Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кызыл яран

Багышлау
Ул жыр сине эзләп табар әле, синең эздән барыр, бикфорд бавындагы ут кебек.
Бер җылатыр әле, сулкылдарсың — үз капкасын тапмый бәргәләнгән, тәгәрәгән мескен туп кебек!
Ул ут барыр янып синең эздән.— кит офыкка, хет аш болытка.
Яшен уты кебек гөлтләп янар, күк чакмасын чагып, төнен табар, ялкын булып тамар:
«Онытма!
Онытма!...»
Ә ул сине бер уятыр әле, мең уйлатыр әле яңадан.

К иттең—кайтты ң...
Вәгъдә — иман бездә:
Талың җырлый синең каршылап.
Туган җиргә кайтып ни утырттың— Шуны бел син элек яхшылап!
Үкен, үкен — инде үтте ул көн, очты җилгә төтен — очкан гомер...
Тәңгәл икән барысы—бергә-бер...
Очкан төтен, җилгә очкан гомер — моңлы төшем белән бермә-бер!
Ни калдырдың?..
А, ул гүзәллекләр, ул киңлекләр- билдән — ак чәчәк!
Ике кулда чайпалдырып савыт, ак сөлгесен иң өстенә салып, ни китерә көткән Киләчәк?
Ни китерә, йә. әйт.
Дүрт күз белән аны көтеп алып,— әллә язмыш балы, әллә... агу — күпме икән аңа бирәчәк?
Шулай укмы
Үтеп китте гомер качып, басып аяк очына? Сүнде ялкын, калды көйгән күмер — шуны кыстым арык учыма.
КЫЗЫЛ яран
Тын гына түрдә балкып утыра. Килер таңнарның җылысын тоеп. Тын гына көтеп күңел яктысын. Бер чәчәк атып,—
бер чәчәк коеп...
Керер кышлар да, карлар эчендә Калдырмам һич тә сөйгән яранны. Рәхмәт әйткәндәй, кызыл чәчкәсе Төшәр дә каплар йөрәк ярамны.
Давыл иркендә
Идел күкрәккәе актарыла,
сыек таулар төшә капланып.
Уба упкын,
ап-ак сыртлы дулкын
офыкларга бәрелә күбекләнеп.
ак болытка сикерә
ак каек!
И, мин шундый давыл теләр идем, тансыклаган күңел давылны!
Давыл иркендәге чакырымнарда, чагылларда йөзең чагылды!
Җир белән күк арасында йөри Җил китергән ерак тавышың...
И мин шундый давыл теләр идем.
давыл канатында җиләр идем, хет авазлар безнең кавышсын!
Син бит миңа гомер буйларына офыклардан килгән тавышсың!
Колшәриф монологы
I
Әстәгъфирулла, Рух!
Ошбу туфрак миңа сөйләгән иде, Мөнәҗәт әйткән иде ошбу чаган. Кая чыгасың. Колшәриф.
даулы шәһри Казанга. - Дошманнарың күптер, үзең бердер һаман.
Идел-йоргта эшләр яман, яман!
Әстәгъфирулла!
Бистәләрнең хәле ничек анда.
Ничә мичкә дары җибәрелгән.
Казан исән әле. Манаралар төп-төз. Тик кяфернең күз-каш Җимерелгән.
Үрмәлиләр әнә каршыбызга. Безнең тарафларга төртеп бармак. Яу киләсен сизгән идем алдан. Иван явыз корган мәкер-кармак...
II
Авыр төш күрдем, хәерлегә улсын.— Игил, имеш, болытларга ашкан. Коеп ява җиргә кызыл яңгыр. Күкләр кешни. Кан ягмуры коя Бертоташтан.
Хәерлегә улсын:
(Яу чабасын сизгән идем алдан.)
Итил-судан килгән төялешеп, Хөсетләнде Мәскәү. каныктылар Изге йортка. Вәхшәт төяп килеп Үз-үзләрен күптән таныттылар...
Әстәгъфирулла!
Мәдәт бирсен изге гамәлләрдә; Тапсын татар имин үз кыйбласын. Шуышалар изге туфрагыма, Әстәгъфирулла, Мәсҗетемә соң керүем улмасын. Амин!
Сувар җыры
Урман гизә бал корты. Юкәдән бал эзләнеп. Ә без килдек сезләргә, Туганнарны сездә дип.
Түз, түз, күпер, түз күпер. Атлар чыгып җиткәнче И туганнар, түзегез. Сездә булып киткәнче. Ике күке бер талда. Төшкәннәр төшке ялга. Үткәннәргә үкенмик.— Күрәчәгебез алда!
Татар иртәсе
Әле татар чукындырылмаган. Җимерелмәгән Казан диварлары. Колшәрифне кылыч чапмаган. Сөембикә әле үсмер бала Кара яла ягып ак дөньяга, Шаһгали дә денен сатмаган.
Милләтемнең таза, үсмер чагы, Идел-йортның дөрли үз учагы,— Иман бөтен әле безләрдә!..
Үт агызып кяфер бушанмаган, Әле беркем җирдә ышанмаган «Татар батыр» дигән сүзләргә.
Офыкта юк хәвеф күләгәсе. Итил-суда очкан кош шәүләсе. Атларыбыз утлый чабында... Олы юлда күтәрелми тузан Корган талга кунган бала козгын Өмет итә нидер табынга...
Әле татар чукындырылмаган, Дию бәйдән ычкындырылмаган. Хыял - дәрья,— каерып иш кенә! Тарихыбыз өчен бу бер мизгел. Ыруларым өчен керсез, изге Сабый чакта күргән төш кенә!
Төш кенә...