ШИГЫРЬЛӘР
Көнләшү
Көнләшү бит һәр кешегә ул хас, Киләдер ул элек-электән.
Көнләштем мин кызлар башын бик тиз Әйләндергән чибәр егетлән. Әй яшьлекнең матур тилелеге! (Әй җырларым минем, җырларым) Чибәр булмасам да башларын бит Әйләндердем мин дә кызларның. Чибәрлек бар. әмма матурлыклар Тәлемәгән һәрбер чибәргә Матурлык көч. бөек талант көче. Талантлылар белә нишләргә Алар мине гомер тетрәттеләр. Ое [азым да алар, киңәшчем Гомер буе, башым ия-ия, Чын таланттан үлеп көнләштем. Аларны мин мактап чыкканым бар (Бакчаларына таш атмадым). Мин аларны. сокланганым өчен. Көнләшкәнем өчен мактадым.
1991
Таяк
Татарстан белән Чечня Рәсәйнең 1993 елның март аендагы референдумында катнашмадылар.
Хәбәрләрдән
И хакыйкать! — килде заман,—
Тарих өстеннән төшмә
Коллыкта бит бер туганнар
Татарва белән Чечня
Коллык дигән зур таякның
Алар бит ике башы:
Иң тәүге кол татар булса.
Соңгысы чечен халкы.
Дүрт гасыр озынлыгында
Шул коллык дигән таяк.
Ике башның арасында
Күпме мыскыллы хәят!
Күпме кан һәм кимсетелү
Күпме күз яше, хәсрәт.
Яман шеш булып тулышты
Тарих тәнендә нәфрәт.
Ничәмә гасыр ул таяк
Империягә тотка.
Димәкчеләр: суга батмас.
Ул таяк янмас утта... һәй акыл!
/995
Яшьтәш
Шагыйрь Равил Фәйзуллинның әтисенә.
Г абдрахман!
Берничә ел моннан элек кенә Олуг шагыйрь — Синең малаең Әйтә салды: минем әтиемә Яшьтәшсең бит, Нажар агаем. Дертләп киттем... Ни әйтергә белми Мин югалып калдым — кит инде!.
Мин тәү тапкыр шулчак — шул сәгатьтә Картлыгымны тойдым шикелле.
Күз каршымда ир уртасы Шагыйрь, Ә шагыйре нинди?! Чын-чыны!
Шигьриятьтә үз корыма тиңләп. Якын күреп шигъри һәр чыңын Яшәгәнгә микән, әллә микән Булганга без Шигырь баласы. Җуелган да. югалган да куйган
Яшь арасы, еллар арасы Җуелсын да ара. югалсын да, Иң тәүдә без ата-анадан Ходайдан бер затлы бүләк булып. Туа шагыйрь, туа яңадан Ходайлыкны Ходай сезгә дә, дим Җәлләмәгән — сез дә маһирлар. Ә азмыни шигырь язмыйча да Олы җанлы җаннар — Шагыйрьләр! Без икәүбез, яшьтәш,— ике ата, Ә мин исә шигырь азгыны. Кайсыбыз соң безнең бәхетлерәк. Синме? Минме шигырь язганы? Син бәхетле! Миннән бәхетлерәк! (Юктыр монда акыл сатасы). Ата булу һәр ир-атка насыйп. . Син Шагыйрьгә ата! Шагыйрь агасы! Әгәр Шагыйрь үз картлыгын тойса, Шагыйрьлеге аның икеле Малаеңа илле! Мин тәү тапкыр Картлыгымны тойдым шикелле..
Ноябрь. 1993.
Көтәм
«Үзгәрде әшьялар төсе».
Г Тукай
Урамдамы, юллардамы Таныш-белешләр,
Басып юрганымны күреп: «Ничек соң эшләр?
Кемне көтәсең?» дип сорап. Игътибар итеп.
Уңышлар һәм саулык теләп Киттеләр үтеп.
Әйе, көттем Мин бер кызга Мөкиббән киттем.
Сөймәгәнен белә торып. Тилмереп көттем.
Көтел алдым дусларымны (Әй, дуслык, дуслык!). Көткән кунаклар кидерде Шатлык һәм хушлык.
Көтеп алдым мин баламны!
(Бик озак көттем)
Көтелгән оныкларым, шәт.
Бәхетле итте,
Яман сүз ул үзе килә.
Яхшысын көттем
Көтелеп бар килгәннәрнең
Пагын үз иттем.
Бүген дә торам мин басып Төрле чатларда.
Уйларым белән кайтамын
Төрле чакларга.
Ү гкәннәр йөрәкне өтә.
Өтәләр һаман,
Заманы заман да соң ул,
Ялганы яман.
Дуслык саналган гомергә Булмаган дуслык.
Дөньяда да. йөрәктә дә Әрнүле бушлык.
Әшъялар төсе үзгәрде
Күңелдә буран.
Буталчык уйлар чатында Мин басып торам.
«Кемне көтәсең?» дисәләр
Уелып китәм.
«Кемне көтәем соң?—димен, - Үземне көтәм»
1993
Күз яшь фонтаны
«Фонтан любви, фонтан печали»
А Пушкин.
Бакчасарай... Кайчандыр бит үзе Сарай һәм дә бакча булган ул. Татар ханлыгында ул нурланып Балкып та гына торган, торган ул... Әй. язмышның каһәр кылмышлары: Канлы җиңелүләр, җиңүләр.
Кыйралышны, тар-мар ителешне Тантаналы мыскыл игүләр.
Бүген дә мин шул мыскылны күрәм.
Сарай өнсез, рухи хәрабә.
Гүя ханның бар шөгыле — хәрәм...
Ир куйнына керер өчен гүя Хатыннары тота җирәбә... Монда бүген урыс хакимлеге Аңкып тора һәрбер диварда Әби патша белән Потемкинның Зина кылып яткан диван да Төп истәлек булып урын алган. . Пушкин булган монда — вакыйга!
Ул да татарны гел кан койдыргыч Халык иткән—һаман вак көйгә. Әмма фонтан урыс йөрәген дә Тетрәткән һәм шигырь яздырган. Димәк татар яу чаба да белгән.
Сөя белгән - эз дә калдырган.
Фонтан, фонтан! һаман Кырым өчен Тартыш бара ике арада.
Алар өчен татар бар ни, юк ни Күз яшьләре һаман тамалар. Фонтан елый...
1993
Бу минутлар онытырлык түгел
Бу минутлар онытырлык түгел, Җаның, сының илаһ затыннан. Карашларың кояш чыккан кебек Күкрәп яуган яңгыр артыннан, Җаның, сының илаһ затыннан.
Бу минутлар онытырлык түгел. Соңгы минутларга кадәре Калган елларны да моңга манып. Яшәр өчен гомер бар әле. Соңгы минутларга кадәре
Бу минутлар онытырлык түгел — Мине утка салып киттеләр.
Алар бары сине сагына-сагына Янар өчен генә үттеләр, Мине утка салып киттеләр.
1993
Игенче белән шагыйрь
Фәвил Ризвановка
Кешеләрне ризык йөретә, диләр Йөреләдер Ризык җирдән бит Кеше канына ул туган җирнең Күкрәк сөте булып сеңгән бит. Вакыт җитү белән үз баласын Аера ана күкрәк сөтеннән Үз сөтеңнән безне аерма, дип Кеше гүя җирдән үтенгән Аермаган. Әмма яулап ал. дип Бар байлыгын аңа үз иткән. Ә игенче исә җаны-тәнс белән Тирен түгеп, җиргә береккән. Ә кемнәр соң җиргә берекмәгән Шахтермы ул. нефтьче, ташчымы, Очучымы, поезд йөрелүчеме.
Хезмәткәрме, яки ашчымы; Көтүчеме, галим, табибмы ул, Кемне алма бары тоташтан Игенченең х^ләл хезмәтенә Икмәгенә килеп тоташкан.
Эш ташлыйлар шахта, заводларда Куйган таләп гел үз көчендә. Ә игенче әгәр эш ташласа, Чәчү яки урак өстендә, Нишләр иде, димен. башта үзе. Шул ук шахтер, шул ук ташчылар, Ә игенче туфрак кебек өнсез. Аңа ят бит төрле шау-шулар, һәй. игенчем! Синекенә охшаш Гомеремнең бөтен шөгыле, Мин дә иген игәм, тик басуым, Туфрагым тик — кеше күңеле.
Күңелләргә кергән йөрәк мин. Эш ташласам, кемгә кирәк мин?!
1993
Татар генераллары
Татарның атаклы улы. армия генералы М. Гәрәев бөтен татар генераллары һәм адмиралларының бергә җыелуын оештырды.
(Гәзитгә хәбәр ителгәннәрдән).
Бер уйласаң, сез халыкның, Милләтнең горурлыгы.
Кешесе аша билгеле
Халыкның булдыклыгы.
Булдыклы һәр чак булдыклы — Йортта да. хезмәттә дә. Булдыклының эше башка Фәндә дә, сәнгатьтә дә.
Ә сездә гаскәри сәнгать. Гаскәри булдыклылык.
Сезнең кылганны тормышта Гаскәрсез булмый кылып. Бардыр генералларның да Гаскәрсез булганнары...
Гаскәрләрегез кайда соң, Татар генераллары?!
Татар генераллары!
1994.