Логотип Казан Утлары
Роман

ҺӘР СОЛДАТНЫҢ ҮЗ язмышы

безне вокзалга алып барып, товар вагоннарына утырттылар Вагоннар репатриантлар белән дыңгычлап тутырылган иде. Чыр- чу. ата улны, ана кызны белми Арада яшь балалы хатыннар да бар. Тормыш бер урында тормый, һаман хәрәкәттә. Германиягә көчләп эшкә җибәргән кызларның күбесе бала табып та өлгергәннәр
Мин Винница өлкәсенә кайтучы репатриантлар янына эләктем Вагонда авырулар да бар иде Каты авырулар, урыннарыннан кузгала да алмыйлар, сәкедә аунап яталар. Барысы да асларында. Искә чыдый торган хәл юк. Мин ишек янынарак елыштым Ни әйтсәң дә монда җайлырак, ачык ишектән саф һава өреп тора Госпитальдән киткәндә юлда ашап кайтыр өчен бераз сохари, концентрат тары боткасы бирделәр.
Вокзалда озак тоткарланмадык, халыкны төяп бетерү белән эшелон кузгалып та китте Шуннан менә башланды инде. Бераз китәбез дә туктап торабыз. Туктап тору Польшага кергәч тагын да ешайды. Мондый тукталышлар башлыча авыллар, кечерәк-кечерәк шәһәрләр тирәсендә була Моның сере бик тиз аңлашылды
Эшелон начальнигы чепи күзле, карсак гәүдәле бер лейтенант. Аның кул астында бер взвод кызылармеец бар Алар эшелон уртасындагы бердәнбер йомшак вагонда кайталар Айнык чаклары юк. гел сәрхүшләр. Шул исерек команда эшелон туктан торган арала, тирә яктагы авыллардан нәрсә туры килә, шуны талап алып кайта Күбрәк ат. сыер кебек эре хайван эләктерергә тырышалар Аларны саклар өчен артка махсус ике буш вагон тагылган Буш вагоннарның берсе хайваннар өчен, икенчесе затлырак әйберләрне гөяр өчен көйләнгән. Алдагы икенче
Ахыры Башы журналыбызның 7 санында чыкты
Б
ҺӘР СОЛДАТНЫҢ
ҮЗ язмышы
ДОКУ.МЕН1 \ЛЬ ПОВЕСТЬ
тукталышта вагоннарга төялгән әйберләрне саталар. Дөресрәге, затлырак товарга, күбесенчә бембергә — самогонга алмашалар. Поляклар атны бик теләп ала. Чөнки көзге кыр эшләренең кызган вакыты. Бар да тарту көченә чиктән тыш мохтаҗ.
Буш товар вагонының икенчесенә лейтенанттан башка беркемне дә якын китермиләр. Имеш, ул бу вагонга үзе белән өенә алып кайтасы әйберләрне генә төятә Бер тукталышта, «Оппель» машинасын өстерәп алып кайттылар. Ул да лейтенант вагонына кереп чумды. Сөйләүләргә караганда, анда пианино, төрле музыка кораллары бик күп икән. Затлы кием-салымның исәбе-хисабы юк. имеш. Дөрестерме-юктырмы, эшелонны озатып кайтучы взводтагы һәрбер гаскәринең берәр чемодан акчасы бар. алар да шул вагонга төялгән дип сөйлиләр иде.
Хайван тутырылган вагон бушау белән солдатлар яңадан кәсепкә керешәләр. Хәтта үзләре сатып калдырган атны талап кире алып кайту очраклары да була, имеш.
Без барган юл уңаенда озатып кайтучы взводка каршы торырлык көч юк иде. Тора-бара алар шундый кызып киттеләр, үзләренә тапшырылган авыруларны азык белән тәэмин итү турында да оныттылар. Күрә торып ачтан үлеп булмый бит. Хәле бар авырулар үзләрен үзләре ризык белән тәэмин итәргә тотынды. Аларга да шул ук юл өстендәге поляк авылларын таларга туры килә иде. Полякларның каршылыгы көннән-көн көчәйде. Бик еш ашарга азык эзләп киткән авыруларның үле гәүдәләрен өстерәп кайта башладылар. Мәетне Польша җирендә калдырырга ярамый. Лейтенант ничә кешене юлга алып чыккан, чәчми- түкми алып кайтып җиткерергә тиеш. Кеше саны җитмәсә, качканга исәпләнә. Моның өчен ул вакытта нәрсә буласы билгеле...
Шулай итеп, кеп-кечкенә Польша җирен үтәр өчен айдан артык вакыт кирәк булды. Халык авырулардан кырыла башлады. Мең газапны баштан үткәреп, илгә кайтып җитәм дигәндә генә якты дөнья белән саубуллашу бик тә аяныч иде. әлбәттә.
Октябрь башларында безнең эшелон Буг елгасы аша салынган тимер күперне чыгып, Брест-Литовский вокзалына килеп тукталды. Көн саен, карлы-бозлы яңгыр ява иде. Авырулар бар да җәйге киемнән, анысы да сәләмә... Минем дә өс-баш киемем шәптән түгел иде. Хәмит тегеп биргән кепканы урлаткач, башыма бер француз әсире бүләк иткән берет кигән идем. Өстемдә Зорау шәһәрендә госпитальдә ятканда, чүплектән табып кигән иске костюм. Костюм эченнән немецларның агачтан эшләнгән тукымасыннан тегелгән дүрт каз күлмәк Алар җир төсле каралып, былчыранып беткән, салып берәр җиргә куйсаң, бетләре өстерәп китүе бар үзен Польша аркылы узганда бер кирәге чыгар әле дип, эченә мамык салып тегелгән, кара сукно тышлы бушлат сатып алган идем. Акчага түгел, әлбәттә, бер кап сигаретка алмашып алдым. Аякларымда иске солдат ботинкасы. Аны госпитальдән киткәндә өлкән шәфкать туташы Тәүхидә бирде, һәрхәлдә, өстемдәге киемем мондагы салкынга чыдарлык иде.
Эшелон килеп туктау белән халыкны вагоннардан перронга куып төшерделәр. Перронда карлы-бозлы яңгыр астында аунап күпме ятарга туры килер — беркем белми. Хәтта аягына басарга хәле булмаган авыруларга да ярдәм күрсәтү турында уйлаучы юк Ачлык үзен бик нык сиздерә! Ат—кешнәшеп, кеше сөйләшеп таныша, дигән борынгылар. Сораша торгач, якташлар табылды. Без дүрт кеше җыелдык. Лотфи, Искәндәр һәм Коля. Алар да, әсирләр лагереннан азат ителгәч, эвокогос- питальдә дәваланганнар Искәндәр—Казанныкы Лотфи Арча ягының Иябаш дигән авылдан. Коля Югары Осланныкы. Без Казанга кайтып җиткәнче бергә булырга, аерылмаска сүз куештык. Бергә чакта ризык юнәтү дә җиңелрәк Мин иптәшләрне вокзалда билгеле бер урында утыртып калдырдым да шәһәргә чыгып киттем. Вокзалдан чыгып бераз киткәч тә, бер чатта «Эвакоапункт» дип язылган күрсәткеч күземә чалын- 10
ды Кая барганымны үзем дә сизмичә, күрсәткечтәге юнәлеш белән киттем. Озак барырга туры килмәде, бер ишегалдына барып кердем. Анда, зур-зур агач кисмәкләрдән кайнар аш өләшәләр. Халык күп түгел. Чират га бары егермеләп кеше басып тора Мин дә билемә мунчала белән бәйләп тагылган ике литрлы, күгәреп беткән калай котелогымны тотып чиратка бастым Кисмәк янында ике кеше басып тора. Берсе, чүмеч тотканы аш өләшә, икенчесе документларны тикшерә Мин тиз генә куйнымнан госпитальдән бирелгән кәгазьне тартып чыгардым. Тикшерүче аны җентекләп укып тормады, күзен салды да. кулы белән мине кисмәк янына этәрде. Повар котелокка хуш исле аңкып торган токмачлы аш салды. Өстәп бер кисәк икмәк тоттырды. Икмәге яңа гына мичтән чыккан, кайнар. Урамга чыгып бер почмактагы таш өстенә барып утырдым да, ашны котелок кырыеннан чөмердем. Тамагыма да йокмады Кире ишегалдына кереп чиратка бастым Документлар тикшерүче танырмы дип курыккан.идем, танымады. Әллә, танып игътибар итмәде инде. Бер котелок аш белән бер кисәк икмәк күтәреп иптәшләрем янына кайттым «Барыгыз тизрәк!» дип аларны аш өләшкән ишегалдына куып җибәрдем. Алар да югалып калмаганнар, минем кебек ике мәртәбә чират торганнар. Күрәсең, бу хәл монда нормага кергән
Тамакны туйдырсак та. безнең хәл шәптән түгел иде. Карлы-бозлы яңгыр коя да коя. Вокзал эченә борын тыга торган түгел. Лычма су булдык. Кая кереп яшеренергә белмибез. Сизәбез, халыкны моннан тиз генә озатырга җыенмыйлар Перронда мәетләр күренә башлады. Киңәштек тә, ничек игеп булса да моннан ычкынырга уйладык. Лотфи бездән олырак, катгый рәвештә, үз аягыбыз белән йори алганда моннан китү яхшы. диде. Ә менә ничек китәргә, кая китәргә? Брест-Литовский аша бик еш кына Москва-Берлин. Ленинград-Берлин дип язылган экспресс поездлар уза. Алар монда бер-ике минутка гына туктыйлар. Кайсылары туктап та тормый җил уйнатып китеп тә бара. Без шул поездларны атакалый башладык. Бәхеткә дип әйтимме, бер поезд шактый озак туктап торды Озак дигәнем ун минут чамасыдыр Арттагы вагонның кондукторы олы яшьтәге хатын иде. Көтмәгәндә, вагон ишегенә аркылы басып, минем белән ачылып сөйләшә башлады Әсирлектән кайтып килүемне белгәч, кызыксынуы тагын да артты. «Абыемның сугышка киткәннән бирле бер хәбәре дә юк Бәлки ул да илендәдер», диде. «Бик мөмкин», дидем мин. без инде СССРның барлык халкы әсирлеккә эләгеп беткән дип уйлый идек Чөнки анда, Германиядә безнең халык немецләрнең үзләреннән күбрәк булып тоела иде». Бу хәбәр аның бертуган абыйсының исән булуы турындагы өметен ныгытты һәм канатландырып җибәрде. Шушы хәллән файдаланып, мине һәм иптәшләремне тамбурга керт үен үтендем. Безнең Казанга кайтуыбызны белгәч: «Сезтә бит Мәскәү поезды кирәк, без Ленинградка кайтабыз», диде ләкин тамбурга кертүдән баш тартмады. «Зинһар, безне бу җәһәннәмнән алып китә күрегез, дидем мин бик ялынып. Хәзергә безгә моннан ычкыну гына кирәк». Ул перрондагы хәлне үз күзе белән күреп тора иде «Ярар, керегез. Благосда төшеп калырсыз, аннан Мәскәүгә китү җиңелрәк булыр. чөнки ул узловая станция» Без тамбурга керү белән кондуктор ишекне шартлатып ябып та куйды. Бу шәфкатьле хатынның сурәте минем күңелемдә мәңгегә онытылмаслык булып уелып калды Бәлки, ул хатын күптән дөньяда юктыр ла инде Ләкин мин аны ахыргы сулышыма кадәр онытачак түгелмен.
Без бер-беребезгә елышып, чүгәләп удырдык Монда шактый җылы иде. Утырган килеш изелеп йокыга китүебезне сизми дә калганбыз
Бернәрсә сизмичә озак йоклаганбыз Кондуктор безне төрткәләп уятты: «Хлопцы, вставайте, приехали», диде ягымлы тавыш белән Без аңа ип изге теләкләребезне әйтеп, төшеп калдык.
Блат ое сугыш вакытында берничә мәртәбә кулдан-кулга күчкән зур станция Моннан поездлар төрле тарафка йөри Шәһәр хәрабәгә әйлән-
гән. Җимерекләрне тиз генә рәткә кертә торган түгел. Ярый әле монда озак тоткарланмадык. Әйләнеп, тулганып, күп мәртәбәләр ялына торгач, тагын бер вагонның тамбурына эләктек.
Октябрь урталарында Мәскәүгә килеп төштек. Минем Мәскәүне беренче мәртәбә күрүем иде. Иптәшләремнең дә башкалада булганнары юк икән. Ленинград вокзалыннан чыккач, ыгы-зыгы килеп кайнашкан халык ташкыны арасында кая барырга аптырап калдык. Сораша торгач. Казан вокзалын эзләп таптык тагын. Ләкин анда якын да килә торган түгел иде. Аптырагач-йөдәгәч. хәрби комендантның ишеген шакып карадык. Игътибар итүче булмады. Лотфи сыналган юл белән хәрәкәт итәргә— перронга кереп, нинди дә булса берәр Казан поездына эләгергә тәкъдим итте. Бу тәкъдим барыбызга да ошады. Ләкин перронга керә торган юллар ябык иде. Әйләнә-тулгана торгач, бер мәрхәмәтле бәндә безне ничек перронга керергә өйрәтте: «Казанга көн саен товар вагоннарыннан төзелгән халык телендә «пятьсот веселый» дип аталган поезд китә. Ул поездга армия хезмәтеннән азат ителгән солдатларны төйиләр. Сез ничек тә шул поездга эләгергә тырышыгыз», диде. Без әлеге кеше өйрәткәнне тыңлап, вокзал артында йөри торгач, ниндидер ишегаллары аша, тимер юлга килеп чыктык. Шул юл белән кире килеп, перронга барып кердек. Перронда энә төшәрлек тә урын юк иде. Хәрбиләр белән шыгрым тулы. Бар да кот чыгарлык, зур-зур төеннәр күтәргәннәр. Трофейгә җыйган байлыкларын иңбашына асып, туган илләренә кайталар. «Әнәс абый, бу син түгелме?»—дигән сорауны ишетеп, туктап калдым. Минем алда старшина погоны таккан бер егет басып тора иде. Йөзе таныш. Ә исемен һич тә хәтеремә төшерә алмадым. «Син кем буласың?»—дип сорарга мәҗбүр булдым. «Ник. оныттың да мени, сезнең янга тулай торакка, абыем Гаяз янына килеп йөри идем!» Бар да дөрес. Аның абыйсы Гаяз белән бергә Казан финанс-экономика тех-никумында. татар классында укыдык. Алар Кече Әтнә кешеләре. Колхозлар башлангач, авылдан чыгып сызганнар. Завод урамында үз йортлары белән торалар. Гаяз кичләрен энесен ияртеп, безнең янга тулай торакка дәрес хәзерләргә килә иде.
Старшинага мин үземнең хәлемне аңлата башладым.
Әсирлектән кайтып килүебезне белгәч егет безнең яннан тайды. Шуннан соң миңа аның белән очрашырга туры килмәде Абыйсы Гаяз фронтта һәлак булган дип ишеттем. «Пятьсот веселый» дип даны чыккан бу эшелонга утыртырга булышучы булмагач, вагоннар тирәсендә әрле- бирле йөреп, таптанырга тотындык Ачык вагон ишегенә аркылы баскан озын мыеклы бер солдат бармагы белән ымлап үз янына чакырып алды. Ул гимнастеркасын салып бер кат күлмәктән генә калган. «Казанга кайтабызмы?—дип сорады. -Тиз булыгыз, сәке астына (кереп ятыгыз. Ишетсен колагыгыз, кайтып җиткәнче тыныгызны да чыгармагыз». Бар да аңлашылды, артык сүз озайтып торырга ярамый. Күз ачып йомганчы, сәке астына кереп гаип булдык. Безнең килеп керүне, шунда бер кырыйда утырып торучылар да күрми калды.
Аруыбыз тәмам булып җиткән иде. Изелеп йокыга киттек. Мин бернәрсә сизмичә йокладым. Вагоннарның шалтыр-шолтыр килеп бер- берсенә бәрелүенә уянып киттем. Вагон эче тып-тын. Димәк, бар да йоклый. Сәке астыннан башымны сузып, вагон эчен күзәттем. Мин нәкъ ишек турысына эләккәнмен. Ишек ябылып җитмәгән икән. Менә поезд тимер юл күперенә килеп керде. Ниндидер, зур су аркылы узабыз. Йокыга талган солдатлар берәм-берәм уянып ишекне киереп ачтылар. Үзара сөйләшкән сүзләреннән ишетеп, ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Идел-Зөя күпере. Шулкадәр озак йокланылган микәнни? Ни булса — шул, дип, мин дә сәке астыннан чыктым. Хәзер вагоннан төшереп калдырсалар да куркыныч түгел. Моннан Казанга җәяүләп тә кайтып җитеп була. Тиз генә ишек янына барып, шунда басып торучы солдатлар арасына кысылдым. Безне сәке астына кертеп яткырган мыек-
лы солдат та шунда басып тора иде. «Ә, егет, син икәнсең әле. Йокы туйдымы9» дип сорады ул —Әйдәгез, тамак ялгап алабыз. Сез бит. кич1ән дә ашамый яттыгыз. Иптәшләреңне чакыр». Үзе ятып кайткан урынына барып, зур кара тышлы чемоданны ачты Чемодан тулы ашамлык Ак күмәч, колбаса, шоколад... Нәрсә җаның тели — бар да бар. «Тартынмагыз, тартынма. Җаныгыз теләгәнен алып ашагыз»,—диде, безгә чемодандагы ризыкны тәкъдим итеп
Тамак ялгагач, күңел күтәрелеп китте. Мыеклы солдатка рәхмәтебезне ничек белдерергә белмәдек
w Халык вагоннан төшәргә әзерләнә башлады Мыеклы солдат та әйберләрен жыярга тотынды. Яше белән ул Лотфи кордашы булгандыр Безне әйткән дә юк инде. Лотфи да аны үзенчә олылап абый дип мөрәҗәгать итә иде. Исемен сорарга беребезнең дә исенә килмәде. Фасонлы итеп үстергән озын мыегы аны олысымак итеп күрсәтә иде. Шуңа күрәдерме, үзе белән бергә кайтучы иптәшләре дә ана абый дип эндәшәләр иде.
Аның әйберләре иптәшләренекенә караганда күбрәк, берничә төенгә җыеп төйнәлгән. Тагын зур-зур дүрт чемоданы бар. «Сез, егетләр, вагоннан төшкәч, пригородный вокзалга барырга булышырсыз инде.—диде әйберләренә ымлап нәфес дигәнең кызык бит ул, туймый, җыя торгач, шактый әйбер җыелган». Тәкъдимне бик теләп кабул иттек Булышмый- бызмы соң! Әйберләрен генә түгел, үзен дә кулыбызда күтәреп барырга риза.
Әйберләрне җыйгач, сәке өстендә бер ертык одеал аунап калды. Абый аны миңа тәкъдим итте. Икеләнеп торганымны күргәч: «Ал, ал, анда һәрбер иске чүпрәк алтын бәясендә»,— диде.
Пригородный вокзалга илтеп өеп куйгач, солдатның йөге тау кадәр булды. Ничек вагонга утырып ки1кәндер. көтеп тормадык, вагондагы хөрмәте өчен кабат мең рәхмәтләребезне әйтеп, кулын кыстык га урамга чыктык. Беренче булып Искәндәр сүз башлады. «Ярар, егетләр, мин кайтып җи! гем. Безнең үз йортыбыз. Кече Ямаш урамының бу башында, дүртенче номерлы. Хәзер үзгәрмәгәндермс, сугышка кадәр безнең капка турысында грамвай туктый иде, алай-болай Яна бистәгә юлыгыз төшсә, рәхим итегез». Соңгы сүзләрен бик мескен булып әйтте. Сәбәбен шактый гомер үткәч кенә аңладым.
«Теге мыеклы абый янында, вокзалда калсам да була иде», диде Лотфи. миңа да шул Арча поездына утырырга кирәк. Монда сезне озатырга гына чыктым. Начар сүз белән искә алмагыз...»
Шулай итеп, Коля белән без урам чатында икәү генә басып калдык. «Әйдә, базарны карап чыгабыз, диде ул. ерак түгел, моннан ике генә адым» Без базарда иске-москы белән кулдан сату игүчеләр арасына барып кердек. Нәрсә белән генә сату игмиләр иде монда Башканы әйткән дә юк, хәтта аракы да саталар. Шешәсе белән алырга көчең җитмәсә, стаканга салып бирәләр. Закускасын да кулыңа тоттыра.
«Чыгар теге одеялны», диде Коля. «Кит аннан, кем алсын ул искене» «Чыгаруыңны бел» Минут эчендә мине берничә кеше урагын алды. Берсе одеялны кулы белән ТОТЫП карады да: «Бигрәк иске икән Товарлыгы калмаган...» Иенчесе: «Өч багана бирәм, шуннан артыгын омег игмә», диде. Минем бер нәрсә аңламый кагып калганымны күреп, куйпыпнан өч йөзлек акча тартып чыгарды, һаман әле минем аңыма барып җитми иде. Акчаларын юри. мыскыл итәр өчен күрсәтә дип уйладым Андый күп акчаны кулыма тогын карау түгел, төшемдә дә күргәнем юк иде Мин аптырап торган арада, сатып алучы акчаларын куйныма кигереп гыкгы да. одеялны кулымнан тартып алды. Беренче булып сатулашкан кеше чәчрәп чыкты «Нигә әле син монда кысылып йөрисең. Одеял минеке!» диде, һәм алар тәпәләшергә тотындылар Коля җиңемнән тартты. «Әйдә, яхшы чакта» Без читкәрәк тайпылдык.
«Ничек уйлыйсың, мунчага кереп юынып чыксак, начар булмас бит?» <оляның тәкъдиме күңелемә хуш килде. Сүз белән мавыгып, сулъяк юлак буендагы мунчага барып җитүебезне сизми дә калдык. Мунчада лин Казаннан киткәннән сон бер үзгәреш тә булмаган. Хәтта, билет Зәясе дә искечә — 65 тиен. Кассада йөзлеккә кайтарып бирергә акча таба алмый алҗыдылар.
Мунчада кеше аз иде. Чишенгәндә беренче булып, шуңа игътибар иттем, эчке күлмәкләрем җир төсле каралып каткан. Өстәвенә бет баскан Уйлап-уйлап тордым да, күлмәк-ыштанымны үзем белән мунчага алып кердем. Миннән күреп булса кирәк. Коля да шулай эшләде. Безнең мунчалабыз да, сабыныбыз да юк. Мунчачыга ялынырга туры килде. Кызыл утызлыкны күрсәткәч, барысы да тиз табылды
Беренче эш итеп күлмәк-ыштанымны кайнар су белән беттән арын-дырырга керештем. Мунчада озаклап юындык. Батареягә элгән күлмәк- ыштаннарның кибүен көтеп тордык. Алар кибеп өскә киярлек булганчы берничә мәртәбә пар бүлмәсенә кереп, хәлдән тайганчы чабындык.
Без мунчадан чыкканда көн кичке якка авышкан иде инде. Мин тәмам әлсерәдем. Авызым кибеп, эчәсем килде. Бәхеткә, мичкәдән агызып. сыра саталар иде. Коммерция бәясе белән. Кружкасы 15 тәңкә. Мичкә янында ике-өч кеше генә басып тора. Без дә Коля белән чиратның коерыгына барып бастык. Кат-кат килеп йөрмәс өчен дүрт кружка сыра алдым. Икс кружкасын өстәл өстендә калдырып, тәрәзә төбенә барып утырдык та тәмләп эчәргә тотындык. Сусаганны басарга теләп, вак-вак йотып, озаклап эчтек. Ничектер, шулай вак-вак йотып, озаклап эчсәң, сусау тизрәк басыла дип ишеткәнем бар иде. Кулдагы кружкалар бушагач. өстәл янына икенчеләрен алырга барсак, сырадан җилләр искән «Шаярмагыз, егетләр»,—диде Коля бер читтә безне күзәтеп басып торган сәләмә киенгән егетләргә мөрәҗәгать итеп. Сүзләренә игътибар итүче булмагач, Коля катгый рәвештә: «Яхшылык белән сыраны урынына китереп куясызмы?»—дип сорады. «Нәрсә.әле син безгә яныйсың-мы?» Берсе кулларын йомарлап, безгә таба ыргылды һәм әтәчләнеп Кол яга ташланды. Коля югалып калмады, аягы белән аның касыгына китереп типте. Ул эт кебек чинап, идәнгә барып төште һәм өнсез булды. «Алыгыз, бу хәшәрәтегезне!» — дип кычкырды Коля боерган тавыш белән аның иптәшләренә. Алар безнең янга килергә кыймыйча тизрәк ишектән чыгып китү ягын карадылар. Мин тагын ике кружка сыра барып алдым. «Яхшы иттегез,—диде сыра сатучы хатын, теге чыгып киткәннәренә дә берәрне тондырырга кирәк иде». «Булмады бу, сыраның тәмен бетерделәр,—диде Коля авыр сулап,—сугышка кадәр югары Осланга Усиядән паром йөри иде. Мин шунда киттем. Бәлки, соңгысына өлгерермен». Ул миңа кулын сузды. Бу соңгы мәртәбә кул бирешүебез булды. Шуннан соң Коля белән очрашырга туры килмәде.
Юлдашымнан аерылгач, кая барырга белмичә, беренче болак күпере янында озак басып тордым. Островский урамының аргы башында әни ягыннан ерак бер туганыбыз бар барын Үз йортлары белән яшиләр. Барсаң куып чыгармаслар иде. ничек тә бер кич кундырырлар иде Аякларым анда тартмады, мине Акком асты урамындагы, сугышка кадәр яшәгән фатирыма өстерәде. Кырыгынчы елны июнь азагында, мин армиягә шул фатирымнан киткән идем. Татарстан урамының кыл уртасында, буйдан-буйга үсеп утырган бакчага кереп. Яңа Бистә ягына таба атладым. Менә Акком асты урамына да килеп җиттем Бар да мин киткәндәгечә, үзгәрешсез.. Уң якта, урамнан капка койма белән корып алынган сигезенче номерлы ике катлы агач йорт. Хуҗасы Гомәр исемле иде. Исәндерме, юктырмы. Йортның өске катында гаиләсе белән үзе яши. Аскы катында — туганы. Алар аның белән бертуганнар. Ул яз җиттеме хатын-кыз киеме киенә, көзгә таба ир кешегә әйләнә. Кызтәкә Ялгыз яши Ишегалды түрендә юан бүрәнәдән салынган бер катлы флигель бар. Мин шул флигельдә фатирда тордым Без анда техникумда
бергә укыган Зөфәр исемле дустым белән яшәдек. Гаҗәп талантлы егет иде Мин армиядә чагында ул үз-үзен үтергән. Хәзер ул вакыйгага тукталып тормыйм, исән булсам, анын хакында аерым язармын әле.
Флигель дә Гомәр абыйныкы. Анда фатирчы булып Миңнулла абый белән Бәдигол апа яшиләр. Революциягә кадәр үк яши башлагангамы, үзләрен бу флигельгә хуҗа итеп сизәләр. Шулай да. Гомәр абыйга күпмедер фатир хакы түлиләр.
Миңнулла абый белән Бәдигол апа картайганнар иде инде. Үз балалары булмаганлыктан, Зөлфия исемле бер кызны асрамага алганнар. Аның асрамага алынган кыз булуын яшерәләр. Ләкин ул Миңнулла белән Бәдиголнен үз әти-әнисе булмавын белә иде
Фатирны техникум бетереп. Казан шәһәре финанс бүлегендә эшли башлагач. Зөфәр эзләп тапкан. Техникумны тәмамлагач, мине авыл районына җибәргәннәр иде. Тырыша торгач. Казанга күчерделәр һәм утыз тугызынчы елның ноябрендә шушы фатирга Зөфәр янына килеп сыендым. Бергә озак яшәргә туры килмәсә дә хуҗаларның хөрмәтен яулап өлгергән идем инде. Армиягә киткәндә Бәдигол апа күз яше белән елап калды.
Менә тагын кыяр-кыймас кына мин шушы фатирга барып кердем. Бәдигол апа өйдә бер ялгызы иде. Ачык йөз белән каршы алды һәм алдагы якка кертеп утыртты. Өй эче мин моннан киткәндәгечә түгел, үзгәргән. Беренче булып шуңа игътибар иттем, ишектән кергәч тә. Миңнулла абыйның эш урыны бар иде. Ул итекче. Иске-москыны төзәтү белән генә чикләнми, яңаны да тегә. Шул һөнәре белән көн күрә. Үз гомереңдә башка эшкә кереп карамаган. Кустарь булып яшәгән. Миңнулла абыйның эш урыны җыелган иде. «Бабай өйлә юкмы әллә, күренми?» дип сорадым. Бәдигол апаның күзләре яшь белән тулды. «Миңнулла абыең юк шул инде Вафат булды. Узган ел дөнья куйды. Алай бик карт та түгел иде үзе. Җитмешне генә тутырган иде» Күренеп тора, картын өзелеп сагына, күз яшен туктата торган түгел, чишмә булып ага. Исенә төшерүемә үкенеп куйдым Сүзне икенчегә борырга теләп. Зөлфия турында сорашмакчы идем, ишектән кыз үзе килеп керде. Аны таный торган түгел. Тәмам җитеп беткән. Күкрәге тулып, битләре янып тора. Күрешмәгәнгә алтынчы ел китте, шактый гомер узган шул «Абау. Әнәс абый, син түгелме соң?» диде ул бераз аптырап. «Мин. сеңлем, мин. Син дә танымаслык булып үзгәргәнсең». Бәдигол апа ашарга әзерләргә тотынды. Икмәк кисте, мич авызындагы плигәдән кәстрүлне өстәлгә алып куйды. Сарык ите турап пешерелгән шулпа ашап туймаслык иде Күптән, бик күптән мондый ләззәтле ризыкны авызыма ала алганым булмады Шакмаклы токмачы ни тора Андый токмачны бары татарлар гына әзерли белә. Чәй янына Бәдигол апа берәр прәннек чыгарып куйды «Шул прәннекне кабып эч. күптән конфет, шикәр күргәнебез юк Эшләгән кешегә шикәр карточкасы бирәләр үзе. Тик менә кибеттә шикәре генә булмый Кайсы айдан бирле инде шикәр алганыбыз юк. кызым?» дип. сорады Бәдигол апа Зөлфиядән.
Зөлфия мамык фабрикасында эшли икән. Эше җиңел булмаска кирәк. Хезмәт хакы да чамалы. «Хезмәт хакына калсаң, күптән аяк сузган булыр илек, диде Зөлфия авыр сулап, хезмәт хакы өчен түгел, икмәк карточкасы өчен эшләп йөргән булам инде шунда. Карточка ипләгән КСШС1 ә генә бирелә бит. Кулда икмәкнең бәясе өч йөз сум Ничек ана акча җиткерер!ә кирәк »
Бәдигол апа беркайда эшләмәгән. Эш стажы булмагач, пенсия дә бирмиләр Ул оста тегүче. Көн-төн башын күтәрми тегү машинасы артында утыра. Соңгы вакытта сырма тегеп сатарга җайлашкан Тышлык белән мамыгын Зөлфия җүнәтә. Базарга чыгарып сату да аның өстендә. Хәер, базарга еш чыгарга туры килми Күбесенчә өйгә килеп алып китәләр. Тегеп кенә өлгерт. Шул сырма тегеп сатудан килгән керем аларны ач итмәгән.
Сүз арасында Бәдигол ападан фатирга кертүен үтендем Ул озак җавап бирмәде. Урын түшәп йокларга ятканда: «Ярар, вакытлыча үзебездә торып торырсың. Үзеңнең яхшылыгың өчен генә кертәм. Нихәл итәсең, читен булса да, түзәргә туры килә».— диде. Үтенечемне кире какмавына мең рәхмәтләр әйтеп, чиста урынга менеп яттым.
Иртәгесен документларымны күтәреп, милиция бүлегенә киттем. Миңа кирәкле җиденче бүлек. Аркылы Тукай урамында! ы ике катлы йортта иде. Андагы халыкны күреп, эчем жу итте Чиратың иге-чиге юк. Ике җирдә чират торалар. Берсендә паспорт алырга, икенчесендә — пропискага керергә. Чиратым төш вакытында гына килеп җитте. Кечкенә тәрәзәдән кәгазьләремне суздым. Анда утыручы начальник документларыма кырын күзен салды да. кире ыргытты: «Сезгә НКВДга барырга кирәк», диде.
НКВДның каядыр, Черек күл тирәсендә икәнен ишеткәнем бар иде. Сораша-сораша барып җиткәнче караңгы төште. Дзержинский урамындагы парадныйдан кабул итмәделәр, чатны борылып Красин урамыннан кердем Барьер артында клиентларны кабул итеп, милиция өлкән лейтенанты утыра. Ул танылган артист Фәхри Насретдиновка охшаган. Бу кадәр кеше кешегә охшаса охшар икән. Мин артис Насретдиновны армиягә алганнар да. милициядә хезмәт итәргә калдырганнар, дип уйладым. Фамилиясенең дә Насретдинов булуы бу турыда шигемне калдырмады. Шундагы бер кешедән сораган идем, дөрестерме, юктырмы, артистның энесе дигән булды.
Насрстдиов документларымны алып, эчтәге бүлмәгә кереп китте. Анда озак тормады, фильтрация үтүем турындагы белешмәне алып чыгып үземә тоттырды. Бер почмагына: «7 отд. мил. выдать паспорт, прописать».— дип резолюция салынган иде.
НКВДдан чыккач башым әйләнеп, күз алдым караңгыланды. Егылмас өчен бакча рәшәткәсенә тотынырга мәҗбүр булдым. Шул вакыт башыма бер уй килде: «Туктале, нигә әле мин монда шәһәрдә каңгырап йөрим. Авылда әтием белән әнием бар Алар мине өзелеп-өзелеп көтә торганнардыр. Иң беренче чиратта мин шулар янына кайтырга тиеш түгел идемме сон?»
Мин барып җиткәндә шәһәр яны вокзалында Арча поезды китәргә юра иде. Вагоннарга баш тыга торган түгел, һәркайсы иңенә күтәрә алган кадәр йөк аскан. Бик тырыша торгач, бер вагонның тамбурына кереп кысылдым тагын. Керү белән чыгу турында уйлый башладым. Ник дисәң, миңа Арчага ук барып җитәргә кирәкми. Коркачык станциясендә төшеп каласы. Бу килештән вагоннан чыгу мөмкин түгел. Коркачык тукталышына җиткәнче төшеп калучылар булса гына инде... Мин алдан аяк киенеп куярга җыендым һәм әкренләп ишеккә таба елыштым.
Поезд Коркачык станциясенә килеп туктаганда вакыт кичке тугызлар тирәсе иде. Көн болытлы булгангамы чиктән тыш караңгы иде. Ярый әле төшүче халык шактый күп булды, ялгызым һич тә юлны табачак түгел икәнмен.
Вагоннан төшү белән бар да ут капкан кебек заготзерно ягына чапты. Сугышка кадәр дә шулай иде, ата — улны, ана кызны белми йөгерешәләр иде. Анда колхозлардан икмәк төяп килгән атлар була. Бераз «төртсәң», утыртып алып кайталар.
Кызганычка күрә, бүген икмәк китерүче булмаган, ахры, җигүле атлар юк иде. Бер кырыйда шактый халык бөялеп тора, нәрсәдер кәгәләр. «Кайсы якка кайтасыз, егетләр?»—дип сорадым. Арадан берсе дорфа гына: «Моннан күренми» диде. Аның җавабы кәефемне җибәрде. Аптырап торганда бер яшь егет каршыма килеп басты да: «Абый, сезгә кая таба кирәк?» - дип сорады. «Кушлавыч», дигәнне ишетеп булса кирәк, та! ын берничә егет безнең янга килделәр. Бу яшь егетләр күрше авыл — Югары Сәрдәнекеләр булып чыкты. Колхоз атлары белән шәһә-
рдә эшлиләр икән. Алмаш килгән дә болар әти-әниләре янына, ялга кайталар Мин шушы егетләргә иярдем
Баштарак егетләр шактый кызу атладылар, артларыннан көчкә- көчкә өлгердем. Бераздан җайга төштеләр тагын
Арадан берсе тышкы кыяфәтемә игътибар итте: «Син кайдан кайтып киләсең соң, абый? Киемнәрең әллә нинди, безнең як кешесенә охшамаган», диде. Әйе, өстемдәге киемнәрем тел белән сөйләп кенә аңлата ала торган түгел иде шул. Башымда француз береты, өстемдә бер поляктан сигаретка алмашып алган кара сукно тышлы бушлат, аягымда солдат ботинкасы. Аларны бигрәк тә, башыма кигән берет гаҗәпләндерде. Ул чакта безнең якларда ирләр берет кимиләр иде. Шуңадырмы, минем баш киемем аларта кыргый булып күренде бугай. «Менә бу нәрсәңне әйтәм,— диде берсе бармагы белән төртеп күрсәтеп, аны кигәч, көяз кызларга охшагансың».
Безнең юл өстендә авыллар бик еш утырган, аралары өч-дүрт чакрым гына. Казан елгасын аркылы чыгып тауны менгәч, Мулла иле. ул зур, бай авыл. Анда минем әти белән бертуган апамнар яши. Җизни — мулла. Аларга кереп кунып калырга да була. Кая ул тукталып тору? Кайтырга, кайтырга. Авыллар, авыллар.. Сугыш алдыннан алар гөрләп торалар иде Урамнар тып-тын. Ник бер йортның тәрәзәсендә ут күренсен. «Халык хәзер бигрәк иртә йокларга ята икән дидем, иптәшләремә сүз кушып Элек алай түгел иде». «Яшьләр юк. Көн саен дип әйтерлек үлгән хәбәрләре килеп кенә тора. Карт-корыны үзең беләсең, тик яту белән бик га ту. Аннан аның крачины да юк. Чыра яндырып озак утырып булмый бит».
’ Менә без Югары Сәрдәгә дә кайтып җиттек. Егетләрнең берсе «Абый, әйдә безгә кереп бераз ял ит Кон яктыргач, кайтып китәрсең», диде. Мин аның тәкъдимен кабул итмәдем. «Рәхмәт энем яхшы сүзеңә Күп калмады, мүкәйләп булса да кайтып җитәрмен»
Ют ары Сәрдәне чыккач, Иске Җөлбигә кермичә, туры юл белән китәргә уйладым. Күпме эзләсәм дә оч ел буе үзем укырга йөргән сукмакны таба алмадым Сугыш елларында бу сукмактан йөрүче булмаган, күрәсең... Сүземне сүз игәргә теләп, басу өсләп атлый торгач, ике су арасына Иске Җөлби белән Кушлавычтан агып килә торган инеш кушылган урыша килеп чыктым. Уң якта Кушлавыч, сул якта Иске Җөлби. Аларны болын гына аерып тора. Ак Яр кырыена килеп туктадым. Ак Яр.. Минем өчен изге урын. Мин белгәндә өч-дүрт метр биеклектәге бу яр астыннан тешне камаштырырлык салкын чишмә агып тора иде. Ул кышның иң салкын көннәрендә дә туңмый. Чишмә агып торгаша бу тирәдә шактый тирән булып су җыела. Ютыйсә. җәй урталарында инеш кибә. Бары шушы тирәдә генә су җыелып кала Без бала-чага иртәдән кичкә кадәр анда су коенып кон уздыра идек. Шушы Ак Яр өстендә авылның иске зираты булган Өч-дүрт йөз ел элек анда мәрхүмнәрне җирләгәннәр. Хәзер ул җир белән тигезләнгән Кабер түмгәкләре дә анда-санда гына беленеп тора. Зират өсте сукаланмый, анда хайван да кертелми.
Ак Ярны күргәч, эчем жу итте. Аны ике инештән килеп бәрелгән язгы ташкын җимергән. Ул тәбәнәкләнеп элекке мәһабәт күренешен югалткан, сөзәк урынга әйләнеп өстенә үлән үскән Никадәр эзләсәм дә яр аегыннан ага юрган чишмәне таба алмадым. Чишмә юшкын белән капланып юкка чыккан. Монда артык тукталып тормадым, инешнең таррак җирен сайлан, аргы якка сикердем. Аннан өскә күтәрелеп, Түбән болын дип аталып йөри юрган җиргә килеп чыктым Болынның авыл кырые иңкүлек Яз көннәрендә шул иңкүлектә шактый тирән булып су җыела Анда егетләр бүрәнәдән сал ясап, төне буе иртәнге таңга кадәр кызлар белән бергә күңел ачалар иде. Су кипкәч, болында котырып үлән үсә. Нинди генә чәчәкләр булмый иде анда. Хәзер болынга карарлык та гүгсл, казылып бөтенләй эштән чыккан, чокыр да чакыр
2. -к У.» М 17
Менә авылыбызның Түбән оч дип атала торган урамына килеп кердем. Җан иясе күренми. Күпчелек йортларның капка коймасы җимерек. Үзебезнең йорт турысына килеп җиткәч, тораташ булдым Бакчадан җилләр искән. Анда 18 төп алма агачы, күпсанлы чия һәм башка җиләк- җимеш куаклары бар иде. Курка-курка гына ишегалдына кердем. Иорт исән. Бер якка кыйшайган. Шулай ук өйдә беркем дә юк микәнни? Баскыч төбендәге комганны күргәч, эчемә җылы керде. Әкрен генә почмак яктагы тәрәзәне кактым Пыяласы коелып төшәргә тора. Тәрәзә каршына әти килеп басты. Сакал-мыегы агарган, аркасына бөкересе чыккан. Күзләре эчкә баткан. Аның шушы кыяфәте мәңге онытылмаслык булып күңелемә сеңеп калды. «Әти, мин бу — Әнәс». Исемемне ишеткәч, артка чигенеп куйды. «Торыгыз әле, тор!»—дип өйдәгеләргә эндәште. Өйалды ишеге ачылып, аннан энем Хәмбәл килеп чыкты. Мин киткәндә ул әле сигез яшендә генә иде. Хәзер буйга үсеп, танымаслык булып үзгәргән. Ул арада әти белән әни дә ишегалдына чыктылар. Бер-беребезгә сүз кушарга аптырап тынып калдык. Алар бер кат күлмәк-ыштаннан гына, түшәктән торып чыкканнар. Көн шактый салкынча, җиргә кырпак төшкән. Уңайсыз хәлдән энем Хәмбәл коткарды: «Салкын тидерәсез бит, нәрсә монда катып торасыз, өйгә керегез»,— диде. Керү белән ул мичкә әрем тыгып ут кабызды. Әни өшегән бәрәңгедән коймак пешерергә тотынды. «Мәсгудә, абыең белән күреш»,—дип мич артына кереп качкан 8 яшьлек сеңлемне чакырып чыгарды. Ул мин белгәндә идәндә шуышып кына йөри иде әле.
Өйне такта белән икегә бүлгәннәр. Ягу кытлыгы үзәккә үтә икән. Җылы саклау нияте белән, өй яртылаш кечерәйтелгән. Мичкә әрем ягалар. Энем Хәмбәл аны чәчелми калган кырдан җыеп алып кайтып, ишегалдына өйгән.
Әти белән әнинең өстендәге кырык ямаулы киемгә күзем төшеп үзәгем өзелде. Әнием үз аягындагы ак сарык йоныннан бәйләнгән оекбашын салып, кулыма тоттырды: «Хәзер үк киеп куй, улым, идән салкын, суык тидереп чирли күрмә»,—диде. Каршы килеп маташкан идем, ишетергә дә теләмәде. Аякларым җылынгач, рәхәт булып китте Кайнар коймак ашагач, бөтенләй изелеп төштем. Өшегән бәрәңгедән пешерелгән булса да, май сөртеп җибәргәч менә дигән, авызда эреп кенә китә. Күптән икмәк күргәннәре юк икән. «Иртәгә теге умачка саклап тоткан арыш оныннан берәр нәрсә әмәллә,—диде әти. әнигә мөрәҗәгать игеп.— Алла тагын җан биргәнгә җүн бирер әле». Чәйне ниндидер киптергән үлән салып казанда кайнаттылар. Шуны эчкәч, манма тиргә баттым.
Әни үзләре яткан урыннан ястыкны алып сәкегә түшәде. Башым тию белән йокыга китүемне сизми дә калганмын. Үлгән кеше төсле бер нәрсә сизмичә йоклаганмын. Иртә белән тәрәзә аша ишегалдыннан кергән тавышка уянып киттем. Ни арада ишетеп өлгергәннәр, хәл белергә килеп тә җиткәннәр. Иң элек өйгә мөэзин Фәйзрахман абзый килеп керде. Ул авылның иң өлкән кешесе. Яше сиксәннән узган, ярым сукыр. Фронтка китүчеләрдән авылга мин беренче булып кайтканмын. Үлгән хәбәре килгәннәрнең исәбе-хисабы юк. Бу хәбәрне мин дә өстәдем. Бәлки әйтмәскә кирәк булгандыр, ничектер ычкындырып ташладым. Чыпчык Әхмәтҗанының Харьковта, әсирләр лагерында тиф белән авырып үлүен әйтеп куйдым.
Иске Җөлбинең көрәшче Хөббулла малае Таһирны очратканымны әйткәч, бер сәгать тә узмагандыр, сеңлесе мине үзләренә кунакка чакырырга килеп җитте.
Бертуган сеңлем Өммегөлсем сугыш алдыннан Арчада медицина училищесы бетергән иде. Авыр көннәрдә әти белән әниемнең иң зур терәге шул сеңлем булган. Мин кайтканда ул авылыбыздан ун чакрым ераклыктагы Каенсар урманындагы балалар санаториясендә эшли иде Чыбыксыз телефон минем кайтуымның хәбәрен аңа да илтеп җиткергән 18
Төштән соң санатория аты җигелгән тарантаска утырып, ул да килеп җитте Үзе белән ярты бөтен ипи. бер умачлык он алып килгән Кичкә 1аба сеңлем китәргә җыенды. Әти белән әнидән мине санаториягә алып китәргә рөхсәт сорады. «Сезнең монда ашау ягы хөрти. абыйны тәрбияләп. кеше рәтенә кертергә кирәк».— диде. Яхшылап аңлаткач, алар аның тәкъдиме белән килештеләр. Әтинең өстенә карап тордым да. үземнең бер күлмәкне салып, аңа киерттем. Ярый әле Казан мунчасында яхшылап юып чыккан идем. Күлмәк күңеленә хуш килде. Бигрәк тә тезгә кадәр төшеп торган озын итәген килештерде. Киемнең мул итеп тегелгәнен ярата иде. мәрхүм
Без юлга чыккач, көн яхшы ук суытты. Салкын чеметә башлагач, аякларны печәнгә төрергә туры килде. Кайтып керү белән сеңлем мичкә усак утыны ягып җибәрде. Борынны ярып өйгә хуш ис таралды. Җылы төшкәч, чиста итеп җыештырылган шушы кечкенә бүлмә эче миңа оҗмахтан да әйбәтрәктер төсле булып тоелды.
Иртәгесен йокыдан соң гына тордым. Ул арада сеңлем эшләсе эшен бетереп өйгә кайткан иде инде. Санаториядә авыру балалар дәвалана икән. Балаларны дәвалау бөтенләе белән аның җилкәсендә. Дару эчертә, укол кадый...
Сеңлем янында никадәр генә уңайлы булмасын, миңа нәрсәдер җитми иде. Йөрәгем урынында түгел. Моны сеңлем дә сизенә иде Якшәмбе көнне Әтнә базарына киттем. Әтнәгә кадәр барасы сигез чакрым араны җәяүләп кенә үттек Без барып җиткәндә базар гөрли иде инде. Базарга халык төрле яктан җыела. Марилар кичтән килеп куналар. Алар бүрәнә, такта, агач күмере, дегет, чабата ясар өчен юкә алып килеп саталар. Хайван базары аерым. Хайванны якын 1ирәдәге авыллардан үз аягы белән куып китерәләр. Бер якта арбадан кибет товарларын саталар. Сельпо кибетләре. Шул тирәлә йөргәндә авылдашым Гомәр белән очраштык. Өстендә милиция формасы. Үзе эндәшмәсә, танымаган булыр идем. Бик озак кулымны кысып җибәрми торды. Кырык өчтә яраланып өйгә кайткан. Бер аягы аксый. Кайту белән аны районга чакырып, милициягә эшкә урнаштырганнар. Хәзер паспорт бүлеге начальнигы булып эшли. «Нәрсә әле монда калкынып торабыз, диде Гомәр сүзне икенчегә борып, әйдә астагы урамны әйләнеп киләбез Аннан сеңлсмә мөрәҗәгать итеп: «Гөлсем, рөхсәтме?» дип сорады. Ул мине теләмичә генә җибәрде: «Мин кайта торырмын. Озаклама, төнлә ялгыз читен булыр», дип кисәтте.
Әтнә зур авыл Өчме, дүртме мәчете булган. Байлары белән дә данлыклы. Авылны икегә бүлеп, инеш суы ага. Утыз беренче елны инешнең уң ягы янды. Хаксызга йорт-җире конфискацияләнгән таза хәлле кеше үз йортына ут төрткән. Бер көн эчендә 500 йорт кара күмергә әйләнде Төтене 12 чакрым ераклыктагы безнең авылга күренеп торды
Гомәр мине инеш буендагы ашханәгә алып керде Начальниклар өчен махсус бүлмә бар икән. Юлы аерым, арт яктан. Без шунда кердек. Өстәл янына утыру белән официантка йөгереп килеп җитте. Гомәр беренче сүзне графинга ымлап башлады. «Чистарагын китер», дип кисәтте. Аракыны мичкәдән агызалар икән, борынны ярып сасы ис килә. Ашар!а тәлинкә тутырып ит бирделәр.
Без бик озак гәпләшеп утырдык. Бала чакны искә төшердек. Бергә уйнап үстек, яшьтәшләр. Ул минем документлар белән кызыксынды Фильтрация үткәнлеккә бирелгән белешмәне игътибар белән укыды Беләсеңме нәрсә, әйдә, мин сиңа үзем паспорт биреп жибәрәм». диде Бу тәкъдим күңелемә хуш килде. Казанда чират торып маташканчы, монда эшне бетереп китсәм, яхшырак булыр дип уйладым
Гомәр мине үзе белән фотографиягә алып кереп, тиз генә өч фотокарточка эшләтеп алды. Аннан милициянең паспорт өстәленә киттек. Милиция бүлеге Әтнәнең янмый калган ягында, элекке ике катлы Гатаулла бай йортында иле. Ярым җимерек хәлдәге ул йорт әле дә исән Шушы
йортта Гомәр миңа өч айлык вакытлы таныклык язып бирде. Ничек дип рәхмәт әйтергә белмәдем Ышанам, ул яхшылык эшләргә теләде. Ләкин, киресе килеп чыкты. Яхшылыгы тормыш юлымда ерып чыга алмаслык кыенлыклар тудырды. Паспорт кулга кергәч, башым күккә тиярдәй булды. Чөнки ул заманда авыл кешесенә паспорт алу бәхете тәтеми иде. Сеңлемнең ай-ваена карамастан, икенче көнне үк Кушлавычка кайтып киттем. Юл буе уйланып, шундый фикергә килдем миңа һич тә авылда калырга ярамый. Әти мулла. 1901 елда Мәңгәр мәдрәсәсен тәмамлап, Кушлавычка имам булган кеше. Каты күзәтү астында яши. Булмаган гаепне бар итеп. НКВД ничек бәйләнергә белми. Башын юләрлеккә салып кына котылып кала. Алып китеп ничек җәзалауларын бары үләре- нә бер-ике ел кала гына сөйләде. Чәч үрә торырлык! Әтидән Алладан баш тартып, матбугатта белдерү белән чыгуны таләп иткәннәр. Берничә мәртәбә стенага терәп атабыз дип куркытканнар. «Үлем хак. Лә илләһә иллә-л-Лаһ. Мөхәммәдә-р-расүлү-л-Лаһ. атыгыз дип күземне челәйтеп тордым»,—ди торган иде. Куркытып эш чыкмагач, әшәке сүгенеп, кайтарып җибәрә торган булганнар. Әти сиксән яшендә 1954 елны дөньядан китте.
Әгәр авылда төпләнеп калсам, минем өскә әти «гаебе» янына әсирлектә булу өстәләчәк. Авылда калсам, җәһәннәмгә озатылырга беренче кандидат идем.
Өммегөлсем сеңелкәш миңа кәләш әзерләп куйган икән. Авылда калмаячагымны белгәч, бөтенләй коелып төште. Мин сөйләгәннәрне ишетергә дә, аңларга да теләмәде. Әти ярты сүздән аңлады: «Улым, син хәзер балигъ булып җиткәнсең, инде үзең чамалыйсындыр, ничек җайлы шулай эшлә»,—диде. Әни: «Күргән кебек тә булмадым»,—дип суган суы сыкты. «Мин сезне ташларга җыенмыйм, кулдан килгән кадәр ярдәм итәрмен. Алла кушып тормышым рәтләнеп китсә, сезне дә үз яныма, шәһәргә алдырырмын»,— дигәч, икесе бер авыздан: «һай. улым, көфер сүз сөйләмә, беркая да китмибез. Аллаһе тәгалә безне шушында туфрак итсен».— диделәр. Китүемне авыл халкы да килештермәгән. «Бигрәк миһербансыз икән, карт әтисе белән әнисен ташлап китте».— дип гайбәтемне таратканнар. Киткәндә әти белән әни мине авыл башына кадәр озатып куйдылар. Зират кырыендагы калкулыкка басып, мин күзләреннән югалганчы карап тордылар. Баштагы елларда хәлләрен белер өчен еш кайтып йөрдем, һәр кайтуымда шулай озата чыгалар иде.
Бәдигол апа битәрләп каршы алды: «Шулай әйтмичә китәләрмени, дөньяда төрле хәл булырга мөмкин, куркып беттем»,--- диде
Әйтерсең, кулыма алтын кош тоттырганнар. Гомәр биреп җибәргән өч айлык таныклыкны чыгарып күрсәттем. Ул таныклыгымны ошатмады: «Әнәс, энем, ашыгып ялгышмадың микән, паспортны монда, шәһәрдә алырга кирәк иде»,—диде. Мин аның сүзләренә игътибар итмәдем Милициягә барып пропискага кереп кайтам дидем. Бәдигол апа авыр көрсенеп: «Алай тиз генә эшләнә торган эш түгел ул».- диде. Иң элек йорт хуҗасы Гомәр абыйның ризалыгын алдык. Ул каршы килмәде. «Армиягә шушы йорттан алынгач, каршы килергә хакым юк».— диде Ә менә урам комитетында пропискага керер өчен кирәкле бланкларны тутыру шактый мәшәкатьле булды. Комитет рәисе эштән кайткач, кичке алтыдан соң гына кабул итә. Без килгәндә ул эштән кайтмаган иде әле. Капка төбендә шактый халык чират тора иде. Бер кирегә китсә, китә бит ул. Урам комитеты рәисе эштән бик соң кайтты, җыелган халыкны күзеннән үт көрде дә: «Бик арыдым, бүген ун кешедән артык кабул итә алмыйм», дип өенә кереп китте. «Нишлибез?»—дип сорадым Бәдигол ападан «Бәясен күтәрер өчен шулай дигән була, кабул итәр», диде ул мине тынычландырып
Чират бик акрын барды. Аның янына кергәнче сәгатькә якын вакыт үтте. Ул безне бик салкын кабул итте. Иорт кенәгәсенең битләрен актарып чыкты да: «Сезнең монда кеше өстенә кеше язылган, торак
мәйданы мллсмә. урын җитми».—диде кырт кисеп. «Менә болай ул. Әхмәтҗан, диде Бәдигол апа кызыл утызлыкны өстәл тартмасына салып, бу егет армиягә безнең йорттан китте, аны пропискага алмаска хаклары юк». Кызыл утызлыкны күргәч. Әхмәтҗанның йөзе яктырып китте. «Аптыраган инде сезнең белән, валлаһи, сүзегезне тыңласам, үземә көч. гыңламасаң...»
Кайтырга чыккач: «Бәдигол апа. җаным, минем әлегә сезгә бирергә бер тиен дә акчам юк, көтәрсез инде», дидем. «Ала каргада аласың булсын дигән сүз бар. онытмасан. бер бирерсең әле»
Икенче көнне милициягә киттем. Анда халык кара болыт иде. Кичкә кадәр чират тордым. Начальник документларны кире ыргытты. «Аңлатыбрак әйтегез әле», дип сорагач: «Кайдан килдең, шунда пропискага кер», диде. Сөмсерем коелып. Бәдигол апа янына кайттым. Ул: «Кулдан килгән кадәр тырыштым, башкача булдыра алмыйм», диде. Дөрестән дә, нишли ала иде соң ул гарип карчык Кая барырга, кемнән ярдәм сорарга? Башымны иеп. сугышка кадәр эшләгән урыным Казанның Молотов райфосына киттем. Райфо кольцодан ерак түгел. Свердлов урамының бу башында, сул яктагы өч катлы йортта урнашкан. Мин армиягә киткәндә беренче катта иде. хәзер өченче катка менгергәннәр. Эшләүчеләр бар да элеккеләр. Мөдир лә иске Надан бер урыс. Сугыштан бронь белән котылып калган. Гражданнар сугышы вакытында партиягә кергән. Зыялы булуның ни икәнен дә белми. Кешедән тартынып тормый, кайда туры килсә, шунда төкерә, какыра Бер туктаусыз гәзиткә төреп махорка пыскыта, төпчеген идәнгә ыргыта. Башта бик ачылып сөйләшә башлаган иде. әсирлектә булганымны белгәч, сөмсере коелды. «Син армиягә бездән алындың. Закон буенча иске урныңа эшкә кайтырга хакың бар. әлбәттә. Ләкин киңәш итмим. Чөнки бездә, онытмаган булсаң, хезмәт хакыннан башка бернәрсә дә юк. Хәзер халык чумаралы эшне эзли. Син дә чумаралы эшкә кер»
Аның сүзләреннән бернәрсә дә аңламадым Ничек инде ул хезмәт хакына яшәп булмый? Чумара дигәне нәрсә инде аның Шушы сүзләрдән соң мин аңа прописка турында сөйләп тормадым Чыгып киттем Аптырап йөрдем-йөрдем дә Наркомфинга барып кердем Сугышка кадәр налоглар һәм җыемнар бүлегендә булганым бар иде Шул бүлекне эзләп таптым. Анда өстәлләр шыплап тутырылган. Кыймыйча гына, ишекне кергәч тә уң яктагы, бер кырына «Бүлек начальнигы» дигән аншлаг куслгатт осгәл янына килдем. «Тыңлыйм сезне, егет», .тиде өстәл хуҗасы. Яковлев Данил Петрович керәшеннәргә хас акцент белән татарча сөйләшә. Өстене кара сукнодан тегелгән гимнастерка киеп, билен киң каеш белән буган Аякларында хром итек «Сезгә эшкә кеше кирәк т үтелме?» «Финанс эшендә эшләт энегез бармы?» Техникум бетергәнемне белгәч, йөзе ачылып, минем үзләре өчен кулай кеше икәнемне аңлатты «Безгә ревизорлар кирәк, районга йөрүдән курыкмасагыз. бүген үк эшкә тотынырга мөмкин». Нәрсәдер исенә төшкән кебек уйланып торды да «Шәһәрдә пропискагыз бармы?» дип сорады Җавапны ишеткәч, кинәт үзгәрде. «Элек пропискага керетез. аннан килерсез», диде. Хәлне ахырына кадәр ачыкларга теләп, әсирлектә булуымны да әйттем «Пленнан котылгач, тикшерү булгандыр бит, калганы безне кызыксындырмый» Аның сүзләре күңелемне күтәреп җибәрде. Бөгенләй кеше саныннан чыгарып ташламыйлар икән әле дип уйладым. Хәзер минем алга бөтен кискенлеге белән прописка мәсьәләсе килеп басты Кире Әтнәгә кайтып. Гомердә калдырган НКВДдан бирелгән рөхсәт кәгазен алып килергә башым җитмәде, мәсьәләне үземчә хәл игәргә тотындым.
Наркомфиннан чыккач, урамда бераз басып гордым да Матбугат йортына кереп чыгарга уйладым Ишекне ачып, бусаганы атлау белән озак еллар «Совет әдәбияты» журналында эшләгән Абдулла Гомәр очрады. Без аның белән сугышка кадәр яхшы ук таныш идек. Күрешү белән бушлат якасын ачып, нәрсәдер >зли башлады Нәрсә эзләгәнен.
«Нинди орденнарың бар, карыйк әле».— дип әйткәч кенә аңладым. Әсирлектә булганымны белгәч, ул тиз генә китеп барды.
Миңа «Совет әдәбияты» журналы редакциясе кирәк. Элек ул матбугат йортының уң катында иде. Хәзер күчергәннәр. Мин аны көчкә— китап нәшрияты белән бер катта эзләп таптым. Редакциядә шагыйрь Сәхап Урайский ялгызы утыра иде. Әлләни үзгәрмәгән. Озын итеп үстергән кара чәчен элеккечә артка тарап салган. Минем белән аягүрә басып күреште. Бүлмәгә Кави Нәҗми килеп керде. Сәлам бирде дә, Сәхаптан: «Бу иптәшне кем дип белик?»—дип сорады. Сәхап минем кемлегемне әйткәч Кави Нәҗми «Әнәс Галиев. Шигырьләрен укыганым бар, үзен күргәнем юк иде. Ярый, сез сөйләшегез, мин соңрак керермен»— дип чыгып китте. Мин Сәхапка әсирлектә язылган шигырьләрне күрсәттем Шигырьләр чүплектән тапкан төрле кәгазь кисәкләренә язылган иде. Шул минутта ук Сәхап берничә шигырьне укып та карады: «Шигырьләрең миңа ошый. Ләкин без аларны журналга кертә алмыйбыз. Син. Әнәс энем, турысын әйткәнгә ачуланма...». Гүя башыма күсәк белән тондырдылар, егылып китә яздым. Кулъязмамны кызуланып, чүп әр-җәсенә ыргыттым. Сәхап барып алды да, миңа тоттырды: «Син, энем, алай кызма әле. Кулъязмаңны сакла, кирәге чыгар, дөнья һаман болай тормас, үзгәрер...»
Сәхап хаклы булып чыкты. Кыен шартларда, фашист концлагерьларында язылган шигырьләрем юкка чыкмады. Беренчеләрдән булып аларга Сибгат Хәким белән Әнвәр Давыдов игътибар итте. Берничә шигырьне Волгоград шагыйре Ю. Окунев тәрҗемәсендә «Татар поэзиясе антологиясе»нә керттеләр. Татарчасының редакторы Шәйхи Маннур ту- рыдан-туры: «Мин фашист сандугачлары белән эш итмим!» — диде, алай дип әйтергә бернинди дәлиле булмаса да. шулай диде ул.
1958 елны «Кыен юл» исемле шигырьләр китабым чыкты. Китапта башлыча әсирлектә язылган шигырьләр тупланган иде. Китапны шагыйрь Хисам Камал редакцияләп чыгарды. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен һәм бурычлымын.
«Совет әдәбияты» журналы редакциясеннән мин төшенке күңел белән чыгып киттем. Бу тирәдә үземне яклаучыны эзләү турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Ничек итеп булса да пропискага керергә кирәк. Кесәдә сукыр бер тиен акча юк. Ятим карчык Бәдигол апа исәбенә яшәү оят. Эзләргә, фатир табып пропискага керергә ниятләп йөргәндә, Искәндәрнең адресы искә төште. Кече Ямаш урамы, дүртенче номерлы йорт. Искәндәр, безнең үз йортыбыз, дигән иде, шуларга пропискага кереп булмас микән? Киттем. Трамвай билетына да акчам юк. Тәпи-тәпи атладым. Яңа бистәдә булганым юк иде. Авыр уйларга чумып, үзем эзләгән йортның капка төбенә килеп туктадым. Бер катлы ике агач йорт. Берсе капканың уң, икенчесе сул ягында. Тәрәзәләре урамга карап тора. Уң яктагысының чардагы бар. Чардак тәрәзәсендә бер хатынның башы күренде. «Искәндәр шушы йортта торамы?» Җавап булмады. Әллә ишетмәде инде дип уйлап, соравымны кабатладым. «Теге бандитны эзләп килеп җиттеләр»,—дип мыгырдаганны ишетеп, егылып китә яздым һәм читкә тайпылдым. Тәрәзәдәге баш тышкы якка сузылды. «Әй, егет, тукта әле, тукта, кемне эзлисең?» Аңыма килергә өлгермәдем, хатын яныма төшеп тә җитте. Исерек ирләр төсле учларына төкереп, каршыма килеп басты. Яше кырыклар тирәсендә булыр, төскә чибәр, мамык шәл бөркәнгән, бертуктаусыз нидер мыгырдый, урысчалатып сүгенеп тә ала сүзләрен аңлап бетереп булмый: «Башыңа нинди эш төште?..» ________________________________ ди бу’
«Турысын гына әйткәндә фатир эзлим, фатир кирәк». «Син өйләнгән кешеме, хатының бармы? Егет кеше?» «Бик яхшы. Мин сиңа кыз димлим давай өйлән». Көтелмәгән тәкъдим мине аптырашта калдырды, ул һөҗүмне көчәйтте: «Фатирлы кыз табабыз, менә дигәнен, маневр ясап йөрмә өйлән». Фатирлы кыз табам, ди бит. Акыллы киңәш. Әйләнәм дип фатирга керәсең дә, ошамаса чыгып таясың. Ул мине җитәкләп чардакка 22 '
алып менлс. Чардак эче шактый иркен, пөхтә җыелган. Артык әйбер юк: бер карават, түрдә сандык, тәрәзә каршында өстәл, ике урындык. «Исемең ничек? Мин Фатыйма апаң булырмын Син шушында утырып тор Хәзер бер кыз алып керәм. Кара аны. җебеп торма, авызыңнан ут чәч Шәһәр кызларын үзең беләсең...». Аның сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Озак көтәргә туры килмәде. Фатыйма апа бер кыз ияртеп кайтып та җитте. Кыз зәңгәр күзле, түгәрәк йөзле, көлтә кебек юан сары чәч толымын аркасына төшергән
Фатыйма апа: «Сез сөйләшә торыгыз, мин хәзер керәм». дип чыгып та китте. Без сүз таба алмый шактый вакыт тын гына утырдык.
Бер татар карчыгының, сүз югында сүз булсын, ата казың күкәй саламы, дип әйткәне исемә төште дә: «Кайсыбыз туган минут икән, нинди тын».— дип куйдым. «Синдер инде, син бит сөйләшмисең». Оста котылды, чая кыз күренә. «Исемегез Мәрьям дисезме, менә нәрсә. Мәрьям туташ, озын сүзнең кыскасы, миңа өйләнергә кирәк, бу тәкъдимгә ничек карыйсыз?» Ул кычкырып көлде. «Ай-яй. син бик тиз...» «Минем көтәргә вакытым юк». «Алай тиз генә хәл ителә торган эш түгел бит ул, бераз йөреп танышыйк. » Минем җавап кыска һәм каный булды: «Әгәр кияүгә чыгарга теләсәң, күзне йомабыз да. иртәгә бергә тора башлыйбыз. Юк икән, юк...». Мәрьям урыныннан торып китәргә җыенды, әдәпле генә: «Хушыгыз», диде. Мин җавап кайтармадым.
Мәрьям чыгып киткәч, биш минут та узмагандыр. Фатыйма йөгереп керде: «Нәрсә, килешмәгән буламы, ялынма ул әҗәтканәгә, икенчене табабыз».
Чардак тимер мич ягып җылытыла. Ашарга да шул тимер мич өстендә әзерләнә Фагыйма апаның ире Исхак исемле икән. Тирече. Тире сайлау буенча зур белгеч Аны алты айга Болгариягә командировка! а. чи тире кабул игәр! ә җибәргәннәр. Беренче хатыны үлгән Фатыйма апага Болгариягә китәр алдыннан гына өйләнгән Минем белән әсирлектән бергә Казанга кайткан Искәндер Исхак абыйның шул беренче хатыныннан туган малае. Фатыйма апа Искәндәрнең исемен дә ишетергә теләми.
Исхак абыйның үз йорты. Атасы үлгәч, мирас бүлгәндә аның өлешенә тигән йорт. Командировкага кигкәндә хатыны Фатыйманы чардакка мешереп калдырган Ягулык юк. Өйне базардан кочак белән угын ташып җылытырга туры килә. Астагы йортка, хакын бер елга алдан алып, фатирчы керткәннәр. Искәндәр шул фатирчылар янына кайтып сыенган.
Фатыйма апа чыгып кигте дә, тагын бер кыз ияртеп кайтты. Өс- башы алама, кыркылган чәче яңа үсеп килә. Алгы бер теше юк. Озын буйлы, гәүдәсе нәфис. Бу юлы Фагыйма апа беркая да чыгып тормады, гурыдан-гуры өйләнешү турында сүз башлады: «Менә нәрсә Рабига, сиңа күптән инде кияүгә чыгарга вакыт. Әнәс кыз эзли, гот та кияүгә чык шушы егеткә». «Миңа өйләнергә риза булыр микән соң ул?» Минем өчен Фатыйма апа җавап бирде: «Риза, бик риза Нишләп риза булмасын ул. Хәзер үк егетне әниеңә күрсәт». Рабига уйга чумып, тынып калды. Сөйләшергә сүз таба алмый утырганны күреп, Фатыйма апа катгый рәвештә: «Барыгыз, бар, әниегезне күреп ризалыгын алыгыз. Тимерне кызуында сугып калу яхшы», диде.
Рабига шушы ук ишек алдында, капканы кергәч сул яктагы кара каршы салынган йоршың урамга караганында яши икән Әнисе Өммегөлсем Фагыйма апаның килендәше. Әтисе Исмәгыйль күптән үлгән Йорг аның исемендә. Энесе Исхакныкы кебек үк әтисеннән мирас булып калган. Утызынчы елларда йоргның тәрәзәләре гүргә караганын сатып, налог гүләгәннәр. Хәзер анда яңа хуҗа
Булачак каенана Өммегөлсем мине бик салкын каршы алды. Ул җитез хәрәкәтле, чандыр гәүдәле, зур борынлы, алтмыш яшьләр тирәсендәге карчык Без килеп кергәндә тәмләп чәй эчеп утыра иде. Бүлмә бик тар. Аркылыга сыймагач, караватны буйга сузганнар Борылыр!а да
урын калмаган. Ишекне кергәч тә тимер мич. Мич янында өстәл сыман нәрсә. Урындыклар куяр өчен урын булмаганлыктан, ашап-эчкәндә караватка утырырга туры килә Өй такта белән өчкә бүленгән Сул як- тагысында гаиләсе белән олы улы, уң яктагысында килене белән каен- сеңелесе яши. Ишектән керү белән Рабига: «Әни, мин кияүгә чыгам»,— диде. Бу сүзләрне ишетеп, карчык урыныннан сикереп торды: «Әстәгъфирулла. тәүбә, әллә шаштыңмы, үзе...» Мин бик оялдым. Җир тишегенә кереп китәрлек булдым. «Шул җүләр Фатыйма болгатып йөри торгандыр инде. Кайда торырга уйлыйсыз?» «Анысын белгән юк әле». «Абыйларыңны күреп сөйләшергә кирәк, алар рөхсәтеннән башка эшләнә торган эш түгел». Карчыкның тагын бер улы бар икән. Анысы ике йорт арасындагы кечкенә өйдә яши. Егетләр икесе дә сугышның беренче көненнән үк фронтта булганнар. Шунысы кызык, бер-берсе белән хәбәр- ләшмәсәләр дә, сугыштан өйгә икесе бер көнне кайтканнар. Ана өчен моннан да зур шатлыкның булуы мөмкинме соң? Икесенең дә хатыннары. балалары бар.
Сүз белән вакытның узганы сизелми дә калган. Өйдә сәгать юк. Карчык күршегә кереп вакытны белеп чыкты да, кызына: «Син бик җәелеп утырма, иртәгә эшкә барасыңны уйла»,— диде. Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла дигәнчәрәк килеп чыкты. Әйе. миңа китәргә вакыт. Ләкин, минем китәргә исәбем юк иде. Рабига минем уемны сизде булса кирәк: «Әни, Әнәсне караватка яткырабыз. Син абыйларга кереп кун. Мин ничек тә Фәхриҗиһан апа янына сыярмын әле», диде.
Карчык чыгып киткәч. Рабига белән озак серләштек. Ул үзе турында яшерми, барысын да сөйләп бирде Яңа гына колониядән кайткан. Мехо- войның чимал базасында эшләгәндә бер кило тоз урлап эләккән. Ел ярым биргәннәр. Бар иде заманалар..
Ул күңелемне тәмам үзенә җәлеп итте. Сизәм. миннән олы. карт кыз бу Шулай да. яшен сорарга читенсендем. Озак, бик озак гәпләштек. Төн уртасы узгач кына әтисе белән бертуган апасы янына йокларга чыгып китте.
Иртә белән мин уянганда алар бар да аяк өстендә иде инде. Карчык колхоз базарына барып кайтырга да өлгергән. Тимер мичкә ягарга бер кочак коры утын сатып алып кайткан.
Без Рабига белән берәр телем икмәк ашап, чәй эчтек тә ЗАГСка барырга җыендык. Абыйлары Рабигага Германиядән сугыш трофеясе — кием-салым алып кайтканнар. Өстенә агачтан эшләнгән ефәк төсле ялтыравыклы тукымадан тегелгән күлмәк, синтетик йоннан бәйләнгән кофта кигәч чибәрләнеп, танымаслык булып үзгәрде. Сугышка кадәр үк сатып алынган кыска итәкле туны сакланган. Ул да үзенә килешеп тора икән. Башына зәңгәр беретын киде. Мин аның янында карачкы төсле булып калдым. Ул елларны ЗАГС хәзерге Ленин урамында, пассаждан ерак түгел бер йортта иде. Анда берничә пар никахларын теркәгәнне көтеп торалар иде. Шулар арасында минем белән бер елны техникум бетергән Галя исемле бер кыз да бар. Ул үзеннән бик күпкә олы бер ир белән язылышырга килгән. Минем белән оялып кына исәнләште.
Никахны теркәүче татар хатыны иде. Паспортны кулына тоттыргач, әйләндереп-әйләндереп карады да: «Егет, сезнең пропискагыз юк икән’ пропискасыз никахны теркәү рөхсәт ителми», диде. Милициядәге кебек документларны атып бәрмәде. Анысы өчен дә рәхмәт. «Элек пропискага керергә тырышыгыз, аннан соң килерсез. Никахны теркәү бер минутлык эш. Күреп торасыз, чират юк...»
Урамга чыккач Рабигадан: «Инде нишлибез?» -дип сорадым «Шулай хур булып калырмын микәнни? Кияүгә чыгу хәбәрем бөтен тирә- күршегә таралды». Күзләрендә энҗе кебек яшь күреп, чын күңелдән кызгандым Юк. юк. мин аны ташларга тиеш түгел. Ничек соң. ничек соң никахны теркәтергә9 Никахны теркәтүнең башка юлы да булган Авылга кайткан булсак, авыл Советы никахны берсүзсез теркәгән булыр иде Ул 24
вакытта бу турыда башыма кереп тә карамады. Ах, бу тәҗрибәсезлек. Рабиганы ничек юатырга белмәдем. «Шашма әле шул хәтле. Минем сине ташларга исәбем юк ич», дигәч кенә бераз тынычланды. Өйдә безне Рабиганың анасы тары боткасы пешереп көтеп тора иде. Чәй янына, хәтта берәр прәннек тә куйган. Безнең хәлне белгәч, бөтенләй коелып төште Яучыбызны сүгәргә тотынды: «Җүләр Фатыймадан игелек көтәргә буламы соң?! Йөрисез шунда кеше көлкесенә калып». «Болай да эч поша, ичмаса син күңелне болгатма әле,— диде Рабига әнисенә каты гына итеп, дошманнарга ачудан үз сүзебезне итәбез. Алла боерса, шулай бит. Әнәс». «Әйткән сүз. аткан ук».— дидем аның сүзләрен жүпләп.
Икенче көнне иртәдән үк шәһәр милициясенең паспорт бүлеген эзләп киттем. Анда барырга, урамда очраган, бөтенләй таныш булмаган кеше өйрәгге. Паспорт бүлеге профсоюз урамындагы мәгариф хезмәткәрләре йортын тулысы белән били иде. Мин килгәндә анда шактый халык җыелган иде. Начальник янына кергән кеше озак тоткарланмый, тиз әйләнеп чыга Минем дә чират килеп җитте Я Һүдкә охшаган милиция полковнигы кабул итте. Минем документларга кырын күзен төшерде дә: «Кайдан килдең, шунда кайтып кит»,- дип кире ыргытты. Аңлата башлаган идем. «Следующий!» дип кычкырды Ул арада минем артта чират торган кеше атылып кереп тә җитте. Күз алдым караңгыланып, начальникны аерып торган барьердан читтәрәк. стена кырыена сузылган урындыкка барып утырдым. Бик озак утырдым. Начальник белән аның янына кергән кешеләрнең үзара сөйләшүләрен дә ишетерлек хәлем юк иде. Полковникның: «Син әле һаман мондамыни, тегеләй ителүе җитмәгән татарин?» дигән сүгенү сүзләренә сискәнеп, сикереп тордым Ул ике милиционерны чакырып кергте дә: «Выбросите его на улицу!» дип боерды. Ике кулым белән барьерга барып ябыштым. «Бал>а белән кулымны чабып өзсәгез генә, мине барьердан аерып ала аласыз». «Йөрәк ачыш ысы белән әйтелгән сүзләр тәэсир иттеме. «Не трогайте, пускай сюит», диде полковник кулын сел гәп. Тәнәфес вакыты җигкән икән, алар ашарга киттеләр Кире урындыкка барып утырдым Шул утырудан беркая кузгалмалым. Тәнәфес бетеп, полковник тагын халыкны кабул итә башлады.
Кичке алты җитте Полковник эшен бетереп, ишекне яптырды. Минем янга килде дә «Нәрсә, син КПЗга озатканны көтәсеңме?» диде. «Миңа барыбер...». Ул документларымны сорап алды. «Ничек инде авыл паспорты белән сине пропискага алырга кирәк? Паспорт та гүгсл әле. вакытлы таныклык...». Мин аңа бик тәфтишләп НКВДда булуымны. 7 нче бүлектән паспорт алып, пропискага керергә рөхсәт итүләрен сөйләдем. «Син монда кем янына торырга килдең?». «Хатыным янына кайттым Кырыгынчы елны армиягә Сталин хәрби комиссариатыннан алынган идем». «Никахны теркәгән таныклыгыңны күрсәт» «Хатыным таныклыкны югалткан». Ялганларга өйрәнелмәгән иде шул Колакларыма кадәр кызардым Полковник өстәл ар гына кереп утырды да. нәрсәдер язып, документны миңа сузды. Анда: «7 отд. прописать» дип резолюция салынган иде «Шушы кадәр газапларга кирәк идеме?». «Ну-ка. ну-ка. әле син һаман риза гүгелмс?». Ул документны кире алырга теләп кулын сузды. Өлгермәде. Яшен тизлеге белән урамга йөгереп чыктым. Ничек Яңа Бистәгә кайтып җитүемне сизми дә калдым. Шатлык бүлмәгә сыя торган гүгел иде Кайнанамның мактавына чик булмады.
Иртәгесен без тагын ЗАГСка мендек. Никахны теркәгәнгә 15 сум акча гүләргә кирәк икән. Рабига белән бер-беребезгә карашып аптырап калдык Рабига өйгә кайтып, әҗәткә акча алып килгәнче мин аны урамда көтеп тордым ЗАГС мөдире никахны теркәү турындагы таныклыкны акча гүләгәч кенә бирде.
Шул ук көнне кайнанай туй мәҗлесе оештырды Табынны олы улы Гомәр яши торган бүлмәдә әзерләде Күрше мөэзин Сәләх никах укыды. Иг турап пешерелгән токмачлы аш барыбызның да күңеленә хуш килде.
Рабига белән 45 ел бергә яшәдек. Тату гомер иттек. Алма кебек ике кыз табып бирде Көнләшеп һәм акча сорап борчымады. Кайбер хатыннар кебек, тегене алыйк, моны алыйк димәде, нинди киеме бар—шуңа риза иде. мәрхүмә. Унөч яшеннән меховойның чимал базасында эшли башлаган. Нәселдән килгән һөнәрне — тирече һөнәрен сайлаган. Салкында, эсседә тозлы суда басып торып, меңләгән чи сарык тиресен сайлап бер урыннан, икенче урынга ыргыту җиңел эш түгел, әлбәттә. Сәламәтлеге көннән-көн начарланды. Хәлебез чиктән тыш авыр булса да, пенсиягә ике ел кала эштән китәргә мәҗбүр булды. Күзе сукырайды. Ун ел дөнья яктысы күрми яшәде. Соңгы бер ел чамасы утырып тора алмады, кашык белән яшь баланы ашаткан кебек ашаттым, һич тә дөньядан китәсе килмәде мескеннең. Мин аны ахыргы сулышыма кадәр тәрбияләргә әзер идем. Әмма адәм баласын, вакыты җиткәч, үлемнән йолып калып булмый икән шул... Барлык тереклек ияләренең соңгы юлы уртак, бер-төсле.
Сөекле кешеңне ләхеткә салудан да авыр хәл бар микән..
Алар төп Яңа Бистә кешеләре. Нәсел башы Казан ханлыгы чорына барып тоташа. Казанга тешләре-тырнаклары белән ябышып яшәгәннәр. Шәһәрдән куылмас өчен фамилияләрен дә урысныкына ошатырга мәҗбүр булганнар. Кайнанамның кыз фамилиясе Беляева, кияүгә чыккач Апакова булган. Хатыным Рабига фамилиясен үзгәртмәде, үлгәнче Апа- кова булып калды.
Алар бар да кул көче белән көн күреп яшәгәннәр — тиречеләр. Олы абыйсы Гомәр генә үзгә һөнәр сайлаган. Пенсиягә чыкканчы шофер булып эшләде. Утызынчы елларда шофер булып эшләү зур дәрәҗә итеп саналган.
Яңа тормыш корып җибәргәнне үзем дә сизми калдым. Алда берсен- нән-берсе катлаулырак вакыйгалар көткән икән. Иң авыры әсирлектә булганым өчен соңгы елларга кадәр ышаныч күрсәтелмәү, эзәрлекләнү булды. Ул турыда бер әсәрдә генә язып бетерү мөмкин түгелдер...
у повестька бәлки шушы урында нокта куйсаң да ярар иде. Уйлый торгач, шундый фикер туды, әсирлектә бергә булган ике танышымның соңгы көннәре турыңда язмый булдыра алмыйм.
1947 елның җәендә, Куйбышев урамы белән Островский урамнары чатыннан узып барганда мине бер хатын туктатты: «Әнә. трамвай тәрәзәсеннән сезгә кычкыралар», - диде. Ул арада кемдер дугага бәйләнгән бауны тартып трамвайны туктатты. Ул елларны вагоннарның ишекләре юлда барганда хәзерге кебек бикләнми, ачык була иде Вагон туктап торган арада бер кеше аннан сикереп төште дә, йөгереп яныма килде. «Кычкырам, кычкырам, ишетмисең. Тукта мин әйтәм, тагын кайчан мин аны очратам.. » Авызын ерып каршымда басып торган Хәмитне күреп иңеп киттем. «Их, малай. Гаянны күрми калдың, җирләдек. Менә җидесеннән кайтып киләм.» Хәмитнең кайтуына ярты ел булган. Йортлар идарәсендә маляр булып эшкә урнашкан. «Әйдә, минем күгәрчен оясын күреп чык».— дип мине үзләренә алып китте. Бауман урамында, хәзерге беренче гастроном өстендә, бишенче катта, кечкенә генә, тәрәзәсез бүлмәдә яшиләр икән. Хатыны, бер баласы бар. Хатыны да маляр булып эшли. Хәмит эчке дулкынлану белән бертуктаусыз Гаянны искә алып сөйләде: «Яткан килеш, шунда Америка госпиталендә дәвалануын дәвам иткән булса, һичшиксез,терелә иде. Ашыгып кайтты».— диде. Ул бик газапланып үлгән. Авыруына чыдый алмый, асылынырга теләгән. Саклап кына торганнар. Атнага якын аңын югалтып, телсез-өнсез яткан.
Соңгы вакытта Хәмитнең үзен бик еш «Черек күлгә» чакыра башлаганнар Машинага утыртып алып китәләр икән дә, төнге сәгать бер
Б
ләргә кадәр тотып, куып чыгаралар. Үзенен кайда булуын беркемгә, хәтта хатынына да әйтергә кушмыйлар икән
Хәмитне иң нәфрәтләндергәне капчыкка утырту иде. Минем үземне дә «Черек күлгә» чакыргаладылар. Ләкин капчыкка утыртуны татырга туры килмәде. Бу хакта башка кешеләрдән дә ишеткәләдем. Әйе. кешене капчыкка утыртып, әкренләп тынын бетерү тарихта күрелмәгән кыргый жәза. Ахыргы чиктә Хәмит, газаплауга чыдый алмады, башта эчкечелеккә сабышты. Аракы белән генә тынычлана алмагач, бишенче каттан ишегалдына, асфальтка сикереп төшеп, үз-үзен һәлак итте Ашыгыч ярдәм машинасы килгәндә әле җаны да чыгып җитмәгән булган.
Якты дөньядан вакытсыз киткән шушы ике иптәшемнән соң. үзем белән әсирлектә бергә булучыларны очратмадым.