Хәсән Туфан язмышы тулаем халык өстенә ябырылган фаҗиганең бер күренеше иде Бу еллар М Солтангалиев өстеннән то галит ар хакимият япкан кара япманың алынып ташлавы белән до үзенчәлекле Бу нык рухлы, милләтен азатлык юлына алын чыгу омтылышында гаять масштаблы каһарманлыклар кызган шәхес хакында укучыларыбыз мөмкин кадәр күбрәк бе терта омтылдылар
Хәзер үткәннәребезгә гадел бәя бирер чак Чөнки өстебездән, тегеләй яз. болай яз, дип. бармак селкеп торучы фирка юкка чыкты Бүген цензор һәр язучының үзендв булырга тиеш Төп цензор ул намус Дөрес, теге вакыт тарда да намусына хилафлык итмәгән әдипләребез күп булды Әдәбиятыбыз аксакаллары Гомәр Баширов. Әмирхан Еники. Аяз Гыйләжевлар шуңа үрнәк түгелмени?! Гомәр Бәширов «Гыйбрәт» исемле өр-яңа әсәре белән моны тагын бер тапкыр раслады Арпаяз авылында утызынчы елларда ку такларга каршы кызынган кыргыйлык һәм кешелексезлек тетрәндергеч картиналарда күрсәтелә Каләм остасының сәнгатьчә камил буяулар белән- эш итүенә, хакыйкатькә тугрылыгына сокланмый мөмкин түгел.
Тәлгать Галиуллиннын «Замана балалары». Мөхәммәт Мәһдневнең «Ачы тәҗрибә» кебек әсәрләре до кичәге көнебезне аңлау юлында кызыклы тәҗрибә булып кабул ителде
’ Бүген үткәннәребезгә нгыибар. тарихыбызны документальлек дәрәҗәсендә төгәл белүгә ихтыяҗ бермә-бер артты Тарихи әсәрләрнең абруе гомер булмаган ча үсте Нурихан Фәттахка нәкъ менә быел тарихи прота өлкәсендәге фидакарьлекләре өчен Г Тукай исемендәге дәү ләт бүләге бире гү юкка түгел гер Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте, «Кичү» романы да якындагы үткеннәребезне сәнгатьчә өйрәнүнең матур үрнәкләре бу run торалар Халык әйтмешли, анын кул-аягы жинел булды, тарихи катламнарны ачуга башкалар да
ныклан тотынды Мөсәгыйть Хәбибуллинның активлыгы игътибарга лаек. Аның «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный». «Хан оныгы Хансөяр» кебек романнары үз укучыларын тапты. Роберт Батулланың «Сөембикә» романын вакыйга булган әсәр дип искә алырга мөмкин Шуны да хәбәр итим: бу көннәрдә әлеге әсәр төрек гелендә Истанбулда нәшер кылына. Җәмит Рәхимовның «Батырша», Флүс Ла- гыЙфиның «Хыянәт» романнары тарихи прозабызның офыкларын нык киңәйтте. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, Татарстан китап нәшрияты прозабызны күптомлык- лар бастырып чыгаруы белән дә баета килә. Вакыйф Нуруллин һәм Әхсән Баяновнын ике томлыклары, Әмирхан Еникинең өч томлыгы дөнья күрде инде. Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәхмүт Хәсәновларнын да күптомлыклары укучыга барып ирешү юлында
Прозада хатын-кыз язучыларыбыз Мәдинә Маликова. Кояш Тимбикова әүвәлгечә үк ныклы кул белән эшләүләрен дәвам иттерәләр. Зәки Зайнуллин шактый нәтиҗәле иҗат дәвере кичерде. Бүген аның «Полковникны озату», «Галимулла бабай күгәрченнәре», «Сугыш алды малайлары» кебек әсәрләрен белмәгән укучы сирәктер Мәгъсүм Насыйбуллин һәм Зөфәр Фәтхетдиновлар детектив жанрны үстерүгә елдан-ел зуррак өлеш кертә баралар. Сүз уңаенда шуны да әйтим, 3. Фәтхетдиновның «Откровение XX века» хезмәте татар һәм рус дөньясында гына түгел, дөньякүләм вакыйга буларак кабул ителде. Атилла Расихның «Ишан оны1 ы» романы да укучыларыбыз тарафыннан жылы кабул ителде.
Мөслимдә тын гына, ипле генә ижат итеп яткан тыйнак бер каләмдәшебез бар безнең- Фоат Садриев. Әмма аның кабатланмас прозаик һәм драматург булуын һәммәбез яхшы белсәк тә, еш искә алмыйбыз бугай үзен. Бу бишьеллык Фоат Садриев өчен аеруча бәрәкәтле булды. Анын «Таң жиле» романы бүгенге прозабызның иң гүзәл үрнәкләреннән.
Әхсән Баянов прозада жиң сызганып эшләвен дәвам иттерде. Мина калса, анын тагар прозасында һәм эчтәлек, һәм форма ягыннан зур янадык булган «Җәй белән җәй арасы», «Урланган ай» повестьлары әлегәчә җитәрлек дәрәжәдә бәяләнмәде булса кирәк
Прозада үз йөзен, үз урынын тапкан Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче»се укучылар тарафыннан 1993 елда аеруча яратып укылган әсәр буларак кабул ителде, һәм бу очраклы күренеш түгел, минемчә.
Укучылар яратып кабул иткән әсәрләр арасында без Газиз Кашаповнын «Убырут», Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү». Роберт Батулланың «Юл буенда зәңгәр чәчәк», Миргазиян Юнысның «Европа ат сагына». Гәрәй Рәхимнең «Җот үр дәдәй дәмәкләре», Айдар Хәлимнең «Өч аяклы ат». Рәисә Ишморатова- ның «Тормыш дәвам итә». Тәүфыйкъ Әйдинең «Елан угы». Зиннур Хөсниярның «Тэт эри китте язмышлар». Әхәт Гаффарның «Олы юлның тузаны». Әнәс Галиев- ның «Авылдашлар». Рашат Низамисвның «Кызыл кар яугач» әсәрләрен билгеләп үтәргә кирәк Камил Кәримов, Зөлфәт Хәким һәм Фәнзаман Баттал -сатира. Вахит Имамов, Альберт Хәсәнов. Шамил Рәкыйпов, Шаһинур Мосзафин публицистик прозада. Заһит Мәхмүди исә мажара һәм фантазия жанрларында уңышлы эшләп киләләр Мәгъсүм Хужин, Марат Әмирханов. Әсрар Галиев, Индус Сирматов. Хәйдәр. Фәйзи Галиев һәм Радик Фәизов хикәя-повестьлары да укучыларның игътибарын жәлеп итте. Рахмай Хисмәтуллиннын ихласлык һәм жан кайнарлыгы белән язылган «Кыйбла жиле» югары бәя — Г Исхакый бүләгенә лаек булды.
Әйе, прозада зур эзләнүләр бара, кызыклы, мавыктыргыч әсәрләр языла. Ләкин шулай да бүгенге көнебезнең катлаучылыгын эстетик, фәлсәфи өйрәнү юлында ул безне канәгатьләндерә алмый әле Кыюлык, масштаблылык юлдаш булсын каләмдәшләремә киләчәктә.
Татар әдәбиятының чишмә башы, авыр елларда һәм бәхет килгәндә халык күңеленең мәңгелек юлдашы булган шигъриятебезнең дөнья халыкларына мәгълүм абруе, югары аты бар
Ике съезд арасында татар шигъриятенең дә ирешкән уңышлары мулдан булды. Күпчелек шагыйрьләребез заман авырлыкларына бирешмичә, шигырь китаплары чыгаруның кыенлыкларына карамыйча, актив ижат иттеләр. Ин сөендергәне шул: шигырьдә, шагыйрь әйтмешли, чын-чынлап уйланучылар күбәйде. Салих Баттал, Гамил Афзал, Илдар Юзеев кебек олпат шагыйрьләребезне дә. Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат кебек яшьләрне дә халкыбызның фаҗигале тарихы, бүгенгесе, киләчәге турындагы борчулы гамь биләп алды Әүвәлгерәк елларда шигъриятта очрый торган коры, купшы риториканы акрынлап конкрет хискә, фикергә корылган шигырь-поэмалар алыштыра башлады Кыскасы, соңгы 4—5 елны шигъриятебезнең кызыл, идеологик шигырьләрдән тәмам арыну чоры 156
булды дияргә дә мөмкин. Ләкин дөрес аңлашыла күрсен: күп шагыйрьләребез тоталитар система шартларында да ил. халык язмышы турында уйланудан туктамады, һич югында эзоп теле ярдәмендә булса да. халкыбызга үзенен бөек һәм фажитале үткәне, дәүләтчелеге хакында сөйләргә, язарга омтылды. Халкыбыз аңында азатлык, бәйсезлек, дәүләтчелек идеясе күпмедер дәрәҗәдә сакланып килгән икән, без монын өчен, һичшиксез, шагыйрьләргә дә бурычлыбыз
Заманында шагыйрьлек пәйгамбәрлек белән янәшә йөргән Шагыйрь әйткән сүз олуг сүз саналган, аңа колак салганнар.
Чын ши1ырьнең абруе бүген дә шул югарылыкта. Ышанмаучылар булса, Илдар Юзеев яисә Равил Фәйзуллин. Лена Шагыйржан яисә Кадыйр Сибгатул- лин китапларына мөрәҗәгать итсеннәр Нәрсә-нәрсә. әмма татар әдәбияты үзенен шагыйрьләре белән горурлана ала Ренат Харис. Әхсән Баян. Марс Шабаев. Кави Латыйп. Рөстәм Мишалим. Роберт Әхмәтжан. Әхмәт Гадел, Рәфыйк Юнысовларнын фәлсәфи лирикасы. Әдип Маликов. Флера Гыйззәтул- лина. Рәдиф Гаташ. Сафуан Мулла! алиев. Харрас Әюпов. Шамил Маниапов. Эльмира Шарифуллина. Рифкать Закиров. Нияз Ахмадов, Фирдәвес Әһлия. Илсояр Иксанова, Эдуард Мостафиннардагы эчкерсезлек һәм хис кайнарлыгы кемне генә әсир итмәс икән' Авылда яшәп, туган як гүзәллеген җырлап туйма! ан Гарифҗан Мохәммәтшин. Илдус Гыйләжев һәм Рафаэль Газизовлар да шигърият бакчасында янып иҗат итә һәм үз урыннарын таптылар
Чәчәннәрдән килгән г айрәтле талантка ия Клара Булатованы тынлап карагыз. туры Тукайлар рухын дәвам игкән Мөдәррис Әгъләмовны укыгыз. Такгаш дәрте һәм кайнарльп ын сүрелдерми килгән Зөлфәткә мөрәҗә!ать итегез, гатар поэзиясенә тел-теш тидерергә теләгәннәр Бар ул бездә шагыйрьләр, кадерләрен генә белеп бетермибез
Ике съезд арасында әдәбиятыбызда сизелерлек эз калдырган поэмалар да дөнья күрде Рәшит Әхмәтҗановнын «Карачкы». Фәнис Яруллинның «Нәсел ai ачы». Зиннур Мансуровнын «Хозыр таләйһсс-сәләмнс эзләү», Флера Гыйэ- зәгуллинаның «Ирек кипа». Газинур Моратның «Ачлык». Ркаил Зәйдулланың «Матәм» поэмаларында гагар халкының катлаулы язмышы, ирек даулап бүгенге бәргәләнүләре һәм өметләре. Әхмәт Рәшитовның «Колшәриф» поэмасы исә безне ерак тарихыбыз сәхифәләренә алып кайтты Шагыйрьнең үз нжагы өчен гена түгел, татар әдәбиятында күренекле вакыйга «Колшәриф»нсн үз Казанына, халыкка әйләнеп кайтуы
Ренат Харис исә укучыны гына түгел, үзен элек-электән яхшы белгән каләм-дәшләрен дә хәйран калдырды. «Оч үбешү» поэмасы татар әдәбиятында уникаль вакыйга һәм яңа сүз. Габделҗәббар Кандалыйнын үзен «ух-ах» китерерлек мизгелләр бар .
Татар халкында җырга аеруча җылы мөнәсәбәт яши Соңгы елларда «җырның ертыг ы юк» ди торгач, талымсызланулар да ишәя төште кебек Әмма җыр өлкәсендә ша!ыйрьләр башкарган »ш аерым сүз һәм хөрмәтләүгә лаек I өлшат Зөйнашева иҗаты бу өлкәдә үзе бер кабатланмас дөнья жыр-моң дәрьясы Аңар!а Татарстанның Г Тукай исемендәге дәүләт бүләге бирелү ул шагыйрәне генә түгел, гатар җырын да олылау булды.
Илдар Юзеев. Әхсән Баян. Клара Булатова. Резедә Валиева. Роберт Мин- нуллин. Разил Валиев, Марсель Галиев. Разим Валиуллин һәм Мансур Шиһапов әүвәлгечә үк тугрылык күрсәттеләр татар җырына Ләкин минем гагар жырына яңа. кайнар бер дулкын булып бәреп кергән шагыйрәләр һәм шагыйрьләр хакында сүз әйтәсем кнлә. Шәмсия Җиһаширова һәм Наил Касыймов. Фирая Зыждинова. Бикә Рәхимова һәм Нур Әхмәдисв. Халисә Мөдәррисова һәм Илсур Хөснетдинов. Фәйрүзә Мөслимова һәм Фирдәвес Әһлияләр хакында Эчкерсез һәм ихлас җырларыгыз сәхнә түрендә, халык күңелендә бүген Хәерле сәгатьтә булсын, җырлатыгыз татарны, җырлатыгыз Ул күп елады инде болан да
Театрларыбыз сүрелә төште, драматургия бик саекты, дитән сүзләр ә гсданәле ишетелеп ала Театр хакында әйтә алмыйм, ул өлкәдә зур белгеч түгелмен Ә драматургиябез хакында исә аяк герәп бәхәсләшә ала.м Моңарчы курс IMOIOH идея-эстетик эзләнүләр. тематик киңлек төсмерләнә бүгенге сәхнә әдәбиятында Моннан биш еллар элек кем яза иде сәхнә әсәрләрен’ ТугЬан Миңнуллин. Аяз Гыйләжев И тдар Юзеев. Ризван Хәмнд, Батулла. Рөстәм Мингалим һәм Фоат Садриев. Юныс Сафиуллин исемнәре күренгәлн башлаган иде Моннан ун еллар оүвөл дә шулар. Унбиш еллар әү вал дә.
Бу биш елда да Туфан Миңнуллин үз жанры һәм сәхнәсенә тугры калды Аның сонгы әсәре булган «Хушыгыз!» таты бер кат бу өлкәдә талантлы һәм ихлас олы әдип ижат иткәнлекне дәлилләп килә Т Миңнуллин татар сәхнәсендә
үз буыны һәм заманыбызның җанлы энциклопедиясен тудырды дип әйтергә, ниһаять, вакыттыр инде.
Ә менә соңгы биш ел эчендә драматургиябезгә бер түгел, дистәдән артык яңа, яшь талантлар килеп керде. Мансур Гыйләҗев, Гафур Каюмов, Зөлфәт Хәким. Данил Салихов һәм Сәрия Вильдановалар иҗат иткән әсәрләр бүген татар сәхнәсе түрендә, тамашачыбызның иң яратып караган авторлары булып киттеләр.
Шуның өстенә, формалашып килүче кинодраматургия өлкәсендә дә җитди тәҗрибәләр күзгә ташлана. Гариф Ахунов, Ризван Хәмид һәм Рөстәм Мингалим иҗат иткән сценарий нигезендә Тукай турында күпсерияле фильм төшерелә. Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим һәм Әхмәт Гаделнең дә бу жанрда актив эшләве мәгълүм, һәм, әлбәттә, драматургия хакындагы сүзне бүген арабызда утырган аксакал Риза агай Ишморатны олылап йомгаклыйсы килә.
Әйтергә кирәк, әдәби тәнкыйть заманы түгел бүген. Шулай да Нил Юзеев, Гариф Ахунов. Тәлгать Галиуллин, Рафаэль Мостафин, Азат Әхмәдуллин. Флүн Мусин, Фәиз Зөлкарнәев, Мөдәррис Вәлиев һәм Фәрит Хатиповларның тәнкыйтебезгә хәл кадәри өлеш кертә килүе куандыра Әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы, библиографиянең академиклары (инде, ниһаять, туры мәгънәсендә) Мансур Хәсәнов. Миркасыйм Госманов һәм Әбрар Кәримуллиннар, гадәттәгечә, фундаменталь хезмәт башкардылар. Мансур Вәлиев, гәрчә үзенә вакыт-вакыт объективлык җитенкерәмәсә дә, гадәттәгечә актив эшли. Мөгаен, бүгенге тәнкыйтьнең прозага караган өлкәсендә Фоат Галимуллин, драматургия һәм театр тәнкыйтендә Рәүф Игъламовның аеруча эзлекле һәм принципиаль иҗат итүләре съезд мөнбәреннән яд ителергә тиештер Вакыт-вакыт Галимҗан Гыйльманов белән Фаяз Дунай да кызыклы мәкаләләр белән чыгыш ясадылар. Шуның белән бергә, тәнкыйть жанрының бүгенге хәле һәм киләчәк язмышы безне нык борчый торган мәсьәләләрнең иң җитдие булып кала бирә «Казан утлары» һәм «Идел» журналы җитәкчеләре дә бу проблемага йөз белән борылсыннар иде.
Әдәбиятның киләчәге, ягъни яшьләр турында кайгырту — бездә элек-электән дәвам итеп килгән матур традицияләрнең берсе. Яшьләр белән эшләүнең классик дәвере Гариф Ахунов, Илдар Юзеев һәм Шәүкәт Галиев исемнәре белән бәйләнгән Соңгы елларда исә бу эшне җанын әдәбият өчен фида кылырга әзер булган Рөстәм Мингалим алып бара. Аның җитәкчелегендә Пермь өлкәсенең Барда районында, үзебезнең Актанышта. Алабугада. Чаллыда, Яңа Чишмә һәм Питрәчтә, район иҗат берләшмәләре белән бергәләп, иҗат семинарлары уздырылды. Йөзләгән башлап язучының кулъязмасы рецензияләнде, иң лаеклылары матбугатка тәкъдим ителде. Дистәләгән яшь әдәпнең китаплары дөнья күрде. Ә иң куанычлысы, әдәбиятның матди престижы нык кимегән бер заманда иҗат берлегебез сан ягыннан кыскармады. Күпсенмәгез, җәмәгать, соңгы биш ел эчендә Татарстан Язучылар берлегенә җиде дистә талантлы яшьләр яисә гомерен әдәбиятка багышлап олыгая килгән фидакярлар кабул ителде. Идарә рәисе буларак, миңа һәм Кабул итү комиссиясе рәисе Аяз Гыйләҗевка кайбер каләмдәшләр әледән-әле, талымсызлык күрсәтәсез түгелме (?), дигән кинаяле караш ташлый килде. Күпсенмик, сигез миллионлы татар халкына һәм Татарстанга 250 каләм иясе һич кенә дә күп түгел ул. Аннан язучы яисә шагыйрьнең халыкка бәла-каза китергәнен белмим, рэкетерлар, бандитлар һәм талаучылар ничек үрчегәнне күрмисезме, шуңарга пошыныйк без.
Газега-журналлар чыгару өлкәсендә бай традицияләребез булуга да карамастан, совет чорында татар әдәбияты өчен бердәнбер мәйдан «Казан утлары» журналы булды. «Казан утлары» бүген дә татар әдәбиятының көзгесен хәтерләткән иң мәртәбәле, академик басма булуында дәвам итә. Соңгы биш ел эчендә генә дә аның сәхифәләрендә 24 роман, 37 повесть, 48 хикәя, 9 поэма, 7 сәхнә әсәре, тарих һәм әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен яктырткан йөзләгән мәкаләләр дөнья күрде. Журнал үзенең 70 еллык юбилеен күркәм билгеләп узды.
Ике съезд арасында, ниһаять, әдипләребезнең күптәнге хыялы «Идел» журналы чыга башлады. Ул татар һәм рус телләрендә ай саен дөнья күреп килә Кем ничектер, әмма мин үзем «Идел» журналына сокланам. Тулы булмаган биш ел эчендә, юктан бар булып, бу коллектив татар халкы яшәгән төбәкләрдә үз урынын, даими укучыларын тапты. Журнал кызыклы, оператив һәм актуаль. Бүгенге татар әдәбиятын «Идел»сез күз алдына китерү мөмкин түгел. Бу, беренче чиратта, әлбәттә, журналның беренче баш мөхәррире Римзил Вәлиев һәм гамәлдәге җитәкчесе Фәиз Зөлкарнәевларның һәм, гомумән, журналның талантлы, бердәм коллективы хезмәте нәтиҗәсе.
Чаллы төбәгендә чыга башлаган «Аргамакннын да региональ журнал гына булмыйча, бөтен тагар әдәбияты һәм татар халкын колачлап алачагына өмет зур. һәрхәлдә, талантлы публицист һәм шагыйрь Айдар Хәлим җитәкләгән бу журналны н үз йөзе бар инде
Татарстан Яучылар берлеге инициативасы белән нигезләнгән «Салават күпере» журналын исә озын гомерле булмас, көчебез җитмәс дигән шнк-шөбһә белән нәшер кыла башлаган идек Сәләтле һәм ку.тыннан эш килә торган егетләргә тап булганбыз, баш мөхәррир Зиннур Хөснияр һәм Ләбиб Лерон, замана нинди генә проблемалар тудырмасын, һәммәсен мөстәкыйль хәл итеп, республикабызда гына түгел, әүвәлге Советлар берлеге мәйданнарында беренче булган журнал чыгарып киләләр Сабыйларнын рәхмәте төшсен үзләренә Моннан 2 3 ел элгәре Мәскәүдә съезд мөнбәреннән Сергей Владимирович Михалков: «Я лучшего журнала для детей в руках еше не держал», дип. сокланып, реплика ташлаган иде Татар әдәбиятына һәрчак хәер-хак булган олы әдипнең бәясенә лаек журнал балалар әдәбиятын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. «Ялкын» һәм «Сабантуй» белән янәшә, шул рәвешле, балаларыбыз өчен гел көтмәгәндә өченче могҗиза пайда булды. «Ялкын»ны балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман җитәкләсә, «Сабантуй»да Андерсен дипломы лауреаты, балачак шагыйре Роберт Миңнуллин җитәкли Шушы урында соңгы биш ел эчендә татар балалар әдәбиятының шактый ышанычлы адымнар белән үсеш алуын да аерым билгеләп узу урынлы булыр иде Олы талант иясе Шәүкәт Галнсвнең бүген гагар балалар поэзиясендә үз мәктәбе бар. Ләбибә Ихсанова. Энжс Мөэминова. Җәвад Тәрҗеманов. Роза Хафизова. Җәүдәт Дәрзаман. Хәкимҗан Халиков. Мәрзия Файзуллина, Резеда Вәлиева. Ләбиб Лерон. Әзһәр Габиди. Раушания Низамова һәм Рафис Корбан кебек дистәләгән шагыйрь һәм прозаиклар да балаларны яңадан-яңа әсәрләр белән куандырып килә. Безгә бу урында бер нәрсәне ассызык- лап узарга кирәктер балалар язучысы — ул бүгенге укучы алдында гына түгел, җәмгыять һәм милләтнең киләчәге каршында да җаваплы Шуңа күрә бездән балалар әдәбиятына игътибарны икеләгә-очләтә арттыра бару сораладыр киләчәктә.
Ике съезд арасында Язучылар берлеге үзенең атналык әдәби газетасы «Әдәби жомга»нын да берничә санын нәшер кылды Бу очракта, дөресен әйтергә кирәк, арабыздан башлап йөрүче фанатик табылмады һәм. әлбәттә, акча мәсьәләсе. һәрхәлдә, газета теркәлгән, заманалар яхшырып, матди мөмкинлекләребез табылса, аны дәвам итү мөмкин булыр, дип ышаныйк Әлегә вакытлы матбугатта мәйдан юклыктан зарлану чыны очратканыбыз юктыр Чөнки хөрмәтле әдибебез Рафаэль Мостафнн җитәкләгән «Татарстан» журналы, күренекле тәнкыйтьче Флүн Мусин җитәкчелегендә чыга башлаган «Мирас» журналы һ б. басмалар язучыларны һәрвакыт көтеп ала
Матбугат турында сүз чыккан икән, газета-журналларыбызнын ишәюенә куану белән бергә, китап басу, язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләрен укучыга җиткерү өлкәсендә килеп туган кыенлык һәм кысынкылыклар хакында да әйтми үтү мөмкин түгел. Татарстан китап нәшрияты татар әдәбиятын үстерүгә хәл кадәри өлеш кертә Рәхмәт тән башка сүзебез юк Әмма, бүгенге әдәбият өчен җанын фида кылырга әзер торучылар саны анда сирәгәя төште кебек соңгы араларда, базар һәм коммерция гүргәрәк үтеп керде Хәер, эш китап нәшриятында гына да түгел, иң әүвәл ки ran сәүдәсе һәм полиг рафиянсн милли китап мәнфәгатьләреннән шактый читләшә баруында, минем карашымча Үз вакытында матур гына эшләп килгән бербөтен нәшриятны кисәкләргә бүлгәләүдән түгел, эшне, киресенчә. Татарстан китап нәшрияты. Полиграфия комбинаты һәм китап сәүдәсен бер йодрыкка туплаудан башларга кирәк булгандыр Бүген кайда барма анда татар китабы юклыктан зарланалар Чит өлкәләр турында әйтмим дә. Арчада да. Актанышта да. Мамадышта да ток тагар китабы Без язучы тардан «Язудан туктадыгызмы әллә’’» дип сорыйлар Авыл җирен китап белән тәэмин итәргә тиешле сәүдә оешмасы Татпотребсоюз ки ran дигән рухи байлык бар-лыкны. гомумән, онытты, санга сукмый хәтер Кнгпоторгнын акчасы юк Поли- графкомбинаг һәм нәшрият га акчасызлыкган зарлана Бәлки, халыкның га артык акчасы юктыр Әмма ул китап эзли, анарга татарча китап юк дип җавап бирәләр Ә Казанда, әлеге дә баягы бер йодрык булып ипләргә тиешле булган оч оешма, бер түбә астында бер-беренә бурычларын санап, «бетәбез үләбез » дип каравыл кычкыралар Болай дәвам итсәк, ерак китә алмабыз, әлбәттә Бик гә җитди, үтә җитди мәсьәлә бу
Язылган китапларыбызны үз вакытында укучыга тәкъдим игә алмау авыр эш Әмма республика җәмәгатьчелегенә төрле төбәкләргә тузганактай сибелгән
халкыбыз белән элемтәдә торуның башка юлларын да эзләргә туры килә. Бу очракта газета-журналлар. әдәбиятка хөрмәтле карашта булган радио-телевидение ярдәмгә килә.
Әдәбият көннәре уздыру практикасы дәвам иттерелде. Соңгы араларда гына да Башкортстанда, Пермьда, Эстониядә. Ульяновскида, Әстерханда, Екатеринбургта татар әдәбияты көннәре уздырылды. Ә инде әле генә Балык Бистәсе һәм Балтач районнарында үткән әдәбият көннәре авыл эшчәннәре өчен дә. язучылар өчен дә, чын мәгънәсендә тарихи вакыйгага әверелде. Тукай туган көндә һәр елны шагыйрьләрне Арча районы колач жәеп, олылап каршы ала. Рәхмәт авыл хезмәтчәннәренә.
Тугандаш Төркия белән дә аралар көннән-көн якыная бара. Төркиядә татар поэзиясе һәм хикәя антологияләре басарга әзерләнде, китапларыбыз дөнья күрә килә, дистәләгән журналларда татар әдәбиятыннан үрнәкләр һәм әдипләребез хакында мәкаләләр басылды. Аерым делегацияләр составында һәм шәхси визит белән азучыларыбыз бары соңгы биш ел эчендә генә дә 40 тан артык чит илдә булып, юлъязма һәм истәлекләр белән кайттылар Язучы Роберт Батулла һәм шагыйрь Ркаил Зәйдулла Истанбулда төрек телен өйрәнү курсын уздылар Равил Фәйзуллин һәм Ренат Харис Бурса шәһәрендә үткән халыкара шигъри фестивальдә катнаштылар. Төркия һәм Татарстан Язучылар берлекләренең уртак килешүе нәтиҗәсендә, шушы айның ахырында Әнкарада һәм Истанбулда Тукай шигърияте атналыгы уздырылачак
Татарстан жиренә дә каләмдәшләр бик теләп киләләр Республикабызда эстон һәм фин, башкорт, молдован һәм удмурт әдәбияты көннәре зур уңыш белән узды. Тагы дистәләгән чит илләрдән килгән шагыйрьләр, әдипләр белән онытылмас очрашулар хәтердә уелып калды
Мөхтәрәм каләмдәшләр!
Татарстан язучыларының Х1-ХП корылтайлары арасындагы әдәби-иж- тимагый һәм оештыру эшләре һәммәсе үзебез сайлаган Идарә тарафыннан алып барылды. Идарәгә 23 әдип сайланган иде. Ике-өч кешедән тыш, һәмма идарә әгъзалары утырышларга даими йөрделәр һәм үзләреннән гомуми эшкә хәл кадәри өлеш кертеп килделәр. Бүген аларга рәхмәттән башка сүз юк. Ә инде бу корылтайда яңа Идарәне сайлауга безгә бермә-бер җаваплырак килергә кирәктер. Идарәгә, биш ел дәвамына бармакка-бармак сукмый торып та, иҗат оешмасына яла ягып, аны таркату юлларын эзләгән эксперимент ияләре кирәк түгел. Яңа идарә әгъзалары һәммәсе конкрет эш өчен җаваплы, сүз белән генә түгел, үзләрен эш белән дә күрсәткән, күрсәтергә сәләтле талантлы каләм ияләре булсын иде. һәрхәлдә, заман таләбе шундый.
Чаллы бүлеге (җитәкчесе Рахмай Хисмәтуллин), Әлмәт бүлеге (Нур Әх- мәдиев һәм Разим Вәлиуллин) шулай ук. безнең карашка, үз өсләренә салынган йөкне җигелеп тарттылар Рәфкать Кәрами әйдәп барган Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы Татарстанда һәм тагар халкы яшәгән төбәкләрдә меңнән артык иҗади очрашулар, китап укучылары конференцияләре, әдәбият атналыклары үткәрде. Күренекле әдипләребезнең юбилей һәм иҗат кичәләре даими узып торды Язучыларыбыз Бөтендөнья татар конгрессы эшендә катнашты. Язучылар йортында дөньяның 20ләп иленнән килгән милләттәшләр катнашында эчтәлекле әңгәмә оештырылды.
Базар мөнәсәбәтләренә керү чорында авыр хәлдә калган язучыларыбызның көнкүрешен кайгырту Идарә һәм җитәкчелекнең даими шътибары үзәгендә булды 1992 ел ахырында Президентыбыз каршында оештырылган Мәдәниятне яклау фонды даими рәвештә зур ярдәм күрсәтә. Соңгы ике ел эчендә генә дә бу фондтан язучыларга 3 миллион 714 мең сум акча бүлеп бирелде Идарә карары нигезендә, ул 144 әдипкә тапшырылды.
Шуның өстенә, безнең әдәбиятта Рәшит Ахунов дигән бер игелекле җан бар. Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов һәм әдибебез Гөлшаһидә апа улы. Шушы соңгы өч ел эчендә татар әдәбияты өчен үз кесәсеннән 5 миллионга якын акча кертте Рәшит Ахунов. Аның 3 млн 223 мен 810 тәңкәсе 130 язучыга матди ярдәм буларак бүленде. Калганы исә Татарстан язучыларының Гаяз Исхакый исемендәге олы бүләге лауреатларына тәгаенләнде
Җимерек харәбәләр урынында кафе бинасы торгыздык. Җырларда җырланган «Сарман» атлы бу кафе, «Петровский» агрофирмасы генераль директоры Сәлимҗан Әхмәтхапов кебек игелекле кеше ярдәм кулын сузмаса, шулай ук эшләп китә алмаган булыр иде. Әлеге агрофирманың язучыларга ярдәме шулай ук 4 млн. чамасына тартты инде.
Язучылар берлегенә теге яки бу формада ярдәм итеп килгән «Итил* фирмасына (җитәкчесе Эдуард Минһажев) һәм 124 номерлы ПМКга (җитәкчесе Галимҗан Золотдинов) шулай ук рәхмәт белдерүне үземә бурыч дип саныйм Башкача булмый, җәмәгать, базар мөнәсәбәтләре безне дә янача яшәргә, эшләргә мәҗбүр итә «Заманалар авыр, еллар ябык, дус-иш кирәк гомер итәргә дигән сүзләр нәкъ менә бүгенгедәй шартларга туры килә булса кирәк. Ышандыра алам: татар әдәбиятынын кадерен белгән олы җанлы җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр җитәрлек, киләчәктә исә алар тагы да зуррак ярдәм күрсәтергә сәләтле
Мөмкин кадәр тыныч, ипле рухта язарга омтылган докладым ахырында, шулай да. җанны рәнҗеткән бер мәсьәлә хакында әйтми булдыра алмыйм Ул да булса әдәп, әхлак мәсьәләсе. Әдәбиятны әдәп сүзеннән чыккан, дибез Әдип сүзе дә шул ук тамырдан Ә чынлыкта күпләребез моны оныта төште сонгы араларда
Әйтик. Миргазиян Юныснын Язучылар берлеген — Сталин чорынын эзәрлекләү аппаратларына тиңләве әхлаксызлык түгелмени*’ Фәнзаман Батталнын Бөек җиңүнең 50 еллыгы якынлашкан көннәрдә фронтовикларга «Сез кемне яклап сугыштыгыз . » дигән мөрәҗәгате әдәплелекме9 Мөсәгыйть Хәбибул- линның Татарстан һәм төрки халыклар хакына үз-үзен корбан иткән Со.тта- нгалиевне һичнинди документларга нигезләнмәгән җинаятьләрдә гаспләвсн ничек бәяләргә?!
Мин инде Язучылар берлеге рәисе бакчасына ыргытылган ташларны байтак татыдым Парламентка төбәп атылган снарядларын бер читтә торсын, ничек кенә итеп кешенең җанын, бәгырен рәнҗетим икән, ди-ди изаланалар Чал чәчле агайлар бит үзегез, каян килә ул шулкадәрле вак җанлылык9 Җәвад агай. Мөсә1ыйть әфәнде. Миргазиян иптәш, каләмдәшләрегезне һәм укучыны хөрмәт итмәсәгез. үзегезне булса да хөрмәт итәр идегез, бәлки Язучыларны гомер буе ихтирам итеп яшәгән укучыга сез газета-журнал сәхифәләренә чәчкән ваклыкларның берсе дә кирәк түгел бит. Шул исәптән. «Татарстан яшьләре». «Мирас» һәм «Казан утлары»н укучылар өчен дә.
Татарстанның халык язучылары Г. Ахунов. А. Гыйләжсв. М Мәһдиевләрне дә урынсызга рәнҗетүләр чамадан ашты.. Ил агасы булган Нурихан Фәттахның халык каршысына чыгып иң элек Ренат Харисны, аннан Батулланы җәберләргә керешүе дә әдәбият файдасына түгел. «Иман» газетасының Роберт Минну длинны рәнжегүе кем!ә кирәк булган?! Эх. егетләр, дип дәшәсе килгән чаклар була, имансызлар «Иман» газетасы чыгарсын инде, ә?! Язучылар!а гынамы сон. Президент өстснә. Югары Совет рәисенә. Министрлар Кабинеты рәисенә дә байтак чәчтеләр ул пычракны Чама хисе югалды Кеше хокуклары турында сөиләр! ә ярата идек югыйсә Матбугат иреген, плюрализмны дөрес ашламадылар кебек бездә, ул — һәр информация һәм факт өчен авторнын юридик җаваплылыт ы булыр! а тиешле дигән сүз. Хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәр! ә дә уңайсыз, ни дисәң дә каләмдәшләр ич... Матбугат министры киләчәктә бу күренешкә болай ук битараф булмас дип ышанасы килә. Үзебез! ә дә. агай- знсләр. чама хисен югалтмау урынлы булыр иде Бу дөнья ничек тә түзәр, ахирәттә җавап юту дигән төшенчә дә бар бит әле.
Хөрмәтле корылтай делегатлары, кунаклар' Үтә жаваплы һәм катлаулы дәвердә яшәргә насыйп булды безгә. Әмма, бер үк вакытта, кызыклы һәм иҗатчы өчен үтә гыйбрәтле замана бу Татарстаныбызның милли дәүләтчелеге торгызылган. татар халкы яңадан уянган, өмет һәм хыяллар! а канат иңгән еллар Җаваплы һәм тотрыксыз көннәр . Болар һәммәсе ил. халык язмышы өчен үтә жаваплы булган һәр язучы, шагыйрь, драматург алдына өстәмә бурычлар да куя Халкыбыз тормышының иминлеге, аның рухи бөтенлеге, әхлакый сәламәтлеге өчен без язучылар жаваплы Әлеге корылтайда шушы олы мисси яне гирәнтен тоеп, вак-төяк үпкәләрне онытып торып, әдәбиятыбыз каршында килеп туган катлаулы мәсьәләләр турында ихлас сөйләшүгә чакырам һәммә- гезне.
Г а з и и у р
Морат
ШИГЪРИЯТ —СӘЯСӘТ ТҮГЕЛ
Бу дөньяда рэкетерлар мыжгып торган талчуклар, колхоз базарлары гына түгел, шигырь базарлары да бар. Аларда елның бишенче фасылы нигъмәтләре белән сәүдә итәләр. Җыелган барлык керем исә Вакыт дигән комсыз рэкетерның исәп-хисап чутына күчә бара. Ә инде сатылмыйча калган сыйфатсыз, үтмәс товар иртәме-соңмы тарихның чүплек савытына ташлана. Бу жәһәттән ике корылтай арасы татар шигьрияте өчен гаять уңдырышлы дәвер булды Беренчедән, соңгы елларда шигъри продукциянең күләме бик нык артты. Әйтик, әвәлрәк «Казан утлары» татар азучыларының, шагыйрьләренең күз текәп торган бердәнбер әдәби журналы булып, анда әсәр бастыру гаять катлаулы һәм мәртәбәле эш саналса, хәзер аның белән тиңләшергә дәгъва иткән башка мәҗмугалар да барлыкка килде: «Идел». «Аргамак», «Мирас» һәм алар һәркайсы, шөкер, моңарчы шигърияткә хәерхаһ булдылар, кайбер гәжит мөхәррирләре кебек, шигырьгә үтмәс товар итеп карамадылар
Икенчедән, шигъриятебездә байтак кына яна исемнәр пәйда булды, һәм моны да беренче чиратта татарча басмаларның арта төшүе белән аңлатырга кирәктер. Бу юнәлештә аеруча «Идел» журналы уңышлы эшләде Журнал нәшер ителә башлаганнан бирле аның сәхифәләрендә дистәләгән яшь шагыйрьнең шигырьләре дөнья күрде
Өченчедән, татар шигъриятенә моңарчы тарихта күрелмәгән сүз иреге бирелде. Ихтимал, мондый ук хөрлекне Тукай да күрсә шул төшендә генә күргәндер Шуңа күрә ике корылтай арасы шагыйрьләрнең кыюлыкта алышу дәвере дә булды Сүз ирегенә бәйле рәвештә шигърияттә публицистик накал бермә-бер көчәеп китте. Татар шигыре мәйданнарга чыгып, дистәләрчә мең халык җыйналган митингларда яңгырады, депутат шагыйрь, язучыларыбыз йөзендә хәтта парламент мөнбәрләренә дә күтәрелде. Әйе, безнең азатлык, бәйсезлек турында кыеп әйткән һәр сүзебез асылда Шигъри Сүз ул Бүген безнең өчен хөр, ирекле булудан да югарырак поэзия юк. Икенче төрле әйткәндә, шигърият һәм азатлык— синоним төшенчәләр Аны халыклар төрмәсе тоткыннары Тукай белән Дәрдемәнд тә. Моабит һәм Гулаг мәхбүсләре Җәлил белән Туфан да шулай аңлаганнар һәм шигырьгә иман китергән бүгенге көн татар шагыйрьләре дә шигъриятебезнең төп, асыл миссиясен бөек элгәрләре аңлаганча аңлыйлардыр дип беләм.
Мәңге алданган халыкта
Икеләнү бар тагын: Куймас микән авызын ачкан Бүрәнәгә бармагын?! —
дип яза Рәшит Әхмәтҗан үзенең 1993 елда басылып чыккан «Ачлык мәйданкитабында Әйе, шагыйрьнең шөбһәләнүе юкка булмаган икән: бүген без тагын бүрәнә ярыгына бармагын кыстырган Шүрәле хәлендәрәк калдык бугай. Суверенитет дигән бөек омтылыш һәммәбезнен күз алдында отыры «сувенири- тет» атлы тәти уенчыкка әверелеп бара. Югары даирәләр үзара ниндидер шикле килешүләр төзиләр, бәгъзе каләм әһелләре шул килешүләрне мактый-мактый матбугатта чыгышлар ясыйлар, икенче беришләре жилнен кайсы яктан искәнен чамалап алалар да. кичә генә язган әсәрләренә капма-каршы килеп, чәчләрне үрә торгызырлык кыю шигырьләр язалар. Инде мин торгынлык .тип аталган дәвердә каләмдәшләренә милләтче ярлыгы тагып, обком. КГБларга шикаягь язган һәм бүген милләтпәрвәр булып йөргән кайбер әһле каләм ияләре турында әйтеп тә тормыйм. Аларны Вакыт үзе хөкем итәр. Кайбер рәсми мәг ьлүмаг ларга караганда. элеккеге СССРда балигъ булган һәр ун кешегә бер жасус-осведомитель туры килгән. Шагыйрь, язучы жасуслыкка бара аламы ‘ Юк. билгеле, һәрхәлдә, мин ул исемлектә үз замандашларымның исемнәре булуын теләмәс идем
Мине, шәхсән, беренче чиратта каләм иясенең ни-нәрсә язганы түгел, ә бәлки аның шәхесе кызыксындыра Чөнки һәртөрле ижат та шәхестән башлана Вөҗүдендә икс-өч «мин» асраган кешенең яхшы шагыйрь булуына ышаныч аз. Бу жәһәттән XVIII гасырда яшәгән инглиз язучысы һәм дәүләт эшлеклссе лорд Филипп Честерфильдның гыйбрәтле сүзләрен искә төшереп үтәсе килә -Уртача сәләткә ия булг ан теләсә кем бик тырышып, үҗәтләнеп эшләсә дип яза ул.— ни теләсә шуңа ирешә ала. Бу юнәлештә яшь кеше хәленнән килмәслек бары бер генә нәрсә бар. ул яхшы шагыйрь булу».
Шөкер, бездә яхшы шагыйрьләр аз түгел. Шигъри сүзнең тәмен белеп, жегәрен тоеп, шигырь тукымасына сабыр гына сүз-авазлардан жанга иш булырдай сурәтләр чиг үче чын осталар алар Дөрес. андыйларг а бүген кон итүе шактый кыенлашты Метрополиянең үз биләмәләрен саклап калу һәм кабалада тоту өчен уйлап чыгарган икътисади терроры әдәбиятны, шул жөмләдән шигъриятне дә тәмам күтәрәм хәленә калдырды Ләкин бу әле һич тә җәмгыятьтә гггиг ьриятнен абруе төшү дигән сүз түгел. Киресенчә, бүген безгә Кеше абруеның, намус, әхлак абруеның отыры төшә, гаип була баруын күзәтергә туры килә. Ә поэзия исә намус, әхлак кебек үк. беркайчан да үсеш-үзгәреш кичерми торган статик категория Ул барометр кебек Җәмгыятьнең икътисади, сәяси, әхлакый саулыгы беренче чиратта аның шигърияткә, шагыйрьләргә булган мөнәсәбәте белән билгеләнә Шаг ыйрьләрен эт типкесендә йөрткән жәмг ыягь үзе дә эт көнендә яшәргә мәжбүр Бу жәһәттән Совет лар Союзы турында китап язар өчен моннан оч ел элгәре СССРга килеп кигкән инглиз язучысы Сюзан Ричарлзнын күзәтүләре дә гаять гыйбрәтле: «Миңа калса, сездә булдыклы, талантлы, бәйсез рухлы кешеләргә тормыш итүе аерата авыр һәм газаплы, ди ул Дөрес мин китаплардан укып сездәге тормышны азмы-күпме өйрәнгән идем, ләкин чынбарлыкта хәлләр тагын да катлаулырак булып чыкты Сездә талантлар гына түгел, ә бәлки барлык намуслы кешеләр дә туктаусыз көрәшеп яшәргә мәжбүр Тук. рәхәт, җитеш яшәр өчен сездә гавәмнән бигүк аерылып тормаска кирәк»
Сүз дә юк. чын талантлар яңа шартларга, яңача яшәү рәвешенә бик зур авырлык белән җайлашалар, яки бөтенләй жайлаша алмыйлар Конъюнктура) а. гадәттә, фикер йөртү рәвеше белән «гавәмнән бигүк аерылып гормаган-нар тизрәк жайлаша Кичә г енә коммунист ик система! а мәдхия җырлап. бүг ен шуны сүгеп шигырь-мигырь язган шагыйрьне мин аңлый алмыйм Әйтик, миңа милли сәясәттә ленинчыл принциплар бозыла дип оран салып, шуңа һаман да ышанып яшәүче Салих ага Баг тал якынрак га. аңлаешлырак та
Ләкин, дөрес аңлашыла күрсен, сәяси системаның, эстетик кыйммәт ләрнен үзгәрүе каләм әһелләренең иҗатына да мәгълүм дәрәҗәдә йогынты ясамый кала алмый Әйтергә кирәк, бу шигърияттә аеруча ачык чагыла Шигърият үзенең табигате белән конъюнктура! а чагыштырмача тизрәк жайлаша торган жанр Теләсә нинди системада да уңга-сулга карамыйча хак сүзне әйтә кинән шагыйрьләр дә эстетик кыйммәтләр үзгәрү белән үз ижагларына башкачарак күзлектән карарга, сш кына шигъри мәсләкләренә кайбер төзәтмәләр кертертә дә мәжбүр була Әйтик, соңгы елларда шигърияттә сүз ирегенең көчле йогынтысын кичермәгән бер |снә татар шагыйре дә калмагандыр Элек-электән кыю сүзле булулары белән аерылып торган Гамил Афзал. Мөдәррис Әтъләм кебек шагыйрьләр дә кичерделәр аны Озак еллар житәкче урыннарда эшләп, алдын-артын уйлап кына язарга күнеккән Ренат Харис га үткән ел «Казан утлары»нда эротик поэмасын бастырып, шигъриятебезнең офыкларын киңәйтеп җибәрде Заманында кызыл шигырьләрне шактый i ына калыплаган Әхм.т Рәшит гә. -Колшәриф» поэмасын язып, үз иҗатында зур сикереш ясады Берара, шаукымга ияреп дигәндәй, публицистик шигырьләр белән мавыгып алган Рәдиф Гаташ та каба) үз стихи
ясенә кайтып төште һәм интим лириканың гүзәл үрнәкләрен бирде. Ә менә Харрас Әюп. Лена Шагыйрьҗан, Флера Гыйззәтуллина кебек шагыйрьләрнең, спортчылар теле белән әйтсәк, «икенче» сулышлары ачылып китте, алар тизлекләрен отыры арттыра баралар. Шулай да соңгы елларда нәшер ителгән һәм поэзиябездә үзләренә лаеклы урын алырдай берничә мәҗмуганы атап китәргә җөрьәт итәм. Сүз Рәшит Әхмәтҗанның «Ачлык мәйданы», Мөдәррис Әгъләмнең «Мин әйттем». Зөлфәтнең «Адашкан болыт». Марсель Галиевнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә», Ркаил Зәйдулланың «Урыс кышын озату» дигән китаплары, Зиннур Мансуровның «Хозыр галәйһес-сәламне эзләү» поэмасы турында бара. Шул ук Мөдәррис Әгъләм иҗатының Тукай бүләгенә лаек булуы да чын талантлы шагыйрьнең шигъри һәм гражданлык батырлыгын тану белән бергә гомум шигъриятебез! ә бирелгән югары бәя итеп .тә кабул кылынды.
Ике җыен арасында татар шигъриятендә тагын бер мөһим вакыйга булды: озын-озак тоткарлыклардан соң, ниһаять, «Татар поэзиясе антологиясе»нең ике томлыгы нәшер изелде. Сон булса да, ун булсын, дигәндәй, әлеге мәҗмугаларны әзерләп дөньяга чыгарган мөхәррирләргә, Татарстан китап нәшриятына рәхмәт әйтәсе генә кала. Дөрес, совет чоры шагыйрьләренең иҗат үрнәкләрен эченә алган икенче томны әзерләгәндә мөхәррирләр беркадәр ашыгычлык та күрсәткәннәр. Әйтик, анда кайбер шагыйрьләрнең заманында классик саналып та, бүген үзенең эстетик кыйммәтен югалткан шигырьләре дә урын алган. Аннары кайсы шагыйрьнең ничәнче елда КПСС әгъзасы булуы турында мәгълүмат бирү дә беркадәр мәзәгрәк килеп чыккан Яхшы шагыйрь булу өчен кесәдә партия билеты йөртү алай ук мөһим түгелдер ләбаса.
Алда әйткәнемчә, гәзит-журналларның ишәюе нәтиҗәсендә соңгы елларда шигъриятебездә күп кенә яңа исемнәр пәйда булды, һәм иң сөендергәне шул: алар арасында югары профессиональ әзерлекле, шигъри сүзнең тәмен яхшы тоеп, белеп язучы яшьләр дә бар Миңа калса. Габделнур Сәлим, Рөстәм Сүлти, Илсөяр Иксанова, Рифә Рахман, Фәйрүзә Исмәгыйлова әнә шундыйлардан. Гәрчә мин Габделнурны яшь шагыйрьләр рәтенә кертмәс идем Ул инде күптән җитлеккән; һәм, әйтергә кирәк, үзенең шигъри фикер йөртү рәвеше, талант куәсе белән бүгенге татар поэзиясендә лаеклы урын алырдай шагыйрь. Моңа ышану өчен аның «Аргамак» журналының 1993 елгы 10 санында басылган «Карлыгач балчыгы» дигән күләмле шигырьләр шәлкемен укып карау да җитә торгандыр дип беләм Кыскасы, татар шигъриятендә берәүгә дә охшамаган, берәүне дә кабатламаган, хәтта әйтер идем, уникаль шигъри фикер йөртү сәләтенә ия булган Габделнур Сәлим дигән талантлы шагыйрь бар. Ләкин, ни кызганыч, анын бүгенгә кадәр бер генә китабы да дөнья күрмәде әле. Ә шагыйрьгә китабын чыгарырга бик тә кирәк иде Ул чагында аның иҗаты бәлки әдәби җәмәгатьчелектә дә. шигърият сөючеләр арасында да киңрәк яңгыраш табар иде.
Әмма бүген шигырь китабын нәшер итү шигырьнең үзен язуга караганда күпкә кыенлашты. Күп чыгымнар сорый торган, файдасыз, хәтта ки кирәксез бер шөгыльгә әйләнде. Дөресен әйтергә кирәк, коммунистлар эш башында торганда шигъриятнең абруе күпкә зуррак иде. Баш очында цензура балтасы асылынып торганда, шиг ырьләрнең сән! атьчә эшләнеше дә югарырак иде шикелле, һәрхәлдә. ул чагында шагыйрь чыпчык томшыгы кадәр фикерен дә бик нык читләтеп, чәчәкле-чуклы обраһларга төреп кенә әйтергә мәҗбүр иде. Бу җәһәттән «Цензурага мәдхия» дигән шигырь язган Марсель Галиев белән килешмичә булмый. Шушы ук фикерне халкыбызның олуг шагыйре Гамил Афзал да куәтли:
Эзоп теле белән сөйләшкәндә Мәгънәлерәк иде сүзебез. Әдәплерәк иде ходавәндә, Акыллырак идек үзебез,—
дип яза ул үзенең бер шигырендә. Ләкин бу әле һич тә цензураны кабат торгызырга кирәк дигән сүз түгел. Чын шигърият сагында торучы цензор шагыйрьнең үз башында утырырга тиеш. Әдәбиятка дәүләт контроле кирәкми—ул заманнарга берүк яңадан әйләнеп кайтырга язмасын Шигърият — сәясәт түгел, ул иманлы затларны гына таный һәм икърар итә.
Зөлкарнай
ФИДАИЛӘР ЭШЕ
Татарстан Язучылар берлегендә тәнкыйтьче буларак кабул ителгән 30 дан артык каләм әһеле исәптә тора. Бары әдәби тәнкыйть жанрында 1ына эшли торганнары, саф тәнкыйтьчеләр генә аз Күбесе, тәнкыйтьче булып башкаларга акыл өйрәгә-ойрәтә кыюланып, башка жанрларга күчә баралар Мисалы күз алдыгызда: берлек рәисе Ринат Мөхәммәдиев. университет профессоры Талгат Галиуллин. «Казан углары»нын төп тәнкыйтьчесе Мансур Валиев һәм хәтта кичә генә язучы билетын алган Галимҗан Гыйльмановның да прозага күчеп яткан көннәре
Әмма бездә прозаиклар, шагыйрьләр үзләре менә дигән тәнкыйть яза һәм шулай булырга тиеш тә! Шушы җәһәттән немец акыл иясе, тәнкыйтьче Фридрих Шлегсльнсң бер фикере хәтергә килә. «Шигъриятне фәкать шигърият кенә тәнкыйтьли ала. Сәнгать турында әйтелгән хөкемнсн. әгәр ул сәнгатьчә әйтслмәсә. сәнгать патшалыгында яшәргә хакы юк», ди ул Яг ьни андый тәнкыйть әдәбият булмый, бары тик мәкалә генә була ул Шуна күрә дә мин Матур әдәбият турында магур итеп яза белгән тәнкыйтьчеләргә «хөрмәт вә мәртәбә» дим Әхмәг Рәшигов. Зиннур Мансуров кебек шагыйрьләрнең. Гариф Ахунов кебек прозаикларыбызның тәнкыйтьтә дә җин сызганып эшләвен хуплыйм Тәнкыйтьче эше ул. ни генә димик, барыбер дә әдәбиятның «кара эше», ул «неблагодарный труд» Ул фидакярләр эше. Минем әле бер генә язучының ла үз әсәрләренә төпле тәнкыйть язган өчен рәхмәт әйткәнен ишеткәнем юк Каһәр ишеткән бар анысы Шуңа күрә дә мондый «кара эш»не уртага салып, бергәләшеп эшләү маг г.күл
Узган биш елда әдәби тәнкыйть, әдәбият тарихына караган 20 ләп кнгап басылган Шуларның 10 сын һич курыкмыйча чын әдәби тәнкыйть китаплары дип була Менә аларнын исемнәре
Мансур Вәлиев «Каһарманнар кирәк» (1990 ел) һәм
«Гасыр ахырында» (1994).
Фарваз Миңнуллин. «Затлылык» (1989).
Гә.тгат Галиуллин «Гомер учагы» (1991).
Зиннур Мансуров. «ЮлЬгн белгән арымас» (1989).
Әхмәг Рәшигов «Иман яңартканда» (1991).
Без фәкыйрегезнең «Чакма чакмый ут чыкмый» дигән китабы (1991). Азат Әхмөдуллин «Дөреслеккә ирешү юлында» (1993);
Галимҗан Гыйльман «Заман сүз сорый» (1991).
Әхмәт Сәхапов «Алтын тамырлар» (1990)
Катгый әдәби тәнкыйть сүзе, никадәр генә кадсрсезлектә йөрмәсен, барыбер кирәк товар булып кала бирә Шуңа күрә дә мин әлеге тәнкыйтьчеләрне тәкъдир итү йөзеннән, исемнәрен аерым-аерым атап үтү кирәк дип саныйм
Китап китап инде ул. тәнкыйтьче әдип иҗагын тиешле зурлыкта күрсәтү җәһәтеннән ана тиңнәр юк, әмма әдәби хәрәкәт ноктаи нәзарыннан караганда.
көндәлек матбугат битләрендә дөнья күргән тәнкыйть әдәбиятка кирәклерәк. Китап, иң аз дигәндә дә 3-4 ел элегрәк булып узган әдәби вакыйгаларны тасвирлый. Ә көндәлек матбугаттагы тәнкыйть аларның шушы көндә булганнары турында сөйли, шуларга бәя бирә. Аның тәэсир көче зуррак. Менә шушы агымдагы тәнкыйтькә килгәндә, мин хәлләр бик үк шәптән димәс идем.
Татар әдәби тәнкыйте электән дә инде, турысын әйтик, әллә ни куәт иясеннән булмады. Ул, вакыты белән, ачлык елда күтәрмәгә калган арык атны хәтерләтә иде хәтта. Хәзерге дуамал замана аның өрлеккә бәйләп куйган арканнарын кисеп төшерүгә, ул идәнгә ишелеп төште. Әдәби тәнкыйтьне үлеп ята дисәк тә була.
Дөрес, ана җан өрергә тырышучылар юк түгел. Анда-санда Ф Галимуллин, Г Ахунов. М Вәлиев, Р Игъламов, Р Мостафиннарның исемнәре күрснгәләп ала Фәрит Хатипов активлашып китте. Ләкин барыбер дә агымдагы тәнкыйть әдәби барышны тоташы белән чагылдыра алмады. Бигрәк тә соңгы 2 елда бу шулай булды. Әдәбиятта, әдәбият тирәсендә вакыт-вакыт кузгалып ала торган кампанияләр нәтиҗәсендә генә пәйда булалар кебек тәнкыйть мәкаләләре. Кемгәдер премия бирү кампаниясе, кемгәдер дәрәҗәле исем бирү кампаниясе... Үгез кадәрле булырга азапланган бака көчәнүен генә хәтерләтә болар. Иртәме-соңмы барыбер шартлаячак ич.
Калын бер элпә, шифалы агынты сыман булырга тиешле әдәби тәнкыйть бу елларда анда-санда очраган нефть таплары шикелле генә күзгә ташланды, дияр идем мин. Эзлекле, ныкышмалы, киң колач белән иңләп бара торган әдәби тәнкыйть агымы юк хәзер. Рецензия жанры «Казан утлары» тырышлыгы аркасында гына юкка чыгып бетми әле. Әдәбиятны күзәтүләр, иҗат портретлары, проблемалы мәкаләләр аз. бик аз. Әдәби тәнкыйтьнең калган егермеләп жанры турында әйтеп тә тормыйм инде — юк алар. «Казан утлары» күпмедер дәрәҗәдә оештыру эшләрен алып бара, һәм дә «Идел» журналы белән «Ватаным Татар- стан»ның «Әллүки» сәхифәсе вакыт-вакыт нидер эшләгән сыман итәләр.
Турысын әйтик, әдәби тәнкыйть — бүгенге көндә фидаиләр эше. Газинур Гафиятуллин кебек амбразура капларга сәләтле каләм ияләре генә тәнкыйть яза хәзер.
Берничә каләм әһеле әдәби тәнкыйтьче сыйфатында Язучылар берлегенә әгъзалыкка тәкъдим ителгән иде. Шушы чыгышны әзерләгән вакытта барлап караган идем, тәкъдим ителгәннәр арасыннан бары тик Назыйм Ханзафаровның гына ни өчендер әле һаман кабул ителмәгән булын күрдем. Соңгы биш елда кабул ителгән 75 язучыны күздән кичереп чыктым, чагыштырып карадым да бу мина бик сәер тоелды. Бу бит —әдәбият тарихы томнарын язуда актив катнашкан алдынгы карашлы галим, драматургия тәнкыйтьчесе буларак, күптән өлгереп җиткән каләм иясе, әдәбиятыбызның, җәмгыятебезнең бүгенге хәлен мәдәният тарихы, рухи мирас белән тыгыз бәйләп, ел саен саллы-саллы мәкалә биреп килүче милләтпәрвәр зат. һәм дә, ахыр килеп, республикабыз гербы итеп өтек әтәч-зилантны түгел, ә канатлы барсның сайлануында төп сәбәпче булган, гербның тарихи-нәзари нигезләмәсен эшләгән көрәшче шәхес.
Киләчәктә секцияләрнең статусы нинди булыр, белмим, әмма алар тагын шушы кәмит хәлдә калмасын өчен, минем бер тәкъдимем бар. Язучылар берлегенең журналлары редакцияләренә дә Берлеккә яңа әгъзалар тәкъдим итү хокукын бирергә кирәк. Чөнки кемнен ничек язуын, кемнең иҗатчы буларак ничек өлгереп җитүен редакцияләрдән дә яхшырак белүче юк. Авторлар белән редакцияләр эшли, алар белә. Алар яшь талантларны эзләп таба. Алар үстерә Алар ук тәкъдим дә итсен. Бу бигрәк тә хәзер, китаплар бастыру мөмкинлеге кысылган, журналда басылып чыгуның әһәмияте арткан чакта аерата актуаль. Әйтик. «Идел» журналы янында абруйлы, таләпчән әдипләрдән экспертлар (остазлар) төркеме оештырыла. Бу төркем Идарәдә раслана, һәм шушы экспертлар хуплавына лаек булган яшь каләм ияләрен редакция Язучылар берлегенә тәкъдим итә. Бу эшләре өчен ул остаз әдипләргә күпмедер дәрәҗәдә түләү мәсьәләсен дә хәл итү кыен булмас иде.
Мәсьәләне болай кую. минемчә, берничә төрле файда бирәчәк. Беренчесе. Теләсә кемне сикерә-сикерә мактарга, әллә нинди Союзларга тәкъдим итәргә әзер торучыларга юл ябылачак Икенчесе «Идел», «Казан утлары» журналларының яшь каләм ияләрен өйрәтүдә мөһим эш башкаруын тану булыр бу. моңарчы башкарып килгән шушы «кара» эшләренең кыйммәтен рәсми тану булачак Өченчесе. Талантлы, каләме булган редакция хезмәткәрләрен «литературный не^р» категориясеннән «остаз» дәрәҗәсенә күтәрәчәк бу Иң моһиме: редакцияләрнең абруен күтәрәчәк.
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН
БАЛАЛАР ДӨНЬЯСЫ
Кадерле каләмдәшләр! Сүземне күренекле балалар язучысы Ләбибә Их- санованын узган елны миңа язган бер хатыннан башлыйсым килә
«Роберт!»
«Шәһрн Казан»да минем хакта язган мәкаләңне укыгач та рәхмәтемне әйтим дип, редакция! ә кергән идем. Сине ялда диделәр. Шундый да җылы игеп, күкләр! ә күчәрен ялан мәкаләңнән сок телефоннан 1ына шалтыратып. рәхмә темнен зурлыгын киметәсем килмәде. Чонки мин андый сүзләрне җитмеш яшькә җитеп, кырык еллап әдәбият ia эшләп, беренче !анкыр ипичәм бит. ( ин мине бик бәхетле иттең, чөнки безнең бик күп каләмдәшләребез ү зләренә тиешле бәяне нинчмнчә дә дөнья кундылар. Шунысы кызык, синең һәм Гөлшаннан (1әинашева) мәкаләләре турында Казаннан һәм Уфадан шактый хуплау сүзләре ншенем, ләкин ник шу да бер iarap язучысының (Шәүкәт белән Илдардан башка) итътибары булсын. Хәер, безнең халык шундыйрак бит инде ул. Тормышта үзенә кирә!с булма)ан каләмдәшенең яланнарын гади бер кызыксыну белән генә дә укып мәшәкатьләнми.
Ярый әле ул яктан безнең 6a.ia.iap язучылары бер башка өстен юралар... Алар кешелекме, игътибарлы, киң күңелле. Нәкъ шундый язучылар 1ына балалар өчен иҗат итәр! ә хаклы да шул. Монысы синен фикерен һәм мин ана бө!ен йөрәгем белән кушылам. Кара син, нинди алтын кешеләр бит алар! А. Алиш. Г. Гобәй. Б. Рәхмәт, Ә. Бикчәнтәена. 111. Галиев, X. Халиков, ■ әмерендә бер җылы сүз ишетми арабыздан киткән Абдулла Әхмәт, артык күн язмасалар да менә дитән хикәяләр остасы бултан Ф. Шәфшуллин һәм I. Сабитов. iaiap балалар әдәбиятына карашы матур булма) ан. әмма үзе әйбәт кенә балалар шигырьләре япан Җ. Гәржеманов, Бөек Ватан сузышы батырлыгын данла) ан 111. Рәкыннов һәм, шуларнын барысы өстенә, аякка басып килә >ор<ан талашлы яшь аварларыбыз да бар бн> әле. Шул хәтле ооалар белән кайсы милләжен әдәбияты мактана ала соң?
Бик кыианыч, жанр ятыннан да. сан һәм сыйфа) ятыннан да. гомеренең озынлы)ы ятыннан да зур бултан бу әдәбиятның үз урынын а.наны юк әле.
Нәшриятта безне» китапларыбыз зурлардан кәгазь калса )ына чыт а кебек. Җыелышта сөйләгән сүзләребез. матбугаттагы чытышларыбыз өлкәннәр өчен язучыларның колагына керми, йорә)енә барып җитми. Сүземне раслау өчен бер генә мисал китерми түзә алмыйм. Ав>усг аенда Презнден) белән очрашу вакытында мин дә сү з алып, балалар әдәбияты проблемалары, ки)ап чы> ару кыенлыклары турында сөи.ти башлат ан идем, очрашут а килт ән бер язучы «ардырмыйк инде». тип реплика бирмәсенме. Кһыйсә. күбесе, >a>ap теле бетәме, каламы, ппән т.юбаль мәсьәләләрне чәйнә» вакьпны ал)анда, ярады бу кептет ә. Үзе дә беренче булып сүз чира ii.ni үткәргән иде шул.
Менә шундый усал кешеләр янында кыю гына түгел, усал да була белер)ә кирәк безгә, Роберт знем. Әлегә без татар әд.збинтынын ишек төбендә йомышка кергән бала кебек торабыз. Инсафлы булу гына җитми хәзерге заманда, үзеңне күрсәзә белү дә бик кирәк. Еламаган балага имчәк бирмиләр дигән сүз бар. Ләкин без еларга тиеш түгел, сүзебезне горур яңгыратыйк. Моңар безнең мораль хакыбыз бар.»
Бу сузләрне гомере буе балалар әдәбиятында эшләгән, гомерен балаларга багышлаган язучы яза. Бу — язучынын йөрәк авазы. Бу сүзләр ачы хакыйкать. Әгәр дә Ләбибә апа хаклы булмаса, Ләбибә Ихсанованың 70 яшьлек олы юбилее кечкенә итеп булса да билгеләп үтелер иде. Юбилеена аның кечкенә булса да бер китабы чыгар иде. Томнары турында әйтеп тә тормыйм. Ә бит ул гади бер язучы гына түгел Ләбибә апа бит ул! Ләбибә Ихсанова! Татар балалар әдәбиятының күренекле вәкиле Әгәр дә Ләбибә апа хаклы булмаса. Тукай һәм Андерсен бүләкләре лауреаты, татар балалар шигъриятенең аксакалы, 65 яшьлек Шәүкәт Галиевнең һич югында «Татарстанның атказанган культура работнигы» дигән исеме булыр иде. Әгәр дә Ләбибә апа хаклы булмаса, 32 тәнкыйтьченең ичмасам берсе булса да балалар әдәбияты турында, аның проблемалары турында хет бер мәкалә яисә монография язган булырлар иде Әгәр дә Ләбибә апа хаклы булмаса, күпме талантлы яшьләребез балалар өчен 1—2 китап чыгару белән, якты чырай күрмәгәч, өлкәннәр өчен урта кул булса да әсәрләр язарга тотынмаслар иде. Шуңа күрә дә фәкать балалар өчен генә язучылар, балалар әдәбияты белән генә көн күрүчеләр союзный рәсми басмаларыннан күренгәнчә, бармак белән генә санарлык Әйтик, 1974 елда 11 балалар язучысы булган. 79 елда да—1, 84 елда — 6, бүгенге көндә җәмгысе—7 бөртек балалар язучысы. Югыйсә, без ике съезд арасында гына да уннан артык яшь баладар язучыларын союзга кабул иткән идек. Кая булып бетәләрдер, шайтан белсен
Фәкать балалар өчен генә язучы әдип бездә мохтаҗлыкка, акчасызлыкка, мескенлеккә дучар ителгән кеше. Балалар өчен язып тамак туйдырып булмады һәм булмый. Безнең мөхтәрәм язучы-шагыйрьләребез Ә Бикчәнтәева. 3. Туфай- лова, Б Рәхмәт. Г. Хәсәнов, Г. Галиев, Абдулла Әхмәт бу фани дөньядан шундый мохтаҗлыкта китеп бардылар.
Соң үзегез уйлап карагыз, ике-өч елга бер китапчык. Төсле рәсемлесе эләксә—10—15 шигырь дигән сүз. Төссез, рәсемсезенә риза булсаң—25—30 шигырьлек зур китап. Гонорары — машинисткага бирергә дә җитми. Анын каравы—китап! Анда да балалар шагыйре 10 шигырьлек төсле китапны сайларга тырыша Балаларга матур булсын дип Ике-өч елдан тагын шул ук хәл. Язарга бернинди стимул юк Хет кычкырып ела
X Халиковның катыргы тышлы, зур, калын китабын күргәнегез бармы9 Яисә Зәкия Туфайлованын9 Яисә Рәшит Бәшәрнең шундый китабын'’ Яисә Р Мингалимнен бергә тупланган балалар шигырьләрен9 Юк алар һәм тиз генә булмаячак та.
Узган атнада гына миңа Уфада булырга туры килде. Аларның нәшрият эшләре белән танышканнан соң, мин аннан көнләшү һәм гарьләнү хисләре белән кайттым. Язучылар союзы белән китап нәшрияты кулга кул тотынып эшли Чөнки нәшрият тулысынча диярлек язучыларга хезмәт итә. Башкортстан хөкүмәте. мәсәлән, аларның китап нәшриятына 2 млрд. сум дотация биргән Шуңа күрә дә анда балалар китабын чыгару проблемасы юк. Шунысы кызык, анда балалар китаплары бары тик төсле рәсемнәр белән генә чыга. Киләсе елга 50 дән артык балалар китабы планга кергән Бу да бит балалар әдәбиятына мөнәсәбәт Ләкин әйбәт мөнәсәбәт!
Минем бер генә үтенечем бар Мин моны хөкүмәт җитәкчеләренә дә, үзебезнең союз җитәкчеләренә дә әйтәм. Безнең балалар язучылары да —кеше Аларның да башкалар кебек яхшы шартларда яшиселәре килә, башкалар шикелле китаплар чыгарасылары килә. Бу — табигый теләк.
Аннары шуны да онытмаска кирәк. Өлкәннәр өчен язучылар гафу итсеннәр, әмма балалар китабы, балалар өчен язылган әсәрләр сезнекеләргә караганда кимендә ун тапкыр күбрәк укыла Хет әйбәт, хет начар булсын, хет матур, хет төссез булсын — барыбер укыла. Ни өчен дисәгез, кече яшьтәге балаларны рухи яктан тәрбияләү бездә, нигездә, әдәби әсәрләр аша алып барыла. Балалар бакчасында — шигырь, җыр. халык авыз йҖаты, әкият Дәресләрдә — шигырь, хикәя, җыр Бәйләмнәрдә, кичәләрдә — җыр, шигырь, уеннар. Радио һәм ТВ тапшыруларында да — җыр, әкият, шигырь. Татарча мультфильмнар —юк Ра- диоспектакльләр. телеспектакльләр — юк диярлек һәм тиз генә булмас та кебек. Шуңа күрә бердәнбер реаль таяныч —китап һәм, әлбәттә, балалар матбугаты «Сабантуй», «Ялкын», «Салават күпере» һәм. ниһаять. «Сабыйга» Бөтен рухи 168
тәрбия балалар әдәбиятына нигезләнгән, һәм балалар язучылары белән жанлы очрашуларга Әле менә «Ике съезд арасында» дигән басманы карап чыктым. Әйтик. Ш Галиевнын исеме анда берничә урында гына күренеп кала Әлеге китапка ышансан. Ш. Галиев союз эшләрендә бөтенләй катнашмаган, өйдә генә утырган булып чыга Ләкин мин монын алай түгел икәнен яхшы беләм. Ә безнен Шәүкәт абый төгәл кеше, барсын да теркәп бара Шуна үзеннән сорарга мәжбүр булдым. Очрашуларда ничә тапкыр булды икән9 Белмәсәгсз. белегез ике съезд арасында ул мәктәпләрдә 100 тапкырдан да артыграк чыгыш ясаган, балалар белән очрашкан, дәресләр үткәргән, кичәләрдә булган. Бу миңа бик гажәп тоелды. Бушка бит әле. Рәхмәткә! Мин дә үземнекен чутлап чыгардым 130 мәртәбә балалар белән очрашканмын Белүемчә, башка балалар язучылары да очрашуларда еш була. Шушы мисал үзе генә дә балалар язучыларынын яшь буынны тәрбияләүдә армый-талмый эшләүләре турында, балаларыбызны кай-гыртып яшәүләре турында сөйли.
Әмма, ничек кенә булмасын, язучының хезмәтен аның китапларына карап бәялиләр. Шушы күзлектән чыгып караганда, икс съезд арасында төрле жанрдагы. төрле сыйфаттагы эреле-ваклы 100 ләп балалар китабы дөнья күргән. Тукай. Җәлил, Ф Кәрим. Ә Фәйзи. Ш Мөдәррис, китапларын да өстәсәң, йөздән дә артып китәр, мөгаен. Билгеле, бу аз түгел Күп тә түгел Аннары ул китаплар «чиста» балалар язучыларыныкы гына түгел, ә 300 ләп якын язучыларның барысыныкы да.
93 яшьлек Гомәр ага Бәширов соңгы елларда балаларыбыз өчен махсус ике китап баегырып чыгарды. «Бибек нигә елый» һәм «Кечтеки тел бистәләре». Беренчесе искиткеч бер хикәя. Икенчесе — мәзәкләр Икесе дә балалар әдәбиятын бизәп торырлык Икесе дә — балаларыбызга олы бүләк Рәхмәт сиңа, Гомәр ага!
Балалар әдәбиятын жанрларга бик үк бай димәс идем Шул ук шигырь, әкият, хикәя, юмореска, повесть . Хәер, шактыйга жыела икән үзе Әкиятчеләрдән мин Ф Яруллинны, БатуЛланы. Ж Төржемановны. Р Хафнзованы аерып куяр идем Әкият осталары алар. Соңгы вакытта бигрәк тә Ф Яруллин актив эшләде Аггын кебек шигъри әкиятләрне Алиштан соң. белмим, тагын кем язды икән? Аггын әкиятләре рифмалы проза, ритмик проза. Аларны укуы рәхәт. «Зәңгәр күлдә ай коена» исемле әкиягләр китабы шуның бер мисалы Шигъри осталык дигәннән, мине Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов шаккатырды һәм сөендерде. Аның «Сабантуй»га алып килгән «Корчаңгы тай һәм газ малай» әкиятен укып чыккач, исләрем-акылларым киткән иде Халык әкиятенә нигезләнеп язылган ул әкиятнең геле, образлары, йөгереклеге' Укыганда әкиятнең артыннан җитешеп булмый. Җырлап тора Шигъри әкиятләрне күп укырга туры килде, ләкин мондый Тел белән язылганы, мөгаен. Ф Кәримдә генәдер.
Балалар прозасында миңа аеруча өч китап Р Бәширнең «Иртәгә дә яшисе бар». К Кәримовның «Күләгәдә төлке бар» һәм Н Акмалнын «Килер бер көн» исемле китаплары ошады Беренчедән, алар бик мөһим темага тәрбия, әхлак, мәхәббәт темасына язылганнар Икенчедән, галантлы игеп язылганнар Шулай ук Ф Садриев белән Н Әхмәдиевнен. Р Низамова белән Н Гыйматдинова- ның. Р Гыйззәтуллин белән В Нуриевның, Хәйдәр белән Г Гыйльманның. Ф Әһлия белән 3 Мәхмүдинең дә матур-матур проза китаплары дөнья күрде Мин инде монда барлык яна китапларны да санап бетерә алмам Шулай да хөрмәтле өлкәннәребез А Тимгргалин белән Ш Рәкыйповнын. Г Сабитов белән К Тимбикованын да балаларыбызны яна китаплары белән сөендерүләрен әйтми кала алмыйм Тагын шунысын да әйтергә кирәк мона кадәр онытылган, күптән инде басылмаган элеккеге язучыЛЪрыбыгның да әсәрләре укучыларыбыз- га яңадан әйләнеп кайта башлады. Шундыйларга Г Исхакый әсәрләрен. I Рәхим. Ә. Айдар. Ф Аг сев китапларын кертер идем Балалар әдәбияты ул китапларсыз һич тә тулы булмас иде
Балалар драматургиясе дигәндә без инде, гадәттә. курчак театрын, соңгы вакыт та Академия театрының «Балачак» студиясен күл алдында тотабыз Бәхетебезгә. алар әтиләп гора, яңа спектакльләр куела тора Авторларның иң күренеклесе. әлбәт тә ни те. Туфан Мяннуллин Шагыйрь Зөлфәтнең балалар драматургиясендә актив гшләве дә бик күңелле хәл. Р Харис белән Г. Рәхим. С Шәмси белән М I ый гәжев. Р Корбан . Менә шулар Башка юк Әмма яна авторлар килми калмас, дип ышанам
Шулай да бүгенге балалар әдәбиятының йөзен, миңа калса, шигърият билгели һәм бу гажәп тә түгел. Чөнки аның башлангычы, чыганагы фольклор.
халык иҗаты Чишмә башында - бөек Тукай Бөек балалар шагыйре. Тагын шунысын да онытмаска кирәктер шигырь, балалар шигыре — бүген ин кин таралган жанр. Аның кулланылыш даирәсе гажәп киң. Балалар шигыренең файдалы эш коэффициенты бермә-бер күбрәк. Бу жанрда безнең зур шагыйрьләребез ижат итә Ш Галиев, X Халиков, Р. Мингалим, М Фәйзуллина, Р Бәшәр Аларның китаплары —һәрчак балалар кулында.— һәрчак жиңүчеләр арасында Мәсәлән, узган елгы республика конкурсында Ш. Галиевнен «Кем нәрсә ярата», Р Мингалимнең «Галстуклы кәжә» исемле китаплары балалар арасында ин популяр китаплар булдылар һәм беренче-икенче урыннарны яуладылар. Әлеге шагыйрьләр — балалар әдәбиятының йөз аклыгы Алар белән янәшә әле тагын бик күп шагыйрьләр балаларыбызга хезмәт итә: М. Шабай. Р. Фәй- зуллин, Р Харис. М Әгъләмов, М. Галиев, Ә Габиди, Г Рәхим. С. Шакир, Р Вәлиев, Э Мөэминова. Р Вәлиева, Җ. Дәрзаман. Н Измайлова, Ш Жиһан- гирова, Г Морат, Б. Рәхимова. Ф Зыятдинов, Г Садә, Ф Зыятдинова. Э. Шә- рифудлина. К. Булатова, Г Мөхәммәтшин, Д. Гарифуллин. 3. Гомэрова, Я Игәнәй. Р Хисмәтуллин Исемнәрне күпләп саный дип күпсенмәгез, әлеге шагыйрьләрнең һәр шигыре, һәр китабы Ьезнен балалар әдәбияты өчен бик тә кадерле.
Яшьләр турында һәм бездән яшьрәкләр турында бүген аеруча басым ясап әйтәсем килә. Балалар әдәбиятына яшь көчләр килә Мин монда галантлылары турында әйтим Мөмкинлекләр генә булсын, аларнын талантлары да. көч-егәр- ләре дә житәрлек. Алар бүген үк инде балалар әдәбиятын талантлы, үзенчәлекле әсәрләр белән баеттылар Бүген мин 30 яшендә фани дөньядан китеп барган искиткеч талантлы Афзал Нигъмәтуллинны сагынып искә алам Аның үзеннән сон чыккан «Галәмдә сабан туе» дигән китабы — әдәбиятыбызда вакыйга булырлык иде. Беркемне дә кабатламый торган, балалар күңелен нечкә тоемлаучы шагыйрь безгә гүзәл шигырьләрен калдырып китте. Ләбиб Лерон —гажәп талантлы балалар язучысы. Универсал Фантазер Ул үзенең хикәяләрендә, әкиятләрендә күңеле булганчы «дуракавалять» итә, сүзләр белән уйный, туйганчы шаяра, укучыларын да шаярта Нәтижәдә, заманча, бүгенге балаларның үзләре кебек үк тынгысыз, шаян әсәрләр барлыкка килә. «Шәп!»тән башка бер сүз дә әйтеп булмый. Р. Корбан, киресенчә, җитди шагыйрь. Б Рәхмәтләр традициясен дәвам итүче, шул юнәлештә актив эшләүче шагыйрь, әдәбиятта үз урынын алган шагыйрь. Тагын икс яшь шагыйрьне әйтеп китим Алар — Рафаил Газизов һәм Илгизәр Солтан Икесе дә — бик әйбәт балалар шагыйре. Икесе дә - авыл малайлары Икесе дә — балачак иленнән. Икесе дә икешәр балалар китабы чыгарган егетләр Шуларга өстәп мин Р Мулланурова белән Ләлә Сабированы. Йолдыз белән Нурия Сәйярны, Н Каштан белән Мөҗәһит Әхмәтҗановны да бүген шушы биек мөнбәрдән беренче тапкыр исемләп китәм. Алар инде беренче китапларын чыгардылар. Балалар әдәбиятында җигелеп эшлиләр, һәм, һичшиксез, Язучылар союзы әгъзалары булырга хаклылар.
Безнең балалар әдәбиятына иҗади көчләр тормышның үзеннән килә Алар Татарстанның төрле төбәкләрендә яшиләр, төрле һөнәр ияләре Аларның һәрберсе балалар әдәбиятына яна сулыш, яңа үзенчәлек альт киләләр. Юри генә игътибар итегез әле: Р Низамова —укытучы, авылда яши Р Газизов белән М Әхмәтжанов — мәктәп директорлары, авылда яшиләр. Илгизәр Солтан — агроном, авылда яши. Н Каштан — табиб, Казанда яши Д Гарифуллин — журналист, авылда яши Г Мөхәммәтшин — житәкче эштә, авылда яши. X. Җәләл артист, Ф Яхин— галим, Ф Зыятдинов — галим. Калганнары - журналистлар, укытучылар...
Яшьләр килә, димәк. Күптән түгел безнең секция яшь прозаик Алмаз Гыймадиевның балалар өчен язган хикәяләрен тикшереп, нәшриятка тәкъдим итте. Әйбәт яза. Әйбәт балалар язучысы булыр дигән өметем бар Шунысы куанычлы, аңа әле нибары 22 яшь. Ә менә яшь шагыйрә Энҗе Афзаловага әле 11 генә. Ә үзенең инде «Кояшка хат» исемле китабы бар. Энҗе шагыйрь булып туган, шагыйрь булып үсә, шагыйрь булып эшли Китапны төзеп чыгаруны Г. Гыйльманов язганча, «аның һәр шигыре, һәр сүзе— Галәм тарафыннан кешелеккә иңдерелгән Сүз. Тәгъмимат. Дога төсле».
Гомумән, бүгенге татар балалар шигъриятенең «планкасы» шактый биек Аның аша бөтен шигырь язучылар да сикерә алмый. Ә менә балалар үзләре кайчагында, үзләре дә сизмәстән, шагыйрьләр көнләшерлек шигырьләр язып куялар Узган ел Татарстан китап нәшриятында «Сабантуй» исемле җыентык дөнья күрде. Балалар иҗатыннан үрнәкләр тупланган әлеге китап нәкъ әнә шундый шагыйрьләр көнләшерлек әсәрләрдән гыйбарәт һәм шунысы кызык,
балалар язган шигырьләр белән балалар өчен язылган шигырьләр papa бик тә охшаш, бср-берсенә бик тә якын тора. Түбән Камадан .Алмаз Гыймаев менә нинди дүртьюллык язган:
Әни. кайчан бетә инде
Шушы «үзгәртеп кору»? Бик кыен бит нәниләргә Кәнфит ашамый тору
Шәп әйткән бит. Чын балалар шигыре! Ин мөһиме, шушы 4 юлга бүгенге балаларнын бөтен фаҗигасе сыйган. Балалар үзләре шушындый шигырьләр яза икән, безнең әдәбиятыбыз саекмаячак әле.
Икс съезд арасында тагын бер зур вакыйга булды: «Балалар фольклоры» дөнья күрде Бу безнең барыбызның да уртак куанычы Кызганыч, андый китаплар бездә әлегә бик сирәк чыга. Югыйсә, хәзер республикада утызмы- кырыкмы нәшрият эшли. Ләкин балалар китабы чыгарырга берсе дә ашкынып тормый. Бөтен өмет үзебезнең Татарстан китап нәшриятында һәм «Мәгариф» нәшриятында. Фәкать алар гына безнең балалар китабына булган мохтаҗлыгыбызны киметергә сәләтле. Аларга игътибар булса, балалар язучыларына да игътибар булыр диясе килә. Ә безнең балалар язучыларыиың. фәкать әйбәт язарга гына хакыбыз бар. Балалардан. 93 яшьлек Гомәр ага Бәшировтан. II яшьлек Энҗе Афзаловадан үрнәк алыйк!
Рөстәм
Мингалим
УҢАЙ КҮРЕНЕШЛӘР
Корылтайлар арасында безнең тормыш зур үзгәрешләр кичерде Шул дулкында. бата-калка, без шаулы-тавышлы гына яшәдек Уңышлы гына иҗат иттек Уңышлы иҗат иттек дип. мин әдәбиятыбызның барлык жанрларын да истә тотып әйтем Үз-үзегшән канәгать булырга өндәвем дип акламагыз, бүген эшләребез! ә дә игътибар итик, күрә белик дип әйтүем генә.
Драматургиябез үсеше мине шатландыра Беренчедән, безнең прозаиклар, шагыйрьләр җиң сызганып эшләделәр, драматургиябез өлкәсенә до зур җанланыш кигерделәр. Әйтик. Мәдинә Маликова «Оҗмах балалары» дигән әсәр язды, ул Казан һәм Минзәлә театрларында куелды; «Йөрәк ничек түзсен» Әлмәттә. Минзәләдә куелды. «Моңнар төште башыма» Минзәләдә М Маликова «Сөембикә» дигән яңа пьеса тәмамлады. Фоат Садриев Әлмәт театрының ышанычлы авторы булып калды Әле соңгы көннәрдә театрга «Син сандугач, мин каен» ннән яңа уңышлы әсәре кергәнне дә ишет тек Разил Вәлнев Тннчурин театры сәхнәсен шаулатып торды. «Әйдә барыйк, кызлар карыйк», «И машина, машина » әсәрләре барды. «Куркыныч уен»ы куелырга әзәрлонә Гәрәй Рәхим әсәре курчак rear рында уйналды. Минзәлә театрында уңыш белән уйнала
Зөлфәт Хәким әсәрләре сәхнәләргә ныклап аяк бастылар. Әхәт Мушннский. Лев Кожевников үзләренең әсәрләре белән курчак театрына йөрүче балаларыбызы шатландырдылар. Прозаик Зиннур Хөснияр, шагыйрь Ләбиб Лерон да әсәрләр яздылар, әсәрләре секциядә уңай бәяләнде. Драматургиягә, әле башка съездлар арасында күрелмәгәнчә, күп кенә яңа исемнәр килде Мәсәлән, Сәрия Вильданова — бүген Язучылар берлегенә алырлык һәм алыныр да; Данил Салихов әсәрләре секция утырышында уңай бәяләнеп. Язучылар берлегенә алынды; Хәбир Йбраһимов әсәре Әлмәт театрында уңышлы уйнала. Язучылар берлегенә алынды; Эсфир Яһудин — бүген Язучылар берлегенә алырлык, әсәрләре Әлмәт, Тинчурин театрларында уйнала Бу авторның секциядә 6 әсәре каралды, уңай бәя алды Тиздән Язучылар берлеге әгъзасы булыр. Рәшидә Җиһаншина, Гафур Каюмов. Фәнәвил Галиев, Аманулла исемнәре афишалардан кычкырып тора. Әле күптән түгел генә Сәмига Сәүбанова әсәре секциядә тикшерелде — уңай бәяләнде. X. Нигъмәтуллина һәм Актаныш егете Илфак Йбраһимов иҗаты яшьләр белән эшләү бүлегендә тикшерелде. Соңгысы беренче пьесасын язган, кимчелекләре бар. киләчәктә камил пьесалар язарлыгы да бар Шигырьләре китап нәшриятына тәкъдим ителде.
Тагын шуны да әйтим: бу съездлар арасында, драматургия өлкәсендә, йокнең иң авырын халыкка күптән мәгълүм драматурглар тарттылар. Ин саллы, театрларның асыл йөзен күрсәтүче әсәрләрне алар язды һәм күп яздылар. Туфан Миңнуллинның «Акбай авыл эте» — 5 серия. Ул тагын «Хушыгыз», «Илгизәр + Вера», «Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел» дигән әсәрләрен халыкка җиткерде. Шагыйрь Илдар Юзеев һаман үзенең драматургия өлкәсендәге затлы урынын югалтмады Аның «Безнең әти мировой» дигән әсәре Минзәлә һәм Тинчурин театрларында. «Гашыйклар тавы» Чаллы яшьләр театрында һәм Кәрим Тинчурин театрында ин уңышлы спектакльләр рәтендә торды. «Ерактагы кәккүк авазы» опера һәм балет театрында барды Аның «Ак калфагым төшердем кулдан» дигән, татар халкының трагедиясен сөйләгән әсәре Уфада М. Гафури исемендәге театрда уңыш казанды Ризван Хәмиднең «Исәнлеккә-саулыкка9!» дигән шаян тамашасын Казанлылар К Тинчурин театрында тамаша кылдылар «Ак тамырлар», «Хан кызы» — Юныс Сафиуллин әсәрләре иде.
Шушы ике съезд арасында өр-яңа кинодраматургиябез туып килә. Гариф Ахуновның кинофильм булып чыккан «Идел кызы»ның аягы җинел булды. Тукай турында күп серияле фильм туарга тора Киносценарийләрне Ризван Хәмид (ул 5 серия язды). Гариф Ахунов, Әхтәм Зарипов әзерләделәр. Гәрәй Рәхимнең «Исә болгар җилләре» дә кинодраматургиябез хәрәкәттә икәнгә дәлил Ризван Хәмид белән Рөстәм Мингалим Идегәй турында өч серияле киносценарий тәмамладылар.
Бүгенге яшәү шартларыбызны, реаль тормышыбызны истә тотып, аек акыл белән күзәткәндә, язучыларыбызның иҗатында һәм иҗат оешмасындагы үзгәрешләрдә дә күп кенә уңай күренешләр күрергә мөмкин. Ул үзгәрешләр асылда өстебеезгә килгән кыенлыкларны җиңеп чыгу юлларын эзләүгә, әдәбиятыбыз утын сүндермичә саклауга юнәлтелгән. Ләкин, хөрмәтле каләмдәшләр, соңгы елларда безнең күңелләребез бер-беребезгә хөрмәтсезрәк якка үзгәрә Бер-беребезгә җылы карашыбыз кими. Бер-беребезнең яхшысын күрмәскә, яманын табарга тырышабыз. Сөйләшеп йөргән сүзләребездә дә. матбугатта чыккан язмаларыбызда да моңа дәлилләр җитәрлек Мәскәү язучылары тешләшә дип. без дә тешләшә башладыкмы, читләшә башладыкмы? Таркалырга тырышабызмы9 Мондый иярү безнең ахмаклык булыр Алар язмышы башка, безнең бөтенләй бүтен. Алар күптән җыелганнар, чәчәк атканнар. Без. ни гомер яшәп тә, әле юньләп җыелырга да мөмкинлек күрмәгән кешеләр. Безнең язучылар төрле милләт арасына таралып, адашып, яшәргә тырышып, каңгырышып йөриләр
Киләсе съездга хәтле безгә ныграк берләшергә, барлык өлкә һәм респуб-ликалардагы яшәүче язучыларыбыз сыярлык татар язучылары үзәге булырга, җыелырга, мөнәсәбәтләребез җылыныр! а язсын иде. Халкыбыз язмышы бездән шуны таләп итә.
Владимир
Корчагин
ТОРМЫШТАН КАЛЫШМЫЙЧА
Татарстанның урыс телендә ижат итүче әдипләре прозаиклар, шагыйрьләр, драматурглар һәм тәрҗемәчеләр икс съезд арасында төрле жанрларга xapaian егермедән артык китап чыгардылар Язучыларыбыздан Г Паушкин. В Корчагин. Д. Вәлиев. Р Кутуй. II Орешина. Л Кожевников. Н Беляев. Н. Алешков. М Скороходов. В Лавришко. Ә. Мушинский. Р Кожевникова В Трофимов. Б Вайнер. И Киндер. Р Сабиров. А Гарзавина. М. Гоголев һ б. лар әдәбият сөючеләрне яңа әсәрләре белән сөендерделәр
Казанда һәм Чаллыда яшәүче яшь прозаикларның хикәяләреннән тупланган «То светлое и нежное» исемле жыентык (төзүчесе Ә Мушинский) әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан яратып кабул ителде Шагыйрь Н Беляев тарафыннан әзерләнгән «Стихи казанских студентов 1970—1990» мәҗмугасы да шигырь сөючеләр өчен күркәм бүләк булды.
Яшь каләм ияләре Е. Бурундуковская. О Левадная. И Җамалнсв, Т Алдошин. Г Хоеров. А Архипов-Федоров. Е. Сухов. С Гордиенко үзләренең китаплары һәм көндәлек матбугатта чыккан әсәрләре белән әдәбият сөюче ториен хәтерендә калдылар
Безнең язучылар Казанның фантастика сөючеләр клубы эшендә актив кат-наштылар Урыс әдәбияты сскпиясе ярдәме белән фантастикага тартылган яшь каләм ияләре әсәрләреннән жыенгык әзерләнде
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, финанс кытлыгы аркасында нәшриягләрдә китап басгыру авырлашты Кайбер әдипләр үзләренең әсәрләрен иганәчеләр ярдәме белән чыгара башладылар
Соңгы вакытта «Яшел мич янында» дип аталган телетапшырулар инклы тамашачыларда кызыксыну уятты. Бер сәгать дәвамында баручы әлеге тапшырулар телевизор караучыларны күренекле язучылар белән очраштыра, алар- ның халык тормышы турындагы уй-фикерләрс. әдәби иҗат серләре белән таныш гыра Видеоязмалар аерым фонотекага тупланып бара
Урыс телендә яза торган әдипләребез драматургия өлкәсендә дә нәтиҗәле эшләргә омтылалар. Төрле театрларда Д Вәлиев. Л Кожевников. Б Вайнер. Г Хәсров пьесалары куела
Балалар өчен рәсемнәр белән бизәлгән «Барабашка» журналының беренче саны чыкты Аны язучы Б Вайнер редакцияли
Урыс әдәбияты секциясе әгъзалары тагар азучыларының әсәрләрен русчага таржемә итү өлкәсендә дә актив эшлиләр
Я тучы тарыбыз әдәбият сөючеләр белән якыннан элемтәдә торалар Мәдәния г сарайларында. мәктәпләрдә, китапханәләрдә, кнары уку йортларында әле- дөн-әле очрашуларда катнашалар
Әмирхан
Еники
ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ!
Без кайчандыр барыбыз да бертөсле идек, хәзер күп төрлегә әйләнеп беттек. Элек үзара бәйләнешләр дә. якынлык-дуслык та көчлерәк иде. Хәзер исә читләшү, ераклашу елдан-ел көчәеп бара. Элек барыбыз өчен дә уртак «совет язучысы» дигән исемебез бар иде, хәзер мин үземне кем дип атарга да белмим.
Дөрес, талант ягыннан без бер-беребездән шактый нык аерыла идек, күп нәрсәгә фикер-карашларыбыз да бертөсле генә түгел иде, тормыштагы үзгәрешләргә дә мөнәсәбәтебез төрлечәрәк иде. әмма шушы аермалыкларга карамастан, без 70 ел буена тоталитар системага күпмедер дәрәжәдә яраклашып, алай да. хәлебездән килгән кадәр үзебез, теләгәнчә тырышып, бөтен бер иҗат коллективы рәвешендә яшәп килдек Бу коллективның төп бурычы — социализм төзүчеләрне коммунистик рухта тәрбияләү иде.
Инде менә ул система гүя җимерелде, юкка чыккан шикелле булды. Аның урынына демократик жәмгыять төзелергә тиеш иде кебек. Без моны бик теләп, бик көтеп алган идек Ләкин, ни хикмәттер, искедән яңага күчү коточкыч авыр, газаплы, фаҗигале бер эш булып чыкты Без һич көтелмәгән әллә нинди һәлакәтләр. үзара сугышлар, акылга сыймас җинаятьләр чорына килеп кердек (Советлар Союзы кебек дөньяның иң куәтле бер дәүләтен таратып ташлау шул җинаятьләрнең иң зурысы түгелме соң9!) Нәрсә аркасында болар барысы да9 Менә хәзер генә моны бөтен тирәнлеге белән аңлавы да читен, әйтүе дә читен Ләкин шулай да бүгенге шаккатыргыч тамашаның бер сәбәбе, мина калса, халыкка ачык булса кирәк Без биз кешелек җәмгыятенең югары баскычы булып саналган социализмнан аның түбән баскычы -капитализмга кире күчеп маташабыз. Социализм бирә алмаган муллыкны, иркенлекне, хөрлекне безгә капитализм бирергә тиеш иде кебек (әнә. Европа илләрендәге шикелле.) Әмма социализмны вата-җимерә туып килгән капитализм коточкыч кыргый, вәхши, комсыз, кансыз бер албасты булып чыкты Хәер, гадел кәсепкә, ачык конкуренциягә нигезләнгән, кеше ихтыяҗын ничек тә әйбәтрәк канәгатьләндерергә тырышкан чын капитализммы сон бу? Әллә булмаса, хакимият тирәсендәге һәм дәүләт милкенә якын торучы ниндидер бер төркемнең халыкны талап, ил байлыгын үзләштереп тизрәк баеп калырга омтылышы гынамы9 Икътисадын реформаның без белгән нәтиҗәсе хәзергә шул гына ич' Яңа байлар кемнәр алар? Дәүләт структурасындагы номенклатура белән шулар тирәсенә сырышкан мафиоз эшкуарлармы?.. Без аларны күреп тә, ишетеп тә беләбез. Әмма бу яшерен байларга ачыктан-ачык дошман, хәерчелектә интегүче күпчелек халыкны яхшы күреп, тоеп торабыз... Әйе, бүгенге җәмгыятьтә тирән социаль тигезсезлек, упкын хасил булды.
Тарихның бездән мәсхәрәле-әче көлүе дип әйтергәме, тик иң гаҗәбе шунда ки, күпме корбаннар биреп социализмны төзүчеләр дә, хәзер исә халыкны тәкатьсез калдырып капитализмга күчеп маташучылар да бер үк фирка кешеләре, ягъни кичәге большевиклар... Безнең язмышыбыз бүген дә шулар кулында...
Билгеле инде, социаль яктан аерылышу, бер-беребездән ераклашу һәм читләшү язучылар арасына да килеп керде. Кемнең ничек яшәгәнен без ачык кына белмибез, әмма бик күпләрнен авыр хәлдә яшәүләре берәүгә дә сер түгел. Карт язучыларның пенсиядән, яшьләрнең күпме-азмы хезмәт хакыннан башка бүтән бернинди килере юк - китап чыгарып, гонорар алулар бетте хәзер. Ихтимал, -җитәкчелеккә якын торучы, зур урын биләүче, китабын да чыгара алучы язучы гына әйбәт, иркен торадыр, ләкин аклыйлар бармак белән генә санарлык Күпчелек исә тирән бөлгенлектә утыра
Алда да өметле бернәрсә дә күренми Хөкүмәткә ышаныч бетте диярлек. Ул әнә атна саен, ай саен бәяләрне өзлексез арттырып кына тора (бигрәк тә көнкүреш хезмәтләренә) Ни өчен, нәрсә хакына моны аңлавы бик читен Гүя халыкның чыдамлыгын сынар өчен эшләнә бу
Шушы талауларның һаман дәвам итүе, бөлгенлекнең һаман көчәя баруы нәтиҗәсендә кешедә рухи торгынлык та туа башлады Нидер көтеп, алданып яшәү тәмам туйдырды. Берләштерә, рухландыра торган уртак идеал да юк Элек без обкомга кирәк идек, хәзер кемгә кирәк без — белгән юк
Менә шушындый шартларда үзеннән-үзе бер котылгысыз сорау туа язучыларны берләштерү момкинме. моңарчы яхшы яшәп килгән язучылар берлеге безгә кирәкме?.. Бу сорау күпләрне, һичшиксез, уйландыра торгандыр
Менә мин дә, озак баш ватканнан соң. бер фикергә килдем: бөтен авырлык- каршылыкларга карамастан, Язучылар берлеген шулай да сакларга кирәктер Әлбәттә, аңа ниндидер үзгәрешләр кертеп, яңалыклар өстәп сакларга тиешбез
Моны ике максат таләп итә: беренчедән, язучыларның иҗади мәнфәгатьләрен яклау өчен, аларга материаль ярдәм күрсәтү, яшәү һәм »ш шартларын яхшырту өчен. Икенчедән, әдәбиятыбызның халык тормышында тоткан урынын саклау һәм ныгыту өчен. Татар халкы борын-борыннан ук китап сүзенә колак салып килгән. Бүгенгедәй гаять киеренке, буталчык бер заманда язучының гадел, туры сүзе аңа аеруча кирәктер дип белом Аннары, бу заман безнең алдыбызга үтә мөһим изге бер бурычны китереп куйды Әйтергә кирәк, советлар дәверендә без, күпчелек язучылар, тагар халкының милләт буларак инкыйразга (бетүгә) табан баруын ачык тоеп, бик борчылып яшәдек Менә хәзер шул хәвефтән котылу, милләтебезне саклап калу, терелтү, тәрәккый иттерү мөмкинлекләре туып тора. Бу мөмкинлекләр безне таркату түгел, һичшиксез, берләш- герсрсгә тиеш, һичбернинди фикер каршылыкларына карамастан'
Әгәр без шушы карарга киләбез икән. Ятучылар берлеген ничек итеп саклау турында уйланырга тиешбездер инде Бу хакта тәкъдимнәр күп булыр Минем исә кыскача г ына шуны әйтәсем килә хәзерге шартларда Язучылар берлеге белән җитәкчелек итү искиткеч зур чыдамлык сорый юрган гаять четерекле, җаваплы бер вазыйфа ул Бу эшкә кемне генә сайлап куйсаң да, ул бөтен язучыларга да ярап бетмәячәк Хәтта алланың кашка тәкәсен сайлап куйсак та! Ә эшне алып барырга кирәк Бигрәк тә язучыларга ярдәм оештыра ала торган тәҗрибәле кешеләр безгә кирәк булачак Шуңа күрә мин. әгәр үзләре риза булсалар, иске җитәкчеләрне алыштырмау хәерлерәк булыр дип саныйм Алар инде бер-берсе белән аңлашып, килешеп эшләргә өйрәнгәннәр Аннары, кичү чыкканда атларны алыштырырга ярамый, дигән акыллы мәкаль дә бар. Кыскасы, искеләрне калдырыйк, әмма бер шарт белән идарә составын бик нык үзгәртергә, ә рәиснең үзен шушы съездда расларга кирәк һәм алар сан ягыштан бик күп булмаска да тиеш Элеккеләрдән мин Роберт Минну длинны. Әхсән Баянны һәм Ркаил Зәйдулланы калдырырыга тәкъдим игәр идем Калганнары күбрәк яна кешеләр булырга тиеш Монда төп максат рәис тирәсендә яңа бер группа оешуны булдырмаска кирәк Күп ризасызлыклар еш кына җитәкчелектә тар бер группа хасил булудан килеп чыга Яңа әгыалар рәис кешегә, һичшиксез, хәерхаһ булырга, аны ашларга, акыллы киңәшләре белән хаталардан сакларга, ярдәм игеп торырга тиеш Хәерле сәгатьтә!
РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН
СҮЗ КӨЧЕ
Мөхтәрәм каләмдәшләр!
Кадерле кунаклар! ,
Тарихи мәгънәсе, эчтәлеге белән без кичергән соңгы дүрт-биш ел — элек яшәлгән әллә ничә дистә елларга тиң торырлык. Ни өчен шулай дим9 Дәлилем шул: йотылуга, «совет халкы» дигән абстракт исем астында актив рәвештә руслашуга, милли йөзен югалтуга барган халык, «без уяндык Бишенче елны таң белән» дигәндәй, ниһаять, янә бер үзенең бар йкәнлеген, элеккеге шәүкәтле чакларын бөтенләй үк онытмаганын, тарихи Хәтернең исән икәнлеген раслады. «Татар халкы», «Татарстан» дигән сүзләр дөнья халыклары телләрендә ешрак тибрәнә башлады. Төрле кыйтга илләре белән аралашулар көчәйде Үзебез дә күзгә күренеп үзгәрдек. Халыкның бөтен катлауларында да сизелә бу үзгәреш. Фәкать дөнья көтү — җан асрау, өс-баш бөтәйтү белән генә мәшгуль булган миллионлаган милләттәшләребездә дә эчке уяну — үткән, бүген, киләчәк турында уйлану башланды. Дөрес, бу дүрт-биш ел эчендә бүтән халыклар да йоклап ятмады, аларның да казанышлары җитәрлек. Әмма нәрсә бәрабәренә бит! «Пәри башка, жен башка» дигәндәй, безнең тарихыбыз да үзенә бер төрле бит әле! Без бит эстоннар яки грузиннар кебек империя читендәге халык түгел. Ни өчен Татарстан белән санлаша башладылар? Ни өчен байтак халыклар безгә игътибарлырак була башлады? Әллә жир-суларшбыз, территориябез үзгәрдеме? Юк! Әллә Израильдәге кебек, татарлар бер жиргә актив туплана башладылармы? Алай түгел шикелле Әллә бөтендөньяны шаккаттырырлык гасыр ачышлары булдымы бездә?..
Хикмәт шунда: элек үзенең дәүләтчелеге булган халыкның генофонды үзенең әлегә тере икәнлеген белдерде. Кызулык белән түгел, сабырлык белән; «орал белән түгел, акыл белән эш итү кирәклеген сиздерде тарихи Хәтер! Менә шуңа күрә дә без шаһитләре булган әлеге биш еллык ара байтак дистә елларга тора дип әйтәм дә.
Бу рухи күтәрелештә безнең әдипләребезнең дә өлеше шактый дип уйлыйм мин. Халык язучысымы ул, әллә яңа гына Берлек әгъзасы булган каләм иясеме, язучы-депутатмы, әллә пенсионер әдипме, яшьме-картмы, ир-атмы, әллә хатын- кызмы. шагыйрьме, драматургмы, прозаик яки тәнкыйтьчеме, төп мәсләктә — халкыбызга ирек кирәклеге мәсьәләсендә шактый ук бердәм була алдылар. Кемдер күбрәк көч куйды, кемдер — әзрәк, кемнеңдер эше Данко йөрәге януы шикелле бар халыкка күренеп торды, кемдер кызган торф кебек астан, эчтән янды һәм кирәген яндырды Ә инде әдәби-оештыру елъязмасын янә бер күздән кичерсәң. Язучылар оешмасы ягыннан да бу юнәлештә эшлекле инициативалар байтак булган.
Шулай да, миңа калса, бу соңгы елларда әдәби-нәфис сүзгә караганда, ижтимагый-сәяси сүзнең куәте көчлерәк булып чыкты Теләсә теләмәсә дә, коеп куйган әдипләребезнен дә күпчелеге сәясәтчегә әйләнде. Күрәсең, тарихи ихтыяҗ, заман таләбе шундый. Бу күренешне закончалык дип. Азатлыкка. Бәйсезлеккә бару юлынын бер авыр этабы үтелү билгесе дип тә карарга кирәктер
Ә инде әдәби әсәрләргә —фәлсәфи мәгънәгә, эстетик тәэсиргә ия әсәрләргә конкретрак килгәндә, күрә белик алар да аз язылмады бу чорда! Хәтерегездәдер үткән съездда күләмле әсәрләрдән И. Сәлаховның «Тайгак кичү»е. М. Хә- сәновның «Язгы аҗаганы» һәм тагын кайбер романнарны уңай бәяләгән идек Бу зур җыенда да без андый әсәрләрне саный алабыз Әйтик, ел ахырында гына журналыбызда чыккан «Йәгез, бер дога» (А. Гыйләҗев) әсәре югары кимәлдә языл.маганмени9 Яки Ф Садриевның «Таң җиле»9 Ә тарихи романнар’ «Казан утлары»нда гына алар бишәү басылды. (Мин биредә Ф Латыйфи. Батулла, М Хәбибуллин, Җ. Рахимов. Р Мөхәммәдиев әсәрләрен күздә тотам ) Төрле дәверләргә караганнары бар Болгар чоры дисеңме. Казан ханлыгы еллары, соңрак чорлар Әлбәттә, аларда бәхәсле моментлар да җитәрлек Әмма мондый романнарның ишәюе әдәбиятыбыз өчен уңай күренеш
Менә без аерым жанрлар буенча берничә кыска доклад-чыгышлар тын- ладык. Әдәбиятыбызның үсеш тенденцияләрен ачыклаучы байтак кызыклы фикерләр яңгырады Бер нәрсә бәхәссез без заманнан арттарак калып барабыз Заманны аңлау буенча да һәм әлбәттә, аны язмада беркетеп калдыру буенча да Тоталитар режим тәрбиясендә тибрәнеп, йокымсырап, оеп ятканда — кинәт ирекле хөр фикер стихиясенә керә алу уен эш түгел. Без югалып, хәтта куркыбрак та калдык шикелле. Шунсы гаҗәп цензура кысалары үтә нык чакта да шактый гына саллы, хөр. хәтта ки ул заман өчен еретик саналган кыю фикерләр әйткән язучылар ничектер тыныбрак калды. Кайчандыр авыз тутырып тын алырга да базмый торганнар үтә актив «көрәшче»ләргә. хакыйкатьнең мөгезеннән эләктерүчеләргә әверелделәр. Чөнки киртәләр җимерелеп, бөтен көтү-табун печәнле- үләнле җирне тойгач, күпләр гайрәтләнде... «Япунны мөселманлыкка чыгарган» Батыргали агайга әйләнде Бу. бәлки, начар да түгелдер Әмма кычкыру белән кычкыруның, әйтә белү белән әйтә белүнең, яза белү белән яза белүнең аермасы бик зур шул. Ният-теләкләре изге булып та. язу куәсләре чамалы булган авторларның әсәрләре матбугатны басып китте Кыскасы, яхшыны уртачадан, уртачаны начардан аеру критерийлары югалды Бәлки, болар күчеш, тетрәнү, катаклизмнар чоры өчен табш ыйдер дә. Әмма, вакыт узар, эстетик категория кануннары тулы яшәү хокукын барыбер алыр
Югарыда әйтелгән нәтиҗәләргә китергән факторларның тагын берничәсен әйтеп узасы килә. Аларның берсе: классик мәгънәдәге асыл зат әдипләрнең сирәкләнүе, ягъни күркәм градицияләребезиен тотрыксызлануы Гасырлары- бызның беренче яртысында яшәп иҗат иткән әдипләр кагортасын, әйтик. Дәр- демәнд. Г Исхакый. С Максуди. Г Гобәйдуллин. Г Ибраһимов. К Тинчу- риннарны әйтеп тә тормастан. әле күпләребезнең хәтерендә булган И Гази. М Әмир. Ә Фәйзи. X Туфан. С Хәким. Н Арслан кебек чын мәгънәсендәге әдипләрнең безнең арада юк дәрәҗәсендә аз булуы күңелне сыкрата Аларның иҗатлары, исемнәре, яшәү рәвешләре дә үзләреннән соң килгән каләм ня гәрс- нә яшьләр! ә әдәпсез һәм әхлаксыз яшәргә мөмкинлек тә. ирек тә бирмиләр иде Үз заманнарына хас ортодоксальлекләре булса да. принципиаль, компромиссларга бирешми юрган олпат затлар иде алар Кызганыч, бүгенге җитмеш яшьлекләребезнең кайберләренә әлеге сыйфатлар бик тә җитенкерәми шул
Икенчесе әдәбиятыбызның заманнан артта калуына тагын бер сәбәп без соңгы елларда, нигездә. (кайберәү ләребезнең чит ил әдәбият зары белән багланышны ныгытуларын ннкярь HI мичә) фәкать үз казаныбызда гына кайнавыбызда Дөрес, бу хәлнең файдасы да юк түгел: үз тарихыбызны ныграк өйрәнә башладык, үзебезнең мәшһүр шәхесләребезне барлыйбыз, тарихыбызның җуелган чылбырларын ялгыйбыз Әмма, икенче яктан, без үзебезнең рухи хезмәтләребезне бүтән халыклар ирешкән казанышлар белән чагыштырып караудан мәхрүмрәк хәзер Элегрәк тугандаш халык әдәбияты вәкилләре белән очрашулар-декадалар. совет әдәбияты көннәре, төрле юбилейлар еш була иде һәм алар, мәгълүм бер дәрәҗәдә, әдәбиятыбызны үстерүдә уңай йогынты ясый иде
Өченчедән, әдәбиятка яңа килгән, дөресрәге Берлек әгъзалыгына яңа кабул ителгән каләм ияләренең яшь ягыннан шактый ук өлкән булулары Картлар яки яшьләр әдәбияты булмаса да. бүгенге бу процесста әдәбиятта сыйфатын янарыш була алмый Карагыз, ике съезд арасында Берлеккә кабул ителгән язучы ит эшләрне Алар җитмештән артык Күбесенең яше илледән ашкан Хәер. биредә хәзерге яшьләрнең язучылык хезмәтенә реаль карашын да онытмыйк Кызганыч
каләм хезмәте бу чорда нормаль яшәүгә гарантия була алмый Талант бәяләнми торган чорда яшибез
һәм, дүртенчедән, (монда тагын бишенчедән, алтынчыдан унынчыдан дигән пунктларга кадәр барып җитәргә мөмкин) без - татар язучылары, хәзергә Татарстан җирлеге белән генә чикләнәбез. Гәрчә дүрт-биш татар кешесенең фәкать берсе генә Татарстанда яшәсә дә. Бөтендөнья татар конгрессы көннәрендә без халкыбызның реаль силуэтын тулырак игеп тойдык Кая безнең бүтән төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез турында чын мәгънәсендәге кин масштаблы әсәрләр? Нижгар, Касыйм татарлары дөньяда юкмени? Мәскәү, Урта Идел, Әстерхан. Оренбург. Чиләбе. Троицк, һәм, ниһаять. Уфа ягы татарлары турында хезмәтләребез кая9 Анда безнең халкыбыз юкмы? Әллә алар тормышын колачларлык әдипләр юкмы? Стратегик ялгышлар турында уйландыра бу фактлар. Зур кыенлык белән Башкоргстанда ачылган татар язучылары оешмасына безнең реаль ярдәм бик кирәк. Тәҗрибәбез, киңәшебез кирәк Иншалла, андый оешмалар бүтән регионнарда да ачылыр Алар да өмет белән Казанга караячак бит
Сүземнең ахырында үзебезнең «Казан утлары» турында да берничә сүз әйтеп китим. Журналның бүгенге тиражы 23 мең чамасы Аны бер елга, ягьни 12 гә тапкырласаң 300 меңгә якын өр-яңа әсәрләрдән торган калын китап дигән сүз. Үзенә күрә бер нәшрият. Татарстан китап нәшриятының татарча чыгара торган китаплары өлешенә якынлаша безнең саннар
Хәтерегездәдер, «Казан утлары» озак дистә еллар буенча Татарстан Язучылар союзы органы булып исәпләнде. Үткән съездда да журналның статусы әле шулай иде. Ә 1991 елның уртасыннан башлап журнал яна юридик статус алды. Хәзерге көндә журналны оештыручылар — ягъни гамәлгә куючылар булып Татарстан хөкүмәте. Язучылар берлеге, редакциянең хезмәт коллективы санала. Юстиция, матбугат һәм информация министрлыклары раслаган безнең үз уставыбыз бар. һәм без андагы положениеләр нигезендә эшлибез дә Журнал бүгенге көндә, нигездә хөкүмәт биргән дотация акчасына яши һәр сан уртача 10 млн. сумга төшә Әбүнәчеләрдән, ягыш подписчиклардан кергән акчага нибары ике-өч сан чыгарып була. Спонсорлардан кергән керемебез дә бик аз микъдарда Язучылар берлеге, табигый, үзе дә хөкүмәт акчасына яшәгәнлектән безгә матди яктан булыша алмый. Журналны, асылда югарыда әйтелгән өч оештыручының икесе чыгара: хөкүмәт акча бирә, редакция коллективы журналны эзәрләп укучы кулына тапшыра Шулай да, без Язучылар берлеген журналны оештыручыларның берсе булуын табигый саныйбыз Чөнки безнең төп авторларыбыз —язучылар, талантлы әсәрләр никадәр күп булса, халык арасында безнең абруебыз да шул нисбәттә зуррак булыр, халыкның рух дәрәҗәсе дә үсә барыр.
Сүз уңаеннан соңгы елларда редакция эшчәнле!енә ка)ылышлы кайбер эшләребезне әйтеп үтү дә урынлы булыр Иң мөһиме: бу авыр шартларда без тиражыбызны чагыштырмача канәгатьләнерлек дәрәҗәдә саклап кала алдык. Бу елларда журналның матди-техник базасы ныгыды. Бөтендөнья татарлары конгрессы көннәрендә тантаналы рәвештә журналның 70 еллык юбилеен уздырдык Журналның үткән тарихын һәм бүгенгесен яктырткан, икс кисәктән торган документаль фильм эшләнде.
Хөрмәтле иптәшләр!
Төшенкелеккә бирелмик: талант ияләре өчен бу авыр еллар үтәр Кешелек яшәгәндә Сүз кодрәтенең көче кимемәс. Әйдә, каләм хакы нәфес кузгатырлык булмаса да. күңел түреннән төшкән иң яхшы әсәрләребезне милли басмаларыбызда, «Казан утлары» кебек төп журналларыбызда ташка бастыра барыйк Тарихи елъязма булып калсын алар Язучыларның бу съезды аңлашу һәм туганлашу жыены булсын. Мөстәкыйльлеккә юл тоткан дәвердә милли бердәмлек иң мөһиме бит
Кайбер талантлы каләмдәшләребезнен. әйтик, Т Миннуллин. Н. Фәттах, М Юныс. Разил Вәлиев. Г Рәхим. Р Кутуй. Ш. Хөсәенов. И. Нуруллиннар- ның съездыбызда булмавы бераз уйландырды мине Катнашмау өчен мөһим сәбәпләре булгандыр дип уйлыйк. Йг ътибарыг ыз өчен рәхмәт.
Әхсән
Баян
КЫЕН ЧАКЛАР
Сүзне кечкенә искәрмәдән башларга туры килә. Гадәттә, әдәби фонд эше турындагы мәгълүматны фонднын директоры ясый торган иде Директорлар алмашынып торганлыктан (биш ел эйендә оч директор булды) Берлек идарәсе бу чыгышны мина тапшырды.
Әгәр патшалар еш алмашынып торса, монын илдәге хәлләрнең ниндилеген күрсәтә торган иң дөрес галәмәт икәнен яхшы беләбез. Фонд директорларының ни очен китә торуын да шул мәгънәдә аңларга мөмкин Турысын әйткәндә, хәлебез мактанырлык түгел Беренче һәм хәлиткеч сәбәп финанс дигән нәрсәгә кайтып кала.
Элекке зур илдә, шул исәптән Татарстанда китап чыгару әйбәт булган чакларда, РСФСР әдәби фонды бүлекчәсе буларак, безне Россия әдәби фонды финанслый иде. 1992 елдан башлап, безгә Мәскәүдән бер тиен дә акча килми
Татарстан хөкүмәте безнең әдәби фондны үз бюджетына кабул игә алмады Шул рәвешле әдәби фонд керемсез калды.
Съездда информация ясау хакында сүз чыккач, кайберәүләр: «Әдәби фондны ничек игеп таратуыгыз турында сөйләрсез инде», дип шаяртырга тиеш тапты Мондый сүзләрнең чынлап әйтелгәннәрен дә ишеткәләгәигә күрә, моңа җавап бирергә кирәктер Җавап шулдыр кыргый базар афәтләрен без уйлап чыгармадык. Әдәби фонд идарәсе илдә иң фәкыйрь бәндәләр булып язучылар калсын дип тырышмады
Әйе. элгәрге байтак автономияле, хәтта союздаш республикаларда әдәби фонд вазифалары Я зучьглар союзлары идарәләренә тапшырылып, фонд булудан туктады Аңлашылса кирәк, безнең моңа катнашыбыз юк Ә безнең хәлне рәсми яктан караганда да әйбәт дияргә жай юк түгел.
Татарстан я тучыларының әдәби фонды халыкара ижтимагый «Әдәби фонд» оешмасына кабул ителде, статусы элеккеге союздаш республикалар әдәби фонд-ларыныкы белән тигезләште Иҗат йортларына юлламаларны без хәзер шуннан алабыз. Әмма Россия әдәби фондыннан да аерылып беткәнебез юк. Бу мәсьәләдә хәзергә үзебез уртак фикергә килә алмадык
Акча керемнәре тукталганнан соң. әлеге фондта бердәнбер берәмлек булып бухгалтер калды. Ул булган мөлкәтне саклаучы да. бүлмәләрне тәртиптә тотучы да.
’ Алдагы көннәр гурында берничә сүз.
Мин киләчәкне бөтенләй өметсез димәс идем Ләкин монын өчен кайбер шарглар кирәк булачак: Татарстанда авторлык хокукларын саклау оешмасы ныклап эшли башларга тиеш, ул оешып килә Әдәби фондка аның аша күпмедер акча керә алыр иде Шул ук вакытта республикада китап басу эшен юлга салу хәлиткеч чараларның ин мөһимедер Моннан килгән күпмедер керемнең әдәби фондка күчүе законлы хәл Әгәр китап басылмый икән, әдәби фондның
гына түгел, гомумән, язучыларның да кирәге калмый дигән сүз. Базарга безнең хәзер үк инде кирәгебез бик тә чамалы.
Базар дигәннән, әдәби фондка кәсепчелек тә рөхсәт ителә. Моның белән шөгыльләнсен өчен без директор итеп бер яшь иптәшне куеп карадык, вәкаләт-ләребезне аңа тапшырдык Ул эшләп карады, сату игте. зур-зур планнар корды Мәгәр кәсеп шундый булып чыкты ки. фондның coin ы тиеннәре, төтенгә әйләнеп, торбадан очты.
Әдәби фондка язучыларның үзләреннән өлеш кертү хакында да уйлыйсы бар Ул әүвәл кирәк чакта ярдәмләшү өчен язучыларның үз акчаларыннан җыелган бит. Безнең заманда исә кассадан акчаны алу хакында гына сүз бара Ахрысы шундый заман җитте ки, кирәк чакта синен турында кайгыртсыннар өчен, әдәби фонд язмышы хакында барыбыз бергәләп һәм берәм-берәм хәзер без кайгыртырга тиеш булабыз.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ
XII СЪЕЗДЫ РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
Язучылар берлеге идарәсе рәисенең докладын һәм әдәби жанрлар буенча махсус чыгышларны тыңлап тикшергәннән соң. Татарстан язучыларының XII съезды КАРАР бирә:
1. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең хисап чорындагы эшен канәга-тьләнерлек дип санарга.
2. Татарстан Язучылар берлегенә, яңа иҗтимагый һәм социаль шартларга туры китереп, структур үзгәрешләр кертергә
3. Татарстан Язучылар берлегенең яңа идарәсенә иҗат оешмасын яңартуда съезд кабул иткән Декларацияне нигез итеп алырга, съездда әйтелгән тәкъдимнәр теләк-киңөшләр. уй-фикерләргә таянып, киләчәктә гамәлгә ашырыласы чаралар планын эшләргә.
4. Язучының гражданлык, социаль һәм профессиональ хокукларын яклау иҗат иреген юридик яктан тәэмин итү. күпкырлы әдәби хәрәкәтне координацияләү буенча даими кайгыртучанлык күрсәтергә, аеруча мөһим һәм катлаулы мәсьәләләрне хөкүмәт югарылыгында карауга ирешергә
5. Татарстан Язучылар берлеге каршында, иганәчелек кылырга теләк белдергән эшмәкәрләрне тартып һәм башка финанс чыганакларын табып, аерым әдипләргә матди ярдәм күрсәтү фондын ныгытырга
6. Нәшрият эшләре, китап сәүдәсе, гомумән, әдәбиятның киләчәк язмышына бәйле мәсьәләләрне, шулай ук авторларга түләү—гонорар сәясәтен даими игътибар үзәгендә тотарга, шушы өлкәдәге проблемаларны хәл итүдә югары дәүләт оешмалары белән якыннан бәйләнештә торырга.
7. Җәмәгатьчелеккә моңарчы аз билгеле булган рухи кыйммәтләрне, шулай ук чит илләрдә саклана торган әдәби мирасыбызны барларга һәм дөньяга чыгару турында даими кайгыртырга.
8. Күренекле әдипләрнең истәлеген мәңгеләштерү, аларның иҗат мирасын туплау, фәнни нигездә өйрәнү һәм дөньяга чыгару, аерым әдипләрнең музей- йортларын ачу эшенә дәүләт кайгыртучанлыгына ирешергә
9. Татарстан халыкларының телләрен, аерым алганда, татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасын тормышка ашыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтергә
10. Татар әдәбияты музеен ачу мәсьәләсен хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итәргә
11. Сугышта шәһит киткән һәм репрессия корбаны булган әдипләргә Язучылар йорты бинасында мемориал-стэлла булдыру проектын төгаен тормышка ашырырга.
12. Төркиянең әдәби-мөдөни оешмалары ярдәме белән төрки халыклар язучыларының әдәби журналын чыгару мөмкинлеген карарга
13. Әдипләрнең юбилейларын тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен югары дәүләт оешмалары һәм мәдәният учреждениеләренең җаваплы вәкилләре катнашында координацион үзәк төзүне кулай дип санарга
14. Әдәбият тарихында тирән эз калдырган кайбер мәшһүр әдипләрнең юбилейларын ЮНЕСКО дәрәҗәсендә үткәрү мәсьәләсен куярга
15. Идел яисә Чулман буенда язучыларның иҗат йортын булдыруны тормыш ихтыяҗы тудырган мәҗбүрият дип санарга һәм әлеге мәсьәләне якын вакытта тәмам хәл итәргә
16. Иҗат яшьләренә бирелеп килгән республика күләмендәге бүләк — элекке Татарстан комсомолының М Җәлил исемендәге премиясенең башка аталышта яңадан торгызылуына ирешергә
17. Иҗтимагый тормышыбызда килеп туган көнүзәк мәсьәләләр һәм аеруча җитди вакыйгаларга язучылар мөнәсәбәтен киң җәмәгатьчелеккә белдерү өчен мөрәҗәгатьләр, ачык хатлар һ 6 шундый ашыгыч акцияләр эшләүне игътибар үзәгендә тотарга
18. Яңа сайланган идарәнең һәрбер әгъзасына анык бурыч йөкләргә, тапшырылган эш өчен аларның шәхсән җаваплылыгына һәм хисап биреп баруларына ирешергә
19. Съезд яңа сайланган идарә рәисенә шушы резолюциядә каралган мәсьәләләрнең үтәлеше турында еллык гомуми җыелышларда хисап биреп баруны йөкли
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНӘ
СТРУКТУР ҮЗГӘРЕШЛӘР КЕРТҮ ТУРЫНДА
ДЕКЛАРАЦИЯ
Без, язучылар съезды делегатлары, ике җыен арасындагы елларда гаять зур һәм тетрәткеч вакыйгалар шаһите булдык СССР таркалды. КПСС эшчен- леге тукталды, марксизм-ленинизм тәгълиматы хаким идеология вазифасын югалтты, гомумән, элек күпмедер тотрыклылык белән яшел килгән канун, структура һәм системалар җимерелде. Топле концепциясез башланып киткән ••үзгәртеп кору», җәмгыятьне гаять авыр сынауларга дучар итеп егерменче гасырда әле беркайчан да булмаганча, мәдәниятне дә бөлгенлек хәленә китерде. Икътисади реформаның тәрәккый кысаларга сыешмаган башбаштаклыгы нәтиҗәсендә халыкны милләт буларак саклап килгән, мәдәниятнең беренчел нигезен тәшкил иткән әдәбият ансат кына үтә алмаслык упкын алдында калды Әмма без шуны тирөнтен аңлыйбыз яңа икътисади монөсөбәтләргә күчү, шулай ук дәүләт тозелешенең яңаруы милли мәдәниятне үстерү җаваллылыгыннан беркемне дә азат итми Гомумән мәдәниятне сакламыйча торып җәмгыятьнең яңарышына ирешеп булмаячак
Югарыда бәян ителгән кыенлыкларны башыбыздан кичергән хәлдә, без шундый ачы хакыйкатькә да битараф кала алмыйбыз кире кагылгысыз рәвештә сайлап алынган базар икътисады юлы, иртәме-соңмы, халык тормышының үтә нәзберек олкөсе булган мәдәниятне дә үзенең катгый кысаларына кысрыклап кертәчәк Дөрес яңа икътисади мөнәсәбәтләргә күчү чорында күпмедер тотрыклылыкка ирешкәнчегә чаклы дәүләтебез әдәбиятка момкин булган кадәр кайгыртучанлык күрсәтер Әмма иҗат әһелләре тормыш чынбарлыгы тудырган яңа шартларда яшәү өчен барыбер алдан әзерләнергә тиеш Моның өчен
Беренчедән үзебезнең алтмыш еллык яшәү дәверендә каләм ияләрен момкин булганча бер гаиләгә җыеп, әдәбиятны халыкка хезмәт иттерү юлында берничә буын әдипләр тарафыннан күп кенә уңай тәҗрибә туплауга ирешкән язучылар оешмасын саклап калырга кирәк
Үзенең табигате белен үк яклауга мохтаҗ иҗат әһелен кырыс язмыш алдында ботенлөй ялгыз калдырган бүгенге болгавыр чорда язучының гражданлык социаль һәм профессиональ хокукларын яклаучы, иҗат иреген юридик яктан тәэмин итүче, чиста сәясәтне әдипнең иҗат һәм яшәү ихтыяҗларыннан аеруда ярдәм итүче, әсәр язу һәм аны бастырудан гына тормаган күпкырлы әдәби хәрәкәтне кондөлек координацияләүче үз оешмабызның булуы бик тә
зарури дип саныйбыз. Гасырлар буена читләргә чәчелгән халкыбызның инде хәзер -
җыелу инстинкты» эшли башласын да онытмаска тиешбез. Коммерция, конкуренция һ
б шундый яңа икътисади чынбарлык үзләренең законнарына буйсындыра барган чорда
бездән көч-куөтебезне. белемебезне һәм профессиональ осталыгыбызны ныграк
берләштереп эш йөртү таләп ителә Суверенлык юлыннан баручы республикабызның
халыкара хокук мөнәсәбәтләре системасына керүе дә. аерым алганда, үз оешмабызның
Халыкара язучылар берлекләре бердәмлегендә, шулай ук Төрки халыклары язучылары
берлегендә күмәк әгъза булып торуы да безнең абруйлы дәрәҗәгә ия мөстәкыйль оешма
булырга тиешлегебезне искәртә Иҗат оешмалары институтын совет хакимияте уйлап
тапмаган. Мондый бердәмлекләр тәрәккый көнбатыш илләрендә хәзер дә оешып тора
Аннары халкыбыз язмышының шундый үзенчәлеген дә истән чыгармыйк милли тел.
әдәбият һәм мәдәниятне киләчәк буыннар хакына саклап калу һәм үстерү җаваплылыгы
бөтен җитдилеге белән әдипләр җилкәсенә төшә. Ә мондый иң мөкатдәс бурычны
таркалган хәлдә үтәп булмый
Икенчедән, бүгенге язучылар оешмасын төзелеш ягыннан үзгәртү сорала.
Язучылар берлеге эшчөнлегенең яңаруын җәмгыятебездә ныгып килүче яңа чынбарлык
һәм бөтен икътисадның актив структур үзгәреш чорына керүе таләп итә һәм. әлбәттә,
яңартылган оешма һәртөрле идеологик басымнан, админист- ратив-бюрократик эш
алымыннан, бер язучының башкалар өстеннән хакимлек итүеннән бөтенләй азат
булырга тиеш.
Декларациянең югарыда санап үтелгән принципларын гамәлгә ашыру өчен иҗат
берлеге төзелешенә түбәндәге үзгәрешләр кертергә кирәк
1. Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең иң югары органы булган съезд
3 елга бер тапкыр чакырыла, һәрбер елга әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми
җыелышта нәтиҗә ясала.
2. Финанс мөмкинлекләренең соң дәрәҗәдә кыен һәм тотрыксыз булуы сәбәпле.
Язучылар берлеге идарәсе съезддан соң ук үзенең аппаратын җәмәгатьчелек тәртибендә
тотуга хәзерлек эшләре башлап җибәрергә тиеш
3. Съездда ачык тавыш бирү юлы белән сайланган идарә үз составыннан идарә
рәисен сайлый: рәис ел саен йомгаклау җыелышы һәм идарә алдында даими рәвештә
хисап тота, ихтыяҗ булган очракта идарә рәиснең отчетын тыңлап, оештыру мәсьәләсен
карый.
4. Идарә өч айга бер мәртәбә әдәбият һәм иҗтимагый тормышның көнүзәк
мәсьәләләренә багышлап гомуми җыелышлар үткәрә.
5. Аеруча мөһим һәм бәхәсле мәсьәләләрне карап тикшерү өчен съездда
Аксакаллар шурасын сайларга һәм аның даими эшләвен тәэмин итәргә
6. Әдәбият фондын Язучылар берлеге карамагында калдырырга, 1991 елның 15
мартында үткәрелгән чираттан тыш съездда кабул ителгән Уставын үз көчендә дип
санарга, фондка финанс чыганакларын табу юлларын эзләргә
7. Язучылар берлегенең контроль-ревизия комиссиясе, кабул итү коллегиясенең
Татарстан язучыларының 1991 ел. 15 мартта булган чираттан тыш съездында расланган
яңа положениеләрен үз көчендә калдырырга.
8. Төзелеш һәм эш алымнары ягыннан бүгенге таләпләргә җавап бирмәгән-
лектөн жанрлар буенча иҗат секцияләрен (барлыгы 9) бетерергә һәм алар урынына 4
остаханө (мастерской) — поэзия, проза һәм драматургия балалар әдәбияты, урыс
әдәбияты остаханәләре төзергә, иҗат остаханәләренең положениеләрен съездда
расларга, остаханө җитәкчеләренә хезмәт хакы түләү мөмкинлеген табарга. •
9. Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы белән язучыларның Г Тукай
исемендәге клубын берләштерү мөмкинлеген карарга, яңача эшләү алымнарын
билгеләргә.
10. Язучылар берлеге аппаратын, сайлап куела торган җитәкчеләрдән тыш,
контракт нигезендә тупларга.
11. Идарә эшчәнлеген киңрәк *яктырту, каләм ияләрен матбугат органнары
эшенә тагын да ныграк якынайту максаты белән идарә каршында Матбугат үзәге
булдырырга.
12. Структур яктан үзгәртелгән Язучылар берлеге үзенең эшчәнлеген шушы
Декларациядә бәян ителгән принциплар һәм гамәлдәге Уставның әлеге принципларга
каршы килмәгән положениеләре нигезендә алып бара
Декларация Татарстан язучыларының
1994 ел. 3 июньдә булган XII съездында кабул ителде.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ М ШӘЙМИЕВКӘ.
ЮГАРЫ СОВЕТ РӘИСЕ Ф МӨХӘММӘТШИНГА ПРЕМЬЕР-
МИНИСТР М САБИРОВКА. РЕСПУБЛИКАНЫҢ ШӘҺӘР ҺӘМ
РАЙОН ХАКИМИЯТЛӘРЕ БАШЛЫКЛАРЫНА
М Ө РӘ ҖӘ ГАТ Ь
Хөрмәтле җитәкчеләр!
Без. Татарстан язучыларының XII съездында катнашучылар. Сезнең игътибарны
инде әдипләр тарафыннан күп мәртәбәләр күтәрелгән, киң җәмәгатьчелек фикеренә
әверелгән әмма бүгенге көндә бик акрын гамәлгә ашырылучы яисә бөтенләй диярлек
хәл ителмәгән мөһим мәсьәләләргә мәдәниятебезнең киләчәк язмышына бәйле
проблемаларга тагын бер мәртәбә юнәлтергә телибез
Беренчедән, язучыларның һәммәсен халкыбызны милләт буларак саклап килгән
тел мәсьәләсе борчый Татар теленең дәүләт теле булып кабул ителүенә инде байтак
вакыт үтте. «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында- Закон кабул
ителде, аны үтәү буенча ТР Министрлар Кабинеты беренче чираттагы чараларны
билгеләүче карар чыгарды Әмма, элекке тоталитар җәмгыятьнең күп вәгъдә итеп тә
берни бирмәгән программалары кебек, телебез турындагы һәртөрле рәсми актлар
башлыча кәгазьдә генә кала бирә югары дәүләт оешмаларында, предприятияләрдө һәм
учреждениеләрдә эш кәгазьләре ике теллелек таләп иткән төгәл тәртиптә алып
барылмый, гомуми белем бирү мәктәпләрендә, махсус һәм югары уку йортларында
татар теленең ролен күтәрүгә бәйле үзгәртеп кору бик сүлпән гамәлгә ашырыла, респуб-
ликаның шәһәр һәм районнар хакимиятләре ике теллелек турындагы Законны үтәү
буенча эшлеклелек күрсәтмиләр һәртөрле вывескалар арасында «элекке СССР-дан
калганнары байтак, татарча хаталы язылганнарында телебез мәсхәрә ителә Авыл һәм
күмәк хуҗалык исемнәрен, географик атамаларны татарча язу да бүгенге көнгә кадәр
тел кануннарына тәңгәл китерелмәгән
Җөмһүриятебез башкаласында, шәһәр һәм авылларындагы урамнарның,
мәйданнарның заманында халыкны дошман күргән -юлбашчы-лар исемен йөртүе дә
районнардагы дистәләрчә колхозларның һәм совхозларның аталышындагы «кызыллык-
ның хәзергәчә уңмавы да, яңа микрорайон урамнарына республикага бернинди
бәйләнеше булмаган ялган интернационализмга хас исемнәрнең әлегөчө кушылуы,
килеп туган хәлне үзгәртергә теләк булмавы да әдипләрне бик борчый Күпчелек шәһәр
һәм район советларын телебезнең шушы рәвешле тернәкләнә алмыйча интегүе
канәгатьләндерә, күрәсең
Икенчедән, хормөтле җитәкчеләр, сезнең игътибарны телебез язмышына турыдан-
туры бәйле гаять мөһим мәсьәләгә— латин графикасына кайту зарурлыгына юнәлтәбез
Мәгълүм булганча, телебезнең фонетик-грамматик кануннарына туры килгән, телдәге
аваз системасын шактый тулы чагылдырган латин язуына күчү омтылышы
җәмәгатьчелектә берничә дистә еллар дәвамында зур хәрәкәт буларак кочәя барды Әле
соңгы елларда гына да шушы җитди мәсьәлә уңаеннан югары дәрәҗәдәге
конференцияләр җыеннар, киңәшмәләр үткәрелде. көндәлек матбугатта, телевидение
һәм радио тапшыруларында бик күп чыгышлар булды язучыларның, тел галимнәренең,
мәдәният әһелләренең дәүләтебез җитәкчеләренә мөрәҗәгате чыкты Әмма киң
җәмәгатьчелекнең өлгереп җиткән әлеге фикеренә шушы эш белән шөгыльләнергә
бурычлы югары дәүләт оешмаларының тиешле дәрәҗәдәге игътибары һаман җитми
Шуны тирәнтен аңласак иде латин алфавитына кайту буенча якын вакытта билгеле бөр
этапларны эченә алган дәүләт программасын эшләү һәм кабул итү бөтен җитдилеге
белән кон тәртибенә килеп басты
Өченчедән, халыкны милләт буларак саклап килгән ботен сәнгать төр ләренең
анасы, мәдәниятнең беренчел нигезе булган әдәбиятның яңа икътисади шартларда бик
тә авыр хәлдә калуы безне, язучыларны, гаять дәрәҗәдә борчый Тоталитар хакимият
басымыннан котылуга ирешкән әдәбият икътисад басымы астына керергә тиеш түгел.
Һәрбер әдипнең язмышына бәйле шушы мәсьәлә уңаеннан җәмәгатьчелектә күп
мәртәбә чаң кагылса да. язучыларның социаль һәм профессиональ ихтыяҗларын дәүләт
дәрәҗәсендә канәгатьләндерүгә тиешле игътибар бирелми Без. съезд делегатлары,
дәүләт җитәкчеләреннән шуны сорыйбыз нәшрият эшләре, полиграфия, китап сәүдәсе
авторларга түләү, әдәби журналлар, гомумән, татар матбугаты язмышы һ. 6 шундый
көнүзәк мәсьәләләр якын вакытта дәүләтебез тарафыннан хәл ителергә тиеш
Язучыларның сезгә булган бу мөрәҗәгате — татар халкының да җан авазы Ул
авазны, ниһаять, сез дә ишетерсез. игътибарсь1з калдырмассыз, күтәрелгән
мәсьәләләрне чишү юлларын табарсыз, аларны тормышка ашыруда ашыгыч һәм
нәтиҗәле чаралар күрерсез дип ышанабыз.
Мөрәҗәгать Татарстан азучыларының
1994 ел. 3 июньдә үткәрелгән XII
съездында кабул ителде